Логотип Казан Утлары
Шигърият

Галимулла күрше


Галимуллин яши каршы йортта, Тавышлана кайчак, жене купса.
Баса да ул балконына чыгып.
Нотык сөйли башлый кызып-кызып.
Бен Ладенны тетә:—Азды бит,—ди,— Бушны тереләй күмә язды бит,—ди.
Туктап тыңлый үзен узган-барган. Китә кайсы:—Бу,—дип, күбрәк салган!
Юк, кызыкмый шайтан суына ул. Гәҗит тотып кайта кулына ул.
Күрсән аны бакча юлларында. Радиоалгыч булыр кулларында.
Сөйлим дисән аңа яңа хәбәр, Ул ишеткән була сина кадәр
Бәхәсләшә хаклы санап үзен.
Бугазыңа ябыша бирми сүзен!
Менмим дисәң аның теленә син, Туры килмә женле көненә син.
Була акылы аек айлары да, Саташудан, әйтик, яллары да.
Күптән түгел, әле шушы кышта. Күреп аллы мине автобуста.
Утыргычтан шундук торып басты, —Беләм мин,—ди,—ике даһи затны:
Берсе Ленин, берсе менә—ул!—ди.— Лениннан да күбрәк белә ул!—ди.
Бармак төрткәч, бар да мина карый. Тукталышта төшеп калдым, ярый.
Аһ. төшкән бит ул да минем арттан! —Качма!—диеп,
разбуй сала чаттан!—
Сез «азатлык* сулап исердегез. •Суверен!*—дип болай
сикердегез!
һәм күрсәтә үзе сикереп ул.
Тук бозауга тәнгәл китереп ул.
Биеп бара, бүлеп минем юлны
—Әйт,—ди,—алдыгызмы суверенны9
Очындыгыз болай!—дия-дия. Бүрегем алып баштан, күккә чөя
Әйттем, җитеп бер кундырыр чиккә —Үз бүрегеңне ник чөймисен
күккә9
— Минем бүрек аңа күнмәгән,—ди,— Мәйдан күген менеп
күрмәгән!—ди.
Дүрт-биш кеше алды безне урап, Сугыша, дип, хәзер ике дурак
Белми аннан котылырга ничек.
Аргы якка чыктым юлны кисеп
Күрәм, ул да урам аша уза
— Кем хәзер,—ди,—нефтебезгә хужа?
Калдырмыйча безгә азын да,—ди,—
Суырачак Мәскәү газын да!—ди
Әйләнеп без савым сыерына.
Киләчәкбез ачлык сызыгына!
Президент,—ли, —нигә боза антын.
Ник талата Татарстан халкын9
«Закон сагы мин*—дип әйтмәсен,—ли,—
Алыштыргач кырык маддәсен'—ди
Качалмагач, атлап аксый-аксый. Утырып киттем, туктатып бер
такси
Калды үзен җиңүчегә санап —Дөрес сүзгә юкмыни,—дип. -җавап9