Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ҺӘМ ВӘЛИДИ


Габдулла Тукай ижатын өйрәнү һәм бәяләүнен бер гасырлык бай. үзенчәлекле, вакыты белән хәтта каршылыклы тарихы бар Шагыйрьнен лирикасы милли әдәбиятыбызның, әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйтьнең үсеш юлын һәм ләрәжәсен билгеләүче ориентир, бизмән дә булып торды Совет чорында исә әдәбият фәне, кайбер идсологик-сәяси кысаларга, чикләүләргә карамастан. Тукай турындагы фәнне тудырды һәм. әйтергә кирәк, бу фән житди генә уңышларга да иреште Ә бит анын юлбашында шагыйрьнен замандашлары булды! Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Т Галиу тлин Тукай ижатынын XX гасыр татар поэзиясенә йогынтысын тулыландыру һәм фәннилеген тирәнәйтү максатыннан «шагыйрь ижатына замандашлары биргән бәягә» игътибар итү кирәклеген әйтеп чыккан иде («Тукай һәм XXгасыр татар мәдәнияте*—Казан. 1997)
XX йөз башы татар әдәби тәнкыйтендә Г Тукай шигъриятснен. тормыш сукмакларының төрле якларын яктырткан авторлар аз булмады Шагыйрь бу яктан бик тә бәхетле Шулай да. алар арасында Ждмал Вәлиди мәртәбәле урын алып тора Бездә анын тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне башлап жибәргән тәнкыйтьче һәм язучы Р Мөхәммәдиев Ж Вәлидине бик хаклы рәвештә «тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләребездән «беренче тукайчы» дип атый (*Әгәр без янмасак * Казан. 1980)
Мәгълүм булганча. Ж Вәлиди әдәби тәнкыйтькә унынчы елларда кнлә «Вакыт» газетасында. «Шура» (Оренбург). «Ан» (Казан) журналларында басылган беренче мәкаләләре белән үк ул үзен әдәбият-сәнгать әсәрләрен тирән аңлаган, аларга төпле бәя бирергә сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта Шул чорның күренекле язучылары ижатына һәм әдәби хәрәкәтнең гомуми торышына багышланган мәкаләләрендә. «Татар әдәбиятының барышы» (Оренбург. 1912). «Милләт вә миллнят» (Оренбург. 1914) исемле монографик хезмәтләрендә ул. конкрет әсәрләре һәм язучылар ижатын анализлаудан пли. әдәбият-сәнгатьнен специфик хасияте, ижтимагый тормыш һәм тарихи чынбарлык белән бәйләнеше, ижтимагый-фикри хәрәкәттәге роле кебек әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрә Ж- ВбЛИДИнең башка хезмәтләре дә күп Ә 1923 елда Петроград дәүләт нәшриятында басылган «Очерк истории образованности и литературы татар» дигән русча хезмәте В И Ленинның шәхси китапханәсендә саклана
Тәнкыйтьченең беренче мәкаләләре үк Г Тукай ижатына багышланганнар Бу мәкаләләрдә Г Тукай шигъриятенең төп сыйфатлары, аны чорларга бүлү мәсьәләсе, әдәби әсәрләренең теле һәм өслүбе, шагыйрь ижатынын татар әдәбиятында тоткан урыны, вакытсыз үлеменә мөнәсәбәт кебек мәсьәләләр күтәрелә Монысы—берьяктан Икенчелән шагыйрь поэзиясенә нисбәтле милли әдәбиятның үссш-үзгәреш закончалыклары. ориентациясе, әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәбиятның милли характеры һәм халыкчанлыгы кебек татар әдәбиятыдай олы. бай тарихлы әдәбиятның яшәеше белән бәйле зур. хәлиткеч проблемаларда карала
Ж Вәлндинен Г Тукай ижатын тирәнтен аңлап, дөрес һәм объектив бәяләвенең сере, күрәсең, аны бәяләү критерийларында Унынчы елларда бүген исемнәрен зур горурлану, хөрмәт белән искә алган Г Ибраһимов. Р Фәхретдинов. М Бигиен. НДумани кебек әдипләрнең дә шагыйрь ижатына мөнәсәбәте шактый катлаулы, каршылыклы булды. Ә Вәлиди. тәнкыйтькә яна гына килүгә карамастан, шушы могьгәбәр шәхесләр арасында Тукайны яклап чыкты, аларнын бәяләрен дәлилле итеп кире кага алды Тәнкыйтьче шагыйрь ижатын үзебезнең милли жнрлектә. татар чынбарлыгы, татар әдәбиятының үсеш закончалыклары, милли үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнештә карауны һәм бәяләүне һәрвакыт үзенең эшчәнлегендә төп бизмән, үлчәү итеп алды һәм аны эзлекле рәвештә тормышка ашырды «Тукайның татар шагыйре икәнлеген, үзебезнең лә татарның зур кешеләреннән булып йөрүебезне онытабыз һичбер кеше, үзенең халкының тарихыннан узып, әллә кая китә алмый, моның хикмәте нәрсәдәдер, ләкин бу факт Менә шуның өчен дә Тукайны үлчәгәндә. Лондон белән Нью-Йорк
Г
белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәргә туры килә» («Тукай турында замандашлары»—Казан, 1960).
Билгеле булганча, Г. Тукай иҗатының төп сыйфатлары—халыкчанлык һәм миллилек Ж. Вәлиди шагыйрь поэзиясенең һәр ягын, һәр үзенчәлеген шушы принциплар яктылыгында бәяли. Алар—тәнкыйтьче язмаларында әйдәп баручы мотивлар. Дөрес, ул аерым бер мәкаләләрендә Тукайда «бер система, бер мәсләк юк иде» дигән фикер уздыра. Күрәсең, автор биредә әдип яки философның гомер буе бары тик бер юнәлештә эш итүен, бер төрле теоретик караш тәэсире астында булуын күздә тота. Тукай бит—күпкырлы талант, иҗат, хезмәт кешесе. Шулай да аның тарафыннан шагыйрь әсәрләренең үзәгендә торган төп идея бер урында «әхлакый, иҗтимагый түбәнлекләргә, хаксызлыкларга каршылык», ә икенче урында «аның һәрвакыт мәзлүм (изелгән) халык кайгысын чигүе, андагы хәб инсаният (гуманность)» дип күрсәтелә. Шушы үзәк идеягә бәйле рәвештә Ж, Вәлиди милләтче, инсаниятче, халыкчы Г. Тукай турында уйлана. Мәсәлән, Г. Тукай иҗатында халыкчылык идеяләренең тамырлары хакында болай ди: «Безнең язучыларның күбесе халык эчендә һәм мәдрәсәдә җитешкәннәр. Шуның өчен алар йә хәсән (бик гүзәл) вә йә фикран (уй-фикер) буенча азмы-күпме халыкчы. Матбугатымызга, әдәбиятымызга бу тупаслык, бу простойлык халыкчылык илә бергә гайре ихтыяри сурәттә килеп керә» («Вакыт» газетасы, 1913 ел, 25-26 июль). Димәк, автор халыкчылыкны әдипнең яшәү-көнкүреш шартлары, гомуми мәктәп-мәдрәсәләрдә, гади халык арасында яшәве һәм белем алуы белән дә бәйләп карый. Шушы сыйфатка бәйле рәвештә Ж Вәлиди унынчы еллар эстетик фикерендә бәхәс уяткан «сәнгать—сәнгать өченме» дигән сорауга килеп чыга. Ана катгый рәвештә тискәре мөнәсәбәт белдермәсә дә, Тукай иҗатына таянып, сәнгатьнең халыкка хезмәт игәргә тиешлеген ассызыклый: «Тукаев шигырьне Аполлон вә аның җирдәге табынучылары өчен сөйләми иде. Ул халык илә бергә, халык өчен, халык йөрәгеннән сөйли иде» (шунда 20 июль). Аның фикеренчә. Тукай «татар милләте кебек төрле вә яшәү өчен тыпырчынып ята торган вә үзенең талантларыннан «хис»тән бигрәк хезмәт көтә торган халыкка» фидакарь хезмәт итүнең югары үрнәген күрсәтте.
Тукайчы галим, беренчеләрдән, шагыйрьнең фәнни тәрҗемәи хәлен булдыруга омтылыш ясый. Иҗат юлында үсеш баскычларын аерып чыгарып, чорларга бүленешне тәкъдим итә. Шагыйрь вафат булып, өч көн үткәч дөнья күргән «Габдулла Тукаев» дигән тәнкыйди язмасында Ждек һәм Казан чорларын күрсәтә. Ә инде Г Тукайның мәжмугаи әсәренә нисбәтле дөнья күргән сүз башында шагыйрьнең иҗатын өч дәвергә бүлеп карый: 1905—1907. 1907—1910; 1910—1913. Ж-Вәлиди тарафыннан язылган «Тукайның тәрҗемәи хәле һәм шигырьләре хакында бер мөляхазә» (1913) дип аталган язманы Г. Тукайның тормыш сукмакларын һәм шигъриятен өйрәнүдәге беренче күләмле фәнни хезмәт дип атарга тулы нигез бар. Беренче дәвердә шагыйрьнең теләк-омтылышлары, фикер ягыннан үсеше, тормышка мөнәсәбәте, тарихи вакыйгаларны, заман агышын аңлавы, бәясе күрсәтелә Шигырьләренең идея-эчтәлеге, форма төзелеше кебек якларына да хезмәт авторы игътибар итә. Шагыйрьнең беренче әсәрләрендә «татар шәкертләренең аң вә тойгысы» гәүдәләнү, «һәр тараф мөселманнары»нын бәхетен кайгырту; «караңгылыкка, хокук, хөррият, хакыйкать кебиләрне буып торган чылбырларга каршы рәнҗү һәм нәфрәт хисен сурәтләү»,« Бакырган. Мөхәммәдия кебек классик әдәбиятның өслүб вә аһәңе тәэсирендә язылу» кебек сыйфатлар билгеләнә.
Уральскида вакытта язган шигырьләренең мәүзугъ (тема) вә мәфһүм (эчтәлек) җәһәтеннән төрлелеге Ж Вәлиди тарафыннан образлы тел белән түбәндәгечә билгеләнә: «Бакчага яна килгән сандугач кеби, бертуктаусыз бер ботактан икенче ботакка кунып, әле бер чәчкә, әле икенче чәчкә каршында сайрыйдыр» (Шунда ук, 6 апрель). Шагыйрь әсәрләрендәге хис-кичерешләрнеңбайлыгы, тирәнлеге, төрлелеге һәм аларның хәрәкәте тәнкыйтьчене сокландыра да, уйландыра да. «Ул шатлана да, кайгыра да, сөя дә, күрә дә алмый. Мактый да. яманлый да, нәсихәт тә итә, киңәш тә бирә»,—дип. Ж Вәлиди лирик геройның катлаулы, вакыты белән драматик рухи халәтен, аның аша татар чынбарлыгына, иҗтимагый тирәлеккә каршылыклы мөнәсәбәтен дә чагылдыра. 1905— 1907 еллар лирикасында мәхәббәт лирикасында мәхәббәт хисләренең калкулана баруын күрсәтә «Шулай ук ул вакытта хөррият, дин, милләт хисләреннән кала шагыйрь өчен иң табигый күрелгән бер хис гыйшык вә мәхәббәт хисе иде»
Казан чорының беренче елларында язылган әдәби әсәрләрендә, тәнкыйтьче карашынча, идея-эчтәлек ягыннан үзгәреш күзәтелми, тәрҗемәчелек эшендә аеруча
осталык, талант, анын төрләреннән иркен файдалану, халык авыз иҗаты белән бәйләнеш көчәю билгеләнә: «Бу дәвер бигрәк тә Тукайнын уйный, көлә-шаяра торган вакыты булды» (•Габдулла Тукаев мэхсмугаи эсэре*— Казан. 1913)—лил. Ж Вәлиди шагыйрьдәге сатиранын көчен, үткенлеген, татар тормышындагы искелек, наданлыкны, уртагасырчылык торгынлыкны, тәкълилчелекнс фаш итү сәләтен ассызыклый Авторның бу карашы Тукайнын шагыйрьлеге (1923) дигән мәкаләсендә тагын бер кат искәртелә
«1910 елла Тукайнын рухында алмашыну сизелә Хәзер исә ул үзенә өмет вә ышанычы кимегән төсле карый» дип, шагыйрь иҗатында өченче дәверне аерыл чыгара хезмәт авторы Гомеренен сонгы елларында иҗат ителгән әсәрләрендәге лирик героинын кунел дөньясы тагында катлаулана, анын газаплы кичерешләре, драматик психологизмы көчәя Тукай яшәешенен икс чиге—яшәү һәм үлем турында уйлана Ж Вәлиди. нечкә сиземле тәнкыйтьче буларак, шагыйрь күңелендәге капма-каршы хисләр күчешен, аларнын һәрдаим үзгәреп, алмашып торуын тотып ала «Тукаев сонгы елларда бөтенләй хәстә бер лирик булып килде Ул әүвәлдән үк инде дөньяда тормаска кинәш бирә иле Ләкин болар сөйләнгән бер вәгазь генә иделәр Шуның артыннан ук өмет вә сөю шигырьләре килә иде Соңгы елларда исә шул дөньяны бөтенләй чит күрә вә аннан китәргә бәген рухы илә ашкына башлады» 6 №кыт«. б апрель) Б) һичшиксез Тукайнын хәле, аңа ижтимагый-милли мохитнсн тәэсире белән бәйле бу ла Ж Вәлидиалеге сыйфат үзгәрешенә шушы ноктадан якын килә дә Өченче дәвер әдәби әсәрләрен шушы рәвештә бәяләп, тәнкыйтьче берьяклылыкка бирелми Анда шигъри куәтнең кимемәве, сәнгати камиллек, лиризм көчәю, һәрдаим шагыйрьне әхлакый иҗтимагый, фәлсәфи мәсьәләләр борчып торуы, вакыты белән «саф нәгазь вә нәсыйхәт көрләре» язылу искәртелә
Г Ибраһимов тарафыннан Г Тукайнын мәхәббәт лирикасына бирелгән берьяклы бәяне йомшарту, кире кагу рухында, бу юнәлештә дә шагыйрьнең унышлы эшләп килүен, талантлы, матур көрләр язуын раслап. Ж Вәлиди һәрбер мәкаләсендә дәлилле чыгыш ясый. 1905-1907 еллар лирикасында ук мәхәббәт хисләренең калкулана баруын чираттагы бер мәкалкендә күрсәтеп уза: «Шулай ук ул вакытта хөррият, дин. милләт хисләреннән кала шагыйрь өчен ин табигый күрелгән бер хис «гыйшык вә мәхәббәт» хисе иде» Алга таба мондый характердагы әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен. бизәкләү чараларының камиллеген, сүзләренең урынлы кулланышын болай дип бәяли •Тукаевнын сөю шигырьләре башка шигырьләреннән бер дә калыш түгел Галимҗан әфәнде әйткәнчә, мәхәббәт шигырьләре арасында бәгъзе бер уен сүзләре булыр да. анын самимилсгенә зур игътибар бирмәскә кирәк Чөнки мондый сүзләр гашыйкның мәгъшукасына булган мөнәсәбәтен төрлеләндерә генә» ( )
Мәхәббәт темасына язылган шигырьләрендә һәм. гомумән, шагыйрьнең тулаем иҗатында күзәтелгән үзенчәлекләрне автор Тукайнын шәхси сыйфатлары, тормышының аерым яклары белән дә бәйләргә омтыла «Тукаев бу турыда шундый хиссият кешесе булып, анын күгенен бер ягында кояш нурларын чәчеп көлеп торса, икенче ягында болытлар арасында яшеннәр яшьни вә күкләр күкридер»
Ж Вәлидинен тәнкыйте күптармаклы, аның каләме әдип иҗатындагы бер генә якны ла игътибарсыз калдырмый Тукайдагы сатираның көче, үткенлеге, каләменең татар тормышындагы бозыклыкны, артталыкны, искелекне, наданлыкны, җәмгыять тәге гаделсезлекне фаш итү сәләте ассызыклана Аннан сон Вәлидинен Октябрь борылышларына кадәр Тукай иҗатынын матбугатта яктыртылышына күзәтү ясап чыгуы басылып чыккан шигырь җыентыкларын укучылар арасында пропагандалавы, шагыйрьнең гыйльми тәрҗемәи хәлен тудыруда җитди адымнар ясавы, һичшиксез, игътибарга лаек
Ж Вәлидинен тәнкыйди эшчәнлегендә Г Тукай шигъриятенең тел һәм өслүбе мәсьәләсе мөстәкыйль сызык булып бара Аны анлау. кабул итү һәм бәяләү ягыннан Вәлиди үз чорынын тәнкыйтьчеләре һәм галимнәреннән күпкә өстен тора Тәнкыйтьче шагыйрь әсәрләренең теле мәсьәләсен анын иҗат эволюциясе яктылыгында, халык- чанташу ноктасыннан торып өйрәнә Г Тукайнын башлангыч чорда язылган шигырьләрендә күзәтелгән тел чуарлыгы, өслүбе каршылыклы бәя алган вакытта. Ж Вәлиди. мәсьалөнсн ижтимагый-милли асылын аңлап, җитди якын килә Ул шагыйрь яшәгән вакыт, урын, чор үзенчәлегенә таянып эш игә. аны XX гасыр башында татар телснен формалашу процессы белән тыгыз бәйләнештә карый Ж Вәлиди Тукайнын
Жаек чорында язылган әсәрләренең телен «сай госманлыма яки бераз татарчалашкан» тел дип бәяли һәм заманы өчен табигый, канунлы күренеш булуын ассызыклый. «Бездә хәзерге татар теле тәкрир иткәнчә (барлыкка килгәнче) кадәр күбрәк әдип вә шагыйрьләрнең теле татарчалашкан бозык госманлыма булып, мона бәгъзе казах вә сарт нәсире (чәчмә телдә язучы) катыша иде. Шуның өчен Тукаев шивәсе (диалекты) вакытына күрә бик табигый иде» («Вакыт». 28 июль)
Тукайның 1905-1907 еллар арасында язылган шигырьләре тупланып, бер җыентык рәвешендә дөнья күргәч, Ф Әмирхан да тәнкыйди язма белән чыгыш ясый. Ул анда саф татарча әсәрләре белән беррәттән, иске «төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, әзербайҗанча телләреннән корылган шигырьләре» булуын әйтә. Дөрес, автор бу чор Тукай теленә тискәре мөнәсәбәтен сиздереп тә куя: «Габдулла әфәнде кеби табигате шигьриясе кешеләрнең иске вә яна төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә. татар шагыйре урынына—үзләреннән мәтәкәллиф (кирәксез) төрекләшкән шагыйрьләр ясап чыгарулары татар теле һәм әдәбияты ноктаи нәзарыннан (караш ноктасыннан) гөнаһтыр» («Әсәрләр», 4 том, Казан. 1986).
Шагыйрьнең башлангыч чор ижатында язылган шигырьләренең теле милли тел формалашу хәрәкәтендәге бер үзенчәлекне—Ж,аек төбәге урынчылыгы телен— чагылдыра Соңрак бу фикер Г Сәгъди тарафыннан да куәтләнә, фактлар белән нигезле раслана. Галим инкыйлаб һәм реакция көннәрендә телдә ике агым—төрекчелек һәм татарчылык агымнарының көрәшен билгеләп уза, аларнын территориаль чикләрен күрсәтә: «Казан газет-журналларында (монда да бәгъзе бер истисна—(чыгарма бар) каюмчылык, татарчылык кыздырылса, Петроградта («Өлфәт» кебек) һәм Урта Азия чикләрендә (Оренбургта «Вакыт», «Шура», Уральскида «Әлгасрелҗәдит» кебек) төрекчелек белән сугарылып баралар иде. Боларда язылган мәкаләләрдә, хәбәрләрдә дә, шигырь вә хикәятләрдә дә шулар иде» («Татар әдәбияты тарихы», Казан, 1926).
Вакытлар үтү белән, шагыйрь әсәрләренең теле үзгәрә, камилләшә, тагын да халыкның жанлы сөйләм теленә якынлаша, татарлашу процессы кичерә, һәм, әйтергә кирәк, Тукай бу юлда үз замандашлары М Гафури, Н. Думави, 3. Бәшири һ. б. белән чагыштырганда алдарак бара Казан чорында язылган әсәрләре бу юнәлештә камилләшүнең югары үрнәген күрсәтә Г Тукай поэзиясенең тел һәм өслүбе өлкәсендәге сыйфат үзгәреше тәнкыйтьчеләр, бигрәк тә Җ. Вәлиди тарафыннан «. тел вә өслүб җәһәтеннән житди һәм әсаслы (нигезле) бер үзгәреш сизелүе» билгеләп үтелә. Автор: «Ул хәзер чын-чын татар шагыйре» дигән олы бәяне бирә.
Г. Тукай поэзиясенең тел һәм өслүбенә үтә дә таләпчән һәм вакыты белән берьяклы, субъектив мөнәсәбәт белдергән Г. Ибраһимов та шагыйрьнең бу өлкәдә сыйфат үзгәрешен, тел-сүз байлыгын, өслүб гадилеген билгеләп, соклануын белдерә: «һәм аның теле, өслүбе һәм берәүнең әдәби зәүкын рәнҗетерлек булмый, оста күренә, максатны да гавамга табигый вә ачык һәм матур аңлата, хәтта кешесенә күрә ятларлык та була иде» («Әсәрләр», 5 том).
Камилләшү, татарчалашу процессының иң югары ноктасы буларак, Г Ибраһимов. Ф Әмирхан, Ж Вәлидиләр шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», «Мияубикә» әсәрләрен билгелиләр. Билгеле булганча. Г Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» китабында Тукай шигъриятенең тел һәм өслүб үсешендә өч чорны аерып чыгара: госманчылык, күчеш чоры һәм татарлык.
1923 елда шагыйрь иҗатына гомуми бәя бирү юнәлешендә язылган «Тукайнын шагыйрьлеге» мәкаләсендә тәнкыйтьче шагыйрь әсәрләренең теле һәм өслүбендәге үзенчәлекләргә, төп сыйфатларга үтә нечкә сизем белән югары бәя бирә. «Тукайнын ин сөйдергән ягы, шөбһәсез, аның тел вә өслүбедер. Тукай кадәр жинел вә тәкәллефсез табигый, шунын белән бергә аһәңле вә сәлис язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк».
Аннан соң Ж Вәлиди шагыйрь әсәрләрендә форма һәм өслүб күренешенен аерым якларына да туктала. Башта Г Тукай тарафыннан урта гасыр әдәби, дини-әхлакыи һәм ярымдөньяви әсәрләренең формалары, аларга хас өслүб файдалану билгеләп үтелә: «Ул шигырьләрен, халыкның электән ияләшкән бер форма вә өслүб илә тәркиб итеп, аны күптәннән өйрәнгән көенә биетә», «Шүрәле» әкият-поэма уңаеннан татар теленең мөмкинлекләре турыңда һәм аларнын шагыйрь ижатында исбатлануы искәртелә: « аз гына бер мәйдан шигъри куәт аркасында нинди зур хезмәт тудырырга мөмкин улуы. ифадә вә тасвир өчен татар телендә куәт һәм кабилият булганлыгы вә Тукайның лирик
уллыгы кадәр бер кыйсса, язучы була алачагы аңлашыладыр». Өслүбенен гадилеген, ачыклыгын, табигыйлеген тәнкыйтьче кат-кат ассызыклый • назымнарда (шигырьләрдә) зәвык вә сәләхият (сәләт), шунын илә бәрабәр садәлек (гадилек) вә табнгыйлек Тукаевка сүзләрен ни дәрәжәдә мәсхүр (сихерләнгән) булганлыгын күрсәтсә кирәк»
Өслүб күренешенең тагын бер сыйфаты—сүзләрне урынлы, үз мәгънәсенә туры китереп файдалану, аларнын автор әйтергә теләгән фикерне бөтен тулылыгы белән бирү үзенчәлеге Тукай шигъриятендә ачык күренә Әйтерсен. шагыйрь сүзләрне куллануда сихри көчкә ия. тылсым таягы белән эш итә Анын бу осталыгы. Ж Валили хезмәтләрендә Давыт галәйһиссәләмнен тимер эретү сәләтенә тиңләштерелеп, югары бәяләнә •Тукаевта сүзләр шулкадәр урынлы вә жайлы тезелгән, гүя гади кешеләрнең каләме чыныга алмаган сүзләрне ул әллә нинди бер сихер куәте белән тота. Ул бик каты вә тупас күренгән татар сүзләреннән дә теләгән нәзымнар яза»
Шагыйрь ижатына багышланган мәкаләләреннән күренгәнчә. Ж Вәлиди Тукай әсәрләрснен теле һәм өслүбенә бәя бирүне тәнкыйтьнен иң мөһим таләпләреннән берсе дип саный һәм анын ижаты үрнәгендә XX йөз башында милли телнең формалашу тарихын, ул үткән катлаулы юлны да яктырта. Шагыйрь әсәрләрснен телен аналихзау. бәяләү аша татар теленең олылыгын, байлыгын, аһәңлеген раслый
Мәгълүм булганча. Җ. Вәлиди—татар әдәбиятының үсеш юнәлешен, татар чынбарлыгы, мохит, ижтимагый тормыш хәрәкәте, тарихи фактлар белән тыгыз бәйләнештә карап, житди. төпле фикерләр белән чыгыш ясаган галим Ул милли әдәбиятның Шәрыктан Гаребкә борылуын Тукайның тәжрибәсснә лә таянып дәлилли Шагыйрь үзенең башлангыч чор ижатында урта гасыр суфыйчылык. дини-әхлакый. мәгърифәтчелек һәм госманлы-төрек әдәбиятларының традицияләрен дәвам иттерде Шуна күрә бу чорда ижат ителгән әсәрләрснен идея-эчтәлек. форма ягыннан Шәрык йогынтысында булуын күрергә мөмкин. Әлеге үзенчәлек Ж Вәлиди тарафыннан да күрсәтелә: «Тукаевнын ин элек телен ачкан шигырьләре форма ягыннан гына түгел, хис вә мәгънә игътибары илә дә шәркый бер характердадыр Анын авызы мәдех белән ачылды». Әмма шагыйрьнсн торган саен Ауропа. рус әдәбиятына ныграк йөз тотуы татар эстетик фикере тарафыннан бертөрле генә бәяләнми Мәсәлән. Н Думави шагыйрьнең Гареб тәэсире астына төшүен хупламый, аның аркасында шигъри таланты тулысынча ачылмый калды дигән фикергә килә «Мәрхүм шагыйребез, чын үзебезнең шагыйребез Тукаен, белмим, бер үлчәүченең куәтеннән куркыпмы, баштарак язган шәркыйлыгын югалтты. Лермонтов. Пушкиннар аша Байрон школасына кереп китә язды Ләкин мескен барып чыккан бер нәзыйм һәм әгәр шәркыйлыгында дәвам итсә, зур шагыйрь булырлык барып чыккан бер шәрык кабилияте иде (• Йолдыз». 1915 ел. 22 октябрь) Ж Вәлидинен «Шәрыктан-Гаребкә» мәкаләсенә жавап рәвешендә язылган хезмәтендә ул үз фикерен тагын да ачыклап, шәрехләп китә. Жаек чорында язылган әсәрләре «чын шигырь иделәр» дигән фикер үткәрә, чөнки «ул вакытларда анарда ниндидер фән үлчәвеннән куркулар юк иде», ди Гареб тәэсиренә тошкәч. анын фикеренчә, сонгы шигырьләрендә мәгънәдәге, хыялындагы хөрлек әзәйдс, рифмоплетлык белән тел гармониясе генә калды. Дөрес, шигърият бөтенләй югалып бетмәде Ул һаман бар иле. ләкин куәтсез, зәгыйфь иделәр (•Аң». 1916 ег. .V1 9) Ж Вәлиди исә Тукайның Гареб тәэсиренә бирелүен тагар әдәбиятының гомум үсеш тенденциясе яктылыгында, тарихи барышка нисбәтле бәяли «Ул башта шагыйрь наменә фәкать төрек диваннарын гына күрә вә аларга текълид (иярү) игә иде Соңрак рус әдәбиятын аңлау. Гареб тәэсиренә бирелде Бу бер Тукаевта гына түгел, безнең бүтән язучыларыбызга гомум булган бер хәл Безнең сонгы 10-15 еллык бөтен тарихыбыз шул Шәрык тәэсиреннән Гареб тәэсиренә авышудан гыйба рәттер» (»Аң». №4)
Шагыйрь ижатында совет чоры әдәбият галимнәре тарафыннан, безнең карашка, максатлы рәвештә арткы планга калдырган һәм бер ягы белән тагар әдәбиятының Гаребкә боры.гу ы белән бәйләнгән Г Тукайның тәржсмәчслек эше бар Тәржсмәчслек үзе үк татар әдәбиятының башка әдәбиятлар белән бәйләнеше турында сөйли Шат ыйрьнен замандашлары Ф Әмирхан. Г Ибраһимов. Ж Вәлиди һәм бераз соңрак Г Сәгъдиләр. Г Тукай ижатынын бу ягын объектив яктыртып, шактый жентеклс, әтрафлы өйрәнгәннәр һәм бу эш. нигездә, барлык тәнкыйтьче тәр тарафыннан ла уңай, югары бәя ала Мәкаләләрдә тәржсмәчслек. тәкълндчелек. нәгыирәчелск. икътибас (фай таланып яту) кебек сүмер файдаланыла. Күрәсең, хлар Гукай заманында синоним рәвешендә генә кул танылмаганнар, бер-берсеннән беркадәр мәгънәви төсмерләр белән
дә аерылганнар. Аерым алганда. Ж. Вәлидинен тәнкыйди язмаларында бу мәсьәлә ззлекле рәвештә күзәтеп барыла. Ул чираттагы бер мәкаләсендә: «Тәкълидтә без Тукай дәрәжәсенә ирешкән һичбер шагыйрьне белмибез, хәтта Бабич та аннан бик күп гүбән тора. Тукайның читтән алган тәрҗемә һәм икътибаслары тәмам үзенеке булып чыга. Үзебезнең иске әдәбиятка һәм халык әдәбиятына тәкълид аның аерым сөйгән бер нәрсәседер».
Алда әйтелгәнчә. Җ. Вәлидинен шагыйрь иҗатына багышлап язылган мәкаләләре ул вафат булгач донья күргән. Автор Г. Тукайның вакытсыз вафатын татар әдәбияты һәм мәдәнияте өчен зур югалту буларак бәяли: «. татар әдәбияты тәсбихендә иң зур төймәләрдән берсе өзелеп төште». Алга таба шагыйрьнең кыска гомере эчендә халыкка, милләткә иткән хезмәте турында уйлана. Тукайның кыска гомерен «күпер аркылы чыгып китү» белән чагыштырып, аның әсәрләрен «күпернең ин нык бер жирендәге нәкышкә (рәсем)» тиңли. Шагыйрь ижатынын үлемсезлеге. халык күңелендә мәңге яшәве турында фикер йөртә: «Аның ул бөек канатлары (берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, соя торган,—Г. Т.) һаман калды. Алар һәнүз (һаман) әүвәлге мәһабәт, вә газамәт илә (бөеклек белән) безнең әдәбият күгебездә кагынып йөриләр, берәүгә мәдех вә сәна (мактау) укыйлар, берәүләрдән һаман көләләр, жәрых (кире кагу) вә һөжүм итәләр» Тәнкыйтьче Г Тукай шигъриятенә нисбәтле егерменче еллар татар әдәби тәнкыйтендә бәген зурлыгы белән куелган үзәк мәсьәләгә—әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләсенә үз карашын белдерә. Шунысы кызыклы: Вәлидинен «Тукайның шагыйрьлеге» дигән мәкаләсе Г Ибраһимов белән икесе арасында әдәби мираска мөнәсәбәт хакында булып узган бәхәстән сон языла. Билгеле булганча. Г. Ибраһимов Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбиятының гомумкешелек кыйммәтен, фикри-мәгьнәви әһәмиятен инкарь итеп, «тарихи бер дәвернең тарихи материаллары буларак кына-бәяли. (Әсәрләр, 5том). Ж. Вәлиди исә, киресенчә, әдәби мирасның, шул исәптән Г Тукай ижатынын ла. һәр дәвер яна буын укучылары өчен мәгънәви кыйммәтен, гомумкешелек яңгырашын яклап гавыш бирә: «Тукайның әһәмияте безнең өчен тарихи гына түгел, ул һаман укылачак; руслар Некрасовны укыган вакытта, татарлар да Тукайны укыячак - Ибраһимов белән шундый кискен әдәби бәрелешләрдән соң да Ж. Вәлидинен үз фикерендә калуы, позициясенең, карашының ныклыгы укучыны бүген дә сокландыра.
Димәк. Ж. Вәлидинен Г Тукайга багышланган тәнкыйди мирасын өйрәнүгә нигезләнеп, төп нәтиҗәләр рәвешендә шуларны әйтергә мөмкин Аның тәнкыйди зшчәнлегендә Тукай иҗатын бәяләүгә махсус язылган мәкаләләре бар. ә инде еллык хисап рәвешендә язылган күзәтүләрдә тәнкыйтьче шагыйрьнең мәжмугаи әсәрен бәяләүгә, аны укучылар арасында пропагандалауга урын бирә. Татар әдәбиятынын үсеш закончалыклары турында сүз алып барган язмаларда исә үз нәзари карашларын нигезләү өчен шагыйрь ижатына мөрәҗәгать итә. Аларда ул Г. Тукайның татар әдәбияты, татар милләте тормышында тоткан урыны, шагыйрь иҗатын чорларга бүлү, һәр дәвернең идея-эстетик үзенчәлекләре, шагыйрьлек таланты, тел һәм өслүб. шагыйрь иҗатында халыкчанлык һәм миллилек, сатира, тәрҗемәчелек кебек мәсьәләләргә зур игътибар бирә, аларны аңлау юлында җитди адымнар ясый. Мәкаләләренең күбесе бәхәс рухында язылган, һәрберсе диярлек Г. Ибраһимовнын «Татар шагыйрьләре» һәм башка тәнкыйди язмаларда Тукайга бирелгән берьяклы бәягә каршы юнәлдерелгән. Ә инде аерым бер мәкаләләрдә Ибраһимовнын исеме махсус янгырамаса да. сүз сөреше, фикер агышы, шул хакта сиздереп тора. Ж Вәлиди шагыйрь иҗатын үз шөһрәте, бөеклегенә бәрабәр югарылыкка, биеклеккә күгәреп, фәнни нигездә өйрәнүне башлап җибәрә һәм ул Тукай турындагы фәннең, беренчеләрдән булып, нигез ташларын салучы галим дип бәяләүгә, һичшиксез, лаек.