Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯЛАРНЫ ГАЯРЬ ИР БИЗӘР...


Июль уртасы
Печәнчеләр янып печән чаба, һәр болытка карый шик белән. Кигәвеннәр ярсып корбан эзли, Сулыш каба хәтта кич белән.
Тәңкәләрен саф алтыннан койган Көнбагышлар нурда коена. Басуларның симез башаклары Хәзерләнә соңгы туена.
Җаны белән кеше Одиссейдыр
Сәяхәттә гел йөрмәдем түгел, Холык-фнгыль минем—илгизәр. Бакчаларны гүзәл гөл бизәр дә, Дөньяларны гаярь ир бизәр.
Чит җирләрдә, бәлки, дан да килер, Зур-зур эшләр ирләр майтарыр.
Бер көн килеп Алып батырны да Туган җире дәшеп кайтарыр.
Җаны белән кеше Одиссейдыр, Җаны белән кеше—илгизәр.
Түган җирне оныта калсаң әгәр, Йөз чөерер авыл, ил бизәр.
Бәхет турында
Артык бәхет—үзе бәхетсезлек,— Башкаларның кайный саруы.
Әҗәлнең дә даруы бар диләр, Көнчелектән бармы даруы?
Нур ӘХМӘДИЕВ (\946)~ шагыйрь. -Аһән-. .Бал янгыры». .Чакматаш, һ. 6 китаплар авторы Проза әсәрләре дә яза Әлмәттә яши
Ялагайлар
Алласыз да калдык яши торгач, Ә Иблис әрсез.
Аздырырга гына тора Мактап әйткән һәр сүз.
Тәнкыйтенә түзә алган бу жан Ник мактауга эри?
Шуны сизгән шакал кебек, янда Ялагайлар йөри.
Таныш зиратларда
Эчем пошса, керәм зиратларга, Җан тартамы, әллә кан тарта. Үлемнәр дә яшәүнең бер төре. Шуңа серле, булмый аңлап та.
Күпме дуслар күчте мәңгелеккә, Кайсыбызның хәзер чираты? Кочагына кабул итәр өчен Әзер тора шәһәр зираты.
Күпме дуслар күчте мәңгелеккә, Саный китсәң, тел дә сөрлегә.
Без яшибез жирдә парлы-парлы, Ә гомер бит, гомер бер генә!
Дусларымның барлыйм каберләрен, Әрвахлары белән сөйләшеп.
Исәннәрне алар кызганамы, Яталармы әллә көнләшеп?
Торып әйтер иде, мөмкин түгел, Ул дөньяда гайбәт сатмыйлар. Җирдәгеләр кемгә кем кирәктер. Мәрхүмнәрне
Фәрештәләр анда саклыйлар.
Уйлар узып тора башкаемнан. Шом сала шул, сала зиратлар. Ахыр чиктә кем дә шунда бара, Бозылмасын иде чиратлар.
е
Арабызга җил дә керми иде. Усал телләр гайбәт тараткан. Шомырт чәчәгедәй ак сөюгә Кырау төшә төрле тарафтан.
Арабызга җил дә керми иде. Хәзер шаулый давыл, ураган. Кояш сүнде, алган яктым бары Пыскып торган юеш чырадан
Арабызга җнл дә керми иде. Хәзер атлы арба узарлык. Иртәгесен бәлки түзеп булыр. Сабырлык бир бүген чыдарлык.
f*
Атылырга гына торам.
Эчемдә, гүя. вулкан.
By .ткан юкка кузгалмый ул.
Ә мин ник кызам юктан?
Кайчак уйланам соңыннан: Ә хаклы булдым микән? Хаксызлыгымны танысам. Үземне тетәм, сүтәм.
Ни файда?
Хәзер соң инде:
Җнл искән, кораб киткән...
Йола
*
Яшәмим алай бүтән, Җанымны шигырь итәм. Кулдан чыпчыкны очырып, һавадан аккош көтәм.
Кулыма каләм алуга, Айрылды җаннан бу тән...
Намус турында
Намусыңны яшьтән сакла, диләр. Онытабыз, әллә аң җитми.
Җан сакларга кайчак кан да җитә. Намус өчен—хәтта җан җитми.
Киләчәккә бара-бара. Үткәнне сагынабыз. Хыялда - һаман яшьлекнең Канатлы таңында без. Шыбырдап еллар коела. Күзләргә тузан тула. Туганнан кабергә кадәр Озата безне йола.
Бул дөньяның иң даһие. Укыганы, йә надан.
Әйтегезче, патшалар соң Өстенмени йоладан? Йолаларга элгәрләрнең Зирәк акылы кергән. Саклыйсызмы, диеп алар Күзәтә кебек гүрдән. II йола. Каршы аласың. Туып, аваз биргәндә, һәм дә озатып каласың Ләхеткә иңдергәндә.
Мантыйк
Гашыйк булу теләп әсир төшү, асир булу—ул бит онтылу.
Коллыгыңны аңлау -баш күтәрү.
Димәк, азатлыкка' омтылу.
Чигәргә риза газап.
Сөюдән итмә азат.
Беләм
Беләм мин сагыш газабын.
Ни икәнен көтүнең: Яктылык елыннан озын Синсез үткән бер төнем.
Көз
Кичә генә әле яшел иде Тәрәз каршындагы каеным. Кояш байый.
Кояш баюлары
Бер мизгеле гомер баюның.
Каеннарда кайдан бу сорылык? Соңаргандыр җылытыр сүзләр. Урам эте кебек әрсез инде Йөрәкләргә үтәр оу көзләр...
Көзге моңга манган сагышларым Торналарга барып сарылган Әгәр рәхәт булса, бу торналар Китмәс иде туган ягыннан.
Кошлар китә, дуслар, без калабыз. Кош язмышы түгел кешедә.
Тулган күңелемә сагыш өстәп. Каеннардан яфрак ишелә.
Сары яфрак...
Беләм мин
Беләм мин ул көн киләсен. Кем качалсын Үлемнән. Ышан син: Үлем каршында Каушап калмам, жеоемәм.
Тормышта аз сынамадым Фигылең, гадәтеңне. Ничек җиңеләйтергә соң Ул көнгә халәтеңне?
Ул көн, беләм, синең өчен Кыямәткә тиң булыр. Елмаеп сиңа багучы Ике күзем кнм булыр.
Беләм мин: көнен, төннәрен Исеңә аласыңны;
Кояшның алсу нурларын Күз яшькә манасыңны.
Җаныңның җиде тамырын Үкенү хисе кыйнар. Хәлләреңне белә калса, Таш булып таш та елар.
Хәтереңнең тәрәзәсен Чиртермен, кагармын мин. Онытылмас җырың булып Җаныңда калырмын мин.