Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

"АЛБАСТЫЛАР" яки татар прозасында яңа сыйфатлар

XX гасырнын 80 елларыннан башлап татар әдәбиятында реализм яки романтизм иҗат юнәлешләре кысаларына сыеша алмаган, үзенчәлекле һәм үзгә әсәрләр пәйда булды Ф Бәйрәмова, 3 Хәким. Н Гыйматлинова. Р Зәйдулла һ.б авторларның аерым әсәрләрен күздә тотып, шушы чорда татарларда да постмодернизм күренешенең мәйданга килүен билгели алабыз Гасыр башында ачылган татар модернистик әдәбияты кебек үк. бездә постмодернизм да һәм фәлсәфи-эстетик. һәм поэтик-стилистик яклардан билгеле бер милли сыйфатларга ия булып. Европа яки рус әдәбиятларындагы шул исемдә аталган агымнардан аерылып торды Парадоксальлеккә түгел, ә реальлеккә омтылу, синтетик төсмерле булу татар әдәбиятындагы мондый әсәрләрне танып - бәяләү эшен авырайта Ләкин сонгы вакытта язылган әсәрләр, бигрәк тә Г Гыйльмановнын "Албастылар” романы (Казан утлары. 2001. № 1-2) әлеге күренешләрнең урынын билгеләр вакыт җиткәнне искәртә. Чөнки бу әсәр- татар постмодернизм әдәбиятындагы беренче дулкынның (рус әдәбияты бүген өченче дулкынның күтәрелешен кичерә, диләр) югары ноктасы, аның үзгәреш юлын һәм поэтик үзенчәлекләрен күрергә ярдәм игүче берәмлек. Шушы урында "татар әдәбиятына карата, модага ияреп, "изм”нар тагарга кирәкме9 " дигән сорау туарга мөмкин Ана җавап бирү өчен, әлеге терминнарның мәгънәсенә күз ташлау да житә Билгеле булганча, кешелек тарихы күп кенә мәдәни чорларның эзлекле чиратлашуыннан гыйбарәт һәм модернизм баскычын атлап узган җәмгыятьләр постмодернизм заманына аяк баса Дөрес, безнен җәмгыять бу баскычка җитүдән ерак әле Шуңа күрә, ижтимагыи фәлсәфи мәсьәләләрне читкә куеп, әдәбиятка гына мөрәҗәгать итсәк. XX йөз башы тагар әдәбиятында модернизм чаткылары үэсн шактый сиздергәнне күрербез Кызганычка каршы, шушы “изм“ны танымау укучыны татар әдәбиятының М Хәнәфи. Г Газиз. Г Рәхим һб исемнәр белән бәйле катламыннан мәхрүм итә һәм милли сәнгатьнең күп кенә сыйфатларын күләгәдә калдыра Чөнки мәдәни чорларда һәр әдәбият үзенчә яши. милли төсмерләргә ия була, шул аермалы билгеләре белән, нәни чишмә кебек, дөнья әдәбияты дигән зур агымга килеп кушыла Постмодернизм әдәбиятының төп сыйфаты дип бер әсәр чикләрендә төрле темалар, әдәби алымнар, стильләр. төрле әдәби-тарихн традицияләрнең очрашуы күрсәтелә "Албастылар"ла да шушы синтез, кушылма уйланмада ук күзәтелә башлый. Беренче, төп сюжет сызыгы армиядән кайткан Хәлим исемле авыл егетенен тормышы хакында сөйли: аны әнисе, авылдашлары белән мөнәсәбәтләрдә күрсәтә, өй салуын, өйләнүен, хатынын югалтуын бәян итә һәм. нәни кызын ияртеп, туган төбәгеннән чыгып китүе белән төгәлләнә Реализм традицияләрен дәвам итүче бу сызыкта геройлар да. сурәтләнгән дөнья да, куелган проблемалар да чынбарлыкка охшаш, алар ышандыра. Әнә ул. Хәлим Җитез-өлгер атлавына, нык адымнарына карап, аның бер сугуда бүрәнә өзәрдәй әзмәвер егет икәнен чамаларга мөмкин. Йөзе кояшта янган. Карашы туры, тирән. Ә күзләре-күк төсендә, ачык зәңгәр!" Яки авыл: “Көтү күптән кайткан, урам тузаны басылган, авылның әле бер очыннан, әле икенче очыннан, адашып чит-ят утарга кергән бәрәннәрнең ара-тирә кычкырып куюы гына ишетелеп кала". Яшәвенең бөтен мәгънәсе бердәнбер улында булган "Ана яшьле күгчәрен сөртә-сөртә, түшәктә ак юрганга чорналып яткан малаеның житү чәченнән, сакал-мыек баскан йөз-битләреннән сыйпый, бармак очлары белән генә куе кашларыннан йөгереп үтә. маңгаендагы миңенә тиеп карамакчы була да. инде кагылдым дигәндә генә кулын кабат тартып ала.” Шул рәвешле детальләштереп автор, әйтерсең, янәшәдә генә яшәп яткан героен укучы күз алдына бастыра, аның тормышын кабат тергезә. Бик кечкенә билгеләргә, төсләргә, исләргә укучының игътибарын юнәлтүдә, шул нәни "ваклыкларның" матурлыгын, шулар аша тормышның тулаем матурлыгын ачып бирүдә язучының осталыгы күренә дә инде. Авылга таралган сөт исе. кояшның кызыллыгы яки баласына сагынуяратуын сөйләүче ананың сүз-хәрәкәтләре һәм башка бик күп табышлар реалистик хикәяләүне самими һәм тыныч-тигез корырга ярдәм итә. Беренче сюжет сызыгыннан караганда, икенче чылбыр Хәлимнең саташуы, уйлану-хыяллануы кебек тоела. Ләкин каләм әлеге хыялны яна чынбарлыкка әверелдергән: Хәлим, буыннар кылган хатаның, явызлыкның жәзасын күреп, албастылар яши торган утарга эләгә, хәтерен югалта, күп еллар элек гаеп булган әтисен, мәхәббәтен очрата, хатыны һәм кызын алып бу тозактан котыла—жиңеп чыга, ләкин албасты сихере Хәлимгә генә түгел, аның нәсел дәвамына да кагыла—кызы әтисез кала Икенче, мифологик сюжет сызыгы беренчесенең ахырына килеп ялгана: сихерчеләрне җиңгән Хәлим авылдашларының битарафлыгын һәм усаллыгын күтәрә алмый, кызын бу тирәлектә калдырмаска теләп, урман юлы буйлап китеп бара. Бу яна "чынбарлык" инде бөтенләй үзгә стильдә: анда капма-каршылыклар, үтә жете. хөкемдар сурәт өстенлек ала. Шом, ямьсезлек, куркыныч, чир. сихердән мәхәббәт, гүзәллек, бала сафлыгы, табигать илаһилыгына ташлану киеренкелек хасил итә, укучыны кызыксыну кысаларына эләктереп ала да ышандыра башлый Хәлимнең утар һәм әпәләр белән танышуы, карчыкларның сихер белән шөгыльләнүе. Майяның бүреләргә каршы чыгуы, балыкка бару, качу-жәза. кышкы тормыш, хезмәт., вакыйгалары авылдагы ак. матур, тыныч тормышка каршы куеп, караңгы һәм куркыныч итеп сурәтләнә Ләкин каршылыклар, актан— карага, матурдан ямьсезгә күчешләр моның белән төгәлләнми: ике төп сюжет сызыгының бәйләнгән һәр ноктасы парадокс чигенә җитә. "Тормыш төбе"ндә Хәлим рух ныклыгын, көчен анлый, мәхәббәтен таба, ата булу сөенечен кичерә Ә инде кешедән өстен көчне-албастылар сихерен жиңеп. аклык- матурлык. тынычлык оясына—авылына кайткач, яраткан хатынын да. ныклыкның нигезе булган ышанычын да югалтып, чыгып китәргә мәжбүр! Ни өчен? Сорауга жавап биргәнче, әсәрнсн тагын бер сыйфатына тукталасыбыз бар әле: ул-әсәр чынбарлыгы һәм реаль чынбарлыкның махсус аерып куелуы- постмодернистик әдәбиятның тагын бер үзенчәлеге. Ягъни хикәяләүдә әдәби әсәрнең уйлап табылган, иҗат ителгән икәнлеге ассызыклана, әсәр чынбарлыгының укучыга билгеле бер күләмдәге мәгълүматны житкерү өчен тудырылуы уку барышында ук акланып тора. Галимнәр фикереңчә, хәзер инде әдәбияттагы уз дөньясы хакында сөйләүче язучы-автор урынын язучыскриптор (кәгазьгә төшерүче) ала Ул укучыга ләззәт бирерлек уен төсендәге язма иҗат итә. шул текстка төреп әзерлеге төрле дәрәҗәдәге укучыга "хакыйкатьләр" ача. "Албастылар"да да әлеге скриптор хикәяләүне башлый һәм тәмамлый, бәян итәчәк хәлләрнең урынын, вакытын билгели, төп герое белән таныштыра. моннан тыш, уйлап табылган чынбарлыкның кәгазьгә төшерүче ихтыярыннан башка яшәвен искәртеп китә: "Каһарманнарны ак кәгазьдә тудыру гына жинел бит ул. Бер тәпи баскач, яши, сөйләшә, шатлана башлагач, алар сина әллә ни игътибар итмиләр, үз юллары белән, үз язмышларына каршы чыгалар да китәләр, бер киткәч, тиз генә әйләнеп кайтырга теләмиләр" Әсәргә салынган беренче катлам, өске катлам мәгълүматлар да шушы хикәяләүче-скриптор гомумиләштергән хакыйкать, яшәү кануннары кебек тоела Әйтерсен лә автор кызыклы сюжетка шул үзе әһәмиятле санаган законнарны үреп, эчтәлек белән янәшәдә үк укучы колагына әйтеп бара “Кеше жиде буын бабасына кадәр бөтен хилафлыклар, гөнаһлар өчен жавап бирергә тиеш". “Кешедән курык1 Чага торган елан әллә каян чагам дип килә, ә чага торган кеше, сөю сулышы белән исертеп тә чагарга мөмкин ", “Изге Китап белән кергән иман шартларын. Коръән образларын сихер-зәхмәт тә йолып, юып бетерә алмагандыр ", “Куркуны берни жинә алмый”, “Сүз алдый, хәтта күз дә аллый, ә менә күнел алдамый”. “Табигатьнең үз балаларына карата бер мәртәбә дә явызлык кылганы юк әле!”, “Кешенең асылы менә шушы ак-кара рухлар көрәшеннән тора”, “Жир пычрагына буяла барган саен, кеше пәйгамбәрлектән ерагая, еш кына Аллаһы тәгалә биргән изге сыйфат-хасиятләрен бөтенләй югалта”, “Хис кешенен рухын йомшарта, аны көчсез итә". “Тәкъдирне узып язмыш бавын кисү-ай-һай зур гөнаһ бит...”. "Күктәге баш Алла ин хәтәр сихердән лә көчлерәк бит", “Явызлыкка каршы явызлык лөрес түгел". “Дөреслек юк ул Бары тик шәфкатьлелек кенә бар” Юк, укучым, әлеге кануннарны аерып ялгышмадың, дигәндәй, автор аларны геройлары язмышында тагын бер кат күрсәтә, әсәр чынбарлыгы кысаларында шул кагыйдәләрнең үтәлү-үтәлмәү механизмын ача. аңлата, кисәтә... Мәсәлән, беренче канунның дөреслеге Хәлим, анын әтисе. Нәфисәләр гаиләсе мисалында раслана: алар барысы да—ерак бабалары кылган хилафлык корбаны Икенче канун яратудан нәфрәт чигенә атлаган Нәфисәнең үчләнү сәбәбен ача, явызлыгын сөю сулышы артына яшеренеп “чагу” буларак бәяли Өченче канун Хәлимнең жинү сәбәбен дини ышанулар белән бәйле аңлатканда калкып чыга Дүртенчесе бүреләр мисалында да, кешеләрнең эш-гамәлләрен бәяләгәндә дә күренә һәм әсәрдәге күп вакыйгаларның сәбәбе итеп курку билгеләнә Шул рәвешле, вакыйгалар катламында бу кодлар-кануннар кабатлана, шуның белән язучы әсәрнең максатчан язылуын ассызыклый Аерым бер кодлар вакыйга катламын лөрес "укырга" юл күрсәтә Мәсәлән, "табигатьнең үз балаларына карата бер мәртәбә дә явызлык кылганы юк әле" диюе белән автор урман эчендә яшәүче албастылар һәм табигать арасында чик уздыра Карчыкларның мәрхәмәтле, ак табигать тәнендәге кара тап булуын искәртә Вакыйгалар катламы үзе дә яна канун-хэкыйкатъләргә бай Чөнки нәкъ шушы катламла язучы үзе - законнарын билгели башлаган Яшәеш моделен төзи, сюжет канвасына фәлсәфәсен яшерә Шушы модельне жыеп торучы. Яшәешне бербөтен итүче образ таба Юл Хәлимнең районнан кайту юлы. албастылар утарына алып баручы, авылдан урманга илтүче, карчыкларны авылга алып килүче. Сания Хәлимне тапкан юл. онытылган догаларны искә төшерергә мәжбүр иткән юл. хакыйкатьне аңлау яки албастыга әверелү юлы һб Башланган урыны да. тукталган жире дә юк анын "Юл бетү бит ул тормыш бетү, гомер өзелү дигән сүз", һәр кешенен яшәү юлы бар "Юлы ерак анын Күпме барасын ул үзе лә белми Бер көн барырмы, бер атна, бер ай. бер ел барырмы’ Әллә гомер буе барыл та максатына ирешә алмасмы’" Максатка ирешү юлы юкмыни’ Ләкин аннан да зуррак юл-Яшәеш үзе "Явызлык та. изгелек тә юлга ияләшүчән була Чөнки юл-язмышлар очраша торган урын һәм ин мөһиме, юлсыз урман, урмансыз ют булмый Атар барыбер очрашалар Алар очрашкан чакта башлана ла инде яманлык белән изгелек көрәше" Юл тотаипырган-берләштергэн Яшәешне автор өч дөньяга аера табигать, урман, албасты карчыклар дөньясы, кешеләр, авыл (жәмгыять) дөньясы, ышану, күк, иман дөньясы Шушы дөньяларда, шуларны кисеп узган юлларла яманлык белән изгелек көрәше бара Яшәешне дөньяларга аерган кебек, автор фәлсәфәсен дә катламнарга бүлә. Башлап урман һәм табигать хакында сүз ача “Юл белән урман бер- 8. .к У.» м II берсенә шулкадәр береккән, бәйләнгән кебек, юлны урман "биленнән" чишеп ташласаң, мәһабәт имәннәр, озын, тез чыршы—наратлар, шау-шулы усаклар авып, имгәнеп, төрле якка таралып бетәрләр кебек тоела” Табигать—Яшәешнең дигән язучы Кешене дә шул Әнкәнен баласы саный. Хәлим-аю, Майя-бүре нәселеннән килеп чыккан. Шуна күрә Хабаровск тайгаларында аю Хәлимгә кагылмый киткән кебек, албасты сыерларын эзләп барган чакта бүреләр дә Майяга юл саба. Ә албастылар, күрәсен, карга нәселеннән булыр. Сөйләмнәре, язучының Хәлим күзе аша уздырып тәкъдим иткән чагыштырулары шуны дәлилли. Хайваннар-кошлар үзләренең нәсел туганнарын таный. Ә кешеләр... аны ерак хәтеренә яшергән. Нәфисәнең Хәлимне төшендә аю итеп күрүе—шуңа ишарә Дөньяда һәр тереклек иясе-бертуган дип раслаучы язучы аны Кош белән бәйли. Кайчандыр Күк кенә булган, кошлар гына булган, шуна кеше җаны күккә омтыла икән. Димәк, хәтер төпкелендә, аң тирәнлегендә табигать кочагына яңадан кайтырга теләү яшеренгән булып чыга. Табигать белән бәйләнешләрне сакламауда Кешене гаепләп, язучы мисалга "табигать белән кушылып, аның белән бер тында, бер сулышта яшәүче” мари халкын китерә: “Бу гади, самими тормышта яшәүче, ризыкка, тереклек итүгә талымсыз халык урманны илаһи бер көч итеп, ана табынып яши Мариларның күбесе әле дә мәжүси. һәр мари гаиләсендә, түрдә торган шкафтагы агач савытта кечкенә, тулы битле, йомры гәүдәле, корсагы алга бүлтәеп чыккан, тәнен, йөзен жыерчык баскан урман рухы яши" "Урман дөньясын бик беләләр алар. Аның холкын, йоласын, ымын—ырымын беләләр. Иң гажәбе шул: урман бавырына беркеп яшәсәләр дә, үзләренең йортлары кечкенә, кысан. Аны бик тиз яңартырга да җыенмыйлар. Аларча, ике буынга бер йорт салынса-шул җитә. Чөнки утыртылган агач кешеләрнең ике буын гомере кадәрле вакыт эчендә үсә икән” Табигатьнең кеше “яклы” булуы әсәрдә гел кабатланып килә. Хәлимгә мәрхәмәтле эт тә. ат та, хәтта бөҗәкләр-үләннәр дә җанлы. Әбиләргә җәза биргән Күк һәм Яшен, Яшәү көче бүләк иткән Кояш "Кешене олы афәттән шушы Кояш, чишмә, кошлар, чәчәкләр, күбәләкләр саклап калачак. Аллаһы тәгалә кешелек дөньясын урманнан гына мәхрүм итмәсен!" диюе белән язучы Яшәеш һәм Табигатьнең берлегенбердәмлеген раслый. Үзенең тамырларыннан аерылып, Табигатьтән ераклашкан Кешегә дә Яшәешне танып-белүнең юлы бар икән. Ул—табигать законнары белән яшәү, марилар кебек шул законнарга буйсыну. Табигатьнең үзеннән ярдәм табу. Бу яктан, Нәстә түтәйнең һәр иртә Хәлим өстенә артыш куагының киптереп тартылган тылсымлы онын сибеп жибәрүе-авторнын матур табышы. Соңгы көнне шул онны сибеп җибәргән булса, Хәлим өстенә агач аумаган булыр иде дип, укучыны офтанырга мәжбүр итеп, язучы уйлап табылган әсәр дөньясына чынлык бирә. Урман эченә килеп кергән юлда да, язучы әйткәнчә, яманлык белән изгелек көрәше бара. “Яманлык”—албасты карчыклар, авылдагы аю һәм бүре нәселләренә кайчандыр ерак бабалары кылган хилафлык өчен явызлык эшләүчеләр: кешеләрнең анын, хәтерен юкка чыгаручы, балаларын-ирләрен алып китүче, үлем чокыры янына китереп җиткерүчеләр. Кешеләргә генә түгел, башка жан ияләренә карата да явызлык кыла албастылар. Язучы аларга каршы чыга алырлык көчне кешедә—Хәлимдә күрә Дөрес, табигать үзе, анын яшене дә явызлыкка түзеп тора алмый, үз жегәрен күрсәтә: албастыларның сихер алачыгын яшен суга, үзләрен көчсезләндерә Ләкин карчыклар теләгенә каршы килүче, алар "юлы" буйлап түгел, үз "юлын” табып киткән каһарман-Хәлим. Табигатьтәге караны, явызлыкны кеше юкка чыгара ала, юк итәргә тиеш, ди автор. Албастылар гайрәте беренче карашка чиксез зур күренсә дә, Майянын саф күңеле, Хәлим һәм кыз арасындагы илаһи мәхәббәт, анын жимеше-гөнаһсыз бала аннан олырак. Кешеләрдәге сафлык, ярату хисе һәм жан ияләренен теләктәшлеге урман явызлыгын җинәргә булышыр дигән ышану әсәрнең һәр вакыйгасында сизелә һәм хикәяләү пафосына һәрчак өмет хисе өсти. Уңышлы сәфәр юраучы чукырлар яки һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган Аксай яки һау-һау, хәтта күзенә туры карый алган кешегә буйсынучы аю йә бүреләр лә Ак—Кара көрәшендә кеше яклы, Ак тарафдары булып аңлашыла. Урман юлы авылга китерә. Язучы аерып чыгарган икенче дөнья—кешеләр дөньясы-авыл, жәмгыять яшәеше булып гомумиләшә Беренче карашка, табигатьнең матур почмагына урнашкан Кампәрле жай лына яши кебек. Анда Саниягә кинәшче һәм терәк Ак бабай белән Васимә карчык. Кара сихергә йола сихерен каршы кую серен саклаучы Мәймүнә карчык бар. Ләкин авыл үзе Санияләр, Ак бабайлар кебек ярдәмчеллек кануннары белән яшәми. “Хәлимнең гаиләсе белән кайтып төшүе турындагы хәбәр тыныч кына яшәп яткан Кампәрле авылын чыгырыннан чыгарды “Килен" дип тә әйтмәделәр, “гаилә" дип тә. “Хәлим сихер ияртеп кайткан", диделәр. Менә шуна түзеп кара инде! Йөрәгең-жаның булса, ничек түзмәк кирәк?! Саниягә дә сүз күп ишеттерделәр. Гайбәт сөйләп йөргән Хатирә карчык янына ул үзе китте. Тегесен барыбер иманга китереп булмады “Малаен сихерчеләр белән бәйләнгән, сихер йортыннан кайткан, хәзер бөтен авылны мур кырыр инде",— дип чәпчеде дә чәпчеде". Саниянен урманда бала табуы, иренен бик серле рәвештә югалуы да кешеләрне бу нәселдән читләштергән була. Читләшеп калсалар бер хәл, “беркөнне аларнын капкасына дегет буяп киттеләр". Албастылар гына түгел, авылдашлары да Санияләр калкасына тәре сыза Шушы урында автор романның буеннан-буена кабатланып килгән тәре символын "укырга” ачкыч бирә. Билгеле булганча, тәре—фашизмның да, христианлыкның ла символы, шулай ук вакыт тәгәрмәченең тиз әйләнүен күрсәтү билгесе Татарлар өчен тәрс-дәүләтчелек югалу хатирәсе дә Аның башка аңлатмалары да мәгълүм. Ләкин әсәрнен беренче кисәгендә язучының символны нинди максаттан куллануы ачыкланмый Капкага дегет буяу күренеше тәренең явызлык символы, кара эш тамгасы булуын раслый Ялгыш юлдан киткән авыл, җәмгыятьнең кануннары нинди булырга тиеш соң? Бу сорауга Ак бабай болай жавап бирә "Кешеләр бср-берсенә шәфкатьле булсалар, изгелек кылсалар, бер-берсен кичерсәләр—иман шул инде Ходай тәгалә барысын да күреп, сынап тора, барысын да үз урынына куя. Менә синен капкаңа дегет буяп киткәннәр. Син шуңа үртәлеп, ачуланып, тузынып яисә үпкәләп йөрисен, шунын белән үзеңә авырлык аласын Чын күңелен, ихлас жанын белән ул мәнсез бәндәләрне кичер Үз явызлыкларына үзләре абынып, жәфа, борчу кичерсеннәр, иманга килсеннәр Ләкин бу канун ярым-хакыйкать булып яңгырый Чөнки Саниянен: “Каян, кемнән киләдер бу кадәр явызлык кешегә'’”—дигән соравы җавапсыз кала, Майянын "Күпме тырышсам да... кешеләрдән яраттыра алмадым".-диюе жәмгыять законнарының табигать кануннарыннан үзгә икәнен раслый Табигать балаларына Яхшылык кына кыла, анын усаллыгы Явызлыкка каршы юнәлергә мөмкин. Бу усаллык та куркыту белән чикләнә, чөнки урманда иң зур көч- курку Майяның бүреләрне куркытуы, яшеннең әбиләрне исән калдыруы әлеге канунга мисал булып та килә Җәмгыятьтә исә Яхшылык түгел. Явызлык аядан йөри Авыл үзе бөтенләй белмәгән Майяга каршы күтәрелә, аннан никадәр Яхшылык күреп тә, үз арасына кабул итәргә ашыкмый Авылдагы явызлык дигәндә, нәрсәләрне һәм кемнәрне күздә тотабыз сон? Ул-Нәфисәдәге кара көнчелек, анын янауларын ишетеп тә. каршы төшүне, туктатуны кирәк тапмаган кешеләрдәге битарафлык. аңнарын аракы томалаганнардагы усаллык Бу Карага Хәлим-Санияләр. Ак бабай Васимә карчыклар Аклыгы каршы куела. Ләкин кешеләр дөньясында яманлыкны юк итәрлек көрәш башланмаган әле Кешеләрнең күбесе әлеге явызлыкка: көнчелек, битарафлык, усаллыкка күнеккән, ал арны күрми яки күрмәскә гырыша Ак герой-Ак бабай фәлсәфәсе дә көрәшкә өндәми Шул ук вакытта кешеләрдәге усаллыкин зур явызлык, ул кеше үтерүне дә бернигә санамый Бу явызлыкка шәфкатытелекне генә каршы куеп буламы'’ Юктыр, әгәр Ак бабай юлын дөрес дип тапса, хатынын югалткан Хәлим авылдан чыгып китмәс иде бит Авылга алып керган юлдагы иэгслек-яманлык көрәше кешеләрнең яшәү кануннарын югалтканонытканлыгын раслый. Авыл һәм Урман өчен уртак. Табигать һәм Кеше дөньясында кисешүче тагын бер дөнья— Ышанулар дөньясы бар. Албасты карчыклар ышануы, кара сихер зәхмәте жан иясенен аңын-хәтерен алуга, аны колга әйләндерүгә юнәлгән Мәжүси сихер һәм дин—Аллаһы Тәгаләгә ышану исә әлеге явызлыкка каршы торырлык рухи көч бирә, өмет уята. Табигать баласы булып, табигать кануннарын саклап яшәргә чакырса да, язучы Ислам динен мәжүси ышанудан өстен куя. Хәлимгә Ак-Кара көрәшендә ярдәм иткән догалар, Хозыр Ильяс кебек карт һәм Күктәге баш алла, артыш таягы Һ.6.—ислам дине атрибутлары Дин кешене көчлерәк, чистарак, шәфкатьлерәк булырга өнди, өмет бирә, кара сихер исә өметсезлек, аңсызлык, хәтерсезлек, коллык баткагына төшерә дип, ышанулар дөньясын сурәтләү аша язучы берсен—кире кага, берсен—раслый. Яшәешнен дини ышануларга барып тоташа торган катламына мөрәжәгать итү—бүгенге татар әдәбияты өчен яңарак күренеш. Шуңадырмы, әсәрдә бирелгән мондый материал аеруча күзгә ташлана. Яңадан утарга әйләнеп кайткан Хәлимнең “Әлхәм” сүрәсен укуы, әнисе өйрәткән доганы исенә төшерүе, аларнын мәгънәләре әсәр тукымасына бик шома кереп урнашкан. Саниянен догасы, сукыраюы, әбиләр алачыгын яшен сугу, Күк каргышы төшү кебек күренешләр дә тәэсирле. Ләкин пропаганда төсендә, әсәр логикасын боза торган урыннар да юк түгел. Мәсәлән, албастылар утарында үскән, ислам диненнән бихәбәр Майяның: "Сезнең Аллагыз әйбәт, Хәлим. Ул кешенең рухын сындырмый, аның күңелен богаулап, зиһенен томалап куймый..."—диюе ясалма тоела. Яки әсәрнең беренче кисәгендә Сания һәм Хәлимнең Кара сихергә каршы Ак—Мәймүнә карчыкның йола сихерен куллануы, бары тик икенче кисәктә генә дингә мөрәжәгать итүе дә күңелдә ризасызлык уята. Дөрес, язучы төп сорауга жавап бирергә онытмый: бу хакыйкатьне атлы бабай авызыннан әйттерә: “Жир йөзендә һәр адәм баласы—Алланың бер колы, димәк, изге зат Ә һәр изге затта пәйгамбәрлек бар Жир пычрагына буяла барган саен кеше пәйгамбәрлектән ерагая, еш кына Аллаһы тәгалә биргән изге сыйфат-хасиятләрен бөтенләй югалта”. Биредә дин, иман кануннары белән яшәү изгелек-чисталык билгесе кебек шәрехләнә. Язучы аерган өч дөньяны Юл гына түгел, бәлки үзәк каршылык та бәйли. Хәлим һәм албастылар каршылыгы. Ләкин һәр катлам "албасты” сүзенә үз мәгънәсен сала. Урман албастылары—гомерләрен явызлыкка явызлык белән жавап бирүгә багышлаган карчыклар, кайчандыр үзләрен авылдан куган нәселләрдән үч алучылар. Авылдагы имансызлар-дөнья пычрагына буялганнар шулай ук албастыга әверелә. Чөнки, язучы сүзләре белән әйтсәк, “кешенең асылы менә шушы ак—кара рухлар көрәшеннән тора. Албасты ягы җиңгән кеше тора-бара чынлап та бер явыз хәшәрәт кыяфәте алырга мөмкин. Фәрештә ягы җиңсә— ул Ходай тәгаләнең жирдәге рухи илчесенә әверелә". Димәк, язучының төп фәлсәфәсе ачык, һәр кеше Ак һәм Кара көрәшенә очрый, һәркемне албасты сагалый. Ана каршы көрәшмәсәң, аны жиңмәсән, үзен дә албастыга әвереләсең. Көнчелек албастысыннан җиңелгән Нәфисә, эчкечелек албастысыннан җиңелгән үтерүчеләр, битарафлык албастысыннан җиңелгән авыл кешеләре кебек. “Кешеләр дөньясында албастылар юк, алар үзләре албасты, убыр, шүрәле, угры". Ләкин алар урман албастыларыннан да хәтәррәк. Алар начарлыкка гына түгел, яхшылыкка да начарлык белән жавап бирә, куркытып кына калмый, үтерүгә бара... Әсәрдә үзәк идея белән бәйле тагын бер символ—тупыл агачы бар.“Тупыл- шул ук Туба агачы, ожмах үзәгендә үсеп утыручы Мәңгелек Агач, Дөнья Кәүсәсе, Яшәү умырткасы”. Шундый ук тупыл албастылар аланында да, Нәфисәләр өе каршында да үсә. Табигать-Иман—Кеше дөньяларын тоташтыручы ясаган аннан автор. Албастыларның явызлыгына жәза итеп урмандагы агачны да, авылдагы агачны да яшен суга. Албастылар жиңсә. Яшәү умырткасы да тупыл кебек шартлап сынар дигән кисәтү сиземләнә. Әсәрдә "албастыларны”—проблемаларны чикләп алу күңелдә ризасызлык та уята. Тагын бар бит әле ул кешенең кешелеген, аңын алырга, аны миңгерәүләтергә теләгән кара көчләр. Мәсәлән, албастылар утарындагы тормыш идеология белән аңын томалап, халыкны колга әйләндерү сәясәтен хәтерләтә. Ләкин әсәрдә мондый катламны “укырга” ачкыч-кодлар, билгс-символлар юк, кешеләр тормышы жәмгыятьнен кечкенә берәмлеге—авыл кысаларында гына бәяләнә. Бер яктан, үзәк образ булган Хәлим—нәкъ менә роман герое: көчле- матур. уңган-булдыклы. яхшы һәм чиста күнелле. мәрхәмәтле Егерме яшьләр чамасында булган бу егетнен романда сурәтләнгән өч елдан артыграк тормышы эзләнүдә уза. Ул Яшәеш хакындагы хакыйкатьне эзли Урман хакыйкатен. Иман хакыйкатен. Кеше хакыйкатен. Шул ук вакытта Хәлимнен көрәшергә дә. үз артыннан башкаларны ияртергә дә сәләтле икәне аерымачык. кыю. тәвәккәл, үзсүзле ул. Кешеләр эш-гамәленең албастылар кылганнарга тин икәнен аңлый һәм шушы олы афәттән котылу, башкаларны коткару юлын эзлән китә. Дөрес. Хәлимнен эзләнү юлы озак булмас кебек, инде төгәлләнеп килә чөнки Табигать хакыйкатен дә, Иман хакыйкатен дә белә бит ул. Шул рәвешле язучы традицион роман герое—көрәшче геройдан үзгә образ тудыра алган. Хәлимнен роман гомерен эзләнү юлында уздыру үзенчәлекле тема билгеләргә һәм проблемалар куярга ярдәм иткән Дөньяның өч катламындагы кануннар белән танышканнан сон. Хәлимнен янадан Юлга аяк басуы исә укучы фикер-хыялын геройның шуннан соңгы тормышын "уйлап бетерергә мәжбүр итә, төгәлләнмәгәнлек тәэсире тудыра Романда ин уңышлы, кызыклы образ, һичшиксез. Сания образы. Ул тагар әдәбиятында топ урыннарнын берсен алып торган архетип-корбанчылык сыйфаты беренчел булган Ак әби традицияләрен ләвам итеп язылган Акъәбиләр (Ә. Еники). Бибинур (А. Гыйләжев) карчыклар кебек үк. яшәүнең максатын бары тик балаларында күргән Ана өчен тормыш Хәлимнән башлана Хәлим белән төгәлләнә."Бала табуга Сания, терекөмеш кебек җитез, дәртле хатын, ки нот кенә сүрелеп-сүлләнләнеп кала". "Хәлименә бөтен гомерен багышлады" Ана-бала мөнәсәбәтләре шулкадәр җылы һәм илаһи, бу җылылыкны бирү өчен язучы Ана тавышы. Ана күз яше. Ана кайгысы. Ана кулынын җылысы. Ана сөенече. Ана карашы кебек детальләрне бик оста файдалана: “Сабый өчен бигрәк тә үз анасының тавышы якын Газиз, илаһи бер көй кебек Бер мәлдә Хәлим үзенең ирен читендә бер дым сизде. Ниндидер тохты бер тамчы шулкадәр көчле-куәтле иде. Хәлим шундук күхтәрен шар ачып җибәрде "Аның янында ап-ак чәчле, йөзләрен кат-кат җыерчык баскан, күп елаудан күзләре шешенеп беткән, күзе коесының төбенә үк төшеп киткән, йөзенең һәр күзәнәгеннән ниндидер олы авыртыну бөреп торган бер карчык утыра иле "Аның күзләрендә сызылып яткан гаҗәеп матур, сихри бер яктылыкны, нур бөртеген күрмәү мөмкин түгел. Бу—баласының табылу сөенеченнән әле яна гына кабынган күнел яктылыгы, бәхет нуры иде" Ана баласының бер генә эш-гамәлен дә шик астына алмый, аңа акыл өйрәтми, каршы килми. Саниянен һәр сүзе-җөмләсе, һәр хәрәкәте олы ярату хакында сөйләп тора Тагар әдәбиятында билгеле алым ананың сукыраюын да язучы үзенчә аңлата. Мәгълүм ки. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф’ында Ягъкубнын яки Муса Җәлилнең "Ана бэйрэме’ндэ Ананың сукыраюы да бала кайгысы белән бәйләнгән. Ләкин Г. Гыйльманов тагын да тәэсирлерәк юл таба Ананын күзлөре-улы өчен корбан." Менә гомерем, менә кулларым-улым өчен юмерем дә. кулларым да жәл түгел, телисеңме, менә-күхтәрем Якты дөньяны күрүдән мәхрүм итсәң ит. тик улымны гына саклый күр берүк и Раббым дип Аллага ялварган Сания, чынлап та. сукырая Майя дәвалап күзле иткән ананын әсәр ахырында яңадан күрми башлавы исә тәэсирделекне шулкадәр көчәйтә, шушы ноктада Ана һәм Бала мәхәббәте Егет—Кыз. Ир-Хатын мәхәббәтеннән көчлерәк һәм тирәнрәк булып текла башлый: “Ул әнкәсенең У’лы-ы-ым дин ачыргаланып, көяләнеп кычкыруын да. шушы инрәүле тавыш белән бергә күзләреннән якты донья сурәтенең юыла баруын да белерлек түгел иде Сания белән Хәлим мөнәсәбәтләре сызыгы ана корбанчылыгының баланы яклаучы, саклаучы булуын раслауга хезмәт итә. Постмодернизм әдәбиятында "җемелдәүче эстетика" тигән төшенчә оар Ярдәмче геройларын иҗат игү барышында язучы нәкъ менә шушы алымны куллана һәм геройларның да тулы характер булуына ирешә “Җемелдәү"—укучының мәдәни хәтерендәге мәгълүматлар хисабына яңа мәгънәләр барлыкка килү ул. Бу вакытта романдагы тышчасы аркылы геройда әдәби “генотип” яки архетип күренә башлый Мәсәлән, шушы алым эпизодик образ-йөнтәс атлы картны ярдәмче образ дәрәжәсенә күтәрергә ярдәм итә Чөнки картның икенче "ягы”—Хозыр Ильяс булуы. Динимифологик образдагы төп сыйфатларны "биреп”, Хәлимнән “танытканнан” сон, әлеге карт белән соңгы очрашуда язучы анын “хыялый" түгел, "чын” булуын искәртеп, болай ди:“Безнен заманның Хозыр-Ильясы ахры ул" Җемелдәү монын белән төгәлләнми Хозыр-Ильясның романда тагын бер “игезәге" бар: Ак бабай. Шул рәвешле, көзгеле композиция алымы ярдәмендә образ дәвамчанлык таба. Хәлимне бала чагыннан романдагы соңгы күренешкә кадәр озата баручы, аңа ярдәмче-терәк өлкән ир-егет булып аңлашыла. Мондый алым әсәрдәге башка образларны сурәтләгәндә дә кулланыла. Майя исеме Яшәү Алласы, гомер бирүче алиһә мәгънәсенә ия. Нәфисәнең игезәге булуы исә яна фәлсәфи уйлануга этәрә. Кешедәге ике башлангыч: Ак һәм Кара. Яшәү һәм Үлем. Изгелек һәм Явызлык хакындагы искәртү төсендә төп идеягә килеп кушыла. “Җемелдәү” мәгънәне тирәнәйтү белән чикләнми. Әйбер, интерьер, табигать сурәтләре дәрәҗәсендә ул каршылыкны көчәйтү өчен кирәк. Албастылар утарындагы каралык—Хәлимнәр өендәге аклык, әбиләр сихеренең чирканыч, Мәймүнә карчык сихеренең мавыктыргыч булуы, Сания әзерләгән ашлар-албастылардагы ризык, урман һәм басу рәсеме-бар да сюжеттагы Ак һәм Караны аеруга ярдәм итә. Әсәрдәге төп төсләр булган Ак—Кара да көзгеле композиция нәтиҗәсендә яна мәгънә тудыра, башта ак фонда—кара, кара җирлектә ак яхшырак күренсә, аннары ак—карага, кара—акка әверелә. Бу процесс, хәтта, ырым такмагы дәрәҗәсендә дә кабатлана: Ак таш күк ташны яба, күк таш кара ташны яба. Шулай әсәрнең төрле элементлары арасында бөтенлек туа Әйтергә кирәк, имләү-өшкерү өлешләре бер тын белән укыла, аерым берләре ниндидер мәҗүси шигырьләр кебек дулкынландыра. Әсәрдә күңел сизү— интуициянең ролен югары күтәрүче күренешләр күп. Мәсәлән, Хәлим белән әтисенең бер-бсрсен тануы, Саниянен Хәлимгә авырлык килгән чакларны тоеп борчылуы, әнисе үлгән баланын бертуктамый елавы һ.б Гомумән, әсәрнен геройлары шәхси гомер юллары буйлап күңеле кушканга ияреп, үз җанын тынлап бара кебек. Нәтиҗәдә, мифологик материалның зурлыгы, анын сөйләшүләрдә, уйлануларда, курку-шатлыкларда һәрчак күрсәтелүе вакыт чикләрен киңәйтеп җибәрә. Шушы вакыйгаларны мен елга артка чигереп карыйсы килә, кешеләр мәҗүси заманнарда шулайрак: албастыларга әверелүчеләр аерым яшәгәннәр. Ак һәм Кара бергә кушылмаган төсле тоела башлый. һәм киресенчә, авыл тормышында колхоз-совхоз атрибутлары булмау вакытны алга "йөгертә”, билгесез киләчәк кебек конкретлаштыра. Вакытның "җемелдәвенә" ирешкән язучы бу юл белән дә укучыны уйга сала. Үткән— Бүген-Киләчәкне бер җепкә тезә Әсәрнен җиңел укылуы, яратылуы, әлбәттә, тел белән бәйле. Эчтәлек, эчке мәгънә катламына үгеп кергәнче, анын хикәяләү рәвеше игътибарны җәлеп итә. “Албастылар" бу яктан бик оста уйланылган Әсәрнең беренче җөмләләре ак шигырь кебек укыла: "Июль ахыры Челлә күзе. Олы юл Урман аланнарына керә—керә бормаланып сузылган бу таш юл, очы-кырые булмаган мари урманнарын урталай кисеп, алга йөгерә дә йөгерә. Барасы җир күп калмадымы әле, дигән кебек, ул ара-тирә үр калкулыкларга килеп менә, биегрәк таулар очраса, хәл— егәрен юкка сарыф итмәс өчен, иренмичә әйләнеп уза. Мари урманнарының шомлы көе һич куркытмый аны . " Шушы стиль, вакыт-вакыт әсәргә әйләнеп кайтып, ана үрелеп бара. Ләкин әсәр бөтенләе белән шигъри, чиста әдәби телдә язылып, персонажлар сөйләме, уй-фикерен җиткергәндә дә, хикәяләүче аңлатмаларыңда да шул шигърилекне сакларга омтыла. Кабатлауларның күплеге дә әсәрдә ритм тудыручы бер алымга әверелгән. Тәэсирлелеккә ирешүдә исә язучының төп коралыэпитетлар. Шулар ярдәмендә язучы күпсөйләмле әсәрне бер өслүбкә җыя алган. Әсәрдә уйланып бетмәгән, эшләнеп җитмәгән кебек тәэсир калдыра торган урыннар да бар. Кушйөрәкле Чәнти язмышы шундыйлардан. Югалганга кадәр һәм Хәлим албастыларга килгәннән сонгы тормышы шактый ачык күзалланса да. ике арадагы унсигез еллап гомер сызыгы караңгыда кала. Бу махсус рәвештә, Хәлимнең рухи ныклыгын күрсәтү өчен төшереп калдырылганмы. мәхәббәтнең көчен раслый.мы-әлеге гөманнарны дәлилләрлек сүз-жөмләләр яки билге-символлар юк әсәрдә Икенче әпәнен кемлеге дә ачыкланмыйча кала Моннан тыш. Кушйөрәкле Чәнти һәм Хәлим язмышын чагыштыру язучы башлап тәкъдим иткән бер канунны—"Хис кешенен Рухын йомшарта, аны көчсез итә' дигән кагыйдәне кире кага. Мәхәббәт хисе һәм Маиянын йогынтысы Хәлимнен акылын саклый. “Минем белән аралашкан чакта сина йоккан сихер, зәхмәт кими башлый .—ди ул егеткә. Нәкъ менә мәхәббәтләре албасты карчыкларны жинәргә ярдәм итә Бу очракта хис кешенен Рухын ныгыта, кешелеклелеген сакларга булыша. Кушйөрәкле Чәнтигә, сөйгәне Кампәрледә калган ир-егеткә, күрәсен. мәхәббәткә тин күренеш белән очрашу насыйп булмый Язманың башында ук әсәрнен жанрын роман буларак билгеләгән идек. Язучы үз әсәрен “хыялый кыйсса" дип атаган, журналнын русча аңлатмасында ул фантастик повесть кебек тәкъдим ителә Ләкин әсәр романда табылырга тиеш барлык сыйфатларга ия һәм биредә хыялыйлык әдәби алым төсендә, постмодернистик әдәбиятның бер сыйфаты булып алга баса. Чөнки бу әдәбият чынбарлыкны кабат тергезү максаты белән түгел, бәлки яна чынбарлык төзү— модельләштерү өчен языла. Шуңа да мондый әсәрләр төрле укучы тарафыннан үзенчәлекле “укылу"—анланылу сәләтенә ия. Безнең романга биргән бәябез дә укылышның бер варианты-интерпретация генә булып кабул ителсен иде Укылыш барышында татар постмодернизм әдәбиятына хас сыйфат - үзенчәлекләрне билгеләү омтылышы ясалды. Чөнки шушы билгеләр яктылыгыңда “Албастылар"га кадәр язылган әсәрләрне дә күзәтеп узарга, тагар әдәбиятыңдагы яна катламга тулаем бәя бирергә була. Ә инде язылачак .әсәрләрне интерпретацияләү хәзер аерып чыгарылган сыйфатларны табудан башлана ала, "Албастылар"ның үзенчәлекле сыйфатлары дигәндә, нәрсәләрне күзлә тотабыз соң? 1. Бер әсәр чикләрендә төрле әдәби-тарихи реалистик, мифологик, символизм традицияләренең очрашуы, берләшүе Ләкин мәдәни синтез моның белән чикләнми Яшәеш фәлсәфәсе кысаларыңда табигать һәм кеше (натурфилософия), дин. галәм фәлсәфәсенең кисешүе күзәтелә Мондый төрлелек Яшәеш моделен тудырырга ярдәм итә дә инде 2. Конструктивизм-яна чынбарлык уйлап табу, язучы һәм әсәр чынбарлыгының аерып куелган булуы. Ул әсәрне төрле әзерлектәге укучыга тәкъдим игәргә, һәр укучы өчен аерым эчтәлек тудырырга мөмкинлек ача 3. Кодлаштыру, шулар ярдәмендә автор хакыйкатен, әсәр чынбарлыгы хакыйкатен, фәлсәфимәдәни хакыйкатьне укучыга тапшыру 4. "Җемелдәүче" эстетика, ягъни образларның тышкы кабыгы аша башка, билгеле генотипларны күрсәтү Бу өлкәдә автор шәхси ижат алымы таба "җемелдәүче" геройларының әсәр эчендә игезәген урнаштыра. көзгеле композициядән файдалана 5. Бишенче сыйфатны татар постмодернистик әдәбиятының милли үзенчәлеге итеп билгеләргә кирәк Татар модернистик әдәбияты кебек үк. постмодернистик әсәрләр дә. рус яки Европа әдәбиятындагы мондый алымнардан аермалы буларак, лириклыкка омтылалар Шуңа ирешү өчен башка халыклардагы мондый тип әсәрләрдәгечә метафорик сурәт түгел, бәлки эпитетлар һәм детальләштерү алгы планга чыга Галимнәр фнкеренчә. постмодернистик әсәрләрнең милли үзенчәлеге иң беренче чиратта сөйләмдә чагыла. Бу яктан, бүген үзе хакында хәбәр итүче постмодернизм әдәбияты белән XX Йөз башында формалаша башлап оныттырылган. күздән югалтылган модернистик әдәбият арасындагы уртаклык прозадагы көчле лириклык, шигърилек белән дә билгеләнә