Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКМӘТЛӘР

Кәгазь җене I Үзем турында Минем гомер юлым ап-ак кәгазь арасында узачагы сабый-^вакьптан ук билгеле иде инде. Үз-үземне ныклап белмәгән чакта, тәпи йөри башлагач, сайлау участогында юкка чыкканмын. Әни эзли торгач, кызыл чүпрәк ябылган комиссия өстәле астыннан тапкан. Ташланып барылган сайлаучылар номерын язган кәгазь кисәкләрен җыеп, берегезгә дә бирмим, дигәндәй, кочаклап, утырганмын күзләрне елтыратып Тел ачылгач, санарга өйрәттеләр «Р» хәрефен әйтә алмый идем Шуна күрә очраган бер кеше егермедән сон санарга куша иде. Мин: «Җемеле, жемеле бел. жемеле ике, жемеле өс, жемеле дүт»,—дип сибәм генә Укытучы Әхмәт абый Фәләхов (бер урамда—Таубашында яшибез— бездән ерак түгел генә торалар) үзе чыгарган шигырь дә ятлатты әле. Беренчесе әбигә багышланган иде: Сездә бүген ничәсе? Бездә—Кадер кичәсе Таубашында якты йолдыз Нәжметдин Хәдичәсе.. ... Гади кешеләр баласы мин. Нәселебездә «жонлы куллар» юк. Әти— колхозчы. Саба Лесхозы, Тәмле Чишмә, Чокырча, Элеш якларында колхоз диләнкәсен кистереп йөрде яшь вакытта. Соңыннан мәктәптә ат карады, бергәләп каравыл тордык. Әни дә колхозда эшләп йөргән булды. Сугыш вакытында әби үлеп, сенлесе Гөлчирә белән энесе Әсхәдулланы тәрбияләгән (әтисе—хезмәт армиясендә). Шуңа күрә бер класс та укымаган. Кул да куя белми. Дөрес, без беренчедә укыганда Наилә апа Әминова-Җиһаншина өйгә килеп сабак биреп йөрде • Габидә» дип язарга да өйрәнгән иде. Яшьтән төпле белеме булмагач, тора- бара шул алты хәрефне дә онытты. Акчаны бик әйбәт саный аның каравы Шунысы—бик житкән Шул ук Әхмәт абый әтигә багышлаган шигырь дә өйрәтте әле бәләкәй вакытта, бүген дә хәтерлим. Агач башлары селкенә. Җилгә түгел—давылга Урмандагы хатыны кугач, Самат кайта авылга —дип, эчтәлеген аңламыйча гына сөйләп күрсәткән идем, әти берне «сылады». Бүтән сөйләмәдем... ... Башлаган теманы дәвам итик әле. Кәгазь белән дуслык укырга кергәнче дә дәвам итте. Әтинең бертуганы—Бәдәр апа мәктәптә жыештыручы булып эшли иде. Аларга бик еш кунакка—кунарга менгөләдек. Әз булса да акчага эшләгәч, аларда шикәр, иртәнге чәйгә сары май була иде. Шуна күңел тартылды Ул үзе белән мәктәпкә дә алып бара иде Менә шунда жыеп күрсәтә идем инде кәгазьне. ... Кыш уртасында әни печәнлектән төшеп, агарынып-күгәрснеп. өйгә йөгереп керде дә: —Әни. печән арасында әллә нәрсә бар!—диде әбигә Менеп киттек. Өчәүләп. Дөрестән дә. жәй көне үлән күтәреп ташый торган жәймәдә бозау кадәр әйбер ята. Әби башта белгәннәрен укыды, төкерә-төкерә өшкерде. Аннары кылтыр- кылтыр килгән куллары белән төргәкне әйләндереп, чиште Әйбәтләп карасак, минем кәгазьләр икән анда, менгереп яшергәнемне үзем дә онытканмын... —Дуңгыз!—дип. әби дә берне «сылады» . Ишек ачылсын 2001 елның май аенда—алмагачлар чәчәк аткач—Россия Федерациясенең М Глинка исемендәге, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, мәшһүр якташ композиторыбыз Фасил Әхмәтовнын туган авылында ачылган музей тантанасына чакыру алдык. Фасил ага миңа ике яклап якташ булып чыга. Ул Кукмара районынын Шөнбаш (рәсми исеме Салтык-Ерыклы) авылында туган. 1946 елда әтисе Әхмәтгали Саба урман хужалыгына баш бухгалтер булып күчерелә һәм аларнын гаиләләре егерме ике ел табигатьнең гүзәл почмагында—Лесхоз бистәсендә яши Фасил Әхмәтов шуннан Казанга— музыка училищесына юл тота. Ул гомеренең соңгы көннәренә чаклы үзен ике районныкы итеп санады Фасил ага жор кеше иде. Берсендә, танылган шагыйрь, композиторның дусты Разил Вәлие в шалтырата икән моңа. —Фасил абый, хәлләр ничек? Кичә әйбәт кайтып життенме'* —Хәлләр ярый, тик менә илле сум акчаны таба алмыйм —Ни, Фасил абый, без аны кичә ресторанда, өстәп түләдек бит —Алай булса ярый, мин бит Йолдыз алган дип торам Шуннан кунаклар шау-гөр килеп көлделәр дә. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. композиторлар Ренат Еникеев. Мирсәет Яруллин берссн-бсрсе уздыра-уздыра Фасил ага белән бәйле мәзәкләр сөйләп алдылар. музей ишегенең һәрчак ачык булуын теләделәр. Классик композиторыбыз рухына багышланган аш мәҗлесе ахырында Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев та тостын Фасил Әхмәтчә итеп әйтте —Без. бер төркем әдәбият һәм сәнгать әһелләре. Пермь өлкәсенә атналыкка бардык. Очрашулар байтак булды Соңыннан бүгенге кебек чәйгә дә чакыргаладылар. Әмма, ничектер, тостлар бик рәсми, коры чыга, каушау, дулкынлану бар Казанның үзеннән зур язучылар, композиторлар килгән бит... Бу рәсмилеккә Фасил озак түзмәде «Мин тостны үземчә, шигырь белән әйтәм»,—диде һәм әйтте дә: Сезнен дә бар мачыгыз. Безнең дә бар мачыбыз. Безнең мачы сезгә килсә. Зинһар, ишек ачыгыз Пролетар язучысы Мин үземә карага әйтелгән «язучы» дигән олы сүзне гәүге тапкыр 2000 елнын 29 апрелендә-Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында ишеттем Районыбызның—ике йөз иллеге якын үзешчәне катнашкан -Мишә буйларыннан юл алып. Саба моңнарына уралып» дип исемләнгән ижат отчеты шаулап-гөрләп бара Тәнәфес игълан иттеләр Фойега чыгып барабыз —Әнә, Сабанын үз язучысы,—дип төртеп күрсәтте халкыбызның яраткан җырчысы Флера апа Сөләйманова тормыш юлдашы Габделхак агайга. Без әйләнеп кергәндә аларнын кулында «Саба мәзәкләре» иде инде. Миннән автограф сорадылар .. Алга узып шуны да әйтергә кирәк, кайбер вакытта үземне: —Пролетар язучысы,—дип таныштырам. Шаяртып, әлбәттә. —Ничек?—дип сорыйлар, бөек пролетар язучысы Максим Горькийны тиз генә күз алдына китерәләр. Мин шул арада тыйнак кына итеп: —Чөнки унбиш елдан артык Сабанын Пролетар урамындагы алтмыш өченче йортында торабыз,— дип әйтергә өлгереп калам. Йомшак итеп... «Идел» журналы баш редакторы Рашат Низамиев белән бер елны, бер көнне (1950, 1 март) туганбыз. Ярты гасырлык юбилейларыбыз да бер чорга туры килде. Шул уңай белән Рашат Сабага кайтты. Китапханәдә матур гына очрашу уздырдык. Саба урман хуҗалыгында эшләгән бер комплект сувенирлар бүләк иттек үзенә. Район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов янына да кереп чыкты ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе исеменнән спонсорлык ярдәме сорарга исәбе бар иде юбилеен үткәрергә. Үзе генә кереп китте. Мин коридорда көтеп тордым. Мәшһүр «Шүрәле» балетын язган композиторыбыз Фәрит Яруллин турында «Атаклы кешеләр» сериясендә чыккан китабын да алды. Ана «Сез—Сабаны, Саба Сезне үстерсен!» дигән теләкләрен дә сырлады. Көткән кешегә озак бит. Шактый торды ул башлыкта, һәм май кояшыдай балкып, бик канәгать булып чыкты Рашат Миәссәр улы. Шунда ук дулкынлана-дулкынлана сөйли дә башлады: —Искитмәле җылы кабул итте, малай. Әллә телевизоры бар инде. Ишек төбенә үк килеп каршы алды, кулы белән «шап» итеп сугып күреште Кечкенә өстәле кырыена кара-каршы утырдык. Китапны шундый тирән канәгатьләнү белән алды, эченә язганнарны укыгач, матур итеп елмайды. Жайлап кына хәлләрне сораштырды, районный бүгенге икьтисадый-социаль- мәдәни проблемалары белән таныштырды, финанс авырлыкларына кин итеп тукталды Аннары үземә уңышлар тели-тели алгы бүлмәгә кадәр озата чыкты... —Болары аңлашыла,—дип сүзен бүлдердем яшьтинен,—акча мәсьәләсе, спонсорлык мәсьәләсе ничек соң? Тизрәк шунысын әйт,—дип ашыга-кабалана сорадым. Рашат бер генә сүз белән җавап кайтарды: —Өметсез... Кадаклау Авыллар шәһәргә якынлаша, дип күпме сөйләсәк тә аның үзенә генә хас яклары бар әле. Мәсәлән, тавык утыртып чеби чыгару, каз бәпкәләре саклау, көтү куу... Көтү куу, дигәннән Балтач район хакимияте башлыгы урынбасары, танылган шагыйрь, бик күп китаплар, популяр җырлар авторы (« Керик әле урманнарга»—үзе ни тора!) Гарифҗан Мөхәммәтшин Сабага—халык хуҗалыгы алдынгылары слетына килгәч, бер мәзәкнең кыскача эчтәлеген сөйләп киткән иде. Авыл иртәсе. Ак күмәч белән «ашарлык» саф һава. Кояш күтәрелеп килә. Әкрен-әкрен генә һәр капка диярлек ачылып, аннан мал-туар чыга. Алар артыннан тавыш бирә-бирә чираттагы көтүче атлый. Ашыгыч эше булмаганнары сыерын, сарыгын, кәҗәсен күздән югалганчы озатып кала Менә көтү узып киткәннән соң шыгырдап тагын бер капка ачыла. Аннан бик кызуланып башта сыер, аннан кимано гына эләктергән, ялангач, нәфис, ак балтырлы, кыскасы, алиһәдәй чибәр (әйтерсең, урта гасыр картинасыннан төшкән) хатын ыжгырып чыгып көтү артыннан чаба башлый. Шунда әлеге яшь хатыннын сикерә-сикерә биегән күкрәкләрен, арт шәрифләрсн ике күзен дүрт итеп карап торучы ут күршесе, түземлеген җуеп: —Төшеп бара бит!—дип кычкырып кала. Чибәр ханымның җавабы да матур һәм кыска була: —Төшмәс, төшмәс! Шул төшмәсенгә дип кадаклап ятканда соңарып калган көтү инде бу!.. 95 яшьне... беренче тапкыр 2001 елнын апрелендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның 100 еллыгына багышланган кичәнең язмасын телевизордан күрсәттеләр Атна буе көтеп алып, бик тәэсирләнеп каралым бу тапшыруны. Болай итүемнең сәбәпләре бар. Беренчедән, ул кичәнең үзендә, Г Камал исемендәге академия театрында, Татарстанның халык артисты Хәлим Жэләлов бөек әдипнең мәзәкләр барлау эшен хәзер дәвам итүче республикада ике кеше— танылган язучы Рабит Батулла белән Сабалан Тәлгат Нәжмиев бар. дип олы сәхнәдән әйтте,—дигәннәр иде Шуны да ишетәсем килде. Әмма, кызганычка каршы, ул төшен кискәннәр иде. Безне шулай иткәлиләр. йә кисәләр., йә «һәм башкалар»га кертәләр.. Икенчедән, 1997 елда мина Гомәр ага Бәширов белән элек «обком больницасы» дип аталган шифаханәдә (хәзер—диагностик үзәк) бервакытта дәваланырга туры килгән иле Аның палатасында сөйләшеп тә утырдык әле Күчтәнәчкә кечкенә савыт белән «Саба» совхозында тутырылган «Саба балы» алып кердем. Капкачын ачып карады да: «Юкә балы икән бу».—диде Аннары «Без якташлар бит. Әнием Олы Кибәхужадан иле»,—дип искә алды Бик озак сөйләшеп утырдык. Әдәбият мәсьәләләре, дөнья хәлләре турында Кияве Мөхәммәт абый, кызы Лилия апаны да искә алдык. Мин Мөхәммәт абый Мәһдиевнен шәкерте, үзе исән вакытта аларда еш булуым турында да әйттем Аннары: —Гомәр ага: йөзне тутыра алырсыз микән1—дип ипләп кенә сорап куйдым —Кайсы да булса олы язучыбызның үзе исән вакыттагы бер гасырлык юбилей кичәсен күрергә насыйп булганы юк бит әле. әйеме? — Шәт, иншалла, диде аксакал,—шул аяклар сызлавын исәпкә алмаганда, җитди авыруым юк минем -дип өстәде Насыйп булмаган икән шул.. Шагыйрь әйтмешли, әй язмыш, язмыш (!) дип сызланырга гына калды: меңъеллык татар әдәбияты агачыннан 98 яшьлек Олы Ботак сынып төште. ... Миңа, Гомәр ага Бәшировның 95 еллыгына багышланган кичәдә катнашу бәхете дә тәтегән иде. Кичә барышында Гомәр ага Бәширов көчле алкышлар астында бик олпат кыяфәттә, әкрен генә сәхнәгә күтәрелде дә. микрофон алдына килде, аннары бераз уйланган да. дулкынланган да, каушаган да кебек итеп, тамагын кырып куйды һәм салмак тавыш белән —Туксан биш яшьне беренче тапкыр үткәргәч, нәрсә әйтергә дә аптыраган инде,—дип сүзен башлады Матурлык Танылган шагыйрь Роберт Миннуллинның 50 яшьлек юбилей кичәсендә ижатгаш дусты Гәрәй Рәхим юбилярның туры сүзле булуы турында кызык итеп сөйләгән иде — Бауман урамындагы китап кибетенә язучыларның портретларын сатуга чыгарганнар. Анда син дә бар. Гәрәй,—ди икән Роберт Мөгаллим улы — Ну. ничек ясалган сон алар1 Мин матур чыкканмынмы’—дип. самими итеп сорап куйган Гәрәй Рәхим Шуннан Роберт —Каян килеп матур булсын инде, Гәрәй дус. Нәкъ үзен шикелле инде!— дип җавап биргән. Искә төшерүе дә авыр Татарстан Республикасы Президентын өченче срокка сайлаулар алдыннан унбер районның газета мөхәррирләрен Балтачка кинәшмәгә җыйдылар. Матур тормышлы, киң күңелле, кунакчыл кешеләр ут күршеләребез Кыскасы, сонгы елларда Балтач ягы, йөзек кашы кебек, һәрдаим балкып, игътибарны гел үзенә тартып тора. Тарихи Себер тракты (Карадуганда музее бар) даулы-шанлы чорларны кичә-кичә, Балтач аша уза. Моннан ике гасыр элек бөек рус әдибе А. А. Радищев, атаклы сәяхәте вакытында шушы якта тукталып, кунак була. Аннары Янгул, Кариле, Арбаш авылларын әсәрләрендә телгә ала. Тарихи һәйкәлләр күп Балтач авылларында. Сосна Пүчинкәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе җирләнгән Шодадагы атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзи («Галиябану»ны шунда язган) музее үзе ни тора! —Белгәнегезчә. Мамадыш, Малмыж, Париж—престижные города мира, дигән шаярту бар. Малмыж бездән ерак түгел,—дип сүзен дәвам итте шигъри жанлы Гарифҗан Мөхәммәтшин,—Тбилиси, Балтаси, Кутаиси,—самые зеленые города,—дип тә өстәде ул. Ә инде сүз сайлаулар мәсьәләсенә күчкәч, мин: —Лаеклы кандидат ведомостька гына керсен, сайлыйбыз аны. Борис Николаевичны да сайладык әле,—дидем. Әнгамәга колак салып барган тарихи шәхес—Арча сабан туенда Ельцин әфәнденең күзенә кара «яулык» бәйләп, чүлмәкне бер сугуда «ваттырган* хакимият башлыгының беренче урынбасары Шәфигулла Зиннәтуллович: —Ул сайлауларны, зинһар өчен, искә төшермәгез әле,—дип куйды Хуты калмагач XX гасыр тәмамланып килгәндә, Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары драматург Туфан Миннуллиннын егерме биш ел сәхнәдән төшми торган «Әлдермештән Әлмәндәр* спектаклен ике көн сабалылар өчен куеп киттеләр. Атаклы режиссер, СССРның халык артисты, яна гына - Намуслылык һәм абруй өчен» номинациясендә Россиянең иң зур театраль бүләгенә—«Алтын битлек» премиясенә лаек булган Марсель ага Сәлимҗанов, театр директоры Шамил Закиров та килгәннәр иде. Әлмәндәр ролен алыштыргысыз башкаручы якташыбыз, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров уйнавы, спектакльдә һидият Солтанов, Вера Минкина, Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфи, Илдус Әхмәтҗан, Айдар Хафиз, Илдус Габдерахманов кебек өлкән һәм урта буын актерларның катнашуы тамашачылар күңеленә хуш килде. Соңыннан район хакимияте кабул итү мәҗлесе дә уздырды. Бик матур тостлар әйтелде, хатирәләр яңартыллы. Равил Шәрәфи сөйли: —Сверллау шәһәрендә Гариф Ахуновнын «Хәзинә» романы буенча фильмга төшеп ятабыз. Бер кичне әйбәт кенә мәҗлес оештырдык. Иртәгесен баш гөжли инде. Безне кунакханәдән кинога төшерә торган җиргә көн саен бер таксист илтә. Ярар, Шәүкәт абый алда утыра. Без, Делюс Ильясов белән, артта Шуннан шоферыбыз Делюс абыйнын таушалган йөзенә карап —Кичә бер-бер хәл булдымы әллә?—дип сорады. —Әйе. күбрәк киткән,—диде Делюс абый. Шуннан соң Шәүкәт абый: —Я какой, какой?—дип өсте-өстенә сорау бирмәсенме. —Тебя не поймешь! Ты всегда красный,—дип җавап бирде шоферыбыз Икенче көнне артистлар хезмәт коллективлары, укучылар белән очраштылар Шәмәрдән ит комбинатында шулкадәр яхшы итеп каршы алганнар боларны, өстәл өстендәге затлы ризыкны күз белән карап бетерү дә мөмкин булмаган Кыскасы, алар Шәмәрдәннән сон Саба урман хуҗалыгына барырга тиеш иделәр Равил Шәрәфи, үләр хәлем юк. бүтән ашарлык хутым калмады дип. Лесхозга борыла торган чатта төшеп калып. Саба кунакханәсенә, җәяүләп юл тоткан.. Халык бәясе Үзе Казан төзуче-инженерлар институтын (хәзер академия) тәмамласа да. әдәбиятне һәм музыка сәнгатен яратучы, алай гына да түгел, күпсанлы җырлар, шигырьләр, шаян хикәяләр, юморескалар, памфлетлар (шаярулар) авторы Рөстәм Зарипов Мөслим районы эчке эшләр бүлеге начальнигынын сәяси эшләр буенча урынбасары булып та эшләп алды . Болар өч ижатташ дус—драматург Фоат Садриев, район газетасы редакторы Алмаз Хәйруллин һәм Рөстәм. Яна елны каршылап шампан шартлатканнан сон. саф һава сулау нияте белән, матур табигатьле Мөслимнең сихри кышкы урамнары буйлап йөрергә чыкканнар Бераз баргач, ни күзләре белән күрсеннәр: берәү газиз башын йомшак карга тыккан бит!!! —Әйдә, ярдәм итик, кешене мондый хәлдә калдырырга ярамый, әрәм булуы бар,—ди йомшак күнелле, кешелекле драматург — Исереккә пычак та булмый ул,—дип өсти юк-юк та милиция каны сенә башлаган Р Зарипов — Башы кызган анын. суыну өчен махсус тыккан ул Фоат ага Садриев барыбер үзенекен итә. Тартып чыгара теге адәмне Шуннан исерек дигәнебез битендәге карны сыпырып төшерә дә. билгеле драматургны танып ала бит һәм —Писатель-халтуршик!—дип әйтеп тә сала Ә инде Рөстәмебез кет-кет көлә-көлә: —Фоат абый! Халык синен гениальный әсәрләрне укый икән бит'—дип төрттереп ала. Аркылы килүе Сабанын 2000 елы юбилейларга бай булды Тыйнаксызлык булса да әйтим. I мартга ук үземә илле тулды Шул айнын ахырында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миннехановнын житмеш яшен, апрельдә халык депутатларының район Советы рәисе урынбасары Нурислам Насыйбуллинның алтмыш еллыгын билгеләп үттек Өчебез дә Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләндек. Май аенда мөхтәрәм академигыбыз Әбрар ага Кәримуллин житмеш бишен, күп кенә китаплар авторы Мәгьсум Хужин белән музыка профессоры Мәхмүт Нигьмәтжанов җитмешләрен тутырдылар Әбрар ага юбилее көннәрендә шифаханәдә иде Ә менә Мәгьсум абый өйдә туры килде Остазымны һәм ижат дустымны (бергәләп өч китап чыгардык бит') жылы итеп котладым Аннан чәйгә утырдык Чәй мәйсез түгел иде — Мин бу «утлы су»ны йотмыйм. Үземнен юбилейда да бер грамм капмадым, туктаган килеш туктап торам,—дидем Мәгьсум абыйның сабыр холыклы, итагатьле җәмәгате Мәгьферүз апа минем әлеге җөмләләремә игътибар итеп калып, соңыннан «Әнә. Талгат •— дип әйткәләгән дә булса кирәк Ярар Сабантуйлары житте Район җитәкчелеге югарыда телгә алынган Сабанын мировой өи бөркетен милли бәйрәмгә алып кайттырлы Атарны хөрмәтләүнең югары ноктасы мәйдан уртасында булды Хакимият башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов юбилярларны истәлекле көннәре белән котлап, саулыкбайлык. ижат уңышлары, озын гомер теләде, башларына җәйгелеккә түбәтәй киертте, кышлыкка чәшке бүрек бүләк итте, күчтәнәчле пакетлар тапшырды Ждвап сүзе белән Әбрар Гыйбадулла улы чыкты тирән рәхмәтен белдерде, гүзәл туган ягына мәнге бурычлы икәнлекләрен әйтте Үзен фотосурәткә дә төшереп алдык. Алга таба узып, монда шуны әйтергә кирәк, бу Әбрар аганың туган җиренә исән вакытта ахыргы кайтуы, ә рәсемгә, гомумән, соңгы төшүе булды. Ул шул көнне Казанга кайтып, хәл алырга караватына яткач, җәмәгате Кинтә ападан бүләк бүрекне бүлмәсенә кертгергән һәм карчыгы әйберләрне урнаштырып йөргәндә шуны кигән килеш изелеп йокыга киткән.. Сабантуй салкынчарак көнгә туры килде. Шуңа күрә кунакларны кайнар чәйгә—чатырга чакырдык. Юбилярны тагын бер кат тәбрикләп, тост тәкъдим иттек. Мине дә ныгытып кыстый башладылар. Мин алдын-артын уйламыйча: —Үземнең илле яшемдә дә эчмәдем.—дип әйтеп ташлаганмын бит. Шуннан сон, малай, каршымда утыручы Мәгьсум Хәмитовичнын чал чәчле чигәсе алсуланып китте, сирәкләнгән чәчләре үрә торып басты. Брежнев бабайныкыннан да калынрак кашлары биш сантиметр өскә күтәрелде дә миңа коточкыч матур итеп карап. —Синең ул юбилееңда эчмәвең минем бугазыма берничә мәртәбә аркылы килде инде!—диде. Менәргә иде Урал тауларына Давыт пәйгамбәр шулкадәр матур җырлаган—бөтен кош-корт, киек- жәнлек. таш-кыялар аның җырын тынлаган. Хәтта агымсу да агышыннан туктап. Давыт җырына соклана торган булган, диләр. Давыт пәйгамбәрдән бу сәләт Илһамга күчкән. Ә Илһамнан кемгә күчәр икән?—дигән сорау куя танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, режиссер, безнең районның Шекше авылы кияве Рабит Батулла. Легендар җырчыбызны мина тәүге тапкыр алтмышынчы еллар башында— бала вакытта Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәре сәхнәсендә (кунакка баргач) күрергә туры килде Баянчысы мәрхүм Рифкать Гомәров, конферансьесы, ягъни мәгънәле сүз әйтүчесе XX гасыр ахырында туксан яшен тутырган Фәйзи ага Йосыпов икәне хәтердә калган Шул ук алтмышынчы елларның ахырында Сабада ике көн рәттән җырлаганы бүгенгедәй истә әле. Беренче концертны август киңәшмәсендә катнашкан укытучыларга багышлады ул, икенчесен— Саба халкы өчен бирде Җырлап та куйды инде Тик «Менәргә иде Урал тауларына» дип сузып җибәргәч, арткы рәтләрдә утыручы Миннегаян (халык аны. Мишка дип кенә йөртә иде Билгеле шәхес—Советлар Союзы Герое Гали Закиров малае ул):—Нәрсә калган анда сиңа?!—дип кычкыргач, тамашачылар да. Илһам абый үзе дә рәхәтләнеп көлгәннәр иде Яртың һәм... Илдус Зәйнетдинов «Авангард» колхозын җитәкләгәндә ике Шыңар уртасына (Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары) мәһабәт мәдәният сарае салдырып куйды Иркен тамаша залы, фойе, китапханә, башка ярдәмче бүлмәләре һәркемне сокландырырлык итеп эшләнде. Зал стенасына зәвык белән иҗат ителгән зур форматлы картиналар урнаштырылды, түшәмгә затлы люстра эленде. Менә мәдәният йортын ачу тантанасы бара. Бик күп кунаклар катнаша анда. Казаннан артистлар килә. КПСС райкомының икенче секретаре Зөфәр Шәйхетдинов, олы тантана белән котлап, мәдәният учагының халыкны тәрбияләүдәге роленә туктала, эчүчелекне, сүз уңаеннан аракының үзен дә тәнкыйтьләп ала. Гомер буе кибеттә эшләгән «Әчтәпи» кушаматлы Мөнәвәрә апа килешмәүчәнлек күрсәтеп: —Иптәш Шәйхетдинов, син алай аракыны бөтенләй бетереп ташлама әле, яме. Синең бит аны катнаштырып, 8 нче Мартка шаярып язган шигырен дә бар,—дип сөйләп тә күрсәтә: Сигезенче Мартын, Янда торсын яртын. Күнлем сиңа тартым, Таза булсын артын. Онытма ир хакын— Шушы бөтен шартым Аңладыңмы, хатын9 Үбеп, кочып, картын Эреде «Кешеләр мәңгелеккә китсәләр дә, үзләренең кылган гамәлләре белән жир йөзендәгеләр өчен сүнмәс маяк булып калучы шәхесләребез бихисап Шундый олы затларнын берсе—композитор Фәтхерахман Әхмәдиев»,—дип язды • Шәһри Казан» газетасы чын талант иясенең житмеш еллыгы уңаеннан Мина Фәтхерахман ага белән гастрольләрдә йорергә туры килде 1972 елның җәендә. Болар— композитор үзе, виртуоз гармунчы Гани ага Жәмниханов. яшь җырчы Зәбир Жэббаров һәм кечкенә кызын иярткән ханым—тагын бер җырчы (исем-фамилиясе истә калмаган инде) өстән кемнеңдер тәкъдим игүе буенча Сабага «шабашка» килеп төштеләр. Аларның йә концерт алып баручылары, йә биючеләре булмый Шуннан мине—автоклуб мөдирен—батарга өстәп чыгардылар Ярар Гастрольне Урта Сабадан башладык Ул вакыттагы мәдәният бүлеге мөдире Госман ага Гарипов зур булмаган туган авылы халкына игелек кылгандыр инде... Әйбәт кенә чыгыш ясыйбыз. Гани абый кечкенә гармуннарда сузып җибәргәндә, күрек сырлары арасыннан аллы-гөлле болын чәчәкләре күренеп китә, былбыл тавышлары ишетелгәндәй була Зәбирне (тора-бара ул тавышсыз кала) озакка сузылган кул чабуларга күмәләр Мин рәхәтләнеп сөйлим Чөнки мая зур. Армиядән кайткан гына җәй бит Анда да тик ятмаган Репертуарда яттан белә торган житмеш сигез шигырь бар иде!!! Әмма алкышларның ин олысы—тере композиторга—«Кама буе—туган як», «Сатдатлар» (Р Әхмәтҗанен сүзләре), «Чистай вальсы» (Ф Әхмәдиев музыкасы Лам сүзләре). «Ромашкалар» (X. Туфан сүзләре), «Җырлыйм әнием турында» (Г Зәйнәшева сүзләре) кебек җырларның авторына, әлбәтгө. Ул башта теге яки бу әсәрнең язылу тарихына кыскача гына аңлатма бирә. Аннары үзе уйнап җырлап җибәрә Гөлләр иркәләнә җәйге таңнарда Йөрәкләр яшәрә Язгы моңнарга Мәңге, мәңге, мөнге яшисе килә! Гөрләшеп яшик Сез дуслар белән! Сизгәнсездер, «Мәңге яшисе килә» дигән җырның соңгы куплеты бу Анын ничек язылуы турында Фәтхерахман абыйнын сөйләве бүгенгедәй күз алдында тора. Кыскасы, болар авылында берәүнең яшь гомерен вакытсыз өзәләр. Шуны җирләгән көнне клубта концерт була. Фәтхерахман ага көндез әлеге җырның сүзләрен дә. көен дә язып, кичен сәхнәдә үзе уйный-уйный җырлый: ә залдагылар үкереп җылыйлар Гастролебез уңышлы гына барганда, күз тиде бит. Бер совхоз үзәгендә концерт куйганнан сон, Фәтхерахман Әхмәдиевне аерым чәйгә чакырдылар Тан алдыннан гына кайтты. Икенче көнне без Олы Кибәчега киттек Аны соңрак үзебез илтеп куябыз, диделәр. Ярар Кичкә таба кайтты бу Чүнниктә хөрмәт күрсәткәннәр Җыр- музыка яратучы директор белән баянда уйнап утырганнар Күчтәнәчкә бер рам кәрәзле бал ла биргәннәр. Кош тоткан кебек сөенеп кайтты композиторыбыз —Талгат, бер ярты бар. әйдә, җибәрик.—ди бу Әле минем яшь. бозылып җитмәгән вакыт — Концерттан соң иркенләп салырбыз, Гани абзыйны да дәшәрбез.—дим Мин. мәсьәлә шуның белән хат ителде, дип уйладым Алай булмаган икән шул Олы Кибәченен кечкенә клубында аяк басарлык урын юк Күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Мин. армиядән махсус тектереп алып кайткан ап-ак костюмны (туфли дә ак) киеп, концерт башларга йөрим Эссе, сәхнәдә чыдый торган түгел, җитмәсә арткы ишек тә юк —Фәтхерахман абый. Аллага тапшырып башлыйбыз,—дим Каршы килмәде бу. Маңгаендагы тирен сөртте дә идәндәге баянны алырга бөгелгән иде... Эреде дә китте!.. Пәрдә алдына матур итеп чыгып бастым Кул чабып каршы алдылар һәм композиторыбызның үзен начар хис итүен, концертның икенче көнгә күчерелүен игълан иттем. —Рәхмәт инде, рәхмәт! Без сезнең ничек хис иткәнегезне белеп торабыз,— дип кычкырдылар да таралдылар тамашачылар. Яшьләр «вечер» уйнарга тотынды. Без төн уртасында гына фатирга кайттык, чыгып китәргә арткы ишек юк бит! —Мин бөтен Татарстанны җыр белән туендырам, ашарга бирегез,—ди Фәтхерахман абый. Фатир хужабикәсе өч литрлы банка белән сөт һәм күпереп пешкән бер бөтен күмәч китереп куйды Иртәгесен мине уята Фәтхерахман ага. —Концерт булдымы?—ди бу —Булды... (тагын нәрсәләр әйткәнне язып булмый). Көн буе борчылды, мәрхүмкәй. Тегенди-мондый нәрсә түгел, сөт тә эчмәде. Кичен концертны дүрт сәгать ярым итеп куйдык. Зурлап рәхмәт әйттеләр. Әмма Гани абый Жәмнихановнын күңеле тыныч түгел иде. Ул гастрольләр башланганнан бирле республика гәҗитләренә мактап язудан курыкты Нигә дисәгез, «шабаш» фаш ителә, филармония администрациясе белеп, «выговор» эләгәчәк бит Бу юлы концерт өзелгәнне язып җибәрергә, дип бик шикләнде ул. Мин, үземчә тынычландырырга тырышып, шаяртам: —Борчылма, Гани абый, сезне моннан да түбән эшкә куймыйлар инде... Аллага тапшырдык 2001 елның ямьле июнь аенда әдәбият-сәнгать сөючеләр өчен истәлекле икс көн булды—районга язучылар һәм артистлар килде. Көндезен Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г. Тукай исемендәге бүләге иясе, «Казан утлары» журналы баш редакторы, кырыклап китап авторы Равил Фәйзуллин (ул безнең районда моннан 40 ел элек—1961 елда булган икән) сатира-юмор остасы, «Ком сәгате» романы авторы Камил Кәримов, драматург Рәдиф Сәгъди һәм мин фәкыйрегез Саба урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары белән очраштык. Кич белән Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары уйнаячак Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» спектакле алдыннан, тамашачылар белән җылы әнгәмә кордык. Икенче көнне иртән әдипләрне район хакимияте башлыгы Рәис Миннеханов кабул итте. Балалар иҗат үзәгендәге узган очрашуда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә мөдирләре дә катнашты Биредә үк бөтен гомерен мөгаллимәлеккә багышлаган, озак еллар Казанның 18 нче эшче- яшьләр мәктәбенә директорлык иткән Гөлчәчәк Галиеванын башта «Казан утлары» журналында басылган, соңыннан аерым китап булып чыккан «Тулгак» повестен тәкъдир итү дә булды. Кичәгә Гөлчәчәк ханым үзе, шулай ук гомер иткән ире—бөтен дөньяга танылып, халыкара аренага чыккан Казан компрессор фәнни-производство берләшмәсен 24 ел җитәкләгән техник фәннәр докторы, әдәбиятне һәм сәнгатьне яшьтән үк яратучы һәм гомер буе ихтирам һәм ярдәм итүче (ул—үз жаваплылыгына алып, рөхсәтсез, атаклы сынчы Бакый Урманче үтенече буенча заводында язучы Шәйхи Маннурның Мамадышта куелачак һәйкәлен койдырган милләтпәрвәр дә әле) Әхмәт Мөхетдин улы Галиев белән бергәләп кайтканнар иде. Кайтканнар дип шуңа әйтүем, Әхмәт ага бала вакытта—сугыш елларында районыбызның хәзерге Югары Утар балалары йорты- интернаты биләмәсендә урнашкан жидееыык рус мәктәбенең башлангыч классларын тәмамлаган. Анда бертуган апасы директор булганлыктан, әнисе белән авыр сугыш елларында Арча районының Сеже авылыннан килеп, шунда яшәп алганнар Аннары яшьтән үк бик сәләтле Әхмәт Чүриле җидееллык мәктәбен гел «5»кә бетереп. Казан авиация техникумына укырга кергән. Соңыннан институт, аспирантура тәмамлаган ... Театральләшкән кичә бик матур үтте Анда жиле дистә гомер кичергән зыялы Галиенлар яшьлек чорындагы «Асиләсе-Василәсе» көенә дуэт та башкаргач, алкышлар мул булды. Китап укучыларга жырның бигрәк тә финал өлеше охшады ... Без бик тату торабыз. Матур тормыш корабыз Татулыклар бетмәсен дип. Аулак өйдә, тын урында. Балалар өйдә югында Иркәләшкән булабыз Тагын шунысын да әйтергә кирәк. Галиевлар безгә Гөлчәчәк апа ягыннан бик якын карендәшләр дә әле. Шулай булгач, өйгә чәйгә дә кайттык. Бераздан Утар якларына әйләнергә ниятләдек. Әхмәт Мөхетдинович өстен алыштырганда, әлеге-баягы бәләкәй Гаделебез, кунакның миңен күреп алды бит —Аягында нәрсә ул?—ди кызыксынучан сабый -Миң. Кечкенә вакытта мин—Миннәхмәт булганмын. Гадел сорауның икенчесен яшен тизлеге белән бирде. —Хәзер кем соң син?! Ярар, машина янына чыктык. Салонга зыялы шәхес—Әхмәт абый кергәч, кузгалып китәр алдыннан, кычкырыбрак; —Аллага тапшырдык!—дидем Онык сәерсенеп колак салды бу сүзгә, «мыегына» чорнап та куйды, ахыры. ... Утар якларына барып җиткәнче байтак яшьлек хатирәләрен исенә төшерде Әхмәт ага. Менә бу урман эченнән сугыш вакытында каршы га мылтыклы дезиртирлар чыкты Директор апам белән укытучыларга акча алып кайта идек Сабадан. «Беттек!»—диде дә чанага ятты апа. Мин. 12-13 яшьлек малай, дилбегә белән атыма—«Барса»га сигнал бирдем Ул «тегеләр» янына җитүгә, ыргылып икесенең өстенә сикерде дә жан-фәрманга алып китте Ике якка егылып калдылар Бераздан, арттан пулялар гына чыжлап калды •Барса»ны бик кечкенәдән үзем үстергән идем. Колхоз рәисе мәктәпкә килеп: —Өч колын ачка үләргә ята. Алыгыз. Аякка басса, үзегезгә булыр, барыбер әрәм булалар,—диде Берсен алып кайттык Бер стакан сөт эчергәч, күзен ачты, тагын берне эчкәч, торып басты.. һәр әйткән сүзне аңлый иде. Дәрес бетәр алдыннан мин укый торган классның тәрәзә янына килеп басар иде «Барса» турында аерым язам әле, Алла боерса Менә шулай итеп. Югары Утарга килеп тә җиткәнебезне сизми калганмын Яңгыр да ишеп ява башлады, яшен яшьнәргә тотынды. - Бабай, бисмиллаңны әйтеп, башыңны сыпыр,—диде биш яше тулмаган Гадел (без Алланы шундый вакытта еш искә алабыз бит!) Авыл таралып бетә язган. Ә менә җидееллык мәктәп вакытындагы йортлар—төп бина, җыештыручылар торган өй. Әхмәт Мөхетдинович яшәгән йорт исән-сау икән әле Аллеялар, агачлар, бакча, нигездә, үз урыннарында Гомумән, бик зур тәэсир белән кайттылар кунаклар. Гадел дә Кичен әти-әнисе мунчага кергәч, ваннасына салынган суга аяк басар алдыннан, «мыегына» чорнаган сүзне исенә төшерептер инде —Аллага тапшырдык'—дигән