Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЗАГЛЫ ЙОРТТА


АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ТАРКАЛУ ЧОРЫННАН СӘХИФӘЛӘР
Заман кемнең заманы?
Мамай мирза үлеме
уликово сугышыннан сон Туктамыш ханнын Иделнен унъяк ярына чыгуы, анда сугыш хәрәкәтләре башлап җибәрүе аркасында Мамай мирза Мәскәүгә икенче кат яу белән бара алмый кала. Ә Туктамыш хан Алтын Урдада үз хакимиятен ныгытырга, таркау яткан олысларны бер байрак астына тупларга керешә. Хаҗитарханны. Төньяк Кавказны үз кулына төшерә. Татар мәмләкәтенә тәмам хуҗа булыр өчен аңа үзәк хөкүмәткә каршы торучы Мамай мирзаны гына буйсындырасы кала.
Кайбер тарихчылар Туктамыш хан белән Мамай мирза арасындагы хәлиткеч бәрелеш, тарих фәнендә кабул ителгәнчә. Калка елгасында түгел, ә Бурсыклы (сонрак урыслар аны Ворскла дип йөртә башлыйлар) суы кушылдыгы Колмак (Кальченка) янында булган дигән фикер әйтәләр Бәлки шулайдыр да. тик моның укучы өчен әллә ни әһәмияте юк. Анын өчен вакыйгалар чылбырынын өзелмичә дәвам итүе, аның эчке логикасы-психологиясе саклануы мөһимрәктер дип уйлыйм.
Бу сугышта Мамай мирза җиңелергә дучар була. Урыс елъязмасында, мәсәлән. Мамай мирзадан Туктамыш хан ягына күчә-авыша башлаган мирзаларның болайрак фикер йөртүе теркәлеп калган: -Мамай хөкемендә яшәүдән безгә файда юк.—диләр алар,—кая барсак та дошманнарыбыз тарафыннан кыйналабыз. Әйдәгез. Туктамыш ягына чыгыйк, анда тагын күз күрер...- Шулай байтак мирзалар, көчленеке замана дигәнне истә тотып. Туктамыш хан хозурына килеп баш оралар. Билгеле, иелгән башны кылыч кисми. Җитмәсә, Туктамыш ханнын да әле ныгып җитәсе бар. Шуна күрә ул моңа сөенә генә.
Шулай итеп. Кыпчак даласын күпме заман үз кулында тоткан гайрәтле Мамай мирза бик авыр хәлгә төшә. Әлбәттә, янында иң тугры кешеләре генә кала. Ә тугрылар алар һәр заманда санаулы.
Туктамыш хан исә үзенең хәтәр дошманын тизрәк юк итү өчен барысын да эшли, чөнки исән калган очракта гайярь мирзаның кабат тарафдарлар табуы, баш калкытуы, бихисап мәшәкатьләр китереп чыгаруы бар Шуна күрә һаман ишәя, көч туплый барган хан гаскәре Мамай
Дәвамы Башы I. 2 саннарда.
К
МИРЗаНЫ эз®РлекләҮДән туктамый. Ахыр чиктә. Мамай мирза Кырымга качарга мәжбүр була, андагы яр буе шәһәрләренә—дингез сәүдәсе белән көн күрүче игальян-жәнүизләргә килеп сыена. Ул дингез буендагы Кәфә (Феодосия) каласына килеп урнаша.
Әмма башта якты чырай күрсәткән сыман кыланган жәнүихзәргә тәхеткә чыккан Туктамыш ханнан качып йөрүче гыйсьянчы Мамай мирзанын бөтенләй кирәге булмый Беренчедән, бу хәл аларнын хан белән арасын гына бозачак, сәүдә эшләренә китереп сугачак, икенчедән, алар форсаттан файдаланып. Мамай мирзага карага саклап килгән үчләрен дә исләренә төшерәләр моннан унбиш еллар элек алар зур файда күреп яткан унсигез авылны кулларыннан тартып алучы шушы Мамай мирза түгел идеме сон9 Өченчедән. Мамай мирза бит Кәфә каласына буш кул белән әйләнеп кайтмый—гомер буе жыйган мал- мөлкәте. хәзинәсе үзе белән. Мирза Кыпчак даласында кылыч айкаса да. Кырым бит ана гомер буе ныклы тыл булып хезмәт итте
Мамай мирзанын кем кулыннан һәлак булуы турында тарихчылар арасында төрле фикер яши. Берәүләр, байлыгына кызыгып, аны жәнүизләр үтергән дип язса. икенчеләре-Туктамыш ханга ярарга тырышып жәнүизләр аны хан кулына үзләре тапшырган дигән фикер әйтәләр Безнең өчен шунысы ачык: жәнүизләр аны үзләре үтерсә дә. ханга тотып бирсә дә— отышлы хәлдә калалар, хан алдында ышаныч яулыйлар Ә монысы алар өчен иң мөһиме, чөнки яр буендагы калаларга таянып сәүдә итәселәре бар
Шушы вакыйгадан сон Туктамыш хан да жәнүизләргә бурычлы булып калмый—алардан элек тартып алынган унсигез авылны кире кайтара Жәнүизләр исә ханның дошманнарын да, киләчәктә аннан качып китүчеләрне дә кабул итмәскә, ханга тугрылык сакларга сүз бирәләр Мамай мирза юк ителгәннән соң тормыш элекке эзенә төшә, хан Кәфә каласында салымнар жыючы. аның исеменнән хөкемнәр чыгаручы калгаен утырта да китеп бара
Туктамыш хан олысларны туплый
әтәр көндәше Мамай мирзаны тарих мәйданыннан алып ташлагач. Туктамыш хан алдына «бөек болгак» елларында мөстәкыйль яшәргә күнегеп өлгергән олысларны бер йодрыкка туплау зарурияты килеп баса. Сарай олысын, Хажитарханны. Төньяк Кавказ белән Кырымны буйсындырганнан соң ул урыс кенәзлекләреннән Рязань белән Нижний Новгородны да үз биләмәләренә китереп куша, чөнки Куликово сугышы алдыннан берләшкән кенәзлекләр бу вакытта инде кабат таралган була. Әлбәттә, тәхеткә чыккан хан Болгар олысын да читтә калдырмый, ул да Туктамыш хан кул астына керә. Аннан чират Мәскәү кенәзлегенә житә
Тәкәбберләнеп киткән Мәскәүне тез чүктермичә торып Алтын Урдада тулы хужа була алмаячагын. Дмитрий Донскойнын тагын көчәеп китәчәген, үз тирәсенә башка кенәзлекләрне туплый башлаячагын Туктамыш хан бик әйбәт аңлаган булса кирәк 1381 елда Туктамыш хан Мәскәүнен олуг кенәзенә илчеләр җибәрә дә аның, элекке гадәт буенча. Сарайга килеп баш оруын, кабат үз кул астына керүен таләп итә. Әлбәттә. Куликово сугышы «каһарманы» моңа риза булмый, зур тәкәбберлек күрсәтеп, ханның таләбен кире кага
Яна гына Сарай тәхетенә чыккан Туктамыш хан мона ничек җавап бирер! ө тиеш.’ Сүзен сүз итмәгәч, ул нинди хан булсын. Үз әмирләре, бәкләре, гаскәр башлыклары ни уйлар? Алар каршында үзенең йомшаклыгын күрсәтергә анын хакы бармы9 Әллә Мәскәү кенәзе Дмитрий үзен аның белән, тамырларында Чыңгыз каны уйнаган хөкемдар белән тин куярга уйлаганмы* Мамайны куып жибәрдем дип. ул әллә Бату. Үзбәкләрдән казган биек тәхеттән йөз чөермәкчеме? Әллә ясак түләмичә үзбашка яшәргә жыенамы9
Бездә гомер-гомергә шәхесләрнең тарихи вакыйгаларда тоткан роленә тиешле бәя бирелмичә килде Вакыйгалар күп очракта сәяси һәм нкъгмсадн факторлар белән аңлатылды. Ә бит тарихны беренче чиратта шәхесләр ясый.
Х
Аларнын тормышка карашы, симпатиясе-антипатиясе. холкы-фигыле. шәхси сыйфатлары конкрет вакыйганы теге яки бу юнәлешкә бора да җибәрә.
Без яна гына тәхеткә чыккан, зур хыяллар белән Алтын Урданың олысларын үз байрагы астына тупларга керешкән Туктамыш ханны аңларга тырышып карыйк. Сарай ханы буларак, ул бит үзен Чыңгызлардан башланган, анын вафатыннан соң узган гасыр ярым вакыт эчендә зур дәүләтчелек традицияләре туплаган, даны-шөһрәте бөтен дөньяга таралган зур мәмләкәтнең законлы ханы итеп тоя. Шул сәбәпле үзе турында да. идарә иткән дәүләте турыңда да бик югары фикердә тора. Икенче төрле итеп әйткәндә, бу вакытта Туктамыш хан үзен ана мирас итеп калдырылган бөек татар империясенең законлы ханы буларак хис итә. Шулай була торып, мәмләкәтнең бер олысында кенәз булып утырган Дмитрий атлы колының аңа каршы дәшәргә маташуын ул ничек кичерә алсын да. моны ничек күрмәмешкә салынсын ди!
Шулай итеп. Мәскәү кенәзе үз хәлен үзе белмичә өстенә татар явы китерә. Юкса бит элеккечә ясак түләп тору һәм яуны булдырмыйча калу да мөмкин иде. Юк шул. кайчакта адәмне минминлек белән тәкәбберлек харап итә дә куя.
Туктамыш хан Мәскәү явын Болгар олысына бераз гаскәр җибәрүдән башлый. Ул ин элек анда сату иткән урыс сәүдәгәрләрен җыеп алырга, тоткарларга боера, чөнки тегеләрнең ни ишетсәләр шуны Мәскәүгә ташып торуларын, шымчылык белән шөгыльләнүләрен яхшы белә. Кенәз Дмитрий татар явы килүне сонрак белсә—һәр яктан да отышлы булачак.
Сәүдә әһелләрен кулга төшергәч, хан үзе дә Иделне кичә, зур гаскәр белән Мәскәүгә юнәлә. Әмма күпме генә сер сакларга тырышмасыннар, хәбәр тиз арада кенәз Дмитрийга барып ирешә. Юлда татарларга Суздаль кенәзе Дмитрий Константиновичның ике улы—Василий белән Семен да килеп кушыла. Әлбәттә инде, үз полклары белән. Шулай Дмитрий Константинович, улларын Туктамыш ханга ярдәмгә җибәреп, Нижний Новгород кенәзлеген таланудан саклап кала. Рязань кенәзе Олег та бу яуда хан ягында була Гомумән, урыс елъязмаларында кенәз Олегка карата әйтелгән нәфрәт сүзләре еш очрый Бер урында, мәсәлән: «Рязань кенәзе Олег, Туктамыш хан анын биләмәләренә килеп җитмәс борын ук, ханны каршысына барып сәламләде, баш иеп, үзенең Русьне яулауда ана ярдәм күрсәтәчәген белдерде. Русь җирен. Мәскәүне ничек басып алырга, ничек җиңү яуларга һәм кенәз Дмитрий Ивановичны ничек кулга төшерү турында күп киңәшләр бирде»,— диелә (ПСРЛ, T.—VI. С.—98) Кыскасы, Мәскәүне камарга татар явы белән байтак урыс полклары да бара.
Чыннан да, Рязань кенәзе Олег Ока елгасындагы кичү урыннарын татарларга күрсәткәч. Туктамыш хан зур тизлек белән урыс җирләренә килеп керә. Юл уңаеннан Серпухов каласын ала, Мәскәүгә якынлаша.
Бу хәбәрне ишетеп алган олуг кенәз Дмитрий, казнасын төяп, гаскәр туплау сылтавы белән Костромага чыгып кача. Ул юкка чыгу белән Мәскәүдә төрле бәхәсләр, чуалышлар, бәрелешләр башлана. Эш шунда ки, халыкның бер өлеше татарлар килеп җиткәнче шәһәрдән чыгып качу ягында булса, икенчеләре, киресенчә. Кремль эченә кереп бикләнергә, каршылык күрсәтергә чакыра, качып китүчеләрне тоткарларга омтыла. Шулай сугыш- кыйнаш, талаулар, кибет басулар, эчүчелек башланып китә. Хәтта митрополит Киприан белән олуг кенәзнең хатыны Евдокияне, олы боярларны да башта каладан чыгармыйлар һәр капка төбендә ялангач кылычлы сакчылар тора. Тик үгетли торгач кына митрополит белән Евдокияне чыгарырга булалар.
Шунысы игътибарны җәлеп итә: бу көннәрдә урыслар арасында татар явына каршы көрәш оештыручы бер генә атаклы адәм дә табылмый. Бу сон дәрәҗәдә сәер хәл, әлбәттә. Юкса бит әле ике ел элек кенә, урыс тарихчылары язганча. Куликово кырыннан «җиңүче» булып кайттылар, олуг кенәзләрен күкләргә чөеп мактап, ана «Донской» исемен бирделәр. Шул ике елда халыкның рухы тәмам сынганмы? Булган рух алай тиз юкка чыгар идеме'’ Бу факт та Куликово сугышының әһәмияте империячел тарихчылар тарафыннан сонгы гасырларда гына махсус һәм ясалма рәвештә күпертелүен
күрсәтеп тора Көрәшне җитәкләүче табылмагач, ахыр чиктә. Литва кенәзе Ольгерднын оныгы Остей дилбегәне үз кулына алырга мәжбүр була. Ул килеп төшү белән талашлар шунда ук бетә, аның җитәкчелегендә кала диварлары ныгытыла, халык Кремль эченә кереп бикләнә дә татарларның һөжүмен көтә.
Татарларның Мәскәүне алуы 1382 елның 23 август көнендә татарларның алгы отрядлары Мәскәүгә килеп житә Алар Кремль диварларына якынлашу белән: «Олуг кенәз Дмитрий каладамы?»—дип сорыйлар «Юк,—дигән җавап ишеткәч, татарлар иң элек Кремльне әйләнеп тикшереп чыгалар, аннан камап алалар. Шулай кала өчен көрәш башланып китә
Табигый, кенәз Остей җитәкләгән Мәскәү халкы башкаланы саклап калырга тырыша. Ике көн буе бәрелешләр бара Татарлар тарафыннан атылган уклар мәскәүлеләр өстенә янгыр булып ява. махсус жайланмалар ярдәмендә татар гаскәре Кремль диварларын жимерергә жыена, аларга менәр өчен озын баскычлар әзерли
Әмма урыс халкының бер сәер үзенчәлеге бар—ул хәмер эчми тора алмый Хәтта үтә җаваплы чакта да Бу юлы ла халыкның бер өлеше, дошманга каршы жан-фәрман сугышасы урынга, ачылган бахтардан исерткеч эчемлекләр табып алып, лаякыл булганчы эчә-исерә. Ә исереккә, кем әйтмешли, диңгез тубыктан: Кремль диварларыннан атышу ла. капка төбендә торган көчле Урда гаскәре дә аларга бер уен эш кенә булып тоела башлый Шулай булмыйни, Мамай мирзаны куган халык ич алар Ә мактанчыклар өй борынча йөреп сөйләнә: «һәй, шул татардан куркып торырга! Калабыз нык. диварлары таштан, капкалары тимердән Татар барыбер монда озак тора алмаячак Ник дигәндә, аларга ике яктан куркыныч янып—каладан без атсак, арттан гаскәр белән олуг кенәз үзе килеп чыгачак—барыбер далага качып китәчәкләр» Кайберәүләр артык батыраеп китеп, хәтта диварлардан татарларны мыскыл итү, мәсхәрәләүгә үк барып җитә (С. М. Соловьев.—кн. 2 —С —280)
Бәрелеш вакытында Кремль капкаларының берсенә менеп кунаклаган Адам исемле сукночы-сәүдәгәр (чит ил кешесе булса кирәк) Туктамыш ханның бик якын бер бәген уктан атып үтерә Хан моны бик авыр кичерә Әлбәттә, урыслар ягында да югалтулар аз булмагандыр, чөнки камауның өченче көнендә Туктамыш хан ягында сугышкан Нижний Новгород кенәзләре, олуг кенәзнен каенишләре. Василий белән Семен, юкка кан коймыйк дип. Мәскәү халкына тәкъдим белән мөрәҗәгать итәләр. Алар камалыштагы Мәскәү халкына «Хан сезгә, үз олысы халкына ачу тотмый, чөнки сезнен бер гаебегез дә юк Ул монда сезгә җәбер-золым салырга килмәде, кенәз Дмитрийның тәртибен төзәтер өчен генә килде Ул бары бер нәрсәне-кенәз Остей белән бергәләшеп, аны хөрмәт белән каршылавыгызны, бераз бүләкләр бирүегезне генә таләп итә. Ханнын калага кереп аны тамаша кылып йөрисе килә, ә сезгә ул тимәячәк - лиләр Халыкка зыян салу булмаячагын ышандырып, хан исеменнән ант итәләр
Бераз кинәшкәннән сон мәскәүлеләр капканы ачарга риза булуларын белдерәләр һәм. чыннан да. капканы ачалар Гаскәриләр һәм дин әһелләре Туктамыш ханны тәре тоткан килеш ипи-тоз белән каршылыйлар
Моннан сон булган хәлләрне урыс тарихчылары, татарларны бик нык сүгеп һәм үтә дә нәфрәтләнеп тасвирларга яраталар Аларнын сүзенчә. Туктамыш хан ин элек мәскәүлеләрнең көрәшен җитәкләгән литвалы кенәз Остейны үзенә чакыртып алып үтерткән Аннан сон ачык капка төбендә басып торган дин әһе.гтәрен турарга боерган, имеш Бу хәл 1382 елнын 26 августында була.
Әмма без урысларның тарихны гел үз файдаларына бозып язу гадәтен дә беләбез Татарнын олут тарихчысы Рпзаэддин Фәхреддин дә урыс тарихчыларының һәр сүзен саф алтын дип кабул итмәскә, фикер йөрткәндә
бик сак булырга чакыра. Бу очракта да ул үз мөнәсәбәтен бик ачык белдереп уза: «Тик бу хәбәргә тулысынча ышанырга ярамый,—дип кисәтә ул.—Татар ханнарында бу рәвешле золым итү зур гаеп санала, анын өстенә шәригать тарафыннан тыела иде. Туктамыш кебек каһарман, галиҗәнаб бер ислам падишаһынын болай алдап, түбәнлеккә төшүе мөмкин түгел. Биредә төп гаеп, үгет-нәсыйхәткә карамыйча, үҗәтлек күрсәткән һәм каршы торырга маташкан шәһәр халкының үзендә булырга тиеш. Болай булганда үтерү һәм талау булачагы табигыйдер»,—ди ул.
Чыннан да. моннан сон ясак түләп торачак үз олысы халкын алай кыру- имгәтү Туктамыш ханга нигә кирәк булды икән Нинди генә холыклы булмасын, һәр хөкемдарның халык алдында «гадел хан» дигән абруй казанасы килә Туктамыш хан исә капкаларны ачканчы халыкка тимәскә сүз биргән иде Үзен хөрмәт иткән хан сүзен беркайчан да бозмый. Аның Сарай тәхетенә әле генә чыгуын искә алсак, бу бигрәк тә шулай. Сүзендә тормаса. ул бит моны башкалардан да таләп итә алмаячак, димәк, кул астындагы бәкләр-әмирләре алдында абруе бик нык төшәчәк. Ә абруйны саклау, аны ныгыту—бу вакытта ана бик кирәк булган, чөнки әле генә Дәшти Кыпчак олысларын туплап, үзәк хөкүмәтнең хакимиятен ныгытты.
Әйе. өч көн камап торганнан сон татарлар Мәскәү каласын кулга төшерә, анда зур сугыш була, халык күп кырыла. Ни сәбәпле? Бу очракта без урыс тарихчылары сүзенә сукырларча ышанырга тиеш түгелбездер дип беләм Бәлки татарлар калага килеп кергәннән сон берәр провокация-мазар булгандыр, әйтик, берәр исерекбаш көтмәгәндә аткандыр. Киеренке чакта юк кына нәрсә дә җитә кала бит Бәлки кала эчендә сугыш шул сәбәпле кабынып киткәндер. Кем белә...
Туктамыш хан заманы...
әскәү вакыйгасыннан сон Урда гаскәре төркем-төркем булып төрле якка гаралыша да урыс калаларын йөреп чыга Шулай Владимир. Переяслааль. Юрьев. Звенигород. Можайск. Боровск. Руза. Дмитров кебек калалар һәм бихисап авыллар кабат Сарай хөкүмәте кулына күчә. Бу вакытта «Куликово кыры каһарманы» олуг кенәз Дмитрий гаиләсе белән Костромада качып ята. Шунысы кызык, Туктамыш ханнын урыс җирләрен кабат Сарайга беркетеп йөрүен читтән генә күзәтеп торган Тверь кенәзе Михаил. С. М. Соловьев язганча, ана зур бүләкләр белән үз киличиен җибәрә Хан анын кешесен зур хөрмәт белән кабул итә һәм кенәзлек итү өчен ярлык яздырып бирә. Бу хәбәрдәге «киличей» сүзе игътибарны жәлеп итә. Әлбәттә, бу татардан кергән «килүче» сүзе. Урыс кенәхләренен документлар төзегәндә. Алтын Урдада кабул ителгән терминнар белән эш итүе билгеле нәрсә Ләкин «килүче»—«илче» түгел, гәрчә мәгънә ягыннан алар якын торсалар да, Илчене мөстәкыйль дәүләт кенә җибәрә алган Ә Тверь кенәхлеге Сарай биләмәсе саналган, шуна күрә кенәз Михаил ханга килүчесен генә җибәргән.
Тверь белән эшне җайга салгач, хан кире юлга борыла. Кайтып барышлый Коломнаны ала, аннан Рязань җирләре аша Сарайга әйләнеп кайта. Татарлар киткәч, олуг кенәз Дмитрий, берни булмагандай, качып яткан җиреннән Мәскәүгә әйләнеп кайта. Туздырылган, таланган башкаланы күреп, анын эче «жу» итә. Ә бит акыл белән эш иткән булса, башкалага беркем тими иде.
Ул арада Тверь кенәзе Михаил, форсаттан файдаланып, олуг кенәхлекне үзенә эләктерер өчен астыртын эш йөртә башлый Бу хәбәр Мәскәү кенәзенә дә килеп житә. Ул олуг кенәхлекне үз кулында калдырыр өчен улы Василийны һәм берничә боярны Туктамыш хан хозурына Сарайга озата. Алар Сарайга 1383 елның язында, җирләр кипкәч кенә чыгып китәләр Җәй урталарында Мәскәүгә Туктамыш ханнан илче килә һәм. рәсми мәрасим оештырып, кенәз Дмитрий
М әраси м —церемония
М
өстенә элекке Вазыйфаларын кабат сала. Шушы көннән Мәскәү кенәзлеге Сарайга элеккечә ясак түләргә керешә. Ә олуг кенәз Дмитрий сүздән чыкмасын өчен. Сарайда яткан улы Василий әманәт сыйфатында Туктамыш хан хозурында яшәргә тиеш була.
Бу вакыйгалар Куликово сугышындагы жинүнен чамадан ашкан бер уйдырма икәнлеген тагын бер кат исбатлыйлар Бу сутышнын «дөньякүләм тарихи әһәмияте» менә шуңа кайтып кала. Урыс олысы кабат Алтын Урданын гадәти бер олысына әйләнә.
Мәскәү кенәзлеген кабат Сарайга китереп кушуы белән Туктамыш хан «бөек болгак» елларында таркала язып калган Алтын Урда олысларын бер кулга туплавын тәмамлый. Шулай ул гомеренен ин биек баскычына күтәрелә, көчле мәмләкәтнен гайрәтле идарәчесе-ханы булуга ирешә. Бу дәүләтнең тарихын белмәгән кешенен моннан сон инде Туктамыш хан сәүдә эшләренә, икътисадка зур әһәмият бирер. Бату. Үзбәк ханнардан мирас булып калган асыл дәүләтне тагын да ныгытыр, анын калалары кабат нур чәчеп торучы мәгърифәт учакларына әверелер, шулай бөек мәмләкәт икенче яшьлеген кичерер дип уйлавы да бар Туктамыш хан һәр эштә башлап йөрүче булыр, армый-талмый дәүләт язмышын кайгыртыр дип өмет итәргә дә мөмкин Әмма юк. галижәнаб тарих, көчле ташулардан сон үзәкләрен үзгәрткән елгалар сыман, бөтенләй көтелмәгән якка борылып кереп китә
Алтын Урда тарихында шундый аяныч хәл була. Инде барысына да ирештем дигәндә генә Туктамыш хан каршысында ифрат көчле гайярь көндәше— Идегәй мирза фигурасы калкып чыга, һәм шушы ике шәхес арасындагы каршылыклар ике дистә ел дәвамында татар мәмләкәтен тетрәнүләргә дучар итә. Тарихта күп тапкырлар сыналганча, бу юлы да татарга каршы көрәшүче татар табыла.
Гайрәт күрсәтү
лбәттә. Туктамыш хан үзе дә. анын белән Идел-Йортка ияреп килеп, ханның төп көндәше Мамай мирзаны юк итүдә катнашкан. Мәскәүне кулга төшереп, олуг кенәз Дмитрий Ивановичны тез чүктергән. Тверь кенәхлеген яңабаштан Сарай канаты астына алган бөкләр-өмирләр дә.-Алтын Урда олысларын берләштерү эшенең Самарканд әмире Аксак Тимер фатихасы белән башкарылганын яхшы аңлаганнар булса кирәк Шу на күрә ханның якын киңәшчеләреннән саналган өлкән әмир Галибәк. Өрлек-Тимер. Акбуга кебек дәүләтнең сул канатыннан чыккан әмирләр жай чыккан саен Туктамышны Мәвараэннәһер хакименә карата әдәп сакларга, анын кылган изгелекләрен онытмаска чакыруны кирәк табалар. «Моны син беркайчан да исеннән чыгарырга тиеш түгелсен,—диләр алар —Анын өстенлеген тануда бер 1енә вак нәрсәне дә игътибарсыз калдырма, чөнки изгелеккә игелек белән җавап бирү сиңа күтәрелергә ярдәм итәр һәм дәүләтенне генә киңәйтер»
Билгеле, яшьлеге зур калалардан, мәдәният үзәкләреннән читтә. Жучи олысының бер ерак провинциясе саналган Мангышлак. Арал буйларында узган, соңрак фәкать Самарканд әмире булышлыгы белән башта Күк Урда, аннан Сарай тәхетенә ук чыккан Туктамыш хан. ягъни юные тәрбия ала алмый калган, язмышның бер уены аркасында сәнәктән көрәк булган Туктамыш мондый акыл өйрәтүне. Тимер бәкне үзеннән өстен куеп сөйләшүне өнәп бетермәгәндер Шулай да баштагы чорда ул бу мәсьәләдә ризасызлык күрсәтми, кинәшчеләренен сүзеннән чыкмыйча яши Ләкин хакимият ул шундый нәрсә анын тирәсенә, балга чебен җыелгандай, халык тиз сырыша, анда урын алу өчен гел көрәш бара.
Бу очракта да шундыйрак хәл килеп чыга Тора-бара Туктамыш хан тирәсендә Күк Урдадан чыккан әмирләр, киңәшчеләрнең саны кими башлый. Өрлек-Тимер. Акбугалар түр иясе була, аларны Идел буенда туып үскән башка затлар алыштыра һәм акрынлап ханга бүтән киңәшләр дә бирелә башлый Ни өчен дигәндә болар үзгә шартларда үскән-калыплашкан. бүтән караштагы кешеләр
Ә
Болар Идел буенын кин далаларында күпме кирәк мал асрап. Хаҗитархан. Төньяк Кавказ. Мажар. Азак. Кырым калаларының чуар халкын күреп, сәүдә итеп, иркенлектә, муллыкта, кысылмыйча яшәргә күнеккән затлар. Аннан соң алар өчен Самарканд әмире дә әллә кем түгел. Алар аны күрмәгән, аның белән яу йөрмәгән Дөрес. Тимер мирзаның күп яулары, туплаган байлыклары турында ишеткәннәре бар Шулай булгач, нигә әле җыелып барып аның җирләрен бер айкап кайтмаска да, мал-маткәтен тартып алмаска?!
Хакимияте ныгый барган Туктамыш ханнын да остазы Тимер бәк кул астыннан тизрәк чыгасы, үзен мөстәкыйль идарәче—зур мәмләкәтнең беркем белән дә хисаплашмыйча хөкем сөрүче бөек ханы итеп күрәсе килгәндер Өстәвенә үзенең Сәмәрканд әмиренә бурычлы булуын, бу дәрәҗәгә фәкать анын ярдәме белән ирешүен, гидай-мескен чакларын тизрәк онытырга, бәкләр, әмирләргә дә үзенең кем икәнлеген исбат итәргә теләгәндер. Ул да адәм баласы ләбаса.
Тарихчы М. Г. Сәфәргалиев тә бу мәсьәләгә нык игътибар итә, ул бу вакытта Туктамыш хан тирәсендә тупланган кешеләр арасында әмир Казанчыны. Идегәй мирзаны, анын абыйсы Иса бәкне күрсәтә Алар барысы да мангыт ыруыннан чыккан халык, димәк, Туктамыш ханнын якташлары сыйфатында, анын ин якын кешеләре булганнардыр дип уйларга нигез бар. Өстәвенә хәйләкәр Идегәй мирза, Туктамышның кызына өйләнеп, хан кияве дә булып китә, шул сәбәпле кинәт зур дәрәҗәгә ирешә—гаскәрнең сул кулы белән идарә итә. Бу инде хан тәхетен тотып торучы төп баганаларның берсенә әверелү дигән сүз.
Менә шушы кешеләр, хезмәт юлларын Туктамыш белән бергә башлаган, анын белән яуларга йөргән, ханнын холкын-фигылен, йомшак якларын бик әйбәт белгән шушы адәмнәр тәэсирендә дәүләтнең сәясәте үзгәрә башлый, ягъни ул акрынлап Алтын Урда ханнары тоткан элекке эзгә төшә Элекке эзгә төшү исә—яу йөрүләрне башлап җибәрү дигәнне аңлата Тәхетнең төп баганалары «яу» дип торганда Сәмәрканд әмиренә карата булган кешелек бурычынны аркылы атлап чыгарга да мөмкин ич. Аннан сон хан үзе дә шуны ук тели түгелме?
Шул рәвешле Сарай тәхетенә утырганнан сон берничә ел үтүгә Тимер бәк өмет иткән, өлешчә инде басып та ала башлаган җирләргә яу чабу нияте Туктамышта тәмам ныгып өлгерә
Л. Н Гумилев язганча, 1383 елдан Хәрәзем олысында Туктамыш хан исеменнән акчалар сугыла башлый Бу инде биредә анын хакимияте урнашуны күрсәтә Дөрес, мона хәтле, Алтын Урдада «бөек болгак» барган елларда Тимер мирза бу төбәккә берничә тапкыр яу белән килә, ләкин Суфилар династиясе ана бик нык каршылык күрсәтә Соңрак тагын бер яу оештырып, Үргәнеч каласын җир белән тигезли (1388), анын урынына тары чәчтерә Шул вакыйгалардан сон Бөек Ефәк юлында гөрләп яшәп яткан бу төбәктә тормыш тәмам сүрелә, Сәмәрканд әмиренең дә ана игътибары кими Ләкин ул барыбер бу төбәкне үзенеке санаган булса кирәк. 1383 елда Туктамышның монда үз хакимиятен урнаштыруына ул ни өчендер игътибар итми. Бәлки монын сәбәбе Үргәнечнең гомер-гомергө Жучи олысына керүендәдер. Әле генә тәхеткә чыккан үз лачыны Туктамышның бу эшенә ул бер шаяру дип кенә карагандыр Әмма тагын ике елдан (1385) Туктамыш хан Әзәрбайжан белән Иранга зур яу җибәрергә карар кыла. Мона хәтле анын Мисыр солтанына илчеләр жибәрүе дә билгеле. Тарихчылар фикеренчә, илчелекнең төп вазыйфасы. ике ил арасында мөнәсәбәтләр урнаштырудан тыш. хаҗәте чыга калса, Тимер бәккә каршы хәрәкәт игү өчен килешү төзеп куюдан гыйбарәт булган Бу вакытта Тимер мирза Исфахан белән Ширазны яулау белән шөгыльләнә, ягъни Ираннын үзәк өлкәләрендә сугыш хәрәкәтләре алып бара. Шуннан файдаланып, Туктамыш ханнын Бикбулат ханзадә, әмирләрдән Иса бәк белән Янгидайлар җитәкләгән ун менгә якын гаскәре Әзәрбайжанга бәреп керә, аннан Ираннын төньягында урнашкан Тәбриз шәһәрен камап ала Фарсы тарихчысы Зәйнетдин Казвини (Хамдуллаһ Казвининың улы) бу вакыйганы менә ничек тасвирлый «Тәбризлелэр урам вә мәхәлләләрне агач-богач белән ныгыттылар Туктамыш гаскәре шәһәр халкынын каршы торырга әзер икәнен
күрде Гаскәриләр Шамб-и Газанда тукталдылар. Сигез көн буе шәһәр тирәсендә әйләнсәләр дә ана һөжүм итәргә жай таба алмадылар Аннан сон әмир Вәлине чакырып чыгарып солых тәкъдим иттеләр Әмир Вәли солыхка шундый шарт белән генә риза булды: Туктамышка гаскәрнең ат дагалары хакын түләгәннән соң тегеләр кайтып китәргә тиешләр. Шәһәрнен хәлле кешеләрен жыеп сөйләшкәннән соң шундый карар кабул ителде жомга көн иртән һәрберсе бер түмән алтын китереп тапшырырга тиеш Жомга көн иртән әмир Вәлинен нөгәрләре килде. Туктамышның хәзинәдәрләрен чакырып китерделәр лә жыелган акчаларны санарга керештеләр. Жомга көн булганга һәм солых төзелгәнгә, халык коралын өйдә калдырган иде Туктамыш гаскәре моны белеп атды ла шәһәргә һөжүм итте, халыкны үтерә-талый башлады Шәһәр халкы мона каршы тора алмады Сигез көн буе йөз менгә якын рәхимсез кяферләр шәһәрне таладылар, беркемне кызганмыйча халыкны суйдылар • (Заин ад-дин ибн Хамдаллаһ Казвини. Зайл-и тарих-и гучида — Баку—1990— С 131).
Әмма яу монын белән тәмамланмый. Алтын Урда гаскәре Әзәрбайжаннын башка калаларын—Марата. Маранд, Нахичеванны да талый һәм үзе белән ике йөз мен әсирне куып алып кайтып китә
Чәчен үрә торырлык бу өзектә аңлашылмаган бер урын бар: «Туктамышка гаскәренең ат дагалары хакын түләгәннән сон тегеләр кайтып китәргә тиешләр» диелә. Монда борыннан килгән бер йола чагылыш тапкан Берәр хан яисә атаклы әмир гаскәре белән үзенә буйсынган идарәче жире аша узганда, теге ана «ат дагасы хакы» дигән булып, шактый зур сумма акча яки кыйммәтле бүләкләр бирергә тиеш булган Үзенә күрә бер ришвәт' Димәк. Тәбриз әмире Вәли эшне шушы борынгы йоланы үтәү белән тәмамларга уйлаган Тик зур фаҗига килеп чыккан.
Бу яуга каршы Тимер бәк ни белән жавап биргән сон9 Вакыйгаларга күчкәнче шунысын да әйтеп үтәргә кирәк Әлбәттә, бу вакытта әле Туктамыш яу йөргән җирләр Тимер бәк биләмәләренә кермәгән. Ләкин бу әле Ираннын төньяк өлкәләренә ул битараф булган дигән сүз түгел Эш шунда ки, моннан зур табыш китерә торган сәүдә юллары узган. Аларны кулга төшерү Алтын Урда ханы өчен дә. Самарканд әмире өчен дә зур әһәмияткә ия булган Шуңа күрә бу елларда әлеге жирләрне һәркайсы үзенеке итәргә тырышкан
Шик юк, Тимер мирза Туктамышның анда бәреп керүен зур оятсызлык, аның өлешенә керү дип санаган Ләкин зирәк сәясәтче буларак, ул моны әлегә йөзенә чыгармый. Башка җирләрдә яулар алып барганга. Туктамышка ачыктан - ачык каршы чыкмый, вазгыятьне белеп тору өчен гаскәр җибәргәндә дә әмирләренә сугышка кермәскә, көч күрсәтү белән чикләнергә боера «Туктамыш белән безнең арада килешү бар. без аны сакларга тиешбез», ди Тагын бер елдан улы Мираншаһ җитәкләгән гаскәр бер бәрелештә Алтын Урда сугышчыларын әсир төшерә, арада берничә аксөяк тә була Тимер мирза аларга зур хөрмәт күрсәтә һәм болай ди: «Безнең арада (Тимермирза белән Туктамыш арасында- С Ш) ата-угыл хакы торыр. Берничә тинтәк аркасында халыкны харап итәргәме9 Безгә киләчәктә дә килешү шартларын төгәл үгәү һәм йокыга талган фетнәне уятмау лязем Әгәр дә кем дә кем моны бока, ике як та ул адәмне акылга утыртырга, башкаларга сабак булсын өчен җәзага тартырга тиеш» (В Г Тизенгаузен Сборник документов -т. II.-C. 110). Тимер бәк әмирләрне җылы кабул итү белән генә чикләнмичә, аларга хәтта акчалар, халатлар, башка киемнәр дә бүләк итә. Аннан сон аларны. гади әсирләрдән аерып, махсус сак белән Сарай шәһәренә озата.
Бу яулар шактый табыш китерсә дә. Туктамыш ханга Әзәрбайжанда ныгып калырга гуры килми.
«Буйсыну камытыннан башын чыгарды...»
1385 елда Алтын Урда гаскәренең Әзәрбайжанга бәреп кереп, анда берничә каланы талавына Тимер бәк жавап явы җибәрми дигән идек Әйе. бу вакытта Иранда җитди яулар алып баруы аркасында. Тимер бәк ике тарафта
сугышуны кирәк танмаган, күрәсең. Шулай да Туктамыш гаскәре ул тирәдә тагын да узынып йөрмәсен өчен, ул 1386 елда Грузиягә яу озата, әллә ни көч түкмичә генә аны басып ала һәм Алан капкасы дип йөртелгән Дарьял тарлавыгына, бүтән әһәмиятле урыннарга үз гарнизоннарын урнаштыра. Шушы чаралары белән Туктамышның Әзәрбайжанга юлын бикләп куя. Ләкин Тимер бәкнең, һөжүм итмичә, бары тик саклык чаралары гына күрүен Туктамыш хан үзе дә, аның тирәсендәге бәкләр-әмирләр дә дөрес аңламаган, күрәсең.
Бу вакытта хан тирәсенә тупланган кешеләргә Л. Н Гумилев шундый сыйфатнамә бирә: «Ике йөз ел эчеңдә «озын ихтыярлы затлар»дан ханга тугры калган батыр нойоннарнын варислары инде бәкләр, угланнар булып ирештеләр, ягъни алар хисләрен тыеп тормаучы, үз сүзен сүз итәргә яратучы, сәяси яктан тар карашлы провинциалларга әверелделәр,—ди галим һәм мәсьәләне тәмам ачыклау өчен өстәп куя:—Ханнын көрәштәшләре батыр, көчле, чыдам, хәтта тугры да кешеләр булалар, тик вакыйгаларны алдан күрү сәләтен инде югалталар Кыскасы. Х1Ү гасыр ахыры күчмәләре этнопсихологик яктан гармониягә ирешәләр һәм. Аксак Тимер нинди генә гаскәр тупламасын, аларнын бунчуклары, байраклары һәрвакыт жинү ореолы эчендә торып калачак дигән ышанычта яшиләр Үз-үзенә булган андый беркатлы һәм чамадан тыш ышаныч һәр мәдәниятнең түбән катламына хас күренеш» (Древняя Русь и Великая Степь -М. 1989.-С.-642-643).
Чыннан да, Тимер бәкнең жавап явы белән килмәвен алар көчсезлек дип кабул иткән булса кирәк. Рас шулай икән, нигә әле анын биләмәләренә кабат яу чапмаска да, аннан асыл ганимәт маллары төяп кайтмаска.
Шулай итеп, Туктамыш хан остазы һәм химаячысы Тимер бәккә каршы зур яу оештыру эшенә керешә. Андый чакта ышанычлы аркадашларың-союз- никларын да булса, үз-үзеңә тагын да ышаныбрак хәрәкәт итәсен. Шул сәбәпле Туктамыш хан Магулистан хакиме әмир Камәретдингә мөрәжәгать итә.
Магулистан—Шәркый Төркестан, Җиде-су, Көньяк Себерне дә үз эченә алган зур дәүләт булып, XIY йөз урталарында Чыңгыз хан улы Чагатай тарафыннан төзелә һәм мөстәкыйль яши башлый. Әлбәттә, инде күп илләрне үз кулына алырга өлгергән Самарканд әмире Тимер бәкнен бу жирләргә дә күзе кыза, ул аларны кире Чагатай олысына китереп кушарга, биләмәләрен тагын да кинәйтергә омтыла. Тик әлегә, гөнаһ шомлыгына күрә, Магулистан белән шөгыльләнергә һаман вакыты житми. Шулай да булдыра алганча әмир Камәретдинне гел борчып, бимазалап тора. Тик анда озаткалаган гаскәре кечкенә булганлыктан әллә ни унышка ирешә алмый. Бу инде үзенә күрә, көтмәгәндә килеп чыгып, далада хәвефле хәл тудырып, мине онытып бетермәгез әле дип. Магулистан күчмәләренә үзенең барлыгын белдереп тору кебегрәк бер нәрсә була. Шуна күрә Магулистан әмире белән Сәмәрканд әмире арасында киеренке мөнәсәбәтләр урнаша.
Туктамыш хан әмир Камәретдингә мөрәжәгать иткәндә шушы киеренке мөнәсәбәтне күздә тоткан булса кирәк. Чыннан да, алар бер-берсен тиз аңлыйлар, килешү төзиләр һәм яуда бергәләп хәрәкәт итәргә сүз куешалар. Аларнын планы буенча, Тимер бәк биләмәләренә Туктамыш хан төньяктан, әмир Камаретдин көнчыгыштан һөжүм итәргә тиеш була. Бу яуда шулай ук Хәрәземнен Мәхмүт солтан да катнашырга ризалык бирә. Ни өчен дигәндә, анын да Тимер бәккә үче бар. Чынгыз хан васыяте буенча Жучи Олысына бүлеп бирелгән Хәрәземне үзенеке итәргә тырышып. Сәмәрканд әмире ничә тапкыр яу белән килде, яндырып-талап, жимереп китте. Мәхмүт солтан үз чиратында көнбатыштан һөжүм итәргә атлыгып тора.
Кыскасы. Туктамыш хан барлык олыслардан зур гаскәр туплый, анда Урда татарларыннан тыш, нигездә, кыпчаклар, болгар, мукшы, чирмеш, алан. Кырымнан җыйган катнаш халык, хәтта урыслар да була. Эш шунда ки, бу вакытта Суздаль-Новгород кенәзе Борис Константинович бер туганының улларын Нижний Новгородтан куып жибәрә һәм аларга Туктамыш хан каршысына килеп егылырга кала. Хан аларны хөрмәт белән кабул итә, гаскәре сафында урын бирә.
Яу 1387 елнын көзендә башлана. Туктамыш хан, килешенгәнчә,
Мәвараэннәһер калаларына төньяктан һөжүм итә Калган ике яктан дошманны әмир Камәретдин белән Мәхмүт солтан кыса. Сәүран каласы камап алына, әмма тарнизоны нык торганга шәһәр эченә керә алмыйлар, тирә-юнь. әлбәттә, рәхимсез талана Уңышлы яуны дәвам иттереп, берләшкән көчләр Ташкентка ук барып җитә, Бохараны камый, хәтта Аму-Дәрья буенда урнашкан Термез каласына кадәр барып җитәләр. Тик каланын нык диварлары дошманга бирешми Тимер бәкнең Каршы каласында урнашкан Зәнгәр сарай дип аталган резиденциясе, яндырылып, көлгә әйләндерелә Хәтта Мәвараэннәһернен башкаласы Самарканд та куркыныч астында кала. Тимер бәкнең улы дошманны Мәвараэннәһердән ничек кенә кысрыклап чыгарырга тырышмасын, барыбер көче житми. Ул, чигенеп, кире Сәмәркандка кереп бикләнергә мәжбүр була. Шулай итеп. Аксак Тимер жиһангирнын ике дистә ел буе зур тырышлыклар куеп туплаган төп йорты Мәвараэннәһер аз гына һәлак булмый кала.
Әлбәттә, хәвефле хәбәрләр ана тиз килеп житә, ул Ирандагы сугыш хәрәкәтләрен кисәк туктатып. 1388 елнын февраль аенда 30000 гаскәр белән Сәмәркандны саклаучы улы Гомәр-шәехкә ярдәмгә ашыга
Анын яуларда чыныккан гаскәр белән туган иленә кайтып төшүен ишетүгә, төрле якка таралышып, кала-авылларны талап йөргән Алтын Урда гаскәре зур хәвефкә төшә. Тупланып, жиһангирны оешкан төстә каршыларга инде вакыт калмый. Шуңа күрә яу өчен берләшкән аркадаш гаскәрләрнең һәркайсы үз жаен үзе карарга, тизрәк үз олысына кайтып китәргә ашыга. Берәүләре Хәрәземгә, икенчеләре Магулистанга юл ала Туктамыш ханнын нинди юлдан чигенүе турында төрле фикер бар. Л. Н Гумилев, мәсәлән. Аксак Тимер аны Сыр-Дәрья буенда урнашкан Ходжент каласына таба барганда куып җиткән, шунда сугышка керергә мәжбүр иткән, дип яза М Г. Сәфәргалиен исә Алтын Урда гаскәре туган иленә Хәрәзем аша әйләнеп кайта, ди. Бу очракта мәсьәлә татар явының Арал диңгезен сулданмы яисә уннанмы әйләнеп узуына кайтып кала. Л. Н. Гумилев версиясе буенча кайту юлы шактый озыная төшә. Бәлки гаскәр икегә бүленгәндер. Туктамыш хан Күк Урда аша—далалар аша уңга китеп, ә Хәрәзем солтаны Мәхмүт турыдан гына үз иленә әйләнеп кайткандыр. Ничек кенә булмасын, Тимер бәк гаскәре Урда татарларын юлда байтак вакыт эзәрлекләп бара һәм аларга күп зыян сала Шулай Туктамыш ханның 1388 елнын кыш айларында үткәргән бу явы хурлыклы куылу белән тәмамлана. Тимер бәкнең һиндстан явы вакытында яу көндәлеге алып барган Гыясетдин Ал и бер урында шундый сүз өстәп куя. -Туктамыш үзенең оятсызлыгы аркасында үзенә карата эшләнгән изгелекләрне онытты һәм башын буйсыну камытыннан, ә муенын галиҗәнабыбыз Тимер әмир муенчагыннан чыгарырга жөрьәг итте».
Чыннан да. Туктамыш ханнын бу явы аны кеше иткән остазы Тимер бәк тарафыннан гадәттән тыш оятсызлык дип кабул ителә Башкача булса, тарих сәхифәләренә әлеге сүзләр теркәлеп калмас иде
Көрәш кыза...
итереп сугучыга җавапсыз калса, ул Аксак Тимер буламыни'’ Чыннан да. ул биләмәләренә бәреп кергән Алтын Урда гаскәрен 1388 елнын кышында куып җибәрү белән генә чикләнми, яз жнтеп. далалар яшәрү белән Хәрәземгә җавап явы оештыра. Тимер бәкнең гаскәре монда әллә ни каршылыкка очрамый Туктамыш чанның биредә калдырган калгайлары Илуглымыш углан белән Сөләйман Суфилар, олысны дошманга калдырып, тизрәк табан ялтырату ягын карыйлар Туктамыш хан канат астына кереп сыеналар Шунысы кызык чыганакларда инде Хәрәзем солтаны Мәхмүтнең исеме күренми Бәлки Туктамыш хан аны Мәвараэннаһердән куылганнан сон алыштырган булгандыр, аның урынына башка бер затны утырткандыр Шулай ук яуда Мәхмүт солтанның үлеп калуы да мөмкин
Тимер бәкнен Хәрәземгә бишенче тапкыр яу йөрүе була бу Олыс бик нык талана калалар жимертелә. Үргәнеч исә. гомумән, кара күмергә әверелә
К
Алай гынамы сон. рәхимсез жиһангир олысның исән калган халкын Самаркандка күчерергә, ә каланын үзен жир белән тигезләргә, анда арпа чәчәргә боера Әмма ничек кенә тырышма, кала хәтле каланы барыбер бөтенләй үк жимереп бетерү мөмкин түгел. Тарихчылар язганча, бу әмер барыбер ахырына кадәр үтәлеп житмәгән Әмма «хакан галижәнабларынын» боерыгы формаль яктан булса да жиренә жи ткерелгәндер дип уйларга кирәк. Кемнен башы белән түләсе килсен!
Шушы фажиганын шаһиты булган шагыйрь Әхмәд Үргәнче туган каласынын жимерелүе турында мондый юллар язып калдырган, алар Аксак Тимергә мөрәжәгать итеп язылган. Укучыга аңлашылсын өчен анын бүгенге татар теленә тәржемә ителгән вариантын китерәбез;
И залим вә кан эчүче, вә тәмуг утына ягасы башсыз.
Кайчангача агар Аму-Дарья белән Сыр-Дәрья тулы күз яше?' Үрләде күккә аһ-зар. илгә килде каза.
Бел шуны, килми калмас илдән сина жәза.
Куйга дип килгән бүре очрар чабан таягына.
Кем күтәрсә авыр таш. төшәр үзенең аягына.
Үргәнечкә чәчтердең арпа, шытып иген чыгар.- һәр башакның бөртегеннән сиңа үлем чыгар Зәһәр салучы ашыбызга ахыр үзе эчәр; Кара туфрак өстендә үзенә кәфен кисәр. Әхмәд аһын тынлап. Аглаһ сине тәмугка салыр; Дөньяда безгә дуслык, гаделлек шаһы калыр.—
дип шагыйрь үзенен тетрәндергеч һәм гүзәл шигырен тәмамлый. Анын тирән кайгы белән сугарылган сүзләре Бөек Ефәк юлында яткан борынгы каланын кара сөремле көннәрен күз алдына китереп бастыра.
Күзәтә башласаң, ил-дәүләтләрнең сәясәтендә кеше холкы-фигыленә охшаш күп төсмерләр, үзенчәлекләр табарга була. Ни өчен дигәндә, илләр белән аерым шәхесләр идарә итә. карарлар кабул иткәндә еш кына акыл бизмәне түгел, ә хисләр—нәфрәт, минминлек, үз-үзенә кирәгеннән артык ышану яисә якын-үз итү. авырга килсә дә. ярдәм кулы сузарга тырышу кебек гамәлләр чагылыш таба.
Бу очракта без Туктамыш ханның бернигә карамыйча Сәмәрканд әмиреннән үч кайтарырга омтылуын күрәбез. Хан тагын барлык олыслардан зур гаскәр жыя. шулай итеп. Шәрекъ тарихчылары язганча, «агач яфраклары белән яңгыр тамчыларыннан да күбрәк, исәбенә чыгып булмаслык гаскәр туплана».
Яу шул ук 1388 елның көзендә башлана. Туктамыш хан гаскәре Сыр- Дәрьяне кичеп чыгып, моннан өч гасыр элек Төркестан күгендә якты йолдыз булып кабынган суфи шагыйрь Әхмәд Ясәвинең туган каласы Ясәне. анын тирә-юнен бик нык талый Әмма барыбер яуны унышлы дәвам иттерә алмый. Беренчедән, кар явып, суыклар башлана. Кызык килеп чыга бит. әй. ярты гомерен шушы төбәктә үткәргән, остазы Тимер бәк ярдәмендә шушында хан булып күтәрелгән Туктамыш көзен яуга кузгалганда мондагы һава шартларын, бураннар башланасын белмәгәнме? Көздән сон суык кыш киләсен уйламаганмы9 Бу факт үзе үк ханның Хәрәзем өчен Тимер бәктән үч алырга ашкынуын, карарларны акыл белән түгел, хис-эмоциягә бирелеп кабул итүен күрсәтә шикелле
Икенчедән, Тимер бәк тә кул кушырып утырмый. Дөрес, бу вакытта анын янында гаскәр зур булмый, чөнки, гадәттәгечә, анын гаскәре кайда да булса сугыш алып бара һәм жиһангир. әлегә актив хәрәкәтләр башламыйча, аларнын килеп житүен көтә—башкаласы Сәмәркандны дошманнан саклый. Әмирләре дә шуны киңәш итәләр.
Тик үз биләмәләрен дошман атлары таптаганда Тимер бәкнең йөрәге түзеп торамы сон9 Бу хәлгә тизрәк чик куярга теләп, ул Туктамыш белән ныклап торып бәрелешергә була. Шулай барлык көчләрен бер йодрыкка туплап. Туктамыш хан өстенә ташлана һәм бик тиз унышка ирешә М Г Сәфәргалиев күрсәткәнчә, шушы сугышта Тимер бәк ягында мәрхүм Ырыс хан улы Күнче
карар өчендер, күрәсең Ләкин укучыда сорау туарга мөмкин: Тимер Котлык Идегәй мирзаның бертуган апасының улы. урысча әйтсәк, племяннигы түгелме сон? һәм ул, мантыйк буенча, абзасы Идегәй мирза белән Алтын Урда гаскәрендә булырга, Туктамыш хан ягында сугышырга тиеш иде кебек Тиешен тиеш иде дә.
Шулай итеп. Туктамыш ханның төп көчләре Сыр-Дәрьянең сул як ярына кысрыклап чыгарыла. Димәк. Тимер бәккә бераз хәл алырга, дошманнын кинәт һөҗүм итүеннән шикләнмичә, төп көчләрнең килеп җитүен көтәргә җай кала Чыннан да. бераздан ярдәм килеп җитә—Хорасаннан. Бәлхтән. Бадакшаннан. Хисардан һәм башка төбәкләрдән
1389 елнын кышында актив хәрәкәтләр, каты бәрелешләр булмаганга охшый Бары тик февраль ахырлары—март башларында гына Тимер бәк гаскәренең бер өлеше Сыр-Дәрьяне кичеп чыга. Туктамышка һөҗүм итә Аннан сон эзәрлекләргә тотына. Әлбәттә, тыштан күрсәтмәсә дә. эчтән затсыз Туктамышка җирәнеп караган, ана ярдәм иткәне өчен үзен кичерә алмаган Тимер бәк бу яуны тегенең тар-мар ителүе белән тәмамларга теләгәндер, шуна ирешү өчен барысын да эшләгәндер Әмма кайчакта вакыйгалар агышы җиһангирлар ихтыярыннан да көчле булып чыга.
Тимер бәк үзенең һәр очракта да мул кан агызып эш итүче гаскәрен Туктамыш хан өстенә ташлау өчен үзенә чакыртып алу белән яуланган җирләрдә җирле халык баш күтәрә башлый Дөресрәге, аңдагы әмирләр, бәкләр хакимиятне үз кулларына алырга омтылалар Хорасан белән Магулистан Тимер бәк кул астыннан чыгарга омтылыш ясый. Эшләр болайга киткәч. Самарканд әмиренә икенең берен сайларга туры килә йә Туктамышны эзәрлекләүне дәвам иттерергә, йә баш калкыткан өлкәләрне бастыру белән шөгыльләнергә Ул дала буйлап Алтын Урда гаскәрен куып йөрү урынына, үз йорты булган Мәвараэннәһергә якын өлкәләрдә тынычлык урнаштыруны тиеш таба
Туктамыш ханга килгәндә, бу яуларда ул бернәрсәгә дә ирешми дип әйтү хакыйкатьнең яртысын гына белдерү булыр иде Төптән уйламыйча кылыч тартулары аркасында ул хәтта булганын да югалта Хәрәзем харап ителә, шулай ук аның биләмәләренә кергән Сыгнак (Күк Урдада) каласын да югалта
Әлбәттә, ханның яудан хурлыклы рәвештә җиңелеп кайтуы, куып җибәрелүе тәхет тирәсендәге бәк-әмирләрдә ана карата булган ышанычны бик нык киметә Бу яу Туктамыш ханның сәләтсез, үзсүзле, төптән уйлап эш итә белмәүче буш куык адәм икәнлеген бик ачык күрсәтә.
һәм тәхет тирәсендә аның сәясәтеннән, эш-гамәлләреннән риза булмаган бер төркем аксөякләр хәрәкәткә килә
«Мангыттан азган Идегәй...»
айчакта сакланып калган кечкенә генә факт-хәбәр дә вакыйгалар агышын дөрес аңларга, зур нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә.
Алдагы бүлектә без Тимер Котлыкның 1388 елдагы яу вакытында Туктамыш хан гаскәрендә булмыйча, анын дошманы Тимер бәк (Аксак Тимер) ягында сугышуын әйтеп үткән идек. Бу фактны истә тоткан хәлдә, тагын бер хәбәргә игътибар шик. Анысы урыс елъязмаларында теркәлеп калган Анда
К
углан белән Тимермәлик хан улы Тимер Котлык та катнаша, дошманнын артына ™шеп> ДуК1амышнын төркем гаскәрен юк итә. Шунысына да игътибар итик: Тимер бәк аларны яуның беренче сафларына—маңгайга куйган була. Эштә сынап
тик менә көтмәгәндә Тимер бәк ягында сугышкан булып чыкты Бу нәрсәне аңлата сон9 Моны ничек аңларга9 Тагын шунысы да аңлашылып җитми Тимермәлик хан үтерелгәннән сон Идегәй мирза тәрбиясендә һәм яклавыңда калган яшь Тимер Котлыкны ничек итеп Идегәй мирза үзеннән еракка. Аксак Тимер янына җибәрде икән9 Монын өчен бик җитди сәбәпләр булырга тиеш Нигә яшь егетне анда озаткан да. үзе Туктамыш хан хезмәтендә калган9 Бу серне без алдагы бүлекләрнең берсендә чишәрбез Ә хәзергә кабат яу хәрәкәтләренә әйләнеп кайтыйк.
Идегәй мирзанын да, Туктамыш ханга хыянәт итеп. Аксак Тимерга качып китүе һәм шушы хәлдән сон ханнын алты бала табып биргән хатыны Тәүлинбикә ханишәне үтерүе хакында әйтелә
Безнен алда бер-берсенә бөтенләй бәйле булмаган ике факт тора кебек. Чыннан да. яшь-жилкенчәк Тимер Котлыкның Тимер бәккә хезмәткә күчүе белән Туктамыш ханнын хатыны Тәүлинбикәне үтерүе арасында нинди бәйләнеш бар'’ Сонгысы, гомумән, Туктамыш ханнын шәхси тормышына гына кагыла кебек Ләкин ашыкмыйк, ин элек ятим калган Тимер Котлыкның сонгы елларда гел абзасы Идегәй мирза канат астында яшәвен тагын бер хәтердә яңартыйк Шулай итеп. Тимер Котлык Аксак Тимергә күчкәннән сон бераздан Идегәй мирза үзе дә Сәмәркандка качып китә һәм, чыганаклар күрсәткәнчә, шуннан сон Тәүлинбикә ханишә үтерелә.
Алтын Урда гаскәренең сул кулы (корпус) белән идарә итүче гаскәр башлыгы Идегәй мирзаның Туктамыш хан кияве булуын да искә төшерик Шундый зур дәрәжәгә ирешкән зат, ханны ташлап, аның дошманына качып киткән икән, димәк, Туктамыш хан гаиләсендә дә, тәхет тирәсендә дә бик күп вакыйгалар булып узган дигән сүз. Идегәй мирза ханның гаилә әгъзасы, анын кияве бит Әле күптән түгел генә ул анын ышанычлы гаскәр башы, тәхетнең төп баганаларыннан берсе иде Шундый зат дошманыңа качып китсен әле! Димәк, үтерелгән Тәүлинбикә ханишә дә бу вакыйгаларда ниндидер роль уйнаган. Шунин өчен хан аннан үч алган булса кирәк. Бу очракта без Идегәй мирза фәкать Тәүлинбикә кызына өйләнгән булган дип фараз кыла алабыз. Алай гына да түгел, Тәүлинбикә хәтта гомеренә куркыныч янаган киявен кисәтеп, ана качып китәргә, шул сәбәпле башын саклап калырга да ярдәм итмәде микән дигән сорау да куя алабыз. Анын хан тарафыннан юк ителүе шул хакта сөйли кебек.
Кызганыч, бу вакыйгаларны яктыртучы хәбәрләр аз сакланган, аларны аерым фактларны жентекләп тикшерү, гомумиләштерү юлы белән ачыкларга туры килә.
Тәхет тирәсендәге ыгы-зыгы Туктамыш ханнын Күк Урдага йөргән унышсыз явы тәмамлангач та башланган булса кирәк. Бу анын Тимер бөк биләмәләренә икенче йөрүе Әлбәттә, ике тапкыр рәттән жиңелеп кайтуы кул астындагы бәкләр-мирзаларда ханга карата ышанычны нык какшатып кына калмыйча, кайберәүләрдә аны алыштыру уе да кузгаткан булса кирәк Тәхеткә лаеклы затлар бер Туктамыш кына түгел! Урыс чыганакларында ханнын нәкъ шушы вакытта ниндидер «Ози баба* исемле ханзадәне үтерүе, башларын саклап калу өчен берничә бәкнен Мәскәүгә качып китүе һәм олуг кенәзгә хезмәткә яллануы хакында хәбәр бар. Качып китүчеләрдән Бәхетхужа, Кадерхужа, Мәмәтхужа исемле аксөякләрнең (бертуганнар булса кирәк), кире Сарайга әйләнеп кайтудан өмет өзеп, хәтта православие диненә күчүләре дә хәбәр ителә. Юкса, алар елъязмага кереп тә калмаган булыр иде'
Икенче бер чыганакта, мәсәлән, Туктамыш ханга каршы фетнә оештырылуы, анда Бикбулат белән Хужаметдин угланнар, Бакшы, Тордычык, Даут бәкләрнең катнашуы ачыктан-ачык әйтелә.
Шулай да бу астыртын эшләр башында Идегәй мирза үзе торганга охшый Гомеренең сонгы көннәренә хәтле Туктамыш ханга (димәк, үзәк хөкүмәткә!) каршы көрәшкәне өчен дастан каһарманына кем әверелгән? Идегәй мирза! Алтын Урда дәүләтенең ярты өлешен күпме заман үз кулында кем тоткан9 Идегәй мирза! Ханга каршы үсеп чыккан оппозииияне житәкләрлек ин абруйлы, ин көчле шәхес кем9 Шул ук Идегәй мирза!
Туктамыш хан үзенен Ягайлога жибәргән ярлыгында да шул фактны телгә ала (1393 елда): фетнәчеләр (Аксак) Тимер белән бәйләнешкә кереп. Идегәйне анын хозурына озаттылар, аны мина каршы котырттылар, ди. Ни өчен Идегәй мирзаны9 Чөнки ул Самарканд әмирен яхшы белә, анын белән ничек сөйләшергә кирәген чамалый, карьерасы башланган вакытта Туктамыш белән икәүләшеп аңа хезмәт иткән кеше.
Аннан сон Идегәй мирзанын бары үзе генә белә торган яшерен планы да була, һәм бу план үз улы кебек якын кешесе—Тимер Котлык углан белән бәйле. Анын Тимер Котлыкны якын итүен, ана зур өметләр баглавын сонрак
булачак вакыйгалар тулысынча ачып сала. Хәзергә бу әле ният-хыял рәвешендә Идегәйнең уенда гына яши.
Без инде ни өчен Тимер Котлык кинәт Самарканд әмире ягында пәйда булды, аның гаскәрендә Туктамыш ханга каршы сугышты?—дигән сорау куйган идек. Инде менә ана җавап бирергә вакыт җитте Искә төшерик Тимер Котлыкнын атасын Тимермәлик ханны кем үтерде? Туктамыш хан' Ә Идегәй мирзаның атасы кем кулыннан һәлак булды? Шул ук Туктамыш хан кулыннан' Бу нәрсә турында сөйли—яшь Тимер Котлыкнын да. Идегәй мирзаның да Туктамыш ханны күрә алмаска, күңелләренең ин тирән җирендә ана карата дошманлык һәм нәфрәт сакларга хаклары бар. һәм бу шулай булган да! Дөрес. Туктамыш хан Алтын Урданын ике канатын да берләштергән, гаять көчәеп киткән елларда алар бастырылып яткан хисләренә ирек бирмәскә, аларны сиздермичә яшәргә мәҗбүрләр иде Тик уңышсыз яулардан сон ханнын абруе төшә башлагач, тәхет тирәсендәге аксөякләрдә Туктамыш хан алып барган сәясәттән ризасызлык барлыкка килгәч, баш калкыткач, яшеренеп яткан хисләр кабат уянган булса кирәк. Шунысын да онытмыйк: яшь Тимер Котлык—хан углы, чынгызый, анын да. Туктамыш хан кебек, тәхеткә чыгарга хакы бар. һәм ул анда утыра калса, берәү дә авыз күтәреп каршы сүз әйтергә җөрьәт итмәячәк Шулай булгач, ни өчен әле сәләтсез, дуамал, алдан күреп эш итә белмәүче Туктамышны яшь һәм тыңлаучан Тимер Котлык углан белән алыштырмаска?! Бу барысы өчен да уңай булыр иде. Идегәй мирза өчен бигрәк тә!
Тарихчы Әбелгази хезмәтендәге бер хәбәр моны тулысынча раслый кебек. «Тимер Котлыкнын йөрәге падишаһ булу ихтималын уйлап сыхтаңды. шуна күрә ул Туктамыш ханга каршы фетнә оештырды. Туктамыш аны тагып алып үтермәкче иде. тик Тимер Котлык качып өлгерде һәм Тимер бәк хозурына китте».—диелә анда. Әлбәттә, әле унсигезе дә тулмаган Тимер Котлыкнын Туктамыш ханга каршы фетнә оештыра алуына ышануы кыен. Шик юк. аның артында Идегәй мирза оештырган оппозиция торган Алар, астыртын эш йөртеп. Туктамыш ханны тәхеттән төшерү юлларын да уйлый башлаган булырга тиешләр. Ләкин мондый җаваплы эшкә керешкәнче Идегәй мирза, хакимият тирәсендә зур тәҗрибә туплаган, көтелмәгән борылышларны күп күргән зат буларак. Тимер Котлыкны җил-давыл тимәслек җиргә озатуны кирәк таба. Ә андый бердәнбер җир—Тимер бәк янында. Мәвараэннәһердә. Димәк, ул киләчәктә тәхет иясе булырга тиешле егетне, апасының улы Тимер Котлыкны шунда озаткан булса кирәк. Менә ни өчен 1388 елдагы яуда Тимер Котлык Алтын Урда ягында түгел, ә Тимер бәк гаскәрендә була, хәтта батырлык та күрсәтеп өлгерә. Абзасы тарафыннан ни өчен монда озатылуын ул белгәндер Барысы да алдан сөйләшеп эшләнгәнгә охшый, юкса, тарихчы Әбелгази. «Тимер Котлыкнын йөрәге падишаһ булу ихтималын уйлап сызланды —дип язар идемени Ул бит бу сүзләрне үзе уйлап чыгармаган, конкрет вакыйгаларга таянып яисә берәр чыганактан файдаланып теркәп калдырган
Димәк. Идегәй мирза бу эшкә мәсьәләнең алдын-артын уйлап керешкән, вакыйгалар икенче юнәлеш алган очракта Тимер Котлыкка хәвеф янамасын өчен барысын да алдан кайгырткан. Ул бит Тимер Котлыкны туганы булганы өчен генә сакламый, егетнең исән-имин калуы Идегәй мирзаның үзе өчен дә үтә мөһим мәсьәләгә әверелә. Тимер Котлык углан хан тәхетенә утырса, хан янында үзенең кем буласын ул бик әйбәт белә. Хәлләр ул уйлаганча барса. Тимер Котлык анын үз бәхете, үз киләчәге дә түгелмени.’! Шуңа күрә Идегәй мирза Тимер Котлыкны күз карасыдай саклый
Әмма аларнын ханга каршы фетнә оештырулары көтмәгәндә ачылып китә һәм Идегәй мирзага ашыгыч рәвештә Самарканд тарафына качып китәргә туры килә Монысы инде чыганаклар белән расланган тарихи факт Туктамыш ханның хатыны Тәүлинбикәнең Идегәй мирза качып киткәч үтерелүе дә бик аңлашыла Күрәсең, ул ханнын аны юк итәргә җыенуын кияве Идегәй мирзага әйтеп өлгергән Тарихи фактларны җентекләп тикшергәндә, кайчак менә шундый катлаулы төеннәр дә ачылып китә.
Әйе татар тарихының кызыклы дәвере булган Алтын Урда тарихында Идегәй мирзаның роле ифрат зур Мәгълүм бер чорда вакыйгалар агышы аерым шәхесләрнең үзара мөнәсәбәтенә бәйле рәвештә бара Мисал өчен, шу i ук
в. «к. у • м з
Туктамыш хан белән Идегәй мирза тарихына күз салыйк.
Идегәй мирза 1352 елда мангыт (ак мангыт) ыруының Балтычка би («Идегәй» дастанында анын исеме ни өчендер Котлыкыя би дип бирелә) гаиләсендә дөньяга килә. Ә мангыт ыруы, тарихта билгеле булганча. Мангышлак белән Арал диңгезе. Жаек арасындагы җирләрдә яшәгән Ә Туктамышның атасы Туйхуҗа би шушы төбәкнең идарәчесе булган. Моннан нәрсә килеп чыга? Шундый каршылыкларга кергән бу ике шәхес якташлар икән бит Алар яшьтән үк бер-берсен белеп, аралашып үсәләр, бергә буын ныгыталар, киң далага да бер үк вакытта чыгалар. Күк Урдада барган сугышлар вакытында икесе дә Тимер бәк ягына күчә. Туктамыш соңрак хан булып күтәрелгәч. Идегәй дә өлешсез калмый, ана да тәхет тирәсендә лаеклы урын табыла. Ә инде Туктамышның кызына да өйләнеп алгач, гомумән, абруе үсеп, хәзергечә әйтсәк, сопиаль статусы ныгып китә.
Әмма бу ике шәхес арасында, олы юлга аяк баскан чакта ук. зур каршылык үсеп чыга. Без аны алдарак инде телгә алып узган да идек, инде җентекләбрәк тикшереп карыйк
1378 елда Күк Урдада барган көрәшләр вакытында Тимермәлик хан Туктамыш тарафыннан үтерелә. Ханның өлкән әмире Балтычка да Туктамыш кулына төшә. Иделдән көнчыгышта яткан җирләрнең хуҗасына әверелгән Туктамыш хан Балтычка бинең зур акыл иясе, дәүләт эшләрендә үтә дә тәҗрибәле, идарә эшләрендә файдалы зат булуын белә һәм аны үз ягына аударырга омтыла. Ул аңа мондый тәкъдим ясый: «Әгәр дә. мине үзеннен ханын дип танып, бигать бирсәң, гомереңне саклап калу гына түгел, чал башыннан бер чәч бөртеге дә төшмәс Бу очракта мин сине, үземнен якын кешем итеп, идарә эшләренә билгеләрмен*.—ди хан.
Моңа каршы Балтычка би: -Ханым Тимермәлик исән чакта мин абруйлы әмир булып яшәдем. Хәзер кулларым бәйле булмаса. сине ханым тәхетендә күргән бу күзләремне чокып чыгарыр идем. Әгәр дә миңа изгелек кыласың килсә, башымны чабып өзәргә боер, башымны ханым башына, гәүдәмне анын гәүдәсенә каплап куярга куш. Анын асыл гәүдәсе болай кадерсез ятарга тиеш түгел».—дип җавап бирә. Ягъни туры йөрәкле Балтычка би хыянәт юлына басмаячагын ханның йөзенә бәреп әйтә
Әлбәттә, бу—Балтычка бинең соңгы сүзләре була. Ул шунда ук үтерелә Шик юк. үлем сәгатен каһарманнарча каршылый белгән ата улы Идегәй өчен гомерлек үрнәк—бөек үрнәк булып калгандыр.
Бу вакытта Идегәйга егерме җиде яшь. Шушы елдан аның өчен гомер буена сузылган шәхси фаҗига башланып китә. Аның эзе Идегәй язмышында гына түгел, бөтен Алтын Урда дәүләте тарихында да ап-ачык ярылып ята.
Алтын Урда калаларына сәяхәт кылган тарихчы Ибне Гарәпшаһ Идегәй мирзаның иң дәрәҗәле вакытта, дәүләтнең бер канатын үз кулында тоткан чагындагы портретын менә нинди сүзләр белән тасвирлый:
«Идегәй,—дип яза ул,—урта буйлы, каратут йөзле, тыгыз тәнле, батыр йөрәкле, куркыныч карашлы, әмма бик матур һәм мөлаем итеп елмая да белүче, искиткеч сизгер, зирәк һәм тапкыр телле кеше. Укымышлы һәм дәрәҗәле адәмнәрне бик якын итә. Төрле дәрвишләр, фәкыйрьләр, дин әһелләре белән аралашырга ярата, алар белән үзен бик гади тота, уен-көлкеле сүзләр әйтеп сөйләшә. Шуның өстенә ул ислам кануннарына бик зур ихтирам белән карый, уразаны бер дә калдырмый, төннәрен дә намазга тора. Коръән вә хәдисләрне үзенең Аллаһы Тәгаләгә булган мөнәсәбәтендә төп корал итеп саный».
Бу өзектә Идегәйнен тәмам җитлеккән, дан-шөһрәтнең иң югары ноктасына житкән чагында алган бәясе китерелә. Шуннан чыгып фикер йөртсәк, безгә анын атасы Балтычка би үтерелгән вакыттагы халәтен күз алдына китерү дә артык кыен булмас шикелле.
Әлбәттә, ул яшьтән булдыклы, зирәк, теләсә нинди эшне җиренә җиткерел тиз арада башкара белүче егет булып үскән. Моңа анын гади гаиләдән чыкмыйча, би улы булуы да ярдәм иткәндер. Идегәйнен тиз арада күтәрелүе аның, чыннан да. батыр йөрәкле, зирәк акыллы, алдын-артын уйлап эш итә белүче нык холыклы һәм. ин мөһиме, оста оештыручы-лидер булып үсүе хакында сөйли Шуна күрә ул тиз арада үзенә игътибарны җәлеп итә.
сәләтләре, актив эшчәнлеге белән күпләрдән аерылып тора. Шушы сыйфатлары ана Тимер бәк хозурына баргач та үз урынын табарга ярдәм иткәндер.
Шулай да. азасының гомере Туктамыш хан кулыннан өзелүе аның язмышына күләгә төшерми калмый. Шул күләгәдән чыгу, хан белән араны җайлау, чын-чынлап анын ышанычын яулау, якын кешесенә әйләнү өчен зирәк һәм хәйләкәр Идегәй мирза нинди дә булса көтелмәгән адым ясарга тиеш иде һәм ул аны ясый да—ул Туктамыш ханнын кызына өйләнә, анын киявенә әверелә. Бу никахта мәхәббәт хисләренә караганда, исәп-хисап зуррак булмады микән * Шушы алымы аның үсү-күтәрелүен дә тәэмин итә. Дөрес, моның өчен анын үзенә дә нык тырышырга, алны-ялны белмичә хан йомышында йөрергә туры килгәндер Әмма ни генә булмасын. Идегәй мирза бераздан ханнын ин абруйлы, иң җаваплы боерыкларын башкаручы төп әмирләрнең берсенә әверелә. Алтын Урда гаскәренең сул кулы белән идарә итә башлый
Ләкин болар бит тормышның кеше күз алдында үтә торган тышкы ягы. шәхеснең җәмгыятьтә тоткан урыны гына Әле күңел дөньясы бар Идегәйнең үз-үзенә биргән бәясе, хыяллары-идеаллары бар. Шик юк. бу бәя бик югары булган. Бу хакта ике төрле фикер була алмый, чөнки Идегәй мирзаның тормыш юлы. мәмләкәт тарихында калдырган тирән эзе шул хакта сөйли.
Әлбәттә, ул үзен күпләрдән өстен тойган, үзенең кем икәнлеген бетеп яшәгән. Көчле, горур шәхес буларак, башкаларга булган мөнәсәбәтен артык яшереп тә тормагандыр дип әйтә алабыз. Гадәттә, андый кешене яратмыйлар, аннан көнләшәләр һәм куркалар. Жде чыккан саен астыртын гайбәт тә тараталар, яла ягалар, төрлечә зыян салырга тырышалар. Андый шәхеснең түрәләр безән дә мөнәсәбәте катлаулы була. Бу очракта Идегәй мирзадан югары торучы бердәнбер зат—Туктамыш хан үзе. Аларның мөнәсәбәте артык җылы булгандыр дип күз алдына китерүе кыен. Дөресрәге, бер-берсенә кирәкле кешеләр буларак, алар билгеле бер чикне чыкмыйча, якынаймыйча һәм ерагаймыйча дәүләт эшләрен бергәләп тарткан булырга тиешләр. Бу хәл «Идегәй» дастанында да чагылыш таба. Агасын үтергән кешегә, ул хан булса да. аның йөрәге ничек эреп китсен Ләкин нишләмәк кирәк күктә Ходай, җирдә хан дигәндәй, беркая да китеп булмый—әлегә замана Туктамышныкы. Телисенме, юкмы-дөнья көтәргә кирәк
Бер караганда. Идегәй мирзаның бер дә язмышка үпкәләр жире юк Ул хан кияне. андый бәхет бик сирәк кешегә тәти Шуңа күрә билгеле бер чиккә кадәр Идегәй мирза язмышы белән килешеп, ана риза булып яшәгәнгә охшый Ә Туктамыш хан аны гаҗәеп эшлекле һәм булдыклы булганы өчен югары бәяләгән, дәүләт эшләрендә файдаланган Әлбәттә, хан Идегәй мирзаның үзеннән сәләтлерәк тә, зирәгрәк тә икәнен белеп яшәгән, һәм шул сәбәпле мирзадан бераз шүрләп тә куя торган булгандыр. Ә бу очракта араны бозу өчен бер гайбәт жибәрү. яла ягу да җитә, һәм хан тирәсендәге вак халык, көнчеләр ахыр чиктә Туктамыш хан белән Идегәй мирзаның арасын тәмам бозуга ирешәләр Шулай гаскәр арасында абруйлы, нык холыклы, зирәк һәм астыртын- хәйләкәр Идегәй мирза хан өчен куркыныч бер фигурага әверелә Моны Туктамыш хан бик тиз аңлап ала. аны дәүләт эшләреннән читләштерү планына керешә Димәк, берәр ыгы-зыгы килеп чыкканда һәр нәрсәгә үз фикере булган Идегәй мирзанын көтелмәгән адым ясау мөмкинлеген Туктамыш хан дөрес чамалаган Рас шулай икән, бәладан башаяк дигәндәй, хәтәр кияүдән шзрәк арыну хәерлерәк, дип фикер йөрткән булса кирәк Туктамыш хан
Әлбәттә инде, андый нәрсәләргә үтә дә сизгер Идегәй мирза да кул кушырып утырмый—ханга каршы астыртын эш алып бара Тик әйтелгәнчә, бу фетнә көтелмәгәндә ачылып китә һәм кияү кеше тәвәккәл адым ясарга мәҗбүр була Шулай ул Туктамыш ханнан качып китә (1389) Билгеле, ул әлеге адымны чарасызлыктан ясалган вакытлы бер чигенү дип кенә карын Башкача була да алмый Анын бит ныклап уйланган генераль планы бар. Тимер Котлык бар Ул аны әле Сарай тәхетенә утыртачак Монын өчен барысын да эшләячәк
Чыганаклардан күренгәнчә. Туктамыш ханга каршы баш калкыткан оппозициядә Идегәй мирзадан башка Бикеш. Тордычык Бирде. Даут мирза һәм Идегәйнең абыйсы Иса бөк кебек затлар да булган Астыртын эшләр беленгәч, кайберләреиен юк ителгән булуы да бик ихтимал
Аксак Тимер: тәхеткә чыгу сәнгате
Чагатай олысында
ксак Тимер 1335 елла барлас (монгол) ыруының Тарагай атлы әмир гаиләсендә туа. Кайбер риваятьләрдә туган чакта ук анын чәче чал булган, ә йомарланган уч төбендә оешкан кан төере күргәннәр диелә Моның соңрак уйлап чыгарылган тарихи риваять булуы да бик ихтимал Чыңгыз хан турында да шундый ук риваять саклануын искә төшерик. Аксак Тимернең ифрат күп кан коюлар белән бәйле бихисап яулары, кешелек хәтеренә кереп калган мәшһүр эшләре, ярты дөньяга таралган даны-шөһрәте. адәмнәр башына сыймаслык рәхимсезлекләр кылуы моның сәбәпчеседер, шәт. Адәми затның бит мондый гамәлләрне ничек тә аңлыйсы килә. Ә туганда ук чал чәчле, учы канлы нарасыйның язмышында ниндидер яшерен көчләрнең роль уйнавы—барлык сорауларны да берьюлы хәл итә сыман Бу очракта адәм баласына бары тик күзләрен күккә текәргә дә аптыраганнан кулларын жәяргә генә кала.
Ә бит мәсьәлә гаять җитди—андый шәхесләрнең көтмәгәндә тарих мәйданына килеп чыгуында, чыннан да. кеше аңлап җиткерә алмаслык ниндидер сер бар кебек. Бу очраклы хәл. язмыш шуклыгы гына булмаска тиеш. (Хәер, урыс язучысы Даниил Андреевның -Роза Мира» дип аталган эзотерик хезмәтендә мондый сорауларга да жаваплар табарга мөмкин Без укучыларны шул гажәеп тирән мәгънәле хезмәт белән танышырга чакырабыз) Аксак Тимер, ягъни Тимер мирза барлас ыруыннан чыккан, дидек. Бу монгол ыруы Мәвараэннәһергә ничек килеп урнашкан соң? Моның кызыклы гына тарихы бар һәм аны ачыклап китү безгә җиһангирның нинди традицияләрне дәвам иттерүче булуын аңларга ярдәм итәр.
Чынгыз хан үзе исән чакта ук яулап алынган һәм яулап алыначак җирләрне өч улы—Тули. Чагатай һәм Жучиларга мирас итеп калдыра. Ә дүртенче улы Үтедәй төп тәхеттә Монголиядә кала. Шул җирләрдән Төркестан. Мәвараэннәһер һәм Хәрәзем Чагатайга тия Шул рәвешле гаять зур Чагатай олысы барлыкка килә. Бу олысның көнчьнышындагы далаларда күчмәләр яшәсә. Аму-Дәрья белән Сыр-Дәрья елгалары арасында урнашкан Мәвараэннәрһердә борын-борыннан халыклар утрак тормыш алып барганнар. Анда бай шәһәрләр күп. сәүдә, һөнәрчелек, мәдәният чәчәк ата. Бөек Ефәк юлы шушы төбәктән уза. транзит сәүдәсе калаларга зур табыш китерә.
1251 елда Монгол империясенең башкаласы Каракорымда булып узган корылтайда Алтын Урда ханы Бату булышлыгы белән Чыңгыз хан оныгы Мөнке бөтен империянең төп ханы—каган итеп сайлана һәм тәхеткә чыга. Бераздан Үгедәй белән Чагатай варислары Мөнке каганга каршылык күрсәтә башлыйлар. Көрәш кабынып китә. Үгедәй белән Чагатай варисларыннан байтак кеше юк ителә. Шул сәбәпле Чагатай олысының бер өлеше булган Мәвараэннәһер—Алтын Урда ханы Батуга, ул үлгәч. Бәрәкә хан кулына күчә Мөнке каган заманында (1251 — 1259) аның туганы Хулагу хан Иранны яулый. Багдад шәһәрен басып ала (1258). Габбасыйлар нәселен юк ите Тәбриз каласын үз дәүләтенең башкаласы итеп сайлый. Шулай Алтын Урда күршесендә ана дошманлык саклаган Хулагу хан дәүләте барлыкка килә.
Сәяси вәзгыять үзгәрүдән файдаланып. Чагатай варисларыннан Алгуй хан Мәвараэннәрһерне Алтын Урда ханнары кулыннан кире тартып алуга ирешә. Шулай итеп, мәдәниятле Мәвараэннәрһер калалары кабат күчмә монголлар кулына күчә. Ләкин аларны утрак тормыш, анда ныклап тамыр жөйгән ислам дине бөтенләй кызыксындырмый—бары тик калалардан, эшкәртелгән җирләрдән тиешле салымнар гына вакытында җыелып, аларга тапшырылып торсын Алар Мәвараэннәрһерне Масудбәк атлы бер әмиргә идарә итәргә тапшырып, үзләре аның эшләренә кысылмаска тырышалар.
Әмма вакыт үз дигәнен эшли тора бит ул. Тора-бара Чагатай варисларыннан булган кайбер ханнар шәһәрләр йогынтысына бирелә, мөселман
А
мәдәниягенә. ислам диненә тартыла башлый Тарихчылар билгеләп үткәнчә, шундыйларның берсе булган Мөбәрәкне хан итеп күгәрү тантанасы, мәсәлән, гадәттәгечә Жидесу төбәгендәге Или елгасы үзәнендә үткәрелмичә, утрак тормыш чәчәк аткан Мәвараэннәрһердәге Ангрен суы буенда уздырыла Тарихта булмаган хәл. йоланы бозу. Бу инде Чагатай йортыннан чыккан кайбер ханнарның күчмә тормышка караганда баи калаларны якынрак күрүен, үз итүен күрсәтүче ап-ачык билге була.
Инде кабат Тимер мирза тарихына әйләнеп кайтыйк. Анын туган барлас ыруы Мәвараэннәрһергә нәкъ менә шушы чорда Мөбәрәк хан белән күчеп килә Һәм Кашка-Дәрья үзәнендә урнашып кала. Шушы ук елларда бирегә жалаир ыруы да күчеп утыра Алар яшәү урыны итеп Ангрен елгасы буйларын сайлыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, күчеп утырган монгол ырулары, әле Жядесуда яшәгән чакта ук. шактый төркиләшеп өлгергән булалар. Яна җирдә исә бу процесс тагын да тизрәк бара һәм берничә буын алмашуга алар инде монгол телен бөтенләй оныталар Тимер мирза, мәсәлән, монгол телен инде бөтенләй белми, анын каравы төркичә һәм тажикча бик оста сөйләшә
Күреп торабыз, бай шәһәрләр йогынтысы Чагатай йортын эчтән таркатырга тотына, анда ике фирка-партия барлыкка килә Берәүләре борыннан килгән дала йоласын сакларга, ана тугры калырга, ата-бабадан килгән гадәт буенча, бозыклык оясы булган калалардан ерак яшәргә чакырса, икенчеләре исә кала тормышының уңайлыкларын татып өлгергән, транзит сәүдәсе аша кулга агылып кергән байлыкнын нәрсә икәнен күргән, унайлы һәм матур итеп жиһазландырылган сарайларга, мунчаларга, чылтыр-чылтыр килеп арыклар агып торган жимеш бакчаларына күнеккән, искиткеч назлы жария кызлар, музыкантлар, шагыйрьләр, мөселман илләреннән килгән зыялылар белән аралашуны кырыс дала тормышына алыштыру акылсызлык дигән фикерне үзләштергән була. Шулай итеп. Чагатай йортында тормышка ике төрле карашта булган халык барлыкка килә Җидесу монголлары иркә тормышка ияләшкән Мәвараэннәһер халкын өнәмәсә, утрак тормыштагы Мәвараэннәһер халкы дала батырларының тупаслыгыннан, гыйбадлыгыннан көлә торган булып китә. Бу хәл табигый рәвештә Чагатай олысынын киләчәктә ике мөстәкыйль өлешкә бүленүенә китерә Әлбәттә, бу процесс акрынлап, үз жае белән бара, һәм Тимер мирза тарих мәйданына чыккан чакта Магулистан белән Мәвараэннәһер. чыннан да. ике мөстәкыйль ил төбәк рәвешендә яши Өстәвенә, бу вакытта Мәвараэннәһерне бер йодрыкка туплап торырлык көчле шәхес тә булмый, эреле-ваклы идарәчеләр бер-берсе белән дошманлашып, үзара тарткалашып, берәүгә дә баш бирмәскә тырышып, ирекле сәясәт алып барырга омтылыр Шулай XIҮ йөг уртасында, үзара тарткалашу ларга чик куеп, бөтен Мәвараэннәрһерне берләштерүче шәхескә тарихи нхтыяж туа Мәйданга Тимер мирза фигурасы калкып чыгу язмышның барлыкка килгән әлеге ихтыяжны канәгатьләндерүе булгандыр, дип уйларга кирәктер
Юлбасар мирза
гътибар итик, сонрак чорда Тимер мирза хозурында яшәп, анын тормыш юлын, әмерләрен, яулар көндәлеген язып барган рәсми тарихчыларның хезмәтләрендә жиһангирнын яшь чагы турында без мәгълүматлар таба алмыйбыз Анын тормыш юлын тасвирлау 1360 елдан гына баштана Ә бу вакытта Тимергә инде 25 яшь була Нәкъ шушы елда анын тормышында кискен борылыш була Эш шунда ки. В60 елда Магулистан ханы Туглук Тимер таркау яткан (димәк, көчсез') Мәвараэннәһерне злеккечә Чагатай олысына кигереп кушу өчен бирегә яу белән килә Тик ул вакыйгаларга күчкәнче жиһангирнын яшьлеген бераз яктыртып китү дөрес булыр дип уйлыйм.
Билгеле булганча. Тимер мирзанын вафатына бер ел калганда, ягъни 1404 елда. Кастилия короле Герих III тарафыннан Сәмәрканлка Рюи
И
Гонзалес де Клавихо җитәкчелегендә илчелек килә. Тимер мирза илчелекне бик җылы кабул итә Клавихо Тимер мирза белән берничә тапкыр күрешә, әңгәмәләр кора, анын турында һәр ишеткән-белгәнен теркәп бара, башка калаларда да була, күп кеше белән сөйләшә. Кыскасы. 1404 елда илче тулысынча диярлек Тимер мирза хозурында яши. күп мәгълүмат җыя Һәм. тарихчылар фикеренчә. бу гаять күзәтүчән һәм зыялы кешенең язганнары дөрескә туры килә икән.
Тимер мирзаның ялагай тарихчылары язмаганны шушы испан илчесе теркәп калдырган. Бу очракта безне җиһангирның яшь чагы кызыксындыра Тимер мирза яшьтән үк ишләре арасында башлык-лидер сыйфатлары белән аерылып торган, кыю һәм тәвәккәл булганы өчен барлас ыруы яшьләре ана тартылганнар. Шулай бер төркемгә тупланып азгач, яшьләр төрлечә «шаяра* башлаганнар. «Ул үзенең дүрт-биш нөгәре белән күршеләреннән бер көнне сарык, икенче көнне сыер чәлдерә башлаган».—дип яза Клавихо. Ә инде аның төркеме үсә төшкәч, яшь Тимер углан күршеләренә барынтыга да йөри, үткән-сүткән кәрваннарны да тазаштыра. Ләкин ул беркайчан да саранлык-кысмырлык күрсәтмәгән, тапкан матын нөгәрләре белән тигез бүлешкән Бер яктан, бу анын абруен күтәрсә, икенче яктан, яңа кешеләрне дә ана тарткан Шулай аның төркеме (аны банда дип тә атап булыр иде!) 300 кешегә хәтле үсә. «Шул кадәр жайдак җыелгач, ул (Тимер) төрле җиргә барып, нәрсә туры килсә шуны урлау, талау белән шөгыльләнә, юлга чыгып, сәүдәгәрләрнең дә малларын тартып ала торган булып китә»,—дип өсти Клавихо.
Мәсьәләнең бу ягын белгәннән соң. анын рәсми тарихчыларының, авызларына су капкандай, ни өчен җиһангирның яшьлеге хакында берни язмавын анлый башлыйсың. Сон. Тимер мирза яшьлегендә юлбасар булган икән ләбаса! Бу хакта язу өчен ничек кулга каләм алмак кирәк...
Клавихо үзенең язмаларында Тимер мирзаның аксаклыгын да телгә алып уза һәм шундый хикәя китерә Бер төнне Тимер мирза аркадашлары белән бер көтү сарыкны урлап алып кайтмакчы була. Бу вакыт мал хуҗалары килеп чыга да бәрелеш башлана. Тимер мирзаның байтак егетләре үтерелә, үзен дә атыннан сөйрәп төшерәләр, ун аягын, ике бармагын яралыйлар. Шул вакыйгадан соң ул гомергә аксак булып кала. Шунысы кызык: бу вакыйгаларны күренекле тарихчы Ибне Гарәпшаһ та үзенең Тимер мирза турындагы хезмәтендә китерә. Ул 1388 елда Димәшкъ шәһәрендә туып. 12 яшьлек малай чагында Җиһангирга әсирлеккә төшә. Сәмәркандка алып кителә. Үз гомерендә ана күп җирләрдә, шул исәптән Хәрәземдә. Алтын Урда калаларыннан Сарайчыкта. Хаҗитарханда. Сарайда. Кырымда булырга туры килә. Узгынчы адәмнең гайбәте дип. без Клавихо хикәясен әле игътибарсыз да калдыра алган булыр идек, ләкин аксаклыкның сәбәбе турындагы шул ук сүзләрне гомерен Мәвараэннәһердә уздырган, андагы хәлләрне яхшы белгән Ибне Гарәпшаһ та кабатлагач, ышанмаска хакыбыз юк. Димәк, дөресе шул!
Хан хезмәтендә
арихта эз калдырган шәхесләрнең тормыш юлын күздән кичергәндә, без даими кабатланып торучы бер күренешкә тап булабыз; аларнын һәркайсына гомернең ниндидер бер дәверендә зур каршылыкларны җиңеп чыгарга, моның өчен гаять күп көч-куәт сарыф итәргә, тырышлык, түземлек, ихтыяр көче күрсәтергә туры килә. Тимер мирза тормышында исә андый чор 1360 елда башлана. Әйтелгәнчә, шушы елда Магулистан ханы Туглук Тимер таркау яткан Мәвараэннәһергә бәреп керә. Монда ана каршылык күрсәтерлек бер әмир да табылмый. Ул шулай Кашка-Дәрья үзәненә үк килеп житә. мондагы җирле идарәче Хаҗи Барлас та ана каршы тора алмый.
Белгәнебезчә. Кашка-Дәрья үзәне Тимер мирзанын туган җире, анын ата-бабалары бирегә моннан бер гасыр элек Җидесудан күчеп утырган.
Т
Беренче яуда каршылыкка очрамаган Туглук Тимер хан бер елдан Мәвараэннәһергә яуны кабатларга була. Нигә әлеге бай төбәкне бөтенләй үзеннеке итмәскә'* Табигый, бу юлы да ана зур каршылык күрсәтүче табылмый Ә Хажи Барлас гомумән. Харасанга качып китүне кулайрак күрә.
Аксак Гимернең үзе исән чакта язылган биографиясендә бу хәлләр менә ничек яктыртылган: “Мина 31 яшь тулды—диелә анда—Чыңгыз хан оньиы Туглук Тимер Чете (Магулистан) өлкәсендә хан иде Көннәрдән бер көнне ул Мәвараэннәһерне яулап алырга теләде, шулай Сыр-Дәрья буена Ходженттан ерак булмаган. Хак дип йөртелгән бер жиргә килеп урнашты да анда зур гаскәр туплады Туглук Тимер мина. Хажи Барласка һәм әмир Баязидка ярлыклар юллады. Бу ярлыкта, әйтергә кирәк, каршы килү мөмкинлеге калдырылмаган тон белән шундый әмер язылган иле «Мин Туглук Тимер хакан, хакан углы, сина шуны боерам—тиз арада халкын белән мина килеп кушыл».
Кыскасы, боерык алып. Хажи Барлас куркуга төште һәм кинәш сорап мина мөрәҗәгать итте Мин ана бөек хакан белән араны бозмаска, буйсынып, анын карамагына барырга, шулай хаканның күңелен яулап алырга кинәш иттем Хажи Барлас киңәшемне тотмады, халкы һәм бөтен мал-мөлкәте белән дәрья аша кичеп. Харасанга китеп барды. Әмир Баязид исә халкын ияртеп, зур бүләкләр белән Туглук Тимер хозурына юнәлде. Мин үзем дә Туглук Тимер хакан өчен бүләкләр әзерләргә керештем, тик бу вакыт атам әмир Тарагай бик нык авыртып китте, шул сәбәпле мина атам янында калырга, вафатына кадәр аны багарга туры килде. Аннан сон агамны бер изге кабере тирәсенә зурлап жирлөдем. Шул көннәрдә Туглук Тимердән мина тагын бер ярлык килеп төште. Ул мине кабат үзенә чакыра иде Әмма ыруым Туглук Тимергә буйсынырга теләмәде, синен кул астыңда илдә тынычлык урнашты, кирәк булса без кулга корал тотып бәйсезлегебезне саклап калырга әзербез. дип белдерде Мин аларга «Безгә Туглук Тимер белән бозылышырга һәм аңа каршы баш күтәрергә кирәк түгел, ана буйсынудан башка чара юк».—дип җавап бирдем
Шулвакыт миңа Хажи Мәхмүд Шаһ идарәсендәге Туглук Тимер гаскәре бирегә габа хәрәкәт итә дигән хәбәр җиткерделәр. Мин тиз арада халкымны тупладым да бүләкләр белән Туглук Тимерне каршы алырга, ана үземнең буйсынуымны белдерергә ашыктым ■>
Аксак Тимер үзенең хан белән очрашуын болай тасвирлый: «Мин Туглук Тимер өчен әзерләгән бүләкләремне ана Ходжент тирәсендәге далада тапшырдым һәм ул минем буйсынуымнан бик канәгать калды. Бер көнне ана алда барган гаскәр башлыкларының Мәваразннәһер халкыннан байтак мал-мөлкәт тартып алуын килеп әйттеләр. Туглук Тимер тартып алынган әйберләрне ияләренә кире кайтарырга боерды Ханның мондый әмерен гарьлек дип кабул иткән Магулистан әмирләре ана каршы баш күгәрделәр. Бу хакта ишеткән Туглук Тимер, авыр хәлдән ничек чыгарга дип. миннән кинәш сорады Мин ана кире Чете (Магулистан) өлкәсенә китәргә кинәш иттем Киңәшне ул хуплады һәм мине Мәваразннәһердә идарәче итеп калдырып, шул хакта ярлык та биреп, үзе Чете өлкәсенә кайтып китте Шул көннән минем көчем-куәтем арта башлады, мин Мәваразннәһернен барлык калаларын кулга төшердем һәм Шәһрисябзга юнәлдем»
Бу өзектә Тимер мирза тормышындагы кискен борылыш вакыты тасвирланганга без аны тулысынча китердек. Шулай итеп, ул зирәк сәясәтче булуы аркасында кинәт зур дәрәҗәгә ирешә Ләкин моңда кайбер төгәлсезлекләр дә бар шикелле Текстта Тимер мирза исеменнән: «Мина 31 яшь гудды» дип Әйтелсә дә (алай булганда вакыйга 1367 елга карар иде), шәркыятьче- тарихчылар В Бартольд белән А Якубовский әлеге вакыйга 1361 елда булган дип саныйлар Ә 6v вакытта Тимергә 25 яшь кенә Автобиография Тимер мирза хакимиятенең соңгы елларында язылып, вакыйгаларның төгәл елы анын хәтерендә буталган булуы ла мөмкин
Аннан сон бу елла Туглук Тимер хан ана бөтен Мәвараэннәһерне калдырмыйча, бары тик качып киткән Хажи Барлас биләмәсен-Кашка-Дәрыт
вилаятен генә идарә итәргә тапшыра. Автобиографиядә әйткәнчә, шушында ныклап тамыр жибәрү. ныгу ана соңрак бөтен Мәвараэннәһер калаларын кулга төшерергә ярдәм итә. Кыскасы. Туглук Тимер хан ягына чыгу Тимер мирзага киләчәктә канат жәеп очар өчен бер трамплин ролен уйный.
Ул шушы чорда үзенә югарырак күтәрелергә ярдәм иткән әмир Хөсәен белән дә таныша Хөсәен—Казаган бәкнең оныгы була. Чынгызый булуына карамастан, анын бабасы Казаган бәк үзен беркайчан да хан итеп күтәрттерми. Алтын Урданын Мамай һәм Идегәй мирзалар кебек, тәхеткә күндәм ханнарны куеп. Мәвараэннәһердә алар исеменнән идарә итә (1346—1358). Аның вафатыннан сон бу төбәктә көчле хаким калмый. Шулай Тимер мирза абруйлы чынгызый әмир Хөсәен белән якыная, хәтта анын сенлесе Улжай Теркен-агага өйләнеп, анын белән туганлашып та китә Чыңгыз нәселе белән туганлашу анын абруен үстереп жибәрә Әмир Хөсәен исә Бәлх каласы һәм шул исемне йөрткән вилаятьнен бер өлешен кулында тота. Шулай Мәвараэннәһердә ике гайрәтле әмир барлыкка килә. Дөрес, булачак вакыйгаларга күз ташласак, бу берләшү-нең нигезендә ниндидер зур эшләр башкару нияте ятмавын күрәбез. Хөсәен белән Тимер мирзаны болганчык һәм хәтәр заманда бер-береңә терәк булу ихтыяжы гына берләштергән, ахрысы
Кашка-Дәрья вилаятен кулдан ычкындырган Хажи Барлас үз биләмә-ләренә хужа булган Тимер мирзаны куып жибәрү өчен төрле чаралар күрә башлый. Автобиографиядә бу хәлләр менә ничек тасвирлана: «Мина билгеле булганча, әмирләр Хажи Барлас белән Баязид (жалаир ыруыннан), үзара илчеләр алмашып, көч берләшү һәм мине үтерү өчен килешү төзегәннәр Ә бит әмир Хажи Барлас мина туган тиешле кеше!
Мин ана хат язып жибәрдем. анда үзебезнең туганнар булуыбызны һәм дә ана күрсәткән хезмәтләремне исенә төшердем Ләкин әмир Хажи Барлас минем хатка илтифат итмәде Шуннан сон мин гаскәремне әмир Хөсәен белән кушылу өчен алып киттем, ләкин Хажи Барлас минем юлымны кисте Аккаба Чагатай дигән жирдә безнең арада сугыш булды Мин гаскәрне 7 өлешкә бүлдем дә һәр көнне анын җидедән берен сугышка кертә башладым. Әмир Хызыр белән аның баһадирларын ун кулга урнаштырдым, әмир Ждгуй Барлас исә сул кулга басты. Үзем белән 1 Шәһрисябздан килгән гаскәрне дүрт | өлешкә бүлдем. Идарәне үз кулыма алып, көн саен гаскәриен дүрттән берен орышка кертә тордым. Өч көн шулай орышкач, дүртенче көндә, голәмәләр белән сәедләрнен хәер- фатихасын алып. Аллаһны ярдәмгә чакырдым һәм төн карасында, дошман йокыга талган чакта гаскәремне анын өстенә ташладым. Орыш төне буе дәвам итте, көн туганда җиңү минем якта иде. Дошман гаскәре таралып бетте, әмир Хажи Барлас исә Сәмәр- кандка качып китте дә әмир Баязид- жалаир канат астына барып сыенды»
Моннан сон әле тагын бер бәрелеш була, анысында да Тимер мирза җиңеп чыга: «Шушы хәлләрдән сон әмирләр Баязид һәм Хажи Барлас үзара хатлар алышалар да хәйләле тозак корып мине үтерергә булалар. Әмир Хызыр (Тимер мирзаның дошман ягына чыккан әмире—С. Ш.) белән бәрелешкәннән сон берничә көн үткәч, әмир Баязид Сөмөркандтан гаскәр белән чыга да. далага җитеп. Шаш (Ташкент) янында туктала. Әмир Хажи Барлас, әмир Баязид белән бер сүздә булып, мина шундый эчтәлекле хат жибәрде: «Без. бөек әмир дусларынын дуслары һәм дә анын дошманнарының дошманнары. Ходжент каласын кулга төшерергә карар кылдык Әгәр дә син безнең дуслыкка, тугрылыкка ышансаң, безгә кушыл. Бу барыбыз өчен дә файдалы булачак».
Аларнын нияте мине алдап кулга төшерү һәм юк итү булган Мин. мөэмин-мөселман буларак, сүпәренә ышандым, гаскәремне алар белән кушылырга алып киттем. Азар тукталган жиргө килеп житәрәк мин шу на игътибар иттем: тирмәләр куелган урда уртасында бик зур чатыр корылган иде *Bv мине каршылар өчен корылган инде».—дип уйлап аллым Мине зур хермөт белән каршы алдылар һәм чатыр эченә чакырдылар Агзаһы Тәгаләнең рәхмәте белән мин шунда дошманнарымның ниятен сизеп алдым чатыр эченә керү белән унда әмир татар кабиләсе Ибраһим Салахов тарафыннан татар әдәбиятына, татар дөньясына "Казан утлары- аша ■Имәннәр тамыр Баязидны. сулда әмир Хаҗи Барласны күреп алып, мәҗлестән соң болар мине үтерергә җыеналар, ахрысы, дип уйлап алдым Үземә янаган хәвефтән бик нык шомланган хәлдә күңелдән Аллаһы Тәгаләнең мине үлемнән коткаруын сорадым. Шул вакыт нилектәндер борынымнан кан китте, һәм мин, шуны сәбәп итеп, чатырдан тизрәк чыгарга ашыктым. Чыгу белән көтеп торган нөгәрләремә миңа куркыныч янавын белдердем, тиз генә атка сикереп мендем. Мине туктатырга берәү дә җөрьәт итмәде Шулай Аллаһы Тәгалә мине үлемнән йолып калды»
Хакимият атын иярләп атгергәнче Тимер мирзага мондый хәтәр хәлләр аша күп тапкырлар чыгарга туры килә Автобиографиясендә Тимер мирза Мәварәэннәһердә тынычлык булмавын, әмирләрнең, эреле-ваклы хакимнәрнең үзара гел сугышып торуын һәм шул сәбәпле халыкның күп зыян күрүен еш телгә ала. Бу хәлләрдән туйган халык аңа: «Бөек әмир идарә итә белүе һәм дә батырлыгы белән илнең тулы хокуклы хакиме булсын иде»,- дип мөрәҗәгать иткән, имеш, һәм шуннан сон гына Тимер мирза Чыңгыз хан оныгы Туглук Тимергә хат юллаган, анда Мәвараэннәһердәге хәлләрне тасвирлап биргәннән сон ханның яу белән килүен, илдә тәртип урнаштыруын үтенеп сораган. Чыннан да, бу хәлнең булуы мөмкин, чөнки Тимер мирзаның Туглык Тимер ханның ышанычын яулавын, Кашка-Дәрьяда хаким итеп билгеләнүен без инде күрдек. Моннан бер нәрсә ап-ачык күренеп тора— Тимер мирза, монголларны чакырып китереп, алар кулы белән башка әмирләрне буйсындырырга, үзе биредә хуҗа булып калырга омтылганга охшый.
Чыннан да, Тимер мирзаның мөрәҗәгате эзсез калмый. Туглук Тимер хан тиз генә гаскәр җыя да яу белән Ходжент каласы тирәсенә килеп урна ша, Тимер мирзаны үз хозурына чакыра.
Сәмәрканд әмире Баязид, кала-ның капкаларын бикләтеп, үзе Туглук Тимер хан карамагына юнәлә. Килеп җиткәч тә хан аннан Сәмәркандның ачкычларын тапшыруын таләп итә, тик әмир Баязид шул вакыт бер хата җибәрә—ачкычларны бирергәме-юкмы дигәндәй, уйга кала, сорагач та
«25 ноябрь 1987 ел Истәлек ләрен («Тайгак кичү») 4. 5, 6 саннарга керә дип торабыз Беренче өлешен Тәүфикъ Әйди чыгарып бирми. Моны күреп торган хан анын башын кистерә дә Самарканд халкына озата. Шулай Тимер мирза хан кулы белән бер көчле дошманыннан арына.
Бу хәлләрне ишетеп алган Хаҗи Барлас куркуга төшә, ашыгычлык белән Аму-Дәрьяны кичеп, качып китә. Хан анын артыннан эзәрлекләр өчен отряд җибәрә. Качучылар байтак кешеләрен югалта-югалта, ниһаять, хан гаскәреннән аерылалар. Харши-Жучи дип аталган кечкенә генә бер калада урнашалар. Әмма бераздан мондагы халык белән Хаҗи Барлас кешеләре арасында низаглар килеп чыга, аннан бәрелешләр дә башлана, бер сугышта Хаҗи Барлас үзе һәм берничә туганы үтерелә. «Исән калган килмешәкләр шушы калада торып калдылар, тора- бара җирле халык белән кушылып беттеләр. Соңрак. Харасанны кулга төшергәч, мин Харши-Жучи каласын Хаҗи Барлас варисларына мирас итеп бирдем»,—диелә Автобио1рафиядә Хаҗи Барлас Тимер мирзаның гуганы икәнне дә онытмыйк. Шулай итеп, Тимер мирза икенче көндәшеннән дә котыла
Бу вакыйгалар барганда Тимер мирза әле Туглук Тимер хан хозурында булмый, ул һаман вакытны суза. Менә ханнан аны үзенә чакырткан икенче хат килеп төшә. Бу юлы инде ул хан хозурына бармый кала алмый Тик юлга чыгып киткәнче бер хәйләле эш башкара, тирә-юньдәге ыруларга хатлар юллап, Туглук Тимер яу белән килергә җыена, мине үзенә таләп игә. Әгәр дә малларыгыз исән калсын дисәгез, аңа тапшыру өчен мина бүләкләр китерегез, дип хәбәр тарага. Күп тә үтми ырулардан күп бүләкләр китерәләр Тимер мирза җыелган байлык белән юлга чыга. Ходжент каласында ул бүләкләрне ханга тапшы ра. аның якын кешесенә әверелә Шик юк. бүләкләрнең күпчелек өлеше башка ырулардан җыелуын ул ханга әйтеп тормагандыр. «Берәр хәл килеп чыкканда, хан гел миннән киңәш сорый иде Мин ана Мәвараэн- нәһердә1е изге ниятле адәмнәргә ярдәм кулы сузарга кинәш иттем, ә явызлар гамәлләре белән үз-үзләрен болай да кыен хәлгә куячаклар, ни чәчсәләр, шуны урачаклар, дидем».-диелә Автобиографиядә. Бу сүзләрнең ни өчен әйтелгәнен укучы чамалый мен белән чыгып килгән •Казан углары- быел 34 меннән артыграк тарала 25 менле -Ялкын- журналы 40 торгандыр. «Туглук Тимер хан Мэвара- эннәһерне. Шәһрисябз, Шибирганат һәм Бәлх вилаятенә кадәр сузылган башка җирләрне минем карамакка тапшырды».—дип тә өстәлә шул ук Автобиографиядә Шулай итеп, Тимер мирза Туглук Тимер ханның биредәге ышанычлы ярдәмче-хакименә әверелә.
Шул көннәрдә ханга бер сәер хәбәр килеп җитә: имеш, әмир Хөсәен зур гаскәр белән Вахш суы буенда тукталган да Туглук Тимергә һөжүм итәргә җыена икән. Моны ишетеп, хан бик нык гажәпләнә: ничек инде ниндидер бер әмир Магулистан ханына каршы яу белән килергә жөрьәт итсен?! Бу хәлдән дә Тимер мирза үзенә файда таба. Ул ханга мондый киңәш бирә: әмир Хөсәеннең гаскәр башы Кайхисрау Жиләни исемле адәмгә хат язып җибәрергә дә, әгәр әмир Хөсәенне ташлап китсәң, ныгытмалардан Шадман белән Хутланны сиңа бирермен, дип ышандырырга кирәк. Бәлки безнең якка чыгар, ди Тимер мирза ханга.
Хан киңәшне кабул итә, хат җибәрелә. Ике гаскәр яу кырында очрашкач. Кайхисрау идарәсендәге маңгай кул (авангард) кинәт Туглук Тимер хан ягына чыга. Бу хәлне күргән әмир Хөсәен сугышчылары куркып кала, аннан тәртипсез рәвештә качарга тотына. Хан гаскәре аларны таратып бетергәнче эзәрлекләп бара. Шулай итеп. Тимер мирза каенагасы әмир Хөсәен) ә дә астыртын зыян сала. Икенче төрле итеп әйткәндә, Тимер мирза юлында торган һәр кешене төрле ысуллар белән алып ташлау сәясәтен эзлекле рәвештә үткәреп килә.
Әмир Хөсәен белән эшне төгәлләгәч. Туглук Тимер хан Сәмәр- кандка килә, анда шәһәр әмире Баян Салдурнын башын кистерә, аннан соң Мәвараэннәһернен башка шәһәрләрендә дә тәртип урнаштыра. Әлбәттә, бу вакытта Тимер мирза гел хан янында була, анын төрле әмерләрен башкарып йөри, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бу эшләр тәмамлангач, ханны ничек тә Мәвараэннәһердән ераккарак озату нияте белән ул ана күршедәге Харасан өлкәсен яуларга кинәш итә. Бу күп көч таләп итмәячәк, бары Аму-Дәрьяны гына кичәсе, ди. Туглук Тимер бу киңәшне кабул итеп, тормышка Күрегез Миргазиян Юныс әсәрләрен! Мин күптән түгел генә Миргазиян Юныснын «Шәмдәлләрдә генә утлар Man/лист гнл-ип' рг*'нла хан УРласына көтелмәгән хәбәр килеп төшә ханны этыт-кчннпп ХЯН4а каршы 5аш күгәргәннәр тәхеткә Тамлики
Р Әл6атгн- Ьмук Тимер ханга ашыгычлык белән Жидесуга кайтып китәргә, анда үз тәхетен кайтару эшләре белән шөгыльләнергә кирәк оула. УЛ. махсус ярлык яздырып, улы Ильяс Хужаны Мәвараэннәһердә хаким итеп билгели, ә Тимер мирзаны анын беренче ярдәмчесе итеп күгәрә Нулук 1имер мина тимер такта күрсәтте.-диелә Автобиографиядә.-анла бабаларыбыз Качули баһадир белән Кабил ханнарның күптәнге бер шарты язылган иде Ул шарт буенча. Качули баһадир варислары һәрвакыт гаскәр башы итеп билгеләнергә, ә Кабил хан варислары атадан угылга хан дәрәҗәсен тапшырырга тиешләр иде-Табигый, моңарчы гел атасы күләгәсендә йөргән Ильяс Хунанын идарә эшләрендә тәҗрибәсе җитешми. шуңа Туглук Тимер хан китеп барганнан сон анын кул астындагы кешеләр бик нык иркенлеккә чыгалар жирле халыкны җәберли башлыйлар. Көннәрдән бер көнне Сәмәркандтан 400 кызны җыеп алып китәләр, ислам динен сөймәгән Магулистан магуллары (Тимер мирза аларны «үзбәкләр» дип атый) мулла-мунтагайга, дин әһелләренә дә көн күрсәтмәгән, ахрысы, чөнки Автобиографиядә Тимер мирза исеменнән •ин элек мин үзбәкләр кулыннан 70 сәедне азат иттем», диелә. Кыскасы. Тимер мирза, жирле халыкны яклап, Ильяс Хуҗа белән каршылыкка керт» Сынау артыннан сынау...
ның дошманнары, шуны гына көткәндәй. Туглук Тимер ханга шикаять язып жибәрәләр янәсе. Тимер мирза хан галиҗәнапларына каршы баш күтәрде. Ильяс Хужаны үтерергә жыена Хәер, монын дөрес булуы да бик мөмкин, чөнки Тимер мирзаның, хан улыннан арынып, дилбегәне үз кулына алырга омтылуы бик табигый хәл Тәҗрибәсез һәм акыл ягыннан үзеннән күпкә түбән ханзадә кул астында йөрү ана җиңел булмагандыр. Кыскасы, хәлләр гаять куерып китеп. Туглук Тимер хан Тимер мирзаны тотып үтерергә боера Тик бу фәрман -очраклы- рәвештә Тимер мирзаның үз кулына килеп эләгә. Шулай ул серне белеп ала. саклану чараларын күрә. Бераздан үтерүне таләп итеп ханнан бер-бер артлы тагын ике фәрман килә Ләкин Тимер мирзаны үтерергә дошманнарына һаман жай чыкмый Ахыр чиктә Тимер мирза Самарканд ягына качып китәргә мәжбүр була, бераз вакыт анда таулар арасында яши Шул вакыт рухани остазы ана Хәрәзем тирәсенә китәргә, эз югалтырга киңәш итә. Тимер мирза тиз арада китеп югала
Шул көннәрдә ул каенагасы әмир Хөсәен белән кабат очраша Ул да гаскәре тар-мар ителгәннән сон качып йөри икән Алар үзара килешү төзергә, көчләрне бергә тупларга булалар Хәрәземгә юнәләләр, анда өлкә әмиренең ныгытмасын тартып алырга ниятлиләр Тик юлда аларны Ильяс Хужд тарафыннан җибәрелгән I мен кешелек отряд куып җитә Болар исә кешеләрен санап карасалар, көчләре бары тик 60 кеше генә икәнне ачыклыйлар Аяусыз бәрелеш була Тимер мирза сүзләренчә. .парда 60 кешедән 7. ә дошманның 1000 кешесеннән бары 50 кешесе генә исән кала Шушь. 50 кешелек отряд аларны эзәрлекли башлый, болар исә җәядән ага-ата дошманнан аерылырга тырышалар. Хәрәзем җирләренә җиткәч, ниһаять, дошман артта када Бу вакыйгада бер деталь игътибарны җәлеп итә: -Хөсәеннең аты үлде, ана хатыны Дильшат ага атыннан файдаданырга туры килде, ә аны мин үз хатыным. Хөсәеннең сенлесе атына утырттым» диелә Автобиографиядә Димәк, бу бәрелешләр вакытында гаиләләре дә алар белән булган
Менә куа килгән дошманнан аерылгач, алар бер кое янында туктыйлар Бер көтүчедән ике сарык сатып алып, тамакларын туйлыразар. шушында икс көн ял итәләр Тик бер килмәсә килми бит ул-монда да аларны бер аяныч хәл көтә Юлда аларга ияргән өч кеше төнлә белән өч атны урлап кача Шуның аркасында Тимер мирзаның хатыны белән сенлесенә юлны җәяү дәвам иттерергә туры килә