Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМЬ ҺӘМ МОҢ ИЛЧЕСЕ

Әрем исле, татлы-ачы тәмле, гамьле жыр... Очсыз-кырыйсыз тоелган жорлык, үткен теллелек, шаянлык, нечкә күзәтүчәнлек, нәкъ чәчәннәрчә төгәл-акыллы. кинаяле һәм хикмәтле матурлык—сүз иясе, ә кайчакта. халык үзе әйткәнчә, теленә шайтан төкергән усал, төртмәле булу—менә шулар уйга килә, Гамил Афзал атлы олуг шагыйребезне укыганда. Әрем, ә бәлки бөтнек тәме, жир-туфрак җылысы, туган ил, туган жир яме Шагыйрьнең без, яшьрәкләр, гел кабатлап, искә ала торган шундый юллары (Рафаэль Сибат аеруча гашыйк иде яшьтә бу «сәтырьләр»гә!) бар. Язмыш мина әрем генә бирде, Рәхмәт инде әрем өчен дә 1921 санәдә (кара инде, чынлап та нинди шомлы, ябык елда башланган икән бит Гамил аганың гомер чишмәсе!) туып, шул елдан соңгы чорларның котылгысыз афәтен халкы, нәселе-гаиләсе белән бергә кичергән, «бөек бишьеллыклар» касәфәтен сабый йөрәгеннән үткәргән, шуңа да Уралда— Магниткаларда, сөрелгәннәр-хокуксызлар «йорт»ында үсеп, яшәп, туган тел, әнкә сөтедәй ил догасы, ә бәлки, Ходай кушуы буенча шигърият бәхетенә исән калган бит ул. Әйе, яшьтән үк тирән гамь, мон дөньясын күргән, тормыш сабакларын мул алган Г Афзал әнә шул шартларда да шагыйрь булып җитешкән. Шулай үскән, шунда рухи чыныккан... Сүз җаеннан аның яшьтәше, нәкъ шул язмышка дучар булган, шул ук шәһәрләр— Чиләбе, Магнитогорск, Троицкиларда тормыш һәм белем мәктәпләрен үткән, шулай ук хәрби заводларда эшләп, сугыш елларын кичкән, азак бу якларда укытучы булып яшәп калган Басыйр ага Рәфыйков га бар бит әле! Аңа да сиксән яшь тулды быел. Кызык: алар бер-берссн белделәр микән яшьтә? Аралашканнармы? һәм шунсы да күнелне гел тырнап тора сонгы елларда әнә шулай «сөрелеп» киткәннәрнең нәселе булса да—ул тарафлардан туган тел, әдәбият, шигърияткә килүче юк бит инде, юк! Ә Гамил ага әнә шул дәһшәтле елларны кичеп, соңлап булса да (хәер, шигырь-Әнкәбезга соңлау бармы ул? һәрнәрсәне җайлап торган илаһи көч вакытын үзе белмәгәнме әллә?!), төрле авырлыкларны, сонра авыруларны җиңеп, шигырьгә килде. 1955 елда безнең журналда басылганнан бирле—олы әдәбиятка, халык күңеленә юл салды ул. Ышанып әйтем* мәңгелеккә Ә бит, беренче шигырьләре бик авыру хәлдә, үлем белән көрәшкән халәтләрдә языла аның: Үзем сүнеп ятам, Үзем көлеп ятам. Кеше шатлыгына сөенеп Бу юлларны Гамил Афзалны чиксез хөрмәт иткән, ана багышлап шигырь, мәкаләләр язган Наҗар ага Нәҗми дә кабатларга ярата иде. Гомумән, шагыйрьгә багышланган һәр язмада диярлек искә алынды ул канатлы тәгъбирюллар! Алдарак. бәлки, ныгытылачак фикеремә нигез-дәлил итеп башта ук шуны әйтеп, үз күзәтүем белән бүлешим әле: әлеге шигырьдәге халәт—ул безнең тарихи аң-хәтердә, рухи дөньябызда, олуглар язмышында аерым бер урын тота Әйе. әйе. бу—изгеләр, әүлиялар. пәйгамбәрләр халәте! «Үлгәндә дә көлә-көлә бирде җан» дип тәкърарлый иде безгә, пәйгамбәрләр тормышын күзаллап, нәнәсбез Менә каян килә ул «Мусалар (тагарлар) елмаеп үлделәр» гыйбарәсе' «Елмаеп» түгел инде ул (урысчадан калькадыр, бәлки?!), «көлеп» пакь җан. саф күңел белән Ходай каршына барү Көлә- көлә яшәү, шулай үлү Тукай да Ямаш турыңда: « җәза бирде, качен »— ди Төректәге «гүлә-гүлә» дә шул ук мәгънәдә Бу мөселман-төрки әхлагының, рухи дөньясының бер көчле кануны ахры Ул инде безнең канда, җандаӘ берегеп яши: бүгенге көндә милли-рухи вәзгыять үзе үк сайлап, саклап, яшәтеп, халыкның асыл уллары дәрәҗәсенә күтәрелергә көч биргән—ягъни үз шагыйре итеп язмышына ук язган Фәнис Яруллиннарда шулар ныклыгы, горурлыгы түгелмени? Гамь белән. Мон белән сыналып, бөек Сүз бәхете китергән илаһи язмыш бу! Әйе, бу тәкъдирнең, халык рухы һәм ышанычының үз таләбе, үзе биргән кануны, шагыйрьлек-пәйгамбәрлек миссиясе. Шул ук көч Хәсән Туфан кебек бөек затны да. җәһәннәм утларыннан сау чыгарып, халкының газиз улы булу мөнбәренә кадәр яшәтеп, сиксән еллык гомер бирде бит... Ә Н. Исәнбәт, Б. Урманче, Г Бәшир, Ә. Еники кебек, энциклопедик талант ияләре, олуг шәхесләребезнең, халык бәхетенә, 90 яшькә кадәр, хәтта артыграк та яшәүләре? Бүгенге көндә Әлмәтгә яшәп ятучы (әле үзе кебек 80енә аяк баскан кордашы Әдип Маликов та бар!) Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты могьтәбәр Гамил ага турында язарга каләм алгач менә шундый хисләр кичереп, уйландым мин. Китапларын күздән үткәрдем Шагыйрь турында язган саллы, матур мәкаләләрне кабат укып чыктым: Сибгат ага Хәкимне, Нил Юзиев язганнарны, Наҗар ага «хат»ын... Нурмөхәммәт Хисамовның да безнең журналда дөнья күргән зур, әтрафлы мәкаләсен укып, Г Афзалның юмор-сатирасын, бу өлкәдә шагыйрь тудырган бай сурәтле дөньяны күзалладым. Әмма ин кызыклысы үзебезнең буынның Г Афзалга булган мөнәсәбәтен хәтерләү булыр кебек (мин дә бу хөрмәтле шагыйребез турында берничә мәкалә язган кеше!). Безнең чордашлардан, әле бу шагыйрьнең 50 яше генә тулган вакытта, аның белән Әлмәтгә аралашып яшәгән, шәхес буларак аңлап һәм чорыбызга китергән шигъри яңалыгын шактый тулы ачып, әтрафлы, саллы беренче мәкаләне Равил Фәйзуллин язып чыкты. Бу мәкалә дә • Казан утлары»нда басылды, соңыннан Равилнең томнарына да керде. Аны да яңадан карап чыктым. Беренче кат мин мәкаләне бераз гаҗәпләнебрәк укый башлаган идем: әле ирекле шигырь белән җенләнгән, авангардистик шигърият, «дөнья әдәбияты критерийлары» белән генә уйлаган еллар иде ул. Әйе, бөтенләй башка мәктәп, ирекле форма, яңа алымнар, яңа образлы- фикерле шигъри дөнья тарафдары, хәтта лидеры булган каләмдәшемнең, фикердәшемнең— классик шигырьгә ябышып, шул нигездән купкан, халыкчан моң һәм юмор белән өртелгән, гамьле, гади сүз сәнгатен көчле итә белгән, Акмулла. Тукай, Бабичларның варисы булуга дәгъва кылган Г Афзалга «апологиясе» гаҗәпләндергән, уйландырган иде Хәзер уйлыйм: чордашым миннән гел акыллырак булган, олуг традицияләргә, алтын мираска илткән күперләрне беркайчан да якмаган икән (ә минем бу юлда адашкан чакларым күп булды!). Ә бит. бик нык хәтеремдә калган—1965 ел ахырында. Равилнең атаклы, шаушу кузгаткан нюансларын, бөтен иҗат яшьләре бергә җыелып, тикшергәндә— дәррәү яклаганда!—безнен арадан, булачак зур галим Рифкать Әхмәтьянов: «Гамил Афзал алай язмый бит... Мондый башваткыч иҗат итми ул!» дип чыгыш ясады. Мисал китерде. Урман буйларында яшел юрган: Галиябану монда урак урган. Зөлхәбирә монда печән чапкан... Ә без көлеп кенә куйдык: янәсе, бу-искечә, кадими уйлау чаралары!.. Кая ул халыкчанлык турында телгә алу! Марс Шабаев та, композитор Ренат Еникеев та шулайрак сөйләде—авангардка гашыйк идек шул! Гәрәйләр. Рөстәмнәр, Айдарлар да хәтерлидер әле бу әдәби мәҗлесне. Әмма хәзер, инде яңа XXI гасыр башында бу эпизод безнең эзләнүле, табигыи ярсулы яшьлектән бер кызыклы ядкарь гына.. Ә вакыт инде күптән безнең уйларны да. исемнәрне, иҗатларны да рәткә китереп—үз урынына куйган. Гамил ага да, Равил дә—халык шагыйрьләре, милли рухның киң танылган, үз мәктәбен үк булдырган илчеләре Ул чакта да, бүген дә бәхәсләргә артык катнашмаган Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиләр ’ дә шулай Зөлфәт тә. Мөдәррис гә—халыкчан нигездә Алардан яшьрәкләр дә Яна гасырда килгән яшь шагыйрьләр дә үзләренә кадәрге исемнәрне читләп үтмәсләр, уйланырлар, эзләнерләр, шауларлар, мөгаен Шигърият дәрьясы да— мәңгегә тирән агымлы, кин. гүзәл бер дәрья булып ага бирер («Этил суы ака торур!), ә ана шаулы-ярсу чишмәләр дә. мул. тонык сулы инеш-елгалар да кушылыр. Бу—гел дәвам итәр, иншалла! Жыр—мәңгелек, мон—яшәешнең үзе кебек борынгы . «Узган гомер белән калган хәтер, генә—сатып алыйм дисәң (дә) табылмас!» Шулай Ә мин. яшьтән үк Гамил аганы укып, сәхнәләрдә яттан сөйләп үссәм дә ( илленче еллар азагында ук. беренче очрашуда Нажар ага мина «Казанда. Уфада булсын—Г. Афзал—ин көчле сатира-юмор остасы ул!»— дигән иде), «Ирәмәлкәй тавы бигрәк биек, тора торгач мендем башына» дигәндәй, аны төрле елларда төрлечә «ачып», төрлечә кабул иттем, бәхәсләштем, аны «яклап» яздым, сөендем, хупладым—кыскасы, беркайчан да бу шагыйрьгә битараф булмадым Аның да: «Рәдиф мелла!» йә «Тәкъсир!» дип нәкъ үземчә өслүб белән башланган хатлары хәтсез җыелган миндә Барсы да шигырьләрен җибәргәндә язган «нәмүнәләр». анлатма-«намә»ләр! Әле Зөлфәт белән сөйләшеп утырдык: сонгы 25-30 елда Гамил аганы «ин күп укучы» без булганбыз мин—«Казан углары»нда, Зөлфәт—«Чаян»да. Эш буенча инде сайлап, шәлксмнәрга аерып, басмага әзерләгәндә. Рәхмәтләре дә күп килде, үпкәләре дә. мөгаен Чөнки ул гел бик продуктив булды, күп язды, күп басылды Эре матур орлыкларны гына калдырырга тырыштык (ә кибәк була ул—кемдә дә!). Хәзер инде күрәм: ул еллардан зур бер чиста, шәп, хәтта атгын орлыклар көшеле хасыйл булган ләбаса! Ил-көн үзгәрешләре, сонгы дистә елларның борчулары шагыйрьнең һөжү-көлүен дә. лирикасын да тирәнәйтте, үстерде, ахры! «Тәвәккәл әби», «Ногман Дон Жуан». -Өф-өф итеп». «Мыек борам» кебекләр, шиксез, үз Вазыйфасын үтәп, артта калдылар; «Гөлмәрьям» дә, «Дөнья матур, дөнья киң» кебек жырлар да Фәлсәфи лириканың яна формалары—ниндидер газиз кыйссалардан өзекләр кебек парчалар, кыска, хикмәтле шигырьләр, уйланулар, робагыйлар мәйданга куелды Төрлелек. Тукайга карата замандашлары әйткәнчә, «берсе—сыйпый, юата, ә берсе— кыйный торган ике канат»нын гамьле, салмак, сабырлана төшкән җилпешләре «Гамь төсмерләре», фәһемле таҗрибә авазлары булган өн-нидалар бу' «Мәзәк белән жылыта җанны Гамил Афзал шикелле» дип язган иде Хәсән ага Туфан. Буадагы бер картны тасвирлап Иңде жор. үткен телле Хуҗа Насретдинны Хужа Ясәвиләр акылы. Хозыр И ыклар зирәклеге алмаштырган чор. бәлки. Шагыйрь инде үзенең олпатлык-пәйгамбәрлек тавыңда, дшыга- ашыга васыятьтәй «сүрә»ләрен һаман безгә җиткерә. Бәхетле язмыш, бәхетле зур иҗат! Күптән түгел генә туып, игелекле эшләр өчен җан аткан яңа «Рухият» нәшрияты аксакал шагыйрьнең «Гомер кичүләре» исемле бик затлы эшләнгән басмасын—матур сайланмасын дөньяга чыгарып, шигырь сөючеләргә янә бер бүләк китерде Китапка зур трактат саналырдай кереш—Галимҗан Гыйльманның мәкаләсе дә урнаштырылган Ул анда халык шагыйренең милли поэтикасы колларын—образлар символикасын бик кызыклы итеп билгели, әйе. урман, авыл. җир. күк кебек гади сүзләр дә. пәйгамбәр авызыннан ишетелгәндәй, нинди янгыраш-көч алуы бик кызыкты MHcaxiapaa ачыла Әйе. бу—пәйгамбәрлек биеклеге—безнең рухи ихтыяҗыбыз. Шуңа да Ходай белән иркен сөйләшкән шагыйрь булып килә минем күз алдыма Г Афзал Ялгышмыйм дип беләм