Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕРСӘК СУГЫШЫ

Мөхәммәт—пәйгамбәр түгел л буендагы әрем арасыннан, пырхылдап, ике нәни кошчык килеп чыкты. Алар тургай балаларына да охшамаган, сыерчыктан да бәләкәйрәк иде Әүвәл. бер-берсен куыша-куыша. күз күреме биеклегендә әйләнделәртулгандылар да, шул рәвешле канатларын бераз чарлаганнан сон. кинәт югарыга, аккош каурые сыман ак болытларга таба күтәрелә башладылар. Алар иксез-чиксез күк белән хозурланып туя алмыйлар иде. Каяндыр икенче бер зур кош пәйда булды. Ул. чыннан да. иләмсез зур. Гайрәтле бөркеткә дә, тилгәнгә дә охшамаган кыяфәтсез дәү кош; анын аяклары да җирдән күтәрелеп киткән вакытында җыеп өлгерелмәгән очкыч-самолет тәгәрмәчләре кебек канат асларына яшерелмәгән. шөкәтсез булып тырпаешып. асылынып торалар. Ике нәни кошчык һаман биеккә, һаман болытларга таба күтәрелде, ә теге кош. җилкән кебек канатларын иренеп кенә җилпи-җилпи, нәкъ алар турысында әйләнгәләп йөрүендә булды, һәм кинәт кенә ул котсыз гәүдәсен күккә чөеп җибәрде, күз ачып йомган арада югары күтәрелде, очкан унайдан нәни кошчыкнын берсен авызына капты, икенчесен тырнагына эләктерде дә. кыя башыннан егылып төшкән таш кебек, җиргә якынлашты. Төшеп җитәм дигәндә генә кош балаларын мәхбүслектән ычкындырып, иреккә җибәрде; тегеләре исә. чырык-чырык елашып, болын өстеннән әйләнделәр дә. янә тузанлы әрем арасына кереп югалдылар Иләмсез канатлы кыяфәтсез дәү кош алтын кояш нурлары белән чигелгән зәпзәнгәр күктә үзе генә калды. Бу—анын патшалыгы! Юлчы егет әлеге галәмәтне күзәтеп бара иде. Ләкин бу хакта исе Зиннур ХӨСНИЯР (1961)—прозаик. •Таң ата да кич була». -Тәгәри китте язмышлар» һәм башка китаплар авторы Татарстанның атказанган сәнгать зшлеклесе Казанда яши. Ю  кител, шаккатып, уй-фикер йөртә-йөртә нәтиҗәләр ясарга анын исәбе күренми Күрәсең, кулындагы сумкасы авыр, яисә үз уйлары көчлерәк иде Кешеләр, бу Җирнең бай бәндәләре, хәерче адәмнәре, аларнын да йортҗирсезләре, мулла-мунтагайлары, рухани-чукынилары. наданнары вә гыилемлерәкләре. шыр тилеләре hast түгәрәк башлары сыерлары-сарыклары һәм дуңгызлары, шуннан килеп, очар вә сайрар кошлары, туфракта сөйрәлүчеләре, тагын, чебен-черкиләре, кычытканнары, имәннәре, каеннары. кыскасы, бар жансыхтар һәм җан ияләренен аңлый алганнары, һаман аңларга, белергә, танырга теләмәүчеләре, дөньяны тою әгъзалары белән тоярга сәләтлеләре бер хакыйкатьне һич кенә дә кабул итә алмыйлар Хак Тәгалә китабында язылганча гына түгел, чын тормышның үзендә дә ахырзаман күптән, әллә кайчан килеп житкән һәм барчасы да шунда кадалышып, чукынышып, сөешеп-суешып. сатып-сатылып. адашып-саташып, тагын әллә ниләр кыланган булып, яшәгән кыяфәт ясап, шуышалар гына, бәргәләнеп кенә яталар ләбаса! Кемдер фани дөнья тәмугында яна. Кайсылары шул ук жиһаннын оҗмахына эләккән. Ләкин һәммәсе дә бер йорт эчендә. Ул йортны күптән социал и JM дип тә. капитализм дип тә атамыйлар инде Ул—ахырзаман җәмгыяте. Бер төшеннән ямап кына куялар, икенче җирдән бүселеп тә чыга. Ары ни булыр, алдагысы, чираттагысы’’ Ахырзаманнын да ахыры булырмы’’ Кәстүмен уң җилкәсенә салып, ашыкмыи-кабаланмый гына Ташсу елгасы яры буйлап сузылган сукмактан туган авылына таба атлаган Мөхәммәт атлы егерме сигез яшьләр тирәсендәге гәүдәгә нык. таза ир-егетне әлеге дөньяви уйларыннан су буендагы комлыкка туплауга җыелган сарык-кәжә көтүенең ара-тирә кычкырган тавышлары арындырдымы, ул болан да күнел- уйларын еш кына Жир һәм Күк арасында чөеп уйнатырга яраткан, төгәлрәге, ярым хыялый, ярым реаль кеше.— капылт туктап, көтүне күзәтергә кереште. Иртәгә аларга да көтү чираты җитә Мөхәммәт инде шәһәр кешесе. Мәктәп тәмамлап чыгып киткәннән бирле калада яши Авылдагы әти- әнисенен ике баш сарыгы, сынар кәҗәләре бар Әнә шуларны көтәргә чират килеп житкән икән. Иртәгә анын туган авылы Байтимердә Сабан туе. Ә ул үз теләге белән урман буена сарык көтүен алып чыгачак. Сабантуйга барырга күнеле тартмый. Мөхәммәт ахырзаман җәмгыяте хакындагы уйларын үзе туктатты. Кыскасы, шартлатып бикләп, бер шагыйрь дусты авызыннан ишеткән сүзләр белән мөһерләп тә куйды: Йә. җитәр Үчләнмим Калганы хакында авыртсын ар башы Ар авылы ерак түгел, күршедә генә, ике чакрымлап булыр. Янәшәсендә урыс авылы да бар Аннан чак кына арырак мари авылы Кыскасы, бик тә интернациональ төбәк булып чыга икән әле бу! Аны баягы уйларыннан фәлсәфәсеннән, дөресрәге, комлы-тузанлы Байтимер юлыннан шактый авыр сумкасын күтәреп, тәпиләп кайтып барганда, арттан куып җиткән җиңел машина бүлдерде Олы юлдан читкә тайпылып. Ташсу буендагы сукмакка шуннан сон гына кереп китте ул Артыннан машиналы тагын берәр авылдашы куып җитмәсен дип тагын узып китмәсен дип Тегесе алай выжылдап ук узып китмәде китүен, туктады Классташы Сәмигулла икән Өр яна «Нива»га менеп кунаклаган Ул шып итеп туктады да көпчәк тузаны басылганчы әүвәл ишеген ачмый торды, аннары, сикереп төшеп, очына-очына, узгынчы машинага утырам дип өметләнгән Мөхәммәт янына килде A-а! Яшьти! Кайтып килешме? Менә мин дә яна машина алып кайтам әле Казанның үзеннән үк' «Нива» алдым инде, яшьти. -Нина» Авыл җирендә шәп машина! Түлке мин. яшьти. ачуланма инде, утырта алмыйм. Өр-яңа әле ул! Нумеры да юк. Беренче итеп хатынны—Рәзифәне— утыртырмын дигән ием. Шулай тиеш икән ул. Маһирә әби шулай диде. Малай да бар минем, яшьти. Ачуланма инде син берүк. Иртәгә сабантуйда күрешербез. Әле нумеры да алынмаган, яшьти! Яна машина. Мөхәммәтне соры тузан болыты эчендә калдырып. Байтимергә таба чапты. Сәмигулла авылда үзенен такта яру җайланмасын ачып җибәргән. Мәктәптә укыганда бик тә надан, жылак малай иде. Өйгә биргән эшләрне күчертергә сорап тәмам җелегенә төшүе әле дә истә Мөхәммәтнең. Үзе гел «бишле» билгеләренә генә укыды ул. Кызык бу дөнья дигәнен: Сәмигулла машинада чаба, Мөхәммәт, әти-әнисенә, күрше-күләнгә дип җыйган күчтәнәчле сумкасын өстерәп, комлы Байтимер юлыннан җәяү тәпили. Югыйсә, бер җылак малай иде. Рәзифә артыннан да җылый-җылый йөрде. Ә Рәзифә... Әйе, рәнҗетте бугай аны Мөхәммәт. Шуна күрә бүген ул хакта искә дә төшерәсе килми иде аның. Хәер, күңелсез хатирәләрне кемнен кабат яңартып торасы килсен инде!.. Юк. гарьләнмәде Мөхәммәт. Вак-төяккә генә һич тә исе китә торган кеше түгел иде ул. Менә иртәгә сабантуе, ә көн нинди шыксыз, салкын, әйтерсең, җәй башы түгел, янадан көз җиткән диярсең. Мөхәммәтнең әнә шуна гына эче пошарга мөмкин. Хәер, кемгә нәрсә, кәҗәгә—кәбестә дигәндәй, кемгә—сабан туе, кемгә—сарык көтүе. Мөхәммәтнең тагын нәрсәгә эче поша, йөрәген ни талый сон? Әнә. әле өченче көн генә, зур Залда рәссамнарның күргәзмәсе булды. Эшләре исемлеккә кермәсә дә, Залнын директор урынбасары, үтә чая, кыскасы, бик булган, үткен ханым—ул әле дәрәҗәле сәнгать белгече дә—аны эзләп тапты һәм эшләрен алып килергә кушты. Почмакта буш урын бар икән, аның хезмәтләрен шунда урнаштырасы иттеләр. Мөхәммәт, шатлана-шатлана, рәсемнәрен алып килеп тапшырды. Күргәзмә ачылгач, ни күрсен—зур гына бер эше юкка чыккан! —Эзләмәгән җир калмады. Урлап китүләре точно!—диде директор урынбасары, әнисе ягыннан татар, әтисе ягыннан яһүд булган Сиринә Самуиловна. Әнә шул чакта да исе-акылы киткән иде Мөхәммәтнең! Ничек? Кем? Нигә кирәк булган! Сиринә Самуиловна,—Мөхәммәтнең иҗатына үлеп гашыйк булган сәнгать белгече,—әлеге хәбәрне әйтге дә, моңа бары тик үзен генә гаепле санап: —Мөхәммәт Уразмәтович! Мин гаепле! Кичерегез дип әйтмим. Тик минем тарафтан махсус эшләнгән дип уйламагыз, зинһар!—дип, елап ук җибәрә язды. Сиринә Самуиловнанын гаепле түгел икәнлеге болай да көн кебек ачык. Нинди гаепләү ди аны! Әгәр шушы мөлаем ханым булмаса, аны... анымы.’. Әйе шул. Мөхәммәт Уразмәтовичнын һәрбер эшенә шундук бәя биреп, ин әһәмиятлесе—аны. җае туры килгән саен, һәртөрле күргәзмәләр исемлегенә кертеп, гел ярдәм кылып торучы шул ханым бит инде! Әгәр ул булмаса. Мөхәммәтнең әсәрләре Италия. Франция күргәзмәләрендә урын алыр идеме сон?! Әле күптән түгел генә Мәскәүдәге зур күргәзмәгә Сиринә ханым тырышлыгы белән биш әсәре китте! —Сиринә Самуиловна, юк өчен борчылмагыз! Сезнен гаеп түгел бу! Сиринә Самуиловнанын,—Мөхәммәт аңа күнеленнән генә «Гүзәл ханым» ди.— матур йөз-кыяфәтендә гел балкып торган кояшны бүген күләгә каплаган, зур. чем кара күхтәрендә монсулык сизелә. Күренеп тора: әлеге хәл Мөхәммәтнең үзеннән бигрәк, бу матур ханымны хафага салган иде. —Сволочи' Найду, убью!—дип җикеренде ул. «Кара, Сиринә Самуиловна да сүгенә белә икән?!»—дип уйлап куйды Мөхәммәт. һәм шулчак ханымны, иңнәреннән кочып, тынычландырасы, юатасы килде. Ул үзе дә аны бер туган апасы кебек якын итә, ана бу ханым янында рәхәт тә. тыныч та. Инде утызны түгәрәкләү алдында торган ир заты булуга карамастан, авыл туфрагында шытып, гап-гади татар гаиләсендә канына сеңгән мокытлык һәрдаим егеткә тышау булды берничә катлы тышау. Шунын ин юаны, ат арбасына төялгән саламның бастырыгын кыса торган аркан кебек юаны, әлбәттә, кыюсызлык иде. Ул һәрдаим үз-үзенә ышанмау дигән хәерсез хис-гамәл белән аралашып тора, егетнен Ходай тарафыннан иңдерелгән сәләтенә тулысымча ачылып китәргә ирек бирми, кыршаулап куйган кебек. Мөхәммәт акылы белән моны тоемласа да. шуны җимереп. ватып сындырырлык көч табудан гажиз. Әлеге гаҗизлектән туган бушлыкны Сиринә Самуиловна гына тутырып тора, өстәвенә хатын егетне магниттай үзенә тарта иде. —Кай җиренә кызыктылар икән сон ул картинанын?—дип аптырады Мөхәммәт. Әле генә еларга җитешкән ханым кинәт кабынып, терелеп китте — Политический иде ул синен! Жәмгыятьнен асылын сәнгать аша күрсәтү, ул—политика. Мөхәммәт Уразмәтович' Сиринә Самуиловна, бер карасан. үзен нәкъ мәктәп укытучысы кебек хис итә бугай Ул—укытучы. Уразов Мөхәммәт—укучы. Ин алдынгы тәртипле укучысы әле! Мөхәммәт шуны уйлап, елмаеп куйды Сиринә Самуиловна, имән бармагын—ханымнын һәрвакыт буялган озын тырнаклы нәфис бармаклары бүген лакланмаган иде—чак кына өскә күтәрде —Кем эше икәнлеген чамалыйм мин Ну тотсам' Беләсең килсә, ин яхшы унбиш эш Мәскәүдә узачак күргәзмәгә сайланып алынырга тиеш иде. Теге ата таракан моны сер итеп мен кат йөзек астында сакласа да. шулай булачагын белдем мин' Ул анда швабра белән рәсем ясаучы киявенен эшләрен төртмәкче! Мөхәммәт «ата тараканның» кем икәнлеген чамалый иде Шул җитәкчене таракан итеп күз алдына китергәч, анын кычкырып көлеп җибәрәсе килде. Тыелып калды Көлемсерәп кенә куйды Юкка чыккан рәсемдә югыйсә гап-гади табигать күренеше тасвирланган. Урман алды, су буе күренеп тора, болын сыман җирдә өч кара сыер утлап йөри, дүртенчесе,— анысы кызыл сыер,—читтәрәк. Шул сыерларны биш көтүче көтә. Мөхәммәт барган җиреннән шып туктап калды Карале, нәкъ менә шушы урыннар табигате иде ич рәсемдә' Ташсу елгасы яры буенда аякларын салындырып утырып, бер атна тирәсе язган иде ул картинаны Мөхәммәт Искиткеч гүзәл табигать күренеше Юан. сап-сары кәүсәле нарат агачлары, әйтерсең, Ташсу елгасына сү эчәргә төшеп килә. Урман алдындагы ачыклыкка бура бурап куйганнар Юк. юк. наратларның су эчәргә төшүләре түгел бу. Әнә. теге өч нарат,—алары алгарак чыгып үскән.—урманнарыннан аерылып, үзләренең балаларын ззли киткәннәр Кайларга китеп югалган сон аларнын газиз балалары? Әле генә, яна гына янәшәләрендә шаулап утыралар иде Буранын агачлары бик нечкә күренә. Әллә шуларны кисеп, каезлап-тунап?.. Ә сыер кәгүе нишләп йөри монда9 Юк ла. көтү түгел лә! Дүрт сыер нинди кәгү булсын инде! Ә нишләп дүрт сыерга биш көтүче'’ Зур урманнан бары өч-дүрт кенә төп нарат агачы аерылып чыккан Көтүе дә көтүгә охшамаган Гәнгәллек бозылган бит монда «Табигатьтә тәңгәллек бозылган Кешеләр тормышында да бозылган ул! Юкса, өч сыерны дүртәүләп көтмәсләр иде! Табигатьтәге тәңгәллек бозылу кешеләр тормышына да йогынты ясаган Бәлкем, киресеңчәдер әле ул! Это точно!—дип. әллә шаяртып, әллә чын-чынлап шәрехләгән иде картинаны Сиринә Самуиловна «Бозылган инде, бозылган шул.-дип, үзалдына уйланды Мөхәммәт Бозылмаган булса, сабакташым, жан дустым, үзе әйтмешли, колхоз персие Барый Әкбәров авыл кадәр авылны тау башына күчерәм дип җенләнеп йөрмәс иде! Мөхәммәт, авылнын сарык көтүен җыеп, иртән иртүк Сан суга таба куып алып киткәндә сабан туена барырга тиешле халыкнын күпчелеге йокысыннан да уянып җитмәгән иле әле Нәкъ шул чакта Байтимер авылының икенче башыннан райүзәккә таба ак «Волга» чыгып чапты. Көтү чиратта булса да. сабан туе көнне аны көтү мәҗбүри түгел, бер көнгә абзарда да түзә алырлар иде. әлбәттә. Ләкин шунысы бар: сабан туе көнне көтү көтү ике чиратка санала, ягъни икенче юлы син көтмисең дигән сүз. «Гөлчәчәк тә булмагач, нишләп йөрим!» дип уйлаган иде Мөхәммәт. Ул сарыкларын су буена җыеп алып төште дә. колхоз печәнлеге белән янәшәдәге чирәмлеккә таратып җибәрде. Үзе. кулындагы таягына таянып, елганың аръягындагы урманга таба карап тора башлады. Көтүнен артыннан тагылып йөрисе юк иде. Болын киң. иркен, сарык малы өчен генә монда үлән җитәрлек; тамаклары туеп та. нәфесләре, күзләре туймый икән инде, әнә, колхозныкына керсеннәр. Әкбәровтан куркып торган юк. Барый аннан үзе курыксын, ни дисәң дә куркырлыгы бар бит! Көтү, чынлап та. чыклы яшел үләнне кетердәтә-кетердәтә. колхоз печәнлегенә таралды. Колхозныкы тәмлерәк иде, күрәсең. Мөхәммәт. Ташсу буендагы болында япа-ялгызы калгач, малай чагына «кайтып китте». Елга ярына аякларын салындырып утырды да. күңел көймәсен су өстенә «төшереп куйды»; балачак көймәсе, кара сыртлы дулкыннар өстендә жай гына тирбәлә-чайкала. мари урманнары буйлап акты да акты. Көймәдә Мөхәммәт Уразов атлы танылып килә торган рәссам түгел, дулкыннар өстендә Байтимернең Мөхәммәт исемле малае, элеккеге балта остасы, колхозның алтын куллы тимерчесе, хәзер пенсия акчасына карчыгы белән туган авылында көн күреп ятучы, көтү чираты җитсә, әнә шулай дүрт күз белән каладагы малаен көтеп алучы Уразмәт аганын бердәнбер улы иде Исеме Мөхәммәт булса да. ул пәйгамбәр түгел, ул—егерменче гасыр ахыры һәм яңа гасыр башында ижат итүче бер рәссам иде. Бик тә талантлы егет, әгәр «терсәк сугышында» харап булмаса. киләчәге бик зур иде егетнен. Мин шыга бу. дип гаепли күрмәгез, серне алдан ук чишеп куярга булдым: мин. Мөхәммәт, урманчы кызы Гөлчәчәкне, урманыннан аерып, шәһәргә алып китү турында хыялланам. Аларнын өйләре әнә генә, урман буенда гына. Безнен балачак та. үсмер вакытлар да Ташсу буенда, шул елгада көннәр буе бака малайлары белән бергә коенып, ярындагы гәрәбәдәй сары комында аунап, чуен кебек каралышып, данлыклы мари урманнарында аю- бүреләрдән куркакурка булса да. вакыты җиткәч, әүвәл җиләген, аннары гөмбәләрен җыеп узды. Әнә. Кызылъяр өстендәге наратлар да картайган, безнен балачак та Ташсу буйлап еракларга агып киткән; елганың үзе кебек үк әүвәл Илләткә . аннан килеп. Иделнен үзенә барып кушылган. Ә Идел исә Каспий диңгезенә коя. Әгәр безнең гомерне шул ел га-диңгезләр белән чагыштырырга мөмкин булса, мин малайчакны Ташсу. үсмер чакны Илләт белән чагыштырыр идем. Иделгә кушылган чагымдыр. Тора-бара Каспий диңгезенә дә җитәсе бар бит әле дигән уйлар мине кайчагында шомландыра, күп вакыт әлеге хис. киресенчә, ымсындыра, ашкындыра гына кебек. Байтимер халкы сарык көтүен гадәттә Наратлы болынында көтә. Мин. әни әйтмешли. Алланын бер кире һәм карышкан бәндәсе буларак, көтүне Сай суга алып төшеп киттем әле. Авыл үзе тау башында, елга үзәненнән биектәрәк булганга күрә, без Ташсуга барабыз дип түгел, төшәбез дип сөйләшәбез. Ташсунын да Сай су дип аталган бер тугайлыгында мин хәзер сарыклар артына тагылып йөрим Сай су—Ташсунын ин тирән урыны Малай чакта без бөтенләй икенче төштә, су өстендә йөзеп йөргән гөнаһсыз сыер тизәкләре белән бергәләшеп. А Илләт—елга исеме. жәйләү дип йөртелгән урында коена идек. Жәйләү турысыннан узганда Ташсу текә ярга ышыкланып акмый, тигез яр буенда сап-сары кайнар комы да булганлыктан, бала-чага өчен су коенырга ин шәп җирләр иде ул. Хәзер ярлары җимерелеп, ул төшләр күнелсехтәнеп калган Ташсу да үзгәргән, мин дә картайганмын бугай. Хәер, егерме сигез яшьлек ирегетнен гаиләсе, ким дигәндә бер-ике баласы булырга тиеш иде бит инде, югыйсә Әле һаман өйләнә алмыйча йөрим Гомумән, үземне таркау кеше дип исәплим Үземә бүген, иртәгә нәрсә кирәклеген беләм, әмма бер атнадан сон ни кылачагымны һич төшенеп бетә алмыйм Анын каравы берәр елдан ни булырга тиешлеген күз алдына ачык китерәм Таркау адәм булсам да. максатым бар Алдан ук әйткән идем инде, урман каравылчысы кызы Гөлчәчәкне Казанга алып китәчәкмен!.. Әгәр шулай булмый икән... йә эчүгә сабышачакмын, йә наркотиктан дөньянын кызыгын табармын кебек. Бер дә булмаса. мәгънәсез тормыш алып барып, анда- санда рәсем-картиналар ясаштыргалап. шулардан килгән акчага ирекле, бәйсез, гомумән, дилбегәсез тормыш кичерәчәкмен. Кыскасы, башкага өйләнмәячәкмен!.. Кискенрәк әйтелде бугай, нәзерем булмасын тагын!.. Алла сакласын!.. Гөлчәчәк турында да ашыгыбрак әйтеп ташладым ахырысы. син дә, укучым, ашыктыра күрмә, чөнки ул максатыма гомерем буе.—ундүрт яшьтән алып исәпләсәң, ундүрт ел килеп чыга икән.—барам бугай инде Әлбәттә, кыен чаклар да күп булды, аптыраганнан чукынасы килгән вакытлар да булмады түгел Ләкин алай гына җиңеллек килсә иде ул! Чукынсан. урыс буласын да куясын инде. Шул гына. . Йөрерсен аннан сон муенына салкын тәре асып.. Ундүрт яшемдә шофер булырга хыяллана идем Әти белән әни төне буе йокы күрмиләр, бер төнне билдән кар ерып колхоз басуына саламга барсалар, икенчесендә ферма янындагы сенаж чокырына китәләр. Маллар күп. Сыер. тана, унҗиде баш сарык, өстәвенә сыерыбыз ел саен бозаулап тора. Ашатырга, һәммәсенә җиткерергә кирәк, тамаклары ачыкса, ярты авылны күтәреп, акыра-бакыра башлыйлар Ә курмы машина белән кайтмый. Колхоз мин белгәннән бирле үләксә хәлендә. Басудагы салам-печәнен. фермасына ташырга да хәленнән килмичә, жир өстендә черетсә-черетә, ләкин колхозчысына бирми Әни жәй буе колхоз эшендә сәнәк-көрәк күтәреп йөрсә дә. әти данлыклы балта остасы, тимерче булса да... Ә мин әле бәләкәй. Дөрес, әти-әнигә ияреп, салам урлауга йөрергә ярый башладым инде. Тик күтәреп кенә күпме алып кайтасын! Мәсәлән, сыек җилкәм өстендә кайткан сенажны үзе комсыз, үзе чырсыз танабыз бер кабуда юк итә дә куя. Аннары, ашарга сорап, тагын паровоз кебек үкерә башлый. Тимер юл станциясе янында тормасак та. аталары машина-тракторда эшләмәгән минем кебек малайларның лапаслары паровоз депосы кебек: кемнен кыш чыккан үгезе үкерә, кемнең сыер-танасы акыра Авызларына, паровоз миченә тыккан шикелле, утын-фәлән салып булмый шул инде Печән сорыйлар, башак кирәк ул җүнсехтәргә! Нәкъ шул туймас тамаклар аркасында шофер булырга хыялланып йөри башладым да инде Саламын, печәнен дә машинасы белән генә алып кайтып юндырыр илем дә ашасыннар, тыгынсыннар иде шунда! Юк ла. тыгылмасыннар гагын! Тыгынатыгына ашасалар йә тыгылып куярлар Дүрт апа бар бит әле Шулар кияүгә чыга-нитә калса дип асрыйбыз без ул хәтле малны Ичмасам, кыз бала булып тумаганмын шунда, дүрт кыз янына сыяр илем әле. бодай иттереп колхоз саламын урлап йөрмәс идем, йоклар идем бер рә\әг1әнс11 Alan икән ли бе мн әни җә IKC инде Икесе генә азапланачаклар бит! Мин алып кайткан өлеш әлләни күп булмаса да. барыбер иш янына куш булып тора әле ул. Әни шулай дип башымнан сыйпый Әллә үсендерүе, әллә чынлап та шулай уйлый Ыштан туздырып мәктәпкә йөрүем, бигрәк тә анда алган билгеләрем дә шоферлык кына иде Шофер була алсан, шул да бик житеп тора инде. Эш әйтмешли, барыбер үз борыныннан да югарырак сикерә Азмассың. Кушаматыбыз «болан» булса да сикерергә яратмыйм мин Сикерергә яратмаган кебек, математика дәресләрен дә женем сөйми Ярый әле математиканы Зөләйха апа укыта. Тәрбия эшләре буенча завуч ул безнен. Чиреккә «икеле» чыгармагыз дип. анын артыннан ялынып йөрисе урынга, классларны бизик яки стена газетасы чыгарыгыз дип. үзе арттан йөри. Ә рәсемгә кул ята минем. Шулай дип кешеләр әйтә. Әйтмиләр икән,—фикерләре үзләренә булсын,— оста икәнлегемне үзем дә бик яхшы белеп торам Рәсем укытучысы,— сабакташым Барыйның бертуган абыйсы Һадиулла,—бик якын итә. Миннән рәссам ясамакчы була ул. Әллә нинди акыллы китаплардан укыган акыллы сүзләрне тукый-тукый башымны катырып бетерә. Имеш, искусство начинается там. где начинается чуть-чуть. Янәмәсе мина табигать тарафыннан хәтта «чүть-чүть» кенә дә бирелмәгән. Күбрәк тамызылган икән Ялкауланмаска гына кирәк Чуртыма хажәте бар иде рәссамлыгыңның, дип уйлыйм эчемнән генә. Ак кәгазьгә төшергән трактор яки машина белән безнен паровоз депосы чаклы лапаска бер йөк печән түгел, шырпы салып та алып кайтып булмый, һәм монын шулай икәнлеген Һади абыйга ничек аңлатасын' Мангаенны парта кырыена бәрә-бәрә анлатсан да аңламаячак ул аны! Чөнки анын әтисе колхоз рәисе Салам урларга йөрми алар. Урламый гына алып кайта. Көпә-көндез Ә йөге белән көндез урлаган кеше каракка исәпләнми дә. бездә шулай култык астына кыстырасың икән, ул вакытта син чып-чын карак, угры. бур. тагын әллә кемнәр әле. Кыскасы, эләгәсең икән, урынын өтермәндә Ә өтермәндә. күрше Самат абый әйтмешли, гел макарон гына да ашатып тормыйлар. Ул белсә белә инде,чөнки хатынына кырын караган саен, гел унбиш тәүлектә бушка ашап кайта ул. Рәсемне болай гына ясыйм мин. Мәктәп директоры Фәрит абый, тәрәзә ваткан саен, «мунча» кертмәсен дип тә ясыйм. Андый чакта завуч Зөләйха апа яклый. Һади абыйның яклавы бигрәк тә тәэсирле була. Ә Һади абыйнын сүзен, директор булсан да. тыңламый хәлен юк. әтисе— персидәтел! Үзеннән нинди сүз көткәннәрен белмәсән. чын дөресен әйтүе кыен диләр Ә мин сөйлим дә сөйлим, егерме сигез ел эчендә үзем белән ни булганын түкми-чәчми, курыкмыйча дөресен сөйлим. Чөнки болар чит кеше турында гайбәт түгел, үзем турында сөйлим бит. Һади абый, беркөнне рәсем дәресендә эленке-салынкы гына утырганымны күргәч, үземне генә алып калып, калын китап белән «салам чүбеге» тулган маңгайга кундырып алды да: «Син. малай актыгы, туган ягыңны яратасынмы9»—диде. Таптын сорар нәрсә, туган ягын кем яратмасын инде! Яратмасам, монда туып та тормаган булыр идем әле. «Безнен якларнын табигате искиткеч гүзәл шул ул! Без шуны,—бу очракта өмет синдә,—бар дөньяга күрсәтергә тиешбез, белдеңме9—дип дәвам итә бу— Күрсеннәр, шаккатсыннар һәм безнен якка ял итәргә дип. бар халык агылсын! Үзебезнең Ташсу буйларыннан, урманнан зоповедник ясыйбыз. Ял итәр!ә теләүчеләр күп булгач, доходы була дигән сүз! Шуннан сон безнен яклар баеп китәчәк!» «Монысы да нәкъ перси атасы кебек хыялый икән.-дип уйлыйм мин —Заманында бабан тау башында утырган авылны үзәнгә күчереп утырткан бит инде. Зират хәтле зиратны каберләре белән бергә күчерттергән! Хәзер бәрәнге бакчаларын су басып интектерә! Бу сүзләрне телем белән әйтмим. Һади абый башка кундырган теге калын китапны ачты да, үзенә кирәкле битен эзләп тапкач, борыныма төртте. Мә укы. янәсе. Борын белән укый алмыйм ич инде дигәндәй, карышып, башымны күтәрәм, акыллы фикерләрне Һади абзый үзе укып бирә: «Лондонские туманы не существовали, пока их не открыло искусство,—дигән Оскар Уайльд абыен — Без дә үзебезнен якнын матурлыгын сәнгать ярдәмендә ачып биреп, дөньяны шаккатырырга тиеш! Аңладыңмы, малай актыгы! Әфлисун гына ашап яшәргә тиеш бу як халкы Ә хәзер бәрәңгегә дә туймый, бакчалары суда утыра»,- ди ул. якын итеп, инемнән кочаклап. Акладым, билгеле, борын белән төртә-төртә аңлаткач инде.. Тагын бер нәрсәне аңладым әле: безнен Ташсу буенда курорт ачып, шунда ял итәргә киләчәк берәр интеллигент кыз- хатынга өйләнергә телисендер әле Авыл кызлары ярамый бит сина. Ярасалар, ялгыз ата каз кебек утыз яшенә чаклы йөрмәс идеи бодай! Баш гел кире якка эшли, карышкан тек карышкан, үҗәт. кире беткән малай инде мин. Югыйсә. Һади абый турында шулай начар уйлыйлармы соң? Әйбәт кеше бит ул. чөнки мине үз итә!.. Сабакташ булса да әйтәм әле, Барыйлары гына үжәт аларнын. Алай ук жүнсез түгел ул түгелен. тар маңгаендагы уйлары гына жүнсез кайчакта. Һади абыйсынын жибәргәнен мәктәп капкасы янында көтеп торган икән. Дус бит, мәктәптән бергә кайтабыз. Кызыксынуы да көчле инде, әлбәттә. Дус булса да көнче ул. —Абый сине нигә алып калды? Барыйның беренче соравы шул булды Кәефкә бодай да кырау төшкәнрәк вакыт иде, үртәргә керештем: —Синең турыда борчыла ул, беләсең килсә! Гел «бишле»гә генә укып, безнең Барыйның башына кан саумаса ярый инде. ди. Син дусты бит, әйт әле шуңа, артык көчәнмәсен, яраткан энекәшемнән колак кагасым килми минем, ди. Барый, әлеге сүзләремә ачуы килеп, кулындагы ялтыравык күнле портфеле белән берне ямамакчы иде. минем үзеннән көчлерәк икәнлегем исенә төшеп булса кирәк, ул. кырыйга борылып, черт иттереп төкерде дә. үчен сүз белән алырга уйлап: —Бу затлы портфелемә синен кебек «ике»ле салып йөри алмыйм бит инде мин!—дип телләште. Кайсы яктан суктырырга кирәклеген белә перси малае! Аның кулында өр-яна портфель, миндә исә әти элек өтергеләр салып йөри-йөри тузып, кыршылып беткән арзанлы букча. Анын сүзләреннән сон эчем кендек турысыннан авырттырып борып куйса да бирешергә һич исәбем юк: —Мактанмасана! Беләсең килсә, әти хәзер өйдә бака тиресеннән портфель тегеп утыра! Суда да батмый ул. беләсең килсә! Бу синең суда бата бит! Әйдәле. әйдә, синен бу әтәч тиресеннән эшләнгән портфелеңне суга салып карыйк әле! Ике күзем чәчрәп чыксын, таш кебек төпкә китәчәк ул! Менә күреп торырсың! —Баткан ди сина. бар! —Әтәч йөзә белми ич ул! Шулай булгач, портфелен бата да бата инде синең! Без өч чакрым араны шулай үртәшеп, телләшеп кайтабыз да авыл башындагы күпергә килеп җиткәндә, янадан дуслашып беткән булабыз. Бүген дә Барый миңа ин якын дуска гына әйтелә торган бер сер әйтте Дөресрәге, әйтеп бетермәде, күңелне генә ымсындырып куйды. — Бу шимбә урманга барабыз, бер кызык күрсәтәм мин сина! - Нинди кызык?—дип. күпме генә телен чишәргә азапланып карасам да, әйтми. Һади абыйсының мине нигә алып калганлыгын әйтмәгәнгә үч ала. сары баш! Барыйның чәче урысныкы кебек сары, йөзе кызгылт иде Ачуым килгән чакларда: «Мунчала баш! Мунчала!»—дип үртим Ул мина «Болан!»— дигән кушаматымны исемә төшерә. Ә аларнын кушаматлары юк Авылда һәммә кешенең дә кушаматлары бар. ә Барыйларныкы юк Күрәсен, персидәтел кешенең кушаматы булмый торгандыр инде. Кушаматсыз бер ялгызы ятим булып, каңгырып йөрмәсен әле дип. «мунчала»ны Барыйга үзем тактым Барыйнын үзенә генә ошап бетми, сабакташларга бик ошый ул ошавын. Күршеләр булганга микән. Барый нәкъ минем кебек үк кире-үжәт иде Нинди кызык икәнлеген әйтми бит тәки. Әйтер, әйтер, хәзер әйттерәбез аны дип уйлап бетердем дә... уйлаганны эшләргә дә кирәк бит инде Барыйнын муеныннан каптырып алып, башын җиргә таба бөктем —Әйтмәсән. күпердән очырам бит хәзер! Тел чиштерү әмәле шәп минем. Барый шундук бирелде. Прәннек ашап кына көч җыеп булмый ул. кара ипи ашарга да кирәк бераз. —Бу шимбәдә урманга барабыз. Гөлчәчәк белән Гөлйөзем янына кунакка! Муенны тагын да катырак кыса төштем: —Нинди кунак ул? Күтенә Ярулла абзыйдан тоз белән аттырасын киләмени! —Без качып кына, шыпырт кына. Хәзер сорама, калганын шунда баргач, үзен күрерсен. Ул кыхтарнын исемен ишетү тынычландырып җибәргән иде. мин. «келәччәм»не ычкындырып. Барыйның муенын «иреккә җибәрдем». —Әйдә, Барый, теге колонкага хәтле минем җилкәгә атланып кайтасын киләме? Барый буйга шактый калыш булганлыктан, минем өчен анын бернинди дә авырлыгы юк. дустымның күңелен күрәсе килгәндә бик еш шул тәкъдимне ясый идем. Барый тешләк, буе Наполеон кебек кәтүк кенә булса да. телгә бетәшкән адәм иде. Бик каты ачуы килгәндә анын озын теле аеруча зәһәр һәм кычытканлы була. Ә бүген анын ачуы килү өстенә. үтереп муены да авырта булса кирәк, сүзләре белән минем маңгайга аллай шәп чәпәде ул! Күпер астына мәтәлә яздым, билләһи. «Әтигә, җилкәгә утырасыңмы?»—диюгә. Барый, авырткан муенын ышкый-ышкый. бер генә сүз әйтте: —Ишәккә атланып йөрмим мин! Шул мизгелдә без. Барый белән кочаклашып.—мин сугып җибәрәм дигәндә, ул бер кулы белән букча каешыннан эләктереп өлгергән икән.— икебез дә күпер астына очтык. Шимбә көн җиткәндә, без ике күрше, Барый белән Мөхәммәт, аерылгысыз дуслар идек инде. Бүген кич урман каравылчысы Ярулла абзыйлар катына барырга тиешбез. Үзе чакырмаса да. Ярулла абзыйның игезәк кызлары безне, койрыксыз әтәчләрне, магниттай тартып тора. Ул кызлар дип. хәтта кабырга сындырган малай мин!.. Барыйнын әтисенең энесе Сибгат абый ел да урман каравылчысының аланлыктагы печәнен чабарга булыша һәм шуннан үзенә дә шактый өлеш чыга иде. Узган ел печән аеруча котырып уңды. Ярулла Сибгат белән бергә әтине дә дәште. Lira буйларыннан кырып йөргәнче, кыш ашатырлык печәнен булыр дигәч, чабылган печәнне киптереп, чүмәләгә салырга дип. әти үзе белән мине дә алды. Сибгат абый энесе Барыйны ияртте. Урман урман инде! Рәхәт анда. Кигәвеннәре, усал чебеннәре дә булмаса менә. . Өлкәннәр печән чапкан арада Барый белән рәхәтләнеп җиләк ашадык. Әбәт тирәләрендә урманчының ике кызы төшке аш алып килде. Болар,—безнен тирәме, әллә яшьрәкләр, берсеннән-берсе матур җиләк кебек ике игезәк кыз.— тынычлыгыбызны алдылар. Алар килгәнче, әтиләр чапкан печәнне тиз-тиз генә таратып ташлап, агач башында тукран куркытып, маймыл шикелле ботактан-ботакка сикерә-сикерә тиен куып йөргән малайларын кинәт җитдиләнеп калды Югыйсә, әле борын астына сынар бөртек төк тә чыгып өлгермәгән, ә үзебез кисәк кенә үзгәрдек тә куйдык. Әти әйтмешли, менә сина табигать балалары!.. Кызлар үлән яфрагындагы чык тамчылары сыман охшашкан да. бер тамырда үсеп икесе ике төрле каен җиләгедәй бер-берсенә охшамаган да. Хәтта игезәк булсалар да. Мин учымдагы җиләкләрне Гөлйөзем атлысына сузганымны сизми дә калдым Югыйсә, икесенә дә тигезләп бүлеп бирәсе иде канә! Тик нишлим, җиләкле кулымны Гөлчәчәккә таба сузарга батырчылыгым җитмәслеген ниндидер эчке тойгы белән чамалап өлгергән идем, кулларым калтырар, ә үзем уч төбемдәге җиләкләр кебек кызарырмын төсле иде. Гөлчәчәкнең каен җиләгедәй алсу иреннәре җинелчә генә дерелдәп куйды, ул зуп-зур, кап-кара күзләрен тагын да зуррак ачып, нишләп мина жиләк юк дигәндәй, аптырап карады да, аннары әле тагын бер мәртәбә күз сирпел алды Гәүдәм буенча кырмыска көтүе чабышып узды дип торам, өстәвенә шуның артыннан ук бөтен жанымны авыр халәт биләде, авызым кибеп, телем аңкауга ябышып калды. Мин, ялгышканымны аңлап, жәһәт кенә хатамны төзәтмәкче булам, аяк астына күз ташладым, жиләк күп, ләкин алары пешмәгән әле. Бәлки, минем үземә генә шулай тоелгандыр, чөнки Гөлчәчәк тамчы да үпкәләмәгән икән: ул учындагы кура җиләкләрен, төгәл ике өлешкә бүлеп, әүвәл мина (мин Барыйга караганда шактый читгәрәк тора идем).— аннан соң гына Барыйга сузды _ Кара күзле, алсу йөзле бу кызлар үзләре дә пешәр-пешмәс жиләк кебек иделәр. Икесе дә пардан киенгән, ак ситсага төшкән кара чәчәкле күлмәкләре янәшәдәге пар каенга охшап тора. Борыннары уймак сыман гына, әйтерсең, бу матур йөзләрдә борын да булырга тиеш бит инде дигәндәй генә утыртып куелган Гөлйөземнең иреннәре юкарак. Гөлчәчәкнеке калынрак та. алсурак га. Кызларның буе безнекеннән чак кына кайтышырак Төгәлрәге, минем колга буй белән Барыйның кәтүк буе үлчәме арасында Гөлчәчәкнең ирен өстендә, сул яктарак. канәфер төсендә матур, кечкенә миңе бар Шундый ук мин Гөлйөземнең нәкъ ун бит алмасына кунган Безнең авылда мондый ук шомырт кара күзле кызлар юк, барысы да йә минеке кебек яшькелт яисә канәфер төсендәге күзлеләр Дөресен генә әйткәндә, мин урман аланында кызларның йөз- кыяфәтләренә җентекләп игътибар итеп, аларны знә күзе аша үткәреп тора алмадым инде. Аерылышкач кына, тере булып, аларнын иөз-сыннары аерымачык күз алдыма килде. Менә сина мә: мин, бүтән чакта телемә шайтан төкергән күп сүзле малай, телсез-өнсез калган идем Урман аланында монарчы кызлар белән күрешмәгәнгәме шунда. Гөлйөзем игезәк туганына караганда кыюрак, чаярак күренә. Шуна да Барый күбрәк аның белән сөйләшергә тырыша —Аю-бүреләрдән курыкмыйсызмы сон сез'’ Гөлйөзем, ялт кына гөлҗимеш куагы төбенә чүгәләде, аннан ике көпшәле мылтык тартып чыгарды —Менә. Без «аһ» иттек. Икебезнең дә монарчы мылтык күргәнебез юк иде Чын мылтык, зур. авыр мылтык, түтәсенә тасма уралган, күрәсен, шул төшеннән ярылып киткән булгандыр Гөлчәчәк, мылтыкны нигә күрсәттең дигәндәй, туганына шелтәле караш ташлады да, аннан соң. эш узгач сон инде, дигән кыяфәт белән янәшәдәге каен агачына сөялде. Мылтык күргәч, әсәренеп киттем. Тотып га карыйсы килгән иде- горурлыгым комачаулады, кызлар каршында уенчыкка кызыккан бала-чага хәлендә каласым килмәде, телем дә һаман аңкауга ябышкан килеш иде әле. Жәһәт кенә алан читеңдә үсеп утырган озын нарат агачына таба киттем, игътибарны башка нәрсәгә юнәлтү иде исәбем Агачның очында ук тиен сикергәли иде Шул тиенне тотып Гөлйөземгә бүләк итәсем килеп китте. Агач башында шәп йөрим, нәкъ маймыл кебек Барый, кул-аяклары кыска булгач, минем сымак ук булдыра алмый, калышмаска тырыша үзе Тиен, әлбәттә, агач кәүсәсенә орынуга, жәһәт кенә янәшәсендә)есенә сикереп, күздән югалды. Барыбер менәм! Өстәвенә күптән түгел Тарзан зурындагы кино да караган идек. Нарат хәйран биек. Иң очтагы бер ботакка менеп атландым Алан тагын да бәләкәйләнеп калды Кызлар да кеп-кечкенә булып күренәләр Аларнын күзәтеп торганлыкларын күрәм бит, шуна күрә шаккаттырасым килде, озак уйлап тормыйча, янәшәдәге наратка сикердем Куллар, йөзләр тырналып бетеп, бер очлы ботак чак кына күзне төртеп тишмәде, барыбер агачка зләгеп кала алдым Астагылар шаккатып карап торалар бугай. Хәпа сокланыптыр да. Бигрәк тә Гөлйөземнең исе киткәндер! Бу тойгылар миңа рәхәтлек бирә, янадан-яна батырлыкларга ымсындыра. Агачтан бер күркә өзеп алдым да. Гөлйөземнең кай төштәрәк басып торганлыгын чамалаганнан соң. аны аска таба аттым. Тагын агачтан агачка сикерәсем килде. Теләгән нәрсәне эшлим инде мин анысы. Сикердем дә... Һәм бу юлы эләгеп кала алмыйча җиргә мәтәлдем. Ярулла абзый өендә аңыма килгәндә ничә кабыргамның сынганлыгын белерлек хәлдә түгел идем әле... үген шимбә, без Барый белән урман каравылчысы өенә кызык карарга барабыз. Барый әйтмәсә дә. урманчы кызларын күптән (аз дигәндә ел ярымлап булыр) күрәсем килеп йөри иде. Башта кабырга сындырган -батыр» малай буларак күзләренә күренергә оялып йөрдем: алар миннән көләрләр кебек иде. Көлгән чагында, Гөлйөземнең матур кара күзләре чак кына кысыла төшеп, шул серле күзләрдә мыскыллы караш та чагылса, беттем, үләм. бүтән яшәмәячәкмен! Гөлчәчәк, бәлкем, көлмәс тә. Хәер, шайтан белсен, кызлар көләргә ярата инде алар... «Мәхәббәт—ин сонгы. ин көчле бала-чага авыруы», дигән кемдер. Ул акыллы башның әлеге сүзләрен ул чакта белми идем, ишетмәгән идем әле. Мөгаен, балачак белән саубуллашу вакыты булгандыр ул. Үзебезнең авылдагы кызларга, хәтта көн саен аралашып яшәгән кызларга карата йөрәктә беркайчан андый сәер, ят хиснен кабынганы булмады ич?.. Бәлләһи менә!. Күрше кызы Алмазиянең—без бер сыйныфта укыйбыз—сәгать ничәдә йокларга ятканын да. иртә белән нәрсә ашаганын да. сөтле аш яратмаганын да, зәңгәр чәчәк төшкән күлмәк өчен апасы белән сатулашып, төне буе мендәр чылатып чыкканлыгын да, анын гөлләр үстерергә яратканлыгын, өендәге роза гөле сулгач, тамактан калганын да белә идем. Мәхәббәт дигән олуг хиснен килүен мин ерактан көтә идем. Бер дә булмаса, хет күктән ишелеп төшсә төшсен, тик безнең авылныкы гына булмасын Безнең авыл кызлары—безнең авыл кызлары инде. Алар да «болан* кушаматлы Уразмәт малае икәнлегемне белә, апаларымның төпчек энекәше дип кенә карыйлар, тик алар күңелемдә ниләр кайнаганын мәңге белә алмаячаклар.. Чын мәхәббәт өрәк кебек була микән әллә ул? Бар кеше дә аның турында сөйли, әмма берәүнен дә күргәне яки орынып караганы юк!.. Мин—Байтимер Тарзаны, әни әйтмешли, жунгли маймылы—ул моны яратып, исән-сау калганыма сөенеп әйтә—аныма килгәндә Ярулла абзыйлар өендә йомшак урын-жирле тимер караватта чалкан ята идем. Яныма кешеләр җыелган: әти. Сибгат абый, хатыны белән Ярулла абзый үзе. бераз читтәрәк. зур батырлыклар кылырга сәбәпче булган шомырт кара күзле ике кыз. Күзләремне ачкач, барысы да жинел сулап куйдылар. Барый, машина алып килергә дип. авылга чапкан икән. Ул килгәнче, берәр сәгать чамасы. Ярулла абзыйнын сагызлы түшәменә карап тик яттым: кузгалмаска, торып йөрмәскә кушылган иде. Имеш, башта «землетрясение» булырга мөмкин Күнелен болганмыймы, дип сорый-сорый тәмам желегемә төштеләр. Өлкәннәр таралгач, янымда калган ике кызга «землетрясение» турында әйткән идем. алар, шуны ишетүгә, тәгәрәделәр генә: «землетрясение» түгел, «мозготрясение» яки -сотрясение мозга» була икән ул Димәк, минем баш тулысынча эшләп бетерми икән әле. Көлеп аргач. Гөлйөзем беравык мина төбәлеп карап торды-торды да, аннан сон почык борынын җыерып: —Малай-шалай агач башында йөрмәсән. Буе үскән, акылы үсмәгән,— дип куйды. Анын бу сүзе мина бер дә ошамады. Гөлчәчәккә дә ошамаган икән, ул туганының беләгеннән тотып, ишеккә таба борды. —Эч пошырып торма әле монда! Анын бу сүзләреннән бик тә күңелем булып, елыйсыларым килеп Б китте, тик яшь күрсәтү түгел, суламаска да тырышып, эчкә һава җыям диеп киерелгән идем, авыртуга түзә алмыйча, ыңгырашып җибәрдем Кабыргамны нидер чәнчеп алды. Гөлчәчәк яныма ук килде —Кай җирен авырта9 Кыз кечкенә йомшак кулын маңгаема куйды. Мин югалып калдым Шул мизгелдән Гөлчәчәк аеруча якын булып китте Ә Гөлйөзем? һай, җавап көтмәгез: бу сорауга батырып кына жавап та бирә алмыйм икән бит! Күнел һаман иләс-миләс. Чынлап та. кайсысына күбрәк тартылам сон әле? Шушы иләс-миләслегем киләчәктә үз башыма гына булмаса ярый инде Җәйге көн минем буй кебек озын булса, төне Барыйныкы сыман кыска. Көтүләр кайтып, сыерлар савылып, күрше кыхтары кичке уенга чыгарга дип. нәкъ көзге янында бөтерелгән вакытта без, ике дус, кәжә бәтиләре кебек черт-черт теркелди-теркелди, урман буена, каравылчы өенә таба юл тоттык. Барый, мунчала тәре, Ташсуны кичкәндә минем җилкәгә атлангач кына (ыштанын салса, кичке елга суы салкын, салмаса, балагы суга тия) серенен бер читен генә ача төште бүген Ярулла абзый хатыны мунча яга икән, үзләре кереп чыкканнан сон мунчаларында төн буе урман кызлары юына икән. Нәкъ Такташ шигырендәге урман кызлары ди Үзе. кәтүк тәре, җилкәмдә утырган килеш, хисләнеп китеп, аяк үкчәләре белән күкрәккә төя-төя, кычкырып, шигырь укырга тотынды Шул урманда Үскән фәрештәдәй кыз бала. Җирдә түгел, күктә, гарештә дә Булмаган бер генә тин ана Урман биргән аңа матурлыгын, Күлләр саф суларын сипкәннәр Гөлләр, йоклаганда, яшрен генә Иелеп-иелеп аны үпкәннәр Әгәр шигыре ошамаса. мин аны су уртасында ук җилкәдән чөеп төшерә идем, билләһи! Шигыре әйбәт Аны Барый язмаган, аны Такташ язган. Шигырь сөйләп йөрү кызлар эше дип уйларга гадәтләнгәнгә күрә, мона төкереп тә бирми идем. Сонгы араларда, урманчы кызлары белән танышкач, минем ул фикерләрем җилләбрәк тора әле исәп тамырдан үзгәрергә Әдәбият дәресләрен моңарчы бигүк өнәмәсәм дә, укытучы Мәдинә ападан китаплар сорап торып, мин дә шигырьләр ятлый башлыйм әле Аннан сон Ярулла абзыйның йорты каршысындагы ин озын нарат башына менеп утырам да сөйли башлыйм: Тан җилләре анын. исә-исә. Озын чәчкәйләрен тараган. Төне. ае. төннәрдә йокламыйча. Ана булып күктән караган' Тан җилләре кайсысының чәчкәйләрен тараган сон әле: Гөлчәчәкнекенме. Гөлйөземнекенме9 Шайтан белсен! Урман каравылчысының мунчасы шактый читтә. Каралты-кура өчен урын иркен булгач, хуҗа җирне кызганмаган, ат абзары гына өй янәшәсендә үк ашынган. Атларга угрылар кызыкмасын диптер инде Без мунча тәрәзәсе каршындагы юан каен кәүсәсенә сыендык Мунча эчендә ут юк. дөм карангы Мин. беркавем күз бәбәкләрем авыртканчы көчәнеп, карангы мунча эчендә берни шәйли алмаганыма гаҗиз булып, терсәгем белән Барыйга төртеп алдым Без һәрвакыт шулай аңлашабыз бүсм озын булгач, терсәк очы Барыйның нәкъ колак төбенә туры килә. Барыйның терсәге минем бөерләр турысында, ул шундр^ауж)■ Jfyia.j.кг/здед 2. .к. У • м ы сукмагач, айканмагач, берәү дә безне күрми, нигә сугышасыз дип, әрли дә алмыйлар. Барый бөеремә жинелчә генә төртеп: «Ашыкма, хәзер, хәзер»,— дип, мине тынычландыра. Алдамаган икән: беравыктан мунча эчендә гөлт итеп ут кабынды. Аулак булгач, тәрәзә пәрдәсен дә тартып тормадылар, ап-ак итеп акшарланган мунча миче дә, ләүкәдәге ләгәндә яткан себерке сабы да аерымачык күренеп тора. Ярулла абзый мунча тәрәзәсен артык биек иткән, мунча эчен тагын да яхшырак күрим дисән, агач башына ук менәргә туры киләчәк. Менә берзаман эчтә бер шәүлә чалынып алды. Ике шәүлә! Шәүлә генә түгел, ап-ак ин башлы ике кыз! Шәрә урман кызлары! Минем кинәт авызым кипте: телемне әйләндерә алмас булдым. Күрдеңме инде, күрәсеңме дигәндәй, терсәк очы белән янәшәмдә мыш-мыш сулап торган Барыйның колагына төртеп алдым. Кисәк кенә бөерем авыртып киткәннән Барыйның: «Күрдем, мин сукыр түгел лә!»—дигән ымын аңладым. Без ул чакта тормыштагы шактый кызык хәлләрнең кендектән астарак булганын да чамалый идек инде: агач башына үрмәләдек. Мунча эче нәкъ кинодагы кебек күренде. Икебезнең дә авыз куышлыгында сулар күптән кибеп бетеп, тирләппешеп чыктык, гәүдәләребез менеп кунаклаган каен агачының яфраклары сыман дер-дер килә: яфраклар безнең еш-еш сулаудан гына шыбырдаша бугай. Тәрәзә янында урман кызларының берсе, гәүдәгә чак кына калкурагы, күбрәк кайнаша, аны танып, чак кына: «Гөлйөзем бит бу!»—дип кычкырып җибәрмәдем. Шөкер, тыелып кала алганмын, кычкырсам, кызны да, аның шәрә матурлыгын да куркытачак идем Барый, хисләнеп китеп, саксызрак кыймылдап куйдымы, әллә каенның очына ук үрмәләмәкче булды инде, ул утырган ботак шартлап сынып, тын урман эчендә мылтык аткандай яман каты тавыш чыкты. Барый бер кулы белән янәшәдәге ботакка ябышып өлгергән иде, әмма озак асылынып тора алмады, шапылдап, агач төбенә барып төште. Мунча эчендә ут сүнде. Бер-бер артлы мылтык гөрселдәгән тавышка Ярулла абзыйнын артыбыздан ни дип кычкырып калганын һич тә ишетерлек түгел. Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә дигән әйтем бу очракта безгә тач туры килеп тора иде... Җирдән аерылып киткәндә космик ракета да, билләһи дип әйтәм, шундый зур тизлек җыеп өлгерә алмый торгандыр! Йомшак җирләребезнең авыртуына түзә алмыйча, уктай атылып, Ташсуга таба томырылдык. Чапкан уңайдан бер куян баласын узып китеп, өстеннән сикереп чыгуым гына аз- маз исемдә калган, бүтәнен хәтерләмим Тозын жәлләмәгән иде Ярулла абзый. Монысын без үз артыбызда айһай, шәп татыдык соң!.. Өйдәгеләрне. урманда ялгыш бүре җиләге ашадык, эчебез авырта дип, хәйләләргә туры килде. Караватка чалкан ятып булмый да булмый инде, авыртуга түзәр әмәл юк, төнне керфек какмыйча, корсакта килеш уздырырга туры килде. Авырту нинди генә каты булмасын, ул барыбер урманда күргәннәрне оныттыра алмады. Күргәнен сигез, күрмәгәнен тугыз дигәндәй, мунча тәрәзәсе гел күз алдыннан китмәде. Барыйның, урман кызлары, урман ияләре дип мине алдаганын яхшы белсәм дә, бу юлы, нигәдер, аңа ачуланмадым. Әмма бар курыкканым урман каравылчысының безне танып калуы иде. Шөкер, икенче көнне дә. өченче, дүртенчесендә дә өйгә килмәде Ярулла абзый. Тора-бара мин дә. Барый да тынычландык. Күзен кайда булса, күңелен шунда дигәндәй, күнел күзенен каршында һаман урман кызларынын фәрештәдәй гүзәл шәрә сыннары тора. Мин аны яшертен генә ак кәгазь битенә төшердем. Астына: «Урман кызы Гөлйөзем»,—дип язып куюдан чак кына тыелып калдым. Әмма барыбер Барыйга күрсәтмичә түзә алмадым. Ул бик озаклап карап торды-торды да: «Аллай!»—дип, соклануын яшерә алмады. Тик шунысын гына аңлап жлткермәдем, минем осталыкка шаккаттымы Барый, әллә сурәтнен үзе әсәрләндердеме? Мин рәсемне китап эченә яшердем. Шунысы яхшы истә калган әлеге хәлдән сон—урман мунчасы маҗарасыннан сон була инде бу—без Барый белән шактый вакыт мәктәптән бергә кайтмадык. Берберебезгә күтәрелеп карарга да ничектер уңайсыз сыман иде. Оятсыз оялса, каты оялыр ди бит... Әмма шуннан сон, беркавем вакыт узгач,—аралар тагын да якынайды гына сыман. Үзебез дә әллә ничек җитдиләнеп киткәндәй булдык... л кебек озын җәйге көндә таннан алып кичкә кадәр көнозын көтүдә йөргәннән сон, капканы сынар мөгезе белән генә төртеп ачып, әлсерәп, ишегалдына кайтып кергән сыер хайванын күргәнегез бардыр инде Сусаган була ул Ашыга-кабалана. су эзләп, ишегалдындагы бар савыт- сабаны. чиләк ише нәрсәләрне тикшереп, аударып чыга, максатына ирешеп, су тапса, дөньясын оныта. Үзебезнен капка төбенә җитәрәк, озак торып каладан кайтып кергән саен, минем белән дә гел шулай була: ашыгам-кабаланам, еш-еш сулый башлыйм. Күкрәк читлегендәге кош баласы уянып китә. Мин капкага килеп төртелгәндә, анын келәсе төшкән булса, келәсе-ние белән очыртырга теләгәндәй, капканын калын тактасына тез башым белән төртеп алам, тимерчелектә әти үзе эшләгән нык келә кымшанырга да уйламый, ана уч төбем белән генә сугам да нәкъ сыер кебек капкага бәреләм, ул ачылып китә. Мин тәгәрәп үскән ишегалды Лапас янында нидер эшләгән булыпмы, өйлә җитеп килсә дә минем һаман кайтып җитмәүгә эче пошыпмы, юкны бушка аударып, әти йөри. Әти, мине күргәч, үзе дә сизмәстән көлеп җибәрә: кайтты! Анын бияләй чаклы авызы (әни шулай дип әйтә) колакларына җитә. Малай кайтты! Әти дәү авызын һаман җыеп бетерә алмый әле Анын нәкъ менә чын ирләрнеке кебек зур авызлы булуы мина бик ошый Ир-ат уймак авызлы булырга тиеш түгел кебек, минемчә. Әти көтүгә дигән озын каеш чыбыркысын күптән әзерләп куйган, ул рәшәткә башында эленеп тора. Беренче эш итеп миңа шуны күрсәтте. Менә әзер, янәсе. Әтинен йөзендәге беренче шатлыклы тойгыны икенче төрле хис алыштыруын бары мин генә чамалый-сизә алам, авылга минем җәяү кайтуга бик тә эче поша инде анын. Рәссам дигән зур исемен бар. дәрәҗән бар, үзен, тузан таптап, җәяү йөрисен! Әнә, фәләннен малае' Әнә. тегенең малае! Кыскасы, әтинен әйтергә теләве шул: кеше малайлары машинаны күлмәк урынына алыштыра Ә син?.. Әти мина ни уйлаганын турыдан-туры әйтми Үзем дә беләм. Аның малае бит мин... -Төкерсәнә, әти, машинасына, җәяү йөрү файдалырак ул!»—дип. аны бик тә юатасы килә килүен. Ләкин ул фикерен кычкырып әйтмәгәч, ничек итеп авыз ачасын инде Чукынып китсен машиналары, әти. борчылма! Синен малаеңныкы да булыр, әле кешенеке төсле генә дә булмас! һай. белсә иде әти мин эшләгән берничә картинаның күпме торганын! Егылып китәр иде. билләһи! Алайса ник машина алмыйсын сон. малай актыгы, диячәк шул ул. Сиринә Самуиловна берьюлы ике машинасын миңа бирергә әзер тора, .икән дә аңламаячак ул. Аннары сорау арты сорау китәчәк: кем ул Сиринә дигәнен, нигә ул сина машинасын б\шка бирсен0 Әллә башына rail типкән бер тилемсә хатынмы'* Без әти белән бик җылы күрештек Ишегалдында әйтмәгән сүзен әти чәй янында барыбер әйтеп куйды. Эчендәгесе тышында инде үзенен. Е —Барый тагын яна машина апкайтты. «Волга». Ап-ак төстә. —Чукындын инде шул машина белән! Алса алсын шунда. Хет унны. Барый колхоз малын кимереп ята ул! Монысы әнинен сүзләре. Әйе. анысын да яхшы беләм, әнигә минем исәнимин күзгә күренүем машинага караганда мен өлеш кадерлерәк. Машинага утырып кайтасыңмы син, әллә атка атланыпмы? Кайт кына, исән-сау гына йөре! Анысы әнинен дә эчен тырнап торган бер борчуы бар: ул—минем өйләнмичә йөрүем Әнигә килен кирәк Үз янында бергә тормаса да, килен кисәге кирәк әнигә. Әти машина ди. әни килен ди. Мин боларнын барысын да яхшы беләм, анлыйм, хәтта миндә шул нәрсәләрнең ичмаса берсе генә булмавына борчылам да кебек үзем Әмма бәрелеп сугылмыйм. Чөнки беләм, бары үзем генә беләм: әти белән әни хыялланган ике теләкнең берсен генә булса да иртәгә үк тормышка ашыра алам ләбаса!.. Атайса нигә шулай итмим сон? Ә менә анысы бөтенләй икенче мәсьәлә инде... «Машина белән килен» темасын оныттырырга, бастырыклап куярга теләп, мин чәй янында ук әти ягына карап: —Көтүне кайсы болынга алып чыгасы булыр инде?—дигән булам. Бик тә әһәмиятле сорау, янәсе. Теләсәң, Наратлыга алып бар, телисен икән сарыккәҗәләренне Сай суга куасын, әмма минем картлар өчен бу дөньяда әһәмиятсез бер генә нәрсә дә юк: чыннан да. ул чират көтүен кайсы болынга алып бару мәслихәтрәк булыр икән соң’ Әти белән әни шул хакта баш ватарга керешә. Ахырдан Сай су дигән катгый карарга киләбез дә, рәхмәтемне әйтеп, ишегалдына чыгам. Әти бу юлы чыбыркының шәбен әзерләп куйган. Зәһәрен дип әйтсәң дә була. Үзе озын Үзенең каешы да. кылы да шәп күренә. Рәшәткә башындагы чыбыркыны алдым да бер-ике мәртәбә, кул язу өчен генә, айканып алганнан сон. аннары чынлап торып, шәп итеп урман ягына таба каратып, шартлатып җибәрдем. Чыбыркы тавышы урманга кадәр барып җиттеме икән, юкмы икән? Житсә. беренче булып кайсысы ишетте икән Гөлчәчәкме, Гөлйөземме? Кайсысы? Шуны беләсе иде, ә? Кайсы ишетте икән?.. Мин һәм Гөлчәчәк... өтү тыныч кына, таралмыйча гына елга буенда утлап йөри. Берәр сарык бәрәне яки мут кәжә качып китсә дә артыннан кумам кебек, уйларым, бар күнелем урман каравылчысының шәйләнеп торган йорт-җире тирәсендә чуала. Теге чакта Барыйга ияреп йөреп, адәм мәсхәрәсе булганнан сон. урман кызлары белән тиз генә күрешү насыйп булмады Күрәсе килә иде үзләрен. Мунчамын парлы тәрәзәсе аша шәрә шәүләләрен күргәннән соң бу күрешү бөтенләй башкача булырга тиеш иде кебек. Кызганыч, кызлар безнен мәктәптә укымыйлар. Ярулла абзый аларны урман артындагы Бурян мәктәбенә йөртә Бурян—урыс авылы Анда урысча укыталар. Ул чакта баланы урыс мәктәбендә укыту зур дәрәҗә санала иде. Кызларны мин сабан туенда очраттым. Очраттым да телсез үк калдым бугай, барлы-юклы бер ел эчендә алар тәмам үзгәргәннәр. Әлбәттә, бар үзгәреш аларнын үсүләрендә, балалыкның күкәй кабыгын ватып чыгып, җиткән кызлар булып өлгерүләрендә иде Ул вакыт эчендә үзем дә үскәнмендер инде, көн саен көзгедән күреп торганга гына сизми калганмындыр Көн дә күрешеп торгач. Барыйда да әллә ни үзгәреш күренми. Ул да бер урында гына тормагандыр, мөгаен. Сабан туе сабан туе булмады минем өчен ул көнне Карак-угры кебек Гөлчәчәк белән Гөлйөземне күзләп йөрдем Үзем дә сизмәстән, алар халык К арасында күздән югалуга, кызларны эзлим, әмма яннарына барып сүз катарга йөрәк җитми, тик барыбер күз уңаеннан да югалтасы килми үзләрен Күзен кайда булса, күнелен шунда да бит. Дөресрәге, күп вакыт кызлар артыннан күнел үзе ияреп йөрде бугай. Сабан туе таралгач та кызларга ияреп китте ул. Һәм шуннан сон бүтән үземә кире әйләнеп кайтмады, урманчы кызлары яныннан күкрәк читлегендә тыпырчынган бәләкәй кошчыкка берөзлексез җим биреп тора кебек иде Сабан туеннан сон нәкъ бер атна тирәсе ангы-минге йөрдем әле. Кызларны сабан туенда Барый да күргән булырга тиеш. Ләкин анын белән теге вакыттан сон урманчы кызлары турында сөйләшәсем килми, ничектер тел әйләнмиме, күнел тартмыймы... Бер дә уйламаган җирдән, мина әти ярдәмгә килде! Ул тимерчедә эшли иде бит Беркөнне, эштән кайткач, ат арбасыннан ниндидер тимер- томырлар алып, аларны баз өстендәге келәткә җыеп куярга кушты да: —Иртәгә боларны Ярулла абзана илтеп бирерсең,—диде. Нәрсә икәнен әйтмәсә дә. үзем шундук чамаладым, жәнлек тозаклары иде ул. Ни булса да булсын—йөгерә-йөгерә илтермен, әти бәгърем! Рәхмәтләр яусын сиңа! Анда кадәр баргач, урманчынын кызларын да күрәм дигән сүз бит инде! Тик мунча вакыйгасы гына бераз күнелне тырнап тора торуын Гөлйөземне очраткач, колакларыма ут кабып, эшне сизлермәсәм генә ярый инде. Колаклар бигрәк сатлыкжан шул минем1 Берәр төрле мутлык кылу гына түгел, хәтта аны эшләү турында уйлап куйсам да хәзер кызарырга гына торалар Барыйга рәхәт, анын әрекмән колаклары кызаруның ни икәнен дә белми1 Башка вакыт булса, жәнлек тозакларын илтергә Барыйны да иярткән булыр идем дә... Ләкин «мунча тәрәзәсе* һаман тынгылык бирми Шуның өчен әле һаман Барыйны сүгәм, хәер, сүгүен сүгәм дә. Икенче яктан, ул кичне күргәннәр һаман күз алдыннан китми күңелне кытыклап тора. Әллә бу күнелнен ояты юк инде. Тфү! Үзем дә буталып беттем. Дөресен әйтим, ул турыда тамчы да уйлыйсы килми . Ә үзе уйлатгыра, еш уйлатгыра. Авылны чыгып китеп. Ташсу елгасына җитәрәк. колаклар гына түгел, әллә нинди сәер хис тәэсирендә бөтен гәүдә-тәнем үк кызыша башлады Бәлкем, кызу-кызу, ашыга-ашыга баргангадыр? Байтак вакыт елгада суынып яттым. Әллә шул ярдәм итте гәүдәм генә түгел, хисләр дә суына, тотрыклана төште бугай. Мин барып җиткәндә Ярулла абзый мотоциклы янында кайнаша иде. Урман хуҗалыгыннан яна мотоцикл биргәннәр. Моңарчы гел ат җигеп йөри иде әле Матае, күрәсең, ватылып киткән. Ярулла абзыйның беләкләренә кадәр майга манчылган Ул тозакларны кабул итеп алды да. тикшереп караганнан сон: «Шәп булган бу! Рәхмәт!»—диде. Аннары, сорашмасам да. әлеге тозакларның нигә кирәклеге турында аңлатырга кереште. —Төлкегә бу тозаклар Лапаска килеп ничәмә ничә тавыкны буып китте инде Кыш көне, алла боерса, алма бакчасына килгән кылый күзләргә дә куярбыз. «Бик әйбәт. Ярулла абзый, куярсың, куярсың Мине .шар кызыксындырмый Мине • Шулчак ишегалды бакчасына сузылган баудагы керләрдән гып-тып су тамганына игътибар итеп өлгердем Күңелгә жылы кереп китте Кызлар кер уа, димәк, тагын ишегалдына чыгачаклар әле. Шу на күрә монда. Ярулла абзый янында, ничек тә булса озаграк тоткарланып торырга кирәк. Ә матай моның өчен менә дигән сәбәп иде Барыйның «Минск» матасн aiнага жиде тапкыр сүтеп җыябыз без. Шуңа күрә бу техниканы ярыйсы ук чамалыйм мин —Ярулла абый, нәрсә, матаең ватылганмы әллә’ —Кабынмый шул. кәҗәләнә,—диде ул. . Үзем актарып карыйммы сон? —Әйдә, булдырасынмы? Конторга барасы бар иде. Ашыгам. Ике кулымны сызганып, эшкә керештем, матайның ватык жирен тиз таптым. Ярый әле башым эшләп өлгерде: серне Ярулла абзыйга шундук ярып салмадым. —Ярулла абый, лесхозыңа бара тор. Син кайтканда матаең сәгать кебек эшләячәк! Мин, таз башнын. әнә шулай дип әйтергә кыюлыгы житте! Үземнең тапкырлыкка үзем шаккаттым. Ярулла абзый атын җигәргә кереште. Юкка гына мотоциклы белән маташмаган икән, биясе абзардан алып чыгуга чыгымлый башлады. Ярулла абзыйга аны арбага җигешергә булыштым. Бияне җиккәндә урманчы бер- ике сүз белән генә бер атна элек биянең таена бүре һөҗүм итүе, шуннан сон. таен югалткач, акыллы биянең кинәт кенә холкы үзгәрүе хакында сөйләп алды. Безнен урманда бүреләр бар шул. Бигрәк тә узган кыш котырды алар. Күрше авылдан мәктәптән кайтышлый унике яшьлек мари малаен да ботарлап ыргытканнар иде. Малайны, укуын юньләп белмәгәне өчен, укытучы дәрестән сон алып калган була. Биш чакрымдагы авылына карангы төшәр алдыннан гына кайтырга чыга малай. Басу юлында бүреләр очрый Малайның китаплар салынган букчасы белән киез итекләре генә торып калган дип сөйләделәр. Бу хәбәрдән сон бар тирә-як шаулап алган иде. Район үзәгеннән махсус кешеләр килеп, кыш буе бүре аулап йөрделәр. Сөйләүләренә караганда, алар соңгы елларда безнең як урманнарында үрчеп, котырып киткән шактый гына бүрене киметкәннәр. Тик, алармы бөтенләй кырып бетерергә дә ярамый бит әле. Шул кыштан соң, исән-сау калган бүреләрнең кешеләргә бик ачуы килеп, хәтта жәен дә гел зыян салып торырга карар кылганнар, имеш. Халык шулай сөйли. Биянең тае шул бүреләр корбаны булган да инде. Ярулла абзыйны капкадан хатыны Гөлчирә апа озатып калды. Хуҗаның кушуы буенча, әгәр лә мәгәр мотоцикл рәтләгәндә миңа кирәк-ярак булса, шул Гөлчирә ападан сорарга тиеш идем. Гөлчирә апа белән дә күптән таныш без. Ярулла абзыйга утырып, авыл кибетенә килгәли ул. Әйткәнемчә, матайнын очына тиз чыктым: гаеп карбюраторында гына иде. Тиз генә кабызып карарга исәпләгән идем дә... Шулчак, өй артыннан кулына керләр өелгән бәләкәй ләгән күтәреп, Гөлйөзем килеп чыкты. Минем тамакка туралмаган бербөтен бәрәңге килеп «тыгылды», колакларыма гөлт итеп ут кабуын тойдым, борыныма су җыелып, мышык-мышык суларга керештем. Бу халәтемнән мине матай коткарды. Басып җибәрүем булды, анын кабынып китеп, чатыр-пытыр эшли башлавы булды. Сүндерергә вакыт булса да. алай эшләмим, матайны һаман акыртам да акыртам. Ишегалды зәп-зәнгәр төтен белән тулды. Гөлйөзем, керләрен янбакчадагы бауга элеп бетереп, ишегалдына чыккан, мина нидер ымлый-әйтә бугай, аны ишетмим, матайны һаман акырта бирәм. Төтенгә үзем дә тончыгып беттем, кызның да күзләре яшьләнде, куллары белән нидер анлатмакчы була, иреннәре дә хәрәкәтләнә. Иә. нәрсә димәкче буласың, чибәр кыз! Мин матайны сүндерәм. — Мөхәммәт, керләрне төтенгә батырып бетерәсең бит инде! Ишегалдында эшләтмәде бүтән!—ди Гөлйөзем -Ярулла абый бензинга майны күп кушкан,—дим. мин аңа каршы — Шуңа төтенли ул. Минем бу сүзләр мәгънәсезлекнен аръягында икәнлеген үзем дә беләм. Бүтән чарам юк. Колаклардагы утны ничек тә булса сүндерергә кирәк бит. Рәхмәт төшкере. матай сүнүгә, колакларым да салкыная башлады бугай. Зәңгәр төтен, жил белән капка астыннан урамга суырылып чыгып бетте Әмма барыбер Гөлйөземгә нинди дә булса сүз кушарга кирәк ич. каен бүкәнедәй бу рәвешле күпме басып торып була инде! —Әйдә, Гөлйөзем, бер әйләндереп киләм,—дидем мин, телемә шундый сүз килүенә үзем дә сөенеп. —Ана утырып йөрергә куркам мин. Әнә. Гөлчәчәккә әйт. Ул өйдә елап ята Яраткан таен бүре суккан. Рәхмәг гөшкере. сүзләр генә түгел, эшләр дә жайга салынырга тора бит әле болай булгач! Сөенүемне яшерә алмыйча (әйтерсен. тайны буре алып киткәнлегенә куанам). —Кайда сон ул? Бар, әйт,—дим. Гөлйөзем жәһәт кенә өйгә кереп китте Күп тә үтмәде, алар. Гөлчәчәк белән икәүләшеп, килеп чыктылар. Чыннан да, Гөлчәчәкнен йөзләре сулыгып та, чак кына агарып та киткән сыман. Кыз туп-туры минем янга атлады. —Мөхәммәт, әйдә. Аккашкага бүре ташланган урынга барып кайтыйк әле,— диде кыз. «Бик хуп, әйдә киттек!»—дип шатланып-сөенеп, шундук матайны кабызасы урынга мин югалып калдым, ана каршы ни дияргә дә белмәдем. Мин жавапсыз торгач —Матай эшли торгандыр бит? Мин әнидән рөхсәт сорадым,—диде кыз. Бу хәлгә, Гөлчәчәкне утыртып (егылып төшмәс өчен мина тотыначак та бит әле ул!), урманга чыгу җае туры килүенә һич кенә дә ышанып җитәсе килми бит! Бүкән сыман һаман сүзсез басып торам' —Беләм. вакытын юктыр инде? Мин кисәк кенә аңыма килдем. —Капканы ач әле! Матайны капкадан этеп алып чыктым, Гөлйөземнең ап-ак керләре чынлап та җәл иде Тайга бүре һөҗүм иткән урын Бурян ягында икән. Анда Бүре чокыры дигән урын барын да беләм әле мин Без ел саен әти белән Бүре чокырында мунча миллеге җыябыз, яшь каеннар күп анда. Ярулла абзыйның матае зәһәр икән, газын боруга йолкып азып та китте Аннары Гөлчәчәк янында үзем дә гомер буе матай өстендә чапкан ярышчы кебек кыланам Ярулла абзыйның кызы чытырдатып миңа ябышты һай, күктән кинәт ишелеп төшкән бәхет' һай. өнемме сон. төш кенә түгелме икән бу! Күңелем «чиләк» булган: унбиш яшьлек үсмернең, шулчак әллә нинди батырлыклар, әллә ниткән җүләрлекләр кыласы килә башлады бугай Мин, тиле, мәгънәсез малай, берара хәтта: «Рәхмәт сина, соры бүре!» дип тә кычкырып җибәрә яздым Гөлчәчәк урманда үскән кьн. мондагы һәр сукмак, һәр агач төбе ана яхшы таныш ул юлын күрсәтеп баргач. Бүре чокырына турыдан гына бик тиз килеп җиттек. Гөлчәчәк белән икәүдән-икәү генә катып күзгә-күз беренче сөйләшүем Бүре чокырында булды Дөресен генә әйткәндә, урманда минем Гөлйөзем белән ялгыз каласым килгән иде Чөнки мунча тәрәзәсеннән аны күрдем бит! Күрдем дә гашыйк булдым Мизгел зчендә минем иләс-миләс күңелдән кырыкмаса-кырык төрле уй-фикер үтте Әйе, Гөлйөземне ялангач килеш күрдем дә ди Шуннан ана гашыйк булдым да ди Ә менә анын урынына күрше кызы Алмазияне күргән булсам'.’ Ана гашыйк булган булыр идем микән?. Гыйшык-мыйшык турындагы уйларым бер-берсенә шул рәвешчә гел каршы килә дә тора Бернинди ззлеклелек-фәлән юк Бүген шуларны кабат искә төшереп уйлыйм да. хәзерге яшьләрне кызганып куям Бер-берсе белән кочаклашып йоклаганнан сон. шуны мәхәббәт белән бутап, тормыш корып җибәрүче яки «Я без него (нее) не могу!» дип, адашкан-саташкан яшьләрне кызганам! Шул рәвешле алар чын мәхәббәтен ни икәнлеген белми, татымый да кала! Моның азагы бер алдавыч хисләр дулкынында кабынган учак үзеннән-үзе сүнә дә китә Әйе. чынлап та шулай бу Чөнки бүген, моннан унбиш-егерме ел элек вакыт белән чагыштырганда, яшь кыз белән яшь егетнен женси якынлык кылуы чаттагы әбидән сатып алган бер уч көнбагыш чиртү кебек кенә, һәммәсе өчен булмаса да, һәрхәлдә күпчелек өчен шулай. Беләм бит, чөнки мин үзем дә бу тормышта яшим, шушы казанда кайныйм ләбаса! Үзем, теге вакытта, Гөлчәчәк белән Бүре чокырында ялгыз калгач, анын кулын тоту түгел, хәтта күзләренә күтәрелеп карарга да курыктым. Ул очрашу бүген дә хәтернен һәр күзәнәгендә диярлек саклана. Гөлчәчәк Аккашканы үзе тәрбияләп үстергән булган. Атларны бик тә ярата икән ул! Теге хәбәргә ышанасы да килмәгән. Хәзер менә, бүре чокырына үзе баргач, күнеле чынлап торып ышанды. Кыз шунда үскән бер яшь каен янына килде дә аны учлары белән сыйпап. —һай, каенкаем, ул хәлне син күреп торгансыңдыр бит инде'’ Ник ул явыз бүрегә Аккашканы харап итәргә ирек бирдең сон син, ә?—дип куйды. Мин, матайга сөялгән килеш, кулымдагы абага белән кигәвен куып тора идем, кызнын бу сүзләреннән эсселесуыклы булып киттем. Әүвәл кычкырып жылап җибәрәсем килде, аннары, тиз генә акылыма килеп, Гөлчәчәкне юатмакчы булдым: — Гөлчәчәк, теләсәң, ул бүрене үтереп, колагын сиңа кисеп китерәм! — Кирәкми, Мөхәммәт,—диде Гөлчәчәк миңа таба борылып,—Син ул бүрене үтерсән. аны жәлләячәкмен бит мин!.. Гөлчәчәк минем янга килде. Матайны кабыздым. Ярулла абзыйның матае, урман эчендә булгач, нәкъ танк чыгарган тавышлар белән эшли башлады. Юлга чыкканчы, урман чәчәкләрен таптый-таптый, тар сукмактан гына элдерттем. Кыз: —Әти мина ак ат алып бирәм дип вәгъдә итте!—дип кычкырды. Мөхәммәт һәм мәхәббәт рулла абзыйнын малае булмау Мөхәммәткә бик уңай килде. Урманчының мотоциклын рәтләп биреп, бер егетлек күрсәткәч, урман хужасы малайны бигрәк тә үз итте. Кыскасы, арадагы сукмак шактый такырайды: угын кисәргә кирәк булса да, матае ватылып аны ремонтларга туры килсә дә Ярулла абзый Мөхәммәтне чакырта, шунын өчен аларга кыш ягарлык утынын, печәнлегеннән печәнен бирә иде. Бу эшне бигрәк тә Мөхәммәтнең әтисе Уразмәт абзый хуп күрде Шулай булмыйни, авылда угын белән печәннән дә кадерлерәк тагын ни бар соң? Мөхәммәт исә, жае туры килгән саен, Гөлчәчәк белән күрешә ала иде. Егет өчен дөнья кинәт кенә үзгәреп китте Моңарчы эленке-салынкы гына йөреп. Һади абыйсы таләп иткәнгә генә рәсем ясаштыргалаган малай, чынлап торып рәссам булырга хыяллана башлады. Ә рәссам булу, бик яхшы рәссам булу кирәк иде Мөхәммәткә. — Мин урманчы кызы гына түгел, мин урман кызы да. —Гомерен буе шушы урманында ятармын дип уйлыйсынмы? —Ә мин Казанга китәм! —Казан—таш кала ул. Ә ташта чәчәк үсми. —Ә рәссам буласы кеше авылда яши алмый. Шәһәр тормышында кайнарга кирәк ана. —Ә мин урмансыз саргаеп үләрмен кебек. Әгәр шәһәргә китсәм, дим. —Мин синен урманыңны шәһәргә алып китәчәкмен! —Ничек итеп? —Әүвәл синен урманындагы һәр агачны, һәр абага-чәчәкне, һәр төсне күңелемә сеңдерәм. Аннары шәһәргә алып китәм Шәһәрдә, синен урманыңны күреп, бар кеше дә сокланачак! Урманын шәһәрдә дә булгач, син үзен дә анда теләп барырсың!.. Я Ничек игеп алып китәсең дип сорыйм бит9 —Рәсемгә төшерәм мин синен урманыңны! —Бар урманны дамы9 —Әйе. Барысын да. Мин сине шәһәрдә урмансыз саргайтмаячакмын Вәгъдә бирәм. — Вәгъдәме? Чын-чынлап менә. Вәгъдә инде' —Ай-Һай, булдыра алырсынмы икән9 —Булдырам Мин булдырачакмын! Синең хакка, мин!.. —Алдан кычкырмәле. яме —Вәгъдә дидем бит инде —Вәгъдә булса гына. . Берәү сата, берәү ала индәге үзгәрешне беренче булып Һади абый күреп алды, рәсем ясау соңгы көннәрдә минем өчен мавыгу гына түгел, яшәеш рәвешенә әверелеп, ак кәгазьгә төшәчәк төсләр бар тормышымны тутырды Мин тиле кебек урман ясыйм да урман ясыйм, йә урман аланын сурәтләргә маташам да шунда чәчәк җыйган бер кыз бала төшереп куям Тора-бара. күп кәгазь бозып, үзем үк ертып ата торгач (өйдә әнигә мич тергезеп җибәрү өчен файдалы булса, мәктәптәгеләре чүпкә әйләнеп, җыештыручы апаларның нервысына гына тия иде), урманыма чак кына урман рәвеше керде. Әмма чәчәк җыйган кызым күбәләккә яисә су анасына охшый иде. «Барыбер Казанга алып китәм әле мин сине, урман! Гөлчәчәгең белән бергә!..» Бу минем йөрәкнең ярсулы тибү тавышы, бу уналты яшьлек үсмер егетнең үз башыннан узачак язмышына, фани дөньяда күрәчәк кырыкмаса кырык төрле тормыш сынауларына кизәнүе, алай гына да түгел, киләчәгенә: «Сиңа бик көчле, каны кайнап торган бер егет килә, тормыш! Аяк чалырга уйлап та карама! Ул барыбер җиңүче булачак!»—дип. алдан ук аваз салуы һәм әледән үк йодрык төйнәп куюы иде. Җикеренмә, малай! Үз башыңа булмасын! Тормышның күсәге бик саллы аның!.. Ярый, хуш Укуым да үзгәрде минем ничә еллар буе аяктан артка сөйрәп килгән «өч»леләр язгы сулар белән бергә Иделгә таба агып киттеләр, өстәвенә рәсем жене миңа чын-чынлап кагылды. Мона иң куанган кеше Һади абый булды. Тырыша-тырыша өйрәтә. Ул мине генә түгел, энесе Барыйның да кабыргаларына төрткәләп тора. Әлегә Барыйның ни-нәрсәгә талантлы икәнлеге ачыкланып бетмәгән, ләкин малайның колаклары зур булу өстенә баш та шактый гүгәрәк Бу кечкенә буйлы энекәш киләчәктә Наполеон булып куярга да мөмкин әле. Шуна күрә Һади абыйсы ана да кул селтәми, ышаныч вә өмет белән карый иде Тик Барыйның дөньяны болгатырга яратуы гына аның күнелен бераз гырнап тора. Ышанасызмы, юкмы уналты яшьтә Барый белән икебез Ницше фәлсәфәсен өйрәнә башлаган идек инде без. Әлбәттә. Һади абый ярдәме белән. Гитлер әлеге философ гә1ълиматын ни рәвешле үз максатларында файдаланса. Һади абый да аны безгә кирәгенчә, бары тик безнең файдага гына эшкә җигә. Мехәммәт атлы күрше малае зур рәссам булырга. Барый энекәш җитәкче-сәясәтче булып үсәргә тиеш' Ул китаплардагы акыллы сүзләр әле дә булса колагымда яңгырый Чөнки без аларны дәфтәргә күчереп алып, ятлый да идек «Матурлыкның иң күркәм йөзе шундук үзенә гарта алмый, ул көчле исертүгә дә ия түгел (андый матурлык бик жинет генә нәфрәт уятырга да мөмкин); ул сиздермичә генә күңеленә сенә торган матурлык төре, син аны әле кабат очратасың, безнең йөрәкләрдә бик озак тыныч кына посып ятканнан сон. ул кабат безне тулысынча биләп ала, күңелебезне яшь сагышы белән М тутыра. Матурлык ижат иткәндә без нәрсәгә омтылабыз сон? Әлбәттә, гүзәл булырга! Бәхет тә нәкъ шунын белән килә бит инде. Ләкин бу ялгышу!» Рәссамнар балкыш-нурланунын кинәт киләсенә кешеләр ышанырга тиеш дип тырыша. Икенче төрле ул илһам килү дип атала. Сәнгать һәм шигъри әсәрләрнең идеясе, фәлсәфи системаның төп фикерләре күктән яктылык булып ингән кебек. Чынлыкта, яхшы рәссамның яки фикер иясенең фантазиясе һәрвакыт яхшылыкны, уртачаны һәм начарны тудыра: ләкин анын үткәне, тәжрибәле фикер сөреше кире кага, үлчи-исәпли; күп төрле караламаларыннан һәрдаим гүзәл көйләр сайлап ала торган Бетховен көндәлекләреннән дә күренә бу ... Барлык даһилар да фидакарь эшчеләр булганнар; алар арып-талып ижат итеп кенә калмыйча шулай ук тырыша-тырмаша кире дә какканнар, кабат тикшергәннәр, тәртипкә салганнар». «Сокландыргыч әсәр! Ләкин шунысы түзеп торгысыз: ижат итүче һәрвакыт безгә бу әсәрнен аныкы икәнлеген искәртеп тора». «Ул үзенен фикерен анык әйтә алырга өйрәнгәннән сон. ана ышанмый башладылар. Тотлыгучыларга күбрәк ышаналар». Барыйга исә немей фәлсәфәчесенең өйрәтүләре үз каланчасы биеклегендә тамызыла иде. Барый үзенең шул каланчасыннан да өскәрәк менә алмастыр Хәйләкәр ул. Үзенен хәйләсен берәү дә сизми дип уйлый. Унынчы класста укыганда мин анын шарж-рәсемен ясап, үзенә күрсәттем Кыска буйлы, базык бәдәнле, башы да түгәрәк кенә, ягъни нәкъ үзенеке сыман килеп чыкты. Ә колаклары колакларын мин аларны юри, куян колакларына ошатып, озын итеп ясадым: ул колаклар Барыйның үзен дә узып китте. Бу. минемчә. Барый башындагы хәйләнен шулай зур булып калкып торуына бик шәп ишарә иде. Колак-хәйлә Барыйның үзен дә узып киткән. Барый үз колакларын үзе күрми, ә кешеләр күрә. Теге чакта, күпердән төртеп төшергәндә дә ул бу чаклы ук үпкәләмәгән иде. Бу юлы Барый бөтенләй телсез-авызсыз калды, сөйләшмәс булды: без мәктәпкә өч чакрым ераклыктагы Байтимергә йөреп укыйбыз бит, барганда да, кайтканда да мәктәпкә Барыйның матаена атланып йөри идек, колак- хәйлә рәсеменнән соң тагын жәяүгә калдым. Әмма сизеп торам. Барыйның үч алуы моның белән генә төгәлләнмәячәк иде әле. Классташ дустым мина каршы тагын нинди этлек уйлар?.. Байтимер юлында Барый дустым мине бер көн тузанга коендырып китте, икенче көнне дә янымнан пырылдап узды. Тик гарьләнмим. Үземнең кем малае икәнлегемне беләм бит, шуна ияләнгәнмен, күнеккән инде. Бер түгел, ун матай алып бирәм дисәләр дә барыбер Хаҗи малае булмас идем мин. Минем үз әтием алтын! Куллары гына түгел, чынлап та, үзе дә алтын кеше ул! Җитмәсә, быел көзгә әти мина да матай алып бирергә уйлый бугай. Бу серне шыпырт кына әни чиште. Аннан сон. мәктәптән кайтканда, мин адым саен, каерылып, урман ягына карыйм. Гөлчәчәкне күз алдыма китерәм, күңелдән анын белән сөйләшә-сөйләшә атлыйм. Шул рәвешле өч чакрым араны ничек кайтып җиткәнемне сизми дә калам. Өйгә кайтуга, көндәлек эшләрне тәмам кылгач, дөньямны онытып рәсем төшерергә тотынам. Юлда чагында мин бүген урманны тагын бүтән сурәттә күрдем. Карашым ул күренешне, капылт кына югала күрмәсен дигәндәй, үзенә җыеп алып, күнел сандыгыма салып куйды. Минем исәп буенча, рәсем-картинада тере урман аланлыгында бер кыз чәчәк җыярга тиеш иде Аланлык әлләни зур да түгел Як-ягын төрле яшьтәге төрле-төрле агачлар: каеннар, усаклар, наратлар уратып алган. Карт усак башында, чәчәктәнчәчәккә кунып йөргән кызны күзләп, дәү козгын утыра, икенче якта, яшь наратның очына ук лачынмы, бөркетме кунган Ул кызнын тынычлыгын саклый. Әйбәт килеп чыкканлыгын үзем дә беләм Һади абыйга әйтсәм, ул да шулай диячәк. Ләкин бу минем серем, аны хәтта Һади абыйга да чишә алмыйм. Урман кызы Гөлчәчәккә булган хисләрем бары тик минеке, үземнеке генә!.. Өченче көн дигәндә, Барыем түзмәде, узып киткән җиреннән кире борылып килеп, яныма туктады да матаена утырырга чакырды Күптән оеләм инде. Барый дустым купыгырак булса да. күнеле яхшы анын. Бердәнбер якын дустым лабаса ул минем' Әүвәл утырмаска маташып карышасым килгән иде. Барый гаепле тавышы белән: —Киреләнмә инде. Мөхәммәт. Син дә. мин дә бүтән алай эшләмибез түлке. яме,—дип, чын күңеленнән әйткәч, нишлисен, тәпи-тәпи кайту «ләззәте-ннән баш тартырга туры килде инде Анысы да монысы. Ярулла абзыйның матаен ремонтларга да без Барый белән икәүләшеп йөри башладык. Бу минем тарафтан оештырылган кечкенә, ләкин бик изге хәйлә иде Гөлйөземгә дә пар кирәк бит инде Бәлкем. Барый белән борчаклары пешәр дип. уйладым мин һәм ялгышмадым бугай, алар хәтта холыклары белән дә берберсенә туры килеп торалар: Барый да. Гөлйөзем дә бешен белән чагыштырганда кыю ла. чаярак та. алар нинди булса гамәлне кылганчы түгел, соныннан гына уйлыйлар иде Эшнен нәтиҗәсе турында аны кылганчы түгел, соныннан. эш беткәч кенә уйлыйлар иде. әгать уннарга кадәр сарык-кәжәләр капланып ашаячак але Унбер тулганда мин аларны Ташсунын комлы ярына туплауга алып килергә тиеш. Тамаклары туйгач булса, өйлә вакыты авышканчы комлыкта тынсыз ятачаклар. Мин бу чаклысын гына беләм. чөнки яшьтән үк чират көтүе көтеп үскән малай Шулай да арада туймас тамаклы чорсыз маллар да бар. Бигрәк тә кәжәләр холыксыз була. Үз артларыннан сарыкларны ияртәләр! Шуңа күрә яр буенда аякларны озак салындырып утыра алмадым, торып йөрим, көтүнең әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан әйләнәм. Башка чак булса, көтү көтешергә үзем белән берәр күрше малаен да иярткән булыр идем Тик бүген малайлар буш түгел, бүген—сабан туе. Кичә Казаннан сон кайтылды. Гөлйөземне дә күрергә өлгермәдем Сабан туе мәйданы урман каравылчысының өеннән ерак түгел. Гөлйөзем, бәлкем, җыенга чыккандыр. Ә Гөлчәчәк хәзер ерак районнарның берсендә эшли. Мәктәптә укыта Читкә китеп яшәвснен сәбәбе бар: әнисенен бертуган аласы, моннан ел ярым элек параличланып, урын өстенә яткан иде Ул апа ялгыз башы гына яши. Минем Гөлчәчәгем, университетның биология факультетын тәмамлап, кире үз урманына кайтып киткән иде. Әйтергә онытып торам. Гөлйөзем, кыз башы белән урман техникумында укыды да, әти-әнисе янына кайтты Урман кызларын шәһәр үзендә алып кала алмады. Гөлчәчәк бәхетенә, урман буенда иң яхшы юртаклардан гына торган ат заводы да ачылган иде Ул шунда эшкә керде. Яшьтән үк ат жене кагылган иде шул кызга. Мин үзем дә атларны бик яратам. Ләкин мин яратам гына. Ат өстендә үсмәгәч, аларнын холыкларын белмим, үсмер чакта, ат өстеннән мәтәлеп төшеп, аягымны имг эткәннән сон. аларнын янына килергә дә куркам Вәгъдә иткәнчә. Аккашка тайны бүре суккач. Ярулла абзый ак ат алып кайткан иде Урманчы өчен бик унай транспорт: телисен икән арбага жик. теләсәң, атланып чыгып кит Әнә. ул ак ат моннан, мин көтү көткән урыннан да. шәйләнеп күренеп тора Ярулла абзый атны арканга чыгарган Гөлчәчәк булмагач, күрәсен. атның күп гомере арканда уза Гөлчәчәк ничек яраткандыр, чорсыз холыксыз ат ул. Гөлчәчәк уйлап тапкан «Лачын- дизән кушаматы да бар әле анын Тайлап яна гына ат булып килгән Лачынны алып кайткан көнне Барый белән без Ярулла абзыйның утынын кисә идек Мотопычкы белән чыгыр пытыр кисәбез-кисәбез дә. аннары ярып ук куябыз Кызлар ярылган каен утыннарын әрдәнәгә өеп тора Күңелле, рәхәт Ярулла абзый өйдә юк. күрше колхозга ат сайларга китеп барган Гелчирә апа безгә, ягъни С утын кисүче яшь «кияүләр»гә өйдә өчпочмак пешерә. Сонгы угын пуләнен әрдәнәгә куйганда, Ярулла абзый да кайтып керде Арба артына каеш белән шул Лачынны бәйләгән. Лачын бик матур иде. Ул әле яшь тә икән. Үзе әкияттәге ак байтал кебек ап-ак. алгы аякларына кара итекләр киерткәндәй тояктан өстәрәк, кап-кара. Кыскасы, кара аяклы ак ат иде Лачын. Моңарчы аның тәртәгә дә кергәне булмаган, ләкин атланып йөрергә өйрәткәннәр инде. Гөлчәчәкнең сөенүләрен күрсәгез иде шулчакта! Әгәр дә ат куян баласы булса, билләһи, кочагына алып шундук иркәли башлаган булыр иде. —Жигәргә өйрәтмәбез инде моны. Атланып йөрергә булса шунда,— диде Ярулла абзый. Атны арбадан ычкындыруга, Барый егетлек күрсәтергә теләп, сыртына сикереп тә менде. Менүе булды, Лачын артын чөеп җибәрде, Барыебыз очып та төште. Әмма Барый ат янында (Әтисе Хаҗи абый да атка атланып йөри иде) кайнашып үскән малай, алай гына сер бирер димә. Ул җәһәт кенә сикереп торды да тагын атланмакчы булган иде, Гөлчәчәк туктатты. —Борчыма әле атны. Барый. Юлдан сон бераз ял итсен, хәл алсын. Аңа ияләшергә дә кирәк бит әле,—диде кыз, бер кулы белән атнын йөгәненнән тотып, икенчесе белән муеныннан сыйпый-сыйпый. —Лачын, Лачын!—дип исем кушам мин ана, әти. яме! Лачын, хәл алгач. Гөлчәчәк келәттән ияр алып чыкты. —Малайларны яратмый ул. Менә хәзер карап тор, Барый, яме. Ярулла абзый иярне үзе киертте дә, каршы сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп: —Әүвәл үзем атланып карыйм!—дип. җиңел генә ат өстенә сикереп менде. Болай гына атландырмый ул. Башта ук ияр салырга кирәк булган. Шулай дип әйттеләр. Хурлыгыннан җиргә сенеп беткән Барыйга әлеге сүзләрдән соң янә җан керде Ишеттегезме дигәндәй, ул әле миңа, әле кызлар ягына карап куйды: «Иярсез атланганым өчен егып төшерде ул мине!» ди кебек иде аның яктыра башлаган карашы. Дөрес хәлгә ни әйтерсең, чынлап та шулай икән шул: Ярулла абзыйны тыныч кына әйләндереп килде Лачын. Аннан сон ияргә Гөлчәчәк менеп кунаклады Атнын шул чактагы кыяфәт-кыланышын күрсәгез икән сез! Гомере буе сыртына Гөлчәчәк атланганын гына көткән диярсең, әүвәл ул бер урында тыпырдап, хәтта биеп, дип әйтсәң дә була, торды-торды да аннары Ташсу буеннан искән җил белән куышкан кебек, юыртып, юк, алай түгел, кияү егетләре кебек, кәс-кәс басып атлап кигге. Бармый да, атламый да. ә йөзә кебек! Анын борын тишекләре киңәйде, зур коңгырт күзләрендә кояш нурлары чагылып-чагылып алды Ат Гөлчәчәкнеке иде. гомере буе яратачак иде ул аны... Гөлчәчәк әйләнеп килгәч, аңа иярдән төшәргә булышкан арада, йөгәнне Барый эләктереп алган иде. Лачын аны да хәтәр-хәвефсез генә әйләндереп килде Чират мина җитәчәген сизгән идем. Ләкин үз гомеремдә бер мәртәбә дә атка атланып караганым юк. Мәтәлеп төшәчәгем көн кебек ачык иде. Каян башыма килгәндер, мин чарасызлыктан пычкы янына атылдым һәм: —Ярулла абый, бу агачларны да кисәседер бит!—дип кычкырдым. Ярулла абзый тыныч кына. —Утынга түгел алары,—диде. Мин аны ишетмәгәнгә салыштым һәм пычкыны да кабызган идем инде .Аның чытыр-пытыр эшләгән тавышы ак атнын котын алды, ул Барый кулыннан ычкынып, лапаска таба шылды. Лапасның кайда икәнлеген ничек чамалады диген, бу йортка беренче аяк басуы бит әле! «Урманчыда агач бетмәгәндер әле. монысы да утынга булыр»,—дип, мин. атка атланырга чакыруларыннан котым ботыма төшеп, пычкыны каезланган агачка батырган идем. Ярулла абзый кулымнан килеп тотты да пычкыны сүндерергә кушты Нишлисен, кушкач, сүндерәсен инде Әмма кушсалар да атка атлана алмаячагымны яхшы белә идем. Рәхмәт инде I өлчирә апага: өчпочмаклары пешеп чыккан икән. Ул. тәрәзәне ачып — Кулларыгызны юыгыз. Өчпочмакларым суына!—дип кычкырды «•Дөрес әйтәсең. Гөлчирә апа. дөрес. Өчпочмакны кайнар килеш ашарга кирәк».—дип. сөйләнә-сөйләнә. юынгычка таба иң беренче булып мин атладым Бүген атка атланудан котылдым Ләкин бит әле иртәгә бар. берсекөне Бу нисбәттән нәрсә булса да уйларга, ни булса да кылырга кирәк иде Шуннан сон мин. инде буй җиткән егет, атта йөрергә өйрәнергә ныклы карар кылдым. Күрше Хәмит абый бер карт алаша жигә. Әүвәл шуна атланып өйрәнәчәкмен! Хәмит абый эштән кайткач, алашасын ишегалдында туара да. кәнүшнигә илтә. Мин анын нәкъ шул чагын сагалап торып, беркөнне —Хәмит абый, кая үзем илтәм,—дип. ана каршы сүз әйтергә ирек бирмичә, йөгәненә килеп тотындым Ике арада шундыйрак сөйләшү булып алды. —Оясын беләсеңме суң? - Табармын, борчылма. Күнних шунда бит' Атландырамы суң ул9 —Атланып караган жук шул. Сон. нишләп атландырмасын Юаш хайван ул. Карт бит инде, минем кебек. Безнен мунча янында узган-барган машина-трактор бәреп китмәсенгә зур таш куелган. Алашаны шул таш янына алып килдем дә атланып карарга исәпләдем. Алаша карт булса да шактый биек, гәүдәгә зур. Корсагы да мичкә кебек бүселгән Сыртына ике кулым белән ничектер жайсыз гына ябышып, сикереп атланмакчы булган идем, күрәсен. артыграк тырышып ташлаганмын, сикергән унайга атнын икенче ягына юлдагы пычракка барып төштем Шөкер, бу хурлыклы хәлемне алашадан бүтән жан иясе күрмәде Җәһәт кенә сикереп торып, пычракка буялган киемнәргә дә исем китеп тормастан. янә таш өстенә мендем. Бу юлы каударланмадым, каты көчәнмәдем—ат өстенә менеп утырдым Бер кулым йөгәндә, икенчесе белән атнын ялын урап тоттым Киттек бит. әй! Як якка чалшаям, ияр булмагач шуа да, әле ярый корсагы зур мескен алашанын, анын «мичкәсен» бар көчемә аякларым белән кысам Барабыз шулай Чак кына ара узуга ияләшә дә башладым Кызык икән ат өстендә, рәхәт Кәнүшнигә барып житәрәк бәләкәй генә тау менәсе әле Бар курыкканым—алаша атландырган килеш таудан менә алырмы-юкмы? Ирексездән. атнын колагына үрелгәнемне сизми дә калдым. Имеш, таудан хут белән менсен өчен матаинын «газын»—ат колагын борырга кирәк Алашам ачу белән башын чайкап алгач кына исемә килеп, матайда бармаганлыгымны аңладым Бу гамәлем үземә дә көлке булып тоелды. Алаша таудан бик жинсл менде Чынлап та кызык икән бу. Кызыгын кызык та. тик мәтәл мәсәм генә ярый инде Бу юлы мәтәлмәдем тагын Минем өйрәнү шул рәвешле көн саен дәвам итте Хәзер ат өстендә ышанычлы йөрим. Хәтта чаптыртып та карыйсым килә. Тик алашам ялкау, күпме генә тарткаласам, чөңгерсәм дә чабарга уйлап та карамый, бер көйгә атлый да атлый. Ә минем юырттырып карыйсым килә. Чөнки Лачын мондый көйгә йөрми бит. баскан урынында да биеп кенә тора. Атта тәмам өйрәнеп җиткәнче аяк басмадым урманга Хәмит абыйга да. анын алашасына да бик зур рәхмәт, хәзер мин чын кавалерист кебек Кулда кылыч, аркада мылтык кына юк Гөлчәчәк белән алай еш күрешеп торырга да жай гел чыгып тормый Ә күрәсе килә, көн саен очрашып сөйләшәсе килә Узган баруымда (бу юлы Барыйны ияртмәдем, анын белән аралар бозылышкан чак иде) Гөлчәчәкнең кулларын тоттым. Менә бәхет' Шундый кечкенә, үзләре йомшак, үзләре кайнар иде ул куллар Хәтта уч төбем пешкән кебек булды Кулын гына да тотмадым әле Ул көнне без аның белән Кызылъярга чишмә суына бардык. Икә\ генә, жәяү генә. Гөлчәчәк сөйләшә дә сөйләшә Нигә бу кыз шулчаклы күп сөйләшә икән дип, аптырап та куйган идем. Икебез генә калудан курыккан булган икән ул! Урман кырыеннан барган юлыбыз, кинәт каерылып, агачлар ышыгына кереп китте. Урманның тәмле исе борынны яра. Сулыш алуы ук җинел. рәхәт Урман эченнән сузылган олы юл комлы, өстәвенә ул машина- трактор тәгәрмәчләре белән казылып та беткән иде. Кызылъяр чишмәсенә куян сукмагыннан да барып була. Гөлчәчәк сөйли дә сөйли. Мин анын нәрсә турында сөйләгәнен тыңламыйм да бугай. Башымда үз уйларым кайный. Кинәт монын алдына чыгып туктадым да: —Гөлчәчәк, әйт әле, менә бер шагыйрь «усак егете каен кызын үпмәкче була» дип яза. Ничек уйлыйсың, чынлап та гашыйкмы ул аңа?- дидем. Гөлчәчәк бермәл йөзенә җитдилек чыгарып, аптырап торды, аннары кинәт көлеп җибәрде Чү! Тукта! Ул көлдеме сон? Әллә, әллә инде әнә теге чәчәкләр, янәшәдәге аланда шаулап үскән берсеннән-берсе матур, аллы- гөлле чәчәкләр шулай тирбәнеп, чыңлап куйдымы?! —Әй, әйе.—ди Гөлчәчәк көлү аралаш,—усак егете каен кызына үлепләр дә гашыйк ул! Сөя усак егете каен кызын! Шулчаклы көчле итеп сөя ул. синен белән мин аны күз алдына да китереп карый алмыйбыз, Мөхәммәт!..- ди Гөлчәчәк кыланчык тавыш белән. —Ә мин...—дидем кызнын көлүен бүлдереп,—мин моны күз алдына китерәм. Гөлчәчәк! Әлеге сүзләремнән сон урман кызы көлүеннән дә, кыланчыклануыннан да туктап калды —Ничек! Каян? —Мин... ә мин үзем усак егете! Кызым бермәл тын гына шомырт-кара күзләрен зур итеп ачып, бик игътибар белән мина текәлеп карап торды-торды да. кинәт анын иңбашы сикереп куйды, ул янә матур тавышы белән урманны чыңлатып көләргә кереште! —Мөхәммәт! Син... син бит агач түгел! Усак утын агачына гына ярый бит ул! Кызнын бу сүзләренә бик тә ачуым килде. Көл, әйдә көл. Утын агачын күрерсең менә хәзер. Кулымдагы бидонны сукмак кырыендагы абагалар арасына ташладым да, Гөлчәчәкнең кулларыннан тотып, үземә тартып китердем. Һәм. һәм, кызны кочып алып, аның миңле битеннән үптем!.. Иреннәремнең бик кайнар икәнлеген үзем дә сизгән идем, әллә кызнын битен пешердем инде, ул «Ай!»—дип кычкырды да артка чигенде Кызнын йөзе ап-ак булды, болай да зур чем-кара күзләре тагын да зуррак булып ачылдылар, иреннәре, ирен читендәге кара мине—барысы да дер- дер килә. Мин курка калдым Һушын жуя язган кыз баланы ничек тә анына китерергә кирәк иде. —Гөлчәчәк. Гөлчәчәк, дим! Мин чынлап та усак егете кебек. Ә синең каен кызы буласын киләме, Гөлчәчәк? Кызнын йөзенә алсулык йөгерде, әмма күзләреннән сирпелгән карашы житди, хәтта куркулы да иде Ул минем сорауга җавап бирмәде. Без бер авыз сүз сөйләшмичә генә чишмәгә барып җиттек, аннан су алдык та. ике телсез кебек ләм-мим дәшмичә өйләренә кире кайттык. Минем күнелгә шөпшә кереп ояларга өлгергән иде инде Үземне сүгәм «Усак егете, имеш. Бернинди усак егете дә түгел син. белдеңме. Мокыт! Утын агачы син!» Капка келәсенә кулы тиюгә, Гөлчәчәгем кинәт ачылып китте (аңламассың бу кызлар холкын!), кояштай балкыган матур күзләрен тутырып бер карады да: —Әйдә. Мөхәммәт, Лачында йөрибез!—диде. Утын агачы, ягъни усак булсам да шундук сиздем, кыз миннән чишмә сукмагындагы наянлыгым өчен үч алмакчы. көлмәкче була! Атта йөри өелмәгәнемне теге көнне чамалап алган иде булса кирәк Мин батыраеп —Әйдә!—дидем һәм күңелемнән Хәмит абыйнын карт алашасына тагын бер тапкыр рәхмәт укыдым Ишегалдында кеше-кара күренми иде Ярулла абзый урманга чыгып киткәндер. Гөлчирә апа авыл кибетенә барам дип калган иде. Гөлйөземнең өйдә икәнлеген беләм. ул чыкмый Ник чыкмаганлыгын да яхшы беләм: мина үпкәләгән Барыйны ияртеп килмәгәнем өчен Нигә гел-гел мин аны үзем белән ияртеп йөрергә тиеш ди әле. Ияртмәдем шул. Сөйсә, үзе килсен. Мин менә килдем бит әле. юк-бар сәбәп эхтәп таптым да йөгереп килеп җиттем Имеш. Ярулла абзыйга куян тозаклары тагын кирәк түгелме икән9 Әти сорарга кушты, имеш. Кушкан ди сина әти! Әгәр минем шулай дип хәйләләгәнне ишетсә, колакны борачак әле ул һич югында бармак янаячак! Барыйны ияртмәвем бик яхшы булды әле. алайса чишмә суына без дүртәүләшеп барырга тиеш була идек Гөлчәчәк, йөгән киертеп. Лачынны ишегалдына алып чыкты, мин ана ияр салдым. Белеп торам, урманга чыгуга. Гөлчәчәк: «Атлан!»—диячәк. Ләкин анын кушуын көтеп торырга уйлап та карамадым, ишегалдында ук ЖИНел генә ат өстенә сикереп мендем Гөлчәчәк капканы ачты Күрәм: кыз бик игътибар белән күзәтә, мәтәлеп төшүемне, көлкегә калуымны көтә бугай Ачуым бер чыкса, мин бик усал малай Әмма эчемдәгесен кызга сиздермим, ана күз кысып алам да. жай гына тезгенне тартам Иа! Чынлап та. Лачын лачын икән шул инде! Бу сина лырык-лырык килеп атлаган карт алаша түгел, әнә. ничек биеп бара ул. Капкадан чыккач та без шактый юл киттек, тагын Гөлчәчәк янына кире әйләнеп килдек Рәхәт! һәм бу рәхәтлектән тигез генә аерылырга исәбем дә юк Гөлчәчәк, миннән көләргә җыенганына үкенә дә башлагандыр инде Көл. әйдә көл, көләренә сәбәп булса инде әгәр. Кеше белән атны чыбыркы берләштерә дигән берәү Лачын акрын бара. Карт алашага өйрәнгән гадәт буенча, егетләнеп китеп, тезгенне тарткаларга, аякларым белән атнын корсагын төяргә керештем Шулай игүем булды. Лачыным, алгы аякларын югары күтәреп, ачу белән бер кешнәп җибәрде дә томырылып чабып китте Их! Мин тиле! Истән чыгарып җибәргәнмен бит! Бу карт алаша түгел, бу— Лачын ләбаса! Лачын ничек тә булса мине сыртыннан сыпырып төшерү максатын куйды булса кирәк, ә мин. чытырдатып, тезген тоткан кулларым белән анын җилдә җилфердәгән ялына да ябыштым Хәзер әлеге хәлләр турында сөйләргә түгел, хәтта искә төшерергә дә яратмыйм Ничек исән-сау калганымны бер үзем генә беләм Битемә җылы, юеш нәрсә тигәнгә күзләремне ачып җибәрдем дә котым алынып, гиз генә йомдым: бүреме, этме колакларымны, йөзләремне ялый Ул үзе бертуктаусыз еламсырап шыншый. борыны белән гәүдәмә төрткәли, шул арала җиңнәремнән дә тарта иде Куркуны җинеп. күзне тагын чак кына ача төшәм Нинди эт булсын бу! Бүре бит! Дәу башлы, соры күзле чып-чын бүре ләбаса' Бер караганда Барыйларнын урманда адашып калган Пиратларына да охшаган төсле үзе' Мин та!ын анымны җуйганмын Кабат һушыма килгәндә янымда чорсыз ат (ул агачка бәйләнгән иде) белән Гөлчәчәк басып торалар иде. Комлы юлда чаткан ятам Үтереп сул аягым авырта Тубык турысыннан шартлап сынганмы, әллә тайган- чатнаганмы. шайтан белсен' Әмма авырту бик көчле. Әгәр янымда Гөлчәчәк булмаса. елап җибәрер хәлдә идем Гөлчәчәк, күземне ачуга, шатланып, яныма тезләнде, йомшак, нәни куллары белән битемнән сыпыра, кайнар бармак очлары иреннәремә кагылып-кагылып ала Авырту басыла төшкәндәй булды Гөлчәчәккә елмаясым килә Тик чыраем утын агачы кебек авырту-сызланудан катып калган. Гөлчәчәк, иелеп, тиз генә битемнән үбеп алды «Бүре ялады бит аны!»—дип. чак кына кычкырып җибәрми калдым. Авырту бетеп китте шикелле. Исән кулым белән Гөлчәчәкне үземә таба тартам. Карышмый, буйсына! Иреннәр иренгә тиде. Ләкин бу бәхетле рәхәт мизгелләр мизгел генә булды, кинәт ат кешнәп җибәрде. Гөлчәчәк җәһәт кенә аякларына торып басты. —Кайдадыр бүре йөриме? Кызнын тавышы куркулы. Мин аны юатмыйм. Комлы урман юлында чалкан ятам. Урман шаулый, исемнәре дә билгесез әллә нинди кошлар сайрый, чикерткәләр сикерешә, тәмле чәчәк исләре килә. Матур! Һай, матур бит бу дөнья! Әйе, бик матур икән шул!.. Көтүем елга буйларына таралып, болынны тутырган. Сарыклар «пейзаж»ны кетердәтә. Вакыт тизрәк узсын өчен, көтүдә ничәләп сарык булыр икән дип, тәртипсез таралган малларны санарга азапланам. Көтүдә сарык башы санап утыру мина рәхәтлек бирә, шул рәвешле кичәдән бирле кымырҗып торган җаныма тынычлык инәрдер төсле. Ә кичә нәрсә булды сон ул? Кичәме? Кичә кич урманга киттем. Мәктәптә укыганда әти алып биргән кызыл матай йөрерлек иде әле. Шуңа атландым да, руленә күчтәнәч салынган сумка асып, туп-туры Ярулла абзыйлар катына элдерттем Байтактан күрешкән юк. Аннары, авылга кайтыр алдыннан гына, телефоннан Гөлчәчәк белән сөйләшкән идем. Урманчы йортына үзем белгән кәҗә сукмагыннан гына бармакчы булдым. Матайнын шул ягы шәп. сукмактан да яхшы чаба. Таныш урманыма килеп кереп, беркавым баргач, авып китә яздым, әйтерсең, моннан зур сугыш узган! Галәмәт зур түгәрәк аланлыкта бер-бер артлы төзеп куелган төрлесе-төрле зурлыктагы буралар— өй буралары, мунча буралары. Кем бураткан, нишләп шул чаклы күп! Анысы-анысы, урманны, балачак урманымны, тетеп бетергәннәр: аяк атларлык урын юк. аркылыторкылы усак, каен агачлары, төп башлары аунап ята! Йә, Хода! Сугыш кына узмагандыр моннан! Бомба төшкәндер. Урман өстеннән очып узган берәр хәрби самолеттан берәр бомба егылып төшкәндер монда! Кая карама—төп башлары, киселгән нарат агачлары, трактор сытып-изеп узган усаклар, каеннар! Артларыннан ботаклары да җыештырылмаган. Нәрсә, әллә Ярулла абзый үлгәнме сон? Әти дә. Гөлчәчәк тә ул турыда аны-моны әйтмәделәр бит! Югыйсә, ишетелгән булыр иде! һай, Аллакайгынам, элек мичкә ягу өчен коры утынга килә торган идек! Ярулла абзый артыбыздан ук килеп тикшерә иде. янәсе арттан ботак-чатак калмаганмы, үсеп утырган агачны екмаганбызмы! Кайда икән сон ул Ярулла абзый?! Таныш сукмагым өстендә аркылы-торкылы юан агач ботаклары, киселгән нараткаен башлары аунап ята. Әле һаман ис-һушымны җыя алмыйча, кире борылдым, урман буйлап сузылган комлы юлга чыктым. Бу юлның да юл диярлеге калмаган! Танклар узган кебек. Казылып, чокырланып беткән. Әле кайчан гына без—мәктәп балалары—19 нчы май көнне шушы юлдан Әмир чишмәсендәге аланлыкка пионер туган көнен бәйрәм итәргә бара идек. Кулдагы киндер капчыкта ике-өч телем ипи, утыз өч тиенлек кильки консервасы, әни пешереп салган берничә күкәй. Без бәхетле! Өстәвенә бүген консерва ашаячакбыз! Бәйрәм! Барый белән минем арттан ике эт теркелди. Минем этем кечкенә, әмма бик чәңгелдек, усал. Сигнал кушаматлы. Барыйныкы—бүре! Әйе, әйе, әтисе Хаҗи абый күрше мари авылыннан алып кайткан иде. Имеш, Барый сөйләвенчә инде бу. марилар аны, бала вакытында урманнан табып алып кайтканнар, шуңа күрә бүрегә охшаган ул, зур башлы. Бәлки, уйласаң, чынлап та бүре баласы булгандыр әле Күзләре, борыны, гәүдәсе генә түгел, соры йоннарына хәтле чын бүренеке шикелле инде менә. Акыллы эт ул. Акыллы икәнлеген күзләре үк әйтеп тора Барый артыннан иярүен ияргән ул үзе, ләкин алар Барый белән дус түгел. Минем Сигнал холкы белән җилбәзәк. Әмма тынлаучан. өстәвенә цирк эте кебек һөнәрле дә. Аны күрше Заһидулла абый Казан юлында очратып, машинасына салып алып кайткан. Мина оүләк итте. Чынлап менә, бик һөнәрле эт Сигнал. Әти әйтә. 6} эт баласы, цирктан качып, Казан юлында адашып йөргәндә очрагандыр әле Заһидулла абыена. ди Сигнал ыргыткан таякны җәһәт кенә кире алып килеп бирә, кыршау аша сикерә, хәтта кулны чәбәкләп торсан. арт аякларына басып, биегәндәй дә итә. Анын бу һөнәрләреннән Барый көнләшеп үлә иде инде Чөнки анын Пират кушаматлы бүрегә охшаган эте һөнәр белми Бик салмак^ акрын ул Тик күтләре акыллы инде менә, адәм күзләре диярсен! Бу урманның шул гиклем таланганын Гөлчәчәк нигә сөйләмәде икән сон. Петербургтан кайтканнан бирле без хәзер гел күрешеп торабыз бит Мәктәп тәмамлагач, мин Казан сәнгать мәктәбенә барып кердем Аягым гарип булганга,—теге чакта ат өстеннән егылып төшеп имгәнгән аяк,—хәрби хезмәткә яраксыз дип таптылар, сизелерлек аксамасам да тубыктан бөгелеп бетми. Казанда укыганда ук мина «ак билет» тоттырдылар Сәнгать мәктәбеннән сон мин. үҗәт-үзсүзле малай. Ленинградтагы сәнгать Академиясенә—Репин исемендәге югары уку йортына барып керә алдым. Барый Пиратны кыйный, кулына ни туры килсә, шунын белән бәрә. Сигнал кебек һөнәрләргә өйрәтмәкче була Нигә каһәрлисен аны дип. гел каршы төшәм. Барый, гелгә беткән малай, бер сүз белән генә минем авызны каплый да куя. Этнең койрыгын кем күбрәк кисә, ул шуңа тугрылыклырак була, янәсе! Була сина, бар! Гел алай яманлык белән генә булмый ул! Булмый икән шул! Пират кыенга түзә алмады, көннәрдән бер көнне Барыйга ияреп урманга барган җиреннән кире әйләнеп кайтмады Тагын кыйнаган булгандыр инде! Читкәрәк киттем бугай Нишләтәсең, бүгенгедәй истә бит. Матай казылган юлдан бара алмагач, кырыйга каердым ... Сарыкларым, көтүченең игътибар итмәвен сизеп, төрлесе-төрле якка чәчелә башлаган. Мин аларны җыярга керештем Урман ягына борылып карыйсым килми Тора-бара Петербургтан кайтулар сирәгәйде. Гөлчәчәк белән йә телефоннан сөйләшәбез, яисә сагыну хатлары языша идек Гөлчәчәгемне берәүгә дә алыштырмадым. Группа кызлары. «Однолюб» дип кушамат тактылар Академиядә укыган чагында мин рәсем сәнгатенең серләренә тагын да тирәнрәк төшендем. Шунын өстенә тәмәке тартырга өйрәндем, сакал үстереп җибәрдем. Кичә кич бөек рәссам кыяфәтендә кызыл маташа атланып булачак кияүбалакай. ягъни мин барганда Ярулла абый өйдә туры килмәде. Игезәк сыңары Гөлйөзем үзенең ат заводында иде. аны эзләп йөрмәдем Барые килеп эзләсен дидем. Хәер, кайгысын уртаклашсам буласы икән дә Мин шул көнне урманнан әйләнеп кайткач, әни яна хәбәр җиткерде Күптән түгел Гөлйөземнең ике яшьлек малае суга төшкәндәй юкка чыккан Өй янында ялгыз башы уйнап йөргән җиреннән югалган бала. Эзли-эзли бөтен урманны аркылы-горкылы карап чыкканнар—бала табылмаган Мин. нигә аны кайтуга ук әйтмәдең дигәндәи. әнигә үпкәле караш ташладым да. беркавем ишегалдында таптанып Йөргәннән сон Барыйларга сугыласы иттем Әнисе Хәдичә ана «Барый районда»,- -диде Югалган бала Гөлйөземнеке генә түгел, ул Барый малае да иде ич' Монын шулай икәнлеген бар авыл белә, алар аны үегәре дә яшермиләр һәм берни булмагандай бер-берсенә килеп -китеп кунакка да йөрешәләр Бергә яшәмәсәләр дә. Хәер, ни генә булмасын, мөнәсәбәтләре барыбер сәер иде Авыл халкы баштарак чәйнәде-чәйнәде дә хәзер ияләнде, ризалашты исләре китми, аерым торалармы, бергәме авылның анда эше юк. Дөрес булса. Барыйның авыл саен никахсыз хатыннары, законсыз балалары бар ди Булдыра икән яшь хужа! Мин түзмәдем, өйгә кире кайтып матайны кабыздым да урманга чыгын киттем Ташсу елгасына габа сузылган комлы юлдан (безнең якта туфрак комлы, көне төне чиләкләп яңгыр яуганнан соң да. кояшы карап торса, җир ойтә вакытына кибет бетеп, юлда тузан оча башлый) урманга 3. .к У • J* ы таба юнәлдем. Көн кичкә авышкан булса да җәйге көннен кызуы әле сүрелеп өлгермәгән, җылы җил күлмәк изүе аша, җиң очларыннан үтеп кереп, тәнне рәхәт кытыклый. Матай гына булса да. артта машина узган кебек тузан болыты. Каршыма урман ягыннан ак машина килеп чыкты. Дәүләт номерлары урынына алгы тәрәзәсенә транзит кәгазе ябыштырылган. Мин акрынайдым. Тузан туздырып килүче машина да акрынаер, тузанга батырмас дип уйлап, әллә ни читкә дә чыкмадым. Ләкин ак машина минем яннан узганда тагын да кызулады, аптыравымнан авызымны ачып калдым дисәм дөрес булмас, чөнки авызга бер пот тузан кереп тулачак иде. Сәмигулла иде бу! Ул. мокыт, баштанаяк тузанга коендырып китте! Юри эшләде ул моны, мине шул рәвешле мыскыл итәсе, көләсе килде бугай! Шып туктадым. Чөнки сулап булырлык түгел, авызборыным ком белән тулды, чәч-башлар. киемнәр тузанга батты. Судан чыккан ата каз кебек кагына-кагына: «мокыт!—дип кычкырып калдым. Куып җитеп, машинасыннан сөйрәп төшерәсем, тукмап атасым да килгән иде. Тик бу уемнан шундук кире кайттым. Мәктәптә укыганда ул җылак Сәмигне күп тукмадым инде мин. Әләкче иде ул. Тузаннан арынгач, матаемны кабыздым, аның утыргычларында да катламкатлам тузан иде. Матаемны капка төбендә калдырдым да, шакымый-нитми генә, үз кеше кебек, урман каравылчысының имән ишеген тарттым Гөлйөзем өйгә кеше керүен сизми калды, ул киемнәрен алыштыра иде. Чалбарын салып урындык артына элгән, ярым шәрә килеш идән уртасында басып тора, кулында халаты, тырыша-тырыша ул анын уңай ягын әйләндереп маташа Мин кире чигендем, тышкы ишек катына ук барып, тамак кырдым. Киен тизрәк, кеше бар янәсе. Гөлйөзем «абау!» дип кычкырып, зал ишеген ябып куйды да. беркавымнан. халатын төй мәл и-төй мәл и атылып чыкты. —Уф. Аллам! Кеше куркытып йөрмәсәң! —Исәнме, Гөлйөзем! — Исәнме, Мөхәммәт, исәнме. Уз, әйдә. Үзем дә сизмәстән, чекрәеп, хатынның йөзенә текәлдем. Ябыккан, суырылган Гөлйөзем Бала кайгысы, күрәсең, аны шулай бетәштергән. тагын ни булсын! Әмма Гөлйөзем Гөлйөзем булып калган. Бәхеткә күрә, аның гел янып, яктырып, балкып торган шомырт күзләре сүрелмәгән. Малае хакында сүз кушкач, ул ике сүз белән генә: — Бүре алып китте Әнвәремне!—дип. офтанды да. башка бу хакта сөйләшәсе килмәде. Авыр иде ана. әйтеп-анлатып булмастай авыр иде!.. һай. Гөлйөзем! Тормыш шулай шул ул, тиктомалдан гына гел көтелмәгән яктан, күсәк белән китерә дә суга. Сизми дә каласын. Бик бирешмә инде син! Кайгы кешеләрне берләштерә бит ул. Барыен да никах укытып, сине алып кайтып китәр. Начар малай түгел бит ул. күңеле яхшы анын! Менә, күрерсең. Гөлйөземдә Гөлчәчәк чалымнары бар дисәм, хата сүз булыр, чалымнар гына түгел, игезәкләр бер-берсенә коеп куйгандай охшаган, нәкъ менә бер тамчы чык инде. Элек мин аларны битләрендәге миңнәреннән генә аера идем Аны күргәч. Гөлчәчәкне сагына башлавымны тойдым. Күптәнге танышының килеп керүе Гөлйөземне дә сөендергән күрәсең. Ул йөгереп барып чәй куйды, өстәл хәстәрли башлады. —Юк. юк. Гөлйөзем, мәшәкатьләнмә. Чәйләр эчеп тормыйм. Синен хәленне белешергә генә килгән идем,—дип, ишеккә таба атладым. —Хәл дип. нәрсәсен белешәсең инде анын. Бер ай була инде. — Барый килеп керсә дә. яхшы булмас. Гөлйөзем Барый дигән исемне ишеткәч, кинәт агарып китте, йөзендәге хәсрәт томанын җил куып тараттымыни, хәтта ул көлемсерәп тә куйды һәм: — Барый кичкырын урманга килергә курка ул!—диде. Хатынның йөзе ачулы. Нишләп курыксын! Мылтыгы бар ич анын. Минем кебек матайга атланып та йөрми. Машинасы бар,—дидем Гөлйөземгә каршы Әлбәттә, Барыйны яклап әйтүем түгел, сүз булсын дип кенә инде Кем белә, Барыйны яклап маташуым Гөлйөземгә ошармы, юкмы? Гөлйөзем бу юлы кычкырып ук көлеп җибәрде —Мылтык дисен син, Мөхәммәт' Кая мылтык кына! Машинада граната да йөртә әле ул Чын менә! Шунын өстенә газовый пистолет! Газ баллоны! Тот та хет бүген ук Чечняга җибәр! Вооруҗенный да зубов! Чөнки аны инде менә елдан артык күрше мари авылы егетләре сагалап йөри Анда да бер мари кызына бала ясап киткән бит ул. ата мәче! Бу хәбәрне инде ишеткән булсам да. Гөлйөземгә кушылып көлмичә түзә алмадым. —Ну, Барый! Өлгер егет икән' Без Гөлйөзем белән утырып чәй эчтек. Урман буйларына энгер- менгер төшә башлады. Мин кайтырга кузгалдым. Ишекне ачам дип, ишеккә үреләм дигәндә генә,— сизми дә калдым,—Гөйөзем кинәт муеныма асылынды —Кунып кит, Мөхәммәт' Анын кайнар сулышы битләремне, муенымны пешерде. Мин коелып төштем. Дөресрәге, баскан җиремдә бер каен бүкәненә әйләндем дә калдым, ни кылырга белмәдем. —Үч аласым килә минем ул Барыйдан. Әүвәл үч алам, аннан сон законный кияүгә чыгам мин ана! Ниһаять, мина да тел керде буган —Гөлйөзем, дидем пышылдап —Әйдә, тынычлан әле син! —Минем Гөлчәчәктән дә үч аласым килә, аңлыйсынмы, Мөхәммәт' Монысы һич аңлашылмый иде инде Барыйдан үч алуын аңлыйм Чөнки Барыйны үзе ата мәче диде. Ә Гөлчәчәкнен, Гөлчәчәкнең нинди гаебе бар? Игезәк сыңарының9 —Башта Барый минем арттан йөри башлагач, анын янына чыкмый идем. Гөлчәчәк, этә-төртә. мине Барый янына чыгарга кыстый Аптырагач, беркөнне үзе чыгып кипе Караңгы төшкән иде шул Барый Гөлчәчәкне танымаган. Мин дип уйлаган. Мине көнләштерү өчен икенче көнне дә чыгып кипе Гөлчәчәгем. Өченче көнне дә чыгам дигән иде Чыгармадым, үзем киендем. Хәзер шуна үкенәм инде. Гөлчәчәк булмаса. Барый белән йөреп китәсе түгел идем. Син. Мөхәммәт, Гөлчәчәк турында начар уйлый күрмә тагы. Ул сине ярата, ул синең белән бәхетле булачагын белә Барый янына шаяртып кына, көнләштерер өчен генә чыкты ул. Чөнки аны жәлли иде Аның җавапсыз мәхәббәтен кызгана иде ул Ә теге вакытта ике чыгуында мин булып сөйләшеп кергән Үбәргә үрелгән иде. янагына чалтыраттым, диде. Мин телсез калдым. Әлбәпә, бу халәтемне Гөлйөзем яхшы аңлады, ул минем кулымны тотыл, түргә әйдәде Мин карышмадым Һаман үз аңымда түгел идем әле. Хәер, Гөлйөземнең соңгы сүзләре томан пәрдәсен бераз ача төшкән, күкрәгемдә гөлт итеп кабынган көнчелек уты. шактый сүрелеп, төтенли генә башлаган иде. «Барый янына шаяртып кына... Мине көнләштерер өчен генә чыкты ул. Капканың эчке ягында нәрсә сөйләшкәннәрен шыпырт кына тынлап тордым. Барый Гөлчәчәккә «Гөлйөзем, мин сине үлеп яратам бит!*—дигәнен ишеткәч, түзә алмадым, өченче көнне үзем йөгерен чыгып киттем. Күңелем белән Барыйны кабул итеп бетерә алмасам да һай. Гөлчәчәк кенә гаепле! Ул шул рәвешле кыланмаган булса, ул ата мәчегә борылып та карамаган булыр идем! Минем әле Гөлчәчәк кебек анын янагына да чылтырата алганым юк!» Әйе. бу сүзләр мине айнытты, тора-бара көнчелек угы хәтта төтенләми дә башлады, бөтенләй сүнде Гөлйөзем мине шаша-шаша үбәргә кереште, күлмәгемне аерып төшерде Авызымны ачып һәм нишләргә белмичә, катып торган арада өстендәге халатын салып азты Каршымда бая ялгыш кына күргән яшь шәрә хатын басып гора иде Анын кайнар куллары мине, күзле бүкәнне, караватка төртеп екты Абайламыйча карават өстендә йоклап яткан кара з* 36. мәче өстенә барып төшкәнмен икән. Ул. мыраулап кычкырып, идәнгә атылды Гөлйөзем, һаман шашып, кайнарланып үбә, бу вакытта үземнең тәндәге күзәнәкләр дә уянып, хатынны кочакларга батырчылык иткән идем инде. Ничек кенә тырышсам да хисләр каршында акылымның бәләкәйләнеп, көчсезләнеп калганын тойдым. Үзүземә ачуым килде. Шул рәвешле үз-үземне әрли-сүгә. орыша-тирги һаман хатынның шәрә тәне буенча кармаландым. —Гөлчәчәк! Гөлчәчәгем минем! Авызымнан ялгыш шул исем чыгу булды, Гөлйөземне алыштырып куйдылармыни, ул ялт итеп сикереп торды да жәһәт кенә өстенә халатын элеп, әмма тыныч, йомшак тавыш белән: —Гафу ит инде син мине. Мөхәммәт. Бар. кайтып кит. Мөхәммәт,—диде, идәндә аунап яткан кыска җиңле күлмәгемне өстемә ташлады. «Ә» димәдем, «жә» димәдем, яна гына кышкы йокысыннан уянган аю кебек алпан-тилпән килеп, идән сайгакларын шыгырдата-шыгырдата. ишеккә таба атладым. Кулым тотканны эзләп тапкач, артыма борылып карадым. Гөлйөзем мендәргә капланган да үксеп-үксеп елый иде. Аның ин башлары калтырый. «Ета, ела! Сиңа елау бик файдалы ул, Гөлйөзем,—дип пышылдадым мин.—Елау жиңеләйтеп җибәрә ул...» Елга ярына ак «Волга» килеп туктады. Әле яңа. буяулары да йолык- йолык килеп тора. Машинадан Барый килеп чыкты. Авызын ерган. Сагынгандыр, яшьлек дустым бит. Казанда чакта үзем дә юксынам аны. Барый артыннан ук машинадан ике малай да төште, үзебезнен авыл малайлары, бәйрәмчә киенгәннәр, күрәсен. Барый алариы сабантуй мәйданыннан ук утырткандыр — Менә сиңа көтүчеләр алып килдем!—диде Барый ике кулын сузып, миңа таба күрешергә килә-килә — Даһи башын белән көтү көтеп йөрмәссен бит инде! Ха! Бигрәк кызык килеп чыга икән: бөек художник һәм көтүче! Шул рәвешле тарихка кереп каласың килә ахыры синең! Ярамый, брат, ярамый, ярамый! — Нишләп ярамасын,—дим Барыйнын кулларын учларымда кысып.— «Без түбәннән, тормышмын төбеннән күтәрелдек» дигәнме әле! — Чепуха! Син күптән күтәрелдең инде! Барый бервакытта да тиктомалдан гына мактый белми иде. Мин ана сынаулы карашымны ташладым. Барый дустымның «мунчала»сына беркадәр коңгырт төс керә башлаган димме? Зәнгәр күзләре дә. әрекмән колагы да шул ук, үзгәрмәгәннәр. Хәер, күрешмәгәнебезгә ярты еллап кына бит әле. Узган кайтканында үзен күрмәдем, шоферы районга чаклы илтеп куйган иде куюын —Машинаны күлмәк алыштырган кебек алыштырасын син малай, ә!—дим, ак «Волга»га ымлап. Яшьтәшем һәрвакыттагыча тапкыр, җавапсыз кала торганнардан түгел: — Машина—не роскошь! А средство передвижения! —Барый, малайларны сабантуеннан аермаска иде бит, ә? Барый сүз уңаеннан малайларның да күңелен күреп алды: —Нинди малайлар булсын алар! Быел икесенә бер комбайн бирәм мин аларнын! Күрмисенмени, полный жегетләр бит инде! Барый түш кесәсеннән шытырдап торган ике йөзәрлек чыгарып малайларга бирде. —Көтүне шәпләп көтегез, яме! Колхоз печәнлеген таптату обязательно түгел, аңладыгызмы! Малайларның берсе минем чыбыркыны алды. —Их, урман буенда рәхәтләнеп йөрергә исәп иде! Ирек бирмәден бит, брат, ә!—дип. мин дустымның иңбашын шапылдатып алдым. — Нием калган сиңа урман буенда! Гөлчәчәген барыбер кайта алмаган. -Гөлйөзем монда булгач сиңа рәхәт!—дидем шаяртып. Кинәт Барыйнын йөзе сытылып китте, әмма ул минем мона игътибар иткәнне сизеп булса кирәк, үзен бик тиз кулга алды, хәтта көчәнеп елмайды да әле. _37 . ГГөЛ ИӨ1ем кая КИТС5 Н ди ул' уР ман буендагы ат заводының башлыгы ул хәзер. Юртаклар үрчетәбез бит, туган, юртаклар Икесе хәтта Франциядән кайтарылган' -Аһа. зур эшләр майтарып йөрисен икән әле син -Беләсен. ат белән хатын-кызга үлеп гашыйк бит мин! Барый шаркылдап көлеп җибәрде һаман кеше төсле көлә белми икән әле бу дип. уйлап куйдым. —Ат заводы ерунда ул. брат! Аннан да зуррак эшләр тора әле монда! Алла боерса, тиздән революция ясыйбыз! — Беләм. беләм, ишеттем инде. Авылны күчерергә йөрисез икән Халык зар елый Берәүнең дә күченәсе килми Барый җитдитәнеп китте, беркавым дәшми торганнан сон (без машинага кереп утырган идек инде): — Күчәрләр брат Йөгерә-йөгерә күчәрләр! Их, рөхсәт алсаммы! —Аңламыйм мин, Барый! Авылны тау башына күчереп утырту нигә кирәк сон сиңа, ә? - Нигә кирәк дисезме? һи, кирәк, брат, кирәк Бик кирәк —Алайса аңлатып карале9 — Минем бабам егерме бишенче елда тау башындагы авылны үзәнгә күчереп утыртканмы—утырткан Шул күченү мәшәкате белән халык революцияне генә түгел, хәтта ата-анасын да оныткан -Йә, шуннан — Шуннанмы9 Шуннан, брат, хәзер үзәндәге авылны мин тау башына кире күчерәм инде! Анладынмы? — Бернәрсә дә аңламадым, брат. Барый иңбашларын сикертеп, мина таба борылып карады Ул машинаны кабызган иде. кире сүндерде һәм, шуны да аңламыйсынмы инде дигәндәй, әүвәл беркавым сәерсенеп карап торды — Бабай тау башыннан үзәнгә күчергән Мин кире менгезәм Минем малай яки онык аны. кирәк тапса, тау башыннан янадан үзәнгә күчерәчәк!. Әллә Барый фикерен әйтеп бетерми, әллә үзем аңлап җиткермим инде, карашым һаман сораулы иде әле Барый, сина аңлатканчы дигәндәй, җәһәт кенә машинасын кабызды Кузгалып киттек Авыл белән елга арасында комлык бар безнен Комы бик әйбәт, балчык изгәндә төпкә дә утырмый, мич чыгарырга яраклы диләр Комлык турысына җиткәч. Барый дустым машинасын шып туктатты да тәрәзәдән комлыкка таба ишарәләп -Күрәсеңме, җил елга ягыннан исә Комны да шул якка, үзе искән тарафка күчерә Авыл ягыннан искәндә, киресенчә, ул комны шул якка— елгага таба себерә Мәңге шулай, әле авыл ягына, әле елгага таба кыскасы, әле болай. әле тегеләй Гел хәрәкәттә, гел тудый-судый Син. тау башына күченүнен халыкка ни файдасы бар. дип сорыйсын Файдасы турында кем уйлап торган инде анын. браг Самый главный хәрәкәт булсын! Селкенергә кирәк халыкка, хәрәкәт кирәк Тормыш гел хәрәкәттән торырга тиеш, брат Хәтерлисенме. Һади абый безнен чүбек башларга тырыша-тырыша дөнья философиясен тутырган иде Ул һаман истә әле минем Син хәтерлисенме Ницшены • Кем муеннан эшкә чумган, анын нәрсә эшләгәнен уйлап торырга вакыты юк. дигәнме?» Сүзен сүзгә китерәм. урысча, үзебез аңлаганча «У кою много дел. тот сохраняет свои общие взгляды и точки зрения почти неизменными. То же бывает со всяким, кто трудится во имя какой либо идеи он уже никогда не будет проверять саму идею, гак как для этого у него нет времени; более того, его интересам противоречит вообще допущение какого шбо ее обсуждения» Барый мина карады Хэзер анладынмы инде, ди кебек пае анын бу карашы Ә мин барыбер берни аңламадым. Әллә кайчангы, әллә кайдагы немец ни әйтмәс' Нинше кешегә шулай булырга кушмаган.—дип каршы киләм мин его интересам противоречит вообще допущение какого либо ее обсуждения. Түзмәдем, көлеп җибәрдем. Һәм дустымның җилкәсенә кулымны куеп, аны үземә таба тарттым: —Ну, Барый, әйтген син. малай! —Мин әйткән сүзләр түгел... что ценить каждого исключительно как средство для своей собственной цели и не признаешь в других отношениях Монысы—синен «кешеләр» дигән сүзләренә җавап, брат! —Гитлер да Ницше тәгьлиматен өйрәнеп эш иткән. Ярый ла, синен бабан колхоз председателе, бронь эләктереп өлгергән. Минем ике бабам да сугышта үлеп калганнар!!! Барыйга да, аның Ницшесына да ачуым килә башлаган иде. Бу халәтем сүзләремә дә. йөземә дә чыкты бугай, чөнки ул аны шундук сизеп алды. Дәшмәде, җавап кайтармады, үрелеп, арткы утыргычтан кәгазь тартма алды да. аны ике арага урнаштырып, ачып җибәрде. Мин сул күземнең кырые белән генә тартма эченә карадым: ул аракы, сыра һәм кабымлыклар белән дынгычлап тутырылган иде. —Сабан туе бит бүген, брат! Бәйрәм бүген! Әйдә, берәрне кәгеп алыйк әле шул хөрмәткә! Минем, моннан ярты еллап элек, эшләрем бүләккә тәкъдим ителеп тә, бер талантсыз ялагай адәм җиңеп чыкканнан соң, ачудан дөньясына төкерә-төкерә эчепбуталып алганнан бирле аракы ише нәрсәне авызыма да алганым юк иде. Ул чакта мине Сиринә Самуиловна айныткан иде. Ике эшемне Англиягә күргәзмәгә җибәртергә сөйләшкән булган һәм ун-унбиш көн эчендә без үзебез дә аның белән чит илгә чыгарга тиеш идек. Минем «творческий запой» тәмамланган гына вакыт, үзем салкын көнне дә шабыр тиргә батам, өстәвенә кан басымы уйный, күзләрем куян күзе кебек кызыл Шул хәлдә мин чит ил паспорты һәм виза артыннан чаптым. Тиз айнытты мине Сиринә Самуиловна! «Рәссамнар һәрвакыт чак кына салмыш һәм сакаллы булырга тиеш» дигән принципларны читкә куеп торырга туры килде. Хәер, салгалап йөрүемә Гөлчәчәк тә каршы иде, ул шул хакта ым кагуга, мин аны тиз хәл иттем. Бүген сабан туе, бүген бәйрәм! Бүген мин туган авылымда, янымда яшьлек дустым Барый. Чак кына кәефләнеп алдык. —Синен сабан туенны кем алып бара соң?—дип, сорыйм Барыйдан — Сельсәвит!—диде ул, казылыгын чәйни-чәйни — Син көтү көтеп ятканда мин бәйрәм итеп йөрмәм бит инде,—дип тә өстәп куйды. Барый күңелне күрә белә. Хәер, шулай булмаса, җитәкче булып та эшли алмас иде ул. —Слушай, брат —диде Барый рюмкаларга аракы койганнан сон. Шатлыклы хәбәр! Бүген тан тишегеннән районга чакырттылар. Синең авылда, отпускала икәнлегеңне белгәннәр, дөнья бетереп Казан эзли сине анда! Мин, аптырап, Барыйга карадым. «Нигә?». —«Урман кызы» дигән картинана Мәскәү кунагының күзе төшкән. Дөресрәге, бер зур түрә хатынының. —Кит' Булмаганны!—дип, кычкырып җибәрүемне үзем дә сизми калдым, кулымдагы аракы чайкалып, тез башларына түгелде.—Ул картина остаханәдә саклана бит! Аннан соң мин аны берәүгә дә күрсәтергә уйлаганым да, күрсәткәнем дә юк! Сатыла да, бүләк ителә дә торган картина түгел ул! —Анысы мина карангы, брат Әйдә, конторга киттек. Сина Казанга шалтыратырга куштылар. Ниндидер начальникның замы, Сиринә Самуиловна диме шунда? Иа! Сиринә Самуиловна мине моннан да эзләп тапкан! Ул чая хатыннын мина мэ»уе тынгы бирәсе юк! Димәк, мәскәүлеләрне остаханәмә дә ул алып кергән. Ичмасам, андагы шешәләрне алгалап куйдымы икән соң! —Бүләк ителә торган картина түгел ул!—дидем мин. Барыйга ачулы караш ташлап Әйтерсең, монда Барый гаепле иде. Югыйсә, анын ул картинаны күргәне дә юк бит Ул минем ничәмә-ничә еллар буена, кырыкмаса-кырык кат сыза-сыза. төннәр буе иҗат иткән картинам! Ул Гөлчәчәк өчен! к Әгәр дә минем урманымны шәһәргә алып китә алсан. си на ияреп китәм дип. әллә шаяртып, әллә чын-чынлап әйткән иде бит Гөлчәчәк. Ниһаять, анын урманын рам арасына сыйдыра алдым бугай Үзенә дә күрсәтергә өлгермәдем Ашыкмый да идем әле Чөнки ул көн минем тормышымда гаять зур вакыйга булачак, ул көнне мин дистә еллар буе зарыгып көттем, ул мизгелләр ничәмә-ничә еллар жиле төн уртасында төшләремә кереп сөендерә, сөелергә, сөяргә ашкынып торган йөрәгемне өмет утында яшәтә, кыскасы, әгәр шул картина ижат итәргә моннан ун ел элек максат итеп куймасам. бәлки, рәссам булып та китмәс идем Архитектор булган булыр идем, төзүче Барыйга боларны сөйләп тә. анлатып га торасым килми Хәер. -Урман кызы» дигәч, сизенә торгандыр инде Анын үзенен дә урман кызы бар бит’ Шулай да конторага барудан баш тартмадым, Сиринә Самуиловнага шалтыратып, эшнен нәрсәдә икәнлеген үземнен ачыклыйсым килә, берочтан минем эшләргә рөхсәтсез кысылып, тыгылып йөргәне өчен үпкәмне дә белдерермен, дип уйладым. Хәер, рөхсәтсез дип инде. Остаханә ачкычымны ана үзем биргән идем бит. Кысылып, тыгылып диюем дә урынсызрак бугай Әгәр Сиринә Самуиловна булмаса. Казандагы көнче дусларым ук мине, бер терәксез авыл малаен, күптән төкереп чүплеккә аткан булырлар иде Әйе. әйе. үзең дә сизми калачаксың. Терсәк сугышы заманы бу' Кул күтәреп, йодрык йомарлап, моңа сугам әле дип, зурдан кубып сукмыйлар хәзер, терсәк белән генә төртеп алалар. Кем төрткәнен дә. нигә төрткәнен дә сизми каласын. Безнең татарда бу бигрәк тә шулай Яһүд булса, бер-берсен ничек гә булса йолка. тарта, күгәрә әле. Безнен туганнын исә очлы терсәге һәрвакыт һөҗүмгә әзер Ерак бабайлардан килгән кан безнен тамырларда да ага Юкса, заманасында, тәхет өчен сугыша-сугыша хәлләре бетеп, мескенлеккә төшеп, үзләрен урыслардан тукматырга ирек куярлар идеме соң?. Шул рәвешле мәңгелек коллыкка төшәргә риза булырлар илеме'.’ Дүрт гасыр буе маржа итәге астында бит инде бу халык! Яман холкы, терсәк сугышы, берберсен сату. сыту, изү һәм көнләшү һаман бетә алмый' Үз бәхетен тәхеттә генә дип уйлаган халык мәңге яктылыкка чыга алмаячак' Мин милләтче түгел Бары тик татарнын тарихын яхшы беләм. чын тарихын Үзем аралашып йөргән язучы дусларым белән без бик еш шул темаларга гәп куертабыз. Язучылар арасында ла каткан милләтчеләр юк Татарнын бу хәленә аларнын йөрәкләре авырта Минеке дә авырта, сызлый Һай. терсәк сугышы дигән спортның яна төрен уйлап табып, шунын дөнья чемпионатында катнаштырасы иде безнен татарны' Алтын медаль белән күкрәкләре тулыр иде. билләһи! Барый дустымның машинасында барганда әнә шуларны уйладым мин Барый да күңелемдәге тойгыларның каршылыклы һәм төссез икәнлеген чамалый бугай. Үзенчә юатмакчы була: — Балтан суга төшкән кебек утырма әле. брат, ә' Гөлчәчәгеңне бүләк итәргә кушмыйлар бит Картинаны син тагын ясыйсын бит аны' Между прочим, бик талантлы художник диләр сине Беркөнне телевизорда кич буе MIKIIll.ll.ip _ Мин дәшмим Үземнен талантлы икәнлегемне беләм. шу на күрә лә дәшмим. Шалтыраттым Сиринә Самуиловна өендә дә. эштә дә юк иде Шуннан соң Барый Казанны үзе җыярга кереште. Анын кешесе урынында иде Барыйнын сөйләшүенә. бигрәк зә мизгел зчендә ялагайлы елмаю катыш курку каушау чыккан кыяфәтенә караганда, телефонның теге очындагы кеше түрә. һәм шактый зур түрә булырга тиеш Хәниф Хатыпович! Мин идем әле бу. Барый Байтимердән Предсе датель Колхоздан Хәниф Хатыпович! Сабан туена көткән идек Сезне Кайта алмадыгыз, ахрысы'’ (Ул бер ара тын торды Күрәсен. Казан кешесе нидер әйтә будай) Хәниф Хатыпович' Уразов белән сөйләштем мин Ул риза Хәниф Хатыпович' Яхшы. Хәниф Хатыпович' Рәхмәт. Хәниф Хагыпо вич! Сез әйткәч, тырыштык инде, Хәниф Хатыпович! Сау булып торыгыз. Хәниф Хатыпович! Мин өнсез калдым. Барый телефонын шапылдатып аппаратына куйгач кына аңыма килдем һәм аның изүеннән каптырып алдым: -Нәрсә дидең син?! Нәрсәгә риза дидең мине! Пред дип тормыйм, тәрәзәңнән очырам бит хәзер үзеңне!—дип, аны җилтерәтергә керешкәнемне сизми дә калдым. Ләкин Барый тыныч иде. Анын баягы ялагайлы елмаюы хәзер чын. дусларча елмаю белән алышынды. —Туктале, брат. Тынычлан әле. Беләсеңме кем белән сөйләштем Num’’ — Беләсем дә килми! Син мине нәрсәгә риза дидең? Картинаны бүләк итәргәме? Менә сезгә картина, менә кукиш, яме! —Тынычлан әле дим бит. Мөхәммәт, дустым, брат! Причем монда бүләк итү! Сирина Самуиловнан синен киребеткән, үжәт икәнлегеңне, сине ризалатуның кыен булачагын әйткән булган икән инде Хәниф Хатыпычка. Сатып алабыз, ди. Долларга, брат, долларга! Моңарчы синен төшеңә дә кереп карамаган суммага! -Кукиш!—дип кабатладым Барыйның изүләрен ычкындырып. Барый, минем тарафка кулын селтәп, урыныннан торды да. суыткычын ачып өстәл өстенә шешә һәм кабымлык чыгарып утыртты. — Кызма әле син. брат! Юкка нервыланма! -Как-так нервыланмыйм ди мин! Минем картинада синең ни эшен бар!!! —Мөхәммәт, дим. дустым, анла инде. Байтимерне тау башына күчерү мәсьәләсен тик Хәниф Хатыпович кына хәл итәчәк! Ул миннән синең белән сөйләшергә попросил Ышанмасаң. Сиринә Самуиловнадан шалтыратып сора. һаман юньләп берни анлап җиткермәгән идем әле. Кабат Казанны җыярга керештем, бу юлы Сиринә Самуиловнаны өендә туры китердем. Мәсьәлә анлашыла төште. Сиринә Самуиловна Мәскәү кунагы хатынына «Урман кызы»н күрсәткән. Ул ана бик охшаган, шуның өстенә миңа бер бүлмәле фатирымда урнашкан кысан остаханәм урынына, икенчесен, үзәктә зур фатир бирергә тиешләр икән. Әгәр «Урман кызы»н бүләк иткән очракта инде... Мин лып итеп артыма утырдым. Сиринә Самуиловнага Барыйга кычкырган кебек җикеренә алмый идем, әлбәттә. Ак димәдем, кара димәдем, телефонны ташладым да. Барый өстәлендәге рюмканы кулыма алдым. —Әйдә, Барый дустым, сабан туе хөрмәтенә, берәрне тотып куйыйк әле! Ә картина, кабатлап әйтәм, кукиш аларга! Син дөрес әйтәсең, нигә юкка нервыланам соң әле? Бирмим дигәч, бирмим инде, әйе бит. дустым? Остаханәләре үзләренә булсын! — Киреләнмә, Мөхәммәт, остаханә дип. күптән хыялланасын бит инде син! - Элек хыяллансам, менә хәзер хыялланмыйм инде. Кадалып китсеннәр шунда! Әйдә, эчеп җибәрик әле! Барый минем белән чәкештерергә үрелде. Ул бераз тынычланып калган һәм мине ризалатачагына да һичшиксез ышана бугай, «мунчала баш»! — Написать картину может последний дурак, а вот продавать ее только умный сумеет. Кем әйткән моны, беләсеңме? —Белмим. Беләсем дә килми! -Мин дә белмим. Анысы не важно Но әйткәннәр бит! һәм дөрес әйткәннәр, брат! Синең турыда әйткәннәр моны, понимаешь! Мәсьәлә тәмам ачыкланды. Мәскәү түрәсенең хатыны тагын ике атнадан Казан сабантуена килергә тиеш икән. Минем «Урман кызы»ым шул вакытка бүләк ителергә әзер булырга тиеш икән ди... ер атналык ялым өзелде. Мин тагын Казанда. Таш кала, баш кала. Элек минем бабаларымныкы гына булган шәһәр. Казан Син хәзер хәтта Б губерна башы да түгел инде! Синен белән элеккечә Мәскәүдән торып түгел. Түбән Новгородтан—губерна тәхете хәзер шунда—идарә итәрләр Район үзәге, ran-гади бер райүзәк син хәзер. Казаным' Гасыр ахырында чак кына кымшанып куйган идең син. селкенеп алган иден. өстендәге тузаннарны кагынгандай иттен дә янә тынып калдын Йөгән, дөресрәге, тагын авызлык киертелде сина. Казан Ахырзаман житүе шулмы икән әллә. Казан? Милләт ахырзаманы... Ачуланма мина. Казан! Кәеф юк минем бүген. Картинам Мәскәү кунагына кирәк дигәч кенә киреләнеп, ачудан сүгенү бу! Шуна күрә башыма чүбек кебек кирәксез һәм күңелсез уйлар туган Тизрәк шагыйрь дусларымны күрергә, чак кына булса да алар белән аралашырга кирәктер. Алар оптимистлар. Алар сина борын салындырып утырырга ирек бирми инде Менә безнен Ватан Сонгы көне булып сүреләм лә. өр-яңадан таны булып атам. Бу юлларның авторы чыкылдаган мишәр егете. Дустым... Мишәрләр белән яһүдләр өсләренә янгыр урынына таш яуса да төшенкелеккә бирелмәсләр. Алардан үрнәк алырга кирәк. Минем тамырларда да ерак бабалардан килгән кыпчак-мишәр каны ага Өстәвенә нугай бабалар каны Кыяфәттә нугайлык чалымнары—кысык күзләр, табак бит—канда мишәрлек тантана итә бугай. Язучылар союзына кагылдым Анда дусларны туры китерә алмагач, туп-туры Сиринә Самуиловна фатирына юл тоттым. — Картина язу—һөнәр, ә аларны сату зур сәнгать ул. туганым' Сиринә Самуиловна—минем туган апам кебек ияләнгән кешем— ишектән әнә шундый сүзләр белән каршы алды. Ул өч бүлмәле фатирында үзе генә. Аның өендә сш булам. Зәвыклы хатынның өе дә зәвык белән киендерелгән. Затлылык, зиннәтлек монда Килгән саен кәефем күтәрелә, күңелнең йомыкый чагы булса, хәзер үк уяна ул. Бу ханымга өендә авыз тутырып «Сиринә Самуиловна» дип әйтәсем дә килми, ничектер тел авыр әйләнә Ләкин «Сиринә» дип кенә дә эндәшеп булмый инде Ул хөрмәтле, абруйлы, дәрәжәле сәнгать белгече. Ул миннән ун яшькә өлкәнрәк Сиринә Самуиловнага кырык тула дип һич кенә дә әйтеп булмый, әлбәттә Хәтта буй-сынына хәтле кызларныкы кебек. Холкы да жинел. кыз-кыркынныкыдай чуар-чобар. килделекиттеле Аларны ?ш кына Гөлчәчәк белән янәшә куеп, тикшереп, чагыштырып карыйм Гөлчәчәк, әлбәттә, яшьрәк Ул ничектер ачылып җитмәгән чәчкә сыман Әйтерсең, ана. урман күләгәсендә үсеп утырган бик матур чәчәккә, озак вакыт кояш нурлары төшми торган Әйтерсең, бер генә тамчы, бер генә сынар якты нур кирәк ана—ачылып—китәчәк тә бар җиһанны гүзәллеккә күмәчәк! Ул гүзәллек үзенә җәлеп итеп, мине тилертәчәк, шаштырачак, соклануымнан башымны югалтачакмын! Тик аның бар җиһанны яктыртуын теләмим Ул минеке, тик минеке генә! Усак агачы кебек каткан адәм булмасам да. көнләшәм Яратып көнләшәм Көнләшә-көнләшә яратаммы, анысын—бер Алла белә' Әйткәнемчә, мәктәп тәмамлагач. Петербургтагы Репин исемендәге сәнгать Академиясенә киттем. Гөлчәчәк.—ул миннән өч яшькә кечерәк.- Казан университетының биология факультетына кереп укыды Без сирәк очраштык Ләкин һәр очрашу исән-сау Петербургтан кире әйләнеп кайтырга җитә Оят булса да әйтим мин Татарстанга әти-әниемне түгел, күбрәк Гөлчәчәкне сагынып кайта идем. «Урман кызы»н тәмам кылмыйча. Гөлчәчәккә өйләнү хакында авыз ачарга базмадым. Яшүсмер чакта куйган максатым, күрәсең, андый-мондый гына түгел, бик җитди, үтә җитди иде Без сирәк булса да күрешеп торабыз Гөлчәчәк хат яза. мин күбрәк телефоннан чылтыратам Сонгы араларда вакыт ягым чамалырак, әлбәттә Аннан сон егерме сигез яшь хәйран гомер икән шул инде ун Беркадәр сабырлана да төштем бугай Кайчак «Әллә Гөлчәчәкне яратмыйммы икән?»—дип тә уйлап куям Әйе. әйе. әнә шундый фикер килә башка Яратсам, Петербургтан кайтуга өйләнешик дияр идем Гөлчәчәккә. Алай дип әйтмәдем бит! Хәер. Гөлчәчәк бу тәкъдимне әле үзе дә көтми, ул да минем: «Урманыңны шәһәргә алып китәм» дип, күкрәк кагуымны чынга алган, шуны көтеп яши булса кирәк Мин дә көтәм. Без икебез дә көтәбез. Инде ул эшем тәмамлану алдында. Берничә ел элек,—әле очларга ерак иде,—мин «Урман кызы»н Сиринә Самуиловнага күрсәткән идем. Ул ана бик озак, хәтта чамадан тыш артык озак, әле янына ук килеп, әле артка чигенә-чигенә карап торды. Мин мактау сүзе көткән идем, ә ул дәшмәде, сүз әйтмәде. Киресенчә, йөзе караңгылангандай булды, кара күзләре дымланды, кулыннан яраткан курчагын тартып алган кыз бала кебек йөз-кыяфәтенә үпкәләү галәмәтләре чыкты, турсайды Әмма, хисләрен йөгәнләргә өлгергән тәҗрибәле ханым, күнелендәгесен тышка чыгармады. Аның бу кыланышына бик тә сәрсенсәм дә. мин сүз катарга, сорау биреп аптыратырга жөрьәт итмәдем, дөресрәге, үзем дә тел белән генә анлатып бирә алмаслык сәер хәлдә калган идем. Кыскасы. «Урман кызы» ошамады бугай Сиринә Самуиловнага. Ә хәзер ул бүген шуны зур кунакка бүләк итәргә, хәтта сатарга йөри! Аңлашылмый иде бу! Сиринә Самуиловна мине кочаклап каршы алды. Ике як битемнән үбеп алып, кулымнан тоткан килеш, залга алып керде. Без икебез йомшак диванның ике читенә чумдык. Сиринә Самуиловна зәңгәрсу юка кыска халат кигән Диванга утыргач, болай да кыска итәге тагын да өскәрәк күтәрелде. Үзем оялам, унайсызланам, ул якка карамаска тырышам. Ул шуны сизгән кебек итәкләрен аска тарта, рәтләнгәндәй итә. Хәер, бер караганда матур аякларын халат астына яшерәсе дә килми бугай, шулай булмаса, озын халат кигән булыр иде... Бу хакта мизгел эчендә генә уйлап алам. Кыяфәтем җитди. Мин ачулы, хәтта үпкәле дә. — Мин ул картинаны сатарга да, бүләк итәргә дә җыенмыйм бит. Сиринә Самуиловна! Әнә. бүтәннәрен, пожалуста! Сиринә Самуиловнаның матур калын иреннәре дерелдәп куйды. Ләкин ул бик тыныч иде. — Мәскәү кунагы, дөресрәге, аның хатыны синең нәкъ менә «Урман>ына кызыкты бит. Мөхәммәт. Башкасы кирәкми ана. Анда! Син андый гына картинаны унны, тагын йөзне язарсын әле. Якты, зур остаханәдә! — Чит кешегә бирә алмыйм мин аны. Сиринә Самуиловна! —һе ә син беләсеңме, кунакның нәкъ шул картинага күзе төшкәч, теге тараканнар нишләделәр? —Нишләделәр соң? - Берни эшли атмадылар. Каттылар да калдылар.. Көнләшүләреннән хәтта акырып елыйсылары килде! —Мине тагын күралмаячаклар икән инде. —Юк. Киресенчә, синең янда алар калтырап торачаклар моннан сон!.. —Юк. Сиринә Самуиловна, хет нәрсә әйтегез, ул картинаны бүген үк күздән югалтам мин! Кешегә бирә алмыйм мин аны... —Үҗәтләнмә. Мөхәммәт Дөрес, бик талантлы эшен ул синен. Урман кызынны да нәкъ җанлы, тере итеп ижат иткәнсен. Нәрсә, ул кыз фантазия генә түгелмени9 Реаль кызмы әллә ул? — Беләсез бит инде. Сиринә Самуиловна. Гөлчәчәкне күргәнегез бар. Сиринә Самуиловна утырган урынында сикереп куйды, шул уңайдан халат итәге өскә менеп китте, матур аяклары, нигә безне моңарчы иреккә чыгармый утырасын дигәндәй, минем карашны үзләренә таба магниттай тарта, суыра, кызыктыра иде. Ләкин бу минутта миндә аяк кайгысы түгел. Минем бар дөньясына, хәтта Сиринә Самуиловнага да ачуым килгән чак. Ишеген шапылдатып ябып чыгып китәргә да уйлаган идем бер Ләкин акылым шундук хисләремне суытып өлгерде Бу ханым, мине, мокыт авыл малаен, колакларымнан тарта-тарта якты дөньяга алып чыккан, кешеләр арасына алып кереп, исемемне таныттырган изге жанлы кеше! Бу терсәк сугышы заманасында ул көтелмәгән һөҗүмнәрдән касыгымны, бөерләрне, кабыргаларны саклап калган кеше. Шуна күрә кызуым сонгы дәрәҗәгә житсә дә. үземне тыеп кала алдым Хәерлегә булсын Тик. . тик хәерлегә булырмы икән сон?. Күнелемнен бер почмагына авыр тойгы кереп урнашты Мин ул тойгыдан үземнең тиз генә арына аямаячагымны сиздем. Сиринә Самуиловна, кинәт нидер исенә төшкәндәй, урыныннан сикереп торды да кыска халат итәген тезенә таба тарта-йолка кухнясына чыгып китте. Аннан мин аның газ плитәсенә чәйнек утыртканын һәм савыт-саба шалтыраганын ишеттем, гәүдәсыным кыйналган эт кебек, уй- хисләрем болганчык, авыр иде. «Кем сон мин?—дип уйладым мин —Әйе талантым бар. әйе. кулымнан килә. Нинди илдә яшим мин? Бу сәләтле егет-кызларнын кадерен белә торган илме? Һич юк! Киресенчә, соры адәмнәр тантана иткән Рәсәй бит бу! Бу илдә мин кем7 Әйе. яшь булсам да дәрәжәм бар. исемем бар. Талантым булганга шулаймы сон ул? һич юк. Күкрәк киереп йөргән чамалы һәм талантсызлар буа буарлык бит. Әллә аларнын исем-фамилия-псевдонимнары шулай везучий инде?. Талантымны калкан итеп, ялгыз башым гына максатыма таба олы юлга чыксам әгәр? Барып житә алырмынмы7 Үземә ышанам: барып җитәчәкмен! Тик сонга калып, унегерме ел сонга калачакмын мин! Юлымдагы ясалма проблемалар, каршымда махсус төзелгән баррикадалар вакытымны алачак, энергиямне суырачак! Моннан биш ел элек кенә дә мин берни анламый торган самими үсмер, яшь рәссам идем. Хәзер тормышның чуар икәнлеген яхшы беләм «Урман кызы»н тәмам кылгач, шул дөньяны рәсемгә төшерергә хыяллана илем Аны ничек башкарачагымны анык кына күзалламасам да. бу теләгем бик көчле иде. Сиринә Самуиловна мине кухняга чакырды Ул тиз арала бай гына табын әзерләгән. Йөзе якты, бая җитди карашлары белән миемне бораулаган шомырт күзләре көлә. —Әйдә. Мөхәммәт, бәйрәм итәбез. — Нинди бәйрәм?—дим аптырап —Туган көнегез дә түгел инде? —Туган көн түгел. Бәлки, туган көндер дә. әйдә. Мөхәммәт, син миңа башка «Сез» дип дәшмә әле Без дуслар бит Отчествомны әйтмә Сиринә диген, бары Сиринә генә! Сәерсенеп калдым ничек «син» инде ул. ничек «Сиринә генә»? Алай әйтергә минем телем әйләнерме7 Ияләнмәгән, күнекмәгән килеш7 Сиринә Самуиловна, ягъни Сиринә өстәл өстенә коньяк чыгарып утыртты. —Син авылдан көтү көтеп килгән хөрмәткә бу! Пикассо и пастух! Ха! Кызык бит! Ерак китәчәксең син. Мөхәммәт! Сиринә Самуиловнага кушылып, көләсе дә иттем. Авыз каткан, ихтыярыма буйсынмый, көлүем ыржаю булып килеп чыкты бугай Теләгем булмаса да (коньяк кан басымын күтәреп, башны томалаячак иде), тизрәк канны уйнатып Сиринә Самуиловна белән бер дулкынга күчеп сөйләшә алыр өчен рюмканы кулыма алдым. —Сезнең... синен исәнлеккә Сиринә Самуиловна! Сиринә Самуиловна янгыравыклы көмеш тавышы белән янә көлә башлады Минем югалып калуым ана ошый иде. күрәсең Анын кинәт көлеп җибәргән тавышына, газ плитәсе янындагы артсыз урындыкта йокымсырап яткан йонлач песие дә башын күтәреп карады Ни булды янәсе, нигә шулай көләсез? Минем белән дә уртаклашмыйсыз! Хужабикәнен бу песиендә—кушаматы «Фәрештә»—адәм баласы акыллары бар. сөйләшә белмәсә дә анык соры күзләренә туры карап анлашып буладыр кебек иде Сиринә Самуиловнанын «йонлачы» мине үз итә. килеп керүгә, сырланырга, аякка чорналырга керешә торган иле Бу юлы да мине күргәч ялт итеп урындыгыннан сикереп төште дә алдыма менеп утырды Анын башыннан сыйпап куйдым — Минем Фәрештәм үлеп гашыйк инде сина. Мөхәммәт Телем чишелә башлап, кәеф тә башка дулкынга күчкән иде, тапкыр сүз әйтәсем килеп китте: —Мине песиләр генә ярата бугай. Сиринә Самуиловна ирененә тидергән рюмкасын читкә этәрде, күз карашы янә бораулый башлады. —Ә урман кызы? —Урман кызымы’.. Әгәр дә мәгәр картинамнан колак каксам, ул мина сәлам дә бирмәячәк! Ждвабым Сиринә Самуиловнаны шулчаклы өтәр дип һич тә уйламаган идем, ул хәтта утырган урындыгыннан сикереп торды. —Чынлап та шулай дип уйлыйсыңмы? —Уйлыйм. Нигә? —Алайса ул синен бик җинел акыллы нәмәрсә икән! Жиңел акыллы хатынкыз ирләрне бәхетсез итә! Сиринә Самуиловна бу сүзләрне сөенә-сөенә әйтге. Әйтерсең. Гөлчәчәк чынлап та жиңел акыллы кыз, гүя мин бәхетсез булачакмын, ә остазым шуна куана иде. —Җиңел акыллы булса, егерме бишкә чаклы мине көтеп утырмас иде!— дидем, тавышыма кырыслык, кыяфәтемә төксе сурәт чыгарырга тырышып. —Ярый. Кеше тикшереп утырмыйк! Синен өчен күтәрик әле. Мөхәммәт! Синең зур киләчәгең өчен! —Сездән башка минем киләчәк зур булмаячак!—дип кыланыбрак жавап бирдем. Чөнки Сиринә Самуиловнаны картина турында сөйләшүдән, Гөлчәчәк хакындагы сүзләрдән читкә алып китәсем килә иде. —Чынлап та шулай уйлыйсынмы? —Уйлыйм, Сиринә Самуиловна, уйлыйм. Хатын, кара күзләрен тутырып, беравык мина карап торды да рюмкасын янә иреннәренә китерде. -Рәхмәт. Мөхәммәт! Тик син үзен дә талантлы егет Үҗәтлегеңне, кирелегеңне генә җиңсәк менә,—дип көлде ул һәм бу юлы рюмкасын кире куймады. Иртәгесен кара махмырлан уянып китеп, байтак вакыт үземнен кайдалыгымны аңышмыйча яттым. Тубал булган башны чак кына күтәрә төшеп каршы стена буендагы кәнәфи-караватга тынсыз йоклап яткан Сиринә Самуиловнаны күргәч кенә хәтер күзәнәкләре хәрәкәткә килеп, уяна башлады шикелле. Димәк, монда кунып калганмын Сиринә Самуиловна (анын өстенә япкан юрган идәнгә төшкән, ул эчке күлмәктән бөгәрләнеп ята иде). Май урларга җыенган карак песи кебек башны чак кына күтәрдем дә сулыш алырга да куркып. Сиринә Самуиловнаның ярым ялангач гәүдәсенә карап өнсез калдым. Күңел ничектер кытыкланып, кымыржап куйды. Йонлач песи, уянганымны сизеп булса кирәк, әллә кайдан гына килеп чыкты да яныма менеп, күкрәгемә сыенды Аның мыр-мыр килгән тавышы ачуымны китерде, песине идәнгә төртеп төшердем, бу хәлгә аптыраган песием идән уртасына утырды да елаган тавыш белән «мияу» дип куйды. Үпкәләгән иде ул... аннары сыртларын дугаландырыл бер киерелде дә ярымшәрә хужабикәсе янына менеп ятты. Беркавым аларга карап яттым-яттым да песи кебек сак кына юыну бүлмәсенә атладым. «Моннан сон чынлап та «Сиринә- дип кенә йөрермен мин сине, мөгаен»,—дип тә уйлап куйдым әле... Мөхәммәтнең беренче мәхәббәте өхәммәт үзенең Мөштәри урамындагы бер бүлмәле фатир- остаханәсенә кайтып кергәндә төш вакыты җитеп килә иде. Бүген, базалар киләчәк. Ул үз остаханәсендә «Балалар сәнгать студисе» ачып, рәсем дәресләре бирә, М укучылар киләсе көнне һәрвакыт түземсезләнеп көтә Әлеге лие буйдак егеткә зур шөгыль булып, шулар белән уздырган минутларын ин бәхетле мизгелләр дип исәпли. Балалар килергә иртәрәк әле Ишегенә язу кыстырып киткәннәр. Мөхәммәт буш путевка бланкасы артына язылган кылдыйбылдый язуны күрүгә, көлемсерәп куйды. Барый КИЛ1ӘН. Аньгн язуын йөз кешенеке арасыннан да танып алыр иде Мөхәммәт Болан ямьсез итеп бары тик Барый гына яза ала Шул язуы өчен мәктәптә укыганда да гел әрләнә, сүгелә торган иде ул. Барлык фәннәрне дә су урынына эчә, әйбәт укый, алдынгылардан санала, әмма язуы юк инде, дәфтәр биге өстеннән бер көтү таракан йөгерешеп узган кебек. Язуының ниндилеге кешенен холкын билгели диләр Имеш, язуына карап, адәм баласының холкын әйтеп биреп була. Дөрестер бу, чөнки Барыинын холкы, чыннан да, кылдый-былдый, анын бүген кичтән нәрсә уйлап, иртәгесен ни кылачагын берәү дә алдан белә алмый Шуиа күрә анын колхоздагы нарядны да кичтән биргәне юк, җәйме ул, кышмы—барыбер Барый нарядка кешеләрне һәрвакыт иртән, тан тишегеннән җыя. «Тагын картина турында авыз суы чайкарга килгәндер инде»,—дип уйлады Мөхәммәт һәм шул чак анын иртәдән бирле көзге томан сарып алгандай тоныкланып торган башы кисәк ачылып киткәндәй булды, ул кызу-кызу ванна бүлмәсенә керде, әүвәл җылы, аннары салкын су астында пырхылдый-пырхьглдыи. бик озак басып торды Барый кичкырын сугылырмын дигән. Кибеткә чыгып керергә кирәк. Аның өендә ашарга пешереп ашаганы да юк Күпвакыт янәшә-тирәдәге ашханәләргә йөри, өендә исә такы-токы белән чәй генә эчкәли. Авылдашы сүзендә торды, кичке якта ишек кыңгыравына бастылар. Мөхәммәт, ишек артындагы кешенен Барый булуын тәмам ышанган хәлдә «Кем бар?» дип тә сорамады, күз-тишектән дә карамады, шундук ишеген ачты. Ачты да... артына авып китә язды бусагада Барый да түгел, башка дусты да түгел авылдашы, элекке сыйныфташы, күптән түгел генә яна машина алган Сәмигулланың хатыны Рәзифә басып тора! Авыл хатынына артык мул иннек-кершән килешми, ә бу артыгын тырышып ташлап, бизәнгән, үзе елмайгандай итә. үзе, күренеп тора, бик каушаган да. Мөхәммәтнең аптыравы хатынга кыюлык өстәп җибәрде булса кирәк, баягы оялчан күзләре яный, ялкынланып алдылар «Таныдың инде, рәхмәт' Мин инде танымассың да дип уйлаган идем»,—диде хатын Тел-тегермәненең хәрәкәткә килүе янә кыюлык өстәде бугай, ул бер адым арткарак чигеп, ике адым алга а глады, Мөхәммәтнең алдына ук килеп басты «Кертәсеңдер бит инде!» Мөхәммәт, ялт кына кырыйга тайпылып, юл бирде, анын җилкәсе аша тагын кемнедер эзләп баскычка күз башлады Үзенен авызы һаман ачык иде әле «Йә. кайда узыйм сон? Әллә кертәсең дә килми инде авылдашыңны Классташынны һәм •> «Һәм! Нәрсә «һәм» ’. »—дигән уй мизгел эчендә Мөхәммәтнең инде кыймылдыйхәрәкәтләнә башлаган акыл Шәрифләрен чеметеп узды, ул, гиз арада ис-һушын җыеп өлгереп, хатынга гүргә узарга кушты, анын артыннан ишекне ябып, бермәл бикләргәме, юкмы дигәндәй, тоткадан кулын алмый торды һәм аннары, уйламастан шартлатып, йозакны борды. Чыннан да. алар Рәзифә белән классташлар, алай гына да түгел, ун ел буе бер нартада утырдылар Рәзифә аңа математикадан бирелгән өй эшләрен күчертә иде Математиканы су урынына эчкән кыз моның өчен мәктәпкә махсус алдан килә, кыңгырауга чакты анын дәфтәрендәге катлаулы мәсьәләләрнең чишелеше шундук Мөхәммәтнең дәфтәрендә урын алганын түземлек белән көтә Малай исә. үз чиратында, партадаш кызына әүвәл рәсем ясарга булыша, аннары үсә төшкәч, анын шигырь белән тулган кагын гәфтәрен бизәкли-чуклый иде Рәзиф.* кыска итәкле, ачык изүле (авыл хатынына мондый фасонлы кием ятышлы түгел дибез, гадәттә) юка күлмәк киен, чәчен ясапырган һәм өстәвенә тәмле хушбуй сөртенгән Моны һич кенә дә авылда такта яручы Сәмигулла хатыны димәссең' Хәер. авылда яшәсә дә. анын тан белән торып, фермага сыер саварга йөрмәгәнен белә иде Мөхәммәт Рәзифә колхоз кәнсәләрендә бухгалтериядә эшли. Барыйның ун кулыннан санала Өстәвенә алар чыбык очы туганнар да бугай әле. Рәзифәнен чәче каре фасонында киселгән һәм бу егерме сигез яшьлек хатыннын берничә елын артка чигергән Кыз чактагы сипкелләре һаман сакланган икән әле. Хәер, аны сипкелле дип тә әйтеп булмый. Канәфер төсендәге ул мөлаем төрткеләр бик текәлеп карамасан, күзгә дә чалынырлык түгел, ләкин аны сипкелсез дип тә әйтеп булмый иде. Конгырт зур күзләрен ул әле зур итеп ача. әле күрә караучы кешедәй, тәмам кысып бетерә. Рәзифәнен кыяфәте килешле,бар жире дә килгән иде Инде бала табуга карамастан, бизәнү-ясанулары, яшьләрчә киенүе хатыннан егерме яшьлек ымсындыргыч затны әвәләгән дә куйган. Рәзифә залдагы диванга кереп урнашты, бер аягын икенчесенә атландырды Матур аяклары белән Мөхәммәтне ымсындырырга тели иде булса кирәк. Хәер, бәлки ана шулай утыруы жайлырактыр? Үзенен ашыгыч нәтижә чыгаруын тойган Мөхәммәтнең колак очларына ут капты. Хужа кешенен әле һаман аптырабрак утыруын күреп, хатын беренче сүзне үзе башлады: —Сина йомышларым бар иде. Мөхәммәт. Шуңа дип килдем Мин Казанда, бухгалтерлык курсларында, бер атна булам әле Иртәгә, дүшәмбедән башлана.— дип мәсьәләнең пәрдәсен чак кына ача төште. Рәзифә үзе белән төрле күчтәнәч-жимешләр күтәреп алып килгән иде, Мөхәммәт, жәһәт кенә кухняга чыгып, чәй куярга уйлады. Бәхеткә күрә, суыткычында шампан шәрабе дә бар Нинди генә йомыш белән килсә дә ул үз дәрәжәсен саклап, авылдашы, классташын сыйлап җибәрә алачак Кухняга чыккач, беренче уйлаган нәрсәсе шул булды буйдак егетнен Кайнап чыгуын борынын сызгыртып хәбәр итә торган чәйнегенә краннан су агызды, газга ут элдерергә дип. тәрәзә төбендә яткан шырпыны табып алды. Аның кабы юешләнгән, эчендәге шырпылары дымлы иде Өендәге бердәнбер шырпысы бу аның. Шуңа күрә буйдак егетнен әлеге хәлгә кәефе китеп, беркавым аптырап торды да, аннары, бәлкем кабынырсын әле дигәндәй, шырпыны бер юлы сызып җибәрде Ни гажәп: юеш капка ышкылган дымлы шырпы гөлт итеп янып китте, газга ут элдергәнче сүнмәде. Ул зал якка чыкканда Рәзифә тез өстенә калын дәфтәр салып, бармак очларын иреннәренә тидереп юешли-юешли шуны актарып утыра иде. Мөхәммәтне күргәч, дәфтәрен кулына тоткан килеш, урыныннан торып басты, икенче буш кулы белән кыска итәкләрен тарткалап-рәтләп: —Синең вакытыңны аламдыр инде мин, Мөхәммәт?—дип куйды — Юк. нишләп'’ Утыр әле. Рәзифә! Мөхәммәт үзе дә диванның икенче кырыена килеп урнашты. —Утыр инде, утыр, тартынма! Хатын янә диван кырыена чүмәште, бу юлы аякларын бер-берсенә атландырмады, әмма утыргач, бик тырышып, күлмәк итәген ачык тез башларына тартты Мөхәммәт шунда гына игътибар итте: хатын бу күлмәген авылдан ук киеп килмәгән, шәһәрдә генә алган һәм кибеттә үк киеп, туп- туры аның янына килгән; күлмәкнең кибет тамгасы да өзелмәгән, ул артта, муен турысында, асылынып тора иде. Шуны күргәч, Мөхәммәтнең көләсе килеп китте, әүвәл, үрелеп, ул тамганы үзе тартып алмакчы иде. әллә уңайсызланды. әллә хатынны оялтырмын дип курыкты— дәшмәде. —Мөхәммәт, мин синен вакытынны озак алмам Ачуланма. Менә сина шушы дәфтәрне генә тапшырмакчы идем Редакциягә иде ул. к Т^}1НЛИ ачУ ланУ ди Ул. Рәзифә Ташла әле шундый сүзләреңне, зинһар Иә нинди дәфтәр ул?—дип, Мөхәммәт ана таба кулын сузды. Ләкин Рәзифә дәфтәрен ана бирергә ашыкмады. — Шигырьләр монда. Үзем язган. Телисенме, берәрсен укып китәм? Вакытым бар дисен ич? —Рәхәтләнеп' Хәзер чәй дә кайнап чыга Классташны кунак итмичә жиоәреп булмас,-дип Мөхәммәт диванга тагын да җайлабрак урнашты. Рәзифәнен шигырьләр белән шыплап тулган калын дәфтәрләрен төрлечә бизәкләгәне исенә төште анын Әле дә истә калган, бәлкем, шу л вакытта игътибар ителмәгәндер: ул шигырьләрне кемнән булса да күчереп язган дип уйлый иде Мөхәммәт Баксан, янәшәсендәге математик кыз шигырьләрне үзе ижат иткән икән! Югыйсә, үз-үзен тотышы яки холкы белән дипме. Рәзифә бер дә шигырь яза торган кыз балага ошамаган, ул йә елак, йә бар дөньяга ачуы килгәндәй үпкәле, төксе кыяфәтле иде Баксан, кыз баланын күнелендә ниләр генә кайнамаган икән! Әнә ул. бик бирелеп, дөньясын онытып, ана үзе язган шигырьләрен укырга жыена. Сәер дә. кызык та. Син шаян күрше малай. Мин елак бер кыз идем Бер партада без утырдык Чәчләремнән таргтын. шаярттын. Ә мин. Ә мин елаган булдым Син рәсемче малай идеи. Бик зур иде хыялын Тик мине сурәтләргә Шигырьнен шактый кытыршы икәнлеген шундук тойды Мөхәммәт. Юк, башка кеше укыса, шулай кытыршымытыршы тоелган булыр иде әлеге такмакшигырь. Шигырьдән дә бигрәк. Рәзифәнен укуы, һәр юлын йөрәге, күнеле аша уздыруы тан калдырган Мөхәммәтне' Син шаян күрше малай. Мин елак бер кыз идем Әлеге гап-гади генә сүзләр тезмәсен ул шундый итеп әйтте ки. Мөхәммәт эсселе-суыклы булып китте Әйтерсен. аны мизгел эчендә мәктәп елларына кире алып кайтып утырттылар! Гап-гади сүзләр югыйсә Тик ләкин ал арны Рәзифә әйтә бит! Анын классташ кызы Рәзифә' һәм ул бу сүзләрне Мөхәммәткә укый! Әллә нәкъ менә шунын өчен, шулай булганы өчен генә тәэсирлеме сон ул сүзләр! Йа. Хода! Бу дөньяда балачакка кайтып килүдән дә ләззәтлерәк нәрсә юктыр! Утызга якынлашып килүче ир-атнын. буйдак егстнен. тагын бер кат яшүсмер чагында «яшәп» алуы дисәк тә була бу халәтне Әлбәттә, әлеге аралар берничә дистә еллар белән исәпләнми исәпләнүен Нибарысы түп-түгәрәк ун еллап булыр Шулай ла һәр үткән көн. яшәгән гомер, вакыт үлчәменә дә карамастан, барыбер хатирә инде ул. Әгәр дә ул матур булса, бигрәк тә истә кала, аны искә төшерү бик тә ләззәтле. Урманнарга кереп адаштын да Кире чыгар юлын тапмадын. Мин дә сине йола алмадым. Алдандык син. егет, алдандың' Нинди алдану сон ул? Кем турында, нинди егет хакында яза Рәзифә’ Бу сорауны Рәзифәнен үзенә бирергә унайсыз иде Әле алай гына ла түгел наданлык, шыр наданлык билгесе булачак иде мондый сорау белән тинтерәтү Чөнки ул үзе ижат кешесе бит әдәбият-сәнгать әсәрләрендәге геройларнын прототиплары булса да. аларда барыбер ниндидер кеше төгәл рәвештә үк сурәтләнә алмый, жыелма образ, бу очракта исә анын «егете» шигъри образ буларак аңлашылырга тиештер Мөхәммәт шулай дип уйлап бетермәде. Рәзифә. үзе кыпылт кына. 3VD күзләрен тутырып, ана күтәрелеп карады да -Сүзнен кем хакында барганлыгын беләссн киләме’—дип куйды Мөхәммәт көлемсерәде, шулай да әгәр Рәзифә атарга әзер икән, ул Җитмәде шул буявын Син хәзер ерак киттен. Мин дә елак кыз түгел. Янәшәңдә булмасам да. Гел синен янда күнел. Пумаланны чылат әле Минем күз яшьләремә Рәсем генә түгел, үзем итеп Төшер әле күнел дәфтәренә' әлеге образный кем икәнлеге турында беләсе килгәнлеген аңлатып, баш какты. —Синен турында... Мөхәммәт утырган урынында кыймылдап куйды. — Ничек’’ Минем урманда адашканым юк бит? —Адашкансың шул. Менә син аны туры мәгънәсендә аңлыйсын Адашу бу очракта күчерелмә мәгънә. Урманы исә төгәл, дөрес. —Мин барыбер анлап җиткермәдем. Рәзифә? Кинәт хатын, кытыгы килгән кешедәй, көләргә кереште. Мөхәммәт күрә, сизә: бу хатын-кызнын бармак күрсәткәннән генә көлүенә һич тә ошамаган. Бу көлү ничектер сәер көлү, ачынган, бәргәләнгән җанның көлүе иде. һәмбу көлүне тиздән хатын-кызнын тагын бер гамәле—чәчләрне йолка-йолка елау галәмәте алыштырырга да бик мөмкин икәнлеген тойды егет Дөрестән дә. беркавымнан шулай булды. Хатын, такмаклыйтакмаклый. еларга кереште: —Син гомер буе аңламадың инде. Аңламаганга салыштың! Без синең белән ун ел буе бер партада удырдык. Күпме генә теләсәм дә. син мине күрмәден. белмәдең' Шул кыргый урман кызын янына чыгып чаптын! Хәзер дә үзеңә кияүгә чыкканын көтеп, өйләнмичә йөрисең! Сукыр син! Кеше белән кешене аера белмисен! Әнә шундыйрак сүзләр сипте Рәзифә күз яшьләре аша. Мөхәммәт катып калган иде. Әйе. әйе. ул ни әйтергә, нәрсә дип тә юатырга белмәде ир хатынын! Рәзифә алдында анын гаебе юк бит! Ярый да. булсын ди. тугызынчыдамы икән, унынчы класста укыгандамы—ул аны бер-ике мәртәбә озата барды. Очраклы рәвештә клубтан икесе бергә чыкканнар иде Рәзифә үзем генә кайтырга куркам дигәч, капка төпләренә кадәр бардылар. Икенче көнне -Мөхәммәт Рәзифә белән йөри икән» дигән сүз чыкты Икенче көнне мәктәпкә килгәч, анын парта утыргычына кадак какканнар иде. Өченче көнне парта өстенә язу карасы түгеп киттеләр. Шул көнне мәктәптән кайтышлый юлда ул классташы Сәмигулла белән канга-кан сугышты Инде хәтерләми дә. тегесе, мыскыл итеп, ниндидер сүз әйтте бугай. Юл тузанында ауный-ауный чәкәләшкән ике әтәчне классташлары Барый килеп аралады. Истә калганнар әнә шулар гына. Әлбәттә, әүвәл Мөхәммәт Рәзифәгә гашыйк та булган шикелле иде. Әммә Гөлчәчәк белән чиразтагы бер очрашу-күрешү үк әлеге хис-мисне кысрыклап чыгарды. Мөхәммәт бу хакта оныткан да иде инде. Рәзифә исә әнә ничек житди кабул иткән булган икән ләбаса! Ул үзен анын алдында гаепле итеп сизгәндәй булды һәмсулкылдый- сулкылдый чын күз яшьләре белән елаган хатын чынлап торып кызганыч иде. Мөхәммәт Рәзифә янына күчеп утырды, кулын иңенә салып юатырга теләде. Хатын кискән агачтай анын алдына авып төште һәм аннары жәһәт кенә күтәрелеп муеныннан кочты. —Мөхәммәт, мин аңлыйм, барсы да узды, артта калды инде. Тик минем синнән бер бала табасым килә. Минем малаем бар инде Жиде яшьтә Икенчесенен синнән булуын телим! Мина боларны әйтүе бер дә җиңел түгел Тик нишлим! Беләм. аңлыйм. Минем поезд күптән узып китте инде Зинһар, каршы килмә. Ичмасам, гомерем буе синен балаң дип, шунын белән үземне юатып, шушы язмышым белән килешеп яшәрмен. Каршы килмә. Мөхәммәт! Буйдак егет хатынның кулларыннан араланырга тырыша-тырыша, аны акылына китермәкче булды. -Ни сөйлисен син Рәзифә! Сәмигуллаң бар бит синең! Әле генә яна машина алып кайтты. Сине ярата. Тормышын начар түгел бит синең. Рәзифә! Хатын елавыннан шып туктады, әмма кулларын ычкындырмады. -Тормышым авыр түгел. Ирем акча таба. Алма кебек малай үстерәбез. Иртәнге дүрттән торып фермага сыер саварга да йөрмим. Эшем чиста. Үзем сайлаган һөнәрем бар. Мөхәммәт. Син дөрес әйтәсен' Ләкин' Ләкин җанымдагы бушлыкны ни белән тутырыйм сон мин. Мөхәммәт' Яратып чыкмадым бит мин кияүгә Аптыраганнан, карт кыз булып утырып калудан куркып кына чыктым Сине кыргый Гөлчәчәгеннән аерып, аралап алмаслыгымны белгәч кенә Кирәкми мина Сәмигулланың шкаф тулы затлы күлмәкләре, кыйммәтле туннары Кадалып китсен шул чүпрәкләре белән. Мәхәббәткә сусадым мин. бик сусадым. Мөхәммәт! —Тынычлан әле. Рәзифә Тормышнын бөтен булуы хатын-кыз өчен зур бәхет бит инде ул —һай. Мөхәммәт, аңламыйсын икән әле син! Шунын гырылдавына хәтле сөймим бит мин, беләсең килсә! Хатын янә еларга кереште. —Бәхетсез хатын мин. Мөхәммәт Кыйммәтле туннарга, затлы күлмәкләргә төренгән бәхетсез, жансыз курчак кебек итеп хис итәм мин үземне! Ичмасам, синнән бала табып, гомерем буе шунын белән юанып яшәрмен дип хыялланган идем' Хатын капылт кына кулларын ычкындырып, диваннан торып басты да чәч-башын төзәткәли-төзәткәли. ванна бүлмәсенә кереп бикләнде, аннан шыбырдап су аккан тавыш ишетелде. Мөхәммәт әле һаман ис-һушын жыеп өлгермәгән, әле һаман диван почмагында өнсез утыра иде. Су тавышы аны кинәт айнытып җибәргәндәй булды Ул урыныннан торырга теләп талпынды Ләкин диван магнитлы кебек, җибәрми, дөресрәге, күңелендәге авыр таш шулай басып тора сыман иде аны. Рәзифә юыну бүлмәсеннән бөтенләй икенче кеше булып чыкты Тынычланган, үз-үзен кулга алган хатын Әйтерсен лә аны алмаштырып куйганнар, хәтта сүзләренә кадәр суык йөгергән —Мин сина бая укыган шигырьләр унынчы класста язылган иде инде. Пешеп җитмәгән алар, чиле-пешле дип әйтсән дә була. Ә менә болары... болары яңалары.— дип ул сумкасыннан баягысы кебек үк калын яшел тышлы дәфтәр чыгарды — Редакциягә тапшыра алмассыңмы'* Синен танышларың күптер'* Мин беркемне белмим. Мөхәммәт яшел тышлы дәфтәрне алып көзге янәшәсендәге тумбочка өстенә куйды —Тапшырам, әлбәттә. Вәгъдә бирәм. —Ярый. Мөхәммәт, мин китим инде Вакытынны алдым, ачуланма! Мөхәммәтнең хатынны нинди дә булса җылы сүхләр эхзәп табып юатасы, хәтта гафу да үтенәсе килеп китте Бу теләге мизгел эчендә шулчаклы зурайды, көчәйде ки. ул үзе дә сизмәстән, урыныннан ук сикереп торды, ләкин кирәкле сүзләр барыбер тиз генә теленә килмәде. Рәзифә каршысына басып, аптырап, сүзсез-авазсыз калды Хатын, анын бу теләген аңлагандай, әлеге хәлдән чыгарга үзе булышты: —Кирәкми, юатма мине. Мөхәммәт! Хәзер тынычландым инде Хатын- кыз бит инде мин. ничек тиз кабынсам, шулай тиз суына да алам Кирәкми, юатма... —Рәзифә . Хатын кулы белән анын авызын каплады — Юк. Мөхәммәт, син мина бер сүз дә әйтә күрмә, яме Тик син. Мөхәммәт, артык наивный да булма Алдап йөриләр бит сине' Мин сина моны әйтмичә булдыра алмыйм Шуны бел. Гөлчәчәген чәчәк түгел инде синен Синнән көлеп йөри ул Имеш, ана багышланган картинаңның тәмамланганын көтә' Җир бит ул! Чәчәген күптән койганнар инде анын! Ә син һаман бала-чага кебек. Хагын әлеге сүзләрне кызу-кызу сипте-сипте лә җәһәт кенә сумкасын эләктереп, йөгереп диярлек ишеккә китте Әйтерсен Мөхәммәтнең башына күсәк белән суктылар— ул идән уртасында өнсез торып калды Буйдак егетне ишек Йозагының ачылган тавышы сискәндереп җибәрдеме, әллә Рәзифәнең сүзләре яна гына аңына барып ирештеме—ул ишекне яртылаш ачкан хатын артыннан атлады, анын беләгеннән эләктереп алды. —Дөресме бу! Кайдан беләсең?! —Әй. Мөхәммәт, хатын-кызнын белмәгәне юк анын. Берсе. Гөлйөземе, уйнаштан бала тапты бит инде! Игезәк сыңары да ерак киткәндер дип уйлыйсыңмы әллә? Мөхәммәт ишекне шапылдатып кире япты, бер кулы һаман Рәзифәнен беләген кысып тоткан килеш иде әле. —Чынлапмы? Гайбәт бит бу! —һа! Гайбәт!—Хатын ямьсез итеп көлеп куйды,—Синең өчен, бәлки, гайбәттер! Ачуыннан бүртенеп, шартлар дәрәҗәгә җиткән буйдак егет хатынны залга кире тартып кертте. —Ант ит! —Ник мин шул себерке өчен ант итеп торыйм сун әле! Мөхәммәтнең бөтен гәүдәсе дерелди, тәне уттай кызыша башлады. Ул хатынны җилтерәтеп, диван янына алып килде дә дорфа гына аны төртеп аударды. Тегесе карышмакчы булып, сикереп тормакчы иде. тик егет ирек бирмәде, шулай ук тупас кыланып, хатынның киемнәрен йолкып атты. Кухнядагы чәйнек яман итеп сызгырырга кереште һәм әле шул рәвешле суы кайнап беткәнче сызгырачак иде... Кичкырын. чыгып киткәндә. Рәзифә Мөхәммәткә таба борылып: —Мина Барый сөйләде. Мина үпкәләмә. Бигайбә. Мөхәммәт, җаным!- диде. Гап-гади сүзләр. Акланумы бу. әллә тынычландырырга теләүме? Алла белсен... Сәнгать студиясенә йөрүче балалар килергә сәгатькә якын вакыт бар иде әле. Барый һаман күренмәде. Хәер. Барыйның Казанда икәнлеген белсә дә. анын үзе янына керергә уйлап та карамыйча, Рәзифәне махсус котыртып җибәргәнен чамаламый иде Мөхәммәт. Барый, колхоз рәисе буларак кына түгел, интригалар, кешегә төрле тозаклар кору буенча да шактый шомарган һәм түгәрәк башлы адәм иде. Гөлчәчәкнең «чәчәге» хакындагы әкият- гайбәтне дә ул юри уйлап чыгармадымы икән әле? Барый Әкбәровнын башында нинди уйлар кайнаганын этем белсен диме! Дистә еллар буе тау итәгендә яшәгән Байтимер чаклы Байтимерне тау башына күчерергә йөргәнне инде! Бу кешегә хәйлә-тозаклар күп. бик күп кирәк булачак, югыйсә, ул әлеге максатына шуларсыз үлсә дә ирешә алмаячак! Мөхәммәт исә боларны чамалау гына түгел, бу хәлләр анын ике ятып бер мәртәбә төшенә дә кереп карамый, ул ижат кешесе. Хак Тәгалә аңа кызганмыйча талант биргән, ул әнә шул талант исереклеге белән саташып яши. калганында аның эше юк. андый кеше печән урынына салам бирсәләр дә куанып кабул итәр һәм әле шуна сөенеп тә йөрергә мөмкин. Малярга тиң рәссамнар, буш. мәгънәсез такмакчы, язучылар эт сөяккә барган көй язучы композиторлар замана шаукымыннан файдаланып хакимият тирәсен, зур тәхет яннарын хәшәрәт тараканнар шикелле урап алдылар, талантларга печән урынына саламны да әнә шулар өләшеп утыра. Бу талантлы дигәннәре, ичмасам, шуны аяласыннар иде инде канә! Иртәгә көн болытлы булачак Р ман» картинасы ижат ителеп тәмам кылынган иде инде. Анын исеме әүвәл «Урман кызы» иде. Хәлләр бу рәвешле куера башлагач, ягъни ана тирәюньдәгеләрнен күзе төшеп, ул игътибар үзәгенә әйләнгәч. Мөхәммәт әлеге исемнең койрыгын кисте: «Урман» булып кына казлы. не без һәрдаим яклаячакбыз. Дәүләт белән идарә итүдә без буталчыклык һәм башбаштаклык тудырачакбыз... Без сиздермичә генә, әмма бик актив һәм даими рәвештә чиновникларның, ришвәтчеләрнең башбаштаклыгын, аумакайлыкны алга сөрүгә булышачакбыз. Бюрократик һәм чуалчыклар унай сыйфатлардан саналып йөртеләчәк. Намуслылык һәм гаделлектән көләчәкләр, алар бөтенләй кирәкләре бетеп, искелек калдыгына әвереләчәк. ... Ерткычлык һәм оятсызлык, алдашу һәм ялган, эчкечелек һәм наркомания, бер-береннән хайваннарча курку, чигенсенә белмәү, хыянәт, милли өстенлек, халыклар арасында дошманлык—боларнын һәммәсен без оста һәм шома гына чәчәчәкбез һәм болар һәммәсе гөрләп чәчәк атачак һәм бары тик азчылык, бик кечкенә азчылык кына нәрсә барганын төшенер яки хәтта анлар да.. Әмма андыйларны без мескен хәлгә куячакбыз, тәмам көлкегә калдырачакбыз, алар турында ялган фикер тудыру һәм аларны жәмгыять төпкелендә дип игълан итү юлларын табачакбыз. Большевизмның рухи тамырларын йолкып ыргытачакбыз, әхлакый нигезләрен пычратачакбыз һәм юк итәчәкбез. Без шулай итеп буын арты буыннарны какшатачакбыз. Ленинча фанатлыкны эшкәргәчәкбез, төп игътибарны һәрвакыт яшьләргә бирәчәкбез, аларны таркатачакбыз, бозачакбыз, аздырачакбыз. Без алардан шпионнар, космополитлар ясаячакбыз. Без моны нәкъ менә шулай эшләячәкбез. Мөхәммәт ватык сыра шешәләренә басмыим-басмыйм дип. сак кына атлаган Һади абыйсына кыскача шуларны сөйли башлады. Һади абзый бу мәсьәләләрдә үзе дә төшеп калганнардан түгел икән: — Гасырлар буе урыс хакимлек иткән бу илне, ниһаять, кызык иттеләр!—диде ул. Сөйләшә торган сүзләре күңелсез темага булгач, бишенче катка менеп җитү бик авыр, газаплы гомер узуга тиң иде кебек. — Гитлер кадәр Гитлер биш ел буе сугышып та басып ала алмаган иде. «Горби җилләре» исә башлагач, ниһаять, безне чит илләр сугышсыз- нисез генә басып алдылар! -Әйе шул, әйе,—дип куәтләде анын сүзләрен остазы —Дошман тугыз, без сигез генә икән ләбаса! Алар икесе дә яхшы андап бүгенге җәмгыятьнең сәяси һәм икътисади хәленә шактый ныклы анализ бирә алырлык кешеләр иде. Гомумән, нәрсә сон ул бер илнен икенче илне тыныч юл белән басып алуы? Гади генә аңлашканда, басып алучы алынган Илнен икътисадын кысрыклап, үзенекен кертә. Басып алынган Илнен халкы үзе берни җитештерә алмый, басып алучының үтмәс тауарын гына үзләштереп ята Кыскасы, тегеләрнең байлыгын арттыра! Икенче ягы да бар. Анысы тагын да куркыныч һәм ул кабахәтләрчә эшләнә. Монысы мәдәниятне, рухи мирасны үтерү. Ягъни басып алучы Ил үз мәдәниятенең төссез, ямьсез тауарын басып алынган илгә кертеп тутыра һәм шунын белән «кол» халыкнын миен агулый, күнелен тупасландыра, пычрата. Карагыз, көнбатыштан һәм океан аша кергән ул «хлам»ны! Ниләр генә юк! Секс, үтереш, шакшылык, пычраклык һәм дә иң әшәкесе— наркомания! Остаз белән шәкерт икенче кат белән өченче кат баскычлары арасындагы мәйданчыкта тукталып калдылар. Бүген якшәмбе көн булгач, баскыч мәйданчыклары жыештырылмаган. төнге хәлләр аерымачык булып күз алдында тора Чүп савытлары сыра шешәләре һәм шприилар белән тулган... Боларны күрү бик авыр да һәм шул ук вакытта әлеге ансыз яшьләр кызганыч та иде. Һади тәрәзә янагына сөялеп, урамга карап тора башлады. Тәрәзә каршындагы ялгыз каен агачы,—күрәсең, күптән утыртылган булгандыр, бишенче катка чаклы матур булып үскән, ямь-яшел яфраклар ярган. Каен гына аны баягы күңелсез сөйләшүдән һәм авыр уйлардан арындыра алмады Ул үзе кебек үк тәрәзә янагына сөялеп урамга карап торган Мөхәммәткә таба борылды. —Телевидение көне-төне наркофильмнар, боевиклар әйләндерә. Минем кечкенә малаем телевизордан пычрак секс карап утырырга тиеш! Нишли алам соң? Шарт иттереп телевизорны сүндереп куйдым ди. Бу мәсьәләне хәл итү түгел. Баланың күңеле ымсынып калачак, чөнки аның кызыксыну хисен берничек тә сүндереп булмый, ул телевизор гына түгел. Шулай итеп бары бер юл—фильмдагы хәлләргә балаңа аңлатма биреп утырырга гына кала. Ләкин ул «безобразие»гә беркем дә. бернинди дә анлатма бирә алмаячак! Әгәр дөньялар киләчәктә дә болай бара калса, иманым камил, тагын ун-унбиш елдан бозык буын барлыкка киләчәк. Күреп торасын, әледән үк тараканнар кебек үрчи инде алар. Тиздән яшьләр женси теләкләрен нәкъ этләр кебек урамнарда, чүплек артларында канәгатьләндерә башлаячак! Һади шулай дип әйтеп тә бетерде һәм шуның артыннан ук әллә нинди ямьсез тавыш белән көлеп тә җибәрде. —Әнә, әнә, күрәсеңме! Ул ун кулы белән каенга таба ишарәләде. Каен ботакларына, жиргә төшеп җитә алмыйча, өч презерватив эленеп калган да, жил искән саен, агач яфраклары белән бергә, жилфер-жилфер киләләр иде... Мөхәммәт үзе дә сизмәстән сүгенеп жибәрде. Подъезддагы тәртипсезлеккә ул ияләнгән, әлләни игътибар да итмәгән иде, шешәләрне дә таптап кына узды. Ә Һади абыйсы алдында, укытучы һәм авылдан килгән кеше каршында, уңайсыз, бик унайсыз иде. Әйтерсең, тәртипсезлекләрне ул үзе эшләгән, баягы сүзен дә аклану өчен генә башлап җибәргән иде Һади абыйга шул җитә калды, ул боларны күңеленә бик якын алып, кызып китте. Беркавымга Барый ла онытылып торды. —Океан артыннан массакультураның язгы ташу кебек килеп керүе бигрәк тә безнен Татар милләте өчен куркыныч! Без. урыс итәге астында болай да «үләм-бетәм» дип яшәгән милләт, үзебезнең борын-борыннан килгән милли гореф-гадәтләребезне ничек саклап калырбыз, газиз балакайларыбызны ничекләр итеп, кемнәр итеп үстерербез икән! Мөхәммәт анын сүзләрен куәтләгәндәй: —Урыс итеге белән маржа итәге астында яшәгән милләт без,—дип кенә куйды да, башка сүз әйтмәде. —Кая, синен «Урман* картинан нинди хәлдә? Ул урман үзе таланып бетеп бара бит инде. Ичмаса, синен картинаңда булса да саклап каласы иде аны. Әлеге сүзләрне Һади абыйсы ачынып, йөрәге җылап әйтсә дә, Мөхәммәтнең ул хактагы сүзне артык куертасы килмәде. «Һаман шул картина!»—дип көрсенде дә: —Тәмам инде ул, диде. Бу вакытта фатир ишегенә килеп җиткәннәр иде инде. Өендәге радиосы бар көченә кычкырып эшләп утыра, алар ишектән кергән шәпкә дикторнын иртәгә булачак һава торышы хакында әйткән җөмләсен ишетеп калды: «Иртәгә көн кояшлы». «Кояшлы, пычагым! Көн иртәгә болытлы булачак! Нәкъ бүгенге кебек Синоптиклардан алган хәбәрне укыганчы, ичмасам, тәрәзәдән урамга күз ташлар идең. Дөньяны болыт каплаган бит!»—дип көрсенде Мөхәммәт, диктор белән күнеленнән бәхәскә кереп. Эттән туган... несе аңына килеп, кәефләре яхшыргач. Һади абый Байтимергә кайтып китте. Мин иртәнге якта көн саен Барыйның хәлен белергә бардым. «Бәлки, невроз булгандыр, ял итсен, каннарын чистартабыз»,—дип, табиблар Барыйны тагын бер атнасыз чыгармаячакларын әйттеләр. Урындагы кеше урындагы кеше инде. Хәниф Хатыйпович шалтыратып, Барыйны тыныч, унай палатага күчерттерде Шуңа күрә мин анын янына баргач, иркенләп сөйләшеп утырырга да мөмкинлек зур, комачаулаучы кеше юк. Ә палатадашы исә үзе дә сөйләшергә сусаган пенсия яшендәге абзый кеше менә дигән әңгәмәдәш Ул гомере буе университетта фәнни коммунизм һәм атеизм укыткан. Хәзер дә хезмәттә икән, хөкүмәттә дин эшләре буенча консультант. Татарстанда мәчетләр төзү буенча Үзәк Киңәшмә әгъзасы. Ул һәрвакыт диярлек гәүдәсе каеш белән тартылган кыяфәттә түшәмгә карап ята Остеохондрозмы, умырткасының нервылары кысылып шулай булганмы, биле катып, гәүдәсе алга таба бөгелгән килеш калгач, хастаханәгә керергә мәҗбүр булган Үзе әйтмешли, гәүдәсе фәнни коммунизм фәне кебек берзаманны тиктомалдан каткан да калган. Юморга бай. күңелен төшенкелеккә бирми торган жор телле кеше Сабит Садыйкович. Хәл сораудан башка, иркенләп Барый белән сөйләшеп утыра алганым юк. Килеп керүгә, Сабит Садыйкович сүзгә кушыла һәм анын ару белмәс тиктормас теле тегермән тартуда. Үзе сөйләвенчә, ул карчыгы белән ике малай тәрбияләп үстергән. Карчыгының аяклары авыртса да ул анын хәлен белергә атнага бер булса да килеп китә, ә малайларның эзе дә юк һәм алар турында сөйләргә Сабит Садыйкович үзе дә бик атлыгып тормый Шул хакта сүз чыкканда да әңгәмәне бик жайлап кына икенчегә борып җибәрә иде. Мин килеп кергәндә Барый баш өстендәге радиосын тынлап ята. Сабит Садыйкович гәҗит укый, ара-тирә ат кебек пошкырып катеп җибәрә Аның белән янәшә ятакта керәшен Василий түшәмгә карап тавышсыз- тынсыз гына нидер уйланып ята Күренеп тора. Сабит Садыйковичнын ат кебек пошкыруы бер дә ошамый, әлеге авазлар кинәт, көтелмәгән булгач, ул сискәнеп-сискәнеп китә, әмма күршесенә шелтә белдерергә һич тә җөрьәт итә алмый Сабит Садыйкович килештереп сөйли, кызык итеп сөйли, аны тынлап ятуы үзе бер рәхәт! Нәкъ менә шул сәбәпле түзәргә дә туры килә инде Ни хәл итәрсең! Ул Сабит Садыйкович авызыннан үз гомерендә беренче мәртәбә «масон» дигән ят сүз ишетте. Әүвәл ул аны «масло* дип анлаган иде Кешеләрнен ин каймакларын гына ул оешмага кертәләр ди бит' Каймак Э белән май бертуганнар бит инде, әлләни аерма юк! «Масон»ны «масло» лип аңласа да гаеп түгел. —Егетләр, тынлагыз әле менә!—диде Сабит Садыйкович. Һәм рөхсәт тә сорап тормыйча укырга кереште.—Умнеющей и хитреющей нации ты принадлежишь. Хакимов, то есть татарской, ди Виктор Астафьевнын бер герое татар кешесе турында. Икенче урында башка герой нәкъ шул ук сүзләрне еврейлар хакында әйтә. Күрәсезме, яратмый атаклы урыс язучысы татарны. Еврейларны да яратмый, әмма курка. -Умнеющая и хитреющая нация», дип атый, еврейлар белән бер калыпка сала. һе. кызык бу кызыгын Дөреслек тә бар монда. Чынлап та. умнеющая нация без. еврейлар кебек. Бәлки, алардан да умныйрактыр әле. Кыскасы, чуваш әйтмешли, полно умныйлар. Татарстан дигән җиребез бар. Мәдәниятебез, телебез, динебез. Еврейның болар юк бит! Урыс булып йөриләр Ул милләтне кимсетеп әйтмим мин. Затлы халык алар. Әнә. безнен табибны, профессор Берманны гына алыйк Андый шәп табиб бөтен Татарстанга берәү! Бертуган абыйсы күрше кафедрада, философиядә эшләде. Беләсезме, шунын. Михаил Израиловичнын. лекциясен тыңларга бар институт җыела, утырырга урыннар булмый торган иде. Сабит Садыйковичнын сүзе бүленде, палатага, гомере озын булыр, профессор Александр Израилович Берман үзе килеп керде. Александр Израилович уртача буйлы, аның бер генә бөртек кара чәче дә юк. ап-ак һәм коелмаган, бик куе. Шул ак ефәк чәче бөдрәләнеп тә тора. Күзләре конгырт. иреннәре калын, борыны карчыга борыны сыман: алай ук очлы булмаса да дуга кебегрәк. Профессорның кыяфәте читтән караганда, җитди кебек тоелса да. авыру янында ул гел көләч йөзле. Шунысы кызык, авыру янәшәсендә берничә минут хәлен сораштырып һәм киңәшләр биреп утырганнан сон тегесе дарусыз да терелеп киткәндәй була, профессорның йә күзләреннән, йә кулларыннанмы, зур дәвалау көченә ия булган уңай энергия агыладыр шикелле. Бу юлы да ул. һәркем белән итагатьле генә исәнләшкәннән соң әүвәл Барый янына килде (бу палата махсус һәм түләүле палата булып, авыруларны атнага ике мәртәбә профессор үзе кереп карый). Мин гафу үтенеп, коридорга чыгып торырга уйлаган идем, профессор кузгалмаска кушты. Ул авыру ятагы янәшәсендәге артсыз урындыкка утырды. —Син борчылма, егет! Тиздән өенә кайтып китәрсең. Жанын өшәнгән булган. Арыган, талчыккан булган рухың, егет. Чөнки син соңгы арада аны үстерү, баету өчен эшләмәгәнсен. Жан—үлемсез. Ана һәрвакыт энергия өстәп тор\ мәҗбүри. Шулай итмәсен. ул сине ташлап китәчәк. Синең бар бәхетен үзеңә салынган, индивидыңның нинди булуы синең тормышына турыдан-туры йогынты ясый. Гетены укыганын бармы синен? Ул менә нәрсә ди: Кол. халык һәм җиңүче Күптән инде танылган. Һәм җирдәге зур бәхет Шәхескә бит салынган. Сәламәт хәерче авыру патшага караганда күпкә бәхетлерәк. Рухы бай кеше адым саен кызык эзләп йөрми. Ана болай да тормыш күңелле. Сократ нәрсә дигән, беләсеңме? Ул әйткән: «Уйласаң, тормышта мина бөтенләй кирәге булмаган бик күп нәрсәләр бар икән!» Йә. ярый, күп сөйләп ташладым. Син акыллы егет, үзең дә анларсын. Жан тынычлыгы кирәк сиңа, җан тынычлыгы. Якын иткән кешен булса, өйләнеп җибәрерсең тагын! Анын бу сүзләреннән мин үзем дә сизмичә көлеп җибәрдем һәм Барыйның да ирен читләре бел н елмаеп куйганын күрдем. Барый җавапсыз калмады: Рәхмәт, профессор! Минем туйда түр башында булырсыз' Профессор саф татар акценты белән: —Алла боерса'—диде. Анын күзләренә чаклы елмая иде. Профессор чыгып китүгә Сабит Садыйковичнын тел тегермәне янә хәрәкәткә килде. Анын гәүдәсе каеш белән тартылган иде. ул башын чак кына күтәрә төшеп —Акыллы адәм дә инде бу профессор!—диде ул,—Тик беләсезме, еврейлар бер-берсе өчен тырыша, яклый диләр. Безнен татар да шулай. Казанда димим, диаспорада шулай. Читтә татарлар бер-берсе өчен үлеп торалар! Наоборот, без еврейларның бер-берсен ничек кырулары турындагы фактларны күбрәк беләбез. Троцкийларны искә төшерегез. Бер-берсен ничек бугазлыйлар! Ә шулай да еврей барыбер татарга караганда өстенрәк бит! Ни өчен шулаймы! Аңлатам, диаспорада татарлар бер-берсен яклый, күтәрә дидем бит әле. Ә еврей өчен бу җир шарынын һәр кыйтгасы да үз туган иле Еврейнын туган иле—диаспора! Юк. юк, бу гына түгел әле! Ул халыкның ин светлый умнары масон ложасында тора! Менә көч кайдан килә аларга! Заманында безнен татар да әлеге ложаларга кергән булсамы!!! Их, юк шул!. Беләсезме’! Сабит Садыикович сүзен тәмам кылырга өлгерә алмады, шәфкать туташы кереп тарттырылган каешларны чиште һәм аны икенче процедурага алып чыгып китте. Мин аның масон ложалары хакында әйткән сүзләре белән килешмичә —Петербургта укыганда күрдем мин, Сабит Садыйкович! Җир йөзендәге барлык бәла, афәт шул масоннар аркасында!—дип калдым Мина каршы жавап бирергә вакыты юк иде —Шат күңелле карт,—дип куйды Барый аның артыннан —Бүген малайлары турында сөйләп алды әле. Моңарчы ул турыда авыз ачканы юк иде. Начар төш күргән, борчыла. «Үзем гомерем буе фәнни коммунизм укыттым Ә гаиләмдә тәртип ясый алмаганмын. Балалар ач-ялангач йөрмәсен, кеше булсыннар дия-дия көн-төн эшләдем. Нәрсә килеп чыкты диген? Зур түрәнен игезәк кызларына өйләнделәр. Ул иркә кызлар икесе дә наркоманка булып киттеләр. Үз артларыннан малайларны да иярттеләр!—дип сөйләп торды. Мин сүз катмадым, авыр итеп көрсенеп кенә куйдым —Бүген көн тагын болытлы ахрысы?—дип сорады Барый тәрәзәгә карап — Әйбәт йокладым бүген Бер төш тә күрмәдем,—диде ул шунын артыннан ук һәм янә мина таба борылды.—Профессор—хәйләкәр карт Кичә миннән сорый, аракыны күп итеп эчәсеңме, ди. Мин әйтәм. туры килгәндә берәр шешә инде дим. тик ул гына күзгә чыкмый дим Еш туры киләме сон, ди. Дөресен әйтмәдем, айга бер-ике мәртәбә генә дидем Үзенчә, белая горячка булмаганмы икән дип, кызыксынуыдыр инде. Бар ди сиңа, белая горячка! Начар аракы эчәбез, мин әйтәм Шуны эчкәч, күзгә әллә нәрсәләр күренә башлый, мин әйтәм. Алар үзләре чиста спирт кына эчеп яткач та!.. Василий тәмәке тартырга чыгып китте Икебез генә калгач, Барый белән күзгәкүз карашып сөйләшеп булачак иде. Ул минем төпченә башлавымны көтмичә, үзе —Беләсеңме, малай, мин урманда ул көнне кызык хәлгә тап булдым бит,—дип, сүз башлады — Кеше башлы бүре күрдем мин! — Кит! Ул көнне үзен әйтмешли, начар аракы эчкән идеңме әллә? —Юк. ул көнне грамм да тотмаган идем Анын алдагысында да! —Алайса нәрсә булды икән сон? —Син, зинһар, бу хакта бер кешегә дә ләм-мим, яме Хәтта Һади абыйга да әйтмәдем мин моны Күренеп гора. Барый уйнап та, шаярып та сөйләшми, сүзләре чынга охшаган иде. Тик ул таланып беткән шәрә урманда кеше башлы нинди бүре булсын’! Бүре башлы чын ерткычлар да качып киткәннәрдер инде' Барый беркавым тәрәзәгә таба карап хәрәкәтсез утырды да кинәт утырган урынында кымшанып куйды һәм кипкән иреннәрен ялаштыра- ялаштыра мина төбәлде —Беләсеңме, Мөхәммәт. Пиратны күрдем бугай мин. Хәтерлисенме безнең Пират исемле этне9 Бүрегә әйләнгән ул. Бәлки, Пиратның баласы булгандыр. Мин аны күптән юкка чыккандыр дип уйлаган идем. Урманнан кире кайтмады бит теге вакытта. Кыйнаган идем, миңа үпкәләде. Ул үзе дә бүрегә охшаган иде бит. Хәтерлисеңме син? —Хәтерлим,—дидем мин моннан байтак еллар элек булган вакыйгаларны, дөресрәге, үземнең Сигнал кушаматлы нечкә билле маэмаемны һәм Барыйның бүре белән эт гибриды булган Пиратларын искә төшереп —Пират иде ул. Йә баласы! Янымда мылтыгым юк иде. Шуны сизеп урман авызына чаклы артымнан озата барды. Ярый, машина сүнеп калмады әле. —Ярый,—дидем мин Барыйның сүзләре белән килешкәнлегемне белдереп — Пират та булсын ди. Этнең бүре белән кушылып гибрид барлыкка килүе дә яңалык түгел, бәлки. Пиратның баласы булгандыр. Ә теге кеше башлы бүрең? — Белмим—дип, жил кәсе и сикертеп алды Барый һәм, аптырап, гажәпләнеп, мина карады.—Бүре гәүдәсендә... беләсеңме, олы кеше башы түгел иде ул. Бала... бала башы иде, Мөхәммәт. —Әкият’—дидем мин, капылт кына урынымнан торып тәрәзә янына килдем. Болытлар таралып, күк йөзе ачыла башлаган кебек тоелды —Әкият!— дип кабатладым мин.—Син, брат, мөгаен, урманда югалган малаеңны сагынып саташасындыр. Шуңа күрә сина шулай булып тоелган да ул! Профессор дөрес әйтә, жаның талчыккан синең... — Бернинди дә әкият түгел, дустым. Саташмадым да. төш тә күрмәдем мин. —Син ул көнне точно исерек түгел идеңме? —Юк, юк, шыр аек идем. Шуның алдыннан гына, килгән юлы дип, Гөлйөзем янына да кереп чыктым әле... —Син может кара махмырдан булгансыңдыр. Махмырлан да күзгә әллә нинди шайтаннар күренә бит ул. Мәсәлән, минем шулай булганы бар. Кичтән бик көчле йокы даруы да эчеп яткан идем. Төнлә саташып уяндым. Имеш, безнең урман дөрләп яна икән. Гөлчәчәк белән икебез ут-ялкын эчендә калганбыз. Әллә төш күрәмме икән сон дип. тәнне чеметеп карыйм, авырта, нормально, төшләнмәгәнмен дә. Менә шулай да була ул, брат. —Юк. юк!—диде Барый аның сүзләренә каршы —Анысы мин ул көннәрдә арыган, талчыккан идем, ике-өч көн рәттән йоклый алмадым. Шуннан Һади абый хатынына, җиңгәнгә зарландым. Кичен ул мина ниндидер укол салды салуын. Барыбер йоклый алмадым. Аунап ятгым-ятгым да нәрәдкә чаклы урманга чыгып киттем. Өйләре янында Гөлйөземне очраттым. Ул атлары яныннан кайтып килә икән. Машинаны таныган, капка янында көтеп торган. —Җиңгәң йоклата торган укол салып, минем кебек син дә саташкан булсаң? — Белмим,—дип Барый янә җилкәләрен сикертте.—Ну, ана чаклы, бүрене дә. бүрегә әверелгән Пиратны да күрдем бит мин. Димәк, ул мине сагалый' Корытам мин ул урманны, Мөхәммәт! Авылны тау башына күчергәндә яна йортлар салу өчен агач та күп кирәк булачак. Үзәнгә, иске Баитимер урынына, яна урман утыртачакмын! — Ничек бетермәкче буласын син ул урманны. Барый туган, тайгага чаклы дәвам итә бит ул!—Илләтнен теге ягы мариныкы бит әле анын. — Мари белән дә уртак тел табарбыз. Кирәк булса. Безнең әңгәмәне, тәмәкесен пыскытып бетереп, палатага кергән Василий бүлде. Ул нигәдер ялт-йолт минем якка карап куйды да урынына барып ятты. Аннары үзалдына сөйләнгәндәй: —Без берни белмибез икән, ә, малай!—дип мыгырданды. Мин дә, Барый да аның сүзләрен игътибарга алмадык, үзебезнеке куәтлерәк иде. Ләкин чит кеше янында сөйләшеп тә булмый иде инде Сүзләренең җавапсыз калуын Василий өнәп бетермәде бугай, ул башын күгәрә төшеп, мина эндәште: —Син... Сез художник бит. иеме? —Әйе,—дидем мин салкын гына. Дөресен генә әйткәндә, бу вакытта анын белән ачылып сөйләшеп тә торасым килми иде. Шуна күрәме, кыяфәтем дә. сүзләрем дә төксе иде. Әлбәттә, ул кешегә салкынрак мөгамәләдә булуыма бернинди сәбәп юк. Азмаз,—якынча гына инде,—авыру тарихын да беләм: нервылары какшаган Василийның. Ул студентлар тулай торагында комендант булып тора икән. Апрель аенда ике студент белән тулай торак түбәсеннән кар төшергәннәр. Егетләрнен берсе түбәдән егылып төшеп һәлак булган Анын наркоман икәнлеген Василий белмәгән, кесәсенә шприцын тыгып менгән булган икән. «Әгәр наркоман икәнлеге ачыкланмаса. минем урыным болницада түгел, төрмәдә булыр иде инде хәзер!—дип кабатларга ярата керәшен абые. —Обшежитиенен бер залын бизисе бар ие. Шуна художник таба алмыйбыз. Бу кешенен мина ни өчен сүз катарга тырышуы аңлашылды, тулай торак бизәргә үзенчә рәссам эзләве икән Ләкин мин ана тагын жавап кайтармадым Кабат сүз кушарга ул үзе дә уңайсызланды булса кирәк, караватын шыгырдата-шыгырдата, тәрәзәгә таба борылып ятты Мин. Барый белән саубуллашып, палатадан чыгып киттем һәм коридорда баягы профессор белән мангайга-мангай бәрелешә яздык. Ул мине туктатты да: —Сез Петербург Академиясен тәмамладыгызмы?—дип сорап, мине гажәпкә калдырды. —Әйе,—дидем мин анын бу соравына бик тә аптырап. —Сезне Берман укытмадымы'.’ —Берман? Христофор Израилевич! Профессорның йөзе яктырып китте —Әйе. әйе Минем бертуган абый ул! —Укытты. Сәнгать теориясеннән һәм бик зур художник та бит ул! —Әйе. әйе.—дип жөпләде профессор, үзенен көйле тавышы белән.— Йә. ярый, гафу итегез. Мин шул хакта гына сорамакчы идем. Ләкин сез, яшь егет, төрле оешмалар хакында атап сөйләшмик, үзегез дә анлыйсыз. шактый ялгыш фикердә икәнсез! Ул Сезнен фикерегез генә булып калсын Сөйләп йөрмәгез. Сезгә файдага эшләмәячәк дип уйлыйм мин ул ялгыш фикерләрне Йә. ярый, гафу итегез Мин болай гына. Онытыгыз минем сүзләремне, аларны башкалар белән анализлау мәжбүри түгел. Аяламаган кешеләр бар. Мәсәлән, ул гап-гади комендантка шул кирәкме сон инде! Минем янга кергән дә. башымны катыра. Ә сез.. Сез башка! Сез үсәсе кеше әле! «Война и мир»ны укып чыгыгыз әле тагын бер кат! Хәер, Казанда Сезнең күргәзмәләр бармы? Мин ана жавап йөзеннән санап чыктым Бу минутта бик каушаганымны сиздем мин. Моны, әлбәттә, профессор да тойды булса кирәк, ул кулын дусларча иңбашыма куйды да: —Уңышлар Сезгә! Вакытыгызны алдым! Мине гафу итегез!—дип. тиз генә коридорнын аргы башына таба китеп барды. Минем бөтен тәнем манма су иде «Вак балык йокыга талмасын өчен елгада чуртан да кирәк!» Кем әйтте бу сүзне? Профессор Берманмы? Әллә Әллә аны егеткә ниндидер яшерен, серле тавыш китереп ирештердеме? Сан к-Петербургта укыганда ишеткән идеме әле? Таныш бит. бик таныш сүзләр? . Петербургта без тулай торакның бер бүлмәсендә өчәү Мәскәү янындагы бер авылда туып үскән чандыр озын гәүдәле, сары чәчле егет Василий Иванов һәм Кырымнан бөдрә чәчле, кин маңгайлы. уртача буйлы Абрам Соловьев белән бергә тордык. Василий бәйрәм-сәйрәмдә авылына кайтып йөри һәм һәрвакыт, үзе әйтмешли, чык тамчысы кебек саф көмешкә кыстырып килә, аннан шул кичне үк өчебез утырып авыз итә идек. Көмешкә каннарга йөгерә башлагач Иванов белән Соловьев һәрвакыт милли темаларга кереп китеп, соңыннан бу андашунын ахыргы нәтиҗәсе тәпәләшүгә дә барып җитәргә мөмкин иде. Гадәттә, бәхәсне һәрвакыт Иванов башлый, мин. араларына кереп, нокта куярга ярдәм итә торган идем. —Масоннар һәм еврейлар, якты идеягә хезмәт итәбез дигән булып, халыкнын башын катырып яталар! -Ә нигә? Халыклар арасында аерма булырга тиеш түгел! Милләт дисен! Причем монда милләт! Милли төшенчәне без онытырга тиеш! Мин аларнын бу бәхәсләренә кысылмаска тырышам. Бүлешсеннәр, талашсыннар шунда икесе генә дип уйлыйм. -Абрам, беләбез бит инде! Алар милләтләрне бер тагаракка салып бутап, көчсезләндерү максатын куялар. Нигәме? Чөнки милләт аерым, үзенчә булганда куәтле, көчле була. Ана бу көчне милли идея бирә! Бер тагаракта буталгач^ милли идея бетеп, ул үләчәк, еврейның итек астында калачак! Масон итәге астында... —Масоннарга тел тидермә син! Белмәгән башын белән! Барлык дәүләтләрдә дә көчле йогынтылы, дәрәҗәле кешеләр һәм идарәчеләр масон булган. Алар Европаны урта гасыр баткагыннан алып чыкканнар Алар бар халыкларның да туганлыгы идеясен таратучылар!.. — Икътисад, финанс, капитал масоннар һәм еврейлар кулында. Урта гасырда масоннар «ирекле ташчылар», ягъни төзүчеләр булганнар һәм төп эшләре храмнар төзү булган. Ә хәзер төзү эшләрен онытып алтын чүпләү белән мәшгульләр. —Барлык гыйлем-белем дә, таралу дәрәҗәсенә карап, тора-бара беренчел максатын югалта һәм һаман саен үзгәртелә. Ә үзгәртү нәрсә ул? Үзгәртү—бозу ул. кадерлем! Такова человеческая природа!..—Дема-а-ааа- го-гия бу. Соловей! Масон син! —Масон оешмаларының бер характерлы ягы бар: алар беркайчан да ачыктан-ачык чыгыш ясамыйлар, кире какмыйлар һәм мактауга да. тәнкыйтькә дә җавап бирмиләр. Ә мин синен фикерләрне кире кагып утырам. Димәк, мин масон түгел! Югыйсә, минем бу гамәлем масон этикасын бозу булыр иде. Мин бары хакыйкатьне яклыйм! -Жир йөзендәге бар зур үзгәрешләр, революцияләр, канлы сугышлар, дәүләтләрнең юкка чыгуы, һәммәсе дә,—интернациональ еврей һәм масоннар эше! Алар бүтән халыклардан өстен булырга, бүтәннәрнең муеннарына менеп атланып, рәхәтлектән аякларын селтәп утырырга телиләр! —Син алайса жавап бир: нинди партия яки оешма, йә булмаса кайсы халык өстенлеккә, башкалар өстеннән идарә итәргә омтылмый сон? Бармы андый халык? - Мин сина Валентин Распут ин сүзләре белән жавап бирәм: без. урыслар, байлыкка омтылмыйбыз. Байлык кешеләрне боза ул! — Распутинны хөрмәт итәм мин. Ләкин икегез дә мине гафу итегез, байлыкка, яхшы тормышка омтылмаган халыкнын мондый психологиясе аңлашылмый! Гел гөмбә җыеп, тозлаган кәбестә чәкәне суырып утырып кына да яшәп булмый ич инде! — Башка халык өстеннән идарә итәргә омтылу—кешелек алдында коточкыч җинаять! Наполеон. Гитлер язмышлары ничек тәмамланды? Шул ук Гитлер һәм Сталин еврейларга коточкыч ачулы иделәр. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр һәм шуннан сон синен күпме туганын кырылды! Сез үз халкыгызга каршы җинаятьне үзегез эшлисез. Березовскийларын эшли' Бар капиталның бер учта булуы бүтәннәрнең ачуын чыгара. Үз халкыма каршы андый җинаять эшләгәнче, иң яхшысы тозлаган кәбестәгә канәгать булып утырам мин. Уразов, ник дәшмисең, шулай бит? Мин болардан ансат кына котылып булмаслыгын яхшы беләм. шуңа күрә берәр сүз кыстырып куям: Үз Урынында тозлаган кәбестәсе дә. капиталы да кирәктер инде Иванов мен тапкыр кабатлаган сүзләрен тагын әйтә: — Ну хәйләкәр татар син. Уразов! Мин бертуктаусыз бимазалап тенкәмә тиеп беткән тизәк чебенен кугандай анын ягына таба кулымны селтим Янәсе -Чукынышып китегез шунда' Мине генә кыстырмагыз!» Әнгәмәнен читкә борылуы Соловьевнын эчен пошыра, ул кызу гына: Ну. ярый, синенчә булсын ди. Берәр халык икенчесе өстеннән идарә итәргә омтылсын ди. Ләкин монда бөтен кешелек өчен дә бернинди куркыныч янамый ләбаса' Эволюция ич бу. тормышның алга бар\ законы' Каршылыксыз үсеп булмый бит' Бу. беләсен килсә, файдалы да әле! «Вак балык йокыга китеп харап булмасын өчен елгада чуртан да кирәк»диме әле? Юкса, йокыга талган вак балыкны агым үзе белән ияртеп китәчәк һәм көчле дулкыннар аларны яр өстенә ыргытачак! Менә һәлакәт кайда ул туган! Иванов, көмешкә шешәсен әнгәмәдәшенә табарак этеп: Әйдә, эчеп куйыйк әле Сал әле чак кына! Демогог кешенен сүзләре кебек кулы да җиңел була ди. — Бернинди демагог түгел мин! Демагог булсам, синен тавык тизәгеннән ясалган көмешкәңне эчеп утырыр идем мәллә? Соловьев үпкәләде ахрысы Әмма анын үпкәләве әнгәмәдәше каршында, биреләм дип. ике кулын күтәрүе түгел иде әле. ул һаман телләшә: — Вак балык турындагы сүзләремне дәвам итәм. Василий Петрович! Менә шул. мәгәр вак балыклар чуртанга каршы көрәшә-көрәшә ныгырлар, көч җыярлар һәм дә беркөнне чуртаннан курыкмый да башларлар Мин монда, беләсен килсә, синен файдага сөйләп утырам әле! —Син нәрсә, безне вак балык дип атамакчы буласынмы?! — Мин чагыштыру гына китерәм Көмешкә Ивановның «кәллә»сенә барып житеп. егетнен холкы кайнарлана башлаган иде бугай, мин. бу ике әтәч арасында сугыш-фәлән чыгып куймасын дигәндәй, сагаеп, караватымнан башымны күтәрәм Юк икән, әлегә икесе дә тыныч Шулай да Ивановның бала башы чаклы йодрыгы өстәл өстендә ята иде инде Соловьев хәйләкәр һәм өстәвенә сак та, ул Ивановның йодрыгына ымлап Йодрык белән сугышып, үзеңнең хаклыгыңны исбатлый торган заман узды, дустым Терсәгеңнең очлы булуы кирәк хәзер Төртеп кенә аласын- кем төрткәнен чуртым да белми, шулай бит. Мөхәммәт0 Боларнын миңа еш мөрәҗәгать итә башлаулары бәхәскә нокта куярга кирәклеген аңлата иде. Мин аларнын икесеннән дә куәтлерәк Ачуым чыкса, икесен берьюлы тотып, түшәмгә әләм дә куям! Алар моны яхшы белә Ләкин. Иванов бер кызып китсә, тиз генә туктатырмын димә, бүлмәдә барыбер нәрсә булса да ватылачак һәм тавышнын коридорга чыгуы да бар Шуна күрә мин әңгәмә темасын икенчегә борырга тырышып, бәхәсне тыныч юл белән төгәлләргә исәплим —Сез нәрсә, егетләр, юк белән башны катырасыз! Сез рәссамнәр бит! Сәнгать турында бәхәсләшегез, файдасы күбрәк булыр Алар минем әлеге хәйләмне икесе дә бик яхшы сизә, әмма минем белән һәрвакыт килешәләр тагын үзләре Дөньяга татар тугач, еврей кычкырып елаган ди Бу Ивановның яратып кына мина төрттерүе Соловьев га җавапсыз калмый —Шатлыгыннан елаган ул. ичмасам, жиргә тагын бер юньле халык гуды дип! Без өчебез дә дәррәү көлешәбез -Тагармы? Татар җүнле шул! -Юкка гына заманында масон ложасына кермәгәннәр Әрәм булып йөриләр Монысы Соловьевның Ивановның касыгына янә бер мәртәбә терсәк белән орынып алуы ivie. «Тагын башлана бит!»—дип уйладым мин һәм өстәлгә Пикассо әсәрен кигереп салдым —Әйдәгез, кем нинди мәгънә чыгара. Bv Пабло Пикассоның «Герника» картинасы иде. Пикассо аны Басклар илендәге Герника җимерелгәч, шул уңайдан яза. 1937 елның 26 апрелендә көпәкөндез фашистлар авиациясе саклаучысыз шәһәр өстенә ябырыла. Җиде мен кешедән мен алтын йөз илле дүрт кеше һәлак була, сигез йөз сиксән тугызы каты яралана. Картинада әнә шул дәһшәтле мизгелләр сурәтләнә. Мин дә үзебез яшәгән бу болгавыр дөньяны, кызыклы-кызыксыз җәмгыятьне, анын бар матур якларын һәм бөтен фаҗигасен картинада сурәтләргә хыялланам! Беренче хыялым «Урман кызы»н язып, аны Гөлчәчәккә бүләк итү булса, икенче һәм зур максатым әнә шул!... Ходай мәдәт бирсен! Өметсез шайтан гына була ди... —Үгез.. Үгез нәрсәне аңлата картинада?—дим мин, егетләргә карап. Иванов иренеп кенә: —Нинди катлаулыгы бар инде анын? Үгез образы аяусызлыкны. мәрхәмәтсезлекне гәүдәләндерә. Соловьев ана янә каршы төшә: —Үгезнең кыяфәте усал, рәхимсез түгел бит! Пикассо анын сугышка ташланырга әзерләнгән мизгелен сурәтләгән! —Ана белән бала образлары хакында ни диярсең? —Пикассо кубизм алымы белән иҗат итә бит. Бер рәсемдә үзе сурәтләгән предметның барысын да символлар белән күрсәтергә омтыла Парижда яшәгән испан егетенең француз көймәсенә утыруы дигән сүз инде бу. Әнә, ананын ачыргалануы хәнҗәрне хәтерләткән үткен тел ярдәмендә тасвирлана. —Ат... Ат образы. Пикассо үзе раславынча, халыкны аңлата!—дим мин. егетләрнен салынкы утыруларына эчем пошып. Югыйсә, монарчы телләре телгә йокмый иде! Хәер, алдагы көнне алар икесе дә лекциядә булмадылар. Югыйсә, Берман ничек шәп сөйләгән иде Пикассо турында! Әйе. шул рәвешлерәк Пикассоны «сүтеп» чыктык та тынычландык без. Тик минем күңелне генә Иванов белән Соловьевның бәхәс-чәкәләшләре вакыт-вакыт тырнап тора һәм мин, кайсысы ягына чыгып уйласам да. уртак фикергә килә алмыйм, әмма үз акыл-көчем белән дөрес җавапны табарга азаплана идем. Ул җаваплар тормышнын үзендә икән... Аны анлау өчен вакыт һәм тәҗрибә кирәк һәм. әлбәттә, бик еш кына тирә-юненә дә күз салу мәҗбүр икән... Хакыйкать лапас артындагы тиреслектә генә аунап ятмый икән ләбаса!.. Барыйның, тирә-юньдәге төрле милләт халыкларыннан торган берничә авылны берләштереп-укмаштырып, тау башына менгезеп утырту хыялы, ни белән тәмамланыр сон? Төрле-төрле милләт халкы бергә-бергә,—дөресрәге, укмашкан хәлдә,—ничек яшәп китәрләр? Әлбәттә, бу хактагы уйлар Барыйның башына да кереп карамаганлыгын мин яхшы чамалыйм. Идеологик максаты юк аның. Ана хәрәкәт кирәк, ана үзгәреш, яналык кирәк... Минем анымдагы әлеге уйлар—Барый хакындагылары да, Петербургтагы бәхәсләр дә буталып бетте. Әмма мин күңелем белән тоям һәм сизәм. алар арасында ниндидер эчке бәйләнеш бар... Әлбәттә, бу очракта ул ансыз бәйләнеш түгел иде. Әмма ни дисәң дә СССР чаклы держава капылт кына таркалды да куйды бит. Тиктомалдан гынамы? Гомере беткән идеме? Горбачев белән һльцин таркаттылармы? Әллә аларның куллары белән генә эшләндеме? Хәтерем нәкъ кинофильм тасмасы кебек. Кадрлар берсе артыннан берсе чиратлашып, алышынып тора. Соловьев. Дөнья белән масоннар да, яһүдләр дә түгел, өлкән ир туганнардан торган күзгә күренмәс Хөкүмәт идарә итә. Ул масоннардан да. яһүдләрдән лә һәм кешелектән дә өстенрәк. Кешелекнен бөтен бәхетсеътеге— әнә шуны анларга теләмәүдә. Ахыр чиктә аны белергә кирәк, һәм үзеннен чын Хөкүмәтенә ышаныч белән карау зарур. Ул безгә нәрсә кирәген үзебездән дә яхшыоак белә ' 1 Иванов Мин си на. Соловей, бер генә сүз белән җавап бирәм: дема- го-гия! Соловьев Яна Бөек Ачышлар шуны күрсәтә: киләчәк якты чор—рух чоры Анда угын баручы изге расанын алтын Үгезбозавы бар мәгънәсен югалта. «Жирнен алтынын Яна металл белән коям. Алтын калкан нык түгел»,—ди Ходай Яна чорга алтын калкан түгел, рухи капитал зарур. Киресенчә уйлаучылар бик каты ялгышачаклар. Дөрес, әлегә алтын Үгезбозау тулы һәлакәткә дучар булмады. Шулай булгач, эволюция вакытында ул да кирәксез түгелдер Иванов. Масоннар халыкның инде бәгырьләренә кереп сенгән изге диннәргә каршы киләләр Диннән тыш мораль тудыралар. Имеш, ул бар халыклар өчен дә уртак булырга тиеш. Масоннарның байраклары Шайтан- Иблис кулында. Алар шунын ярдәмендә безнен диннәргә каршы көрәшәләр Бар кешелекне, барча халыкларны, милләт, раса, кабилә һәм динмәдәниятләренә дә карамастан, бергә берләштерергә азапланалар Утопистлар!.. Хәтерем тасмасы әлеге урынга киткәч, мин сискәнеп киттем һәм Барыйнын «Бөек күчеш»ен күз алдына китерергә күпме генә тырышсам да. барып чыкмады, мин буталып кына беттем Ләкин кызык нәрсә, башта кырыкмаса кырык төрле уй-фикер яки фаразлар диикме, йә аны нинди дә булса хәлгә, күренешкә бәяләмә дип атыйбызмы— барысы да үз вакыты киткәч, барыбер мәгънәви калыпка салына икән. Син иә тагын бер мәртәбә арба тәгәрмәче '-уйлап табасын», яисә ул синен үзеннен бәләкәйме, зурмы ачышын була. Үз ачышын!. Бүгенге кәмгыятьнен үсешенә, андагы төрле-төрле һәм эреле-ваклы үзгәрешләргә табигать кануннарыннан тыш. тагын башка көчләр дә тәэсир итә. зур йогынты ясый түгелме сон? . Әйтик, коммунизмның максаты да милләтләрне уртак тагаракта болгатып совет кешесе дигән соры масса «тудыру» иде бит! «Туганлык! Тигезлек! Ирек!»—лозунгысы ла нәкъ шул максатка чакыра түгелме сон? Хәтта диннәрне дә юк итәргә өнди1 Шуна каршы явыз Иблисне өстерә... Гасыр капкасы ябылыр алдыннан безнен татар милләтен салып бәйләгән «капчык»ның авызын ачып алдылар. Бераз һава керде Иркен сулыш алып җибәрдек. Ул янә ныклап, каты итеп бәйләп куелды Сулап калган һавабыз тагын күпмегә житәр?! ... Барыбер, мин, бер татар баласы, шуннан сон масоннар хакында тагын да ныграк кызыксына башладым Әлбәттә, беләм, табигать кануннарына каршы барунын нәтиҗәсе сон чиктә һәлакәт белән бетәчәк! Ә шулай да масоннар феодализм чорыннан бирле яшәп килә бит әле Исән-саулар, чәчәк аталар!. Хәер, тагын шуны акладым бугай, боларнын серенә төшенми торып, алдынгы сыер савучыларның портретларын яки натюрмортлар ясаудан ары китә алмаячакмын!.. Мин мин мин мона гына риза, канәгать түгелмен! Бәлкем, татар масоны оештырыргадыр9 Безнен халык та бөтен җир шары буйлап сибелгән ләбаса! Ләкин максат изге, гүзәл, якты, матур булырга тиеш! һай! Янәшә үскән ике агачның да көчлерәге, көчсез күршесен узарга тырышып, тизрәк Кояшка омтылырга тырыша шул! Әгәр уйлый китсәңме'.’ Бер уйлый башласаң, әллә ниләргә барып чыгасын! Әнә бит. теге чакта. Ивановны яклаганым өчен Солоевьев мина «Шаһгалиле халык бит сез!*—дип үчен алды Йә. әйтеп кара син мина Соловей туган: кайсы милләттә булмаган һәм хәзер дә юк сон ул Шаһгалиләр’ Кайсысында чын каһарманнары юк?! Иә. әйтеп кара’ Барый, авылларын тау башына күчергәнче, әүвәл андагы калкулыкка мәчет, чиркәү һәм синагога салдырам дигәч, ана бу әнгәмә-чәкәлешләр турында сөйләгән идем Ул. кызыксынып китеп, масоннар хакында язылган китаплар да укып чыкты. Бодай гына, үзем өчен генә дигән иде. Ай-hafi. Барый дустым кызык өчен генә вакыт әрәм итеп, китап укып ятар микән, дип тә уйлап куйган идем. Хәер, белмәссең Барыйны!.. Әлегә исә Әкбәровта дөнья кайгысы түгел иде. арый саташмаган иде, Барый Әкбәров үз акылында һәм ул чынлап та анын югалтып кырмыска оясы өстенә егылганда кеше башлы, дөресрәге, бала башлы бүре күргән иде. Бүре генә дә түгел әле... Бүре белән эт кушылмасы булган Пиратны һәм үзенең малае Әнвәрне... Пират, чынлап та, бүре нәселеннән иде. Аның әнкәсе кайчандыр кыргый эт, әткәсе чын бүре иде. Пиратта кечкенәдән ике җан яшәде: анын берсе—урманкырларын сагынып өзгәләнүче бүре җаны булса, икенчесе- кешеләрне тансыклаган эт-жан иде. Эттән туган бүре баласы иде Пират... Эт әнкәсе аны юеш карлы апрель аенда урманда дөньяга китерде. Энеләресенелләре белән дүртәү иде алар. Ни сәбәпледер туганнарының икесе җиде көн дигәндә үлеп беттеләр. Алар бер кыз туганы белән генә калды. Дөньяга килгәннәренә егерме көн булды дигәндә, май башлары иде ул, өлкәннәр аларны ояларында ялгыз калдырып, азык эзләп чыгып киттеләр. Ояны аучылар килеп тапты. Урманда бүреләр ишәйгән чак, хәтта кешеләргә дә һөҗүм итә башлаганнар иде. Аларны мылтыклы адәмнәр эт балалары дип алдап, кешеләргә саттылар. Кыз туганы белән икесе бер хужада яши башладылар. Ләкин кыз туганы сагынуга түзә алмады, бер атна эчендә дөньялыктан китеп барды. Ул ялгызы калды, әти-әнисез һәм туганнарсыз. Тууына егерме көннән артты дигәндә, хужа аны бер танышына зур акчага сатып җибәрде. Шулай итеп, ул Барыйларга килеп эләкте. Кешеләр арасында, эт тәрбиясендә яши башлагач, аның тамырларында атасы каны суына төшеп, әнкәсеннән килгән эт каны хакимлек итәргә кереште. Әмма барыбер холкы атасыныкы, ул башка этләр кебек һич кенә дә кирәксә-кирәкмәсә дә койрыгын болгап, кеше кубызында биергә теләмәде Хәтта койрыгын да эт кебек өскә күгәреп йөрми, куе йонлы койрык күп вакыт асылынып тора иде. Яна хуҗасы Барыйга тиз ияләште Пират. Аны үз итте, яратты. Әмма чак кына үсә төшкәч, аларның аралары суынды. Хужа малай аннан цирк зте ясамакчы була, үзенчә әллә нинди һөнәрләргә өйрәтергә тели. Аны күршеләренең Сигнал кушаматлы чәңгелдек этеннән үрнәк алырга өнди. Имеш, ул хужа ташлаган таякны алып килеп бирергә, божра аша сикереп чыгарга тиеш. Әлбәттә, ул бу эшләрнен барысын да күз ачып йомган арада башкара ала, тик бүре үҗәтлеге ана буйсынырга ирек бирми, дөньяга килүенә өч ай тулды дигәндә ул инде җитди эт-бүрегә әйләнгән, бала-чага уены аны һич кенә дә мавыктырмый иде. Барый белән аралары бозылды. Сүзен тыңламагач, хужа малай ана типкәли. таяк белән тондыра башлады. Түзде Пират, чөнки тамырында эт каны да ага һәм нәкъ менә шул нәрсә нәкъ эт кебек түземле булырга көч бирә иде бугай. Һәр түземлекнең ахыры була. Көннәрдән бер көнне урманга баргач. Пиратта йокымсырый башлаган бүре җаны уянып, ул үзен янадан тутаңдай хис итте Ул хәзер монда, үзенен туган урманында, гел таяк белән кизәнеп торган усал хуҗага буйсынмаячак, ул урманнан яклау таба алачагына өметләнә, бүре жаны ана кыюлык бирә иде. Барыйдан чираттагы каеш эләккәч. Пират аны-моны уйлап тормады, арырак чабып кител, урман куелыгына кереп югалды. Урман буйлап ике-өч көн ачтан тилмереп йөрде ул. Кешеләр янында яшәгәнлектән, анда эт геннары өстенлек итә, ул урманда тереклек итәргә әзер түгел, зур куе урман, андагы агач ботакларының жил искән саен шартлап сынуы, төнге кошларнын ямьсез тавышлары аны яман куркыта иде. Эт булып бәйдә яшәгәндә, койрыгы чак кына өскә күтәрелә башлаган Б иде. куркыныч урманда ул нәкъ атасыныкына охшый башлады—салынып төште Бүре туганнары белән очрашып, аралашып китү дә жинел генә булмады. Әмма ул очрашу котылгысыз иде. Ләкин ничек кабул итәрләр бит һәм кабул итәрләрме әле? Өченче көн дигәндә Пират борынына жил белән килеп бәрелгән ят ис тоеп сагаеп калды, алай гына да түгел, жаны тәмам шинеп-шәлперәеп. өнсез булды һәм куркудан дерелдәгән гәүдәсен куаклар арасына яшерергә ашыкты, жиргә сенеп бетте, кызганыч тавыш белән еламсырап та карады, әмма курку аны ташлап китәргә ашыкмады, ул һаман дер-дер килде, күзләре яшьләнеп, авызыннан берөхлексез селәгәе акты. Борыны янәшәдә генә бүре исен сизгән иле. Бичара Пиратның болай да мескен башына ишелеп төшкән кайгысы, эт җанындагы коточкыч курку хисе аны өченче көн изеп, сытып тора иде инде. Янәшәдә бүре барлыгын сизү әлеге куркуны бермә-бер көчәйтеп, аны тәмам эштән чыгарды, ул сонгы көчен жыеп. гәүдәсендәге эт жанын саклап калырга тырышты Ләкин эт жаны мондый курку халәтен күтәрә алмады. Пиратның гәүдәсеннән суырылып чыкты да. куе нарат ботаклары арасыннан үзенә юл табып, күккә ашты Һәм шул мизгелдә үк Пират үз гәүдәсендә икенче бер төрле Жаннын—бүре Жаныиын уянуын тойды, ана рәхәт булып китте, гәүдәсе калтыраудан гуктады. аякланып куак арасыннан аланга чыкты һәм, нәкъ чын бүре кебек, куе ябалдашлы чыршы очына карап улап җибәрде Дүрт-биш айлык бүре баласы белән алар нәкъ шул аланда күзгә-күз очраштылар. Гәүдәсенә яна гына иңгән «бүре Жаны» куркусыз булса да. мондый шартларга ияләнмәгәч, кыюсызрак иде әле Шулай да яшь бүрене горур кыяфәт белән каршы алды. Алар беркавым алан уртасында, бер- берсенә сынап карап, тынсыз тордылар. Пиратмын койрыгы ялгыш бер мизгелгә генә өскә күтәрелеп алды. Яшь бүрегә шул житә калды, ул аны эт дип кабул итеп, бүре-этнен өстенә ташланды. Пират яртылаш кына буре кавеменнән булса да. эт акыллары булу ана әлеге сугышта зур өстенлек бирде, ул яшь бүрене аландагы чәчәкләр өстендә ауната-ауната кыйнады, аннан сон истәлек өчен дигәндәй, кырт итеп, сул колак очын тешләп алды Аларны. канга баткан ике сугыш чукмарын, ана бүре килеп аралады Бу бүре үзе дә бүре генә булмыйча, яртылаш кыргый эт кавеменнән һәм ул Пиратны дөньяга тудырган Ана да иде. Танышу һәм бүре өеренә кушылып китү әнә шулай булды Ул вакытта урман әле кешеләр тарафыннан таланмаган, зур куе урманда азык табу да кыен эш түгел, шуна күрә бүреләр интегеп яшәмәделәр һәм янәшәдәге авылларга да зур бәла-каза китермәделәр. Пиратнын «Эт-Жаны» күккә ашып өлгермәгән, мөгаен, ул озын агач ботагына гына эленеп калган булгандыр, чөнки беркавымнан әлеге Жан анын үзенә кире әйләнеп кайтып, бүре Жаны белән янәшә оялады Шуна күрә Пират вакыт-вакыт монсулана һәм кешеләрне дә сагынгалап куя. Бер көнне әнкәсеннән аерылып калган колыннан күргәч, ул нишләргә белмәде, шул чакта ничек сөенүләрен күрсәгез иде икән! Ул колын белән уйнап чак кына булса да сагынусагышларын басарга теләде, тай янына якынрак килде, аякларын кытыкларга теләде Әлбәттә, колын моны уен гына дип кабул итә алмады, куркуыннан ачыргаланып, кешнәде дә. арт аяклары турысында кайнашкан бүрегә тибеп җибәрде. аны-моны абайламаган, мондый һөжүмне көтмәгән эттән туган бүре чалкан әйләнеп төште Азар ауга китек колак белән икесе чыкканнар иде Агачлар артына яшеренеп сыйланырга уйлап торган китек колак әлеге хәлне күреп, колынның бугазына барып ябышты Аларнын кешеләргә беренче мәртәбә зыян салуы иде бу. Еллар үтә торды. Пират тәмам чын бүрегә әйләнеп калса да. Жанындагы этлек һаман аны ташлап китмәгән һәм ул ара-тирә барыбер кешеләрне юксына ләкин хәзер алардан курка, бигрәк тә тәгәрмәчле һәм яман гавыш белән бар урманнын котын алып тырылдаучы үзйөрешле тимер өйләреннән 5. .к У., м ы коты алына. Өстәвенә, агачлар да сирәгәйде, элеккеге куе урман эченә кояш ияләшә башлады. Көннәрдән бер көнне ул. шул рәвешле кешеләрдән бераз шүрләп тә. аларны чак кына сагынып та урман буенча киләп сарып йөргәндә урман каравылчысы йортына барып чыкты һәм өйдән шактый читтә уйнап йөргән нәни кешегә юлыкты. Куанычыннан Пират эт булып өреп куйды һәм курка-курка әлеге бала янына якынлашты. Нәни кеше аннан курыкмады, киресенчә, кечкенә кулларын сузды, үз янына уйнарга чакырды, кесәсеннән баллы перәннек алып алдына ташлады. Алар беркавем дөньяларын онытып уйнадылар. Тик берзаман кыр ягыннан чатыр-потыр килгән яман тавыш ишетелә башлады. Бу кешеләрнең урманны кыра торган үзйөрешле өйләре иде. Пират аны күргәч, тизрәк качу ягын карый иде. Әлеге афәттән кеше баласын да йолып калырга уйлап, аны киеменнән эләктерде дә урман ешлыгына кереп югалды. Тешләре белән нәни кешенең күлмәген эләктереп шактый ара узды Пират Бу рәвешле бару үзенә дә уңайсыз булганга күрә тиз талчыкты. Нәни кешегә дә рәхәт түгеллеген сизә иде эт-жан. Бер аланлыкка житкәч. ипләп кенә куе үлән өстенә салды. Борыны белән төрткәләп-төрткәләп аягына бастырды Шулчак алар туктаган җиләкле аланның икенче ягында зур кеше пәйда булды. Үлән арасында басып торган малайның башы, олпат бүренең гәүдә өлеше кешегә аерымачык булып күренде. Пират нәни кешесен җәһәт кенә эләктерде дә бәладан башаяк дигәндәй, агачлар арасына кереп югалды. Барый Әкбәр кара мәчедән курка олхозны үземнен әтидән алып калдым: өлкән Әкбәров пенсиягә китте, мине, аның малае Барыйны, авыл хужалыгы институтының соңгы курсын тәмамлап, кулга диплом алуга үзебезнең Байтимердә «Ленин юлы» колхозының рәисе итеп сайладылар... Куйдылар, билгеләделәр дисәк тагын да дөресрәк булыр. Мин. яшь рәис Барый Әкбәров. эшне колхозның исемен үзгәртүдән башладым, чөнки хәзер берәү дә «Ленин бабай юлыннан» бармый, ул сакау яһүднен сызган юлыннан без күптән тайпылышып беттек. Эш анда гына да түгел. Инде канга «перестройка» аңы сеңеп, ул шунда эрегән, үзгәртеп коруның үзе кебек кан белән буталып бер булган һәм үземне замана җитәкчесе итеп хис итәргә гадәтләнгән идем инде. Колхозга «Кукуруз» дигән исем кушып, аның хуҗалык итү формасын да үзгәрттем. Жаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булды ул. Авыл хужалыгы өлкәсендә Республика буенча бердәнбер эксперименталь хуҗалык! Үзебезчә. ягъни урысча итеп әйткәндә ООО була (Общество ограниченной ответсвен- ности) инде бу... Әлбәттә, әти белән анын зур урындагы танышлары булмаса. теләсә нәрсә кыланырга мина берәү дә рөхсәт бирмәс иде. Әтинен якын дусты Хәниф Хатыйпович, колхозга «Кукуруз» дип исем кушам дигәч, имтихан алган кебек маңгай астыннан мина сөзеп карап: - —Нәрсә ул кукуруз? Хәзер үк шуна аңлатма бирә алсан, молодей буласың — диде. Сизеп, тоеп торам нәкъ шушы минутларда минем колхозный исеме хәл ителәчәк. Хәниф Хатыйпович әти белән бераз кызып алырга да өлгергәннәр иде инде. Безнең Байтимер Казан артында гына бит, турыдан машина белән утыз биш минутлык юл. Урман эчендәге Умырзая күле буенда әтинен, төгәлрәге, колхозның инде умарта бакчасы һәм ике төрле мунчасы бар. берсе ак мунча, икенчесе юкә бурасыннан махсус эшләнгән кара мунча, эшеннән туеп бик арыган чакларында Хәниф Хатыпович Казаннан безгә ял итәргә килә иде Хәтерлим, мин үсмер чакта ул еш кына хатынын,- исеме дә тел очымда гына тора инде... Әйе шул, Сиринә атлы кара тутлы ханымны, ияртеп килә иде. Соңгы елларда шоферы белән икесе генә К 67 йөриләр. Кайчакта дусларын да ияртә Ялгыз башы килгән чакта әтинен удмурт авылындагы бригадиры Николаи Михайлыч мунчаны һәрвакыт зәнгәр күзле, чибәр ар кызы Наташага яктыра иде. Х әниф Хатыйпович бу юлы да үзе генә килгән. Наташа кара мунчага су ташый Хәниф Хатыйпович белән әти күләгә астындагы беседкада корт балыннан коелган салкын эчемлектән авыз итеп утыралар. —Кукурузмы?—дидем сорауны кабатлап.—Берөилеләр семьялыгыннан, орлыклары чәкән формасында булган юан. озын сабаклы, кыяк яфраклы берьеллык үлән үсемлек!—дип. чатылдатып жавап та бирдем. Хатыйповичнын күзләре мангаена менеп, кулындагы чәркәсенә чаклы чайкалып куйды һәм сары сыеклык анын ак. төссез йонлы ботына түгелеп, озын балаклы трусигы эченә агып кереп китте. Әллә шул галәмәттән, әллә инде кыю һәм төгәл җавапка шаккатып, ул эскәмиядән үк сикереп торды: —Ну. молодец, ну. майтгавай' Акберыч! Күрденме. яшьләр нинди грамотный хәзер, ә! Да. болар кулына колхозны гына түгел, районны да ышанып тапшырырга була! Районны гына түгел, хәтта, хәтта Хәниф Хатыпович «Республикамны да дип тә өстәмәкче иде. ләкин вакытында тукталып кала белеп, «кһым» дип. тамагын гына кырып куйды. Әйе. Республика аларнын үзләренә кирәк иде шул әлегесен... Шулай итеп, умарталыкта колхозный исеме хәл кылынды. «Ленин юлы»ннан ул «Кукуруз» булып үзгәртелде. «Кукуруз» якын арада бу төбәктә булачак зур үзгәрешләргә ишарә, хәтта шунын символы да кебек иде Тарих кабатлана бит ул... Капылт кына исем үзгәртергә рөхсәт биргәч, колхозный һәм ана кергән биш авылнын астын өскә китерәм дисәм дә. түрәләрнен ризалыгын аласына ышандым хәзер, һәм бу ышанычым һәр гамәлемдә көч биреп, рухландырып торырга тиеш иде Шулай булмаса. бу заманда башыңны ташка орсан орырсың, әмма җүнле эш кырырмын димә Авыл хуҗалыгы турында атлаган саен чыгып торган мәгънәсез законнар, күрсәтмәләр, эт эчәгесе кебек аякка уралудан бүтән бер нәрсәгә ярамыйлар Шундый замана килде ки, әгәр баш шөрепләреңне кыймылдатырга иренмәсән, теләгән нәрсәгә ирешергә мөмкин. Кайчан тәртип булыр икән соң бездә?! һәм аннары нәрсә сон әле ул ■•lopiini»'’ Ул ничек була икән сон’ Бөтен максатым—хуҗалыкны компьютерлаштыру. Һәр сыерның аягына датчик куячакмын. Савым сыерын компьютер ныклы күзәтү астында тотачак Әгәр ул елына ун тоннадан да кимрәк сөт бирә икән, аны колбасага җибәрүен файдалырак булачак Колхоз тракторлары соляркага коргаксып яткан заманда компьютер дип авыз ачу сәеррәк яңгырый инде, әлбәттә Яңгырасын. Акча табарга кырыкмаса кырык төрле ждем бар Мин бу рәвешле бернинди җинаять тә кылмыйм Бары урыннан кузгалып китәргә этәргеч өчен генә ул Аннан сон минем -Кукуруз» аны уны белән кайтарачак бит Мин тик юра торган кеше түгел. Әүвәл гектарыннан шунын чаклы уңыш алдым, һәр сыердан шул чаклы сөт дип лаф органчы, хуҗалыкны төптән ныгытырга уйладым Бу ныгыту эше. әлбәттә, үзгәртеп корулардан башланырга тиеш иде. Әти карт үпкәләмәс, чөнки ни булса да майтарган саен «Әти. синен киңәшсез булмый. Шулай итсәм, ничек уйлыйсын?» дигән булып, анын салпы ягына гел салам кыстырып торам Беренчедән, әтине әти буларак үпкәләтергә ярамаса, тагын икенче ягы да бар әле анын Ка «андагы түрәләр әтинен жан дуслары Түрә дигәч тә аларнын да кара мунчада яки ак мунчада чабынасылары килмимени' Анысыннан да бигрәк, урман эчендә бит. галәмәт аулак җирдә Ә корт балыннан койган медовуханы исә мари каргы, умартачы Бачли (чын исеме-Василий бугай) Хан заманындагы рецепт белән әзерли. Аннан сон мунча ягучы зәп-зәнгәр күзле ар һәм чирмеш кызларын кар өстеннән төртеп чыккан гүзәл умырзаялардан аера алмассың! ’ Хәер. Казан түрәләре һәрвакыт «умырзая җыярга» гына килә дисәм, сүзләрем хата булыр Минем сымак малайларын ияртеп, ауга да еш йөри алар безнен якларга Аннан сон әти Тәбәнәк тау дип аталган уйсулыкта—ул 5* галәмәт зур урман аланлыгында, анда мүк арасыннан бихисап чишмәләр тибеп ята— балык күле ясатып, карплар да җибәрттерде. Димәк, кунаклар балыкка дип тә киләләр булып чыга. Әнә шуларнын үзем кебек шыртлака малайлары белән куян, төлке артыннан куып арыган чакларда, дөньябызны онытып балык та тотабыз. Кыскасы. Казан кунаклары килгән көннәр минем өчен зур бәйрәм була иде. Әти—акыллы кеше— алдан күрә белгән икән: ул малайлар белән аралашу киләчәктә минем өчен зур мөмкинлекләр ачачак һәм урыннарында аталарын алыштырган балачак дусларымның ике кат ишекле кабинетларына шакымыйча да керә алачак идем. Вакыт аяусыз, күз ачып йомган арада буыннарны алыштыра да куя. Кичә—атасы, бутен—баласы. Әти «Ленин юлы» хуҗалыгының урмандагы «фазенда»сына гел мине ияртеп бара иде. Һади абый яшькә зуррак, акыллырак булса да ул аны андый бәйрәмнәргә катнаштырмады. Хәер, баштарак абыйны да иярткән ияртуен. Әле мин бөтенләй бәләкәй чакта ук. һәм ул бар эшне дә бозып ташлаган. Сөйләүләренә караганда, бер яшьрәк түрә атна саен килә башлаган, һәр килүендә үзе белән яна кыз-хатын ияртә икән. Һади абый бигрәк беркатлы инде ул безнең, әлеге түрәнең чираттагы килүендә сорап куймасынмы: «Абый, син мулла булып эшлисенме әллә! Әллә бүген өченче хатынын белән киләсен инде?» Санап барган икән бахыр... Шуннан сон ни булганын күз алдына китерәсезме инде? Мин китерәм. мәсәлән... Андый чакларда Мөхәммәт дустымны да ияртми идем. Әти кушмый. Читкәрәк киттем бугай, хәерлегә булсын. Сүзем ничек итеп әтидән колхоз дилбегәсен алып калу турында иде бит әле. Әйе. мин эшне колхозный исемен үзгәртүдән һәм., хосусыйлаштырудан башлап җибәрдем. Бу алымга үзенен «приватизация» сәясәте белән Мәскәү түрәләре дә этәргеч бирле Өстәгеләр ни эшли—астагылар шулай кылана Хәтта берничә мәртәбә арттырып ук җибәрә. Әти әйтмешли, тегеләр таякны бөгеп кенә күрсәтә, болары, ягъни «безнең белән бер чыбыкка кунып сайрый торган» җитәкчеләр, ул таякны шартлатып сындырып та куя.. Әлбәттә, урман эчендәге күлдә бергәләшеп балык тоткан малайлар булмаса—алар хәзер зур җитәкчеләр—колхоз чаклы колхоздан шәхси милек ясап булмый иде. Без бергәләшеп авыл хуҗалыгына яңалык кертергә уйладык. Сабакташым Мөхәммәт бер акыллыбашнын сүзләрен кабатларга ярата: •Рәсәйдә йә революция, йә ачлык!...» Без дә эш күрсәтергә, ягъни •революция» ясарга ният кордык Шулай итеп мина әтидән калган колхоз «Кукуруз» исемендәге жаваплылыгы чикләнгән оешма булачак!. Әлегесен моны халыкка әйтмим. Белеп торам, күпчелек аяк терәп каршы киләчәк. Халык бездә үзенчәлекле һәм кире Байтимердә татарлар яши Чудрасала авылында марилар. Нырыяда удмуртлар. Грибники исә урыс авылы Дөрес, урыс авылынын авыл диярлеге калмаган инде. Алтмыш алты хужалыкнын яртысыннан күбрәгенең капкасына йозак эленгән. Алар җиңел тормыш эзләп Казанга китеп беттеләр. Ташсу буенда VK тагын бер авыл бар. кыш көне анда каравылчы белән эте 1енә яши Ж,әи җитүгә Казаннан унбиш яһүд гаиләсе кашып тора. Үзләренең әйтүләренә караганда, алар бу җирләрдә моннан ике мен ел элек яши башлаганнар, имеш. Мин үзем тарихчы булмасам ла беләм: Казаң артындагы бу авыллар—татар авыллары нугай белән кыпчак кушылмасы. Нугайлык төс-кыяфәтләрендә сакланса, кыпчак- мишәрлек сөйләмнәрендә ярылып ята. ны «и» хәрефенә охшатып һәм. гомумән, болай каты итеп безнен якта гына әйтәләр.. Иван Грозный татарларны Казаннан кырыкилле чакрым еракка сөргән. Ә яһүдләр монда ике мен ел элек нигез салган, имеш. Ай-Һай Дарвин, кеше маймылдан килеп чыккан дип. бик нык хаталанган булгандыр, бахыр. Без барыбыз да «Һүдләрдән килеп чыкканбыз ахрысы, маймыллардан түгел... Шулай җинел кулдан гына башланып китәр төсле иде бул эшләр. Ләкин көн саен мәшәкать, вак-төяк ыгы-зыгысы туа да тора. Гажәеп үзенчәлекле. сәер халык яши бу якта дидем бит инде татарлары ат урынына эшли һәм эт кебек урлаша, удмуртлар көмешкә мичкәсендә коена, урыслары шәһәргә шылды. монда калганы эшкә яраксыз исерек-усырык. мари халкы урманда гөмбә жыюлан һәм балыктан кайтып керми, яһүдләре исә «курортка* гына килә Менә шулар белән алып барып кара син колхозны1 Әтинен оашында кырык биш яшендә ни сәбәпле бер тотам кара чәче дә калмаганлыгын анлыйм мин хәзер. Ләкин мин эшне башкачарак оештырып җибәрдем Удмурт кызлары егет-җилән күрмичә зар елый, кияүгә чыга алмыйча интегәләр һәм һәркайсы да. бары тик шул сәбәпле генә, шәһәр ягына каермакчы була. Чөнки үз авылы егетләре көн-төн көмешкә чөмерә Уйладым уйладым да Байтимер белән Нырыя арасында зур итеп клуб салдырып куйдым Авыл аралары нибары бер чакрым гына Хәзер ул уртак клубта татар егетләре гармун тарта, ар кызлары типтереп бии. Берәүгә дә күңелсез түгел Кызлар шуннан гына туп-туры иртәнге савымга, егетләр басуга китә Өстәвенә, удмурт авылына бригадир итеп татар кешесен куйдым Өйләнмәгән яшь егет иде. Фердинанд атлы малаем шундук Пирдинат Пәритовичка әйләнде дә куйды. Җитмәсә, матур гына бер ар кызына өйләнеп тә жибәрде Байтимердә бригадир итеп урыс кешесе Иван Михайловичны билгеләдем Элеккеге трактористны, моңарчы мунчага кергәндә дә күн итеген салырга иренгән Михалычны күрсәгез сез хәзер! Министрмыни! Сөйләшүе генә түгел, нечкә тавышына хәтле калынайды. Нәчәлник булу килешә икән үзенә! Мариларда бригадир булып ар хатыны эшли. Монарчы унбер бала табып кояш йөзен дә күрмичә өендә чаршау артында гына яткан кырык яшьлек Настя яше буенча егермегә төште дә китте. Ире өендә балалар карап утыра Бу «кадровой перссгройка»ларнын унай нәтиҗәсе дә күп. тискәре яклары да бул галы и Ни чыкса һаман да шул татардан чыга инде. Узган атнада гына удмурт авылы бригадиры Фердинандны чак кына рәшәткә артына утырудан йолып калдым. Егетнен кылган эшләре үзе бер вакыйга Удмуртлар арасында матур гына эшләп кигкән иде егетем Ар кызына өйләнеп җибәргәч, аны тагы да үз иттеләр. Тик егетнен бер - кимчелекле» ягы бар—аракы эчми Әлбәттә, егетнен бу «һөнәр»не белмәве халыкка ошап бетми инде. Үзләре кебек булмагач, берзаманны аны өнәми дә. сүзен дә тынламый башлыйлар Нишлисен инде, иә дөньяны үзгәртәсең, йә булмаса үзен үзгәрәсең. Өченче юлы юк Егетебез үзе үзгәрергә була һәм капкалый башлый Эшләр дә көйләнә төшә кебек, авторитет та үсә Ләкин егет каршында көтелмәгән тагын бер каршылык калкып чыга киявенең эчүенә кайнанасы каршы. Ник дисән. кияү балакай бүтәннәр кебек көмешкә эчми, кибет аракысын гына эчә икән Ә бу нәрсә күп чыгымнар белән бәйләнгән, чөнки көн саен бит ул Берәр шешәдән исәпләп карасан да —Аптарититы булмаса булмас, Пирдинатны эчүдән биздерик, кызым,— ди кайнана беркөнне кызына. — Ничек итеп? —Аракчинода бер карчык бар Шул бер зәхмәтле сыеклык әзерли икән Бу сыеклыкны эчә торган аракыга җиде тамчы итеп тамызсаң, кеше бөтенләй бизә. ли Әлеге сөйләшүне кияүнен бабасы да ишетеп торган һәм серне нәчәлник кияүгә чишкән Менә беркөнне Нина түтәй Аракчинога дип чыгып китә Кич кияү эштән кайтуга мул итеп табын әзерлиләр, өстәл өсте на кибет аракысы утырталар Нина түтәй кияүне ишектән тәмле телләре белән үзе каршы ала -Әйдә. кияү, кулларыңны ю да. өстәл янына рәхим ит Эшеннән бик арып кайткансыңдыр-, -дип. бертуктаусыз сөйләнә у зе Кияү балакай да Шомбай кебек хәйләкәр, ыштан бавына бер урыс малаен кыстырып кайткан бу ia һәм. тегеләр күрмәгәндә генә, өстәл өстендәгесе белән алыштыра да куя Менә хатыны белән әбисе кияүне кыстарга керешәләр Эһ тә итмичә бер стаканны каплап куя кияү балакай, икенчесен Һәм берзаманны тиктомалдан. кайнанасына карап, эт булып өрә башлый! Нина түтәйнен коты алына. зәхмәт салынган аракы кияүне кешелегеннән яздырды кеше хәтле кеше тән >г ясады. дип. коты ботына төшә карчыкның Кияү, һау-һаулап өрә-өрә. кайнанасына ташлана Тегесе аннан кача, тоттырмаска тырыша Аптыраган карчык куркуыннан карават астына качып котылмакчы була. Кызып киткән кияү-эт тә шунда томырыла һәм. карават астына башын тыгып, әбинен йомшак җиреннән тешләп тә ала. Әби-карчык коты алынудан шундук җан тәслим кыла, куркуыннан йөрәге ярылган була бичараның... Шулар белән эшләп кара син менә. Үз башын себер китәр... Ләкин вакыт узган саен мин каешлана барам. Иртән иртүк ферма мөдире исерек булса, аны тагаракка салып, кабыргалары сынганчы тукмыйм, басуда угрыбур тотсам, алып кайтып барган салам-печәненә тәмәке төпчеге ыргытам—ул шундук көлгә әйләнә. Урманда гөмбә жыйган мари, ар кызларын күрсәм, ул көнне һичшиксез берәр кырмыска оясы тузгый инде. Халык мине ярата. Колхоз паркын яна техника белән тутырдым. Ай саен хезмәт хакын түлим. Икмәген, салам-печәнен. хәтта корылык елны да җитәрлек итеп бирдем. Бригадалар арасында асфальт юдчар салдырдым, җимерек күперләрне яңарттым. Яңа клубны әйттем бугай инде. Әллә халык курка гына микән?.. Хәер, анысы да юк ителдер. Рәсәй халкы белән җитәкчелек итү рәхәт ул. Безнең халык сарык көтүе кебек, әүвәл. чыбыркы шартлатып, аның котын аласың, башыннан сыйпап, ипи каптырасың. Кызганам мин бу халыкны. Шул исәптән үземне дә., һай канын чистартасы иде безнең милләтнең! Элек шәп, затлы кан булган бит ул! Хәзер бозылган, сыеклана башлаган... Ә мин үзем бары тик кара мәчедән генә куркам. Ике мәртәбә урман юлында кара мәче юлымны кисте. Беренчесендә, малаемның югалганын белдем. Икенче юлы кеше башлы бүре очраттым... Язмышмы бу? Ул язмыш дигәннәренен. борынымнан сөйрәп үз артыннан йөрүеме, әллә, үзем гел аның артына тибеп тораммы соң? Хәер, киләчәк күрсәтер... Кем әйтмешли, рожденные ползать летать не умеют Әнигә рәхмәт: ул мине, нәкъ шундый малайны тапкан. Әтигә рәхмәт: миңа түш белән шуышырга туры килмәде. Әлегесен... Хәер, бар нәрсә дә үземнән тора. Мин әнә шул хакыйкатьне анлап. аны үземнен акылыма сендерә алдым. Кара мәчедән куркуым исә ул без яшәгән җәмгыятьнең тотрыксыз булуыннан гына килә. Иртәгә нәрсә буласын бу мәлдә беркем дә белми. Иртәгесе өчен ишәк кайгырсын диләр диюен дә... Ләкин минем ишәк буласым килми!.. Язмыш яры текә була өлчәчәк хакында Барыйдан бик сорыйсы килсә дә Мөхәммәтнен теле әйләнмәде. Хәер, бу турыда авыз ачарга башка вакытта да җөрьәт итә алмас иде. Иң яхшысы Гөлчәчәкнең үзе белән сөйләшү. Мөхәммәт Гөлчәчәк янына кайтырга җыенды. Ләкин планнар бу юлы да җимерелеп төште. Күрәсен, Гөлчәчәк белән күрешү тиз арада гына насыйп булмагандыр инде. Ул, Барыйны озатып, хастаханәдән кайтып кергәндә ишегенә язу кыстырылган иде «Кайтуга, мина килеп жит! Сиринә»,—диелгән. Мөхәммәт Мөштәри урамында узгынчы машинаны туктатты да, Сиринә Самуиловна өенә юнәлде. Ул килеп керүгә Сиринә Самуиловна егеткә кыланып, кул биреп күреште дә я_шь кызлар кебек җинеләеп. битеннән үбеп алды һәм кулын һаман әле җибәрмичә залга әйдәде. Диванда йокымсырап яткан песи тавышка уянып иренеп кенә күзләрен ачты да каршында Мөхәммәт икәнлеген белгәч, үпкәләгән кыяфәт чыгарып, кухня ягына кереп китте. «Харап икән! Песи дә үпкәли белә'- дип уйлыйуйлый, Мөхәммәт диванга песи урынына килеп утырды. хлСирИНӘ СамУ^°внага ни булган соң, нигә кош тоткандай йөри әле ул. Мөхәммәт, җавап эзләп, аның йөзенә текәлде: «Йә. сөйлә инде!»—ди иде анын сораулы карашы Сиринә Самуиловна бүген, чыннан да. яшь кызлар кыяфәтенә кергән иде, өстендә итәге тездән югары юка халат, чәч-башы да яшьләрчә фасон белән лакка катырылган, битендәге иннек-кершән дә аеруча мул. күзгә бәрелеп тора, бодай да озын кара керфекләре буяудан тагын да каралып Г киткән. Чибәр, тагын да матур иде бүген Сиринә Самуиловна. —Италиягә җыен. Синен загранпаспортыннын срогы чыкмаган бит әле? —Чыкмаган,—диде Мөхәммәт, хатынның әлеге хәбәренә аптырап. —Чыкхшса, әйбәт. Анда международный выставка була. Татарстаннан син генә. Россиядән барысы ике кеше Икенчесе Мәскәү художнигы Хәтерлисеңме узган ел Петербургта танышкан идек. Эрнст Козловск. й. Пейзажист —Хәтерлим,—диде һаман ис-хушын җыеп өлгермәгән Мөхәммәт. —О-ооо. Син күрсәң иде ул! Теге ата кара таракан үз малаен исемлеккә кертү өчен ничек чабулады! Мәскәүләргә хәтле барып җиткән! Хәниф Хатыйповичка шалтыратып әйткән идем, шул сәгатьтә үк үзенә чакыртып эт иткән. Ярый, бог с ним! Искусствовед буларак, списокта мин дә бар. беләсең килсә! Сиринә Самуиловна куанычыннан Мөхәммәтне муеннан ук кочаклап алды. Хатыннан гаҗәп тәмле хушбуй исе килә. Бите егетнен битенә орынып китте. Утын агачы кебек утыру уңайсыз, җавап йөзеннән Сиринә Самуи- ловнанын иңбашына кул салу исә тагын да унайсызрак. Утын агачы булмый хәлең дә юк, нишләрсең!.. Өстенлек Сиринә Самуиловна ягында иде Ул чарасыз утырган егетнен салкын маңгайлы башын күкрәгенә кысты, ни арада төймәләре ычкындырылып өлгергән. Мөхәммәт борыны белән кайнар имиләр арасына төртелгәнен сизми дә калды. Салкын мангае кызыша башлады' моңарчы үз жаена. салмак кына типкән йөрәге урыннан кузгалды диярсең, бөтен күкрәк читлеген селкетә, чыгар урыны булса, кош булып ачык форточкадан атылыр иде дә һәм... һәм. әнә. теге каенга, тәрәзә каршындагы яшь каен ботагына кунып, өздереп-өздереп. сайрап җибәрер иде шь рәссамнарның чит илдә узарга тиешле күргәзмәсе Мөхәммәт Уразовнын тормышында бик зур борылыш ясарга тиеш, моны һәммә кеше дә андый һәм юкка гына: «Нигә Уразов? Нигә мин түгел?!!»— дигән кара тавыш чыкмаган иде. Шуңа күрә, иртәгә китәсе дигән көнне дә әллә нинди көтелмәгән үзгәрешләр булырга мөмкинлеген Мөхәммәт үзе дә, Сиринә Самуиловна да чамалый, икесе дә ул көннең тизрәк килеп җитүен түземсезлек белән көтәләр иде. Китәсе көн тәгаен генә билгеле булмаса да, күргәзмә гонорары долларда исәпләнгәнен белмәгән кеше юк иде Калжа бик майлы һәм дәрәҗәсе дә бик зур. Шуна күрә күпләрнең йокысы качты Берничә рәссам һәм сәнгать белгече, үз араларыннан делегация төзеп. Мәскәүгә чыгып чаптылар, чөнки Казанда Хәниф Хатыйповичны узып берни кылып булмый, анын сүзе исә катгый, ул үз фикерен әйткән иде инде Үзешчән делегация Мәскәүдә әллә ни эш кыра алмаса да. барыбер •сиңа да, миңа да булмасын» дигән максатларына иреште Татарстан исеменнән Италиягә барырга тиешле яшь рәссамны Мәскәүиен үзеннән табып кайттылар Мөхәммәтнең яшьтәше, атасы ягыннан чыгышы буенча Бөгелмә егете Яков Крысин атлы егет алар тарафыннан Республика һәм Рәсәй данын якларга лаеклы дип табылды. Атасы тумышы белән Бөгелмәдән булгач, ул Татарстан исеменнән барырга тиеш иде Халыкара күргәзмәдә катнашу өчен Мөхәммәт Уразовны артык провинциаль һәм әлегә чак кына җитлегеп белмәгән диделәр. Ни хәл итәрсең, демократик җәмгыять төзеп маташабы з. чиновник сүзенә карап, ана ләббәйкә дип утыра торган заманалар күптән узды Шуңа күрә рәссамнарны әйдәп баручы рухи лидер агай, минем малай катнашмагач. Уразовка да тәтемәсен дигән катгый һәм ныклы, алай гына да түгел, үз фикереңчә, гадел принциптан чыгып эш итәргә карар кылды. Демократия булгач, демократия булсын, әлеге мәсьәләне ижат көчләренең гомуми җыелышы чәл кылырга тиеш һәм бары тик яшерен тавыш белән генә. Иртәгә җыелыш буласы көнне, рухи лидерны Хәниф Хатыйлович үзенә чакыртып алды һәм кабинетта сүз кыска, әмма җитди булды: Я —Синен малай Госсовета кайсы районнан кандидат әле?—дип сорады Хәниф Хатыйпович. Тегесе район исемен атады. —Ул районга тагын ике кандидат билгеләргә булдык әле. һәм Хәниф Хатыйпович әлеге кандидатларның исемнәрен атады, аларның берсе бик атаклы язучы, икенчесе бай эшмәкәр, зур заводның директоры иде. -Ничек?! Алар белән көрәшеп булырлык түгел бит! Сез моны юри оештыргансыз! —Ә иртәгә булачак җыелышны сез юри оештырмадыгызмы? —Анламадым. Хәниф Хатыйпович! —Бик яхшы анладын. Өтмени жыелышынны! —Ничек9 Белдерү эленгән, халык белә бит инде. —Көн тәртибен үзгәрт! Сезнең оешмага санаторийга бушлай ике путевка бар. җыелышта шуларны кемнәргә бирәсем хәл итегез. Аңлашылгандыр бит? —Аңлашылды. Хәниф Хатыйпович. аңлашылды. Шифаханәгә барырга тиешле кешеләрне икенче көнне ижат көчләренең гомуми җыелышы көне буе хәл итте, чөнки лаеклы һәм сырхау кешеләр байтак, һәммәсенен барасы килә иде. Халык тәмам алҗып, инде «путевка» сүзен ишетәсе килми башлагач кына, соңгы чиктә җиңел юлы табылды: жирәбә салдылар, һәм шуннан соң тавыш та тынды. Баштан ук шулай эшлиселәре калган икән! Җыелыштан халык төркеме белән чыгып барганда, кемдер Мөхәммәтнең касыгына төртте. Кеше күп һәм барысы да янәшә булганлыктан, ул төртүченең кем икәнлеген абайламый калды Шунысы хак, ул иптәшнең терсәге хәйран очлы булып чыкты—авырту озакка сузылды. «Астан һәм астыртын гына пычагым да кыра алмагач, болай төртү белән генә канәгатьләнәләр икән—бик хуш. күңелләре булып, тынычланып кына кала күрсеннәр!»—дип уйлады Мөхәммәт. Ләкин астыртын сугыш- Терсәк сугышы моның белән генә тәмамланмаган, алда анын дәвамы булачак иде әле... ит илгә кайчан китәсе һаман ачыкланып бетмәде, дөресрәге, хәбәрләре һаман килеп җитми иде әле. Мөхәммәт. Сиринә Самуиловнага авылга кайтып киләм. телефон аша хәбәрдә торырмын диде дә, үзе Ютазыга юл тотты. Рәзифә авызыннан коелып калган гайбәт күңелен бертуктаусыз тырнап тора Мөхәммәт шуннан бирле сәер халәттә яши. уйлый-уйлый да берара һәммәсенә кулын селтәгәндәй: «Гөлчәчәк үз иркендә бит! Ничек тели, шулай яшәсен сәнә!»—ди. Ләкин ярата ич ул аны? Ярата-а-а-ааа! Кызык кына инде' Әгәр яратса. -Урман-ны сатарга риза булыр идеме соң? Чыннан да. бу сату гына да түгел, бу—сатылу! Хәлдән котылу юлын тапкан иде бит инде: тиз генә тотып, шул бәхетсез картинаның күчерелмәсен ясарга кирәк!.. Үз кулы белән язгач, хәтта күчермә генә дә булмый ич әле ул! Авторы үзе үк ләбаса! Ләкин Рәзифә җиткергән хәбәр?.. Бәлки, ялгандыр ул? Берәр хәйлә, тозак кынадыр9 Чөнки «Урман»ны алу өчен нинди көрәш бара, өстән дә. астан да (Барый. Сиринә Самуиловна) тынгылык бирмиләр. Имеш, ахыр чиктә ул картина аркасында Мәскәү түрәсенең хатынын—сәнгать белгечен үпкәләтү бер дә җүнлегә китермәячәк дигән булалар... Ул имеш-мимешләрдән кырыкхгаса кырык төрле фараз-мазарлардан Мөхәммәт тәмам гарык иде. Сиринә Самуиловна: «Миндә генә яшәп тор. үз фатирын остаханә булып калсын —ди. Хатын аннан түгыз яшькә өлкәнрәк. Ләкин яшь аермасын белмәгән кеше әллә ни чамалап та бетермәс кебек. Сиринә. Америкада җиткән кызы булуга карамастан, үзе дә кызлар кебек. Кара тутлы хатыннар тиз картаймый диләр. Ә яшь аермасы нәрсәгә соң сиңа! Ул акчаларга син бар тормышыңны Ч көйләп җибәрә аласын: коттедж, машина, дингез буендагы ижат йортлары Авылдагы нигез жиргә чүгә башлаган, аннан сон әтисе кайткан саен Сибгат аоыинын факторы хакында авыз суларын корытып сөйли, үзенә дә шундый тәгәрмәч булдыру хакында хыяллана. Бер апасы кияүдән аерылып кайтты. Казанда тулай торакта яшәп ята.. Гөлчәчәк!.. Гөлчәчәкнең гаебе үзендә бит! Мөхәммәт ничә еллар буе урман кызын шәһәргә алып китәм. рәсемдә генә булса да урман ясыйм дип хыялланып йөргәндә Кая ул хыялланып кына’! Ул хыялы тормышка ашты: картина язылып бетте ич! Остаханә-фатирда гына булса да тормышны башлап җибәрергә мөмкин ләбаса! Язмыш яры текә, аннан чамаламыйча гына сикерсән. муеныннын шартлап сынуын көт тә тор Мөхәммәт көне-төне «Урман»нын күчермәсен язды. Көн саен Сиринә Самуиловна фатирында кунып йөрмәскә дә яхшы сәбәп иде бу Мөхәммәт ана: «Яна картина язам. Төгәлләмичә күрсәтмим!»—диде Ләкин Сиринә төн уртасында булса да шалтыратып, танга чаклы гына булса да килим инде дип. җелегенә тия. Хәер, җанына тияме икән сон? Ул аны Гөлчәчәктән аерырга уйламый ич! Ирсез хатыннын төннәрен ничек уздырырга теләве—анын үз иркендә, яманлап та. кыек сүз әйтеп тә булмый Хатын-кыз. нинди генә зур әхлаклы, саф-намуслы булса да. табигатькә каршы бара алмый, сау-сәламәт тәнендә— тамырларында уйнаган кайнар канны салкын су сибеп кенә суытып булмый! Хәер, хатын-кызның һәммәсенә дә мондый бәя бирергә анын ни хакы бар. башы яшь. үзе дә яшел бит әле... Ә Гөлчәчәк!.. Ә Гөлчәчәк, гадәттәгечә көннәрдән бер көнне килеп чыгар дип. Башкортстан чигендә аны көтеп яши. Ул урманда егетнең вәгъдәсен житди кабул итмәгән иде. Ләкин егетнең үҗәтләнеп үз дигәнен итәргә, әйтүенчә, картинасын язып тәмам кылу алдында йөрүе анын мәхәббәт учагына ялкын гына өсти һәм егерме биш яшькә җитеп килүе дә һич куркытмый иде Мәхәббәт көтә белгәндә генә кадерле-газиз була икән ул! Әлбәттә, хәзер ул Мөхәммәткә: «Урманымны ташлап китмим!»—дигән шарт та куя алмаячак' Урман таланып, мәсхәрәләнеп бетте. Урман каравылчысы булып торган Ярулла абзыйның бар зшс. кешедән калган ботак-сатакларны җыеп, яндырып йөрү. Әнә. Мөхәммәт, анын Мөхәммәте. «Синен урманыңны картинада булса гына да саклап калдым. Гөлчәчәк!»—ди. Рәхмәт сиңа. Мөхәммәт' Мин яратам, сине. Мөхәммәт! Бик яратам! Гөлчәчәкнен күңелендә, быел жәй ахырларында булырмы, кыскасы, август ае җитеп, жиләк-жимешнен мул чагында кавышырбыз дигән өмет тә шытып килә иде. Мөхәммәт Гөлчәчәк белән күрешүне бу рәвешле күз алдына һич тә китермәгән иде Ютазыга кайтам дип ым капта, анын дус-таныш председателе «Волга»сын җибәргән иде. районның иң алдынгы хуҗалыгы җитәкчесенең зур портретын ясап бүләк иткән иде, икенче юлы Хәким Фаруковичнын мөлаем хатыны Рәвия ханымны рәсемгә төшерергә вәгъдә итте Хәким Фарукович. тан белән Казанга чыгып киткән машинасының кайчан кире әйләнеп кайтачагын чамалый иде. күрәсең. «Волга» Гөлчәчәк яшәгән йортнын капка төбен») килеп җиткәндә, өйлә вакыты якынлашып килгән чак. үзе дә шунда Мөхәммәт кайтканын көтә иде Беренче мәртәбә генә түгел. Мөхәммәт белеп тора. Хәким Фархкович. яше белән алтмышка якынлашып килгән карт җитәкче. Мөхәммәт Казанга кайтып киткәнче, кунакны күз уңыннан җибәрмәячәк, көн саен мунча яктырып, шашлык, ташлама һәм башка төрле ризыклар белән сыйлый сыйлый, яратып кына әйтсәк, «тенкәсенә» тиячәк Үзе шундый сәнгать жднлы кеше инде ул Хаким Фарукович Әнә. эш вакыты дип тормаган хәер аның колхоздагы эше майлаган кебек көйләнгән, җаена салынган, үзе әйтмешли, акыллы җитәкченең эше үзе булмаганда көйлерәк барырга тиеш машинасын да Казанга чаклы куган, каршыларга да килеп житкән Гөлчәчәк бу юлы. кеше бар дип тә тормады, мәктәптән кайтып килеше икән, Мөхәммәтнең муенына килеп асылынды. Башка чакта болаи итми кеше булмаса да. сагынуын йөзендә балкыган кояш нурларыннан гына аңлап була иде. Мөхәммәт аны үзе дә кочаклап алды. Хәким Фарукович көлде —Мәктәптә укулар да бетте. Үзеннән калдырма инде син аны Казанга алып кит Апасын карарга кеше табарбыз,—диде ул гадәттәгечә аталарча кайгыртып. Мөхәммәткә дә берәр сүз кушарга кирәк инде кирәген, югыйсә Ләкин ул каушап калган, бик тырышса да теленә кирәкле сүзләр килми, аптыраганнан, сүз булсын өчен генә:—Ютазы һавасы килешә икән сиңа!— дип, кызга комплимент әйтте. Хәким Фарукович ниндидер сәбәп тапкан булып чыгып кипе, ләкин тиздән әйләнеп киләчәген һәм алма бакчасында шашлык әзерләнүен әйтте —Бу юлы балык шашлыгы!—дип өстәп тә куйды. Мөхәммәтнең балык яратканын белә Хәким Фарукович, шуна басым ясап әйтүе хәйләкәр картнын Колхоз рәисе китеп бармаган булса, яхшырак булыр иде, бәлкем Гөлчәчәк белән икесе генә калгач (әнисенең авыру апасы аерым бүлмәдә кузгала алмыйча ята, бусагадан атлауга, аның белән күрешеп чыккан иде инде), берара сәер тынлык урнашты. Мөхәммәт моны үзеннән күрде. Рәзифә җиткергән хәбәр һаман күңелен тырный, Гөлчәчәкнең үзе белән күрешкәч, әлеге җәрәхәт тагын ачылып киткәндәй булды, көнчелеге җанын суытып, сөйләшә алмас хәлгә китергән дип уйлады. Күңелендә кайнаган хисләрне, вакытыннан алда. Гөлчәчәккә сиздерәсе килмәде. Ләкин кызнын күзләре үткен, күнеле сизгер, үзгәрешне, тотышгамәлендәге сәерлекне тояр дип курыкты Ләкин Гөлчәчәк аны-моны әйтмәде, чөнки күптән түгел генә анын үз жанына да тоз салганнар иде. Ул күңелсез хәбәр хакмы, юкмы дигән уй аны да берөзлексез борчый һәм ул аны яшерергә, белгертмәскә тырыша иде. Беркөнне, аны сорап, мәктәпкә шалтыраттылар. Казаннан. Яг ир-ат тавышы. «Мөхәммәт Уразов «Урман* картинасын сөяркәсенә бүләк иткән. Ул сине алдап кына йөри, имеш...» Гөлчәчәк бу хәбәргә ышанмады, дөресрәге, ышанмаска тырышты һәм әле дә тырыша, кыскасы, күнеле икелемикеле, ул ныгытып кына ни дип уйларга да белми, бу хакта чынын үзеннән ишетермен дип. Мөхәммәтнең кайтуын зарыгып көтте Менә ул көн килеп тә җитте. Әмма тиктомалдан гына бу хакта сүз башлап та булмый. Мөхәммәтнең үпкәләп куюы бар. Моңарчы сүзгә, сөйләшергә туймаган Гөлчәчәкне, икәү генә калгач, алыштырып куйдылармыни! Мөхәммәтнең шөбһәсе көчәйде. Кыз нәрсәдер әйтмәкче дә була кебек, ләкин теле чишелеп китә алмый, күңел түрендәге ниндидер яшерен сер тирәли тик әйләнеп йөри, аны тышка чыгармый Мөхәммәтнең Казаннан ук төяп кайткан шик-шөбһәләрен кызның әлеге халәтгамәле тагын да арттыра, аны талый иде. Моңарчы, икәү генә калгач. Мөхәммәт кызга Казан хәлләрен, үзенен эше хакында. «Урман»ның ничек язылуы турында бертуктамый сөйли ала иде. Бу юлы егет үз эченә йомылган, күз карашына чаклы, моңарчы Гөлчәчәкне сөеп туймаган конгырт күзләренә чаклы сынагандай бораулап карыйлар, әлеге гадәти булмаган карашны кыз бик авыр күтәрә һәм елап җибәрмичә чак кына тыелып тора иде. Мөхәммәт үзе дә шунлыйрак хәлдә. Әмма Рәзифәдән ишеткәнненичекләр итеп Гөлчәчәккә әйтмәк кирәк! Мәхәббәт Ярату, гашыйк булу адәм баласының йөрәген яшүсмер чакта гына җилкетеп, еллар өстенә еллар өстәлүдән хасил булган Вакыт, торган саен, читлектәге кош баласыдай бәргәләнгән, тасырдык йөрәкне тынычландырып, урынына утыртып куяр төсле иде ләбаса! Юк икән Алай гына түгел икән!.. Сагыну үзенә бер төрле газаплы рәхәт. Ашкынып көткәнен тормышка ашып, ниһаять, күрешү минутлары килеп җитү тагын үзенчә татлы һәм., газаплы була икән. Янып торган оятсыз күзле кара мәченен коерыгында бастырык буе гаиоәт сөйрәлә Акыллы кешеләр яхшы белә: үзен ишеткәннең яртысына гына ышанырга кирәк. Ләкин бик акыллы кешеләр генә шунын кайсы яртысы хак икәнен аера алалар. Бер хатын-кыз әйткән бу сүзләрне. Мөхәммәт исә әлеге ярты өлешнен кайсысына ышанырга белмичә интегеп утыра. Шунысы хак. йөрәге инде үсмерлек чорын узып, һәр нәрсәне акыл иләге аша уздыру яшендә булуга карамастан, бар гайбәтләрдән дә өстен икәнлеген белгертеп, тасырдый-ашкына. Гөлчәчәккә тартыла Бу газаплардан аларны Хәким Фаруковичнын шоферы килеп аралады Алма бакчасында шашлык әзер һәм капка төбендә аларны машина көтә икән. Вакытында хәл кыла алмыйча изаланган тормыш мәсьәләләрен киләчәккә калдырырга Мөхәммәт күнегеп беткән иде һәм бу дөрестән дә бик һәйбәт ысул, шулай итеп, монарчы хаталанганы юк бугай әле Бу юлы да алар арасында хасил булган соры томан пәрдәсен, бәлкем, вакыт җилләре куып таратыр—аңлашуы жинелрәк булыр, бәлки, ярдәмгә кояш нурлары килер, томанны аралар һәм бар нәрсә дә ачыкланыр, җайланыр. «Матур хатын-кызлар беркайчан да үзләре генә булмыйлар, ләкин алар һәрвакыт ялгыз» «Әгәр дә ялгызлыктан куркасыз икән, өйләнмәгез». Беренче гыйбарәне кем әйткәндер—билгесез, дөресрәге. Мөхәммәт хәтерләми, ә сонгысы— Чехов сүзләре. Ялгызмы сон ул, юкмы? Ул әле өйләнмәгән бит Димәк Ә Гөлчәчәк, матур, гүзәл зат, ялгызмы? Чынлап та хыянәт иттеме икән Гөлчәчәк9 ' Ә үзе?.. Рәзифә... Сирина Самуиловна? Болары нәрсә? Хыянәтме, хыянәт түгелме? Хыянәт түгелдер, мөгаен, ул үзе үз теләге белән түгел ләбаса! Язмышнын текә ярында, аякларын асылындырып утырган бер мәлдә, ул баскыч-баскыч уелган ярдан ялгыш нәкъ бер басмага түбән төште түгелме сон инде? Ир-ат белән хатын-кыз якынлыгы табигатьнен ин зур могҗизасы, табигатьнең гаҗәеп зур сере түгелме сон? шулай булса, ул. өйләнмәгән егет, әлеге сернен капкасын бернинди әзерлексез, жинел ачты һәм шул рәвешчә анын кадере кимеде, алай гына да түгел, өстәвенә күзгә күренеп торган бик нечкә кыллардан торган күнел дөньясы әлеге хис-кыллары каешланырга, тупасланырга өлгерде ләбаса! Шулай булмадымыни, ул хәтта картинасын да сатып җибәрергә әзер бит! Әйе. әйе. берәү дә шыр надан түгел. Италиягә аны күзләре матур булган өчен генә җибәрмиләр Ләкин бу бәладән котылып була сыман иде әле: күчермәне тизрәк тәмамларга кирәк. Казанга кайткач, төнге бердә телефон шалтырады Сиринә Самуиловна икән, хәзер сина килеп җитәм ди. Бу юлы Мөхәммәт канәгатьсезләнеп каш-күзен җимермәде, киресенчә, бу минутларда Сиринә Самуиловна ана бик кирәк иде Ул сәнгать белгечен урамга чыгып каршы алды Янәшәдәге төнге кафеда музыка дөберди Йолдызлы күк сискәнеп-сискәнсп китә Сиринә Самуиловнанын сүзе катгый булды: —Мәскәүләргә—оригиналын' - гиде матур хатын —Синен кыргый урман кызын барыбер берни аңламаячак! Сиринә Самуиловна ул кызны көндәш дип исәплиме, юкмы-белгән юк. Әмма үз көченә һәр алышта жинеп чыгачагына нык ышана торган хатын. Заманында бик үзсүзле һәм каткан коммунист җитәкче Хәниф Хатыйповичны да тез чүктергән иде ул! Бу җинүнен гомере кыска булды алар икесе ике якка киттеләр Уртак җимешләре-кызлары-Америкада укый Бүген исә Хәниф белән дустанә мөнәсәбәттә яшиләр Ниндидер кыргый урман кызы анын өчен дулкын өстендәге йомычка гына!.. Гөлчәчәк рманда үссәм дә, кыргый кыз түгел мин Беренче сыйныфтан ук бүтәннәр белән бергә без дә мәктәптә укыдык ич. аралашып яшәдек, яраткан укытучыларыбыз. дус кызларыбыз да бар Урманда туып үссәк тә. Гөлйөзем белән икебез дә дөньяви кешеләр без Нәкъ авыл кызлары кебек Кызыл ьяр чишмәсенә суга йөрдек, әти-әни. У ни теләсәк, шуны алып кайтты. Авыл кызлары кигән киемнәрне кидек, мәктәптә аларга куйган «ике»ләрне безгә дә куйдылар, «биш»леләрне без дә ала торган идек. Дөрес, гомеребезнең күп өлеше урманда үтте. Шуна күрә Буряннын маржа кызлары— сыйныфташларыбыз—безгә чак кына башкачарак карыйлар, әмма яраталар, һәркаисы безнен белән дуслашырга тели, безне үз итә: укытучыларыбыз исә. башкалардан аерып, безне бер башка өстен куя, гомумән, гап-гади сыйныфташ кызларыбыз кебек үк булсак та, безгә карата бераз аерым караш булуын сизә идек. Ни дисәң дә урманда үскән кызлар бит, усал аю-бүреләр һәм хәйләкәр төлкеләр патшалыгында. Тик аерма шунда гына—берчак буй үстергәч. Бурян кызлары да. Байтимернекеләр дә кичке уеннарга чыгалар, ә без өйдә утырабыз, китап укыйбыз һәм сандугач оялаган күңелләребезне килгән-киткән туган-тумачанын. кунакфәләннен кичке әкият-хикәяләрен тынлап баса идек. Хәер, берзаман без дә Байтимер малайлары белән дуслашып киттек, алар бик еш безгә, eni янына килеп йөриләр, ара-тирә кыю гына аралаша да башладык, соңрак, «күнел оясындагы бала сандугач канат чыгарып, сайрарга өйрәнгәч», безнен әлеге аралашулар, мавыгуга, тора-бара гыйшык-мыйшыкка ук әверелеп KirrreL ‘ Гыишык-мыишык» дип. китап сүзләре белән генә әйтүем. Без һәрвакыт дус-таныш малай-кызлар гына идек. Әмма шунысы хак. толымнар билгә җитеп килгән чакта әлеге малайлар белән—Мөхәммәт белән Барый исемле алар—булган мөнәсәбәтләребез сәерләнде, тагын да дөресрәге, Гөлйөзем дә. мин дә бер дә бер көнне әллә ничек үзгәрдек тә куйдык менә. Мөхәммәт, агач башыннан егылып төшеп, кабыргаларын сындырганнан сон минем ничек кайгырганнарымны. ничектер итеп борчылуымны белсәгез иде сез! Үлә яздым! Кызгандым, жәлләдемме? Әллә?.. Нәрсә, «әллә?» Бернинди дә «әллә-мәллә» түгел. Сызлануын күреп, жәлләдем! Бары шул гына! Аннан сон үләр дип уйладым, курыктым, бик-бик курыктым. Гөлйөзем генә пошмас жанлы безнен. «Маймыл кебек агач башында сикереп йөрмәсен, шул кирәк!»—диде Имеш, ул инде дәү кыз! Имеш, мин әле бәләкәй, шуна күрә сытык та. Һай. харап икән, дәү кыз! Апа имеш. Үзе миннән нибары унбиш минутка алданрак туган ул Хәер, нишлисең, унбиш минут тек. унбиш минут олырак, димәк. «апа» тиеш. Юк ла. нинди «апа» ди, ул мина игезәк сынары гына ла... Мөхәммәт агач башыннан мәтәлгәч, мин чынлап та аны бик кызгандым Һәм шуннан сон күңелемдә ул малайга карата ниндидер хистә яши башлады. Әүвәл кызгану хисе генә булды микән сон ул?.. Тора-бара әлеге хисләр мәхәббәткә үк әйләнеп китте ич? Мәхәббәт дигән олы хис әллә һәр кешедә дә. дөресрәге, башка кешеләрдә дә. нәкъ миндәге кебек, кызгану, жәлләүдән башлана микән0 .. Алай булса, кызык. . сәер. Бәлки, ул малай агач башыннан егылып төшкәнче үк, аны күргән мизгелләрдә үк. күнелдәге бер кылым сиздерми генә чынлап, тибрәп куйгандыр?.. Алла белсен. Мин биолог кеше, моны үзем дә чамаларга, анлата белергә тиеш идем, югыйсә' Тик андый теләгем юк. Бәлки әле бу кешенен—биолопзк бербөтен организммын—саклану галәмәтедер' Әйе. әйе Мәхәббәтнең ни икәнлеген аңлатырга, әлеге олуг хиснең кем әйтмешли «частен частька!» аерырга маташкан акыллы башнын күңелендә максатына инде килеп житгем. зур ачыш ясыйм дигәндә генә Илаһи көч әлеге Теләкне юк итә дә куя! 1аоигать могьҗизасы! Мәхәббәт дигән хисме ул, халәтме—кем ничек тели шулап атасын—үзе үк Илаһи могҗиза булмаса, гасырлар буе табынырлар '.'Jеме с°н ана' Мисалларны тезеп китсәңме, бу хакта бер сөйли башласаммы!. Мең дә бер кичә генә дә җитмәс, билләһи... Мөхәммәт, тырыша-тырыша. «Урман»ны яза. минем портретны. Анын рәсемнәрне матур ясавын беләм. Тик «Урман»ы минем күңелгә ошармы икән сон егәр дә мәгәр портретым үземә ошамаса? Дөресрәге, үзем ДО сизмичә, әлеге портретны күрүгә, ихтыярсыздан йөземә-сүземә канәгатьсезлек төсмере чыгарып куйсам! Ике төрле була алмыйм бит, эчтән бер төсле, тыштан икенче һәм шуның белән Мөхәммәтнең күңелен кайтарсам9 һай. әлеге мизгелләрне бик көтәм кәгүен. тик куркам да. Ярабби бер Аллам дим, Мөхәммәтнен «Урман»ы минем иләс-миләс, әле утырып җитмәгән күнелемә хуш кына килә күрсен иде!.. Ходайдан мин шулай дип сорыйм Аннары, исемә килеп, үэемне сүгәргә, әрләргә тотынам' Каян килгән хан кызы Күнелемә хуш килмәсә. имеш' Мөхәммәтнен әлеге гамәле—сине дә. урманынны да шәһәргә алып китәм дип талпынып йөрүе үзе генә дә ни тора ләбаса! Без. кызкыркын, аллай, масаеп кхябыз инде каймакта! Әллә кем булабыз!. Шөкер, үземне шул рәвешле тәнкыйтьли беләм икән әле! Дөресен әйткәндә, хәзер үз һөнәрем турында түгел. Мөхәммәтнен эшләре хакында ешрак уйлыйм, ана булышасым, ярдәм итәсем килә. Мин ана әйбәт хатын булырмын. Туп кебек малайлар, күбәләктәй кызчыклар алып кайтып бирермен. Алла боерса! Без барыбыз да аның илһамчысы булырбыз! . Ә ул ижат итәр. Кыскасы, без бик бәхетле булырбыз кебек. Мин, Гөлчәчәк, элекке урман кызы, урманчы кызы бүген әнә шундый хыял белән яшим. Мин бәхетле! Бүген үк бәхетле инде! һай. Аллаһы Тәгаләм, шуны бездән күпсенә генә күрмәсеннәр иде инде берүк. Арага керә күрмәсеннәр.. Күңелемдә гомер буе балачакта ишеткән бер хикәят яши. Аны безгә кунакка килгән чагында әнинең апасы—хәзер ул урын өстендә, мин аны тәрбиялим,—сөйләгән иде. Алар шулай берзаман карты белән икесе генә кич чәй янында юк-барны сөйләшеп, балачакларын исләренә төшереп утыралар икән. Бабай Идел буендагы «Кызыл байрак» пионерлар лагерында булган вакытларын искә ала. Болай гына, балачагын исенә төшереп, хисләнеп китеп кенә. Пионер лагерында дус күреп, ошатып йөргән бер кызым бар иде. Беркөнне су буеннан тузбаш еланы тоттым да теге кыз. әи чыркылдады!. Аның сүзен әби ялгап китә: «Карале,—ли ул. —Нәкъ шундый ук хәл минем белән дә булды ич! Пионердагерьда бер малай мендәрем астына елан салган иде. Туктале. тукта! Ул лагерьның да исеме «Кызыл байрак» иле бит' Идел буенда! Класстан ин яхшы укучы биш кызны. Казандагы пионерлагерьга путевка белән бүләкләгәннәр иде. Бишенче классны бетергәч!...* Моны ишеткәч, бабайнын кулындагы шакмаклы шикәре өстәл астына тәгәри Ничек алай?!! Мин дә бишенче класпан сон бит! Путевканы әтигә профсоюз биргән иде! Алайса ул кыз син булгансың бит инде!!! Алайса... унбиш елдан сон яңадан Казанда күрешкәч, ник мине танымадын сун? Мин сине ник танымаганмын?!!» Менә бит! Алар икесе ике районнан Зур үскәч. Казанда яңадан күрешкәннәр! Әбинең шаккатып сөйләгәне елан гына түгел. Кызлар яшәгән бина бик биек койма белән уратылып алынган була. Ул малай шул койма аша ничек менә алды икән дин. акын кыюлыгына шаккаткан кыз ул чакта'.. Батырлыгына сокланган булган! Илаһи могҗиза- Мәхәббәт—үзенен эшен эшләгән: күп еллардан сон очраклы рәвештә генә Казанда күрешкәч, атар тагын бер-берсен ошатып, кавышып га куйганнар Апа белән җизни бер берсен сөешеп, бик матур гомер кичерделәр. Монысы безнең күз алдында иде инде Мәхәббәткә ышанмый кара син шуннан соң менә' талйЯГЭ китү Каган сабантуена туры килде. «Урман» картинасын иргән иртүк күргәзмәгә илтеп тапшырдылар да (Мәскәү кунагына ул шундук бүләк ителергә тиеш иле) сәнгать белгече һәм рәссам егетне «джип» машинасы аэропортка илтә китте Туган ягында үзенә киләчәк дәрәҗәне һәм капылт кына ишелеп төшәчәк бәхетне Мөхәммәт Уразов чит илдән табып алып кайтачагына чын күкелдәп ышана һәм ул бүген дә үзен бәхетле, ай тулган төннән сон кичергән бәхет кебек үк бәхетле хис итә иде Гөлчәчәк Мөхәммәтнен чит илгә җыенганын белсә лә. китәсе көн тәгаен билге ге гүгел дигәч. Казанга килер алдыннан барыбер телеграмма И сукты «Сабантуена киләм. Каршы ал», дип хәбәр ителгән иде анда. Телеграмманы Мөхәммәт ишектән чыгып барганда гына кулына тоттырдылар. Аны укып берара аптырап торды да аннан сон йомарлап кесәсенә тыкты. Гөлчәчәк исә, үзен каршы алучы булмагач аптырап тормады, үзәккә кадәр баручы ярым буш троллейбуска кереп утырды һәм аннан Толстой тукталышында төшеп, туп-туры Мөхәммәтнең фатирына китте. Егет ана фатир ачкычын калдырып киткән иде. Тимер челтәрле койма белән әйләндергән ишегалдында Гөлчәчәк Гөлйөзем белән Барыйны күреп алды. Алар машинага утырырга җыеналар иде. Гөлчәчәкне беренче булып кыз туганы күреп алды, һәм машинаның алдагы ишеген ачып: —Карале, кем килә!—дип кычкырды, аннары җәһәт кенә арткы ишекне ачты да кулыннан тотып, бер баланы төшерде. Гатчәчәк жинсез матур күлмәк, шорты һәм аякларына әллә кайдан кычкырып торган кроссовка кигән малайны танып, югалып киткәндәй булды —Әнвәр ич бу? Кайдан? Ничек? Энәдән-жептән генә чыккан өр-яңа киемле бала, чыннан да. Гөлйөземнең малае Әнвәр, урманда югалган малай иде! Әнисе аны кулыннан бер дә ычкындырмый, малай да үзен әллә ничек сәеррәк тота, әнисеннән ычкынып китмәкче булып, әледән әлс тартылып куя. бу теләге барып чыкмагач, бер урында сикерә, чәбәләнергә керешә. Элек туп шикелле тәгәрәп йөргән бала суырылган, ябыккан, шыр сөяккә калган дип әйтергә мөмкин иде. Йөзе, муены тырналып беткән, ике беләгендә дә. аякларында да тырналмаган, кутырламаган бер генә сау ЖИре 1.» юк Гвлйезем ана ни дип кыска җинле күлмәк һәм шорты киерткәндер'’ Малайнын ике тез башы да каралып тора. Гөлчәчәк малайны бик ярата, ул аны бишектән үк үзе карап үстерде, чөнки үз әнисе хастаханәгә кереп, айлар буе дәваланып ята иде Корсаклы чагында, кешегә сиздермим дип. билен буып йөрүе эзсез калмады, күрәсен Гөлчәчәк Әнвәрне кочагына алды һәм күкрәгенә кысты. — Кайларда булган бу бала? Гөлйөземнең йөзе шат. кәефе күтәренке иде. — Белмибез,—диде ул туганнын соравына каршы —Әни әйтә, капка астыннан шуышып керде дә мунча буендагы ком өемендә калган машинасы белән уйный башлады,— ди. —Адашкан булгандыр инде. Сүзгә Барый кушылды: Адашмаган ул. Адашса, тапкан булыр идек. Бөтен урманны тарап чыктык бит1—диде ул. Малайнын. үз баласынын табылуына ул да чиксез куанган, җитди председательнең йөзендә кояш балкый иде. —Үзе бернәрсә сөйләмиме? — Юк. сөйләми шул. Күрәсен, ни булганын үзе дә анлашып җитмәгәндер. —Урманда адашкан ул, адашкан. Берәр чокырда, йә куак арасында яткандыр, шуңа күрә табылмагандыр.—дип, Гөлчәчәк энесен күкрәгенә кысты.— Нәрсә генә ашап торган сон ул анда? Бу юлы анын сүзенә каршы да килмәделәр, җөпләмәделәр дә һәм капка төбендәге комда ярылып яткан бүре эзләрен дә әйтмәделәр Бүренен эттән туган бүре Пират икәнлеген беләләр һәм Барый, аны табып, юк итәргә тели иде. Гөлйөзем сүзне икенчегә борып җибәрде: —Мөхәммәт өйдә юк икән Без аны Казан сабантуена алып чыкмакчы идек.—диде ул һәм тагын югалмасын дигәндәй үз янына тартты. — Шушы көннәрдә Италиягә китәргә тиеш иде ул. Бәлкем, китеп баргандыр Без күптән түгел күрештек. Гөлчәчәкнең бу сүзләре Барыйга ток суккандай тәэсир итте: « I Ничек Ьүген, Казан сабан туе көнне. Казанда анын күргәзмәсе бит! Мәскәү кунаклары киләчәк! ТЕРСӘК СУГЫШЫ ..пи п,,Т^?.ӘЧл К ^ аРЫй белән сүз көрәштереп тормады, белгәнемне әйттем мин дигәндәи, иңбашларын сикертеп куйды да: —Минем күргәзмәгә барып карыйсым килә. Әйдәгез, бармыйсызмы?— дип, әңгәмәдәшләренә мөрәҗәгать итте Күргәзмә төштән сон гына ачылырга тиеш икән Залда каравылчыдан оашка_кеше-кара юк. Каравылчы, зур гәүдәле урыс хатыны тупас кына: Күргәзмә төштән сон ачыла!—диде Барый, алгарак чыгып, маржа апайны итагатьле генә читкәрәк дәште һәм кесәсеннән акча чыгарды: Без аин-момент! Сдача да кирәкми, билет да кирәкми! Каравылчы йомшарды —Тик тиз булыгыз! Начальство сабан туена китеп барды, югыйсә. Мәскәү делегациясе төштән сон гына киләчәк. «Урман»нын да күргәзмәгә куелачагын Мөхәммәт үзе үк әйтте, һәм шуннан соң туйда мин аны сиңа бүләк итәрмен дигән иде Гөлчәчәкнең күзенә ак-кара күренмәде, ул ♦Урман»ны эзләп китте. Теле белән әйтмәсә дә Барыйны да нәкъ шул картина кызыксындыра иде Әгәр Мөхәммәт Италия!ә китәргә ризалык биргән икән, димәк.. Әйе, Хәниф Хатыйпович тәки үзенекен иткән, һәм анын, Барыйнын да, тырышлыгы бушка китмәгән, күрәсең... «Урман»ны иң беренче булып Гөлчәчәк эзләп тапты һәм күрүгә, залны яңгыратып кычкырып җибәрде. «Энекәем! Мин бит бу!» Урман Кызылъяр өсте Яшь наратлар үсеп утыра Кырыйдагы сирәк агачлар арасыннан чәчәкле алан күренер тора. Алан өстендә мәһабәт бөркет әйләнә. Анда бер кыз такыя үрә Ул кыз—Гөлчәчәк! Бу кадәр ошаса да ошар икән! Кара, чынлап та, үзе бит! Коеп куйган' Чып-чын урман бит бу! Жанлы, тере урман Кызылъяр өсте Әнә. тегендә, чак кына сулда һәм астарак чишмә тибеп ята! Урман кызларына мондагы һәр агач, һәр түмгәк, аланлыктагы һәр чәчәк таныш ләбаса! Күз тимәсен, фотоаппарат белән дә бу хәтле төгәл һәм чын итеп чагылдырып булмастыр урманны' Хәзер урман киселеп беткән диярлек. Ләкин кызлар икесе дә. Гөлчәчәк тә, Гөлйөзем дә яхшы хәтерлиләр, моннан берничә ел элек Кызылъяр өсте урманы нәкъ картинада сурәтләнгәнчә иде. Кызларның күзләре яшьләнде. Бигрәк гә Гөлчәчәк., ул тын гына елый иде. Кыз телсез-авазсыз калды Якынрак та килеп, арткарак га китеп карады. Рәсем-картинада гына булса да урман исән-сау бит' Барый дәшми, ул да сүзсез калган Анын бердәнбер кешенең, бу картина яныннан тизрәк китәсе, моннан качасы килде. «Мәскәүләр тиле түгел икән шул! һе күпмегә сатып була икән сон бу картинаны? Италиягә китү шушының хакыдыр инде.’»—дип уйлап куйды ул һәм әлеге хакта берни белмәгән Гөлчәчәккә күз ташлады, кыз аңа кызганыч булып китте. Хәтта... хәтта... әлеге картина һәм бер егет белән бер кыз турында халыкта матур риваять тә йөри Риваять-легендалар тарихта гына түгел, бүген дә бар. Имештер, яшәгән ди, булган ди бер бик гүзәл кыз бала. Ул урманчы кызы, урман кызы икән ди Бу кыз баланың күзләре урман кебек серле, гавышы урман чишмәседәй саф, күнеле шул кара урман кебек ихлас икән ди Урманда! ы бар җәнлекләр—куяннар, керпеләр, тиеннәр, хәтта аю- бүреләре дә кызны бик яраталар, якын итәләр икән ди Башка иптәшләре булмагач, кыз шул җәнлекләр бе 1ән күнел ачкан, уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар Һәм җәнлекләр!ә бәла-каза янаса, кыз аларны яклап чыккан, тегеләре. үз чиратларында, анын күңелен ача торган булганнар Менә шулай күңелле һәм бик тату. дус яшәгәннәр «нар Кыз бала үсеп җиткән Бик матур кыз булган ул! Анын гүзәллегенә бар тирә юнь шаккаткан! Урманга килгән аучылар, кызны күргәч, анын матурлыгына гаң калып, кулларында! ы мылтыкларын ташлаганнар да чәчәк җыярга керешкәннәр Шу шй игеп һәр аучы кызга үзенең мәхәббәтен аңлатырга, аны үзенә каратырга тели икән Көннәрдән бер көнне гүзәл урман кызы турындагы хәбәр ерак тайгада яшәүче Диюгә дә барып ирешкән Дию бу хәбәрне ишетүгә, агач башларына баса-сикерә генә бик тиз генә урманга килеп җиткән. Елга ярындагы куаклыкта, кызны күзләп, өч көн өч төн кунган ул һәм. дүртенче көн дигәндә, ап-ак атка атланган гүзәл урман кызын күреп алган! Ул Дию егете бик хисле һәм кайнар йөрәкле булган, кызны күргән дә. телдән язган, йөрәге котырып тибәргә керешкән Тасырдаган йөрәге, күкрәк читлеген ватып, чыгып китәм дигәндә генә. Дию егете салкын суга чумган. Өч көн. өч төн судан чыга алмыйча йөрәген суытып яткан ди. Инде тынычланып, яр буена чыкса, урман кызы җырлый- җырлый такыя үреп йөри икән. Диюнең каны тагын кызган, йөрәге янә тасырдарга керешкән, хисле егетнен йөрәген мәхәббәт ялкыны урап алган һәм ул дөрләп яна башлаган. Ялкын-ут. агачтанагачка күчә-күчә. бар урманны чолгап алган һәм зур янгын чыккан. Дию дә. агачлар да өч көн. өч төн янганнар, урман кара күмергә әйләнгән!.. Гүзәл урман кызы исә кара кайгыга баткан, ашаудан калган, телдән язган Шуннан сон Аю-табиб аучыларга мондый хәбәр салган: кем дә кем урман кызын савыктыра, кыз шуңа кияүгә чыгачак! Бу хәбәрне ишетеп, тирә-яктан бар аучы халкы җыелган. Уйлашканнар, киңәш-табыш иткәннәр, ләкин уртак фикергә дә килә алмаганнар. Араларыннан бер яшь аучы егет, табиб Аюны дәшеп, әйткән: «Иртәгә кызны шундый-шундый урынга алып килегез!» Билгеләнгән урынга кызны күтәреп алып килгәннәр. Егет анын күзләрен бәйләргә һәм шуннан сон тау мәгарәсенә керергә кушкан Мәгарә эче бик якты, бик зур ди! Һәм анын диварында кыз туып үскән урман рәсеме ди! Чып-чын урман! Агач башында тукылдап утыручы тукранына хәтле бар ди! Аучы егет бик оста рәссам икән ди. Кыз күзен ачып җибәргәндә, рәсем-урманны күреп, сөенеченнән елмая-көлә башлаган, күзләренә нур ингән. сөйләшергә тотынган. Шуннан сон инде. Аюнын вәгъдәсе буенча, рәссам егет белән урман кызы бик зурлап туй ясаганнар Аларның бик күп балалары булган. Ул балалар үсеп җитеп, янган урман урынына бик күп агачлар утыртканнар. Менә сиңа әкият, легенда . һәм менә сина чын тормыш!.. Гөлчәчәк картинаны кул очы белән сыйпап куйганын сизми дә калды Каравылчы хатын, анын беләгеннән тотып, читкә этте. — Мин әле тагын сезне жәлләп керткән булам! Барыгыз, бар! Хәзер үк чыгып китегез! Милиция чакыртам' Бүләккә дигән картина бит ул! Бүген аны Мәскәүгә алып китәләр! Аларны әткәләп-төрткәләп диярлек чыгарып җибәрделәр. —Барый, син берәр нәрсә беләсеңме? Ни сөйли ул теге хатын9 Барый тамагын кырып куйды, беркавым җавапсыз торды, аннары кызны юатырга теләгәндәй: —Күрмисенмени анын кем икәнлеген! Каян белсен ди ул! Надан бит ул. надан хатын!—дип куйды да. аннан сон шунын артыннан ук: —Әйдә, лучше сабан туена киттек. —Мин бармыйм' Бу минутта канаты сынган кош сыман иде кыз... Күргәзмәдән Барый белән Гөлйөзем Каенлыкка сабан туе карарга китеп бардылар Гөлчәчәк Казансу яры буенда тезелеп киткән эскәмияләрнен берсендә утырып калды «Урман»нын тәэсире әле һаман көчле иде.. Ишек ачык, янәшә тирәдә кеше-кара күренми. Кыз песи адымнары белән генә икенче катка күтәрелде, аннан сон. сак кына атлап. «Урман» янына узды - Мөхәммәт' Мин сине яратам! Рәхмәт сина. Мөхәммәт!» Ул. өнсез калып, картина каршысында байтак басып торды; калын, алсу иреннәре дерелди, нидер әйтмәкчеме, әллә сурәттәге урман кызы белән сөйләшәсе, гәпләшәсе килә һәм аңа -Урман кызы' Син-мин ул! Исәнме Саумы минем үсмер кыз чагым! Казанга ук килеп җитә алдынмы9 ’I мин һаман читтә әле Мөхәммәт сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайтсын инде, яме Көтик Ул безнен икебезне дә ярата Тик белеп тор: мин синнән ^±КӨНЛӘТ ИМ Сии—мин. Мин—син...» дигән сүзләрне тәкърарлый; нәкъ тере зат кебек эндәшә «««... ,^Ү |’\9 ине алып китәләр лиме9 Хужан да бар инде диме? Юк. юк. борчылма. Мин дә. Мөхәммәт тә сине берәүгә дә бирмибез, яме .» юлчәчәкнен тагын да якынлашып, картинаның рам-кысасына гына оулса да (ул бик затлы, әллә алтын белән йөгертелгән инде?) бармак очын тигезеп карыйсы килде .. —Не трогать! Милиция!!! Охрана! Ничек керден син монда’! Милиция! Милиция’ Хәзер үк чыгып кит! Милиция! Кыз коелып төште, югалып калды. Күз ачып йомган арада анын ике ягыннан ике егет култык tin алдылар да: —Пройдемте!—дип, ишеккә таба әйдәделәр. Милиция бүлегендә күпме утыргандыр, анысын тәгаен генә әйтүе кыен, әмма аны урамга чыгарып жибәргәндә көндезге эссе һава суынган, димәк, көн дә кичкә авышып бара иде. Ул тирә-ягына каранып беркавым басып торды-торды да, кинәт катгый карарга килгәндәй, янә күр(әзмәгә таба атлады. Урамнар көндезге кебек буш түгел, сабан туенда кәефләнгән халык шәһәргә кайта башлаган. Ул йөгерер! ә үк кереште Бу күнел дигәненнен сизгерлеге! Күргәзмә куелган бина янында, чыннан да, жиңел машиналар, караңгы пыялалы затлы чит ил машиналары, автобуслар тезелешеп тора Бина каршындагы тар урамда эт көтүе кебек халык, төрлесе-төрле киемнән һәм төрле кыяфәттә. Кара урманда күзләрен бәйләп йөри ала торган кызыбыз бермәлгә каушап, югалып калды Ләкин бу халәте шул бермәл генә булды да. Ул халык диңгезен терсәкләре белән ишә-ера ишеккә таба китте. Һаман шул ук кешеләр арасыннан кысыла-төртелә икенче катка күргәзмә залына күтәрелде. Ләкин ни файда, картиналар янына үтәрлек түгел. Халык төркемен ул терсәкләре белән булса да этә-төртә түргә уза алыр иде. Ләкин мондагы халык сабан туеннан кайтып килүче гади халык кына түгел иде. Кыскасы, сәер халык һәм күргәзмә карарга килмәгән болар. Ә алдагы төркем,—ул төркем каршылыксыз үтү өчен буш коридор калдырылган, кыскасы, ул төркем янында һәрвакыт шактый зур бушлык бар Төркем кузгалса, «бушлык» та анын артыннан «калышмый» Гөлчәчәкнең әнә шул бушлыкка эләгәсе килгән иде. Тик кая ул! «Бушлык» картиналар эленгән дивар буенча шуыша да шуыша. «Бушлык» «Урман» янында туктап калды. —Бу картинаны Сезгә дип әзерләдек!!! —Узган юлы, хәтерлисезме, ул Сезнең күңелегезгә хуш килгән иде —Я не имею такого желания. Спасибо — Ул Сезгә бик охшаган иде бит! —Я картин не коллекционерую От них слишком много пыли —У Фаины Максимовны от пыли аллергия! «Бушлык» ары китте. Әлеге төркем залның икенче почмагына күчүгә, кемдер килеп. «Урман»н салдырып алды да тиз арада каядыр юкка чыкты. Беравыктан «Урман» эленеп торган урында бушлык күргәч, безнен Гөлчәчәгебез чак кына һушыннан язмады Йә. Хода, картина урынында буш дивар гына! Бераздан зал үзе дә бушап калды. Буш бушлык. Нишләптер «мәгънәсез бушлык» диләр бушлыкның үз мәгънәсе бар аның Бушлыктан, бернәрсәсез юклыктан барысын да табарга була, анда бетмәстөкәнмәс коч ишерелгән Бу—алжыган гакылның алдавыч халәттән арынып, бушанып, үзенең чын табигатенә кайтуының бердәнбер юлы.