Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫРЛАРЫБЫЗНЫ БАРЛАР ЧАК


нде менә ничәнче тәүлек иокысызлыктан жәфа чигәм. Бүген дә шулай Аптырагач, торып, кунакханәдә үзем тукталган бүлмәнен тәрәзә капкачларын киереп ачып жибәрәм. Сызылып май таны атып килгән чак Йөземне иртәнге саф-жылы жил иркәли. Ә тәрәзәм каршындагы зур бакчада — Россия Саклану министрлыгының Үзәк архивы урнашкан урында (әлеге мәйдан тимер челтәрле биек коймалар белән әйләндереп алынган, эчке ягында сакчылар йөреп тора) - үзәкләрне өзеп-өзеп сандугачлар сайрый...
Сандугачлар Әллә алар да. минем кебек, иокысызлыктан жәфа чигәләрме9 Әллә жырчы кошлар. Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булганнарның якты истәлекләрен, олы рухларын биниһая кадерләп, аларга үзләренең кабатланмас сихри моннарын багышлап, мәңгелек сакка басканнармы? Әллә сандугачлар яу кырыннан кайтмый калганнарның үлмәс Жаннарымы9 Җырлары әллә исәннәргә— безнен буынга —әйтер сүзләреме, өн-авазларымы 9 Әллә каһарман якташларыбыз эзләреннән меңнәрчә чакрым юллар үтеп бирегә - Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Үзәк архивка - баш күтәрми эшләргә килүчеләрне хуплап, шулай үзләренчә сәламлиләрме?..
Һай. телләрен-уйларын белсәң иде шул жырчы кошларның.. Ә инде Иокысызлыктан интегүемә килсәк, аның сәбәбе бер генә - архивта эхләнүләргә багышланган киеренке һәр көн нинди дә булса тетрәндерерлек хәлләр, сискәндерерлек факг. зар белән очраштыра. Очраштыра да шул чор вакыйгалары эченә өермәдәй-ышкындай бөтереп алып кереп китә, иокыны-ялны. ашау-эчүне. бар дөньяны оныттыра Әйе. дары исе сенгән. чит-чигләрен ялкын өтеп алган, канга манчылган ул документлар жанга һич тә тынгылык бирмиләр Күпме каһарманнар, үзләренә "икенче гомер" бүләк иткәнне көтеп, архив киштәләрендәге калын томнар аша сүзсез генә безгә карап торалар. Әрнү лә. өмет тә чагыла кебек аларнын өнсез "карашларында..." Шушы архивта сакланучы, тарихи дөреслекне раслаучы миллионнарча том гаять мөһим, бәһа биреп бетергесез ул документларның зур күпчелегенә әле эзләнүче-тикшеренүчеләрнен куллары бөтенләй тимәгән Әнә шул 'айсберг-боз"ны аз гына булса ла "эретү" - билгесез батырларны барлауда тыйнак кына үз өлешемне кертү нияте белән чираттагы ялым вакытында һәр елны диярлек киләм мин бу архивка Ашкынып-дулкынланып киләм
Архив Иң элек шул искиткеч серле, тылсымлы, хикмәтле "мәгарә”гә беренчеләрдән булып юл күрсәткән остазларыма ихлас рәхмәтемне әйтеп, тирән хөрмәтемне белдереп үтим әле Менә алар вафат булган рухташларымнан - үтә дә нечкә күңелле, тынгысыз жанлы Гази Кашшаф. Самат Шакир. Зәки Әхмәтжанов. Фәргать Нуруллин. Әмир Ганиев, галимнәрдән Җәмил Гыйльманов. Альберт Айнегдинов; исәннәрдән бәзен гомерен шушы гаять кирәкте эшкә багышлап. Хәтер сагында уяу торучы Шамил Рәкыипов. Рафаэль Мостафин. Мәрди Рафиков. Шәриф Байгильдин. Имам Хәсәнов. Чәчкә Закирова. Нургали Булатов. Мәгъсүм Гәрәев. Эльмира Әлиятул зина. Дамир Гарифуллин . Әлеге фидакарь җаннар безнен кебек сугыштан сон туган буын вәкилләренә дә "архив вирусьГн гомерлеккә йоктырдылар Арабы здан бик яшьләй киткән талантлы каләмдәшебез Газиз Кашапов-Үзиле. тарих фәннәре кандидаты Сәмигулла Хәиретдинов. исәннәрдән әдибә Сәйдә Зыягдинова. күп томлы Хәзер китабы"н чыгаруда аеруча нәтиҗәле эшләүче Анатолии Иванов. Михаил Черепанов, эзтабарлардан Әхәт Садриев. Рәшит Миннегалиев, Гомәр
В *
И
Хажиев. Рифат Жәләлиев. Гомәр Мөбарәкшин. Камил Арифуллов. Рашат Низамиев. Ирек Бәдертдинов. Рафис Могыйнов. Атлас Гафиятов һ.б. бик күпләр Бөек Ватан сугышы елъязмасын тулыландыруда үхдәреннән зур өлеш керттеләр. Алар архивларда казынып, сугыш булган урыннарны аркылыга-буйга инләп, шул дәһшәтле чорнын тетрәндергеч сәхифәләрен ачтылар, моңарчы билгесез булган батырларны эзләп таптылар Батырлар дигәннән, алар арасында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәннәр һәм ахыр чиктә әлеге олуг исемгә лаек булганнар аерым урын биләп тора .
Советлар Союзы Герое дигән иң югары дәрәҗәле исем моннан 66 ел элек - СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1934 ел 16апрель Карары нигезендә булдырыла. Шул ук елның 20 апрелендә мәртәбәле мондый исем иң беренче итеп А.В Ляпидевскии. С. А Леваневский. ВС.Молоков. Н.П Каманин. М Т.Слепнев. М.В Водопьянов. И В Доронин кебек аеруча тәвәккәл-батыр очучыларга бирелә Тарихи язмалардан укып белгәнебезчә. 1934 елның 13 февралендә Чукот диңгезендә, бозлар арасына кысылып. ‘ Челюскин- пароходы бата. Күренекле академик О Ю Шмидт җитәкчелегендәге арктик экспедиция әгъзалары (экипаж белән бергә барлыгы 111 кеше), шулай итеп, хәрәкәтләнүче боз өстендә, үтә дә кырыс поляр кыш хакимлегендә калалар. Челюскинчыларны эзләп табу һәм коткару эшенә исемнәре югарыла әйтеп үтелгән очучылар үзләре теләп алыналар . Ниһаять. 5 апрельдә А.В.Ляпидевский дрейфтагыларны табу бәхетенә ирешә һәм очкычы белән бозөстенә ■кунаклап", беренче рейста ук унике кешене материкка исән-сау алып кайта. Аның фидакарьлеге башка очучыларны да канатландыра. 13 апрельдә инде челюскин- чыларның барысы да коткарыла (алар арасында ике бала һәм җиде хатын-кыз да була)
1934 елдан альт Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәрге чорда барлыгы 626 кеше Советлар Союзы Герое дигән олуг исемгә лаек була. Араларында Татарстан Республикасында туып үскән төрле милләт вәкилләре, шул исәптән 9 татар да бар (кара "Герои Советского Союза". М . Воениздат". 1984. 28 бит). Хәзер кайбер якташларыбыз белән якыннанрак таныштырып үтик әле.
Шулар арасыннан Чирмешән районында туып-үскән мордва егете Павел Алексеевич Цаплинны (1906- 1937) ин беренче итеп тирән ихтирам хисләре белән
1936 елның 16 июлендә Испаниядә монархистик фашистлар фетнәсе башлана. Генерал Франко гаскәрләренә ярдәмгә итальян һәм немец фашистлары ашыга Алар Испаниягә бихисап корал, хәрби кирәк-яраклар һәм тулы хәзерлектәге хәрби частьләрен җибәрәләр
Моңа жавап итеп, бөтен дөньяда Испания патриотларына карата теләктәшлек хисе үсә бара Әлеге республиканы саклау, кара көчләргә каршы тору өчен күп кенә илләрдән иреклеләр отрядлары килә. Совет иренлеләреннән дә 2065 кеше туплана, шуларнын 351 е танкист була.
Капитан Цаплин 1936 елгы Октябрь парадында (7 ноябрь) катнашканнан сон. Кызыл мәйданнан ук. үз теләге белән. Испаниягә китә. 20 ноябрьдән инде ул. танк ротасы командиры сыйфатында. Мадридны саклаучылар белән бергә фетнәчеләргә каршы сугыша Шул чорда яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен кыю офицер. СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 2 гыйнварындагы Карары нигезендә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1937 елның 13 февралендә франкочы гаскәрләрнең һөжүмнәре туктатыла. Республикачылар үзләре контрһөҗүмгә күчә Капитан Цаплиннын танклары, тимер ташкын булып, дошман өстенә ыргыла. Жинү арты жинү яулаган мизгелләрнең берсендә, көтмәгәндә генә, рота командирының куәтле корыч машинасына снаряд килеп тия Цаплин авыр яралана, әмма рота белән җитәкчелек итүне дәвам иттерә
Анын экипажы сонгы снаряд, сонгы патрон беткәнче сугыша Аннары капитан, дошман кулына калдырмас өчен. танкны үзе шартлата һәм частенә әйләнеп кайта Ләкин яралары ана озак яшәргә мөмкинлек бирми Берничә көннән П.А.Цаплиннын жәсәден. хәрбиләрчә зур хөрмәт күрсәтеп. Испаниянең Арчен шәһәре каберлегенә жирлиләр
Интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен. СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 27 июнь Карары нигезендә Мордва Афонькасы авылы егеге Павел Алексеевич Цаплинга Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Республикабызда ин беренче булып!
Сүз уңаенда шунысын да әйтик; Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез дә сынатмый. Нәсел тамырлары белән республикабызның Биектау районы Ямаширмә авылыннан булган. Донбасста туган Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинны (1914-1947) гына алыйк Ул 1938 елнын жәендә Приморье краеның Хасан күле янында, япон самурайларына каршы көрәштә үзенен исемен мәңгелек данга күмә ...29 июльдә Япониянең Квантуй армиясе гаскәриләре, чикне бозып. Заозерная һәм Безымянная биеклекләре районында безнең заставаларга һөжүм итәләр. Башка сугышчан иптәшләре кебек, чик сакчысы Г. Батыршин да үзенен отделениесс белән самурайларга каршы батырларча көрәшә. Ахырдан ул авыр яраланган сигез сугышчыны һәм застава начальнигын дошман кулына төшүдән коткарып кала - аларнын һәркайсын. берәм-берәм үз аркасына салып, күлнен икенче ягына чыгарып куя
Яшьлегендә оста йөзүче булуы, житезлеге- / $ Батыршин
тапкырлыгы әнә шул чакта бик тә ярдәм итә аңа.
13 көн буе дәвам иткән сугышлар барышында японнар үзләренең бик күп солдатларын, офицерларын югалталар һәм 1938 елнын II августында СССР белән вакытлы килешү төзергә мәжбүр булалар. Чик сакчыларыннан аеруча зур батыр зык күрсәткән 22 кешегә, шул исәптән Гыйльфан Батыршингада. аның якын дусгы Иван Чсрнопяткога һәм алар хезмәт иткән застава начальнигы П ФТерешкинга. СССР Югары Советы Президиумының 1938 ел 25 октябрь Указы нигезендә. Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелә. Шул ук Указ белән әлеге мактаулы исемгә тагын бер милләттәшебез Саратов өлкәсендә туып-үскән пулеметчы егет Кәрим Мусяк улы Яһудин дә лаек була. Ул бер бәрелештә дошманның 60 лап со.гдатын һәм офицерын сафтан чыгара
1939 елнын 30 ноябрендә башланып. 1940 елнын 12 мартында төгәлләнгән совет-фин сугышы вакытында да якташларыбыз сынатмыйлар Шулар арасыннан төрле дәрәжәдәге ин гаярь хәрбиләр - Казан шәһәреннән М В.Дмитриев. М П Кирпонос, А.М Коняев. Д.Е Строганов. ААЧупуренко. Алабутадан С П Спирьков. Балтачтан X И Ибраһимов. Б.С.Рәхимов. Х.С Сабиров. Баулыдай И Д.Зиновьев. Мамадыштан I Я Нигьмәтуллин. Минзәләдән Г В Вәзетдннов. Б А Винокуров. Тсләчедән А К Ксенофонтов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Тугандаш Башкортостан Республикасында һәм Саратов өлкәсендә туып- үскән милләттәш.тәребездән С Н Майский белән И М.Кудашев та Аггыи Йолдыз кавалерлары булып әвереләләр.
1941 |945елларда немец-фашист илбасарларына каршы 1418 көн вә төн дәвам игкән Бөек Ватан сугышы һәм Ерак Көнчыгышта Япониянең кораллы көчләрен. Квантун армиясен тар-мар итү өчен барган көрәш (1945елнын 9 августы - 2 сентябре) безнең ил — СССР дигән зур дәүләт өчен аеруча житди сынау чоры була Дошманны жиңү хакына күпмилләтле бердәм халкыбыз ким дигәндә 27 миллион кешесен корбан итә (Дөресен генә әйткәндә, бу өлкәдә серлелек пәрдәсе гулысынча ачылмаган әле И В.Сталин 1946 елда, мәсәлән. • Правда" газетасы хәбәрчесенә биргән
интервьюсында .немецлар белән сугыш вакытында, оккупация чорында һәм немец каторгасында Советлар Союзы үзенең жиде миллион кешесен югалтты". - дип белдерә Н С Хрушев исә 1961 елда Швеция Премьер-министры Т.Эрландерга җибәргән хатында Бөек Ваган сугышы чорында һәлак булучыларның санын егерме миллион итеп күрсәтә 1990 елла - М.С. Горбачев илгә җитәкчелек иткән чорда - бу сан егерме жиде миллионга житте...
Чит ил тикшеренүчеләренен әлеге мәсьәләгә карата үз карашлары бар. Америкалы социолог Н Тимашевнын 1948 елда ук игълан ителгән белдерүеннән күренгәнчә. СССР әлеге сугыш вакытында утыз жиде миллион ярым кешесен югалткан булып чыга. (Кара: ’ Родина" журналы, 1991. 6-7 кушма сан. 139 бит.) Ә инде Мәскәүгә килеп, бу мәсьәләне утыз ел буе өйрәнгән Англия галиме Ж.Эриксон “.. Икенче Бөтендөнья сугышы Советлар Берлегенең кырык тугыз миллион кешесен алып китте" дип белдерә. Халыкларны газиз ватаннарыннан куганда үтерелгән һәм төрмәләрдә. ГУЛАГ биләмәләрендә миллионлап кырылганнар саны бу исәпкә керми...
Шулай да. Сугышта һәлак булганнарга багышлап "Хәтер" китаплары чыгарылу, партизаннар хәрәкәтендә, дошманга каршы яшерен оешмалар эшчәнлегендә катнашучылар, шулай ук әсирлектә булган, коллыкка куылган кешеләр турында яңа мәгълүматлар табылу, мәңге кереп булмастай тоелган серле архив ишекләренең ачылуы безнең күңелләрдә якты өметләр уята, һәлак булганнар һәм чын батырлар турында Галиҗәнап Вакыт үз сүзен әйтәчәк әле!..)
Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә тиңдәшсез фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән 11.633 кешегә Советлар Союзы Герое дигән олы исем бирелә. Алтын Йолдызга ия булучылар арасында Татарстан уллары һәм кызлары да йөзәрләп санала.
Әлеге каһарманнар чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы-мактанычы Еллар үтү белән аларнын һәркайсынын шәхси батырлыгы белән кызыксыну үсә-көчәя бара Сугыш елларында ук инде республикабызның танылган язучылары, журналистлары һәм галимнәре батырлар турында материаллар туплый башлыйлар, алар турында ’ Кызыл Татарстан”. "Красная Татария" газеталарында. “Совет әдәбияты" журналында әдәби-публииистик язмалар бастыралар. Татарстан китап нәшриятында аерым жыентыклар булып та чыга аларнын ул әсәрләре Төрле фронтларда татар телендә нәшер ителүче газеталарның хәрби хәбәрчеләре дә бу өлкәдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр - каһарманнарыбыз турында йөзләгән очерк-зарисовкалар ижат итәләр...
Соңыннан, шуларга нигезләнеп, сугыштан сон — 1946—1947 елларда — башта урысча, аннары татар телендә беренче тапкыр "Батырлар китабы" дөнья күрә Аны чыгаруда күренекле язучы Кави Нәҗми башлап иөри, төзүче-мөхәррире дә үзе була. Алсу тышлыгына Алтын йолдыз медале, лавр яфрактары. милли бизәкләр төшерелгән. батырларның рәсемнәре урнаштырылган һәм чорына күрә яхшы ук бизәлгән әлеге китап (рәссамы — Байназар Альменов) 10 мен данәдә басыла. 224 битле I томга 56 Герой турында очерклар тупланып бирелә. Аларнын авторлары арасында без Габдрахман Әпсәләмов. Гариф Галиев. Габдулла Гомәрев. Мәрьям Дибаева. Әхмәт Ерикәй. Бруно Зернит. Риза Ишморат. Газиз Иделле. Гази Кашшаф, Мәхмүт Максуд. Шәрәф Мөдәррис. Гамир Насрый. Мөхәммәт Садри. Гали Хужиев. Мәхмүт Хөсәен. Әхмәт Юныс кебек өлкән каләмдәшләребезне күрәбез
"Батырлар китабьГнын тагын да күләмлерәк II томы да хәзерләнгән була. Ләкин ул. хәзергә билгесез сәбәпләр аркасында, үз укучысы кулына барып ирешми.
Әмма батырлар турындагы чын хакыйкать, кар астындагы кайнар чишмә кебек, барыбер үз юлын таба 1963 елда Татарстан китап нәшриятында тарихчы эзтабар Л.И Ханиннын урыс телендә "Герои Советского Союза - сыны Татарии" дигән китабы басылып чыга 167 Герой турындагы очерк-зарисовкаларын туплап бирә ул биредә. 1966 елда әлеге китапның татарча басмасы да дөнья күрә - бу юлы инде каһарманнарның санын 171 кешегә җиткерә Леонид Иванович...
1982. 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты батыр якташла- рыбыздан 211 кеше турында урыс телендә “Герои Советского Союза- наши земляки" дигән өч томлыкны халык игътибарына җиткерә. 1990 елда исә әлеге томнар татар теленә тәрҗемә ителеп. “Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз" дигән исем
астында 680 битле саллы гына китап булып басылып чыга Ана. 211 каһарман турындагы очерк-зарисовкалардан тыш. Татарстаннан читтә яшәүче милләт- тәшләребездән 91 кеше турында кыскача мәгълүматлар кертелә, фотосурәтләре урнаштырыла Бу өлкәдә тарих фәннәре кандидатлары Ж И Гыйльманов. А К.Айнетдинов. Татарстан кигап нәшриягынын ул чактагы баш мөхәррире урынбасары Н К.Габитов эзтабар язучы Ш Ж Рәкыипов. отставкадагы полковник С.Ә. Гаһиров. якташыбыз. СССР Саклану министрлыгы Үзәк архивы начальнигы урынбасары, полковник Ә.Х Фәизуллин үхтәреннән аеруча зур өлеш кертәләр
Бөек Жинүнен 55 еллыгын лаеклы төстә каршылау һәм билгеләп үтү турында Татарстан Республикасы Президенты М Ш Шәимиевнын 1999 ел II ман Указы һәм 1Р Министрлар Кабинетының 1999 ел 20 август Карары батырларыбызны барлау юнәлешендә тагын бер әһәмиятле адым ясарга рухландырды Татарстан китап
Татарстан китап нлшрияты директоры Дамир Шакиров (уңнан сулга), баш чвхаррир \ар/ч Әюпон. булек чодирюрс Расим Әмирханов. Равил Рахмани. Рушан Шамсстдинов (баш росса ч> Рафис Карбонов, Булат Хомидуллин •Батырлар китабымның яңа басчасын чыгару хакында фикер алышалар 1999 ел
нәшрияты. Республикабызның Язучылар оешмасы. Баш Архин идарәсе. Татар энциклопедиясе институты, музейлар. "Хәтер китабы” нәшрияты, хәрби комисса-риатлар. ветераннар советлары белән берлектә. "Батырлар китабьГнын энциклопедик характердагы яна басмасын хәзерләү эшенә ныклап тотынды Нәшрият директоры Д С Шакиров тәкъдиме буенча, төрле чыганаклардан эзләнә торгач Советлар Союзы Геройларыннан барлыгы 378 кеше турында кызыклы гыйбрәтле мәгълүматлар тупланды Аларнын зур күпчелеге Татарстанда гутан яисә биредә укыган, эшләгән, яшәгән Республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез .т онытылмады Нәтижәдә. батырлар турында беренче мәртәбә тулы мәгълүмат-г шундый уникаль басманы дөньяга чыгару мөмкинлеге туды Элек нәшер ителгән кигшглард.ш аермалы буларак. “Батырлар китабьГнын янасына Алтын Йолдызлы каһарманнарыбыз турында Россия Саклану министрлыгы Ү зәк архивында сакланучы Бүләкләү кәгазьләрендәге язмаларның кыскача сөземтәсе кертелде (алар дәүләтебезнең берьюлы ике гелендә - гатар һәм урыс телләрендә янәшә бирелде), фоторәсемнәре урнаштырылды. Батырларыбыз турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга геләгән кешеләр өчен һәр сәхифә ахырында әдәби чыганаклар га күрсәтел ас
Әлеге басманы хәзерләгәндә зур ярдәм күрсәткән Россия Федерациясенең Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы, хәрби фәннәр һәм тарих фәннәре докторы, академик М.Ә Гәрәевка. Россия Саклану министрлыгы Ү юк
архивының элеккеге жаваплы хезмәткәрләре - полковник Ә.Х.Фәйзуллинга. подполковник А.Г Янкевичка, өлкән фәнни хезмәткәр — уку залы мөдире В А.Кеменевага һ.б. иптәшләргә ихлас рәхмәт сүзләрен житкерәсебез килә. Каләм- дәшләребездән Шамил Рәкыйпов. Зәет Мәҗитов (хәләл жефете Наилә ханым белән). Харрас Әюпов, Солтан Шәмси, Рафис Корбанов, әтиле-уллы Лирон һәм Булат Хәмидуллиннар, Нургали Булатов. Райф Бариев, Фирая Зыятдинова, Наилә Вәлитова, Роза Заһидуллина. Гәүһәр Хәсәнова. Илшат Хәлиуллин. Наил Таиров, Азат Низамиев, Татар энциклопедиясе институтыннан Флера Гулова, Татарстан Җөмһүриятенең милли китапханәсеннән өлкән библиограф Зөбәржәт Нуриева һ.б. шулай ук бу гаять мөһим эшкә үзләреннән зур өлеш керттеләр...
“ Батырлар китабы ”нда 1945 елның 30 апрелендә төнге сәгать унберенче яртыда - урыс М.А.Егоров белән грузин М В Кантариядән алда — рейхстаг түбәсенә ин беренче булып 79 нчы укчы корпус Байрагын менгезеп кадаган татар егете, өлкән сержант Гази Казыйхан улы Заһитов (1921 - 1953) турында да сәхифә бирелә Үзәк архивта эшләгәндә өлкән эзтабар әдибебез Шамил ага Рәкыйпов тапкан каһарманыбыз ул! Хәер, бу тынгысыз язучы, искитмәле тарихи-документаль әсәрләр тудырып, бер үзе генә дә дистәләрчә батырларыбызга икенче гомер — мәңгелек яшәү бүләк итте. Анын каһарманнары арасында Алтын Йолдызлы очучы кызларыбыз Мәгүбә Хөсәен кызы Сыртланова. Ольга (Ләйлә) Александровна Санфирова, легендар партизан Иван Константинович Кабушкин, татарлардан ин беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин, күренекле хәрби эшлекле, генерал-полковник Василий Николаевич Гордов, Бүләкләү кәгазендәге бер хәрефнең дөрес язылмавы аркасында үзенең Герой икәнлеген дә белмичә үлеп киткән Хәсән Заман улы Заманов, ил күләмендә Николай Сергеевич Орлов буларак билгеле татар егете Гатаулла Мирзаһит улы Минаев һ.б. бар
Әйе, архивтагы эхләнүләр көтелмәгән ачышлар ясарга да этәрә. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташларыбыз, милләттәшләребез бермә- бер күбрәк булган икән безнен. Архивта моңарчы тикшеренүчеләрнең куллары кагылмаган үтә житди документлар белән танышканда шундый фикергә киләсең. Әйтик, Татарстанның Әлки районы Баллыкүл авылы егете - III Украина фронтының Николаевск ныгытылган районына караган 10 аерым пулемет-артиллерия полкының пулемет расчеты командиры, гвардия сержанты Хафиз Зариф улы Зарипов (1906— 1944) яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен, Советлар Союзы Герое исеменә өч мәртәбә (!) тәкъдим ителә Әмма аның фидакарьлеге тиешенчә бәяләнми.
Шундый ук сүзләрне Аксубай районының Козловка (Дмитриевка) авылында туган өлкән сержант Филипп Николаевич Мазилинга, Арча районының Носы авылы егете - капитан Әсгать Зиннәтулла улы Зиннәтуллинга, Кукмара районының Бөтләнгер (Аксыбы) авылыннан китеп, Карелия жирендә батырларча һәлак булган шагыйрь жанлы лейтенант Нух Идрис улы Идрисовка, Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәгән разведчик Мәүләви Галимжан улы Галимовка һәм тагын дистәләрчә якташларыбызга карата да әйтергә мөмкин. Алтын йолдыз кавалеры булырга лаеклы бу затларга, ни кызганыч, төрле дәрәжәдәге орденнар гына бирелгән
Әмма батырларны туган төбәкләрендә онытмыйлар. Әйтик, Нух Идрисовка 1988 елның 16 октябрендә, тууына нәкъ 70 ел тулган көндә, үз исемен йөрткән Түбән Өскебаш урта мәктәбе (Кукмара районы) каршында мәһабәт һәйкәл (бюст) куелды. Якташлары анын янәшәсендә Татарстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы иң яшь Советлар Союзы Герое. Җиңү парадларында катнашкан гвардия полковнигы Сабир Әхтәмжан улы Әхтәмовка да шундый ук һәйкәл торгызды .
Легендар полк улы, соңыннан Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Камил Фаяз улы Шакировны да зурлады халык. 1990 елның 9 маенда Зур Сәрдек авылына мәгърур һәйкәл булып кайтты ул. Кукмаралылар хәтеренә мәңгелеккә кайтты...
Мамадыш районында да бу юнәлештә мактауга лаек эш алып барыла. Биредә район хакимияте башлыгы булып Татарстан халык депутаты, авыл хужалыгы фәннәре докторы Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин эшләгән чорда (бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы Президенты Аппараты житәкчесе ) шәһәр үзәгендә “Хәтер" паркы булдырылды. Шул паркның нәкъ урта бер жирендә "Батырлар аллеясьГна нигез салынып, анда Татарстанда туган милләтгәшләребе J арасыннан иң беренче Советлар
Союзы Герое исеменә лаек булган Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинга (1915— 1945). шулай ук Иван Тихонович Максимов. Михаил Кириллович Москвин. Михаил Андреевич Просвирнин кебек каһарманнарыбызга да һәйкәлләр куелды. Сугышта сигез улын - сигез лачынын югалткан тыл батыры Фатыиха апа Әхмәдиевага һәм анын кебек балаларын яу кырында жуйган барлык милләт аналарына, тирән хөрмәт билгесе итеп, ап-ак таштан символик һәйкәл салдыручы да Ә.С Гобәйдуллин булды
Хәзер эстафетаны районный яна житәкчесе Фарук Ислам улы Идиатуллин, анын урынбасары Шамил Нурулла улы Хәсәнов укышлы дәвам иттерә. Бөек Жинүнен 55 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үткән көннәрдә биредә мәшһүр композиторыбыз, бөтен дөньяны гизгән “Шүрәле" балеты авторы - матурлык хакына яшәгән, ижат иткән һәм явыз көчләргә каршы көрәштә 29 яшендә яу кырында шәһит киткән Фәрит Заһидулла улы Яруллинга да һәйкәл торгызылачак Район үзәгендә, тиздән үз исеме биреләчәк музыка мәктәбе каршысында
Югарыда телгә алынган батырларны олылаучы һәйкәлләрнең төп авторы — күренекле скульптор Әлфәрит Хәйрулла улы Әбдерәшитов (паспортында язылганча итеп әйтсәк. Альфрет Хайруллаевич Абдрашитов ) Аларны ул үзенен хәләл жефете Луиза ханым, уллары Альберт һәм Гадел белән берлектә ижат итте Гомумән, бу скульптор сугыш һәм хезмәт батырларына багышланган күп кенә монументаль әсәрләр тудырды, халкыбызның бөек батырлыгын киләсе гасырларда яшәячәк яна буын кешеләренә житкерү өчен үз-үзен аямыйча эшләде, һәм бу хәзер дә шулай
Батырларыбызнын күп булуы күңелле күренеш, әлбәттә Егерменче гасырны төгәлләп, өченче меңъеллыкның ишеген шакыганда: «Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!»—дигән изге бер теләк уяна. Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә, мона кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, тыныч тормышта матур гомер итәргә язсын иде'
Архив бакчасында сандугачлар сайрый
Ашкынып-дулкынланып тагын Архивка юл тотам Чын Тарих белән очрашырга. Үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән күрешергә. Үткән белән Бүгенге арасына мәнге жимерелмәслек изге күпер салырга
Шунысы сөендерә бу юлы безнең кебек "ветераннар" белән бергә Архивта эшләргә яшьрәк буын эзтабарлары да бара' Димәк, буыннар чылбыры, хәтер дисбесе өзелмәс Батырлык елъязмачылары, моңарчы билгесез булган гажәеп сәхифәләрне ачып, каһарманнарыбызны» сафларын көчле рухлы яңа шәхесләр белән тагын да тулыландыра төшәрләр әле