33—ӘХЗАБ (ТӨРКЕМНӘР) СҮРӘСЕ


Әхзаб сүрәсе 73 аятьтән тора. Мәдннә-и Менәүәрәдә иңгән. «Әзхаб» сүзе: төркем, гаскәр, фирка, өер кебек мәгънәләрне үз эченә ала.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
I Әй. Пәйгамбәр. Аллаһтан курык. Кяферләргә. монафикъларга буйсынма Хактыр ки. Аллаһ—барысын да белеп торучы бердәнбер хөкем вә хикмәт ияседер.
2. Раббын иңдергәннәр буенча гына гамәл кыл. Шик юктыр ки. Аллаһ бөтен кылмышларыгыздан хәбәрдар.
3. Аллаһка тәвәккәл ит. Химаяче буларак. Аллаһ житәр.
4. Аллаһ бер кешегә ике йөрәк бирмәде Зиһар дип игълан иткән хатыннарыгызны анагыз сурәтендә танымады. Асрауга алынган угылыгызны да үз угылыгыз итеп танымады Болар (бу уйдырма йолалар) сезнен үз авызыгыздан чыккан сүзләр генә. Аллаһ дөресен сөйли вә тугры юлга ирештерә
(•Борынгы гарәпләрдә шундый бер гадәт бар иде Берәр ир уз хатынына: син миңа анамның аркасы кебексең, дип әйтсә, ул хатын ирнең уз анасы кебек булып калыр. Шул сәбәпле, алар инде моннан соң җенси мөнәсәбәтләргә керә алмый Бу—аерылышу, дигән сүз була. Шушы йола »зиһар» дип атала иде Кешенең күкрәгендә ике йорәк була алмаган кебек, бер хатын бер үк вакытта иренә ана да. хатын да була алмый, янәсе»
•Ягъни, никахлы хатын да. аерылганы да уз иренең анасына әверелә алмый. Яки угыллыкка алынган up бала әйләнеп, үлсә. аның тол хатынын үги а/пасы хатынлыкка ала ала»
Хәсән Чантай һәм Ибраһим Дөнмәз тәфсирләреннән )
5. Угыллыкка алынган балаларга атасының исеме белән эндәшмәгез. Аллаһ каршында иң дөресе шул булыр. Аталарының исеме мәгълүм булмаса. аларга дин кардәшләрегез дә күреп-белгән Танышларыгызга булган мөнәсәбәттә булыгыз. Ялгышып эндәшсәгез, бу эш тә гөнаһ булмас. Белгән килеш, хөсетлек белән эндәшсәгез генә гөнаһ булыр Аллаһ—ярлыкаучы һәм миһербан иясе.
6. Иман китергәннәргә Пәйгамбәр үз ханнарыннан да якынрактыр. (Пәйгамбәрнең) хатыннары аларга (иманлыларга) ана кебектер. Ләкин туганнары. Аллаһнын Китабына күрә, бер-берләренә башка мөселманнардан һәм мөһажирләрлән якынрак Әмма диндәш дусларыгызга игелек кылыгыз Болар Китапка шулай язылган (7) һәм Без пәйгамбәрләрдән сүз алдык Синнән. Нухтан. Ибраһимнан. Мусадан һәм Мәрьям углы Гайсадән. Хактыр ки. Без алардан катгый ант сүзе алдык.
(•Ант сүзе пары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырбыз һәм өммәтләребезне дә шуңа ондәрбез Һәм шушы антыбызга тугры калачакбыз»
Хәсән Чантай тәфсиреннән.)
Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде
8. Аллаһ ал арны (пәйгамбәрләрне) антка тугры булганнарның тугрылыгын сынар өчен ант иттерде. Кяферлар өчен хәтәр жәза хәзерләде
9. Әй, иман китергән кешеләр, Аллаһнын сезгә булган мәрхәмәтен онытмагыз' Сезнен өскә яу килгәндә, яуга каршы Без өермә куптардык һәм сезнен күзгә күренми торган гаскәрләр (фәрештәләр) күндердек. Аллаһ сезнен ни кылганыгызны белеп тора.
10. Алар (дошман явы) өстән дә, астан да сезгә ябырылганда, күзләрегез (куркудан) акайган иле, котыгыз ботыгызга житкән иде, һәм Аллаһ турында төрле-төрле (шикле) уйлар башыгызга килгән чакта; (11) менә шулай итеп, иман китергәннәрне сынау аша кичердек Вә алар дәһшәтле тетрәнүгә дучар ителде.
12. Шул вакытта (динсезлек чире белән авырган) монафикълар әйтте
—Аллаһ белән аның илчесе коры вәгъдәләре белән безне аллады.— диделәр.
13. Араларында:
—Әй. Ясриб сугышчылары, сез дошманга каршы таралмаячаксыз, качыгыз,—дип кычкыручылар да булды. Кайсылары исә
—Йорт-жирләребез саксыз калды (өебезгә кайтар безне),—дип Пәйгамбәрдән рөхсәт сорый иде Йорт-жирләре саксыз түгел иде аларнын. (сугыш кырын ташлап) качу иле аларнын теләге.
(Ясриб—Мәдинә шәһәренең борынгы атамасы иде)
14. Әгәр (мөшрикләр Мәдинә шәһәренең) төрле ягыннан басып кереп (монафикъларны Пәйгамбәргә, мөселманнарга каршы), фетнә суешында катнашырга кушсалар, һич шик юк ки, ике дә уйлап тормастан. алар (монафикълар) кушканны үтәр иде.
15. Хактыр ки, алар моннан әүвәл (Җиһад сугышында) артка борылып качмаска Аллаһка сүз биргәннәр иле Аллаһка бирелгән сүз өчен жавап бирергә туры киләчәк.
16. (Пи. Мөхәммәд) әйт син аларга.
—Үлемнән яки үтерелүдән качсагыз да файда булмас. Качкан гәкълирдә дә гомерегез озын булмас,—диген.
17. Әйт син:
—Аллаһ сезгә берәр яман эш теләсә, сезне ул бәладән кем килеп коткарыр'.’ Сезгә рәхмәт иңдерергә теләсә, ул рәхмәтне кем тоткарлый алыр?—диген. Алар Аллаһтан башка үзләренә бер дус та табалмас, ярдәмчеләре дә булмас.
18. Аллаһ сугышка барудан тыючыларны
—(Сугышка бармагыз) безнен белән булыгыз.-дип котыртучыларны бик яхшы белеп тора. Аларнын бик азы сугышка катнашты (19) Катнашканнары да (менә без дә кяферләргә каршы сугыштык, безгә дә ганимәт малы тиеш, дип әйтер өчен) хөсетлек белән генә килде. Йөрәкләренә курку төшсә, син аларны. үлем исереклеге белән, күз-башлары акайган килеш, синнән ярдәм кәгеп, шашып калганнарын күрерсең. Куркыныч узып киткәннән сон, алар үзләренең әче гелләре белән бәгырьләрегезне үтәли тишеп чыгар Атар ганимәт малына хирыс Агар иман китермәс Шуңа күрә. Аллаһ аларнын (ихлас булмаган) кылмышларын юкка чыгарды Бу эш Аллаһ өчен бик тә жинел нәрсә
20. Дошман гаскәрләре ерак китмәде (аларның кире борылуы да мөмкин) дип курыктылар Атар чүл эченә качып, бәдәви гарәпләре янында яшәп. (сугыш кырына кире кайткан дошман гаскәрләре турында) сораштырып ятарга хыяллана иде Алар сезнең белән бергә (сугыш кырында) булса да. чынлап сугышмас иде
21. Хактыр ки. Ахирәт көнендә Аллаһ белән кавышуга ышанганнар
өчен һәм Атлаһны күп зикер иткәннәр өчен Пәйгамбәрдә үрнәк сыйфатлар бар.
22. Дошман чирүен күргәч
-Менә бу Аллаһнын һәм Пәйгамбәрнең безгә биргән вәгъдәсе (сынавы),- диделәр.
—Атлаһ белән Пәйгамбәр дөрес әйткән икән. (Кяфер явының һөҗүм итүе) мөэминнәрнең иманын һәм Аллаһка буйсынуларын арттырды гына.
23. Мөэминнәр арасында Аллаһка биргән антларында торучылар бик күп. Азарнын кайсылары вәгъдәсен азагына чаклы китереп җиткезде (Җиһадта шәһит китте) Сабыр гына (әҗәлен) көткәннәре дә бар Алар берничек тә антларын бозмады.
24. Аллаһ тугры булганнарга тугрылыклары сәбәбе илә әжерен дә бирәчәк. Ихтыяр итсә, Атлаһ монафикъларны җәзалаячак яки (Тпәрбэ итсәләр) ярлыкаячак. Шик юктыр ки, Аллаһ—ярлыкаучы һәм чиксез миһербан иясе
25. Аллаһ кяферләрне һичбер хәергә ирештермичә (җиңелдерде. ганимәт ала алмадылар, мөселманнарның динен какшата алмадылар), сөмсерләре коелган хәлдә чигенергә мәжбүр итте. Алла сугышта мөэминнәргә ярдәм итте (давыл куптарды. Күктән фәрештәләр гаскәре җибәрде). Аллаһ—көч-кодрәт иясе, һәрвакыт жинүче.
26. Китаплы халык (яһүдиләр) булып та мөшрик гаскәренә ярдәм иткәннәре өчен, Атлаһ аларнын йөрәкләренә курку салды, ныгытмалары арасыннан чыгарга мәжбүр итте Аларнын бер өлешен сез үтердегез, башкаларын әсир иттегез. (27) Аларнын йорт-жирләрен, малларын, сез аяк басмаган (уңдырышлы) туфракларны сезгә бирдек. Бар нәрсәгә Аллаһнын кодрәте җитә
28. (Ул заман бер иргә тугыз хатын рөхсәт ителә иде Рәсулулланың хатыннары да йортта булмаган зиннәтләр таләп итә башладылар. Шуннан соң бу сүрә иңдерелде.)
—Әй, Пәйгамбәр, хатыннарына әйткел:
—Әгәр дә сез бу дөньяда муллык, зиннәт эчендә яшәргә телисез икән, алайса, әйдәгез, мин сезнсн һәрберегезгә үз өлешегезне биреп, матур гына аерып, иреккә җибәрермен.—диген. (29)—Әгәр дә сез Аллаһка иман китереп. Пәйгамбәренә ияреп һәм Ахирәт йортында яшәргә теләсәгез; шик юктыр ки. игелек кылганнарыгыз бөек бер әжергә лаек булачак.
30. Әй, Пәйгамбәр хатыннары, берәрегез тәрбиясез эш белән тотылса, анын жәзасы (гади хатыннарга бирелә торган җәзадан) ике тапкыр артык булыр Бу эшне башкару Аллаһка берни дә тормый (31) Аллаһка һәм Пәйгамбәргә итагать итүче, игелек кылучыларыгыз булса, андыйларга бүләкне дә (башка хатыннарга караганда) икеләтә арттырып бирербез, һәм алар өчен Без (җәннәттә) бик тә затлы ризыклар да хәзерләп куйдык.
32. Әй. Пәйгамбәр хатыннары, сез башка хатыннар кебек түгелсез. Аллаһтан курыксагыз, (чит ирләр белән) кыланып сөйләшмәгез Кыланып сөйләшү күңелендә женси азгынлык чире булган ирләрне өметләндерер Сөйләшүегез гади һәм әдәпле булырга тиеш (33) (Мәгъруранә) өегездә утырыгыз. Элеккеге жаһилият вакытындагы хатыннар кебек (канчыклап. зиннәтләрегезне башкаларга күрсәтеп) йөрмәгез. Намазны тәртибенчә укыгыз. Зәкят бирегез. Ашаһка, Пәйгамбәргә итагать итегез. Ий. Пәйгамбәр хатыннары. Аллаһ сезне керсез (гөнаһсыз) итеп, пакьләрдән пакь ясарга тели (34) Аллаһнын өегездә укылган аятьләрен, гыйбрәтле мисалларын отып алыгыз (һәм башкаларга сөйләгез). Шик юктыр ки, Аллаһ һәрнәрсәнең асылын белеп, һәрнәрсәдән хәбәрдар торыр
35. Шик юктыр ки. мөселман ирләр вә мөслимәләр, мөэмин ирләр вә мөэминәләр. жаннары-тәннәре белән Аллаһка бирелгән итагатьтәге ирләр вә итагать бозмаган хатыннар, (антларына, дингә, хатынына) тугры ирләр вә тугры хатыннар, чыдам-сабыр ирләр вә түзем-сабыр хатыннар, мөтәвази
(тыйнак) ирләр, мөтәвази (әдәпле) хатыннар, саләка бирүче ирләр, садәка бирүче хатыннар, ураза тотучы ирләр, ураза тотучы хатыннар, намусларын саклаучы ирләр, гыйффәтләрен саклаучы хатыннар. Аллаһны чиксез зикер итүче ирләр, зикер итүче хатыннар бар. Аллаһ боларга ярлыкау һәм бөек әжер хәзерләп куйды.
36. Аллаһ белән Пәйгамбәр бер эшкә хөкем чыгарганнан сон, мөэмин ир белән мөэминә хатын-кыз үз ихтыярлары белән ул хөкемне бозып, үзбаш гамәл кылырга тиеш түгел. Аллаһка һәм Пәйгамбәргә каршы гамәл кылганнар адашкан булыр.
37. (Ий, Рәсүлем Мехәммәд) исеңдәме, ничек итеп Аллаһ сина нигъмәт бирде, игелек кылган кешегә дә син:
—Хатыныңны аерма, Аллаһтан курык,—дигән идең. Ләкин Аллаһка ачык мәгълүм булган нәрсәне син (кешеләрдән) яшереп калдырдың Юкса. (кешеләрдән түгел) Аллаһтан куркырга кирәк иде Зәед хатыны белән арасын кирәгенчә өзеп бетергәннән сон, ул хатынны сиңа никахладык. Угыллыкка алынган үги балаларының хатыннарын, тәртип белән аерылышканнан сон. үги атага никахлау мөэминнәр өчен гөнаһ түгел, дидек. Аллаһнын әмере җиренә житкезелде.
(•Сабый чагында әсирлеккә алынган Зәедне хәзрәти Мехәммәд азат итеп, угыллыкка алды Балигъ булгач. Мехәммәд туганнан туган сеңлесе Зәйнәпне Зәедкә никахлашты Ләкин бай нәселле Зәйнәп кол Зәед белән тыныч тормыш кора алмады Зәед тә аның тәкәбберлегенә түзмичә. аерылырга теләде. Шул вакыт хәзрәти Мехәммәд аңа сабыр итәргә кушты Ләкин барыбер Зәед Зәйнәпне талак итте Мехәммәд Аллаһ рехсәтеннән соң Зәйнәп белән никахлашты»
Али Тургут тәфсиреннән )
38. Аллаһ хәләл кылган нәрсәне башкарганнан Пәйгамбәргә гөнаһ юктыр. Элек яшәп китүчеләр (пәйгамбәрләр) дә Аллаһ хәләл кылганны гына башкаралар иде. Аллаһнын әмерләре, һичшиксез, җиренә житкезелә, алар (Ләүхел Мәхфүзгө) язып куелган тәкъдирдер
39. Ул пәйгамбәрләр—Аллаһ иңдергән әмерләрне (кешеләргә) ирештерүчеләр, Аллаһтан куркучылар, Аннан башка беркемнән дә курыкмаучылар. (Хәттин ашканнардан) исәп-хисап алыр өчен бер Аллаһ Үзе житәр
40. Мөхәммәд сезнең арагыздагы бер генә ирнең дә атасы түгел. Ул фәкать Аллаһнын Рәсүле һәм пәйгамбәрләрнең соңгысыдыр Аллаһ һәрнәрсәнең асылын белеп тора. (41) Әй, иманлы халык, Аллаһны һәрвакыт искә алыгыз (42) һәм Аны иртә-кич (мактап) тәсбих тартыгыз
43. Сезне караңгылыктан (наданлыктан, динсезлектән) яктылыкка чыгармак өчен рәхмәтен вә мәрхәмәтен һәм фәрештәләрен күндергән—Улдыр. Аллаһ мөэминнәргә чиксез мәрхәмәтле
44. Аллаһ белән кавышкан Көнне аларга эндәшү:
—Сәлам!—сүзе булыр. Аллаһ алар өчен бик тә мәртәбәле бүләкләр хәзерләде.
45. Әй. Пәйгамбәр. Без сине, чыннан да. шаһит, сөенче алучы вә кисәтүче буларак күндердек.
46. Аллаһнын фатихасы илә (тугры юлга) чакыручы, нур чәчүче бер кандил сыйфатында күндердек (47) Мөселманнардан сөенче ал алар Аллаһнын бөек Сәгадәтенә ирешәчәкләр (48) Кяферләргә. монафикъларга баш имә Ал арның рәнҗетүләренә диккать итмә, түз Аллаһка инан, иманыңа таян Химаяче буларак та, таяныч буларак та Аллаһ сиңа житәр
49. Әй. иманлы ир кешеләр, мөэминәләрне никахлап алганнан сон. зөфаф мөнәсәбәтенә кермәгән очракта, аерырга теләсәгез, ул хатыннан гыйддөт таләп итәргә сезнең хакыгыз юк. Бу очракта хатынның күңеленә хуш килерлек мал биреп, яхшы мөгамәлә белән өенә озатыгыз.
(•Зөфаф кичәсе—никахтан соң ир белән хатынның бер ятакта төн уздыру мөддәтедер Зөфаф алдыннан бу хатынны яратмаячагыгызны сизенеп, аның сезгә охшамаган гадәтләрен к уpen. аның чир-te икәнен белеп. җенси якынлык кылмыйча талак итсәгез, шәригать кануннары бозылмый Гыиддәт—аерылган хатынның башка иргә чыгарга ярамаган вакыты»
Хәсән Чантай тәфсиреннән)
50. Ий. Пәйгамбәр, мәһәрен биргән хатыннарынны, Аллаһ сиңа ганимәт буларак биргән (сугышта әсир алынган) вә синең колың булган җарияләрне, (атаң белән бертуган) агаңның, (атаң белән бертуган) тупннын.. (анаң белән туган) абзаңның вә (ана ягыннан булган) түгекәеннен кызларын, синең белән бергә (һиҗрәт иткән) күченеп килгән кызларны сиңа никахта хәләл КЫДДЫК. Иман китергән мөэминә үзен Пәйгамбәргә (мәһәр алмыйча гына) багышларга теләп, син дә аны алырга теләсәң, (мондый никах) башка мөселман ирләренә харам булып, бары тик сиңа гына рөхсәт ителәчәк. Хактыр ки, сина уңайсыз булмасын өчен, (башка мөселманнарга) хатыннар вә жарияләр мәсьәләсендә Без төгәл мәгълүмат биргән идек инде Аллаһ—чиксез мәрхәмәтле вә ярлыкаучыдыр.
51. (Хатыннарың белән төн уздыру тәртибен син боза аласың; аларның бүген) теләмәгәнен (ялгыз) калдырып, теләгәнен яныңа алдыра аласың (Чираттан) калганнарын яныңа алдырсаң да, зыян юк. Бу эш аларның куанып, үз өлешенә тигәннәргә шөкер итеп яшәүләренә кулай булыр. Аллаһ күңелегездәгене белеп тора. Аллаһ—бөтенесен дә белүче сабыр миһербан ияседер.
52. Моннан сон (сиңа тигән тугыз хатыннан гайре) хатын алу һәм шушы хатыннарынны алмаштыру (берсен аерып, яңасын алу), хәтта никадәр генә гүзәл булсалар да. сиңа хәләл булмас Кол рәвешендәге жарияләреңнән башка Аллаһ—барысын да күзәтеп торучы.
53. Әй. иман китергән кешеләр, мәҗлескә чакырылмаган көе. Пәйгамбәр өенә кермәгез, табын әзер булудан иргә килмәгез. Фәкать (табынга) махсус дәшкәч кенә керегез. Ашап-эчкәч тә таралышыгыз. Киңәш-табыш итәр өчен дә, әңгәмә корыр өчен дә (рөхсәтсез) кермәгез. Чөнки Пәйгамбәрне кыен хәлгә куюыгыз ихтимал, ул (сездән кыенсына.) Аллаһ дөреслекне әйтүдән кыенсынмас Берәр нәрсә кирәк булган чакта, чаршау аша Пәйгамбәрнең хатыннарыннан сорап алыгыз. Бу һәм сезнең өчен, һәм дә аларның күңел сафлыгы өчен шулай кирәк. Аллаһнын Пәйгамбәрен кыен хәлләргә куймагыз, (вафатыннан сон) анын хатыннары белән никахлашмагыз. Бу—Аллаһ каршындагы ин зур гөнаһларның берсе (54) Аллаһ ачык гамәлләрегезне дә, яшертен- пошыртыннарын да бик яхшы белеп тора. 55. (Хатыннарың) аталары, угыллары, ага-энеләре, бертуганнарының угыллары, кыз кардәшләренең угыллары, үз (мөэминә) хатыннарың, хезмәтче жарияләр каршында (пәрәнҗә, чадрасыз) йөрсә, гөнаһ саналмас. Аллаһтан (җәзасыннан) куркыгыз. Хактыр ки. Аллаһ һәрнәрсәгә шаһиттер. 56. Шик юктыр ки. Аллаһ та, фәрештәләре дә Пәйгамбәргә күп салават әйтерләр Әй. иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез. Ий. мөэминнәр, сез дә хәзрәти Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез. 57. Хактыр ки, Аллаһ һәм дә Анын Рәсүле турында нахак сүз сөйләгәннәр аз түгел. Аллаһ аларны дөньяда да. Ахирәттә дә ләгънәт орып, рәхмәтеннән куды. Аларга интектерүче, рәнжетүче жәза хәзерләнгән. 58. Гөнаһ кылмаганнары көенчә: бу ир белән бу хатын гөнаһ кылды, дип нахак яла якканнар, һичшиксез, үз өсләренә зур гөнаһ алыр. 59. Әй, Пәйгамбәр! Хатыннарына, кызларына һәм барча мөэминнәргә әйт. (йомыш белән урамга чыкканда) өс киемнәренең яхшысын кисеннәр Бу— (аларның затлы нәсел хатыны икәнен) танысыннар һәм рәнҗетмәсеннәр өчен бик тә кулай эш. Аллаһ—ярлыкаучы һәм миһербан иясе.
60. Хактыр ки, икейөзлеләр, эчләрендә чир булганнар (җенси хасталыклары булганнар), шәһәрдә (фетнә чыгарыр өчен) яман хәбәр таратучылар шушы гамәлләреннән ваз кичмәсеннәр, алар өстенә (яу белән) сине җибәрербез Менә шуннан сон инде алар синен янда (курше булып) озак тора алмаслар (61) Ләгънәтләнгән кавем буларак, аларны кайда очратсалар, шунда тотып үтерәчәкләр (62) Әүвәл яшәп киткәннәр хакындагы Аллаһнын хөкеме шулдыр ки. Аллаһнын канунында һичбер үзгәреш табалмассын
63. Кешеләр синнән Кыямәт көненең кайчан киләчәге турында сорыйлар Әйт син аларга.
—Ул турыда бары тик Аллаһ кына белә,—диген Син каян беләсең аны —Бәлки, ул озакламый килер (64) Шунысы хактыр ки. Аллаһ кяферләргә ләгънәт орды. Алар өчен хәтәр ялкынлы ут газабы хәзерләде (65) Атар анда мәнгегә калачак һәм аларга ярдәм итүче бер генә дус та табылмас (66) Ут эчендә йөзләре бөрешеп янганда алар әйтер:
—Ай, валлаһи. Раббы га _ итагать иткән булсак. Пәйгамбәргә ияргән булсак,—дип үкенерләр. (67)—Йа, Раббыбыз, без үзебезнең җитәкчеләребезгә һәм киңәшчеләребезгә иярдек, алар безне юллан яздырды,—дип әйтерләр (68)-Раббыбыз. аларга икеләтә җәза бир вә аларны коточкыч итеп ләгънәтлә (рәхмәтеңнән читкә ку) 69. Әй, иман китергән кешеләр, сез дә Мусаны рәнҗетүчеләр кебек булмагыз. Барыбер Аллаһ аны сез сөйләгән нахактан арындырды. Ул Аллаһ хозурында абруй казанды (70) Иманлы кешеләр. Аллаһнын (җәзасыннан) куркыгыз һәм дөресен сөйләгез. (71) Аътаһ эшегезне уң кылыр вә гөнаһларыгызны ярлыкар. Аллаһ белән Пәйгамбәргә итагать иткән кеше (хәтәр .җәзалардан) котылып, Сәгадәткә ирешәчәк.
72. Күкләргә, Җиргә вә тауларга Без әманәг тәкъдим иттек, ләкин алар (җаваплылыктан куркып) бу Йөкне үз өсләренә алмады Адәм баласы бу әманәтне үз өстенә алды. Чөнки кеше—(табигате белән) залим һәм надандыр
73. Монафикъ ирләрне иә монафикъ хатыннарны, мөшрик ирләр белән мөшрик хатыннарны җәзага тартыр өчен, иман китергән ирләр белән иманлы хатыннарның тәүбәсен кабул итәр өчен (Аиаһ шушы әманәтне кеше өстенә йөкләде). Аллаһ—ярлыкаучы, мәрхәмәт итүчедер

Реклама