Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕ МИЛЛИМЕ?


1982 елда Мәскәүнен ин күренекле сәнгать белгечләренең берсе И. Л Вишневская «Литературная газета»да «Хәзерге чор СССР драматургиясенең торышын бүгенге татар драматургиясенең биеклеге билгели»,—дип язып чыккан иде Ә шунын алдыннан гына ул миннән—бу ханым Югары әдәби курсларда безнен белән драматурглар секциясен алып бара иде—«татар драматургиясе ничек алай кинәт кенә зур уңышларга ирешә алды9» дип сорады Мин моны үземчә болайрак аңлатырга тырыштым чөнки без монарчы күбрәк урыс драматургиясенә иярә килдек—шунлыктан драматургиябез нигездә икенчел әдәбият булып кала бирде, ә хәзер без үз тамырларыбызны эзли башладык, татар менталитетын. татарның милли хисләрен кыюрак файдалануга күчтек. әсәрләребезне «мәнгелек» сюжетларга корганда ла. милли үзенчәлекләребезгә өстенлек бирергә омтылабыз, әмма шул ук вакьпта бар халыкларны да тирән борчыган уртак зур проблемаларны .та онытмыйбыз Шушы үзгәрешләр безнен иҗатыбызга карата кызыксыну тудырадыр бәлки9 Мөхтәрәм ханым ул чагында минем мондый аңлату белән килешкән кебек тоелды. һәрхалдә, каршы бәхәс күтәрмәде Ләкин, еллар үтү белән, ул чакта «миллиләшүне» бик сай аңлаганмын икән, дигән фикерем көчәя бара хәзер
Шулай ла була: илнен бөеклеге, анын халыкара абруе күтәрелү яки икътисадынын югары уңышларга ирешүе мәдәниятенең дә чәчәк атуын тәэмин итәргә тиеш шикелле Ләкин еш кына күзгә ташланып торган тышкы иминлек анын эчке рухиятенен халәтенә туры килми Бер-ике саллы мисалга игътибар итик
XVI гасыр башларында Испания дәүләте дөньяда ин куәтле державага әверелә мона ике зур тарихи вакыйга этәргеч фактор буларак хезмәт иткән 1492 елда испаннар көчле илбасарларны—маврларны-үз җирләреннән куып чыгаралар, гарәгигәрнен Пиренендәге Гранада дип аталган сонгы әмирлекләре яшәүдән туктый Ә шул ук елнын 12 ноябрендә данлыклы дингез сәяхәтчесе Христофор Калумбнын -СантаМария». «Нинья» һәм «Пинта» исемле өч корабтан торган экспедициясе анарчы дөньяда бар дип тә уйланылмаган Яна Дөньяны—Американы ача. Үз исеме белән аталырга насыйп булмаса ла, бу факт Колумбны мәңгегә үлемсез итә. ә хәерчелектән башы чыкмаган Испанияга, менәр тонналап алтын китереп, кинәт бай дәүләткә әйләнергә мөмкинлек бирә Ана кадәр шыксыз гына бинада тәхеттә утырган кораль Карл I озакламый, бөтен Ауропаны шаккатырып, берсеннән-берсе бай һәм зиннәтле сарайлар салдыра һәм. күп тә үтмәс, ул үз титулына -герман императоры» дигән дәрәжәлс тагын бер исем өсти! Чөнки, нәфес ашаганда көчәя Карт I нимесләрнен бар җирләрен басып ала һәм аларнын зиннәтледән-зиннәтле таҗдарын үз башына яраклаштыра Менә шул чагында испаннар «безнен империядә беркайчан да кояш баемый», дип шапырына башлыйлар. Чыннан да. Ауропадагы җирләрендә кояш батып өлгергәнче. Америкадагы чиксез колонияләрендә кояш калка бгп'
Илнен мәдәнияте чәчәк атсын өчен тагын ни житми сон91 Юк. икс кояш берьюлы калыкмый икән шул: нәкъ шул чорларда испан культурасы, сазлык тынлыгын хәтерләтеп, йокымсырап ята Әмма «бәхетләренә», озакламый бер дә батмастай тоелган кояшлары сүрелә башлый башта. 1588 елда аларнын • Җиңелмәс Армада» дип аталган флотилияләрен тулаем диярлек Ирландия янында су төбенә җибәрәләр, ә коры жир гаскәрләре берьюлы дистә-дистә меңәрләп але французлар белән, але инглизләр белән булган сугышларда кырылып ташлана Әнә шул орышлар нәтиҗәсендә империянең йөзек кашы саналган Гагландия лә суверенитет яулый (160*)) Бу вакыйгаларны бик озак дәвам итәргә мөмкин, әмма безнен максат ул түгел нәкъ шул чорда испан сәнгате кинәт чәчәк ага башлый! Аеруча, испан драматургиясе һәм театры' Моны күзаллау өчен Сааведра Сервантес (1547-1616). Лопе дс Bera (1562-1635) һәм Тирео ле Молина (1583-1635) кебек әдәбият гигантларының исемнәрен атау гына да җитәдер
Ничек анларга моны? Империя тантана иткәндә испаннарның сәнгатьләре бөтенләй булмаган дияргә ярый, ә империя кояшы батканда—алтын гасыры башлана ?! Җавапны империянең төп асылыннан эзләргә кирәк: чөнки аларнын корольләре борынгы Эпиктетның «Дөнья—театр, ә кешеләр—анда актерлар* дигән зирәк сентенциясен үз дәүләтләренең төп идеологиясенә әверелдергәннәр икән' Халык— актер гына булгач, режиссер да кирәк бит инде?! Бу рольне корольләр үз кулларына алалар һәм. сез—испаннар—дөньянын кендеге, дип рәхәтләнеп көлә-көлә. аларны дөнья «сәхнәләренә» менәрләп-меңәрләп куып йөртәләр Алар рольләрен әйбәт башкарсалар, ягъни шәп сугышсалар—бүләклиләр, ә инде сәләтсез артистлар булып чыксалар—үзләренә үпкәләсеннәр! Үз «бөеклеген» шиккә алырга башына да китермәгән гади халык үзенен шамакай ролен генә башкаруын сизми дә! Нилектән дигәндә, чын театрдагы кебек афишалар да, тамашачылар да юк (корольләрне һәм аларнын иярченнәрен санамаганда, әлбәттә)—спектакльгә бөтен халыклар җәлеп ителгән ич! Сервантеслар ин беренчеләрдән булып менә шушы империя ташы астына тирән яшерелгән хакыйкатьне андый башлыйлар—алар шуна күрә җуелмас әсәрләр ижат иткәннәр дә!
Ә әлеге «комедиантлар» империясенә буйсындырылган халыкларның мәдәниятләре, шул исәптән, драматургияләре белән эш ничегрәк торган соң? Колониаль изүгә дучар булган Португалия мәдәниятенең тарихы бу яктан караганда бик гыйбрәтле. Әйтергә кирәк, португалларның драматургиясе испаннарга караганда чагыштырмача атдарак шактый югары дәрәҗәгә ирешкән була инде. Үз театрларына нигез салган Жил Висенте (1470-1536) һәм аннан соңрак килгән Франсиско Са де Миранда (1485-1558). Луиш де Камоэнс (1524-80). Антонио Феррейра (1528-1569) кебек дөньякүләм танылган бөек шагыйрьләр һәм драматурглар испаннар уянганчы ук үз милли театрларының түбәләрен алтын баганалар белән биек итеп күтәреп куйган булалар. Ләкин, бәхетсезлекләренә, комсызланып беткән Испания империясе 1581 елда күршеләрен канга батырып басып ала һәм 60 кына ел (1581-1640) үз кулларында тотып тора алса да. сон була инде. Португалия театрының нигезенә мәнге төзәлмәслек итеп балта чабыла! Империяләрнең барысына хас булган бер уртаклык бар—алар басып алган җирләр хужасынын мәдәниятен юкка чыгаруны беренче максат итеп куялар! Испания короле Филипп Икенченең шовинистик әмере бераздан гамәлдән чыгарылса да, алтмыш еллык изелүдән сон Португалия сәхнәләрендә бик күп вакытлар буена бары тик испан пьесалары яисә испан телендә язылган португал әсәрләре генә бара әле. Шулай да. португал драматургиясе, испан драматургиясе белән бергә, ике зур милли сәнгать булып бөтен дөнья культурасының алтын фондына мәңгегә кереп кала.
Шушы тарихи экскурстан соң күңелдә бер җитди сорау туа: драматургиянең миллилеге нәрсәдә чагыла икән соң? Бу сорауны мин бүгенге көндә драматургиябездә җигелеп ижат итүче унбишләп язучыга биреп карадым Аларнын җаваплары бер үк диярлек булды—үз телендә яз. үз халкын турында яз. үз халкына бар сәләтеңне бир. шул булыр ижатыннын миллилеге! Юк-бар белән башынны катырма—велосипед уйлап табылган бит инде, янәсе... Дөрес, бер-ике драматург безнен халык әдәби- музыкаль әсәрләрне ныграк ярата—миллилек шулдыр, бәлки, дип тә өстәде. Чыннан да. бәлки шушыларны яхшы белү җитәдер9 Әмма. «соцреализм»нын идеологлары бер дә юкка гына «творчество должно быть национальной по форме, социалистической по содержанию» дип уйлап чыгармаганнар ич?! Социалистик сәнгатьнең (драматургияне дә кертеп) «миллилеген» әнә ничек оста конкретлаштырган булганнар! һәм шушы катгый таләпне аксиома итеп кабул итмәүчеләрнен башлары җилкәләреңдә озак йөрмәгән хәтта! Уйландыра торган факт бу Ә безнен драматургларның күбесе «юк. уйланганым булмады и уйланмаячакмын да!»—диде...
Ә—зерә!
Бик үк тирәнгә чумып батмас өчен, кыскача гына драматургиянең жанр буларак ничек барлыкка килүен һәм үсүен искә төшерик «Көнбатыш һәм Көнчыгыш культуралары, нигездә, үз халыкларының милли уеннарыннан, милли мифларыннан, милли мәзәкләреннән үсеп, бүгенге югары дәрәҗәләргә күтәрелгәннәр. Милли театрлар һәм драматургияләр өчен беренче кирпечләр булып, итальяннарда—ателлана. дель арте: французларда—миракль, фаблио, фарс, соти; нимесләрдә—фастнахтшпиль.
шванк: кытайларда—йөз уен, сяошо; японнарда—кегэн. екеку. саругаку. бенгальләрдә— лжатра. шом
шикелле милли уеннар һәм әсәрләр хезмәт иткән Бары тик шунын аркасында гына аларнын һәрберсе
үзләренен чын милли драматургияләрен һәм театрларын булдырып, бөтен дөнья алдында үз халыкларын
борынгы культуралы һәм булдыклы халыклар итеп таныта алганнар!
Сүз башында танылган Мәскәү белгеченен безнен драматургиябезгә бик югары бәя бирүе искәртеп
үтелгән иде Чынбарлыкта безнен татар драматургиясе Көнбатыш һәм Көнчыгыш драматургияләре
арасында ниндирәк урын тота икән9 Кайсына тартылабыз? Әллә берсенә дә охшамаган мөстәкыйль урын
билибезме9 Дөньякүләм мәдәнияткә күпме өлеш керткәнбез9
һәр татар зыялысын кызыксындыра торган бик житди сораулар болар һәр эштә конкретлык таләп
иткән кырыс заман килде—гомуми жаваплар белән генә котылып булмый Чөнки киләчәк үсешебезнен
төгәл кыйбласын да аныкларга кирәк.'
Беренче карашка, мәскәүләр шундый искиткеч бәяләр биреп ятканда, бәхәс кузгатунын ни кирәге
бар. дигән гажәпләнү тууы мөмкин Әнә—«үз милли театрын булдыра алган халык—цивилизациянең ин
югары ноктасына күтәрелгән милләт ул!»—дип язган ич философлар философы, бөек нимес улы Гегель!
Ә без менә тиздән милли театрыбызның йөзьеллыгын тантаналы бәйрәм итәргә әзерләнәбез! Ә инде
милли драматургиябез туганга быел хәпа 115 ел тула: татар телендә ин беренче пьесаны Габдрахман
Ильяси 1887 елда ук язган һәм «Бичара кыз» дип аталган Тик анын ижат жимеше чыннан ла «бичара кыз»
хәлендә яшәргә мәжбүр ителә, чөнки урыс хөкеме белән 1906 елга чаклы татар халкына үз милли театрын
ачу катгый тыела. Португалларга әнә бары тик 60 ел гына чит кавем изүе астында яшәргә туры килә—
үзләренен дөньякүләм дәрәжәгә күтәрелеп өлгергән милли драматургияләрен чүт кенә югалтмый
калалар, дидек бит Ә без 1906 елга кадәр андый «рәхәтлекне» өч гасыр ярымнан артык гомер татып
яшәдек! Шул арада безнен халык тамашатарны тәмам сагынып беткән булган, ахрысы! Ул кинәт буа
ташыгандай халәт кичерә— милләтебез 115 ел эчендә драматургиябезгә, минем кара исәп белән. 300 дән
артык язучы үстереп бирә! Ә бүгенге көндә жин сызганып эшләп яткан драматургларыбыз саны
җитмешкә якын'
Белеп тору өчен: узган гасырнын туксан жиденче елында республикабызның Мәдәният
министрлыгы яна пьесалар конкурсы оештырган иде—шунда әле генә «кайнар табадан төшкән»
җитмешләп әсәр катнашты! Хәжрге вакытта да ел әйләнәсенә шул ук кадәр санда яна пьеса язылмыйдыр
дип кем кистереп әйтә ала9 Дөрес, арабыздан вакытлы-вакытсыз китүчеләр дә. бу жанрдан читләшүчеләр
дә юк түгел. Әмма, ничек кенә булмасын, халкыбызга гел-гел яна сәләтләр үстереп торуы өчен рәхмәт!
Рәтләребез әле дә тыгыз—республикабыздагы 12 театрга (читтә эшләп ятучылар белән—15) бер апайга
торырлык драматурглар сафы бар сәләтләрен биреп жаны-тәне белән ижат итә!
Мин еш кына үз хәлебезне Америка драматургиясенең бүгенге хәле белән чагыштырам. Нишләп
дигәндә, алар да үзләренен чын милли театрларын нәкъ без башлаганда төзергә керешәләр, төгәлрәк
әйткәндә—бездән дә сонрак. егерменче гасырнын егерменче елларында гына Ә инде бүгенге көндә
аларнын милли драматургиясе дөньякүләм драматургиянең ин алгы сафында атлый' Юджин О. Нил.
Артур Миллер. Теннесси Уильяме. Эдвард Олбиларнын исемнәре Жир шарынын бөтен сәхнәләрен менә
ничә дистә еллар инде космик кораблар шикелле урап оча. Ә бит Америка театрлары анарчы Аурона язып
биргән пьесатар белән канәгать булып, кайгы-хәсрәт белми эшләп яткан Хәзер исә Ауропа үзе
американнар исәбенә яши Эш нәрсәдә икән соң9! Эш—үз театрларының чиренә кырыс сораулар аша
дөрес диагноз куеп, нәкъ кирәкле даруын таба белүдә!
Американнар үзләренен милли драматургияләренең чирен дә тапканнар, терелтерлек даруын да!
Алай гына да түгел, алар хәтта театрнын ауропатылар уйлап чыгарган кайбер яна төрләрен дә. терелтеп,
үзләренен милли горурлыкларына әверелдерәләр Америка мюзиклы, мисалга—әнә шундыйларның берсе
Ул башта Англиядә XIX гасыр урталарыңда мюзик-холл рәвешендә барлыкка килә (ул анда ктрада театры
буларак әле дә яши), ә американнар шуны үстереп, драматургиянең өр-яна һәм тәэсирле төренә
әйләндерәләр Чын мюзиклны бүгенгә чаклы
американнарның үзләреннән башка беркем дә ижат итә алганы юк: ул—эстрада һәм гадәти музыкага
драма элементларын, хореография һәм опера сәнгатьләрен оста кушкан, һәм нигездә, комик характердагы
музыкаль сәхнә әсәре. Безнен чор— драматургиянен өч төп төреннән (трагедия, драма һәм комедия)
драма төре өстенлек алган чор. Американнар нәкъ драмада да хәзер беркемгә дә алны бирмиләр! Әйдәгез
без дә, американнар шикелле, милли драматургиябезгә анализ ясап карыйк әле. Берәр төрле кимчелегебез
яисә чиребез ачыкланса, төзәтү чараларына керешербез, ә инде анын сау-сәламәт икәнлеген ачыкласак—
ш атланырбыз гына!
Татар драматургиясе миллиме9 Суның сыйфаты бер тамчысында чагыла— драматургиябезнең
анализлау өчен алынган кечкенә бер өлеше дә шуңа җавап бирергә җитәрлек җирлек була ала. Соңгы өч
ел эчендә язылган барлык әсәрләрне лә анализлап чыгу кирәкмидер, кайбер коллегаларыбызнын әсәрләре
күз уңыннан төшеп калса, үпкәләмәсләр, шәт. Безгә монда милли драматургиябезнең магистраль
тенденциясен барлап карау мөһим.
Театрларыбызның агымдагы репертуарларын барлап чыксак менә нинди гаҗәеп күренеш ачыла.
Безнен театрларыбыз сонгы елларда ижат ителгән пьесалардан ваз кичкәннәр дә (барысы да түгел,
әлбәттә) нигездә классикага таба йөз белән борылганнар, прозаны сәхнәләштерергә тотынганнар яки үз
артистлары әштер- өштер әмәлләгән «шедеврларга» урын биргәннәр! Билгеле, мин боларга каршы түгел:
классикабызны да онытырга ярамый, прозаны сәхнә теленә күчерү дә матур- матур үрнәкләр бирә,
артистларның үзләренең пьеса язып караулары да—мактаулы шөгыль. Ин күренекле
классикларыбызның күбесе нәкъ сәхнә осталары да булганнар бит инде: Габдулла Кариев, Кәрим
Тинчурин. Тажи Гыйззәтләрне искә төшерү дә шуны раслый! Әмма ләкин тамашачылардан еш кына:
«Маташалар шунда, үз вакытларын әрәм итеп, безне, тамашачыларны алдап, акчаларыбызны әрәм
ипертеп!»— дип төкеренеп кайтып киткәннәрен дә ишетергә туры килә—сүз әнә шундый фактлар
хакында бара.
Бәхеткә, чынбарлык алай ук мөшкел түгел икән ләса: профессионал драматургларыбыз да, элекке
еллардан бераз кимрәк куелсалар да, төп урыннарын югалтмаганнар. Гадәттәгечә, йоланы саклап, иң
күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллиннан башлыйк. Сонгы елларда ул «Шәҗәрә», «Саташу»,
«Эзләдем, бәгърем, сине» кебек драмаларын язып, театрларда куйдырды. Шулар арасында «Шәҗәрә»
халкыбызның үз тамырларын эзләргә омтылуын оригиналь сюжет аша күрсәтә: бер авыл егете кайчандыр
карт бабасы алып торган һәм түли алмый калган бурычын үзе түләргә ниятләп, бабасына миһербанлык
күрсәткән кешенең бүгенге торыннарын эзләргә чыга һәм бер-берләрен белмәү дәрәҗәсенә жзггеп
таралышып беткән туган- тумачаларны кабат таныштыра... Ә инде «Эзләдем, бәгърем, сине»—исеменнән
үк күренгәнчә—мәнгелек темага, мәхәббәткә, корылган. Әмма монысы да шактый үзенчәлекле: пьесада
ике генә персонаж һәм алар икесе дә инвалид арбачыгына гына утырып йөри алучы гарипләр. Шулай да
алар үз мәхәббәтләрен табалар... Ә менә «Саташу» дип аталган өченче пьесасы әйдәп баручы
драматургыбызның таланты һәм каләме һаман да тутыкмаган икәнлеген тагын да көчлерәк раслый: бер
кыз, үзен якты дөньяга китергәннәре өчен... үз ага-анасын судка бирә!
Өлкәнрәк драматургларыбыздан Илдар Юзеев белән Әхсән Баяновлар да, бүтән жанрларда да
иҗатларын дәвам итеп, драматургиябез өчен дә берничә оригиналь әсәр яздылар. Әхсән Баяновнын «Кара
кош» дигән шигъри трагедиясенең төп герое—Габдулла Тукай, ә Илдар Юзеевнын, шулай ук шигырь
белән язылган, «Бәгырь» дигән трагедиясе үзәгендә бөек шәхесләребез Салих Сәйдәшев белән Кәрим
Тинчуриннын дуслыгы, уртак иждтлары һәм фаҗигаләре ята. Мина анын ш\шы әсәрен ин беренче булып
укырга насыйп булды һәм ул мине тетрәндерде! Утызынчы кара елларда безнен халыкка каршы никадәр
вәхшилек эшләнгәнен шушы әсәрне укыгач, бөтен тулылыгы белән аңладым кебек... Илдар аганың бу
елларда язылган тагын бер драмасы бар: «Эзләдем, таптым, югалттым» дип атала ул. Бизнес артыннан
куыл, яшьлеген дә, сөйгән ярын да, баласын да, анасын да һәм үзен дә югалткан кеше драмасы бу. Әле дә
бик көчле әсәрләр ижат итә Ә. Баянов белән И. Юзеев—әмма, ни кызганыч, аларның яна пьесалары соңгы
елларда бер генә театрыбызның да сәхнәсенә менә алганнары юк...
Яшьрәк драматургларыбыздан Затфәт Хәким ел саен диярлек яна пьесаларын Камал театрында
куйдырып килде, шул әсәрләре арасында «Чапты атым Казанга* дигән комедиясен анын иҗатында ин
уңышлысы дип санарга мөмкин Сюжеты Хәкимчә бик гади, ләкин ул монысында да кызык-кызык
детальләр тапкан: бер авыл «неудачнигы»—ул гармунчы, клуб мөдире—гармунын да урлыйлар монын.
үзен эшеннән дә сөрәләр, бер тиен акчасыз утыра. Гаделлек эзләп Казанга барыр иде—автобуска
түләрлек тә сәмәне юк тегенен. Шуннан ул башкалага атка атланып чыгып китә, әмма бер кирегә китсә
китә бит. ГАИ туктаткач, атын да чатдерәләр' Кыскасы. Казанга кыенлыклар аша барып житкәч. эше унай
якка борыла башлый финалда биш гармунлы була, аты да әйләнеп кайтып керә. Ягъни—«хеппи энд«.
бәхетле бетүгә корылган жырлы-музыкалы комедия
Данил Салихов—ин актив ижат итүчеләрнен берсе ул ел саен кимендә бер-ике әсәр куйдырып
килде. 2001 елда гына да ул Чаглы яшьләр театрында «Мөгезле Мәүлихан». Тинчурин театрында—
Капчыктагы Мәгъфия». Әлмәт театрында—«Пуля» дигән сатирик комедияләрен сәхнәгә мендерде
Салихов әсәрләренен жанрын шоу- тамаша белән сатирик комедия уртасындарак тора, дип билгеләргә
мөмкин мәсатән. беренче пьесасындагы төп персонаж Мәүлихан, колхоз рәисе, шуннан файдаланыл күп
хатын-кызлар белән кети-мети уйный, ә көннәрнен (дөресрәге—төннәрнен) берендә ул үзе амбар
каравылчысыннан «мөгез» алып куя.. «Мәгьфия»дә—ялгыз ханымнарны алдап, кемне төп башына, кемне
кәкре каенга терәп, кемне капчыкка салып, тегеләрнең байлыкларын үзләштереп йөргән аферист—үзе
корган ятьмәгә үзе эләгә. Өченчесендә «дөньяның бер кендеге», завод директоры көтмәгәндә почта аша
конверт эченә салып җибәрелгән пуля ала һәм куркып йөри торгач, акылыннан шаша.
Рәдиф Сәгъди, ул да ин актив эшләүчеләрнең берсе Сонгы елларда куйдырган әсәрләреннән
«Сынган беләзек» драмасы. «Яз галәмәте» комедиясе (икесе дә Тинчурин театрында куелды) һәм «Гүзәл
Аплаксылу» әкияте тамашачыларның күңелен жалел иткән пьесалар Беренчесендә ирен сугышта
югалтып, малаен ялгызы үстереп авырлыклар кичергән хагыннын язмышы күрсәтелә. Әмма анын ире
исән икән—ул Сталиннын «бездә әсирләр юк. сатлык жаннар гына бар», дип миллионлаган гаепсез
солдатларны фаҗигале язмышка дучар итүе аркасында үзенен дөньяда барлыгын яшереп яшәргә карар
кылган. Ниһаять ул авылына кайтырга жөрьәт итә. ләкин сон инде—хәләл җефете якты дөнья белән
бәхилләшкән, ул туган авызында «өч аршын җир» генә таба.. Икенче әсәр үзәгендә егерме ел элек сөйгән
егетен югалткан һәм. комендант буларак, тулай торакны дер селкетеп торучы бер хатын язмышы югалган
егете көтмәгәндә кайтып төшкәч, ир-атларны жен урынына күргән Мәдинә кинәт «сөйкемле сөяккә»
әверелә Сәгъдинең инде театрлар репертуарларына кертелгән һәм куелачак тагын өч яна пьесасы
барлыгын да беләбез.
Гафур Каюмов, ул сонгы елларда яза алмады кебек, чөнки бар сәләтен. бар көчен монарчы татарда
булмаган камерный театр ачуга сарыф итте—Алла ярдәм итсен ана!
Яшьләрдән тагын күп кенә исемнәрне санап үгәр1әбула: Галимҗан Гыйльманов. Аманулла.
Фәнәвил Галиев. Рафис Корбан. Хәбир Ибраһимов. Альберт Гаделша. Рөстәм Галиев. Ләбиб Лерон.
Зиннур Хөснияр. Шамат Фәрхетдинов. Заһид Махмүди. Илсөяр Иксанова Алар Фәнис Яруллин. Гөлшат
Зәйнәшевалардан бер тотам да калышмаска тырышып, драматурз иябезгә үз сәләтләрен бирәләр Ин
мөһиме- аларнын барысы да милли драматургиябез белән бик житди кызыксына, әмма ләкин аларнын
үзләре белән театрларыбыз ныграк кызыксына башласын иде. дигән теләктә казырга гуры килә алегә.
Айдар Хәлим. Юныс Сафиулла һәм Эсфирларның исемнәре дә биредә аталырга тиеш иде. ләкин
сонгы өч елда алар яна әсәр яздылармы икән, язган бу зсалар. кайсын сәхнәгә чыгара «узганнар—миндә
андый мәгълүматлар юк.
Югарыда санап үтелгән һәм әсәрләренә кыскача күзәтү ясалган авторлар арасына тагын ике
драматург кермәде мин моны махсус шулай эшләдем, чөнки алар хакында җәелебрәк сөйлисем килә
Сәбәбе бик житди-алар икесе дә драматургиябез!ә яшен ташыдай атылып килеп керделәр!
Шуларнын берсе һәм көтелмәгәнрәге—Ркяи.1 Зәйду.ъта: ул үз әсәрен дөньяга тәүге тапкыр күрсәтер өчен, (мишәр егете бит)
Камал театры сәхнәсен сайлап алды! Асылынасын
килсә, асылын агачнын асылына, ди безнен
халык—шуны күз алдында тоткандыр инде., Һәм
— ялгышмаган булып чыкты Беренче пьесасын
кемнән куйдырды, диген әле— Марсель
Сәлимжановнын үзеннән! Хәзерге вакытта анын
«Саташкан сандугачы», чут-чутларын еракларга
ишеттереп, өздереп сайрый. Ркаилнен пьесасы
хакында анын яшьтәше Мансур Гыиләжев менә
нәрсәләр язып бирде: «Саташкан сандугач»—ул
интеллигенциянең хәзерге заман җәмгыятендә
үзен ничек тотарга тиешлеген ачыкларга бер зур
омтылыш ясарга тырышу. Бу проблема һәр
зыялыны тирән борчый. Ижат әһелләре, гомумән
интеллигенция, бүген ничек яшәргә тиеш? Матди
кытлыктан котылыр өчен үз идеалларыннан ваз
кичсеннәрме? Әллә бүтән юл сайларга
омтылсыннармы? Театр да Ркаил пьесасынын
шушы версиясен алгы планга чыгарган һәм дөрес
хәл иткән.» Мансурның фикере белән мин дә
килешәм Ркаилнен эш өстәле тартмасында башка
пьесалары да бар хәзер: «Фидаи», «Хан һәм
шагыйрь»—соңгысы күптән түгел «Казан
утлары» журналында басылып та чыкты.
Сикәлтәлерәк булса да. милли драматургиябез
юлына бер кергәнсең икән, ташлама, шагыйрь!
Инде, ниһаять. Мансур Гыйләжев турында
сүзем. Мансур татар драматургиясенә моннан
дистә еллар элегрәк шаулап килеп кергән автор
анын әсәрләре ин башта Камал театрында ныклы
урын алдылар да. республикабызның һәм башка
төбәкләрнең төрле-төрле сәхнәләрендә ат уйната
башладылар, фестивальләрдә, конкурсларда
катнашып, дәрәжәле бүләкләргә лаек, дип
табылдылар Аннары драматург, әсәрләре триумф
белән башкарыла торсалар да, кинәт кенә язудан
туктады! Без ничек тә андый алмый аптырадык
анын бу сәер адымын., һәм ниһаять, менә кичә
генә (16 февраль) Камал театрында анын яна
премьерасында булып кайттым «Баскетболчы»,
дип спектакльне түбәнрәк төшерә торган исем
кушылган. Зал шыгрым тулы, хәтта
республикабызның зур җитәкчеләре дә хәләл
җефетләрен җитәкләп килгәннәр. Һәм
өметләребез акланды—чын мәгънәсендә
театрнын да, әсәр авторының