Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕ ЯД ИТЕП

ЗӘКИ НУРИНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ емнәр генә килмәгән дә, яшәп-яшьнәп. кемнәр генә кичмәгән-үтмәгән бу фани дөньядан.. Әле безнен күз алдында булганнарны искә алсаң да, исләр китәрлек: күпме сулар аккан, дәверләр алмашынган, күпме якын кешеләр белән аерылышканбыз икән ләбаса! Ә колакта һаман шул— Идегәйнең сорауораны: «Заман кемнең заманы?. Дәвер—кемнең дәвере?..» Безнен яшь чаклардагы әдәби мохитне. Язучылар Союзы, газиз журналыбыз «Казан утлары* даирәсен күзалласам, чын мәгънәсендә олпат, азаматтай ирләр, узаман аксакаллар, аларнын гулливерлардай гәүдәләрен күрәм Афзал Шамовлар, Нури Арсланнар, Гомәр Бәширләр, Шәйхи Маннурлар, Зәки Нурилар Мәһабәт кыяфәтләре, йөрешләре, сөйләшүләре... Ә бит, хәзер инде үзебез дә алар яшенә җитеп барабыз Без нинди икән9—дип үземә сорау бирәм дә оялып китам: холыкта, төс-кыяфәттә. тән-бәдәндә генә дә түгел, кылган эшләрдә дә безне нәрсәдер, нидер, Рөстәм дус Мингалим әйтмешли, әле һаман чикли, «читли кебек* Ә теге агайлар чын мәгънәсендә аксакал булып, акыл, тәҗрибә белән гүяки балкып ук, әйләнә-тирәдә, әдәби мохитта бер нур, аура тудырырга сәләтле, ышанычлы шәхесләр булып хәтердә калган. Хәсән ага, Сибгат агалар да шулай... Шөкер, әл дә без шуларны күреп калганбыз, мөгаен, соңгы могиканнарны, дим. Тиздән 80 яшен тутырачак могьтәбәр басмабыз «Казан утлары» да әнә шундый—колоритлы, олпат, акыллы баш мөхәррирләрне дә, күп әдипләрне дә белә, онытмый. Әйе, безгә—ишетеп йә укып кына белгән Гомәр Гали, Кави Нәҗмиләр чоры ераграк сәхифә булса, соңрак дәвердәге Абдулла Гомәр, Газиз Мөхәммәтшин, Рафаэль Мостафиннар—безнең яшьлекнең дә баш мөхәррирләре (чын мәгънәсендә дә бу шулай!). Ә инде алардан соңгы Зәки Нури, Гариф Ахун, янә Зәки Нури, яшьтәшебез Ренат Харис һәм, ниһаять, бүгенге «баш» Равил Фәйзуллиннар чоры— болар инде үзебезнең, якын тарих. Ә вакыт ага, ага.. Үзем дә озак еллар журналда эшләгәнгә, хатирәләр дә, истәлекле фотосурәтләр дә шактый җыелган икән. Хәтердәге рәсемнәр дә күп! Бүген шуларнын кайберләрең карыйм, тууына бу айда 80 ел тулачак Зәки абый Нури белән бәйләнгәннәрен... Менә берсе—1982 ел сентябрендә төшкәнбез. Мансур ага Хәсәнов (зур постлар биләгән абруйлы каләмдәшебез!) журналга «Почет билгесе» орденын тапшырырга килгән Аның белән Язучылар берлеге идарәсеннән Фәрваз Миңнуллин дустыбыз һәм аксакал әдип Әмирхан ага Еники килгән. Калганнары—редакиия коллективы Күпләре азак «зур кеше» булачак, зур дәрәҗәләргә ирешәчәк кешеләр. Төрле язмышлар... Инде арада булмаганнар да бар әнә Рәшит Әхмәтжаннын күзләре монсу- тирән карый Ә Фәүзиябез алда булачак үзгәрешләргә, зур көрәшләргә әзерләнә кебек Гыйбрәтле фото бу! Ә Зәки абыебыз журналның баш мөхәррире булып ике мәртәбә—1968— 1971 һәм 1974—1982 елларда, димәк, шактый озак еллар эшләгән икән. Бу әле ниндидер зур сәяси үзгәрешләр, борылышлар чоры түгел, бер көйгә аккан Брежнев бабай дәвере Журнал да обком, хөкүмәт химаясендә, эшләү-оештыру механизмы да жайлы-унайлы кебек иде Язучылар Союзы органы, еш-еш отчет- хисап бирелә, зур җыелышларда тикшерелә һәм әсәрләр дә языла, басыла тора. Кыскасы, әдәби тормыш ул чакта да бара иле, үзенчә кызыклы да иде Бәхәс уяткан әсәрләр дә басылмады түгел. Совет тәнкыйте дә үтә уяу иде, ансын да хәтерлибез. Әмма шунсы бөтен совет иле буйлап таралган журналыбыз бик тансык басма булып, тиражы гаять зур иде. Сиксәненче еллар башында ул, мәсәлән, йөз меннән артып китте Монын өчен, ягъни «журналны «читтә артык нык пропагандалап, чамасыз арттырган өчен» баш мөхәррир 3 Нурига, урынбасары Ә Баянга, Язучылар берлеге рәисе Г Ахуновка шелтә дә бирде «обком агай»... Менә шул еллардан Зәки абыйның көләч йөзе, елмаюы, шаян сүзләре белән матур, мөлаем үз сурәте җанлана, сагындырып искә төшә. Дөресен әйтергә К кирәк, һәр кайла үз итәләр, санлашалар иде анын белән Хәер, безгә килгәнче үк зур гормыш, хезмәт юлы үткән, чыныккан ир-азамат иде ул. Чүпрәле районынын Татар Төкесе авылында туып үскән егет Лубян урман техникумында укыган, әмма язмыш җилләре аны Ерак Көнчыгышка да илтеп, дингез портында михнәт һәм «дөнья күрсәткән» икән. Аннары—сугыш Чолганышта калып. Белоруссия партизаннарына кушылу Өч елга сузылган партизанлык, атаклы Константин Заслонов отрядында «Андрей» кушаматлы озын яшь егет... Шунсы кызык: сугыштан сон мин күргән беренче кино (фильм) «Константин Заслонов» иде Поездлар шартлатыла. немецлар кырыла— шатлык' «Әнә безнекеләр!»—дип кычкырабыз безсабыйлар. «урман кешеләре»н күреп. Шунда безнен Зәки Нури атлы шагыйрь булганын ул чак кем белгән’’ Соныннан бу елларны шагыйрь «Үлгәннәр дә үч алды» дигән проза китабында тасвирлады Әле бит ул шул тарафта—Оршада горисполкомда. зур урында эшләп, яшәп тә ала. соныннан ана Оршанын «почетлы гражданы- исеме дә бирелде Ин истәлекле факт шулдыр: беренче китабы самолет белән «Зур жир*гә чыгарылып. Казанда 1945 елда дөнья күрә Шагыйрь булып кайта партизан егет туган якларына! Буада һәм Тарханда леспромхоз директоры булып зшли. аннан Казанга чакырылып. «Яшь Сталинчы» (бүгенге «Татарстан яшьләре») газетасынын редактор урынбасары итеп билгеләнә. Аннан—нәшриятта яшьләр- балалар секторы мөдире Мәскәүдә Югары әдәби курслар тәмамлап кайткач, инде Язучылар союзында— җаваплы секретарь булып озак еллар эшли «Идеальный секретарь иде Зәки!»—дияргә ярата Аяз ага Гыйләжев Чыннан да. утлар-сулар кичкән ир үзен гаҗәеп унган. булдыклы эшмәкәр итеп танытты Жзпәкче. югары даирәләр дә яраталар иде үзен. Язучылар да һәркемгә яхшы мөнәсәбәте, ярдәмчел булуын да әйтми кала алмыйм. Безгә, яшьләргә матди ярдәмне дә кызганмый юмарт бирде ул Андыйлар сирәктер, мөгаен һәм Зәки абыйнын асыл сыйфатларын бөтен ил буенча беләләр, хөрмәт итәләр иде Кайда барсан да: «Зәки Нури ничек яши анда? Ана сәлам әйт!» диләр иде 1971 — 1974 елларда инде. Ходай кушып, идарә председателе дә булгач, бигрәк тә СССР Язучылар берлеге идарәсенең алмаш секретаре дә иттеләр үзен: үзе сөйләвенчә, кандидатурасын М Шагинян тәкъдим иткән һәм бик каты яклаган Мәскәү лә анын булган кеше икәнен тиз таныды, әлбәттә Анын район, шәһәр һәм Татарстан Югары советы депутаты буларак та зур җәмәгать эшен күреп гордык. «Почет билгесе». «Халыклар дуслыгы» орденнары кавалеры булуына да сөендек без. анын яшь дуслары, -замандашлары Күп китаплары басылу шаһиты да булдык: урысча һәм башка телләрдә дөнья күрде алар Тәрҗемә китаплары ла булды. Сайланмалары—1971 елда һәм 1980 елда (*Шигырь китапханәсе* сериясендә) * Камн упиары* журналына Почет Билгесе ордены тапшырьнган кнн испкиеге Уңнан бишенче Зәки Нури 1482ел калын томнар булып чыкты: «Еллар һәм юллар». «Күңел яктысы» исемендә. Лирика, публицистик шигырьләр, юмор-сатира... бигрәк тә яратып язганы кыска шигырьләр, чәнечкеле дүртьюллыклар... Аралаш рифма белән язуы да матур бер күренеш иде. Аларда да—шагыйрьнең төсе, елмаюы, жан нуры. Юкка гына ана багышланган берничә мәкаләнең исеме «Зәки елмаюы» дип аталмый иде бит! Ә шагыйрь турында Д. Көгелтдинев. М. Львов. В. Турбина, Н Хохлов һ. б. мәгълүм әдипләр язып чыкты. Болары—үзәк матбугатта. Ә башка халыкларда? Казанда. Уфада?! Бигрәк тә үзе кебек солдат, ветеран, зур юллар узган буын кешеләре ярата иде аны. Яшьләр дә якын итте. Гади халык та хөрмәт белән каралы. Шундый бер якты шәхес булып яшәде ул! Сурәтләргә кайтыйк әле. Менә тагын берсе. Журналыбызда «түгәрәк өстәл» сөйләшүенә жыелганбыз. Әлеге аксакаллардан берничәсе. Хәзер иңде барсы да мәрхүмнәр... Менә-менә телгә килеп, гакыллы, олпат сүзләре белән безгә нидер сөйләрләр кебек. Ә азактан Зәки агабыз ниндидер мәзәк сүз әйтеп, көлдерер, йомгаклап куяр... арганнарны оныттырыр.. Карагыз, нинди нурлы, самими аларнын йөзе! Әйе. өлкәннәребез булды безнең. Хәзер дә бар алар, арабызда йөреп, яшәп яталар. Тормыш дәвам итә, журналыбыз да исән-имин чыгып килә, яна исемнәр, әсәрләр көтә. Инде яна меңъеллыкта! Әйе, кемнәр генә килеп, кемнәр генә китмәгән бу вафасыз дөньядан! Ә эзләре һәркайда бар. эзләр кала, өзеп сагындыра икән...