Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛГАН ӘДИП КАСЫЙМ БИККОЛ


I өнья цивилизациясе тарихы шуны раслый: халыклар үзләренең үсеш юлында I I эволюция
өчен гаять мөһим булган этапны—Ренессанс, Янарыш этабын J 1 үтә тап Бу дәвердә әдәбият-
сәнгать чәчәк ату чорын кичерә, милли җирлектә олы талантлар, мәшһүр шәхесләр үсеп җитешә
Европалылар урта гасырларда узган мондый Янарыш дәвере, мәгълүм тарихи сәбәпләр аркасында,
татарларга соңрак, XIX гасыр ахырында килә һәм XX йөз башында үзенең югары үсешенә ирешә.
Гасыр башында татар Сүз сәнгате өлкәсендә каләм тибрәткән 800 ләп исемне атый алыр идек.
Табигый, иҗат активлыгы ягыннан алар бер дәрәҗәдә түгел. Бу исемнәр арасында үз заманында
ук (1911-1918 еллар) татар әдипләреннән беренче булып 18 китаптан гыйбарәт әсәрләр җыелмасын
чыгарырга өлгергән әдип Гаяз Исхакый (1878-1954) да, үзе исән вакытында бер генә җыентыгы да
дөнья күрмәгән шагыйрь Дәрдмәнд (18591921) тә бар. Әмма икесе дә хаклы рәвештә татар
әдәбиятының классиклары булып исәпләнәләр, рухи мирасыбызның «алтын фондын» тәшкил
итәләр.
Бу җәһәттән, әдәбият фәнендә игътибар нәкъ менә шул даирәдәге әдипләребезгә юнәлтелеп,
чорның милли-мәдәни хәрәкәте нигездә алар иҗаты аша өйрәнелде. Әлеге исемнәр һәрберебезгә
билгеле, иҗатлары таныш. Г. Тукай, Ф Әмирхан. Галиәсгар һәм Шәриф Камаллар, Г Ибраһимов...
Бу күркәм затлар мохитына сонгы вакытта шаулап, даулап Гаяз Исхакыйнын мәһабәт фигурасы
килеп керде Зарыгып көткән мирасның ымсындыргыч көче шулкадәр тансык тоелды булса кирәк,
җөмлә төзергә сәләтле һәркем каләм тотып әдип иҗатын сөрүне үзенең изге бурычы итеп санады.
Шул ук вакытта милли әдәбиятны үз дөньясы итеп таныган, әмма олы тәхеткә дәгъва
кылмый яшәгән никадәр иҗат әһелләребез бар бит әле безнен?! Алтын тамырлары ерак гасырларга
береккән әдәбият тоташ бөек шәхесләрдән генә тора алмый. Уйлану өчен табигатьтән бер сурәт-
мисал: урман ни өчен гомер бакый матурлыгы белән үзенә тарта? Ни сере, тылсымы бар аның?
Чөнки анда мәгърур имәннәре, гаскәр кеби чыршы-наратлары белән янәшә җыйнак кына балкып
утырган куаклары, тыйнак кына хушлык бөркүче үлән-чәчәкләре бар—шуларнын бергәлегеннән,
бердәмлегеннән күңелләрне җәлеп итүче Матурлык галижәнапләре туа. Имәннәрен генә сайлап
калдырган урман ул инде урман гүгел. Кеше кулы белән булдырылган ясалма паркны хәтерләтә
башлый ул. Табигатьтә бер нәрсә дә артык түгел—һәрберсенең үз яме} үз матурлыгы
Юк, Тукайлар үз бөеклекләре белән башка әдипләрне күләгәләмиләр, киресенчә, тыйнак,
җыйнак ижатлар иңнәрендә күтәреп мәшһүр шәхесләрне әдәбиятта моңарчы ирешелмәгән киң.
якты дөньяга алып чыгалар.
Тукайлар заманы әдәбиятының үзенчәлекле сәхифәсен тәшкил иткән Касыйм Бикколов
(Касыйм Биккулов, Касыйм Биккол) әсәрләре игътибардан читгәрәк кала килгән, әмма һичшиксез
өйрәнелергә һәм тәкъдир ителергә тиешле иҗат буларак бездән дикъкать сорый.
Үз гомерендә ике дистәгә якын китап бастырган Касыйм Бикколов хакында, кызганычка
каршы, без бик аз беләбез. Ә бит Касыйм Бикколов—татар әдәбиятында «Төркестан» (1908) исемле
беренче тарихи роман иҗат иткән, гасыр башында ук (1904) балалар өчен саф татар телендә
язылган уку әсбабы «Нәмүнәи тәрәкъкыи» («Прогресс үрнәкләре») китабын төзеп бастырган әдип
бит!
Касыйм Бһкколов тормышына кагылышлы хәзергә билгеле булган фактлар өчен әдипнен
Мәскәү каласында яшәүче оныгы сынаучы инженер Рәсим әфәнде Бикаловка һәм язучынын
авылдашы үзешчән тарихчы Наил Төхфәтулловка рәхмәтлебез.
Касыйм Җамалетдин улы Бикколов 1868 елда Сембер губернасының Буа өязе Суыксу
волосте (хәзерге бүленеш буенча Татарстан республикасының Буа районы) Яна Тинчәле авылында
мулла гаиләсендә дөньяга килә Әдип «Яна Гинчәле вә анын тарихы* дигән кулъязма хезмәтендә
үзенен шәжәрәсен лә китерә Бу нәсел агачы татар дөньясына күренекле дин әһелләрен, мәгърифәт
з шәхесләрне бүләк иткән.
Әлеге нәселдән Габделлатыйф хәзрәт үз вакытында тирә-
юньгә мәгълүм мөдәррис укытучы булган .Анын улы —Касыйм
Бикколовнын әтисе—Җамалетдин хәзрәтнең (1831-1914) даны
тагын да еракларга китә Атаклы Шиһабетдин Мәржани
мәдрәсәсендә белем алган Җамалетдин Бикколов берара шунда ук
дәресләр дә бирә. Гомумән. Җамалетдин хәзрәт заманынын бик
алдынгы, гыйлемле, укыту системасын үзгәртүгә ана шул чор өчен
бик зур вакыйга исәпләнгән якалыклар кертүгә жин сызганып
катнашкан шәхес булган. Анын үлеме мөнәсәбәте белән «Кояш*
газетасының 1914 елгы 8 декабрь санында некролог бирелә, һәм
анда Җамалетдин Бикколон үз заманына караганда иртәрәк
дөньяга килгән куәт иясе иде. дип күрсәтелә 22 яшендә үз авылына
имам булып билгеләнеп. 60 елдан артык мәгърифәт юлында хезмәт
иткән Җамалетдин хәзрәт ижат эше белән дә шөгыльләнгән Нәсел
ягыннан Мәржанигә кардәшлеге лә булган Җ Бикколов күренекле
мәгърифәтче хакында гарәпчә әсәр язган Некрологта шулай ук
анын тарихка кагылышлы кулъязма хезмәтләре булганлыгы
турында ла әйтелгән Дөньяда бар булсалар, кайларда. кай
тарафларда, кемнәр кулында өнсез яталар икән сон ул тарихи мирасыбызның газиз ядкарьләре’’
Шушы нәселдән, Касыйм Бикколовнын бертуган энесе Ибраһим (1884 1938)—педагог,
көчле журналист буларак мәгызүм Галимжан Ибраһимов анын матбугаттагы чыгышларын уңай
бәяли һәм И Бикколов язмаларында «табигыи бер юл сизелә ки, ул да—Казан хәятынын эченә
кереп, ул хакта фикер сөйләү түгел, бәлки шул хәятны фактлар аркылы ачу» бар дип раслый
Күренә ки. Касыйм Бзгкколов зыялы, мәгърифәтле гаиләдә дөньяга килә һәм бу мохит
ахыр чиктә анын әдип-мөгаллим. реформатор дин эшлеклесе булып тәрбияләнүендә төп рольне
уйный
К Бикколовнын туган елы турында ике төрле фараз бар Әдипнен каберенә куелган ташта
туган-үлгән еллары итеп 1870-1937 саннары сугылган Ә күренекле галим Миркасыйм ага Госманов
«Каурый каләм эзеннән» (1994) исемле китабында Касыйм хәзрәтнен кулъязма «Яна Тинчәле вә
анын тарихы* исемле хезмәтенә анализ ясаганда туган елы итеп 1868 дагасын күрсәтә
. Башлангыч белемне авылда әтисеннән алганнан соң. Касыйм Бикколов Казан
мәдрәсәләренен берсендә укый Аны тәмамлап, мөгаллимлек хокукына ия булгач. Әстерхан
төбәгендәге Киләче исемле гагар авылында балалар укытырга керешә. Бирелә тупланган
тәҗрибәсе нигезендә Касыйм мөгаллим беренче әсәре «Нәмүнәи тәрәкъкый» исемле уку китабын
яза Китапка Санкт-Петербург Цензура комитеты тарафыннан 1903 елнын 24 июнендә рөхсәт
бирелә һәм ул 1904 елда Казанда дөнья күрә (Кигапнын титул битеңдә К Бикколов үзен Киләче
мәдрәсәсе мөгаллиме булуын ачык күрсәтә.)
Күпмедер вакыттан сон (1905-1907 еллар), инде шактый олыгайган Җдмалетдин хәзрәт
Касыймны авылга чакыртып ала һәм үзе урынына мулда итеп куя (Касыймның энесе Ибраһим
журналистлык һәм педагоглык югын өстен күреп, дин әһеле булудан баш тарта)
Гомеренең байтак өлешен туган авылы Яна Тинчәледә му па булып торган
өлкәсендә актив
К. Бикколов бер үк вакытта иждт эше белән дә шөгыльләнә: китаплары бер-бер артлы чыга тора.
1904-1918 еллар арасында анын ике дистәгә якын китабы дөнья күрә.
Октябрь вакыйгаларыннан сон К Бикколов тормышында берсеннән-берсе хәтәррәк
сикәлтәләр, куркынычлы борылышлар башлана. Егерменче еллар уртасыннан дингә мөнәсәбәттә
көчәя барган кысулар, китапларын бастыру мөмкинлеге бетү актив тормыш белән яшәгән имам вә
әдипне бик тә яман, авыр тормышка дучар итәләр. Әрнү-рәнжешен эчкә йота-йота К. Бикколов
шатлыгының да. кайгысының да шаһиты булган каләменә тотына. Шушы шартларда « Яна
Тинчәле вә анын тарихы» исемле хезмәт дөньяга килә. Кулъязмада сакланган бу әсәр 1926 елда
язылып беткән. Анда Яңа Тинчәле тарихы белән беррәттән, авылдагы төп нәселләрнең шәжәрәләре
турында да кызыклы материаллар китерелә. Менә шушы әсәре өчен генә дә Яна Тинчәле халкы
әдипкә рәхмәтле булырга тиешләрдер. Бу саллы хезмәт татар халкы тарихын өйрәнүдә дә
кыйммәгле чыганак була ала. Хөрмәтле галимнәребез М Госманов, М Әхмәтжанов та бу хезмәткә
югары бәя бирәләр.
Туган авылы тарихына багышланган язмалары К. Бикколовнын соңгы әсәре иде Ил
тарихындагы дәһшәтле, болгавыр вакыйгалар Касыйм хәзрәт гаиләсен дә чорнап алып, ахыр чиктә
аны тәмам чәчеп, туздырып ташлый.
Утызынчы еллар башында Касыйм Бикколов кулга алына Әйтүләренә караганда, ул гарәп
алфавитын бетереп, латинга күчүгә каршы чыга. Шул хакта югары органнарга үз фикерен
дәлилләгән язмасын да тапшыра. Әдәбият дөньясында акгив тормыш белән яшәгән Касыйм
Бикколов бу хәлнең рухи, мәдәни мохитта нинди өзеклек барлыкка китерәчәген, яшь буынны менәр
ел буе тупланып килгән тарихи мирастан аерачагын яхшы аңлагандыр. Әлбәттә, кешене рухы
сындырылган мескен кол хәлендә тотарга күнеккән тоталитар режим бу рәвешле шәхес бунтына
ничек түзеп торсын ди?! Касыйм хәзрәт кулга алынып, Казанга озатыла. Гаиләсе Себергә сөрелә...
Мөгаен, бик күп корбаннар кебек ук, Касыйм хәзрәт Бикколов та төрмә диварлары артыңда
хәбәрсез юкка чыккан булыр иде. Әмма бер кыйпылчык бәхет аның гомеренә калган икән әле.
Казан төрмәсендә сорау алган ОГПУ вәкиле Касыйм мөгаллимнең Киләче авылында укыткан
укучысы булып чыга... Шуның ярдәме белән, Касыйм хәзрәт бер ел чамасы төрмәдә утырганнан
сон, күздән югалып торсын дигән теләк белән булса кирәк, Уфа ягына озатыла. Бераздан ана
гаиләсе белән туган төбәгенә кайтып егылу насыйп була. Әмма дөньянын кыенын җитәрлек
кичергән, тормышның ачы тәҗрибәсен шактый туплаган Касыйм хәзрәт күнеле белән сизә: бу
бананчык заманда исән-сау котылу вакытлыча гына, фамилиям кара исемлеккә бер эләккән икән...
Шуна да Касыйм Бикколов иң әүвәл гаиләсен афәтле язмыштан аралау ниятеннән мөмкин
хәтле ераккарак жибәрү хәстәренә керешә. Нәтиҗәдә, укымышлы нәселдән чыгып, татар милләтен
агартучы, үстерүче булырга тиешле асыл гаилә балаларын заман җилләре Рәсәй масштабы буенча
дөнья чите дип әйтерлек җиргә—Төрекмәнстанның Чаржау шәһәренә илтеп ташлый Кайбер эш-
йомышлары булыпмы, әллә инде ата-бабалары гомер иткән, җирләнгән туфрактан тамырларын
өзеп бөтенләйгә чит-ят төбәккә кузгалып китү авырлыгыннан бераз сабыр итәргә уйлапмы, башка
сәбәптәндерме—ни булса да була, Касыйм хәзрәт гаиләсе белән үк юлга кузгала алмый Алда
очрашырга, кушылырга вәгъдәләр дә куелган булгандыр, әмма инде аңа башка беркайчан да кабаг
газиз гаиләсе белән күрешергә насыйп булмый Яше дә олыгаеп килгән, аннан битәр нахакка
рәнҗетелүләрдән, эзәрлекләүләрдән, төрмә-сөрген газапларыннан рухы арган тагар милләтенең
зыялы улы, заманынын билгеле укымышлысы, мөдәррисе, язучысы Касыйм Җама летдин улы
Бикколов 1937 елның 21 июнендә вафат була... Бу якты дөнья белән хушлашканда анын тоташ
җәрәхәтләрдән торган җанында бер сөенеч бөртеге дә булгандыр әле дип ышанасы килә, ни дисәң
дә ата-бабасы күмелгән зиратка озатыла бит ул.
Касыйм Бикколов ижаты XX йөз башы татар әдәби-мәдәни тормышынын үзенчәлекле бер
сәхифәсен тәшкил игә дидем. Бу чынлап та шулай. К Бикколов ижаты гомум әдәби хәрәкәтне
аңларга, аерым тармакларының ни рәвешле үсү.
үзгәрү процессы кичерүләрен төшенергә мөмкинлек бирә
К Бикколов—әдәбиятыбыз тарихында күп төрле юнәлешләрдә нәтижәле эшләп, мәгълүм
эз калдырган әдипләрдән Татар дөньясында анын исеме ин әүвәл дәреслек характерындагы
китаплар авторы буларак күренә башлый («Нәмүнәи тәрәкъкый». «Гайне әт-тәрәкъкый«. Г
Госманов белән берлектә әзерләнгән «Балаларга кыйраәт» һ. б.). Бу уку китаплары йөгерек теле,
үтемле гыйбарәләре, эчтәлекле төзелеше белән игътибарны жәлеп итәләр Касыйм Бикколов.
укытучы буларак, бала психологиясен яхшы анлап эш итә. нәни күнелләргә хуш килә торган
темаларны сайларга тырыша. Кыска-кыска гыйбрәтле, кызыклы хәлләр, табигать күренешләре,
танып-белүгә хезмәт итүче хикәятләр, әхлак темасына кагылышлы шигырьләр белән бергә үрелеп,
бала хыялында гаҗәеп бер дөнья тудыралар. К. Бикколов балалар белән үз кеше булып әңгәмә кора
белә, тирә-юньгә сабыйлар күзе белән карап, кичерешләрен кәгазьгә күчерә ала «Нәмүнәи
тәрәкъкый» китабындагы «Арыш» һәм «Богдай» («Бодай») шигырьләрен генә алыйк. Биредә һәр
авыл баласына таныш, газиз тема-сурәтләр
И арышым, арышым, синдә бәнем табышым
Синдән башка юкдыр бәнем бу дөньяда тормышым
Яки инде түбәндәге:
И богдаем. богдаем. бирде сине Ходаем.
Башын тулып үсеп йитсән. үзем килеп ураем.
Алтын синен сакалын, көмеш синен саламын.
Хода сине бирсен диеп яхшы йиргә саламын
кебек юллар аркылы нарасый күңелләрне тәрбияләү дәресләре бара
К. Бикколов ижатынын икенче тармагын дин дәресләре, ислам кануннары һәм тарихы
буенча язылган хезмәтләр тәшкил итазәр. «Канун вә низам». «Тарихы әнбия». «Тарихы ислам*
кебек китаплар шушы юнәлеш җимешләре
Өченче тармакны, әлбәттә инде, әдипнең матур әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге алып тора.
Шунысы игътибарга лаек. К Бикколов татар әдипләреннән беренче булып тарихи темага
мөрәҗәгать итә һәм прозасы аркылы үзенчәлекле яктыртылуына ирешә Инде 1904 елда басылган
«Нәмүнәи тәрәкъкый» исемле уку китабы ахырына әдип «Әсирлек хикәяте» исемле кыйссасын
урнаштыра Соңрак бу әсәр «Төркестан» романының нигезенә ята
Роман үзәгенә XIX йөзнең икенче яртысында Урта Азиянен Россия тарафыннан басып
алыну вакыйгалары салынган Бикколовның тарихи материаллардан иркен һәм белеп
файдаланганлыгы аңлашыла Ташкент. Самарканд, һ. б шәһәрләрнең яулану даталары
документаль дөрес күрсәтелә Рус отрядлары белән әмир гаскәрләренең бәрелеше, сутышнын
характеры, халыкларның үзара конфликты язучы каләме белән объектив тасвирлана, жанлы.
ышандыргыч картиналарда сурәтләнә.
Рус армиясенең чагыштырмача тиз арала Урга Азияне яулап алу сәбәпләрен К Бикколов
икътисади һәм сәяси яктан нигезле ачып бирә Жинелү сәбәпләреннән берсе итеп автор ханлыклар
арасында бердәмлек булмауны, үзара мәгънәсез ызгыш-талашларны саный. «Үзара сугыш дошман
илә сугыштан яманрак-, ли язучы һәм бу талашлар вакытында хисапсыз күп мәдрәсәләрнең
җимерелүенә, китапларның, китапханәләрнең яндырылуына, аеруча гөнаһсыз сабыйларның һәлак
булуларына ачынуын белдерә
К Бикколовның янә бер зур тарихи темага азынуы мәгьлүхг -Гайне әт тәрәкъкый» (1907)
әсәренең титул битендә «Казакъ мәгыйшәте» исемле роман ягылып, китап ахырына
урнаштырылуы хәбәр ителә. Китапта үзе ул исә («Кыңгыр эш кырык елдан соңра беленер») дигән
исем белән аталган Эчтәлеге белән танышканнан сон шундый тәэсир кала: бу автор тарафыннан
язарга уйлаган гур ,ч әрнең беренче, яки бер варианты булган булса кирәк Әсәрнең ү зәгендә
казакълар белән калмыклар арасындагы элек-электән үк килгән җир. территория өчен бара торган
киеренке мөнәсәбәтләр ята Ике халыкның ла потенциаль көчен, гайрәт куәтен күрсәтә торган
баһадирлары да бар Казакъларда ул Куандык. ә калмыкларда Микян дигән шәхесләр Төрле эреле
ваклы конфликтлар ахыр чиктә ике якның
да олы яуга әзерләнүенә алып килә. Әмма вакыйгалар шунда туктап калалар, язучы, калмыклар
ягыннан куәтле яу килүен белгән казакъларнын Ждек аръягына күченеп китүләрен әйтә дә. ахырда
аларнын туй йолаларын тасвирлау белән чикләнә. К Бикколов бу темага кайтып кабат эшләргә
уйлагандырмы, хәзер инде бу хакта фикер йөртү кыен, һәрхәлдә «Казакъ мәгыйшәте» исемле
мөстәкыйль әсәрнен язылу-язылмавы турында мәгълүматлар юк.
Үзе дә заманының алдынгы карашлы мөгаллиме, мөдәррисе буларак, К. Бикколов нигездә
мәктәп-мәдрәсә тормышы турында яза. алдынгы карашлы укытучыларны хуплап, иске фикерле
бәндәләрне тәнкыйтьләп чыга. Анын күпчелек әсәрләрендә («Ат караклары», «Сабиржан агай».
«Алтынбай агай» «Хаҗи» һ. б.) тискәре типлар булып гадәттә мулла -мәзиннәр алына, һәм моны үзе
хәзрәт булган кеше яза бит әле! Указлы мулла, дин әһеле яза! Әсәрләреннән чыгып караганда
Касыйм Бикколовның. һичшиксез, яңалык тарафдары, укыту, тәрбия өлкәсендә реформатор
буларак чыгыш ясаган татар зыялысы икәнлеге аңлашыла. Ачыклап китик, муллаларны
тәнкыйть итү әле ул дингә тискәре мөнәсәбәттә булу дигән сүз түгел. Киресенчә. К. Бикколов дин
исеменнән йөреп тә үз хәлләрен генә кайгырткан, халыкны алдап яшәгән адәмнәрнең чын йөзләрен
ачуны максат итеп куя. Бу хәлне ислам динен әнә шундый сорыкортлардан чистарту нияте дип тә
аңларга кирәк. Бикколов дин юнәлешендәге һәртөрле буталчык карашларны бер тәртипкә салуга
үзеннән өлеш керткән хәзрәт тә бит ате. Анын «муллалар өчен һәрвакыт белергә тиеш булган»
кагыйдәләр һәм законнар җыелмасыннан гыйбарәт «Канун вә низам» китабы шушы эшчәнлек
нәтиҗәсе.
Гомумән, иҗаты ягыннан Касыйм Бикколов «сугышчан» мулла буларак характерлана.
«Алтынбай агай» повестенда ул җәдитчеләрне, ягъни яңалык тарафдарларын яклап, надан
ишаннарны, «мин туры юл күрсәтүче» дип авылдан- авылга каз, үрдәк ашап йөрүчеләрне
камчылый.
«Ат караклары» әсәрендә хәлфә булган булып, мәдрәсәдән мәдрәсәгә йөри- йөри кесә
калынайту максаты белән генә яшәгән һәм ахыр чиктә, оятсызлыкның аргы ягына чыгып, ат
урлауга кадәр барып җиткән типлардан ачы көлә.
«Сабиржан агай» повестенда ачлык афәтенә дучар булган ярлы халыкның юк кына бәягә
сонгы терлеген, имана җирен сатып алып байлык туплаучыларга нәфрәтен белдерә. Бу бәндәләрнең
үзләрен аклау максатыннан «ишан хәзрәтнең хәер-догасы белән баедык» дип мактануларын
күрсәтеп, автор, акча хакына мондый кыланмышларга фатиха бирүчеләрнең икейөзлелеген фаш
итә.
Ә инде халыкка ихлас хезмәт итәргә алынган алдынгы карашлы укытучы- мөгаллимне
сурәтләгәндә Бикколов якты буяуларны кызганмый. Үз героена сокланып та. ана зур өметләр
баглап та, рәхәт бер күтәренкелек белән яза ул мондый очракта. Бу җәһәттән «Алтынбай агай»
әсәрендәге Шакир мөгаллим образы дикъкатькә лаек. Шакир килгәнче авыл халкы бик
фәкыйрьлектә яши, мескен бер тормышта иза чигә. Сәбәп нидә? Баксан, халык бик надан, үз хален
бер дә кайгырта белми, шуңа да ярлылыкның чигенә җитә язган икән. Байлар исә халыкны алдап
рәхәт күрә: бурычка бер пот ашлык бирәләр дә. өч пот итеп түләтәләр. «Ник баемасын
Алтынбайлар!»—ди автор ачынып Шакир мөгаллим беренче эше итеп әнә шул күңелсез яшәү
шартларын үзгәртергә алына. «Гыйлем вә белүгә бар куәтегезне сарыф итеп, ... наданлык
бәласеннән котылырга, кәсеп, һөнәр, эшлелек, ирлек, тырышлык сыйфатлары илә үзебезне
зиннәтләргә кирәк»,— ли ул халыкка мөрәҗәгатендә. Шакир иң әүвәл сүз сөйләүче генә түгел, ә
практик эшчәнлеге белән үрнәк булучы кеше итеп тасвирлана. Халык ана ышанып, ихластан иярә
һәм тиз арада, исәп-хисап белән эш итү, бик нык тырышу нәтиҗәсендә, әйбәт кенә баеп та китә. Ул
гына да түгел. Яна К карьясе хәтта башка авылларга үрнәк булып, даны бөтен Рәсәй мөселманнары
арасына тарала Аңлашыла ки. әсәрдә вакыйгалар авторның хыялы, ул күрергә теләгән авыл
картинасы белән үрелеп баралар. Повесть беренче чиратта, укучыны үз хәле турында уйланырга
чакыра, әсәрдәге образлардан үрнәк яки гыйбрәт алырга өнди Әйтергә кирәк, «Алтынбай агай»
повесте, заманы өчен актуаль мәсьәләләр күтәргәнгә, шул чор укучысын битараф калдырмаган.
Моны әсәрнен бер нөсхәсе артына төрле кул белән язылган түбәндәге искәрмәләр дә раслый:
•Браво, бис. браво! Күп рәхмәт синен Шакир меллага!»
«Явыз Алтынбайга ләгънәт, тырыш, яхшы Шакир меллага рәхмәт»
Касыйм Бикколов гомере буе авылда яшәгәнгә күрә, крестьян тормышын бөтен
нечкәлекләренә кадәр белеп яза. Ана вакыйгаларны да. геройларны да уйлап чыгарырга кирәк
түгел. Ул шулар арасында гомер итә. авыл кешесенен куанычы да. каИгы-хәсрәте дә ана таныш,
үз. Әгәр авыл тормышында вакыйгалар була икән, язучы өчен дә бу шәхси фаҗига Мондый
куркыныч хәлләрнең берсе—ачлык афәте. Татар крестьянының аянычлы язмышын тасвирлаучы
«Сабиржан агай» повесте әнә шул, чыннан да. тарихта булган шомлы вакыйгаларга нигезләнгән
иле Китапның титул битендә үк искәртелгәнчә. әсәр «1906 сәнәдә булган ачлыкны тасвир кыйлуга»
багышланган. Ачлык афәтенен куркыныч көч белән якынаюын тойган татар әдипләре үз
вакытында ук халыкны уяу булырга чакырып чан сукканнар иде Моны ин беренчеләрдән булып
вакыйгалар агышына гаять сизгер булган Гаяз Исхакый искәртте. Ул «Таң йолдызы» газетасының
1906 ел 12 сентябрь санында «Ачлык башланды» исемле мәкаләсен урнаштыра һәм әйтә: «... әллә
ничә еллардан бирле ачлы-туклы килгән авыл халкы бөтенләй ач калып, бер кисәк икмәксез утыра
башлады. Бездә шул ачлыклардан, әллә никадәр авырулар күбәеп, бөтен Русияне бертуктамаенча
әүвате юк һәм ахыры юк булган ачлык каплап алмакчы була»
Мондый куркынычлы дәһшәт җәмәгатьчелекне тирән борчуга сала, уйланырга, бу хәлдән
котылуның төрле юлларын эзләргә мәжбүр итә. Мисал өчен «Казан мөхбире» газетасы (1906 ел. 10
ноябрь) шундый белдерү бастыра Габдулла хәзрәт Апанай а чларга ярдәм итү тугрысында кинәшер
өчен мәжлес ясарга сорап полиимейстрга заявление бирде Мәжлес 11 нче ноябрь кич 7 сәгатьтә
«Болгар» залында булачактыр»
Татар әдәбияты да бу кара, фаҗигале вакыйгаларны читләтеп узмый. М Гафуриның
«Ачлык ел яки сатлык кыз«. Я Вәлинең «Ачлык кушты», һәм ниһаять. К. Бикколовнын мәгълүм
«Сабиржан агай» әсәрләре шушы эчтәлеккә нигезләнгән иҗат үрнәкләре иделәр.
Касыйм Бикколов Сабиржан карт образы аша социаль контрастлы авыл картинасын
сурәтли. Халыкнын мохтаҗлыгыннан, чарасызлыгыннан файдаланып мал туплаучы байларга,
куштаннарга тирән нәфрәтен белдерә
Сабиржан агайның үлеме сурәтләнгән җанөшеткеч картинада үзләрен дин тоткасы дип
санаган бәндәләр чын сурәтләре белән укучы алдына басалар Әхлак, иман дигән төшенчәләрне
таптап, бу типлар мәрхүм өстендә үк сәдака өчен тавыш куптаралар, ямьсез талаш чыгаралар
Бер авыл крестьянының фаҗигале язмышын сурәтләргә алынган язучы шул чор тагар
тормышының кырыс картинасын ачуга һәм реаль образлар аша яктыртылуына ирешә.
Бикколовнын бу әсәре халык тормышында мондый афәтләр кабатланмасын дип кешелекне уяу
булырга чакыру, шомлы хәлләрнең беренче чаткылары күренүгә үк чан сугып хәбәр ителергә
тиешлеген искәртү иде
1997 елның җәендә юллар мине Яна Тинчәлегә алып килделәр Авыл зиратының кыл
уртасында урнашкан кабер янында озак басып тордым мин Тагар зыялысы, мөдәррис, язучы
Касыйм Җамалетдин улы Бикколов кабере иде ул Хәтердә әллә ничек кенә мәгълүм шигырь
юллары янарды -Үлгәннәрнең каберен бел. исәннәрнең кадерен бел!» Күнеддә исә бу сүзләр
берләштеләр, кушылдылар да бер җөмләгә әверелеп колагымда чынлап алдылар «Үлгәннәрнең
кадерен бел'» Соңгысын әллә зират читендәге вакыт узу белән уалган, язулары җуелып бетә язган
борынгы ташлар, әллә кисәк кенә көчәеп киткән җил. әллә әдип кабере өстендәге мәһабәт тирәк
яфраклары пышылдады.