Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЫЯНӘТСЕЗ ИҖАТ

ИЖАТ ПОРТРЕТЫНА ШТРИХЛАР I улай, әдәби барыш (процесс) үтә дә кызыклы күренеш бит ул... Күңел биштәренә әллә никадәр жилкенү-өметләр төяп яңа гасырга аяк баскан мәлдә, үтеп киткән аһзарлы дәверне күздән кичәрсәк, моның шулай икәнлеге бигрәк тә ачык күренә. Шул үткәннәргә күз салсак, күрәбез ки әдәби мәйданда кемнәр генә ат уйнатмаган да, кемнәрнең генә мангай Шәрифләрендә тояк эзләре ярылып калмаган Әйтик, берәүләр, - корифеи» сыйфатында, дистә еллар буе әдәби аргамакның тезгенен үзләренең «ныклы» кулларында тотып килделәр дә. бер каермада тавыш-тынсыз гына иярдән төшеп калдылар Әллә булган алар, әллә юк... Икенче яктан, бер төрле әдипләр хакында алтмыш-житмеш еллар дәвамында ике-өч кәлимә сүз әйтергә батырчылык итми яшәдек тә (әйтелсә дә. әдәбияттан үтә хәбәрдар ике зат очрашып, бер-берсенә пышылдап кына: «бар иде бөекләремез. ■> диюдән артмагандыр), менә сиңа мә. хәзер аларның. (үзләре булмаса да!) исемнәре мәйданның кап уртасында; әдәбият хакында үз фикере булган һәр каюсымыз шул бөекләрнең кәчтүн чабуын үпмичә китми. Ә тере бөекләр исә. үз исемнәре тирәсендә барган ызгыш-тартышларга һушлары китеп карап торалар, шомбай-саламторханнар сырып алган мәйданга тап булуларына үкенмиләр дә микән әле?.. Кызык әдәби барыш, кызык.. Тора-бара кайбер атлы-дәрәжәлеләрнең дәрәжәләре иҗатларыннан башка гына торып кала, атсызлар ат ала. «йолдызлар» чүпкә оча. билгесезләр «йолдыз»га әверелә. Тоташ әверелеш, тоташ метаморфоза Әлмисактан бирле шулай булган һәм шулай булып кала килә. Тукайга да, Такташка да. Туфанга да караш, чорына нисбәттә, бер генә төрле булмаган Әдәби барышның кызыклыгы тагын шунда да күренә: ягъни мәсәлән, әле сонгы елларда гына бер язучымыз Гаяз Исхакыйны татарны адаштыруда, саташтыруда, көферлектә гаепләп ниләр генә язып бетермәде, бүген исә Гаяз Исхакый исемендәге премия бирүләре белән котлаулар кабул итә. Әгәр дә: • Мина кирәк түгел иде»,—дисә, алдаша, бик тә аласы килә аның ул премияне, үзе тамга сукканча, әйтсәк, «көфер» Гаяз Исхакый исемендәге бүләкне Чынлап та. андый «идейный» каһарманнарны һич кенә дә анлап җиткерә торган түгел. Кемнәр килә дә. кемнәр китә . Жаннарны ятим калдырып бер-бер артлы прозабызның «алтын баганалары» булган Ф Хөсни. Г Бәширов, М Мәһдиев. Ә. Еники, Г Ахунов фани дөньядан бакыйга күчтеләр. Вакытсыз арабыздан киткән X Сарьян. Э Касыймов, Г. Кашапов, Ф Гыитьми. А Сафин. Хәйдәр. Г Сабитов исемнәрен дә санасак, югалтуларыбыз бихисап икән Олыгайган әдипләребез ачыктан-ачык: «Без инде язасын яздык, әйтәсен әйттек, прозанын язмышы— киләчәк яшьләрдә»,—дип белдерделәр. Берара прозада зәмһәрир бушлык чалымнары шәйләнә башлаган кебек иде. Гариф ага Ахунов гел мактап телгә алган Арча төбәге дә, күп жимеш биргәннән сон ял итү фарызлыгын үтәүче алмагач сыман, әлегә дәшми тора Шул чагында Менә шунда халкыбызның талант чишмәләре саекмаганлыгын расзап Мөслим төбәгеннән Фоат Садриев. Малмыж ягыннан Рафаэль Сибат. Чаллыдан Вахит Имамов, Башкортстанда туып. Казан әдәби мәктәбендә «керенгән» Галимҗан Гыильманов кебек урта буын каләмкярлар мәйданга чыктылар Проза осталары булып танылган Марсель Галиев, Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинованы да искә алсак, хәлләр бөтенләй үк мөшкел түгел Ш икән дип, шөкер итәргә генә кала. Шушы сафнын алгы рәтендә танылган каләм остасы Флүс Латыйфинын да булуы әдәби барышны тагын да күркәмрәк итә, ана жегәр өсти, ямь бирә. Флүс Латыйфинын үзе белән ныклап сонгы елларда гына танышсам да, хәер. . аны инде кырык елдан ашу беләм икән, ләбаса.' Курчак театры куйган спектакль вакытында күрдем мин аны. ул чагында сөңге кебек төз гәүдәле, озын буйлы яп-яшь егетне Безнең Әмәкәй авылына курчак театры килгән иде. Мөслимнең үзеннән диделәр. Абыйларга ияреп барганмындыр инде: матур җәйге көннәрнен берсендә беренче мәртәбә клуб дигән хикмәтле бинанын тупсасын атлап кергәч, сәхнә алдына тезләнеп утырып карадым мин. ул тамашаны. Тере «артист»ларны да беренче тапкыр күрүем иде. Спектакль мәңге оныта алмаслык булып күнелгә кереп калды Сәбәбе дә «җитди» иде: тамаша «яхшылык белән явызлык» көрәше хакында иде. Яхшылык—сылу кыз Кукурузбикә (исемен төгәл генә хәтерләмим, ләкин ул мина нәкъ шулай Кукурузбикә булгандыр кебек тоела) дуслары ярдәмендә, явызлыкны жинеп чыга, димәк ки. шуннан сон илебез дә мул. тыныч тормышта яши башлый. Хрущев заманы бит бу. Әмма истә калганнары анда түгел, башкада иде Спектакль ахырында ниндидер сәер машина хәрәкәткә килеп, тамашага җыелган балачага өстенә кәнфитпеченье яудыра башламасынмы' Менә бусы могҗиза дисән дә могҗиза иде. «Аһ- итәргә өлгермәдек. «артист»лар. залга чыгып, «өлешсез» калган балаларга күчтәнәч таратып чыктылар. Тагын шунысы истә калган арадан берсе, озын буйлы, хәрәкәтчән абый, мина ике кәнфит биреп китте. Без бичара бала-чага шушы спектакльдән сон. һәр курчак театрында «күчтәнәч» өләшәләр икән дип исәпли башладык Күп еллар үгкәч. дөресрәге, үткән ел декабрь аенда гына ул тамашаны безгә Мөслим урта мәктәбенең «Йолдыз» курчак театры күрсәтүен, пьесалар авторы Флүс Латыйпов булуын, кибеттән үз акчасына кәнфит-прәннек алып, балаларга өләшеп йөргән артист абыйның да ул икәнен белеп шаккаттым. Әйтергә кирәк, театр Мөслим төбәгендә генә түгел, күрше-күлән район тамашачылары арасында да дан казана. Башкортстанга да барып чыга. Хәтта ниндидер хикмәт белән чакыру алып. Мәскәүдә дә осталыгын күрсәтеп кайта. Бер мәдәният сараенда аларны. ягъни осталарча спектакль куйган татар авылыннан килгән үсмер-артнстларны. кытайлар дип белеп, аеруча алкышлап каршылыйлар Әдәбият мәйданына иркен керү өчен, беренче шарт, әлбәттә, шәхес булып атгереп җитү Бу яктан алганда. Флүс Латыйфи әдәбиятка зур тормыш мәктәбе үтеп килгән язучы. Иҗатка ул кинәт һәм көтмәгәндә тотынган әдип түгел. Анын ныклы иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы мантыйкка сыешлы, законлы күренеш, чөнки әдәбият белән ул кечкенә чагыннан, хәреф таный башлаган вакытыннан ук кызыксына. Бу җәһәттән тагын бер истәлегем белән уртаклашыйм әле. Моннан ун еллар элек булыр. «Аргамак» журналында эшләгәндә, редакциягә бер ханым килеп керде. Төзелеш идарәләренең берсендә бүлек җитәкчесе икән Мөслимнән. Урта мәктәптә укыганда.— ягъни илленче еллар ахыры, алтмышынчы еллар башы була бу,— мәктәптә әдәбият-иҗат берләшмәсе оешуы, берләшмәнең күп тиражлы журнал чыгаруы хакында сөйли-сөйли. сүзләрен расларга теләгәндәй. Розалия ханым өстәлгә унлап мәҗмуга таратып ташлады Вакытлар узып саргайган рәсемле дәфтәрләрнең тышына, төсле зур хәрефләр белән «Күңел энҗеләре» дип язып куелган. Журналның әдәби-ижат берләшмәсе органы булуы, берләшмәнең җитәкчесе Һәм редакторы Флүс Латыйпов икәнлеге искәртелгән. Журналның чыгу датасы, тәртип саны, тиражы, бәясе күрсәтелгән, барысы да басмаханә кануннарына туры китереп эшләнгән. Кыскасы, менә дигән «самиздат». Аннан бер шигырь истә калган. Сюжеты гади—кышкы буранлы, салкын көндә бер малай урманга чыгып китә һәм яшел чыршыларга сокланып карап торганнан сон болай ди: Әллә нигә, яшел төсне күрсәм. Күнелемдә тылсым, сер арта Баксаң, Флүс Латыйфи шагыйрь дә икән бит әле. аның фикри моң- хис чишмәсе менә кайдан башлана икән... Әйтергә кирәк. Мөслим төбәгендә туып-үскән кеше буларак, якташым Флүс Латыйфинын ижатын жентекләп күзәтеп барам. Әйе, иҗади уңышларына сөенерлек аның. Мөдәррис Әгъләм бер кичәдә сәхнәдән торып: «Мөслимнәремнән уңдым!»—дип белдергән иде. Мөслим «үзе» дә Флүс Латыйфи шикелле талантлы язучы үстерә алуы белән хаклы рәвештә горурланадыр дип беләм. Флүс Латыйфиның хикәяләре, шигырьләре, төрле актуаль темаларга язылган мәкаләләре һәм очерклары республика матбугатында күп еллардан бирле даими басылып килә. «Кырагай» исемле беренче жыентыгы 1988 елда дөнья күргән иде һәм ул җәмәгатьчелек тарафыннан әдәбиятка үткен каләмле, сыгылмалы. шигъри телгә, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия язучы килүен раслаучы вакыйга буларак кабул ителде. Шушы берен- сурәтләүдә, хикәяләүдәге иҗат алымында ул үз юнәлешен тапкан әдип. Шул ук елны «Вөҗданыңнан сора» дигән китабы да басылып чыга. Очерк һәм публицистик мәкаләләр тупланган бу җыентык өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенә лаек була. 1992 елда Ф. Латыйфиның күләмле «Ак-карага тимәскә» исемле китабы да укучыларга барып иреште. Әлеге җыентыкны, шартлы рәвештә, язучының иҗатындагы башлангыч чорга йомгак дип тә карарга була. Бу чорда ул күбрәк үзе күргән- кичергән вакыйгаларга мөрәҗәгать итә, ягъни иҗатында, башлыча, биографик материаллардан файдалана. Яшермим, соңгы елларда кайбер каләм әһелләренең әсәрләрендә геройларны авторның күңелендә туган абстракт дөньяда яшәтеп гайре гамәлләр кылдыру, шуны тормышта булган яки булырга мөмкин дип укучыга тәкъдим итү таралыш таба. Шунысы бар. мондый әсәрләр укучыны хакыйкатьтән ераклаштыралар, дөреслекнең күзен томалыйлар. Андый әсәрләрдә вакыйгалар авантюр яссылыкка күчә, аларда агрессив романтизм өстенлек итә; сюжетка карап, үтә фаҗигале, йә кирәкмәгән идиллик чишелеш зиһенне саташтыра. Андый авторлар ниндирәк тормыш юлы үткәннәрдер, әмма Флүс Латыйфи мәгънәле гомер кичерә дип әйтә алам. Флүс Фатыйх улы Латыйпов Икенче дөнья сугышының дәһшәтле, авыр көннәрендә-1943 елнын 3 июнендә туган. Туган жире—алкын Ыгы, салкын чишмәләре, тугайлы болыннары, калын урманнары белән дан тоткан, табигатьнең ин гүзәл җирләреннән саналган, жырга-монга бай тарихи Мөслим ягы. че җыентыгын укыганда ук аның язу куәсендә Фатих Хөсни. Хәсән Сарьян кебек тел осталарының шифалы йогынтысын тоясын. Әмма Мислим урта мәктәбендә эшләп килгән «Беренче чәчәкләр* әдәбият-иҗат түгәрәге членнары. Җитәкчесе— әдәбият укытучысы Б Шакирова (уртада). Ф Латыйфи (икенче рәттә, сулдан икенче). 1958 ел. Беренчедән, Ык елгасы үзенең ашкынулы агышы, бозлар актарылып аккан ярсу язлары белән күңелгә уелып калса, шул хисләр жанны әллә кайларгэ ашкындырса, иләсләндереп торса, икенче яктан, тирә-якта галәми битарафлык белән Урат тауларынын дәвамы булган мәшһүр калкулыклар таралып ятуын күреп, дөньянын без уйлаганга караганда күпкә катмарлы һәм үзгәрәк икәнен тоеп жан салмаклана, каударлана, сабырсызлана. Шушы хиссият эчендә кайнаган Флүс исемле малай бер борчусыз уйнап кына үсмәгәндер (чоры ул түгел); бер капчык арыш яисә бодай салып, зәмһәрир суыкларда бәләкәй чана тартып Бишнарат тегермәненә йөргән чакларында. Нарат Асты урманнарында кышлык утын әзерләгәндә, әтисе белән парлашып пычкы тартканда күнеленә гамь тулгандыр; тауларына менгәндә төрле-төрле уйлардан гажиз булгандыр. Кыскасы, кулы каләмгә үрелгән көнгә барып ирешкәндә, яшь башына чордашларына житкерерзек хәйран сүз-фикер жыелгандыр. Мөслимдәге урта мәктәпне тәмамлагач. ул Алабута дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә Ләкин әле Икенче бөтендөнья сугышыннан сон мантып та житмәгән ил өстендә тагын болытлар куера, бөтен дөньяны атом һәлакәте алдында калдырган мәгълүм Кариб кризисы башлана. Һәм Флүсебез дә әнә шул кризисның шомлы тәгәрмәчләре арасына кереп китә. Меңнәрчә башка студентлар шикелле үк ул да икенче курстан армиягә алына Ләкин уку дигән хикмәтле шөгыль армиядә дә тынгылык бирми, сугышчан дежурлыктан буш вакытларында ул үзлегеннән немей телен өйрәнә башлый Иң зур хыялы армия хезмәтеннән сон чит телләр институына укырга керү, дөнья гизү, чит жирләр. яна илләр белән танышу була. Үткен зиһенле, тырыш егетнең әлеге мавыгуын командирлары да күреп ала, теләген ике куллап хуплыйлар, ярдәм итәргә азыналар Аны— хәрби хезмәттәге егетне—ике көнгә институтка җибәрәләр Бер елга җитәрлек немей теле дәресләрен магнитофон тасмасына яздырып кайткан егет башаягы белән чит тел дөньясына чума Тагын бер елдан инде ул экстерн рәвешендә чит телләр институтынын беренче курсы өчен имтиханнарын да тапшырып кайта Флүс Латыйпов өчен яшел ут яндырыла, юллар ачыла Бәхеткә каршы диик, ул акылына килеп, армиядән сон документларын Казан дәүләт университетынын тарих-филология факультетына алып кайтып тапшыра Бу гамәле хәерле сәгатьтә булгандыр, кешедә сәләт оеткысын үтә дә сизгер тоемлаучы галим, әдәбият белгече профессор Хатип Госман фатихасы белән ул, имтихан да биреп тормыйча, татар теле һәм әдәбияты бүлегенен турыдан-туры икенче курсына кабул ителә Аны 1969 елда унышлы тәмамлый Укыган елларында ук матбугатта эшли башлый 1967-1968 елларда «Татарстан кооператоры» исемле республика потребкооперациясе газитәсендә әдәби хезмәткәр була, шул елларда милли хисләр белән адарынып йөрүнең нинәрсә икәнен үз башыннан кичерә 1968 елдан Татарстан радиосында репортер, мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясен җитәкли. Республикада ул булмаган район сирәктер 1985 елнын сентябреннән Ф Латыйфи •Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газитәсендә эшли башлый; тагын бер елдан «Казан утлары* журналына күчә, бүлек мөхәррире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара 1991 елла латин хәрефләре белән • Denja» дигән халыкара Ф. Латыйфи Татарстан радиосы корреспонденты. I9S3 ел Г атар гәзит»<-' е чыгарыла башлагач, баш мөхәррир урынбасары итеп чакырыла. Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, Ф Латыйфи латин графикасын гамәлгә кертүнен тагар мәдәниятенә файда китерәчәгенә ина-нып, ж.игелеп, конкрет эш алып баручы сирәк энтузиастларның берсе Тагын бер елдан Флүс Латыйфи яна чыга башлаган республика гәзитәсе «Татарстан хәбәрләремнең әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире итеп билгеләнә, ә 1993 елнын ноябрендә теоретик, иҗтимагый-сәяси һәм әдәбипублицистик басма—“Татарстан" журналының баш мөхәррире урынбасары итеп раслана. Журналның чын мәгънәсендә әдәби-публицистик төсмер алуы, әдәбиятка, мәдәнияткә йөз белән борылуында анын өлеше зур. 1997 елдан язучы яңадан «Казан утлары» журналы редакциясенә чакырыла һәм бүгенгәчә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Күренгәнчә, бигрәк тә үзгәртеп корулар башланганнан сон, Флүс Латыйфинын исеме татар демократик матбугаты үсеше белән аерылгысыз Шушындый тынгысыз дәвердә ул янадан-яңа әсәрләр иҗат итә. Татар дөньясын шаулаткан. Флүс Латыйфины икеләнүсез зур әдипләр сафына куйган әсәре—1993 елда Татарстан китап нәшриятында ул чор өчен генә түгел, бүгенге көннәр өчен дә «коточкыч» тираж белән (50000 данә) басылып чыгып, тиз арада таралып беткән «Хыянәт» романы булды Роман 2000 елда югары зәвык белән «Мәгариф» нәшриятында кабат басылды һәм ай күрде, кояш алды, әлеге затлы китапны да сатудан табып булмый Аннан әдипнең бербер артлы «Чура Батыр» (1993), «Тамга»—«След» (1996), «Уяну»(1998) китаплары. «Казан утлары» журналында «Ишелеп төшкән бәхет» романы (1999) «Бәйсез этләрне атарга» әсәре (2000) дөнья күрде. Әдәби тәнкыйть Флүс Латыйфи иҗатына игътибарлы булды дип әйтмәс идем. Әсәрләре урта мәктәп, югары уку йортлары программаларына кертелеп өйрәнелгән, фәнни мәкаләләрдә, диссертацияләрдә еш телгә алынган язучы ижаты хакында төпле тикшеренүнең күренгәне юк әле. II лүс Латыйфины әдәбиятка үзгәртеп кору җилләре алып килде, дип исәпләүчеләр дә бар Бәлки, бу дөрестер дә. Социализм шартларында цензура дигән монстр белән көн дә күзгә-күз очрашкан кеше буларак, күңелендә жыелган бар ашкынуларын, дөньяга карашын, ризасызлыгын кәгазьгә түгә алыр идеме ул? Юктыр, мөгаен. Ә менә аз гына мөмкинлек булып, сулыш ачыла төшкәч тә, бер-бер артлы әсәрләр иҗат ителә, әдәби җәмәгатьчелек аның һәр әсәрен көтеп ала, вакыйга буларак кабул итә. Искәртеп китү зыян итмәс, кыюланып, үзгәртеп коруның беренче чорында сүз сөйләп йөрүчеләр күп булса да. уйлаганнарын язып, теркәп калдырырга батырчылык итүчеләр аз иде «Дөнья хәлен белмәссең, бүген болай ул. иртәгә тегеләй. Агач башын җил бора, адәм башын сүз, дигәндәй...» Болай фикер йөртүнең “нигезле" булуын 1991 елның август вакыйгалары ачык күрсәтте Гел «демократик» булып беткән басмалар тарихка ГКЧП дип кереп калган 19-22 август көннәрендә ниләр яздылар икән, үзгәртеп кору романтикасы белән адарынып, үз тавышларын шактый ачык ишеттерергә өлгергән кайсы әдипләр башына күсәк күтәреп өлгерделәр икән? Боларны киләчәктә кем дә булса өйрәнер әле Үземә калса, мәсәлән, ул көннәрдә Чаллыда чыккан һәм ин хөр фикерле саналган гәзиттә «артык киңәеп» язганнарымны хөкем итә башлаганнар иде инде Ни өчен язам? Нәкъ шул чорда Флүс Латыйфинын торгынлык чорынын бар гариплеген күрсәткән әсәре дөнья күрде. Авторын күрмәсәм дә, аны фикердәшем, таянычым дип хис иттем. «Ак-карага тимәскә» повесте язучының иҗатында аерым урын тота. Язучының күләмле тәүге әсәрләреннән берсе буларак, әдәби эшләнеше ягыннан кимчелекләрдән дә азат түгел иде ул. Төп герой Рәис Хаков әле схематик калыпланган, эш-гамәлләре әсәр тукымасына табигый үрелеп бармый, күбрәк автор ихтыяры белән хәрәкәт итә Шулай да яна геройны эзләү юлында бу әсәр, һичшиксез, авторның уңышы дип бәяләнергә хаклы Әсәрдә вакыйгалар үзгәртеп коруга кадәр башланып, бу хикмәтле реформа игълан ителгәннән сонгы ике-өч елны үз эченә ала. Ф Хәзер кайберәүләр: үзгәртеп коруга йөз тоткач та, илдә демократия җилләре исә башлады, тел ачылды, ни теләсәк шуны әйтә, яза башладык, дип ычкындыргалыилар Алай ук түгел шул. «Ак-карага тимәскә» уены тормышның бар катламнарына тирән үтеп кереп, бу уенны шулкадәр оста оештыручы номенклатура барлыкка килгән иде. Ул төзек системаны тәшкил итә һәм бу тутыкмас-күгәрмәс чылбырмын асыл буынын журналистика, халыкның анын-зиһенен томалап торуга корылган «хәбәрдарлык» чаралары тәшкил итә иде. Уен әле бүген дә аз гына үзгәргән шәкелдә яшәп ята, чәчәк ата. Козьма Прутков. «Тамырына күз сал!—дигән. Шунын кебек Флүс Латыйфи «табу» дәрәҗәсенә җиткерелгән «радио» дип аталган серле йортка алып керә безне, торгынлык чорынын рупоры булган оешманы эчке яктан ачып бирә. Мондый ’ачыклык өчен рәхмәт сүзе ишетергә туры килмәгәндер авторга. Гаиләдә дә. совет мәктәпләрендә дә (ВУЗны да кертеп) Рәис Хаковны гадел, дөрес булырга өйрәтәләр. Җәмгыятькә ин гүзәл әхлак нормаларына ия булган белгеч кирәклегенә чын күңелдән ышанган яшь журналист радио бусагасын атлап керү белән бөтенләй икенче тормышка килеп эләгә Аңа хезмәт юлын журналистикада әлифне таяк дип белмәгән җитәкче кул астында башлап җибәрергә туры килә. Басыиров һөнә-ри яктан надан булса да. системаның турылыклы бурзае, анын өчен хезмәткәрләр—көтүдәге сарыклар, партия-совет түрәләреннән калган сөякне кимерсп-ялап симергән бурзай бичара •колларын» һәрдаим игътибар үзәгендә тота, ялгыш кына ла читкә аяк атлау мөмкин түгел Рәискә фәкать җитәкчемен «особый» ышанычын» казанган хәлдә генә хезмәттә һәм шәхси тормышында ниндидер уңышларга ирешү мөм-кннлеген искәртеп куялар Үрнәк тә бар— мондый •ышаныч»ны казанып өлгергән Синәкәев ул. Авылда туып-үскән, карап торуга сүздән чыкмаска охшаган, тырыш егетне күргәч Басыиров күңелендә башка уи-ниятләр дә уяна. Үз тирәсендә ниндирәк үрмәкүч пәрәвәзе үрелгәнен башына ла китереп карамаган Рәис Хаков исә эшкә чума, беренче чыныгу, беренче сабакларны ала. Яшь жан хөрлек тели, эшкә дәрт бар. белем җитәрлек, ник әле ул кем әйткәнгә генә карап торырга тиеш? Аның үз сүзен әйтәсе, җитешсезлекләрга каршы көрәшәсе, сәбәпчеләрен ачып саласы килә дә бит. Хезмәт вазифаларын намус белән башкаручы һәркемнең коточкыч көчкә ия Системада кечкенә генә шөреп икәнен аңлар дәрәжәдә түгел шул әле ул. Шөреп буласы килмәү, һәр нәрсәнең тамырына төшәргә омтылуы «яндыра да инде аны. Тышкы дөньядан өч кат тәрәзә белән аерылган бинада яшь егеткә артык җәелергә ирек бирмиләр, бер-бер артлы жәнжал-интригаларга алып керәләр • Магур яшәүнең» серен ачып биргәндә дә һаман үзенекен тукып торган киребеткән «хәсрәт журналист»тан үч алу өчен мең дә бер сәбәп табылып тора. Бер карауга Беляева. Хөснетдинов. Марат кебекләрдән бу дөньяда бер нәрсә дә тормый кебек, менә шуларнын тәпиләренә китереп басып кара але син. күрсәтерләр алар нинди көчкә, нинди кодрәткә ия икәнлекләрен. Бөтен хикмәттә шунда ки. әсәрдә сурәтләнгән хәлләрнең •торгынлык» дип аталган чорда түгел, үзгәртеп корулар башлангач булуы уйланырга атык бирә. Чыныңда исә система җимерелмәде, юкка чыкмады, киресенчә. Рәис Хаков кебекләрне сьпа-нзә һаман яши. фәкать косметик төтәтенү аркасында йөзен-чыраен гына үзгәртте. Флүс Латыйфи моны сиксәненче •Dwtjar гахтасынын беренче саны чыгу тантана! ында Сулдан уңга • Соембикә» журналы баш редакторы Р. Гуфитуиоаа. Горкин бизнесмены Ф Бичури. артистка А Илһамова, язучылар М Моһдиев һам Ф Литыифи 1992 ел еллар ахырында ук тасвирлап бирә алды, кисәтеп куйды, әмма бу нәрсәләргә игътибар итәргә әле безнең вакытыбыз юк. Әллә кычкырып әйтергә шикләнәбезме? Кыскасы, «Ак-карага тимәскә» уены дәвам итә... Рәис Хаковнын бу көрәштә җиңеп чыгуын күрәсе килә, әлбәттә. Кызганычка каршы, алышта, артык күп көч сарыф итмичә, Басыйровлар кланы, димәк система өскә чыга. Монда тормышчанлык ярылып ята. Социалистик реализм ысулы белән язылган әсәр булса, Хаков теләктәшләр табып, партия боссы хуплавын тойган хәлдә, барысын да пыран-заран китереп, тар-мар итеп бетерер иде. Әсәрдә ул ялгыз кала, ярдәм итү түгел, ахырда аның хәлен белергә теләүче дә табылмый Күнегелгән тормыштан берәүнен дә аерыласы килми. Тормышта татлы ялган ачы хакыйкатьтән кадерлерәк шул. Повестьта хыянәт темасына да тап булабыз. Соңрак бу тема язучы иҗатында тагын да үстерелде, төрле төсмерләре ачыкланып, тулы бер әсәргә нигез булып ятты. Флүс Латыйфи өлгергән «прозаик» буларак танылды, укучылар арасында популярлык казанды. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән сонгы унҗиде елында гаять четерекле вакыйгаларны эченә алган, ике яшь йөрәкнең кайнар мәхәббәт тарихы, егет белән кызның катлаулы маҗараларын тирән психологик кичерешләр аша зур осталык белән тасвирлаган «Хыянәт» романы 1991 елны «Казан утлары» журналында дөнья күрде һәм укучыларның яраткан әсәренә әверелде. Беренче карашка сүз мәхәббәт хакында барса да, әсәрдә гаять катлаулы һәм әһәмиятле проблемалар күтәрелә. Хыянәт нигезендә гомерләр кыела, мәхәббәт мәхшәргә әйләнә, дәүләтләр юкка чыга. Хыянәт белән табылган бәхет—бәхет дип аталырга хаклымы, ул озын гомерле була аламы? Әсәрне укыганда, шундый сораулар бер-бер артлы туып тора, уку барышында, һәркем үз чамасыннан чыгып, аларга жавап та таба. Әсәр хакында әдәбият галиме X. Әшрәфжанов болай яза: «Романда тарихи шәхес булган Кол Шәрифкә зур урын бирелә. Ул рухани җитәкче буларак кына түгел, ә олуг галим, ватанпәрвәр, Казанны саклаучыларның, азатлык көрәшенең идеологы буларак та күз алдына килеп баса. Аның Иван IV гаскәрләренә каршы көрәшне җитәкләве тарихи чыганаклар белән раслана. Башка тарихи шәхесләр (Сафа Гәрәй хан, Ядегәр хан, Чапкын морза, Япанчы би, Камай морза, Иван IV, Адашев һ. б.) вакыйгаларда катнашсалар да, әсәрнең төп герое— сәүдәгәр Сәет—Углич сәүдәгәре Савелий Кузьмичның мәхәббәт язмышы белән Казанга килеп төпләнгән, мөселман диненә күчкән төпчек улы Санька (Александр Булгаков). Чор вәзгыяте, сулышы, тарихи колорит аның уйкичерешләре, гамәлләре аркылы бирелә. Икенчедән «Хыянәт»—югары дәрәҗәдә психологизм белән сугарылган тарихи роман. Өченчедән, акрынлап традициягә әверелә барган Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләрен бәян итүгә төп игътибар бирелми, ул, ике дәүләт идеологиясенең каршылыклары буларак, күпмедер дәрәҗәдә ике бертуган Василий һәм Сәет (Санька) мөнәсәбәтләрендә чагыла. Тышкы-сәяси вакыйгалар белән мавыкмыйча, Казан өчен 1552 елның көзендә барган сугышны сурәтләү, хәтта аның нәтиҗәсе белән түгел, ә дәвамы белән әсәрне төгәлләү дә бу очракта тулаем аклана. Хыянәт!.. Бу сүзнен мәгънәсе романда төрле масштабта, төрле яссылыкта чагыла. Исем җисемгә туры килә. Бу—Саньканың мәхәббәт хакына үз диненнән, иленнән, әти-әнисеннән, туганнарыннан, ахыр чиктә, үзе тәрбияләнгән идеологик мохиттан ваз кичүе дә, Камай морзаның ватанын сатып, дошман ягына чыгуы да, әсәр ахырында ике бертуганның бер-берсен һәлак итүе дә. Әсәрнең символик һәм мәгънәви бөтенлеген тәэмин итүче чикләре, башы һәм ахыры сәүдәгәрлек тамгасы белән бәйләнә; вакыйгалар тамгадан башлана, тамга белән төгәлләнә (Казан өчен барган көрәшнең тәмамланмый калуы белән бутамаска кирәк!). Романның кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Казан. Сәүдә бара. Болакка чит мәмләкәтләрдән килгән көймәләр керә. Алардан кара киемле сәүдәгәрләр чыга. Шуларнын берсе белән Сәет кәрвансарайда очраша Ул Сәетнен бертуган абыйсы. Углич сәүдәгәренен улы Василий Булгаков булып чыга Васька энесен таный Эчәләр Бер-берсен чак кына үтерми калалар Хикмәт Саньканын ата-анасыннан. иленнән, диненнән ваз кичеп. Казанда төпләнүендә: ул Гөлйөземгә гашыйк була, мәхәббәт хакына ислам диненә күчеп. Сәет дигән мөселман исеме ала Шулай итеп. Александр Савельич Сәет Сәлим углы булып китә, әлбәттә. Кат Шәриф ярдәме, хәердогасы белән Гөлйөзем белән Сәет гаилә коралар. Җәгъфәр белән Галия исемле балалар үстерәләр Тик куанычлы тормышны фажига бүлә—Казан өстенә Явыз Иван гаскәрләре ябырыла. Икеләнүләрдән сон Сәет гайрәтләнеп Казанны саклаучылар сафына баса. Хатыны Гөлйөзем белән углы Жәгьфәр дә, корал алып, дошманга каршы китәләр Өйдә табиб карчыгы белән авыру кызлары Галия генә кала. Абыйсы Василий исә Казанны камаучылар арасында. Ул аларны азык- төлек белән тәэмин итә Көтмәгәндә анын карашларында тамырдан борылыш була. Василий, урысларнын Казанны алу планынын кайбер мөһим детатьләрен күрсәтеп, Казан ханы исеменә хат яза; ханга хезмәткә күчәргә әзер икәнен өстәп яза да, хатны укка төреп, укны шәһәр эченә очырта Хат Кол Шәрифкә барып эләгә. Тик урыс сугышчылары үзәгендә булган Василий чарасыз кала Чарасызлыктан, төскә-биткә танымыйча, энесенә каршы ташлана. Агай-эне. белештермичә, бер-берсен үтерәләр. Үлем алдыннан энесе абыйсын таный, тик икесе өчен дә сон була...» Татар әдәбиятында тарихи әсәр язучылар күп булмаса да. аларнын милләтнең үзаңын үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез Ул шуның белән дә аңлатыла, тарихи әсәрләр язарга алынган әдипләребез укучыда милли иманга нигезләнгән әдәби зәвык тәрбияләп кенә калмыйлар, ә бәлки халык арасында аерым популярлык казанган мәгърифәтче миссиясен үтәүләре белән лә ихтирамга лаеклылар Әсәрләре ялганга корылмыйча, озак вакытларга сузылган тикшеренү-эзләнүләр нәтижәсе буларак, тарихи фактларга нигезләнгән булыр, монын шулай икәнен профессиональ тарихчыларның теге йәки бу мәсьәлә хакында язганда, иллюстрация сыйфатында татар язучыларынын тарихи әсәрләренә мөрәжәгать итүләре дә раслый Ә менә урыснын В Пикуль кебек тарихи китаплар язуны конвейер дәрәжәсенә куя алган язучыларны урыс тарихчылары үзләре үк «шарлаганнар» дип кенә атыйлар Хәтта ки. милли хәрәкәтнең ин күтәрелгән романтик чорында зиһеннәребезне шактый иләсләндереп өлгергән «Кыпчак кыры әреме» әсәре хакында академик Миркасыйм Госманов: «Тарих өлкәсендә намуслылык һәм намуссызлык төшенчәсе дә бар һәм ул әлеге ике өлешнең кайсы ягына күбрәк авышу белән билгеләнә Сонгы елларда чәчәк атып, киң таралган фальсификацияләр жөмлөсеннән булган «Кыпчак кыры әреме» ише нәрсәләр исә элекке •яртылашларны» бер читкә ташлап, тарихи белемне миф-әкиятләргә әверелдерү омтылышыннан туган нәрсә генә Дөрес, андый әсәрләрнең шактый сәләтле каләм белән оста итеп язылганнары да була Морат Ажинын китабы шундыйлардан •—дип язуы юктан гына түгелдер. Тарихи дип аталган бөтен әсәргә дә чынбарлыкта булган хәлләр тасвирлангандыр дию. йомшак әйткәндә, артык самимилек ул. Флүс Латыйфига килсәк, аның «Хыянәт» романы фара шардан ла азат түгел; тик шунысы кызык— әсәр тукымасына килеп кергән автор фаразлары да чынга аша бара Мисаллар эзләп ерак барасы юк Соңгы елларга кадәр, тарихи язмаларда Казан шәһәренең стеналары уникенче гасырда ук таш булган дигәнрәк мәгълүматлар күренгәләсә дә. урыс «белгечләрен»^ ияреп, рәсми тарих Иван IV яу белән килгән көннәр дәверендә Казан кремле агач ныгытма белән әйләндереп алынган дигән карашны алга сөрә килде. Романда Флүс Латыйфи кремльнең калын гаш диварлы булуын. Казанны яклаучыларның туплардан галәмәт дәү гаш жәдрәләрне дошман өстене яудыруларын тасвирлый Кайберәүләр моны уйдырма дип кенә бәяли килделәр. Үткән ел Казан кремле янында барган казу эшләре вакытында археологлар ханлык чорына караган гаять калын һәм зәвык белән эшләнгән таш стена калдыкларына, кирмән эчендә атылмый калган дәү жәдрө запасларына тап булдылар Димәк, авторның күзаллавы, фаразлары гулысынча расланды' Тарихи дөреслек мәсьәләсе хакында филология фәннәре докторы Т. Галиуллин болай дип язган иде: «Гегель тарихи материаллар белән шөгыльләнүче кешеләрне үткәнне күрәзәлек итүче пәйгамбәр дип атый. Чыннан да, тарихи вакыйга, хәйлә белән эш йөртә алмый, аның нигезендә анык концепция, зарури мәжбүрият ята». Автор агачлар артында урманны, аерым хәлләр, вакыйгалар куелыгында тарихи закончалык буларак вакыт хәрәкәтен сиземли, күрә белергә тиеш. Тарихи үткәнне ипләүне бүгенге көн мәнфәгатьләре, ихтыяҗлары таләп итә. Эпик вакыт белән үзара кушылып, аралашып, бик күптәннән булып узган хәлләрне хәзерге кеше яшәгән мәшәкатьләргә китереп бәйли. Укучы романнын исеме, беренче битләре буенча ук якынча анда нәрсә турыңда сүз барачакны сиземли һәм үзенең үзәккә алынган чор, анда урын алган вакыйгалар, геройлар турында элегрәк белгәннәрен эшкә җигә, мәдәни катламны уята. «Хыянәт»нен геройлары вакыт-вакыт белән безнең көннәр, яңартып кору, империяне таркату чоры кешеләре теле белән сөйләп, фикерләп куялар. Бу табигый, чөнки Казан ханлыгының вәхшиләрчә, кыргыйларча юкка чыгарылуы тарихын белмичә, андагы алдынгы һәм кара көчләр хәрәкәтенә төшенмичә җөмһүриятебезгә тулы мөстәкыйльлек алу кыен булачак. Кол Шәрифнең урыслар белән орыш алдыннан гаскәр башлыкларына, дин әһелләренә мөрәҗәгатен укып карыйк. "Инде янә шунысын да фараз итик, Казан кеби көчле, шанлы, тамыры нык мәмләкәтне тар-мар китергән көч ургылып Идел буйлап китәр, Хазар, Азак, Кара диңгез ярларына таралыр. Ары таба—көнчыгышына таба, тамыры нык мәмләкәтләр юк... мул ризыктан бу кавем котырып үрчер... Хәзергә без сан ягыннан бер чама. Тора-бара икеләтә, соңра, өчләтә, янә дүртләтә кимербез. Коллыгыбыздан котылмасак, тора-бара унлата... шулай дәвам итәр. Иң яхшы угыл-кызларыбыз коллыктан котылу өчен христиан кавеменә күчәр... Без шушыны телибезме?!” Тарих дин башлыгының күрәзәлеген тулысы белән аклады. Кол Шәрифнең мөрәҗәгате бер яктан караганда, әсәрнең иң югары фәлсәфи ноктасы, зирәк бабаларыбызның бүгенге көнгә килеп җиткән васыяте, ил-халык язмышы хакында оран салу буларак яңгыраса, икенчедән, язучының телне югары кимәлдә белүен, аның җегәрен. көчен яхшы тоеп эш итүен күрсәтә Теле булмаган каләмкяр язучы саналырга да тиеш түгел. Тарихи әсәр язарга тотынган каләм әһелләренең кайсыберләрендә нәкъ менә тел мәсьәләсе аксый. Ин эч пошырганы—тарихи колорит бирәбез дип, әсәрне иске сүзләр белән чуарлап, корама тел белән язу. Бу яктан алганда, Флүс Латыйфи матур әдәби телгә ия булган сирәк язучылардан санала. X. Әшрәфҗановка өстәп шуны да әйтәсе килә: «Хыянәт» романында колорит башка факторлар—кием-салым, көнкүреш әйбер- карасын, дәүләт төзелеше, идарә итүнең ханлыкка хас сыйфатларын белеп сурәтләү ярдәмендә дә ирешелә. Автор бу мәсьәләне җентекләп өйрәнгән, чорны «вак-төяк» детальләр ярдәмендә дә ачып булуын оста итеп күрсәтүгә ирешкән. Тагын игътибарга лаек нәрсә—автор тарихи документларны яхшы белә, аларны әсәр канвасына урынлы кертеп җибәрә Кыскасы, роман бөтен булмышы белән Казанны яклаучы каһарман бабайларыбызга, кыю йөрәкле, сөя дә, сөйдертә дә белгән, кирәк булса яуга ташланып ил бәйсезлеге хакына үзләрен корбан итүдән дә курыкмаган хатын-кызларыбызга дан җырлый, хыянәт юлына басканнарга нәфрәт, каргыш буларак кабул ителә. 1993 елны әдипнең тагын бер китабы 50000 данә тираж белән басылып чыкты. Анысы—«Чура Батыр» дастаны. Ф. Латыйфи, •Хыянәт- романының икенче басмасы •Мәгарифнәшрияты. 2000 ел әдәбиятыбызда беренче тапкыр буларак. Добружа татарларының халык авыз ижатына мөрәжәгать итә. Румыниядә аеруча кин таралган «Чура батыр» дастанын Казан татар әдәби теленә күчерә. Румыниядә яшәүче милләттәшләребез тарихына, аларнын бүгенге яшәеш вәзгыятенә багышланган «Бер ананын игез уллары» дигән күләмле мәкалә яза. Әлеге китап әнә шул тәржемә һәм мәкаләне берләштерә. Китап бигрәк тә галимнәребез тарафыннан игътибар үзәгенә алынды, дастанны фәнни өйрәнү юлында мөһим вакыйга буларак бәяләнде Язучынын Казан университеты галиме Ринат Я куш белән хезмәттәшлектә язылган «Тамга», «Игезәкләр». «Соңгы кисәтү» дигән фәнни-фантастик повестьлары да татар әдәбияты өчен яңалык булды. Катлаулы, мавыктыргыч сюжетка корылган әсәрләр укучынын мажаралары белән генә түгел, бәлки бүгенгене үткәннәргә тоташтыручы хыял һәм чынбарлык турында фәлсәфи уйланулары белән дә жәлеп итте Повестьлар бай. йөгерек тел белән язылганнар. жиңел укылулары белән дә яшүсмерләрнең яраткан әсәрләренә әверелделәр. Алар бер-бер артлы башта "Идел" журналында Танир Сүлф тәхәллүсе белән басылып чыкканнар иде Ул чагында "Кем икән бу сәер исем-фамилияле яшь язучы?” дип баш ватучылар аз булмады кебек Чөнки йөгерек тел белән язылган әсәрләр бер дә монарчы күзгә-башка чалынмаган авторны хәтерләтми, аларда фикер үткенлеге, тыгыз сюжет, композиция кору осталыгы, телгә маһир каләмкяр кулы ачык тоемлана иде. Әсәрләр шул ук елны рус теленә дә тәржемә ителә бардылар һәм. ниһаять. 1996 елда берьюлы ике телдә—татар һәм рус телләрендә «Тамга— След» исеме белән аерым китап буларак дөнья күрделәр. Флүс Латыйфи әдәбиятта шундый «мөгез» чыгарырга һәвәс сирәк язучыларның берсе икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады. Язучы һәм публицист Ф Латыйфинын әдәби ижат һәм журнал редакциясендә жаваплы вазифа үтәүдән тыш. тагын бер гаять олы эше бар. ул татар яшьләренең «Сәләт» хәрәкәтен оештыручыларның берсе Балалар һәм яшьләргә милли тәрбия бирүдә актив катнаша, аларнын милли үзаңын үстерү юнәлешендә нәтижәле эшли. 1995 елдан бирле балаларның жәйге «Сәләт» лагерьларында «Татар дөньясы». «Татар теле һәм әдәбияты» дәресләре алып баруы шуның бер мисалы Милләтебез, туган телебез һәм татар дәүләтчелегенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланулар белән сугарылган әдәби-публицистик «Уяну» исемле китабын «Сәләт» фонды 1998 елда бастырып чыгарды «Уянып киләбез Уяныйк та жин сызганып эшкә тотыныйк. Безнен өчен беркем дә хыялларыбызны тормышка ашыру юлында эшләп йөрмәс. Барысы да үзебезгә бәйле Үзебез эшлик!»—дип әйтүе белән әдип мен мәртәбә хаклы. 1999 елда язучынын күләмле тагын бер әсәре—«Ишелеп төшкән бәхет» романы «Казан утлары» журналының 5-6 саннарында басылып чыкты Әдәби җәмәгатьчелек романга уңай бәя бирде Язучы үзе бүгенге әдәби барышны күздә тотып болай дигән иле: «Әле һаман да «су күп кушылган», күпсүзлелектән жәфа чигүче романнар язу дәвам итү белән бергә, тыгыз концентрацияле, катлаулы сюжетлы, аз сүзле, әмма сурәтләү ягыннан кин колачлы романнар күренә башлады, һәм бу аңлашыла ла. Чөнки заман үзгәрде, югары тизлек, компьютер заманы килде, дөньяны информация ташкыны басып китте Кешенең бишәр йөз. алтышар йөз битлек, хәтта менәр битлек романнар укып утырырга вакыты да. түземе дә һәм теләге дә юк» Инде килеп, яна романы хакындагы уйлары белән дә уртаклашу кирәклеген тоеп, укучыларга берничә сүз әйтүне кирәк тапты «Ишелеп төшкән бәхет»—роман-эксперимент Ул безнең традицион татар романнарында булмаганча, дөньяны эре штрихлар белән колачларга тырышып карау. Татар бәхете кайда’ Татарстанда бәхетлеме ул? Чит илләргә күчеп киткән, качып китәргә мәжбүр ителгән татарлар бәхетлеме? Беренче карашка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылык хакында сыман тоелучы роман тукымасына урыс дәүлөтенен татарга карата гасырлар буе дәвам иткән мәкерле сәясәте яшерелгән Ничек тә булса татарның тамырын корыту, аның генофондын юкка чыгару сәясәте ул. Укыган кешеләр ана үз бәяләрен бирер дип белем» Бәхет эзләү дигәннән, әле тәүге китапларында ук бу теманы ныклап өйрәнү юлына баскан иде автор, хәзер тагын да тирәнрәк, фәлсәфирәк яссылыкка күчерә ул теманы. Моның белән автор үзенен әдәбиятка очраклы килеп кермәвен һәм югары әдәби кимәлдә укучыга житкерә алырлык фикер байлыгы барлыгын раслый. Әйе, язучының татар халкын бик бәхетле итеп күрәсе килә, аны төрле тормышчан, әмма әдәби кануннар жирлегендә туган ситуацияләргә куеп карый. Халык вәкилләренә хас сыйфатларны барлый, шәхесне сындырып сыный, милләтнең ныклык шкаласын билгели кебек Ә моны белү, минемчә, бик тә мөһим. Әдәбият галиме Рифат Сверигин роман турында болай дип язды: «Ишелеп төшкән бәхет» романы—интелектуаль проза дип аталган тармакның бер чагылышы Андыйларны заман романы дип тә атыйлар. Вакыйгаларны бәйләү алымы бик үзенчәлекле: элекке «Идел-Урал» яшьләр оешмасының сәркәтибе Әмиржан Акчура, совет солдаты Хафиз Сабиров һәм махсус бүлек майоры Гыимаев 1945 елда Чәнчүн шәһәрендә очрашканда өчесе өч вазифа башкаралар. һәм менә шул кешеләрнең балалары 1972 елның жәендә Казанда, шәһәребезне шаулаткан Америка күргәзмәсендә очраша. Аларнын берсе Нью- Йорктан күргәзмәне алып килгән, электрон жиһазлар буенча эксперт Илдар Акчурин, икенчесе Казан фәнни-тикшеренү институтларының берсендә эшләүче фәнни хезмәткәр Сирин Сабиров һәм өченчесе—аларны карап, мәгълүматларны тиешле оешмаларга житкереп йөрүче елгыр егет Дамир Гыймаев була. «Алар өчесе өч сыйфатта иде һәм, табигый ки. араларында дустанә мөнәсәбәт була алмый иде Инде менә 27 елдан сон аларнын балалары изге Казан тупрагында. Алар да бүген өчесе өч сыйфатта Ләкин аталарының кайчандыр очрашулары хакында белмиләр һәм кайчан белүләре дә икеле. Дөнья дигәнен шундый сәер һәм катлаулы инде ул»—ди автор бу хакта әсәрендә Әсәрнең нигезенә шундый очраклы роман ситуациясе салынган. Ул уйланучан, анализлап укучан китап сөючеләргә атабрак язылган Дөньялар үзгәрә-үзгәрә, дип сөйлибез— шулаймы икән соң? Дөрес, бу 1945—1972 еллар арасы Ә тоталитар режимнан демократик дип аталганына күчкәндә нинди үзгәрешләр булды9 һәм бу үзгәрешләр кем файдасына бара? Гади халык файдасынамы? Флүс Латыйфи укучыны уйландыра торган әсәр иҗат иткән». Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр. Флүс Латыйфи әсәрләренә кат-кат кайтып эшкәртергә, «әсәр өстендә эшләргә» иренмәүчән сирәк прозаикларның берсе Әгәр дә «Ишелеп төшкән бәхет* романы китап булып басылып чыкса, андагы гаять урынлы үзгәрешләрне, төзәтүөстәмәләрне күрергә туры килсә, гажөпләнер урын юк. Автор һәр язганына таләпчән, жаваплы карый. Үткән гасырның соңгы елында Ф Латыйфинын «Бәйсез этләрне атарга» дигән гыйбрәтле роман-нәсерен укырга насыйп булды («Казанутлары», 12 сан). Әсәр сугыш елларында туган һәм балачаклары сугыш, сугыштан сонгы авыр елларга туры килгән замандашларына арнап язылган. Монда инде без Мәһдиевчә жор теллелеккә, нечкә лиризмга, халыкчан фәлсәфәгә тап булабыз. Шушы зур булмаган әсәрдә язучы чорның бөтен катлаулылыгын, каршылыгын, гади кешеләрнең күңел байлыгын, түрә кыяфәтле бәндәләрнең жансызлыгын аңнарга үтеп керерлек итеп тасвирлый алган. Тормышта еш кына үткән дәверне сагынып искә алучылар белән очрашып торабыз. Әйтерсең, илне, халыкны тезләндергән, мылтык көпшәсе аша күзәтеп торган система коллары булып яшәмәгәнбез дә, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның күпчелегенә шаһит түгел идек. Әйтерсең, ул заманнарда барысы да ал да гөл булган. .Алай түгел иде шул. Әсәрне укыгач, тагын бер мәртәбә жаннар өшеп куя, ул чорлар әйләнеп кайта гына күрмәсен иде. . Флүс Латыйфи чын мәгънәсендә хикәяләр остасы да. Аның хикәяләре тормышчан булулары, жыйнаклыклары белән күңелне жәлеп итәләр. ‘ Кырагай", "Аяклы каза”. “Истәлекле көн”, “Көмеш беләзек", “Жирәнкәем” һ. б. әсәрләрендә өлкән буын, жәмгыять, милләт, табигать алдында кешенең жаваплылыгы, дуслыкка һәм мәхәббәткә тугрылык, туган жирне зурлау кебек мөһим әхлакый проблемалар күтәрелә.