Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛМАГАЧЛАР ЧӘЧӘКТӘ

ЯШЬ ПРОЗАИКЛАР ИҖАТЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУ Чорлар чигендә айсыдыр пәйгамбәребезнең сүзсез генә ике бармак күрсәтүенә карап «2000 нче елда ахырзаман җитәчәк!» дигән яман фараз кылучылар һәм шунын белән бөтен кешелек дөньясын зур хафага салучылар бар иле Бүген инде Аллага шөкер диик: әлегә ахырзаман килеп җитмәде кебек—Жир дигән гүзәл планетабызда исән-сау гына яшәп ятабыз Ләкин... Ләкин, шулай булса да. сонгы дистә елларның кешелек тормышына зур һәм кискен үзгәрешләр китерүен беркем дә инкарь итә алмас, мөгаен Әйе. егерменче гасырнын урталарыннан алып халыкнын иң зур күпчелеге шәһәрләрдә димәк үзенең тудыручысы булган жирдән һәм табигатьтән аерылып, димәк тоташтан таш белән тимер һәм ясалма материаллар арасында, димәк бөтенләй бүтәнчә көн итә башлады. Хәзерге кеше яшәешендә төрле техника, автомат җайланмалар, компьютер һәм телевидение үтә зур урын били Аннары. СССР дигән империя таралып ил чикләре ачылгандай булгач, халыкнын зур дөнья белән аралашуы нык артты, активлашты Бу күренеш, нигездә, унай бәяләнергә тиеш булса да. анын тискәре якларын да күрми калу мөмкин түгел: куркыныч авырулар күбәйде, наркомания һәм җинаятьчелек үсә. кеше үтерүләр саны үтә нык артты Шулай—хәзер татар милләте дә бик кызу ритмда яшәүче дөнья агымына кереп бара Татарстаныбызга атна саен диярлек чит илләрдән делегацияләр килә, күпләгән килешүләр төзелә, безнекеләр дә ерак-ерак илләргә еш йөреп тора. Жир дигән уртак планетада яшәгәч бүтәннәргә хас күп нәрсәдән читтә калырга да мөмкин түгелдер. Ләкин шунысы торган саен ныграк борчый бара мондый актив хәрәкәт, кызу агым эчендә яши башлагачтын безнен милләтнең үз йөзе югалмасмы? Милли холык-психология. бүген дә һәм киләчәктә дә безнен өчен һәм дөньянын үзе өчен дә бик кадерле булырга тиешле гореф- гадәтләр нишләр'' Әлеге сорауларга уңай җавап табарга теләп эзләнә башласак без ирексездән диярлек рухи дөньяга—әдәбият һәм сәнгать дөньясына—килеп чыгабыз Мәңгелек маяклар асыр башына, яна меңъеллык башына Хәсән Туфан. Салих Сәйләшев. Һади Такташ, Гомер Бәширов кебек олуг затларның 100 еллык юбилейлары туры килү зур символик мәгънәгә ия. Алар, бер яктан караганда, моңа кадәр яшәгән мен еллык гомерле татар мәдәниятенең яктысын һәм җылысын үзләренә туплаганнар, үзләрендә әнә шул алы рухи хәзинәне чагылдырып балкыйлар Ә инде икенче яктан күз салсак, атар яна чорга, яна заманга кереп баручы яна юлларга да яктылык сирпел, безгә юл күрсәтеп торалар Әйе. үтеп киткән егерменче гасыр зур-зур вакыйгаларга һәм кискен борылышларга гаять бай булса да (әллә ничә зур сугыш, аларда миллионлаган халык кырылу, шулар өстенә тагын әллә ничә революция һәм тормышның асты-өскә килү, атом һәм химия аварияләре аркасында зур зыян күрү тәр һ б ) 10. .к. у. м К Г гасыр афәтләре барыбер, әдәбиятны төп юлдан—гасырлар буена унышлы рәвештә атлап килгән олы юлдан—яздыра алмады. Татар әдәбияты барыбер кешенең күңел юлдашы булып, анын ин изге һәм ин мөкатдәс хис-кичерешләрен җырлаучы булып калды. Әлбәттә, әдәбият-сәнгатьнен кешелек тормышында тоткан урыны хакында төрле һәм кайнаркайнар бәхәсләр дә тумады түгел ул гасыр дәвамында. Биг-рәк тә фән-техника революциясе көчәеп барган елларда әкияттәгечә гүя әле генә чүлмәктән чыккан бу яна «пәри»гә артык зур өмет баглаулар булды Физиклар белән лирикларның кайнарланып бәхәсләшүләре дә тарих хәтеренә язып куелды... Еллар үтте, тулаем гасыр үзе дә узып китте... Ләкин физиклар да үз урыннарында калды, лириклар да алыштыргысыз миссияләрен үтәп киләләр Инде хәзер, әлеге парә-парә килүләр басылгач һәм еллар тузанына күмелә төшкәч, кайбер сөземтәләр дә чыгара алабыз сыман. Аерым алганда, менә мондый нәтиҗә. Кешенең күңел дөньясын, анын йөрәген, хис-кичерешләрен бер генә нәрсә белән дә алыштырып булмый икән! Хәтта әле соңгы вакытта галимнәр шуны да ачыклап килә: безнең гасырлар буена «җан» диеп сөйләшә торган хикмәтебез үзе дә кешенең йөрәге тирәсенә тупланып яши икән. Бер кешенең йөрәген алып икенче кешегә куйсаң—аның бөтен холык-фигыле, хис- кичерешләре үзгәрә икән! Димәк, кешелек дөньясы бер дә юкка гына «йөрәк» дигән нәрсәгә гасырлар буена аерым бер игътибар биреп килмәгән икән! Үзебезнең татар әдәбиятын алсак, анда хисси башлангыч бигрәк тә көчле. Анын бүтән телләргә үтә авыр тәржемә ителүе, күп очракларда хәтта тәржемә кылына алмавы да әнә шундый асыл һәм нечкә хасияте белән анлатыла Халык бәгыренә аеруча якын иҗатчы затлар гомере дә моны тагын бер мәртәбә раслый Әйе, әдәбиятыбызда мәңгелек маяклар булу—барыбыз өчен дә бик зур бәхет. Яшьләр килә... еспублика матбугаты битләрендә яңа исемнәр еш кына күренә. Сүзне зуррак күләмле әсәрләрдән башлыйк. Тәвәккәлләп «роман» яисә «повесть» дигән җитди һәм зур җаваплылык сорый торган жанрга тотынучы яшь автор булдымы икән сонгы елларда? Яшерен-батырын түгел: андый тәвәккәллек өчен элеккерәк елларда яшьләргә байтак кына тәнкыйть таягы да эләккәләде. Дөресрәге тәвәккәллекнең үзе өчен түгел, ә җитәрлек микъдарда тәҗрибә тупламаган килеш зур күләмле жанрга кереп киткән һәм унышсызлыкка очраган өчен сүктеләр күп кенә яшь прозаикларны. Әлбәттә, житмешенче-сиксәненче елларда тәүге повесте белән үк игътибар казанган Әхәт Гаффар да булды Ләкин анын уңышы да, нигездә, классик әсәрләргә таянуда яисә караган нәфис фильмнарга ияреп язуда иде. Эпигонлык дигән бу күренеш күп чагында плагиатка якын тора һәм яшь язучылар аннан бик хаклы рәвештә куркалар да. һәрхәлдә, минем үземә бу юл бик тайгак, ышанычсыз тоела һәм бүгенге яшьләргә дә ижатнын башын аннан алып китәргә киңәш бирәсе килми. Саф күңелле, изге ниятле, зур максатлы иҗатчы юлы түгел ул! Әлеге хакыйкатьне бүгенге яшь иҗатчылар бик яхшы аңлый, күрәсен, сонгы елларда әдәбиятыбызда андый күренешләр күзәтелми башлады. Бу уңайдан. бер яшь язучыга адресланган һәм «Казан утлары» журналында элегрәк басылып чыккан ачык хатның тәэсире булгандыр диеп әйтәсе килми билгеле, ләкин, шулай да, ул елларда—әле прозабыз нык көчле булган чорда—эпигон әдәбият тудыруның зыянлы икәнен күрсәтү кирәк иде, сорала иде. Ул чагында без игътибар иткән әлеге яшь язучының зур иҗат юлына чыгып сокланып укырдай чын әдәбият әсәрләре тудыра алмавы гына эчне пошыра пошыруын Ә бит ул—шактый ук талантлы, бигрәк тә үткен тел куәсенә ия автор Биредә яшьләр өчен мөһим тагын бер нәтижә килеп чыга шикелле: әйе, әсәр язу өчен әйбәт, матур, сыгылмалы, образлы тел бик тә кирәк, бик тә мөһим ләкин, әнә шул хәзинә белән янәшә үк, изге ниятләр белән рухланган, канатланган чиста, матур, керсез күңел дә кирәк. Дөньяга, кешеләргә бирергә, бүләк итәргә теләгән югары омтылышлар, кешелек өчен кадерле һәм мөһим булган яна, саф кичерешләр бик тә сорала әдәби иҗатта Менә шушы соңгысы Р булмаган тәкъдирдә яшь ижатчыны кризис, рухи ачлык, тупик дигән яман нәрсә көтә Икенче төрле итеп әйткәндә, моны: яшь язучынын актив һәм тирән рухи дөнья белән яшәргә тиешлеге диеп тә белдерергә була. Әнә шундый эчке «мотор»ын синен күкрәк читлегеңдә даими рәвештә эшләп тормаса. син—яшь автор—ижат юлыннан бик әллә ни ерак китә алмыйсындыр. Ләкин, шулай да. бүгенге яшьләрне кыюсызлыкта гаепли алмыйбыз икән: сонгы ике еллык басмаларны укыганда мин ике яшь автор язган ике повестька юлыктым. Аларнын беренчесе Рәдиф Сәгьдинен «Алло, хәлләр ничек?» повесте (»Иде.1» журналы. 11 сан. 1999ел). икенчесе Ләлә Сөләйманның «Гасыр ахырында» повесте («Витаньем Татарстан» газетасының 2000 елгы 12-14 июль саннары) •—Алло, алло! Кем бу? Дамир синме? Сәлам, туган! Хәлләр ничек? Яхшы инде алайса. Бик әйбәт! Малайлар ничек? Ну. әйбәт булгач, бик яхшы' Сәлам әйт егетләрнең барчасына да! Без иртәгә Казанга очабыз, әй! Шул сәгать унберләрдә саунада күрешә алырбыз диеп уйлыйм... Билетын өч бәягә алдык инде. Касан белән. Ну. Мәскәү хәлләрен үзен беләсең бит инде, монда һәрбер жирдә ыштаныңны салдырырга торалар!» Рәдиф Сәгьди повестеның ин беренче бите үк әнә шулай башланып китә Укучы күреп өлгергәндер, әсәр башыңда китерелгән шушы берничә җөмләдән генә дә әлеге сүзләрне әйткән кеше хакында күпме мәгълүмат алабыз: ул Мәскәүдә яши. анын дус егетләре күп. алар баи яши (билетны өч бәягә алырлык булгач!), самолет белән кайтырга уйлагач аларнын вакыт ягы да кысан, күрәсең Шулай ук боларнын Казанда да әшнәләре байтак: әнә бит «малайлар ничек?» диеп кенә хәл белешә. Мәскәү шәһәрендәге тормыш белән Казандагы яшәү аермасы да сизелеп ала әлеге жөмләләрдән—Казанның эшләп яшәргә өйрәнгәнлеге, ә Мәскәүнен кеше таларга күнегүе дә күренә. Әлбәттә, әсәр дәвамында күренәчәк геройлар турында башта ук шунын кадәр хәбәр житкерә алу һәм ул мәгълүматның укучы хәтеренә сеңүе—болары яшь авторның уңышлы ягы. казанышы. Шушындый кызу темпны, тыгыз динамиканы автор алга таба да югалтмаска тырыша: маҗаралы кино карагандагы сыман безнен күз алдына бер-бер артлы замана хикмәтләре килеп баса... Биредә Мәскәүдән килгән егетләр белән Казан кызларының барысы бергә һәм эчә-эчә сауна керүләре дә. мускул кабарткан егетләрнең үзара тыныша алмыйча кан коюлары да—һәммәсе дә бар Ләкин повестьның эчке битләренә үткән саен күңелне бер тойгы били бара: «бу хәтле актив хәрәкәтнең, күп вакыйгаларның үзәгендә нәрсә ята сон— автор безгә нинди фикер аңлатырга тели сон’» дип уйлана башлыйсың Һәм. ни кызганыч, ул сорауга ачык жавапны табып ала алмыйбыз. Билгеле, повестыар белән бергә сәхнә әсәрләре лә язучы Рәдиф Сәгьдинен каләме талантлы, югарыда әйтеп узуыбызча, ул вакыйгаларны бер-берсенә оста үреп бара Катнашучыларның холык-фигыльләре дә укучы күз алдына килеп баса Ләкин. Ләкин менә «эчтәлекнең житдилеге. тирәнлеге» дигән хикмәт җитенкерәми әле ана Бу повесть Яңарышның беренче елларында язылганмы әллә дигән тәэсир кала. Ул чагында ижат дөньясына ирек килгәч «болай да язып була!» диеп—язгы болынга чыккан яшь маллар сыман—күккә ашардай булып сикереп, чабышып йөрүләр бар иде бит... Әмма ирек үзе генә әле ул төп хәзинә түгел икән, ана ирешкәч тә «эш» һәм «хезмәт» дигән бәхет алга килеп баса икән һәм ул «эш» дигән бәхет белән «ижат» дигән бәхет бертөслерәк була икән—аларнын һәр икесенә дә җитди карау, аларнын ин нечкә серләренә ия булу, тырышлык, җитдилек, басылып эшләү сорала икән. «Ижат» дигән дөнья ул эшнең дә ин авыры—ял белән дә. вакыт белән дә. сәламәтлек белән дә санашмый, санлашмый торганы, үзенә бөтен көчеңне, бар жегареңне суыра торганы икән . Ерак Мөслим төбәгенең кечкенә генә бер авылыңда яшәп ятучы яшь автор Ләлә Сөләйман исә үзенең үткән жәйне «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә басылган «Гасыр ахырында» повестен без югарыда телгә алып үткән •Алло, хәлләр ничек?» әсәренә юри капма-каршы рухта башлап китә кебек •Ашыкмый гына намазын тәмам иткәч. Шәмсекам&т карчык бисмилласын әйтеп «Аятел көрси»не укый башлады—Әгузе билләһи. Бисмнллаһи. Шул арада шыгырдап урам капкасы ачылды, дисбесен тарткан карчык тәрәзәгә күз салды. Керүче кеше йөгереп үтте—таный алмый калды — Шәмсекамал апакай гынам* Шакымый-нитми генә өйгә бер хатын килеп керде. Чәчләре тузгыган, куллары калтырый—үзе әле ап-ак итеп акшарланган мич артына, әле дәү сандыкка күз сала. Аңлашыла, качар урын эзли күрше хатын...» Күрәсез булыр: бу әсәрнен тәүге юллары ук намазга игътибарны юнәлтә, әнә шул мәңгелек канун буенча яшәүче Шәмсекамал карчыкны үзәккә куя... Ә инде бераздан күрше хатыны Гөлзирә йөгереп керә. Әсәрнен менә шушы өлеше дә бик мәгънәле. Әнә. өлкән кеше—сабыр, тыныч, аның кулында Коръән... Ә менә яшь хатын ни кыяфәттә: ул йөгерә, аның чәчләре тузгыган, куллары калтырый, үзе качарга (!) урын эзли... Хәтта менә шушы бер эпизод үзе генә дә өлкән буын һәм яшь буын турында бик күп нәрсәне әйтеп, сөйләп тора. Әйе. гап-гади бер татар авылында яшәп ятучы яшь килен Гөлзирәнең тормышы мәхшәрдәге сыман: ире Идрис көн саен эчә һәм көн саен ана бәйләнә. Шулай дөньясын онытып эчә торгач Идрис көннәрдән бер көнне хастаханәгә килеп эләгә, анда байтак кына ята. Әнә шул чагында инде Идрисне кара магия әгъзасы Васил үзенең мәкерле жәтмәләре белән чолгый, аның күңелен, рухын богаулый. Ахырда Идрис куркыныч һәм кешелек тормышын жимерүгә юнәлтелгән көчкә әверелә. Безнен көннәрдә татар авылында яшәп ятучы гап-гади бер ир явыз секта йогынтысына килеп эләгә. Юк. безнен максат бу ике повестьның эчтәлеген сөйләп бирү түгел, анысын укучының үзенә калдырыйк та—шушы ике әсәрдә чагылган уртак якларны барлыйк, күзәтик. Иң элек шунысын сөенеч белән билгеләп үтәргә кирәк: яшь авторлар зур бер тәвәккәллек табып прозаның күләмле һәм күп көч сорый торган тармагында— повесть жанрыңда—әсәр ижат итү эшенә алынганнар. Димәк, бу инде үзендә күпмедер көч. илһам ташкыны тою дигән сүздер. Үз-үзенә шактый ук нык ышанудыр. Әлбәттә, кайсыбер вакытларда графоманнар да зур-зур күләмле әйберләр язып ата. аларны мондый «эч китү»дән дәвалап та булмый. Ләкин без инде бу очракта андый иң түбән дәрәжәне искә алмаска тырышыйк. Чөнки инде анысы өлкән яшьтәге кешеләрдә күбрәк була һәм. турысын гына әйткән чагында, ул күренеш еш кына очракта медицинаның шизофрения дигән авыруы белән бик якыннан килеп тоташа. Икенче уңай як: яшь авторлар курыкмыйча заман темасына мөрәжәгать иткәннәр! Югыйсә, элеккерәк елларда яшь авторларның әбиләр һәм бабайлар тормышы турында әдәби әсәр язулары үзенчә бер норма сыман кабул ителә башлаган иде. Моның сәбәбе, күрәсең, чынбарлыкны яхшылап белмәүдә, күбрәк китап тормышы белән яшәүдәдер. Яшь авторларның нинди дә булса әсәр укып яисә кино карап хикәя язарга утыруларын һәм редакцияләргә юллауларын без инде байтак очраттык. Бу очракта исә Рәдиф тә. Ләлә дә үз күзләре белән күргән, үзләре янәшәсендә агып яткан реаль яшәешкә чумганнар. Шуны үз йөрәкләре, үз күңелләре аша үткәреп әдәби әсәр тудырганнар. Ике авторга да хас булган тагын бер сыйфат: аларнын жөмләләре күп бизәкле, чуклы-чуклы түгел—сокландыргыч чагыштырулар, сыиландырулар һәм бүтән төрле телбизәкләр дә сирәк күзгә ташлана, һәм шунысы кызык—менә шушындый, бер караганда корырак тоелырга тиешле стиль, әсәрләрне укыган чагында бик үк борчымый да. Шулай булырга тиешле нәрсә сыман кабул ителә. Ни өчен шулай? Югыйсә бит безгә: «Матур әдәбият ул матур булырга тиеш, бизәкле һәм матур жөмләләрдән торырга тиеш!»—дигән ижади лозунг сыман сүзләрне дә еш кына ишетергә һәм шуны чынга ашырган әсәрләрне дә күрергә туры килгәли. Ә биредә, менә бу яшь авторлар ижаты уңаеннан, ни өчен соң жөмләләрнен күп бизәкле булмавы сизелми, бу хәл күңелне борчымый? Мәсьәлә шактый ук житди. шуңа күрә, әйдәгез, ана бераз гына озаккарак тукталып алыйк. Башта теге: «жөмләләр дә матур һәм бизәкле булырга тиеш— шунын өчен матур әдәбият бит ул!» дигән сүзне ачыклап китик. Минем уйлавымча, «матур әдәбият» диеп әйткән чагында без һич кенә дә жөмлә матурлыгын гына күз алдында тотмыйбыз. Биредә «матур» дигән сүзгә: югары максатлар һәм идеяләр белән рухланган матур эчке яшәеш тә. үзе матур рухи дөньяга ия булган һәм рухланган яшәеше белән укучыны да тәэсирләндерә алырдай, чын мәгънәсендәге матур геройлар да керә. Әсәрнең үзе сыман геройлар да тыштан гына чибәр түгел, ә эчке яктан да матур булсалар гына безнен күңелне яулый ала бит' Менә шуның шикелле: «матур әдәбият» дигәндә без бу сүзнен кин. тулы мәгънәсендә кулланабыз диеп уйлыйм Ә тар. түбәнрәк мәгънәсендә генә түгел. Шулай булгач инде авторларнын ижат җимеше үзләре дә һәр яктан, шул исәптән, җөмлә һәм стиль җәһәтеннән дә. матур һәм төзек булырга тиеш-бусы унаеннан һич кенә дә ике төрле фикер юк. Димәк, сүзебезнең әлеге өлешен йомгаклый төшеп шуны гына искәртик, матур һәм бизәкле-чуклы җөмлә төзү, шундый стильгә ия булу үзе генә—һич кенә дә төп һәм бердәнбер максат түгел! Ярый, яңадан яшь авторларның әле генә без күздән кичергән повестьларына әйләнеп кайтыйк. Чыннан да. алар өчен иң мөһиме—вакыйгалар, геройлар һәм аларнын эш-хәрәкәтләре. Әсәрләрне укыганда без нигездә вакыйгага ияреп барабыз, шуларны күрәбез һәм күңелгә кабул итәбез, шуларга үзебезнең төрлечә реакциябезне булдырабыз Кыскасы, без әсәрдәге геройлар тормышы, аларнын язмышы белән яшибез. Минемчә, менә бу факт, менә шуңа ирешү—яшь прозаиклар өчен төп уңышларның берсе. Хәзер инде әлеге повестьларда күзгә ташланган кайбер житешсезтекләргә тукталыйк. Аларнын да уртак булганнары шактый Ин элек яшь авторларнын сюжет төзүдә осталыклары җитмәү нык ук сизелә Ләлә Сөләйман повестенда, мисал өчен, берничә сюжет сызыгы күренеп тора һәм аларнын һәр кайсысы үзе бер әсәр сорый сыман тәэсир кала. Билгеле, югарыда әйтеп узганыбызча, автор повестьның баш өлешен бик динамикалы алып китә, әмма уртага житәрәк вакыйгалар күп тармакларга аерыла һәм күпмедер дәрәҗәдә буталчыклык туа. укучы адаша. Ул бераздан төп юлга килеп чыга чыгуын, ләкин ул чагында инде күңелдә «ә теге әйләнмә юлны үтү бик кирәк идеме соң әле?» дигән сорау туа. Рәдиф Сәгъди исә катнашучыларны артык күбәйтеп, үз укучысын шулар арасында адаштыра Бусы да сюжет коруда осталык, тәҗрибә җитенкерәмәү билгесе. Менә шушы беренче кимчелек икенче уртак җитешсезлскне дә китереп чыгара—повестьларның икесе дә күләм ягыннан шактый ук сузылганнар Аларда артык өлешләрнең байтак булуы «гади күзгә» дә күренеп тора Әсәрдәге геройның эчке дөньясы Безнен яшь авторлар бу өлкәгә ни дәрәҗәдә игътибарлы сон? Ләлә Сөләйманны әлеге мәсьәләдә гаепләве кыен—ул әсәрдәге һәрбер хәрәкәт белән бергә үк кешенең психологик халәтен дә үреп бара. Шулай итеп тышкы тормыш белән эчке дөнья гармоник дип әйтерлек дәрәҗәдә тоташып китә, органик рәвештә тоташкан чынбарлык күз алдына килә Ә менә Рәдиф Сәгъди тышкы тормышны кинодагыча төгәл һәм образлы итеп тасвирлый, күрсәтә—кешенең эчке яшәешенә исә анын игътибары җитеп бетми Ләкин, гаделлек хакына шунысын да искәртергә кирәк: икенче бер яктан алсан, •автор әнә шул ысул аша үз геройларының эчләре буш икәнне күрсәтә бит», дип уйларга да мөмкин Хәзерге яшьләрнең рухи дөньялары бик ярлы икәнне күрсәтә ич ул дияргә дә ярый кебек Ләкин, әдәбиятта, бигрәк тә безнен чорда әнә шул эчке «бушлык»ны образлы итеп ачып бирү, аны укучының исендә калырлык итеп күрсәтү дә кирәктер Ягъни, әлеге бушлык ул—вакуум булмаска тиеш, ә укучыга тәэсир итә торган, аны дулкынландыра. тетрәндерә торган, йокысыннан уята торган халәт булырга тиеш Ә битараф, тын бушлык түгел' Дөнья әдәбияты әсәрләрен күздән кичерсәң, еш кына шундый бер хәл күзәтелә: яшь автор күренсә, ул гадәттә үзе белән яна герой да. өр-яна карашлар да алып килә һәм ул карашлар, ул холыкхарактерлар гадәттә моңа кадәр яшәп килгән тәртипләр белән каршылыкка керә Шундый конфликтны үзәккә куеп урыс әдәбияты классикасында хәтта «Аталар һәм балалар» дигән роман да язылды. Ә бездә ничек сон? Рәдиф Сәгьди әсәрендә яшьләрнең яшәү рәвеше бик тә үзләренчә булса да алар артык зурга дәгъва итмиләр Үз өерләре куйган тәртип буенча яши бирәләр Әмма шунысы бар безнең бүген «яшьләр» дигәнебез берничә елдан инде олыгаеп, урта буын булачак! Алар дөнья дилбегәсен үз кулларында тотачак Димәк, тормышта үзләре теләгән яшәү рәвеше урнаштырачаклар Повесть ахыр чиктә әнә шундый пошаманга төшерә. Ләлә Сөләйман әсәрендәге яшь кешеләр шулай ук мактана алмый Аларнын мәхәббәтләре дә. гаиләләре дә юк һәм. кыз белән егет өйләнешеп бергә яшәсәләр дә, бала табарга, бала багарга ашыкмыйлар. Менә бу хәл үзе үк инде бик тә шомлы фал... Ә хикәядә ничек? икәя жанрында яна исемнәр дигәндә иң элек «Казан утлары» журналында үткән ел бик әйбәт хикәяләр бастырган Айгөл Әхмәтгалиева һәм Сөмбел Гаффарова, «Идел»дә ике мәртәбә чыгыш ясаган Рәмзия Габделхакова, шулай ук күп кенә газета-журналларда кечкенә хикәяләр белән күренгән Илфак Шиһапов исемнәре телгә килә. Сүз уңаеннан тагын шунысын да искәртеп үтү кирәктер бүгенге проза үсешенә Мөслим төбәгеннән чыккан ижат әһелләре бигрәк тә күп көч кертә. Менә берничә исемне генә карагыз. Хәзерге прозадагы ин саллы ижатчы Фоат Садриев дисенме, ел саен диярлек кызыклы һәм тирән эчтәлекле роман-повестьлар белән куандыручы Флүс Латыйфины аласынмы, укучы хәтерендә калган «Соңгы көз». «Гөлжиһан». «Биек таунын башларында» һ. б. повестьлар авторы Факил Әмәкне әйтәсеңме—болар барысы да әлеге районда туып-үскән прозаиклар. Беренче повесте һәм хикәяләре белән безнең игътибарны яулаган һәм без югарыда сүз алып барган Ләлә Сөләйман да шуннан. Инде менә «Соңгы өмет» дигән уңышлы хикәя («Казан утлары». 2 сан, 2000ел) авторы Айгөл Әхмәтгалиеваны да әлеге төбәк үстергән. Моны бик кызык бер феномен димичә ни дисен инде'. Шундый шатлыклы күренешләр тагын да булсын иде дә бит, әмма әдәбиятның үз кануннары шул! Ләкин шулай да. бүген яшь ижатчылар үстерү дигәндә, без ин зур игътибарны мәктәпләргә һәм алардагы әдәбият укытучыларына юнәлтергә тиешбездер. Әгәр дә бала укыган мәктәптә матурлыкка һәм әдәби сүзгә сизгер, нечкә күнелле һәм кайгыртучан жанлы укытучы эшләсә, әдәби түгәрәкләр яшәсә һәм стена газеталары чыгарылса—андый жирдә инде үзенә табигать тарафыннан ижади орлык салынган баланын күнеле үсеп китә, аңа тәүге канатлар чыга, анда ижади дәрт-илһам туа... Укытучы кеше бит әле ул ижатчы баланын беренче укучысы да була... Әнә шул чагында ул жылы сүз әйтә алса, бала күңелендәге матурлыкны үсендереп җибәрә алса—аннары китә инде ижат буасы ерылып! Ягъни, мәктәп баласы үзе акрынлап-акрынлап матбугат белән, чын ижатчылар дөньясы белән тоташып китә. Чын мәгънәсендә: инешләр Иделгә кушылгандай була инде шуннан соң! Үзенең хикәясен: Баш куям тезләренә лә Яшь коям эзләренә... дигән үзәк өзгеч халык җырыннан башлап киткән Айгөл Әхмәтгалиева да, һичшиксез, әнә шундыирак баскычларны узгандыр. Хикәянең керешендә халык жырынын жанны өтә торган юллары белән укучы игътибарын жәлеп иткәч, автор бүгенге авыл тормышының гыйбрәтле күренешләрен нечкә психологик алымнар һәм төгәл тотып алынган детальләр ярдәмендә тасвир кылырга тотына. Шунысы мөһим— Айгөлнен хикәясендә дә яшь буын вәкиле Фагыйлә чорсыз һәм теле-телга йокмас бер хатын итеп бирелә. Ә өлкән яшьтәге Шәмсенуртгәй әнә хискә-монга бирелеп утыра, аның күңелендә кадерле хисләр, изге уйлар һәм хәзерге хәлләргә аптырау, борчылу Тормышның ярлы булса да чистарак, матуррак, ышанычлырак, кешеләрнең әйбәтрәк һәм бер-берсенә карата шәфкатьлерәк булган чагын сагыну. Әсәрне укыганда бу изге уйларның автор күңеленнән чыгуына, шуннан—йөрәк түреннән—агылуына чын-чыннан ышанып барасын. «—Син гаепле, барысына да син гаепле, эт баласы! Бет. дөмек! Бала елый, ярсый-ярсый елый. Ә хатынның йөзендә жиңү тантанасы, үч алу ләззәте. Барысы да ул уйлаганча, уңышлы килеп чыкты...» Үзенең «Югалту» исемле хикәясен («Идел» журналы, 7 сан, 1999 ел) яшь автор Рәмзия Габделхакова әнә шулай бик тә югары драматизм дулкыннарында башлап китә. Биредә яшь гаилә тирәсендәге хәлләр үзәккә куела: хатын, бәләкәй бала һәм сөяркә. Кечкенә чагында балалар йортында үскән Илгизә үзенә Фәндәснең мәхәббәте сүрелә башлаганын сизгәч, аннан һәм аның хатыны Энжедән үч алу юлына баса: аларнын бәләкәй арбадагы балаларын урлый һәм урманга алып барып тереләй җиргә күммәкче була.. Шул ук журналнын 9 санында басылган «Мин гаепле түгел» хикәясендә Х (1999 ел) бу автор андый ук зур фаҗигәне алмый, ә икенче төрлерәк вакыйгага мөрәҗәгать итә •Нургали бүген дә кибет төбендә басып тора иде. Зөлфия алымнарын акрынайтты Бу дивананы күрмәс өчен генә дә әллә ниләр бирер иде' Әитерсен лә. бар дөнья яктысын шушы егет каплап тора -Нигә мин. нигә башка берәү түгел?—дип уйлый Зөлфия Ул үзен чынлап та. бу жүләрнен корбаны итеп сизә» Әйе. Нургали—акылга таманрак егет. Ләкин менә анын яшь кибетче Зөлфиягә күзе төшкән. Егетнен әнисе Кәүсәрия апа да мона бик газаплана • Бәхете булмады шул балкайның. Язмыштыр инде Алай гел жүләр лә түгел бит үзе. әйткәнемне аңлый, кушканны эшли. Бар нәрсәсе дә урынынла анын Ир буларак, дим. » Кәүсәрия апа үзләренең акчалары күплеген дә әйтә—«мин сезгә машина да. фатир да алып бирә алам» ди Кыскасы. Зөлфиянең үз улына кияүгә чыгуын тели бәхетсез ана. Ә яшь кыз моны ничек кабул итә сон9 • Икенче көнне эшенә килгәч, ишек төбендә таптанып торучы Нургалине күрде Хурланды, ярсыды Зөлфия: —Нәрсә кирәк сина, ә? Нәрсә карачкы кебек тагы монда килеп бастын” Бар. өенә кайт Ычкын моннан! Күземә күренмә бүтән! Гарык мин синнән, гарык! Менә моннан гарык! Мунча пәрие' Бар. кайт, өеңдә утыр!» Әлбәттә, жүләр саналса да. үзе яратып йөрегән Зөлфиядән мондый углы сүзләрне ишеткәч Нургали инде түзә алмый—асылына Яшь хикәяче безне бүгенге көннең әнә шундый фаҗигале хәлләре эченә алып керә. Ул әсәрендә озынга сузмыйча тасвир кыла, психологик яктан да төгәл эш итә. драматизмны да югалтмый. »Ә мондый әсәрнең язылу максаты нилә сон?» диеп сорасак: «Бүгенге кешегә гыйбрәт бирү, анын күңел күзен ачарга геләү. фаҗигаләрне аллан кисәтергә тырышу»—дигән җавап алырбыз, мөгаен Соңгы елларда бик актив ижат иткән, китаплар чыгарган һәм хәтта Татарстан Язучылар берлегенә дә кабул ителгән Сөмбел Гаффарова турында без инде «яңа исемнәр» диеп сөйләшергә тиешме икән? Әйе. бу сорауга җавап нинди генә булса да без. барыбер мондый яшь каләмебез булуга сөенү хисен яшерә алмыйбыз. Сөмбел ижаттагы кыюлыгы, иҗади хыялының көче һәм теленең матур-сыгылмалы булуы белән җәлеп итә Үткән ел «Казан утлары»нда (I сан) анын өч кенә хикәясе басылган, әмма алардан да үзенчәлекле автор, тормыш күренешләренә һәм кеше язмышларына сизгер йөрәк яшәве күренеп тора. Ә бәлки хәзер Сөмбелгә үзен повесть жанрында сынап карау чоры да җиткәндер9 Әлеге хикәяләрдәге иҗади яктан кнн сулыш сизелү кыюлык һәм җитдилек күренү әнә шундый уйга да этәрә Безнең юмористик хикәя өлкәсенә дә менә дигән яшь сәләт килүен шатланып билгеләп үтәргә кирәк. Сүз «Татарстан яшьләре»нен үткән елгы 9 декабрь санында «Карар» исемле. «Казан утлары»нын 1999 елгы 7 санында •Комган белән самавыр» дигән чын юмор әсәрләре бастырган Илфак Шиһапов турында бара. •—Их. комган туган.—диде самавыр, ямьшәйгән борынын турыларга маташып - Бар иде безнең дә адәм балаларына кирәк чаклар. Утыра идем бит мин табын түрендә. Көн саен юып. чистартып торалар иде үземне...» Менә шушындый кызыктыргыч сүзләр, үзенчә аһәң, күңел күтәргеч елмаю дулкыны белән башлап киткән бәләкәй генә хикәя укучыда матур тойгы калдыра, автор каләменең уңышы юмордагы уңышы дип кабул ителә. Ә «Карар» дигән әсәрендә исә Илфак татарның хәзер янадан актуальләшкән ике хатын алу идеясен үзәккә куеп, шулай ук үткен генә шаяру хисе кигереп чыгара. Ахырдан хатын кешенең •Сания белән Әминәне генә алып кайтма, башкасына мин риза. •—диюе дә һич көтелмәгән яктан уйнатуы белән ситуацияне тагын да калкерәккә әйләндерә Кыскасы. Гамил Афзал. Фәнзаман Баттал. Камил Кәримов янына тагын бер яшь авторның килеп кушылуы—бәхәссез сөенеч Соңгы елларда безнең прозада Алмаз Гыймадиев дигән яшь язучыбыз да матур гына эшләп килә Узган 2000 елда Татарстан китап нәшрияты анын •Хуш. Тамчыгөл!» исемле икенче җыентыгын бастырып чыгарды Газета-журнал битләрендә еш кына күренеп сөендереп торган автор үзенен китабында да иҗади юнәлешенә хыянәт итмәгән: бүгенге мәкгеп балалары, яшүсмерләр дөньясы бик мавыктыргыч итеп, кызыклы ситуацияләр, күренешләр аша тасвир кылына. Үз хикәяләрен үгезне шундук мөгезеннән алып башлый Алмаз. «Мине мәктәптә «Дезодорант Рәсим» дип йөртәләр Бигрәк ямьсез кушамат инде, иеме?» Әсәрнен ин тәүге җөмләсе итеп куелган менә шушы сүзләрдә хикәя эченә чакырып торган тылсымлы тарту көче дә. бүтән язучыларны кабатламаган үзенчәлекле язу стиле дә һәм баштан ук көләсене китергән кызыклы кушамат та бар Китапта бары тик ике бит күләм биләгән менә шушы бик бәләкәй хикәядә 8 Март бәйрәме тәэсире дә. малайларның кыхтарга бүләк эзләп Казанга килүе дә һәм андагы маҗаралары да. нәрсә икәнен аңлап бетермичә бүләккә дип конгыхларга сиптерә торган сасы дару алып кайтулары һәм бөтен мәктәпкә көлкегә калулары да сыйган. •Ата-аналар» җыелышы дигән хикәя дә шуннан зур түгел, әмма бусында инде кайсыбер әтиләрдән көлә Алмаз Гыймадиев. Әнә берсенең малае мәктәптә инша язганда өйләрендә ни күрсә шуны язган, хәтта өйдә кәрт сугуларны да. Ә әтиләре исә жыелышта: «—Дөрес түгел!—дип кабатлады ул.—Кая ул әкәм-төкәмнәргә мине оту! Язган икән, дөресен язсын Кичә пеналына хәтле оттырып бетерде бит ул чебеш!» Шушы кыска гына өзектә дә яшь авторның кеше холкын, тормыш вакыйгасын оста эләктереп ала белүе, шуны үз әсәрендә матур, тәэсирле итеп жанландыра алуы күзгә бәрелеп тора. Чаллы шәһәрендә яшәүче Айгөл Нуретдинованын «Хикмәтле тартма» дип исемләнгән беренче китабы әллә ни калын да түгел—ана нибарысы дүрт әкият сыйган, әмма аларнын һәрберсе истә кала торган «Көннәрдән бер көнне, гомере буе балта остасы булып эшләгән Бәдретдин бабайның келәтендә булган ди бу вакыйга. » Әнә шундый ымсындыргыч сүзләрдән башлап китә яшь автор әлеге китаптагы тәүге әкиятен. Айгөл биредә сүзне беренче карашка эш кораллары турында гына алып бара кебек, анда балта: — Мин гайрәтле. Мин сәләтле. Каршы алыгыз түрәне Минем аркада салалар Келәтләрне, өйләрне.— дип мактана Янәшәсендә яткан чүкеч тә аннан калышмый, бераздан пычкы да сүзгә кушыла кыскасы, тартмада яткан һәркайсы үзен генә мактый башлый. Ләкин әкиятне укыганда без инде биредә эш коралларын гына күрмибез, безнең алга үзләренең әнә шундый мактанчык холыклары белән бергә төрле- төрле кешеләр килеп баса Алар арасында килеп чыга торган хикмәтле хәлләр искә төшә. Ә инде яшь язучынын китаптагы «Кирәмәт» дигән икенче бер әкияте фажигале мәхәббәт хакындагы моңсу бер легенда, поэма сыман кабул ителә Бу әсәрдә Таңсылу исемле яшь гүзәлне сөйгәне Кирәмәттән аералар, башка әкиятзәрдән үзгә буларак алар ахырда да кавыша алмыйча кала. «Сагыштан, кайгыдан нәрсә эшләргә белмәгән Кирәмәт кая киткәндер, бу якларда аны башка күрүчеләр булмаган Тик сагыштан саргайган, өметен өзгән Таңсылу гына һәр таңны Зәнгәр күл буенда каршы ала ди. • Китаптагы әкиятләр теленең ягымлы, йомшак, тәэсирле, хисчән булуы, хикәяләүнең мавыктыргыч алып барылуы белән дә күңелгә ошый. Минемчә, әлеге күңелсез күренешнең ин беренче сәбәбе шул: хәзерге яшәештә ничектер рухи тормыш—җитди күренеш, җитди нәрсә диеп саналмый башлады шикелле Тирә-юнебездә төрледән төрле техниканың бихисап күбәюе һәм аларнын үзенә зур игътибар таләп итүе, безнең чынлыгыбызда зур урын биләве, телевидение белән компьютерларның кешене төрле яктан чолгап алуы. Егетләр кайда? Сонгы елларда татар прозасында күренгән яңа авторларны күзәткәндә хтар арасында егетләрнең аз булуы нык борчуга сала торган күренеш. Монын сәбәбе нәрсәдә икән? бизнес мөнәсәбәтләренең соңгы елларда шулай ук нык активлашуы, сервис тармагына байтак яшьләр соралу, тамашалар-шоулар күбәю һ. б_тар—менә болар барысы да хәзер тормышыбызда чамасыз зур урын били башлады һәм нәтиҗәдә, рухи яшәеш нык ук кысрыкланды Аннары, икенче зур сәбәп, минемчә, мондый: әдәбият ул—зур рухи көч рухи батырлык сорый, иҗатчының әнә шундый көчкә ия һәм үзенчәлекле шәхес булуын таләп итә. Ә безнең соңгы дистә елларда үскән егетләребез андыймы соң? Моңа хәтле тормышта ир-ат биләп торган гаять җаваплы вазифаны үз өсләренә алырга әзерме алар? Гаилә өчен, балалар өчен һәм. ахыр чиктә, тулаем җәмгыять өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырдай хәлдәме алар? Сонгы еллар тормышының шактый иркә шартларында үсеп калыплашкан күп кенә егетләрне күздә тоткан чагында әлеге сорауларга уңай җавап бирүе шактый ук кыен. Ягъни, бик тә гадиләштереп әйткән чагында: бүген үз сүзләрен әйтергә дә куркып яшиме әллә безнең егетләребез' Әллә инде аларнын халыкка әйтердәй мәгънәле, мөһим эчтәлекле сүзләре дә юкмы? Тагын бер мөһим момент бар Белүебезчә, әдәбият, бигрәк тә анын проза тармагы, автордан язу өстәле янында озаклап һәм басылып утыруны, язган әйбереңне кат-кат укуны һәм җентекләп төзәтүне, аннары тагын әллә ничә мәртәбә күчереп язуны таләп итә. Менә шушындый зур сабырлык, түземлек һәм үҗәтлек сорый торган эшкә хәзерге бик актив хәрәкәт чорында үскән егетләрнең чыдамлыгы җитми кебек. Мондый зур психологик һәм хәтта физик хезмәткә алар әзер түгел, бу—аларнын кулыннан килми торган бик авыр вазифа Дүртенче бер сәбәп: соңгы еллардагы актив хәрәкәт шаукымы, объектив рәвештә дип әйтерлек дәрәҗәдә, яшьләрнең, бигрәк тә егетләрнең, эчке яшәешен үтә гадиләштерде, примитивлаштырды, аны ярлыландырды Аларнын күбесе «яна урыс»ка һәм -яңа татар»га әверелде—ә болары хакындагы мәзәкләрне инде хәзер бик тә күп беләбез. Аларнын кем икәнлеге хакында озаклап сөйләп торасы да юк.. Үзләрендә иҗат өчен иң кирәк булган җан олылыгы, күңел нечкәлеге җитмәгәч—алар нишләп әсәр язарга утырсын сон инде'.’! Алар машина куа. дөнья куа һәм кай чакларда сирәк-мирәк кенә әйбәт эшләр дә эшләп ташлыйлар, Менә без югарыда берничә сәбәпне күрсәтеп үттек Егетләрнең әдәбиятка соңгы елларда ни өчен аз килүен аңларга тырыштык. Әмма бу хәл берәр вакыт үзгәрер микән сон? Югыйсә, әдәбиятта ир-ат акылы бик тә кирәк бит' Бу зур социаль проблемалар күтәрү дигән сүз. тирән фәлсәфилеккә ирешү дигән сүз. монументаль әдәби образлар ижат итү дигән сүз. бүгенге чынлыктагы киң масштаблы һәм үткен әхлакыйрухи конфликтларны әдәби әсәргә унышлы рәвештә алып керә алу дигән сүз. Минем ышануымча, безнең егетләр яши-яши үзләренең хәзерге яшүсмер чакларын, яшүсмер акылларын узарлар, дөньяның фән һәм техника белән генә алга бара алмаганлыгын аңларлар. Үз яшәешләрендә, үз язмышларында, җәмгыятебез яшәешендә әнә шул ачы хакыйкатьне бөтен акыллары белән һәм үз бәгырьләре аша уздыра-уздыра төшенгәч—әнә шул чагында инде алар үз йөрәкләренә тынычлану һәм ышанычлы бердәнбер сердәш эзлән әдәбиятка киләчәкләр. Ә моңа кеше бары тик үз язмышы аша гына ирешә ала. Кеше моңа бары тик үз зиһеие, үз акылы Һәм үз язмышыннан килеп чыккан рухи әхлакый сабаклары, тәҗрибәсе җирлегендә генә ирешә ала. Әнә шул чагында гына кеше җаны, кеше акылы чынлыкта әдәбиятның нәрсә икәнен чынлап торып андый, төшенә ала. Һәм әнә шундый чакларда инде уйлан кына чыгарылмаган, ә чын тормыштан алынган чып-чын әдәбият әсәрләре гуа. Кеше язмышларына тоташкан әсәрләр барлыкка килә. Бирсен Ходай, көтик әнә шундый бәхетле елларны! ...Татар халкының иң яраткан агачларыннан берсе булган алмагачлар язларын яшь киленнәр сымак ак чәчәккә күмелеп утыра Дөньяның иң матур, иң күңелле көннәре була ул. Жаннар, йөрәкләр өмет, ышаныч, яктылык белән тулы була андый ямьле көннәрдә Безнең прозадагы бүгенге яшьләр дә әнә шул ак чәчәккә күмелгән алмагачларны хәтерләтә Озакламый чын һәм тәхете җимешләр бирәчәк алар' Алма ашар көннәребез алда әле. Бирсен Ходай!