Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧЕГӘН ҖЫРЛАРЫ

Гәмерлеккә күңелгә уелып калган хатирәләр була Алар һич онытылмый. еллар үткән саен җетеләнә генә бара, сагындырып, һаман искә төшеп, яңарып тора Шундый татлы хатирәләремнең берсе — Минзәлә ягындагы Ык буе болыннарында һәр ел саен җәй җәйләүче чегән таборы, кичләрен шул таборның ымсындыргыч учак җемелдәүләре, төтен исе. чегән атларының пошкырынулары, кыз-егетләрнең тыенкы-серле көлешеп алулары, һәм әлбәттә инде, күңелне ашкындырганы—чегән җырлары. Булса да булыр икән сихри моңнар кайгы-сагыш та, шуклык-шаянлык та. аякларны үзеннән-үзе биетеп-тыпырдатып торучы дәртле бию ритмнары да. Үзәкләрне өзеп гитара елый, гитара ыңгыраша Мин яшүсмернең күңеле тула: «Их, шул чегәннәргә ияреп кит идең дә. бу соры- күңелсез, ач-ялангач ятимлек дөньясыннан мәңгегә котыл идең' • Чегәннәр минем өчен әнә шулай гомергә серле, хор-ирекле. матур бер халык булып калды. Еллар үтеп, шәһәр тормышы белән яши башлагач, чегәннәрнең кайбер кырын эшләрен ишетеп-күреп, яшьлек хыялларымның чынбарлыктан шактый аермалы булуын тойсам да. чегәннәргә карата җылы хисләрем аз гына да тоныкланмады-төссезләнмәде Алар мине һаман да ымсындыра, ашкындыра, әллә кая—әкият и дөньяларга чакыра шикелле. Бу мавыгуым шактый еллардан соң. чегән халык авыз иҗатын өйрәнеп. - Чегән әкиятләре» дигән тәрҗемә китап булып җимешләнде ( Татарстан китап нәшрияты. 1991). Китап саллы-калын гына, тиражы да зур - утыз мең иде. тиз арада таралып та бетте Ул китапның «Чегән җырлары- дигән кушымтасы да бар иде Күләм сыйдырмау сәбәпле, анысы китапка кермәде, архивымда ятып калды Телевизор яки радиодан чегән җырлары ишетсәм, йөрәгем кузгала «Кара әле, дим. безнең эстрада җырчыларыбыз хәзер нинди генә җыр зар җырламый Еш кына, берәргүзәлкәйне мактап җырлаганда, җырчы тирәсендә чегән кызларына охшатып бөтерелезз йөрүче сылулар да була Ә нигә чегән җырларын да татарча җырлап карамаска ?!»—дим. Менә шундый теләк белән укучыларга журнал сәхифәләрендә кайбер чегән җырларының татарча тәрҗемәсен тәкъдим итәргә бу.здым Әүвәле чегән җырлары турында бераз мәгълүмат биреп китү дә зарурдыр Рәсәйдә яшәүче чегәннәрнең җыр иҗаты төрле-төрле йогынтылар кичереп формалаша-камилләшә барган Бу очракта иң элек чегән җырларының башкарып үзенчәлекләренә. аларның бик борынгыдан килгән традицияләренә игътибар итәргә кирәктер Чегән җырларының үзләренә генә хас алымнары бар алар һәрвакыт диярлек гитарага кушылып, импровизация рәвешендә җырланып килгәннәр Шунлыктан җыр текстларында еш кына тотрыклы ритмик үлчәм дә сакланмаган. рифча шр да бу. tea булган, булмаса-юк. дигәндәй генә Жырчы. гадәттә, гитарасын чиртеп, үэенәуңай бер моң-аһәңле аккорд алган да, ритмик үлчәмне ирекле рәвештә «айһай»лаулары белән тулыландыра-тулыландыра яки гитара чиртүләре белән музыкаль пауза- тынышлар ясый-ясый җырлый биргән. Икенчедән, чегән җырларына урыс халык авыз иҗатының тәэсире дә шактый көчле булган. Бу йогынты күп кенә җыр текстларының сюжетындаэчтәлегендә сизелә. Шул рәвешле Рәсәй чегәннәре гаять күп урыс җырларын үз иҗатларында «эретеп-кайнатып» чыгарганнар. Байтак кына урыс халык җырлары чегәннәрнеке дә булып киткән. Аннары килеп, чегән халык җырларына аларның профессиональ сәнгатешәһәрләшеп киткән башкаручыларның атаклы чегән романслары зур йогынты ясаган. Рәсәй зыялылары, байлары-алпавытлары чегән романслары белән мавыкканнар. Күпләр уз йортларында җырчы-музыкант чегәннәр тотканнар. Шәһәр романсларының текстлары һәм музыкасы, нигездә, урыс шагыйрьләре һәм композиторлары тарафыннан иҗат ителеп, аннары башлап урыс җырчылары авызыннан яңгыраса да, ул романслар чегән җырчылары тарафыннан баетылып- бизәлеп, үзенә бер «чегән рухы» белән яши башлаганнар. Шуңа күрә саф чегән халык җырларында да ул романсларның аһәңе һәрчак яңгырап тора. Биредә китерелгән җыр текстлары, оригиналдан үзгә буларак, еш кына рифмалаштырып тәрҗемә кылынды. Алай да кайбер җырлар ак шигырь итеп кенә дә бирелде. Укучы аларны укыганда үзе күрер, аңлап кабул итәр дип ышанабыз. Тагын шуны да искәртеп үтәргә кирәк: бу җыр текстларының кайберләре «Сказки и песни, рожденные в дороге» (Мәскәү, «Наука» нәшрияты. 1985) дигән китапта ноталары-көйләре белән дә китерелгән. Чегән җырлары белән тирәннән- рәк кызыксынып, аларны җырлап карарга теләгән укучыларыбыз шул китапка мөрәҗәгать итә алалар.
Тункаем Һай ли, салкынмы соң мине өшетә, кадерлем, һай, салкынмы соң мине туңдыра, әнкәем? Туңдырадыр ул, өшетәдер тәмам Ертык булганга тункаем ла минем. һай, чегәннәрнең, ромалэ, байларында Җиде-сигез ат булыр, кадерлем. Ә безнең күк, ромалэ, ярлысында, Бездә, ромалэ, бер сукыр тиен юк. һай ли, чегәннәрнең кердем байларына, Табынга дәшеп, җырлатмадылар. Табын яныннан ук кудылар явызлар, Калтырча атымны, һай бәла, урлап калдылар. һай ли, салкынмы соң мине өшетә, кадерлем, һай, салкынмы соң мине туңдыра, әнием? һай, тункайларым ертылып беткән минем, һай, кесәләрдә бер сукыр тиен юк. Сәләмә Йокларга ла ятсам, йокы алмый— Әнкәм килеп баса алдыма: Изге догаларын укый-укый, Елый әнкәм сабый баладай. Елый әнкәм сабый баладай. Карагыз сез сәләмәләремә, Кайгы-хәсрәт кенә йөрәктә. Озак еллар йөрдем сукбайлыкта, Туган җирләремнән еракта, Сөйгән җирләремнән еракта. Елый-елый кайтып киләм инде, Әнкәемнең эзләп каберен. Озак еллар йөрдем сукбайлыкта, Гафу итче, әнкәм-бәгырем. Гафу итче, әнкәм-бәгырем... Ал кулыңа гитара Йәле, Макся, Ал әле син, Макся, Ал әле син кулларыңа гитара... Тыңласыннар, Тыңласыннар әле, Тыңласыннар әле сине чибәрләр. Йә, сөйләгез. Йә, сөйләгез әле, Йә, сөйләгез егеткә тик дөресен. Нәрсә булыр, Ниләр күрер Макся, Быел Макся ниләр генә күрер соң? Шәльяулык Их, энекәем, Шәльяулык алсаң миңа, Бүләк итәр идем аны Каен сеңелкәемә. Җнк, әткәем, мал булсын шул. Атның ефәк яллысын: Барыйм әле, барыйм әле, Кыз сорап карыйм әле. Ефәк яллы җирән атым Юыртмый да алдыра. Җан сөйгәнем, кара кашым Йөрәгемне яндыр Барыймчы, Барыймчы, чыгыймчы, Барыймчы, чыгыймчы Караңгы урманнарга шул, Караңгы урманнарга. Барыймчы, кисимче, Барыймчы, кисимче Бер күпер өч баланнан ла, Бер күпер өч баланнан. Барыймчы, чыгарыйм, Барыймчы, чыгарыйм, һай ла, өч йөз атымны шул, һай ла, өч йөз атымны. Түзмәде күперем, Түзмәде күперем, Күперкәем сынып китте, Атларым батып бетте. һай ла, жәл түгел лә, һай ла, жәл түгел лә, һай ла, өч йөз аткаем шул— Жәл кара ту рыкаем. Ефәктер ялкае, Ефәктер ялкае, ЧЫГЫЙМЧЫ Мин егетне каплыйдыр шул, Мин егетне саклыйдыр. Үткендер колагы, Үткендер колагы, Мин егетне аңлыйдыр шул, Мин егетне таныйдыр. Катыдыр тоягы, Катыдыр тоягы, Кара җирне тырныйдыр шул, Кара җирне чокыйдыр. Озындыр койрыгы. Озындыр койрыгы. Үз эзен себерәдер шул, Үз эзен себерәдер. Йомшактыр ирене, Йомшактыр ирене, Диңгез эчеп бетрәдер шул, Диңгез эчеп бетрәдер. һай ла, жәл түгел лә, һай ла, жәл түгел лә, һай ла, өч йөз аткаем шул— Жәл кара ту рыкаем Черкиләр Черкиләр тиде теңкәмә, Усал Себер черкие— Ах, тәмам талап бетерде. Уйга баткан, ди, чегән: Узмыш юк шул язмыштан— Байга ялчы буласы, Билкәеңне бөгәсе. Ах, нигә мин хәсрәт чигәм? Булдым бәхетсез чегән— Ах, туйдым хәерчелектән. Уйга баткан, ди, чегән: Узмыш юк шул язмыштан— Байга ялчы буласы, Билкәеңне бөгәсе. Күлмәгем юк «Юк күлмәгем, итәгем, Әткәм, алып бир әле». «Бер кияүгә чыгарсың, Иркәеңнән сорарсың!». «Әткәм, алка сатып ал Елыкелык алтыннан. Әгәр альт бирмәсәң, Китәм—хәлем беләсең...» Бакчаларга кердем мин, Гөлчәчәкләр өздем мин. Син яратсын, ошатсын дип, Чәчләремә тездем мин. Әткәм альт бирмәде, Юк итәгем, күлмәгем. Чыккан идем кияүгә— Үтәлде бар теләгем.Туй җыры Атлар чаба, Тузан туза. Сөйгәнемнең күзе кара, Сөйгәнемнең күзе. Атларыгыз сусаганнар, Су бирегез аларга. Сусадым мин сөйгәнемнең Күзләренә багарга. И ходаем, сөйгәнемә Мулдан бир, Мәхәббәтне, ак бәхетне Мулдан бир. Карагызчы сөйгәнемә— Ул чибәр. Кызганыч, кесәмдә уйный Тик җилләр. Шулай да яучылап барам, Атым шәп. Шул чибәргә өйләнергә Тик исәп. Ялкынлана күлмәккәем, Ал гына. Йөгереп чык. гүзәлкәем, Алдыма Һай, килгән, ди, бары Бер чегән таборы. Кайсы ыру болар?— Чегәнмолдаваннар. Чалгый мыеклары, Кара бөдрәләре. Тартмасында чыңлый Алтын тәңкәләре. Чатырларын теккән Кардай ак киндердән. Ишек чабуларын Чәчәк-чуклап чиккән. һай, җилдер син, җилдер, Ефәк яллы атым. һай, кыз яучыларга Шул таборга чаптым. Гиздем...‡‡ Гиздем йөзәр чакрым җирләрне. Тик тапмадым тиң бер гүзәлне. Юлны Мәскәүгә бордым. Шунда хатынлы булдым. II ходаем, кызган син мине! Гүзәлкәем, утыр, кил бире! Алмачуар атлары. Дагалары тамгалы: Ал икесе—алтындыр. Арт икесе—чиста көмештер.