Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАҺИРӘ ОЧРАШУЛАРЫ

БУ СӘФӘР күптән күңелләрдә борныган бер кыю хыялның тормышка ашуы кебегрәк булды... Без, гарәп язма мәдәниятенең мәгълүм белгече ориенталист Әнәс Халид белән икәү, менә ничәнче көн инде Каһирә китапханәләрендә «актарынабыз» Урта гасыр Идел буе тарихына, шул җөмләдән Мәмлүкләр чорына караган яңарак мәгълүматлар эзлибез. Бер дәү китапны ябып куюга Әнәс чак кына уйланып калды һәм, үз-үзенә әйткәндәй, тезеп китте: —Бу китапны моннан күп еллар элек Каһирәдә дә, Димәшкътә дә, Бәйрүт белән Рабатта да эзләп таба алмаган идем. Менә, ниһаять, бастырып чыгарганнар икән.. Карале, илле яшьлегемне шушы Каһирәдә билгеләгән идем бит!..—Хатирәдән ул бераз елмаеп та куйды.—Кунакханәдәге бүлмәмдә бер үзем бер калай шешә сыра эчеп билгеләгән идем. Ул чакта ике ай гомер уздырган идем бит монда... БУ СӘФӘРНЕ «хыял» иде дип атауның үз сәбәбе бар. Мәгълүм булганча. Урта гасырларда Җучи Олысы (Алтын Урда империясе) белән ерак Мисырдагы Мәмлүкләр дәүләте арасында тыгыз сәяси- иҗтимагый һөм мәдәни-икътисадый мөнәсәбәтләр урнаша. Ике башкала, ягъни Сарай белән Каһирә арасында өзлексез илчеләр йөреп тора, дәүләт башлыклары үзара битикләр (дипломатик хатлар) язышып, бер-берсенә кыйммәтле бүләкләр җибәрешәләр. Дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен кодалашу, ягъни туганлык урнаштыру фактлары да күзәтелә. Мондый күренешнең барлыкка килүенә, падишалар арасында була торган сәяси мәнфәгатьләрдән тыш, ике дәүләт хөкемдарларының, хәтта илдәге бөтен өстенге катламнарның тел уртаклыгы, беркадәре кан кардәшлеге дә (этник чыгышлары да) сәбәп иде. әлбәттә. Чөнки Мисырда хакимият башында торган мәмлүкләрнең күпчелеге чыгышлары буенча төрки телле кабиләләрдән, бигрәк тә кыпчаклардан иде. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк. Кешелек цивилизациясенең бер алтын бишеген тәшкил иткән бу Мисыр иленә—комлы тузанга күмелгән, мәгәр гаҗәп бәрәкәтле Нил дәрьясы буена борын-борыннан төрле баскынчылар—чит ил яулап алучылары омтылып торган. Шуңа күрә монда соңгы дүрт-биш мең ел дәвамында әллә ничә династияләр алмашынган. Безнең эрага кадәр 3000 еллар элек башланган борынгы фиргавен дәүләтләреннән соң монда азмы- күпмедер гасыр финикиялеләр, ассорлар (ассириялеләр), борынгы юнаннар (греклар), римлылар, фарсылар, бизанслар (Византия румнары). гарәпләр һәм тагын башка әллә кемнәр хөкем сөрәләр кайбер династияләр дистәләгән еллар дәүләт башында торсалар, икенчеләре әллә-ничә гасыр буе илне биләгән. «Бәхри» дип атала торган кыпчак мамлүкләре (элекке гарәп хөкемдарлары тарафыннан сатып алынган коллардан оештырылган гвардия гаскәрләре, «мамлүк» сүзе кол дигән мәгънәгә якын) 1250—1390 елларда тәхет яулап. Мисыр белән идарә итәләр. 1390—1517 елларда ил башында «бурҗ» дип исемләнгән кавказлы чиркәе мәмлүкләре тора 1517 елдан алар Госманлы империясенә—Төркиягә буйсыналар 1811 елда төрек солтаны тарафыннан Мисырның хөкемдары итеп билгеләнгән албанлы Мөхәммәд Гали (1769— 1849), мөмлүклөрнең соңгы тамырларын йолкып алып, тора-бара Мисырны тәмам мөстәкыйль дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә Шул рәвешчә яңа династия— хөдифлөр династиесе барлыкка килә Тик илгә кул сузу тукталмый инглизләр, французлар да Мисырны яулап алырга тырышалар. Шуңа күрә Мөхәммәд Галинең күп гомере сугышларда уза. Әмма гасыр ахырында илдә Англия тәэсире көчәя XX гасыр уртасында мөстәкыйльлеге бик чамалы булган соңгы хәдиф Фарук тәхеттән төшерелеп, җөмһүрият игълан ителә (1953) Моннан соңгы вакыйгалар—генерал Нөгыйб, Советлар Союзы Герое Җәмал Габденнасыйр Сүөйеш сугышы, Әнвәр Садат үтерелү—болар инде безнең чор вакыйгалары Каһирә китапханәсендә «актарынудан» безнең максат, әлбәттә, бу бишалты мең еллык тарихта казыну түгел иде (ул бай тарихны өйрәнүчеләр җитәрлек. ) Безне билгеле бер чорга караган гарәпчә чыганаклар кызыксындыра иде Әйтик, Болгар дәүләте. Хәзәр каганлыгы, бу илләрдәге борынгы шәһәрләр хакындагы мәгълүматлар Шулай ук Идел буенда да, Нил үзәнендә дә кыпчаклар хөкем сөргән чорларны яктырткан хәбәрләр. Аларның күп булуы фәндә яхшы мәгълүм Моңарчы киң билгеле булмаганнары да өледөн-өле табыла тора Әгәр XIII—XIV гасырларда Идел буеннан Мисырга китүче әдипләр, галимнәр хакында да яңа мәгълүматлар табылу ихтималын исәпкә алсак9 Моңарчы без бер фактны—«Гөлестане бит-төрки» дигән мәшһүр әдәби истәлегебез авторы Сәйфи Сарайиның беркадәр гомере Мисырда узганлыгын яхшы беләбез. Әмма Идел буеннан ул якларга китүчеләр шул Сәйфи Сарайи һәм аның берничә дусты белән генә чикләнде микән? Әгәр алай гына булса, XIY гасырда төркичә әдәби тел Мисырда да тәэсирле телләрнең бөрсенә әверелер идеме9 Шуңа да игътибар итик: XIII—XIV йөзләрдә уйгыр хәрефләре белән төрки телдә язылган битикләр (дипломатик хатлар) бер Идел буеннан гына китми. Мисырдан да мәмлүк солтаннары Сарай ханнарына үз мәктүпләрен төркичә яза башлыйлар1 Тик. кызганычка каршы, мондый документларның үзләре генә сакланмаган Дөресрәге, хәзергәчә табылмаган Бәлки Мисырда аларның эзләре саклангандыр9 Хәер, безнең эзләгәнебез бер төркичә истәлекләрнең генә эзләре түгөл Безне Урта гасыр Идел буе тарихына караган мәгълүматлар тупланган гарәпчә әсәрләр дә якыннан кызыксындыра Андыйларның бер төркемен XIX гасырда В Тизенгаузен дигән ориенталист бастырып чыгарган иде Әнәс Халидның менә шул гаять әһәмиятле чыганаклар җыентыгын тулылындырып, төзәтеп яңадан чыгарырга теләге бар Әлбәттә, Алтын Урда тарихына караган чыганаклар белән кызыксыну безнең гасырда да дәвам иткән Тик СССРда күпкә кадәр бу юнәлештә актив эшләү мөмкинлеге юк иде Бигрәк тә Үзәк Комитетның 1944 елгы карарыннан соң Сарай—Каһирә мөнәсәбәтләрен яктырту да тыелган темалар исәбенә керә иде Бары 1960 елда Мөскәүдө уздырылган ХХҮ Халыкара ориенталист лар конгрессында яңгыраган бер докладта—Мисырдан килгән профессор Әмин өл- Холиның чыгышында әлеге сюжет әтрафлы яктыртылыш таба. Каһирә университетының профессоры үзе белән Мәскәүгө шул темага багышланган китапның кулъязма текстын да алып килә. Хезмәтнең гаять эчтәлекле, нык дәлилле булуы һәм, иң мөһиме, ул елларда СССР белән Мисыр (Берләштерелгән гарәп җөмһүрияте!) арасында хөкем сөргән «кодакодагыйлыкның» тәэсире нәтиҗәсендә әлеге китапны русчага тәрҗемәләп, «Связи между Нилом и Волгой» дигән исемдә, 40 битле брошюра итеп, бастырып чыгаралар (Мәскөү, 1960). Әл-Холи китабы дөнья күргәч, ленинградлы автор Салих Закировның шул темага караган бер популяр китабы да чыга алган иде. Каһирәгә килеп. -Китап йорты- (Дар-ел-көтб) дип атала торган иң зур дәүләт китапханәсендә үз эшебезне шул Әмин әл-Холи әсәрләрен караудан башладык. Галимнең әлеге әсәре 1964 елда гарәп телендә дә басылып чыккан һәм вак хәрефләр белән җыелган гарәпчә оригинал 110 бит тәшкил итә икән! Димәк: русча тәрҗемәдә китапның яртысы, иң кимендә өчтән бер өлеше кыскартылган— төшерелгән булып чыга. Ә совет чорында тарихи хезмәтләрдән нәрсәләр күбрәк кыскартылуын күз алдына китерүе артык кыен булмаса кирәк. Безнең үтенеч буенча шул китапның ксерокүчермәсен тиз генә эшләп бирделәр. Аны актарып утырганда. әл-Холиның гарәпчә басма өчен язган кереш сүзендә аның 1960 елда Ленинградта «остаз Халидоф» белән очрашканлыгы телгә алына. —Әйе. без беркадәре әңгәмәләшкән идек,—ди Әнәс Халид.— Хәтерем ялгышмаса, сүз Тизенгаузен китабына өстәмәләр кертеп яңадан бастырып чыгару хакында барган иде. Бу хәбәр миңа беркадәре кызык булып тоелды. Чөнки Әнәс Халидның Алтын Урда тарихына караган әлеге җыентыкны яңадан бастыру идеясе белән мавыгуы, мин моңарчы уйлаганча, соңгы елларда гына башланмаган икән. Юкса безнең арада бу хакта сүз моннан ике-өч ел элек булган иде. Мәсьәләнең бу ягына игътибар итү очраклы түгел. Моңарчы күпләр өчен, җөмләдән миңа да, саф гарәпче, гарәпчә язма истәлекләр белгече буларак танылган Әнәс Халид, баксаң, 60 еллардан бирле үз халкының тарихын да кайгыртып яшәгән икән. Фикерләрем төгәлрәк аңлашылсын өчен галим хакында тулырак мәгълүмат бирү, аның тәрҗемәи хәленә киңрәк тукталу зарур булыр. Әнәс Бакый улы Халидов 1929 елның 25 февралендә хәзерге Буа районындагы Казма авылында гади игенчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Шул ук вакытта нәсел агачының бик үк гади булмаган тармаклары да бар: аның бабасы Мөхәммәдзакир. мәсәлән, хәлфә булып, мәдрәсәләрдә шәкертләр тәрбияләгән, үз әнисе Зәйнәп тә (кыз фамилиясе Мостаева) яшь чагында кызлар укыткан. Аерата 1905 елда туган әтисе Мөхәммәдбакыйның тормыш юлы гаҗәп катлаулы да, кызыклы да була. Моңа махсус тукталу артык булмас. Егет чагында Бакыйга шактый дөнья гизәргә туры килә. Бары 20 елларда Ленинградта мәшһүр дин әһеле, галим Муса Биги Җарулладан гарәп теле буенча дәресләр алу мөмкинлегенә ирешә. Ләкин советлар тарафыннан атаклы җәмәгать эшлеклесе илдән сөрелгәч, җитәкчесез калган шәкертләрдән өч егет—бертуган Габдулла. Габдрахман Таһирҗановлар һәм Бакый Халидов— бәхет эзләп ил гизеп китәләр, Бакуга барып чыгалар, аннары Ашхабадка юл тоталар. Монда алар берара татар журналистлары ярдәмендә оештырылган төрекмәнчә гәзитләрдә эшлиләр. Шул елларда фарсы телен өйрәнә башлыйлар. Ниһаять, 1934 елда алар «яңача» укырга дигән карарга киләләр. Нәтиҗәдә, Таһирҗановларның олысы Ташкентка, Габдрахман Ленинградка юл тота. Бакый исә, Казанга килеп университетта рабфакка керә. аннары механика-математика факультетында астрономия буенча белгечлек ала 1940 елны аны эшкә Ташкент обсерваториясенә җибәрәләр Ләкин нәкъ шунда аның тормыш юлы тагын кырт борыла 1941 елда ул армиягә алына һәм фарсычадан хәбәрдар Бакыйны хәрби тылмач сыйфатында Иранга җибәрәләр Анда тынгысыз Бакый фарсычаны камилләштерүдән тыш, пушту телен дә өйрәнә 1945 елда Ташкентка кайта һәм 1946 елда Ташкент университетында яңа ачылган шәрекъ телләре факультетында бер-бер артлы пушту, фарсы гарәп телләрен укыта. 1952 елда пушту теле буенча диссертация яклый. Моннан соң гарәп теле кафедрасын җитәкли 1962 елда гарәп теле буенча мәгълүм дәреслеген нәшер итә 1968 елда вафат булган Бакый Халидов китабы хәзергә кадәр иң яхшы дәреслекләрнең берсе дип исәпләнә Бу урында тагын бер нәрсәгә игътибар итү кирәктер Элекке гел бәхет эзләүче, гел күченеп һөнәр алыштырып йөрүче татар -ала канатларына» хас рәвештә Бакый да егерменче елларның уртасында ук үз авылында өйләнгән була Шуңа күрә вакыт-вакыт Казмага кайткалый, бер-бер артлы балалары туа тора Авылда сыер савучы булып эшләгән җәмәгате Зәйнәп апа балаларын тәрбияләп үстерә Ташкент обсерваториясендә эшләгән чакта Бакый ага үсмер улы Әнәсне үз янына алдыра Шунда Әнәс сугыш елларында Ташкентта эвакуациядә яшәгән ориенталист галимнәрне күрә, аларның кайберләре белән якыннан таныша. Мәсәлән, атасының элекке дусларыннан Габдрахман Таһирҗанов, Әмир Нәҗипләрдән тыш. мәгълүм ориенталист лардан Е Бертельс, А Семенов, В Беляев М Боголюбовларны күрергә, аларның әңгәмәләрен ишетергә туры килә Бу фактларга махсус игътибар итүем очраклы түгел Элек авылда, беркадәре вакыт Казанда, аннары Ташкентта татар мәктәпләрендә җидееллык белем алган Әнәс урта мәктәпне русча укып тәмамлый 1946 елда ул Ленинградка юл тота—андагы мәгълүм университетның мәшһүр шәрекъ телләре факультетына керер өчен Конкурсны һәм уңышлы, һәм көч-хөлгө дигәндәй узган Әнәс гарәп теле бүлегендә чын чынлап белем алу бәхетенә ирешә Бәхет сүзен куллануым да очраклы түгел. Атаклы академик Ю И. Крачковскийдан, кайчандыр Ташкентта үз күзләре белән күргән «тере профессорлар» В И Беляев. И Н Винников белән әле генә сөргеннән кайткан мәгълүм А. П. Ковалевскийдан гарәп теле, гарәп әдәбияты буенча лекцияләр тыңлау, алар җитекчелегендә курс эшләре диплом хезмәтләре язу күпләргә (Һай, бик күпләргә1 ) тәтемәгән бәхет Болардан тыш аңа мәшһүрлеге дәрәҗәләре ягыннан элгәр<елөреннөн бер дә ким булмаган атаклы Мисыр тарихчысы В В Струве, күренекле тюрколог А. Ю Якубовский, мәгълүм иранчы И П Петрушевский, гаҗәп күпкырлы белгеч В М Жирмунскийлардан да лекцияләр тыңларга туры килә .. Болар классик рус ориенталистикасының чын мәгънәсендәге «соңгы могиканнары- иде Алар үз нәүбәтендә белемлелек, намуслылык ягыннан соңгырак дәвер галим-голәмәләреннән күпкә югары торган дөньякүләм мәшһүр В В Радлов В В Бартольд. П К Коковцев, А Н Самойлович К. А. Иностранцев. Б Я Владимирцов һәм башкаларның шәкертләре иде Сугыштан соңгы ярым җимерек Ленинградта үҗәтләнеп белем эстәгән Әнәсне, укуын тәмамлауга ук. аспирантурага тәкъдим итәләр Аспирантураны ул «Таха Хөсәеннең әдәби прозасы- дигән темага диссертация яклап тәмамлый (1954) Бу урында тормышның бер кызыклы очрагын билгеләп узасы килә 1998 елның 30 ноябрендә кичен Каһирәгә килеп, без тукталган •Президент-отель» кунакханәсе шул яңа чор мисыр-гарәп әдәбияты классигы Таха Хөсәен исемендәге урамда урнашкан икән Иртәгесен урамга чыгып, туктаган урамыбызның әлеге язучы исемендә булуын белү Әнәстә төрле хисләр, хатирәләр уяткан иде. Аның болай дулкынлануы минем өчен дә уйланырга сәбәп булды. Дөресен әйткәндә, аның беренче зур гыйльми хезмәте яңа дәвер гарәп әдәбиятына багышланган булуы минем өчен яңалык иде. Чөнки галим белән утыз елдан артык таныш булсам да, мин аны нигездә борынгы һәм Урта гасырлар чорына караган гарәпчә язма истәлекләрнең зур белгече сыйфатында белеп килә идем. Мәсәлән, аның сәяхәтче Әбү Дулаф язмалары, Әбү Рәйхан Бируни хезмәтләре, Усама ибне Мункыйз әсәрләре, Әбел-Фәраҗ «хикмәтләре», Ибне Сина (Әбүгалисина) мирасы, «Диване лөгатит-төрк»нең кайбер чыганаклары, Табари тарихы өстендә эшләвен, гарәпчә борынгы кулъязмаларның каталогтасвирламалары һәм гомумән классик гарәп язма культурасына багышланган фундаменталь монографияләрнең авторы булуын яхшы белә идем. Йөздән күпкә артык мәкаләләренең, китапларының өч дистәдән артыгы русчадан гарәпчәгә, инглизчәгә тәрҗемә ителеп, Каһирәдә, Димәшкътә, Бәйрүтгә, Күвәйттә, Лондон белән Парижда, Будапешт һәм Калифорниядә басылган булуы да мәгълүм иде. Алар нигездә классик истәлекләргә, димәк, борынгы чор ядкәрләренә багышланган хезмәтләр. Баксаң, Әнәс Халидның яңа һәм өр яңа чор гарәпләренең рухи мәдәниятләренә караган хезмәтләре дә бар һәм шактый икән. Әйе, ул гарәп филологиясе буенча киң колачлы, тирән белемле галим. Моның шулай икәнлеген башка фактлар да раслый. Мәсәлән, ул 1961 елдан, кем әйтмешли, «кандидат кына башы белән» Көнчыгышны өйрәнү институтының элек гел академик Ю. И. Крачковскийның «канаты» астында булган мәшһүр «Гарәп кабинетына» җитәкчелек итә. 1978 елдан бүгенгә кадәр, әлеге «кабинет» Урта шәрекъ секторына үзгәртелгәч тә, шуның башында тора. урынын күрсәтә торган дәлилләр дө зур шәһәрләреннән тыш, гарәп һәм докладлар белән ул, 1966 елдан Галим абруеның халыкара җитәрлек. СССР һәм Русиянең инглиз телләрендә яңгыраган Илнең мәгариф министры (уртада) профессор Әнәс Халидовны Марокко короле Хәсән II белән таныштыра. башлап. Аден, Алжир. Багдад, Бейрут, Димәшкъ, Каһире. Кувейт. Рабат шәһәрләрендә, шулай ук Будапешт. Галл. Лондон, Лейден. Париж һем Хельсинкиларда халыкара конференцияләргә катнаша. Гарәп илләрендә уздырылган халыкара гыйльми конкурсларның жюри әгъзалыгына чакырылуы, хөрмәтле кунак сыйфатында әмирләр, корольләр белән дә очрашкалавы шуңа дәлил булса кирәк (моны раслаган бер фоторәсем журналга да тәкъдим ителә). Шулай да Ә Халид үзенең фәнни дәрәҗәсе хакында аз уйлана Бары 1983 елда гына ул «Гарәпчә кулъязмалар һәм гарәп язма традициясе» дигән темага докторлык диссертациясе яклый 1987 елдан профессор Диссертацияләр яклауда, формаль гыйльми дәрәҗәләргә омтылуда Әнәснең болай беркадәре «сүлпәнлек», ашыкмаучанлык күрсәтүе, минемчә, очраклы түгел Бу хәл аның холкындагы үзенчәлекләргә бәйле булса кирәк Шуңа күрә галимнең шәхес буларак кайбер сыйфатларына да тукталу кирәктер дип уйлыйм. Әнәс Халидны. гадәттә, коры һәм кырыс кеше диләр Кайберәүләр хәтта сүзгә күнмәс кире, холыксыз дип тә өстәп куялар Мин исә. үзе белән 60 еллардан бирле таныш, турыдан-туры мөнәсәбәттә торган кеше буларак, аны башкачарак характерлар идем Гыйльми мәсьәләләр буенча фикер йөрткәндә дә, кешеләр, бигрәк тә яңа танышлар белән мөнәсәбәткә кергәндә дә. ул үзен бик сак. җаваплы тота, башкалардан да шундый ук җавап көтә. Буш сүз. нигезсез дәгьвачелекне кабул итмәс. Бигрәк тә әрсезлекне, тыйнаксызлыкны җене сөймәс. Дилетантлардан, ягъни саййөзөрлөрдән, бигрәк тә гыйлем битлеге кигән наданлыктан читкә китәргә тырышыр (фен тирәсендә дә оятсыз карьеристлар, «җиңел әдәпле» кешеләр дә аз түгел бит). Үзе ышанмаган, йөисө ышандырырлык итеп әйтелмәгән фикерләрне «күңел өчен генә» дигәндәй хуплап тормас; «ярар әле» дип буш вәгъдәләр бирмәс. Вәгъдәсезлекне үзе дә кичермәс Мондый чакларда фикерен турыдан ярып, хәтта кискен рәвештә әйтүдән дә баш тартмас. Һәрхәлдә, ул җиңел холыклы кеше түгел Шуңа күрә аның кайбер гамәлләрен артык кырыслык, кирелек дип тә кабул итәргә мөмкиндер Әмма дәлилләрең җитәрлек һәм көчле икән, ул чакта Әнәс үзенең элекке карашларын үзгәртүдән дә баш тартмый—шыгырдап булса да чигенә. Аңлы гомеренең барысы да диярлек гел китаплар арасында, гел академик даирәләрдә узган, андагы чын зыялылык вө затлылык белән, кызганычка каршы, әхлакый түбәнлекләрне, икейөзлелекләрне дө җитәрлек күзәткән һәм, иң мөһиме, шул шартларда да сөяси- иҗтимагый «эшмәкәрлектән» читтөрәк тора алган галимнең сүздә дә гамәлдә дә «үзе булып» калырга тырышуы табигый хәл, минемчә Аның өчен гыйльми хезмәтнең сан ягыннан күләме түгел, ә эчтәлек, мәгънә җәһәтеннән сыйфаты, димәк, хакыйкатькә якынлыгы кадерле Шулай ук мин аны тормышның төрле шартларына тиз һәм шома гына күнегүчөн сыгылма холыклы кеше дип тә әйтмәс идем Минемчә, аның табигатенә беркадәре айнык консерватизм, дөресрәге традициялек тә хас булса кирәк Шуңа күрә ул бер кат кискәнче җиде кат үлчәү тарафындарак Бер үк вакытта ул кечтеки генә бер кызыктан кулларын селки- сөлки балаларча шаркылдап көлә ала. Кайбер чакларда юк кына нәрсәдән, әйтик, хәреф хатасыннан да ачуы килеп, пыр-пыр тузына башлый Чак кына ошамаган сүздән дә кәефе кырылып, төксәеп калырга мөмкин. (Каһирәдә дө бөр мәртәбә сүзсез һәм тавышсыз- нисез «кычкырыша» язган идек ) Кыскасы, сәбәбе булса, тәртәгә тибәргә күп сорамас Әнәс Халиднөң тормыш юлы һәм характеры формалашуда ул үскән гаиләнең, әтисенең нинди урын тотканлыгы хакында югарыда беркадәре әйтелгән иде инде Биредә шуны гына өстисе бар Бакый ага Халидовның өч улы да билгеле кешеләр Әнәснең абыйсы Әнвәр (1926). яшьли сугышта катнашып, -Мәскәүдән Ауропаның үзәгенә кадәр түшендә шуып барган» хәрби разведчик, полковник, хәзер Мәскәүдә яши. Энесе Әхмәт (1935) биология фәннәре докторы, профессор. Казан университетында укыта. Галимнең үз гаиләсе дә аның үзе күргән тәрбиянең, эшчәнлеге белән тоткан юлының дәвамы кебегрәк. Хәләл җефете Лилия ханым Тугушева филология фәннәре кандидаты, борынгы уйгыр теле, иске уйгыр язуы буенча күренекле, хәтта бөтен Русиядә бердәнбер дип әйтерлек зур белгеч Аларның олы уллары Искәндәр математика фәннәре докторы, профессор; икенче улы Камил исә компьютерлар буенча белем алган. Галимнең гаиләсенә игътибар итүемнең тагын бер сәбәбе бар. Каһирәгә дип юлга чыккан чакта без Әнәс белән бер кыю хыял да корган идек. Әгәр, элекке кайбер танышларыбызның сүзләре дөрескә чыгып, хикмәт белән дигәндәй, Мисырда мөмлүкләр чорына караган борынгы документлар табыла калса, һәрберебезгә дә эш булачак: гарәп телендәге истәлекләрне Әнәс үзе тикшерер, гарәп язулы төркичә язмаларны мин өйрәнермен, ә инде уйгырчалары табылса, аларны. һичшиксез. Лилия ханымга тапшырырбыз. Тик барсы да хыял иткәнчә килеп чыкмады. Каһирәгә килүнең икенче көнендә, әлбәттә, үзебез хезмәттәшлек иткән галимнәр эшли торган Айн-Шәмс университетына юл тоттык. Якын шәрекь тарихын өйрәнә торган бүлегенә (кафедрасына) барып, ■анышларыбыздан профессорлар Мөхәммәд Сәйед Җәмалетдин, Насрулла Тарази. Гадел Савәйлемнәр белән очраштык. Болар узган елны Казанда булган һәм Алтын Урда тарихына, Идел буеның тарихи географиясенә багышланган безнең халыкара конференцияләргә катнашкан кешеләр иде. Әңгәмәдәшләребездән карт профессор Насрулла ага шактый кызык язмышлы кеше иде. Аны бала чакта ук әтисе Үзбәкстаннан чит илгә алып китә. Әфганстанда, Иранда Төркиядә һәм берничә гарәп илләрендә яши. төрле уку йортларында белем ала, ниһаять. Каһирәгә килеп урнаша. Алтмыш елдан артык читтә, күбрәк гарәпләр арасында яшәсә дә. ул үзбәк телен һич тә онытмаган (без аның белән күбрәк яртылаш үзбәкчә, яртылаш татарча гәпләштек) Төрекчәне дә әйбәт белә. Гарәпчә лекцияләр укый. Фарсы теле, фарсы әдәбияты һәм Иран тарихы буенча да дәресләр алып барган. Инглизчә һәм французча да иркен сөйләшә. Дөрес, туган теленә кардәш төркичә сөйләшүче табылганга аның сөенүе йөзенә чыгып тора... Университетта минем исне китәргән нәрсә—аның ишек алдындагы, аудиторияләрендәге студентларның күплеге—мыжлап торуы иде. Мәсәлән, Каһирә өчен «уртача» дип исәпләнә торган Айн-Шәмснең без барган бер Әдәб (гуманитар) факультетында гына да 20 меңнән артык студент укый икән! Студент кызларның кием-салымы, үзләрен тотышлары да минем игътибарны җәлеп итте. Озын күлмәк киеп, яулык ябынып йөрүчеләре белән чалбарлы, гадәти яланбашлылары да җитәрлек. Ләкин мини итәк ярышлары оештырып, әдәпсез чинашу, ямьсез чыркылдашу, тәмәке көйрәтү ише күңелсез галәмәтләр күзәтелми. Күпчелек халык гади һәм пөхтә киенгән. Монда мин 1996 елда Таһран урамнарында, андагы китапханәләр белән университетта күргән гел кара чүпрәккә төренеп йөрүче, борыннары гына күренеп тора торган, кара каргаларны хәтерләтүче хатын-кызлар очрамый диярлек. (Бары шәһәрнең иске һәм ярлы районнарында бит-күзен каплаган хатыннар күренгәли.) Укытучы хатын-кызлар да гадәти. якынча ярым ауропача дип әйтерлек стильдә киенгәннәр. Исәнләшү, сөйләшүләре дә табигый әдәплелек һәм хөрлек белән башкарыла. Икенче көнне университеттагы дусларыбыз белән бергә-бергө Гареп кулъязмалары институтына бардык. Гарәп илләре Лигасы тарафыннан оештырылган, нефтькә бай әмирлекләр исәбенә матди яктан бик мул тәэмин ителгән гыйльми институт иде бу. Тик анда кулъязмаларның үзләре түгел, бәлки барлык гарәп илләрендәге төрле китапханәләрдә саклана торган әһәмиятле кулъязма китапларның микрофильмнары, фото һәм ксерокүчермәләре саклана Институт хезмәткәрләре шуларны өйрәнү, аларның каталогларын, тасвирламаларын кайбер сирәк мөһим әсәрләрнең исә төгәл текстларын бастырып чыгару белән мөшгульләр. Институт тарафыннан безгә бүләк ителгән белешмәлек китапларны кичен карап утыру шуны күрсәтте: бу институтта барлык гарәп илләрендәге кулъязма китаплар хакында шактый бай мәгълүмат бер җиргә тупланган һәм гел туплана килә икән Чорыбызның информация чоры икәнлеген исәпкә алсак, мондый институтның әһәмияте бәяләп бетергесез Әйткәнемчә, институт сирәк очрый торган аерым истәлекләрнең үзләрен бастырып чыгару белән дә актив шөгыльләнә икән Алар бастырган бер китап безнең өчен дә мөһим табыш булып чыкты Хәер, бу хакта алга таба махсус сүз булыр. Югарыда бер мәртәбә телгә алынган Китап йортында (Дар-ел- көтб), аннары Гарәп теле институты китапханәсендә һәм Дар-ел- вәсаикъ (Документлар йорты) дип атала торган үзәк дәүләт архивында, бигрәк тә аның хәзинәлегендә булу, алардагы фондлар белән танышу нәтиҗәсендә без Каһирә өчен саналган көннәребезне кулъязмалар карауга түгел, бәлки басма китаплар дөньясындагы яңалыкларны эзләүгә багышлау дөресрәк булыр дигән фикергә килдек Моның бәхәссез сәбәпләре бар. Беренчедән, архив документлары арасында безне кызыксынды рырдайлары юк икән. Борынгырак чорга караганнары төрле җирле юридик актлар булса, калганнары Мөхөммөд Гали дәвереннән бирле җыела барган соңгы чор документлары Мамлүкләр чорына караганнары элекке заманнарда бөтенләй харап булган, яки XYI йөздә госманлы төрекләре тарафыннан Истанбулга күчерелгән Һәрхәлдә, монда сакланмаган Икенчедән, бер кулъязманы җентекләп карап чыгар, яхшы аңлар өчен дә күп вакыт, әллә ничә көн кирәк булачак, ягъни җиде-сигез генә эш көнебездә каралган истәлекләрнең саны ике-өчтөн артмаячак Өченчедән, басма китаплар арасында да безнең өчен яңа. ягъни моңарчы мәгълүм түгел, йөисө исемнәре генә чит ил басмалары аша беленеп, үзләре Русия китапханәләрендә булмаган әсәрләр дә җитәрлек икән. Димәк, ике-өч кулъязма белән чикләнгәнче, дистәләгән китапларны өйрәнү күбрәк нәтиҗә бирәчәк (Әнәс исә андыйларны минем кебек бармак белән төртә-төртө таныш сүзләрне, билгеле исемнәрне эзләп тормыйча, кем әйтмешли, диагональ буенча күз йөртеп кенә укый ) Шуңа күрә безнең күпчелек вакытыбыз борынгы чыганакларның басмаларын карап, алардан тарихыбыз өчен кирәклеләрен сайлап, шулардан тиз-тиз ксерокүчермөлөр ясату эшенә багышланды Кичләрен исә. Мөхөммөд Сәйед Җамалетдин өенә кунакка чакырылган бер очрактан башка, гел кулга төшергән күчермәләрне карап, бүләк ителгән йөисө сатып алынган китапларны актарыл утырдык Кафедан бүлмәләребезгә китереп бирә торган кайнар сөтле чөйне чөмерө-чомерә ул истәлекләрдә очрый торган һәр яңалык турында сөйлөшө-сөйләшө төнге унбер-уникөлөр җитүен сизми дә кала идек Ә бер кичне өченчеләргә кадәр Гарәп кулъязмалары институтыннан алган китап белән мәш килдек Моңа сәбәп Әбү Фазыл Шиһабеддин Әхмәд бине Гали Ибне Хәҗҗөр өл-Гаскалани (1372—1449) дигән мәшһүр гарәп галименең соңгы елларда ачылган һәм аерым китап рәвешендә басылып чыккан әсәре иде. Каһирәдә яшәп иҗат иткән Ибне Хәҗҗөрнең фәндә киң мәгълүм төп хезмәте күп томлы «Әд-Дөрр-ел-Кяминө фи агъян әл-къәрн ес-саминә» (ягъни - Сигезенче гасырның күренекле кешеләре турында яшерен энҗеләр-) дип атала. Ул һиҗри ел исәбе белән YIII йөздә, ягъни миладичә 1300—1397 елларда яшәгән, үлгән атаклы шәхесләрнең тормыш юлларына, эшчәнлек һәм иҗатларына караган материаллар җыелмасыннан гыйбарәт Дөресрәге, шул чор мөселман дөньясының күренекле шәхесләре хакындагы атаклы биобиблиографик энциклопедия. Аерым кешеләр хакындагы мәгълүматлар, мөселман дөньясында кабул ителгән кагыйдә буенча, шул шәхесләрнең вафат тарихларына карап бер-бер артлы урнаштырылган (Ибне Хәҗҗөр традициясен дәвам иткән Шиһабеддин Мөрҗанинең -Вафият-ы белән Риза Фәхреддиннең - Асар»ендә дә материаллар шулай вафат елы тәртибендә бирелгән). Безне дулкынландырган китап исә Зәйл әл-Дөрр-ел-Кяминә». ягъни «Дөрр-ел-Кяминәгә өстәмә» дип атала иде. 452 битле бу китапны 1992 елда фәннәр докторы Гъәднан Дәрвиш исемле галим Ибне Хәҗҗөрнең хәзерге бердәнбер автографы, дөресрәге, эшкәртелеп бетмәгән каралмасы буенча Каһирәдә дөньяга чыгарган. Г Дәрвишнең кереш сүзенә караганда. «Зәйл»дө элекке томнарга өстәмәләр белән бергә һиҗри буенча IX йөздә (милади: 1397— 1494) үлгән кайбер шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре дә теркәлгән икән. Бу мәгълүматлар белән танышу Гарәп кулъязмалары институтыннан кайткан көннең кичендә үк булды. Мин үз бүлмәмә китерсеннәр өчен кичке чәйгә заказ биреп, ул килгәнче дип телевизор кабызып, кәнәфигә кунаклаган гына идем, кемдер каты итеп ишек шакыды. Чөй китерүчедер дип ишекне ачсам, анда Әнәс басып тора иде. Үзе әллә ничек елмайган, уң кулында сул кулының чәнчә бармагын «тешләгән» китап. «Тиле вәзиреңне сүндер, кызык нәрсә бар!—диде ул дулкынланып. Һәм. утырып та тормыйча, китапта тәртип буенча 44 нче бүлекчәнең—һиҗричә 801 елда үлгән Мәхмүт бине Габдулла әлГөлестани әс-Сарайи дигән кешенең тәрҗемәи хәленә багышланган мәкаләнең кыскача эчтәлеген сөйләп чыкты. Басмада нибары ярты бит чамасы урын алган, энциклопедия өчен уртача күләмдә булган мәкалә гаять бай эчтәлекле иде. Мин көгазь-каләм алырга дип тора башлауга. Әнәс ничек кергән булса, шулай ук тиз-тиз үз бүлмәсенә чыгып китте. Яңалыктан айнып өлгермичә утыра идем, ул тагын килеп керде: «Менә монда тагын икенче бер Сарайи хакында да бар икән!» Күп тә узмый, китапны тиз- тиз актара торгач, Ибне Хәҗҗөр «Зөйл»ендө гомумән дүрт Сарайи хакында мәгълүматлар булганлыгы ачыкланды. Ә инде без. бераз айнып, китерелгән чәйгә тотынганда, ул тәмам суынган булып чыкты. Сәгать төнге өченчене күрсәтә иде.. Икенче көнне кичен китапханәдән кайтуга ук. -Зәйл-дөге безнең тарихка караган мәкаләләрне тәрҗемәләү белән шөгыльләнә башладык. Әнәс һәр җөмләне гарәпчә укып, шунда ук татарчага юлга-юл тәрҗемәли, мин кәгазьгә терки барам. Мәкаләнең бер өлеше беткәч, әлеге сүзгә-сүз тәрҗемәнең әдәбиерәк вариантын эшлибез. Тексттагы аерым исемнәргә, атамаларга Гъәднан Дәрвиш биргән бай искәрмәләрне дә исәпкә алабыз. Шулай итеп, бөтен кич буе Сарайилар хакындагы мәкаләләрне «үзләштерү» белән мәш килдек. Хәер, эш процессы турында сүз куертканчы, аның нәтиҗәсе хакында да әйтергә кирәктер. Һәр мәкаләнең башында тәрҗемәи хәле языла торган шәхеснең тулы исеме, гыйльми дәрәҗәләре, титуллары китерелә. Мәсәлән, тәртип буенча 44 сан белән бирелгән мәкаләнең башы болай яңгырый иде: Мәхмүл бине Габдулла әл-Гөлестани әс-Сарайи әл Хәнәфи Бәдреддин. Бу катлаулы исемдәге хәнәфи сүзе Мәхмүднең Ислам динендә хөнөфийә мәзһәбендә торуын күрсәтсә, бәдреддин исә «Диннең яңа ае» дигән мактаулы дәрәҗәне белдерә Гөлестани тәхәллусенә карата Гъәднан Дәрвиш искәрмәдә шәхес хакында берничә чыганак күрсәткәч мондый аңлатма биргән «Фарсы шагыйре Сәгъдинең -Гөлестан- исемле китабын күп укыганы өчен шулай аталган Ә ул китап төрки һәм гаҗәми (фарсы—М. Г.) телләрендә булган» Шундый мәгънәле баштан соң китерелгән мәкалә текстының татарча тәрҗемәсен беркадәре адаптацияләп, ягъни текстның үз эчендә аңлатып тәкъдим итәм. Г. Дәрвиш тарафыннан бит итәгендәге аңлатмаларның кыскача мәгънәсе гади җәяләр [ ] эчендә, аңлаешлылык өчен тәрҗемәчеләр өстәгән сүзләр почмаклы [ ] җәяләрдә петит хәрефләр белән булыр. Текстны болай катлаулы рәвештә бирүнең үз сәбәбе бар шулай эшләгәндә, документальлек сакланган хәлдә Ибне Хәҗҗәр Гаскалани текстын Г Дәрвиш биргән аңлатмалардан һәм тәрҗемә вакытында өстәлгән сүзләрдән аерып карау артык кыен булмас Шулай итеп, мәкалә тексты түбәндәгедән гыйбарәт «Үз ватанында фәкыйһ [шәригать хокукы белгече] булып җитлеккән Аннары Димөшкъка килгән һәм (574 һиҗридә [1178-79м ] Әмир Такъөвөддин Гөмәр нигезләгән шәфигый мәзһәбендәге) Әт-Такъәвийө дигән мәдрәсәдә урнашкан. Соңыннан Мисыр иленә күченгән Аннары [Алтынбога] Чубани исемле (зур дәрәҗәләр биләгән, 792/1390 елда үтерелгән) кеше белән бергә Сүриягә кире кайткан Сүрия әмиренең наибы [урынбасары] булып торган Бу кайту 789 һиҗринең рабигъ-ес- сани аенда [1387 ел м. апрель-маенда] булган иде һәм дә 670 һиҗридә ([1271—1272 м] Әз-Заһир Бәйбарс Бундукдар нигезләгән) Әз Заһирийә [мәдрәсәсендә] мөдәррис булып торган ([Шулай ук] 564 һиҗридә (1169 м.) үлгән Әсәдеддин Ширкуһ нигезләгән) Әсөдийә [мәдрәсәсендә] шәех булып торган Өмәвилөр (династиясе VII гасырда төзегән) мәчетнең зур абруйлысы да иде Аннары (тагын] Каһирәгә кайтып, (757 һиҗридә [1356 м.] әмир Сәйфеддин Саргатмыши төзегән Каһирәдә хәзергә хәтле сакланып калган мәдрәсә) Саргатмышийәдә [баш булып] тора башлады Соңыннан, [солтан] әзЗаһир (баркук өл- Чиркөси) Җөмаледдин өл Гъөҗәмигә ачуланган чакта, аны да [Сарайины да] эзәрлекләгән иде. Аннары. Җөмаледдин белән [солтан] татулашкач, Саргатмышийө тагын Бәдреддингә [Сарайига] кайтарылды Соңыннан өз- Заһир аны кятиб-ес-серр—яшерен эшләрне языл баручы итеп билгеләде Бу эшне ул бик яхшы итеп башкарды Ул үзе турында -Шушы җаваплы эшкә билгеләнгәнемдә минем бер дирһәмем дә [тәңкәм дә] юк иде. Ә моннан соң падишаһлар рәтенә кердем-—дип сөйли иде Язуы матур иде: зиһенлелеге. шигъри һәм чәчмә [әсәрләр] язуга сәләте бик югары иде Һәрьяклап белемле [кеше] иде Шунысы да бар: [якын белүчеләр] аның бик тиз һәм җиңел кызып китүчәнлеген дә билгелиләр иде [80/ елның] җөмади-ел-әүвөл аенда [/399 ел м гыйнварда] үлде, бик күп байлыгы калды аны бәдрәфтә яшергән җиреннән таптырып, солтан әз-Заһир хәзинәгә алдырды» («Зөйл өд Дөрр-ел-Кяминә», 79—80 66 ) Ибне Хөҗҗөрнең яшертелгән байлык турындагы сүзләре безне бераз фаразлар корырга мәҗбүр итте -Моны,—диде Әнәс Халид уйга калган килеш,—Мамлүкләр дәүләтендә дә тыныч тормышка ышаныч булмау белән аңлатырга кирәктер » Ләкин, бу мәкаләнең шушы һәм башка төшләрен анализлый башлаганчы. «Зөйл»дөге башка Сарайилар хакындагы хәбәрләрдән дә кыскача белешмәләр китерик Китапның 86 битендә, 59-нчы тәртип саны белән һиҗричө 802/ 1399- 1400 елда үлгән кешеләрдән Ибраһим бине Габдрахман бине Сөләйман өсСарайи телгә алына Ибне Хәҗҗәр аның хакында да -Үз илендә белем алып осталыкка ирешкән иде—дип язган Ибраһим иң элек хәдисләр буенча күп укыган, күп галимнәр белән аралашкан кайбер хәдис китапларына язылган хашияләргә—аңлатмаларга өстәмәләр кушкан икән. Ул тотрыклы матур язу белән китаплар күчерергә яраткан, мәдрәсәдә дәресләр алып барган, зур ханкаларда да (дәрвешләр йортында) шәех булып та торган. Үлгән вакытында 60 яшьтә булган Безнең өчен кызыклы өченче шәхес Йосыф бине әл-Хәсән— бине Махмуд әсСарайи әл Асыл әт Тәбризи дигән кеше иде Исем һәм титуллардан күренгәнчә, бу Йосыф чыгышы буенча Сарайда туган булып, соңгырак чор гомеренең бер өлеше Кавказдагы Тәбриз шәһәрендә узган (ике шәһәр исеменең тәхөллүс булуы шуңа ишарә итә). Мәгълүм булганча. Тәбриз шәһәре күпкә кадәр Җучи Олысының (Алтын Урданың) карамагында булып, соңрак Һүләгүләр тарафыннан басып алынган һәм бу Тәбриз өлкәсе, гомумән Кавказ арты өчен ике ил арасында ике йөз елга якын өзлексез сугышлар барган. Ибне Хәҗҗәр мәкаләсенең башында ук Йосыф Сарайиның 730/ 1329— 1330 елда туган булуын әйтеп, күренекле галимнәрдән остазларының исемнәрен санап чыга. «Күп төрле гыйлемнәрдән хәбәрдар югары белемле мөдәррис иде»,—дип, кайбер әсәрләрен телгә ала (әл- Бәйзавиның «Минһаҗына шәрех язуын). Галим Тәбриздә торган чакта, шәһәрне Тука-Тимер ханның сугышчылары җимергәч. Йосыф Сарайи Мардин шәһәренә күченә, бераз вакыттан тагын Тәбризгә кайта. Шунда ул берничә хәдис китапларына шәрехләр яза. «Ул бик тәкъва, итагатьле һәм дөнья эшләреннән өстен булып, гыйлемгә бирелгән [кеше] иде»,—дип күрсәтә Ибне Хәҗҗәр. Хаҗ сәфәренә баруын әйткәч, автор: «Тормыш аңар нинди авырлыклар китерсә дә, ул һаман ачык күңелле булып кала иде»,—дип, галимнең гел күченеп йөрүен, 804/1401— 02 елда Җәзирәт ибне Гомәр исемле шәһәрдә вафат булуын әйтә Бәдреддин Гали һәм Җәмаледдин Мөхәммәд исемле укымышлы ике улы калган... («Зөйл...». № 167. 126—127 бб.). «Зөйл»дә теркәлгән безгә кирәкле дүртенче шәхес Шәрәф бине Әмир өс Сарайи әл-Мардини да Сарай шәһәрендә туып, шунда бер кадәре тәрбияләнгәч. Мардинга килеп торган икән. Монда ул кятиблыкка укыган, -дөрес һәм тотрыклы язу үзләштерүе вә үзенең яхшы рәвештә [башкаларны] укытуы белән дан казанган» Күп түрәләр аны үзләренә кятиб итеп алып, аңардан файдаланганнар Хәтта аны Тимерләңнең улы үзенә хезмәткә чакырган, тик Шәрәф аннан качып калган Төрле шәһәрләрдә хәттатлык (каллиграфия) буенча дәресләр биргән Шәрәф Сарайи 832/1428—1429 елда вафат булган («Зәйл...». № 625, 379 б.)- Ибне Хәҗҗәр әл-Гаскалани хәзрәтләренең яңа басылып чыккан китабыннан, ягъни «Зөйл»дөн өстә генә «ялтырап яткан» исемнәр, дөресрәге Сарайи тәхәллүсе буенча гына сайлап алынган бу мәкаләләр хакында бик иркенләп фикер йөртеп булыр иде, әлбәттә. Әгәр китапта Г. Дәрвиш биргән күпсанлы өстәмә чыганакларга да мөрәҗәгать итсәң, тикшеренүнең күләме, минемчә, бермә-бер артыр иде Ә инде -Зөйл»дө генә түгел. -Дөрр-ел-Кяминәдә тәхөллүсләре артык «кычкырып- тормаган башка кыпчакларны да чүпләп, әтрафлы итеп тикшерә башласак, төгәл бер китап килеп чыгуы ихтимал Ләкин андый тәфсилле эзләнүләрне киләчәккә һәм башкаларга калдырып, иң элек бер-ике гомум мәсьәләгә генә тукталып узыйк. Игътибар ителгәндер: -Зәйл»дө Сарайи төхәллүсен йөрткән дүрт кешенең өчесе үз туган илләрендә, ягъни Идел буендагы Сарайда ук. гарөпфарсы телләрен кямил үзләштергән тирән белемле фәкыйһ— мөселман юриспруденциясе буенча дәрәҗәле белгечләр булып җитлеккән, Мисырга килгәч андагы зур мәдрәсәләрдә мөдәррислек итәргә, хәтта дәүләт идарәләрендә җаваплы хезмәттә эшләргә сәләтле зыялылар булган икән Бу хәл моңарчы рус. совет тарих белемендә һәм шуңа сукырларча иярүче кайбер татар авторлары тарафыннан Алтын Урда дәүләтенең мәдәни хәятенә карата йөртелгән тискәре шаблон фикерләрнең бөтенләй нигезсезлеген күрсәтсә кирәк. Чөнки XIY йөз гарәп дөньясы, бигрәк тә Мисыр дәүләте шул чордагы иң мәдәни, алдынгы илләрне тәшкил итә иде әле Тәре сугышларыннан һаман айнып җитмәгән, күп очракта ярым кыргый хәлдә булган Ауропа илләре исә алардан өйрәнә генә иде Бу— беренчедән Икенчедән, әлеге анализлана торган истәлеккә һәм башка дистәләгән чыганакларга караганда, Алтын Урда һәм Сарайдан укымышлы төрки телле кешеләрнең гарәп илләренә, бигрәк тә Мамлүкләр Мисырына күпләп күчерүләре XIY йөзнең икенче яртысына, аерата аның соңгы унеллыгына туры килә икән Ягъни мәгълүм тагун чиреннән (кара үләт—чумадан) соң Җучилар империясендә барлыкка килгән башбаштаклык, тәхет өчен барган туктаусыз көрәш һәм, иң мөһиме. Аксак Тимер һөҗүме вакытында шәһәрләр җимерелгән, илнең бөтенлеге какшаган чорга карый икән бу характерлы һиҗрәт—киләчәге шик астында калган өметсез илдән качу күренеше. XX гасырда бер бөек империя башыннан ике мәртәбә кичкән халәткә, тәмам җимерелү алдында торган халәткә охшаган гыйбрәтле күренеш1 Шул чорда төрки телле кешеләрнең кыпчак мамлүкләре биләгән Мисырга күпләп күченүләрен анда төрки телле әдәбиятның күтәрелүе, төркичө-гарөпчә, гарәпчә-төркичө әллә ничә сүзлекләр, дәреслекләр язылуы да расласа кирәк. Шул чор Мисыр тарихын җентекләп өйрәнгән Әмин өл-Холи үзенең югарыда телгә алынган хезмәтендә Каһирәдә төрки телнең киң таралуы аркасында язма гарәп теле кичергән «кыенлыклар» хакында махсус әйтеп уза Хәер. моңа, ягъни төрки телнең дәрәҗәсенә ишарә итә торган бер кызыклы хәбәр безнең алдагы «Зөйл»дө дә бар. Мәсәлән, Гайсә ибне Хәҗҗәҗ әс Сәгъди әш-Шатранҗи дигән, һиҗричө 807/1404—05 елда үлгән кеше хакында Ибне Хәҗҗәр мондый сүзләр язып куйган: «Шигырь язуга оста иде. бик күп төрле сүзләр куллана иде. Төрки телен белә иде һәм хирыс кешеләргә аны өйрәтә иде Шатранҗ [шахмат] уенында оста һәм гали дәрәҗәгә ирешкән иде Менә бу өч нәрсә—(шигырь язу. төркичә бөлү һәм шахматта оста уйнау1—М Г.)—иң сәләтле, тирән белемле кешеләрдә генә очрый» («Зөйл», № 239, 162 б.). Ибне Хәҗҗәр өл-Гаскалани ишарә иткән өч дәлилгә гаҗәпләнергә урын юк: бездә дә бит берәр «дәрәҗәле» телне белү иш өстенө куш булып йөри. Инде килеп, тәрҗемәи хәлләре китерелгән шәхесләрдән иң мәшһүрләренә карата: «Махмуд Сарайи кем соң ул9 .»—-дигән сорауның куелуы табигый Мәкаләне беренче кат укуга безнең, ягъни Әнәс Халид белән икебезнең хәтергә иң элек «Гөлестане бит-төрки» әсәре, аның авторы Сәйфи Сарайи килеп төште Текстны, бигрәк тә искәрмәләрне кат-кат җентекләп карап, Сәйф исеменә берәр ишарө-мазар булмасмы дип эзләндек. Чөнки икелөтелгән төхөллүснең аерата Гөлестаниның кулланылуы, ө Сәйфи Сарайи биографиясе исә төгәл билгеле булмавы андый шикләнүләргә урын калдыра иде Өстәвенә безгә киңрәк мәгълүм «сәйф» сүзенең чын исем түгел, бәлки «кылыч» мәгънәсендәге псевдоним булу ихтималы хакында да фаразлар булуы билгеле Шул ук вакытта Сәйфи әсәренең күчермәсе ахырына теркәлгән башка авторлар арасында Мөхмүд исемле берәүнең дә булуы, шигырьләр язуы мәгълүм Аның тәрҗемәи хәле, эшчөнлеге хакында кайбер өзек- өзек мәгълүматлар Әмин әлХолига һәм кайбер төрек авторларына күптән билгеле булган Бу хакта X Миннегуловның «Сәйф Сарай Тормышы һәм иҗаты» исемле китабында шактый киң язылган Тик анда Мөхмүднең үлгән вакыты 1374 ел дип (32—33 6). бәхәсле саннар кабатланган Димәк, төрек галимнәре файдаланган чыганак вакыйганың замандашы булган Ибне Хәҗҗәр өл Гаскаланиның ышанычлырак хәбәренә туры килми дигән сүз. (Әгәр төрек авторлары соңгы галимнең бердәнбер автографын караган булсалар-бу да ихтимал-Мәхмүднең үлү тарихына күрсәткән саннар ялгыш укылган булып чыга ) Шулай итеп, җыеп әйткәндә, тикшерәсе, уйланасы мәсьәләләр күп икән әле Яңа ачылган чыганак исә Урта гасыр Идел буе төрки-татар әдәбияты тарихчылары алдына яңадан-яңа сораулар һәм, иң мөһиме, чыганаклар эзләү мәсьәләсен кабыргасы белән куя икән Мондый эшләрне башкарыр өчен, әлбәттә, безнең әдәбиятчыларга классик гарәп телен яхшы белергә, алай гына да түгел, борынгы кулъязмалар белән яратып, белеп эшли алырлык махсус археографик белгечлеккә ия булырга кирәк дигән сүз. Ә гарәп телен гомумән белүчеләр бездә аз булмаса да, кулъязмалар белән эшләүчеләре юк дәрәҗәсендә диярлек. Эшли башлап, ташлап китүчеләре күбрәк. Сөтле чәй янында мәсьәләнең шушы ягына кагылгач, Әнәс Халид казанлы галимнәргә үзенең үпкәсен дә белдереп куйды: мөмкинлекләр бар заманда Казаннан максатчан аспирантурага кешеләр җибәргән булсалар, ул бик теләп аларны махсус әзерләп биргән булыр иде Үпкә урынлы да һәм беркадәре каршылыклы да иде. 60 елларның башында романтик рухлы Хатип ага Госман иренмичә йөри торгач, министрлыктан махсус лимитлар алуга ирешеп, Лениградка биш- алты егетне җибәртә алган иде. Ләкин ул егетләрнең берсе дә Казанга кире өйләнеп кайтмады: тәрҗемәче сыйфатында чит илләргә бару, йөисө КГБ системасына күчү алар өчен ул чорда күпкә файдалырак иде... Гарәпчә белгән кешеләр арасында кулъязмалар һәм гомумән чыганаклар белән эшләргә теләүчеләр аз булуга карата Әнәс Халидның үз фикере бар иде: «Тәмен тапмасаң, бик күңелсез вак эш бит ул,— диде, беркадәре елмайган сыманрак итеп.—Менә без дә бит монда шәһәр гизәсе, театр һәм музейларга барып, дөнья күреп, гыйбрәт алып йөрисе урынга һәркөнне тузанлы китаплар актарып, кичләрен хәреф чүпләп, һәр сүзнең мәгънәсен төпченеп утырдык. Ә кулъязмалар дөньясыннан нәрсәдер табар өчен айлар, еллар буе шулай чокчынырга кирәк Тиешле кадрлар җитмәүдән бай тарихыбызның күпме сәхифәләре ачылмыйча, күпме мөһим фактлары табылмыйча ята! Институттагы планлы эшләр күп булганлыктан, мин дә моңарчы әллә нәрсәләр майтара алмадым. »—диде ул, ниһаять, көрсенеп Ә. Халидның соңгы сүзләрендә беркадәре дөреслек тө бар иде, әлбәттә: аның төп һәм күпчелек эшләре гарәп дөньясына, аның да классик чорына караган. Шулай да ул бервакытта да үз халкының тарихына, мәдәниятенә битараф булып калмады 60 елларда, мин Ленинград архивларында «казынган» чакта, ул һәрвакыт эзләнүләремнең нәтиҗәсе белән кызыксынып торган иде. Кандидатлык диссертациямнең авторефератына рецензия язып, бер урынсыз гыйбарәм өчен тәнкыйтьләве дә хәтердә 1976 елда «Әл-Гарнатыйның Болгарга сәяхәте» дигән исемдә мөһим истәлекнең текстын «Казан утлары» журналында бастырган иде. 1995 елда Таҗетдин Болгариның «Әт-Тирйак өл-Көбир исемле 1220—21 елда гарәпчә язылган әсәренең бер тексты табылгач, аны тәрҗемә итү, искәрмәләр белән басмага әзерләү эшен ул үз өстенә алды, бик сыйфатлы дәрәҗәдә башкарып та чыкты Һәм монгол яуларына кадәрге болгар авторларыннан хәзергәчә безгә мәгълүм шушы бердәнбер истәлек өстендә эшләгән чакта, Әнәс Халид тагын бер бик борынгы болгар галименең әсәре сакланганлыгын ачыклады (Бу истәлекнең текстыннан да күчермәләр кайтарасы бар әле...) Соңгы елларда ул Казанга докладлар, диссертацияләргә язылган рецензияләр белән ешрак килә башлады. Аның, юк вакытны бар итеп, минем белән Каһирәгә килүе дә үз халкына, үз тарихына тартылуның, якыная баруның галәмәте иде. Киләчәктә дә чыганаклар эзләп, тагын бер-ике сәфәрне планлаштырып утырабыз Каһирәдә... Әнәс Халиднең безнең Каһирәдә гел китапханәләрдә эзләнеп, кичләрен гел «төпченеп утыруыбыз* хакындагы сүзләре дә тулаем дөрес иде Шәһәр буларак Каһирә минем истә, нигездә китап киштәләре, яннары кырылып беткән машиналар тулган тар. тузанлы урамнары һәм кунакханәдәге бер бүлмәсе белән калыр дип уйлыйм Һәркөнне диярлек кунакханәдән китапханәләргә бардык китапханәдән Президент-отелңдәге бүлмәләребезгә кайттык Бары бер ял көнне генә ун көнгә туры килгән бер җомгада гына, шәһәрнең кайбер тарихи урыннарын карадык Иң элек Каһирәнең мәшһүр кальгасендә Җамигъ мәчеттә җомга намазына катнашып, мамлүкләр чорыннан калган гаҗәеп мәчетне карап йөрдек, аннары Мөхәммәд Гали салдырган эче Италиядән китерелгән алсу мәрмәр белән тышланган мәчетне күрдек Кальгада кечкенә генә музей да бар икән Ләкин шәһәрдәге Ислам сәнгате музее тәэсирлерәк иде Кичке яктарак Әл-Әзһәр мәдрәсәсе тирәсендә борынгы архитектура истәлекләре белән танышкан кебек булдык Кебек кенә дим. чөнки йөгереп-йөгереп узу иде болар Дөрес, «күз туйганчы» караган объектлар да булды Мәсәлән, иртәнге чөй эчә торган унынчы каттагы ресторан тәрәзәләреннән шәһәрнең бер өлеше шактый яхшы күренә иде Тыгыз утырган соры төстәге йортлар, шул тарлыктан котылыр өчен иркен күккә таба омтылган нечкә манаралар дөньясы Берәр чакырымга кадәр генә яхшы күренә Аннары шәһәр өстендә оешып торган төтен һәм тузаннан— смогтан—дөнья төссезләнеп, тоныкланып кала иде Смог дигәннән, моңа һич тә гаҗәпләнәсе түгел: шәһәрдә реаль һәм даими яшәүче 20 (егерме!) миллион халык өстенә Каһирәгә көн саен 5 миллион кеше килеп, шуның кадәрлесе китеп тора икән! Бу егерме биш миллионның тын алуына, кырык-илле миллион тәпинең тузан туздыруына тагын кимендә икеөч миллион машинаның корымлы төтен пыскытып һава бозуларын да кушарга кирәк Машиналарның күплеге шулкадәр ки, тар-тар урамнарда алар берберсенә ышкыла-ышкыла ике-өч рәт булып йөриләр Дөресрәге әкерен генә елышалар Зур урамнардагы эстакадалар да әллөни ярдәм итми шикелле өске катламдагы юл киң булса да. аскы каты тагын да тарая төшкән Еш кына - бөкеләр» барлыкка килә Мондый әкерен кыймылдаудан кайчакларын эч пошып, машинадан сикереп төшәсе дә җәяү генә китәсе килә Ләкин җирле халыкның моңа исе китми—күнеккән, күрәсең Тар юлларда бер-берсенө ышкылудан, «сөзешүдән* кабыргаларыяннары тырналмаган, яисә борыны, арты яньчелмәгән машина юк диярлек Без утырган машиналар да ике-өч мәртәбә башка берәрсенә тиеп, эләгешеп калгалаган иде Бездә булса, мондый чакта җәнҗәл чыгар—сүгенү сүзләре сибелеп, монтероклар күтәрелер, иң киме -дурак син!» дигәндәй, бармак белән үз чигәләренә бәргәләрләр иде Ә болар билгеле хәрәкәтләр һәм шаярулы сүзләр белән бер-берсен тынычландырырга ашыгалар, эләгешеп калган машиналарының берсен күмәкләшеп күтәреп читкөрәк елыштырып куялар һәм көлә-көлө үз урыннарына утырып китеп тә баралар Гомумән, Каһирәдә узган ун көн дәвамында исерекләрне очратмаган шикелле, сугышу түгел, кычкырышкан кешеләрне дә күрергә туры килмәде Каһирәдә булып та андагы мәшһүр Әһрамнарны—пирамидаларны күрмичә китсәң, башкалар түгел, хатын да кичермәс иде Шуңа күрә бер иртәнге якта барлыкка килгән иркенрәк вакыттан файдаланып Физәгә барырга булдым Җизә (мисыр диалектында—Гиза шулай ук мөсҗед түгел, ә мөсгид, Җөмал түгел—Гәмал һ б.) элек аерым шәһәр булган, хәзер зур Каһирәнең бер өлешен генә тәшкил итә Минем тәкъдимнән Әнәс баш тартты «Үзең бар. мин аларны күргән Фоторәсемнәрдә матуррак алар Бар. бар өйдә, мин Алман археологик институтына барып, бераз эзләнеп кайтырмын ■ Киттем таксида Әһрамнар турында күп ишеткән, күп укылган булса да. үз 9. «к. У • м т күзләрең белән күрү башка нәрсә икән. Комлы таулар итәгендәге «Үле шәһәр»—борынгы зират һәм галәмәт зур таш «өчпочмаклар» белән очрашу миндә каршылыклы хисләр тудырды Дөньяның җиде могҗизасының берсе булган бу гаҗәеп корылмалар, бер яктан, гадәттә без «мәдәниятсез, фәнтехникасыз, примитив», дип исәпли торган борынгы кешеләрнең дә искитәрлек кодрәткә ия булуларын күрсәтә. Икенче тарафтан, аларның янында башыңны артка каерып торган чакта, кеше дигән затның (әллә нәрсәләр дәгьвә итә торган җан иясенең!) тарих дигән хикмәт алдында бик кечкенә, бик бәләкәй икәнлегенә ышанасың. Мин Җизәдән шулай бераз исәңгерәгән хәлдә кайттым. Алман институтына барган Әнәс исә каршылыклы хисләр белән түгел, бер бик сирәк очрый торган мәмлүкләр хакындагы Урта гасыр истәлегенең басмасы белән кайткан иде Аны Институт директоры бүләк иткән. Көтелмәгән табыштан, кем әйтмешли, авызы колакларына җиткән иде аның. Иртәгесен. «Гыйбрәт өчен карап кайт»,—дип, ул мине дә әлеге институтка алып китте. Андагы байлыкны: һәр бүлмә саен идәннән түшәмгә кадәр менгән киштәләрдәге китапларны күрүгә сөенсәм, киштәләрне бераз актаргач, ул китапларның йөздән туксаны булса да, сиксәне безнең якларда табылмаячагын аңлап ихлас күңелдән көендем Күпчелеге «тимер пәрдәләр чорында төрле Ауропа илләрендә аз тираж белән чыккан кыйммәтле, сирәк китаплар иде. Биш-алты бүлмәдәге китапларны карап чыгар өчен генә әллә ничә айлар җитмәс иде Ә тәртибе ни тора! Идәннәренә келәмнәр түшәлгән һәр иркен бүлмәләрдә тынлык. Бүлмә саен берәр кешелек ике-өч өстәл, урындык. Китапларны киштәләрдән үзең сайлап аласың, бернинди кәгазь-фәлән язып, чүп арттырып торасы юк. Тик. карап чыккач, аларны өстәлләрдә калдырырга кирәк—кире киштәләргә институт хезмәткәрләре үзләре алып куячак Шуңадырмы, ул китапларда тузан-фәлән күренми. Гомумән, арулык, пакьлек... Иртәгә китәсе көнне кичен җыелган китапларны, ксерокүчермәләрне тагын бер кат барлап, тәртипкә салдык. Өстәмә йөк кеше башына 1520 кило туры килә иде. Соңгы кичтәге сөтле чәй янында мин юлдашымның моннан бер атна элек әйткән, шушы Каһирәдә илле еллыгын ничек уздыруы хакындагы сүзләрен искә төшердем Чынын- шаяруын бергә кушып: «Бәлки 70 еллыгыңны да шушы Каһирәдә уздырырсың—яңа командировка оештыру мөмкинлеге юк түгел. Кулъязмалар өстендә дә, Герман институтында да иркенләп эшләп алыр идең. Без сиңа туган көнең белән котлап телеграмма җибәрер идек. »—дидем. Әнәс исә җитди кыяфәттә башын гына чайкады: «Булмас хәзергә Бу юлы табылганнарын да «сеңдерәсе» бар Коръәннең татарча тәрҗемәсе дә өстә. Алда Төркия сәфәре дә тора дисең бит...» СҮЗ БАШЫНДА мин Каһирәгә булган сәфәребез «кыю хыял кебегрәк» дип әйткән идем Нәтиҗә биргән «кыюлыгы» да булды аның, эшләнеп бетмәгән эшләре дә күп калды Борынгы шәһәрдәге төрле очрашуларның да гыйбрәте аз булмады. Каһирәнең үзен күрдем дө кебек, яхшылап күрмәдем дә шикелле Китап киштәләре генә күбрәк истә сакланыр... Күренекле галимебез Әнәс Бакый улы Халидов белән дө, утыз елдан артык танышлыкта торуыма карамастан, бу сәфәрдә мин чын- чынлап беренче кат очрашкан төсле булдым Каһирө-Казан 1998—1999