Нәниләр дөньясы

Ватан Нәрсә ул Ватан? Ул—тыныч ал таң. Ул—болын, гөлләр, Елгалар, күлләр. Ул—торган йортың. Мәктәбең, бакчаң. Бакчага илткән Сукмак ул Ватан! Ватан ул—дуслар, һавада кошлар. Дуслар торган җир, Кошлар сузган жыр! Ул—әби-(эабаң. Ул—анаң, атаң. Ватан—ярату, Тугрылык—Ватан! Нәрсә ул Ватан? Ул—тыныч ал таң. Яңа көн белән Башлана Ватан. Яхшы эш белән Яклана Ватан. Йөрәк түрендә Саклана Ватан! Куян Куян ак карда Эз салып үткән. Шул кадәр күп эз. Буталып беткән. Төлкене шулай Алдаган куян. Эзләрнең очын Чуалткан, җуйган. Төлке иснәнеп Йөри эз буйлап. Мескен куянны Тотарга уйлап. Ә куян кырдан Урманга киткән, Чыршы астында Ял итә күптән. Кояш белән болыт Күктә кояш көлеп Нурын сибә иде. Җирдә әти чапкан Печән кибә иде. Исеп куйды җилләр Шунда шаян гына. Килеп чыкты болыт Әллә каян гына. Э кояш болытка: —Кит, каплама!—диде. Бу чак инде җиргә Тамчы тама иде. Кояш үпкәләсә. Болыт ачуланса. Җәйге зәңгәр һава Кабат ачылмаса?! Шул чагында күктә Үпкәләрдән өстә Хасил булды күпер Балкып җиде төстә. Читкә китте болыт. Кояш ачты күзен. Салават күпере Балкытты күк йөзен. Йөзьяшәр Бүген урманда Күп йөргәч, арып Агач төбенә Утырдым барып. Өстәл хәтле бар— Шулкадәр зур төп! Торам шаккатып, Исләрем китеп. Ә бит кайчандыр Урманда бу төп Зур агач булып Утырган үсеп.Бәлки йөз яшьлек Имән булгандыр, һәрбер яшеннән Төпкә калган сыр. Көчле җилләрдә Шаулаган урман. Аңа бу имән Көч биреп торган. Аугач та калган Имәннән торып Юлчылар өчен Ял итәр урын Туган якта Сулап туялмаслык Чыңлап торган һава! Туган якның эчкән Сулары да дәва. Тирәкләрдә кошлар Концерт бнрә монда. Тавыклары җырлап Йөри урамында. Чирәм, бәбкә үлән— Яшел хәтфә келәм. Шул келәмгә ятып Бер ауныйсы килә!

Реклама