Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИН ЧИГЕНӘ АЛМЫЙМ...»

ХИСАМ КАМ АЛОВКА 75 ЯШЬ Үзенең күп санлы шигырь китаплары белән дә саллы- саллы проза әсәрләре белән дә укучыларга яхшы таныш булган күренекле әдип, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хисам ага Камалов ижаты турында уйлан-ган саен күңелдә шундый сорау баш калкыта: күргәнне һәм кичергәнне рәттән сөйләп барумы бу. әллә күңел көндәлегеме? Шигъриятен алсак-борчылудан һәм юатудан, сагыштан һәм шатлыктан тора аның лирикасы Шагыйрьнең үз укучысы белән күзгә- күз калып эч серен уртаклашуы мөгаен, шулай буладыр. Бу шигъри дөньяда вакыт күчешен, тормыш үзгәрешләрен ачык тоясын, аның бөтенлегенә һәм чынлыгына ышанасың. Шагыйрьнең лирик герое ин авыр сынаулар кичкәндә дә сынмаган, көрәш сукмагыннан тайпылмаган. Беренче шигырьләрендә үк ачык Белсәң, әнкәй, дошман тылларына Разведкага барган чакларым. Мин куркудан доган гел укыдым Җаным саклап кеше сатмадым билгеләнгән шушы кыйблага X Камалов һәрвакыт тугрылыклы кала. Бөтен ижаты белән Бөтен яшәеше белән Шуңа күрә аның хис-тойгылары саф һәм тыйнак, үзәк Кабат-кабат канатлары каерылган сабыр халыклы һәм нечкә күңелле кеше күзләре белән дөньяга карау җиңел түгел. Аның бик тирәндә яткан көчле рухын тиз генә абайлап өлгермисен. Әнисе кебек үк: «Үзе юаш. үзе тәжрибәсез. ничек калсын шушы мәхшәрдә?..»-дип чын күңелдән борчыласың. Сыкранулары күбрәк төсле. Шулай да гаҗәп бит: шигырьдән шигырьгә күңелдәге образ ачыклана, зурая, куәтлерәк була бара. Аның сагышы да. шатлыгы да.сафландыргыч һәм рухландыргыч ташкынга әйләнеп, безне бөтереп ала. «Сөенмәсен». «Җилләр исә..» кебек шигырьләренең һәм «Әнкәй истәлеге» поэмасының да тәэсир итү көче әнә шунда. Шагыйрьнең тавышы тонык, хатирәләре авыр, үкенече зур. Хәлбуки, әсәрне укып чыгасыңкүңелдә хәсрәтле тойгы түгел, яктылык, бары яктылык кына кала. Сугыштан соң утыз-кырык ел үткәч, X. Камалов сугыш турында зур күләмле әсәрләр иҗат итте. Сүз барыбызга да яхшы таныш булган «һәркемнең гомере бер генә». «Безне өйдә көтәләр» һәм «Үлгәннән соң яздым» исемле өч роман хакында бара. («Безне өйдә көтәләр» романы мисалында X. Камалов иҗаты 1986 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.) Әлеге трилогия-язучынын бөтен гомере белән әзерләнгән, шул өч роман да- тормышының аерылгысыз бер кисәге. Шуңа күрә ул. Җиңүдән соңгы дәвердә сугыш темасына күпме генә китаплар язылган булмасын, кабатланудан курыкмый һәркемнең гомере бер гена Әйе. унсигез яшендә күргәнен Хисам Камалов бүгенге аяз һәм борчулы күк Tz^fubileylar ХкУбилейлар өзгеч дәрәжәдә чын билгеләнгән шушы кыйблага X Камалов һәрвакыт тугрылыклы кала. Бөтен ижаты белән Бөтен яшәеше белән Шуңа күрә аның хис-тойгылары саф һәм тыйнак, үзәк астында күз алдыннан кичерә. Ул тарих китабына кергән исемнәр белән, шаккатыргыч вакыйгалар белән мавыкмый. Күңеленә язылып калган дәһшәтле чынбарлыкны—кешеләрнең үз-үзен тотышын, вакыйгалар сурәтен мөмкин кадәр конкрет-төгал итеп искә төшерергә омтыла, һәр детальнең үзәгенә үтеп сурәтли, һәр күренешне тәфсилли. Каичакта шул траншеяларда адашып калырсың кебек Ләкин алгы сызыктан бүгенге көнгә кадәр сузылган телефон җебе буйлап баргандай, бер деталь икенчесенә килеп ялгана, бер герой язмышы башкаларныкы белән үрелә башлый. Ул—зур Җиңүгә өлеш керткән сугышчыларның берсе икән, аның үзгәлекләреннән бигрәк, типик, уртак сыйфатлары истә кала, меңнәр белән берләштергән язмышы калкып чыга. Бу геройлар, бу бәрелешләр, бәлки, аты сугыш стратегиясе күзлегеннән караганда, әллә ни зур игътибарга да лаек түтелдер. Әмма алар, халык батырлыгы—Бөек Ватан сугышынын катлаулы чынбарлыгыннан аерылгысыз, дип дәлиллиләр, кешенең авыр сынаулардан җиңеп чыгуы турында безнең белгәннәребезне тулыландыралар. Без монда сугыш дигән зур дөнья, сугыш дигән гаять катлаулы образ белән очрашабыз. Ил өстенә килгән афэт һәм аерым бер кеше драмасын, теләк һәм мәҗбүрилек нисбәтен бөтен тирәнлеге белән аңлау, аңлату искиткеч авыр. Сугыш, теләсә нинди авыр сынау астында калгандагы кебек, кешенең соңгы рухи көчләрен эшкә җигә күңел төпкелендә яткан иң яшерен хәзинәләрен яктыга чыгара Канлы көрәш һәм тормыш кырыслыгыннан, дошманга нәфрәттән тупаслана башлаган җан җылыга, яхшылыкка тартыла. Үлем ачысын тоеп яткан Айкилдиевнын эте дә булса мәхәббәт утына үрелүе, майор Мостафин бетән латыш кызы арасындагы мөнәсәбәтләр әнә шундый. Окоп читендәге чәчәк кебек табигый, гүзәл һәм фаҗигале Сугышның кырыс халкына буйсынмаучы мондый геройлар һәр әсәрдә бар һәр очракта алар үзенчә ачыла. Г. Әпсәләмовның җете романтик төсләргә бай булган «Алтын Йатдыз». «Газинур» романнарында, мәсәлән, аларның рухи көче тау елгасы кебек бөтереп алып кита X. Камалов хикәяләвендә исә укучының игътибары К. Симоновчарак-сугыш күренешләренә күбрәк юналтелә кискен, хәлиткеч мәлдә төрле характерлар, йөзләр чагылып үтә кешенең фаҗигасе һәм ныклыгы ачыла. Биредә тыныч, эшлекле тон өстенлек итә җәелебрәк, ашыкмыйчарак акканлыктан, вакытвакыт ярлар абайланмый башлый, хәрәкәтагым тукталып калгандай тоела. характер үсешен абайлау кыенлаша. Ләкин шушы сабырлык, басынкылык белән язучы сугыш хәлләренең драматик-катлаулылыгын. тирәнлеген искәртергә тели тесте. Әсәрнең эчке агымы, гомумән, укучыны ияртүдән битәр, бөтен юнәтеше бетән аңа таба борылган кебек, өерелеп-өерелеп килүче дулкыннарга каршы ишеп барырга мәҗбүрсең. Әмма бу—ясалма катлауландыру түгел Тормыш сөземтәсенең бик тирән катламнардан саркып чыгуын тояр өчен, чын фаҗиганең һәм чын бәхетнең янә бер чыганагын аңлый башлар өчен кирәк ул каршылык Әлегәчә иҗатында прозаизмнарга нык таянып килгән шагыйрьнең «авыр артиллерия - жанрында үз-үзен болай тотышы әллә ни гаҗәпләндерми Шагыйрьлек анда иң гади язмышлы кешеләрнең күңел байлыгын, кешелеклелек матурлыгын тасвирлаганда гына танылып-сизелеп китәдер шикетле Әмма сораулар туа тора, аларга җавап табуы да кыенлаша бара Капма-каршы кебек тоетган ике сыйфатнытәфсилләп. нечкәләп тасвирлау бетән сүзгә саранлыкны ничек бергә куша алды икән язучы? Сугышта разведкага йөргәндә дошман уты астында элемтә урнаштырганда канына сеңеп калганмы бу сыйфатлар? Ә төрле кешеләрнең фронтта табышу-очрашуы һәм һәлакәте бер-берсен хәтерләтеп куйган чаклар-аларны ничек аңлатырга' Геройларның хәрәкәт активлыгын сурәтләү дә язучының иҗат һәм тормыш принциплары белән бәйләнгән. X. Камалов, мәсәлән, геройның үлеме дә һәрвакыт батырлык булырга, ниндидер файда китереп калдырырга тиеш дигән схемага буйсынмый Алексей Баранов снаряд кыйпылчыгыннан һәлак була. Бөтен фронт буенча соңгы хәлиткеч һөҗүмгә күтәрелгән вакытта. Сугыш бетәргә дә озак калмаганда Майор Мостафин. ут эченнән исән чыгып, ял вакытында снайпер пулясыннан һәлак була Очраклы үлем бигрәк тә үкенечле Әмма ул көчле характерның тормыш бәясен очсызландырмый, ә яшәү мәгънәсе турындагы сорауны тагын да катлауландыра, киеренкеләндерә •Аны өйдә көтәләр!»-Менә ни өчен ут эченә керә солдат, ул үз өен. нәселен дошманнан яклау өчен изге яуга чыгуын яхшы бела Романнардагы һәр геройның -бәләкәй» тылы күз алдына килә Алар үзеннән-үзе ничектер зур тыл төшенчәсе белән бәйләна Сугышчының ил алдындагы бурычын аңлавы һәм аны гомер бәрабәренә булса да үтәве шушы тыл белән бәйләнгән Фронт чынбарлыгы якты төсләрдән генә тормаган. Иңгә төшкән авыр йөк. билгеле, үзәкләре нык булмаганнарны тиз сафтан чыгаргандыр. Хисам Камалов алеге мәсьалаләрне дә тыл белән, өй белән, сугышка кадәрге тормыш мөнәсәбәтләре белән тыгыз бәйләнештә ала Аның беренче романында майор Мостафин кайчандыр үз йортына зур бала-каза китергән берәүнең язмышын уңай якка хал ита Үч алмый Уйлап карасаң, теге адәм але икеләтә гаепле-гаделсезлекне чор исеменнән, власть исеменнән эшләп килгән. Язучы, әнә шул рәвешле каршылыклар эченә чумырып, геройларның характерындагы, үз-үзен тотышындагы эчке механизмны ачарга җай эзли Сугыш чынбарлыгы аша кеше табигатен, халык язмышын аңларга омтылу, замандашларыбызны рухи һәм әхлакый мәсьәләләр турында уйлануга җәлеп итү. Бу әсәрләрнең иҗтимагый-фәлсәфи калачы, заманчалыгы менә шунда. Даут Мостафин, Мирхас Зәйнуллин кебек асыл егетләрнең, Фәимә кебек мәхәббәттә тугрылыклы, кыю кызларның гөнаһсыз яшьлеген, үлемсез уй-хыялларын, өзелеп калган җырларын язучы безнен чорга мирас итеп тапшыра. Сугыш авазы ераклашкан саен, аңа аек мөнәсәбәт тә артканнан-арта һәм көчле дошманны тар-мар итү өчен нинди зур ныклык кирәклеге турында әдәбият та кыюрак һәм ачыграк сөйли бара Бик вакытлы сөйли. Чын шаһитлар кими барганда... Әле алар исән чакта.. Минемчә «һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» кебек китапларның язылуы, аларда чынбарлыкның, кеше язмышының тирәнрәк чагыла баруы-турыдан-туры бүгенге көнебез, хәзерге чынбарлыгыбыз белән бәйле: димәк, тулырак, мәгънәлерәк итеп яшәргә өйрәнәбез, димәк, хакыйкатьне яңадан торгызу теләгебез көчле! Аның җанын аңлап, якын күреп. Сибгат Хәким болай дип язган иде: «Хисамның тормышында, дөньяга карашының ныгуында Бөек Ватан сугышының роле искиткеч зур... Хисамны мин. ул икенче фронтта сугышып йөрсә дә үз взводымдагы солдат кебек хис итәм...» Хисам Камаловның үз язмышын күздә тотып язган «Яраланган пулеметчы» турындагы шигыре дә шул фикерне раслый: Калдырыгыз пулемет төбендә Мин чигенә алмыйм барыбер! Әдәбиятта, кешелеклелек өчен көрәштә үзен гади солдат итеп саный әдип һәм шушы юлда бер адым да артка чигенергә уйламый.