Логотип Казан Утлары
Публицистика

АК ЧӘЧӘКТӘЙ ГОМЕР

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ әңге тынгы белмәс күңелләре, ашкынулы җаннары һәм ярсу хыяллары белән чорларны колачлап, төрле кыйтгаларны иңләп яшәгән иҗат ияләре— язучылар да—көннәрдән беркөнне бу якты дөньяны калдырып китәләр... Әйе, китәләр... Ләкин алардан соң халык күңелендә яшәүләрен дәвам итәр өчен әдәби әсәрләр кала... Алай гына да түгел: әдипләр яшәп киткәннән соң җирдә алар турында төрле хатирәләр, риваятьләр дә кала... Шулай итеп, иҗат кешеләре халык хәтерендә яшәүләрен ике төрле юл белән дәвам иттерәләр: әсәрләрендә һәм истәлекләрдә... Әдәбият галиме Мөхәммәт ага Гайнуллинның инде бик күп еллар элек без яшьләргә сөйләгән мондый хатирәсе истә калган. Алтмышынчы еллар башында Мөхәммәт ага үзенең гаиләсе белән Ялтадагы иҗат йортына ял итәргә бара. Берничә көннән ике чемоданын күтәреп Габдрахман Әпсәләмов та килеп төшә. Аңа тәрәзәләре диңгезгә карап торган «люкс» бүлмәләрен бирәләр... Ярый, икенче көнне безнең Мөхәммәт абыебыз Габдрахман Әпсәләмовны су коенырга чакырыйм дип керә бит инде. Әмма... Әмма керсә—аның бүлмәсендә таныш түгел егет белән кыз утыра! Галим кеше моңа бик аптырый һәм шундук язучыны эзләп таба да аны «допрослый» башлый: «Моны ничек дип аңларга? Бу ни эш?» Ә Габдрахман Әпсәләмовның җавабы нинди булган дисез? -Мөхәммәт туган...—ди ул үзенең ипле-сабыр тавышы белән. — Мин инде хәзер дөньяны бик күп күргән. Миңа инде хәзер диңгезгә карап ял итү әлләни кызык түгел!.. Аннары соң шул: монда да минем бөтен вакытым иҗат белән үтә! Ә бу яшьләр әле яңа гына туй үткәргәннәр, бирегә дә беренче мәртәбә килүләре. Шулай булгач, аларның менә бу көннәре гомергә хәтердә калырдай күңелле узсын— кинәнсеннәр яшьләр! Алар минем булачак әсәрләремнең геройлары бит... Ә миңа, әнә, аларның бер бүлмәсе дә бик җитә: язу машинкам белән көн-төн чүкелдәп утырам мин шунда... Моннан күп еллар элек ишеткән булсам да, бу хатирә минем хәтеремә бик озакка сеңеп калды. Менә хәзер дә ул якты күренеш күз алдымда тора һәм әдипнең холкы-фигыле, дөньяга карашлары хакында бик күп нәрсә сөйли. Чыннан да, әдип шәхесенең кем икәнлеге, аның нинди икәнлеге менә шушы эпизодта бик ачык күренә түгелме соң?! Әйе, биредә Габдрахман Әпсәләмовның киң күңеле чагыла. Күп авырлыклар күргән, фронт юлларын узган, яшьлегендә заводның кырыс сынавын уңышлы үткән һәм яшәүнең, кеше гомеренең гади, әмма үтә җитди кануннарын яхшы төшенгән кеше күңеленең чагылышы бу. Татар халкының атак лы әдипләреннән берсе— басылып чыккан китаплар саны буенча ул бары тик Тукайдан гына калыша Габдрахман Әпсәләмов язган әсәрләре белән генә түгел, ә үз тормышы белән дә җирдә яхшылыкны, кешелеклелекне үстерү, күбәйтү максаты белән илһамланып, дәртләнеп яшәде. Сугыштан соңгы ел ларда аның әсәрләрен укып кемнәр генә әсәрен М мәде дә, кемнәр генә үзенә рухи канат алмады икән?! «Ак төннәр».. Карелиянең салкын кышы, ялангач кыялары, адәм баласы чаңгысыз адым да атлый алмастай тирән кар катламы... Әнә шундый гаять авыр шартларда безнең солдатлар дошманга каршы сугыша. Бу китап сугышның кырыс чынбарлыгы, анда кеше характерының чагылышы, онытылмас конфликтлары белән истә кала. Әлбәттә, ул чорның рухи тормышына хас булганча, монда «урра патриотизм» да, совет солдатының соң дәрәҗәдә дип әйтелердәй фидакарьлеге дә бик еш күренә. Аннары тагын бер мөһим факторны истә тотыйк: биредә язучы үзе дә яшьрәк, тәҗрибәсезрәк шәхес бит әле. Аның өчен бары тик бер генә нәрсә мөһим—дошман начар, безнекеләр—әйбәт! Ләкин объектив булу өчен тормыш чынбарлыгына тарихи карау, тарихи якын килү дигән таләп бар. Ягъни вакыйгаларны шул чор контекстында, шул чорда хөкем сөргән социаль һәм сәяси тормыш яссылыгында аңларга омтылу. Әгәр дә бүген без ул чорның психологик халәтенә керә алсак— дошманны җиңү өчен әлеге карашның булу мәҗбүриятен аңларбыз. Язучыга зур популярлык китергән әсәр «Алтын Йолдыз» романы булды. Укучылар кулына 1948 елда килеп кергән әсәрнең бөтен эчтәлеге, бөтен барлыгы, бөтен рухы исемендә үк чагыла төсле. Вакыйга сугыш чорында бара, үзәктә—яшьләр, төньяктагы диңгез сугышлары, яшь егетләрнең тәү мәртәбә фронт чыныгуы алулары... Әмма романда иң истә калганы—Галим Урманов образы, әле яңа гына урта мәктәпне тәмамлаган татар егетенең батырлыкка күтәрелү баскычлары... Габдрахман Әпсәләмовның бу романы тиз арада рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителә, аларның да иң яраткан әсәрләреннән берсенә әверелә. Русча басылган китапның «Нинди матур! Какая прелесть!»—дигән иң беренче сүзләре үзләрендәге романтик аһәң, күтәренкелек дулкыны, пафос белән менә инде ничә дистә еллар укучыларны тылсымлап йөртә, яшәтә. Сугыш һәм кеше батырлыгы, горурлык яисә куркаклык темасы Габдрахман Әпсәләмов иҗатының буеннан буена кызыл җеп булып сузыла. Без тынычта аттан артык эшлибез. Без сугышта юлбарыстан көчлебез!— дип язган бөек Тукайдан алып «Алтын Йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнарын язган Габдрахман Әпсәләмовка хәтле әдипләребезнең бу мәсьәләгә карашы бер төрле: яуда туган җирне саклау, аның өчен сугышу—изге гамәл. Мондый иман безгә бәләкәйдән үк сеңдерелгән, ул безгә ана сөте белән кергән. Әнә шуңа күрә немец фашистлары сугыш ачкач илдә күп санлы каһарманнар барлыкка килә: Брест крепосте батырлары, үз очкычын дошманга юнәлтеп үзе дә шунда һәлак булучы очучылар, партизан кыз Зоялар... Ә инде аннары Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (аны башта Александр Матросов дип йөрттеләр) батырлыгы... Бераздан тагын бер татар егете Газинур Гафиятуллин каһарманлыгы... «Газинурның үз исеме үк мине әсәр язарга илһамландырды...—дип сөйләгәне истә калган бу әдипнең.—Чөнки «гази» сүзе ул «мәңгелек» дигән мәгънәне аңлата. Димәк, бу батырның исеме дә мәңгелек нур булып чыга!» Ил үзенең сугыш каһарманын Советлар Союзы Герое исеме биреп зурласа, Габдрахман Әпсәләмов бу фидакарь затка багышлап үзенең «Газинур» исемле атаклы романын язды һәм аны 1951 елны бастырып чыгарды. Алдагы әсәре шикелле үк авторның бу романы да иң башта татар укучыларының, ә аннан соң башка милләт китап сөючеләренең дә яраткан әсәренә әйләнде. • Алтын Йолдыз», «Газинур»... Болар икесе дә үткән сугыштагы татар каһарманнарына дан җырлаучы әсәрләр. Үз вакытында да, хәзер дә укучылар тарафыннан яратып кабул ителә торган романнар. Анысы шулай. Әдәби әсәр буларак болар, һичшиксез, уңышлы әсәрләр. Ләкин менә без—егерме беренче гасыр башында яшәүче кешеләр—бу романнарга ничек карарга тиеш соң? Иң башта без үткән сугышның төп мәгънәсен искә төшерик. Каян килеп чыгу, ничек башлану сәбәпләренә кереп тормасак, сугышның асылы үзебезнең туып үскән җиребезне саклауга кайтып кала. Газинурлар, Шакирҗаннар үз кырды, юк итте. Олуг өметләр белән көтеп алынган социалистик революциядән соң да безнең бихисап асыл затларыбыз атылды, төрмәләрдә черетелде. Ләкин, менә шулерның барысына да карамастан, без бит үзебезнең туган җиребездә яшәвебезне дәвам иттек. Бу жирләр безнең туган жир булудан туктамады! һәм аннары: болар бит барысы да—безнең бик борынгы җирләребез! Борынгы дәүләтебез киңлекләре! Без әнә шул җирләрне сакламыйча тагын нәрсә сакларга тиеш идек соң?! Минемчә, менә шушы хакыйкать—иң зур дөреслекнең барыбер, Газинурлар, Шакиржаннар һәм алар батырлыгына дан җырлаучы әдип Габдрахман Әпсәләмовлар ягында булуын раслый. Татар һам чуваш язучыларыннаи бер твркем. Сулдан уңга Александр Аяга. Габдрахман Әпсвламов. Афзал Шамов. Педер Хузангаи. Хвсвн Туфан. Заки Нури 60 еллар. «Америкача яшәү» дип аталган тормыш стиле дә телевизор экраннары аша бары тик физик көчне, бүтәннәрне изү-сытуны. буйсындыруны һәм әнә шул максат белән үтерүне, кыйнауны, мыскыллауны пропагандалый. Халыкка, бөтен җәмгыятькә матур үрнәк күрсәтергә тиешле кешеләребез дә. җитәкчеләребез дә, еш кына шәхси мәнфәгатьләреннән өстен була алмыйлар— матди байлык туплау дигән рухи сазлыкка бата баралар. Мондыйларга карата халыкның, илнең нәфрәте көннән-көн артуы гаҗәп гомерләрен әнә шул туган җир өчен бирделәр. Биредә безнең оппонетлар: «Ә ул ил бит безнең ил түгел иде!»—дип каршы төшәргә телиләр. Бу сүздә дә күпмедер хаклык бар. Әйе. Элеккеге СССРның нигезе булган Русия безне 1552 елда басып алды, меңләгән татарны Югарыда аталган әсәрләр турында сүз барганда аларда күтәрелгән тагын бер мөһим проблеманы узып китү мөмкин түгел. Роман геройларының укучыга булган әхлакый тәэсире. тәрбияви роле. Чыннан да. Газинурлар батырлыгы, аларның фидакарьлеге турында матбугат битләрендә бүген бер дә юкка гына бәхәсләр куермый. Тормышыбызда яңадан шәхси мәнфәгатьләр көчәя, кешеләребездә ерткычлык инстинктлары көннән көн үсә бара. түгел. Нәкъ менә шуңа күрә дә безнең күңелләрдә яңадан да Газинурлар— мәңгелек нур булып калка. Аларның батырлыгы, ул каһарманлыкның олуг мәгънәсе ачыклана бара. Юк, аларның батырлыгы тарихи күренеш кенә булып калмады. Бүгенге яшәеш өчен дә Газинурлар кирәк! Бүген милләтнең иң мөһим, иң җитди эшләренә алынучылар ни өчен бик тә аз? Шәхси мәнфәгатьләргә зыян килгәнгә күрәме? Халык кайгысын кайгыртырга вакыт калмагангамы? Ил. милләт мәнфәгате икенче, өченче урынга чиккәнгә күрәме? Әгәр дә, чыннан да. шулай булса—без ул чагында ничек итеп бүгенге шәхесләребезнең зурлыгы, бөеклеге турында сөйли алабыз соң? Биредә зур каршылык килеп чыга түгелме соң? Яисә инде бу—тыштан бик зур күренергә тырышкан кешенең, чынбарлыкта, бик тә бәләкәй адәм булып чыгуымы икән? Габдрахман Әпсәләмовның моннан ярты гасыр чамасы элек язылган әсәрләре бүгенге укучыда әнә шундый җитди уйлар уята. Аларның бүген дә мәгънәсе һәм тәрбияви көче зур. Менә хәзер, милләтебезнең бу атаклы әдибе үзе дә инде мәрхүм булганнан соң. аның иҗаты турында кат-кат уйланасың да тагын бер мәртәбә шундый фикергә киләсең: чыннан да. Габдрахман Әпсәләмов кешеләр яшәеше өчен мәңгелек булган мәсьәләләр хакында уйланып язган икән! Мисал өчен аның 1960 езда иҗат ителгән «Мәңгелек кеше» романын алыйк. Биредә дә без авырлыклар уртасында калган Кешене күрәбез. Авырлыкның да ниндие әле—фашист концлагере! Әсәрнең төп каһарманы—Бакый Назимов шул ук Газинур, Шакиржаннар һәм Карбышевлар нәселеннән! Бүгенге көн ноктасыннан караганда, бигрәк тә, яшьрәк буын вәкилләре исеменнән сүз йөртсәк—физик авырлык кичерүчеләргә, иман, идея өчен, гаделлек өчен зур корбанга баручыларга ничектер елмаебрак та, өстәнрәк тә карарга мөмкин шикелле. Ләкин... Ләкин без үткәндәге һәм хәзерге тарихи вакыйгаларның ничек барышын истән чыгармыйк, көрәшнең котылгысыз булган шартлары, таләпләре турында онытмыйк. Гел кеше артына посып, кеше җилкәсенә салынып яшәүчеләр үзләрен эчтән генә иң акыллы дип саный бугай инде, ә халыкка бит алар комик бер персонаж булып күренә! Хәзерге тормышта рухи яктан көчсез, мескен типлар күбәя барганда Габдрахман Әпсәләмовның мәңгелек кешесе Бакый Назимов та безнең өчен зур, монументаль шәхес булып һаман да тере килеш яши бирә. Ә инде 1965 елның январь аеннан «Казан утлары» журналы үзенең битләрендә бу язучының «Ак чәчәкләр» романын бастыра башлагач татар укучылары, гомумән, бөтен дөньяларын онытты шикелле. Ул чагында, чыннан да, бөтен кешенең кулында әнә шул әсәр кебек күренә иде! Юк, биредә табиблар тормышы, галимнәр дөньясы гына түгел—ә тулаем яшәеш үзе, мәхәббәт һәм нәфрәт дәрьялары иде! Бу романдагы төп образ Гөлшаһидә үзе генә дә ни тора! Ә аның җыры, хәзер дә халык тарафыннан яратылып җырлана торган үлемсез сүзләре: Син чыда барсына, сөюең хакына. Ул килер баш ияр бер заман каршыңда. Габдрахман Әпсәләмовның бу романы шулай ук тиз арада рус теленә тәрҗемә ителде һәм Мәскәүдәге «Роман-газета»да басылып чыкты. Күп миллионлаган тираж белән! Менә шушы елларда Г. Әпсәләмов ил күләмендә иң күп укыла торган язучыга әверелде. Бу хакта ул чор матбугатында бик күп хәбәрләр басылды, моның чынлап та шулай икәнлеге әллә ничә мәртәбә расланды. Шул ук елларда Татарстан җитәкчеләре әдипне Социалистик Хезмәт Герое итү фикерен дә күтәрәләр. Бу идея шактый ук реаль дә була. Ләкин... Ләкин ул чагында бу фикергә Татарстан Язучылар идарәсе... каршы төшә! Нилектән һәм ни өчен икәнен укучыбыз үзе дә аңлый булыр. Көнчеләр һәм хөсетлеләр һәр заманда да табыла тора. Шулай итеп, әдәбиятыбыз гомергә «геройсыз» торып калды. Байтак еллардан соң күтәрелгән Сибгат Хәким кандидатурасына исә Мәскәү риза булмады... Күрәсез, Габдрахман Әпсәләмов тормышы безгә бу яктан да зур гына гыйбрәт бирә. Әдип гомере үзе үрнәк булган хәлдә дә! Әйе, әле моннан соң да язучының бик күп әсәрләре иҗат ителде: «Сүнмәс утлар», «Агыла болыт», «Яшел яр» романнары булды... Билгеле, алар турында үз заманында төрле сүзләр ишетелгәләде. Романнарның берсенә «производство темасы» дип, икенчесенә «Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган» дип, ә өченчесенә исә «укытучылар тормышын яктырта» дигән тамга суктылар да, аларның эчтәлеген байтак кына тарайттылар. Ул елларда минем үземә дә бер мәкаләмдә Габдрахман аганың исемен атамыйча гына: «бер темадан икенчесенә сикерү» дигән рәвешлерәк сүзләр белән төрттереп үтәргә туры килгән иде. Билгеле, моның өчен үкенмим үкенүен, ләкин барыбер: «ул чагында мәсьәләгә киңрәк карарга кирәк булмадымы икән?» дигән шик яши күңелдә... Мөгаен шулай кирәк булгандыр ул. Яңадан да бөек Тукаебыз сүзләрен искә төшерик: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез!» Сөекле әдибебез Габдрахман Әпсәләмов үзенең бөтен әсәрләре белән әнә шул хакыйкатьне тагын бер мәртәбә раслады түгелме соң?! Милләтебезнең сугыш һәм хезмәт каһарманнарына әдәби һәйкәл—рухи һәйкәл салды ич ул! Газинур Гафиятуллин, Галим Урманов, Бакый Назимов, Урәзмәт карт, Гөлшаһидә, Җәлил һәм аның көрәштәшләре... Менә бу шәхесләр барысы да бүген халкыбыз күңелендә онытылмас якты образлар булып ят и Халкыбызның тырыш та, батыр да булуын күп мәртәбәләр әйтәбез. Соңгы елларда гына да тагын бер каһарманыбызның зур егетлеген үзәк газеталар да танырга һәм язып чыгарга мәжбүр булды: рейхстагка беренче булып байрак кадаучы Гази Заһитов батырлыгы ил күләмендә якты балкыш булып калыкты! Аның сугыштан соң авылда гап-гади тормыш алып баруы, ул сөйләгән сүзләргә күпләрнең ышанмавы һәм батыр Газиның (аның исеме дә «мәңгелек» дигән мәгънә) серле һәм очраклы рәвештә үлеп китүе... Менә шушы шәхес язмышы да бүген үзенә язучы игътибарын—яңа Әпсәләмовны көтеп тора түгелме?! Ватан сугышы фронты газета/арында зшмгән редактор /ар Лач хәрби корреспондент/ар Л/гы рәттә, уртада Габдрахман Әпсә /әмов 1965 е/ Әйе, соңгы елларда әдәбиятыбыз тормышның кара, начар якларын күрсәтү белән мавыкты... Артык нык мавыкты! Без менә хәзер: «телевизордан күрсәтелгән Америка кинолары халыкны боза!»- дип чаң сугабыз, ил күләмендә ниндидер кискен чаралар күрүне таләп итәбез, һәм бу—бер яктан бик тә дөрес таләп, кичектергесез рәвештә хәл итүне сорый торган проблема... Әмма әдәбиятыбыз үзе дә соңгы елларда тормышның гел начар ягын гына күрсәтеп, шулай ук халыкның күңелен боза түгелме соң?! Чыннан да, безгә хәзер Габдрахман Әпсәләмов әсәрләре шикелле якты, нурлы, «мәңгелек нур» белән өретелгән романнар, повестьлар җитми! Тулаем яшәвебезгә дә яктылык, матурлык, оптимизм һәм фидакарьлек җитешмәгәнгә күрә, әлеге саналган сыйфатларга хәзер безнең җәмгыятьтә бик тә зур дефицит булганга күрә—андый әсәрләр языла калса укучыбыз бигрәк тә нык сөенер иде. Татар халкының бик ерак гасырларга сузылып киткән тарихи юлында байтак каһарманнар, фидакарь җаннар булган. Юк, милләт аларның якты гомерләрен, изге гамәлләрен онытмаган—андый фидакарь җаннар турында төрле легендалар, кыйссалар, дастаннар чыгарган. Андый әсәрләр авыр яшәү юлында аерым кешеләргә дә. тулаем халыкның үзенә дә бик нык булышкан. Кыен чакларда рух ныклыгын сакларга, алда торган яктылыкны югалтмаска чакырган алар! Бу айда 90 еллык юбилее билгеләп үтелә торган атаклы язучыбыз Габдрахман Әпсәләмов та илгә, туган җиргә әнә шундый зур миссия үтәүче әдәби әсәрләр бүләк итте. Үзенең туган халкына багышланган титаник хезмәт, көчле иҗат калдырды. Әнә шундый олуг эш кылган язучы турында бүген һич икеләнмичә әйтергә була: әйе. әдип үзе дә каһарман иде! Аның каһарманлыгы халык күңелендә шулай якты һәйкәл булып сакланыр да!