ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Үз вакыты җиткәч—имән ава, йолдыз арып сүнә, рух какшый... Ни хәл итмәк кирәк: кемдер чынлап Яшәештә мәңге калмакчы! ...Була кайчак, Дөньяны баскан Явызлыкны җиңә бер Яхшы. «Син—яшь! Мин—яшь!» дигәннәргә ышанып йөргәнмен дә... Сандугач йокысы кадәр Яшьлекнең гомере дә! Тай айгырга әйләнгәндәй җиткәнмен картлыгыма. Картлыкка ук булмаса да, моңсу олпатлыгыма. Уем белән олы икәнне яшьтән дә белә идем, тик аны тышка чыгармый, сиздерми генә идем. Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1943)— Татарстанның халык шагыйре (1998). Г Тукай исемдәге Дәүләт премиясе лауреаты (1978) Казанда яши. ...Менә хәзер гармония! Тән дә, жан да—бер чама. Яшеренмичә яшәреп, ижат итәргә кала! Урман авызындагы хәйран кнн юл, эчкә кергән саен, гел тарая барып, югалды... Төртенсәң дә—дүрт як кыйбла! Җыр яздырткан Олы Мәхәббәт, ваклык-сатлыкларга түзә алмый, еллар рәшәсендә эреде. Калды—Нәфрәт кара моржа кебек. Яшәүгә дәрт, хыял-өмет арта һәр ел саен. Беркөн баксам—гомер шәмем ике яктан янып килә!.. Алда маяк дигәннәре— Билгесезлек—пәри туе дигән өермә... Зиратта Озак күмәләр кешене!.. Зират туйдыра. Тизрәк чумасы килә Яшәү куенына! Монда бергә яшәлгән күпме жаниар иңгән!.. Бәлки, өмет итәләрдер берәр дога синнән. Синдә тизрәк чыгу уе Мәңгелек Йорттан. Үзеңне дә җибәрмәскә Еллар буып тоткан. Синдә әле, ләззәт тоеп, бала теләү уе. Туу-үлемнәрдән тора Кешелекнең туе. ...Озак күмәләр кешене. Тиз оныталар. Уйласаң, алар—без бит, ә без тиздән—алар... Әрәм үткән кичләр, мыскылланган таңнар... Очлы субай кактың җәрәхәтле җанга! Көйгән мәхәббәтнең нәфрәте яман! Тиледән алданган нр-ат үзе юләр. Бер Ходайга мәгълүм: кем әле алдан үләр? Кемне гөлләр күмәр, кемне көлләр күмәр... 62. Бар да үтә... «Кызыл ыштан** кигән чаклар онытылган. Беренче кырынган көзгеләр ватылган. Беренче сөйгән яр бүтәндә капланган. «Зөфаф»ның кан-тапсыз җәймәсе акланган... Туган йорт нигезен әремнәр каплаган. Хәтердә—яшьлектән бер дога сакланган. Бизү Бизелсә бизелә икән бөтен бизләр белән! Үткән—микъдарлап үлчәнә, акылбнзмән белән. Вертолетлар әверелгән энә карагына! Салават күпердән калган ак та кара гына. Авырганда Моң-гамь белән мөлдерәмә Гомеремнең савыты. Йоклый алмый саташыпмы, тартышыпмы, алмашыпмы... бәргәләнә җан уты. Гөнаһлыга да, савап өчен, бәлзәм бирер вакыттыр. Бурычым күп, үтәп китим, И, Ходаем, савыктыр. Картлык—йогышлы чир. Йога—Вакыттан. Булмый аны туктатып атып та туптан! Картлыкны тоймассың— булмасаң гына. Вакытта «куырылмассың*— тумасаң гына. Сөннәткә утырту Үткәнне сорама. Сина да—киләчәк... Җавап урынына бирием оер чәчәк. Күпме су сипсән дә, ул да бер корыр. ...Кемнеңдер бер җыры гомерләргә тора! тору Тәртип бозган өчен Әни мәрхүмәнең үз тәрбия ысуллары бар иде: без— малайларны ярты яки бер сәгатькә урындыкта бастырып тота иде. Басып Ичмасам, бәргәләп алса гына икән! Басып торам шәмдәй, тере малай-һәйкәл... Шундый гаделсезлек!— риза түгел күңел. Бәбкә югалганга мнн гаепле түгел. Җәймәгә караны ялгыш кына түктем, беленмәсен диеп, ерттым әле читен... Күрше бакчасына оч кон кергән юкка! Әни биргән җәза булды бер дә юкка... Сәгать йормн кебек. Минутлар озак үтә! Уйнарга урамда дус малайлар көтә! Әни күрмәгәндә чүгәләп тә алам. Бу вакытны тизрәк үткәр сана, Аллам! Эх, беразга гына мәрткә китсәң иде! Әни үрсәләнеп янда йөрсә иде! Әй, үкенсә иде! Уйнар чак җиткәндә янә терелсәң иде!.. Әй, газиз сабый чак! Әй, үткән гомерләр! Ул чакларны сирәк төшләрдә күрү дә! Үтте күпме көннәр! Үтте күпме еллар! Яшәләяшәлә төз басып торулар күп булды. Булган күк Үзгәртеп корулар. Тордык төрле чатта үсмер егет чакта, тордык төрле постта гади солдат чакта. Кешеләр күмгәндә церемонлы сакта... ...Басасы иде хәзер урындыкка менеп! Бөтен җаным белән торыр идем көлеп! Торыр идем сәгать, торыр идем тәүлек... Язмыш тарафыннан бәхетле үртәлеп! Әлегә әннем кабере янында тып-тын басып торам... Уиланды ир иртән уянгач... Чыны ир-атның— көн дә кичә сиратны «Ир егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятыр!» Төшендә чапты-чапты да шул атта, уянгач иртән, уйланды шул хакта: Су—батырып, кочмакчы булды; Ут—көйдереп, куырмак булды; Җир—«әйләнеп», башыннан төйде; Хатын-кыз—кадады аркага... Ә Күк менә нишләр? Фәрештәләр канатында күтәрерме? Җәһәннәмгә себерерме җилләре?.. Кичеп чыкмады... Төнге бураннарда, чаңгы тагып, бозлар аша тартып карадым. Урау юллар аша. төрле-төрле машинада кичтермәкче булдым. Сөйрәдем буксирдай, йөзә-йөзә колач салып... һич булмагач, турылатып күпер салдырдым. Кызыктырмак булып, каршы якта сарайлар кордым... Иске нигезеннән яңа йортка күченмәгән Ия шикелле, калды Сөю Иске Шәһәрдә— Казансуны кичеп чыкмады!.. ...Әллә Үзе көчсез булды? Әллә без юньсез булдык... Эх! (фольклорга ияреп) И иш булды, иш булды _ Иш булмады, биш булды.' Комнан аркан ишә дигәч. Кызыккан гына эш булды.. Кама суы зур дәрья, диңгез чалымнары бар. Төннәр буе йокламыйсың, йөрәк яраларың бар? Әй, егетем баш сау булсын!— ярның яңалары бар! Кем тапкан, кем югалткан: кем качкан да, кем капкан!.. Эх, милай! Сайлаганым булып чыкты урам авыз, җил капка... Урам авыз, жил капка! Безнең тауларның башында бөркет түгел, әрләндер. Тишек эшләпә кигәнмен, шуңа башым әйләнде. Көтүче чыбыркысына абынганга гарьләндем! Кем тапкан, кем югалткан! Кем качкан да. кем капкан!.. Эх. милай! Сайлаганым булып чыкты урам авыз. җил капка... Урам авыз, жил капка!Затлы. Татлы. Атлы. Хаклы. Усаллыгы? Минеке чаклы. Тырышльп ы үжәтлеге кырык сигез катлы!Өреп терелтә ала арыган учакны. Эңгер-меңгер язмышыма Ходай биргән Якты! Югалтсаң, тагын йөрерсең— «улмыминме хаклы?» Орлыктан кибәкне аермый күпме гомер акты... Дүртьюллыклардан Иркен идек—тар калдык. К үмәк 11 де к—таркалды к ...Бер кон килде—таң калдык!— парлы нарлы такъ калдык. Күз уңу Яшәмәдек дисәк, алар әйтсен— еллар, ярлар, днңгеяатаулар... Донья камиллеге кимегәнме?— ниндидер бер төс җитми ал таңда... Затлы. Татлы. Атлы. Хаклы. Усаллыгы? Минеке чаклы. Тырышльп ы үжәтлеге кырык сигез катлы! Бигайбә! Аттылар—атылмады. Саттылар—сатылмады... Мәгънәсезлек ярышында тилегә пар булмады. Була кайчак... Суда сусап, су эчелми Утта өтелеп, пешелми. Гайрәт чиксә, бернине дә күңел кичерми. »№ «Ике икең дүрт» кебек хакыйкатьне белеп бетермибез—кызганыч! ...Атасына карап, улын ярат, анасына карап, кызын коч. Үзгәреш .Авыл инде чит. Әмма таныш... Мәчет тә буш, клуб та буш. Өйборынча экраннарда ату-үтерү, секс-тавыш. Сәясәт Күмдек Тегене Тудырдык Моны. ...Тарта тегермән— юк кына оны. Яралар, төзәлсә, үзе куба. Язган бәхет иңгә үзе куна. ...Очарга йә егылырга Кеше канатларны үзе куя. Диңгезләрне кичеп, ярга чыккач. Томаннарда каласы иттең. Синең-минем язмыш әле бер хәл,— Дөньяны ямансу иттең... 'в'ХЯ.' Кешегә сан булса, көн була. Көн булса—кояшлы ил була. ...Шәхесең, милләтең тапталса, яшь тамган туфрагың көл була

Реклама