Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЗЕЛГӘН СПЕКТАКЛЬ

26 ел элек Г. Камал исемендәге театр бинасында журналы чыгарылсын' 1968 елның 25 марты. Партер, ике кат балкон шыгрым тулы Тамаша тиздән башланып китәчәк Әмма залдагы шау-шу спектакль башланыр алдыннан була торган гадәти гөрелте ише генә түгел Зал умарта күче кебек кайнап тора Тамашачыларның һәркайсы, утырган, баскан иә барган килеш кем белән дә булса сөйләшә Монда бөтенесе дә бер-берсен белә Чөнки тамашачылар сайлап чакырылган театрда Татарстан язучыларының чираттагы VII съезды үтәчәк Димәк, залда утырган Марсель Сәлимҗановның булачак тамашага бер катышы да юк Залдагыларның да бер өлеше үзләрен тамашачылар итеп түгел ә бәлки татар мәдәнияте тарихында мөһим урын алачак олы мәҗлеснең катнашчылары яки хәтта каһарманнары итеп тоя Кайберәүләр әнә -Ну әйтәм фәләнгә'» -Ну. бу юлы бетерәм тегене'» дип инде хәзер үк кыбырсып утыралар Кайберләре исә. -Әйтергә микән, әйтмәскә микән’’» дип киләчәктә язылачак җырның сүзләрен тәкърарлыйлар Әмма залдагыларның күбесе бөлә аларны спектакль көтә Биш елга бер була торган гап-гади спектакль Аның сценарие-пьесасы язылган инде Чыгыш ясаучылар исемлеге, докладларның, кабул ителәчәк карарларның текстлары. идарәнең яңа исемлеге—болар күптән өлкә комитеты әһелләренең папкаларында ята. Кәгазьгә төшмәгән сценарийда хәтта булырга мөмкин «ЧП»лар да күздә тотыла. Берәрсенең, әйтик, трибунага салмыш килеш чыгуы бар Карт язучылар «Мине син саттың!», «Юк. сатмадым!» дип сатулашырга мөмкиннәр Зыян юк Мондый «детальләр» спектакльгә чынлык төсмере генә өстәячәк. Гадәтенчә, Салих Баттал сүз сорар. Ипле генә сылтау табылмаса, бирергә туры киләчәк Менә кыңгырау чыңлады. Тамаша башланып китте. Тарихи документка-^Социалистик Татарстан» гәҗитенең 1968 ел. 26 март санында бирелгән хәбәргә күз салыйк. «Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан язучыларының VII съезды эшли башлады. Съездны кереш сүз белән әдәбиятыбызның өлкән вәкиле Гомәр Бәширов ачты. Бертавыштан КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы составындагы съездның почетлы президиумы сайланды Республика язучыларының һәм союз идарәсенең эше турында идарә председателе Мирсәй Әмир доклад белән чыкты . Съезд эшендә КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Ә Табеев, ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе С.Г.Батыев, ТАССР Министрлар Советы председателе С.ГУсманов, КПСС өлкә комитеты секретаре М.Ф.Вәлиев иптәшләр катнашты. » Өлкә комитетының культура бүлеге мөдире мәрхүм М. Мусин, бәлкем, баштарак авторлык ләззәте дә кичереп утыргандыр әле. Ләкин... ул—чын сценарист түгел, президиумда түш киереп утырган агайлар—чын хуҗалар түгел. Съезд күптән калыплашкан сценарий буенча бара. Спектакль «Сталиниславский» системасы буенча уйнала. Бу системада татарның милли мәнфәгатьләренә урын юк. Аның «сверхзадача»сы, астыртын максаты— «татар» сүзен, тарихи термин итеп, үткәндә калдыру. Республика җитәкчеләре дә, әлеге съезд кунаклары кыяфәтендә тәти генә утыра биргән астыртын орган әһелләре дә канәгатьләр: съезд сценарийдан бер карыш та читкә тайпылмыйча бара бирә Күрче, татар үзенең йөзек кашы санаган докладчы нинди сүзләр тезә «Россиядә Октябрь җиңешенә китергән данлы революцион көрәшнең художестволы тарихын язган, шул көрәшләрдә катнашкан, җитәкчелек иткән тарихи шәхесләрне үз исемнәре белән гәүдәләндергән әдәби әсәрләргә безнең татар совет әдәбияты соң дәрәҗәдә мохтаҗ...» «Заман темасына язылган әсәрләребезнең идея-эстетик эчтәлеге җәмгыятебезнең бүгенге характерыннан чыгып билгеләнә. Илебез коммунизмның материаль-техник базасын төзү буенча елдан-елга яңа уңышларга ирешә бара » «Тарихи тема» дигәч, залдагыларның бер өлешенә җан инде менә хәзер, ниһаять, әйтәчәк! Әмма «сценаристлар» тыныч. Алар белә: «профессиональ революционер-большевик» турында роман язган әдипнең «зур һәм батырларча кыю адымы» турында әйтәчәк ул. Юк, мин берәүне дә гаепләмим. Кемнәрнеңдер чирек гасыр элек бөтенләй бүтән заманда кылган гамәлләрен тикшереп утыру егетлек түгел. Мин бары тик әлеге съездны татар тарихына гына салып карыйм. Болак арты татар республикасы тар-мар ителгәннән соң 50 ел вакыт узган. Суверенитет турында Декларация кабул ителәчәк көнгә 22 ел бар әле. Күпме еллардан соң зарыктырып килгән ирек, аны алу һәм сатулар шушы корылтайга да бәйле ләбаса Бәйсезлек алган җөмһүриятләрдә язучылар халыкны әнә шул чакларда ук яки күп алданрак уята башлады ич. Ә монда татарның милли аңын тәшкил иткән асыл затлар үзләре оеп-йоклап яки дошман уенына катнашып утыралар. Уятасы иде аларны. бозасы иде бу уенны! Листовкалар түгел, чиста кәгазьләр ыргытып булса да Әмма листовкалар язылган, аларны ыргытасы кешеләр тиешле урыннарга менеп кунаклаган инде. Кемнәр соң алар? Сәер хәл. Бу вакыйга күпме еллар телдән төшмәде Ә менә листовка ыргытучыларның үзләрен белүче юк. Бу да татарның милли үзенчәлегенә бәйле бер нәрсә инде. Безгә каһарманлык һәм аның нәтиҗәләре— кирәк, каһарманнар үзләре—кирәкми Кемнеңдер данга манылуы безнең өчен күрше гаражга яңа машина керү белән бер! Кыскасы, Татарстан язучыларының VII съездында листовкалар ыргыткан егетләрнең исемнәре матбугатта беренче мәртәбә игълан ителә Менә алар: Разил Вәлиев, Зөлфәт (ул чагында—Зөлфәт Маликов), Мирза Мансуров Зөлфәт белән Мирза—группадашлар. Университеттагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенең данлы 456 группасыннан алар (-Кисек тел» поэмасы вакыйгасын искә төшерегез «Идел», 1994 ел, №3) Аларның әле 3 курста укыган чаклары Разил исә, журналистика бүлегендә ике ел укыгач, Мәскәүдәге Әдәбият институтына керде Хәзер сүзне -ЧП» авторларының үзләренә бирик Зөлфәт: —Бөтенебез котыра идек бит инде, яшьләр журналы, яшьләр журналы дип Ике сүзнең берендә шул. Съезд буласы. Разил кайтып төште Мәскәү һавасын сулаган бит инде Аңардан чыкты бу идея Минем университеттагы - Әллүки» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе чак Егетләрне җыйдым Разил: —Мин 1 курсны гына бетереп килә идем әле Анда хәлләр башкачарак бит инде Мәскәү зыялылары дөнья илләренә йөреп тора Идән асты гәҗитләре, журналлары чыга. Әдәбият институты аеруча хөр урын. Анда гел язучылар, шагыйрьләр булгач, аның укытучылары да шундый инде Чит илләрдән килеп укучылар күп. алардан да йога Бөтен Мәскәү азучыларының телендә—Польша Анда безнең идеологиягә каршы бик каты чыгышлар бара Минем башка уй керде без татарлар да халык бит' Аннан, күреп торам, урыс егетләренкызларын көн саен редакцияләргә чакыралар. Аларның журналлар күп - Молодая гвардия» -Юность», -Ровесник» —очына чыкмалы түгел Ә минем басылыр урын юк Александр Гаврилов дигән бер бик яхшы урыс егете бар иде минем яшьтәш Аның инде беренче курста укыганда ук китабы чыкты Ярославльдән килгән уланың Ярославльдә дә басылырга мөмкинлеге бар Мәскәүдә дә Мин Казанда нәшриятка җыентыгымны алып килгәч, безнең инде ун елга планнар төзелеп куйган, диделәр. Гэҗитләрдә исә шигырьне айда бер. кайда бер дип кенә басалар Менә шуларны уйлап-уйлап ятам инде Нишләп соң безнең басылырга мөмкинлек юк әле? -Идел» журналы турында сүз аңа кадәр дә әйтелә килә иде Болай сүз сөйләп кенә булмый икән, кыюрак эш итәргә кирәк, дим. Польшада әнә студентлар урамнарда ду килеп йөри Шул вакытны Казанга, язучылар съездына чакырып кайтардылар Шул үзебезнең 2 нче тулай торакка кайттым инде 28 нче. почмак бүлмәгә Зөлфәт шунда. Мирза, мәрхүм Фәрит Гыйльми. Әмир Дәминев. Киңәшеп-сөйләшеп алгач, татар язучыларына. Татарстанның җитәкчеләренә мөрәҗәгать язарга утырдык Яшьләр журналы чыгарырга кирәк дип. Мөрәҗәгатьне берәү чыгып укый, дип уйлыйбыз инде Яза торгач, барып җитте безгә моны бит барыбер укытмаячаклар, съездда сүз бирмәячәкләр Листовка ител ыргытыйк, дигән фикер шуннан соң туды ул Ярый, яздык Иңде бит ишәйтергә кирәк Кәгазе дә юк әле аның. Матуррак кәгазьдә булсын дибез Кәгазь табу, 1-2 курс егетләрен күчереп язарга утырту кебек эшләрдә Мирза бик тырышты. Таңга хәтле күчереп утырдык Кайберәүләр үзләреннән дә өстәгән булып чыкты. «Татарсанга ирек кирәк'» дигән сүзләр дә бар иде әле анда Ярар, күмәкләп күчереп бетердек, аларны җыеп алдык Күп булды. 200-300 ләп -Кем ыргыта9 » дигәч, барысы да сагаеп калдылар. Кемнең бу көнне тегендә кемнең монда барасы бар икән Мирза шунда ук риза булды Зөлфәт тә Мин инде Листовкаларны өч өлешкә бүлдек Съездга 5-6 егет җыелышып киттек Театрга җиткәч, күңелгә шом керде Ничек ыргытырбыз9Безнең кырыйда утырган кешеләр нишләр? Зөлфәт: —План шундый: икенче кат балконда урнашабыз. Разил—сәхнәдән караганда сул кул якта, мин—уң якта Мирза—артта Без бөтен залны капларга тиеш—листовка төшмәгән урын калмасын Мендек өскә, әзерлек бара Ул Мирза йөри инде, бик тә серле кыяфәт белән Яка күтәрелгән, караш каш астыннан Коеп куйган боевик' Гомере буена детектив укыган кеше бит инде Мин кереп урнаштым. Артта нәрсәдер шытыр-шытыр килә Менә гомер ачылмаган ишек ачылып китте, анда Мирза күренде. «Шушыннан таярсың!»—ди Моннан туры шул, югыйсә, ыргыткач, кеше күз алдында йөгерәсе була иде Мин әйтәм «Үз урыныңда бул!» Шуннан югалды бу. Килеп басты урынына Мирсәй Әмирнең доклады бара. Без каяндыр белдек: Мирсәй абый «яшьләр журналы кирәк» дигән сүз әйтәчәк, без әнә шуны көтәбез. Шуннан соң мин сигнал бирергә тиеш. Мирза килеп басуга, Мирсәй абый теге сүзне әйтте. Зөлфәт сигнал биргәнче мин дә берничә сүз кыстырыйм әле. Бу «каһәрләнгән» съезд матбугатта эз калдырмаган диярлек. Хәтта «Казан утлары» журналында да бары М.Әмир доклады гына басылган. Яшьләр журналы хакында Мирсәй абый менә болай дигән (әлбәттә инде, урысчалатып): «Яшьләрнең аеруча проза өлкәсендә нормаль үсүенә тоткарлык иткән җитди сәбәпләрнең берсе итеп алар өчен махсус журнал булмау һаман әйтелә килә. Бу турыда без кирәкле урыннарга да җитәрлек ишеттердек. Шәт иншалла, дигәндәй, мин үзем киләсе съездда яшьләр өчен журнал юк дип зарлану урынына, инде барлыкка килгән ул журналның уңышлары һәм кимчелекләре турында фикер йөртербез дип ышанам» Әңгәмәгә бу съездда булган тагын бер язучыны катнаштырыйк әле. —Марс абый, Мирсәй Әмирнең «Һаман әйтелә килде», «җитәрлек ишеттердек» дигәннәре ни аңлата? Марс Шабаев —Күпләр «Идел»не сугышка кадәр чыккан «Колхоз яшьләре»нә бәйләп карыйлар Ләкин мин үзем «Идел»не сугыш башлангач ябылган бөтен татар журналларының да дәвамы дип саныйм (1940 елда татар телендә 23 журнал чыккан. Аларның ким дигәндә өчесе—яшьләр журналы. Бу—«Колхоз яшьләре», «Комвуз студенты», «Яшь эшче»—Р. Ю.) Язучылар идарәсе җитәкчеләре сугыш бетү белән үк яшьләр өчен кабат журнал чыгара башлау мәсьәләсен күтәрә килгәннәр. Тукай клубында Кави Нәҗминең шул хакта мишәр акценты белән кызып-кызып сөйләгәнен хәтерлим әле Бу мәсьәлә РСФСР язучыларының / (Афзал Шамов) , // (Мирсәй Әмир), /// (Гариф Ахунов) съездларында да кузгатылды. Һаман шул партия Үзәк Комитетына терәлеп кала иде. Сезгә бирсәң, башкортларга да бирәсе була, аларга бирсәң, бүтән автономияле республикалар сорый, янәсе. Ләкин бу—сылтау гына Татарга журнал бирүдән курка иде алар Ярар, бусы аңлашылды, инде кабат театр бинасына әйләнеп кайтыйк Зөлфәт: —Мирсәй абый теге сүзне әйтүгә, мин өч мәртәбә кул болгадым. Өченчесендә төшеп китәргә тиеш. Селтәп җибәргәч, сибелеп киттеләр, мин сиңайтим. Матур сибеләләр икән. Әле һаман күз алдында тора. Мирзада шулай селтәп очырды. Разил ике бармак арасыннан гына төшереп җибәрде дә, берни булмагандай утыра бирә. Ул тамчы да каушамады Разилнең листовкалары тешәтешә таралды. Безнең исәп дөрес булган, листовкалар бөтен залны каплады Телевидениегә туры репортаж бара иде Соңыннан сөйләделәр: операторлар, рәсми оештырылган эш дип уйлап, листовкаларның очканнарына кадәр күрсәткәннәр.. Минем кырыйда портфелен тотып X.Курбатов тыңлап тора иде докладны, бик тә бирелеп. Күрде дә—выжт!— мине дә узып чыгып ычкынды. Алдан килешенгәнчә, буфетка чабып төштем Мирза да төшеп җиткән. Лимонад алдык, эчкән булабыз. Имеш безнең бу мәрәкәгә бер катнашыбыз да юк Ләкин стакан тоткан куллар калтырый инде. Шулвакыт Шәйхи Маннур килеп керде Тартырга чыккан булгандыр. Карап-карап торды да: «Ни эчәсез, егетләр?»—ди. Безнең җавап бирерлек рәт юк әле. Буфеттан чыксак, бөтен халык гөж килә, бар да шуны сөйли Фәрит Галиев, безнең группадаш: «Листовкалар ыргыттылар бит, күрдеңме?—ди. Минем балконга күрсәтеп:— Менә бу яктан ыргытканын күреп калдым, кап-кара бер егет»,—ди. «Кит аннан, негр мәллә?»—дигән булам. Разил: —Минем тирәдә галим-голәмә утыра иде Ыргыткач, башта шым булдылар Аннан әкрен-әкрен тая башладылар. Бераздан берьялгызым торып калдым. Өстән күзәтәм инде Зал—кырмыска оясына таяк тыкканнармыни' Прөзидиумдагыларның кайберләре мәет кебек ап-ак булды Бик күп язучылар, курка-курка гына булса да, алып яшерәләр Минем бик хәтердә калганы Марс Шабаев. Сиздермәскә теләп, мыштым гына кесәсенә тыгып куйды Чөнки теге оешма егетләре җыеп йөри башладылар -Кемдә бар. кемдә бар9—дип. М. Шабаев —Өстән кәгазь ява башлагач, башта хатын-кыз тавышы ишетелде Аптыраулымы. сискәнүлеме тавыш Шуннан барда шым булдылар Аннары бөтен зал берьюлы аһ итеп куйды Шул истә калган Зәки Нури бик кинәт кенә, кып- кызыл булып, президиумнан чыгып йөгерде Теге кәгазьләр аяк астына бөтерелеп төшә бит инде. Мин алдым аның берсен шунда Анда инде рәт араларында матур гына егетләр чабыша башлады Тәнәфес игълан иттеләр Зөлфәт: —Тәнәфестән соң Разил янына мендек. Театрда теге форма кигән ханымнар бар бит әле Шуларның берсе килде дә. сезне аста көтәләр анда, ди Төшеп киттем инде Төшеп җитүем булды, таза гына ике егет эләктереп алдылар да алып чыгып китеп баралар. Бәхеткә каршы, каяндыр Марс Шабаев килеп чыкты. Тәҗрибәле кеше, ул аңлап өлгергән инде эшне. -Кая алып барасыз аны!- дип, шалт эләктереп алды да мине, партерда үз янына китереп утыртты -Утыр, селкенмә!- Ничек өлгергәннәр, диген, шул кичне үк бу хакта -Азатлык- радиостанциясеннән хәбәр иткәннәр Икенче көнне ике балконның да ишекләрен бикләп куйганнар иде Тик бу инде ат урлаткач йозак элгән кебек кенә —Моның ахыры ни булып бетте инде? Разил: —Тәнәфескә чыгу белән Зәки Нури кулдан эләктереп алды Союзның җаваплы секретаре Алып кереп китте мине директор бүлмәсенә Анда 45 яшьләр тирәсендәге юантык кына кеше утыра иде Минем хәтердә пистолет калган Пистолетын өстәлгә салып сөйләштеме ул?.. Юк. пиджак чабуын менә болай кайтарып—пистолет күренеп торсын өчен. Яшь малайга үзенчә психологик басым ясамакчы инде Бик каты сөйләште, мин хәтта азрак шөлләп тә калдым Хәзер утырталар да алып китәләр икән, дип Ләкин, курку белән бергә. -Алып китсәләр ни инде?- дигән уй да бар Күрмәгән нәрсә булгач, бу әле артык куркытмый да Ни өчен куркытмый9 Хәсән Туфан 17 еллап утырып кайтканнан соң бездә шуңа охшарга тырышу бар Тәнәфесләрнең берсендә—шул ук Зәки Нури инде—мине җитәкләп алып килеп Вәлиев каршысына бастырды М. Мусин да шунда Вәлиев мине урысчалатып сүкте -Ты брось московские штучки' Это—Казань здесь совсем другие порядки!—диде Кулы Мәскәүгәдә җитәчәген сиздереп куйды Мәскәүгә бару белән мине институт ректоры Пименов чакырып алды Минем чын куркуым әнә шул чакны булды Институттан куалар икән дип. Ләкин Пименов бик тә кешелекле кеше иде Аңлаттым инде, башкалар басыла, минем басылыр җир юк, шуннан башланды бу эш, дип Гзепләп берни дә әйтмәде Ләкин шуннан соң бөр сәбәпсез өч ай стипендия гүләмәделәр Монысы Казанга яки КГБга җавап бирү өчен кирәк булгандыр инде Шунысы шәп. без куркып калмадык Съездга шул көнне төштән соң да. икенче көнне дә бардык кирәк чакта сызгырып та утырдык «Казан утларының баш редак торы Рафаэль Мостафин бик кыю чыгыш ясаган иде бит Эштән апалар икән, дигәч, яклап мөрәҗәгать язып имза жыярга да уйлаган идек, үзе -кирәк түгел- диде Ул көнне кич съезд тулай торакка күчте бөтен общежитие гөж килде Бары тик шул турыда гына сөйлиләр Кем ничек ыргыткан, ничек йөгереп төшкән, кем ни күргән, ни ишеткән! Зөлфәт; —Мине һәм тагын «Әллүки»дән ничәдер егетне-кызны кафедрага чакырып алдылар Берләшмәнең отчетын тыңларга, дигән булып. Нигә икәнен чамалыйбыз, әлбәттә. Хатип Госман бүлмәсендә безнең берничә остаз утыра, һәм тагын уң кул якта дүрт кеше. Сөйләшмиләр, ахыргача бер генә сүз дә әйтмәделәр. Бик зурдан кубып бирәм отчетны. Шигырь язып маташучы бар икән— шагыйрь, берәү пьеса язып караган икән—ул инде драматург! Саннар да шәп. Татар бүлегеннән генә түгел, башка бүлекләр, башка факультетлардан да яшьләр күп. Отчетны төгәлләдем. Сорау бирәләр миңа "Ниндирәк әсәрләр языла соң?» Гэнаһ шомлыгы, шундый чакта башка иң кирәкмәгән нәрсә килә бит ул. "Мисал өчен, шушы араларда гына Рәшит Әхмәтҗанов яңа шигырь язды»,—дим. "Укып күрсәтә аласыңмы?» Мин әйтәм, ике юлын хәтерлим: Төне буе кара карлыгачлар Йөрәгемә кайгы ташыды Тинтерәтеп җанымны ала яздылар "Ниткән кайгы инде ул? Нишләп кара карлыгачлар инде ул?» Кафедра җитәкчеләре белән киңәшеп, рөхсәт сорап тору юк иде. Тотам да, «Әллүки» утырышына берәр өлкән язучыны чакырам, Нәкый Исәнбәт килгәнне бер дә яратмадылар Яки Уфадан башкорт студентларын чакырып китерәм—бу хакта тегеләр килеп төшкәч кенә мәгълүм була Хәзер менә безгә, нигә берләшмә утырышларын университетта түгел, тулай торакта үткәрәсез, нигә укытучыларны чакырмыйсыз, дип бәйләнәләр. Шуннан төп сорауны бирделәр: "Съезд вакытында менә шундый вакыйга булды, сез белдегезме аны?» Килешеп куйган идек инде. Мин әйтәм, белдек кенә түгел, без аны оештырдык. Хатип ага әйтә: «Улым! Менә ничек уйлыйсың, ялгыш эшме бу? Әллә дөрес эшләдек дип уйлыйсыңмы?» «Хатип абый, ялгыш эшләгәнбез,— дим,—Өстән ыргытасы түгел, астан таратасы булган аны». Хатип агага минем җавапның икенче өлеше кирәк түгел. «Менә дөрес, улым, хата эш булган, ялгыш эш булган! Империализм һәр ярыктан безнең дәүләт строен җимерергә маташкан чакта.. —Элеп алып китте, мин сиңайтим Тегеләр өчен сөйли инде, әлбәттә. «Мин гаепле, шулкадәр иҗади көч тупланганлыгын белмәгәнмен, мин моны белергә тиеш идем,—ди —Сезне идарә итәргә кирәк икән»,—ди. Тагын күпмедер куркышып йөрдек әле, нәрсә булыр, нәрсә булыр, дип. Тик шуның белән бетте бу эш. М. Шабаев: —«Эш»нең менә мондыйрак дәвамы булды әле. Өлкән язучыларыбызның бит тәҗрибә бөтенләй башка. Алар бит белә: бу тегермәнгә бер эләксәң, беттең, бөтен тормышың сынды дигән сүз. Үзара сөйләшкәннәр булса кирәк, шушы талантлы малайны харап итәләр бит, дип. Хәсән ага Туфан миңа: «Зөлфәтне «Чаян»га эшкә урнаштырасы иде»,—диде. Хәсән аганың Зөлфәтне «Чаян» канаты астына тыгуы тикмәгә генә түгел. «Чаян»ның Бөтенсоюз журналы дәрәҗәсендә йөргән, бик тә абруйлы чагы, аны Табеев та хөрмәт итә. Кыскасы, ышык урын.. Һәм бит аның иң кызыгы шул: илтеп төрткәннән бирле Зөлфәт шунда эшләп утыра бит әле менә! VII съездда идарә рәисе итеп Ибраһим Гази сайланды. Ибраһим агай мине чакырып алып, яшьләр журналының штат расписаниесен һәм сметасын төзергә кушты. 3 вариантта эшләдем мин моны. Исеменә конкурс игълан иттек. Сугыштан соң башта «Үсү юлы», аннары «Идел» альманахлары чыккан иде бит, икесе дә ябылды Менә шул «Идел»нең исемен яңадан кайтарырга булдык. Шуннан, журнал сорый торгач, альманах итеп бирделәр Без көлеп тә йөрдек инде, съезддан соң 9 ай үткәч туды. дип. Журнал өчен көрәш исә туктамады, тагын да куәтләнә генә төште. ■<Йә, журнал сораганнар, гап-гади журнал, искитеп сөйләрлек ние бар инде моның?»—берәр яшь укучыбыз шулай дип тә әйтә ала. Бу «ни»не тояр өчен милли изүнең нәрсә икәнен аңларга кирәк. Ул заманда бит хәтта татарга карата «милләт», «милли» сүзләрен куллануда сәяси гөнаһ санала иде. «Татар» сүзе гәҗит битенә «...театры». « әдәбияты» кебек сүзләргә ияреп кенә кереп китә иде. Әлеге листовкаларда әнә «Революциягә кадәр татар телендә утызлап журнал чыккан» дип әйтелгән булган. Татарның «чын тарихы» революциядән соң гына башлана лабаса1 «Аргументы и факты» гәҗите хәтта татар язуын да революциядән соң барлыкка килгән, дип шаккатырган иде Р.Мостафинны эшеннән ни өчен алалар? 1913 ел белән чагыштырганда татар телендә китап чыгару кимегән, дигәне өчен. Югыйсә ул бит рәсми рәвештә теркәлгән фактны кабатлап кына әйткән. Сүз алып, трибунадан әйткән. Мостафинның сүзләре залда рәсми идеологиягә төбәп мылтык ату тәэсире тудырса, егетләрнең кылган эше бомба шартлауга тиң булган Каян килгән соң бу япь-яшь малайларга милли рух? Зөлфәт: —Мин үземдә әнә шул чорда милли хис кайнаганга аптырыйм Бөтенебез дә шул чир белән чирле идек бит инде. Авыл малайлары югыйсә. Каян килеп чыкты икән ул, нәрсәдән килеп чыкты икән? Әллә беренче мәртәбә чынлап торып гыйлемгә тартылганнанмы бу? Сөргеннән кайткан Туфанны укып үскән малайларның бергә җыелып кайнашуыннанмы әллә9 Разил. —Минем нәселдән үк килә бу Әнкәй ягыннан бабамның тегермәне булган, алты малае үз куллары белән салган тегермәнне Шул тегермәнне ике катлы йортларын, бөтен малларын алалар. Ләкин сөрмиләр боларны, кеше яллап эшләтмәгәч. Шушы Нуретдин бабай гомере буе колхозга кермәде Әткәй— колхоз председателе, коммунист. Көн саен бәхәс чыга торган иде. Әнкәй— бабай яклы Бабай белән әнкәйнең идеологиясе көчлерәк! Алар Корьәнгә. гореф-гадәткә таянып сөйлиләр. Кеше хокукларына— примитив төстә булса да. Әткәй сөйләгән кызыл фразалар һавада асылынып кала Бабайның әйтә торган бер сүзе бар иде "Дин бетте, кешенең кадере бетте, җирнең кадере бетте— бу тормыш барыбер болай бара алмый!. “ Шулай да, авылда чакта мин милләткә бүленүне аңлап җиткерми идем Түбән Камага килгәч, урыс малайлары бирде миңа беренче милли сабакларны •Татарва!" дип, бик каты кысарга тырышалар иде Ләкин без. бер төркем оештырып, кулга алдык аннары шәһәрне Тагын укытучылар шәп иде Чаллыга әдәби түгәрәккә йөри башлагач, шул ук язучылардан да шактый йоктырдык М. Хөсәен. Н.Дәүли, З.Нури. Р Ишморатлардан Алар. Казан колагыннан читтә, без балалар белән иркенрәк тә сөйләшә торганнар иде Яшь чактагы җилкенү, дуамаллыклар—уза торган нәрсә Тормыш кайберәүләрне сындыра да бит әле Әмма безнең бу ике егет һаман шул юлда. Зөлфәт—милли җанлы күренекле шагыйребез, яшел әләмле сафта аның белән янәшә атларга да туры килгәне бар Разил—шагыйрь, прозаик, драматург Милли китапханәбез директоры, Татарстан Югары Советының милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясе рәисе Өченче каһарманыбыз кайда соң? Зөлфәт: —Мирза—Ерак Көнчыгышта застава башлыгы Шул якларга концерт белән баргач, безнең Зөһрә Сәхәбиеваларны бик каты кунак иткән ул Мөдәррис белән Зөлфәт китапларын салсыннар, тоннасы белән балык җибәрәм дигән Листовкаларны күчереп язу дә тәвәккәл эш булган Күчерүчеләрнең исемлеге ачыкланып җитмәде әле Әмир Дәминов Равил Кукушкин, Зиннур Мансуров. Рәшит Бәшәр, Марсель Хабибрахманов, Шаһинур Мостафин исемнәре аталды Листовкаларның бер генә данәсен дә таба алмадык. Берәр кешедә сакланса, китерүен үтенәбез. Әҗере булыр . «Идел» журналына әлеге шау-шуы шактый озакка сузылган вакыйгадан соң нәкъ егерме ел узгач кына юл ачылды. Әмма бу «ЧП»ның кәҗәсе генә түгел, мәзәге дә бик кыйммәт иде. «Җаны йокымсыраган» бик күпләрне уятып җибәрде ул. «Идел» өчен көрәш үзе дә шуннан соң милли-азатлык хәрәкәтенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп китте. «Идел», 1994, № 7