Төгәллек һәм кыскалык


Hypy.ua Гарифның кыска хикәяләре мине менә нинди хәлләр турында уйландырды. Бик борынгы заманнан ук һәр халыкта кыска-кечкенә күләмле әсәрләр күп иҗат ителгән. Уйлана торгач, хәтта, әдәби иҗат шул миниатюралардан башланмадымы икән, дигән фикергә дә килеп куясың Шигърияттә бер куплетлы җырлар. чәчмә жанрда җыйнак риваять-истә.зек.зәр һәм мәзәкләр. халык алдында уйнау өчен театраль миниатюралар әдәбиятның чишмә башы булган кебек, һәм һәр халыкта әдәбиятның бу төре заманалар узуында шомарган-чарланган
Без бу очракта проза жанрына гына күз салыйк.
Егерменче гасыр башында Габдулла Тукай кыска хикәяләрен иҗат итә. Дәрдмәнд «Вак хикәяләр»ен яза. Аларга чаклы һәм алардан соң да халык иҗаты әсәрләре— кыска әкиятләр, мәзәкләр—күп җыентыкларда басылып чыга. Бик еракка чигенмичә, рус әдәбиятыннан Лев Толстойның. Михаил Пришвинның шундый әсәрләре шактый булуын искәртик Узып кына киткән егерменче гасырның җитмешенче елларында бу төрдә Василий Субботин («Подорожники»). Владимир Солоухин («Камешки на ладони»). Леонид Гурунц («Ясаман— обидчивое дерево») актив иҗат иттеләр Шул елларда Советлар Союзының башка халыклары язучыларының да уз әдәбиятларында мондый төр хикәяләрне алгарак чыгарырга тырышулары күзәтелде
Безнең татар әдәбиятында Фаил Шәфигуллинның әйбәт кыска хикәяләре (аеруча юмористик) истә калды. Галимҗан Гыйльманның «Тозлы яңгыр» исемле китабының зур өлешенә шундый әсәрләре тупланган, әдип аларны «Парчалар, нәсерләр» дип билгели. Рабит Бату.зланың мәгълүм шәхесләр турындагы юморескалары вакытлы матбугатта еш басыла Туфан Миңну.иинның «Кызыл тышлы дәфтәрдән» исемле бай җыелмасында кыска хикәяләр ишле (Мәгълүмат итеп кенә әйтим, мин дә әле җитмешенче елларда ук вак хикәяләрдән торган шактый күләмле «Арыш көлтәсе» исемле җыентык туплаган идем Тик ул. «көлтә бавы» кысып бәйләнмәгәнгәдер. укучыга тулысынча барып җитә алмады. әлеге хикәяләрнең шактые вакытлы матбугатта да басылмады, кайберләре башка әсәрләр кысасына сыйды.)
Нурулла Гарифның кыска хикәяләрен тәкъдим итү сүзендә бу төргә өстән-өстән генә күзәтү ясауның максаты андый әсәрләрнең һичшиксез язылырга тиешлегенә игътибарны юнәлтү иде Аларда заман төсмерләрен, үткәннең һәм киләчәкнең бизәкләрен- чуарлыкларын тасвирлау җайлары-альзмнары күп. алар, формалары белән үк. язучының вакыйгага-хәлгә мөнәсәбәтен төгәл-кыска белдерүен, тормыш күренешләрен дөрес бәяләвен. нәфислекне дөп-дөрес чагылдыруын таләп итәләр. Аннары. Мондый төр әсәрләр язу бигрәк тә яшь иҗатчыларның осталыкларын күтәрүгә булышыр иде
Соңгы вакытта Нурулла Гариф әйбәт кенә хикәяләрен бастырды. Аның түбәндәге кыска хикәяләре (югарыда «мәзәк, юмореска, миниатюра, хикәят, парча» кебек терминнар да кулланьзлды. тик кайсысы дөресрәк?) әдәбият таләпләренә, аның да вак төре таләпләренә җавап бирәләр, дигән фикердә мин

Реклама