Логотип Казан Утлары
Повесть

АМБИРАК ЯКИ КАРА КАЕН КЫЙССАСЫ

Хатыным Венерага багышлыйм агылга барган чакта, анда уздырган берничә көнемнен гомерем буена җитәрлек рәхәт әрнү, татлы сагыш, газап китерәсен ялгыш та уйламаган идем. Ул көннәрдән сон күпме еллар узды, җилләр исте, сулар акты—ә һәр минуты истә, алар төрле борчулар һәм ыгы- зыгы тулы дөньяда җаныма җылы биреп тора. Менә хәзер дә икәү бергә яккан учакның хатирәләре чоңгылында көйрә! ән утлы күмерләрне аралап, шул көннәргә кире кайттым Хәер, кайттым дип әйтү дөреслеккә бик үк туры да килмидер, чөнки ул көннәр тәэсиреннән ерак китә алганым да юк иде минем Тирә-якта сихри тынлык. Бөтен дөньясында без бары тик икебез генә сыман. Югыйсә, сирәкмирәк булса да өздереп сайрап куйган сандугач тавышына игътибар итми калмас идек. Әнә ич: сандугачларның мәхәббәт турындагы җырына әсәрләнеп, агач яфраклары тибрәнеп ала Ә бит ата сандугач кына сайрый, диләр. Кызык Төнге җил, әкрен генә нидер пышылдап, яфракларны назлый һәм аларның кочагына сыена Шушы гүзәллек хозурында без күпме торабыздыр. Бәхетлеләр сәгатькә карыймы сон?! Ә без бәхетле, безгә рәхәт, бик рәхәт Ул— Себернен очы белән күктәге болытларны терәткән кырыс карагайлары арасында үскән бер нәфис чәчәк. Миңа ул җир кызы булып түгел, күкнен җиденче катыннан бәхетем өчен Жиргә иңгән фәрештәдер кебек тоела. Мин үзем Чатыр тавы эргәсендәге Эстәрле елгасы буенда туып үскән егет Мәктәптән сон бер ел туган авылым басуларының ипигә май урынына ягып ашарлык туфрагында тракторда, комбайнда эшләдем — Нур ЭХМӘДИЕВ (1946)-шагыйрь һәм прозаик •Аһәң». • Баллы яңгыр*. *Күзгә- күз». •Кояш ззләүче малай» һ 6 шигырь һай проза китаплары авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәзерге вакытта • Татнефть» акционерлык җәмгыятенең •Хәзинә» газетасе мехәррире Т иген үстердем. Солдат итеге киеп, Балтыйк буенда башланган хезмәтемне Ерак Көнчыгышның күкләргә салават күпере өләшкән гейзерлары кабагында төгәлләдем. Хезмәттәшләремә караганда бераз алданрак кайтып, Казан университетына укырга кердем, һәм менә биредә халык авыз ижаты әсәрләрен җыярга килгән студент—практика узам. Бу яктагы авылларның беренчесенә килеп төшкәч тә, җирле сөйләмне башта аңлый алмый интектек. Йә хода, болар да үзләрен безнең сыман татар санап йөргән булалар бит. Югыйсә, сүзләре «цыкылдап» тора, «кый», «ки» сүзләрен кызганмыйча сибәләр. Әтәчне—кураз, суганны—пиаз, кишерне— сәрдәк, диләр. «Ң» авазы барлыгын әллә ишеткәннәре дә юк инде. Бакчалары— бакца, кайчылары—кайиы, үрмәкүчләре—үрмәкцә. Әллә соң боларны мишәр белән башкортны кушып ясаганнармы? Ләкин аңлашу авырлыгы озакка бармады. Бигрәк тә аларның ачык йөзе, киң күнеллелеге сөйләмне тизрәк үзләштерергә ярдәм итте булса кирәк. Әйе, алар да безнең сыман ук татар, бары тик милли мәдәният үзәгеннән ераграк яшәгән татарлар. «Өлкән туган» арасында йомылып яшәү, бердән, горефгадәтләрен тотрыклырак сакларга ярдәм итсә, икенчедән, үз йогынтысын салган. Әнә ич: бәрәңгеләре «картуф»ка, коелары «кулуца»га әверелгән. И бу халыкның кунакчыллыгы. Казан тикле Казаннан килгән кунакларга хөрмәтнең зурлыгы! Безнең ашау-эчүне кайгырту вазифасы йөкләнгән Фәридун шунда ук эшнең җаен алды: баштагы көнне унбиш кешегә кыяркыймас дүрт-биш кило ит сораган җирдән безгә көн дә бер сарык суйдырып, кырык литр сөт кайтарта башлады. Аша да эч. корсак шәрифләрең күрмәгәнен күрсен! Рәхәткә чыгуның нәтиҗәсе бер атна узуга сизелә башлады. Туганнан бирле юньле ризык күрмәгән татар баласының чыраена кот кунды, Салихның авызы хәтта чалшаеп ябыла башлады. Моны күреп, җитәкчебез Фәйзи Габбасович безне кисәтеп куярга кирәк тапты: —Егетләр, Салихнын яңагына шырпы тигерә күрмәгез, кабыныр... Әйе, иркенгә чыктык. Фәйзи Габбасович: —Такмаклар, әкиятләр качмас, туйганчы ашап калыгыз,—дип, тезгенне дә бушатып җибәргәч—бигрәк тә. Салих сөйли: —Фәридун белән колхоз акчасына бер шешә шәраб алдык та, аларның хуҗасына кайттык. Фатир хуҗасы әби өзгәләнеп кенә тора, улым, ни кирәк, кабарга нәрсә куйыйм, ди. Фәридун: —Мин, әбекәй, җәй көнендә катыкка сөт кушып, яна аерткан каймак белән ашарга яратам,—ди. Әби әйтә: —Кузыем, катык белән сөте бар, бүген аертмаган идем, каймак беткән. Фәридун эт әрсезе икән: —Алайса, әбекәй, күршедән алып чыгарсың микәнни?—диюгә, теге әби тәки күршегә кереп китте бит. Оялсам да, тәмле булды тагын үзе. Боларны сөйләгәндә Салих авызларын чапылдатып куя, әллә ниткән безгә аңлашылып җитмәгән ымлыклар чыгара. Шәңгә, бәтерләрне әйткән дә юк. авыл җиңгиләренең сылда, ягъни колмактан ясалган баш белән әчетелгән икмәкләренең аклыгы һәм хуш исе ел буена такы-токы яшәгән студент халкының һушын ала. эшсезлектән интегеп, ялкауланырга өлгергән төкерек бизләрен куян кугандагы эт кебек ярсырга мәҗбүр итә. Фәйзи Габбасовичның поездда килгәндә: —Анда халык бик кунакчыл, кыстап теңкәгезгә тиярләр, чамагызны онытмагыз, югыйсә оятка калуыгыз бар. Ә безгә оятка калырга ярамый— сез анда Ленин укыган университет вәкилләре булып барасыз,—дигән сүзләре хәтергә төшә. Башлыгыбызның кисәтүләре юкка булмаган икән. Көн артыннан көн үтеп тора. Без инде ике авылда булдык. Көндезләрен планда каралган эш белән мәшгульбез. әз генә эсселәтеп җибәрсә—су коен. Хөррият’ Бу якларда җәйләрен энгер-менгер озак тора. Кичләрен безнен өчен «икенче смена» башлана—без су буендагы болында импровизания- ләнгән концерт куябыз. «Газик» әржәсе—безнен өчен зур театр сәхнәсе. Беренче килеп төшкән авылда клубта чыгыш ясарга теләгән идек, кая ул’—авылның картыяше берсе дә калмаган, барысы да килгән Клуб эчендә энә төшәрлек урын булмаса да. бу әле килгән халыкның өчтән бере генә. Этеш-төртсш. Нишләргә9 Колхоз рәисенең бераз кызмача башы шунда ук чишелеш тапты: —Эцкен буена төшеп концерт куясыз! Безме сон инде ул назланып та сырланып тора торган халык! Бу эссе, тынчу, Нух пәйгамбәр заманында салынган клубка караганда табигать кочагында чыгыш ясауларын мен тапкыр артык. Халык умарта күче урынына су буена ябырылды. Без барып җиткәндә, анда чыбык-чабык җыеп учак кабызганнар, учак янәшәсенә бер «газик»нын бортларын ачып, «сәхнә» дә әмәлләгәннәр иде. «Сәхнә»не ике яктан ике «Беларусь» яктырта. Профессиональ артистлар булмасак та. безнен талантларыбыз җитәрлек. Ялындырып тормадык, җырладык га. биедек тә. үзебезнең язган шигырьләрне дә сөйләдек. Күп номерларны кабат-кабат сорыйлар. Әнә алып баручыбыз теленә «шайтан төкергән» Инсаф «Май нәчәлник купил яңа машина» дип. әллә кемнең әллә кайчан язган юмористик хикәясен сиптерә. Халык кул чаба-чаба арып беткәч, тагын бер тапкыр сөйләргә мәҗбүр Шаулап көлү вә алкышлардан Эчкен буендагы тынлык шартлап ярыла да, учак очкыннары булып, йолдызларга юл ала Икенче көнгә без инде гади студент кына түгел. «Казан әртисләре»нә әверелгән идек. Халыкка концертыбыз шулкадәр ошаган ки. ничә көн торсак, шуның санынча ул авылда һәр кичне концерт куярга туры килде Хәбәрләрнен яхшысы да. яманы да тиз тарала. Безнен маршрутка кермәгән авылларнын берсендә «Казан әртисләре» турында ишеткән халык концертны сорап, хәтта райкомга кадәр барып җиткән Беркөнне райкомның пропаганда бүлеге мөдире белән шул колхозный рәисе безнен җитәкчебез Фәйзи Габбасович янына килеп, концерт куюбызны сорадылар Безгә ни—бардык Халык рәхмәтен ишетү—үзе үк зур савап лабаса. Болында күрсәткән концертлардан сон картлар кайтып китә, яшьрәкләр исә клубка юнәлә. Клубтан күбесе парлашып тарала да. һәр пар күңеленә ошаган җиргә юнәлә кем су буена, кем капка төпләренә Икс-өч көнгә бер кыз озатып, тәмам Дон Жуанга әверелеп беттек Әй. әверел мәсә тагы, вәгъдә биргән кыз. елап калган хатын юк. яшь чакта үпкән- кочкан—җилгә очкан! Шуның өчен дә сандугачлы-тагыы яшьлек бит ул! Тик менә черкиләре, черкиләре генә күлмәген бар дип тә тормыйлар, борыннарын тәненә кунганчы ук батыралар да вампир урынына каныңны суыралар Йөрисен аннан корчаңгы кебек көне-төне кашынып Ә янында торган авыл кызынын черкиләргә исе дә китми, бары тик ара-тирә генә бодай да кыска күлмәк итәген күтәреп, ак балтырларына кунган әдәпсез черкинең башына җитә. Бу алар өчен шулкадәр табигый ки. хәтта чебен тешләсә дә. без ныграк чәбәләнәбез Танытканыбызга әле ике-өч сәгать тә юктыр, чөнки без бу авылга кичке якта гына килеп урнаштык Шулай да. мина калса, аны гомерем буена беләм кебек Хәтта дөньядагы мәхәббәт дигән изге хис тә тәнренен безне очраштырган, таныштырган мизгелендә генә барлыкка килгәндер сыман. Әллә моңа кадәр үзем күзле бүкән генә булып йөрдемме икән? Бәлки дөнья нәкъ әнә шул серлелеге, аңлаешсызлыгы аркасында кызыклыдыр да әле: менә бит, күргәнеңә яңа гына, ә ул сиңа шундый таныш, шундый үз, гүя син аны гомерең буена беләсең. Шул ук вакытта мәңге ачылып бетмәс сер дә кебек. Җанның мәңгелеге, үлемсезлеге хакында сөйлиләр. Дөрес булса, бәлки, безнең ханнарыбыз да кайчандыр- йөз еллармы, мең еллармы элек галәмнең кайсыдыр ноктасында очрашкан булгандыр? Бәлки, шуңа күрә без бер-беребезгә шулай таныш тоелабыздыр. Юк, ниндидер серле көч бар монда. Айчибәр белән без клубтагы танцы вакытында таныштык. Язмыштыр, дистәләгән кызлар-чибәрләр арасыннан ни өчендер мин нәкъ аңа игътибар иттем һәм биергә чакырдым. Ул ялындырмады. Сүзсез бер-ике әйләнүгә, мин сыналган «һөҗүмгә» күчтем: —Сезнең кебек гүзәл затка мулла бабай ни атлы кушты икән? Кыз көлде: —Казан җегетләре барысы да сезнен кебек тәмле теллеме? —Ник алай дисез? —Безнең авыл җегетләре боргалап тормайца гына, исемен нимәцек дип сорар иде кый!—Ул тагын көлде. —Ә сез ул егеткә ни дип җавап бирер идегез? —Айцибәр дип. Үзегезнекен әйтмәсәгез дә була, мин концертта сезнең шигырь укыганыгызны тыннадым. Карагыз әле, Рәшит, ул шигырьне ыцынлап та үзегез яздыгызмы? —Ник алай дисез? —Мин шигырь яза торган кешене башкаларга охшамагандыр дип йөри идем. —Кызык. Сезнеңчә, нинди булырга тиеш инде алар? Ике башлы, өч аяклымы? —Алай түгел дә...—Айчибәр бер мәлгә югалып калгандай булды. Ә сез менә шушы минутта минә багышлап шигырь цыгара аласызмы? Менә сиңа мә! Шигырьләрне аз-маз язгаласам да, мин аларны интегеп, кат-кат төзәтеп кенә язам бит. Чичәннәр барын бар да ул, мин түгел. Тик ничек тә сынатмаска кирәк иде бу чибәркәй алдында. һәм минем башымда бер-бер артлы шигырь юллары бөреләнә башлады. Айчибәрне үземә тарта төшеп, югары көчләр миңа ирештергән юлларны колагына пышылдадым: Толымнарыңа уралып, Бер онытыласым килә. Чиядәй иреннәреңнең Утын тоясым килә, Күзләрең тирәнлегенә Карап торасым килә.. Айчибәрнең күзләре бәхетле елтырады, ул куллары белән мине ныграк кочаклый төшкәнен сизми дә калды. —Рәхмәт. Унсигез яшемә җитеп, әле минә багышлап беркемнен дә шигырь язганы юк иде. Ыцынлап та үзен цыгардынмы? —Юк, фәрештәләр колагыма пышылдады, мин шуны сиңа кабатлап кына бардым. Айчибәр бүтән сүз дәшмәде, мине клуб буенча бөтереп алып китте. Ул вальсны искиткеч жиңел әйләнә, менә-менә аңа ияреп очып китәрмен сыман. Без әйләнәбез. Гармунчы әйләнә, клуб та әйләнә. Кайчакта, онытылып, баянның туктап калганын да сизмисең, һаман әйләнә бирәсең. Гомуми көлү тавышы гына сине гарештә очкан җиреңнән фани дөньяга кайтара. Җитәкләшеп, берәр урындыкка барып утырасың. Ә клуб әйләнүдән туктамый. Галилей:—«Ә Жир барыбер әйләнә!» дигән сүзләрен тикмәгә әйтмәгәндер, күрәсен Әйе. Жир әйләнә, Кояш системасы, галактикалар әйләнә. Гади күзгә күренмәсә дә. материядәге атомнар әйләнә. Без дә бит шул ук материя инде. Бөтен хикмәт—хәрәкәттә. Хәрәкәт—тереклек өчен зарури шарт, хәрәкәт— яшәешнең аерылгысыз хасияте Борынгы бабаларыбыз табигать законнары һәм фәлсәфә фәне белән таныш булмасалар да. сизгер күнел. еллар буе тупланган тәҗрибә аларга моны ике генә сүз белән бик дөрес һәм шагыйранә әйтергә мөмкинлек биргән —Хәрәкәттә—бәрәкәт' Йә. ни дә булса өстәп карагыз шуна! Жир әйләнүенә хәзер ышанмаган кешене табуы кыен. Яна гына танышып, күзләренә сөю чаткылары белән бергә аерылышканчыга кадәр үк сагыш, мон тулган егет белән кыз өчен ул тизрәк әйләнә. Жир шары, тукта, әйләнмә, югыйсә йөрәкләр үз орбитасын югалтачак! Тукта сана, хәлебезгә кер сәнә' Без бергә кайтырга сүз куешмаган идек, ничектер юлларыбыз туры килде Ай-һаи. юллармы икән? Син, егет, шаяртма, фатирын бөтенләй башка урамда ич! Юк, күрәсен. безнен хәрәкәтләр белән кирәк чакта йөрәк, яшьлек үзе идарә итә торгандыр. Кызлар янында аптырап кала торган гадәтем монарчы юк иде. Теләдәбият бүлегеннән лә без! Тегене-моны сөйләшеп, юктан да тәм табып көләкөлә атлый торгач. Айчибәр сискәнеп куйды: —Ой. бакцага килеп ныктык кый! Туктап калдык. Шунда мин. беренче тапкыр диярлек Айчибәрнең күзләренә каралым Йолдызлы төн төсле серле, сихерле күхтәрен. әллә оялып, әллә мина гына шулай тоелды, ул түбән текәде. Сак кына кагылып, тезенә кадәр салындырган толымлы башын күкрәгемә кыстым һәм кайнар сулышы битемнән дә алда йөрәгемә килеп бәрелде —Рәхәт бит. Айчибәр! —Мина дә. —Син матур. Айчибәр! —Оялтма, зинахар! Йөз дә беренче кешегә сүләйсендер инде Айчибәр хаклы: бар иде алай дигәнем Кайсы кыз үзен мактаганны яратмас, моны гына беләбез. Ләкин бу очракта мин кыланып, ярарга тырышып түгел, чын күңелдән әйттем Без сүзсез генә басып торабыз. Күзләр, йөрәк бодай да бер-берсен яхшы андый. Кинәт Айчибәр: —Әйдә!—диде дә кулымнан тотып йөгереп китте. Ул ап-ак күлмәген җилфердәтеп, очкан күбәләк шикелле, алдан бара Анын озынча бармакларын минем ычкындырасым килми. Камыш бармак дип. җырларында бабаларыбыз шушындый бармакларны әйткәннәрдер, мөгаен Кая баруыбызны сорамаган идем Күл буена килеп чыкканбыз икән Айчибәр сулышын еш-еш ала иде Туктаган уңайга. мин аны сабый баланы күтәргән җинеллек белән, биленнән тотып әйләндерә башладым —Ә Жир барыбер әйләнә! Айчибәр: -Җитәр кый!—дип назланып тыпырчынган була, үзенен көлүе күл аръягында! ы урманга бәрелеп, кире кайта. АЙ нурында аеруча серле күреш ән камышлар да әсәрләнеп калган Ихтимал, судагы балыклар ла уянып тыңлыйлардыр Ә алар, гомумән, йоклыйлар микән соң? Колагымда—көмеш чын Мин бүтән бер тавышны да ишетмим. Башымны әйләндердең кый Төшер инде Иә йөрәгем оцып иыгар' Айчибәрне җиргә төшереп, башымны җилкәсенә салдым Менә ул. икс яңагымнан тотып, мине кулы ераклыгына этәрде һәм күхтәремә карады Төнлә ниләр генә күреп буладыр ул күзләйәй Аннары, мин сизми дә калдым, кинәт үзенә гартын, иреннәремнфъү£еп алды 2. *к. У.» м т —Бусы синә шигырен өцен. Мин тагын ни дә булса уйларга өлгерә алмый калдым, ниндидер көч белән үзенә тартып, ул шашып-шашып үбәргә кереште. Йа, раббым, йа, хода! Үбүнең мондые да була микәнни! Үбү түгел, ялкын, ут йоту иде бу. Сулышым капты, желекләрем кайный дип торам. Бер мизгелгә фани дөньядан аерылып, ниндидер бушлыкка очтым. Карышырлык көчем дә калмады. Калса да карышмас идем. Ничек кинәт башласа, шулай туктады да Айчибәр, һәм, миңа карамаска тырышып, чирәм өстенә утырды. Мин исә, беренче тапкыр хәмер эчкән кеше сыман, ни исерек, ни аек булып, Айчибәрнең иреннәре тәменнән айный алмый торам. «Үптеме соң ул мине?» Күпмедер тынычлангач, аның янәшәсенә урнаштым. Айчибәр башын җилкәмә салды. «Чынмы соң бу?» Айчибәрнең йөрәге атылып чыгардай булып тибә, хәтта миңа ишетелеп тора. Ул чиксез дулкынланган иде. Ирексездән иреннәрем аның ромашка исе аңкып торган чәчләренә, яңагына кагылды һәм иреннәрендә туктап калды. Күктә берничә ай кабынды да, дөньябыз ниндидер билгесезлектә югалды. Айчибәр кочагыма сыгылып төште, яшел чирәм түшәккә әверелде. Ни эшләгәнемне хәтерләмим, ләкин Айчибәрнең камырдай йомшак гәүдәсенә кинәт ныклык инде, ул минем кулны үзеннән алып ыргытты һәм сикереп торды. Хәтта ай яктысында да күренде: көйдерердәй итеп карады ул миңа һәм әкрен генә: —Мин синнән мыны көтмәгән идем. Көллегез дә бер төсле икән!— диде дә, куллары белән битен каплап, китеп барды. —Айчибәр!—Яшен сугып та аварга өлгермәгән агач хәлендә калдым мин. Ни эшләргә? Беренче уем артыннан йөгерү, гафу сорау иде. Ә гафу итәрме соң ул мине? Икенче яктан үҗәтлегем, мин-минлегем баш калкыта: исең киткән икән иске чикмәнгә! Үҗәтлегем: йөрмә, укасы коелмас, аның кебек кыланчыкларны беренче тапкыр гына күрүең түгел, ди. Үз-үземне юатып, күл буенда бераз басып торганнан соң, фатирыма юнәлдем. Иптәшләр күптән кайткандыр, хуҗаны уяту да ярап бетмәс. Бер кичкә кер мичкә дигәндәй, печәнлек тә менә дигән булыр сиңа бүгенгә. Йокларга тырышам, күз йомылмый. Йөрәкне үкенеч исемле корт кимерә, кайтканда ук күңелгә килгән уйлар тынгы бирми. Акланырга да тырышып карыйм, бер үк вакытта үземә ачуым да килә. Кыз беткәнмени дөньяда! Казанга кайтып сызгырыйм гына, дүрт яктан дүртәү муенга килеп асылыныр. Без дә төшеп калганнардан түгел, тоз бетмәсә, кыз бетмәс! Ләкин белеп торам: бу әтәчләнү, акланырга тырышып җәфаланган җанның чәбәләнүе генә. Чынлыкта миндә үз-үземә карата нәфрәт хисе күптән өстенлек алган иде инде. Ярсуыма чыдый алмыйча, сәндерәдән ничек сикереп төшүемне сизми дә калганмын. Хәзер үк Айчибәрдән гафу үтенергә барырга кирәк. Капка төбенә чыккач кына, мин Айчибәрнең кайда торганын да белмәгәнемне белдем. Икенчедән, җиде төн уртасында аның өенә барып керергә мин кем? Казанның бер килмешәге генә ләбаса мин. Ятагыма кире менүдән башка чара калмады. Төн. Узган елдан калган урман печәне әз генә хәрәкәтләнсәң дә, кыштырдарга тора. Үлән белән бергә чабылган мәтрүшкәләрнең, кеше кулы өзәргә өлгерәлми калган каен һәм җир җиләкләренең үзенчәлекле исе борынны кытыклый. Бу ис сизелер-сизелмәс кенә. Әгәр дә мин алты-җиде яшьтән кулга чалгы алып печән чапмасам, аны җыешып, күбәләргә, чүмәләләп, кышын малларга салып үсмәсәм, бу әчкелтем- хуш исне, ихтимал, тоя да алмас идем. Печәнле сәндерә—җәйге җылы көннәрдә минем бишегем ул. Анда йоклар чаклар житүен ел саен зарыгып көтеп алам Печәнлектә кеше беркайчан да ялгыз булмый. Анда һәрвакыт әллә никадәр бөжәк. башка жан иясе була. Менә хәзер дә миннән ерак түгел жирдә тычканнар чи-чи килә. Якыннан гына нәрсәдер чабып узды Мөгаен, шул тычканнарның берәрседер Төн Караңгы. Сәндерәгә керә торган ишектән айнын ымсындыргыч яктысы төшә. Бу минутта Айчибәр ни эшли икән? Ул инде күптән тәмле төшләр күреп йоклыйдыр. Кызларга ни ана: кызлар хәтере—тишек иләк, диләр—үпте дә онытты Алай дисәң, нигә сон ул бик рәнжеп карады, нигә бик сыкрап: —Мин синнән моны көтмәгән идем,—диде. Уйларымны әтәч кычкырганы бүлде. Хужаларнын әтәче. Аның эше рәхәт—титибикәләре янында, мәхәббәт газабы кичереп интегәсе юк Үзенекеләр җитмәсә, күрше тавыклары янына «уҗымга» чыгып керү дә гөнаһ саналмый. Ә сиңа катырак кочаклаган өчен дә үпкәләсеннәр, имеш Әтәч кычкырды Димәк, озакламый тан атачак. Ә мин һаман да йокыга китә алмый интегәм. Чыннан да. беренче әтәч кычкырганга күп тә узмый, сәндерә ишегеннән офыктагы болытларнын каурыйлары алсу төскә керә башлаганы күренде. Тиздән жир кояш нурларында иркатәнәчәк Ә мин үземне сүгеп ятам: юньсез син. юньсез син. юньсез син' Анын рәнжүле тавышы сәндерәгә эленеп калган да колакта зенләп тора: —Мин синнән мыны көтмәгән идем.. —Мин синнән мыны көтмәгән идем.. Бу сүз минем йөрәгемне, бавырымны, талагымны изә. талкый Бөтенләй яктырып беткәч кенә йокыга киткәнмен Күңелне туктаусыз актарып торган газаплы уйлар хакимлегендә алдагы кичне көтәсе калды. Практикадагы студентның көне ничек узарга тиеш? Эштә. Йөрәгем бик янса да. йокыдын торуга, көнем сүзгә жор. уен-көлкечән буларак танылган әбибабайлар янында узды һәм юкка түгел, алардан берничә әкият, унлап табышмак, егермеләп яңа дүртыоллы жыр язып алдым. Кичкырын өйгә кайтып барганда. Бибикамал исемле әбигә сугылып чыгарга киңәш иттеләр. Әбинең кызыклы гына «Атбакат» дигән кушаматы да бар икән. Менә кайда тап булдым мин чын хәзинәгә! Йөзьяшәр әбинен хәтер сандыгы без эзли торган «җәүһәр вә асылташлар»га гаять бай булып чыкты Үзе сүзгә бик хирыс икән кайберәүләр шикелле кыстатып, ялындырып тормады Яшьтәше белән сөйләшкәндәй, самоварын тастырханга китереп утыртты да. чәй эчә-эчә. дүртьюллыкларны бу як халкында урам көе булып әверелгән «Тагыл кое»нә әкрен генә җырлый башлады: Елга суы ага икән. Ярларга кага икән Гашыйк булган жегстләрнен Жерәгс ждна икән Уф. әллә сон күрәзәчеме бу Атбакат карчык? Йөрәгем янганын белеп, юри шундый җырлар җырлыймы.’ Тагыл күленә төшәсм. Суын алып эиәсм Сөйгән жарым ташлап китте. Әйтне, дус. нимәшләем? Әллә соң яшьлектәге мәхәббәте картаймыш көннәрендә сагыш булып җырга әверелдеме? Ник бер эчтәлектәге җырларны гына яздыра ул миңа9 Их, әбкәй! Кушаматын Атбакат булса да, Айчибәр каршында мине яклый да, анын белән кавыштыра да алмыйсын бит син! Җырларың исә дөрләп янган учакка чүмеч-чүмеч май сибә. Самовар күмеренен уты сүнүгә, әбием кинәт туктап калды: —Җарый, кузыкаем, утыз җыр булгандыр кый. Бөгенгә җитеп торыр бу шайтан такмагына. Санап карасам, исем-акылым китте: егерме тугыз да, утыз бер дә түгел, төгәл утыз җыр язганмын икән. —Инде, җегетем, цаем суынган, җанартып киләем. Мин инде хушлашырга уйлаган идем. Кич җитеп килә, клубка чыгасы, Айчибәрне күрәсе бар. Ләкин Бибикамал әбинең хәтерен калдырырмын, хәзинәсендәге башка җырларга юлны бикләрмен дигән шик туктатып калды. Алгы яктан әбиемнең җырын ишетү мине уйларымнан бүлдерде. Беренче җырын башыннан ук ишетмәдем, икенчесен исә дәфтәремә утыз беренче җыр итеп язып алырга да өлгердем. Вагоннарда үткән пакта. Җил кисте цәпләремне. Сездән айрылганнан бирле Түгәм күз яшьләремне. Кайнаган самоварын күтәреп, Бибикамал әби өстәл янына узды. Ә мин тагын уйга калдым: самоварның кайнап торуы нәрсәгә кирәк соң ана? Үзе бит башта ясап куйган чәен дә эчмәде. Шул көенә суынды. Табындагы самсы, шәңгәсенә дә кагылмады. Күрәсең, самоварның шаулап, гөжләп утыруында әбиебез яшәү, тормыш мәгънәсен тоядыр, жан рәхәте табадыр. Суык чәен түгеп, әби каймак белән яңасын ясады һәм тәмләп карады. Тәме күңеленә хуш килгәч, мине кыстый башлады: —Эц, кузыем, эц. Каймак белән генә ясаган цай әзәл даруыннан кәм төгел кый! Кана, тагын бер цынаяк ясаем! Әбинең чәе чыннан да шифалы икән, шундук маңгаемнан тир бәреп чыкты. Берәрне эчкәч, Бибикамал әби йола жыры «Амбирак»ны сузып җибәрде: Амбирактин, жамбирактин, Кияү килә жырактин... Кәләше янына кияү килә. Ә мин? Их, нәрсәсен искә төшереп торырга соң аның! Карлыгац кылаеп оца, Канатын җәеп оца. Бер алланың бирмешләре, Кемнең жарын кем коца. Бу җырның вариантын ишетергә туры килгән иде инде. Сүзгә чос әби үзенең яшь вакытларын, сөйгәне белән кавышкан минутларын мәзәк итеп искә төшереп алды һәм моңа кадәр без белмәгән кыз озату йоласы турында сөйләде. Егет кызга өйләнгәч тә, бездәге шикелле, бер-ике кич кунуга, кәләшен үз йортларына алып кайтып китми икән. Ул бер ай һәм аннан артыграк та кыз йортында яши, шуннан эшкә йөри. Көннәрдән беркөнне кыз озату йоласы уздыралар. Атка бирнәләр төялә. Ә өйдә, кияү белән кызны түргә утыртып, кечкенә генә мәҗлес башлана. Башка мәҗлесләр кебек, бусы да уен-көлке, җыр белән үтә. Кыз озатканда гына башкарыла торган жыры да бар икән. Китеп баручы кыз әти-әнисенә саубуллашу җыруын көйли: Тагыл күле—олы күл ләй. Тирәсендә тал-тирәк Атайинәй, үлмәй торын. Бала баккалы кәрәк. Җырлашкач, елашкач, кияү белән кәләшне атларга утырталар да. урам буйлап, җырлый-җырлый, кияү йортына озата баралар Изге күңелле халыкның—безнен ерак Себердәге туганнарыбызның күркәм йоласы бу. Айчибәрне дә шулай озатырлар микән9 Әллә минем төсле кайдан да булса килгән берәр «килмешәккә» насыйп булырмы9 Чәйдән сон амин иттек. Бибикамал әбигә кушылып, мин дә «Аллаһы әкбәр»,—дип, битемне сыпырдым Әбкәйнен мона бик күңеле булды —Бәрәкалла, бик инсафлы бала икәнсең кый,—диде ул, минем бу гамәлемә бәя биреп. Иртәгә дә күрешергә сүз куешып, инде ишек тупсасына җиткән идем, әбием сорап куйды: — Кузыем, синә кара каен турлысында сүләүце берәр кем булдымы? Аңлап җиткермәдем нинди кара каен хакында әйтә ул? Кара тамгалы багана—хурлык баганасы турында түгелдер ич? Хурлык баганасын күрергә туры килмәсә дә, алар хакында укыган-ишеткән бар Юк, ул бит ап-ачык итеп, кара каен, диде. Каеннарның карасы да була микәнни? Төньякта үсә торган кәрлә каеннар бу яктагы каеннарга караганда бераз карарак карасын, ләкин алар кара каен дип әйтерлек дәрәҗәдә үк түгел. —Юк, әбкәй, ишеткәнем юк. —Алайса китмәй торын, сүләем. Сәгатемә карадым сигезенче киткән Мәскәү вакыты белән, димәк, биш тулып узган Бүген көн уңышлы үтте. Кайтып тиз генә чалбарымны үтүкләп кияргә дә, Фәйзи Габбасовичны күрергә кирәк. Әле бит болында тагын концерт куясы бар Ә Айчибәр? Анын белән очрашып сөйләшү барысыннан да мөһимрәк Бу хакта Атбакат әбигә ничегрәк аңлатырга? —Әбкәй, иртә кичтән хәерлерәк, диләр, агтә сон бу хакта сөйләшүне иртәгәгә калдырыйкмы? Син дә алҗыгансыңдыр, вакыт та сонарып бара — Куй, кузыем, китап бүгенге эшне иртәгәгә калдыргалы кушмай Иртәгә кем бар да, кем юк—барысы да Ходай кулында. Бу сүзләрдән соң юк-бар сылтау табып, каршы килү әдәпсеьтек булыр иде —Тыңлыйм, әбкәй,—дидем мин. кабат түргә узып һәм кесәдән блокнотымны чыгардым Анын авызыннан ишетелгән һәр сүзне язып алырга, киләсе буыннарга калдырырга әзер идем. Халык авыг иҗатын җыю—комнан алтын, салам эскертеннән энә эзләүгә бәрабәр Ник дисән, әби-бабайлар белән көчкә-көчкә генә уртак тел табып, аларнын җаена гына торып язганын күбесе фәнгә инде күптән билгеле, шул сәбәпле кыйммәте югалган булып чыга Ә менә көннәр буена самоварыннан аерыла алмаган Атбакат кушаматлы шушы Бибикамал әбинен хәтер сандыгында моңа кадәр без белмәгән, ишетмәгән никадәр хәзинә ята булып чыкты Боларны тапшыргач. Фәйзи Габбасовнчнын ничек куанасын күз алдыма кигердем һәм угемә дә рә\ә1 бу п.ш кит Каян килгән бу әбигә шул кадәрле күңел җәүһәре9 Тынлап карыйк әле. әбиебез бу юлы ни сөйләр икән? — Бу авылда Атын кем әле. кузыем9 — Рәшит. — Безнең авылда. Рәшит куаныиым, ул кыйссаны миннән башка белүне кортка да калмагандыр инде Әҗәлем житмәгәц, һаман яшәем кый Җегстем, син аз гына сабыр ит. ашыкканыңны сизсәм дә. синә бүген мыны сүләгале кәрәк. Ходай тәгаләнекен белмәссен. адәм баласы бүген бар. иртәгә жук. Хәзер, хәзер наемны гына карап алаем да Җөзгә җитеп килам кый Бибикамал әби самоварын башта тотып карады, аннан соң торбасына күз төшерде—күмере барын-югын тикшерде, капкачын ачып, суы күпмелеген чамалады. Күрәсең, җитәрлек тоелмагандыр, самоварын өстәлдән төшереп, башта чүмеч белән су өстәде, соңыннан моржа белән стена арасындагы чуен чүлмәктән соскы белән күмер алды һәм аны тәртүшкә1 ярдәмендә ашыкмыйча гына самовар торбасына салды. Кырыенда торып, сүзсез генә суынын кайнап чыкканын көтте. Ашыксам да, мин боларны сабыр гына күзәтергә мәжбүр идем. Самовар кайнап чыкканнан сон. Бибикамал әби, фарфор чәйнектәге калган чәйне түгеп, өстәл астыннан борынгылыгы беренче карауда ук күзгә ташланып торган чигүле тастымалга төргән такта чәй алды. Калтыранган сөякчел бармаклары белән бер почмагын шактый мул итеп сындырды. —Шушы кытай паеннан да шифалырак цай юктыр кый. Һәр йотымы әзәл даруыннан кәм төгел. Бибикамал әбинең чәй эчүгә изге бер йола итеп каравы ихтыярсыздан аңа булган хөрмәтне арттыра иде. Юк, йола гына түгел, анын бу хөрмәте табыну дәрәжәсенә күчкән. Моны чагыштырсаң да, бары тик французларның йөзәр еллаган шәрабка ихтирамы яки джунгли индианнарынын үз аллаларына, изге рухларга табынуы белән генә чагыштырып булыр иде. Сәгатемә күз салдым. Мин бит инде бу әби янында дүрт сәгатькә якын утырам икән. Ничә тапкыр чәй ясап эчерде. Тик мона кадәр күзле бүкән булып утырганмын, аның чәйне пешерү һәм ясавына нинди зур әһәмият бирүенә игътибар итмәгәнмен. Ул икебезнең дә чынаякларына башта кашык белән сөт өстен генә җыеп салды. Аннан сон чәйнектән дегет төсле куе чәй агызды. Чынаяк тулар-тулмас хәлдә тагын бер кашык сөт өсте өстәде һәм калганын самовардан агызып бетерер дип көткән идем, юк, кайнар суны әз генә тамызды да калганын кабат чәйнектән койды. Әбәү, шушы кадәр куе чәй эчәргәме? Әүвәл баш тартырга уйлаган идем, соныннан ул фикеремнән кире кайттым. Бибикамал әби бит миңа үзенең ихтирамын күрсәтә. Ничек диләр әле: «Такта чәем—якты чыраем»мы? Казанда тулай торакта без берәрсеннән, күпчелек очракта, кызлардан, ник дисән, егетләрнең гадәттә бар чагында—бүредәй, юк чагында шүредәй була, берәр пешерерлек чәй тапсак, чәйнеккә аны уптым-илаһи тондырабыз да, аннан атна буена шуны кайнарлатып кына эчәбез. Төнге ун-унберләрдә калтырап-тунып кайтып керәсен дә чәйнегеңне гөжләтеп җибәрәсең!. Их. егетләр, ул чәйнең тәме лә, тәме! Шуны без ай буена да эчәр идек, тик җиденче, сигезенче көннәргә киткәч, суга чәй төсе чыкмый башлый шул. —Торна күз-’ белән эц, кузыем,—диде Бибикамал әби. янып торган мук җиләге салынган савытны миңа табан этәреп,—Цөйгә хәзер үзем йөри алмаем кый, узган көз оныгымның кызы җыеп алып кайткан иде. Әй бар иде яшьрәк паклар!—Бибикамал әбинең күзләренә иңгән нурдан һәм яңак тиреләренең җыерчыклары бер мәлгә тигезләнеп алудан аның яшьрәк чакларында шактый гүзәл һәм көч-куәте ташып торган хатын булуын чамалавы кыен түгел иде. —Хыланнар мыжлап торган цөйдән унар циләк пия’ белән торна күз җыеп кайта торган идем. Хәзер нимишләптер аякларым да тыннамай башлады, билләрем дә сыкрай, әллә йөз яшькә дә җитмәс борын картаям инде,— Бибикамал әби авызындагы сынар тешен күрсәтеп кеткелдәп алды,—Инде, кузыем, тынна, кара каен кыйссасын сүләем. —Тагыл аръягындагы урман эценә бераз кергәц, анда тузлары кара бер пар каен үсеп утыра. Элек-электән сабантуйларын шул җирдә уздыралар. 3 4 5 3 Тәртүшкә (диал.)—кисәү агачы. 4 Торна күз—мүк җиләге. 5 Ция—нарат җиләге. Менә сина мә' Мин бит Бибикамал әби сүзен «борын-борын заманда, кәжә команда* диебрәк башлар һәм берәр әкият сөйләр дип уйлаган идем Күл аръягындагы кара каеннын (тузга язмаганны, андый каен була димени) безгә, безнен фольклор практикасына ни кагылышы бар9 Болай да жилпуч-жилпуч кибәк җилгәреп, бер уч бөртек жыябыз Әбиебез әллә саташамы9 Йөзгә житкән кешедән барысын да көтәргә була Ә болай үзе бер лә саташканга охшамый Хәтеренә дә сокланырга гына кала—теләсә кайсы студентыңны көнләштерерлек Әнә бит мина никадәр яна жыр яздырды. Әгәр дә аңа КПСС тарихы укытсан. ни эшләр иде икән? Мин Бибикамал әбине сынар тешен күрсәтеп иләмсез зур борынының як-ягына төсләре билгесез ике кысык күз утырткан, доцент Королевка Лениннын «Материализм һәм эмпириокритицизм» әсәре буенча зачет биргән хәлдә күз алдына китереп, көлеп жәбәрүдән чак тыелып калдым Картлар күнеле пыяла, бер сүз әйтсән. уала, лиләр Картларның, карчыкларның да төрлесе бар. практика узган көннәрдә аларга аеруча ихтирамлы булырга, хәтерләрен калдырудан сак булырга кирәклеген аңлаган идем Аннан сон. без бит авыл малае, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга балачактан өйрәнгән. Әбкәй. әйтерсең, уйларымны укый —Кара каен дигән, бу кортка юкны сүләгәле җыена, дип уйлайсын- дыр —Ул чәен уртлый-уртлый сүзен дәвам итте—Атаем шулай сүләгән иле Мин туардан күп еллар элек авылда Әбелгәрәй атлы жегет баласы яшәгән. Авыл халкы аны Әбүш дип кенә йөрткән Әбүш жәшьтән ятим калса да. би-ик гайрәтле булып үскән. Унсигез жәшләрендә анын белән бил алышыр кеше тирәюньдә калмаган Жәгим лә үскән үзе жарлыларнын да жарлысы булган, тамагын Мәсабих атлы бер байда көнлекне булып туйдырган: җирен сөргән, көтүен көткән, пенәнен цапкан. урагын да урган, ашлыгын да суккан Ел әйләнәсендә шулап Мәсабих байны каруннын да каруны булган дип сүләйләр Көн төн эшләтсә дә. хезмәтнеләрен анлы-туклы гына тоткан Өн-дүрт кешелек эшләгән Әбүшнен дә туя ашаган көннәре сирәк икән Үзе житкән жегет. өстендә байдан калып, кырык җирдән жамалган кием бахыркайны н Мәсабих мәлгыннән китеп, бәхетен бүтән җирдән эзләр иле. байнын Калбизамал атлы Әбүштән ике жәшәр кепки кызы булган Анын бер бите ай. берсе кояш икән Син. кузыем. Калбизамалны Калбизамал дип жаза күрмә — Ник. әбкәй. анысы гына әлләни зур бәла түгелдер лә —Менә-менә. сез. жәшләр. нимә сүләгәнегезне үзегез дә бслмәисез Калбизамал булса, чибәр, күркәм күнел. Калбизамал булса, конек матурлыгы була. Ата-ана үз баласынын исемен конек белән бәйләмәс. Бала—жөрәк җимеше кый' Безнен яклардагы гадәт буенна Калбизамалны Калбеш дип йөрткәннәр Менә шул Калбешкә—ундүрт. Әбүшкә уналты жәшәр булганда, болар арасында гыйшык уты кабына һәм ул тора-бара пужарга әверелә Үзенен бае кызына гыйшык тотучылар турында язылган әкиятләр дә. төрле хикәятләр дә буа буарлык Шулай ла мин Бибикамал әби сөйләгәнне төшереп калдырмаска тырышып язып барам Күңелем сиза ахыр чиктә бу мәхәббәт кара каенга барып бәйләнергә тиеш Тик ничек? —Бер-берсенә гашыйк булганнарын башта алар үзләре дә аннамай- лар. оцрашкан дакларында күз карашыннан да унайсынанын гизрәк китү жагын карайлар Бибикамал әби сөйләгәннәр күз алдыма жанлы сурәт булып килеп баса. Ике ел уза. Әбүш белән Калбешнең мәхәббәте турында чыш-пыш. имешмимеш китә. Әлбәттә, кызының хезмәтче белән яратышуы Мәсабих байга ошамый һәм көннәрдән беркөнне ул Әбелгәрәйне бер тиен бирмичә куып чыгара Яшьләргә очрашу, күрешүләр авырлаша, ә мәхәббәтләре көчәйгәннәнкөчәя генә бара Яшь йөрәкләр җаен тапмый каламы сон! Әбелгәрәй белән Калбижамал бергә булырга вәгъдә куешалар. Көн артыннан көн уза, Калбижамалга да берзаман унсигез яшь тула. Унсигез яшь—балигълык яше. Мәсабих бай йортына егерме чакрымнар ераклыктагы Тәрсүк дигән авылдан, Калбешне өченче хатынлыкка сорап, яучы килә. Кемнән диген—Мәсабихнең әшнәсе, тирә- юньдә байлыгы белән дан алган Нигъмәтулладан. Бер тиен өчен җанын сатарга әзер торган Мәсабих, кызынын һәм хатынының күз яшьләренә, ялваруына карамый, ризалыгын шунда ук бирә. Ничек инде ул мондый форсатны кулдан ычкындырсын. Егерме баш елкы, тагын ниләрдер бәрабәренә кызын сата. Моны ишеткәч, Әбүш ашау-эчүдән яза, ни эшләргә белми, ахырда очрашып сөйләшергә җай чыга боларга. Бибикамал әби сөйли, ә мин Әбүш белән Калбешнен тавышларын ишетәм. Әбүш. Калби, Калбижамалым минем! Калбеш. Нимәшләйбез, жаным? Атаем башкайларымны ашай кый! Әбүш. Мин сине берәүгә дә бирмәем! Минә ябешеп цыгарга син ризамы, Калбешем! Калбеш. Аны ник сурайсын, Әбүш? Риза, риза, жаным! Цыксам, кайда яшәрбез? Әбүш. Борцылма, Калбижамалым. Аткан угым тиеннен күзенә тия, мангаена сугып, үгезне жыгам. Син минем менә бу сөялле кулларыма кара— алар балта тота белмәйме? Син дип типкән җөрәгемне тынна: Калбеше янында булганда, ул армаяцак та, талмаяиак та. Беләкләремә күз салып бак—сине күтәреп, көненә йөзәр цакрым үтәпәкмен. Кирәксә, тайганы жыгармын, киек җанварлардан гайре жан иясе аяк басмаган карурманда гүрнәцә салырмын. Куян—йомышцын, аю хезмәтнен булыр. Бәхетебездән судагы кондызлар, күктәге жолдызлар көнләшер, Калбешем- асыл кошым! Китик хәзер үк! Калбеш. Мин риза, жаным! Язмышымны синә ышанып тапшырам! Жир цитенә алып кит—барам; дигезләргә алып кер—керәм; тау куышында яшибез дисен икән—тау куышына да риза, тик мине үзеннән калдырма гына. ӘбүшемӘбелгәрәй баһадирым' Тик бүген үк түгел, иртәгә, жәме. Мин әйберләрне җыйнаштырып, бераз хәстәрен күрәем. Иртәгә мине шул-шул вакытта бакца артында көт. Алдагы көнне кайсы сәгатьтә очрашасын сөйләшеп, качып китәргә сүз куешалар. Ләкин бәндә аягын тыгам дигәндә, Иблис таягын тыгарга өлгерә. Тегенди-мондый хәл килеп чыкмасын дип, Мәсабих бай кызын иртән үк ак келәткә яба да, йорт әйләнәдәй сакларга берсеннән-берсе явызрак, бүрене дә күкрәге белән бәреп кенә ега торган алты эт, мылтыклы сакчылар куя һәм кызы янына пешекче хатыннан башка берәүне дә якын китермәскә боера. Билгеләнгән вакытта, Әбелгәрәй бакча артына килеп, сөйгәнен көтә башлый. Бер сәгать көтә, ике сәгать—көтеп-көтеп тә көтек булгач, сизенә моның күңеле эшнен кая табан барганын. Келәт тирәсенә тегеләй дә барып карый, болай да, кая ул! Этләр котырып өрергә тотына, сакчылар, мылтыкларын әзер тотып, күзләре белән төн караңгылыгын бораулыйлар. Әбелгәрәйнең чарасызлыктан йөрәк мае сыза, берәүне дә күрмәс, ишетмәс хәлгә килә. Калбижамал сүзенә карап, качып китүне кичектергәне өчен үзен битәрли. Әбүшнен йөрәгенә кан сава дип тормыйлар—никах укыла, шундый асыл кызны кулга төшерүенә куанып, хәзер булачак тәмле-татлы минутлар дулкынында йөзүче һәм бабасы Мәсабих бай белән авыз иткән әче балдан симез корсагын сыпыра-сыпыра, бераз кызарга өлгергән Нигъмәтулла бай, никахлы хатыны янына зөфаф киченә керә. Шул көннән соң Әбелгәрәй авылдан юкка чыга. Ятим кеше кемгә кирәк, баштарак егетнен кая китүе белән артык кызыксынучы булмый Анын каравы моңа кадәр авыл халкы ишетеп өйрәнмәгән яңалыклар карьядән карьягә тарала: —Нигъмәтулла байнын бурлы айгырын урлаганнар икән — Киштемнән Кубасовнын ике атын алып ныгып киткәннәр —Ат караклары адәм түгел. Иблис кавеменнән икән Юкка чыккан атлар турында гына түге,!, кайбер ярлы-ябагайларнын өенә билгесез затлар кереп, күчтәнәчкә ит калдырып чыгулары турында да чышпышлар йөри башлый Ярлыга нәрсә. Ходай тәгалә ач балаларымны кызганып биргәндер, дип. шауламыйча гына бит сыпырып дога кыла да. шундук казан тутырып ит пешерә. Малларның берсе югалу турындагы хәбәр тынып өлгерми, якынтирәдәге дистәләгән авыл байларының әле аты. әле сыеры яки бозавы урлануы турындагы хәбәрләрдән гавам гөж килә. Калбижамал туеннан сон ярты еллар узгач, Мәсабих байнын абзарында өч сыерын суеп, ин яраткан атын урлап качалар. Урланган маллар суга баткандай эзсез югала. Нигъмәтулла байнын гына, урланганга өч ай дигәндә, бурлы айгырынын тиресен төнлә белән бакча артындагы киртәгә элеп китәләр Ат караклары шулкадәр тиз күченәләр ки. бүген монда булсалар, иртәгә алар турында хәбәр йөз-йөз илле чакрым ераклыктагы бүтән җирдән ишетелә. Безне капчыкка яшерә алмаган кебек, тора-бара төнге «аучыларнын» башлыгы Тагыл авылыннан Әбелгәрәй икәнлеге саркып чыга Халык арасында исеме мәгълүм булганчы ук. Калбижамал бу гаярь егетләрнең берсе анын Әбүше икәнлеген күңеле белән сизә. Очрашасы килгән, бер күрер өчен әллә ниләр бирергә әзер торган минутлары аз булмый Калбеш гүзәлнен Бер ялгызы калган чакларда Ходай тәгаләгә: — И раббым. сынар күзем белән генә күз салаемцы. оцраштыр мине Әбүшем-Әбелгәрәем белән!—дип ялвара Хак тәгалә анын теләген-догасын кабул итә. көннәрнең берендә Калбижамал кичкә каршы бакча артындагы чишмәгә баласының чүпрәкләрен чайкарга төшә. Шунда камыш арасыннан —Калбижамал!—дигән тавыш килә Чү. Әбеш тавышы түгелме сон9 Йөрәгендәге һәр күзәнәген астын өскә китерердәй, күңелендә җил давыл, гарасат уятырдай мондый тавыш тагын кемдә булырга мөмкин? Үзе дә сизмәстән Калбеш чишмә суына карап чәчен-башын төзәтә, күлмәк итәкләрен сыпырып куя Юктыр, юктыр, саташа гына торгандыр. Әбелгәрәй аны инде күптән оныткандыр, анын кебек баһадир егеткә кызлар беткәнме? Аннары мин бит инде хәзер ир хатыны гына түгел, бала әнисе дә Калбижамал ашыга-ашыга догасын укый, торып як-ягына карана Берәү дә күренмәгәч, кабат кер чайкавын дәвам итә Тик инде чишмәгә төшкәндәге тынычлыгы качкан, кемнеңдер карашы аны эзәрлекли. үтәдән- үтә бораулый һәм әледән-әле башын күтәреп карарга мәжбүр итә Ул никадәр генә сизгер булырга тырышмасын, артына бу кәсебенә керешкәннән сон аю кебек көчле, селәүсен кебек елгыр, мәче кебек сак. төлке кебек хәйләкәр булырга өйрәнгән Әбелгәрәйнең ничек килеп басканын абайламый кала. Мин Әбелгәрәй белән Калбикамалны күрәм. тавышларын ишетәм. ал арның эчкерсез мәхәббәт ялкынында жанымны җылытам Ул да булмый, ерактан, рәшә артыннан Айчибәрнең шәүләсе чагыла һәм тиз арада чынбарлыкка әверелә Ин гаҗәбе. Бибикамал әби сөйләгән Калбижамал белән Айчибәр бер-берсенә һаман якыная баралар һәм бер кешегә әвереләләр Баксаң. Калбижамал Калбижамал түгел. Айчибәр икән. Әбелгәрәй исә—мин Әнә ич. рәнжү тулы күхтәрен төбәп. Айчибәр йөрәгемне парә-парә китерүче сүзләрен теш арасыннан саркытып чыгара Мин синнән мыны көтмәгән идем.. Бибикамал әбинен тавышы мине хыял дөньясыннан кайтарды һәм Айчибәргә табан сузылган кулларым һавада асылынып калдылар. Әбелгәрәй сөйгәненә: —Калбеш, Калбижамал ым!—дип иркәләп дәшә. Калбижамал борылырга өлгерә алмый, Әбелгәрәйнең көчле куллары аны күгәреп ала да кочагына кыса. —Калбешем! Йа, хода, сыктап күз яшьләрен түккән, ул күз яшьләре белән мендәрләрен чылатып бетергән чакларда бер күрер өчен җаннарын фида кылырга риза иде бит Нигъмәтулла байның яшь хатыны. Раббысы аның ялваруларын ишеткәнме? Көтелмәгәнлектән югалып калган Калбеш башта бер генә сүз әйтә ала: —Син? Әбелгәрәй, синме бу? —Мин, Калбеш, мин! —Ник югалдың? Ник бер хәбәр дә бирмәден?—Калбижамал үзе шелтәли, үзе ундүрт яшьтән бирле сөеп тә кавыша алмаган мәгьшугының кочагына һаман сеңә бара. Иреннәре кушылганын да сизми алар. Бии- бии таштан ташка сикереп аккан чишмә челтерәве, үләннәрнең бер- берсенә иркә пышылдавы, күктәге кояш—барысы да ике ирен арасында эреп юкка чыга. Ләкин бу шулкадәр тиз арада була ки, кинәт исенә килеп, Калбижамал Әбелгәрәен читкә этәрә. —Ай, Әбүш, төшер, мин хәзер кеше кешесе кый. Синә нәмәхрәм. Никахлы ирем, балам бар. Җибәр, ил-күз алдында рисвайга калырбыз... —Аллаһы тәгалә үз бәндәләрен ярлыкар, жаным. Без ахырзаман көнгә кадәр бергә булырга яратылган кый. —Язмаган булгандыр, Әбүш. —Калбижамал, бер сүзен житә, әйт кенә, дөньядан юк итәм, жанын җәһәннәмгә жибәрәм мин сине үзенә бәйләп куйган ул капкорсакны! — Кирәкми, Әбүш, кирәкми, жаным. Яхшымы, җаманмы—ул минем ирем. Ризалыгым жук. —Бергә булсак, Калбеш, бөтен карурманнын ханбикәсе итәм мин сине! —Ышанам, Әбүш, ышанам, тик зинһарлап сораем: ана кагылма— ул балам—йөрәк парәмнен атасы. Мине дә тынычлыкта калдыр. Сон инде. Хуш бул! Бибикамал әби сөйли. Ә мин, әйтерсең, бер читтә Әбеш белән Калбешне күзәтеп торам. Әнә бит Калбижамал Әбелгәрәенә күтәрелеп карарга да кыймыйча, чайкалып бетмәгән керләрен алып, тиз-тиз китеп бара. Калбижамалдан яңагына буялып калган күз яшьләрен сөртергә дә онытып, тораташтай каткан хәлдә егет аны күздән югалганчы карап гора Аннан соң, ишетелер-ишетелмәс кенә сызгырып куя. Ул сызгыруга, нәкъ әкиятләрдәге сыман, күз ачып йомган арада, янына ярты еллар чамасы элек бер урыс алпавытыннан алып чыккан, аны инде күп бәлаләрдән коткарып калырга өлгергән аты килеп баса һәм хәрәкәтсез торган хуҗасына борыны белән төртеп, йомшак кына кешнәп куя. Әйтерсең: «Мин әзер, хуҗам, киттек»,—дип әйтергә тели. Калбижамал сүзендә тора. Күзләрендә моң-сагыш, йөрәгендә мәхәббәте тау елгасыдай ургып ташыса да, Әбеш белән бүтән очрашмый. Җәй артыннан көз, көз артыннан кыш житә дә кабат яз белән жәй килә. Әбелгәрәйнең Тагылдан чыгып киткәненә бишенче ел китә. Сөйгән кызыннан аерылу ачысыннан Мәсабих һәм Нигъмәтулла байларга үч итеп башлаган бу уеннын мәңге дәвам итмәячәген аңлаган Әбелгәрәй туктарга, аны белми, танымый торган берәр якка китеп, шунда урнашырга ниятли. Ләкин өердә атаманның китү, таралу турындагы сүзләрен тыңларга да теләмиләр Шуңа күрә Әбелгәрәй аркадашлары сүзеннән чыкмый гына түгел, эз яшерү өчен колачын җәелдерергә мәжбүр була. Икенче яктан, бер йолкыш кул астына тупланган жыен әтрәк- әләмнең Шадрин, Шатраулардан алып Төмән, Тубылларга кадәр биләмәдә баш булып йөрүенә губернатор хәзрәтләренең дә. шул тирәдәге татар вә урыс байларының да теше сызлый. Ун-унбиш кешедән торган төркемгә каршы иллеалтмыш. вакыты белән йөзәр кешедән торган гаскәр җибәрәләр. Ләкин Әбелгәрәйнекеләргә әллә җеннәр, әллә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә. Инде бу юлы тотылдылар дигәндә генә, урманга керәләр дә эзсез югалалар Урман күптән инде аларнын туган йортларына әверелгән. Әз генә ялгыш адым ясауга йотарга әзер торган сазлык аларны йотмый, эзәрлекләүчеләрнең күпмесе шунда батып һәлак була. Бүре белән кыр сыерлары да сирәк йөргән сукмаклардан Әбешнекеләр җилдереп уза, хөкүмәт гаскәрләре адашып кала. Әбелгәрәйнекеләрне ядрә алмый, кылыч кисми, утта янмый, суда батмый. Киресенчә, һәр очрашу солдатлар ягыннан яңа корбаннар белән тәмамлана Гаскәр белән эш чыгара алмагач, авылларда Әбелгәрәй өере белән элемтә тотуда шикләнгән берничә кешене кулга алып, төрлечә юмалап та. куркытып та карыйлар. Алай да әйттерә алмагач, камчы белән суктыралар. Менә шунда Эчкен авылының Саескан Ишмүге түзми, ярдәм итәргә сүз бирә. Әбелгәрәйнең дүрт иптәше белән Мехондагы кенәз Красильни- ковнын ат абзарына керүен көтеп торалар һәм ут ачалар. Ат каракларының икесе бәрелеш вакытында үтерелә, урыс Чтапан белән казакъ Микебай качып котыла, ә яралы Әбелгәрәйне кулга алып, бәйләнгән хәлдә Тагылга озаталар. Туган авылында хөкем итсеннәр, янәсе Әбелгәрәйнең тотылуы турында да. хөкем көне турында да хәбәр көнесәгате белән тирә-юньгә тарала. Куанычыннан байлар бәйрәм итә. Ә Калбижамал кара кайгыга бата. Хөкем көнне Тагылга татары, урысы, казагы, кыскасы, кем иренми, шул килә. Атларын урлаткан байлар тантана итсә, ярлы-ябагай Әбелгәрәй батырны күреп калырга ашыга. Кызы Калбижамал белән Нигъмәтулла байга хәбәр итәргә Мәсабих чапкын җибәрә Мәсабихнен подвалыннан алып чыгып, куллары бәйләнгән Әбелгәрәйне халык алдына китереп бастыралар Халык хөкеме дип аталса да. шулкадәр бай җыйналган җирдә ярлыларга кем сүз әйттерсен Байлар сүзе бер була: Әбелгәрәйне кырмыска оясы янындагы агачка бәйләп куярга. Урманлы җирдә андый агач табу кыен түгел. Әбелгәрәйне күл аръягындагы куш каеннын берсенә чишендереп бәйләп куялар Килеп коткарырга тырышучылар булса дип. сакка солдатлар бастыралар Черки тешләүдән, кырмыска ашаудан Әбелгәрәй ни эшләргә белми, ләкин баулар нык, солдатлар уяу. Берничә тәүлектән Әбелгәрәй баһадирның сөякләре генә кала Сөякләрен авыл зиратына күмәргә рөхсәт итмәгәч, көтүчеләр шул каен гәбенә җирлиләр Әбелгәрәйдән котылу куанычыннан Мәсабих бай кияве белән бәйрәм итә. Әбүшен күмгән көнне, агасы белән ире исерешеп егылуга, Калбижамал күл аръягына юнәлә һәм «Әбелгәрәй җаным, хуш, бәхил бул!*—дип әйтә дә куш каеннын игезәгенә асылына. Иртәгәсен Калбикамалны Мәсабих бай өеннән, авылдан эзлиләр, күлне айкап чыгалар, тапмыйлар. Әле тагын да эзләгән булырлар иде. көтүдә тыныч кына йөргән сыерлар бер урынга җыйналып, бакырыша башлыйлар. Ни булганын белергә барган көтүче Сафагәрәй каен ботагында Калбикамалның асылынып торган гәүдәсен күреп, телсез-өнсез кала. Анына килгәч, малаен авылга хәбәр итәргә йөгертә. Шушы хәлләрдән соң. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте илә бер могҗиза була: моңа кадәр ап-ак кәүсәләре белән күзләрне иркәләп үсеп утырган каеннын тузлары карала — Кара каен зурлысындагы кыйсса, кузыем. менә шул.—дип сүзен тәмамлады Бибикамал әби —Агаем әйтә иде: каеннар картаеп корый, цереп ава торганнар, аларны кисәргә берәүнең дә кулы күтәрелмәгән Төпләреннән яшь үрентеләр цыккан, алары да кара булып үскәннәр. Кара каеннарга кагылган кешеләргә кайгы килә, диләр. Тагыл халкы шуна күрә ана кагылмый, цитләтеп уза... Сөйләп тә куйды соң бу әбкәй. Тәннәрем чымырдап китте. Сүз дә юк, кыйсса үзе гыйбрәтле, үзе мавыктыргыч. Ул Пушкинның «Дубров- скиен» хәтерләтсә дә, безнең татар әдәбиятында язылганга, ишетелгәнгә охшамый. Әллә мин генә белмимме? Фәйзи Габбасовичка сөйләргә кирәк моны. Китәргә кузгалдым. —Сау бул, әбкәй! —Хуш бул, кузыем. Хозыр-Ильяс юлдашын булсын. Цаемны гына эцеп бетерәем дә ятам. Әллә нимәгә йөрәгем кага башлады. Бибикамал әби яныннан чыкканда, караңгы төшә башлаган иде. Яшь чак, дәртле чак, кесәдә чүкеч, кулда пычак, диләрме әле? Чүкече белән пычагы юкюгын, әмма яшьлек дәрте бездә буа буарлык. Өстем бөтен, тамагым тук, Айчибәрдән бүтән кайгым юк. Безнекеләр инде болындадыр. Әнә ич, авыл яшьләре ашыга-ашыга шул якка бара. Фатирыма кереп торырлык вакыт калмаган, чалбарың ник үтүкләнмәгән, дип. кире борып кайтармаслар әле. Концерт та куйдык, клубка да кайттык, биедек тә, ләкин кичәге ямь юк иде. Өметләнеп көтүемә карамастан, Айчибәр күренмәде. Әллә соң үч итеп, берәрсен озатыйммы? Әнә ич алар күзгә карап тора—Казан егете озатканга, ихтимал, каршы килмәсләр. Юк, күңелем тартмады. Айчибәрнең өен кемнән дә булса белешергә кыюлыгым җитмәде. Кайттым да печәнлеккә аудым... Бүген шактый арысам һәм алдагы төнне дә адәм рәтле йокы күрмәсәм дә, тиз генә йокыга китә алмадым. Аның каравы... уянганда кояш шактый күтәрелеп өлгергән иде. Печәнлектән төшкәндә үк игътибар иттем: авыл халкы каядыр ашыга. Безнең якта булса, чөгендер утарга дияр идең, бу якларда аны утыртмыйлар икән. Юынып, өйгә кердем. Тик хуҗалар берсе дә өйдә юк, аларнын алты яшьлек оныклары Чулпан гына курчаклары белән уйный. —Чулпан, картнәң белән картәң кая китте? —Кана, шуны да белмәйсенме? Бибеш әбкәй үлгән кый!—Күтәрелеп тә карамастан, кызчык уйнавын дәвам итте. —Нинди Бибеш? —Атбакат әби. Булмас! Әле бит кайчан гына тәмләп чәй эчкән идек үзе белән. Бу сабый ялгышадыр дигән өмет белән, капкалап та тормыйча чыгып киттем. Ләкин сабыйның ялгышмавына, Бибикамал әбинең вафаты хак икәнлегенә аның өенә барып җиткәнче үк ышанырга туры килде. Әнә ич аның капка төбенә күпме кеше җыйналган. Сәлам биреп, өйгә уздым. Өйдәге бердәнбер агач карават, бәлки әле ул Бибикамал әбидән яше буенча өлкәнрәк тә булгандыр, гомере буена торган стена буеннан идән уртасына күчерелгән. Аның өстендә баштанаяк ак җәймә белән капланган Бибикамал әби ята. Ә бит кичә мин бу караватның бик пөхтә җыештырылган булуына сокланган һәм мендәрләрнең кулдан тукылган чигүле ефәк япма белән каплануына игътибар иткән идем. —Картнәм истәлеге,—дигән иде Бибикамал әби, япмага төбәп каравымны күргәч. Кичә мин саубуллашып чыгып киткәндә, урын-җир әле җәелмичә калган иде. Бүген исә—мәңгелек йортына күчәр алдыннан хуҗасы анда соңгы тапкыр ята. Үземә игътибар иттермәскә тырышып, баш очына якынрак килдем. Татар авылы, татар гаиләсендә үскән малай буларак, мәетне юганга кадәр анын битен ачып карарга яраганын беләм. Калтыранган бармакларымны йөгәнләргә тырышып, әбкәйнең битенә каплаган җәймәне күтәрдем Исән чагында ук Мисыр фиргавеннәре мумиясен хәтерләткән бер гасырлык чырае әле ямьсезләнергә, үзгәрергә өлгермәгән Ул менә- менә хәйләкәр елмаер да йә кара каен кыйссасын сөйли башлар, йә чак ишетелерлек тавыш белән «Амбирак»ны сузып җибәрер сыман, һәм. әлбәттә, өстәл түрендә үзе белән бергә картайган күмер самовары гөжләп утырыр Ләкин әбиебез хәрәкәтсез, йөзендә галибәна тынычлык, ул фани дөньяда Аллаһы Тәгалә биргәнгә канәгать мин дигән сыман ята бирә Могҗизалар әкиятләрдә генә була шул. Бибикамал әбинен йөзенә текәлгән килеш, мәрхүмә әйләнәдәй утырган хатын-кыхчарнын сүзләренә колак салам: —Бибеш әбкәй найны сөт өсте белән генә энә иде кый Ярты литрлы банка белән ике-өц көнгә бер яна аерткан каймак кертә идем Сөтебез күп. сыерыбыз икәү кый Бүген иртәнге пайдан сон сөт аертып. Бибеш әбкәй янына керсәм' Башын өстәлгә кынгыр салган, кулындагы цынаягы кыйшаеп, энел бетермәгән иае өстәлгә түгелгән Йоклый бу дип уйлаем кый! Бибеш әби. дим. дәшмәй Килеп башына кагылдым, инәкәем! Сап-салкын. Нимә дияргә дә белмәйиә. куркып, ныгып җөгердем Ул инде бу хакта әллә ничә тапкыр сөйләгәндер Ләкин авылда йола шундый: мәрхүмгә кагылышлы вакыйгалар килүчеләр арткан саен өр-яңа баштан бәян ителәчәк. Күзләремне элпә, колагымны томан каплады Шуңа күрә сөйләгәннәрне мин ерактан, мәрхүмәнең пакь жаны очарга тиешле кояш янындагы ак болыт артыннан ишетәм —Әйтерен бармы, изге кортка инде, изге Нимәнекләр үлгәнен сизмәй дә калгандыр, бахыр —Тиз авыру, ансат үлем бир. Ходаем, дип гел теләк теләй торган иде, мәрхүмә... — И-и. аны кайсыбыз гына теләмәй сон... Барыбызнын да теләге фәрештәләрнең «амин» дигән цагына туры кил мәй кый —Йөзгә җитсәм, яна теш цыга, дип шаярта иде Бибеш әбкәй —Куе цай эцте дә шифалы үләннәр суы 1ына эцте. —Филшер Фатиха килгәнце, бөгә авыл Бибеш әптәйдә дәваланды Янбашым кузгалган, бүлнииәдә сихәт тапмаган идем. Бибеш әбкәйнен җылы мунцада бер сылавы җитте —Сүләмә инде, ахирәт. Беренце балам-кузыемнан өзлеккән, мине дә ул гына аякка бастырды бит —Ә сөлекне анын кебек оста угызуцы тагын кайсы авылда бар’ Тәрсүктәме? Юк. Эцкендәме? Урыс бииәләр дә Бибеш әптәйгә җөри торганнар иде. Өценне ел да Синәвин күлдән сөлекне үзе җыеп алып кайтты. —Туганнарына хәбәр житкезүце булдымы икән.’ —Булмайни! Олы инәм. МаһруЙбану артыннан Ысвирлауга прсидәтел үз машинасын җибәргән, ди. Ганзамал әптәй белән Котлыниса әптәйгә почта Шайшәрип тилиграм суккан — Карале. Шәукыя әптәй. Бибеш әби сезнен җакын туганыгыз кый? —Ждкын булмыйиа ни. җакын* Минем картнәм белән Бибикамал әптәйнен агае туганнан туган гына кый! Авылнын бер күзенә ак төшкән остабикәсе мәрхүмә рухына багышлап ясин чыга Кешеләр керәләр, гәп кордзар. чыгалар, кайтып җитәсе балаларын, туганнарын көтәләр Мин исә уйларыма чумып, басып тора бирәм Димәк. Бибикамал әбине исән чагында күрүме ин соңгы кеше мин булып чыгам Ихтимал, ул әҗәле якынлашуын сизгәндер, югыйсә кара каен турындагы кыйссаны, китәргә җыенган җиремнән туктатып, кичә сөйләп калырга ашыкмас иде Әле ярый калганмын, әле ярый тынлап язып алырга түземлегем дә. әдәплелегем дә җиткән Югыйсә Йосыф—Зөләйха. Фәрһат—Ширин, Таһир—Зөһрә, Ромео—Джульетталарныкыннан һич кенә дә ким булмаган Әбүш белән Калбеш мәхәббәте турындагы кыйсса Бибикамал әби белән гүргә иңәр и**е. Көннең икенче яртысында, вакыт табып, кем иренми, шул утырып йөзә торган көймәләрнең берсендә күл аръягына юнәлдем. Бибикамал әби сөйләгән кара каенның барлыгына ышанасым килде. Күл аръягында камыш урманнары авыл ягындагы ише генә түгел. Камышлыкка җитәрәк суүсемнәр колониясе. Алар үзләре ямь-яшел, ләкин ерактан караеп күренәләр, көймә белән узучы артыннан башларын сузып карап калалар. Абайламыйча ишкәкне тирәнрәк батырсаң, эләгеп, йолкынып чыгуларын көт тә тор. Көймәне басма буена туктатып бәйләп куйдым да ярга аяк бастым Хәзер кая барырга? Дөрес, эндәшсәм, авылнын берәр малай-шалае миңа бик теләп иярәчәк һәм юл күрсәтәчәк иде. Ләкин, беренчедән, мин кара каеннын булуына ышанып җитмәдем. Сорасам, көлкегә калырмын дигән шик тә булды Икенчедән, бу хикәят шулкадәр әсәрләндергән иде ки, була калган очракта аны ялгызым гына карыйсым килде. Күл артында тоташ урман. Урманнан ниндидер каенны эзләү диңгез төбеннән тишек чуерташ эзләүгә тин булмасмы? Кайданрак эзләргә бу кара каен дигәннәрен? Климаты белән бездәгедән әлләни аерылып тормаса да, бу якларның гаҗәпләндергән үзенчәлекләре җитәрлек. Башта җир өстенен күкәй тәгәрәтеп уйнарлык тигез булуы хәйран итә. Ирексездән, шагыйрь Равил Фәйзуллинның: Аһ, тау юклыклар, Кыя юклыклар... дигән шигыре күңелгә килә. Ничек инде ул монда гына тау булмаска мөмкин? Татарстанда үр өстендә үр, тау өстендә тау. Кар-бураннарда, яңгыр-сазларда шоферларның да, атлы-жәяүлеләр- нен дә теңкәсенә тия торган үрләр җитәрлек безнең якларда. Сугыш елларында чәчүлек орлык салган чаналарын кышкы бураннарда, язын карлы-бозлы суларны ера-ера стансадан кайтуларын әнкәйнең елый- елый сөйләгәне хәтердә. Ютазыдан кайтканда Кәрәкәшле үре. Бөгелмәдән кайтканда Салаяз тавы күпләрнең җелегенә төшкән, ә кемнәрнедер вакытсыз гүргә керткән. Ә монда монда тип-тигез. Монда урман күп, күлләр күп. Тагыл биләмәләрендә сигез күл. Тагыл халкы браконьер дигән сүзне белми: ул күлгә ау сала да, суыткычка балык сакларга куйганмыни, үзенә кирәк чакта—иртәнме ул, көндез яки киченме—симез-симез кәрәкәләрне алып чыга. Мондагы хатынкызларның балык арчыганын күреп шаклар катасын: пычак тоткан куллары ашыгу-кабаланусыз гына шулкадәр тиз хәрәкәт итә, күз иярми. Биредә сазлыклар күп, камыш күп, камыш арасында мүк күп. Урыс авылларында бер машина мүккә бер ат бирәләр, дип сөйлиләр. Бездә җир тулы таш булса, монда аны ялгыш та таба алмыйсын. Ташсыз җирләр дә бар икән. Ком да юк. Ком кирәксә—егерме чакрымнан алып кайталар. Күл буйларында, инеш-чишмә ярларында ләм, ягъни мондагыча әйтсәк, нәш кенә. Очлары белән болытларны кытыкларга яраткан мәһабәт каен, усак, нарат, чыршылар үсә биредә. Имән белән юкәне ишетеп кенә беләләр. Килеп төшкән көнне койма баганаларын нараттан утыртканнарын күреп, гаҗәпкә калган идек. Монда килергә мәҗбүр иткән соравым тынгы бирми: Бибикамал эбинен кара каен дигәне чыннан да үсәме, әллә буыннан-буынга күчкән кыйсса җимешеме9 Кайданрак эзли башлыйм икән? Башны кашып торганда, келт итеп искә төште: әбиебез бит Сабан туе мәйданы дигән иде Шулай булгач. Мәйдан тирәсен караудан башларга кирәк бу эшне. Хәерле юлга чыкканмын икән—ярты сәгать тә үтмәде, эхзәгән каеныма терәлә язып туктап калдым. Бер төптән чыккан кара киемле пар каен, мичәүгә җигелгән ат кебек, икесе ике якка каерылып үскән. Чыннан да каенмы сон бу, әллә каенга охшаган башка берәр агачмы9 Ачыклык кертәсем килеп, тузларын сыдырып карадым, өзеп алып ботагын, яфрагын чәйнәп, тәмен татыдым—чып-чын каен булуында шигем калмады Каеннын каралары. Ник язмыш аралады?— Көне-төне тынгы бирми Йөрәгем яралары. Әбелгәрәй монын кайсысы төбенә күмелде икән9 Кайсысында Калбижамал сылунын гомере өзелгән9 Сорауларыма җавап бирергә теләгәндәй, баш очында каяндыр кинәт барлыкка килгән козгын каркылдады. каен ыңгырашып куйгандай итте Әллә мина ишетелде генәме? Кара каен турында кичә ишеткән кыйсса. Бибикамал әбинен көтелмәгән вафаты, Айчибәрне күрүем, үпкәләтүем, анын миннән качып йөрүе (мин моны шулай бәяли илем)—болар өнме, төшме, әллә чынбарлык-саташу арасындагы аерым халәт кенәме? Чынбарлык икәнен расларга теләгәндәй, козгын кабат каркылдап куйды. Ана икенчесе җавап кайтарды. Башымны күтәреп карасам, кара каеннарнын икесенә дә кунаклаганнар да, минем күңелемә шом салалар Томшыклары кояшта көзгедәй ялтырый, чак кына куркыныч янауга, сумала төсле кара канатларын җилпергә әзер торалар. Инде кара каеннын барлыгына ышандым, менә алар минем каршыла гына. Хәзер бу тирәдән табанны ялтыратсаң да ярый торгандыр Хуш. Әбелгәрәй баһадир—татарнын Дубровские' Хуш. Калбижамал, сезнен хактагы кыйссаны мин илләргә таратырмын Бибикамал әбине икенче көнне җирләделәр Халык шулкадәр күп килгән иде. әйтерсең, Мәскәү түрәләрен яки джунгли кабиләләре башлыкларынын берсен күмәләр Тик тынлы оркестр җитми дә ботлары тоташкан тирәләрен тропик яфраклар белән генә каплаттырган индиан- нарны учак тирәли мәҗүси биюгә чакырып, барабан какмыйлар Купшы сүзләр сөйләнми һәм балавызга катырылган ясалма чәчәкле веноклар юк Бу җирләү гади татар карчыгы Бибикамал әбинен үзе кебек үк гади. Әмма шушы гадилек аша да кешенең зурлыгы күренә икән Халыктан аерылмыйча. Фәйзи Габбасович һәм группадаш егетләр белән без дә зиратка кадәр озата бардык Безгә анда бару, әлбәттә, фарыз эш түгел иде. Ләкин авыр минутларда бер казанда кайнаган кешеләргә халык ышаныч беләнрәк карый башлый Әле бит без берсекөнгә генә китәсе кунаклар Димәк, алда бүгенге коннен калганы һәм тагын башланмаган кон бар Көн ярымда әле күпме кеше белән очрашу көтелә Бергә булмасак. алар безгә ничек карарлар9 Икенчедән, «донорларыбыз*, ягъни безгә җыр җырлыйсы, әкият сөйлисе, бәет көйлисе әби-бабайлар, апа агайларнын үз аягында булганнары һәммәсе дә йөзьяшәр Бибикамал әбине соңгы юлга озатырга килгән Мондый чакта читтә калмау—татар авылларында язылмаган канун, ихтыяри-мәҗбүри йола Әйе-әйе Аллаһы Тәгалә һәм үз вөҗданы гына йөкли торган фарыз йола. Бигрәк тә Бибикамал әби кебек ак, асыл әбине җирләгәндә. Күмәргә бармасак та, анысы шөгылен табуын табар идек. Килгәнгә ничә көн, туйганчы су коенган юк. Көймәдә йөзсән дә, комачау итмәс иде. Казанга кайткач, үкенеп сөйләргә генә калачак. Өскә авам дип торган урманда күпме матурлык, гүзәллек, сер безне көтеп, ымсындырып тора шикелле. Туйганчы йоклау турында хыялланучылар да юк түгелдер. Мәрхүмәне җирләүдә катнашучылар арасында Айчибәр дә күзгә чалынды. Ул хәтта зиратка хәтле килде. Кабер янына ир-атлар гына кергәч, ул да башка хатын-кызлар янында калды. Айчибәрне күрүгә, кәефем күтәрелеп китте. Әнә бит ул минем сылукаем, кара кашлы карлыгачым толымнарын ефәк яулык эченә яшергән дә койма аша үрелеп, болай карап тора. Бүген аны күргәннән соң, янына барып, ничәмә ничә тапкырлар сүз катарга, гафу үтенергә җай эзләдем. Йөзләгән кеше арасында табарсың сиңа андый җайны! Бигрәк тә мондый көнне! Өстәвенә кыз бу очрашуны теләмәсә... Күмүне тәмамлап зираттан чыкканда, койма артында һичбер гамьсез уйнап йөрүче бала-чага һәм үлән чемченүче яшь бозаулардан башка җан иясе калмаган иде. Кызганыч. Айчибәр белән тагын сөйләшеп булмады. Шомландырып, көтмәгәндә салкынча җил исеп куйды. Тегене- моны сөйләшеп атлаган халык төркеме, сүз берләшкәндәй, күккә күтәрелеп карады: күл артыннан кинәт кара болытлар пәйда булган иде. Урманның әле күптәнме генә колакларны иркәләп, аларга ял биргән шавы усал гөрелтегә әверелде. Күл аръягыннан чыккан болытларның мәкерле холкын туган көненнән бирле үз башыннан җитәрлек кичергән Тагыл халкы башта адымын тизләтте, соңра йөгерергә үк кереште. Чөнки алар белә: ул болытлар һәрвакыт афәт, афәт үк булмаса, барыбер берәр бәла-каза алып килмичә калмыйлар—йә кар-боз ява, йә янгыр атналар, айлар буена туктамый коя. Аяк асты сазга әйләнә, чабылган печәннәр чери, урган игеннәр үреп чыга. Ләкин бу йөгерү генә тиздән яшен ташы булып атыла башлаган чыпчык башы зурлыгындагы бозлардан берәүне дә коткара алмады. Күпчелек, өйләренә кайтып җитәргә өлгермәде, яшеренергә урын эзләргә мәҗбүр булды. Без, аяк астындагы сазга игътибар итмәстән, Фәйзи Габбасович артыннан мәктәпкә табан йөгердек. Эре бозлар, аяусыз камчыдай, эзәрлекли. Саклану өчен бүтән берни дә юк, баш өстенә кулларны күтәреп котылмакчы булабыз. Котылырсын сиңа алай гына! Әнә генә ул безне коткарасы мәктәп. Егерме биш-утыз метрлар ара сөлектәй егетләр өчен бер талпыну, бер ыргым. Килеп җиттек дигәндә, күзе-башы тонган Салих минем юлга чыгар алдыннан гына стипендия акчасына алган сандалиемның үкчәсенә китереп басты. Чак барып төшмәдем. Егылуын егылмадым, шулай да клеенкадан келәй белән ябыштырып эшләнгән сандалиемның тасмалары әллә җебүдән кубып, әллә өзелеп килеп чыкканнарын күрдем дә чүт кенә елап җибәрмәдем. Еларсың да, хәзер генә кайдан алыйм мин яңа аяк киемен?! Болай атлап та булмый, монда басып торып та булмый, ул сандалины кулыма тотып, башкалар артыннан йөгерүдән бүтән чара калмады. Барысы да шаркылдап көлешә-көлешә каршы алдылар. Сәбәбен сораган идем, Фәйзи Габбасович мине озынча көзге каршысына китереп бастырды. Кыяфәтемне күргәч, көлүчеләргә үзем дә кушылдым. Көзгедән миңа бер аягына сандали кигән, икенчесе шәп-шәрә, чалбар балакларыннан алып чыраена кадәр мул булып пычрак чәчрәгән бер йолкыш карап тора иде. Хәер, сабакташларымның кыяфәте дә минекеннән әлләни артык түгел. Аерма тик шунда—аларның аяк киемнәре исән һәм бераз булса да мина караганда алар азрак чыланган Кыскасы, ертык тишектән көлә Рәхәтләнсеннәр әйдә. — Бу яктагы яңгырларны беләм мин.—диде. Фәйзи абый, көлеп арыгач —Бер башласа, туктауның ни икәнен белми. Юллар изелеп. «Беларусь» та йөри азмый башлаганчы, безгә чыгып ычкынырга кирәк Шуңа күрә бүген әйберләрегезне җыйнаштырып, кыхтарыгыз белән әйбәтләп саубуллашып куегыз. Ишетсен колагыгыз атимент сорап, минем исемгә хатлары килерлек булмасын. Онытмагыз: миндә тагын дүрт ел укыйсыгыз бар Андый-мондый хәл чыкса, имтихан биргән чакта Фәлән- Фәләнечнен әллә кайсы районнан язган сәлам хаты гына коткара алмас. Ярар, нәфескә чик куйыйк, начар эшләмәдек. «Йосыф-Зөләйха* кыйссасының милади белән бер мен дүрт йөз утызынчы еллар тирәсендә күчерелгән бер нөсхәсе өчен генә дә килерлек булган монда, егетләр Иртәгә безне станциягә илтергә бүген үк колхоз рәисе белән машина сөйләшеп куям. Җиңгәгез дә сагынгандыр, ул да адәм батасы Фәйзи Габбасович һәрвакыт күпмәгьнәле итеп сөйли. Без көлеп, елмаеп куябыз, кызлар, уңайсызланып, кызарып чыгалар Яңгыр туктауга, өйләргә таралыштык. Анда бер. юк. ике генә эш калды: чемоданны җыясы да кызлар белән саубуллашасы.. «Әй. Фәйзи Габбасович. студент чемоданының нәрсәсен җыясын инде аның. Ә менә Айчибәр белән адәм рәтле саубуллашасы иде. » Кара каен үскән якның болытлары Бибикамат әби белән хушлашу өчен генә килделәрме, әллә табигать иртәгә китәсе Казан шәкертләренең хәленә кердеме—рәхмәт төшкән янгыр туктады да бүтән яумады Ялтырап кояш чыкты һәм ике-өч сәгатьтән бүгенге бозлы яңгыр истәлеге булып чокырларда тавыклар эчәрлек сулар гына калды. Җитәкчебезнең иртәгә китәбез диюе болай да үзенә урын габа алмыйча интеккән җанымның тынычлыгын алып, бөтенләй фикеремне чуалтып куйды Мине иртәгә ничәдә китүебез дә. ни белән китүебез дә кызыксындырмый. Айчибәр белән мөнәсәбәтләребезне җайга салсак, мин Шадринскидан Казанга кадәр шпатлар санарга. Урал таулары, кыялардагы тау куышлары аша җәяү кайтырга да риза идем Тик аңлашыйк кына Тик күңелемә Айчибәр кара каен күләгәсен зенә салып җибәрмәсен Авылның чыбыксыз телефоны искиткеч тиз эшли Безнен иртәгә китәсебез сәгате-минуты белән халыкка таралып өлгергән Иртәнге якта иң әһәмиятле вакыйга булып Бибикамат әбинен үлеме торса, безнен китүебез билгеле булгач, йөзьяшәр Атбакат әби темасы шунда ук популярлыгын югалтты Бигрәк тә яшь-җилкенчәк арасында Китәсе булгач, бүген болынга чыгып тормадык, яшьләр клубка агылды Сугышка кадәр манарасы киселгән мәчеттә инде алма төшәрлек тә урын калмады, ә яшьләр килә дә килә, килә дә килә. Күзләремнән моң булып тамган сагышымны тыярга тырышып, мин Аны көтәм Ә Ул юк та юк. юк та юк Их. син. миһербансыз, кансыз, шәфкатьсез жан! Җитмәсә, шәфкать туташы булырга җыенасың Газраил. Газраил. Газраил ым минем! Өметләнеп, сабырсызланып, күзләремне күгәртеп көтүемә карамастан. Айчибәр күренмәде Белдем, аңладым без китмичә торып, ул урамга ике аягының берсен дә атламаячак Ярар, ни хәл итәсең, тау Мөхәммәткә бармый икән. Мөхәммәт үзе тауга барала бит Мәхәббәт хакына Әбелгәрәй күрәләтә әнә нинди юлга баскан Ахыры һәлакәт белән бетәсен күңеле си 1МӘ1ӘН 1ср ииснме... Айчибәрне күрмичә китәргә ярамый, ярамый иде Югыйсә үземне тыярмын, барган уңайга поезддан сикереп төшеп калмам дип. һич ант итә алмыйм Өйләре кайдалыгын сорашып, шунда юнәлдем Гүр өйләрендә ут юк. бары алгы якта гына. Пәрдә корылган булганга, өйдә кемнәр бары күренми Ни булса, шул булыр, тәвәккагтәп. сак кына ишек шакыдым Җавап ишетмәгәч, шакуымны кабатладым 3. <К V • N Т Ишек ачылып, Айчибәрнең тавышы ишетелде: —Ишек анык кый, кер! Монда кадәр бик тәвәккәл килгән булсам да, ишек төбендә шүрләп калдым. Аякларым бозлы судан чыккан кебек, дер-дер калтырарга кереште. Ни дияр? Әти-әнисе нәрсә әйтер? Бәхеткә каршы, Айчибәр өйдә үзе генә иде. Билгеле иңде, мине көтмәгәндер ул бу минутта, кашлары кушылырга җитеп уйнаклап алды. Күкрәгенә төшкән толымын артка ташлап, бары: —Син... Сез...—дияргә көче җитте. —Исәнме, Айчибәр! —Тс-с, атайлар аръяк якта йоклый. Нимәгә килден? Хәзер үк цыгып кит! —Айчибәр, синсез беркая да китмим. Биш кенә минутка булса да чыгып кер әле. Бу бик кирәк, Айчибәр! Мин сиңа сүземне әйтмичә китә алмыйм. Әй, фәрештәм! Минем нинди халәттә торганымны, сүземнән кире кайтмаячагымны анлады ул. Чыгып көтеп торырга кушты. Өстендәге халатын күлмәккә алмаштырып, Айчибәр чыгыл та житте. —Тыннаем, сүлә! Сүзне ничек башларга белми торам. —Әйдә, тыннаем кый, сүлә. Нимә сүләйсен? —Айчибәр! Их, Айчибәр!.. —Туганнан бирле исемем шулай минем. —Без иртәгә китәбез... Гафу ит мине... —Минем гафу итүем нимәгә кәрәк сина? Киткәц, бигрәк тә. —Айчибәр, чынлап, гафу ит. Мин алай теләмәгән идем. —Син кызлар янында гел шулаймы? —Ничек? —Әүвәл койтыланасын да соныннан гафу сорайсынмы? Ничек ышандырыйм, ничекләр аның күңелендәге үпкә бозын әз генә булса да ничек эретим? Горурлыгымны жиңеп әйттем: — Мин гафу үтенгән иң беренче кыз—син, Айчибәр! Чөнки син, син... Син... Айчибәр көлеп җибәрде: —Аннатгын кый! Йә. ярый, әйдә икенце нимә сүләек.—Ул минем күзләремә карады. Карашы үзәкне өзүче бу күзләргә ниләр яшеренгән икән? —Их син, Казан жегете!—Айчибәрнең тавышы калтырады.—Булмаса, күлгә төшеп, камышларны тыннаек. Китәм дә дисен... Күл өстендә бер генә җыерчык та юк. Ай нурыннан аръякка күпер салынган. Кер чайкый торган басмага җитәкләшеп кердек тә, без тын калдык. —Тынна, Казан жегете, Тагыл камышларын тынна. Нимәдәендер серләре, моннары, җырлары бар аларның. Айлы төндә мин шулай тыннарга яратам. —Кем белән?—Мәгънәсез сорау бирүемне сизсәм дә, тыелып кала алмадым. Ярый әле Айчибәр әлләни игътибар итмәде. —Ялгызым. Ә синә бу камышлар нимәләр сүләй? Әкрен генә кыштырдаган камышларны тыңлыйм. Ашыкмыйча гына сөйлим. Миңа чыннан да шулай ишетелгән сыман тоела. —Дөньяда иң гүзәл кыз—Айчибәр, диләр алар. Иң матур күл— Тагыл күле. Әгәр бу авылда айның үзеннән исем алган сылу яшәмәсә, без болай зифа булып үсмәс идек, диләр. —Хыялый тел бистәсе син,—дип елмайды Айчибәр.—Тузга язылмаганны цын булса да сүләгәле кәрәкмәй кый. —Әнә ич, ишетәсеңме, камышларның кайберләре курай уйный, икенчеләре җырлый, өченчеләре исә кушымтасын эләктереп ала. Ә теге үзе шаян, үзе ялкау жил малае—дирижер. Бакалары исә—тамашачы. Арада: «Бака-ка-ка»,—дип, бас партиясен сузарга тырышканнары бар —Синә шагыйрь булырга кәрәк. —Табигать үзе бөек шагыйрь. Айчибәр! Композитор һәм рәссам Бу хакта уйлаганым юк иде мона чаклы һәм башка жирдә. башка шартларда, әлбәттә, мондый нәтижәгә килә дә алмас идем Үз ачышларын ачар өчен Архимеднын ваннага керүе, ә Ньютоннын башына алма төшү кирәк булган Мина исә табигать ижат иткән илаһиятлыкны күрергә, ишетергә, аңларга нәрсә сәбәп? Менә шушындый рухи халәттә янымда син булу, айлы төндә, камышлы күл өстендәге дымлы басмада икебезнен басып торуыбыз кирәккән Каенны себерке һәм утын, кынгырау чәчәкне печән дип кенә йөргән чакларыбыз азмыни без мәхлукларның. Мона кадәр кызлар алдында сер бирү, атарга ялыну дигән төшенчәне белмәгән Казан егете, бер ел элек кенә армиядән кайткан старшина башым белән шушы авыл кызына алиһәгә табынган сыман табынам Гомеремдә, әйтерсең, кызлар чырае күрмәгән бер мәмәй авыз, боламык. Үз-үземә ризасызлык белдерәм дә, ирексездән кабат Айчибәр турында уйлый башлыйм Кайсы ягы. нәрсәсе белән жәлеп итте сон ул мине? Әллә сон менә шушы аңлатып бирә алмаслык халәт ярату үземе? Бәлки мавыгу гынадыр? Ник өзеләм-өзгәләнәм соң мин9 Ул да онытылып, нәрсә хакындадыр уйлый. Беләсе иде Тик анын якты күңеле минем өчен Андромеда томанлыгы төсле буй җитмәс дәрәҗәлә ерак һәм караңгы. Үзен кочып алып иркәләүдән, суырып үбүдән чак тыелып торам Рәнжетүдән куркам Беренче көнне ул мина кычкырмыйча- ачуланмыйча гына ничек итеп сабак бирде—йөрәгемә аркылыга һәм буйга буразналар булып сызылган —Айчибәр' —Нимә синә? Баядан бирле әйтергә теләгән үтенечемне җиткердем — Мина берәр сурәтеңне бир әле —Кәрәкмәй, бирмәем. Минем сурәтем булмаганнан гына коллекззиян ярлыланмас кый. Ул синә, кайткац, икениеләргә күрсәтеп мактангалы өцен кәрәкме? Сез, жегетләр, үзегез озаткан, кочкан кызлар белән берберегезгә мактанасыз, диләр —Синең мина ышанмаска хакын бар шул Шушы сүзем тәэсир иттеме, әллә башка сәбәп беләнме, ул бераз уйланып торганнан соң: —Ярай, хат белән салырмын,—диде Күктә әйтерсең берьюлы ике ай кабынды — Рәхмәт. Айчибәр, мин сиңа поездга утыру белән хат язармын Икене, юк. икене генә түгел, өчне, бишне, унны язармын' —Улкадәр юмартланма. Җөрегән җирләрендә оцраган бер кызга әллә ницәшәр хат яза башласан, конвертка стипендиям җитмәс —Җитмәсә, вагоннар бушатырмын' —Әйттем кый, кәрәкмәй дип Бармакларын кабарыр, йә имтиханында «икеле» алып куярсын тагын — Ышан. Айчибәр! Башын артка ташлап, ул көлеп жибәрде: — Ышанам инде былай булгац. Бу сүзләре өчен мин аңа чиксез рәхмәтле идем Хисләремне белдерергә теләп, сак кына чәчләренә кагылдым Айчибәрнең тәне аша электр тогы уздымыни: калтыранып куйды Күзләренә карадым: анда үпкә, рәнҗү ишенең әсәре дә калмаган, болытсыз күзләреннән дөньяларны оныпырырдай җылы бөркелә иде —Су коенабызмы, Айчибәр9 Бу соравымнан башта ул аптырап калды Күрәсең. Казан егетеннән мондый тәкъдим көтмәгән иде Ялгыш ишетүен раслыйсы килгәндәй —Син су то шкале теләйсен?—дип сорады. —Аннан сон,—төннә белән су кызлары урлар диеп курыкмайсынмы?—дип шаяртып өстәде. Мин дә шул ук рухта жавап кайтардым: —Ай кызы мине су кызларына бирмәс дип уйлыйм. —Тәртибенә карарбыз. Ул чишенә башлады. Аннан күреп, мин дә күлмәгемне салып, басма янәшәсендәге көймәнең утыргычына куйдым. Үзем чишенәм, үземнен күзләрем Айчибәрдә. Аның тәне кояш нурларына манылган, хәтта ай яктысында да сизелеп тора. Ә мин.. Нәрсәсен сөйләп торасың инде, аның тәне белән чагыштырганда, минеке кызыл эремчек янәшәсендәге яңа сауган сөт кебек. Булыр да, жәй уртасы житеп, өстеңнән күлмәгеңне салып, тәнеңне эт кояшына гына булса да күрсәтеп карамагач. Үзенә йотылып карап торуымны сизе~п, Айчибәр уңайсызланды: —Алай карама минә, оялтасын кый! Йә күз тидерерсең. Күз тисә, син киткәц, нимәшләем? —Минем күзем тими, чөнки... —Дәвам ит. Нимә цөнки... —Чөнки. —Мин ык-мык килеп тотлыгып калдым.—Чөнки мин... солдатта булган. Айчибәр рәхәт иттереп көлеп җибәрде: —Әйтген кый. Солдатта булганнарның күзе тимәйме? —Тими шул. -Ник? —Солдат—ил сакчысы бит, димәк, ул кызларны да күз тиюдән саклый белә инде. —Алай икән. Айчибәр минем белән шаяртып сөйләшә-сөйләшә. толымнарын сүгә. —Ник сүтәсең, чыланыр ич. —Цыланцын, Тагыл суы цәцкә шифалы. Әйдә, тизрәк су төшәек. Йә үзенне церкиләр ашап бетерер... Чыннан да. районныкы ук булмаса да, авылның бар черкие зенелдәп торган болыт булып ябырылган һәм канымны эчәргә керешкән иде. Эчәрләр дә. Казан егетләре аларга көн дә ризык булмый ич. Җитәкләшеп, гүя бакча балалары, суга кердек. Су шулкадәр жылы, малайлар әйтмешли, май кебек. Тирәнәя башлагач, колачлап йөзеп киттек. Айчибәрнең чәчләре таралып төшкән, сылу гәүдәсе күлнең чип-чиста суында айның бар яктысын үзенә җыйган төсле күренә. Кулына алтын тарак тоттыр да ана карап су кызының сынын ижат ит. Ул чума, ара-тирә миңа су чәчрәтә, йә колачлап йөзеп китә. Мин бар көчемә тырышсам да, аны куып житә алмыйм. Сусыз җирдә үсеп, әле ярый, керү белән төпкә китмәслек кенә булса да йөзәргә өйрәнгәнмен. Безнең авылда йөзә белмәүчеләрнең үзеннән буа буарлык. Күпме вакыт коенганбыздыр, ләкин мин ничә көннәр буена күл кырында коры йөргәннең үчен алдым. Ниһаять, чыгып, черкиләр белән сугыша-сугыша, өстәге суны бераз саркыткач, киенә башладык. Тик Айчибәрнең, күпме генә саркытса һәм борабора сыкса да чәчләреннән су агу туктамады. Озын кара чәчләр, җеп еланы төсле, маңгаена, түшенә, аркасына сылана. Үзләре ай нурында сәйлән төсле ялтырый. Суда чакта сизелмәгән иде, чыккач күл буеның дымлы салкыны туңдыра башлады. Яшьлек нинди генә хәлдә дә чарасын таба. Киенеп бетүгә. Айчибәр: — Куып тот!—диде дә йөгереп китте. Мин аның артыннан томырылдым. Әллә соң бу Себер кызлары җитезлекне биредәге бай табигатьнең үзеннән ала микән? Айчибәр әле кыр кәжәсе кебек түмгәктән түмгәккә сикерә, әле төлке койрыгын уйнаткандай, гәүдәсен җитез генә боргалап, әрле-бирле хәрәкәтләр ясый да, тоттым дигәндә, тагын кулдан ычкына. Ничек кенә булмасын, Казан егетенең абруена тап төшермәдем— Айчибәрне куып житеп. күтәреп алдым. Без инде җылынган идек, күл буендагы утыргычларның берсенә урнаштык Юктан да кызык табып, көлешә-көлешә хәтсез вакыт уздырдык. Тагыл күле аръягындагы урман өсте сизелер-сизелмәс аллана башлады. Димәк, озакламый тан атачак Яныбызда гына сандугач сайрап җибәрде Сүз куешкандай, икәүләп тынып калдык. Никадәр генә күрергә тырышсак та. сандугачның үзен табып булмады Безнең яндагы җырчыга арырактан берсе жавап кайтарды Алар чиратлап та, бергә дә сайрадылар Куанычлары эчләренә сыймый, күрәсең. Әти сандугачлар гына сайрый, диләр бит Нинди гүзәл кош бу сандугач! Мәхәббәт, бәхет җырчысы. Ярым шәмәхә, ярым зәңгәр тавышым белән тын гына җырлап җибәргәнемне сизми дә калганмын Сандугач, сандугач' Китмә, китмә, сандугач. Син китәсен. мин калам Сагынганда җырлар өчен, Җырынны отып алам Әй, сандугачым, сина багышлап әнә нинди жыр—сагыну җыры иҗат иткәннәр Һәм ул жыр Айчибәргә ничек тәэсир ясады Нинди тылсымга ия бу мон дигән нәрсә! —Сандугачлар берсен-берсе ничек яраталар. Берсе үлсә, икенчесе дә яшәми икән,—дидем мин, фәлсәфәгә бирелеп —Ә кешеләр арасында мәхәббәт юк ул!—Моны әйткәндә. Айчибәрнең тавышы тыныч һәм сагышлы иде. Ниләр уйлап тетрәнгәндер Мин бит аның турында берни белмим диярлек. Гәрчә мона кадәр, мәхәббәт сагышыннан газап чигеп караганым булмаса да. анын барлыгына көч- кодрәтенә, миңа да бер килеренә ышана идем ... Елаткан да җырлаткан да Саф мәхәббәт бар бит ул. Халык әйткән моны. Ә халык алдаша белми Кыяр-кыймас каршы төштем —Син хаклы түгел. Айчибәр,—дидем —Мәхәббәт бар ул. бар Мин аның барлыгына ышанам. — Ә синен үзеннән дөньяны онытып сөйгәнен бармы сон9 Моңарчы миннән бсрәүнен дә болай катгый итеп сораганы юк иде әле. Үземнең дә уйлаганым булмады. Ни дип жавап бирергә бар дияргәме, юк дияргәме? —Ә Таһир-Зөһрә. Хәлил-Галиябану мәхәббәте? —Татьяна белән Онегин. Ромео белән Джульетта мәхәббәте дип тә өстә —Айчибәрнең тавышына жинелчә мыскыллау төсмере чыкты —Сон. Казан жегете, алар бит барысы да язуцылар тудырган әкият Син минә әкият сүләмә Кепки балаларны күлдән яки картуф арасыннан алып кайтмаганнарын гына беләбез Мавыгулар күп булыр, ләкин мавыгу ул бит гомерем буена акылдан шашып жирату дигән сүз төгел. Их булсын иле ул андый мәхәббәт' Яратсын иде мин яраткан мине гомерем буена, анын өнен янын көл булсам да үкенмәс идем -Бәлки мин сине нәкъ шулай яратамдыр Айчибәр сүземне әйттереп тә бетермәде Кыланмасана. Рәшит, барыбер ышанмаем кый,—дип бүлдерде Мин үгезне мөгезеннән алырга карар кылдым —Ә Әбелгәрәй белән Калбнжлмал гыйшкы турында ни әйтер иден? Айчибәрнең күзләре зур булып ачылды: Син Син әллә алар турлысында да беләсенме?—Анын тавышыннан мин Айчибәрнең чиксез гаҗәпләнүен сиздем һәм күнелемдәгесен әйтеп калырга ашыктым — Беләм шул. Бибикамал әбкәй сөйләде Вафатыннан алдагы көнне мин аның янында төштән алып кичкә кадәр утырдым. Ну хәтер дә соң үзендә!— Бибикамал әби күз алдымда кабат җанлангандай булды.— Беләсеңме, ул миңа шулкадәр күп яздырды, ун көннекен бергә кушсаң да, аның кадәре үк булмастыр. —Ул бит минем картнәмнен әнисе белән бертуган иде,—Айчибәрнең күзләрендә яшь тамчылары күренде. —Шулаймыни?—Мин чын-чынлап гаҗәпкә калдым.—Беләсеңме, аның белән чәй эчкән иң соңгы кеше мин булганмын. Мин киткәндә, ул өстәл янында моңсу гына утырып калган иде. —Анау көнне инәй эремцек шәнгә шәйләгән иде, бар, кызым, Бибеш картнәнә илтеп кил, дип әйткән иде... Бармадым кый. —Килгән булсаң икән шунда, Айчибәр! —Сине оцратудан куркып, урамга цыкмадым. Көнелем дөрес сизгән кый. Син картнәй янында булгансын кый. —Тотып ашамас идем әле. Шәнгә белән сыйланыр идек. Тәмле ризыктан безнең кайчан баш тарткан бар? Син үзең дә студент кеше бит. —Ашамый гына тор әле! Йә эцен авыртыр. —Синең иркенә куйсаң, ачтан үтерергә дә күп сорамассың. —Сорамам да шул! Бетмәс монда Казаннан килеп әлләкем булып йөрүцеләр. Әнә Тагыл суын эц. —Синең белән бергә булса, мин агу эчәргә дә риза. —Юк инде, Рәшит агу эцкәле мин риза төгел. Шулай шаярып сөйләшеп утырганда, әллә каян гына кара каен исемә төште. —Ә мин сезнең кара каеныгызны да күрдем,—дидем бераз мактана төшеп. —Ыцынлапмы?—Айчибәрнең әле генә шат тавышында курку, шом чаткылары чагылды.—Син ыцынлап әйтәсенме? —Чынлап әйтмичә соң! Күл аръягына шуның өчен махсус чыктым. Койма өстеннән кереп, әле үзләрен тотып та карадым. Моңа кадәр каенның карасын күргәнем юк иде. Беләсеңме, мин бит анда бер теләк тә теләдем. —Нимәдәен теләк? —Айчибәргә дә Калбиҗамалныкы сыман көчле гыйшык бир, дидем. —Зинахарлап дип әйтәм, шаяртма!—дип ялварды Айчибәр, читкәрәк тартыла төшеп. —Икмәктер, Айчибәр! Тукта, ник болай куркып калдың? Ни булды? —Их, Рәшит, кара каеннарга кагылган кешеләр бәхетсез була. Мин бит сине ошаткан идем кый. Бәхетем синдер төсле тоелган иде. Никләр бардын ул кара каен кабатына, никләр кагылдын? Бибеш әбкәй кисәтмәдемени? —Ул әйтүен әйткән иде дә,—дидем мин аптырап.—Соң ... соң, Айчибәр, без бит синең белән совет чоры балалары, комсомоллар. Юкка- барга ышанырга ярамый инде. Хорафатлардан без өстен булырга тиеш. Армиядә безнең замполит әйтә торган иде... Ләкин Айчибәр фикеремне төгәлләргә ирек бирмәде: —Замполитыгыз нимә сүләсә дә сүләсен, анда эшем юк. Тик безнен тагылныкылар ул каенга орынмыйлар. Әүвәл заман, мин кецки булганда, аларнын ихатасы юк иде. Көлле халык, җыенда сүләшеп, ун еллар элек аларны коймалап алдылар. Ай, ник бардын, ник бардын анда, Рәшит? Берничә минут элек күңелендәге риясыз шатлыгы белән котып бозын эретердәй кызнын тавышында берьюлы аптырау, үпкә, чарасызлык- гаҗизлек төсмерләре яңгырады. Миңа биргән соравы да җавап алуга өметләнеп түгел, бәлки киләчәкне кузаллаудан туган ачыргалану авазлары иде. Мин нишләргә дә белмәдем. —Айчибәр, тынычлан, йә, тынычлан инде. Нәрсәне дә булса ялгыш әйткән булсам, гафу ит... —Гафу үтенмә, Рәшит. Синен монда гаебен юк. Тик шуны хәтеренә сендереп куй: кара каенга кагылган кыз белән жегетнен бәхетле булганы юк. Зәйнетдин дәдәй белән Айфәрә әптәйнен атлары дулап. Зәйнетдин дәдәй үлде. Айфәрә әптәйнен баласы гарип туды. Ибәтулланын кара каен төбендә эцеп йоклаганы булган, нинә тапкырлар өйләнде, бер бинәсенен дә атнадан-айдан артык торгына җук. Әй. нимәгә боларны синә сүләем, син бит барыбер иртән китәсе кеше. Онрашасы калмаган безгә, Рәшит. —Алай димә әле, Айчибәр. «Ни генә эшләнсә дә яхшыга»,—дигән Панглос. —Кем ул Панглос? —Вольтерның шундый бер герое бар... Без әйдә болай итәбез: укуыңны дәвам итәргә син Казанга киләсен. Казанда медицина институты барын беләсеңме? —Белмәенцә кый! Безнен группа житәкцебез Любовь Николаевна Казанныкы, шунда институтны беткән. Бөткән дип мин дөрес әйтмәем шай. Казанца нимәцек була? —Бетергән яки, тагын да дөресрәге, тәмамлаган дияргә кирәк. —Әйе-әйе, тәмамлаган. Син минем сүзләрдән көлмә, яме Мин, дүрт классны Татылда татарца укыган, кырык биш цакрым жәя\ йөреп, сигезенне классны район үзәгендә урысна тәмамладым Училищеда да урысца. Шуңа күрә казанца койты сүләшәм. —Ә миңа синең тагылча сөйләшүен ошый. Сезнең сөйләмдә ниндидер үзенчәлекле яңгыраш, музыкальлек бар дип әйтимме.. Әле бит син минем тәкъдимгә җавабыңны бирмәдең: Казанга киләсеңме? —Белмәем. Рәшит. Мин училищены быел бөттем. әй. бетердем. Эшкә Әлмән районының бер авылына билгеләделәр. Өн елга. Өн ел узмаенца аннан китеп булмай. Әти-әни дә каршы килер. —Әти-әни дип инде.. Син бит житкән кыз Үзенә үзен хужд. —Булса ни. Алар бит барыбер әги-әни. Мин аннан сон аларнын бердәнбер кызы кый. Сез жегетләргә үз язмышыгызны хәл изү җиңелрәк Бу сүзләрне әйткәндә Айчибәр бераз тынычлана төшкән иде инде. Мин аны яныма тарта төштем һәм икәүләп сүзсез калдык. Таң ата башлады. Урман өстеннән шуышкан кояш нурлары күлгә килеп җиттеләр. Бер-бер артлы кошлар, йоклаган сыман тоелган табигать уянды Күл аръягыннан күкенең моңлы тавышы ишетелде. Ул кемгәдер, тырышыптырышып, гомер вәгьдә итәргә тотынды. Әй, кәккүккәй, урман чегәне син! Алдашкан буласың. Болай да бик матур күл беренче кояш нурларыннан гажәеп гүзәл алтынсу сары-яшькелт төскә керде. Өстеннән пар күтәрелә башлады Күңелемә шигырь юллары килде. Гашыйкларның төнге сере күлдән Күтәрелә таңда пар булып. Шул матур кояш, шәфкатьле мәрхәмәтле, борынгы кешеләр табынган Кояш безне аерды. Айчибәр — Хуш бул! Озатма, кешеләр күрсә, яхшы тегел,—дип, хушлашырга кулын сузды Мин аны кулыннан үземә тартып китердем Иреннәреннән, күзләреннән, яңакларыннан үптем. Бу минем киләчәктәге газапларымны сизенүем булгандырмы, әйтә алмыйм. Айчибәр: Җитәр, ашап бетерәсен кый,—ди Үзе һаман миңа сарыла төшә. —Хуш бул! —Сау бул. Айчибәрем! Ул бер ике адым китә дә. кире килеп кочагыма ташлана Ниһаять, сукмактан суга төшүче хатыннар күренде. Инде аерылышабыз гына дигәндә, Айчибәр һуштан яздырырлык сүз әйтте: Рәшит, китмә, кал тагын бер генә көнгә' Менә шуннан аңла син кыз баланы: әле качып йөриләр, ялындыралар, әле, китмә, кал, дип кыстыйлар. Нәрсә бу: кыланумы, әллә кыз баланың әхлакый этикеты белән хис-тойгыларының үзара көрәшеме? Әллә алогизмга корылган логикамы, ягъни, үзебезнең телдә әйтсәк, мантыйксыз мантыйкмы? —Ни сөйлисең син, Айчибәр? Группадан ничек калыйм? Фәйзи Габбасович үлсә дә калдырмаячак. Фәйзи абый, әлбәттә калдырырга риза булмаячак. Ләкин калмауның тагын бер бик җитди сәбәбе бар иде: болай да юк акчага кырып-себереп аяк киеме алгач, кесәдә жил сызгыра иде. Кемнәндер бурычка сорау оят, Казандагы сыман акча беткән саен бушатырга монда вагоннар да юк. Тик бу хакта кызга ничек әйтәсен? Горурлык дигән нәрсә дә бар бит әле. Югыйсә, үземнең һич кенә дә китәсем килми. —Рәшит, бер генә көнгә кый. Теләйсенме, Фәйзи дәдәй белән үзем сүләшәм. Кал, ә! Зинахарлап сораем. —Айчибәр,—дидем, бераз уңайсызлана төшеп,—хәзер калып булмый, иң яхшысы, уку елы башланганчы тагын килермен. Күңел төбендәгесен дә күрергә теләгәндәй, Айчибәр, текәлеп, мина бик озак карап торды. —Мин сине калырсын дип уйлаган идем. Әйтәм кый, кара каен бәхетсез итә дип. Хуш! Ул әкрен генә атлап китеп барды. —Айчибәр! Тавышымны ишетсә дә, борылып тормады, әкрен генә атлап, тыкрык артында күздән югалды. Ә мин саубуллашкан урында сын төсле басып тора бирәм. Кат-кат күлгә карыйм. Кат-кат саубуллашам. Китеп бара алмыйм. Кыска гына вакыт эчендә никадәр якын, никадәр кадерле булып өлгергәннәр бу камышлар. Хәтта үзләренең бертуктамый бакылдаулары белән туйдырып бетергән бакаларына кадәр күңелгә якын лабаса! Сау бул, күлкәй—Тагыл күле! Сау бул, Айчибәрем! Күлнең аръягындагы урманга кадәр ишеттерерлек итеп минем: «Айчибәр!»—дип кычкырасым килә. Ләкин, кычкырсам да, мөгаен, тавышым чыкмас, эчке өннең ярсуы ирек бирмәс иде. Шул көнне иртән без киттек. Машина әрҗәсендә Айчибәрләрнең өе турыннан узганда, ул ачык тәрәзәдән кулын болгап кычкырып калды: —Хуш булын! Моны башкалар ишеттеме, юкмы, белмим. Сикереп төшәрдәй булып, күздән югалганчы, томырылып-томырылып аңа карап бардым. Сау бул, Айчибәр! Сау бул. Себер гүзәле! Бибеш әбиләр турыннан узганда йөзьяшәр карчыкның тавышы ишетелгәндәй булды: Амбирактин, җамбирактин, Кияү килә җыракгин Хуш, Тагыл—«Амбирак»лы, Айчибәрле, «Атбакат» әбекәйләре булган авыл! Күл аръягына—кара каен үскән җиргә карадым. Үзем дә сизмәстән, йөрәгемә курку, шом йөгерде. * ♦ ♦ Станциядә Тагылнын ин әрсез черкие төшеп басар урын да юк. Пассажирларның күпчелеге Казан, Мәскәү ягына юл тота. Билетлар бүгенгә дә, иртәгәгә дә алдан сатылып беткән. Касса тирәсендә закон көчленеке—этеш, төртеш, аты-юлы белән сүгенгән кешеләргә дә игътибар итүче юк. Бодай гына билет алырга өмет юклыгын күргән Фәйзи Габбасович- нын әмере кыска булды: —Мин әйтмичә торып, берегез беркая таралышмый. Рәшит, син минем белән' Безне шушында көтеп торыгыз Белмим, Фәйзи абый ни өчен үзе белән нәкъ мине алгандыр, югыйсә бер дә башкалардан артык җирем юк. Икенчедән, миндә билет кайгысымыни1 Җитәкчебез вакланып тормады, туп-туры вокзал начальнигына юнәлдек. Юнәлүен юнәлдек, ләкин анын янына эләгүләре бик жинел түгел икән Кабул итү бүлмәсендә егермеләп кеше көтеп тора, барысынын да йомышлары начальникта Фәйзи абый, күрәсең, ел саен экспедицияләргә йөреп шомарып беткән, секретарь кызга мөлаем елмайды да —Сеңлем, обком заданиесе белән университеттан доцент Фәрдиев,— дип үзен таныштырды —Виктор Корнеевичка минем биредә көтеп торуым хакында җиткерегез әле, зинһар. Халык көн саен күп кереп торса да, дипломатиянең барлык нечкәлекләрен истә тотып бодай нәзакәтле эндәшүчеләр еш булмыйдыр, ахры, секретарь кыз: —Хәзер,—диде дә эчке телефон трубкасын күтәрде. —Виктор Корнеевич, сезгә Казан кунаклары, обкомнан Вокзал начальнигы безне ишек төбенә үк килеп каршы алды Фәйзи Габбасович үтенен исемен әйткәннән сон: —Бу безнен Рәшит дигән егетебез, минем ярдәмчем,—дип, мине таныштырырга да онытмады —Сез инде, хөрмәтле Виктор Корнеевич, заманында Ленин укыган Казан университеты турында ишеткәнегез бардыр Ленин исеме телгә кергәч, кем инде юк дип торсын! Ишеткәне югы да, көлкегә калудан куркып, бар, диячәк. — Бер генә минутка!—дип бүлдерде безне вокзал начальнигы һәм кыңгырау төймәсенә басты Ишектән секретарь кызнын бәхетле йөзе күренде. — Галочка, безгә кофе кертегез әле. Кофе кергәнче. Фәйзи Габбасович экпедициянен максаты, кайларда булуларыбыз хакында кыскача сөйләп бирде —Сезгә. Виктор Корнеевич, бик зур гозеребез—кайтып китәргә билетлар табарга ярдәм итсәгез иде Югыйсә, үзегез беләсез студентларга юл чьи ымнары өчен тәүлеккә илле генә тиен түләнә ун тиен урын җир өчен, кырык тиене— ашарга Тагын бер яки ике тәүлек вокзалда ятсалар, ачтан үләчәк бит безнең совет студентлары Аңлыйм, аңлыйм,—диде начальник,—без укыган елларда тагын да авыррак иде Сугыштан соңгы елларда студентлар арасында ШУКРУТ дигән сүз дә бар иде —Анысы ни инде. Виктор Корнеевич? Фәйзи Габбасович чыннан да белми идеме, әллә әдәп өчен генә сорадымы—аңламассың. Әмма көннәр буе эш турында гына сөйләшеп, билет сорап кергәннәргә юк дип чыгарырга ойрәнгән вокзал начальнигының үзенең дә. яшьлек елларын исенә төшереп, бер бушанасы килде бугай. — Бет бит сугыштан соңгы елларда укыдык,—дип сөйләп китте — Ашауэчү карточкага Күбрәк кәбестә шулпасы Менә шуннан студент халкы уйлан чыгарды инде ул ШУКРУТны ШУКРУТ ул, туганкайларым, широкое употребление капусты работниками умственного труда дигән сүз Аңладыгызмы инде’—Хуҗа кабинетын яңгыратып көлеп җибәрде Апа без дә ихластан кушылдык. Ул арада секретарь кыз подноска утыртып, борыннарыңны ярырлык хуш ис аңкытып торган өч чынаяк кәһва кертте —Рәхмәт, Галочка. Алданрак китә торган поездга Казанга кадәр уналты билеп тапсыннар әле. —Хәзер, Виктор Корнеевич,—Галл ишекне япкач та әле үкчәләрнең шакшок килүе бераз ишетелеп торды. Начальникнын күңеленә без бик хуш килдек, ахрысы, сейфыннан моңа кадәр мин ишетеп кенә белгән әрмән коньягы чыгарды. —Каршы килмәссез бит? Моның ише чакта мин үземнең хокуксыз икәнемне белә идем, дәшмәдем, Фәйзи Габбасович исә: —Ничек инде хуҗа теләгенә каршы киләсең,—дип, әдәпле генә елмайды. «Сөйләшә белсәң, менә бит ничек икән ул Өйрәнә тор, Рәшит иптәш, әле яши генә башладың. Кирәге сиңа да чыкмый калмас». Кечкенә рюмкаларга салган коньяк олы телдән үтмәде, кече телгә җитмәде. Шулай булса да, өлкәннәр кабатлау турында уйламадылар. Сүз күптән ШУКРУТтан безнең экспедиция хәлләренә күчкән иде. —Тагыл дип әйтәсезме? Хәтерлим. Хәтерлим андый авылны. Партиянең шәһәр комитетында инструктор булып эшләгәндә, барып чыгарга туры килгәләгән иде. Халык әйбәт анда, бик эшчән, ачык күңелле. Аның берничә сәгать элек кенә без саубуллашып киткән авыл турында әйткән җылы сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. Әйтерсең, сүз безнең авыл һәм минем нәсел-нәсәбем турында бара. —Хәтерем ялгышмаса, ул авылның күл аръягында кара каен да үсә иде... Тагын кара каен! Мине эзәрлекли башлады түгелме сон бу кара каен? Аның хакында ишетмәсәм, үзен барып күрмәсәм, бәлки яхшырак та булыр иде. Әле бит тотып та карадым. Аңа кагылганымны белгәч, әнә ничек өзгәләнде Айчибәр. —Ул кара каенны бәхетсезлек китерә, дигәннәр иде. Халык бит ул җыен хорафатларга ышанырга ярата... Бу сүзләрдән минем ут йотканымны әңгәмәдәшләрем сизмәде. Виктор Корнеевич кара каен турында тагын нидер әйтмәкче иде, ишектән билетлар тоткан секретарь Галочканың керүе сүзебезне бүлдерде. —Сезнен белән танышуыма шатмын,—диде Виктор Корнеевич, ишеккә кадәр озата барып.—Юлыгыз төшкәндә, кергәләп йөрегез. —Рәхмәт, Виктор Корнеевич. Казанга килсәгез, кунакка рәхим итегез. Вокзал начальнигы башта Фәйзи Габбасовичка, аннан сон миңа кул бирде. Икенче каттан төшеп барганда, Фәйзи Габбасович вәкарь белән бер генә сүз әйтте: —Өйрән! Билет турындагы хәбәрне сабакташларым «ура» кычкырып кабул иттеләр. Итәрлек тә шул, кемнең тагын бер-ике тәүлек вокзал идәнендә ауныйсы килсен. Поезд китәргә әле өч сәгатьтән артык вакыт бар, кызларның, акчалары булмаса да, кибет карыйсы килә Егетләр берәр җирдә сыра эчеп чыгарга каршы түгел. Фәйзи Габбасович ресторанда ашап алмакчы. Минем генә һичкая барырга теләк юк, өстәвенә бер уймак әрмән коньягы канны рәхәт кытыклый. Кая да булса җыенмавымны белгәннән соң, студентларның җитез акылы шунда ук карар кабул итеп өлгерде: —Син монда калгач, Рәшит, әйберләрне саклау камерасына тапшырып тормыйбыз. Анда түлисе акчага юлга ашарга алырбыз. Чемодан, сумка ише нәрсәләрне бер почмакка илтеп куйдылар да студентлар күз ачып йомганчы кайсы кая таралышып беттеләр. Бу минутта мина ин кирәк нәрсә ялгызлык, уйларым белән бергә-бер калу иде. Адәм баласы бары тик ялгыз чагында гына уйларынын чуалган йомгагын тәртипкә китерә ала. Юлдашларым җыелганда хатым әзер, конвертка адрес язасы һәм почта тартмасына илтеп саласы гына калган иде. Конвертный тышында авылдагы, эчендә Казандагы тулай торак адресын күрсәттем. Язарга уйласа, кайчан кайда буласымны белеп торсын... Айчибәр вәгъдәсен үги торган кыз икән. Авылга кайтып, ун көннәр үтүгә, аңардан хат алдым. Конверт эчендә толымнарын түшенә салындырып төшкән сурәте дә бар иде. Хаты гына сәер: «Рәшит— дигән иде ул.— мин мөхиббәтнен барлыгына ышанмаем. Шулай да онытма, мин җавап бирмәсәм дә, исенә төшкәндә, язгалап тор. Истәлеккә берсе зәнгәр, икенцесе сары цәцәк—Тагыл болынында үскән цәцәкләр салам. Зәнгәре—танышуыбызны, сарысы аерылышуыбызны исенә төшереп торсын. Тагыл кызы Айцибәр» Туйдырды бу каникул дигәннәре! Күпме ял итәргә мөмкин? Хәер, авыз тутырып ял дияргә дә оят. Бераз акылы бар кеше, каникулга кайттым дип кенә, бер сәгатен бишкә бүләргә торган печән өстендә яки уттай урак чорында авылда тик ятар микән? Моның өчен йә авыру, йә сон дәрәҗәдәге сөрхәнтәй булырга кирәк. Әнә бит. мәктәп балаларына кадәр эшкә чумган: кайсы колхоз көтүен көтә, кайсы—ындыр табагында, ә яшелчә бригадасының ярты эшен алар башкара Бу язылмаган кагыйдәдән мин генә ничек читтә калыйм? Өйдәге эшләрне дә карашырга өлгерә алмадым, кайтканның икенче көнендә үк (каян ишеткәндер) колхоз рәисе Сәлах абзый өйгә килеп җиткән. — Рәшит энем, әрмәннәр сыерларга таштан ферма өйде,—ди бу.— Кешеләр җитми, шуның түбәсен ябышырга ярдәм ит Ник сон әрмәннәр үзләре ябып та бирми9 Түбәсенә калгач кына...— дидем, тискәрегә сукалап. Чөнки колхозда эшләү, бигрәк тә төзелештә чиләнү минем планнарда каралмаган иде —Ябабыз дигәннәр иде лә,—Сәлах абзыйның уңайсызланганы тавышына чыкты.—Бигрәк кыйммәт—биш бәя сорыйлар. Әллә колхош әндри казнасы бар дип уйлыйлар. Каян табыйм мин алар сораган кадәрлене Стенасын да өйдертмәгән булыр идем дә, ничарадан бичара аларга кушарга туры килде. —Соң, Сәлах абзый, үзебезнекеләр бушка эшләми торганнардыр ич? —Әлбәттә бушка түгел. Тик, Рәшит энем, безнен халык намуслы ул, тиешеннән артыгын бирсәң дә алмый. Башка бер дәлил дә тапмасан. башыңны белмәмешкә салудан да яхшысы юк. —Сәлах абзый, ни бит осталар янына чыгып, балта тота белмәгән башым белән адәм колдерер хәлем юк. Каян килеп балта остасы булыйм ди мин,— дигән булдым. —Ә-ә. шаяртма, энем.—Колхоз рәисенен алай гына бирешер! ә исәбе юк иде күрәсең.—Авылда кемнең кем икәнен яшерә алмассың. Атаклы Касыйм оста малае бит син Әтиең белән бергәләп эшләп үскәнеңне без күрмәгән дип уйлыйсынмы? Аннан соң шуны да онытма часть командирына дача йорты төзеп биргән өчен ялга кайтардылар дип. кем мактанып йөрде9 Син түгелме, энем9 Әллә ул вакытта шыттырдың гынамы9 һи- һи. мин бит инде карт чыпчык, алдавы җиңел түгел.. Анысы хак Иллә дә нечкә җирдән эләктереп алды Сәлах абзый Оста һәм хәйләкәр булмаса. угыз ел колхоз җитәкчесе булып эшли алыр идеме икән? Менә бит нәрсә ди: солдаттан ялга кайткан иден, ди. Булды шул андый хәл. Армиядән ялга кайту бәхете теләсә кемгә эләкми, шуна күрә мин дә кайткан куанычтан мактанып ташлаган идем. Телемнән кем тарткандыр. Картлач шуңа төрттерә. Ләкин минем дә бирешергә исәбем юк: —Әтиләрнең дә караштырасы эшләре бар Бигрәк көтмәгәндә булды әле бу. Сәлах абзый. —Рәшит энем, мин дөньяга бүген генә килмәгән, син мине дә анда: әгәр башка чарасы булса, гозерләнеп, сиңа килер идемме? Моңа кадәр безнең әңгәмәне дәшми-тынмый гына тынлый торган әти сүзгә кушылды: —Улым, Сәлах абзаң кешене юкка бимазалап йөри торган адәм түгел. Олы башын кече итеп кергән икән, сүзен аяк астына салып таптау килешмәс. —Әти, ә үзебезнең эшне кем эшләр? —Анысы өчен кайгырма, берәр җае чыкмый калмас. Шул сөйләшүдән сон, каникул буена кулымнан балта белән чүкеч төшмәде. Балта эше—авыр эш. Монда кулың эш белү генә җитми, физик көч тә, чыдамлык та кирәк. Көне буена тук та тук килеп, кулбашларыңа кан төшә, уч төпләре беләүләнеп ката. Хет пычак кайра. Бер карасан, кызлар кайгысы калмаска тиеш иле кебек. Ләкин Айчибәрнең озатып калгандагы «Хуш бул», дигән сүзе һәрдаим колагымда яңгырап тора. Безнең аерылышканга ике айдан артык вакыт узды. Шул арада мин аңа унлап хат яздым. Балта сабы тотып, кичен кан төшеп, язылмас хәлгә килгән бармакларны каләмнең бер дә тыңлыйсы килми: гадәттә ярыйсы гына чыга торган хәрефләремнең кытай иероглифларыннан әлләни артык җире юк. Табигатьнең дә, мәхәббәтнең дә үз кануннары бар күрәсең. Юк- бар мавыгу гына булса, Айчибәр инде онытылырга тиеш иде. Юк, йөрәгемне сагыш сулкылдата. Билгесезлек җәрәхәте бу сагышны торган саен көчәйтә генә. Ник язмый, ник бер хәбәр дә бирми бу миһербансыз кыз?! Кайдан килгән аңа мондый битарафлык? Кемгәдер, нәрсәгәдер үч итәме әллә? Ике авыз сүз язып салганнан кулы корыр дип куркамы? Әллә хисләремнең чынлыгына ышандыра алмадыммы, минем хатларымны уен дип кенә кабул итә микән? Әле тагын өч-дүрт көн авылда тору мөмкинлегем булса да, түзмәдем, августның егерме җидесендә әнкәйгә кичкә мунча ягарга әйтеп, Сәлах абзый янына идарәгә киттем. Гажәп акыллы бу Сәлах абзый, озын-озак аңлатып торырга да туры килмәде Керә-керешкә: —Рәшит энем, ник кергәненне беләм, эштән туктап, укырга китәргә җыенуындыр. Рәхмәттән башка әйтер сүзем юк. бик нык ярдәм иттен. Кызганыч, каникулын тагын берәр ай булмады. Мин хәзер районга ашыгам. Тияреңне исәпләп, кассир Нәсимә өегезгә кертеп чыгар. Хәзергә акчасын гына бирербез, ашлыгын кешеләр белән бергә көзен алырсын. Мина сорауларын юкмы? -Юк. —Алайса, бигайбә. Ашыгам. Төзү бригадасында бергә эшләгән агайлар минем китү турындагы хәбәремне авыл кешеләренә хас тыныч кына кабул иткән сыман иде, кичен бригадирыбыз Әмир абый, мин китәргә җыенгач: —Рәшит, ашыкма әле,—дип туктатты.—Күпме бергә эшләдек. Аллага шөкер, бәла-казага тарымадык, ачуланышмадык Ферма артындагы чирәмлектә бераз сөйләшеп утырсак, каршы килмәссең бит? Көтелмәгән сүздән аптырап калдым. Моны ничек аңларга? Бер дә эчүмазар белән шөгыльләнмиләр иде. Югыйсә, эчим дигән кешегә сәбәбе чыгып тора. Эшенен авырлыгы, буыннар язам дигән сылтау белән көн дә эчәрлек Ә болар ул якка хирыс түгел. Мин эшләгән ике ай эчендә бары бер тапкыр—Бака Наиленен туган көнендә генә эштән сон аларнын өенә сугылып чыккан идек. Анда да озак утырмадык. Бәлки мин мондагы йоланы белеп бетермимдер. Мөгаен, саубуллашыр алдыннан аларны сыйларга тиеш булганмындыр Беттем, үч иткәндәй, кесәмдә бер тиен дә акча юк. Тәкъдимнәрен кире кагу да егетләрчә түгел. —Ни бит. агайлар, алайса сез урнаша торыгыз, ә мин тиз генә әйләнеп килим. Наил абый велосипедын да биреп торса, бер аягым тегендә, берсе монда булыр, күз ачып йомганчы килеп җитәрмен Әмир абый: —Син, шәкерт, өлкән абзыйларынны рәнҗетмә,—диде. ике әйттермәслек кырыс гавыш белән —Синнән берни дә кирәкми Монда барысы да бар —Ул кабарып киткән сумкасына шапылдатып сугып алды —Юлга җыенасын барын беләбез, шуна күрә озаклап утырырга ният юк. Чирәмлеккә төшкәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады башта берничә гәзит җәйделәр, ул гәзитләр өстенә ике ярты менеп кунаклады Әмир агайнын сумкасыннан тавык чыкты. Ул тавыкны кул белән генә ботарладылар. Кыяр, помидор, яшел суган—кыскасы, авыл җирендә мөмкин булганнын һәммәсе дә бар иде табында. Ләкин мине гаҗәпләндергәне бу түгел әле. Аларнын юмарт күнелле икәнлекләрен беләм Безнен авыл халкы, гомумән, кысмыр түгел. Тик кай арала бу хәзерлекне күреп өлгергәннәр.’ Ничек мин берни дә сизми калганмын9 Иртәдән кичкә кадәрле бергә булдык ич. Ай-Һай. хәйләкәрләр! —Рәшит үскәнем,—диде Әмир абзый, беренче чәркәләрне чәкештергәндә,— гадәтебезне беләсен. хикмәт салуда гына түгел Бу җыйналуыбызның сәбәбе бүтән бригада егетләренең сина рәхмәт әйтәсе килә — Ни өчен?—дип сораганымны сизми дә калдым Чыннан да авылнын мөхтәрәм затлары әйтердәй ни эшләдем сон әле мин’ Атар белән рәтгән эшләдем. Бары шул гына. Ә монын өчен мина тиешле хакын түләрләр. Салах абзый алдамас Әмир агай тамагын кырган иде. Бака Наиле анардан өлгеррәк булып чыкты: —Эшне әйбәт кешеләр белән эшләгәндә генә, җанга рәхәт була, Рәшит дус Синен белән эшләү безгә рәхәт булды Менә шунын өчен рәхмәт Кулын эш белә, көчеңне жәлләмисен. Исән-сау укып бетер, зур кеше бул. Мондый сүзләрне ишетү уңайсыз булса да, рәхәт иде Әллә кайларда абруй казанып та, туган авылында сина чүп итеп кенә карасалар, ни үкенеч Битләрен җил кисеп, кояш өтеп бетергән гыгыз тәнле, яшьләренә күрә шактый таза күренгән, эчләре бер кәррә кинәсез, намус ыры балта Йөзе кебек туры булган бу абзыйларның бер төрле уйлап, икенче төрле сөйли торган кешеләр түгеллегенә иманым камил иде Тик болай зурлаулары Башка сыйдырырлык түгел. Ярар иде осталыгыңны күрсәтердәй ниндидер катлаулырак эш башкарсаң Бәбкә ясан утыртып ана кырыклы такталан аслык тезү өчен осталык кирәкми Күрәсен. аларнын кешене бәяләүдә үз үлчәмнәре бар Рәхмәтемне матур итеп, җиренә җиткереп әйтермен дигән идем, барып чыкмады, әллә хәмер тәэсире, әллә күңел йомшаудан күзгә бәреп чыккан яшь тамчылары комачаулады. Чирәмдә утырган шушы бер сәгать күңелемә якты хатирә булып кереп калды. Күңелем сизенгән икән. Казанга ашкынуым тикмәгә булмаган Айчибәрнең авылда икс күземне дүрт итеп көткән хаты тулай торакның вахтер янындагы өстәлендә кояш нурларыннан саргаеп өлгергән иде инде Кайчан язылуы, кайчан килүе дә билгесез. Их. бу чатный мине биредә көткәнлеген белсәмме!? Күптән очып килгән булыр идем. Тик ни өчен ул миңа авылга түгел, Казанга язган? Укуларның сентябрьдә генә башланасын белә иде бит. Хәзер үк, хәзер үк ачып укырга кирәк. Юк, ачмыйм, биредә—кеше үтепсүтеп йөри торган җирдә ачмыйм. Шатлыгымны берәү белән дә бүлешәсем, сөенечле тойгыларымны бүлдерәсем килми. Минем сөю— минем шатлыгым гына! Ә бәлки... конверт эчендә шатлык та түгелдер. Кызлар күңеле— Андромеда томанлыгы. Томанлыкта ни булмас... Берсеннән-берсе авыррак чемодан белән сумка тоткан көйгә ничек итеп биш катны бер сулыш илә йөгереп менгәнемне дә, бүлмә ишеген ничек ачканымны да хәтерләмим. Тәрәзә каршысына килеп, ымсындырып торган конвертны әйләндереп-әйләндереп карадым. Дүрт күз белән көтеп алган хатның конвертын ертмыйча, имгәтмичә ачасым килгән иде. Ләкин ул нык ябыштырылган, җитмәсә, бармакларым да тынлаусызга әйләнгән. Тәвәкәлләп. конвертны ерткалап ачтым. Айчибәрнең шакмаклы дәфтәр битенә боҗрага тартым түгәрәк хәрефләр белән язган хатын ашыгып укырга керештем. «Рәшит, исәнме! Менә ышан инде синә: хатны еш язам дип вәгьдә биргән иден, кайда ул хатлар? Әйтәләр иде аны Иделгә таянма, ир-атка ышанма, дип. Хак икән. Ярар, язасын килмәсә, үзенне көцләмә. Шулай да Тагылда цакта танышып калуыбызга мин үкенмәем: ул көнелемдә якты нур булып җылытып тора.» Тукта, тукта, Айчибәр бит мине хат язмауда гаепли. Ә мин язган бер дистә хат кая киткән? Адресы буталган дисәң инде... Бер генә хат язган булсам, андый хәлләр дә булгалый дип, шуңа сылтар иден. Ун хат берничек тә югалып бетәргә тиеш түгел ләбаса. «Синен әле авылда икәненне белсәм дә, хатымны Казанга язам. Сәбәбе— авылдагы адресынны таба алмадым. Әллә үзем берәр җиргә куйганмын, әллә инәй быргыган. Хәтердән генә язгалы җөрьәт итмәем, ялгышсам, барып җитмәяцәк. Төгәлен сорагалы почтага кермәем. Юкса анда индексы булырга тиеш. Почтада хәзер армиядән кайткан Зәнгәрәй эшләй. Җай цыкса, гел бәйләнергә генә тора. Анын белән оцрашасы килмәгәнгә күрә, клубка да сирәк— яхшы фильм килсә генә цыгам.» Аһ, кабәхәт, аһ, сволочь! Барып тешен коярга! Күнелемдә үзен моңа кадәр бер тапкыр да күреп карамаган Зәңгәрәйгә карата күңелдә көнчелек уты кабынды. Кара син аны нишли! Йодрыкларым төйнәлеп, сулышымны еш-еш ала башладым. Зиһенемдә бер уй яшен төсле сызылып үтте: ә бәлки?.. Бәлки барып җитмичә югалган хатларның да сәбәпчесе шул Зәнгәрәйдер. Почтада эшләвеннән файдаланып, Айчибәргә бирми яткыргандыр. Әйе-әйе, тагын кем булсын! Ун хатның унысы да берьюлы югала алмый. Тагын ниләр язды икән? Укуны дәвам иттем. «Тагылда көлле халык пецән эшендә. Атаем белән мин дә уз паебызны цабып бөттек. Инәем аурап тора, шуна күрә пецән хәзерләү үзебезгә генә калды. Яхшы торса, өц кәбән цыгар, ди атаем. Алдагы атнада минә эшкә башларга. Эшкә Әлмән дигән районга билгеләделәр. Кызганың, бөтә авырлык атаемнын үзенә генә кала инде. Кицә, пецәннән кайткац, күлгә су төшкәле бардым. Икебез су төшкән җирне хәтерләйсенме ? Тагыл камышлары Рәшит anti ы Казан җегетенә сәлам әйтергә куштылар. Язарга уйласан да, Тагылга бүтән язма. Онытып бөтмәсәм, Әлмәнгә барып урнашкац, бәлки үзем язармын әле. Күнелсез минә... РS. Күл аръягындагы кара каеннын берсен яшен сугып аударды. Тагыл халкы моны нимәцек журарга да белмәй. Хуш бул. Айцибәр.» Җәйге ялга таралышкан шәриктәшләрем берәм-берәм килә башлады Хәл сорашу, хатирәләр китте. Без инле хәзер авызын ачса, үпкәсе күренә торган беренче курслар түгел, тәжрибәле студентлар Җиргә дә алар сыман кыяркыймас түгел, хуҗаларча басып йөрибез. Адәм баласы һәрвакыт нидер көтеп, өметләнеп яши Шунсыз мөмкин түгел. Ач кеше—тамагын туйдыруга, бәхетсезе бәхеткә өметләнә Бәхетлесе исә бу сәгадәтле минутларнын бакый дәвам итүен тели Ә мин Айчибәрдән хат көтәм Ул хат һичшиксез кинәсенә ышансам, бәлки азрак дулкынланыр, бу кадәр тәкатьсехтәнмәс илем Ләкин андый ышаныч юк. Бәлки ул мина бүтән һичкайчан язмас Айчибәрдән хат килмәгәнгә карамады, беренче сентябрьдә укулар башланды Әмма өч көн укуга, тревога белән диярлек үк күтәрделәр дә. көзге байлыкны урып-җыюда ярдәм итәр өчен, пароходка утыртып. Актанышка озаттылар. Айчибәр әллә хат язмады, әллә язып та мина килеп ирешмәде Актаныш ул сина Казан арты түгел, хат килмәдеме икән дип. тиз генә урап кайта алмассың Бәлки тулай торакта Айчибәрнең хаты көтәдер дә һәм ул, мин булмагач, вахтер янында!ы өстәлдә иясен тапмаган башка хатлар арасында кадерсехтәнеп ята бирәдер Ичмасам, адресын да белмим, бүген үк хат юллар идем Нигә бик акрын уза бу көннәр9 Күпме эшләдек инле. ә килгәнебезгә нибарысы бер атна узган Без менә дүртенче көн кырдан кукуруз ташып, силоска салабыз. Эшкә киеп йөри торган чалбарлар шул арада кукуруз ширбәте сеңеп, шыкырдап катарга өлгерде Чалбар шундый хәлгә килде салып бастырып куйсаң, чатлы багана кебек басып торачак Әле ярый эш бар. Ниһаять. Актанышның узмас тоелган бер ас үтеп китте, һәм безне ачык машинада Казанга илтеп куйдылар Төнлә белән 1енә кайтып җиттек. Ура! Айчибәр хат язган. Бу юлы минем бүлмәгә менәрлек тәкатем калмаган иде Бүлмәдәшләремә төенчегемне бирдем дә. кабалана-кабалана, конвертны ачтым. Хатны кулга алуга. Айчибәрнең күңел гүрендә сакланган татлы исе борынга килеп бәрелгәндәй булды •Хәерле көн, Рәшит!» Бу хатым синә көндез барып ирешер, шуна күрә аны хәерле көн теләүдән башладым.» Ялгыштын, кызый, ялгыштын. Сәгатемә карап алдым: тагын биш минуттан унике тула иде Йә. тагын ниләр яздың икән? •Әгәр дә сон кайтып, хатымны киң белән, йә төнлә алсан, көн урынына киң яки төн диеп укырсын.» Кадсрлем минем Монысын язып тормасан да була иде ич Синең хатынны тәүлекнең кайсы гына вакытында алып укысам да. кичләрем ямьләнеп. төннәрем яктырып, көннәрем нурга күмеләчәк •Районный баш врачы мине эшкә зур бер совхозмын ин ерак бер бүлекңәсенә фельдшер-акушер. 1ык пункты мөдире итеп билгеләде Монда яшәүңеләрнен күбесе җирле халык Авы.) кешеләренең әзе кайберләре һаман да җир идәнле землянкаларда яшәй. һәр өйдә диярлек бишәр-алтышар бала Килгән көнне ук синә хат яза алмадым, гафу ит. Тиз арада өйләрен йөреп ңыкказы кәрәк иде Бер йөз егерме йортның көллегендә дә булдым Кешеләрнең кайберсендә туберкулез билгеләре сизелә, кайберләренең күзләрендә трахома Биредә, әйтүләренә караганда, еш кына дизентерия белән дә аурап торалар икән Балалар арасында ауруңылар бигрәк тә күп Аларнын барысын да исәпкә алып, баш врач янына киттем Сүләгәнемне тынлагаң. Самуил Маркович, социалистик ңынбарлыкны бозасын дип. үземне сүкте Цөнки. бездә туберкулез, трахома кебек эпидимияләр бөтте дип, бөтә дөньяга кынгырау кактык Бу авызга кизмәгән булсам, бәлки мин дә ышанмаган булыр идем. Баш врачтан бүтән җиргә күцерүләрен сораган идем, шартын белгәц, тизрәк цыгып китү җаен карадым. Аңлайсындыр сүзнен ни турлысында барганын... Монда бер генә көн дә торасым килмәй. Кайцан да булса күперерләрме, җукмы—белмәем. Бәлки мәҗбүри өц елымны шушы җәһәннәм поцмагында уздыргалы туры килер. Шуна күрә кайту белән җин сызганып, эшкә керештем. Мин бит монда универсал: уколлар кадаем, җәрәхәтләрен дә бәйләем, йөкле бицәләрнен исән-аман котылуларына да җаваплы. Бер ай эцендә биш бала туды. Әйтерсен мин килгәнне генә көтеп торганнар. Ул биш баланын берсен, больницага илткәндә, үземә кабул иткәле туры килде. Минем белән горурлана аласын: хәзер мин Айцибәр генә төгел, кендек әбисе дә. Бер ана уз кызына минем хөрмәткә Айчибәр дип исем куштырган. Авылны, күлне, күлнен балыгын сагындым. Монда урман да юк, күл дә юк, дала да дала. Сез килгәц, безнен авыл бигрәкләр дә җәмьләнеп киткән иде. Тагыл халкы сезнен турлы озак сүләде. Бәлки хәзер дә искә төшерәләрдер. Медпункттан туфлиләремне урлаганнар иде, беренце хезмәт хакымнан янасын алырга туры килде. Рәшит! Сирәк булса да, мине дә исенә ал. Хат язарга уйласан, адресы конверт тышында күрсәтелгән Хуш бул, Казан җегете. Сине үбеп: Айцибәр.» Хатны укып бетергәч, ашыкмыйча гына бүлмәгә күтәрелдем. Егетләр тугарылып йоклый иде инде. Өч йөз илле чакрымнар араны ачык машинада дырык-дырык кайту уен түгел шул, яшь тәнне дә вата, арыта. Йокласыннар әйдә, аларнын бит көттереп алган хат аша җанына җылы иңдерә торган Айчибәре юк. Мин дә бик арыган идем. Ут яндырып тормыйча гына чишенеп, урыныма аудым. Ләкин төрле якка борылып ятуларымның да, тырышып- тырышып күз йомуларымның да файдасы тимәде. Йөзгә, меңгә кадәр санап та карадым, кая ул! Бигрәк кызык бу адәм баласы. Айчибәрдән түземсезләнеп хат көткән чакларда да йоклый алмый интектем. Бүген хатын алып укыдым, тагын йоклый алмыйм. Тегеләй дә ярамый, болай да ярамый икән безгә. Йокыга китәргә тырышуымның файдасыз икәнен анлагач, тормый чарам калмады. Ичмасам хат языйм, күңелемне ак кәгазь битләренә бушатыйм. Егетләргә комачауламас өчен ут яндырып тормадым, кәгазь-каләм алдым да уку залына юнәлдем. Безнең бәхеттән, ул тәүлек әйләнәдәй ябылмый. Тормыш синең кәефеңә, тамагың туклыгына карап тормый: нарасый минутларны сабый сәгатьләр, сәгатьләрне нечкә билле көннәр, аларын юан еллар алыштыра. Кеше картаюы турында уйласа-уйламаса да, Җир үзенен Кояшы тирәсендә әйләнүеннән туктамый. Мәхәббәт дәвам итә, кешеләр туа, яши һәм үлә Меңләгән, миллионлаган адәм балалары арасында бәйләнеш яши. Айчибәр белән минем дә арада хатлар йөри Аларны сөю хатлары дияргәме— алай дисәң, ул хатлар гел сөю сүзләреннән генә тормый. Гади хат дияргә дә телем бармый—Айчибәрдән килгән теләсә кайсы хат минем кулымны көйдерә, сулышыма каба, сабыйлар шикелле куанганымны үзем генә беләм. Айчибәрне анлавы кыен: әле айлар буена бер хат та язмый, әле бер-бер артлы өч-дүрт хаты килеп төшә. Кайсы кош теледәй кыска, кайсы берничә биткә сузылган. Ул хатларны мин кат-кат укыйм, укып туялмыйм. Армиягә бармыйча, мәктәптән соң туп-туры университетка укырга кергән бүлмәдәш малайлар, мин хат укыганда яки язганда: —Әткәй эпистоляр жанр буенча диссертация әзерли. Комачауламагыз!— дип көләләр. Әткәй диюләре минем берничә яшькә өлкәнрәк булуыма төрттерүләредер инде. —Көлегез, көлегез!—дип, сер бирмәгән булам. Эчтән генә «Сез. селәгәйләр, юеш танаулар, чын яратунын ни икәнен аңлыйсызмыни.»— дип. үзләрен кызганып та куям Хатларында, әйтәм ич, Айчибәр сөям дими, сөймим дими. Мактанмый да. зарланмый да. Декабрь башларында ул фатирда бергә яшәүче Галянын кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Кемгә чыккан диген? Совхоз директорының хатынын аертгырып барган, имеш. «Галяның китүе бер яктан әйбәт булды.—дип язган иде Айчибәр — Янына теге ирнең килеп йөрүе ошамый иде миңа Икенңе яктан, ялгызым гына да куркыныц. Сезгә, җегетләргә. рәхәт Кыз бала һәр очракта да үзен яклай алмый бит ул. Берәр тәртипле кызны иптәшкә кертсәләр, әйбәт булыр иде. тик бу койты авылга килергә минем кебек башына тай типкән җүләрләр күп түгел икән...» Декабрь азакларында язган хаты исә тынычлыгымны алды «Их, Рәшит, сине тынламаенца. тиле булганмын икән Казанга укырга керергә кыстаган иден бит. Китә ала идем мин. кызыл диплом белән берәү дә тоткарламас иде Укырга да. ихтимал, керә алган булыр идем Безне бигрәк патриотик хисләр белән тәрбияләделәр шул Ярдәмемә иң мохтаҗ җиргә зләгу. ул халыкны дәвалау турында хыялланып яшәдем. Ләкин мондагы тормыш шартлары мин күзаллаганнан күп тапкыр койтырак Иң аяныцы—биредәге кешеләрнең сәламәтлеге өцен көрәштә ялгызлыгым. Җанымда хәтта coin эшер, серләшер кешем дә җук Рәшит, без социализмны аерым утрауларда гына төзедекмени ? Районның баш врачына да. совхоз директоры белән авыл советы рәисенә дә тәртип кәрәкми Алар төкерәләр генә ярдәм сорай башласан Кицләрен бик көнелсез. Син биредә булсан. мондагы карангылык— цигенер. таралыр иде Юклыгын бик сиздерә Беркая да цыкканым юк. монашка төсле я шәй идем Цөнки җегетләр озата кайталар да. капкадан кертми торалар Әле ярый, практика үткәле Азамат исемле агроном җегет килде Бөдрә цәзузе. озын буйлы, цибәр, үзе бик интеллигентный күренә Анын белән өц тапкыр кинога бардым. Бу хатым ямансурак нотазарда язылды Ләкин син мине сыгылып төшкән, сыгыт базары ацкан дип уйлама. Характерым ныклыгын беләсен Үзем өцен бер хакыйкать ацыкладым мин барыбер югары белемле врач булацакмын Цөнки кайбер җирдә, бигрәк тә медицина өлкәсендә югары белеме бу змаганнарны кешегә дә санамыйлар. Зарлануым өцен гафу ит. Үзеңдә ни хәл? Көннәренне нимәцек уздырасын? Себер кызын искә аласынмы ? Хат яз. Айцибәр.» Хаттагы Азамат турындагы сүзләр женемне кузгатты «Бөдрә чәчле, чибәр, озын буйлы, имеш.» Бу кызларның барысы да бер калыптан сөрелгән «Интеллигентный күренә. • Күренмәгәе тагын Әллә без төшеп калган малаймы? Ирсксездән көзгегә күз төшердем озынчарак булса да. сөйкемле генә йөз. кашым—каш, күзем күз урынында Ярар, чәчләрем бөдрә түгел, ли Негрларның гына ул һәрберсенең чәче бөдрә Калакларым бераз зуррак зуррагын, җитмәсә тырпаебрак га тора һи. монысы белән горурланырга гына кирәк, чөнки зур колак—талант билгесе, ди Галимнәр белми әйтмәс. Аннан сон ир-атка нигә кирәк ул музейга куярлык матурлык? Әни әйтә иде. ир-ат маймылдан чак кына чибәррәк булса, шул җиткән дип. Акылын булсын да. кулын эш белсен, хезмәт сөй- кешене бәяләүнең, минемчә, критерийлары әнә шул. Мантыйки яктан караганда шулаен шулай да ул. күңел бит шайтан, иблис.—гүзәлгә омтыла Ләкин гүзәллек тә чагыштырма төшенчә Ә 4. .К У . М 7 нәрсә сон ул гүзәллек? Бәлки ул объектның синең күзаллавың белән тәңгәллегедер. Хәтта бәхәссез матурлык эталоңы дигәнгә дә каршы мин. Әнә бит мәшһүр Леонардо да Винчинең «Джаконда»сын ничек мактыйлар. Мактасыннар. Берәүгә дә киресен исбатларга җыенмыйм. Ә шәхсән үзем Джаконданы һич кенә дә матур димәс идем. Картинаның оста кул, тиңдәшсез даһи тарафыннан ясалуына исә тамчы да шикләнмим. Монысын күрмәс өчен сукыр булырга кирәк. Фу, Айчибәрнең шушы хаты аркасында әллә нинди фәлсәфәгә бирелдем. Кайдан килгән хәсрәт фәйләсүф! Тукта, ә нигә болай чыгырымнан чыгам соң әле мин? Көнләшмимдер ич? Көнләшергә Айчибәр өчен кем соң мин: иреме, йә булмаса вәгъдә биргән егетеме? Әле бит аның мина бер тапкыр да хәтта яратам дип әйткәне дә юк. Шулай булгач, көнләшергә хакым бармы? Боларны гына аңламаслык дивана түгел лә мин Аңлавын бик аңлыйм, ләкин көнләш, көнләшмә дип, йөрәккә әмер бирә алмыйсың. Бирешмәскә бик тырышсам да, көнчелек корты үзенең этлеген эшләде. «Ник исең китте аңа,—дия иде ул,—ул Азамат белән кинога йөрсә, әллә син монахмы? Казанда да кинотеатрлар бетмәгән. Ул жир идәнле авылда җимерелергә торган клуб кына бар, монда—менә дигән кинотеатрлар, мәдәният сарайлары! Беткә ачу итеп, тунын утка ягарга җыенган кешедәй, ярсуыма чыдый алмыйча, җил-җил генә җыендым да, бүлмәдәш малайларны гаҗәпкә калдырып, беренче курстагы Зәбирәнең ишеген шакыдым. Чакыруымны ишеткәч, ул баланың куанулары! Менә шулай була ул, Айчибәр иптәш! Сез кинога йөрсәгез, без дә кимен куймыйбыз. Тагын ун-унбиш минутлардан без Зәбирә белән Камал театрына спектакль карарга юнәлдек. Киносы качмас, аны көн саен әллә ничә җирдә, әллә ничә сеанс күрсәтәләр. Зәбирә, бичара, бу чакыруга ниндидер өметләр баглаган булгандыр. Ә мин исә, тузга язмаган бер көнче күбәләк, театрга барып җиткәнче үк, аны ник чакыруыма үкенә башладым. Унсигезен дә тутырмаган кыз бала дуамал баштан ясалган бу чакыруны җитдигә санап, дуслык-мәхәббәткә ишарә дип аңласа? Ни хакым бар минем кешенен тойгыларында уйнарга? Моңа кадәр ата-анасының канаты астыннан чыкмаган кызларның зур шәһәргә килеп эләгү белән болай да күңелләре иләс-миләсләнә. Безнең бүлеккә керүчеләр әле тыйнаграк, ни әйтсәң дә, татар мохитыннан. Рус, тарих бүлекләренә керүчеләрнең кайберсе шунда әлләкем булып китә: ир-атны котыртырлык итеп киенә башлый, авызларында сигарет, җай чыкса, хәмереннән дә баш тартмыйлар, «ирекле мәхәббәт»— кайберлә- ренең девизына әйләнә, тагын да гаҗәбе, алар моннан оялмыйлар да. Зәбирә тыйнак кыз. Килмәгән бер генә җире дә юк. Татарларда сирәк очрый торган аксыл-сары чәчләрен биленә кадәр таратып салган. Зур күзләре сагында торучы озын керфекләр, иннек якмаган көе дә өлгергән чияне хәтерләтүче иреннәр... Ни дәрәҗәдә чибәр икәнен үзе аңлый микән? Юк, аңламыйдыр, аңласа сиздерер, әз генә булса да чытлыкланыр иде. Янәшәмдә шундый кыз утыра, ә минем күзем сәхнәдә, уемда— Айчибәр. Ара-тирә үземә Зәбирәне/i көйдергеч карашы юнәлтелгәнен сизәм дә, җинаять өстендә тотылгандай, уңайсызлык хисе кичерәм. Тәнәфестә буфетка чакырган идем, баш тартты, кермәде. Спектакльдән соң без тулай торакка култыклашып җәяү кайттык. Кызны ни беләндер җәлеп итәргә, сөйләшергә, һич югы әдәплелек йөзеннән спектакль хакында бер-ике сүз кыстырырга тиешлегемне дә аңлыйм. Үземне мәҗбүр итә алмыйм. Кайтып җиткәч: —Рәхмәт, Зәбирә,—дип, тизрәк саубуллашу ягын карадым. Ул: «Үзенә рәхмәт. Тик, Рәшит абый, әйт әле: ни өчен чакырдың син мине?»—дип, ушымны алды һәм, мин ни дә булса җавап биреп өлгергәнче, ялт кына кереп китте Гафу ит. Зәбирә! Ни эшлим сон? Матур сүзләр көткәнсеңдер, бәлки кочаклау, үбү өмет иткәнсеңдер—чибәр, тәрбияле кызнын мона хакы бар. Мен гафу синен алда, мен гафу Гаеплемен.. Кешенен жаны анын сурәтенә күчә, диләр. Хактырмы бу. юктырмы, белмим Һәрхәлдә, ислам дине кануннарында кеше сурәтен ясау тыела. Шуңадыр инде. Явыз Иван явыннан һәм совет чоры атеистларыннан исән калган берничә мәчеткә кергәнем бар. диварларында ник бер адәм сурәте булсын Ә чиркәүгә керсән... Христос та Мәрьям ана. пәйгамбәрләр дә изгеләр... Сурәттән дә күп нәрсә юк. Күпме рәссам, гыйбадәтханәләр бизәп, мәшһүрлеккә ирешкән, даһи дигән ат алган Икона ясаучы танылган осталар булган.. Юк. ни генә әйтсән дә, җан белән сурәт арасында анлатып бирә алмаслык бәйләнеш бар. Монын шулай икәнлегенә минем ышанасым килә. Әнә ич. Айчибәрнең хат белән җибәргән бердәнбер сурәтен алып караган саен, тән буйлап рәхәт дулкын йөгереп уза. Әитерсен. бу сурәт кенә түгел. Айчибәрнең үзе һәм менә-менә анын кузләрендә очкын уйный башлар, иреннәрендә елмаю жәелер. чәчләре бер хәрәкәттән күкрәгенә таралып төшәр сыман. Әллә тикмәгә шулай тоела дип беләсезме'’ Әмма никадәр генә гүзәл, камил булмасын, сурәт сурәт инде ул— иясен алыштыра алмый Азамат белән кинога йөриме ул. йөрмиме—мин аны күрергә тиеш! Тик ничек? Әлбәттә, ул хәтта теләсә дә монда килә алмый Эш кешесе Унбер ае узмый торып, ана чираттагы ялын бирмәячәкләр Ничек диләр әле: тау Мөхәммәт янына килмәсә. Мөхәммәт үзе тауга бара, диләрме? Димәк, күрешүнең бердәнбер юлы бар. Айчибәр янына үземә барып кайтырга. Чыннан да. нигә бармаска9 Юлга җитәрлек кенә рәт бар—җәй көне эшләгән акча әле тотылмаган диярлек Әгәр дә егетләр белән бергә вагон бушатырга йөрмәсәм. анын көле куптән күккә очкан булыр иде Яшәрсен сина угыз биш сум стипендиягә генә Утыз ике теш гел үзенә эш сорап тора. Кино, спектакльләрен дә күрәсе килә. Акча бар. тиздән каникул да җитә Егерменче гыйнвардан унынчы февральгә кадәр ял итәчәкбез Имтиханнан сон ук Айчибәр янына китсәм. Чиләбе. Уфа аша соңыннан әтиләргә кайтырга була. Мина бит аны бер күрү, күзләренә бер карау да җитә Тик теге каһәр суккан Азаматны телгә алган хаттан сон өч хат язып салдым, ник бер җавап килсен' Моны ничек аңларга9 Хат язарга вакыты җитмиме, әллә теләмиме9 Бәлки аранын өзелүе шулдыр, синең кирәгең юк, хат язып маташма, дип. турыдан-туры әйтә генә алмыйдыр Һавадагы торнага өметләнеп, кулдагы чыпчыкны кем ычкындырсын Әле белергә кирәк кайсыбызның торна, кайсыбызның чыпчык икәнен Әйе. әйе. вакытны янга калдыру өчен Айчибәр янына самолет белән очарга кирәк Кайтканда күз күрер Каникуллар чорымда билетларга кытлык булырга мөмкин, бүген үк алып куярга кирәк Бик шәп фикергә килүемә куанып, аэрофлот кассасына киттем Самолет Курганга атнасына бер тапкыр гына оча икән Минем бәхеттән, егерме беренче гыйнвар очыш көне иде Билет кесәдә. Хәзер имтиханнарны исән-имин генә биреп бетерергә дә очарга гына. Көтмәгәндә барып гошсән. күрешү шатлыгы зуррак булыр иде булуын Әгәр дә ул өйдә булмаса9 Кая да булса киткән чагына туры килсәм? Кайтырсың аннан терсәгеңне тешләп Кайчан киләсемне әйтеп, хат яздым Белеп торсын Дөньямны онытып, китәр көнне көтеп йөрим Бу көннәр ник шулкадәр акрын уза икән9 Егерме бере җиткәнен көтә-көтә көтек булып беттем бит инде. Саташа башламасам ярар иде. Үземчә күчтәнәчләр дә алган булдым. Студентта акча булмый дисәләр дә, марканы төшерергә ярамый. Тегенди-мондый гына җирдән түгел, Казан тикле Казаннан яраткан кызы янына баручы егет бит мин! Күнел шаша, күңел ашкына, татлы хыяллар диңгезендә йөзә-йөзә, соңгы имтиханны да бирдем. Иртәгә Айчибәр янына очам. Шатлыгым зур, шуңа күрә егетләр белән бераз «мыек чылатып алуга» да каршы килмәдем. Утны сүндереп йокларга яткан гына идек, ишекне шакыдылар. —Керегез. Бу сүзне Фәрит әйтте бугай. Ишек ачылып, коридордан төшкән ут яктысында Зәбирә күренде. Зәбирә! Ни эшләп йөри ул монда, кеше йокларга яткач? —Рәшит абый, сиңа телеграмма. Ул кулындагы кәгазьне өстәл өстенә куйды да шунда ук чыгып китте. Телеграмма! Айчибәрдәндер. Бүтән тагын кемнән булсын? Хатымны алуга, «кил, көтәм» дип язгандыр. Утны яндырып, кәгазьгә күз салгач, эсселе-суыклы булып киттем. Гүя мине башта мунча миченә тыгып чыгардылар да бәкегә ыргыттылар. Телеграммада: «Әтиең авыр хәлдә кайт Әниең», дип язылган иде. Биш сүз, бары тик биш кенә сүз. Тик нинди коточкыч сүзләр! Нәрсәнедер алдан планлаштырып, бик ашкынып көтсәң, шулай була ул. Менә хәзер дә, максатыма ирешергә берничә сәгать калгач, уй- ниятләрем челпәрәмә килде. Татлы хыялларым пыяладай уалды, бәхет куыгым шартлап, моңа кадәрге ләззәтле ымсыну билгесезлек, борчу, хәвеф белән алмашынды. Әтигә ни булды икән? Әтидән уйларым авылга, авылның халкына күчә. Әй. бигрәкләр дә мескен инде бу авыл халкы! Сталин системасында күпме еллар буена бары тик таяктан гына торган хезмәт көне дигән нәрсәгә эшләп тә, авызыннан өзеп, шәһәрне туйдырган һәм, әкияттәге кебек, рәхәткә бер чыгасына ышанып яшәгән беркатлы халык. Районнан җибәрелгән вәкилне күрүтә, котлары ботларына җиткән, күбесе үз гомерендә Маяковский данлаган ураклы, чүкечле паспортны бер тапкыр да күрмәгән һәм үзенен кол икәнен андамаган крепостнойлар! Әлбәттә, алар да үзләренчә бәхетле булгандыр. Ник, мескен икәнлегеңне белмәү бәхет түгелмени? Минем әти-әни дә шул чорның яхшысын, яманын үзләре аша уздырган сабыр вә күндәм кешеләре ич. Уйлана торгач, үзем өчен бер нәтиҗә чыгарам: шәхесне сыта, изә торган системага белемле, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле кешеләр түгел, куркудан аңын югалткан адәми затлар өере кирәк булган. Соң шулай булгач, Казаннан өч йөз илле чакрымнар читтә яшәгән, иң ерак дигәндә дә Бөгелмә стансасыннан ары китәлмәгән авылдашларым ничекләр итеп югары белем алсыннар. Бүгенгедәй шартлар эләксәме?! Безнең авылның әллә кайчан инде үз профессорлары гына түгел, академиклары да булыр иде. Әле «коридоры» белән җиде, ун гына класс тәмамлаган- нарының да бишесенен берсе—«Ломоносов», икесенең берсе—«Кулибин». Югары белем дигәннән, моңа кадәр авылыбыздан җиде-сигез кеше институт тәмамларга өлгерсәләр дә, миңа кадәр университетта укучылар булмаган. Моның белән әти-әни авыл кешеләренә хас рәвештә тыйнак кына горурланалар иде. Янәсе, кемнеке дисәгез, безнен төпчегебез укый ул университетта! Ә мин уйлап куям: әгәр дә Сталин режимы дәвам иткән чак булса, университет сукмагына әйләнеп карау мөмкинлеге дә булмас иде. Тарихчылар заманга иң оста җайлашучылардыр мөгаен: кичә генә аны күкләргә чөеп мактап, Хрущевка тәлинкә тоткан һәм шуның белән тамак туйдырган, фән кандидаты, докторы дигән исемнәр алу өчен ниләр генә кыйланмаган галим-голәмә хәзер Никита Сергеевич Хрушевны сүгә. Имеш, ул тегеләй, имеш, ул бодай. Ул—волюнтарист, ул—Берләшкән Милләтләр Оешмасының трибунасын туфли үкчәсе белән төйгән. Әллә чын. әллә юк. Кайсысына ышанырга да белмәссең. Ә минем әти. Хрушев турында сүз чыкса: —Хрушев авыл халкын да кешегә санаган бердәнбер патша,—дия иде. Югыйсә бар үстергән, бар эшләп тапканыбыз налог түләүгә китеп бара иде. Кешегә ияреп, ул аны бер генә тапкыр да яманламады Әткәй.. Ни булды сина? Әле бит сәламәтлегенә бер дә зарланганын юк иде Ярдәм сорап килүчеләргә һәрвакыт булыша иден: берсенә келәт, икенчесенә мунча бурадын, өен җиткерешеп’ бәхетле иттең. Ни жаным белән монда ятмак кирәк—Айчибәр янына барырга дип җыйнап куйган әйберләремне алдым да аэропортка ашыктым Бу вакытта самолетлар очмаганын да беләм. тик күнел сыкрауга түзеп булмый Әле бит Курганга очарга алган билетны тапшырасы. Бөгелмәгә билет та аласы бар Студентларның ин күп йөри торган вакыты—билетнын булмавы да мөмкин. Ләкин телеграмма белән утыртырлар әле. Билет булмавы мөмкин дип, күнелем дөрес сизенгән икән Тапшырасы билетны жинел генә тапшырдым Анда кыен булмады, бераз акчасын гына тотып калдылар Ә билет алырга дип барсам. Бөгелмә сүзен ишетүгә, кассир кыз: «Юк!»—дип. кырт кына кисте Телеграмманы тотып, дежурный янына бардым. Анысы телеграммага күзенең агы белән генә карады да: —Авыру икәнен раслап, врач кул куймаган, мөһере дә сугылмаган,— дип, кабинасыннан ук чыгып китте Их сез, кешеләр! Әтием авыр хәлдә яга бит Гомер буена балта чапкан, күпме кешене йорт-жирле. бәхетле иткән әтием Минем әнкәй кебек Иделдәй сабыр хатын җир йөзендә тагын бар микән? Ул марҗалар кебек чәч йолкып еламас, башларын стенага бәрмәс Ләкин, ниндидер хәйлә белән ялган телеграмма сукмас Гомердә дә моңа кулы бармаячак. Ә сез ышанмыйсыз. Врач кул куймаган, мөһере юк. имеш' Авыл җирендә каян алсыннар сина ул врачны! Әле ничек телеграмма җибәрергә телефоны эшләгән... Ин кыены, беләсезме, ни икән.’ Чарасызлык, гаҗизлек. Әллә ниләр эшләрдәй буласың, читлектәге кош сыман талпынудан, бәргәләнүдән узмыйсың. Кассадан кассага ташлануларымның, этелә-төртелә чират торуларымның файдасы тимәде Утырырга урыннар юк иде. калган төнне тәпи өсте уздырдым Барып зарланырдай, хәлемә керердәй ник бер кеше булсын Кичер. Айчибәр, хәтта синең турыда да оныттым мин ул минутларда Күз алдымда бары әткәй генә булды. Иртәнгә һава бозылып китте Югыйсә, төнлә белән күктән чекрәеп йолдызлар карый иде Күз күреме начар диеп. Бөгелмәгә рейсларны һаман кичектерә килделәр Аэропортта кешеләр артканнан арта барды Кон урталарына анда алма төшәр урын да калмаган иде инде Ниһаять, кырмыска оясына кислота замы шылармыни. моңа кадәр үз җаена гөжләгән аэропорт халкы кинәт хәрәкәткә килде Әллә артык игътибар белән тынламаган1а. игьланнын кая икәнен ишетми калганмын. Ярый әле икенче тапкыр кабатладылар Бөгелмәгә икәнен белгәч, өмет бит ул шайтан кебек, бәлки дигән өмет белән Бөгелмәгә очучылар язмышы хәл ителә торган секция янына мин дә килеп бастым Их. бар бит ул бәхетле кешеләр, багажларын үлчәтеп, билетларын регистрациялиләр дә самолетка чыгу юлына юнәләләр Ә мин. әтинең авыр хатдә икәнлеген белгән килеш, әллә була, аллә юк билетка өметләнеп, көтә бирәм Кинәт башыма бер фикер килде нигә азе миңа да алар белән чыгып, самолетка утырырга тырышып карамаска * Дөнья хәлен белмәссең Очучылардан берәрсе бәлки хәлгә керер Бар кеше дә мондагылар сыман тун Йөрәкле түгелдер әле Кешеләр бер-берсен этә-төртә очу кырына чыннар Аларга карап аптырыйм: кулында билетын була торып, ник инде ашыгырга? Горурлыгыңны саклаган хәлдә, салмак кына кереп утырып булмыймыни? Юктыр, безнен Рәсәй чынлыгы, яшәвебез рәвеше шушыдыр. Билетлы пассажирлар беткәч, алар артыннан минем дә бик кереп китәргә исәбем бар иде. Хәтта ачык капкадан эчке якка жиде-сигез адымнар ары үтәргә дә өлгердем. Кизү хатын: — Гражданин, сез кая? Хәзер үк кире борылыгыз!—дигән дәһшәтле тавышы белән туктарга мәжбүр итте. Нишләргә? Әллә йөгереп, пассажирлар арасында югалыргамы? Юк, барыбер табарлар, хәтта самолетка утырып өлгерсәм дә, сөйрәп төшерерләр. Аннан соң, авылга, хәл эчендә яткан әткәй янына кайтасы урында, бөтенләй башка җиргә илтеп тыгарлар. Безнең милиция кулына эләксәң, беттең. Аңлатам, төшендерәм димә, файдасыз, барыбер хәлеңә кермәсләр. Аларга сөйләдең ни дә. таш баганага сөйләдең ни. Узган май аенда булган бер вакыйга исемә килеп төште. Зачетлар биреп йөргән чак. Көтеп алган яфрак исе күңелне алгысыта, тынчу бүлмәдән качарга өнди. Көне буена китаптан хәреф чүпләп түмгәккә әверелгән башларыбызга һава сулатырга дип. ял паркына чыктык. Таганнар янында ике кыз белән танышып, озата киттек. Алар Идел буе районында ук яшиләр икән. Сөйләшәсөйләшә атлый торгач, автовокзал каршындагы яңа өйләнешүчеләр паркына кереп киткәнбез. Паркнын түр башына җитүебезне көтеп кенә торганнар диярсен, агачлар арасыннан каршыбызга җиңнәренә кызыл тасма бәйләгән дүрт дружинник белән бер милиция сержанты килеп чыкты. Дружинникларнын икесе кызлар иде. Сержантның вазифасы бәлки шулдыр, әллә кызлар алдында бик эшлекле булып күренәсе килдеме- —Документларыгызны күрсәтегез,—дип таләп итте. —Соң инде, иптәш сержант,—дим көлгән булып,—без бит һава суларга гына чыккан кешеләр. Кем инде андый чакта үзе белән документ ала... Сержантны минем җавап ярсытты гына: —Анысы мине кызыксындырмый. Документларыгыз кая дип сорыйм мин сездән! Чәр-чәр килеп, өтер кадәр генә гәүдәле дружинник кыз сүзгә кушылды Өрсәң очарга торган хәсрәт капчыгы. —Ни эшләп йөрисез бу вакытта? Сәгатемә карадым: әле унберенче ярты да җитмәгән иде. — Йөрисе килгәнгә йөрибез,—дип жавап кайтарды Рамил —Нәрсә, әллә йөрергә дә ярамыймы? —Нормаль кешеләр хәзер өйләрендә утыра. Телемнән тартай тартты бугай: —Ә сез нормаль түгелмени? Юкка-барга бәйләнеп йөрисез?—дип, усалланып жавап кайтардым мин. Бу исә аларга бөтенләй ошамады. Дружинник кызларның икенчесе дә үзен күрсәтәсе итте: —Егетләр, карагыз әле, болар безнең белән ничек сөйләшәләр. Бераз акылга утыртырга кирәк үзләрен! Шулай инде ул, җәнҗал чыгарырга кирәк булса, эт өерендә башлап әнчеге өрә башлый. Башланды шуннан, башланды шуннан! Кысылмасам, кысыр калырмын, дип курыккандыр, моңа кадәр дәшми торган дружинник егетләрнең дә ябык чыраендагы зур борыны өстенә калын пыялалы күзлек атландырганы әтәчләнеп алуны кирәк тапты. —Анагызны фәлән итим!—дип, тәэсирлерәк итү өчен сүзен сүгенүдән башлады. Әле ярый без очрадык. Кадеребезне белеп, рәхмәт әйтәсе урында... Югыйсә үзегезнең корсагыгызга пычак терәп, кызларыгызны күз алдыгызда чиратка салсалар... — Петя, ул кызлар бәлки шуның өчен генә кергәннәрдер дә... Кызларның теге өтер кадәрлесе, үз сүзеннән бик канәгать калып хихылдады. Егетләр булсак та. мондый ук оятсызлыктан Рамил дә. мин дә сүзсез калдык. Кара, ни сөйли бит! Җитмәсә, үзе дә хатын-кыз нәүгыннан лабаса. Без ни дә булса кылырга өлгергәнче, паркта танышкан кызларнын Айсылу исемлесе: —Теленне тый. кабахәт!—дип. тегенен чәченнән урап алды. Сыер дуласа, аттан яман була, диләр, әгәр дә сержант белән ике дружинник егет аерып алмаса. теге «өтер» чәченнән колак кагачак иде Айсылу аның чәченә ябышмаса да. безне болай гына җибәрмәячәк - ләре көн кебек ачык иде. Күрәсен. аларга да план җиткерелгән булгандыр Шуна күрә, кызларны аеруга, сержант тупас тавыш белән —Әйдәгез, штабка киттек. Там разберемся'—дип. минем җингә килеп тә ябышты. Шулай да дипломатиянең сонгы чарасын кулланып карарга булдым. —Иптәш сержант, җибәрегез, ә! Без беркемгә тимәдек, безгә дә тимәделәр. Паркка ун минут чамасы элек кенә килгән идек Парк бит бу. Йөрергә дә ярамагач, анын ник кирәге бар9 Ләкин сержант азакка кадәр мине тынлап та бетермәде —Әле сез милициягә карышасызмы9 Беркетмә төзергә туры килер. Киттек!— диюгә, дружинниклар да безне тарта-йолка башладылар Рамил белән күзгә-күз карашып алдык Бәлки качып та котыла алыр идек—куак арасына сикердең дә юкка чыктын. Ә кызлар ни эшләр? Юк. аларны бәладә калдырып китү егетлек түгел. Бердәнбер чара— буйсынырга кала. Автовокзалдан ерак түгел бер йортнын подвалында булып чыкты безне ирексезләп алып килгән ирекле халык дружинасы штабы Керә-керешкә сержант алама өстәл артындагы бердәнбер урындыкка утырып, беркетмә язарга кереште Фу. бу минутта шушындый җирәнгеч хатирә искә төшмәсә. ярамый идемени сон! Болай да күнелнен үзенә урын тапмый борчылган чагы Әйе. ул вакытта безне өченче яртыга кадәр утырттылар штабта. Башта исем-фамилияләребезне. кайда эшләү-укуыбызны. торган жирне сорадылар. Аннан шуны телефон аша шалтыратып ачыкладылар. Күпме әшәке сүз ишеттек, мәсхәрә, кимсетү кичердек. «Тәртип сакчылары» кызлар бар дип тә тормадылар. Кан исенә исергән ерткыч кебек, безнең көчсезлегебездән. җавап кайтара алмаячагыбыздан тәм табып. 1әззәт чиктеләр Шушы әшәкелектә, кыргый оргиядә дружинник кызлар да егетләрдән кимен куймадылар, әгәр арттырып та җибәрмәгән булсалар Армиягә яна алынган вакытта «дед»лардан да моның кадәр мыскыллаулар күргәнем юк иде Әнә бит. карап торуга алар өтек кенә, ләкин аларнын кулында власть бар. алар көчле, алар кодрәтле Менә хәзер безне изеп ташласалар ла. үзләренә берни булмаячагын белеп, алар тантана илә. кыргый ләззәт кичерә Кайдан килгән мондый кансызлык* Югыйсә, үзләре дә студентлар икән бит Хәтта сержанты да читтән торып университетның юрфагына укырга кергән Диплом алгач, ул кемгә әверелер9 Бу кызлардан туган балалар кем булыр9 Яна өйләнешүчеләр паркында башланган маҗарамын сасысы университетка кадәр барып җитте һәм группаның комсомол җыелышы белән төгәлләнде «Җәмәгатьчелек тәртибен бозган, тәртип саклаучыларга хезмәт вазифаларын үтәгән чакта каршылык күрсәткән, аларга кул күтәргән, мыскыллаган өчен» безне чак кына комсомолдан чыгарып, университеттан кумый калдылар. Ярый ате эчмәгән булганбыз Группадашлар каты бәрелмәде Алар безнең очраклылык һәм әшәкелек корбаны икәнлегебезне андый иделәр Тик милициядән килгән кәгазьне дә җавапсыз катырырга ярамый Димәк, җыелыш җыеп, «университет студенты исемен пычратучыларга» карата чара күрелергә тиеш Бөгелмәгә очасы самолетка монсу караш ташладым да. кире борылып, тимер койма артына чыктым Хис ташкыны белән чагыштыр- ганда салкын акыл өстенлек алды. Алыр да, авызың бер пешсә, салкын шулпаны да өреп кабарсың. Ә минем авыз бер генә пешмәде инде. Тагын күпме пешәр. Торам басып, торам самолетка утыручы кешеләрдән көнләшеп. Бу минутта миңа алар дөньяда ин бәхетле кешеләр булып тоелды. Озата барган дежур хатын, вазифасын үтәгәннән сон, Берлинны алган төс белән, кире кайтты. Бөгелмә самолеты двигательләрен кабызды. Өметем киселгәннән киселә бара. Дөресрәге, ул күптән инде нульгә тигез. Ләкин дөньяда могҗизалар булып тора. Көтмәгәндә язмыш миңа да елмайды. Аэропорттан чыгып, капкага ике ир якынлашты. Аларның берсе очучы киемендә иде. Анысы икенчесен култыклап алган. Миңа аерым-аерым сүзләре ишетелә: —Абый, дим, ну, кеше бул инде. Мине бөтен дөньяга хур итмә! Хәзер үзеңне алып китәләр бит... Абый дигәне милицияне урысчалатып өч хәрефкә җибәрә. Ул дөм исерек булып, аягында чак басып тора. Үзе нидер мыгырдана, киреләнеп, читкә тартыла. Башыма яшен тизлегендә уй ничек килгәндер, алар янына барып басканымны сизми дә калганмын. —Гафу итегез, сез Бөгелмәгәме?—дип, очучының җиңенә кагылдым. —Әйе,—диде ул сискәнеп. Аннан мина карагач, җиңел сулап куйды — Уф, милицияме әллә дип, котым очты. Йә, шуннан? —Минем әти авыр хәлдә, әни телеграмма суккан. Билетлар юк. Альт кайтыгыз, зинһар, мине. Ике бәясен түлим. Ышанмасагыз, телеграмманы күрсәтәм!—Кулымны кесәгә тыга башлаган идем, очучы: —Кирәкми, туган, болай да ышанам,—дип туктатты.—Акчаң да кирәкми. Менә бу юньсез—минем абый. Шуны самолетка алып керергә булышсаң—вәссәлам! Югыйсә, бер үземә генә авыр. Җитмәсә, билдәге радикулит кузгалып маташа. Дежурныйлар эндәшсә, жавап бирмә, алар белән үзем сөйләшермен. Аңладыңмы? —Аңладым, рәхмәт. Инде моннан соң да Ходай юк дип әйтеп кара! Өмет бөтенләй киселеп, кешеләр күңелендәге күгәргән туңлыктан гайрәтем тәмам чигеп беткәндә, менә бит нинди миһербанлы бәндәләр ярдәм культ суза. Яшибез болай булгач! Рәхмәт сиңа, летчик иптәш! Рәхмәт аның нәкъ миңа кирәк вакытта эчеп исерә алган абыйсына! Рәхмәт теләсә кемне ләх итә алган совет аракысына! Ә самолетка утырту... Самолетка утырганчы, мин ул абзыйны сыртыма салып, аэропорт тирәсен җиде тапкыр урап чыгарга да риза. Тик туктатмасыннар, аркылы төшмәсеннәр генә! Бәхеткә, аркылы төшүче дә, туктатучы да булмады. Әле генә мине очу кырыннан куып чыгарган тәртип саклаучы ханымнар өчен хәзер без әллә бар, әллә юк идек. Самолетта буш урыннар берәү дә калмаган, очучы кергәнне генә көтеп торалар икән. Безнең арттан ук ишек ябылды. Очучы: —Сезгә икегезгә менә шушында басып кайтырга туры килер. Зинһар, абыйга күз-колак булыгыз инде. Ә син, абый, үзеңне тәртипле тот,— дип, самолетның койрыгына төялгән авыр чемоданнар, буаз сумкалар, иләмсез рюкзаклар янында калдырды да кабинасына юнәлде. Ил—14 самолеты очу кырындагы түмгәкләрне санап барды-барды да, кинәт үкереп, һавага күтәрелде. Шул вакытта койрык бераз уйнап алды, ләкин ул бер минутка да сузылмагандыр, самолет тотрыкланып, болытлар арасына кереп чумды һәм һәр минут безне Бөгелмәгә якынайта башлады. Койрыкта иллюминатор юк. Ачык ишектән салонга карыйм. Пассажирларның һәммәсе үз эшенә чумган: берәү газетага борын төрткән, икенчесе алдындагы журналдан башваткыч чишә, өченчесе ашый, кемдер инде башын кырын салырга да өлгергән. Бер утыргычта икәү кәрт суга. Багаж белән мәетләр генә йөртә торган койрыкта баручы без фәкыйрьләрдә берәүнең дә эше юк. Минем юлдашым, кереп басуга: —Таныш булыйк,—дип, көрәктәй кулын сузды да. исемен әйтергә өлгергәнче, баскан урынында йокыга да китте. Башта ул чыннан да аяк өсте йоклады Тора-бара. йокы авырлыгыннан, ахры, аяклары сыгыла барып, чүгәләде һәм шул чүгәләгән хәлендә берничә тапкыр гырлап та алды. Хәер, никадәр көчле гырласа да, жиде-сигез мен метр биеклектән оча торган самолетта двигательләр тавышыннан бераз оеган, бераз миңгерәүләнгән пассажирлар моны сизәрлек хәлдә түгел иде. Минем дә ис китмәде. Ис китсә дә. кая барыйм—койрыкта урын тар, ишеген ачсан, кар катыш ак болытлар кочагына чумасын. Өстәвенә ана. анын бөек исереклегенә минем рәхмәтем зур иде. Әгәр дә ул айнык булса, очучы энесе минем белән вакланып торыр идеме икән. Ә мин әти хакына исерек белән янәшә кайту гына түгел, хурлаутүбәнсетүләргә дә түзәсе идем. Исерек дигәннән, юлдашым ике тапкыр ишек ягына табан талпынып карады Туктаттым Ярый, тарткалашып тормады Рәхмәт үзенә, әйбәт исерек икән, сүземне тыңлап, урынына кабат чүгәләде дә йоклавында булды. Иллюминатордан тышка карыйм Өстә зәңгәрсу-кара күк йөзе, аста— төрле төстәге симез-симез болытлар Алар арасындагы ачыклыктан ерактаеракта жир күренеп китә. Җир күренүгә, иллюминаторга ныграк текәләм: безнен авыл түгелме? Авылыбыз күренсә, өебезнен морҗасыннан чыккан төтеннән дә әтинең хәле ничек икәнлеген белер идем сыман Ләкин акылым шунда ук каршы төшә: юләр син. Рәшит. Казан белән Бөгелмә арасында кайдан килеп сезнең авыл булсын, ди Уйларымнан юлдашым бүлде. Ана мондый житехтек кайдан килгәндер, ул кинәт сикереп торды да шүрлекләргә куелган әйберләрне актарырга кереште —Нишлисен син? —Болай ятып булмый, аэропортка барырга кирәк,—ди бу—Озак кайтмый торсам, хатын ачулана Көлсәң көл. еласаң ела. Чынлап торып ишеккә барырга тели —Агай, ашыкма Урамда буран, самолетлар очмый Буран басылгач, үзем әйтермен,—дип. көчкә тынычландырдым тегене Аны тынычландырып бетерүем булды, стюардессаның —һава шартлары начар булу сәбәпле, самолет Бөгелмәгә төшә алмый, шуна күрә кире Казанга кайтабыз,—диеп, котыбызны алды Салонда ыгы-зыгы купты. Стюардесса аларны юата, тынычландыра, кемгәдер минераль су бирә Их. тагын булмады. Бөгелмәгә дә югыйсә ерак калмагандыр Сәгатем,» карадым инде илле минутлап очабыз Күп булса, тагын жиде- сигез минуттан төшеп утырасы булганбыз Парашютым булса, сикерепләр генә төшәр идем. Язмышларына буйсынган пассажирлар тынычланды Казанга кайтабыз дигәнгә күнегеп кенә килгәндә, динамик тагын шытырдады һәм баягы тавыш яңгырады: —Хөрмәтле пассажирлар! Бөгелмә аэропорты кабул итә башлау сәбәпле, самолет курсын үзгәртте Тагын ун минуттан Бөгелмәгә төшәчәкбез. Ура! Мен яшә. чибәр гуташ. авызыңа бал да май' Чыннан да самолет бераздан җиргә төшеп утырды Пассажирлар урыныннан кузгалганчы, сәрхүш агайның очучы энесе яныбызга килеп җитте һәм җиңел сулап куйды —Уф! Рәхмәт сиңа, туган, исән-имин алып кайтып җиткердең. —Үзегезгә рәхмәт —Салып алса, анын гадәте шатун аюныкы кебек. Бик интектермәдеме? —Зарар юк.—дидем мин. сер бирмичә Берничә тапкыр саруымны кайнатып алганын әйтүдән ни файда. Киресенчә, Бөгелмәгә кайту мөмкинлеге тудырган өчен очучыга рәхмәтем шулкадәр зур иде, акча суздым. Ләкин ул: —Юкны сөйләмә,—дип, кырт кисте.—Син, туган, нинди ярдәм күрсәткәнеңне үзең дә белмисең. Киресенчә, акчаны сиңа мин түләргә тиеш... Ярар, акча алмыйсың икән, бигрәкләр дә зур рәхмәт. Студенттан акчаның кайчан артканы бар... Мен бәла белән аэропорттан район үзәгенә кайтып җиттем. Кичке сигез. Бу вакытта түгел, көндезләрен дә безнең авыл ягына транспорт табуы кыен. Диспетчер апа: —Иртәнге алтыда ул якка вахта автобусы барырга тиеш, көтеп тор,—дип тынычландырмакчы. — И апа җаным, көтәрлек булсам, самолет койрыгында кайтмас идем мин. Әтием, әтием авыр хәлдә ята! Таш яуса да, миңа кайтырга кирәк. —Балакаем, тыңла олы кешенең сүзен: бу буранда адашып харап булырсын бит. Кунар урының булмаса, өебезне өйрәтәм, абыең өйдә, безгә кереп кунарсың. —Рәхмәт, апа-җан. Казан тиклем Казаннан кайтып, тагын ун сәгать буена ничек җаным түзсен. Йөрмәгән юл түгел, ничек тә кайтып җитәрмен. Төн. Уразайга каратып, юлга чыктым. Сукмак катылыгын тоеп булмый, кар көртләре сарган. Тик бу юл миңа таныш: өч ел буе шушыннан урта мәктәпкә укырга йөрдем. Атнасына ике-өч тапкыр кайтып-килә идек. Буран этеп екмакчы булып көчәнә, теләгенә ирешә алмагач, гарьлегеннән ыңгыраша һәм тагын да зәһәррәк һөҗүмгә күчә: керфекләрне каерып, күзгә кар тутыра, борын тишекләрен, колакларны томалый, өскә кигән көзге пәлтәне тарта, йолка. Авызны ачсаң, теш араларында курай уйный башлый. Этләшмә, табигать. Дөньяга бүген килмәгән—давылын да, карынбуранын да күргән бар. Кайтам булгач, кайтам! Унбиш чакрым ара безнең кебек егеткә еракмыни ул! Борылып карыйм: утыз мең кеше яши торган район үзәгенең иң якты уты да күренми. Кола яланда мин япа-ялгызым. Тырыша-тырмаша ташбака адымы белән булса да атлыйм. Авыз кибә. Эчәсе килүгә түзәр әмәл калмагач, кар кабам. Аны шунда ук йотмыйм, башта авызда эретәм. Кичәдән бирле авызга бер тәгам ризык кергәне юк. Ничек эчәсе киләдер, югыйсә ашыйсы килми. Буранлы чынбарлыкны ертып, каршыма кинәт Айчибәр килеп чыкты һәм анын үпкәле тавышы ишетелде: —Әйттем кый, Рәшит, кара каеннарга кагылган кеше бәхетсез була дип... —Айчибәр, син ничек монда килеп чыгасы иттең? —Мине бирегә мәхәббәтем китерде. Сине фаҗигадан йолып алгалы килдем. Айчибәр каршымда гына. Кулымны сузып, аны тотмакчы булам. Ул тоттырмый, алгарак күчә дә җырлый башлый: Амбирактин, жамбирактин. Кияү килә жырактин... Анын җыры үксү белән алышына: —Их, Рәшит, никләр кара каеннарга кагылдың? Чү, галлюцинация башландымы әллә? Кайдан килеп кара каен искә төште9 Карга утырганмын да оеп барам ич! Инде күптән Уразайга житәргә тиеш идем Кайсы якта ул Уразай? Шулай ук юнәлешне югалттым микәнни? Бәлки хәлнен калганын саклау өчен көн яктыруын утырып кына көтеп алыргадыр 9 Ләкин ниндидер эчке тавыш кисәтте: «Карга утырма. Рәшит, утырма Утырсан, тора алмассын. харап будырсын». Атлавын атларга, ләкин кайсы якка табан9 Әһә. район үзәгеннән чыкканда, җил сулданрак исә иде Шул арада гына юнәлешен үзгәртеп өлгермәгәндер әле Бу хакыйкатькә төшенү дәрт бирде, көч өстәде Яшибез ате бодай булгач! Атлау торган саен авырая барды Тагын күпме вакыт узгандыр, җил өереп китергән буран элпәсе аша күземә ут яктысы чагылып киткәндәй тоелды. Тагын галлюцинацияме, тагын саташаммы9 Саташсам саташамдыр, тик тору—һәлакәт—шунда табан атладым Юк, ут диеп ялгышмаганмын—мин чыннан да Уразайнын безнен авыл белән ике арада салынган сыер фермасына килеп чыкканмын Ә авыл үзе кайда сон? Мин аны кайсы яктан урап узганмын? Ничек силос базларына төшеп харап булмаганмын9 Бик тирән бит ул базлар. Бу афәттән кем саклаган? Ут яктысында сәгатькә карадым Төнге ике тулып килә Башка вакытта бер сәгатьтә уза торган араны алты сәгатькә якын кайтканмын Алда тагын җиде-сигез чакрым Вокзалдагы апа хаклы булган мине юлга чыгарып җибәрәсе килмичә. Чак харап булмадым ич Аяклар үзеннән-үзе сыгыла Күзне йокы баса Җылыга—сыер абзарына— кердем дә салам өстенә аудым. Яландагы мәхшәрдән сон сыер тизәге кагыш борынны ярып керә торган әчкелтем силос исе мина оҗмахның үзе үк булмаса да. аның ишек алды булып тоелды Күшәп яткан сыерлардан аңкыган сөт исе эш булмау сәбәпле үз вазифасын оныта башлаган ашказаны бизләрен кытыклый Их. менә хәзер берәр җамаяк яңа сауган сөт эчсән иде! Торырга талпынып карадым Баш күтәрелде, ә гәүдәне әйтерсең таш белән бастырып куйганнар иде—коч җитмәде Нәкъ армиядәгечә торгызуын торгыздылар, тик уятырга гына онытканнар Тук. тук. тук! Әткәй белән икебезгә мунча бурыйбыз Пазын сызып бирле дә әти минем ничек чапканны карап тора Мина әле унөч кенә яшь Ләкин әти алдында сынатасы килми Үч иткән сыман, мин чабасы урында гел ботак туры килеп тора Ул усак ботагының әшәкелеге Әти сөйли иде бер балта остасы чуаш үләргә яга икән Әйткән ди барыгызны да пәхиллим. чыршы белән усак погагына гына пәхиллегем юк Селтәнәм, селтәнәм. әллә шп комачаулый, бер дә теләгән урынга чабылмый Минем үҗәтлекне карап торган әти көлемсерәп акыл бир,» —Улым, ботакның астыннан да. ана каршы балтаңның очы белән чабып куй, җиңелрәк булыр. Мин ул өйрәткәнчә эшлим Аннан сон вак-вак итеп ботакны китеп алырга керешәм Ни сәбәптәндер ап-ак усак бүрәнә комач төсенә әгПәнде һәм йомычка урынына балта тигән урыннан кан чәчрәп чыкты һәм әтинең битенә килеп сыланды Әти: —Ай' дип кычкырып җибәрде Ул арада бөтен осте кан белән тулды Мунчаның бар буралган каләресе җимерелеп, бүрәнәләре төрлесе төрле якка табан тәгәрәде. —Балакаем!—Әнкәй маңгаемнан сыйпый Мин өйдә икәнмен бит Ә кайчан кайтып җиткәнмен9 Ник мин аны хәтерләмим9 Әти кая китте9 Әтине эзләп, күзләремне ачтым Каршымда берничә хатын кыз Кемдер башымны тоткан Үзләре берсен-берсе бүлдермичә генә сөйләшәләр: —Маңгае ут кебек яна. —Буранда адашып килеп кергәндер, мескен. —И-и, котырып та куйды төнлә белән бураны. Әле ничекләр монда килеп эләккән... —Сорагыз әле. кайсы авылныкы икән? —Өстенә дә юка киенгән. —Сез кемнәр? Аларнын сыер савучылар икәнен сорауны бирүгә үк үзем дә анлаган идем. Минем соравым аларны башта сискәндереп җибәрде. Ләкин сискәнүләре шунда ук куанычка әверелде: —Уянды, уянды! —Балакаем, өшегән җирләрен юкмы9 Ничекләр монда килеп чыктың? —Кайтуыңмы, баруыңмы? —Аллаһы Тәгалә саклаган үзеңне, катып үлә язгансың бит... Сәгатемә карадым: биш тулып килә. Димәк, мин өч сәгатькә якын черем иткәнмен. Тукта, ничек оялмыйча барин кебек ятам сон әле мин? Анда бит әти хәл эчендә Авыл бит әнә тегендә, кул сузымы җирдә, якында гына. Сикереп торырга теләдем, тәнем үземә буйсынмады. Шулай да бу апалар янында сер бирергә ярамый. Яратмыйм үземне кызгануларын! Авырлык белән булса да. торып бастым. Чыгып китәргә җыенуымны белгәч, сыер савучылар каршыма басып, үгетли башладылар: —Яктырганны көтәр идең... —Бураны бераз басыла төшсә дә, юлы юк бит аның... —Юк-юк, китмисен, күрәләтә сине үлемгә чыгарып җибәрер хәлебез юк. Бу киң күңелле апаларга хәлемне аңлатмыйча чарам калмады: —Әти авыр хәлдә дип телеграмма алган идем. Әнкәй суккан... Апалар кинәт шым булды. Бер мәлгә кабер тынлыгы урнашты. Хәтта сыерлар да күшәүләреннән туктаган кебек тоелды. Үзара карашып алганнан сон, арада өлкәнрәге әйтте: —Үскәнем, әз генә көтеп тор. Хәзер трактор түбән оч хатыннарын алып килә. Аннан сон Алмас сине авылыгызга илтеп куяр. Ул йөреп кайтканчы, булган саламны без кул белән ташый торырбыз. Бу хәлендә чыгарып жибәреп, гомер буена вөҗдан газабы кичерергә мәҗбүр итмә безне. Төнге одиссеям миңа бераз акыл керткән иде инде. Алай трактор да илтәсе булгач, көтү дөресрәк булыр. Тракторның бит аның ин акрыны да миннән кызурак йөри. Хәл дә юк сыман. —Рәхмәт сезгә, апалар! Күңелем тулып, күзгә яшь бәреп чыкты. Бөтенләй таныш түгел кешеләрнең, хәлемә кереп, ярдәм итәргә атлыгып торулары чарасыз итте Гел шулай мин, көтелмәгән яхшылыкка очрасам, бугазыма төер утыра, сабый баладай мәлҗерәп төшәм. Ул арала трактор килеп туктаган тавыш ишетелде. Ишек ачылып, ферма эченә тагын сыер савучылар, аларга ияреп, бер яшь кенә ир-егет тә керде. Хатыннар исәнлек-саулык сорашкан арада, әлеге дә баягы апа тракторчы егеткә хәлне андатгы. Авыл кешесе авыл кешесе инде: сөйләп бетергәннәрен дә көтмәде, Алмас мина: —Киттек!—дип әйтте дә ишеккә кузгалды. Башымны ия төшеп, сыер савучыларга рәхмәтемне белдердем. Саубуллашуым да шушы булды. Мин чыкканда, Алмас арбасын тракторыннан ычкындырып маташа иде. Икәүләп кабинага кереп утырдык. —Хэзер үземнең лимузин белән авылыгызга күз ачып йомган арада илтеп куям мин сине' Трактор алга ыргылды Алмас башта кар күмгән зур юлга чыкты, аннан үзе генә белгән билгеләрдән чамалап, ак буран пәрдәсе аша безнен авылга табан юнәлде Авыл әле йокыда Анда-санда өйләрдә ут алганнар Безнеке кап- карангы Бу караңгылыктан йөрәккә шом өрелә. Алмас белән хушлаштым да тыңларга теләмәгән аякларымны өстерәп, ыңгырашып ачылган тун капка аша кар баскан сукмактан өйгә уздым Әнкәй гажәпләнер инде Ә нишләп ут юк? Мөгаен әтинен хәле арулана төшкәндер дә. йокласын дип, сүндергәннәрдер Гажәпләнүемә. ишектә йозак иде Йөрәк жу итеп китте Хәлсезлегемне дә онытып, берничә йорт аша гына яшәүче аткән абыйларга йөгердем Алар әле тормаган. Башта һау-һаулап каршы алган Актырнак. танып, койрыгын кысты һәм яныма йөгереп килде дә өй ишегенә кадәр озата барды Монда да ут алмаганнар, монда да караңгылык ниндидер куркыныч турында кисәтә сыман Тизрәк ут яндырсыннар иде Ашыгып ишек дөбердәтергә керештем Тәрәзәләрдә гөлт итеп ут кабынды Кемдер тиз-тиз ишек янына килде һәм шылтыратып, келәне ычкындырды Җинги икән —Рәшит,—диде жиңги. гаҗәпләнеп,—балакаем. синме сон бу9 Мичекләр кайтып җиттең? Әйдә, ник катып торасын, өйгә кер’ Өйгә уздык. —Җиңги, әтиләр кайда’—Өйгә керү белән беренче соравым шул булды. —Энем, әткәйнең хәле бик авыр Район больницасында ята Операция ясаганнарына өч көн. алга китеш юк Әнкәй дә. абыен да куна-төнә аны саклыйлар. Буран булгач, кичә бара алмадым, өченчекөн барып кайткан идем Өнсез калдым. Бураннарда адаша-адаша. төне буе кайттым. улемнән чак калдым—мин авылга, әти янына ашкындым. Әнине лә әйтер идем инде, кайда ятканын күрсәтеп булмый идемени' Белгән булсам монда кайтып йөрмәс, вокзалдан туп-туры больницага гына йөгергән булыр идем. Хәер, әнине дә гаепләп булмый, ул мескеннең дә зиһене таралгандыр кинәг килгән кайгыдан Әле ничек телеграмма сугарга башы җиткән —Җиңги, жиңги дим. әйт инде, көттермә әтигә нәрсә булды? Йөрәкме? Җинги юк дигәнне аңлатып, башын селкеде —Егылдымы? —Авариягә очрадымы? — Интектермә, жиңги. әйт И энем, сөйләсәң, кеше ышанмас Әткәй бит колхозның нәсел үгезен карый иле Шул үгез, никтер пәриләнеп, мөгезе белән әткәйне чөеп ыргыткан Корсагын мөгезе эчәгеләренә кадәр ерткан Дүрт сәгать операция ясадылар Аңына килгән саен, сине сорый — Белмәдем бит. белмәдем Төне буе кайттым, жиңги Төне буе' Мин әтине өйдәдер дип уйладым Адашып беттем — Ярар. энем, бик өзгәләнмә Барысы да Ходай кулында Тәкъдирендә шулай язгандыр Ай. бу башсызлык дигәнен' Чәем кайнап чыкты, мин сине сүз белән сыйлап утырам икән Сөйләнә-сөйләнә. жиңги табын хәзерләргә кереште — Буран бик котырды, вахта автобусы килә алмас, сөт илтә торган трактор белән китәрсен Син бит ачтыр Әйдә, чәй эчеп, капкалап ал, хәл керсен Төсен качкан, арыгансыңдыр Җинги кулы белән маңгаемны тотып карады —Ут булып янасын ич син. Мәле, аспирин эчеп җибәр. Юк-юк, берне түгел, икене эч. Аннан бөркәнеп ятарсың. Курыкма, үзем уятырмын. Тәмле иде җиңгинең чәе. Бер-бер артлы өч чәшкә эчкәнемне сизми дә калганмын. Аннан соң түр яктагы диванга кереп яттым. Җиңги мал- туар карау хәстәренә кереште. Абый өйдә булмагач, бүген аңа эш күп. Әти турындагы борчулы уйлар йоклап китәргә ирек бирми. Ни булган үгезгә, ник ярсыган? Бүтән вакытта бер дә пырдымсызланмый вде бит. Эскерт кадәр гәүдәле нәсел үгезенең ярсыганын күз алдыма китереп карадым: кан баскан күзләр, очлы мөгезләр һәм мөгез очында—әти... Абыйларның өч баласы тәмле-татлы төшләр күрә-күрә йоклыйлар. Аларның кечесе—кыз. Ул аерым яткан. Ә игезәк абыйлары Хәким белән Хәбиб—гел бергә. Уянгач, алар бер сәгать тә сугышмый-талашмый тора алмыйлар, юктан да эләгешеп китәләр. Шул ук вакытта үзләре бер- берсеннән башка да яши алмыйлар. Әнә хәзер дә берсе аягын икенчесенең өстенә салып йоклый. Алар өчен тышта буран да, көч-хәл белән кайтып ауган Рәшит абыйлары да юк. Аларның башы астына баллы кашык салынган. Балаларның тәмле итеп мышнавына вакыт-вакыт өй почмагына килеп кабыргасын сыдырткан җилнең кызганыч улавы кушыла. Мич казнасына кереп оялаган әрсез чикерткәнең кычкыруы ачуны китерә. Бу авазлар тик тә чарасызлыктан гаҗизләнгән йөрәккә шом сала. Ләкин жинги биргән мәтрүшкә чәе һәм кура җиләге кайнатмасы үзенекен итте: тәнгә тир бәреп чыкты, ниндидер җиңеллек иңгәндәй тоелды, һәм күз кабаклары үзеннән-үзе йомылды. Күпме йоклаганмындыр, җиңгинең сак кына эндәшүенә уянып киттем: —Рәшит, районга барасыңмы? Сөт тракторы синнән башка китеп куймасын. Аннан калсаң, ат эзләргә туры килмәгәе. —Ә вахта автобусы? —И-и, аңа ышансаң, әле кайчан бураны туктый да кайчан юл ачалар. Мондый буранда нефтьчеләр үзләре дә куна-төнә яталар. Тәнгә таш бастырганнармыни, аякларны да селкетәсе килми. Баш авыртуы күзне әчеттерә. Ни булгандыр, хәтта тел дә бик авырлык белән генә кыймылдый. Кипкән иреннәремне ялыйм да төкерегемне йотарга телим. Ләкин йотып булмый, каты матдә кебек, тамак төбенә җиткәч, ул буалып кала. Тамагым шеште микәнни? Казанда чакта сау-сәламәт идем ләбаса. Тырыша торгач, көч-хәл белән төкерегемне йотам. Моның ише чакта иң яхшысы—мөмкин кадәр күбрәк кайнар чәй эчү. Чәй, чәй, чәй!.. —Җиңги, чәең бармы? —Бар, Рәшит, бар. Балалар ашап утыралар. —Нишләп бер дә тавышлары чыкмый? —һи, әйттең сүз! Чыкмыймы соң! Торганнарына ярты сәгать тә юк, әллә ничә тапкыр талашып алдылар. Абыегыз арып кайткан, уятасыз дигәч кенә бераз тындылар. Игезәкләрнең Хәбиб дигәне унбиш минутка алдан рак туган һәм «салага» сүзен кайдан ишеткән дә ничек исендә калдырган диген син, хәзер Хәкимгә ачуы килгәндә «салага» дип кенә җибәрә. Көлсәң көл, еласаң ела. Энекәшләр күз алдымда диярлек үссәләр дә, аерып бетерә алмыйм— ике тамчы су кебек охшаш алар. Хәер, абый белән җиңги еш кына үзләре дә аларга исемнәрен бутап дәшә. Алгы якка мин чыкканны көтеп кенә торганнармы, малайлар икесе ике яктан җилкәмә килеп асылындылар. Мондый чакта бәләкәч Фәйрүзә абыйларыннан калышамы соң: анысы да каршыма килеп, кулларын сузды. Аларның үз кырыгы кырык, минем хәлемдә эшләре юк. Чәй эчкәннән соң абыйның калын итеп олтан салынган киез итеген сорап алдым һәм фермага киттем. Бүген сөт илтергә ДТ тракторы биргәннәр икән, «Беларусь»ка гына ышанмаганнар Их, бу юл юклыклар! Менә хәзер җылы. уңайлы автобуста асфальт юлдан гына жмлдертәсе иде дә бит—егерме минуттан район үзәгендә булыр иден. Күпме нефть чыгарып, һаман элеккегечә яшәп ятабыз Әллә кемнәр Татарстан газын яга, ә безнен якта, утын җитмәгәч, тирес сугалар. Бардыр ул, бардыр бай илләр, рәхәт яши торган җирләр «Дуслык, туганлык хакына» барысы да бөтен байлыгын читкә озатмый бит Трактор чанасына мул итеп салам салынган, утырасы җиргә торыпша җәелгән Сөт савытларын төягәч, кузгалып киттек. Хәлем булмаса да, сөтне мин дә төяшкән булдым Кеше эшләгәндә карап торсан, «интеллигент» дип көләләр безнен авылда. Кышын ат җигелгән чанада йөрергә яратам мин И-и, ул чактагы хозурлык! Бураннар уйнатып җилдерәсен. Ат тоягыннан сибелгән кар энҗе булып читкә оча. Бернинди сикертү юк Кызурак юыртканда, атнын аяк хәрәкәтләренә күз иярми һәм. әйтерсен. чана гравитация чиген уза—кинәтрәк сикерткәндә очып-очып киткәндәй буласын, авырлыкны югалту халәтен кичерәсең. Чанага җәелгән печәннән җиләк, меньяфрак, мәтрүшкә, тукранбаш исләре килеп, сине җәйге урман аланына кайтара Мондый рәхәтне тагын кайсы транспортта татып була, әйтегез? Трактор чанасында да рәхәт Урга мәктәптә укыган чакларда, җәяүләп кайтып килгәндә берәр трактор куып җитсә һәм чанасына утыртса, бәхетеңнән үзеңне җиде кат күктә сизәсең. Ләкин трактор грактор инде, анда исе дә, тавышы да бүтән Өстәвенә бүген ДТнын ташбака адымы белән баруы эчне пошыра, чанадан төшеп, алдан йөгерәсе килә башлый Ә акыл белән уйласан, ярый әле ДТ биргәннәр дип шөкрана кылырлык Барасы юлны тракторчы кайдан, ничек чамалый торгандыр, әйтүе кыен. Буран һаман котыра, алда ак пәрдә, як-якта күзне томалый торган шундый ук аклык. Адашмыйча бәла-казасыз бару өчен монда тракторчының ике түгел дүрт күзле булуы, үзе генә белгән билгеләргә гаянуы, аерым тою сәләте һәм. ким дигәндә, әлеге юлдан ике көнгә бер тапкыр узып торуы кирәк. Илдус абый нәкъ менә шундый кеше иде Әле алай да, Җәнәй кулына җиткәч, чак кына чокырга мәтәлеп төшми калдык. Әкрен барса да. трактор грактор инде, сәгать уннарда без район үзәгенә килеп җиттек. Мин май заводына керә тормадым, борылышта ук чанадан төшеп калдым да җәяүләп больницага киттем Бу бит минем өч ел буена белем эстәп йөргән җирем—һәр урам-тыкрыгы таныш. Шуңа күрә ишек аллары дип тормыйм, мөмкин кадәр турыдан барырга тырышам Үзем атлыйм, үзем аяк астындагы карны сизмим Хәлемнең җиңел түгеллеген чамалыйм, мөмкин булса, хәзер ястык та сорап тормас, хәтта менә шушы кар өстенә ятар идем. Ләкин ятып түгел, берничә минутка утырып кына торырга да хакым юк. Мине Әтием котә Хастаханә ишеген ачып керүгә, борынга мин белгән һәм белмәгән, бары тик авырулар яныңда гына була торган ямьсез, тынчу, укшытырлык авыр ис килеп бәрелде Минем томаланган борыным да сизәрлек булгач, сау-сәламәтләр ничек түзәдер Противогазсыз бер минут та торырлык түгел ич монда. Кая барыйм, кемнән сорыйм9 Мин бит әтинең кайсы катта, кайсы палатада ягуын да белмим. Шул хакта кемнән сорарга икән, дип торганда. -Улым, кайчан кайтып җиттең?-дигән арыган, талчыккан тавыш ишетелде Чү, әллә тагын саташаммы? Бу бит минем әнием, әнием тавышы' Ул ничек мине монда төшеп каршы ала? Киләсемме кайдан белгән9 Әни белән без кочаклашыр кочаклашмас кына күрештек. Ул мине, яки мин аны сагынмаганнан түгел. Ул татар хатыннарына хас рәвештә гаҗәип дәрәҗәдә тыйнак Минск» анын беркайчан да. дөньясын онытып, шатлыгыннан очып йөргәнен дә. кайгысыннан сыгылып төшәр хәлгә килгәндә дә сиздергәнен күр»энем юк. Ул—мәңгелек сер оясы, сер хәзинәсе, аның күңеле—очсыз-кырыйсыз карурман. Әни белән очрашкач, телеграммада әтинең больницада ятканын язмаганнарына үпкәмне белдерермен дигән идем, онытылды. Үз анаңа ничекләр рәнҗергә, үпкәләргә мөмкин?! Кешенең кешедә эше юк, кемне алма—аның үз кайгысы. Бигрәк тә больницада. Больница ул клуб түгел, монда кызык эзләп, күңел ачар өчен килмиләр. Барчасын нинди дә булса кайгы, хәсрәт китерә. —Абый кайда? Әти янындамы?—Әни белән күрешкәннән соң беренче соравым шул булды. Сынаган сыман карап торганнан соң, кызарып беткән арган күзләренә килеп тыгылган яшьләрен җиңе белән сөртеп, әни күкрәгемә каплавды. И газизем! Бөтенләй кечерәеп калгансың ич. Кайчандыр син мина гаять зу-ур булып күренә идең. —Әни, нишләп монда утырасың? Әйдә, әти янына керик. Ничәнче катта? Кайсы палатада ул? Әни җавап бирми. Аның сүзсезлеге болай да телгәләнгән күңелемә хәвеф өсти. —Әнкәй! Ул мине ишетми. —Әнкәй! Икенче тапкыр дәшкәч, ул башын күтәреп мина карады. —Ничек кайтып житгең, балам? Хәзер минем ничек кайтуым мөһиммени! Иң мөһиме—мин инде кайткан, монда килгән. —Самолет белән очтым. Авылдан сөт тракторы белән килдем. Гаҗәпләнүеннән әни бер адым артка чүкте: —Авылга кайтып йөрдеңмени? —Кайттым шул. Белмәдем бит монда ятканын. Телеграммада язмагач, өйдәдер дип уйладым. —Әй бу пушты кызын! Үзең белеп сук дигәч: «Ярар, апа, борчылма»,— дип алып калган иде. Соң, ул сөт тракторы белән килгәч, май заводында абыеңны күрмәдеңмени? —Юк, мин заводка кереп тормадым. Борылышта төшеп, туп-туры монда йөгердем. Әйдә, анысын соңыннан да сөйләшербез, башта әти янына керик. —Әтиең анда түгел шул инде, балам...—Әнинең болай да зәгыйфь тавышы калтырап чыкты. —Кайда? —Аны авылга алып кайтырга кирәк. Абыең шуның өчен трактор артыннан китте. Идарәгә шалтыратып, ат сорамакчы иде, телефонда элемтә өзек булып чыкты... —Хәле яхшырды, терелдеме? —Терелсә иде дә бит... Күңелемдә шик байтактан уянса да, аны раслатасы, әче хакыйкатьне ишетәсе килмәгәнгә, турыдан-туры сорый алмадым, көчем җитмәде. Күзләренә текәлеп, әнкәйнең үзе әйтүен кеттем. Күз карашымны күтәрә алмады, моңа кадәр хәсрәтен тыярга тырышкан әнкәйнең буасы ерылды: —Эткән... әткәң... юк инде. Иртәнге бишләрдә өзелде. Урыны оҗмахта булсын... —Әткәй... үлде? Читтән карап торучыларга ничек тоелгандыр, кинәт дөньялар әйләнергә, аяк астымда жир убылырга кереште һәм мин ниндидер билгесезлеккә очтым. Очам, очам, оча торган коридорым тарайганнан тарая, караңгыланганнан караңгылана бара. Әле генә җылы, рәхәт иде, хәзер салкын. Күпме очканмындыр, хәлем бетеп егыла башладым. Төшеп бәреләм дигәндә генә, ике ягымнан ике фәрештә култыклап алды. Тагын очтык. Күпмедер вакыттан сон: —Арыгансыңдыр, Рәшит, яд ит,—диеп, фәрештәләр мине күз алдында кинәт пәйда булган агач ботагына утырттылар да юкка чыктылар. Нинди агач сон бу? Ничек кинәт үсеп чыкты9 Тукта, теге каен, Тагылдагы кара каен түгелме? Әйе, әйе, шунын берсе. Икенчесе кайда икән? Ә, Айчибәр бит берсен яшен сукты дип язган иде Колагыма жыр ишетелде: Кара каенга кагылма. Кайгыларын күбәер. —Улым, исәнме... Әти тавышы. Әнкәй аны үлде дигән иде бит, ялгышты микәнни Тик тавышы бар, үзе күренми. —Улым, мин монда... Аска табан карасам, кара каеннын ботагында ап-ак күлмәк кигән әти утыра —Улым, син төшендә бура бураганны күрдең. Хәтерлисенме, балта белән чапкач, чәчрәп кан чыккан иде. Син белмәдең генә: ул кан түгел, минем жаным иде. Үкенеч, кайтып өлгерә алмадын. югыйсә, сине бик күрәсем килгән иде. Ходай насыйп итмәгәндер инде Әти сүзен әйтеп бетерә алмады, көтмәгәндә әллә кайдан ике козгын килеп чыгып, берсе аның башын, икенчесе йөрәген чукырга кереште Әти чәбәләнә: —Коткар, улым!—дип кычкыра. Мин инде, ул әйтмәсә дә, аны бу хәшәрәтләрдән араларга омтылам, ләкин урынымнан кузгала алмыйм Ник дисән. кара каенның кап-кара ботагы чалбар каешыннан кысып алган да җибәрми Ә козгыннар әтине чукыпмы чукый. Торабара аның ак күлмәге күзгә күренеп карала башлады, аннан кинәт ялкын төсенә керде Әле генә кул сузымы җирдә булган әти дә, каен да юкка чыкты. Караңгы шомлы коридорда япа-ялгызым калдым «Беттем!»—дип уйларга гына өлгердем, коридорның аргы башында яктылык күренде. Кулларымны канат иттереп, сихри бер көч коточкыч зур тизлек белән мине шунда табан очырды. Ләкин коридорнын яктыга чыга торган авызы шул тиклем тар иде, тәнем буалып калды, җаным ымсындырып торган яктылыкка чыгып очты. И андагы киңлек, андагы рәхәтлек! Кай тарафка очарга белми торганда, ир белән хатын кыяфәтендәге ак халатлы ике фәрештә килеп чыкты һәм: —Ашыгып кердең, синен урының хәзергә монда түгел,—дип, тәнем кысылып калган караңгы коридорга кире озаттылар Ждным белән тәнем кавышканда, тәнемне нәрсәдер бик каты авырттырып алды. —Температурасы утыз сигез дә җиде. —Укол әзерләгез.. Тукта, кемгә, нинди укол9 Фәрештәләр бит болай сөйләшергә тиеш түгел. Мин кайда? Авырлык белән күзләремне ачтым һәм янымда торган ак халатлы ир белән хатын-кызны шәйләдем Кемнәр болар9 Ник өстемә иелгәннәр* Нәрсәдән шулкадәр куркышып калганнар9 Ирнең кулында галәмәт зур шприц ни өчен? Андый шприцны минем авылда ветфельдшер Мөнәвир абыйда гына күргәнем бар Сыерларның канын шуның белән ала иде Сыерлар искә төшүгә, алдымда кинәт күзенең агын кан баскан нәсел үгезе пәйда булды Ул сынар мөгезенә корсагыннан әтине эләктергән дә ишек алдын ду китереп чабыпмы-чаба. Коррида түгелдер бит9 Кан белән бөтен дөнья тулган Әти' Әтине коткарырга кирәк! Күземне кабат ачмак булам, ачылмый. Сикереп тормакчы булам, аякларым кузгалмый. —Әти! —Чү, улым, чү, тынычлан! Үгез дә, әти дә югалды. Маңгаемда кытыршы кул тоям. Әлеге кулны мин бүтән меңләгән куллар арасыннан да таныйм—бу әни кулы. Ул биредә ни эшли, кайдан килеп чыккан? Ник мин урында ятам? —Әни, син?.. —Мин, балам, мин. Ни булды? Уф, бөтенләй куркуга салдың кана... Тегермән ташыдай авырайган күз кабакларым ачыла һәм мин каршымда бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калган әниемне күрәм. Авыз ачып сүз әйтергә өлгермим: —Энекәш, ни булды?—дигән тавыш ишетелә. Бусы—абый тавышы Абый. Мине малай чакларда яклаган да. кирәксә берне менеп төшәргә дә күп сорап тормаган дус та, казый да. Бәлки саташам, төш күрәмдер? Юк төш түгел. Әнә ич әни, анын янәшәсендә абый, алардан аз гына артгарак аптыраулы кыяфәтләрен ни эшләтергә белми торган ак халатлы кешеләр. —Без кайда? —Куркыттың бит, студент.. Ак халатлы ир, әни белән абыйны аралап, яныма атлады. —Фани дөньядан чак кына китеп бармадың ич. Кайда шулкадәр суык тигердең? Соравын аңлап бетерә алмыйм: нинди фани дөнья, кемгә суык тигән? Сүз бит әти турында барырга тиеш иде Тәнемнең келәйгә катырылган күзәнәкләрен көч-хәл белән хәрәкәткә китереп, аягыма бастым. —Мине әти янына алып барыгыз! Хәлем авыр булса да, хәзер инде мин саташмавыма ышанган идем: кайдадыр якында үлем түшәгендә ятучы әтием булырга тиеш. Тагын: —Әти янына алып барыгыз!—дип кабатладым Бу юлы тавышым үтенүдән дә битәр әмер булып янгырады. ахрысы, абый: —Рәшит, атларлык хәлен бармы сон?—дип сорады. Раслап, баш селектем. Башыма бүрегемне, өстемә пальтомны кидерттеләр. Бер яктан абый, икенче яктан шәфкать туташларынын берсе култыклап, мине коридор буйлап алып киттеләр. Артыбыздан шәүләгә әверелеп калган әни теркелдәде. Урамга чыгып, ишек алдына аерым салынган бер катлы ямьсез бинага кердек. Борынга шунда ук формалин катыш мәет исе килеп бәрелде. Күңелдәге шомга биредәге салкынлык өстәлеп, тән куырыла. Абый бер кушеткага күрсәтте: —Әнә безнең әти... Ул күрсәткән якка карадым Анда өсте ак жәймә белән капланган кушеткада берәү ята. Ә әти кайда? Менә шул чакта гына зиһенемә әнкәйнең «әткән юк инде» дигән сүзләре барып җитте һәм үземнең хәзер моргта басып торуыбызны анладым. Нәрсә булды соң миңа? Ник бик озак аңлыйм9 Жәймәне күтәреп, озак карап тордым: күзләре эчкә баткан, саргаюлыкаралып киткән йөзен кыл кебек тырпаеп торучы сакал-мыек баскан бу гәүдә чынлап та әтинекеме сон? Ничекләр генә ышанасы килмәсә дә, бу—әти иде. Ми күзәнәкләремне көйдереп, башымнан әче хакыйкать узды ул бит инде беркайчан да миңа «улым» дип әйтмәячәк, күрешергә сөялгә әверелгән кулын бирмәячәк. Әтием үлгән! Хәзер мин атасыз ятим. Менә ни өчен әллә нинди төшләр күреп саташып беткәнмен икән. Жанымда нинди хисләр бәргәләнгәнен чамалаган абый мине үзенен күкрәгенә кысты һәм мин гомеремдә беренче тапкыр сулкылдап елап җибәрдем Әни дәшми, абый булдыра алган кадәр юатырга тырышып, сөйләнә: —Илдуска әйттем, сөтен бушатуга, монда киләчәк. Башка чара юк. трактор белән алып кайтырга туры килә. Их. энекәш, әз генә кайтып өлгерә алмадың. Көткән иде ул сине. Иртәгә күмәрбез инде Әткәй юк!.. Бу хакыйкатьне анласам да, кире кайтарырга көчсез икәнлегемне тою, чарасыхзык күзләремне кабат яшь белән томя палы Бераздан абый: —Рәшит, син әнкәй белән монда калып тор. мин күмгәндә кирәк нәрсәләрне хәстәрлим әле. Ялан-ялан районга килеп йөреп булмый Әнкәйгә күз-колак бул инде, өзлегеп китмәсен дим —Ярар. абый... Трактор җай гына кайта. Чанада ин түрдә әти ята. Аны рәхмәт төшкән авылдашларның берсе биргән толыпка төреп салдык. Әнкәй әтинен бер ягына, абый белән мин икенче ягына урнаштык Буран шактый кимегән, ләкин бөтенләй басылырга уйламый да Әти инде хәзер ыжгырган буранны да. бер-берсен кабатламас энҗеләргә әверелгән миллион-миллиард кар бөртек.!әрен дә, авылдашларның тавышларын да сизмиишетми-күрми. Ә бәлки ишетәдер, жавап кына бирә алмыйдыр Әле жаны ерак китәргә өлгермәгән булырга тиеш. Авылдашларга тагын бер рәхмәт—юк-бар сорау биреп аптыратып, җанны ашамыйлар. Бушагач җиңеләеп калган сөт савытлары кабатына һәрберсе үз җае белән урнашкан да күршесе белән гәп корып кайта. Сикәлтәләрдә, салулаган чакларда бер-берсенә бәрелеп, фләгәләр тун тавыш белән аваз биреп алалар. Безнен сөйләшәсе килми Кайгыбыз зур. Өстәвенә минем үз хәлем дә— хәл. Ачу китереп, буран: — Рәш-ш-ит. йә-тт-тим-м!—дип бар дөньяга фаш итә сызгыра, үксеп елап та ала. Аның елавын вакыт-вакыт тракторның көчәнеп үкерүе басып китә Минем елыйсым килә, күз яшьләрем менә-менә тамар да иде, юк, елый алмыйм Әнкәй белән абый да—сүзсез. Чынбарлык изә, талкый, ләкин аның каршында без көчсез Әтине алып кайтып китәр алдыннан миңа тагын бер укол ясадылар Врач әйтте: —Энекәш, тамагында ангина, ярты үпкән шешкән. Бу хәлеңдә сине кайтарып җибәрергә хакым юк. Гаиләгезгә килгән кайгыны да аңлыйм Ни эшлибез? Калам дисәгез, хәзер үк палатага озаттырам Нинди палата, нинди калу турында сүз булырга мөмкин? Ни сөйли бу доктор? Әллә авырулар дәвалый-дәвалый. миенә зәгыйфьлек килгәнме'* Минем бит әти үлгән, ангина тчрында сөйли торган чакмы’ —Зинһар, саклана күрегез. Кайту белән фельдшерга әйтегез, укол кадап торсын. Әтиегезне күмүгә, больницага керергә кирәк булыр Онытмагыз, үпкә белән шаярмыйлар Әтине мәңгелек йортына озатырга бөтен авыл җыйналган иде Бездә шундый гадәт, кайбер башка җирдәге сыман, өй борынча әйтеп, кабер казырга бригадир җыеп йөрми Мөмкинлеге булган һәр ир-ат көрәген күтәрә дә иртән үк зиратка юнәлә Сәгать уннарга, гадәттә, кабер инде казылып га беткән була. Минем кабер казышырлык хәлем юк иде. абыйларда ятып торырга мәжбүр булдым Барысы да әзер булгач, зиратка алып китәр алдыннан үземне кереп алдылар. Бер үкенече—исән чагында әткәйнең бәхиллеген алырга өлгерәлми калсам, икенчесе—үз кулларым белән гүргә иңдерә алмадым Күмү уникенче яртыларда тәмамланды. Картларга сәдака тараттык 5 • та халык өйләренә кайтып китте. Зиратта тагын бер кабер, күңелләрдә бушлык, сагыш артты. Калганын хәтерләмим. Аңыма килгәндә, больницада ята идем. Хәлем бик авырайгач, әтине күмгән көнне үк, ат җигеп, больницага алып килгәннәр. Врач әйтә, тагын өч-дүрт сәгатькә соңарсалар, әтиең янәшәсенә урнаштырасы гына булыр иде, ди. Үпкәм ялкынсынуы өстенә аңкау бизләре соң чиккәчә шешеп, сулыш алдырмый башлаган, температурам кырык градуска җитеп, барысын да тәмам куркуга салганмын. Кулыма каләм алырлык хәлгә җиткәнче, ялыктыргыч көннәр, атналар уза торды. Әтинең өчесен, җидесен миннән башка гына үткәрделәр. Абый укыган җиремә авыруым хакында телеграмма сукты. Ә Айчибәр белән ни эшләргә? Мин бит аның каршында алдакчы булып калдым. Үзем киләм, көт диеп яздым, үзем баралмадым. Менә бит ничек килеп чыкты. Гаебем дә юк, ләкин аңа карап кына нәрсә җиңеләя? Хәзер ни эшләргә: хат язаргамы, әллә телеграмма сугаргамы? Бу бит янгынны сүндергәннән соң буш көпшә белән селтәнү генә булачак. Телеграмма сугуның кыенлыгы юк, тик анда ни генә аңлатасың, ә хат язарга хәлем дә юк, фикерләрем дә таркау. Каникуллар тәмамланганга да инде бер атна. Безнекеләр җыйналгандыр инде. Нинди гаделсезлек: алар укырга йөри, ә мин больницада тараканнар белән сугышып ятам. Температурам шактый төште инде: утыз җидедән чак кына артык. Шәфкать туташлары моны субфебриль температура, диләр. Әй, хикмәт аның ничек аталуындамыни! Тизрәк тереләсе, бу таракан питомнигыннан, соры диварлы, тәрәзә пыяласына кадәр дару исе сеңгән палатадан тизрәк якты дөньяга чыгасы иде. Янбашлардагы укол кадаган урыннар кара янып, шешеп чыкты. Кызык, өч атна буена тәүлегенә алтышар тапкыр пенициллин кадаган шул урынны кисеп алып, этләргә бирсәң, ашарлар иде микән? Тфү, әллә ычкынам инде, башка әллә ниткән тузга язмаган уйлар килә. Яшь йөрәккә иркенлек кирәк. Туйдым, туйдым бу больницаларыннан! Ләкин вакыты җитми—җил дә исми, яфрак та селкенми. Син ашыкканга карап, ул кабаланмый. Мине больницадан чыгарганда, февраль бетеп килә иде инде. Әтинең кырыгын уздыргач, Казанга киттем. Исәнме. Казан! Исәнме, тулай торак! Минсез сезгә күңелсез булмадымы? Һи. юклыгымны мөгаен сизмәгәнсездер дә. Беткәнмени монда минем кебек студентлар. Ә мин сезне сагындым. Үзем югыйсә, бераз яшәүгә, авылны өзелеп юксына башлаячагымны да беләм. Нишлисең, адәм баласы шулай яратылгандыр инде. Мине барыннан да бигрәк Айчибәрдән берәр хәбәр бармы, булса, бара алмавыма нәрсә дигән—менә шул кызыксындыра. Вахтер янындагы өстәлдә хат тапмагач, дулкынлануымны басарга тырышып, бүлмәмә кердем. Малайларның әле берсе дә дәрестән кайтмаган. Өстемне дә сала тормыйча, хат эзли керештем. Гадәттә койка өстенә куялар иде. анда берни дә күренми. Әһә, менә кайда ул хатлар! Егетләр аны минем тумбочка тартмасына салганнар икән. Рәхмәт, дусларым, изгелегегезне онытмам. Тә-әк. бусы Наилдән—бергә хезмәт иткән Сарапул татарыннан. Монысы көтеп торыр Икенчесе—редакциядән. Алардан җавап алуыма өметләнми дә идем. Монысы да көтәр, беркая да китмәс. Өченчесе... Өченчесенең җибәргән адресын хәтта укып та тормадым, божра- божра итеп язылган хәрефләргә караганчы ук, күңелем сизде: бу—башка берәүдән дә түгел. Аңардан—Айчибәрдән булырга тиеш. Дөньяларым яктырып, сулышым иркенләп китте. Гүя Тагыл күленең камышлы җиле шушы конвертны озата килгән һәм миңа сафлык бөркеде. Ашыга-кабалана, әйтерсең кемдер аны миннән тартып алырга җыена, Айчибәрнең хатын ачтым. Дәфтәр битенә нибарысы биш-алты юл язылган иде, һәм аның беренче сүзләре үк мине бозлы суга ыргытты. Аннан тартып чыгарды да утка салды. Үпкә катыш мәхәббәт сүзләре көткән йөрәгем сулкылдап еш-еш тибәргә кереште Күнмедер вакыт күзләрем язганны күрә, укый алмый интекте. Әле бит ныклап терелеп тә җитмәгән идем, әллә шуңа тәнгә салкын тир бәреп чыкты. Графиннан стаканга су агызып эчтем. Аякларымның хәлсехтәнүе караватка утырырга мәҗбүр итте. Чү, йөрәк, тынычлан, тынычлан, тынычлан. Их, тынычлан диеп кенә тынычлана алсан иде лә! •Рәшит! Килом дигәц, көткән идем, бик көткән идем сине. Ат сорап, район үзәгенә кадәр каршы алголы да бардым. Мин инде мәхәббәтнен барлыгына да ышана башлаган идем. Бөтә ышаныцымны, өметемне жимерден. хисләремне таптадын. Ләкин мин синә үпкәләмәем. Минә биргән вәгъдән юк Бүтән кызны тапкансындыр. Тик нимәгә к иләм дип. мине алдадын? Хуш. бәхетле бул. Казан җегете. Бүтән хат язма. Бәлки мин кияүгә дә цыгармын. Тагылда танышкан көннәр яшьлегемнен гүзәл хатирәсе булып, җөрәгемне гел җылытып торыр. Шул көннәр өцен рәхмәт синә. Айцибәр.» Хатнын язылу датасына игътибар иттем әтине күмгән көн Их. Айчибәр. Айчибәр! Әгәр дә минем ни хәлдә калганымны белсәң, бу үпкә сүзләреңне язар идеңмени син? Бөтенләй күрешмәгән, танышмаган булсак, бәлки безгә яхшырак та булган булыр иле Жаным болай да урынында түгел, өстәвенә син үпкәлисен Әтине җирләдек, үлемнән үзем чак калдым Ләкин аңымда чагымда гел сине уйладым. Болай караганда беребез дә гаепле түгел Язмышыбыз шундый булганга, кемгә үпкәләргә? Карале, бөтенләй фатализм тарафдары булып барам түгелме сон? Тагын кара каен турындагы җыр искә төште: Күл кырынла кара колын. Көзгә кергәч көрәйде Кагылдым кара каенга,— Кайгыларым күбәйде Кара каен, кара каен Чынлап та шул кара каенны күргәннән сон, хәсрәт җимешен шактый ашадым түгелме? Ә бәлки кара каенны кайгы китерә дип әйтүе белән Айчибәр хаклыдыр'.’ Аны бит ул үзе уйлап чыгармаган Халык теленә юкка кермәс Ни эшлим? Айчибәргә барысын анлатып. хат языйммы ’ Акланыр идем— гаебем юк. Рәнҗетәсең син мине. Себер гүзәле. рәнҗетәсең Дөнья син һәм мин уйлаганнан күпкә катлаулырак, күпкә хафалырак бит ул. кызый Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Лекцияләр тәмамлангандыр да, студентлар кайта башлагандыр. Чыннан да. озак та үтмәде, безнен егетләр дә шау-гөр килеп кайтып керделәр. Китте күрешү, китте «тел. лөгать вә фикер алмашу» Өстснә кигән пальтосын да салып тормыйча. Алмас кулыма телеграмма тоттырды — Монысы, әткәй, әнкәйдән си на сәлам хат «Әнкәй» дип Айчибәрне әйтәләр инде алар Телеграмманы күрүгә, күңелдә өмет уянды мөгаен, хатында язган гаделсез үпкә сүзләре өчен үкенеп. Айчибәр гафу үтенергә уйлагандыр Өмет омег урынында, ләкин дөньяда этлек кануннары хакимлек итә Телеграмма хаттан бер көн алда сугылган һәм айдан артык вакыт мине көтеп яткан булып чыкты Анда бары тик бер сүт язылган иде •Алдакчы'» Үзем дә инде ахмак—бара алмагач, теге вакытта ник аэропорттан Айчибәргә телеграмма сукмадым икән'’ Әтинең авыр хәлдә ятуы турындагы хәбәр бигрәк башыма кендек белән орган кебек тәэсир итте шул. Ярар, булганы булган, болай жебеп төшү егет кеше эше түгел. —Харис! —Һәрсә, әткәй? —Менә сина акча, бер аягын монда, икенчесе тегендә булсын, алып кайт бер литр! Очрашуны бәйрәм итәбез бүген. Бүген безнең сабан туе! Тиз йөр! —Баш өсте!—дип, Харис чыгып китте, малайлар миңа гаҗәпләнеп карадылар, ләкин берсе-бер каршы сүз әйтергә базмады. Бөтенләй үк фәрештә булмасам да, бергә яшәп, минем тәкъдим белән бүлмәдә мәҗлес оештырылганы юк иде әле. Харис урам аша гына булган кибеткә кереп чыкканчы, безнең бәрәнге пешеп, эскәтер урынына жәелгән гәжит өстенә авылдан алып килгән күчтәнәчләр менеп утырды. Утыз-кырык минуттан сырлы стаканнарның төбенә салып, чәкештерергә һәм тост әйтергә өлгергән идек инде. Әнкәй җибәргән пешкән каз, өй ризыгын тансыклаган бүлмәдәшләремнең күңеленә хуш килде. —Сал тагын берне! Беренчесе әле башка китмәгән иде, икенчесе иш янына куш булды: телләр чишелде, күңелләр бушый барды. Әллә өченчесеннән, әллә дүртенчесеннән җырлап та җибәрдек. Гомер булмаганны Харис урысча да җырлады: Ширука страна моя радная... Урысча әйбәт кенә сөйләшә торган Әтнә ягы егете җырлаганда ни өчендер «широка» дими, «ширука» ди. Утыра торгач, әткәй белән булган хәлне дә, үземнең ничек авырып ятуымны да сөйләдем Айчибәрне мәрхәмәтсезлектә гаепләдем. Елап та алдым бугай. Бүлмәдәшләр тынычландырырга тырыштылар... Аракы эчеп кенә барлык борчу-мәшәкатьләреңнән котылып булса икән. Баш авыртуга түзә алмыйча, бик иртә уянып киттем. Бүлмәдәшләр әле таралышып йоклыйлар. Бәхетлеләр! Башым үтереп авырта, мин бар гаепне Айчибәргә сылтарга тырышам. Анардан шундый хат килмәсә, кичә аракы эчми идем бит мин. Аракынын мәхәббәттән ни аермасы бар? Икесе дә бөтен барлыгынны били, тилертә, ушынны ала. Кичә мин нык исергәч, Айчибәр янына китәм дип, киенә башлаганмын. Ярый әле егетләр туктатып калганнар. Югыйсә җылы түшәк урынына кызыл погонлы абзыйлар бүтән җирдә урын табарлар иде. Шулай да кайсысы көчлерәк сон: аракымы, мәхәббәтме? Армиядә хезмәт иткән чакта безнен ротадан Павел Куприянов дигән урыс малае, көтәргә вәгъдә биреп калган кызы кияүгә чыкканын белгәч, каравылда торган чагында атылып үлде. Ап-айнык булган. Йә, хода, үзен сакла, башка әллә нинди тиле-миле уйлар килә башлады. Юк, аракы белән эш барып чыкмас, тешем-тырнагым белән укырга ябышырга, үзен әллә кемгә санаган үпкәчел бу Тагыл кызын онытырга кирәк Авырган көннәрдә болай да программадан шактый артта калганмын Шулай да Айчибәргә барысын тәфсилләп хат языйм, акылы булса—анлар. Шул көнне үк язган хатыма түземсезләнеп җавап көтә башладым. Унбиш, егерме көн узды, бер ай үтте, ләкин җавап килмәде. Ана атап Тагылга язган хатым да эзсез югалды. Карадан кара каурый Карлыгач канатында. Күрешүләр кирәкмәгән Кушкаен кабатында. Күл кырында кара колын. Көзгә кергәч көрәйде. Кагылдым кара каенга,— Кайгыларым күбәйде Күз өстендә кара кашын. Карачы көлеп кенә. Кайгыларым юылырмы Күлләргә кереп кенә’ Нигәдер Атбакат әбидән язып алган шушы жыр сүзләре күнелгә ешрак килә башлады Үзем дә сизмичә, мин аны кайсыдыр көйгә жырлап йөрим икән Кайдан, кемнән белешергә, кемнән ярдәм сорарга'’ Хатларымны Айчибәр алмадымы, алып та жавап биреп «вакланмадымы?» Исәнме ул. әллә анын белән бер-бер хәл булдымы9 Бәлки ул бәлагә тарыгандыр һәм ана ярдәм кирәктер9 Көч-хәл белән Беренче майны көтеп алдым да. ял көннәренең күбрәк булуыннан файдаланып. Айчибәр эшләгән Әлмән районына юл тоттым Авызым бер пешкәч, бу юлы инде мин телеграмма сугып тормадым. Амбирактин. жамбирактин. Кияү килә жырактин Ярар, мин көйсез кияү түгел, «Амбирак» әйтеп каршы аямасалар да риза Куып кына чыгармасыннар Күпмесендер ат белән, соңгы унбиш чакрымын жәяү килгәннән сон, ниһаять. Айчибәр эшләгән авылга аяк бастым Шушы яшемә жигеп. моңа кадәр бу якларда булырга туры килгәне юк иде әле Безнен район Ык буенда урнашкан, ә елiанын аръягында Башкортстан Ләкин анда күпчелеге татар авыллары Урыс. мари, хәтта ногайбәкләр яши торган авыллар да бар. Айчибәр язган хатлардан С. авылын бераз күз алдына китерә идем, әлләниләр күрермен дип уйламаган-өметләнмәгән дә идем Тик үзенә аяк баскач, фантазиямнең искиткеч ярлы икәнлегенә төшендем. Йөздән артык капкалы авылда өйләрнен яртысыннан күбрәгенең түбәсе салам белән ябылган һәм бодай да шыксыз авылнын бөтен ямен алып торалар Безнен авылда читәннең ни икәнен онытканга бишбылтыр, бүгенте мәктәп балаларының аны күргәне дә юк Ә биредә читән коймалар күн, мал абзарларының диварлары да читән. Ул читәнгә, ышык булсын диптер инде, сыер тизәге чәпәштергәннәр. Югыйсә, өсләренә урман авам дип тора. Кая карама, тирес, чүп өемнәре. Кайбер хуҗалыкның ихатасы гына түгел. Йорты да юк Анын урынына морҗасыннан төтен чыгып торган землянкалар бар Тагын шунысы нык күзгә ташлана ишек алдында, урамда пычракка баткан, аяклары, әле яз башланырга гына өлгерсә лә. тезгә кадәр чебиләргә өлгергән бала-чага бихисап иде Алар кары эреп, кояш турырак карый торган жирләртә җыйналганнар да чыр-чу киләләр Тавышларын еш кына казлар каңгылдавы күмеп китә. Түбә саламнарын чемченгән кәҗәләр, танып калырга теләт өндәй, узган-барганга текәлеп карыйлар да. синең пшене генә күргән бар дигәндәи. кыска койрыкларын селкеткәләп. янә сатам чемченүләрен дәвам итәләр Урамда күзгә күренеп торган бердәнбер кое баганасына атларын дилбегә белән бәйләп куеп, арбада өч адәм «баш төзәтә». Күптән кырынмаган чырайлары шешенеп беткән, күзләреннән иман нуры качкан Беренче тәэсирләрем Айчибәрне искә төшерде һәм мин аны кызганып куйдым мескенем, ул бит монда бер көнгә генә килгән кеше түгел, шушында эшләп, шушы пычракта халыкның сәламәтлеге өчен көрәшергә тиешле кеше. Бу кадәр хәерчелек, шакшылык, тәртипсезлекнең асылы нидән гыйбарәт? Ни уйларга да белмәдем. Хәер, ул хакта уйланырга вакытым да, теләгем дә юк иде. Тизрәк Айчибәрне табарга, аңлашырга кирәк. Авыл сер саклый белми. Түбән очта шылт итсәләр, берничә минуттан ул хакта Югары очта сөйли башлыйлар. Шул сәбәпле Айчибәрне дә йөз егерме йортлы авылда эзләп табуы кыен булмас. Тик анын исеме белән «сарафанлы радиоларга» авыз чайкатканчы, туп-туры медпунктка—эшләгән җиренә барырга кирәк. Мөгаен ул бүген эшлидер. Медпунктның кайдалыгын сораган идем, ике кечкенә малай болдырына кадәр үк озатып куйды, һәм, мин биргән кәнфитләрне алуга, бер- берсе белән узыша-узыша, йөгереп китеп тә бардылар. Медпунктның ишеге ачык иде. Мондагы чисталык, пөхтәлек авылның гомуми пычраклыгы янәшәсендә күзгә артык нык бәрелеп тора. Нарат идәннәр күптән түгел кырып юылган, сап-сары булып тора, ылысның хуш исе борынны кытыклый. Өйалды ишегенә кызыл бәрхеттән чаршау, тәрәзәләргә ак пәрдәләр эленгән. Даруларның әчкелтем исе борынга килеп бәрелде. Керәм дә Айчибәрне кочагыма алам. Ул бит мине көтми, гаҗәпләнүенең чиге булмас. Юк, җитте ана бу сөргендә ятарга, коткарырга кирәк. Әгәр дә бүтән чара калмаса, иртәгә үк, тукта, нигә иртәгә, бүген үк язылышабыз да Казанга китеп урнашабыз. Авылда язылышыр өчен шәһәрдәге сыман икешәр ай чират торасы юктыр әле. Ә Казанда ничек яшәрбез? Алдан ук кайгырмыйм әле, илдә чыпчык үлми, диләр, баш исән булса, җае табылыр. Айчибәр үз жае белән эшкә урнашыр, мин исә, аллага шөкер, сәламәтлегемнән инде зарланмыйм, куркыныч минутлар артта калды, кирәксә, бушатырга вагон бетмәс. Шушы ләззәтле уйлар белән пычракка баткан туфлиләремне тавыш- тын чыгармаска тырышып салдым да баскычтан ук җәелгән палас буйлап эчкә уздым. Анда кем дә юк, бары тик электр плитәсендә стерилизатор гына быгырбыгыр килеп бар көченә кайный. Монда кеше булмагач, түр бүлмәгә узар өчен, озак уйлап тормыйча, ишек тоткасына үрелгән идем, туктап калдым. Бу бит медпункт, бәлки эчтә берәр хатын-кыз чишенгәндер, башта шакырга кирәк. Аны да, үземне дә, Айчибәрне дә уңайсыз хәлдә калдыруым бар. Ишекне шакылдаттым һәм, Айчибәр тавышын ишетүгә өметләнеп, хәтта бер адым артка да чиктем. —Керегед! Юк, бу мин көткән тавышка охшамаган, димәк, минем җанкисәгем үзе генә түгел. Йөрәк дөп-дөп килә. Әйтерсең, яңарак кына мең метрга йөгереп кайтканмын һәм судьяларның нәтиҗәне игълан итүләрен түземсезләнеп көтәм. Әгәр дә анда Айчибәр булмаса? Әй, булмаса да, хәзер чигенер урын калмады. Юк икән, һич югы кайдалыгын сорап белермен. Монда кадәр килгәч, тапмый китү юк инде ул. Эчкә уздым. —Исәнмесез! Мин хыялланган Айчибәр атлы гүзәл урынына илле-илле биш яшьләр чамасындагы, кысыграк күзле, аркасы бөкре хатын каршы алды. Ул биш энә белән кәҗә мамыгыннан шәл бәйләп утыра иде. —Гафу итегез, мина фельдшер кирәк иде. —Санитарка гына ярамыймыни? Ай бу егетләрне, барыһына да кыд кәрәк. Беддәй корткалар белән һөйләшүсе дә юк,—үз сүзләреннән кызык табып, апа кеткелдәп көлеп куйды. Шуннан соң гына башын күтәреп миңа карады һәм, бетмәс монда синең ишеләр дигәндәй, шәл бәйләвендә булды. Ихтыярсыздан бу апаның кулларына игътибар иттем: ул шулкадәр оста бәйли ки, үзе каядыр читкә караган чакта да, биш энәсе гармунчы бармагындагы баян төймәләре сыман биешә. Айчибәр хакында сорыйм гына дигәндә, санитар хатын бәйләвеннән туктап, текәлеп мина карап тора башлады. —Тукта, тукта, Һин Рәшит түгелме һун? Казан егете... Менә сиңа мә! Әллә күрәзәче каршына килдем инде Кайдан белә ул, бу шүрәле каргаган якларга бисмилла аяк басуым лабаса. —Ә-әйе,—дидем, гаҗәпләнүдән тотлыга төшеп —Кайдан белдегез? —Кайдан белдегед дип... һурәтенде Айсибәр гел өстәлендә тота ине. —Апа, ә Айчибәр үзе кайда? —Кайда дип... Белмәйһеңмени? Ул бит моннан китте. —Ничек китте? —Кыллар нисек китәләр һун? Кияүгә сыкты да китте. —Шаяртасыз? —Әй, кустым, ул яшьтән удганмын шул. Бу хәбәр башка күсәк белән органдай тәэсир итте. Беркавым аңгыраланып торганнан соң, көч-хәл белән кайтарып сорый алдым: —Ки-яү-гә чыкты? —Сыкты шул. Ә һин шуны белмәненме9 —Кайчан чыкты? Кемгә чыкты?—Мин төпченүемне дәвам иттем. —Кыскырмагыд, һангырау түгел лә. Адаматка сыкты, тагын кемгә сыксын! Азамат исемен ишетүгә, Айчибәрнең элегрәк язган хаты искә төште: «Бөдрә чәчле, чибәр, озын буйлы, интеллигентный.» Димәк, менә шул интеллигентный егет Айчибәргә кармак салып өлгергән булып чыга —Ул һине ярата ине. Беткә асу итеп, тунын утка якты Айсибәр Еландай телләремне сыгарып әйттем, ялгышаһын, кыдым, дидем, тыңламады. Киләм диеп тә һинен кил мәй калуына үпкәләне ул Адаматы да тынгы бирмәне, к өс ек һыман гел артыннан тагылып йөрене Мин барыһын да белен гордым Үден харап итте балакаем —Ник алай дисез, апа? —Адамат белән бәхетле булмаясак ул, күңелем һидә. Берәүне яратып, бүтән белән бәхетле булып булмай. —Кая киттеләр алар, апа жаным, әйт, зинһар! —Белмәем, кустым, белмәем Адресын калдырманы. Гомер эсендә бер тапкыр адәм рәтле филшерга тиенде авыл, кызганды ходай аны беддән Күддәреңне акайтып карама, кустым, белмәем дип әйттем бит инде һинд. Ай, һинен менән һәйдәшеп, шприсләрем эреп юкка сыкканнардыр кана. Санитарка хатын, бәйли торган шәлен ташлап, бөкреләргә хас булмаган җигезлек белән алгы якка чыгып китте Башым сыгылып төште, күңелдәге тантана гарьләнү катыш үкенечле тойгылар белән алмашынды Ни эшлим, кая барыйм9 Ник болай дуамалландың, Айчибәр9 Айчибәр түгел, Кансибәр син, бик беләсен килсә! Стерилизатор күтәреп, санитарка апа керде —Әле ярый өлгереп калдым Янып харап була язганнар Миңа монда торунын кызыгы калмаган иде инде — Кая киткәннәрен дә белмәгәч, хушыгыз, апа Айчибәрдән алай- болай хат килсә, миннән сәлам языгыз,—дин. ишеккә таба атладым —Тукта, кискә каршы кая бармаксы булаһын9—дип туктатты санитар хатын —Һин бит юлдан, арыганһындыр. ашыйһын да килгәндер Әйдә үдебезгә кайтаек, иртән китәрһен Айсибәреңде барыбер куып өталмәһһең инде. Шунда гына тамагым чатнап кипкәнен һәм ашказанымда бүреләр батальонының һөҗүмгә күчкәнен тойдым. Бәлки чыннан да бу апаның сүзенә колак салырга һәм кунып китәргәдер9 Район үзәгенә кайчан барын җитәм әле мин Илтеп куярга берсе дә атлыгып тормый Килгәндә дә. әнә. ярты көнем юлда узды Таныш түгел җирдә төнгә каршы юлга чыгу башсызлык булыр иде. Әле һәр карышын белгән үзебезнең якта да гомерем белән чак хушлашмый калдым. Язмышны кат-кат сынатмыйлар. Анын өчен бөтенләй башсыз булу кирәк. Бу апага әле булса рәхмәт укыйм. Жир идәнле өенә алып кайтып, тамагымны туйдырды, балалары белән рәттән җылы түшәктә йоклатты. Ә иртән, рәхмәт төшкере, районга баручыларның берсенә аның ире утыртып җибәрде, Саубуллашканда апа әйтте: —Ярата иде ул һине, Рәшит. Бик әйбәт кылды югалттың. Болай да янган йөрәккә ник май сибәсең икән, апа! Бөтенләй янып бетсен диптер инде... Район үзәгеннән тимер юл стансасына илтә торган автобуста барам. Хәзер минем алда ике юл бар: беренчесе—Курганнан Казанга йә самолет, йә поезд белән кайтып китү; икенчесе—Тагылга бару Акылым белән беренче юлның ин яхшысы икәнен аңлыйм, ләкин йөрәкнең килешәсе килми. Югыйсә Тагылга баруның бер мәгънәсезлек, файдасызга вакыт уздыру икәнен дә беләм. Хәзер инде поезд киткән, Айчибәр сайлыйсын сайлаган—Азаматка кияүгә чыккан. Ярар, адресын да белдем ди. Шуннан? Шуннан йөрәк әмеренә буйсынып, Тагылга китеп барам. Казан качмас, анда кайтырга кайчан да сон түгел. Тагылга икенче көнне иртәнге уннарда гына барып җиттем Исәнме, Тагыл, исәнме мина ләззәтле сагыш, сагышлы моң, моты мәхәббәт бүләк иткән матур, төзек авыл, Айчибәрнең туган авылы. Әле «Казан әртисләрен» онытып бетермәдеңме? Урам буйлап ашыкмыйча гына атлыйм. Узган җәйнен монда уздырган көннәрнең хатирәсе өермә булып бөтерелә. Үземне тануларыннан курыкмыйча, шул хатирәләрне яңартып, Айчибәрләр йортына табан киттем. Хәер, танысалар ни зыян? Мин монда ат урларга килмәдем. Менә бусы Рәшатлар торган фатир. Әнә Атбакат кушаматлы Бибикамал әбиләр өе. Тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган Шул такталарны күргәч, йөрәгем жу итеп китте. Бибикамал әби исән чагында борынгылык белән бергә аннан ниндидер җылылык та бөркелеп тора иде. Туктап, шактый озак карап тордым. Мин күммәгән тугыз-ун ай эчендә картаеп, җиргә инә төшкән бу йорт. Оҗмах дигән нәрсә булса, синең урынын оҗмахтадыр, әбкәй, анын да, кем әйтмешли, люкс номерындадыр. Бәлки минем әткәй белән икегезнең дә җаннарыгыз бер тирәдәдер. Бусы—Мөслим ягыннан укытучы булып килеп, биредә бөтенләйгә төпләнеп калган Әлфия апалар. Үзгәргәнсеңме син, Тагыл, юкмы? Үзгәргәнсең. Ямен кимегән. Әй. Айчибәрсез калган авылда ямь була димени! Берәүне дә күрәсем, берәү белән дә сөйләшәсем килми иде. Бәхетемнән, танып эндәшүче булмады, һи, үзем дә инде,—гомер эчендә бер тапкыр өч-дүрт көнгә килгән кешенең кемгә кирәге бар. һәммәсенең шатлык-хәсрәтле мәшәкатьләр тулы үз дөньясы. Тукта, йөрәк, тукта, артыгын шашынма Айчибәрләр йорты дигәч тә, анда синен ризыгын киселгән. Ул йортнын чибәре хәзер монда үзе дә кунак кына. Каршы яктагы капка төбендәге утыргычта Айчибәрләр йортын шактый вакыт күзәтеп утырдым. Әллә үлеп беткәннәр инде, биек койма белән әйләндереп алынган ихатага ни керүче, ни чыгучы юк. Урамнан узганбарган исә мина борылып караса карый, карамаса. үз юлын дәвам итә. Язмышны үзгәртергә кодрәтем житмәсә дә, Айчибәрнен хәзер кайда яшәвен бик беләсем килә иде Тик аны теләсә кемнән сорау килешми Ул бит хәзер фельдшер кыз гына түгел, ир хатыны! Гөнаһсыз кызыксынуым әллә нинди төсмерләр алып, гайбәт таралырга җирлек бирер. Әйтәм ич. авыл сер саклый белми ул дип Кемне дә булса күрүемә өметемне өзеп, инде кузгалып китәм дигәндә. Айчибәрләрнең капка астына асып куйган тактаны башы белән сөзеп, Пожарник килеп чыкты һәм уңга-сулга каранып тора башлады Пожарник ул кечкенә гәүдәле йорт эте Кечкенә булса да. усал бик зәһәр өрә һәм. беренче тапкыр күргәндә, мине чак кына балтырдан каптырмый калды Соныннан дуслаштык тагын үзе белән —Пожарник! Исемен ишетүгә, ул карашын мина юнәлтте. Күрәсен. таныды, чынлык өчен борынын бу якка сузып иснәде дә яныма чабып килде -Вау! Бу анын шатлык авазы иде. Ул, арт аякларына басып, ал аяклары белән мине кочаклап алды һәм куанычыннан чиный-чиный. кулларымны яларга тотынды. Башка вакытта эттән ялата торган кеше түгел мин. тик бу бит Айчибәрләр эте. Рәхмәт. Пожарник, онытмагансын Рәшит абзанны Кызганыч, сина күчтәнәч алмаганмын Апан да синен шикелле хәтерле булса икән Песидән күп булса ике тапкыр чамасы гына зуррак булган бу эт очрашуыбызга шулкадәр шатланган иде ки. ул тыныч кына урынында басып та тора алмый, бии. үзе ике япьле Йөнтәс койрыгын болгый Күрәсен. бу анын кадерле кунак алдында ритуал биюен башкаруыдыр Айчибәрнен Пожарник хакында көлеп сөйләгәннәре хәтерлә җанланды Анын исеме башта Шарик була. Койрыгы да башка этләрнекеннән аерылып тормаган. Тагылда этсез йорт, мөгаен, юктыр. Айчибәрләрнең бер як күршеләрендә—немец овчаркасы, икенче якларында—бүре ала торган бурзай Үзләренең эте кәрлә булганга. Айчибәрнен игезәк энеләре, алты гына яшьтә булсалар да. егет солтаннары бит. бик гарьләнәләр икән Аларны ирештерергә яратучы авыл агайларының берсе котырткан боларны көннәрдән бер көнне: —Көнекнен койрыгын киссән. ул зур үсә Малайларга шул җитә калган Йөгерен өйләренә кайтканнар да берни шикләнмәгән Шарикны берсе тотып торган, икенчесе койрыгын түмәргә куеп, утын яра торган балта белән чапкан Әллә малайлар үзләре кыек чапканнар— өзеләсе койрык икегә аерылып, көлтәгә әверелеп калган Әлбәттә, эт тә дурак түгел, анын да исән-имин яшисе килә тагын бер чапканны көтеп тормаган, тотып торучысының кулын тырнап, урамга чыгып ычкынган һәм кичкә кадәр чинап йөргән Үз башына бәлане Шарик болай да эзләп кенә йөргән Айчибәр сөйләгән иде: бервакыт әнисе мунча миченен көлен алып. улын тутырган да шырпыга чыгып киткән. Ә бу юньсез Шарик эсседә әлсерәп йөргән җиреннән тоткан да ачык ишектән кереп, мичнен түренә ук барып яткан Бу хак га бихәбәр әнисе коры утынга ут төртеп җибәрә һәм китеп тә өлгерми, йоны көя башлаган эт чинап, мичтән атылып чыга Моны күреп әнисе «Жен бар. жен бар!»—дип. куркуыннан мунчадан чыгып йөгерә. Әле ярый ишек алдында әтиләре йөргән чак була иске бишмәт каплап. Шарикның утын сүндер.» Ярый әле сүндереп өлгерә, авырту i а чыдый алмыйча. Шарик шунда печәнлеккә-мазарга менсә, шарт ian topi ан кызу көнлә ихата-кура янып көлгә әйләнер иде Шул вакыйгадан сон Шарикка Пожарник дигән кушамат тагыла һәм мажара эзләүче эт шактый вакыт йоны өтелгән көе йөри Шарик куанды дип кенә, монда көн уздырып булмас, кая барырга, кемнән сорарга? Килгән-киткән хатлар почта аша уза, бәлки анда кереп караргадыр? Әйе, әйе, анда керергә! Айчибәр хатта ничек язган иде әле, почтада армиядән кайткан Зәнгәрәй исемле егет эшли башлады дипме? Башка эш чыгара алмасам, Зәнгәрәйне күреп булса да китәрмен, ниндирәк егет икән. Почтаның ачык чагына туры килдем. Мин барып кергән бүлмәдә элемтәчеләр киеменнән бер яшь егет утыра һәм алдына куелган кәгазьләргә карап, шалт-шолт чут төймәсен тарта. Бүлмәгә электр плитәсе өстенә куелган савыттан сургуч исе таралган. Гаҗәп, безнең якта элемтә бүлекләрендә гел хатын-кыз, аның да өлкән яшьтәгеләре эшли иде. Ә монда әле генә армиядән кайткан әзмәвердәй егет утыра һәм үзен зур начальникка саный кебек. Керүен кердем, хәзер үземне кем дип таныштырырга? Ничек сүз башларга белми аптырабрак торганда, егет мине искәртеп алды һәм кәгазьләрен чут белән бастырып куйды да елмаеп: —Тыннаем, сүләгез, н; : йомыш?—диде. Әле мин һаман ничек сүз башлыйсын хәл итеп өлгермәгән идем, шуңа күрә тотлыга-тотлыга алдашырга тотындым: —Гафу итегез, ы-ы, беләсезме, теге, ни, ыһым, мина, ни, Айчибәрнең, теге ни, адресы кирәк иде,—дип, авыз эченнән ботка пешердем.—Өйләрендә, ыһым, кеше юк икән. Ни, урамда берәү почтага кереп сорарга, ыһым, киңәш итте. Букадәр мәгънәсез сүзләремне ишеткәч, елмаеп тынлый башлаган егет бөтенләй көлеп җибәрде: —Менә хәзер кем икәнегезне әйтмәсәгез дә ярай. Сез—Казаннан Айцибәргә хат язуцы җегет-бала. Тирләп чыккан маңгаемны ирексездән капшап алдым: кем икәнлегем анда язып куелмагандыр ич? Медпунктка кергәч, башкорт хатыны да исемемне һич ялгышусыз әйткән иде. Ярар, ул Айчибәрдә сурәтемне күргән, шуннан танысын, ди. Бусы кайдан белгән, Айчибәр кеше саен фотомны өләшеп йөрмәгәндер лабаса! —Кем әйтте, кайдан белдегез? —Анын өцен прокурор булу кәрәкмәй,—диде ялгышмавыннан канәгать егет.—Исемегез Рәшит кый. Танышаек... —Сез Зәнгәрәй бит,—дип, мин дә өлгерлек күрсәттем. Яшермим, Зәнгәрәй янына Айчибәрне тартып алырга җыенган көндәшләремнең берсе дип кергән идем, аның елмаюы шулкадәр дустанә иде ки, ихтыярыма каршы килеп булса да, кул бирдем. Хәзер инде бүлешерлек Айчибәр юк, без авыз ачып йөргән арада, ул башкага кияүгә чыгып өлгергән. —Кайдан белдең, дисен син?—Зәнгәрәй кинәт кенә «син»гә күчте,— Татылда тагын кем казанца сүләсен! Өстәвенә Айцибәр белән кызыксынсын. Шуннан сон синен кемлеген турлысында тамцы да шигем калмады. Әле генә елмаеп сөйләшкән Зәнгәрәй кинәт җитдиләнде, тәрәзәгә табан борылып, тынып калды. Ләкин бу тынлык озакка бармады, ул, борылып, сүзен дәвам итте: —Синен каршында гаебем бар минем, Рәшит, гафу сораем... —?.. —Солдаттан кайтып төштем кый. Курганга әптәйләргә кереп тормаган булсам, сез киткәнце кайтып өлгерәсе икәнмен дә бит... Кыскасы, сез киткәннен икенце көнендә кайттым. Туганнар янында рәхәт рәхәтен, тик көнел клубка, яшьләр арасына тарта. Цыгып киттем. Анда жегет- балалар, кызлар клубны ду китерәләр. Кицә генә киткән Казан әртисләре турлы сүләйләр. Киткән цакта үзем цебеш цаклы гына идем кый, солдат шулпасы килеште, метр да сиксән булып кайттым. Үзен кай тарафларда хезмәт иттен? —Булды инде—Балтыйк буенда да. Ерак Көнчыгышта да.. Ә мин Байкал аръягында хезмәт иттем. Сагындырган иде. Сезнен якларда нимәцектер. безнен авылда солдаттан кайтуныны сырып алалар Мине дә ул кинне герой иттеләр кый: берсе шешә алып килде. икениесе өенә иакыра. Әнкәле туры килде бераз. Өйдә дә тамакны аз-маз иылаткан идек. Үзен беләсен. энкәц кыюлык арта. Минем авылга кайткан көнем, бәхетле көнем, кызлар озаткалы барасым килә. Кайсына сүз ку шкалы? Ышансан ышан, ышанмасан ышанма, армиягә алынганны, кызлар белән йөрүнен нимә икәнен дә белмәй идем. Күзем шунда озын толымнарын салындырып утырган бер кызга төште. Утыра ялгызы гына. Биергә цакырып карайлар. ныкмай. Сизәсеңдер инде кем турлысында сүз барганын. Мин аны таныем да. таны маем да сыман. Жегет балалардан сораем кем кызы дип Рәхимжан дәдәй белән Зылак әптәйнен кызы диләр. Шуннан гына исемә төште. Айнибәр ул дүртенне класстан сон авылда укымады, Кубасовода. Мехонда урынса укыды Шуна күрә авылда бик күренмәде дә. Аннан сон анын болай нибәр булып үсәсен кем белсен. Белсәм, йөрисе юлларына гөл булып үсеп цыгар идем, диләрме әле. Сораем малайлардан жегете бармы, дип. Жук. диләр, кырагай. берәүне дә жакын китермәй, диләр. Алайса, дим. кыз абзагызныкы Армиядә цакта увольнениегә цыккап. урыс бинәләре бераз сүләшкате өйрәткәннәр иде. Киттем Айнибәр янына Бөтә шартын китереп, биергә дә цакырдым. Цыкты, карышмады. Кайтуым белән тәбрик тә итте Кип буе бергә биедек. Озата цыккац, әйтә бу. Зәнгәрәй дәдәй. озатып жөрмә. минем жегетем бар. ди. Кем. дип сораем. Син аны белмәйсен. Казан жак жегет-баласы. ди. Солдаттан кайткан көнен булганга гына синен белән биедем, ди. Кызларнын ялындыра торган гадәте барлыгын ишеткән бар иде. Айцибәр дә кылана гына торгандыр дип. анын саен әрсеътәнәм. Әрсезләнәм дигән тә. син Рәшит, әллә нимә уйлама, ул кит дисә дә китмәеннә. өйләренә кадәр озата бардым Шул гына Кырагайлыгы хак икән, күпме озатып, бер үптермәде дә Зәнгәрәй көрсенеп, монсу елмайды Шул вакытта мин көндәшем булырга җыенган бу эчкерсез егетне хәтта бераз кыланып га куйдым Ана караганда мин. уйлап карасан. күпкә бәхетлерәк икәнмен бит Айчибәрнең кайнар сулышын, эреп бетә язган иреннәренең тәмен гомердә онытасым юк. Кара каенга кагылдым. Кайгыларым күбәйде Тфү. тагын кара каен искә төште, тагын сагыш, тагын парә-парә телгәләнү! Зәнгәрәй сүзен дәвам итте: —Әйе. кыргыйлыгы узар, арабыз якынаер дигән омег белән Айпи бәрне авылда цакта һәр киц озаттым Булмады Гафу иг. Рәшит менә шул цакта синен көн саен диярлек килеп торган хатларынны да Айпибәргә тапшырмадым мин Әһә. менә кайда югалган икән минем хатлар Түзмәдем, үрелеп Зәнгәрәйнен якасыннан эләктереп алдым —Кабахәт! Әллә сон тешен кояргамы? Почтада эшлим дигәч тә Хл гаиын кашка тәкәсе түгел бит ул Беркем дә юк чак 1әкин һшгәрәинен керфеген дә селкетмичә күзләремә туп-туры карап торуын күргәч, сугарга күтәрелгән кулым кире төште —Тыныилангалы оиен кәрәк булса, сук. Рәшит Бәлки мин тә җавапсыз калмам. Коцекнен оясында көнле икәнен оныгма Икеосг гэ цырайларыбызны кара яндырып Йөрербез Матур бу гмас кый Гик онытма, үзем әйгмәсәм, хатларынны бирү-бирмәвемне белмәй кага идеи биг кый Әллә бу Себер егетенен тавышында гипнозы бар инде Кинәт кабынган ачу ялкыны үзеннән-үзе сүнде. —Хатларыңны ацып укыган дип уйласан, ялгышасын. Укымадым да, Айцибәргә дә тапшырмадым. Шайтан коткысына бирелдем, диләрме әле? Барыбер файдасы тимәде. Менә алар. Почта работнигы алай иткәле тиеш түгел иде, анысын беләм. Ацулансан, ацулан, син хаклы. Зәнгәрәй сейфын ачты һәм бер көлтә хат сөйрәп чыгарды. Җәйге каникулда йөрәк җылымны кушып язган хатларым. Аларда бит минем ташып түгелергә торган хисләрем иде. Шуларны тапшырмый калырга ничек кулы барган аның?! Ни эшләтергә Зәнгәрәйне моның өчен? Тагын ярсуым кузгалды... Зәнгәрәй сүзен дәвам итте: —Аннан Айцибәр Әлмән районына эшкә китте. Авылга шуннан соң ике генә тапкыр кайтты, анда да киңен клубка цыкмады. Кызлар аша цакыртып бактым, барыбер цыкмады. Ирексезләп яраттырып булмай кый. Февраль азакларында кияүгә цыгу хәбәрен ирештерделәр. Кияве килеп алды. Амбирак әйтеп озатты Тагыл халкы. Айцибәрне менә шунда сонгы тапкыр күрдем. Нигәдер, артык кәефле күренмәде. Минә генә шулай тоелдымы исә... Ярай, Рәшит, буласы булган, тузасы цабата тузган. Тик анламаем, нимишләп сине ташлап башка җегеткә цыкты икән? Сине җарата иде кый! Сәбәбен белсәм дә, аны Зәнгәрәйгә әйтеп торасым килмәде. Үзе дә сизенде, ахры, кабатлап сорамады. —Ә-ә, онытып торам кый, синен сонгы язган хатын да миндә кый. Анысы Айцибәр кияүгә цыгып, авылдан бөтенләйгә киткәц килде. Башта Зылак әптәйгә биримме әллә дигән идем, йә Айцибәрнен иренә барып эләгер дип, кире уйладым. Зәнгәрәй янәдән сейфын актарырга кереште һәм тагын бер конверт тартып чыгарды. —Таныйсынмы? Танымыйча соң! —Зәнгәрәй, Айчибәр әниләренә хат язадыр ич? —Яза, өц хаты килде. —Кай тирәләрдән яза? Зәнгәрәй тиле түгел, минем ник мондый сорау бирүемне шунда ук төшенеп алды. —Сорама, Рәшит, Әйтмәем. Уйлап кара: синә нимәгә ул хәзер? Киселәсе киселгән кый! —Зәнгәрәй, дустым бул, бир адресын, син аны беләсең! —Әйттем кый, Рәшит, сорама, дип. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр, йә берәр ахмаклык эшләп ташларсын. Әйе шул, Зәнгәрәй дөрес әйтә: хәзер хат язу түгел, утырып еласаң да, вакыйганы үзгәртә алмыйсын. Хәтта эзләп янына баруның да файдасы юк... Ник ул бер тәндәге акыл белән хис бер-берсенә буйсынмый икән? Хатларымны кесәмә салып, китәргә кузгалган идем, Зәнгәрәйнен: — Рәшит, ашыкма—дигән әмерен ишетеп туктап калдым. Зәнгәрәй почта ишеген эчтән бикләде һәм аптырап басып торган җиремнән өстәл янына тагын бер урындык куеп, ирексездән диярлек шунда китереп утыртты. —Беренце оцрашуыбыз, бүтән күрешәбезме, жукмы, белмәем. Күрәм, кәефен бик шәптән түгел, арыгайсындыр да, әллә сон берәр «Шадрин малаен» урталайга сындыраекмы? Миңа барыбер иде. Хуплап та, каршы килеп тә сүз әйтмәдем, бүкән кебек утыра бирдем. Өстәл тартмасын ачып, Зәнгәрәй аннан башланмаган бер шешә аракы һәм икмәк телемнәре чыгарды, мин бала вакытта гына күргән ат казылыгы куйды. Стаканнарны ашыкмыйча гына кәгазь белән сөрткәч, шешәнең ак яулыгын казык теше белән бик тиз ачты һәм аракы агызды. —Хәзер цай да куеп җибәрәм. Почмакта утырган кисмәктән чәйнүккә су агызып, Зәнгәрәй аны плиткә өстенә утыртты Мин дә Айчибәргә күчтәнәчкә алып килеп тә кире кайтып бара торган (бер өлешен башкорт түгинен балаларына калдырдым) тәмтомнарымны өстәлгә тездем. —Әйдә, Рәшит, берне тотаек. Акланып әйтүем төгел, ләкин анла: Айпибәр белән арагызнын бозылуына мин сәбәпне төгел Айпибәрне рәнжетмәл м. зыян-зәүрат салмадым Ә көнеленә яткан кызга һәр жегетбаланын сүз кушарга хакы бардыр дип уйлаем. Эцәек. Водка—есть витамин, сказал Хо Ши Мин, аракы эчсән, жомахка керерсен, дип әйткән Ким Ир Сен. Кемдер ишекне шакылдатты. Зәнгәрәй бармагын ирененә тидерде. Шаулама, янәсе Без тынып калдык Шаку тагын бер-ике тапкыр кабатланды да аяк тавышларының ерагайганы ишетелде. Зәнгәрәй тәрәзә янына килеп, пәрдә ярыгыннан карады —Гайжамал икән,—диде ул.—Ирдән кайтканына ай да юк, дәртенә цыдаша алмай. Сыер сава үзе. кеше юк пакта фермадан кайтышлый да сугылып цыга. —Ник? Зәнгәрәй шаркылдап көлеп җибәрде Шунда гына үземнен ахмак сорау бирүемне аңладым —Көлдереп үтсрәсен кый. Рәшит Бу Казан жегетләре барысы да синен төсле беркатлымы9 Ирдән кайткан бицә бер йомышсыз нимә дип керсен инде жегет җанына. Аракы башка китте Ят ризык дип. казылдыкка күбрәк үреләм Ул авызга керүгә, эреп китә. Бабайлар тәмен белгән шул казылыкның, болай да ашаганнар, юлга да ала торган булганнар —Аракы ут итә, дип әйткән Хрущев Никита —Зәнгәрәй. шулай сөйләнәсойләнә, стакан төбенә тагын тамызды. Аракыны дәүләт башлыклары исеменә ябыштырып болай сөйләгәнне ишеткәнем юк иде әле минем — Кайдан аласың мондый каламбурларны?—дип сорамый түзмәдем —һи, бар инде ул бездә маллар!—Күренеп тора. Зәнгәрәй минем ачыла башлавыма ихлас сөенә иде. Үзем ана сукмаганыма куанып утырам Себер егете белән сугышып кына. Айчибәрне кире кайтарып булса икән' Чәкештергәч. Зәнгәрәй үзенекен йотып куйды. Минем әле һаман кулымда тагып торуымны күргәч, чираттагы афоризмын ыргытты -Почему не пьешь ты то. сказал Иосиф Броз Тито Эн. яманнан ярты кашык калдырма. Сөйләшә-сойләшә эчә торгач, әкренләп без бу шешәне төпләдек Бүтән эчәсем килмәсә дә. Зәнгәрәйнең сый-хөрмәтен генә ашап-эчеп утыру намусыма тия —Зәнгәрәй. мин тиз генә чыгып керим әле.—дидем, урынымнан кузгалып. — Нимәгә? Кепки йомышын кыегаймы әллә9 —Юк ла... —Сон9 — Кибеткә барып киләм — Водку пить надо в меру, сказал Ждвахарлал Неру Жигте кый. бүтән эпмәйсен кый! Мина дэ житге. Цай эпәек. Хәзер районнан попта да килгәле тиеш. Чәй эчкәннән соң. Зәнгәрәй белән, күптәнге жан дуслар кебек, кул биреп бик җылы аерылыштык. Минем инде Тагылда бер эшем дә калмаган иле Дөресрәге, башта ук юк иле ул нп Бары тик күңел ярсуына түзә алмыйча гына килдем ләбаса Килдем, күрлем. белдем Хәзер китү ягын карарга кирәк Ләкин күл буена төшмичә, Айчибәр белән бергә йөргән җирләрне кү-рмичә китә аламмы соң?! Әле май башы гына шул. күл өстендәге боз да эреп бетмәгән Талгын җилдә камышлар әкрен генә шаулаша. Узган жәйдә без күргән яшеллек, ямь юк иде әле күлдә. Күл буйлап атлый торгач, үзем дә сизмәстән кара каен янына килеп чыкканмын. Башта танымый тордым. Пар каен иде бит мин күргәндә Кара булса да матурлар, мәһабәтләр иде. Ә хәзер әнә берсе авып ята. Айчибәр яшен суккан дигән иде. Тузы кара булса да, эче нәкъ ак каенныкы төсендә икән. Яшен суккан җире генә кара көйгән. Кагылдым кара каенга. Кайгыларым күбәйде Юк, мин ана бүтән кагылмыйм инде. Әллә чыннан да шушы каен сәбәпче булдымы соң ахыргы берничә ай эчендә күргән кайгы-хәсрәтләре- мә9 Әткәйнен жаны фани дөньядан очты, үзем чак кына һәлак булмый калдым. Айчибәр ятлар кочагында, ә мәхәббәт йолдызлар аръягындагы томанлыкка болыт булып таралган. Тик минем сөю-сәгадәтнең барлыгына бик, би-ик ышанасым килә. Кешеләр, ишетәсезме!? Мәхәббәт бар ул, бар, Айчибәр! Минем бу ачыргаланып раслаган авазым сиңа бер барып ирешми калмас. Кара каеннан ерак түгел агач төбенә утырдым да, иң кадерле уенчыгын суга агызган бала төсле, үксеп елап җибәрдем. Бу минутта мин үземне кемнәрдер бик нык җәберләгән кебек, бик бәхетсез хис иттем Айчибәрне дә кызгандым. Шушы каен төбендә үлемнәрен тапкан Әбелгәрәй белән Калбижамалны фаҗигасен дә искә төшердем. Күз яшьләрем эрергә өлгермәгән ак кар өстенә агып төшә торды, эзсез югала торды. Елау кешене тынычландыра дигәннәр иде, хак икән. Күпмедер вакыттан соң, жаным җиңеләеп калды һәм, үз йомшаклыгымнан оялып, кем дә булса күргәләгәнче кузгалып, тиз-тиз кайту юлына атладым. Хуш бул, Тагыл! Синең белән бу икенче һәм сонгы тапкыр хушлашуыбыздыр, бәлки. Карадан кара каурый Карлыгач канатында. Күрешүләр кирәкмәгән Кушкаен кабатында Күз өстендә кара кашын, Карачы көлеп кенә. Кайгыларымнан котылам Күлләргә кереп кенә. Кайгы-сагышларым зур булса да, мин инде бу күлгә кермәм. Бозлары эреп бетмәгән һәм суы салкын булган өчен генә түгел, Тагыл ул— Айчибәр белән икебез бергә чакта гына керә торган изге күл, мәхәббәтебез күле. Ялгызыма исә җәрәхәтле жаным, яралы йөрәгемне дәвалап, алгы көннәргә— назлы вә давыллы көннәренә—әзерләргә кирәк. Бу яра-җәрәхәтләрне ничек дәваларга, әрнүләрдән ничек котылырга? Әле бит иртәгә ахырзаман түгел, минем өчен тормыш әле башланмаган диярлек. Алдагы көннең сынаулы назлары, шомлы давыллары ымсындырып та, өркетеп тә тора. Атлый торгач, авыл читенә килеп җиткәнмен. Авыл белән зират арасында мона кадәр могҗиза белән генә жңмерелеп төшми калган жил тегермәне бар Шуның яныннан узганда, сынган канатларына кунаклаган кара каргаларга игътибар иттем. Аларның бүтән беркемдә гаме юк, карр- карр килүләрен, янәшәдәге зират тупыйларына оя ясауларын беләләр. Бер уйласаң, ул каргалар миңа һәм дөньядагы миллионнарча адәм балаларына караганда күп тапкырлар бәхетлерәк бит. Аларның табигать тарафыннан геннарына салынган кодлары адәм балаларының катлаулы язмышларыннан күпкә ачыграк, барысы да билгеле: оя корасы, күкәй саласы, бала чыгарасы, җай чыкканда ачык авыз хужаларнын каз-үрдәк бибиләре белән сыйланасы... Йөз мең ел элек тә шулай булган, киләчәктә дә, әгәр карга дигән зат саклана икән, шулай булачак. Бусы—бәхәссез. Ә минем алда тоташ билгесезлек. Һәм ул билгесезлек гомер буе мине озата барачак... Соңгы тапкыр Тагилга күз салдым да язгы яшәү авазлары белән тулы урман юлыннан шул билгесезлеккә табан атлап китеп бардым. Соңгы сүз Бу вакыйгадан соң егерме еллар вакыт үткән иде. Өлкә гәзитләренен берсеннән үземә адресланган хат килеп төште. Конвертны әлләни исем китми генә ачтым, чөнки андый хатларны алган бар иде. Ни гаҗәп, конверт эчендә тагын бер конверт белән бер бит кәгазьдә хат бар иде. Анысы редакция хезмәткәреннән. Башта шунысын укыдым «Рәшит абый, Сезгә тапшыруларын сорап, безгә бер хат килде. Адресыгызны белми икән, тапшыруыбызны бик үтенеп сораган. Ул хатны ачып тормадык, шул көе генә Сезгә җибәрәбез. Бәлки кирәкле-кызыклы хаттыр Сезгә исәнлек-саулык телибез.» Конвертны ачам дигәндә генә хәрефләрнең язылу рәвешенә игътибар иттем. Тукта, һәр хәрефеннән боҗралар ясап болай кем яза иде соң әле? Кинәт йөрәктә татлы сулкылдау кузгалды Күңелем нидер сизенеп, сулышым кысылды, йөрәгем күкрәк читлеген дөп-дөп бәрә башлады Хат, әйтерсең, кулымны пешерә, кабалана-кабалана, конвертны ачарга керештем. Әйе, ул Анардан—Айчибәрдән иде. «Рәшит! Кемнән-кемнән, син, әлбәттә, миннән хат көтмәгән иден. Тагыл кызы Айцибәрне хәтеренә төшер әле. Бөтенләй оныткансындыр дип уйламаем, цөнки син оныта торган кешегә ошамаган иден. Хат язуымнын ике сәбәбе бар. Беренцесе—Тагылга кунакка кайткац, Казанда цыккан газеталарны карап утыра идем, синен сурәтен белән бит тулы шигырьләренә оцрадым Шагыйрь булгансын кый. Молодец! Синен белән кайчандыр таныш булуыма горурланып та куйдым әле. Мәхәббәт турлы язган шигырьләрен бигрәк тә ошады Мин ал ыста—Сахалин өлкәсендә яшәем—татарца газета-журналлар алдырмаем. Моннан кайткац. Аллаһы боерса, язылацакмын Кыскаца гына үзем турлы берницә сүз. Теге вакытта к иләм диеп тә килми калгац, минем өцен җир белән күк тоташты һәм дөньяда яшәүнен кызыгы бетте Ахры, нык яраткан булганмындыр сине Әллә үземә кул салаеммы дигән цакларым да булды. Күрәсен. ниндәен койты уйлар башыма килде Юк. кул салмадым, ә синнән, бөтә дөньядан уц алгалы уйладым Әһә, син шулаймы, син шулай икән, әллә минем исем китәме?! Үц алу тойгысы шулкадәр көйле иде ул цакта, цөнки мин сине ул телеграмманы шаяртып кына биргәнсен дип уйладым, нинди дә булса җитди сәбәп цыгып, килә алмау ихтималы турлы башыма да китерә алмадым. Әле бүгенгә кадәр цын сәбәбен белмәем. Хәтерләйсенме, хатымда Азамат исемле җегет-бала турлысында язган идем ? Куып-куып карасам да, ул бит арттан йөрүеннән туктамады Синә уц итеп, ана озаткалы рөхсәт итә башладым. Ә беркөнне ул куна калды һәм мине көц белән үзенеке итте. Минә инде кияүгә цыгудан бүтән цара калмады Рәшит, гафу ит мин тилене Боларнын. ихтимал, синен өцен кызыгы да юктыр һәм мондый ук интим мцкамкмрне язгалы тиеш тә бушаганмындыр Хәтерләйсенме Тагыл күле аръягындагы пар кушкаенны7 Син шул каенга кагылуынны әйткәц. конелем шул вакытта ук бергә булмасыбызны сизенгән иде. хак шулай булып цыкты да. в. .к у., м т Азамат турлысында тагын берницә сүз. Авылда практикасы тәмамлануга, ул мине үз авылларына кайтарып, кайнәмдә калдырды. Үзе диплом яклагалы Курганга китте. Соныннан аны Сахалин өлкәсенә эшкә билгеләделәр. Анда барып төшү белән озак та үтми өстемнән йөри башлады. Үзе гүләйт иткәле җараткан кешене көнце була, диләр кый, хак дөрес, Азамат та көнләшеп җанымны ашады Ипекәй тотып ант итәм, хыянәт итү дигән уйнын башыма ялгыш та кереп караганы булмады. Җәнҗал цыгарып кына калса бер хәл, бала хакына бәлки түзгәле дә булыр иде, кул күтәрүдән дә тайцанмады Бер тапкырында баш миемне селкеткәнне тукмады, терелгәц, анын янына бүтән кайтмадым. Район үзәгендә больницага эшкә урнаштым. Сонра, ялгыз бицә дип ир-атлар бик бәйләнә башлагац, хатыны авариядә үлгән бер урыска кияүгә цыктым. Цит җирдә татарны кайдан табасын. Николай койты кеше түгел иде үзе, урыны оҗмахта булсын—өц ел элек үпкә рагыннан гүргә керде. Ләкин, Рәшит, нимәцек кенә яхшы кеше булмасын, урыс—урыс инде ул. Анын поцмакка карап цукынуларын күргәц, җаннарым актарыла иде Шуна күрә кызым-кузыем, йөрәк парәм Гөлнара, ана инде җегерме җәш тулды, берәр урыска кияүгә цыкканцы, татарлар күбрәк яшәй торган җиргә күцеп кайткалы кәрәк. Ләкин Тагылга төгел Кайцандыр син белгән халык анда хәзер койты якка нык үзгәрде. Барысы да шул эцке аркасында. Ә монда урыс та хохол, татарлардан без генә. Әле кая кайтасын хәл итмәдек. Без Гөлнара белән икәү генә, Николайдан бала табарга теләмәдем. Авылга бер кайтуымда Зәнгәрәй дәдәй синен, Тагылга килеп, минем турлы сораштырганынны әйткән иде... Хәзер үкенүдән файда юк, язмыш елгасы, терсәгенне тешләсән дә, кирегә акмай, үткәнне кире кайтарып булмай. Рәшит! Хат язуымнын икенце сәбәбе шул—син бит язуцы кеше. Яз шушы турлы бер повесть. Минем хатам, уз бәхетемә үзем аяк цалуым турлысында яз, кешеләрне мәхәббәтнен барлыгына ышандыр. Хәер, нимәгә өйрәтәм, син бит язуцы кеше—үзен белерсен нимәцек кирәк икәнен Синен тормышын турлы берни белмәем, ләкин гаилән бардыр дип уйлаем. Синә кияүгә цыккан кеше ялгыш та бәхетсез була алмас, цөнки син, өцдүрт көн генә оцрашып-күрешеп калсак та, еллар узгац анладым—ярымйорты гына сөя торган кеше түгелсен. Адресымны күрсәтмәем, йә хат яза башларсын да моны бицән дөрес анламас. Син инде, мин әйткәнцә, бар кешегә гыйбрәт булырдай әсәр яз. Синекен димим, минем ялгышларымны бүтәннәр кабатламасын иде. Тулы бәхетемне тапмасам да, мин Ходайга кайцандыр синен белән оцраштырганы, сонарып булса да олы мәхәббәт барлыгына ышандырганы өцен рәхмәтлемен. Шушы хис цит җирләрдә берсе артыннан берсе сузылган көннәремнен сорылыгын җиңелрәк кицерергә ярдәм итә Күрәсенме, Рәшит, өц-дүрт җөмлә язгалы утырдым да су буйлы язганымны сизмәй дә калганмын Гафу ит буталцык, озын хатым белән кыйммәтле вакытынны алган өцен. Язуцынын вакыты болай да аздыр инде анын Бүтән язмам, курыкма. Тагыл кызы Айцибәр.» Айчибәрнең хаты мине бик дулкынландырды. Аның теләген мин васыять урынына кабул иттем һәм, хөрмәтле укучым, шушы кыйссамны сезнең хөкемгә тапшырам. Әлмәт шәһәре 1998 ел. а