Чын мәхәббәт бармы?


Безнең тормышта һәм әдәбиятта «Мәхәббәт бармы ул?» дигән сорау гел кабатланып, бәхәс кузгатып тора. Татар әдәбиятында мәхәббәт турында язылган әсәрләр шактый Мәсәлән. Себердә, Тубыл шәһәрендә яшәүче өлкән әдип Якуб Зәнкиевнен «Өтелгән мәхәббәт»е «Казан утлары» журналында дөнья күрде Язучынын тылсымлы каләме белән ижат ителгән бу әсәрне укып бетергәч, ул хәтта кыска булып та тоелды. Мондый әсәрне бастырган «Казан утлары»ннан һич тә аерыласы килмичә жәфаландым.
һәр язучынын тормыш юлы, ижади язмышы анын үзенә генә хас, беркемне дә кабатламый торган була. Берәүләрнең тормышы язгы ташкын кебек ашкынып, давыл кеби атлыгып, шаулап уза. Ә икенчеләрнең яшәве— салмак кына, уйчан гына үзенең тирән, киң колачлы суларын горур рәвештә тибрәтә-тибрәтә еракларга юл тотучы елгага охшаш. Андыйлар үз эшләрен тыйнак кына, артык тавыш, шау-шу чыгармыйча, җиренә житкереп башкаралар. Талантларын, көчләрен, хисләрен жәлләмичә халыкка тугры хезмәт итәләр. Якуб ага Зәнкиев тә шундыйларның берсе Нечкә күңелле, тыйнак холыклы, нык рухлы, зур талантка ия булган шәхес ул.
«Иртеш таңнары» романы язылганнан сон, бу дөньяга артык исе китмичә генә, ял итәргә мөмкинлеге булса да, күңел түрендәге изге ниятләрен, жанын кытыклап торган дәртле әдипкә тынычлык бирми.
Кешеләр күңелендәге тутыкны кырып ташлыйсы килү нияте аны яңа романга, зур әдәбиятка китерде. Мәхәббәтнең зурлыгын-сафлыгын эзләп, тагын бер мәртәбә дөньяга сәфәр чыкты
Яз башында уйнаган ажаган яктысы кебек булды бу әсәр безнең рухи тормышыбызда. Өлкән яшенә дә карамастан, әдипнең жаны, сәламәт йөрәге тулы хыял, күңеле тулы өмет белән язылган бу роман
•Өтелгән мәхәббәт» безнең тормыш, анын үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында. Романдагы төп геройларның берсе буларак, Зиннур образында без яшәгән чордагы һәркем башыннан кичкән совет иле тегермәнендә иләнгән укытучы-мәктәп директорлары язмышы тасвирлана. Кайсы гына мәктәп директорына шул чорның мәрхәмәтсез утларында янып, болганчык суларын кичәргә туры килмәде икән?
Сугыш елларында һәм аннан сонгы елларда рәхимсез законнарның һәм түрәләрнең камчысын кемгә генә үз жилкәсендә татып карарга туры килмәде икән?
Ул заманнарда демократияле яки цивилизацияле сөйләм лексиконы кулланылмый иде. Түрә ин акыллы һәм белемле саналып, ул гына дөрес фикер йөртә ала, ә калганнар—буйсынган халык, кара сарык образын гына тудыручы булырга тиешләр иде. Власть кешесе һәм гади халык, бер-берсен күрә алмый, дошманлашып яшәделәр.
Яна роман—безнең яшәеш чорын колачлаган әсәр. Татарның горур холкын, хезмәт сөючәнлеген, илгә бирелгәнлеген, милләтнең рухи байлыгын саклап калудагы ижади хезмәтен, шул ук вакытта аянычлы яшәвен, драматик язмышын бу кадәр киң планда һәм психологик тирәнлектә ай кап-сурәтләп, кем генә күрсәтә алды икән?
Зиннур гади персонаж гына түгел, ул үзәк каһарманга әверелгән. Алай гына да түгел, халыкның милли рухын үстерүче, аның ныклыгын, халыкчан характерын тасвирлаучы, хәтер символына кадәр үскән шәхес тә ул!
Рәхимсез тормыш сынауларын батырларча үтеп, язмыш бишегендә тирбәлә- тирбәлә Зиннур белән Нуриянең сөю белән сөелү дигән гүзәл хисне күнел
Б
түрендәге ин изге, ин яшерен сер итеп саклый белүләре безгә үрнәк булырдай Йөрәкнен саф ялкынында януны һәркем үзенчә бәхеткә саный Андый нечкә хисләрне башкалар күзенә күрсәтергә ояласын, тартынасын, тупасланып, бөтен нәфислеген җуюдан куркасын. Язучы укучыны шуна ышандыра Күрәсен. әсәрнен эстетик кыйммәте дә әнә шул ышандыру көчендәдер
Әсәр яңа гына бөреләнеп килүче һәм чәчәк атучы мәхәббәтнең бары тик үбешү-сөешү уеннары гына түгеллеген искәртә Язучы Зиннур белән Нуриянең. Мансур белән Туктабикәнең мәхәббәт маҗараларын үрнәк итеп куя.
Мансур, сөю-сөелү ташкынына бирелеп, кочагына алган кызны үбә-үбә: «Туктабикә, әйдә бүген үк безгә кайтабыз. Синнән башка бер генә көн дә яшисем килми, кушылыйк»—ди. Кыз исә: «Бу бит ата-ананы санга санамау, безнен кушылу ата-анага да түгәрәк бәхет китерергә тиеш» дип егетне ышандыра, кызлардагы әхлакый тыйнаклыкны укучыга сеңдерә.
Түзгән—морадына ирешкән дигәндәй, тиздән егет ягыннан кыз өенә яучылар да килә, уртага салып сөйләшкәннән сон туй көне дә билгеләнеп куела.
Язучы әнә шул рәвешле тәрбия мәсьәләсен хәл итә Никахлы мәхәббәтнең никадәрле зур көч булуын аңлатып кына калмый, ана мәдхия кылып, үзе дә чал башын ия Хәзерге яшь буынга гыйбрәт булырдай житди тормыш сабаклары аз түгел романда
Зиннур белән Нуриянен яшьлек мәхәббәте, нинди генә озын өермәле еллар сынавын үтәргә туры килсә дә. сүрелми, алар шул мәхәббәткә тугры калалар.
Яшьлек мәхәббәтенә багышланган, бу кадәрле кешелек хисенен күпләр күрә алмаган нечкәлекләренә кадәр үгеп кергән әсәрләр дөньяга сирәк чыга шул.
Романдагы драматик һәм фаҗигале вакыйгалар, беренче карауга, фәкать мәхәббәт маҗараларыннан гына килеп туган кебек күренергә мөмкин Ләкин алай түгел. Аларның күбесен язучы иҗтимагый тормыш арасында тасвирлаган Билгеле, тормыш үзенекен итә. Ватан сугышы елларында да авылда якага-яка килеп тартышкан мәкерле кешеләрнең явызлык алымнары чын мәхәббәтне җинә алмый.
Чыннан да, әсәрнең исеме үк табышмактай серле, бәхәсле һәм төрлечә аңлатуларга урын калдыра Аны тар кысаларга, әзер калыпларга сыйдыруы кыен, һәрхәлдә бу әсәрдә ике дөнья, матурлык белән оятсызлык, хозурый иркәлек белән җенси азгынлык кебек чагыштырулар янәшә йөриләр
Нурлы йолдызлар белән бизәлгән күк астында берәүләр кәеф-саф кора, типтерә, күбәләк төсле, чәчәктән чәчкәгә очып йөрүе белән куана, акча каты Хөйрүш исә хур кызларын кочмак була, ә ярлы авыл халкы ачлыктан тилмерә
Бу әсәрне мин әдәбиятыбызга халык сөйләм теленең моңарчы сирәк кулланылган гүзәл үрнәкләрен алып керүе белән дә куанычлы дияр идем
Язучы бик кадерле әйтер сүзен, прозаның киң сулышлы иркен мәйданына чыгып, халыкның бай сөйләме белән авыз тутырып әйтергә ярага Бу аның язу алымы. Җиңел укылышлы, күңелне гел хисләндереп торучы, үзенчәлекле тел!
Көндәлек сөйләм күренешендә очраган себер татарлары теленең үзенчәлеген күрсәтеп яза ул. Шуның белән ул себер татар халкының үз әдәби теленең кирәклеме-түгелме икәнлегенә, шул бәхәскә нокта куя шикелле Татар халкының гомум әдәби гелен кайбер себер татарлары куллана торган сүзләрне кертеп, әдәби татар телен үстерү, баету өлкәсендә зур ачыш ясый Нәтиҗәдә, яна үрнәкләр биреп, ике телнең бер-берсен баетуына, динамик үсә алуына юл ача
Тапкыр мәкаль һәм әйтемнәр, кинаяләр, халыкча оста сүз уйнатулар, гади генә фикерне дә җыр сыман көйләп, матурлап бизәп әйтүләр, ин нечкә тойгыларны нәкъ менә халыкча әйтеп бирә белүе белән укучыны үзенә әсир итә
Әсәрне укыганда дөрләп кабынган яшьлек хисләрен үз итеп, авторның ак чәчле өткән ага булуын да онытып җибәрәсең
Романның үзәгендә язмыш, сынау һәм бу сынауны җиңү өчен мөһим булган ныклык темасы тора. Язучы бөтен иҗаты белән тормышны, кешеләрне яратырга, яктылыкка омтылырга, зарланмый-сукранмый гына кыенлыкларны җинә белергә өйрәтә. Минемчә, автор әсәр алдына куйган бурычын тулысы белән аклаган Кеше бар Заман бар. Язмыш бар Милләт бар һәм. әлбәттә, мәхәббәт бар!
Роман тарихи әсәр дә гүтел шикелле, әмма анда милли рух. тарихи рух.
хәтер рухы беркетеп тора. Әдип авыл йолаларын, авыл психологиясен яхшы бетә (аулак өйләр, кызлар Убасындагы яшьләр уены), андагы кичерешләрне елатырлык дәрәжәдә нечкә, халыкчан итеп күрсәтә алган.
Кулга-кул тотынып бергә яшәүче, гаилә коручы татар милләте язмышында матур үзгәрешләр, янарышлар күренеп кенә тора. Бу әлбәттә, яшәешебезгә, теләк-омтылышыбызга турыдан-туры бәйле. Тормыш мәгънәсе бары тик ашау- эчү, жан асрауга гына кайтып калырга тиеш түгеллеген һәркем сиземләсен иде.
XXI гасырда милли рухы булган әдәбият кына, милли идеясе булган халык кына яши алачагына һәркем ышанырга тиештер.
Якуб ага Зәнкиевнең барлык әсәрләре шул юнәлештә язылганнар. Ул инде күптән милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы әдип!
Хатип ХӘБИБУЛЛИН.
Төмән өлкәсе, Акъяр авылы

Реклама