Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛ ЯШӘСӘ, ИЛ ЯШӘР


БИЛГЕЛЕ булганча. Россия Федерациясе төбәкләре арасында Татарстан бөртекле ашлык, ит, сөт һәм башка төр авыл хуҗалыгы ашамлыклары җитештерү буенча беренче өчлеккә керә Республика халыкны нигездә үзендә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итеп тора Ләкин тагын да күбрәк, арзанрак, конкуренциягә сәләтле продукция җитештерү өчен тырышыбрак эшлисебез бар әле Россия хөкүмәте һаман да үзебезнең товар җитештерүчегә зыян китереп, читтән продукция кертүне арттыра бара 2002 елның беренче кварталында чит илләрдән ашамлыклар кертү тагын 30 процентка артты Россия чит илләрдән ел саен I миллион 200 мең тонна ит сатып ала Мондый шартларда күмәк хуҗалыкларга үзенең җитештергән продукциясен урнаштыру кыенлаша әлбәттә
2001 елны һәр дүрт хуҗалыкның берсе зыян белән тәмамлады Рекордлы уңыш үстереп тә күмәк хуҗалыкларның финанс һәм икътисади хәле яхшырмады Күп кенә хуҗалыклар хезмәт хакын айныкын айга түләп бара алмый Күбесе муеннан бурычка баткан
Кайбер белгечләр, сәясәтчеләр агропромышленность комплексындагы кимчелекләрне җирнең хуҗасы, хосусый милекче булмау белән аңлаталар Республикада бу юнәлештә эш алып барылса да. авыл хуҗалыгы өлкәсендә реформа үткәрелсә дә. әлегә ул көткән нәтиҗәне бирми Пай җирләрен бүлеп биргәч, фермер хуҗалыклары төзелгәч, колхоз һәм совхозлар урынына акционерлык җәмгыятьләре, кооперативлар, ширкәтләр оештыргач, эшләр тиз хутка китәр, дип уйлаган идек Ләкин базар икътисады шартларында. Россия хөкүмәте һаман да читтән азык-төлек кертеп, үзебезнең җитештерүчеләрне язмыш кочагына ташлаган бер заманда авыл хуҗалыгы күп кенә проблемалар алдында калды
2002 ел Татарстан тарихына тагын бер рекордлы уңыш җыеп алу елы булып кереп калыр һәр гектардан 35.4 центнер уңыш чыкты, ашлыкның тулай җыемы 5 миллион 700 мең тонна тәшкил итте Авыл хуҗалыгын үстерүгә Президентның һәм хөкүмәтнең финанс ярдәме булмаган булса без шул кадәр уңышны үстерә дә җыеп ала да алмаган булыр идек 2002 елда агропромышленность комплексы 1700 комбайн. 3000 трактор алды Авылда техника тузган, искергән бер вакытта машина трактор паркының шулай яңарып торуы күңелле хәл Татарстанда сөрү җиренең һәр гектарына минераль ашлама Россиядөгедөн алты тапкыр күбрәк кертелә 2001 елда кыр эшләрен уңышлы үткәрүне тәэмин итү максатыңда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә 2.8 миллиард сум акчалата кредит е агропромышленность комплексын үстерүгә барысы 8.2 миллиард сум акча
бирелде. Безнең терлекчелектә нәсел эшен, игенчелектә элита орлыкчылыгын үстерү буенча үз программаларыбыз бар
Башка күп кенә төбәкләр белән чагыштырганда. 2001 елда Татарстан авыл хуҗалыгының тулай продукциясе үсеше 2000 ел дәрәҗәсенә карата 126 процент тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгының нәтиҗәле үсешен тәэмин итү заманча фикерли торган, алга карап эш йөртә торган кадрлардан башка мөмкин түгел. Шуны искә алып. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев 2001 елның мартында авыл хуҗалыгында кадрлар сәясәте турында указ чыгарды. Аны үтәү йөзеннән Хөкүмәт республика агропромышленность комплексын җитәкче кадрлар белән ныгыту хакында карар кабул итте Бу программа авыл хуҗалыгы белгечләрен торак белән тәэмин итүне дә күздә тота. Эш стажы зур булган күмәк хуҗалыклар җитәкчеләренә өстәмә рәвештә җир пае. шулай ук 10 елдан алып 30 елга кадәр эшләгәннәренә ел саен 3050 мең сум акча түләү каралган
Авыл хуҗалыгы кадрларына карата шундый сәясәт үткәрү үзенең уңай нәтиҗәсен бирми калмас. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә оста идарә итү үрнәген күрсәткән күп кенә җитәкчеләр бар Андый хуҗалыклар югары рентабельле эшли, продукцияне күп җитештереп зур табыш ала. кешеләренә вакытында, айныкын айга хезмәт хакы биреп бара Чүпрәле районының -Цильна» күмәк хуҗалыгы. Теләче районының Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы. Буа районының «Коммуна-. «Марс», Биектау районының -Урак һәм Чүкеч», Балтач районының Тимирязев исемендәге. «Татарстан» күмәк хуҗалыклары. Кукмарадан «Яңа тормыш» арендаторлар берлеге, Нурлаттан «Киекле» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм башка кайбер хуҗалыклар өнә шундыйлардан санала. Әйтик, Теләче районының Закирҗан Бикмөхәммәтов җитәкчелек иткән Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы кассасына елга 48 миллион сумнан артык акча керә икән, рентабельлек 53 процентка җиткән икән, бу инде хезмәт хакы түләргә дә. техника алырга да. төзелеш алып барырга да. ягулык-майлау материаллары юнәтергә дә. салымнарны вакытында түләргә дә җитә Мондый хуҗалыклар югары уңыш ала. мал-туарны күп асрый Алар бүгенге кыен шартларда да үз көнеңне үзең күрә алу мөмкинлеген раслыйлар
Ләкин күп кенә күмәк хуҗалыклар очын-очка ялгап бара. Араларында инде банкротлыкка чыкканнары да бар. Алар да гомер-гомергә иген иккән, терлек асраган, шуның белән тормышын алып барган Шуңа күрә республика җитәкчелеге 2002 елда 400гә якын авыл хуҗалыгы предприятиесенең хуҗалык итү формасын һәм милек формасын үзгәртергә карар кылды Тагын ширкәтләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, акционерлык җәмгыятьләре төзелә Бездә зыянга эшләүче хуҗалыкларның җирен эре промышленность предприятиеләренә бирү тәҗрибәсе дә бар Мәсәлән, «Таттрансгаз» инде 50 мең гектардан артык җиргә ия. Түбән Кама «Нефтехим», -Татнефть»нең дә ярдәмче хуҗалыкларында тормыш кайнап тора. Тагын бер юл—икътисади яктан хәлсез хуҗалыкларны эрерәк, көчлерәк хуҗалыкларга кушу Бу юнәлештә дә республикада эш алып барыла
Авыл хуҗалыгы үз гомерендә уңышлы һәм уңышсыз тәҗрибәләрне күп күрде, шуның өстенә аны табигый бәла-казалар да өледән-әле сынап карады Соңгы еллардагы агрореформалар болай да күпне күргән колхоз-совхозларның өстенә авыр йөк булып төште. Россия дәүләте һәм хөкүмәте башына килгән, авыл хуҗалыгында бер көн дә эшләмәгән һәр патша, үзенә команда туплап, авылны үзгәртеп корырга тырышты, игенчеләрне ничек һәм кайчан нәрсә чәчәргә өйрәтеп маташты Авыл хуҗалыгында башланган реформа күккә чөеп макталды, аны тормышка ашыргач, авылда эшләр хутка китәчәк, халык балда-майда йөзәчәк, дигән фикер алга сөрелде Ләкин соңыннан күл акча түгеп, зур хезмәт куеп эшләнгән эшләр барып чыкмагач, ялгышканбыз икән, менә болай булырга тиеш ул. дип авылны янәдән үзгәртергә тотындык Мәсәлән, -перспективасыз» авылларны бетерү, үлән чәчүлекләренең тамырын корыту һәм башка шуның ише гамәлләрне үкертеп мактадык та, патшалар алышынгач, кирәкле эшләр булмаган икән, сукыр бер тиен дә файдасы булмады, дип үз гаебебезне үзебез танырга мәҗбүр булдык
Гомумән, безнең авыл хуҗалыгы тарихы реформалардан гына тора
да Столыпин реформалары, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү буенча Н. Хрущев экспериментлары, туксанынчы еллардан колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору, фермер хуҗалыклары төзү буенча демократлар башлаган эшләрнең барысы да күз алдында Петр Столыпин реформасы турында төрлечә яздылар, сөйләделәр Берәүләр аны мактый, икенчеләр хурлый Күпләр Столыпин реформасының чын асылына төшенмәде, аның кылган гамәлләре турында үзләренчә сукалады Ә чынлыкта Петр Столыпин бай. хәлле, үзенең шәхси, хосусый хуҗалыгын алып барырга сәләтле авыл агаена исәп тоткан. Крестьян теләсә кайсы общинадан чыга алган, үз җире белән үзе теләгәнчә эш итәргә хакы булган. Ул үз җирен сата да, процентсыз кредит та ала алган. Тик Столыпин фермерлары община белән тынышып яши алмаганнар, буш җирләргә күчеп киткәннәр
Петр Столыпин турында ни генә дисәләр дә ул крестьянга җир мәсьәләсен хәл итүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер торган. Россия авылындагы зур үзгәрешләрнең башы нәкъ менә аның исеме белән бәйле. 1907 елның маенда П А. Столыпин Дәүләт думасы депутатлары алдында хөкүмәт башлыгы сыйфатында чыгыш ясый Шуннан бер өзек китерик әле Аның сүзләре бүген дә бик актуаль; «... Хөкүмәт крестьянның җир алуын тели, аның бай булуын, муллыкта яшәвен тели, ө муллык булган җирдә, әлбәттә, мәгърифәт тә, чын ирек тә була Әмма моның өчен сәләтле, хезмәт яратучы крестьянга, ягъни рус җиренең тозына хәзерге вакытта ул яшәгән кысымнардан, хәзерге тормыш шартларыннан арынырга мөмкинлек бирергә кирәк. Аңа үз хезмәтенең җимешләрен үзенә беркетеп калдырырга һәм аларны үзенең аерылгысыз милкене әйләндерергә мөмкинлек бирергә кирәк Бу милек община әле бетмәгән урыннарда уртак булсын, ә община яшәргә сәләтле булмаган урыннарда ул аерым кешенеке булсын, ул нык булсын, нәселдән-нәселгә калсын Шундый милекче-хуҗага хөкүмәт киңәш белән, кредит белән, ягъни акча белән ярдәм итәргә тиеш •
Хәзер менә безнең авыл хуҗалыгын артталыктан чыга алмауда гаеплиләр Күмәк хуҗалыкларга берләшү, колхоз һәм совхозлар төзелү елларын эт итеп сүгәләр. Бу сәясәт туксанынчы еллар башында башланды. Ләкин Россия реформаторлары, демократлары шул колхозлар һәм совхозларның дәһшәтле сугыш елларында фронтны ашлык һәм башка азык-төлек белән тәэмин итеп торганнарын оныттылар Шул ук вакытта алар Россиядәге куп кенә күмәк хуҗалыкларны, авылларны таратып бетерүгә, кешесез калдыруга ирештеләр. Инде моның нинди нәтиҗәләргә китерүен аңладылар аңлавын, тик терсәкне тешләп булмый Бүген Россиядә 30 миллион гектар җирдә котырып чүп үлән үсөп утыра Күп кенә авылларда балалар тавышы ишетелми, йортларның тәрәзәләренә такта кадакланган Ярый әле, Татарстан җитәкчелеге шул шаукымга ияреп, колхоз һәм совхозларны бетереп ташлау юлыннан бармады Дөрес, колхоз һәм совхоз сүзеннән котылу өчен аларның исемнәрен үзгәртү башланды Элеккеге күмәк хуҗалыклар күмәк предприятиегә, кооперативка, ширкәткә, берләшмә һәм ассоциациягә әйләнде, исемнәре үзгәрсә дә. җисемнәре шул килеш калды. Күбесе хәлсезләнде, элеккеге йөзен югалтты Шулай да колхоз исемен саклап калган хуҗалыклар да бар Алар республикада күп булмасалар да. аякларында нык басып торалар, аларны башкаларга үрнәк итеп китерәләр Алексеевск районының ■■Родина», Актаныштан Шәймәрданов исемендәге. Балтач районының -Якты юл», Тимирязев исемендәге, Саба районының «Беренче Май- һәм башка колхозлар, шулар кебек үк шартларда яшәүче кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре әҗәттән башлары чыкмыйча көчкә сөйрәлеп барганда, болар икътисади яктан көчле хуҗалыклардан санала
Ләкин Никита Сергеевич Хрущевны ничек кенә хурласалар да. ул дәүләт сәясәтен авыл хуҗалыгына йөз белән борылырга мәҗбүр итте Ул чакта агропромышленность комплексының артталыгы сәбәпләре ачылды Илнең бөтен проблемаларын авыл исәбенә генә хәл итәргә омтылыш авыл хуҗалыгын уңайсыз хәлгә куйды. -Таяк-ка, бушка эшләп йөргән крестьян үз хезмәтенең нәтиҗәсен тоймады Аннан күп алдылар, ләкин үзенә бик аз бирделәр яки бөтенләй бирмәделәр Н Хрущев хакимлек иткәндә бу киртә җимерелде Колхозларда хезмәткә акчалата түләү кертелде Колхоз һәм совхозлар өчен уңайлы сатып алу бөяләре кулланыла башлады Салым
сәясәтендә тәртип урнашты Колхозларның экономикасы күтәрелүгә йөз тотты Колхозчыларга пенсия бирелә башлады Авылдан китәргә теләүчеләр паспорт алды Кешеләр авылдан китү ягын карады. Республиканың кайбер колхоз һәм совхозларында эшләргә кеше калмады Чөнки авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү артса да, социаль мәсьәләләргә игътибар итүче булмады. Әлбәттә, соңгы елларда Татарстаңда бу юнәлештә гаҗәп күп эшләр башкарылды авылларга газ керде юллар салынды, социаль көнкүреш объектлары, торак йортлар төзелде
Дәүләт ярдәменнән башка хәзер күмәк хуҗалыкларга социаль мәсьәләләрне хәл итү бик авыр Кая ул. саткан продукциясе хезмәт хакы түләргә дә җитмәгән хуҗалыклар бар Андыйлар елга бер трактор да сатып ала алмый Авыл хуҗалыгы продукциясе бик арзан, аны җитештерү бик кыйммәткә төшә, чөнки зур чыгымнар тотыла. Киләчәктә дә әле әллә ни зур эшләр майтарырга өмет бик чамалы Ник дигәндә, техникага, төзелеш материалларына бәяләр арта тора, электр энергиясенә, газга да хак көнләп кенә түгел, сәгатьләп арта. Ә күмәк хуҗалыклар үзләре җитештергән продукцияләрен сата алмый азаплана, яки юк кына бәядән биреп җибәрә Әле җитмәсә сөтнең хакы бер менеп, бер төшеп тора. Бер литр сөт сатып, бер литр бензин да алалмагач ничек күмәк хуҗалыкның финанс хәле яхшырсын да эшләр алга китсен 2001 елда республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә соңгы өч елда хезмәт хакы өч тапкыр артса да. әле ул промышленностьтагыдан өч тапкыр кимрәк булып кала
Менә шуңа күрә хәзер авыл хуҗалыгын алып баруның төрле формалары турында күп сөйлиләр Хәер, бу эш бездә күптән башланды башлануын, ләкин шуны онытырга ярамый, нинди генә форма сайлап алынмасын, авылда хуҗалык итүнең нинди генә формалары макталмасын, авыл хуҗалыгы дәүләт ярдәменнән башка яши алмый. Ул чит илләрдә дә шулай Аларда хөкүмәт фермерларга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче корпорацияләргә зур кредитлар, субсидияләр, ссудалар бирә Россия Фәннәр Академиясенең АКШ һәм Канада институты сектор мөдире, экономик фәннәр кандидаты Борис Черняков болай дип яза. -Фермерлар һәм хосусый милекнең роле, базар турында ни генә сөйләмәсеннәр, экономиканың бу секторы җитештерүне интенсивлаштыруның төрле факторларын файдалануга, прогрессның яңа оештыру, техник һәм технологик казанышларына, һәрьяклы дәүләт ярдәменә таяна» Әлбәттә, Америка һәм Канада фермерының да эше гел-гел гөрләп кенә бармыйдыр. Андый чакта аларга дәүләт зур ярдәм күрсәтә Соңгы өч ел рәттән Америка Кушма Штатларында фермер хуҗалыкларының табышы кимеп китә Авыл хуҗалыгы продукциясенә бөяләр төшә Фермерлар әҗәткә керә Шул чакта дәүләт аларга нык кына матди ярдәм күрсәтә Өч елда АКШ хөкүмәте фермерларга 60 миллиард долларга якын акча бирә.
Тик шуны онытырга ярамый, нинди генә милек формасын сайлап алсак та. башта хуҗалык итә белергә өйрәнергә, нәтиҗәле эшләргә кирәк Шул хакта сүз кузгалса, кайберәүләр җирнең хосусый милектә булмавын сәбәп итәләр, авыл хуҗалыгындагы кимчелекләрне шуның белән аңлаталар Хосусый милек булгач, җирне сатарга да мөмкин, дип саныйлар. Бериш кешеләр, белер-белмәс, әнә чит илләрдә җир хосусый милекчеләр кулында, дәүләт теләгән кешегә теләгән кадәр җир сатып бире, дип сөйлиләр Ләкин алай дип раслаулар дөреслеккә туры килеп бетми Үзәк матбугат язмаларыннан, кайбер белгеч-галимнәрнең сөйләвеннән күренгәнчә, сату-алу рөхсәт ителгән илләрдә дә җирнең зур өлеше дәүләт кулында Бу мәсьәлә буенча элек тә бәхәсләр булып торган. Хәтта Лев Толстой җиргә хосусый милек урнаштыруга, җирне сатуга каршы чыккан Ул патша галиҗәнапларына крестьянны яклап хат та язып җибәргән Хәзер Татарстанда Җир кодексы нигезендә җирне сату-алу рөхсәт ителә. Россия Дәүләт Думасында нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча бик күптәннән бирле бәхәс барды Ниһаять, бердәм фикергә килделәр Россиядә дә җирне сату-алу рөхсәт ителә.
Җирне сатып җибәрү ансат анысы Ә анда бүген, иртәгә кем эшләр? Шулай бәхәсләшүгә җитди сәбәп бар Җирнең чын хуҗасы булырга тиеш, дигән фикер тынгылык бирми күпләргә Бериш кешеләр моңа аяк терәп каршы тора Аларның дәлиле шундый җирне сатып алган акчалы байлар
алпавытка әйләнер дә авыл халкы аңа батрак булып хезмәт итәр Икенчеләр, җир сатылып бетәр дә авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгар һәм иген игәргә яраклы уңдырышлы җирләрдән колак кагарбыз, диләр Җир кешесе, авыл кешесе бүген дә җирдә бил бөгә Кара тиргә батып эшләмичә генә берәү дә уч тутырып акча бирмәячәк Ә авыл кешесенең җирне сатып алырлык акчасы юк Читтән килеп җир алган абзый шунда иген үстерсә, терлек асраса—начармыни? Авыл хуҗалыгы максатлары өчен файдаланылмый торган җирләрне сатып алып, халыкка кирәкле әйберләр җитештерү өчен кечкенә генә фабрика-завод салып куйса да ни булган9 Әмма шуны белеп тору зыян итмәс, бер илдә дә җирне ирекле рәвештә теләсә кемгә сатып җибәрмиләр Сатыла торган илләрдә дә чикләү кертелгән. Ә милек формасы төрлечә Моны һәр ил үз мөмкинлекләреннән, халык ихтыярыннан, табигый шартларыннан чыгып хәл ите Мәсәлән. Израильдә җиргә хосусый милек юк диярлек Авыл хуҗалыгы җиренең 91 проценты дәүләт кулында Анда бездәге колхозлар тибындагы кибуцылар җир шарында конкуренциягә сәләтле, югары сыйфатлы продукция җитештерә Германиядә исә авыл хуҗалыгы җиренең 95 проценттан артыгы хосусый милекчеләр кулында. Калганы—дәүләтнеке Немецлар җирне саталар сатуын, тик теләсә кемгә түгел. Җир сатып алыйм дисең икән, син җирдә ун ел аны арендага алып эшләргә тиеш буласың. Голландиядә җир тулысы белән хосусый милекчеләрдә һәм арендаторларда Швециядә авыл хуҗалыгы җиренең 2,5 проценты дәүләт милке булып санала 60 проценты фермер хуҗалыкларында. 20 проценты арендага бирелгән Канадада җирнең 9.8 проценты. Бельгиядә—70, Франциядә—50. АКШ һәм Англиядә 40 проценты арендага бирелгән Ә бит бу илләрдә авыл хуҗалыгы алга киткән Димәк хикмәт милекнең нинди формада булуында гына түгел, җирдә ничек
эшләүгә, хуҗалык итүгә дә бәйле икән Тик җиргә хосусый милек кертү,
җирне сату-алу базары булдыру авыл хуҗалыгын кризистан чыгаруның
бердәнбер юлы түгел Бөтен бәла шунда, авыл хуҗалыгында, җирле
шартларны, халыкның холкын, фигылен исәпкә алмыйча, чит илләргә ияреп, шуларча эшләргә омтылу белән генә әллә ни майтарып булмый Америкага карап кына Америка булып булмый. Без аны куып җитеп узып та китмәкче идек Әнә АКШ 2000 елда 335 миллион тонна ашлык җитештергән. Бу— бөтен җир шарында җитештерелгән ашлыкның 18 проценты Һәр гектардан уңышны 58 центнерга җиткергәннәр Ә Россиянең җире АКШныкыннан күбрәк, югыйсә, Россия 2001 елда 83 миллион тонна ашлык җитештерде, әле шуны да күккә чөеп мактыйбыз Билгеле. Америка җире белән безнекен чагыштырып булмый Без ашламаны да мыскаллап кына кертебез 2001 ел уңышы җиренә Татарстанда һәр гектарга 75 килограмм минераль ашлама кертелде 2002 ел уңышы җиренә 50 килограммга да җитмәде Монда республика хуҗалыкларын минераль ашлама сатып алу өчен акчалары юклыкта гаепләргә яки бюджеттан акча бүлеп бирелмәвен сәбәп итәргә ашыкмыйк Гаепне Мөскәүдөн эзләү урынлы булыр Чөнки Россия җитәкчеләре, авыл хуҗалыгын үстерү турында күп сөйләсәләр дә, практик эшкә килгәндә алай бик селкенмиләр Россиядә ел саен 16 миллион тонна минераль ашлама җитештерелә шуның 15 миллион тоннасы чит илләргә сатыла Шуңа да Россия үзе җиргә нибары 10-12 шөр килограмм минераль ашлама кертә
Бу яктан чит-ятларга тиңләшерлек чама булмаса да. алардан хуҗалык итә белү осталыгына өйрәнү зыян итмәс Әйтик. Америка Кушма Штатларында эре фермерлар күбрәк файда китерә ди Ә кечкенәләрендә уңыш азрак Эре фермалар ягъни агропромышленность предприятиеләре җирне арендага алып эшли Менә шушы эре хуҗалыкларны специальләштерү дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә Соңгы 20 ел эчендә фермер хуҗалыклары ике тапкыр диярлек кимегән Ә тулай продукция җитештерү арткан Пенсильвания штатындагы бер ферма, мәсәлән, 2450 баш сыер асрый икән, һәрберсеннән ел саен 11800 килограмм тирәсе сөт савып ала Җире дә артык зур түгел-840 гектар Шушы кадәр мал-туарны нибары 20 кеше карый
Менә шулар турында укып, ишетеп белгән кешеләр, өнә Американы фермерлар туйдыра, дип сөйләргә яраталар АКШның аграр мәсьәләләр
буенча белгече Джон Кристал болай ди "Американы фермер туйдырмый, ә эре җир биләүче кооперативлар туйдыра». Американың танылган экономисты. Нобель премиясе лауреаты В Леонтьев болай дигән: «Бездә төп җитештерүчеләр—зур корпорацияләр, ә аерым фермер түгел. Корпора-цияләр читтән килгән кешеләрне яллап эшләтүче эре фабрикаларны хәтерләтә Аларның машиналары күп, җирләре. югары технологияләре бар Кечкенә фермалар исә читтән кеше ялламыйлар, илдәге бөтен авыл хуждлыгы продукциясенең нибары ике проценты чамасын җитештерәләр».
Немецлар исә авыл хуҗалыгын алып баруның иң отышлы варианты дип Көнчыгыш Германиянекен сайлап алганнар. Монда да эре күмәк хуҗалыкларга өстенлек бирелә Шул ук вакытта фермерлар да бар Җирнең нибары 5 проценты алар кулында. Калганы кооперативларда ширкәтләрдә, алар җирнең 80 процентын (кайбер чыганаклар буенча 90 процентын) арендага алып эшлиләр.
Чит илләрнең авыл хуҗалыгына тукталуымның тагын бер сәбәбе бар Бу—алардагы табигый-климат шартлары, уңдырышлы җирләр, җәйнең, көзнең бездәгедөн озаккарак сузылуы. Табигый факторларның ролен һич тә сызып ташларга ярамый Шулай да монда да бәхәсләшмичә генә нокта куеп булмый Әлбәттә. АКШта да. Көнчыгыш Европа илләрендә дә җирләр, табигый шартлар бездәгедөн яхшырактыр Әмма, бии белмәгән аюга урын тар, диләр Без авыл хуҗалыгын алып барудагы, җирдә хуҗалык итүдәге ялгышларыбызны һава шартларына сылтарга өйрәндек инде Татарстан климаты да кырыс, җөй кыска Ләкин безнең лимон, банан, виноград, әфлисун үстерәсебез юк Җирләребез дә тулаем алганда уңдырышлы Һаман гаепне җирдән, һава шартларыннан эзләмик инде Әйтик, кайбер районнарда урак ике ай-ике ай ярымга, шикәр чөгендере алу ноябрь урталарына кадәр сузыла икән, монда бары тик кешеләр үзләре генә гаепле Шуңа күрә дә Россиянең кайбер түрәләре, авыл хуҗалыгы—ул ■кара тишек» аңа күпме салсаң да файдасы юк, дип үзләренең булдыксызлыкларын яшереп калырга маташтылар
Бигрәк тә бәяләрдәге тигезсезлек авыл хуҗалыгын тәмам аяктан екты. Россия хөкүмәте моңа төкереп карады, хәлне җайга салырга теләмәде Ә
Журналыбыз
' турында
Аяз Гыйләҗев,
Татарстанның халык язучысы
Татар әдәбиятының язмышы кебек үк, журналның язмышы да җиңел булмады. Әгәр ул хөр |' фикерләрне чыгара башласа, йә Мәскәүдән, йә Казамнан чукмар белән аның башын төеп тордылар, хәтерен җимерделәр. Әдипләребезне I 37 елларда бер кырсалар, сугыш | елларында алар икенче мәртәбә чалгы астында калып харап булды I Ләкин журнал чыга килде, журнал \ яшәде, журнал ул, хәтәр җил-ләрнең уртасыннан барган очкыч кебек, давылларга-җилләргә биреш- || мәде Бу очракта без үзебезнең I халыкны, татарны бер зур хөрмәт белән искә алыйк әле Журналны <>дипләр генә түгел, сәяси белгечләр 1 /енә түгел, шагыйрьләр генә түгел, I журналны татар яклады, халык яклады. Журналны татар ясады, татар рухсытты, татар яшәтте.
[I Хәтерлим, сугыш елларында журнал \ ике мең, өч мең тираж белән чыга иде. Уйга калып, кайвакытта ,1 күз алдына китерәм, кемнәр язылды икән, кемнәр алды икән ул журналны, нинди хисләр, нинди п уйлар белән кулларына тоттылар || икән алар аны? Ничә буын татар «Казан ут лары» журналын үз ләренең канатлары итеп яшәп килде, татарлыкларын арттырдылар, та-тарлыкларын расладылар, журналны яшәттеләр Ләм үзләре дә яшәделәр. Шушы уңайдан бер хәвефле уем белән уртаклашасы килә.
\ Менә бүген—журнал юбилее. Әйдәгез әле, тагын бер 70 еллыкка сикереп уйлап карыйк. 60 еллыкка, 50-30 еллыкка, /0 еллыкка Дистә
бит промышленность товарлары белән авыл хуждлыгы продукциясе арасында бөяләр аермасы элек тә булып торган Ләкин хөкүмәт кыен хәлдән чыгу чарасын күргән. Мәсәлән, алтмышынчы еллар башында авыл хуҗалыгында кризис чаткылары күренә башлады Нәкъ менә шул вакытта, ягъни 1965 елның мартында дәүләт илнең авыл хуҗалыгын тагын да үстерү буенча кичектергесез чаралар комплексын эшләде Анда колхоз һәм совхозлардан сатып алына торган продукциягә бәяләрне күтәрү төп максат итеп куелды Ул авыл хуҗалыгы һәм промышленность продукциясенә бәяләр тигезлегенә, крестьяннарның азык-төлек җитештерүне арттыруда матди кызыксынуына китерде Колхоз һәм совхозларның әҗәтләре бетерелде, авыл хуҗалыгы продукциясе сату планнары киметелде, ө планнан тыш әзерләнгән продукция өчен күтәренке бәяләр белән түләнде. Шуннан соң озак та үтмәде, 1966—1970 елларда авыл хуҗалыгын техника һәм минераль ашламалар белән тәэмин итү турында карар кабул ителде. Колхозларга һәм колхозчыларга керем салымы киметелде Ниһаять, авыл хуҗалыгы кризистан чыкты.
Башка илләр дә кризис кичергән, ләкин алар аннан чыгу юлларын таба белгәннәр. 1929—1933 елларда Америка Кушма Штатларында авыл хуҗалыгының кризис кичерүен тарихтан укып беләбез Аны кризистан чыгару эшен дәүләт үз кулына ала Президент Ф. Рузвельт авыл хуҗалыгына дәүләт заказын нык арттыра Бер үк вакытта шушы заказлар буенча продукциягә бөяләр дә арттырыла. Кредит бирү системасы яхшыра, кредит алган өчен процентлар киметелә Шуның белән бергә, дәүләт юллар төзү, сугару системалары кору, кыр ышыклау урман полосалары утырту кебек эшләрне дә үз бюджетына ала Дәүләтнең авыл хуҗалыгына турыдан-туры катнашуы аны кризис хәленнән чыгарып кына калмый. АКШның авыл хуҗалыгын күтәрә һәм аны үстерә бара
Инде кайберөүләрдә ихтимал, сорау туар Россия авыл хуҗалыгы да алтмышынчы елларда кризистан чыккач, ник соң Татарстанда итләр, майлар, колбасалар талонга калды9 Ул елларда ите дә. мае да хәзергедән ким җитештерелмәде Әмма итләр майлар Мәскәүтә китеп баром Мәсхәүгә башка кайбер төбәкләргә ит җибәрүелларда буыннар алмашына, буыннар үзгәрә Менә күз алдына китереп карыйк. Бүгенге татар кем ул? Нинди ул? Без күбрәк бит тынычландыру сүзләре әйтергә яратабыз. Имеш, татар йоклаган иде, менә хәзер, имеш, татар уянды Нинди татар уяна? Карт татар уянамы, яшь татар уян алия?. Нигездә, татарлыгы аның канында калган. тамырларында ага торган өлкән буын татар уяна. Әле дин аны беркадәр саклап калган, әле ул злекке/е замандагы яхшы, игъти-барлы. мәрхәмәтле. шәфкатьле изге татарларны күреп үскән. Ә хәзерге татар нәрсә күрә? Ул татар Ю елдан соң ничек булачак? Димәк, «Казан утлары» алдында бик күп бурычлар тора. Милли аңны үстерүдә ул бик зур эш башкарырга тиешле журнал. 20 елдан соң татарлар нинди булырга тиеш. 30 елдан соң нинди булырга тиеш, барысы турында кайгырту журнал өстендә. Без ваемсыз һәм гамьсез татарлар булмыйк инде Дөнья безне нык өйрәтте бит. Без юанырга һәм бер-беребезне юатырга яратабыз, хәтта ипләп кенә шомартырга, алдашырга да.
\әкин милләт язмышы бервакытта да шомартуга мохтаҗ, түгел һәм безнең алдагы мәсләгебез— еракка китеп карау. Шул еракпкиы татарны күрә а лсак, без татарны яшәртәбез, һәм милләтнең дә эзе тарихта беркайчан да суынмас?
планы бар иде ул заманда Май башка өлкәләргә дә китте. Үзебезгә калганын өлешләп бүлеп бирделәр. Ә халык Мәскәүдән ел әйләнәсенә ит. май колбаса ташыды Аннан соң, хәзерге кебек шәхси хуҗалыкларга мал- туар асрарга ирек бирелмәде Хрущев вакытында абзарыңнан бозауыңны кычкыртып талап алып чыга торган иделәр Сарыкларны абзарга кереп санап йөрделәр артыгын асрамыйсыңмы, янәсе
Бүген терлекне теләгән кадәр тот. күмәк хуҗалык печәнен, саламын, ашлыгын биреп тора. Бу урында тагын бер нәрсәгә ачыклык кертәсе бар Татарстанда күмәк хуҗалыклар итен дә. сөтен дә. ашлык һәм бәрәңгесен дә күп җитештерә Тик алар биргән генә җитми шул әле Авыл кешесенең шәхси хуҗалыгы яшәсен Хәзер авылда өч-дүрт баш мөгезле эре терлек асрыйлар, бәрәңгене дә теләгән кадәр утырталар. Хәлеңнән килсә, теләсә никадәр терлек симертеп сат. Ник сатмаска, чөнки моннан шәхси хуҗалык гаиләсенә күмәк хуҗалыкта эшләп алган акчадан күбрәк керем керә Шәһәр халкы табынындагы ризык өчен күмәк хуҗалыкларга бер рәхмәт, авыл кешесенең шәхси хуҗалыгына мең рәхмәт
Хәзер күмәк хуҗалыкларда авыл кешесенең пай җире бар Бу җиргә хосусый милек булдыру ниятеннән чыгып эшләнгән бер чара булса да, ул форма өчен генә эшләнгән эш булып калды Беркем дә җир паен алып, аерым бер хуҗалык булып яшәргә теләмәде Ул анда техникасыз нишләсен, аның йорт яны бакчасы да үзенә җитә Тик менә күмәк хуҗалыклар авыл кешесенең җирен файдаланган өчен дивиденд түләргә теләми. Җир хосусый милектәме, дәүләт арендага бирәме яки пай җирләреме—ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен хезмәт итәргә тиеш Җир—алма түгел, аны теләсә кемгә, нинди максатларга алуын белми торып, тиктомалдан гына сатып җибәрергә дә ярамый.
Шушы уңайдан бер гыйбрәтле мисал китереп үтик. Бу хакта ■Сельская жизнь- газетасы язып чыкты. Кытай үзенең 1 миллиард 200 миллион халкын туйдырып тора. Заманында ачлык-ялангачлык күргән Кытай халкы артык продукциясен хәзер башка илләргә дә сата Бу ил ничек шулай авыл хуҗалыгында югары үсешкә ирешкән дисезме? Генерал Дэн Сяопин Кытайның Үзәк провинциясенә килгәч, крестьяннарның җирдә ничек эшләүләрен күзәтеп йөри Алар үзләре җитештергән продукциянең бер өлешен дәүләткә саткан, бер өлешен базарга чыгарып саткан да акчасын кесәсенә салып куйган Шул акчага йортлар, юллар һәм башкасын төзегән. Шунда җаен туры китереп Дэн Сяопинга әйткәннәр: күрәсезме, кулак үсеп килә, хосусый милек чәчәк ата Генерал карап-карап торган да: мәченең нинди төстә булуы мөһим түгел, иң мөһиме—ул тычкан тотсын, дип әйткән ди Менә шул заманнарда Кытай алга ыргылыш ясый Аның экономикадага бүгенге уңышларын Дэн Сяопин исеме белән бәйлиләр. Билгеле, монда дәүләт тә авыл хуҗалыгы белән идарә итүне кулыннан ычкындырмый, ләкин ул крестьянга ирек биргән, аңа даими ярдәм итеп тора.
Кытай менә шулай үзен-үзе азык-төлек белән тәэмин итеп торса, Россия читтән ташып ашый Әгәр читләр безгә шулай ярдәм күрсәтүне туктата икән Россиядә хәлләр бик үк җиңелдән булмаячак Моның тискәре йогынтысы безне дә читләтеп үтмәскә мөмкин Азыктөлекнең күпләп читкә китеп баруы ихтимал Үзебез җитештергән продукциябезне урнаштыру кайбер кыенлыклар белән барса да. әлегә. шөкер, үзебезнеке үзебезгә җитеп тора
Инде дә күмәк хуҗалыкларыбызны саклап калыйк дибез икән, бүген һәм якын киләчәктә берничә проблеманы хәл итәргә кирәк Беренче чиратта—төпкә җигелеп тартучы кадрлар мәсьәләсе Бу проблема бүген бик кискен тора Кайбер авылларда механизаторлар, терлекчеләр җитми Авыл җирендә күп кенә социаль проблемаларның хәл ителмәве яшьләрнең гайрәтен чигерә Авылларыбыз пенсионерлар авылына әйләнеп бара Күп кенә хуҗалыкларда читтән килеп, ялланып эшлиләр. Авыл картая, гаилә кормаган егетләр күбәя.
Билгеле, авыл хуҗалыгында хезмәткә түләүдә тәртип урнаштырмый торып авылда кадрларны төпләндереп калдыру проблемасы уңай хәл ителмәс Әле ярый кайбер гаиләләр шәхси хуҗалыгында эшләп, тормышын алып барырга тырыша Ләкин бит һәркем дә алай эшли алмый Мал-туар асрап, бәрәңге утыртып көн итүчеләрнең де күбесе инде өлкән яшьтәге
кешеләр Аларга шәхси хуҗалыкларын алып бару кыенга туры киләчәк Уллары, кызлары, оныклары шәһәргә яки район үзәкләренә китеп тормыш кора
Мондый хәл тагын бер проблеманы алга куя Авылда хуҗалык итү. милек формалары үзгәргәч, яки хосусый милекче бөтен җиреңә, техникаңа, башка мөлкәтеңә хуҗа булып алгач, ул артык кашык тотмаячак Эшче көчләр бармак белән генә санаулы булачак Әле авылга эшсезлек янау ихтималы да юк түгел. Чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, аз көч белән дә шәһәр халкын туйдырып була Әнә Америка Кушма Штатлары халкын илнең 4 процент кешесе ашатып, эчертеп тора
Әлегә бездә күмәк хуҗалыкларның икътисадын ныгыту, финанс хәлен савыктыру турында сүз күбрәк бара Шулай икән, тагын берничә проблеманы хәл итүдән башка да авыл хуҗалыгының хәлен яхшырту икеле Чит ил крестьяны иген үстерә, терлек үрчетә Ә юллар салу газ кертү йорт яки мәдәният йорты төзү—аның эше түгел. Бездә исә барысы да шул күмәк хуҗалыкларга йөкләнгән. Югыйсә, бу—җирле үзидарәләр эше Акчалары юк. диярсез Үзидарәләрнең гомер-гомергө акчалары булмады, берәр чара үткәрәсе булса да. күмәк хуҗалык җитәкчесенә барыл ялындылар Ул хәзер дә шулай. Элек-электән социаль мәсьәләләр җирле үзидарәләргә тапшырылган булса, бүген мондый хәлгә калмаган булыр идек
Тагын бер җитди мәсьәлә, ул да булса, күмәк хуҗалыкларның бирәчәкләрен йә гамәлдән чыгару, йә түләү вакытын чигереп тору
Тагын бер перспективалы юл—инвесторлар табу Моның мисаллары республикада шактый Мәсәлән, Спас районында шушы юнәлештә эш алып барыла Гомумән, бу районда күмәк хуҗалыкларны үзгәртел кору аграр реформа үткәрү буенча башланган эшләрнең инде кайбер уңай нәтиҗәләре дә бар «Ямбакты- һәм Абдулла Алиш исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативларын берләштереп. «Иген- агропромышленность комплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырыла Эшне яңача башлап җибәрү, җирнең чын хуҗасын булдыру, шушы агропромышленность комплексын аякка бастыру өчен 60 миллион сумга якын акча салынган Моның инвесторы—Мәскөүдәге -Корус- холдинг компаниясе- ачык акционерлык җәмгыятенең «Корус-агро- предприятиесе Җитәкчелек итү «Иген»нөң Казандагы вәкиле—башкаручы директоры Марат Гөрөевкә һәм аның райондагы урынбасары Рафис Мөхөммөтовка йөкләнгән.
Башта авыл халкының бер өлеше мондый үзгәрешләргә бераз сагаебрак караган, берише яхшыга юраган Инде агропромышленность комплексы төзелеп, анда эшләүчеләр еллар буе алмаган хезмәт хакын да ала. хуҗалыкка яңа техника, минераль ашламалар да кайта башлагач аларның бу яңалыкларга карашы үзгәрә
Агропромышленность комплексының җитештерү буенча начальнигы Илшат Галөветдинов болай дип сөйли
—«Иген» агропромышленность комплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2002 ел башында гына оешты Ә инде шактый үзгәрешләр бар Халык та канәгать. 330 гектарда рапс, зур мәйданда азык бодае үстерәбез Америка чәчкечләре белән чәчкән идек Алар бик уңайлы Бу чәчкечләр берьюлы берничә операция башкара Үзләре җирне дисклый тырмалый чәчә, катоклый. ашлама кертә Мондый чәчкечләр җирне сукаламыйча чәчәргә мөмкинлек бирә Җир «Корус-агро-га арендага бирелде Лайчылар белән килешү төзелде
Менә ничек! Ә кайберәүләр, җирләребез Мәскәүлеләр кулына китеп баргач, нишләрбез, дип юкка хафалана -Иген- агропромышленность җәмгыяте тәҗрибәсе шуны күрсәтә хуҗалык итү һәм милек формасын үзгәртү инвесторларның булышлыгы-авыл хуҗалыгын кыен хәлдән чыгаруның аеруча ышанычлы һәм нәтиҗәле юлы Иң өһәмиятлесе-салымнар районда кала Быел гына башланган бу эшнең ахыры да уңышлы төгәлләнәчәгенә ышаныч зур Иген яңа технология буенча үстереләчәк Юкка гына Америкадан кыйммәтле чәчкечләр алынмаган Болар барысы да чыгымнар азрак тотылсын, продукция күбрәк җитештерелсен, аның үзкыйммәте кимрәк булсын дигән нияттән чыгып эшләнә -Иген- алга таба яхшы токымлы сыерлар алырга да уйлый Социаль мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмаячак
Әмма әлегә эшләргә кешеләр җитеп бетми Гомумән. Спас районында кадрлар белән хәл җиңелдән түгел Язгы кыр эшләре, урып-җыю вакытларында читтән килеп эшлиләр Ләкин моннан киләчәктә Спас районы авылларында эшләргә кеше калмас дигән ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый Чөнки алга таба авыл хуҗалыгы җирләре шәхси, хосусый хуҗалыклар, фермерлар кулына күчә барган саен эшче кулларга ул кадәр үк кытлык сизелмәс Ник дигәндә, хосусый милекчеләр аз көч белән күбрәк эш майтарырга яраталар Әйтик, белгечлеге буенча агроном Юрий Семушкин элек -Балымерский» совхозына җитәкчелек иткән. Хуҗалыкның икътисади-финанс хәле шактый ук какшый башлаган Кешеләр күп еллар буена хезмәт хакы ала алмаган Шуннан соң Юрий Анатольевич җир алып, фермер хуҗалыгы оештырырга карар кыла һәм тәвәккәлли дә. Элеккеге совхоз җиреннән дә күбрәк җир белән эш итә башлый Күрше авылдан халыкның пай кишәрлекләрен дө куша Ә эшләүчеләр саны элеккедән күпкә кимрәк кала Аның каравы, алар, кем әйтмешли җиргә ябышып ята. Хәзер «Волгарь» фермер-крестьян хуҗалыгы иген үстерә Лизингка «ДОН-1500» комбайны алып җибәргән Эш күләме элеккедән берничә тапкыр артык булса да. аз көч белән дә Ю Семушкин хуҗалыгын уңышлы алып бара Монда хәзер айлык уртача хезмәт хакы 3500 сум тәшкил итә Үзләренең тегермәне, пекарнясы бар. аларын да фермер үз акчасына сатып алган Җитештергән ашлыкны урнаштыруда кыенлыклар килеп чыккач аптырап калмаганнар. Бу заманда ашлыкны очсызга сатып җибәрүдән табыш юк. Ю. Семушкин аны онга өйләндереп, ипи пешереп сатудан күбрәк файда күрә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Александр Васильевич Выжлов кабинетында район картасы эленеп тора. Анда кайда ничә фермер хуҗалыгы барлыгын чамалап була Алар 67 икән Райондагы җирнең яртысына якыны шулар карамагында -Антонов». -Измерский» авыл хуҗалыгы кооперативлары да хосусый затларга бирелгән «Танкеевский» совхозы «Шанс- хуҗалыгына өйләнгән. Равил Бакиров бу эшкә кыю тотынган. Ул әле «Полянский- кооперативындагы пай җирләрен дә «эләктергән- Эшче куллар кимегән, җир мәйданы арткан, шуңа карамастан, бөтен авыл хуҗалыгы эшләрен вакытында һәм җиренә җиткереп башкарып баралар
Вәгыйз Мөхәммәтов элек «Екатериновский- авыл хуҗалыгы кооперативына җитәкчелек иткән Шуннан ары эшнең алга китмөслегенө тәмам ышангач, ул 500 гектар җир алып, «Сирень- фермер хуҗалыгы оештырган
Татарстан хөкүмәтенең агропромышленность өлкәсендәге бурычлары мәгълүм: ул республика халкын сыйфатлы, экологик яктан чиста, мөмкин кадәр арзанрак азык-төлек белән тотрыклы тәэмин итеп торудан һәм шул нигездә Татарстан хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә уңайлы шартлар тудырудан гыйбарәт Алай да республикабыз үз-үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп тора, дип тынычланып ятарга да ярамый Әлегө безне гел сүгелеп килгән шул күмәк хуҗалыклар туйдыра Алар хуҗалык итүнең нинди генә формасын сайламасыннар, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен саклап кала алсак, дәүләт тә ярдәменнән ташламаса. чит-ятлар күзенә карап тормабыз Әле шәхси хуҗалыклар да авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлесен базарга чыгарып тора Алар да яклауга мохтаҗ. Әгәр дө хөкүмәт үзенең шәхси хуҗалыгын үстерү юлыннан баручы авыл агаена ярдәм күрсәтә икән авылда, һичшиксез, халыкның тормыш-көнкүреше яхшырачак, кешеләр эш белән тәэмин ителәчәк.
Кайберәүләр уйлаганча, авыл хуҗалыгы—ашлык, бәрәңге, ит, сөт. яшелчә җитештерүче тармак кына түгел, ул—үзенә генә хас гореф- гадәтләре белән шул төбәктә гомер итүче халыкның яшәү рәвеше дө Шулай булгач, дәүләт, хөкүмәт авыл хуҗалыгын үстерүне өстенлекле юнәлеш дип саный икән, бу шулай булып калырга тиеш. Чөнки бер сорауга бүген-иртөгә җавап бирергә туры киләчәк: безнең ата-бабаларыбыз җирендә киләчәктә кем эшләр9 Хәзергә авыл яши. ул яшәсә, ил дә яшәр