Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Хәзрәти Пушкин...»

А. С. Пушкинның тууына 200 ел

Бөек рус шагыйре Пушкинның тууына 200 ел тулуны (17991837) бөтен мәдәни дөнья зурлап бәйрәм иткән көннәрдә, ихтыярсыз, бу олуг исемнең татар шигъриятендә тоткан урынын күзаллыйсың. Әле узган гасыр азагында ук Казанда аның «Бакчасарай фонтаны» поэмасы татар телендә дөнья күрсә (башкорт мәгърифәтчесе N. Өметбаев тәрҗемәсе), аннан соң Г Исхакый тәрҗемәсендә «Капитан кызы» повесте басылып чыга. Аннары—яңа гасыр башында—башка проза әсәрләре... Ниһаять, бөек Тукаебызның узе остаз санаган рус шагыйреннән күпсанлы, гаҗәеп матур һәм милли рухлы (!) тәрҗемә- шигырьләре, «икътибас» иткән әсәрләре, Пушкинга эндәш белән шигырь-хитаплары... Ике дөнья, ике халык тудырган бөекләрнең мөнәсәбәте, шигърият офыкларының, тарафларның киңлеге, үзара багланышы—гаҗәеп матур тема бу! Ә бу асыл традиция бездә бөтен гасыр буенча дәвам итте: совет чорында Пушкинны шагыйрьләребез өр-яңадан «ачтылар», тәрҗемә иттеләр. Сугышка кадәр Ф Бурнашның «Евгений Онегин »ның татарчасын дөньяга чыгаруын. М. Җәлил, Ә. Исхак, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, Ш Маннурларның ярыша-ярыша тәрҗемә итеп, мәгълүм юбилеена (1937) ка\ын китабын әзерләүләрен искә төшерик Сугыштан соң аларга Н. Арсланов кебек шагыйрьләр кушылды, 1949 һәм 1954 елларда калын зур—бер һәм ике томлык «сайланма әсәрләр»е дөньяга чыкты. Шунысы кызыклы: без әнә шул китаплардан Пушкинны татарча укып үстек Үзебез дә тәрҗемә иттек акрынлап зур шигырь дөньясына кердек. Соңыннан, җитмешенче елларда Михайловское, Болдиноларда булып, зур Шигырь бәйрәме—Пушкин көннәрендә катнашкач та, бөек рус шагыйре турында уйларыбыз татар шигыренә тоташты, киңлекләргә әйдәде. Бу җәһәттән Р. Файзуллин, Р Харис, Зөлфәтләрнең үзенчәлекле шигырь һәм эсселарын хәтердә тотам. Г. Рәхим белән миңа бу шигъри сәяхәттә 1972 елда бергәләп катнашу насыйп булды... Шигырьләр, мәкаләләр язылды... Быел, олуг юбилее мөнәсәбәте белән, «Мәгариф» нәшрияты (аның шагыйрь дә, әдәбият белгече дә булган директоры Мөдәррис Вәлиев инициативасы белән, әлбәттә!) Пушкин тәрҗемәләреннән сувенир басма— «Хәтерлим мин гүзәл бер мизгелне» исемле китап әзерләде. Шигырьләр— оригиналда да. безгә таныш һәм яңа тәрҗемәләрдә дә бирелгән (җөмләдән. Зөлфәт, Ш. Маннап, Н. Акмалларның бик әйбәт тәрҗемәләре урын алган!). Билләһи, матур бүләк бу! Без дә бу санда журнал укучыларыбызга олуг шагыйрьнең яңа тәрҗемәләрен һәм Казан дәүләт университеты профессоры Җ. Сафиуллаңның «Пушкин иҗатында Коръән» исемле кызыклы мәкаләсен тәкъдим итәбез. Бөек Пушкин белән дуслык юлы дәвам итә!