САГЫНДЫРЫП ТӨШЕП ИСЕГЕЗГӘ

Җитми төсле... Шшырь язар өчен, тәү нәүбәттә. Үз халкыңны кирәк белергә: Тукай шагыйрьлеге җитми безгә— Татар җанын ачып бирергә. Шикләндерә ярып сүз сөйләргә. Курку хисе китә тамырга. Җәлил кыюлыгы җитми төсле— Нәфрәтеңне әйтеп салырга. . Яр сөйгән бар, гыйшык утларында Туры килде бик сш янарга. Сибгат яратхы җитми төсле— Мавыктыргыч сүзләр табар! а. Сыкрау катыш моңзар ишетәсең. Кемгә генә барып кагылма. Туфан сабырлыгы җитми төсле— Түзем кеше булып калырга. Бүген никтер шулар җитми төсле (Күбен күп тә бездә шәп ирләр. ) ...Шигырьләргә сеңгән холкы белән Тәрбияли безне шагыйрьләр. Менә шундый хәлләрдә... Дуңгыз б)лып мыркылдап. Марҗа булып шаркылдап. Хәрам сулар эчертеп. Маймыл ясап исертеп. Корал белән куркытып. Ялган тарих >кытып. Чиркәүләргә чакырып. Акырып вә бакырып. Илдус ГЫЙЛӘЖЕВ (1946)-шагыйрь -Жир китабы- -Жи1кен\- -Чзгаро- -Как су» Һ6 китап tap авторы 4 такой районында яши 9. .к V. м I Томалыйлар аңымны.— Кайнаталар канымны. Җәфалыйлар җанымны. Туздыралар малымны... Үзгәртергә телиләр. Колга нигә тел? —диләр. Чалып алар екмакчы. Кабып кына йотмакчы. Менә шундый хәлләрдә... Юк. кирәкми жәлләргә! Каршы тору сәләтен. Хөрлек сөю гадәтен, Безгә биргән бабайлар. Әткәйләр һәм агайлар. Баскын чигәр, түзалмас. Татар рухы үзгәрмәс! ...Татар мәңге тезләнмәс... Сагындыра шулай да Истәлеккә нәрсә алыр идем, Балачакка кире кайтып булса? Ис китәрлек әйбер юк та кебек, Шөкер итә идек тамак туйса. Үкчәләре кыек чүәкләрне Бәйрәмнәрдә генә кия идек; Атланмады чалбар, җитен күлмәк Булды бугай безнең бөтен милек. Ябык муеннарга—кызыл байлык— Өчпочмаклы мунчак тагып йөрдек; Кәлҗемәдән күчеп бәрәңгегә. Дөнья базарына барып кердек... Муллык ташып торган бу заманга Ул еллардан тагын нәрсә хаҗәт? Җиңгә борын сөртеп йөргән малай Сагындыра бик еш, шунсы гаҗәп... Дезертир да, түгел дә Мин дезертир бугай, командир! Һади Такташ Шул халәттә булам мин дә бик еш, Әллә качкын, әллә «ышпиун». Тукай әйтмеш, түгел читтә генә. Үз илендә кайчак «эш кыен». Басар идем сафка корал тотып. Кемгә каршы барыйм орышка: Чечнягамы. Әфган халкынамы? Кемне кыйныйм тора-торышка? Үчем юк бит, шөкер, берсендә дә. Күңел күркем—дуслык, туганлык. Шушы хисем, җәйсәм байрак итеп, Җир шарымны дүрт-биш урарлык. Кыргыйлыктан арынырга вакыт Җиткәндер бит инде, җиткәндер: «Мин—тынычлык яклы!»—диеп. Татар, Бар дөньяны кат-кат сискәндер! Мин дезертир бугай: Такташ кебек, Хәрби эшкә соңга калынган. ...Татар полклары юк шул хәзер, Командирлар башка кавемнән... Көнкүрештә тыйнак була белү Килә торгандыр ул тумыштан. Җан дусларны юк-бар йомыш белән Артык борчымаска тырышам. Анда да бит калыр шул гадәтем, Авыр чаклар булыр, түзәрмен. ...Сагындырып төшеп исегезгә. Үзәкләрегезне өзәрмен... Барда кызлары Очраштырды безне Казан— Белем, яшьлек каласы. Гыйлем аша якынайтты Барда—Казан арасын: Солтанайның Әнисәсе. Озын Ялан Фәнисәсе. Үтәйбашнын Рәисәсе. Каенавыл Фәнүсәсе. Чибәр, нәфис иде алар. Сүзләре—кош сайравы; Мәңгелеккә кыйбла итеп Татарстанны сайлады: Солтанайның Әнисәсе. Озын Ялан Фәнисәсе; Үтәйбашнын Рәисәсе. Каенавыл Фәнүсәсе. Сагынам да. сәфәр чыгам. Урыйм яшьлек елларын. Сезне уйлап үтеп барам Казан—Барла юлларын: Солтанайның Әнисәсе. Озын Ялан Фәнисәсе; Үтәйбашнын Рәисәсе, Каенавыл Фәнүсәсе... Җан бирмәк Син бит аны яратасың, Күз карашың әйтеп тора. Нишләт им соң сине, бала? Карт акылым исәп кора: Каршы килсәм, гомер буе Үпкәләрсең төсле миңа... Риза булсам, күңел тартмый. Ул пар түгел кебек сиңа. Яхшы беләм. утырсам да Аркылыны буйга чутлап— Мәхәббәтне тыеп булмый... Аны була бары хуплап. «Ир бирмәк ул җан бирмәк».—дип Әйткән мәкальне без бел.мәк. Хатын-кызга шулайдыр ул... Әти өчен шул—кыз бирмәк... Мин әйткәнчә Синең миңа хакың бар. Минем сиңа хакым бар. Ул хакны бит никах белән Теркәп куйды хөкемдар. Синең миңа антың бар. Минем сиңа антым бар. Шул антыңа тугры булсаң. Кирәк түгел алтыннар. Синең миңа назың бар. Минем сиңа назым бар. Әйтәм нч мин: безнең язмыш Югарыда язылган... «Карт» гашыйк Сезнең авыл бик-бик якында. Урман сарган таулар артында. Өметләрне юлга түшим дә, Чыгып китәм хыял атында. Дилбегәсе—синең кулларда. Уйларны гел тарта шул якка. Мин бәхетле, барып җиталсам, Синең эзләр калган сукмакка. Аннан ары үтү ярамый. Тыясың ич:—Кеше күрмәсен. Картаеп беткәч гыйшык уйнап Йөриләр,—дип. яшьләр көлмәсен. Йөрәкне тотып, йөрим ары да бире, Узып китәм сезнең турлардан. ...Дару үләннәре җыеп кайтам Бакча артыгыздан, урманнан... Чират синеке Нигә кирәк булды инде Мине эзләп килү? Рәнҗетелгән хисләремнән Тагын бер кат көлү. Беләсең ич. авыр миңа Сине кабат күрү. Бер котылган ут эченә Бу бит кире керү. Кызык тапсаң, пешеп кара. Калып тере көе. Күмерләрен сиңа бирәм... Миңа калсын—көле. Теләгем бар Көтеп алган шатлык иде Безнең күрешүләр. Татлы булып истә калган Тәүге үбешүләр. Аз идеме, гашыйклар дип. Үртәп көлүчеләр? Көнләшүдән, чыдый алмый, Дошман күрүчеләр. Бар иде бит сокланучы, Хуплап йөрүчеләр. Кош теледәй хатларымны Илтеп бирүчеләр. Җиңеп чыктык, мәңгелеккә Булды килешүләр. Шундый язмыш телим сезгә, Арттан килүчеләр...

Реклама