Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗГӘРМӘЯЧӘК МӘХӘББӘТ СҮЗЕ ЭССЕ

Мин яралдым серле моңнарым белән бардонъяны Егълатырга Әйе. миндә көчле Байроннар җаны һ. Такташ ашта ук шул сораудан башлыйк әле. Кем ул бүген, нәкъ менә яңа гасырга кергәндә, 100 еллыгы бәйрәм ителә торган шагыйрь Һади Такташ? Әйе, кем ул безнең өчен—хәзерге бик тә катлаулы дәвердә—егерменче йөзнең авыр, чишелмәгән мәсьәләләрен тулаем диярлек егерме беренчегә алып килгән, милләт, халык язмышы үзе дә (ничәнче кат инде!) кыл өстендә торган, гүяки әлеге инкыйраз котылгысыз булып алга баскан чорда—өченче меңъеллык башланганда?... Әмма ... әмма диик, бу сорауга җавап биргәндә, без үзебезнең дә әле яңа узган, димәк, тулаем Такташлы гасыр кешесе булуыбызны онытып җибәрмибезме? Әйе, безнең өлешкә—әле исәннәргә тигән кайсыдыр ки, илле, алтмыш ... җитмеш еллык гомерләр—әлбәттә, бик күп, ул—Тукайлар, Бабичлар, Такташларга бирелгән кыска вакыт белән чагыштырганда, чамасыз озындыр. Бәлки, бөекләребезнең зур исемнәре, шанлы гомерләре янында безнекеләр—Такташка тирән мәхәббәт саклаучы олуг бер замандашыбыз әйткәнчә, «озын-озак балачак* кынадыр? Әмма без бер генә даимдә дә алардан аерылмадык, рухан бергә тоташып яшәдек бит! Хәзер дә, киләчәктә дә шулай булачак дип беләм... Әле кичә генә кебек: Такташыбызның 90 еллык бәйрәмен уздырдык. Тинчурин театрында булган тантаналы кичәдә шагыйрь турында кереш сүз әйтү бәхете миңа тигән иде. Ул докладны Уфада да кабатлап, анда узган зур кичәдә чыгыш ясаган идем... Суверенлык өчен көрәш барган чорда, бөтен төбәкләрдә Татар иҗтимагый үзәкләре оешып, милли горурлык, үзаңның янә баш калкытуы, зур өметләрнең тагын чәчәк атуы вакытындагы кичәләр бу! Анда җитәкче даирәләр дә, совет чоры әдәбияты—инде мирасыбыз турында ярсып бәхәсләшә башлаган әдипләр дә, шагыйрьгә, шигърияткә гашыйклар да бердәм катнашты... Чынлап та, әле генә тоталитар системадан котылдык дип сөенгән, «фикердәге коллык җебен» өзә башлаган каләм ияләре, әһле зыялыларыбыз үзләренең милли көрәшендә дә Такташны—байрак (әлбәттә, беренче урында—изге исем саналган Тукаебыз йөрде!), аерым очракта, шагыйрь үзе язганча, «мишень итәләр» иде. Уфада узган әлеге кичәдән шагыйрь дустым Рим Идиятуллинның янып сөйләгәне хәтердә калган: «Такташ, хыялланып, язган, омтылган киләчәкне без төзи, күрә алмаганга ул гаепле түгел, ә без— үзебез... «Айга шлем кидер»мәдекме? Үзебезнең гаеп... Ә шагыйрь сүзе, хыялы, образлы күзаллавы, фаразы—ул мәңгегә изге, пакь... Аңа сүз тидерү, бүгенге үзгәрешләрдән чыгып, аны гаепләү, бу—кощунство... Әйдәгез, үзебезнең гаепләребезне үзебез күрә белик»—дигән иде ул. Бу фикернең—Такташка мәхәббәт хисләребезнең бүген дә,—Казандамы, Уфадамы, йәки чит илләрдә, диаспорадамы булсын—халкыбызда һаман шулай үзгәрмичә дәвам итүен әйтсәм, моңа минем иманым камил! Такташ дисәм, студент чак. аның гашыйгы, « яклаучы »сы Хатип ага Госман күз алдыма килә. Профессорыбызның лекцияләре—шагыйрьгә мөкиббәнлек ташып торган ягымлы, ораторларча тәэсирле тавыш белән әсәрләнеп аны яттан укуы... Замандашы бит ул—аның кече каләмдәше. Икенче Хатип—яшь Миңнегулов Б та минем «восторг»ка кушыла иде... Йәки—без әле ишетеп кенә белгән әдәби «скандаллар»! Сәбәпчесе— Такташның, әле үзе исән чагындагы ук «оппонент»ы. үҗәт, кырыс, әмма зур талантлы, батыр рухлы, озын гомерле шагыйрь Салих Баттал, имеш! Һаман шагыйрь белән бәхәсләшә, үзенең элекке фикерләрен яклый, ди. Язучылар берлегендә моңа, Такташның шундый ук гашыйк замандашы, аңа тугры, усал Шәйхи Маннур, партком, һәм бәлки, обком сүзе белән «нокта куела» («Такташка хат»ы—С. Батталның соңгы бәхәсе булмады — ул аның атаклы «Батый ханга мөрәҗәгат»енә кадәрге сынау өчен куйган «мина*сы иде!). Билгеле, барлык язучылар Такташны «яклап чыкты»... без, студент шагыйрьләр дә—Равилләр, Шамилләр— «ревизия ясаучы»га. бердәм протест белдердек. Шулай булмыйча, Такташ бит ул, Такташ! Безнең хәтердә— дусты Хәсән Туфанның аңа багышланган мәгълүм циклы, соңрак язылган, икесенең Ф. Әмирхан белән күрешүләре, шагыйрьләр яшьлеге турында «кичке поэма»сы—«Могикан»... Ә. Фәйзи, Ф. Кәримнәрнең мәхәббәт-табыну тулы шигырьләре, Нур Баянның мәгълүм «Шагыйрь үлгәч» мәрсиясе, Ф. Хөсни, Ә. Еники истәлекләре... Сибгат ага Хәкимнең күпсанлы чыгышлары, мәкаләләре, Такташка тиң булырга омтылышлы горур юллары: «Безнең дә бит, дускай, бар томнар!»... «Очрашырбыз: «Фазыл чишмәсе»нә «Урман кызы» килер сукмактан»... Бездән, яшьрәкләрдән алай әйттермәсләр иде ул чорда — «ранг»лар инде күптән бүленгән 60-70 еллар бит бу! Хәер, без барыбыз да диярлек, Такташка шәкертләрчә мәхәббәт белдерүдән башладык ул елларда. Безгә кадәрге мәйданда—Гамил Афзал, Шәүкәт Галиләр, X. Камал, М. Шабайлар шулай иде. Ә Илдар Юзеев? Аны хәтта Такташка иярүдә үк гаепләделәр башта; ә аннары традицияләрен дәвам иткән өчен озак мактадылар. Чыннан да ул—әле бүген дә дип уйлыйм!—аның иң тугры шәкерте, шигырьдә Такташ мәктәбенең иң тәртипле, әдәпле «пишкадәм»е булмады микән? Шундый ук рыцарь шагыйрь—Әхсән Баян иде, дисәм, сез аның «Кышкы чәчәкләр» поэмасын күз алдына китерерсез, мөгаен. Чор фажигаләре белән шагыйрь шәхесен, язмышын бәйләп, кыю фикерләр әйткән житди әсәр ул! ... Ә безнең яшьлекнең Такташ эзләнүләрен, аның «бунты»н. шигырьдәге өслүбен, кабатланмас интонациясен үз итүе?! Такташтан—Гаташка килгән изге нур, язмышның—мәрхәмәтле мәхәббәте ул минем өчен, шәхсән. Рәшит Әхмәтҗан, Гәрәй Рәхимдә дә бу шулай иде. Ә менә, гаҗәпме бу?!—яңача, ирекле шигырь башында торып, үз мәктәбен булдырган, бу юлда хәтта Такташ белән бәхәсләшеп тә алган шагыйрьләребездә дә Такташ рухы, интонациясе, аның омтылышлары, киңлек-колачы. күзаллавы, сүздә иркенлеге яши иде ләбаса! «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн» (Р. Файзуллин), «Минем дәүләтем», «Күз карасы» (Р. Мингалим) кебек ирекле калыпта, иркен ритм интонация белән язылган үрнәкләрдә Такташ сизелмимени? Йә—Ренат Хариста? Күптән түгел мин «ирекле еллар» буенча чордашым, тынгысыз җанлы, күпъяклы талант, гаҗәп уңган шагыйрь Айдар Хәлимнең бу мәсьәләгә багышланган «трактат»ын укып сөендем. Шулай! Ул да Такташны, С. Рәмиев, хәтта Дәрдмәнд белән бергә, (соңрак Ә. Давыдов эзләнүләрен дә онытмыйча) ирекле шигырь, ритмик-интонацион яңалык, димәк, яңа шигырь өчен көрәшүче элгәрләрдән берсе итеп санавын белдерә. 60 елларда! Ә бүген? Төрле үзгәрешләр, үсеш юлындагы котылгысыз тәҗрибәләр белән киләчәк яңа буын, яңа «дулкын» Такташсыз гына яши алырмы? «Юк!» дим. ... Алдымда шагыйрь әсәрләренең өч томлыгы, соңгы елларда басылып чыккан сувенир басма «Җир уллары»; «Урман кызы» исемле быелгы мәҗмуга... Баш өстемдә аның тирән уй, гамь белән өретелгән, ниндидер фаталь бер язмыш иясе икәнен әйтеп торучы фотосурәт күчермәсе. Аны шагыйрьнең кече улы Аван үзе миңа бүләк иткән иде... Шунда ук —гаҗәеп бер илһам белән сынчы Фәһим Фәсхетдинов эшләгән гипс бюсты әйе, Такташ сыны, югары сәнгать әсәре, шагыйрь портреты. Шундый ук шагыйранә сурәтен җитмешенче елда рәссам Л. Насыйров ясаган иде: омтылышлы, дәртле, ялкынлы булуы, шигърилеге белән әсир иткән иде ул безне, яшь шагыйрьләрне! һәм ул Тукай клубында. Актерлар йортында Такташка багышлап яшь иҗатчылар уздырган, Батулла атлы шулай ук тынгысыз зат. үҗәт, бай рухлы шәхес, күптөрле талантка ия әдип җитәкләгән-оештырган атаклы кичәләрне дә ямыләп торды. Әле дә күз алдында кебек! «Мин Такташка ... һәм «акбаш*ка гашыйк», дип язды ул көннәрдә Зөлфәтебез; шагыйрьнең Уфадагы мәңгелек гашыйгы—зур талантлы Ә. Атнабай сүзләрен дә хәтердә яңартып. Ә. Рәшитов. Роб. Әхмәтҗан. Ш. Маннап, М. Әгъләм. Р. Миңнуллин, Р. Вәлиев. Л. Шагыйрьҗан, 3. Мансуров, Р. Низами, X. Әюп, соңра Г. Моратлар буыны да публицистик көчне, гражданлык үрнәген нәкъ менә Такташтан алдылар бит! Формаль яктан гына аңлап өйрәнүчеләр дә булды—һәм ул бүген дә бар. һәм Такташны, шагыйрь буларак, инкарь итүчеләр дә очрый—бусы да гаҗәп түгел! Яңалыкка, яңа шәкел-фикергә омтылганда, үзен раслаганда, һәр яңа талант канатын киң җәеп, башкаларга орынып-тиеп алу табигый. Талант кына булсын! Ә вакыт... аяусыз, гадел хөкемдар—Вакыт барсын да үз урынына куя, сайлый, җайлый, оныттыра, йә хәтерләргә кире кайтара. Ул—Алла, иң зур көч! Ә мин аны алтын чорыбызның егерменче гасыр башы корифейлары— газиз баганалары—Г. Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, Дәрдмәнд, Гафури, Бабичлар белән бергә күрәм. Нәкъ менә шуларның—барсы да олпат, зирәк акыллы, философларча сабыр, горур, энциклопедик талант ияләренең, кабатланмас язмышларның, олуг шәхесләрнең иң лаеклы энесе, хаклы варисы—алардан соңгы чорны яңача җыр биеклегенә күтәрә алган әдип ул Такташ! Классик мираска безне ул ялгый һәм үзенең әлеге Алып агалары янында һич тә бәләкәй күренми, ул—аларның табигый дәвамы, һәм ул үзенең кыска гомерендә шул чордан күчеп килгән исән агалары белән дә иңгә-иң торып язды, бергә кайнап яшәде: аның Г. Ибраһимов, М. Гафури, Камаллар белән мөнәсәбәте—үзе үк поэмаларга лаек тема... Яки Сәйдәшләр белән, Татар театры артистлары белән дуслык... ... Классик мираска ул ялгый, дидек, һәм ул аннан безне аера да. Мең еллык мирасны үзләштереп, Шәрекънең иң затлы традицияләр мәктәбен үткәч, егерменче йөздә Гареп шигыре белән кушылуның биек бер ноктасына күтәрелгәч кенә... әллә Г. Ибраһимов сүзен тыңлап, нәкъ менә Такташ барлык • күперләрне яндыра»... Үзенең декларациясендә әйткәнчә, Бакырганидән алып Тукайгача килгән шигъри өслүб—форма җимерелергә тиеш... бүгенге шигырь— яңа чорның музыкасы булырга тиеш дип белдерә. Һәм менә шушы юлда өр- яңа шигырь системасы тудыруына ышанып, ышандырып яшәгән шагыйрь язмышы—үзе нинди поэма иде? Әллә трагедия идеме? Әллә унҗиденче елда исергән җан өчен бу табигый идеме? Үтте еллар... эзләдем мин. эзләдем бер тугры дин. Тапмадым, әмма югалттым бар иман. Алламны мин. Үзенә кадәрге бөек талант—Бабич өзгәләнүләре, фаҗигасе кебек бит бу! ... «Ватаным Татарстан» газетасында Такташның җан дусты, ул чорда яңа шигырьгә юлдашы, көрәштәше X. Туфанның бер хаты басылганын хәтерлим. Ул анда Такташтан соңгы утыз елдагы кичерешләре, зур афәтләрдә сыналулар тәҗрибәсе күзлегеннән чыгып: «без ул чорда Тукайдан, халыкчан традицияләрдән китеп нык ялгышканбыз»—дигән нәтиҗәгә килә. Бу—үткәнгә кабат кайтып тирәнтен уйлану иде. Әмма егерменче еллар башында Такташ, Туфан, Кутуй, Нәҗмиләр—башкача була ала иделәрме? Алар урынында без булсак? Юктыр. Яңа шартларда, яңа тормыш, яңа матурлык өчен яңа шигырь кирәк дигән шарт— революциянең иң беренче атрибутыннан иде. Такташ та шуны сөйли: Кичәге матурлык бүген үлсә. Бездә туа аның яңасы. Безнең тупас куллар—киләчәктә Туар матурлыкның анасы... Инде иске дөнья мәңге кайтмаячак, хәзер мәңге үзгәрмәс яңа тормыш, яңа иман килде дип ышанган һәм шул чорның җырчысы булырга тиешлеккә чын-чыннан (әйе-әйе!) инанган шагыйрьләрнең берсе иде Такташ. Русның— Блогы, Маяковские, Есенины, грузинның—Табидзелары, әрмәннең—Чаренцы, чувашның Сеспеле кебек. Алар шикелле үк, «Йөрәкләр революция музыкасын тыңларга, аңа кушылырга» тиеш дип санады Такташ һәм шушы юлда халкына хезмәт итәчәгенә чын күңелдән ышанды. Тумыштан бунтарь, романтик җанын үзе теләп шушы стихиягә ташлады. Әйе, дусты Хәсән Туфан кебек үк, политик җайлашуны белмәүче, хәйләләрдән, карьералардан, яраклашулардан ерак торган гайре табигый мишәр, бүген нигәдер безгә сирәк очрый торган «ыштансыз* җанлы, беркатлы мишәр, Алла колы... юк. үзе теләп, бары матурлык, Шигърият колы булган бөек мишәр иде ул. «Шагыйрь ул элек шигырьне үз тормышында тудырырга тиеш»—дип язды Такташ. Әгәр баскан эзем җирнен. күкрәгендә Югалмаслык уелып калса иде. Җырлаган җырларым һаваларда Утлар белән язылып барса иде. Килер кешеләр Күреп шул җырларны әйтер иде: «Кара, чыннан ла. Чабаталы даһи—усал бунтарь Җырлап үткән икән моннан да»... Бүген, шул килер чор кешеләре, без, шагыйрьлек символы итеп, гаҗәпмени?—нәкъ менә Такташның, үзен таныйбыз: күзләре, чәче, йөз сызыклары, бар самимилеге, гадилеге, җанга үтеп кергән сүзләре белән дә... Ул туган, хәзер инде аяныч язмышлы, сүнеп барган Сыркыды—татар авылы исеме— безгә иң шигъри тоела; Такташ яшәп киткән шәһәрләрне—Оренбург. Бохара, Ташкент. Кәттә Курганнарны да аның исеме белән бәйләп күзаллыйбыз... Ниһаять, Казанның күпме урыны бары Такташны хәтерләтә. Бу театр-сәхнә дә—Такташ шигырь сөйләгән, «Җир уллары»нда Идеяне үзе уйнаган һәм һаман ул трагедиянең яңадан куелуын көткән изге урын... Казан әле шагыйрьгә һәйкәл куелганны көтә. Такташ эшләп киткән «Авыл яшьләре» газеты, «Чаян», «Азат хатын» («Сөембикә») журналлары да аның нуры белән өртелгән кебек... ниндидер тарихи сер калган аннан. Үзбәк, казакъ, азәрбайҗан, кырым-татар, һ. б. тугандаш халыкларның Г. Голәм. С. Рөстәм кебек әдипләрен дә Такташ дуслары итеп яраттык, Уфаның Такташка гашыйк С. Кудаш, С. Агиш, Г. Сәламнәр яшәгән чорын сагындык. Бүгенге Ташкент та шагыйрьнең улы, хөрмәтле Рафаэль яшәгәне өчен—борынгы Төркестанда ул калдырган илче резиденциясе кебегрәк, якын тоелды... Әдәбиятларны, халыкларны, чорларны җыр якынайта. Такташка мәхәббәтебез бу! Шигъри яшьлегендә чиксез галәм, дөнья турында мәңгелек мәсьәләләр, сораулар борчыган «Мәңгелек әкият»ендә: «Адәм каян килгән? Кая китә?» дип янган, кеше һәм шәхес эзләнүләрен, аның бунтын җырлаган шагыйрь, әйткәнебезчә, Шәрекъ һәм Гарепнең—Г. Хәйям. Дәрдмәнд, С. Рәмиевларның һәм Мильтон, Байроннарның тәҗрибәсен өйрәнеп, «Җир уллары», «Үтерелгән пәйгамбәр», «Күктән сөрелгәннәр», .Газраиллар» кебек гүзәл әсәрләрен бирде. Болар—гаҗәеп рухлы, яңа фикерле, киң колачлы, татар шигырендә әле дә кул җитмәс биеклектәге оригиналь әсәрләр иде. Яки романтик мәхәббәт әсәрләре «Урман кызы», «Кояш күктә мәңге шулай йөзәр». «Зәңгәр күзләр», «Сагыну».. Бөек романтик остазлары — Байрон, һейнелар кебек үк. Мәңгелекнең, Матурлыкның серен эзләүче бөек гашыйк һәм бунтарь—1923 елда Г. Рәхим язып чыкканча, «Нәләтләр шагыйре», чын гыйсъянчы кушыла ялган аларда. Ни өчен Такташ менә нәкъ шушы кабатланмас, көчле рухлы шигъри яшьлеге белән саубуллашты соң? Кырт кисеп. «Такташ үлде» дип язганда нинди үзгәрешләр кичерде ул? Рухи яктнн үзгәрдеме? Идеалларын алмаштырдымы? Әллә матурлыкның яңа сурәтен үзе яшәгән чордан эзләп ялгыштымы? Әллә күңелендә һаман «ике мин» яшәп, аны гел борчып килдеме? Үзе дә аңламыйча ук. тоталитар системаның бер корбаны булдымы? Әллә- алда көткән афәтләрне. Сталин лагерьларын күрмәве—иргә киткәне өчен дә бәхетле җанмы ул? Әйе, бу—үзе үк бер трагедия темасы. Фәүзия Бәирәмова аны «Үтерелгән пәйгамбәр»диде... Такташны аңлаган һәркем шуны әйтә алыр иде: ул ихлас, гөнаһсыз, саф килеш китте һәм шигъриятнең бәхетенә—ул үзе нәтиҗәдә җиңүче булып калды: соңгы чор иҗатында да халык шагыйре булып, нәкъ аның үз улы сыйфатында халыкның бай рухын, җанын ачу юлында шигъри сүздә искиткеч зур байлыклар калдырды. Өр-яңа сурәтле шигъри форма, мәктәп тудырды —һәм без инде 70 ел буе гаҗәеп сер булган Такташ шигырен өйрәндек... Гадилеккә, халыкчанлыкка төренгән яңа Матурлыкның, шигъри яңа сүзнең, шигъри музыканың, ниһаять, Моңның җиңүе иде бу. Халык та аны нәкъ шулай дөрес аңлап, һәр ике Такташны бүлмичә үзенеке итеп кабул итте. Чын шигъриятне үтерергә хокук алган 30, 40, 50 нче елларда Такташ шигъри сүзе, Такташ моңы укучының, халыкның эстетик зәүкын саклап килде, рух югарылыгын билгеләп, әдәбиятка мәхәббәтен тәрбияләде. Бу да—аның җиңүе иде. Менә шуңа күрә дә, эзләнүле. яңача, симфоник яңгырашлы поэмалар—«Давылдан соң», «Гасырлар һәм минутлар», пластик сурәтле, тормышчан нигезле, җанлы, халыкчан, юморлы, лирик һәм патетик эндәшле поэма үрнәкләре «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Мокамай», «Киләчәккә хатлар» әле дә безнең күңелдә. Яки «Югалган матурлык» кебек драмалар, проза әсәрләре, публицистика һәм хатлары... Хатлары—үзе бер дөнья. Хәтеремдә, журналыбызда аның беренче хатыны Гөлчәһрәгә язган хатлары басылды. Җан авазы иде ул, тетрәткеч аһәң иде шагыйрь хатлары... Ә «яңа тормыш» тудырган персонажлар—эшче Нигъмәтуллин, Мохтар карт, Алсу, Мокамайлар—шул чорның дөрес чагылышы булып тоелмас, бәлки. Әмма шигъри моң, сурәт дөреслеге, камиллеге, форма матурлыгы белән—алар бүген дә сокландыра: анда да шагыйрьнең илаһи сүзе, җаны бар! Менә җитмеш-сиксән еллар инде шагыйрь безне Матурлык, Хис, Йөрәк, Акыл иленә чакыра, үзенең шигъри мәктәбендә укыта, безнең тиңсез укытучы булып кала. Ышанып әйтергә мөмкин: Такташ исеме белән бәйле чорда бер генә «укучы бала» аңардан начарлыкка, юньсезлеккә һәм денсезлек, ямансызлыкка өйрәнмәде (Шагыйрьләр турында да шулай әйтә алабыз!). Өйрәнмәячәк тә—иманым камил. «Нәни разбойник», «Картайдым шул» кебек шигырьләрендәге бунтарьлык, Алла белән, муллалар белән тиргәшүче шаян яшьлек моңа нигез була аладыр, бәлки? Әмма бу бит, заманында Есенинның «хулиганлыгы» кебек үк, шигъри декорация, елмайту, көлдерү алымнары, халыкчанлык атрибуты, шартлы сурәтләр генә. Заманында тәнкыйть аның һәр шигырендә «шытырдап торган ата казлар»ны күргәч, гаҗиз булган Такташ үзе үк боларны аңлатып биргән иде. Ә бит укучы ул чакта да, бүген дә бу «нәни шаярулар»ны бик дөрес аңлый, әхлакый саф, югары әсәр итеп кабул итә: шулай булмыйча, шагыйрь бит ул, Такташ... Ә чын шагыйрь изгелекне генә сөйли! Яки Маяковскийча «көн кадагына сугып» язган шигырьләре белән— сыйнфый уяулыкны, үч һәм кан коюны җырлаган шагыйрь дип беликме? Әйтик, солтангалиевчеләрне дөрес аңламаган дип?.. Заманына, ил агаларына нык ышанып ялгышу, талант фаҗигасе түгелме бу? Яраклашып, премияләр, түрәлек урыны өчен шулай язганмы әллә ул? һич юк. Аны Сталин режимы җырчысы итеп күрсәтергә тырышу һичкемне ышандырмас, ул системаның әле «чәчәкләр»ен генә күреп тә, күпме көлү, һөҗү шигырьләрен язып калдырды. Шул чор түрәләрен, бюрократларын гына түгел, гүя бүгенгенең чиновникларын да, халкына, туган телгә төкергән маңкорт ответработникларын да алдан күргән шагыйрь: Сүз юк. Урыс телен белү кирәк нәрсә. Ләкин Кирәклеген аның бутыйлар, Урысчадан доклад укыйлар. Урыс теле инде урыс белән Сөйләшергә, әйтик, яраса... Татар теле ул бит татар белән Аңлашырга ярый лабаса. Яки: Килер бер көн: җирдә сыйныфлар да. Партияләр дә бетеп китәрләр. Ә без—«Зур стажлы партиясезләр» исемен алырбыз. Мондый шигырьләре өчен заманында тәнкыйтьләр аз эләкмәгән ана. Юк, бүгенге күзлектән карап ревизия ясау омтылышына буйсынмый Такташ. Хәер, бу һәр сүз остасына карыйдыр... Анын шигъри тылсымын тәрҗемә аша да бирүе кыен. Хәтта атаклы Мартынов та русчада яңгырата алмады (үпкәләсә дә, аның үзенә бу хакта С. Хәким, Н. Нәҗмиләр Мәскәүдә Такташның 70 еллык юбилей кичәсендә әйттеләр.). Ә менә соңгы еллардагы үзгәрешләребез Такташыбызга да кагылып уза башлады. Кемдер аның иҗатында сәяси наданлык, яки «суллык» күрмәкче. Нәкъ егерменче еллар тәнкыйтенең Такташка әдәби суд ясавын, гүя, бүген кире кайтармакчы. Икенчеләр аны педагогик яктан зарарлы дип таба. Дәреслекләргә кергән шигырьләренең этик кыйммәтенә шик белдерә (элегрәк бит бу турыда эндәшүче дә юк иде!)... Өченчеләр исә аның үлемен үк ялган идеаллардан арынып, үзе теләп дөньядан китү дип аңлата башлады... Ә Такташ? Табигый, аның бу «шаяру»ларга исе дә китми—ул гали, биек урында. Урамнардан күпме эзләсәм дә Такташ баскан эзләр табылмас. Шашкын йөрәкләрнең шат җырчысын Минем кебек һичкем сагынмас...— дип язган иде бер шагыйрь Такташ әле үзе исән чакта. Бүген дә шулай. Чөнки шигырьдә безнең бу гасыр— Тукай белән бергә—Такташлы да гасыр иде... Яңа гасыр да, ышанып калам, моң дәвамы, Такташ тавышы дәвамы булыр. Әйе, Такташ калыр. Такташның безнең күңелләрдә тоткан урынын раслау өчен—иң авыр чорларда аңа эндәшеп, киңәшеп, сагынып яшәгән X. Туфан шигырен искә алу да җитәр кебек: Әй, талантлы, олы бөек халкым! Кабул итче тик бер сорауны. Бирсәнә син безнең сафка тагын. Бирсәнә бер Такташ сыманны... Тусын иде ул, Такташ сыман язсын иде, хәтта аның белән ярышып, тагын да биегрәк үссен иде. Аңардан шигъри күзаллавы, сурәт-дөньясы, форма- өслүбе, бай шәхесе белән аерылган яңа бер шагыйрьнең Такташ белән бәхәсләшүе дә гаҗәп булмас иде. Максатта—алар бергә булачак. «Таулар һәрвакыт бер-берсен күрә, таба, аңлаша, сазлыклар гына бер-берсеннән ерак» — дигән М. Цветаева. Бүген исә халык язмышы, суверен дәүләтебез өчен барган иң авыр көрәшле чорда асыл талантларга—Такташка, Тукайга, Туфанга тел тидерү— ул мең газап күргән бөек халкыбызга—татарга тел тидерү, туган телгә, газиз Моңга кизәнү, тарих агачында үзебез утырган «ботакны чабарга» азаплану. Кабатланмас шагыйрь Такташ бүген нәкъ шуны искәртә кебек!