Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЧИТ ҖИРЛӘРГӘ ЙӨРЕП ГЫЙБРӘТ АЛ...»

КҮП ТАПКЫРЛАР күрергә туры килде миңа Мисыр иленең шәһәрләрен Хәтердә ки Искәндәрия шәһәрен аркылыга-буйга гизеп, хисапсыз күп гүзәл бакчаларын һәм сарайларын карап чыкканым булды Сүәеш каналы аша үткәндә кәрванга җыелган корабларның үтүен көтеп, Порт-Сәгыйтьтө чиратта торасың... Ул портның үзендә йөк төягән чакларда, әзгә генә кереп чыккан мәлләр дә булды Шуңа өстәп, Исмәгыйлия. Тәүфыйкъ, Сүәеш, Күсөер, Думьят, Мерса-Матрух портлары хәтергә килә Мисыр илен яратмыйлар иде совет диңгезчеләре. Беренчедән, урыста мөселман динен тотучыларга һәм кара тутлы битле кешеләргә карата хаста-хорафат—ксенофобия яши. Шәхесләрдә, фикер ияләрендә, чын зыялыларда түгел, гавамны тәшкил иткән кара халыкта. Чү! «Гавам- «кара халык» дип әйттем дә уйга калдым Бик катлаулы аның нинди бәндәләрдән торганлыгын аңлату. Ә инде бу катламның рәсми коткыпропагандага бик тиз җайлашуын исбат итүе бер дө катлаулы түгел. Бу мәсьәләнең асылында тамак гаме ята. Башка мөмкинлек булмагач, шулай яшәүгә күнегелгән. Яшерә алмыйм, диңгезчелекнең беренче елларында гарәби мөселман дөньясына мин дө өлкән абзыкайлар күзе белән карап йөргәнмендер Дөрес, балачактан башлап, чәчемне кырып алып солдатлыкка алып киткәнгә кадәр мин гаиләмдә -Йосыф китабы» моңында, әниемнең көндәлек намазы, әтиемнең бәйрәм намазлары тәэсирендә яшәдем Менә шушы канга һәм күзәнәкләргә сеңгән шифа миңа үз кыйбла- мөсләгемне саклап калырга мөмкинлек биргәндер, күрәсең. Диңгез порты тирәсендә шытып үскән шәһәрләрдә, нинди генә кыйтгада нинди генә илдә булуларына карамастан, даими уртаклык бар. Баштарак мин моны аңлап җиткермәгән идем әле. Әйтик, гарәпләрнең -әле яңа гына агач башыннан төшеп, җирдә яши башлаган маймыл табигатле, коерыклы» булуларына ышанып бетмәсем дө. ул чакта карагруһ (ксенофобик) дәлилне инкяр итәрлек күзәтүләр, фактлар тупланмаган иде минем җанда. Бер мәлне без Мисырга корал «ЧИТ ҖИРЛӘРГӘ ЙӨРЕП ГЫЙБРӘТ АЛ...»109 ташыдык Чимал, товар ташу белән корал ташуның аермасы шуннан гыйбарәт иде корал төяп килгән корабларны хәрбиләр каршы алалар Йөк бушату, йөк төятү эшләре белән җитәкчелек итү дә алар кулында Шуңа өстәп әйтим, алар абруйлырак, баерак; корабның экипажына ярдәм итү, аның гозерләрен үтәүдә дә хәрбиләр сәүдәгәрләрдән юмартрак иделәр. Корал төяп килгән чакларда шәһәрдә йөрергә. Мисырның башкаласы Каһирәгә барырга хәрбиләр безгә автобус бирәләр Гади диңгезче тарихи һәйкәлләрне сәнгать шедеврларын, аның үз теле белән әйткәндә, «в гробу видел» Беренче класслы матроска (эйбл боудид) 110 сум. икенче класслыга 95 сум һәм чит илләрдә йөргәндә шул акчаның 3,5 процентын валютага алыштырып түлиләр иде. Матрослар йөк бушатканда, чит ил вәкиле белән берлектә, трюмнан чыгарылып портка бушаткан товарны санап торалар Шул чакта чит ил вәкиле еш кына матросның аена (күп илләрдә атнага һәм елга) күпме эш хакы алганлыгын сорый торган иде Мескен матрос визасын ачтырыр өчен андый мөгьлүматне бирмәм дип ант итеп, антын имзасы белән беркеткәнен дә белә.—әмма адәм баласы нәрсә әйтсәң дә бары тик кеше генә бит,—ихтыярсыз әйтеп ташлыйлар иде бахырлар һәм үзе белән товар санаучы (диңгезчеләр телендә—«тальман») чит ил кешесен һуштан язарга мәҗбүр итәләр иде «Бер көнгә шулай түлиләрме?»—дип сорыйлар иде чит ил кешеләре ышана алмыйча Тукта әле. мин бит Мисырга йөрү турында язарга керешкән идем ләбаса. Корал төяп Искөндөрия портына килгән саен без. автобуска утырып. Каһирәгә бара идек. Мескен гади диңгезче Мисырның башкаласында чүпрәк-чапрак Искөндөриядөгедөн арзанрактыр дип ышанып утыра иде автобуска. Аз акчага әйбер алу чиктән тыш катлаулы һәм газаплы эш бит ул. Каһирәдә әйбер кыйммәтрәк икәнлеген күрү белән диңгезчеләр тизрәк корабка кайту ягын карыйлар иде Ә мин инде аларны алдарга шактый шомарып беткән идем Әйтик, Италия портларында. Неапольда яки Венециядә торганда, мәсәлән, исең-акылың китәрлек музейларга алып барганда, бай экспонатлары арасына «җим итеп- куелган эротика, гыйффәт поясы белән ымсындырам Каһирәнең Милли музеена мариманнарны менә мондыйрак сүзләр белән кодалыйм «Беләсезме, егетләр, фиргавеннөрнең арба көпчәкләре алтыннан, ө бармакларына кигән йөзекләре тимердән ясалган. Кайчандыр шундый чүчмөклөр яшәгән бу җирдә-,—дим Һәм мондый -җимне» дә йоталар иде Укучы диңгезчеләрне тоташ шундыйлардан торган икән дип уйлый күрмәсен тагын Мариманнар арасында чын әдәбиятны чын сәнгатьне халтурадан аера белүчеләр процент ягыннан -җирдә яшәүчеләрдән- күбрәк тә булгандыр әле 1993 елны мин Мисырга һәм Төркиягә сәяхәт кылган язучылар төркеменә эләктем. Зур авырлык белән, билгеле Ике тапкыр исемлектән төшеп калганнан соң. Мәскөү язучылары оешмасын җитәкләүче якташым Вячеслав Шугаев ярдәмендә (авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең) Менә шул чакта мин Мисыр гарәпләре тормыш-көнкүрешенә дә Борынгы Мисыр сәнгатенә дә әдиплек позициясеннән карый алдым шикелле МОҢА КАДӘР мин СССР язучыларын корылтайларда. төрле конференция вакытларында, иҗат йортларында гына күзәткәнем бар иде Ниһаять мин менә аларны көндәлек ыгы-зыгыда -совоклык- тәрбиясе биләвеннән арына алмыйча чит илләрдә йөргәннәрдә күрәм Язучыларга бу төркемгә эләгү чиктән тыш катлаулы булса да. безнең группаның яртысы диярлек союз түрәләренең кода-кодачалары, әшнәләре мәҗлестәшләре иде Без бит әле һаман өлкән абзыкайлар милләтеннән булган язучыны кем булуына карамастан, үзебездән, татар әдипләреннән өстенрәк куюдан ни кадәр тырышсак та арына алмыйбыз Әмма татар язучыларының бер бәхәссез өстенлекләре барлыгын да аңладым мин шул турйөрүдө: без өлкән абзыкайларыбыздан тыйнаграк та, әдиплерәк тә икәнбез Арабызда паханнар, гомер буе «халява» эзләп йөрүчеләр булуына карамастан. Дөрес, урысларның да барысын да шаталак дисәк зур ялгышлык булыр иде Мәсәлән, миңа Борис Екимовның үзен-үзе ничек тотуы ошады Башка язучылар әле йокы симертәләр. Ә ул таң белән чыгып китә дә гарәп дөньясының уянып хәрәкәткә килә башлавын күзәтеп йөри. Ят гореф-гадәткә юлыкканда чиктән тыш сак, белгәнрөк кешеләр белән киңәшеп кенә хәрәкәт итә Язучы-герой, беренче космонавтларга сабак биргән яһүд Марк Галлай да шулайрак. Ул чакта гарәпләр белән яһүдлөр арасы чиктән тыш киеренке иде. Ул киеренкелек әле һаман да асылда сүрелә, йомшара алмый Шуңа карамастан, күпме күзәтеп тә мин шул мөхтәрәм язучының гарәпләргә карата бер генә кырын каравын да сизмәдем Ә бит совет язучыларыннан гарәпләрне мыскыллаучылар, үзләреннән тозлы кәбестә һәм көмешкә исе укшыткыч дәрәҗәдә аңкып торуына карамастан, шәркыйлыкны. мөселманлыкны мыскыл итүчеләр аяк атлаган саен диярлек очрап торды. Нил ярына бәйләп куелган кораб эченә урнашкан «Гомөр Хәйям» дигән төнге клубта тән уйнатып биюне карап эротик җырларны тыңлап утырабыз шулай «Наш современник» журналының әдәбият бүлеге мөдире Александр Сегень өстәл астына качырып чөмергән аракы парлары белән сөремләнгәннән соң кычкырып җибәрде: «Урыс кешесе кайда гына булмасын, ниләр генә күрмәсен, катгый рәвештә «Боже, царя храни» җырын җырларга тиеш» Һәм урыс патриоты абына- сөртенө җырны акыра башлады Сегеньга бүгенге көндә Горький исемендәге әдәбият институтының ректоры (минем сабакташым) Сергей Есин, Константин Ковалев һәм тагын берничә патриот кушылды Гарәпләр бу хайванлыкны күрмәделәр дә. ишетмәделәр дә шикелле. Исерекләр җырлап бетергәч, концерт дәвам итте. МИСЫР пирамидалары. Борынгы Мисыр сәнгате турында язылган китапларны бергә җыеп өйсәң, тагын бер пирамида хасил булыр иде. мөгаен Шуңа күрә, мин яңа сүз. яңа фикер әйтә алырмын дип өметләнмим Әмма бары тик шуны искәртәсем килә без. татарлар, нигә Мисыр чынбарлыгын, аның культурасын, рухиятен башка халыклардан бигрәк тә насарилардан. үзгәрәк кабул итәбез, икенче төрлерәк аңлыйбыз соң?! Минем менә шушы мәсьәләне ачыклыйсым килә. Көчем җитәрме, юкмы—әйтә алмыйм... Мисыр җирендә йөрүче күп төрле туристлар төркемендә аң- белемгө омтылучылар саны. Европа туристлары белән чагыштырганда, күбрәк икәнлеген без Марк Галлай белән фикер алышканда ачыкладык Димәк, турист халкын Европаның көндәлек тормышы, аның яшәү шартларының шактый югары сыйфатлы булуы ымсындырып чакырса, гарәп илләрен күрергә теләүчеләрне күбрәк тарихи һәйкәлләр, урта гасыр культурасы һәм шәрекъ экзотикасы кызыксындыра. Мәсәлән, Мисыр пирамидаларын караудан туеп булмый шикелле. Беренчедән, алар тетрәндерәләр, ерак гасырлар, киләчәк кеше язмышы һәм адәм баласының сарыф ителгән көч-куәте турында тирәнрәк, тәэсирлерәк уйланырга мәҗбүр итәләр Шушы илаһи корылмалар белән Борынгы грек галимнәре. Геродотлар чорында ук башланып киткән кызыксыну әле һаман да булса дәвам итә (Тамак ялы. бигрәк тә власть гаме белән яшәүчеләр турында сүз бармый әлбәттә) Адәм баласы сәнгать әсәрләре янында үзенең яшәеше, кешелек вазифасының асылы турында кыбырсый башлый Күп очракта аңлап та бетерә алмый ул үзенең уйлануларының төп сәбәбен, чөнки бу процесс күңел түрендә акылга да. тормыш кагыйдәләренә дә. хәтта ихтыярның үзенә дә буйсынмыйча, кагылмыйча хәрәкәткә килә. Мондый тойгыларның нилектән уянуын, бәлки, психофизиология кагыйдәләренә таянып кына аңлатырга була торгандыр? Гадиләштереп әйткәндә, без көзгедән үзебезнең тышкы кыяфәтебезне ничек күрә алсак чын сәнгать әсәрләрен караганда да күңел тирәнлегендә пыскып яткан кичерешләребезне әнә шулай тоя алабыз. БУ СҮЗНЕ кабатлап торуның кирәге дә юктыр, бәлкем Әмма әйтергә мөҗбүрмен татар зыялылары өчен бүгенге көндә иң мөһим иң мотлак мәсьәлә—рухи ирек яулау Дүрт ярым гасыр җаныбызны таптап торган дагалы итек астыннан чыгып имгәнүләрдән арыну дәвалану үз мохитыбызны табып, үз һавабызны сулап туган туфракны аяк белән генә түгел җан белән дә тоеп яшәү—бу безнең асыл кыйблабыз Казаныбызның Милли мәдәни үзәгендә үткәрелгән күргәзмәләрне зур кызыксыну белән карап йөрим Татар рәссамнәренең әсәрләрендә Пикассоның, Шагалның, француз импрессионистларының тагын әллә кемнәренең, әллә нинди юнәлешләрнең йогынтысын күрергә була Татар Сөнгатендә эзләнү чоры бара Куркытмый мине яшь рәссамнөрнең урыс сәнгате золымы аша атлап чыгып. Европада эзләнеп йөрүләре Чын талант, ө инде даһи турында сүз дә бармый кемнән генә үрнәк алып эшләмәсен, кемне генә күчереп ясамасын җитлеккәннән соң барыбер үз юлын, үз иҗатын табачак Әдәбиятта да, сөнгаттө дә, гомумән, рухият өлкәсендә без бары тик бер нәрсәдән куркырга тиешбез Хакимият утырткан җитәкчелеккә тулысынча буйсынып ул нәрсә кушса, шуны эшләп, ул нинди таләп куйса, шуны кабул итеп «кара алагайлыкны» дәвам итүдән Рухи азатлык яртылаш кына хәтта туксан тугыз процентлы гына була алмый Ул нәкъ әхлак кануны шикелле, йә бар, яисә юк Бала бит ана карынында яралганнан соң тулысынча туа. Башта аягы, аннан соң кулы, бераздан соң башы «туган» бала турында кемнең ишеткәне бар? Рухи азатлык та минемчә, нәкъ шулай туа. Туып аякка баскач, бигрәк тә тәпи йөри башлагач, без, татар зыялылары, империя казематында яшәвебезгә карамастан, үз һавабыздан сулыш алып берберебезгә комачаулык китермичә сынык өчен көрәшмичә яши башлаячакбыз Империя шартларында адәм Чшырның VU.4I 41 ЧЛ1Н сфинкс шры баласыннан чиновник һәм солдат тәрбиялиләр Бары тик чиновник һәм солдат кирәк Мәскәүгә. Һәм шушы кирәклек шулкадәр көчле ки, солдат һәм чиновник булырга теләмәүчеләр властьның иң каты дошманы Чын художник, хәтта җаны-тәне белән тырышса да. солдат та чиновник та була алмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә бу һөнәрне, рәссамлык вазифасын ирекле итеп яраткан. Һәм иҗатның җитлеккән җимешләрен бары тик иреклеге генә бирә. МИСЫР СӘНГАТЕН өйрәнүче галимнәрнең күпчелеге диярлек пирамидалар, андагы барлык корылмалар, шул исәптән хәтта сыннар да чиксез зур күләм тәэсирендә адәм баласын шомландыра, куркыта дип исбатлыйлар Белмим, бәлки чыннан да шулайдыр? Пирамидалар, фиргавен сыннары, аларның дөрбәләре берничә мең елга сузылган тәрәкъкыят тарихында иң зур, иң күләмле корылма һәм сәнгать әсәрләре булып кала килделәр. Фиргавеннәрнең үзләрен Алла итеп тоюлары, Алла булып кыланулары да, Мисыр җирендә яшәүче XXI гасыр кешесе өчен, кирәксез тоелган һәйкәлләрне салу өчен дистәләгән буынның йөз меңләгән вәкилләрен корбан итүләре дә дөрес бит. Борынгы Мисыр һәйкәлләрен караганда, мин аларны тиранлыкны мәңгеләштерү өчен куелган һәйкәлләр. Ленин. Сталин. Наполеон, Мао. Франко. Саддам Хөсәен. Чаушеску шикеллеләрнең сыннары, алардан калган корылмалар белән чагыштырып йөрдем Фиргавеннөр күп гасырлар буе династик фиргавен токымыннан яралганнар, халыктан еракта, яшерен, Аллаларча яшәп килгәннәр. Аларга хәтта гади кызга өйләнергә дә рөхсәт ителмәгән. Алар үзләренең сеңелләренә өйләнә торган булганнар. Чыннан да фиргавен сыннарыннан өстенлек һәм власть көче генә түгел, бөеклек һәм чиктән тыш тәэсирле зыялылык (благородство), олпатлык бөркелеп торган. Телисеңмечокмы. син фиргавеннең үзеңнән өстен икәнлеген һәм шул өстенлекнең асылында хакимият дилбегәсе генә түгел, рухи яктан да. нәсел, кан сыйфаты буенча да бу шәхеснең синнән өстен икәнлегенә инанырга мәҗбүрсең. Шунысы әһәмиятле, фиргавеннең өстенлеген тою мине түбәнсетми, киресенчә, минем дә адәм затыннан булуымны, әгәр туган җирем империя коллыгына юлыгып, халкым колониаль шартларда яшәмәгән булса, бездә дә фиргавеннәргө тиң шәхеслек масштабы булуы мөмкин икәнлеген аңлый башлыйсың. Чыннан да. Борынгы Мисыр сәнгате мең елларга сузылган камилләшүендә фиргавенне фиргавен, игенчене игенче, колны кол итеп сурәтләргә ирешә алган. Сурәтләү сыйфаты шундый дәрәҗәдә, әгәр син Борынгы Мисыр сөнгатькяре ясаган кулны гына очратасың икән, аның кол кулымы, әллә фиргавеннекеме икәнлеген шунда ук аера аласың. Мине иң нык тетрәндергәне шул булды. Борынгы Мисыр коллары да безнең шикелле туганнан алып үлгәнче гел буйсынып, гел боерык үтәп, туктаусыз теге өстәге (аларда—фиргавен, бездә—Мәскөү) хакими аяусыз көчтән куркып яшәгәннәр. Алар да куркып яшәүләрен аңламыйча, бары тик күңелләре, күзәнәкләре белән хокуксызлыкларын тоеп көн күргәннәр булса кирәк? Пирамидалар күтәргән, таштан сыннар юнган Борынгы Мисыр колларының мирасына озак карап йөри торгач, аларның күз карашларындагы өметнең, киләчәккә инануның бездөгедөн көчлерәк, ышанычлырак икәнлеген ачык тойгандай булдым мин. Бәлки аларга да озакламый коммунизмда яши башларсыз, сез бүгенгелек өчен түгел, шул коммунизмдагы зур. тоташ бәхет өчен яшисез дип ышандыра алганнардыр? Һәм мисыр колларының коммунизмы безнекеннән якынрак, ышанычлырак булгандыр? Ниһаять, шушы турыда уйлап йөри торгач, мин төшендем кол буларак, борынгы мисырлылар коммунизм уйдырмасына түгел, үлгәч фиргавеннәр шикелле җәннәт рәхәтлегендә яшөячәкләренө инанып йөргәннәр булса кирәк. Шул инану сурәтләнеп калган колларның кыяфәтендә Безнең коллык башка шартларда тормышка ашырылып торды Безне диннән биздерделәр Динсез калгач, өметсезлек шул кадәр көчәйде ки. бу хәл түзә алмас дәрәҗәгә җитте. Һәм нишләдек соң без? Күпчелек котылу чарасын аракыдан тапты Башкача ничек аңлатырга бүгенге көндәге глобаль сәрхушлекне’’ Белөм. минем бу фикерем белән килешүчеләр күп булмас Безне бит иректән генә түгел, ирек турында хыялланудан нигә ирексез икәнлегебез турында уйланудан да биздерделәр Стереотипка буйсынып яшәү күпкә гадирәк һәм җиңелрәк Башкалар нишли—син дә шулай эшлә Башкалар нәрсә уйлый—син дә шуны уйла Безгә алмашка яңа буын килә Алар арасында да язучылар, сәнгатькярләр булырга тиеш Һәм алар безнең ялгышлыкны кабатламаска тиешләр Әгәр киләчәк буын каршындагы җаваплылык булмаса. бу турыда баш ватуның кирәге дә калмас иде... ТАТАР ТҮРӘЛӘРЕ, Аллага шөкер, чит илләргә чыгып йөри башладылар Әз булса да татар байлары да. ал арга карап, безнең чорда җитмеш җиде йозакка бикләнгән чикне атлап чыккалыйлар Нинди генә авыр шартларда, акчасызлыкта, хәерчелектә яшәмәсеннәр, килер бер көн. татар зыялылары да чит илләргә даими чыгып йөрерләр Егерме беренче гасыр безне бүленеп яшәүдән коткарачак Бүленеп яшәүнең сәбәбе шул, әлеге дә баягы, Мөскәүнең тоталитар хакимияте чит илләр белән безнең арага тимер пәрдә корып чикне чәнечкеле тимерчыбык белән өйләндереп алуында иде Хәзер инде тимер пәрдә дә юк, чик аша чыгу да җиңеләйде шикелле Бу җиңеллек әле бары тик тышкы яктан гына Безнең аңыбыздагы, тәрбиябездәге тимер пәрдә, хакимият, -совоклык- кануннары әле һаман исән Шул күңелдәге богауларны бары тик югары сыйфатлы аң һәм чын белем генә юкка чыгара алыр дип ышанам мин Борынгы Мисыр сәнгате колбиләүчелек чорыннан калган Шулар хакында уйланып Каһирәдә йөргәндә, игенче фәллөх хуҗалыкларын караганда үзләрен шактый тәкәббер тоткан юлдашларым Карнакка килгәч ничектер югалып калдылар Гарәпләрне артта калган кара халык итеп тою җиңел иде Үзеңне башкалардан өстен кую, гомумән 8. .к У . л* н> наданлыктан, карашың чикләнгән булудан барлыкка килә булса кирәк. Чыннан да без Борынгы Мисырның башкаласы Феәа җиренә урнашкан гарәп авылы Карнакка янәшә безнең эрага кадәр ХҮ—XIII гасырларда салынган (моннан 3500 ел элек) Амон-Ра алласының гыйбадәтханәсенә якынлашу белән ничектер бәләкәйләнеп калдык Берберсенә якын утыртылган колонна-баганалар колачлап булмаслык юан, ә шул колонналарны үзара тоташтырып торучы антаблимент-матчалар калынлыгы һәм колонналарны каплаган сурәтле язу—иероглифләрнең тылсымы килеп өстәлгәч, чыннан да бу чорналышны ничек бәяләргә, аларның адәм баласы тарафыннан эшләнгәнлегенә ничек ышанырга белмичә катлаулы аптырашка юлыгасың Техника ярдәмендә эшләнгән корылмаларга без инде күнеккәнбез. Машина һәр очракта кешедән көчлерәк. Ул тимердән ясалган Аның җаны, тойгылары юк. Ул армый-талмый эш башкара ала. әгәр аның эшен адәм баласы җайга салып, юнәлтеп торса. Ә бит Карнактагы гыйбадәтханәне кул көче белән салганнар. Күпме көч, күпме осталык, күпме түземлек кирәк булгандыр бу кадәр зур. даһи эшне башкарыр өчен? Шушы күз белән дә колачлап булмаслык ташларны юнып эшкәрткәндә, аларны шомартканда һәм сурәтле язулар белән каплаганда кояш нәкъ бүгенгечә рәхимсез кыздырып торгандыр? Кайлардан. ничек ташыганнар бу ташларны? Мондый үзара пропорциональ тигезлекне саклап, ташларны урнаштыру өчен тригонометрия кагыйдәләрен белергә кирәк булгандыр? Без бүгенгедән узган заманнар ягына ераклашкан саен адәм баласының наданлыгы зурая бара дип ышанырга күнеккәнбез Ә бит мондый корылманы башкарыр өчен математика, архитектура, сәнгать, эш оештыру, табигатьне аңлый белү гыйлемнәре генә дә өз булгандыр? Чыннан да Карнакта йөргәндә шомланып уйланырга, кешелек дөньясының гаҗәеп зур могҗизаларга сугарылган икәнлеген аңларга дәлилләр аяк атлаган саен очрап торды Тутмос Беренчегә куелган һәйкәл обелиск монолит каты таштан юнып эшкәртелгән, нигезеннән алып очына кадәр иероглифләр белән капланган иде Мисыр французларга, аннан соң инглизләргә буйсынып колониаль шартларда яшәгән чорда бу илдән күпме тарихи һәйкәлләрне ташып Европага кайтардылар Бу обелиск ничектер исән сакланган Ә бит Тутмос безнең эрага кадәр 1600 ел элек яшәгән Карап йөри торгач Амон-Ра гыйбадәтханәсеннән Нил елгасына төшә торган юлның ике ягына тезелеп сиңа таба карап утыручы сфинкслар янына килеп чыктык Адәм баласы белән арслан-киекне берләштерүдән, шушы ике җан иясенең көчгайрәтен, җегөрен, акылын, җитезлеген, матурлыгын бергә кушудан туган сфинкс сыны Татар зыялылары Петербургка йөрергә яраталар. Нева яры буенда Мисырдан кайтартылган ике таш сфинксны хәтерлим мин. Ә монда, гыйбадәтханә белән елга арасында сфинкслар саны, ялгышмасам. кырыкка якын шикелле Син шул таш могҗизаларга карап барасың, алар сине яннарыннан уздырып карап калалар Шушы өч мең ел ярым кояш астында пальма агачлары каплаган гарәп авылы янындагы серле сыннар яныннан узганда, тетрәнмәгән кеше булдымы икән тарихта? Әйттем бит. теге төнге клубта бию карап, җыр тыңлап утырганда карагруһлыклары тышка бөреп чыккан язучылар турында? Карнакта йөргәндә, алар да ничектер югалып калган иделәр Шундый бөек һәйкәлләр янында көндәлектәгечә сөйләшә башлыйсың да капылт кына тукталып каласың Безнең сүзләр көнкүрешне каплаган вакчыллыклар, адәм баласының теңкәсен әрнетеп торучы мохтаҗлыкларны сурәтләргә көйләнгәннәр. Дөньяда көндәлектә сирәк очрый торган илаһи күренешләр дә бар икән Шулар белән очрашканда син ирексездән. мәңгелек турында уйланып куярга мәҗбүр буласың. ӘЛЕ КҮПТӘН түгел генә Мәскәүнең символы саналган Останкино манарасы янды. Парижны хәтерләгәндә иң беренче булып искә төшүче Эйфель каланчасы, НьюЙоркка килгән корабларны каршы алучы маяк— Азатлык сыны бар Аларны очратканда син чыннан да үзеңнең бик тә бәләкәй икәнлегеңне тоеп бер тын карап торасың. Борынгы Мисыр һәйкәлләре янында син үзеңне башкачарак тоясың Һәйкәл куйган кешеләр юк кына түгел, аларның кем икәнлекләрен хәтерләве дә шактый читен. Мисырда хәзер гарәпләр, ислам динен тотучылар яши Һәм. ни гаҗәп, шул мәҗүсиләрдән калган мирас сын. рәсем сәнгате белән шөгыльләнмәүче гарәпләрнең тормышына тулысынча сеңеп, берләшкән генә түгел, әкренләп аларныкына әверелгән Борынгы мисырлылар үзләре дә бит Ибраһим пәйгамбәр токымына кушылып эреп беткәннәр Бәлки шуңа күрә сыннарны, дөрбә диварларына ясаган сурәтләрне караганда мохиттагы яшәеш уянып киткәндәй була, шул җанлану өч мең ярым ел элек кайнаган тормышка барып тоташа да шул ерак гасырларны тоя башлыйсың Шушы мәкаләне язар алдыннан өемдәге китапларым арасыннан Борынгы Мисыр сәнгатенә багышланган хезмәтләрне эзләп карадым Андый китаплар миндә юк булып чыкты Хәтердә калганнарга гына таянып язу чиктән тыш катлаулы. Бер башлагач туктыйсы килми Алар минем күңел күземә бик тирән җуелып калганнар, ялгышлык чыгудан курыксам да дәвам итәргә мәҗбүрмен Моннан бер ел элек Мәскәүнең Пушкин исемендәге музейда "Мөскөү-Берлин» дип аталган бер сәер күргәзмә булып алды Сталин чорында иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен Гитлер чорында тудырылган фашист сөнгатькярлөренеке белән парлап күрсәттеләр Совет чорында һәм бүгенге көн пропагандасында фашизмны бары тик сугыш һәм концлагерьлар аша гына яктырта килдек Без бит әле шушы көнгә кадәр фашистларны ерткыч итеп, кем булуларына карамастан. Сталин боерыгын үтәүчеләрне гуманистлар итеп күрсәттек һәм совет гаскәрләренең бары тик бер сыйфатын. Европаны фашизмнан коткаруын гына аңлата алдык Бу мәсьәләне сәнгать күпкә тирәнрәк һәм киңрәк яктырта ала икән Янәшә торган рәсемнәрнең, бергә бастырып куйган сыннарның кайсысы фашистларныкы икәнлеген, кайсы советныкы булуын аерып алу шактый катлаулы, күп очракта мөмкин дә түгел иде Нәкъ менә шушы канун бүгенге Чечня сугышын, андагы геноцидны аңларга ярдәмгә килә Зур сәнгать ялганлый алмый Сәнгатьне сәясәткә дә тоташтырып булмый, җир йөзендә адәм баласы сәнгать аша матурлыкның серен ачарга, гүзәллеккә сәнгать ярдәмендә ирешергә теләп яшәсә дә Борынгы Мисыр сәнгате ярдәмендә шушы хакыйкатьне аңлый башлыйсың Пирамидалар, фиргавен сыннары, аларның дөрба-йоклагычлары хакимлекнең көче, аның идарә итү мөмкинлегенең чиксезлеге турында киләчәк буыннарга сөйләргә тиеш булса да Борынгы Мисыр сәнгате сабыйларча самими, йомшак, назлы Дөрес, мисыр сөнгатькярлөре озак еллар, хәтта гасырлар буе камилләшкән катгый канунга буйсынып иҗат иткәннәр Шул канунны тудыручылар чиктән тыш даһи, искиткеч таләпчән булганнар, күрәсең, шул кагыйдә чикләренең биләмәләрендә иҗат итү рөссамнөрнең мөмкинлекләрен һич тө чикләмәгән, киресенчә шедевр тудырырга ярдәм генә иткән. Художник канунны бозмаска, аның таләпләреннән читкә чыкмаска тырышып эшләгәнлеген тоясың Борынгы Мисыр сәнгатен күзәткәндә Аның сурәтләү җегөре рәсемен, сынын җанландыруга, эчке рухи дөньяны тирәнрәк, киңрәк итеп тамашачыга ачып күрсәтергә җигелгән Бер үк алым, шул ук ракурс кабатланып тора шикелле беренче карашка. Ә шул кабатлану сине каткат матурлыкка, адәм баласының рухи байлыгын мөмкин кадәр тулырак күрергә, аңларга өнди Укучы хәтерли торгандыр, бүгенге көндә иң уңышлы эшләүче рөссамнөребезнең берсе Илдар Зариповның иҗатында ат рәсеме шактый еш кабатланып тора Илдарның аты уйчан, кәшәлекле һәм бүгенге техника золымыннан интегеп яшәүчеләргә кешелеклелек, шәфкатьлелек турында аңлата Менә шушы алым Борынгы Мисыр сәнгатендә чиктән тыш колачлы, кеше кыяфәтенең нинди бөек көч икәнлеген тамашачыга җиткерерлек дәрәҗәдә чагылып калган Борынгы Мисыр сөнгатькярләрөнең әсәрләре арасында фиргавен хатыны Нефертити сыны шактый киң таралган Аның сурәте рәсемнәрдә генә түгел, түшкә тага торган брошь, муенса сыйфатында да еш очрый Уйчан зур күзләр, хискә бирелүчеләрнекенә хас төз борын, матур ирен Тарих Нефертитинең яшьли үлүе турында сөйли. Нишләп соң өч мең ел ярым вакыт үтүгә карамастан, аны онытмаганнар? Нефертити әле бүген дә матурлыкның югары сыйфатлы өлгесе булып тора ала. Бу хатынның тышкы кыяфәтендә хатын-кызның мәңге югалмас эчке сыйфатлары, наз, аналарча бала язмышын кайгырту, апалар-сеңелләр якынлыгы— шуларның барысын чагылдыра алган борынгы мисыр сынчысы Рамзес Икенченең сыны безгә ирләрдәге асыл сыйфатларны җиткерә. Аның дүрт аргамак тарткан ике көпчәкле сугыш арбасына басып гексосларга каршы сугышуы, кайгыртучанлыгын, гайрәтен балкытып тәхеткә утыруы—боларның барысы да безнең чор рәссамнәре өчен үрнәк булуын югалтмый. Безнең чорның сәнгать белеме Европада туып, урыс галимнәре аша, һаман саега, хәлсезләнә барып татарларга килеп җиткән. Без үзләштергән сәнгать гыйлеменең үзәгендә насарилык философиясенә сугарылган евроцентризм посып ята. Шул гыйлемне үзләштергән очракта без телибезме-юкмы. үзебезне кыргый күчмә халыклардан, сөнгатьсезлектән чыккан, бары тик урыс мирасын һәм Европа культурасын үзләштергән очракта гына кыргыйлыктан, томаналыктан арынуга ирешә алырлык татар-монгол варислары булып кала киләбез. Борынгы Мисыр культурасы озак-озын гасырларга сузылган Кояш алласы Атонга табынудан, шуңа җырланган гимн тәэсирендә барлыкка килгән, камилләшкән һәм тәрәкъкыяттә очрамый торган зур уңышларга ирешкән Безнең тәңречелек чорыбыз, Күк һәм Җир алласы Тәңрегә табынып яшәгән чорыбыз, әгәр тирән анализ ясап карасаң, борынгы мисырлыларның омтылышын, безнең ерак бабаларыбызның сәнгате аларның сәнгатен хәтерләтә генә түгел, шушы ике культура арасында тирән уртаклык та бар. Татар рәссамнәре. сәнгать белгечләребез Борынгы Мисыр сәнгатен өйрәнү ягына таба борылсыннар һәм шуның ярдәмендә үзебезнең мирасыбызга мөрәҗәгать итсеннәр иде Аңлыйм, өндәү белән генә берни майтарып булмый. Уңышка ирешү өчен кемдер бу эшне башлап җибәрергә, үрнәк күрсәтергә тиештер? Үрнәк күрсәтүче безне озак көттермәс дип өметләнөм мин... Аыенофис II нең олуг сарайлар биләмисендә ӘЛЕГЕ СӘФӘР барышында гарәпләргә җирәнебрәк карап йөргән урыс совет язучылары Каһирәнең Милли дәүләт музеена кергәч югалып калдылар Дөрес, соңыннан монда тупланган сәнгать әсәрләренең гарәпләрнеке булмавы, музейның еәропалылар тарафыннан оештырылуы турындагы төрттерүләр үзеннән-үзе сүнде, тәэсир итә алмыйча югалды Луврны, Прадоны. Эрмитажны һәм Метрополитен музейларын күргән кешегә дә Борынгы Мисыр сәнгатенә багышланган Каһирә музее чиктән тыш зур, хисапка буйсынмау дәрәҗәсендә баи иде Этаждан этажга күчеп карап йөри торгач, тәмам югалып каласың. Хушбуй саклый торган савытлардан алып, хайван сыннары фиргавеннар руханилар, төрле дәрәҗәдәге түрә-чиновниклар коллар, осталар Асылташлар җемелдәве алтыннан койган, чүкеп эшләнгән экспонатларның иге-чиге юклыгы Мәрмәр, гранит, ниндидер безгә таныш булмаган төсле ярымасыл ташлар Борынгы мисырлыларның көндәлек тормышы сәнгатькә әверелеп туплана, саклана килгән шушы зур иркен залларга кереп урнашып, тамашачыларга яшәешнең чиктән тыш эчтәлекле, буыннарның алмашынып, яңарып торулары, бәхеткә омтылуның Атабыз Адәмнән алып шушы көнгә кадәр һәркем өчен дә уртак булуы, кеше гомере белән чагыштырганда байлыкның да. дан-шөһрөтнең дә, рәсми дәрәҗәнең дә бары тик көнкүреш эзләренә кунып кала торган тузанга тиң икәнлеген сөйли иде шул әлеге әйберләр Әгәр Каһирә музеена тупланган экспонатларны бүлеп, сыннарны бер музейга, көнкүреш әсбапларын икенчегә һәм шулай бүлгәләп аера башласаң, дистәләгән яңа музейлар ясарга булыр иде Һәм шунысы тетрәндерде мине Илленче елларның уртасында беренче тапкыр Мисыр җиренә мин аяк басканда гарәп халкы үз җирендә нәкъ безгә, татарларга охшап колониаль шартларда яши иде Байлык килмешәк колонизаторлар кулында Җирле халык хәтта аның зыялылары да культурадан •читләштерелгән Күпме ләгънәт никадәр янау, куркыту яңгырап торды гарәпләр үз җирләрендә табылган археологик хәзинәләрне чик аша чыгармый башлагач Гомер әкрен генә уза тора. Гарәпләр хәзер үз җирләренә, үз хәзинәләренә хуҗа булып яши башладылар Гарәп байларының, гарәп финансистларының исемнәре Европа һәм Америка байлары, финансистлары, хәтта гарәп галимнәренең исемнәре Европа галимнәренеке арасында күренүе табигый тоела башлады Инглиз принцессасы Диананың үлеме бөтен планетаны тетрәндерде Егерменче гасырның иң мәшһүр хатынының гарәп әл Файедны сайлавын без. мөселманнар, аңларга тырышырга тиеш идек. Элек колониаль бәйдә яшәгән халыклар ирекле тормыш кагыйдәләрен, аның шартларын үзләштерә башладылар Г арөплөр артыннан дөнья аренасына төрекләр чыгып килә. Бары тик без. Рәсөй кулы астында яшәүче колониаль халыклар гына әле һаман богауларыбызны өзә алмыйча интегәбез. Бала чактан алып. СССР таркалганчыга кадәр совет пропагандасы безгә колониализм тудырган коллыкка каршы көрәшүче милли азатлык хәрәкәте турында тукып торды Милли азатлык көрәшчеләрен без үлеп ярата һәм яклый идек ул чорда Соңгы елларда азатлык көрәше темасы юкка чыгуы ничектер сәер тоела Нишләп язмыйлар бу турыда9 Нигә Рәсөй совет чорындагы шикелле милли азатлык көрәшенә күтәрелгән халыкларны якламый башлады Киресенчә Рәсөй бөтен нәфрәтен, мәкерен милли азатлык көрәшен бууга, аны юкка чыгаруга юнәлтте Милли азатлык көрәше хәзер урыс телендә -халыкара террористлык» дип атала Җир йөзендәге иң кабахәт иң куркыныч нәрсә хәзер яңа исем белән халыкларның иреккә мөстәкыйльлеккә омтылуы санала башлады Һәм нигә Рәсөй азатлык көрәшенә каршы чыкты9 Көрәш мәйданы хәзер Рөсөйнең үз җире дип игълан ителгән колонияләрендә Бүгенге көндә без тапкан малны салым итеп җыеп, армиясен коралландырырга, азатлыкка каршы соңгы сулышына чаклы сугышырга әзер әле күптән түгел генә халыкларны колониализмга каршы көрәшергә өндәүче дәүләт Мөстәкыйльлек көрәшен без. татарлар, сәясәт юлы белән башкарырга тырышып карадык. Рәсәй—казарма. Бу дәүләтнең һәр кешесе солдат. Татар да солдат. Рәсәй өчен кан коярга, соңгы сулышына кадәр буйсынырга күнеккән Рәсәй солдаты. Бу юл безне куркытты. Көрәшнең иң ышанычлысы—хезмәт. белем, сәнгать юлы. Дөрес, без әле бу өлкәдә эшлибез, тырышабыз шикелле. Ачыкларга кирәк, без әле һаман да туган илебезнең мөстәкыйльлеге өчен чәнчә бармак очы хәтле эш тә майтара алмыйбыз. Без эшчән, эш тулысынча Рәсәй империясен саклау, аны ныгыту, колониаль халыкларны бәйдә тоту өчен башкарыла. Бу эштән баш тарту мөмкин түгел, яки башкача очракта без ачтан үләчәкбез. Ачка үлүдән курку безне империя файдасына, татар халкының мөстәкыйльлегенә, үзебезнең газиз иркебезгө каршы бил бөгәргә мәҗбүр итә. Менә шушы хакыйкатьне Борынгы Мисыр сәнгате белән танышканнан соң баш миең белән генә түгел, тойгыларың, җаның белән аңлый башлыйсың. Борынгы Мисыр сәнгатендә колбилөү хакыйкате, антимеханизмы сурәтләнеп калган Кабатлап әйтөм. Мисыр коллары бездән иреклерәк тә. бәхетлерәк тә булганнар Алар әле колбилөү хакыйкатеннән тыш башка хакыйкать барлыгын белмәгәннәр һәм үлгәннән соң нәкъ фиргавеннәрчә иректә, муллыкта бәхетле яши башлаячакларына тайпылгысыз инанып яшәгәннәр. Ә без. мескеннәр, җир йөзендә иректә, изелмичә, туган туфракларында үз дәүлөтчелеклөрендә яшәгән милләтләрне беләбез. Бу белү безнең нинди хәлдә булуыбызны ачыклый. Аннан соң безне динебездән яздырдылар, мең еллар камилләшеп килеп, канга сеңгән, күзәнәкләребезгә үтеп кергән гореф-гадәтләребезне, рухиятебезнең йорты, адәм баласы өчен баласыннан да газиз телкәебездән яздырдылар Борынгы Мисыр сәнгате күзне ачып менә шушы хакыйкатьне аңларга ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм мине шушы бөек сәнгатькә тәкъдиремне китереп тоташтырганы өчен ПОЕЗДГА УТЫРЫП Искәндәриядөн Каһирәгә кайтабыз. Без инде бүгенге Мисыр җирен Урта диңгез ярларыннан алып Судан чигенә, Нил елгасының югары агымына кадәр карап чыктык. Абу Сөмбел, Гиза, Карнак. Луксор һәм дистәләгән, йөзләгән башка вак шәһәрләрне, авылларны, чүлгә кара туфрак ташып, җир астыннан су чыгарып чүлне җәннәткә әверелдерүчеләрнең эшләрен күреп сокландык. Мисыр Израилгә каршы сугышта җиңелгәннән соң уйланырга, акыл ияләренең ми сырларын кыймылдатырга мәҗбүр булды. -Без сугышта җиңелдек. Бу инде бик аянычлы, бик тә мәсхәрәле нәрсә Ә җиңгән булсак, нәрсә эшләр идек?» Менә шушы сорауга дөрес җавап табу хөл итә булса кирәк дәүләтнең язмышын. Икенче бөтендөнья сугышында җиңелгән илләрнең—Германия. Италия, Япониянең мәсхәрәле хәлгә юлыкканнан соң аз гына вакыт үтүгә дөньядагы иң алдынгы, иң бай һәм алга киткән илләр рәтенә барып басулары турында күп язылды Әмма Рәсәй шартларында бу мәсьәләне ялгыш аңлыйлар һәм ялгыш яктырталар. Җиңелгәннән соң аларга башка юл калмады, бердәнбер дөрес гамәл— көне-төне икътисад өлкәсендә бил бөгү, кәҗә мае чыкканчы эшләү иде дип аңлатырга тырышалар урыс галимнәре. Эшкә тотынганчы бу илләрнең акыл ияләре сугыш турында, гомумән яшәү турында уйлый башладылар, философиягә мөрәҗәгать иттеләр Һәм аңладылар Җиңгән дәүләт көчәя, зурая, үзенә көчсезрөкләрне буйсындыра һәм бар көчен корал ясауга, зур гаскәр тотуга, агрессив сәясәткә исраф итеп яши башлый Менә шушы тайгак юл заманында галәмне дер селкетеп торган империяләрне юкка чыгарды Еракларга, тарихның артта калган караңгылыкларына кереп китмичә генә, соңгы гасырның бөек державаларны нишләтүен күзәтик әле Наполеон чорындагы француз империясе Бөтен Европаны Мисырны тез чүктерде. Рәсәйгә килеп Мәскәүне алды. Һәм нишләде9 1812 елда Париж тар-мар ителгән дәүләтләрнең гаскәрләре кулында иде инде Икенче бөтендөнья сугышында Германия Европаны тулысынча буйсындырды Мәскәүгә килеп җитте, Англиянең көлен куккө очыра язды 1945 елда шул сугышны оештыручыларны Германиянең иң данлыклы каласы Нюрнбергта хөкемгә тарттылар Икенче бөтендөнья сугышындагы җиңүе белән космосларны яңгыратып шапырынган Рәсөй империясенең таркала башлавын Украинаны. Кавказ арты республикаларын. Урта Азияне югалтуын аңлатып торасы юктыр Заманында басып алынган башка халыклар да Рәсәйдән котылырга юл эзлиләр Чечнядәге кан коюның тукталырлык түгел икәнлеге дә, шушы зур дәүләтнең Көнбатышка түлисе бурычларының иге-чиге юклыгы да һәркемгә мәгълүм Рөсөйнең сугышта җиңелгән чаклары да аз булмады Заманында Мөскәүне Алтын Урда ханы Туктамыш та. Кырым ханы Миңлегәрәй дә алды. Рөсөй Кырым сугышы дип аталган сугышта һәм 1905 елда японнар тарафыннан мәсхәрәле рәвештә җиңелде Менә шушы җиңелүләреннән соң нишләптер. Рәсәи айнып китеп илне баета торган, халкына кирәкле эш майтара башлый иде Кырым сугышыннан соң Рөсөйдө крепостной правоны бетерәләр Япон сугышыннан соң империянең икътисады кинәт алга китә байлык туплана башлый Беренче Чечен сугышы да нәкъ шундый шифалы тәэсир иткән булыр иде, өгөр икенче тапкыр сугыш башламаган булсалар Мисыр дәүләте, аның җитәкчеләре сугышкан очракта кешечә яшәп булмаганлыкны аңладылар Без Рәсәйдән килгән язучылар шушы илне карап йөргәндә, дәүләт тынычлык белән ләззәтләнеп яши иде Искәндәрияден поезд белән Каһирәгә кайтабыз Тимер юл Сүәеш каналы буйлап бара Яр буенда ватык танклар, чалкан яткан туплар пехота машиналары тутыга Сугыш вакытында капчыкка ком тутырып ныгытма өйгәннәр Капчыклар череп тишелгән, тишекләрдән ком ага Тутыгып яткан сугыш коралларын Рөсөйдө хезмәт ияләренә түлисе акчага, безнең соңгы сыныгыбызны авызыбыздан тартып алып ясаганнар Гамәл Абдел Насер чорында Мисыр социализм төзергә керешкән иде Социализм төзибез дип игълан иткән илләргә СССР корал өләште. Бик күп корал өләшенде Миллиард, триллион долларга тиң чыгым корал булып Җир шарының төрле төбәкләренә таралды ул чакта Менә шул СССР тараткан корал бер илдә дә юньләп җиңә алмады, җиңгән очракта да халыкка бары тик зыян, бөлгенлек кенә китерде Канал яры буында тутыгып яткан ватык танкларга карап карагруһ язучылар гарәпләрне сүгәләр —Сугышасы урынга, намаз вакыты җитү белән, мөселман чуркалары коралларын ташлап намаз укып утырганнар, шуңа җиңелгәннәр алар дип аңлата «Наш современник-та эшләүче Александр Сегөнь —Шәригать кануны буенча, сугышта туган илне саклау намаз укудан изгерәк гамәл санала Сугыш барганда, гарәпләр намаз укымаганнар,—дип аңлатып карыйм —Мөселман мөселманны яклый,—дип мине гаепләп ташладылар Гарәп офицерларының Рөсөйнең хәрби академияләрендә укып белем алулары, шул белемгә таянып сугышулары турында өитмим яшерөм Урыс белән генә түгел, урыс армиясендә хезмәт итүче татар белән дө Рөсөй һәр сугышта сан ягыннан дошманнан ун егерме тапкыр күбрәк булган очракта гына җиңә алуы турында сүз көрәштереп булмый Нәкъ шушы фикерне коммунистларның алласы Фридрих Энгельс әйткән булса да Мин гарәпләрнең җиңелүендә зур роль уйнаган тагын бер дәлил китерә алыр идем Бу турыда да өитмим яшерөм Сугыш башланыр алдыннан без Мисырга хәрби инструкторлар (аларның күбесе сугышта турыдан туры катнаштылар) ташыдык Кайсы турист, икенчеләре төзүче инженер документы белән килделәр бу илгә Шуларны каршы алырга килгән гарәпләрнең инструкторны күрү белән кашлары җимерелә иде: —Тагын яһүдине алып килдегезмени9 Инструкторның исем, фамилиясе урысныкы бишенче пунктта «урыс - язылган Урысча әйткәндә, «полный ажур- Гарәпләр исә инструкторларны кыяфәтләренә карап кабул итәләр иде һәм бик сирәк ялгышканнардыр Димәк, Израил алдан кайгырткан булган Ул инструкторлар гарәпләргә ярдәм итәргә җибәрелгән булсалар да гынамы соң әле... Тоташ тәртипсезлек тәртип урнаштырып булмый икән ул . . ЮЛДАШЛАРЫМ ватык танкларны күзәтәләр. Бу күренеш миңа кызык түгел, чөнки ул сугыш коралларын мин үзем ташыдым Ташыдым гына түгел, Сүөеш каналы ябылып, аны ком басып киткәч, сугыш михнәтен кичереп Һиднстанга, Япониягә, Индонезиягә барганда, Африканы урап Изге Өмет борыны яныннан үтеп йөрдем. Мин Борынгы Мисыр культурасының тәэсире бүгенге көнгә кадәр килеп җитүен, аның исәнлеген күреп шатланып барам. Мисыр игенчесе ашлыкны чәчми, бөртекләп утырта. Ул аны көн аралаш диярлек сугарып тора һәм җирдән елына өч тапкыр уңыш ала Шулай армый-талмый эшләү гадәтен моннан өч мең ярым ел яшәп мәңгелеккә киткән пирамида салучылар калдырганнар Ни хикмәт, гадәт үлмәгән, сакланган Искәндөрия каласын күргән кеше белә. Бу шәһәрдә ике бер төрле йорт, игезәк корылмалар юк. Кайбер йортларның яныннан узганда онытылып туктыйсың да матурлыкка хәйран калып карап торасың. Йорт салу, аны матур ител, мең еллар торырлык итеп салу да Борынгы Мисыр культурасыннан Культура—зур, чын культура булган очракта, беркайчан да юкка чыкмый Бер халыкта туган культура күрше халыкларга тәэсир итә, аларда да яши Культура уңай тәҗрибәне, гореф-гадәтләрне канат астына алып саклый. Культураның иң зур шифалы көче—яшәешне матурлыкка күмеп ташлау, бәхеткә омтылучыларга канат үстерү Бәлки безгә, татарларга, үз культурабыз турында кайгыртыр вакыт җиткәндер? Безнең бабаларыбызның культурасында Борынгы Мисыр тудырган бөек яуланышларның тәэсире бар бит. ярдәм яһүдләргө эләккән. Бу илендә бер генә өлкәдә дә