Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төш

өш күрәм... Имеш ки мин бер күк хаднме. Җир язмышы сыйдырылган монитордан. «Т» атлы төймәгә басып, һәр адымын Татар милләтенең имеш, карап торам... Татар—тырыш, башын иеп дуңгыз бага. Тирес түгә, җир сукалый, күмер чаба: Вакыты тар, хәтта милли бәйрәмен дә Кайсы елны оештыра шыксыз көндә... Гайрәт чигеп, басам башка төймәләргә... Мониторны карнаваллар биләп ала... Политика... Экзотика... Эротика... Мондый поэтикадан җан эреп китә... Карап ятам хозурланып, хөҗерләнеп Кяфер кавемнең шаукымлы мәгыйшәтен; Мөселман... чәчән... фәлән... дип борчысалар, - Тсс,—минәйтәм.—пажалысты, не мешайте!.. Тәмле төшемне шул мәлдә бүлдерәләр Сүзнең миңа бирелгәнен белдерәләр. Депутатлар авыз ачып карап тора, - Аһ,—минәйтәм,—өн дә пука ярап тора... Азатлык,—дип нәни милләт тәмуг кичә, «Бөек» халык аның канын көи-төн эчә... Җәллад—чара... Хөкемдар—кем? һәм шул гомер... Ни өчен төкәнми, кайтмый, кемнең үче?!.. ... Өмет өзми тәмуг кичә чәчән халкы, Янартау йөрәге шулай әйди аны... Шагыйрь дуста кунакта —Кул суз һәм сос, табын күрке Чикмән кигән бавырсак... Карап торма, бүтән сый юк, Аңлыйсыңдыр, авыр чак. Бер шифа тапмый калмабыз Әгәренки авырсак. Әйдә, туган, аша суган, Ачы торма, сарымсак!.. (цтә актив бер авторга) һәр язганыннан кычкыра Мин—шәп, дигән фикер. Әхлаксызлык үрнәге ул Үзүзеңә зекер... — «Тибүчеләр»не фаш итеп, Кем анда тегә сакал? Кем булсын, Мәшһүр Тибүче Фәнзаман ага Баттал... •Тибучеләр—Ф Бмың шул исемдә куләмле мәкаләсе матбугатта донья курде * Диңгезле шигырьләреңнән Хушлана иде күңел. Гаташлангач язганнарың Салмый аңларлык түгел... Мин борылып яттым пародия Мин оныттым сине Ә син әрсез. Тешләремә һаман керәсең Жанның теленгәнен беләсең бит. Арадагы ярны күрәсең Телгәләнеп беткән йорәгемне Учка кысып, тагын кабашыйм Уйларымнан. тешләремнән кит син. Мин яратмыйм сине, яратмыйм Мөдәмнл Әхмәтов Мин борылып яттым. Ә снн әрсез. Куеныма һаман керәсең Җанның үртәлгәнен беләсең бит, Яшь аермасын да беләсең... Шәлперәйгән, шиңгән йөрәгемне Учка кысып, тагын кабатлыйм: Азаплама мине, кит янымнан. Мин яратмыйм, сине, яратмыйм... —Татарстан, әйтче, син соң мөдәм илме? Ник белмиләр бөек шагыйрь—Мөдәмилне?? —Андый шагыйрь, кызганыч ки. аунап ятмый. Шуңа күрә аны һичкем күрми, тапмый... Биофиллар Ялгыш каенны кочканмын. Мин аны син дип пюрам Роберт Миннуллин Как жену чужую. Обнимал березу... Сергеи Есенин Сексуаль азчылык төрләнештә, Бозыклыкка дөнья ничек чыдар? Зоофиллар гына җнтми иде, Пәйда булды каен кочучылар?!.... Акча мәсьәләсе Акчаң булса, гөл сибәләр йөзеңә; Акчаң бетсә, көл сибәләр күзеңә Равил Файзуллин Чорлар алмашына, калынаймый Шагыйрьләр кесәсе һаман кискен килеш кала бирә Акча мәсьәләсе... Сергач якларында, концертларда Ялыктырса әгәр берәр җырчы. —Икенчең чыксын!—дип аваз сала Гаҗиз тамашачы. Күп гәҗит-журналда бар даими. Бер сан калмый сару кайнатучы. Мишәр агай, кайда ихласлыгың. Кычкыр пожалысты! Көтмәгәндә ишек шакыдылар, Баштан төшеп китте түбәтәй; Төксе караш ташлап түргә үтте Тикшерүче, ике пүнәтәй... Каян, нәрсә тартып чыгарырлар... Күңел сагыш белән чүмәкәй... Әле генә йөрәк бөркет иде. Инде пырпыр килгән чүрәкәй... & Язучы Флүс Латыйфигә «Бәйсез этләрне атарга» икән. Ничек «Ак-карага тимәскә»? Җитмеш мең тиражлы «Хыянәтең» Өнди башны түбән имәскә! Искәрмә. Куш тырнаклар эчендә авторлар язган әсәрләрнең исемнәре. * Язучы Фоат Садриенка «Адәм әүлиясы» дими жай юк. Кунак нтеп «Тозлы бал» ашаттың. «Таң җиле»нә чыгып, хәл-тын алгач. «Их, сез. егетләр!» дип. тел шартлаттың... Порнобоевикка тарта Җирдә тормыш... Кем соң безнең вәзгыятьне шулай бормыш? Кем режиссер, кем— автор, кем тамашачы? һәм жанрда чагыла кем ихтыяҗы?.