Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕЛӘР


КОМПОЗИТОР МАНСУР МОЗАФФАРОВНЫН ТУУЫНА 100 EZ1
айбер кешеләрнең киләчәктә нинди даирәдә хезмәт итәчәге, айтерсен лә. язмыш тактасына алдан ук язылып куелган була Мансур Мозаффаров 1902 елда Казанда туа Әтисе вафатыннан сон малай әнисе, танылган шагыйрә, кызлар мәктәбендә укытучы Маһруй Мозаффарова тәрбиясендә үсә. бик кечкенәдән үк китап кибетендә йомышчы малай булып эшли башлый Композиторның истәлекләренә караганда. Казанда Габдулла Тукайны. Салих Сәйдәшевне очратулары анын бала чагынын ак шатлыклы хатирәләре булып күңеленә сенеп калган. Ун-унбер яшьлек Мансур "Болгар» кунакханәсендә яшәгән Тукайга гәзитләр китерә, бөек шагыйрьнең «Малай, мин бит бүген фәрештәләр белән сөйләштем.—дигән тылсымлы сүзләре, айтерсен. анын кайчан да булса сәнгатькә хезмәт итәсен алдан белеп әйтеләләр Кем белә, бәлки бу «Туган тел» яки •Тәфтилэү». -Зиләйлүк-иен дөньяга килгән чагы булгандыр?
Башлангыч белемне ул мәдрәсәдә ала. 1916 елда учительская школага керә Әле Октябрь инкыйлабына кадәр үк. татар халкының профессиональ музыка сәнгате яна оешып, үсеп кенә барган бер заманда яшь музыкант -Сәйяр» труппасына килә, ягъни труппа каршындагы ансамбльдә эшли башлый Әмма ярым һәвәскәр, ярым профессиональ булып йөрү яшь музыкантны канәгатьләндерми. 1919 елда ук Казан музыка училишесенын кларнет классында укый башлый. 1923 елда исә М Мозаффаров Мәскәү консерваториясенә укырга китә Тик авыруы сәбәпле ул консерваториянең композиторлык факультетына караган этнография бүлеген 1931 елда гына тәмамлый.
Шулай ук язмыш эшедер иңде, яшь композитор иҗат эшчәнлеген халык җырларын эшкәртүдән башлый. Мисалга М Мозаффаров эшкәртүендә популярлашып, халыкның гаять зур мәхәббәтен казанган -Сибелә чәчәк». -Галиябану». «Зиләйлүк» һ. б. көйләрне алу да житә Халык җырларын композитор фортепианога кушылып җырлау өчен дә. аккомпанемент белән хор яисә хор өчен генә, шулай ук кыллы квартет белән башкару өчен дә эшкәртә Мәсәлән, ике скрипка, альт һәм виолончельдән торган кыллы квартет өчен татар халык җырлары темаларына ун пьесадан торган цикл төзи
Музыка белгече К. Тажиева билгеләп үткәнчә -профессиональ композитор- ларыбызнын беренче буыны өлешенә гаять җаваплы бурыч—татар профессиональ сәнгатенең нигез ташларын салу бурычы төште Алар халыкның музыка традицияләрен җирлек итеп алып, музыка сәнгатен бик кыска тарихи вакыт эчендә монарчы күрелмәгән биеклекләргә күтәрергә, халык жыручылыгынын милли стихиясен классик музыка сәнгате жанрлары һәм формалары белән синтезлаштырырга, идея-эчтэлеге һәм сәнгатьчә кыйммәте, халыкчанлыгы ягыннан киләчәк буын музыкантлары өчен таяныч һәм этәргеч булырлык әсәрләр язарга формасы, стиле һәм музыкаль теле белән яна заманга аһәңдәш, яшь сәнгать алдына куелган максатларга лаек рухи хәзинәләр тудырырга тиеш булдылар» Мансур Мозаффаров бу олуг бурычны лаеклы үтәп чыкты.
Кече жанрдагы вокаль музыка төре булып саналган романска Мансур Мозаффаров әле утызынчы елларда ук мөрәҗәгать итә Мәскәү консерваториясендә укыган чорында А С Пушкин шигырьләренә язылган ин яхшы жырга конкурс игълан ителә. Яшь татар композиторлары да бу конкурста яна әсәрләре белән катнашалар М Мозаффаровнын «Жырлама син. иркәм» романсы арада ин унышлылардан берсе
К
дип таныла. Музыка белгечләре бәяләвенчә, бу әсәр Пушкин мирасына тирән үтеп керүе һәм аны милли музыка стилендә гәүдәләндерүе белән аерылып тора, эмоциональ эзлеклелеге. тонда бөтенлеге, көйнен табигый агышы, интонацияләрнең нечкәлеге белән сокландыра М. Мозаффаровнын әлеге романсын кайбер музыка белгечләренең Балакирев. Римский-Корсаков кебек рус композиторларының Пушкин шигърияте белән рухланып язган әсәрләре янәшәсенә куеп бәяләве бик күп нәрсә турында сөйли булса кирәк Шунсы да әһәмиятле. М. Мозаффаров Пушкин шигырьләренә романслар язуын кырыгынчы елларның ахырында да дәвам иттерә. Бу чорда классик поэзия әсәрләренә мөрәҗәгать итү профессиональ музыкабызның сурәтләү чараларын баету, речитатив стильнең мөмкинлекләрен киңәйтү ягыннан да әһәмиятле булды.
М Мозаффаровнын әле утызынчы елларда ук ижат ителгән җырларының байтагы бүгенге көндә дә яши бирәләр. -Жиләк җыйганда» (М Жәлил шигыре). "Сайра, сандугач- (М. Садри шигыре). Яшь егетләр, яшь кызлар» (Ә. Ерикәй шигыре) җырлары интонация төзелешендәге яналык. якты һәм дәртле аһәннәре белән халыкның рухына хуш килделәр. Композиторның илленче-алтмышынчы елларда ижат иткән вокаль әсәрләре исә татар музыка үсешеңдә үзенә бер сәхифә тәшкил итә. Бу чорда ул утыздан артык жыр яза. аларнын ин яхшылары оркестр белән башкару өчен эшкәртелгән. Әлеге җырларда композиторга хас ижат стиленен ин яхшы сыйфатлары бергә җыелган тирән эчтәлек тә. ачык анлаешлы аһән дә. кеше күнеленә тирән үтеп керә торган ихласлык һәм инсафлык та бар аларда Композиторның жыр өлкәсендә озак еллар туктаусыз эшләве гүзәл нәтиҗәләргә китерә: жыр ижатында үзенә аерым яна бер төр—уйланулар дип атарга мөмкин булган жанр туа Әйе. татар музыкасында яна вокаль стиль барлыкка килү дигән сүз иде бу. Яналык композиторның жыр текстларын сайлавыңда да ачык күренде: ул югары гражданлык рухы бөркелеп торган, туган ил. анын гүзәл табигате, яшәешнең мәгънәсе хакында тирән уйлануларга корылган шигырьләргә мөрәҗәгать итә С Хәкимнен Кайда да йөрәктә». -Башка берни дә кирәкми». М. Мазуновның “Туган як». Г Зәйнашеванын -Мин тормышка гашыйк -Менәргә иде Урал тауларына» әсәрләренә язылган җырлар энә шундыйлардан Аларга тирән гражданлык хисе, лирик-философик яңарыш, киң һәм салмак хикәяләү интонациясе, акыртын темп, кырыс, сабыр һәм тыенкы хисләр хас.
М Мозаффаров татар музыка сәнгатенең яна төре—опера сәнгате өлкәсендә дә сизелерлек эз калдырган композитор Аның бу әсәре М Фәйзинең татар тормышында тирән үтеп кергән сәхнә әсәренә нигезләнә Ул—татар театрына музыкаль драмалар жанрын алып килгән әсәр. Шундый пьеса материалы нигезендә опера ижат итү гаять четерекле һәм җаваплы бурыч булып тора.
Сулдан уңга (алгы рәттә) 3 Нури. М. Саттаров. 3 Хәбибу.мин. С Сабиров. 3. Хәйрумина.
Г Ахунов Арткы рәттә: Е. Соколова. Ә Ерикәи. М. Рахманкулова. М Мозаффаров, Ф Хөсни
Опера сәнгатендә беренче адымнарын гына атлаучы башка халыкларда да опера жанрын үзләштерү сүзле музыкаль әсәрләр аша барганлыгы мәгълүм -Галиябану- операсын ижат итү аэ татар театрындагы шул катлаулы күчеш проиессынын бер мисалы иде
1943 елда М Мозаффаров үзенең икенче операсын—-Зөлхәбирәмне тәмамлый Бу әсәрен дә ул халык моннары чыганакларына таянып ижат итә Әмма -Галиябануда халык көйләре әсәрнең тукымасына кертелеп, турыдан-туры файдаланылган булса, икенче операда принципиаль янадык кулланыла Монда бер генә халык көе дә юк диярлек, әмма шул ук вакытта ул—чын милли формага корылган әсәр, сурәтләүнең классик чаралары монда халык моннары рухы белән сугарылган Операнын драматургиясендә симфонияләштерү методларына зур урын бирелә
М Мозаффаров симфоник музыка өлкәсендәге беренче тәжрибәләрен утызынчы елларда ук ясый. Анын бу тәжрибәсе дә халык жырларын тирәнтен өйрәнүдән башлана Аерым көйләрне, мотив һәм борылышларны әсәрдә турыдан- туры файдалану этабы аша үгеп. интонация закончалыклары, эчке табигате белән халык көйләренә аваздаш, әмма тулысыңча оригиналь булган темалар тудыра Илленче елларда композитор халкыбызның сөекле уллары Габдулла Тукай һәм Мулланур Вахитов истәлегенә багышланган симфоник поэмаларын яза һәр ике поэманын да эчке драматургиясе гажәеп киеренке һәр икесе дә мелодик материалга бай Автор халык көйләре интонациясеннән кыю файдалана Мәсәлән. Г Тукайга багышланган поэмада без шагыйрьнең яраткан җырларыннан берсе «Әнкәм кабере янында» дигән жырнын көе мотивларын ачык ишетәбез
Болардан тыш М Мозаффаров илленче-алтмышынчы елларда -Туган ягым- исемле симфоник поэма, симфониэтта. скрипка һәм оркестр өчен ике концерт ижат итә Шулай итеп, инструменталь музыка ижатын даими төстә жыр белән бергә бәйләп алып баруы, классик сәнгать тәҗрибәсен милли музыка белән органик рәвештә куша белүе композиторны югары ижади казанышларга алып килә Анын исеме татар профессиональ музыкасы тарихында тирән эз калдырган С Сәйдэшев. С Габәши. Н. Җиһанов. Ж. Фәйзи, А Ключеров, 3 Хэбибуллин. һ б композиторлар белән бергә телгә алына
Композиторның татар музыкасына керткән өлеше югары бәяләнде. Ул— Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык артисты
Татар музыкасының классигы Мансур Әхмәт улы Мозаффаров 1966 елда вафат була