Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕНӘ ӨМЕТ БЕЛӘН КАРЫЙМ


Хөрмәтле милләттәшләр!
Кадерле кунаклар!
Өченче Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары'
Ун ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче мәртәбә бөтен җир шарыннан Казанга җыелдык Бер-беребез белән очраштык, күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык Дулкынланып горурланып «Туган тел»не җырладык Бер җиргә бергә җыелып, бер җырны бергәләп җырлый алганбыз икән димәк, авыр заманнарда милли үзаңыбызны югалтмыйча, бер-беребез белән бәйләнешне, телебезне, мәдәниятебезне саклап кала алганбыз. Ун ел элек безгә конгрессның җыелу факты мөһим иде. Беренче конгресс. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде Башкарма комитет үз эшчәнлеге белән өметләребезне аклап килә Биш ел элек. Икенче бөтендөнья конгрессында, без үзебезнең милли проблемаларны тикшердек, һәм алдыбызга милләтебезне һәрьяклап үстерү бурычы куйдык Ул чакта Татарстан тотрыклы үсеш чорына кергән иде Татарстан үзенең статусын билгеләде, федерал», үзәк белән Шартнамә төзеде Дөньяның кайбер илләрендә республиканың вәкилләре барлыкка килде Демократия татарларга Бәйсез Дәүләтләр берлеге илләрендә. Россия Федерациясендә тупланып яшәү урыннарында тормышларын үзләренчә җайларга мөмкинлекләр ачты Татар телен, культурасын, динен торгызу башланды Нәкъ менә шул чорда, республикада төпле милли сәясәт һәм икътисад реформаларын гамәлгә ашыруның халыкка кулай юлларын сайлау нәтиҗәсендә Татарстанның абруе күтәрелде Ә иң мөһиме—хакимият структураларында һәм башка халыкларда безнең милләткә карата ихтирам артты
Быелгы Өченче конгресс бөтенләй яңа шартларда уза. Татарлар төрле төбәкләрдә үз оешмаларын булдырдылар мәктәпләр клублар күпсанлы гәзитләр барлыкка килде Узган чор эчендә татар эшкуарлары ныгыды, аларның күбесе татар мәдәниятенә ярдәм итә Федераль закон нигезендә татарларның милли-мәдәни автономияләре бөтен Россиядә төзелде Бу куанычлы хәл, әмма ул бер үк вакытта татар дөньясын заманча коруны таләп итә Минем фикеремчә. Өченче конгрессның төп бурычы—татар халкының бердәмлеген ныгыту юлларын билгеләү
Яңа XXI гасыр илләргә һәм халыкларга карата кырыс һәм таләпчән Без ул таләпләргә лаеклы җавап бирергә үзебезнең башка милләтләр белән бер баскычта торып сөйләшә алуыбызны исбат
итәргә тиешбез. Глобальләшү процессы дөньяның барлык илләрендә дә каршылыклы вәзгыять тудыра. Бер яктан, әлбәттә, моңарчы күрелмәгән чиксез мөмкинлекләр дә ачыла Спутник телевидениесе яки Интернетны гына телгә алу да җитә, алар ярдәме белән бөтен Евразия континентына таралган татарлар бер-берсе белән һич каршылыксыз аралаша ача Әмма шул ук вакытта глобальләшү милли үзенчәлекләрнең югалуына, төссез масса культурасының тамыр җәюенә китерә. Донья ташкынына, кушылып юкка чыкмас өчен, глобальләшүнең өстенлекле якларыннан— үз милли тамырларыбызны югалтмыйча—файдаланырга кирәк. Без һәркайсыбыз—үз иленең гражданы һәм дөнья гражданы, әмма барыбер татар булып калырга тиешбез.
Глобальләшү дәверендә, безгә иң элек үз республикабызны, үз дәүләтчелегебезне, үз Конституциябезне саклап калырга кирәк, чөнки тел һәм культура үсеше өчен тиешле структуралар бары тик Татарстанда гына бар. Дәүләтчелегебез булса—халкыбыз да исән калыр, телебез дә сакланыр Шул чакта әдәбиятыбыз да. сәнгатебез дә, тарихыбыз да. мәдәниятебез дә алга китәр, гореф-гадәтләребез дә яшәр.
Гомуми проблемаларны хәл итү максатында безгә кардәш халыклар, иң элек башкорт туганнар белән бергәләп эш итәргә кирәк. Безнең тамырлар уртак: тарихыбыз үзенчәлекле охшаш, телебез дә, мәдәниятебез дә бер үк. Бер-беребезне аңлар өчен безгә тылмач кирәкми Язмышларыбыз шулкадәр тыгыз үрелгән ки, арабызга чик тә сызып булмый, һәм моның кирәге дә юк. Хәзер бүлгәләнү заманы түгел, халыкларыбыз өчен хәлиткеч уртак гамәлләр заманы. Безнең халыклар бүген ничек бар, шулай калсыннар, ләкин яңа дәвердә лаеклы яшәр өчен безгә тагын да якынаю һәм уртак фикердә булу гаять зур әһәмияткә ия.
Тугандаш Башкортстан Республикасында яшәүче татарларның күпсанлы делегациясен Башкортстан Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның үзе җитәкләве бу омтылышларыбызның чынбарлык тормышка ашачагына зур өметләр уята.
Хөрмәтле делегатлар! Мәгълүм ки, Россиядә хакимият вертикале кору сәбәпле, моңарчы төзелгән килешүләрнең күбесе яңадан карала. Яшерен-батырын түгел, бүген Россиядән унитар дәүләт ясарга омтылу законнарда да, финанс мәсьәләләрендә дә, башка өлкәләрдә дә сизелерлек чагыла. Федераль үзәк басымы астында төбәкләрнең һәм республикаларның күбесе элеккеге шартнамәләреннән баш тарта башладылар. Бүген «республика суверенитеты», хәтта «федерализм» дигән төшенчәләр сәяси сүзлектән әкрен-әкрен югалып бара. Гомумән, үзәк, кайбер очракларда, төбәкләр үзләре эш йөртергә тиешле хокукларга кул суза, шул рәвешле үзенә мөмкин кадәр күбрәк вәкаләтләр алырга тырыша. Табигый ки. мондый шартларда күпчелек татарларны гамәлдәге статусыбыз язмышы борчый. Республика элеккеге казанышларын саклап кала алырмы? Егерменче еллардагы кебек хокуксыз автономиягә кире кайтылмасмы, дигән сораулар туа.
һич икеләнмичә әйтә алам унитарлыкка авышу—вакытлы күренеш ул. Бу чорны да сабырлык һәм акыл белән кичерә белергә кирәк. Россиянең федерализмнан башка киләчәге юк. Бүгенге мәртәбәле җыен бу мәсьәләгә үз карашын ачык белдерер дип уйлыйм Татарстанның киләчәктә дә республика булып калачагына беркемдә дә шөбһә булырга тиеш түгел. Минем моңа шигем юк, фикерем ныклы һәм нигезле дип саныйм.
Быел без Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр керттек. Чөнки узган ун ел эчендә илдә дә, республикада да җитди үзгәрешләр булды. Бу вакыйгага бәя биргәндә, без шуны да күз алдында тотарга тиеш, чөнки Татарстанның яңа Конституциясе Россия Федерациясенең хәзерге Конституциясеннән элегрәк кабул ителгән иде. Конституциянең кайбер маддәләре үзгәртелсә дә, без статус позицияләрен саклап кала алдык. Татарстан үз вәкаләтләре чикләрендә суверен республика һәм Россия Федерациясе белән ике яклы Шартнамә
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕНӘ ӨМЕТ БЕЛӘН КАРЫЙМ 111 нигезендә берләшә. Шул ук вакытта без Татарстан федерациянең ике дәүл.и телле һәм халыкара багланышларны гамәлгә ашыручы субъекты булып тора дип яздык Конституциянең яңа редакциясендә 14 нче маддә барлыкка килде. Аның буенча республика Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең милли мәдәнияте, теле үсешенә, милли үзенчәлекләрен саклауга ярдәм итүне үз өстенә алды Хәзерге вакытта Шартнамәнең, Татарстан Конституциясенә тәңгәлләштереп. берникадәр үзгәртелгән редакциясенә кул кую турында федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барабыз Шунысы хак; бу эштә тарихи гаделлек тә. халыклар мәнфәгатьләрен яклаучы халыкара хокук та безнең якта.
Билгеле булганча, ун ел элек Татарстан икътисадый үсешнең үз юнәлешләрен зшләде. Шуңа күрә дә республика иң мөһим мәсьәләне— акрынлап халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне эзлекле хәл итеп килә. Икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча республика Россиядә алгы сафларга чыкты. Мәсәлән, тулаем региональ продукция җитештерү күләме буенча—дүртенче, бөртеклеләрдән алынган уңыш буенча—Краснодар краеннан кала—икенче, төп капиталга керткән инвестицияләр күләме буенча—Мәскәүдән һәм Төмән өлкәсеннән кала— өченче урынга чыктык. Бездә нефть һәм химия тармаклары гына түгел, авиация, автомобиль төзелеше дә уңышлы үсә. Барлык халыкара таләпләргә җавап бирүче ТУ-214 пассажир самолетын һавага күтәрүгә ирештек. Вертолетларның МИ-38. «Ансат» «Актай» кебек яңа төрләрен, яңа авиация двигательләрен конкурентлыкка сәләтле итеп ясауга ирешәбез. Республикада икътисадый реформаларны тормышка ашыруда безнең төп принцип—конкурентлыкка сәләтле товарлар җитештерү.
Татарстан бүген күпсанлы зур төзелешләр мәйданына әверелде. Быел Кама елгасы аркылы 14 километрлы күпернең һәм Түбән Кама нефть эшкәртү заводының беренче чиратлары куллануга тапшырылачак. «Казан» халыкара аэропортын һәм Казан метросын төзү дәвам итә
Соңгы алты елда Татарстанның 31 мең гаиләсе тузган торактан яңа йортларга күченде, быел тагын алгы мең гаилә бушлай яңа фатир алачак. Тузган торакны бетерү программасы—Россия күләмендә тиңдәше булмаган бердәнбер социаль күренеш Республикада яхшы сыйфатлы юллар челтәре төзү һәм халыкны телефон белән тәэмин итү буенча да гаять зур эшләр эшләнә. Татарстан—өйләргә газ кертү эшен тулы күләмдә башкарып чыккан бердәнбер төбәк Халкыбызның бу мәңге пакь хыялы бүген тулысынча тормышка ашты
Республикада халыкның реаль кереме арта бара, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм изү программасы да гамәлдә Халыкның эш белән мәшгульлеген нәтиҗәле* тәэмин изү өчен дә шартлар тудырыла Бездә эшсезлек дәрәҗәсе ил буенча иң түбәннәрдән берсе Продукция сыйфатын күгәрүдән—-тормыш сыйфатын күгәрүгә ирешү—безнең төп стратегик бурычыбыз
Барыбызга да билгеле булганча, быел Россиядә халык санын алу үткәреләчәк. Кызганычка каршы, төрле, турысын әйткәндә, тышкы көчләр йогынтысында гатарны аерым халыкларга бүлгәләү омтылышы барлыкка килде Россия Фәннәр академиясенең Эгнолопгя һәм антропология институты халык санын алу өчен халыкларның алфавит буенча исемлеген әзерләде Анда загар керәшеннәрен, себер татарларын мөстәкыйль халык итеп күрсәтү тәкъдиме күздә тотыла. Бу мәсьәләдә без үз фикеребезне төгәл һәм ачык итеп әйтергә тиешбез Бе». татарлар—бер әдәби телле, гомуми культуралы бербөтен халык Җирле мәдәни үзенчәлекләр, дини аерымлыклар яки гагар телендәге төрле сөйләшләр— болар барысы да уртак милли асылыбы »ның горле төсмерләре генә. Алар барысы да үзебезнеке, барысы да гасырлар буе татар милләте булып яшәгән һәм яши Безнең милләт шушы төсмерләре белән күркәм, алар татарны бүлгәләми, бары тик баета гына.
Тагарлар милләт буларак кичә яки бүген генә хасил булмаган Урта гасырлардан башлап озак вакытлар милли туплану процессы барган XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында тагарлар үтләрендә
мәдәни үсешнең алга киткән институтларын булдырганнар һәм алдынгы, белемле милләтләрнең берсе булуга ирешкәннәр. Алай гына да түгел. Урта Азия һәм Татарстанга күрше халыкларның мәдәниятенә шактый зур өлеш керткәннәр. Аларга заманча мәгариф, китап басу, гәзит- журналлар чыгару нәкъ менә Казанның һәм тулаем республиканың интеллектуаль мөмкинлекләре аша кергән. Татарлар теләсә кем. теләсә нинди кисәкләргә йолкый ала торган көпшәк милләт булмады һәм булмаячак. Халык санын алу алдыннан без үз ихтыярыбызны белдерергә һәм бу сынауны да лаеклы узарга тиешбез. Иң мөһиме—шуны истә тотарга кирәк: закон буенча һәркем үз милләтен шәхсән үзе теләгәнчә күрсәтергә хокуклы. Русча әйткәндә, тайна переписи гарантируется законом
Культура мәсьәләләренә килгәндә, татарларны аеруча борчый торган тарих темасына кагылып үтәсем килә. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Без бу хакта беренче татар конгрессыннан башлап күп тапкырлар сөйләштек Әйтергә кирәк, ул вакыттан бирле безнең тарихчыларыбыз күп эш башкарды. Йөзләгән яңа тикшеренүләр дөньяга чыгарылды, тарих дәреслекләре язылды, дистәләгән халыкара конференцияләр үткәрелде. «Татары» «Татарлар» дип аталган фундаменталь хезмәт нәшер ителде Анда безнең халыкның милли үзенчәлекләре, нигездә, лаеклы чагылдырылган. Болар барысы да. гасырлар узгач, безнең тарихыбызны дөресрәк итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бүген, бигрәк тә бәхәсле мәсьәләләр буенча, фән дөньясы, академиклар даирәсе Алтын Урданың, Казан һәм башка ханлыкларның үз вакыты өчен алга киткән һәм дөнья культурасына гаять зур өлеш керткән цивилизация икәнен тану юнәлешендә. Әлеге яңа фәнни мәгълүматларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү—четерекле һәм шул ук вакытта бик кирәкле эш Бер яктан, бу яшь буынны тәрбияләү өчен әһәмиятле булса, икенче яктан, башка халыкларның безнең тарихыбызга, милләтебезгә мөнәсәбәтен уңай якка үзгәртә.
Бу изге гамәлне тормышка ашыруда Казанның 2005 елда билгеләнеп үтәчәк 1000 еллыгын тулысыңча файдаланырга кирәк. Башкалабызның меңьеллыгын бәйрәм итү комиссиясенең җитәкчесе Россия Президенты Владимир Владимирович Путин булуы һәм бу юбилейга Бөтенроссия статусы бирелү—безнең халык өчен зур хөрмәт һәм ихтирам билгесе ул. Без Казан Кремленең мәдәни әһәмиятен ЮНЕСКО оешмасына исбатлый алдык Кремль—архитектура ансамбле буларак, бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу куанычлы вакыйга Татарстан һәм аның күпмилләтле халкы турында тарихи дөреслекне таратуга шулай ук яңа юллар ача.
Әмма бу мең елга бер килә торган юбилей шаукымы дип кенә кабул ителмәсен иде Бигрәк тә татар мәктәпләре өчен тарихтан гына түгел, башка фәннәрдән дә заманча дәреслекләр кирәк. Алар глобальләшү процессларының мәгънәсен, аларга катнашу кирәклеген аңлап язылган булырга тиеш Милләтнең киләчәгенә нигез мәктәптә салына. Безне алга чыгарачак яңа буын бүген мәктәптә формалаша. Алар—безнең таянычыбыз да. өметебез дә.
Наша непростая история во все времена связана, в первую очередь, с судьбой русского народа, многое зависело от взаимоотношений наших народов. В судьбоносные дни первых лет перестроечного времени мы вместе выдержали испытание на прочность нашей дружбы и на этом фундаменте обеспечиваем созидательную деятельность, укрепляя и дальше взаимопонимание и взаимоуважение Пользуясь сегодняшней возможностью, я хотел бы от имени всех нас поблагодарить русское и русскоязычное население и представителей всех национальностей, проживающих в нашей республике, для большинства которых Татарстан является Родиной.
Мин сезнең игътибарыгызны милләт өчен принципиаль мәгънәгә ия булган тагын берничә мәсьәләгә юнәлдерергә телим Соңгы елларда
җәмгыятьтә радикаль күренешләр барлыкка килде Төрле сәяси һәм дини экстремизм, бөекдержавачыл шовинизм, үтә милләтчелек һәм башкалар Кайберәүләр хәтта фашизмга кадәр барып җиттеләр Без Татарстанда һәм үзебез яшәгән төбәкләрдә мондый коткыларга бирелмәскә һәм экстремистлык агымнарына юл куймаска тиешбез Минем уйлавымча, хәзерге халыкара вәзгыятьтә без шушы уңай сыйфат.лар белән башкаларга үрнәк була алабыз
Узган конгресста без татар алфавитын латин графикасына күчерү турында карар кабул иткән идек. Латин графикасын торгызу турында закон бүген гамәлдән чыгарылмаган. Шулай да. мине бу күчешнең вакытын дөрес сайладык микән, дигән сорау һәрвакыт борчый Сез барыгыз да беләсез, бу мәсьәлә чиктән тыш сәясиләштерелде Россиянең Дәүләт Думасында беренче укылышта моңа кагылышлы закон кабул ителде. Аның буенча республикаларның дәүләт телләренә бары тик кириллицадан гына файдалану тиеш санала. Аңлашыла ки. әлеге закон проекты халыкара хокук күзлегеннән караганда бәхәссез түгел. Ләкин мәсьәлә монда гына түгел. Нәтиҗәдә болай килеп чыгуы мөмкин: Татарстан латинга күчәр, ә Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар кириллицада калыр. Бу хәл безнең милләтне какшатмасмы без үз кулыбыз белән бер-беребездән ераклашу сәясәте уздырмыйбызмы икән? Мин бу проблемага шушы күзлектән дә чыгып фикер йөртерсез дип уйлыйм
Соңгы елларда ислам дине дә. православие дә көчәйде Татарлар яшәгән җирдә мәчетләр һәм мәдрәсәләр барлыкка килде Шунысы кызганыч, бу өлкәдә уңай гамәлләр белән беррәттән тискәре күренешләр дә очрый. Бу турыда уйлану зыян итмәс иде Беләсезме мине нәрсә борчый? Исламның көчәюе аерым мәхәлләләрнең имамнарның, мөфтиләрнең үзенчәлекле мәнфәгатьләрен китереп чыгарды һәм алар вакыт-вакыт бер-берсе белән сүзгә керә башладылар. Минемчә, менә мондый хәлләр милләтнең, мөселманнарның бердәмлеген чынлап торып какшата. Милли мәнфәгатьләрне ниндидер төркем мәнфәгатьләреннән яки шәхси тәкәбберлектән өстен куярга кирәк Конгресс бу күңелсез күренешкә битараф кала алмас дип уйлыйм. Үз чиратыбызда, без Россиядәге исламның абруен күтәрүгә ярдәм итәчәкбез Без Казанда Кол Шәриф мәчетен төзибез һәм шул ук вакытта Благовещение соборын төзекләндерәбез Безнең принцип—диннәр арасында тигезлек саклау Моның белән без исламның толерант һәм тынычлык яклы дин булуын дәлиллибез.
Казанда Россия Ислам университеты оештырылды, аңа җәдидчелек традицияләрен дәвам итү бурычы йөкләнә Россия мөселманнары арасында. Казанның абруен күтәрү халкыбызның бердәмлеген ныгытып кына калмас татарларның илдәге иҗтимагый процессларга уңай йогынтысын да көчәйтер дип ышанам
Кайбер төбәкләрдә төрле татар иҗтимагый оешмаларының үзара тынышмавы да борчу тудыра Әлбәттә, татар оешмаларының күп булуы бик әйбәт Чөнки кешеләрнең мәнфәгатьләре дә. мөмкинлекләре дә төрле-төрле, һәркем милли ихтыяҗларын шулардан чыгып канәгатьләндерә Милли (мчпмалар шуның өчен оештырыла да Әмма шәхси мәнфәгатьләрне өстен куеп, юк-бардан ыгы- иягы китереп чыгару сыйфаты бер милләтне дә бизәми Әйтер идем, бигрәк тә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, мондый гамәлләр белән үзләрен башка халыклар алдында хур итәләр Татар барда хәтәр бар. диләр Безгә бүген бу әйтемнең уңай мәгънәсен ныгыту отышлырак булыр иде \әкин моның өчен төркемнәргә бүленеп, бер-береңә каршы торырга түгел, берләшергә кирәк Әгәр инде бәхәсләшәсең икән, вак-төяк түгел, җитди мәсьәләләр турында бәхәсләшү һәм уртак тел табу хәерле.
Татарларны бер мәйданга туплаучы милли гореф-гадәтләребездән иң тәэсирлесе. иң күркәме—Сабантуй дип әйтсәм, моның белән барыгыз да килешер дип уйлыйм. Аның соңгы елларда дәрәҗәсе күпкә күтәрелде, колачы киңәйде Сабантуе әлбәттә, элек-электән үк
гомуммилләт бәйрәме иде әмма бүген ул Россия күләмендә танылган бәйрәмгә әйләнде Безнең Сабантуена Россия Президентлары Борис Николаевич Ельцин, аннан соң Владимир Владимирович Путин килеп хөрмәт күрсәтүләре әлеге бәйрәмнең мәртәбәсен тагын да күтәрде Бүген безнең тарафтан Татарстан Сабантуен ЮНЕСКО оешмасына тәкъдим итеп, дөньяның рухи шедеврлары исемлегенә кертү мәсьәләсе карала.
Талантлы яшьләргә юл ача торган гомумтатар фестивальләренең гаять популярлашып китүен билгеләп үтәргә кирәк дип саныйм. Республика җитәкчеләре, иҗат эшлеклеләре күп төбәкләргә сәнгать бәйрәмнәренә бардылар Нәтиҗәдә татарларның мәдәни тормышы җанланып китте. Татар телендә аудио һәм видеоязмаларның артуы да куанычлы хәл. Кыска дулкынлы радио белән беррәттән «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе эшли башлады Без аңа зур өметләр баглыйбыз Ул үз тапшыруларын спугник каналы аша бөтен Россиягә җиткерә ала Әлбәттә, бу телерадиокомпания коллективының үз эшчәнлеген оештыру юнәлешләре турында ныклап торып уйланасы бар. Чөнки аларга йөкләнгән бурыч тарихи әһәмияткә ия. «Яңа гасыр» компаниясе Татарстанда яшәүчеләрне генә түгел, бөтен татар халкын күздә тотып эшләргә, татарларны уртак мәгълүмат киңлегенә тупларга тиеш. Милләттәшләребез үзләре яшәгән төбәкләрдә «Яңа гасыр» тапшыруларын кабул итүне оештырырга булышсалар, телерадиокомпания эшчәнлегенә үз тәкъдимнәрен кертсәләр яхшы булыр иде.
Хәзерге компьютерлар заманында Интернет мөмкинлекләрен дә киңрәк файдалану зарур. Мәсәлән, күптән түгел оештырылган «Интертат» электрон газетасы Татарстан мәгълүматын планетаның барлык почмакларында яшәгән татарларга тарата. Аның татар телендә кириллицада һәм латин графикасында, рус һәм инглиз телләрендә чыгуы аеруча отышлы. Гомумән, татар газетларына үзләренең электрон версияләрен булдыру турында ныклап уйлар чак җитте Бу—татар телен үстерүнең заманча ысулларыннан берсе Өстәвенә татарларга бер-берсе белән аралашу күпкә җиңеләер иде. Әлеге мөһим эштә республика читтә калмаячак һәм ярдәм итәчәк.
Милли-мәдәни автономияләр төзүнең максатка ярашлыгы турында без берничә ел элек сөйләшкән идек инде. Бүген алар татарны берләштерүче кирәкле этәргеч көч булып тора. Күп кенә төбәкләрдә татар эшкуарлары ярдәмендә, кайбер җирләрдә җирле хакимият ярдәме белән алар шактый абруйлы оешмаларга әверелделәр. Татарстан Хөкүмәте белән тыгызрак бәйләнештә яшәсәләр, аларның эшчәнлеге тагын да нәтиҗәлерәк булачагына шигем юк. Безгә бергә һәм бер юнәлештә эшләүнең үтемле һәм күңелгә ятышлы рәвешләрен табарга кирәк Әйтик, республиканың шәһәрләре һәм районнары татарлар яшәгән аерым төбәкләрне шефка алсалар, ике як өчен дә файдалы элемтә урнашыр иде.
Мин татар халкының киләчәгенә өмет белән карыйм. Әйе, яңа гасырның таләпләре югары. Шуңа күрә без, ирешелгән казанышлар белән мавыгып, туктап калмаска тиеш. Үз-үзебезгә тиешле тәнкыйть белән карарга, иң мөһиме—конструктив карарлар кабул итәргә кирәк. Гомуми лозунглар һәм өндәмәләр чоры инде узды. Төгәл һәм җитди гамәлләр вакыты җитте. Безнең халык сәләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ләкин һәрвакыт шуны истә тотыйк: безнең көч—бердәмлектә!
Сүземнең ахырында конгресс эшчәнлегендә уңышлар, эшлекле фикер алышулар һәм милләтебезне ныгыта торган карарлар кабул итүегезне телим.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.