Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ УЙЛАГАН?

ккош кебек ап-ак машина көзге шикелле ялтырап яткан асфальт юлдан йөзә дә йөзә генә. Тирә-як. август уртасы булуга карамастан, берни белән дә җәй азагын хәтерләтми. Көн эссе, магнитоладан талгын гына жыр агыла, ярымачык тәрәзәдән искән жил арткы урындыкта җырга кушылып көйләп тирә-якны күзәтеп баручы кызым Луизаның йомшак чәчләрен тирбәлдерә. Күнелдә һичшиксез булачак тансык очрашу алдыннан була торган шатлыклы бер тантана. Очрашу һичшиксез булачак, Нажар абый әйтмешли: «Кем уйлаган—сюрприз очрашу». Кичә Уфадагы өенә, Флорида апага шалтыратып, Нажар абыйнын шәһәрдәме, дачадамы икәнен белешергә булдым. Телефонны Алсу алды. Хәл- әхвәл сорашканнан соң: «Әтием Минештедә, әнием абыемны Мәскәүдән каршы алырга аэропортка китте, килүегезгә әтием бик шатланыр, ул анда ялгыз бит»,—дип, ничек итеп Минештене табарга өйрәтеп, телефон аша үз киңәшләрен бирде. Ел саен августта ял вакытында без гаиләбез белән җитәкчесе ирем булган фермер хуҗалыгына урып-жыю эшләрендә ярдәмләшергә Илешкә кайтабыз Ә бүген шушы уңайдан хөрмәтле Нажар абыйны да күрү теләге безне юлга чакырды. Табигать шулкадәр тыныч, зәп-зәнгәр күктә бик биектә кошчыклар талпыныша, тулып пешкән гәрәбә ашлыклар арасында зәңгәр күзле күк чәчкәләр сирпелеп кала, каршыда асфальтта безне ирештергән кебек бер якынаеп, бер ерагаеп машина тирбәлүенә ияреп рәшә артка чигенә, тирә- якта Дүртөйлегә генә хас төзек, тәртипле, матур авыллар күренсп-күренеп кала. Күңелгә тыныч, рәхәт: Илештә алдарак кайтып киткән ирем, улым көтә Арткы урында кызым жырлап кайта, ә ин мөһиме безне остазым, бөек шагыйрь, гажәеп кеше белән очрашу көтә. Барысы да әйбәт, кайгы билгесе сизелми дә, дөнья чиксез, яшәү мәңгелек кебек. Дүртөйлегә җиткәч, туктап Миңештегә юл сорадык. Аны Агыйделнен аръягында диделәр. Мин дә, шофер да бу якта булганыбыз юк икән Юлчы алырга булдык, шөкер, күпергә житәрәк адым саен кулларына сумка яки төргәк тоткан кешеләр кул күтәрә. Туктап олы гына яшьтәге бер абыйдан Минештегә юл сорадык. Ул үз чиратында: «Винециягә кадәр утыртып алып барсагыз, юлны өйрәтәм, ләкин акча алмыйсыз»,—диде Бераз салмыш иде ул. Луиза арткы тәрәзәне дә төшереп куйды. Безнең сорауны да көтеп тормыйча, абый сөйләнә дә башлады. «Беләм инде, беләм, безнең якташ Нажар абый янына барасыз»,—дип юл өйрәтә, Винеция авылының тарихына һәм исеменә тукталды, шагыйрь өчен районның дача салдыруын үзе салдырган кебек горурлык белән безгә аңлата-төшендерә, гәп куерта башлады. Төшеп калганда әллә эсседән, әллә вакыт «шифасыннан» шактый гына «җылынуына» карамастан, тагын бер тапкыр юлны өйрәтте: «Барып житәрәк сулга борылырсыз»,—диде. Без рәхмәт әйтеп хушлаштык. Агыйделнен бу ягында мин беренче тапкыр идем. Искиткеч гүзәллек. '•Кем уйлаган»—Н. Нәжминен 1983 елда Уфада дөнья күргән китап исеме А Янәшәдә агачлар арасыннан ялтырап-ялтырап Агыйдел күренеп кала. Икс якта мәһабәт карагайлар. каен, усак, юкә агачлары, билгә кадәр үлән, юл буйлап чәчәкләр сибелгән. «Чыннан да монда туган кеше шагыйрь булмый кем булсын, монда туган кешенен һәрберсе шагыйрь булырга тиеш».—дип уйладым Ирексездән үземнен үскән, яшәгән Нуриман, гүзәл Сәрвә. Кызыл Чишмә. Павловка табигатенең кыргый матурлыгын янәшә куеп Нажар абыйның шигырьләрендәге кабатланмас гүзәллекнең кайдан алынганлыгын тойдым Барып житәрәк сулга юл күренде, без борылырга ниятләдек, шул вакыт ике кыз очрады Туктап алардан тагы да юлны белешергә булдык. Абыйнын сулга дигәне уңга булган икән. Сул як басу юлы гына. Нишлисең— бу кадәр эсседә ун белән сул гына буталырга да мөмкин Минеште күренде. Тау башында машинаны туктатуны үтендем Үлгәч мине җирләсәгез иде. Минештенен сез Үрбашына дип шушы тау турында язды микәнни Нажар абый, дип уйлап куйдым. Әз генә түбәндәрәк яшь карагайлык. «Ак чишмә» дә якында гына булырга тиеш, күңел дертләп китте... Юк. дөнья матур, яшәү мәңгелек Бигрәк тә Нажар абый өчен Олы шәхес, бөек шагыйрь өчен. Авылга килеп кергәч, колхоз идарәсе янына туктап. Нажар абыйнын Йортын сораштык һәм ниһаять, «башка чыккан кешенен өе», ягъни •минештенский пленник» яшәгән урын Сонгы хатында ул шаяртып шулайрак язган иде. «Халисә сеңлем.' Яңа йортка, яңа адрес буенча килгән беренче хат синнән' Күңезгә бик тә рәхәт булып китте Телефон аша да беренче булып синнән хәбәр алган идем Хәйдәр Бигичев турындагы истәлекне бүген иртән язып бетердем, дөресрәге. акка күчердем Ярыйсы булып чыкты—формасы белән кызык тоела, ә исеме «Әйтелми калган тост* 5 мартта Әмирхан Еники абыйның юбилей кичәсе Фәридә Кудашева белән икебезне чакырды Авыр булса да бармый калдыра алмыйм—ул мине бик якын күрә бит Дүртойледән туры Казанга - Волга»да китмәкчебез Истәлекне дә үзем белән алырмындыр—бер үк көнне барып керербездер Ул истәлек мәсьәләсе ничек итеп Нуриманга барып чыкты соң? Рифат Фәттәховка бәйлеме? Кызганычка каршы, мин егетне белмим Йорт һәм аның урыны, туган җир булгангамы, бик соклангыч кебек килгәч күрерсең әле Ике шигырь яздым беренчесе «Егет сүзе». икенчесе «Берәү* дип атала Ике депутатлыкка кандидат турында портрет яздым Басырлармы. хәзер андый гадәт бармы—белмим, әмма берсе бик шәп кеше Хәзер үземне «минештинский пленник» дип атадым Телевизорга тышкы антенна куелмаган Бүген телефон куйдылар Номеры 66632, ул вакытлы шикелле Авы/ һәм район арасында бәйләнеш эчен ярап тора Район үзәгендә һәм авызда мөнәсәбәтләр бик яхшы Йортта 5 февраль—81 яшь тулган көнне яшәтә башладылар. И гомер, әле генә SO иде бит' Вакытың булса, язгалап тор Ни әйтсәң дә. мин башка чыккан кеше бит әле Киләчәккә планнар зур. Сәлам белән Наҗар абыең 24 февраль. 1999 ел Мәһабәт, искиткеч зәвыклы итеп салынган йорт Ихатада жан әсәре сизелми. Сәгать көндезге Зләр тирәсе «Ял итәдер»,—дип уйладым Үзем эчтән генә шул кадәр юл үтеп, яргы ел буена килеп күрергә вәппә биреп гә. берәр жирга китеп барса, күрми китү дә бик мөмкин дип. курка курка гына ишек бавын тартам. ишек ачылды, рәхмәт төш кере Әй. Аллам хөрмәтле Нажар абый, бөек шагыйрь, аты шәхес An ак чәчләрен артка салып кухня өстәле тирәсендә жннел җәйге киемдә генә ярып пешергән яна бәрәңге белән йомырка «сыпыртып» утыра Башын күгәреп мине күргәч, өнсез калды. Үзе сөйләнә, әй, Аллам, әй. Аллам синме бу, Халисә сеңлем? Кайдан, ничек? дип сораша. Үзе шат, күренеп тора. «Менә бит мин вәгъдәмдә тордым, сез чакырдыгыз, мин килдем, хәтта үзем генә түгел, юлдашлар да бар»,—дидем. Очрашуда гына була торган ыгы-зыгы, кәстрүл, тәлинкә чыңы китте. Луизаны күреп сокланудан бигрәк гаҗәпләнү кичерде. —Халисә, үзең-үзең инде, кызың бигрәк сылу, кемгә охшаган?—ди. —Әтисенә.—дим Без Нажар абый белән кара-каршы утырып хәл-әхвәл сорашабыз, Луиза кухня тирәсендә булыша. Нажар абый зал өстәленә таза ашъяулык жәеп куйды. Луиза чынаяклар куя башлаган иде: «Юк, юк, сез минем кадерле кунакларым»,—дип серванттан затлы сервизын ала башлады. Мин үз гомеремдә дә шулкадәр тәмле ризыкны ашаганым булмагандыр, әллә юлдан ачыгып килгәнгәме, әллә җылы, тату мөнәсәбәтме, уртага бүлеп пешерелгән яшь бәрәңге белән казылык, күчтәнәч бал, баллы бавырсак, тәмле чәй белән рәхәтләнеп сыйландык. Нажар абый ашамады Ул өстәл аша безне җылы караш белән күзәтеп утырды. Үзе көнбатыш һәм рус классикларының Луиза исеме кергән әсәрләреннән шигырьләрне яттан укыды, өзекләр китерде Мин аның хәтеренең яхшылыгына сокланып утырдым. «Исемен кем кушты, үзеңме?»—ди. •Әтисе, дим —«Ул туар алдыннан телевизордан «Башсыз жайдак» дигән фильм бара иде Шундагы героиня ошады аңа, кызым туса, Луиза була»,— диде, димен «Шәп,—ди Нажар абый,—үзеңә охшаган. Бәхетле генә була күрсен». Луиза өстәл җыештыра, без сөйләшәбез. «Язасыңмы, Халисә?»—ди. «Соңгы вакытта әз»,—дим,—күңел төшенкелеге, ниндидер бушлык, хөкүмәт эше бар энергияне ала, гомер тамак ялына үтә, ах, кызганыч ул гомер»,—дим. «Аңлыйм, минем дә андый чакларым булды, үз-үзеңне көчләмә. Үтеп китә ул. Сабыр ит»,—ди. Мин аның хәлләрен сорашам, нинди әсәрләр язганын сорыйм? —Дүрт-биш шигырь яздым. Туган авылым турында, тынла,— ди һәм укый. Бөтенләйгә кайттым куенына. Мәңгелеккә синдә калырга.. Шатлыклы атмосфера моңсу тынлык белән алышына. «Ашыкмагыз әле, Нажар абый, сез безгә, кешеләргә кирәк. Сез булганда дөнья матуррак та, баерак та, иртә әле мондый шигырьләргә»,— дим. Ул моңсу көлемсери: —Алай түгел шул, Халисә сеңлем. Мина ничә яшь икәнен беләсең бит Әгәр тегеләй-болай була калса, мине шушында җирләячәкләр, Миңеште тау башына, урынны район, авыл хакимияте башлыкларына да күрсәтеп куйдым, беләләр, монда калырга телим»,—диде. Йөрәк чәнчеп куйды. Заманыбызнын бөек шагыйре, олы шәхес, талант иясе белән бер чорда яшәвебезнең мәгънәсен аңлап бетердекме икән без? Нажар абый мине студент елларыннан ук белә, үз кызы кебек яратты, ярдәм итәргә тырышты, иҗатымны бәһаләде, авыр чакларымда эш, ижат, гаилә мәсьәләләрендә дә кинәше белән ярдәм итәргә тырышты, яклады, мин дә, әтисез үскәнгәме икән, аңа тартылдым, үз иттем. Ул минем киңәшчем дә, дустым да, терәгем дә иде. Иде. Кем уйлаган? Ә бүген әле ул исән-сау, шат. Өен күрсәтә башлады Эш бүлмәсенә күтәрелдек. Өстәлдә өр-яңа сигнал данәсе булган -Күңел сәхифәләре» дигән китабы «Икенчесен алу белән сиңа җибәрермен»,—ди. Ике якка тәрәзә аша матур күренеш ачыла. Агыйдел күренә, Роберт Миннуллин язган «шагыйрь киңлекләре* колач жәя. нинди хозурлык, яшисе һәм ижат итәсе генә иде. Без кәнәфиләргә утырабыз «Шигырь укы*.—ди ул коры гына. Укыйм. «Чукынчык, шәп. яз!»—ди ул. (Шаярып һәм яратып ул «чукынчык* сүзен кулланырга ярата иде.) Былтыр сентябрь аенда үзе сиенариен язып, үзе төшерүне оештырган телевизион фильм героен, озак еллар Нуриман районында Байгилде мәктәбе директоры булып эшләгән Брест крепосте каһарманы. РФ һәм БРнын атказанган укытучысы—үзенен дусты Ришат Сәлихович Исмәгыйлевны сораштырып утырды. Көлешә-көлсшә Байгилдедә бер очрашу вакытында булган кызык хәлне искә төшердек. 1994 елнын июнь азагы иде. Искиткеч җылы, матур көн Очрашуга чакырылган кунаклар арасында ин кадерлесе. билгеле. Наждр абый иде Тантана авыл клубында кич үтәргә тиеш. Ә хәзергә кунакларны табигать кочагына, умарталыкка чакырып бераз ял иттерергә булдылар Җырларда җырланган Карайле.i буйлары Язучылар Сәгыгпъ Мифтахов Имай Насыйри. Гайнан Хәйри. Ярулла Валиев. Зиннур Насыйбуллиннар яшәгән һәм иҗат иткән яклар.. Наҗар абый гүзәл табигатькә сокланып туя алмады Учак тирәсендә гәп куертабыз. Наҗар абый пинҗәген салып якындагы шомырт агачына, хәзерге мәктәп директоры Салават Исмәгыйлев пинжәге янына элеп куйды Пинжәкләр бер үк төстә иде Зиннур Насыйбуллиннын ижаты. анын яшьли дөньядан китүе турында борчылып сөйләнелде Балык шулпасы, шашлык белән сыйланып, дөнья, яшәеш, шигърият хакында озак кына сөйләшеп утырдык. Бераздан вакытнын шактый сон икәнен, клубка кеше җыела башлаганын искә төшереп, тиз генә кайтырга әзерләндек. Наҗар абый үрелеп пинҗәген алып киде. Кунаклар алдагы машина белән кайтып китте Салават Ришатович бераздан кайтып житәсен әйтеп, торып калды Без кайтуга зал тулы иде. Кунаклар сәхнәгә күтәрелде Шигырь кичәсе башланды Сүзне Наҗар абыйга бирделәр. Ул микротрон янына килде, язмаларын һәм күзлеген алырга, дип кесәсенә тыгылды, тын калды, кесәләр буш иле Пинжәге Салаватныкы булып чыкты. Халык көтә, ә ул ана гына хас шат яңгыравыклы тавыш белән көлеп җибәрде Залга ни булганын сөйләп бирде Ул көлә, халык көлә, без көләбез Соңыннан: «юк. мин сезгә буш кесә белән түгел, тулы күңел белән килдем*.—дип. бик матур итеп шигырьләрен укыды. Залдан җыр җырлавын үтенделәр, ул ятындырып тормады «Уфа юкәләре*н җырлап җибәрде Ана Нуриман жиренә Наҗар абыйныи сонгы килүе үлүенә бер ел каза. 1998 елнын сентябреңдә булды Җылы, ләкин болытлы көн иде Әйтүемчә. Наҗар абый Ришат Салихович Исмәгыйлев турында фильм гешерергә тиешле геркем белән килде Кәефе бик шәптән түгел «Ашказаным авырта*.—диде Шулай булуга карамастан, мавы гып яратып шагыйрьләрчә эшләде ул фильмны Авылның тоташ күренеше кирәк иде Без авыл без кушылдык, безгә зал кушылды Наҗар Н.»җии дкты. Ьрпт крепосте каһарианы Ришат Нспал/иtee Ле.ып Hauvutde «мктабг. IWXet каршындагы тауга күтәрелдек. Тау башыннан тирә-як уч төбендәге кебек күренә. Күлләр, күлләр, күлләр. «Әкияттәге кебек»,—дип куйды Нажар абый. Тау башы яшь карагайлык, түбәндә зур күл. Күл аша Ришат Сәлиховичның йорты. Минем авыл тавында да шундый ук яшь карагайлар,—диде Нажар абый,—Ак Чишмә шунда гына...» Кич табында ул инде юньләп утыра алмады, ашамады да. Икенче якка чыгып ятты. Мин аның янына чыктым. Озак кына сөйләшеп утырдык. Ул зарланмады. Авырта да димәде. Шигырь укыды. Шигырь укыганда анын күзләре балкып-балкып китә, башын арткарак ташлап, чәчләрен селкеп ала. ирләрчә горур, рухи көч һәм акыллы мөлаемлек бар иде анда. Фильмны декабрь аенда күрсәттеләр. Бик фәһемле, бик хис-тойгылы эшләнгән ул. Үз чоры кешесе. Анын кебек үк дәһшәтле сугыш тәмугын үтеп кайтып, ижади укытучылык хезмәте белән шөгыльләнгән замандашы турында. Үзе хакында үзе әйтә алмаган сүзләрне дә герое образы аша әйтә кебек тоелды мина. Ә без бөек шәхес, олуг шагыйрь турында үзе исән чакта юньле бер фильм да төшереп кала алмадык. Ижатын барлап утырам. Күпме кешеләрне белгән ул. Күпме кешеләр турында язган, һәр кеше аңа бер дөнья, бер ачыш булган. Үзе исән чакта бөек лауреатлар, билгеле шәхесләр турында гына түгел, күңел бакчаларын, ижат кырларын укып, өйрәнеп, яшьләргә дә, башлап язучыларга да аларнын ижатларына да үз бәһасен биргән. Каләмдәшләре ижатына игътибарлы булган, укыган, анын күз алдында олысыннан алып кечесенә кадәр булган Ул шигъриятебезнең киләчәге, үсеше турында уйланган, борчылган, жаваплылык тойган. Минем аны соңгы күрүемдә ул тормыш белән тулы кеше иде. Жыр хакында сүз чыкты һәм ул: «Иртәгә минем яныма Дүртөйледән әнисе белән яшь композитор кыз Гөлнара Нигьмәтжанова килә. Минем күңелгә аеруча якын булган «Их, ичмасам, еламасан икән» дигән шигырьгә көй язган, шуны ишеттерә, түземсезлек белән көтәм»,—диде. Бу йортка чыккач. Әмирхан абый Еники килеп киткәнлеген әйтте. «Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, олыгайган, нинди талант, гомере озын булсын иде. Күңел теләгән кешеләр ешрак килсеннәр иде»,—диде. Ижади планнары белән уртаклашты. «Автобиографик эссе язып ятам, авыр бара, өлгерергә кирәк. Вакыт кыса»,—диде ул авыр сулап. Минем алда инде 80 яшьтән узган кеше утыра. Ләкин карт кеше түгел, жылы, олы жанлы. бала күңелле, ап-ачык акыллы, яхшы хәтерле, үткер фикерле, дөнья, яшәү, яшьлек, шигърият турында әңгәмәләшә, ирексездән аның эрудициясенә, укымышлылыгына сокланасың, күңел анын картлыгына ышанмый, чөнки анын белән яшьлек арасында чикләр юк. һәр очрашу, сөйләшү саф чишмә суы шикелле күңелләрне сафландырып жибәрә, тирә- якны яхшырак, матуррак итеп күрсәтә, яна шигырьләр язарга шаукым бирә, чын шагыйрь шундый булырга тиештер дә. Ике атнадан ул пычак астына ятыр, дип кем уйлаган. Безгә кузгалырга вакыт иде. Нажар абый безне озата чыкты. Эргәдә генә әле ныклы матур йорт тора. «Менә бу йорт минем төп нигез, үзем үз кулларым белән салдым, һәр ниргәсен беләм, анда хәзер нәсел тиешле кеше яши»,—диде. Ихата, бакча тирәсен күрсәтте. Бакча тулы яшелчә утыртылган... Помидорлар бик күп. алар әле яшел, аны күмәргә килгәндә алар кызарачак.. «Менә кичә кое казып киттеләр. Тиздән су булачак, менә монысы мунча урыны, икенче килүдә кияү белән килегез, мунча кертермен»,—ди, үзе көлә. тормыш иптәшләрен дә чакырырга күнел кинлеге, юмартлык тапкан. Ул көнне Флорида апа кунак карап арыган, ләкин анын бәхете тулы иде Ә «Нефтьчеләр» сараенда Нажар абыйны соңгы юлга озатканда Флорида апа шагыйрьнең баш очында кайгыдан башын игән, ә бер читтәрәк шул ук юбилейда катнашкан тол хатыннар Флорида апага да үзләре тирәсеннән урын биргән шикелле, шомлы тынлык саклап, сабыр гына басып торалар иде. Кем уйлаган..? Койма янында алмагач үсә. «Сез утырттыгызмы'.’»— дип сорыйм карап кала иде. Нажар абый да ерагая, япаялгызы урам уртасында безне борылышка кереп югалганчы кул болгап озата. Ул бик үк гади булмаган ике гасыр арасын тоташтыручы да. аеручы да, алтын багана, ак җилкән, якты маяк булып басып кала Ап-ак чәчләре чорыбыз шигъриятенең намусы, өмете, ышанычы кебек Халисә МӨДӘРРИСОВА Капка төбенә җиткәч: —Флорида апаңнын чәчкәләрен күрденме әле,—ди. Өй артына алып китте. Анда буйдан-буйга астралар: ак. кызыл, көрән, сары Флорида апа. Бу сабыр һәм мөлаем, акыллы шагыйрь хатыны белән бәйле күңелләрдә уелып калган бер күренешне искә алмый булмый Нажар абыйның 80 яше иде Кичәдән сон юбилей банкетында мина каршы биш-алты олы гына яшьтәге ханымнар утыра. Кайсыберләрен таныйм менә Земфира апа, минем университет укытучым, мәрхүм композитор Нариман Сабитов хатыны, аннан Якуп Колмый абыйнын хатыны һәм башкалар Кайчандыр ирләре-гаиләләре белән дус булган, бергә шигырь укыган, инде мәрхүм булган язучыларның тол хатыннары Алар ялгыз гына, алар сүзсез генә, алар сабыр гына, алар монсу гына. Нажар абый бөтен дусларын җыю белән бергә (ә Агыйдел рестораны кунаклар белән шыгрым тулы иде) үзенең инде мәрхүм булган дусларының Шагыйрьләр—Дилә Булгакова. Наҗар Нәҗми. Халисә Мвдәррисова Уфа 1998 ел «Юк. ди Нажар абый,—мин әле утыртачакмын, үз нигезем бит!» Урамга чыгабыз, машина инде кабызылган, берничә минуттан без аның белән хушлашачакбыз. «Мине онытмагыз, килеп йөрегез»,—ди Нажар абый «Килербез, дим. үзегезне саклагыз, сез безгә бик кирәк.-дим» Ул монсу гына елмая, кочаклашып хушлашабыз, машина кузгала Нәкъ бала чактагыча: картатасм мине озатып чыга да. күздән югалганчы җилдә тирбәлә