Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ЕЛГА—СӘГАТЬ ЯРЫМ...

Синнән соң да, әни, ун ел үткән, Яңа еллар килгән дөньяга. Синнән соң да күпме хезмәт иткән: Синең мирасыңны иҗат иткән. Кешеләргә илткән бу бала. Әле тагын күпме гомер бардыр— Аны белә бары бер Ходай. Синең рухны, әнкәй, рәнҗетмичә. Синең сүздән читләргә китмичә Яшәп булса иде гел шулай. е Яңа елда кайдадыр Яңа җаннар яралыр. Яңа елда кайдадыр Газраилләр җан алыр— Шуны тою, һай, авыр... Яңа елда бәхет көтеп Күпме күңел алданыр. Их! Беркатлы ышанычлы Яңа еллар кайдадыр?... Өметсезлек, һай, авыр, Авыр!... Клара БУЛАТОВА- шагыйрә. •Җөйләр җитсә-. -Гел Кояшка карап-. -Шушы җирдән, шушы туфрактан без», нәниләр очен • Мирас китабы- һ б. шигырь китаплары авторы Әлмәттә яши ЯҢА ЕЛГА—СӘГАТЬ ЯРЫМ... Минем һаман яратасым килә. Яратасым, яраттырасым. Синең белән төннәр үткәрәсем. Синең белән таң аттырасым. Куеныңа сыенасым килә. Иңнәреңнән килә үбәсем. Үзеңнән дә сөйдерәсем килә— Яшәп булмый шунсыз, күрәсең. Чәчләремне туздырасым килә, Туздыртасым, тараттырасым. Минем һаман яратасым килә. Килә һаман яраттырасым. г Яфраклар очты, очты да Туктадылар очудан. Кар төшүдән башланмаган Кыш башланды шушыннан. Әллә нинди бер талчыгу Изерәтә башны шулай... Яшь үтүдән башланмаган Картаю башы бугай. е Тәнәкә Шагыйрь җанының Үз көе булган икән. Җирдәме, күктәме туган Чын сөю булган икән. Табигатьнең Ул яратыр Баласы булган икән. Йөрәгенең җыр тудырыр Ярасы булган икән. Каләменең шигырь язар Карасы булган икән. Үзеннән соң Дастан булып Каласы булган икән. Сер булып кала алмаган Төене булган икән... Тәнәкә Олы Шагыйрьнең Сөюе булган икән. г Үз шигырен үзе укый икән. Ничек тели шулай укырга Хакы бар бит аның! Сүзләрен» Үзе хуҗа бары ул гына. Актер түгел. Автор сезнең алда! һәм сез шулай кабул күрегез. Сәнгатьле сүз остасы дип түгел. Шигыренә бәя бирегез. Бәяләгән чакта—үзегезне Тикшерегез ләкин иң элек: Шигырьләрне бәяләрлек булып Җиттегезме икән өлгереп? Җаннарыма кайчак кара кайгы куна, Кайчакларда сары сагыш сыгылып тора. Кара кайгы, салкын сагыш тулганда да Үлми ул җан—мәңге тере—җырлап тора. Җырларына кайдан шундый көч табадыр. Көйләренә нинди сүнмәс хис саладыр. Кайгы китә, сагыш үтә—югаладыр, Җирдә шулар нигез булган җыр каладыр. Тәхетлеләр тәхетендә бәхетледер, Әмма алар вакытлыча тәхетледер. Алар өчен тәхет җую бәхетсезлек, Җыр тудырган— мәңгелеккә бәхетледер. Ботакны сарган сыкылар — Алмаш җәй чыкларына. Туңган җимешләр—татлы нан Миләш чыпчыкларына. Янәшә, парлап кунганнар Кар төшкән чыршыларга. Салкыннан курыкмый алар— Әзерләр кыш чыгарга. Илаһи кышкы матурлык Тын урман уртасында. Сокланып торам, ... һәм торып Каласым килә шунда. Мин бу җирдә озак яши алмам, Бу гомернең язы сакаулы. Быел миңа күктән бар йолдызлар Чакыру күзе белән карады. Яктылык бит аннан озак килгән— Шунысы өмет бирә йөрәккә! Мин җавапны тавыш белән бирәм— Ә ул озак йөри бигрәк тә. Шулай булгач, кемдер көенергә, Кемдер сөенергә ашыгып Ялгышуы мөмкин. Үзем исә Яшим әле ташка баш орып. Беләм юкса күпме орышсак та Таш ярылмас—башым ярылыр. «Шул кирәк!»—дип кемдер шатланса да «Иртәрәк...»—дип күпләр кайгырыр. Мин кешеләр өчен яндым һаман. Халык үзенеке санады. Тик барыбер китми кала алмам, Бу гомернең язы санаулы... * Яңа елга сәгать ярым, Яннарымда түгел ярым. Бу елда да бу бәйрәмне Каршылыйбыз аерымаерым. Аерым-аерым кергән елда Булырбызмы уртак юлда? ... Яңа елга тик бер сәгать, Очрашмауга эше сәбәп, Яңа еллар килер кич тә Ташлый алмый шуны һич тә. һәркем көтә яңа елны, Ә ул саклый кышкы юлны. Юллар берүк имин торсын. Еллар берүк имин тусын. Аерым-аерым кергән еллар Бергә-бергә кавыштырсын. Бергә-бергә үтәр еллар, Бергә-бергә булса юллар, Бергәбергә булыр юллар, Бергә-бергә булса уйлар. Уртак булсын безнең уйлар. Бергә булсын барыр юллар. Аерым-аерым кергәндә дә Котлы булсын Яңа еллар. Котлы булсын, котлы булсын. Котлы булсын Яңа еллар! 19992001