ЮГАЛТЫРЛЫК ТҮГЕЛ... ЮГАЛТМАМ

Алдыма өзелеп төшәләр Саргайган Парашют-яфраклар; Көчкә асылып торганчы Бу. бәлкем, яхшырак та. ...Алдыма өзелеп төшәләр. Мең сере бардыр яшәүнең— Кайчак та Бик түзем булу кирәк; Усак яфрагы күк җилферди Җилсез дә—тузган йөрәк. ...Мең сере бардыр яшәүнең. Ышанып йөргән буласың Яктырак Киләчәк җитәсенә; Тибә дә—язмыш-ат Тормышның киртәсенә. ...Ышанып йөргән буласың. Басасым килми—тередер!— Кыштырдый— Наис ГАМБӘР {\947)—шагыйрь. тәнкыйтьче. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. § Баш очымда—Кояш- исемле шигырьләр китабы (1991) авторы Казанда яши Өзелгән яфракларга. Юл алам—бераз чнткәрәк. Аланга—яктыракка. ...Кыштырдый... Яфрак тередер!.. га Китүдән дә кайту авырырак Бу дөньяның чиксезлегендә: Яшәү белән Үлем арасында Яши кеше—үз читлегендә. «Мәңгелеккә!»—диеп килгән идем. Узсам—узганмындыр бер саплам: Сәхәрдә дә бер сүз, ахшамда да: «Югалтырлык түгел, югалтмам.» Гомер җебе кыска—бер саплам. Эндәштеләр дә киттеләр: —Ниләр, ни булды?! Кайтарып әйталмадым: «Тулган... Ай... тулды! Тулган... Ай... тулды!» Айга берни дә булмады, Күңелем тулды. Шәрә ботак арасыннан Сузылды мең кул. Ялгыз кеше—ялгыз агач... Төнге урман. Юл. Үләннәр буйлап шуыша Агалар күләгәсе... /Бер минут ташып туласың. Ел буе түләнәсең./ Әйләнеп кайггы авазың: «Тулган... Ай... тулды...» ...Ертык болытлар күзендә Йолдыз тотылды. г* Ген кундым Гаташның Алмагач бакчасында Яшьлек язы - Уртак юллар- Яңарттым барчасын да Алмагач тирәли Җир шарын Урап үтте Ай бер төн: Күршеләр яккан учактан Күземә керә төтен. Дидем: «Ялкыны сүнгән лә, Бу бит соң бары төтен.» Дөньям ярылган урталай. Тулган Ан гына бөтен. ...Күршеләр яккан... Төтен... Әле ярын Ай бөтен. Әйләнеп карыйсын: тирәңдә— Күбәләк. кырмыска. бөҗәк! Аңлыйсың килсә дөньяны— Барыбер бер Фабр' булу кирәк! Аныңча— Үләндә дә бар йөрәк. га Ходай сиңа: «Бирмеш көнеңәчә Тугры юлда үләрсең,—дигән.— Киеп йөргән кәлүшеңә чаклы Черемәс... Өч йөз ел биргән!» Алиһәләр кунды кочакларда. Соңгы сулышы булды: «Ү-ләм! Ү-ләм!» Бер рәхәтнең мең газабы булып Шытып чыга җиргә кеше-үлән. га Бер эзгә басу кыендыр Мең кеше үткәннән соң; Сөюнең булмый үткәне. Ялганына хәтле... чын. га Янымда юк берәү, җанымда Хис белән акыл тату: Тәкмәрлек атып китимме?— Аһ, дөнья нинди мату-у-у... Мату-ур! Бөек француз табигать белгече. г* Р Ф га Түмәр бүләк иттең: —Алып кайт әле үзеңә. Карама син кеше сүзенә, һәркем яши бары үзенчә. Ташлап кал дыралмыйм... Бүләк ич бу! «Сүгеп* кайтып киләм түрәмне,— Түмәр түгел, яшәү бигрәк авыр. «Түмәр басып тора түбәмне.* Кайтып киләм... Колачларга сыймас Мең яшәрлек түмәр иңсәмдә; Егыласы килми, егыласы,— Вакытлыча башым исәм дә. Тагын нәрсә кирәк исәргә?!— Хәлем бетсә, килеп утырам да Колач җитмәс каен түмәргә... Миңа авыр, сиңа да бик авыр. Сиңа түгел—миңа бик авыр. Түмәр кебек гомер басып тора, Доньялары бигрәк болгавыр. Аһ. авыр! Г ге. Атларым чабар сыман ла. Юлын да табар сыман; Ничек аерып алаем Җиде ят арасыннан? Башлымы сөлгеләрен лә?— Ташлама өлгеләрен; Чигелде күңел түремә Җуелмас билгеләрең. Ут мәллә эчләреңдә лә. Тут кунган төсләреңә; Башыңны саласыңдыр да Ак мендәр өсләренә... Югалды бердәнберем лә,— Түрдәге яран гөлем; Янган утларга салдың да. Сибелде кырга көлем. «Гөлләр инде, гөлләр шиңгәннәр, Орлыкларын җиргә күмгәннәр— .Алсуланып торган йөзләре Салкын карлар кебек—күм-зәңгәр. Җирдә туа, Җирдә сүнә Яшәү, Соңгы тәхет—Җирнең кочагы. Гөл орлыгы—җирдә йоклый булыр Төштә күрә-күрә кыз чагын./ Яшәү—Үлем аша; гөлдән тамган Бу орлыклар язын гөл булыр; ...Җаным Сездә кала. Тән үлгән көн Яңа тормыш туган көн булыр.» Шундый уйлар белән чыгып киләм Чәчәкләрнең каберлегеннән; Аһ. яшәгән саен бу тормыш Газаплырак... Кадерле генә! <••• Ераклардан килгән тавыш сыман Уяна да хәтер... Бөтерелеп, Бөтеренеп—кечерәеп алам; Тоныгая истә калган төсең, Кайчандыр үз, изге якын кешем!— Син барыбер миңа сабый бала. ...Ераклардан килгән тавыш сыман. Агачларны үлән кебек кенә Ерып чыгарсың күк үткәннәрдән,— Пәрәвезләр сарыр иңнәреңне. Ташландык бер йортның каршысында Бүкәннәргә утырып көткән мәлдә Җилләр җилфердәтә җиңнәремне. ...Агачлар да үлән кебек кенә. Бер көнен дә калдырмыйча яшәп Уза гомер—ага гына; чәчрәп Улаклардан аккан су сыман. Сөю—дәрья, ярларына тулмый. Аккан суга кабат кереп булмый,— Ярда калам... Бәхил шушыннан. .Бер көнен дә калдырмыйча яшәп. Әлсерәтте еллар, әлсерәтте... Яшьлегемнең соңгы тәэссораты Карап тора агач артыннан. Мин әлегә туган туфрагымда; Гомеремнең сыңар яфрагын да Бирмәс идем көмеш-алтынга... ...Әлсерәтте еллар, әлсерәтте. Тып-тын гына август җиле исә Ераклардан килгән тавыш сыман.

Реклама