Логотип Казан Утлары
Шигърият

Такмаклар


(Урам көенә)
Алмалы гөл чәчәк ата Майның
унбишләрендә. ВУЗ бетереп чәчәк
сата Минем дус-ишләрем дә.
Кызарып чыккан кояшнын Белмим
кайда байганын. Балконым карый
көньякка. Шунда үгге ялларым.
Чәчем сүттем тарыйм дип. Көзгем
сөрттем карыйм дип. Жырларымны
кыркып баскан, Түрәләргә ярыйм
дип.
Абау дия, башын ия, Башы
авыртмаса да. «Халкым!»—дия,
кәпәч кия. Халкын кайгыртмаса да.
Коттеджыңның бакчасы, Тимер икән
капкасы.
Тимер булмый нәрсә булсын. Бар да
бюджет акчасы!
Ишегалдым ак балчык. Ак
балчыктан атлап чык.
Кыскартыласын килмәсә,
Башлыгыңны мактап чык
Өй артында шомыртым. Яннарында
багана.
«Ваучер» дигән кәгазь биреп.
Утырттылар бабага
Агыйделнен аръягында
Таллин кәрзин үрәләр Суга салсан.
калкып чыга Безгә насыйп түрәләр.
Агыйделдә ике сал.
Берсе каен, берсе тал Чит илләргә
елга булып Ага безнен капитал.
Уфаларга барам әле Чана юлы
салынгач. Без соранмый, кем
сорансын. Күпме завод ябылгач?
Сатин кайта пичәтсез.
Сатып алдым кисәксез Баеганнар
меңгә берәү. Шәрә калган исәпсез
Әй бу дөнья хәлләре. Тотып ташка
бәрмәле! Бәйдән ычкынган бәяләр
Егып талый бәндәне!
Кайтып аудым өйләргә. Бүрегем
элми чөйләргә. Айга ике
получкалар Калды сагынып
сөйләргә.
«Җитми,—дисен,—акчабыз». Бар
бит әле бакчагыз Телефон да
куйдырырсыз, Бакчагызны
сатсагыз.
Китә казлар, китә казлар. Без
кайтырбыз яхлый. дип.
Премиальный бирмәделәр.
Телен озын, абзый, дип
Буфетчы кыз белен сата. Язып
куйган бөккән дип. Шул каешны
кабып йоттым. Беткән башым
беткән, дип
(Сарман көенә)
Сандугачлар кунып кайда сайрый— Сарман буйларында
тирәктә.
Атна саен яна бәя белән Товар кайта безнең төбәккә.
Сарман буйларында яшел алан. Печәннәре җитәр бер заман.
Эш хакларын алу күңелле дә, Биш ай көтүләре бик яман.
Сарман буйларына чыгарсынмы, Кармак асып иртән балыкка.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы. Зәңгәр тауда коттедж
калыкса?
Бәйрәм бүген
(Тукайча түгел)
Бар күңелсезлек нидән сон? Юк гадәти ямь бүген Нәрсәдән бу? Мин
беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Килми хат, котлау, гәҗиттер, һәр кеше хәйран бүген.
Эшләми бер почта да: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Ичмаса, сериал карыйм, дип, ачсаң экранның йөзен. Анда юк
мавыкканың: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Ут бетеп йә тукталып су, җитсә чан сугар көнен. Юк телефон алгучы:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Күршеләрнең җен туеннан дер килсә панель өен.
Зарланырга юк хакын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Өч тәүлек бармыш бу мәхшәр, китмәсә бер атнага!
Еш кына кемдер дучар бәла-казага капмага!
Рәхмәт әйт, төгәлләнсә ул шеш яки күнгәк белән,
Бетмәсә бәйрәм кичәсен соңгы кат күрмәк белән!
Типтерергә бертоташтан, шатланырлык нәрсә бар?
Әллә өелгәнме тау-тау ил җитештергән товар?
Яртысы елнын кызыл көн, бер гаҗәп-хәйран мина!
Житсә эш башланган атна, шунда чын бәйрәм миңа!