Чәчмә әсәрләр

Өйрәнчек хикәяләрне матбугатка тәкьдим итәргәме, әллә юкмы? Әлбәттә, бу — авгорнын үз эше. Бу намәләр минем йөземә кызыллык китерми, дип санаса, язучы аларны бастырырга тиеш. Ләкин минем бу хикәяләремне «ойрәнчек»ләр рәтенә кертәсем килми. 1963 елда һәм аннан бераз сонрак язылган булсалар да, аларнын матбугатта дөнья күрергә хокуклары бар, дип саныйм. Ни өчен сон алар дөньяг а чыкмаган? Сәбәбе бер генә: мин бу «бичараларны» гәзит-журналларга, җаваплы кешеләре алышынган саен, кигерә тордым, бастырырга теләдем. Әмма кара язмышлы бу әсәрләремне һәрчак китапларымнан, вакытлы матбугат битләәреннән куа-сыза тордылар. Инде кайбер мөхәррирләр: бу әсәрләрен инде искергән, кызыгы калмаган, диделәр. Шулай ук, туарга да өлгермичә, болар үләргә мәхкүммени? Юк! Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучылар?

АВТОР

2 февраль. 1993 ел

 

МОҢ

Операга артык билет сорап торучылар трамвай тукталышына кадәр барып житкән. Кайбер остарганнары алдагы тукталышта трамвайга утырып, театрга баручыларның кесәләреннән билетларын чәлдерергә өйрәнеп алганнар. Билетларын югалту кайгысыннан берничә тамашачы һуштан язып, әш-мәшә килеп беткәннәр, ди. Хәтта капитан Дафарның да билетсыз калган чаклары булгалады. Бу гадәттән тыш вакыйгаларда жиде-сигез кыз билетсыз калу хәсрәтеннән трамвай астына ташлангач, артык билет сорап торучылар тугыз-ун әбекәйне ялгыш таптаганнан соң тукталышларга, театр төбенә дружинниклар нәрәте куя башладылар.Капитан Дафар кысыла-кысыла эчкә узды. Увертюра башланган иле инде Ничәмә-ничә еллар шыр ялангач булган опера театрының залы һәркөн шыгрым тулы була. «Опера» сүзен ишетү белән тотлыга торган әбиләр, операны яратканга салынып кына әллә нидә бер театрга йөрүче яшьләр дә агылыпмыагыла театрга. Иртә таңнан театр кассасы янынла шау-шу. Кемнәрдер, каяндыр билетлар юнәтеп, артык бәһага сатып, сәүдә оештырып җибәрде Музыка, культура белән дә сату итә башладылар. һаман милициягә мәшәкать. Хикмәт нәрсәдә соң? Башкаручылар да. репертуар да. дирижерлар да шулар ук. Сәбәп нәрсә соң? Музыка белгечләре дә. газета-журнал әһелләре дә. психологлар да моның сәбәбен әйтә алмадылар Хәер, сәбәбен әйттеләр әйтүен. Сәбәбе моң! Моң тарта тамашачыны театрга, моң! Соңгы икс атна эчендә җырчылар да. музыкантлар да үз партияләрен гаҗәп моңлы итеп башкарырга тотындылар. Исләрең-акы т- ларың китәр. валлаһи Ә моңарчы кайда булган аларнын моңнары'.’ Нигә шушы арада гына шулай моңлыга әйләнеп киттеләр соң алар монысы әлсгә сер булып кала килде Вакыт үтә торды. Тамаша залының тулы булуы гадәти хәлгә әверелде Музыка белгечләре дә, психологлар да бу сәер хәлне әкренләп онызтылар шикелле. Әйтерсең лә электән гел шушылай булган. Артистлар да. композиторлар да әле күптән түгел генә ике-өч сәгать буе буп-буш залга җырлаг аннарын онытып, мактанасы килгән чакларында «Эһем, мамма-миа!» дигән булып, итальян җырчыларына охшатып кылана башладылар. Ләкин бу иллюзия озакка бармады. Көннәрнең берендә кичке спектакль башлану белән зал сызгыра, үкерә, аяк дөбердәтә башлады Кемдер: Халтура! Туктатыгыз бу халтураны! дип кычкыра Кемдер оркестр чокыры янына килен дирижерны, музыкантларны тирги, кемдер җырчылар тарафына әче сүзләр сибә. Спектакльне дәвам иттерү мөмкин түгел иде Тамашачы сүгенә-сүгсиә таралып бетте. Икенче көнне дә, өченче көнне дә шушы ук хәл кабатланды Инде тагын бер атнадан соң опера театры хуҗасы ташлап киткән, тәрәзәләре кадакланган ялгыз йорт кебек, берүзе тырпаен калды Бу хурлыкка түзалмыйча. берничә артист үзләре теләп пенсиягә китте, баш дирижер бүтән театрга күчәргә мәҗбүр булды. Шул ук репертуар, шул ук башкаручылар Сәбәп нәрсәдә соң? Барча кеше бердән: Моңсыз башкаралар Моң юк. моң! диделәр. Ни сәбәптән кинәт кенә юкка чыкты соң әле ул моң дигәннәре? Бу хәлне музыка белгечләре дә. психологлар да. артистлар үзләре дә аңлата алмадылар. Атпа-ун көн узды. Айлар үтте Әкренләп бу хәл онытылды. Әйтерсең лә. гел шушылай булган. Ләкин бу могҗизаны бер кеше генә онытырга теләмәде Атаклы тикшерүче капитан'Дафар табышмакның җавабын тапмыйча тынычлана алырлык хәлдә гүгел иде инде. «Гомер буе янып килгән театрның кинет кенә шөһрәт яулый алуын аңлатып була инде дип уйлады ул Әйтик, театр тарихында мондый хәлләр еш очрый Иҗади күтәрелештән соң иҗади ярлылык, түбән төшү дә сәнгать тарихына яг нәрсә гүгел. Ләкин биз ул күренеш болай ук сәер булмый торган иде» Дафар һәр артиез белән сөйләшеп чыкты Биш йөз кешенең биш йөзе дә бер үк сүзне кабатлый Теге көнне репетициягә килгәч, күкрәгем кинәт киңәеп киткәндәй булды. Сулышым иркенәйде Әллә нәрсә иплисе, зур ип майтарасы, җырлыйсы килә башлады Мин килгәндә бөтен театр җырлый иде Оркестр искиткеч игеп уйный Дирижер илһамланып, рухланып оркестр белән идарә итә иле ДАФАР Ә хәзер геге тамашачы сызгырган көнне ничегрәк булды? АРТИСТ. Ул көнне гаять авыр иде. Сәхнәгә чыгасы килми, чыксаң, җырлыйсы килми. Д А Ф А Р. Сез театрда бер-бер үзгәреш күрмәдегезме сон ' Оитик, ят кешеләр... АРТИСТ. Ул көнне театрда кешеләр күп иде бит.. ДАФАР МИН иң беренче көн турында сорыйм... Сезгә, театрга моң һәм илһам килгән көнне әйтәм... Беренче көнне тамаша залы тулы булмагандыр бит БАШ ДИРИЖЕР (нидер хәтерләгәндәй уйланып торгач). Ул көнне... иртәнге репетиция башланыр алдыннан бер карт минем янга килеп, рөхсәт итсәгез, мин репетициягезне тыңлап утырыр идем, диде Мин аңа игътибар итмәдем. Берәр карт музыкантның, яшь чакларын сагынып, репетициядә утыруы гаҗәпмени?!. Шул көнне кичке спектакльгә сигез тамашачы килгән иде Алар елый-елый безгә рәхмәт укыдылар. Аларга опера шулкадәр ошаган. Менә шул көннән театрга халык агыла башлаган иде... ДАФАР. Кичен әлеге карт бар идеме? БАШ ДИРИЖЕР Бар иде. . бар Ул балкон уртасындагы кәнәфидә утырды бугай... Гаҗәп карт иде ул. Күзләре хәтердә калган. Сихри нур чәчеп торалар иде... Д А Ф А Р Кабат сез аны театрда күрмәдегезме? БАШ ДИРИЖЕР. Күрдем һәрвакыт шул урында утырыр иде. ХОРДА ҖЫРЛАУЧЫ КАРЧЫК. Җырлаганда мин дирижер таягына карамыйм да. Таякны мин аны күз кырыем белән дә күрәм. Мин, иптәш капитан, залны күзәтәм. Әлеге бабайны гел балконда күрә идем... Бик матур карт иде ул.. Чиккән кәләпүш кигән.. Ләкин соңгы көнне ул күренмәде ие, күренмәде шул. Хәтерлим әле, башланыр алдыннан урта урын буш иде... Артистка ханым картның килеш-килбәтен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кабатлап сораштырганда тагын берничә кеше репетициягә, спектакльгә көн саен йөри торган картны күргәннәрен әйттеләр. Картны эзләп табуы кыен булмады. Чиккән кәләпүш киеп йөрүче чиста картлар күп түгел бит хәзер. Ләкин карт үлем түшәгендә ята иде. Аны машина бәргән булып чыкты. Утызынчы июль көнне китерделәр.—диде кизү врач.— Шул көннән бирле аңына килгәне юк. «Нәкъ шул көнне аның урыны буш булган!» —дип уйлады капитан. Дафар, кадаклап куйгандай, көне-төне авыру янында утырып чыга. Бала гәүдәсе чаклы бәләкәй карт Дафарга иң кадерле, иң якын кеше булып әверелде Яраланып беткән, җыерчыклы йөзле шушы бабай эчтән илаһи нур белән балкый кебек Врачлар да, шәфкать туташлары да, Дафар да картның сихри мөлаемлыгын, матурлыгын сизделәр. — Озак тормас, ахрысы! —диде врач соңгы карау вакытында. Көннәрнең берендә бабай ыңгырашып куйды. Күзләрен ачты, башта түшәмгә, аннан гаҗәпсенеп Дафарга карады. Бабай кул ишарәсе белән капитанга үзенә таба иелергә кушты. Дафар колагын бабайның иреннәренә якын китерде. - Улым, -диде карт, чак ишетелерлек итеп.-Әманәтем бар... Мин китәм инде... Сиңа калдырам Күзләремә кара... Дафар бабай күзләренә туры карады. - Менә шулай... балам., —диде бабай Бабай күзләренең нуры Дафар күзләренә килеп кадалды, күзләр аша үтеп, нурлар мигә, мидән йөрәккә, хәтта җелекләргә тишеп керә Күңел сыкрый башлый. Сыкрау илЪамга әверелә Дафар күкрәге киңәйгәнен сизә. Анын тәнендә, миендә, йөрәгендә ниндидер куәт арта башлый. Бу — илһам! Илһам әллә нинди олы эшләр башкарырга өнди Дафарның урамга чыгып йөгерәсе, кычкырып җырлыйсы килә. Күкрәге тулы олы 144 сөенечен халыкка җиткерергә тели. Ләкин ниндидер эчке тавыш ана сабыр итәргә, сак булырга куша. Нурлар Дафарга күчеп бетте Бабайнын ярым ачык калган күзләре җансыз, нурсыз иде инде. Билгесез бабайны хөрмәтләп татар зиратына җирләделәр. Күпме генә тырышса да, Дафар аның кем икәнен белә алмады. Үзе белән булган сәер хәлне капитан беркемгә дә сөйләмәде Дафар көн саен театрга йөри. Ул һәрвакыт балкондагы урта урынга утыра. Театр ишеге төбендә тагын билет өчен сугыш. Зал тагын шыгрым тулы. — Сәбәп нәрсәдә соң? - дип сорый ниндидер бер егет күршесеннән — Моң! Мон тарта тамашачыны театрга, мои! — дигән җавап ишетелде. Дафар. сөйләгәннәргә игътибар итмичә генә, кысыла-кысыла эчкә узды. Икенче кичне театрга килгәндә, шулай уйланып барганда, аны чак кына машина бәреп екмады... 1971 ӘЙТСӘҢ, КОНФЕТ БИРӘМ тием коммунист иде минем... Күрше абый ла коммунист иде Әтием үлде инде... төрмәдә үлде... Күрше абый исән Бала идем... Ята илем юрган астында... Чикерткәләр чырлый иде мич артында... Әти белән әни йокламый, пышылдашалар Җил сызгыра капка ярыгында... Төн шомлы... Этләр өргәли Кемдер өй артында йөргән шикелле. — Бала ятим кала...— ди әтием, тирән көрсенеп Столыпин чоры килде илгә, сүз әйтергә түгел, уйларга да куркыпыч Әнием дәшми. Беләм инде, ул елый, һәркөн төнлә шулай елый Икенче көн иртән күршеләргә иләк сорап кердем - Иләккә су тутырдык! ди күрше абый, үзе елмая Йә. егеткәй, сөйләп җибәр, нәрсәләр ди синең атаң, нәрсә эшли өйдә, ниләр яза? Конфет бирәм сөйләсәң. . Конфе г гөмде инде үзе Әти бүген Оста Липин турында сөйләде әнигә Оста Липин безгә килде, ди... Оста Липин абый үзе күренмәде тагы Балта остасыдыр инде ул.. дидем мин конфетка карый-карый Син акыллы, үскәнем. диде күрше абый һәм миңа бәләкәй мендәрчек шикелле кызыл конфет бирде . Суырырга куркып, тиз бетмәсен дип, көне буе әвәләп йөрггем мин ул конфеты Кесәгә салган идем, ипи валчыкларына, тузанга уралып чыкты, идәнгә төшердем ялгыш, каз мамыгына буялды Икенче көнне әтине утыртып алып киткәндә дә конфетым исән иде әле Әни үкси-үкси елый, мин лычык-лычык игеп пычрак конфет суырам Сабый идем Каян белим сон мин каһәр суккан Столыпинны' Хәзер үзем әти Ә күрше абый һаман исән Авылга кайткан чакларымда күзен терәп, безгә килеп керә Менә, ди ул миңа Син язучы булдың инде, мәкаләләреңне укып барабыз Карале, мин менә күпме хезмәт иттем халыкка, хөкүмәгӘ кә. пенсияне персональныйны бирмәделәр, шул турыда, минем заслуга- лар турында язып чыксаң иде... Түзәлмадым Сикереп тордым, кычкырдым. Күзләремне кан басты Төкерекләрем чәчелде Үз тавышымны үзем танымадым... Мин барысын да әйтеп салдым аңа... Миңа боердылар, чоры шундый иде . — дисең... Кандала син. Затсыз Җаһил! Ялганлыйсың! Кушмадылар сиңа! Гаепләмә үткән заманны. Ахмак замана ахмак кешеләрне тудырмый, киресенчә, ахмаклар тудыра ахмак замананы! Кызыл комач арасына яшермә куркак жаныңны. Әтием коммунист иде Син дә Әткәм уен синнән _ яшерсә дә. фикерләрен аның аңладың. Мин яшерми әйтәм уйларымны конфетың үзеңә булсын! Үзең суыр. . Фикеребез бер безнең атам белән! , Син коммунист түгел! 1963 УЯНУ өне-төне буран дулый... Самолетлар очмый... Вокзалда халык дыкма-дык. Атна буена куна-төнә яталар Чит кешеләр бер-берләренә күптәнге танышлардай якынаеп беттеләр. Инде әнә барысы да изелеп йоклый Яшь ана күкрәген кулъяулыгы белән каплап, баласын имезә. Бала, оятны-нине белмичә, шәп-шәрә ботларын селки-селки йотлыгып сөт имә Ана, ике бармагы белән күкрәген йомшата-йомШата. балага имәргә булыша. Кара-каршы бер егет белән бер кыз утыра. Алар нишләптер йокламый. Сөйләшмиләр дә. Үзләре бер-берләренә карарга куркалар шикелле Читкә караган килеш, кыз егет турында, егет кыз турында уйлый. Кинәт аларның күзләре очрашты... Егет тәне буйлап кырмыскалар йөгереп узды, йөрәге деңке-деңке тибә... Кызның күкрәк очын ниндидер аңа билгесез хис чеметеп алды. Егет аның тыгыз күкрәкләренең еш-еш калкынганлыгын сизде. Күзләр берберен эчә... Инде күзләр оялмый, күзләр бер-берләренә чумган. Кыз да күңеле белән егеткә тартыла... Егет тә аңа тартыла Ләкин икесе дә сүз башларга кыймыйлар Егет кыз гәүдәсен күзләре аша, киемнәре аша күрә... Кызның күзләрен эчеп гуйгач. егет карашы белән аның чәчләрен сыйпап-назлап узды. Кызның колак очлары алсуланган Караш күкрәк турысында озак кына тоткарланып торды. Бәйләгән кофта аша күз бораулары кызның күкрәк төерләренә кереп кадалды: баягы билгесез, аңа таныш булмаган тойгы кызның йөрәген тагын чеметте, кыз куырылып куйды. Кыз түзә алмады, битен учлары белән каплап, кресло култыксасына башын салды да күзләрен йомды Ләкин ул йокламый иле... Ул чак сизелерлек калтырый, эчке тарсыну белән ояла, әмма чиксез ләззәт татый. К Егет кызның хәлен аңлый. Егет үзе дә илаһи тәм татый иде Ләззәтне йокы рәхәте алыштырды. Егет төш күрде Егет уянды. Кыз утырган кәнәфи бушаган Самолет лар оча башлат ан иде инде. Күршедәге әби егеткә: Хатынынмы ул, сеңелеңме, сине уятырга теләмичә озак кына харап торды, аннан маңгаеңнан үпте дә самолетка китеп барды, диде Егет бер мизгелдә никадәр ләззәтнең, матурлыкның табылып җитмичә үк юкка чыгуын тойды.. 1 ЯЭҖҮҖ-МӘЭҖҮҖ абый чактан ук аны җен-албасты-шайтаннар, яэжүж-мәэжү- җләр, убырлар, аждаһалар, өрәкләр белән куркытып үстерделәр. Бигрәк тә төн жи1кәч йөрәгенә курку төшә, аңа һәр жирдә жен-пәри поскандыр төсле, һәр шәүлә аждаһа булып күренә башлый, һәр кыштырдау шай>ан кебек тоела Шуның аркасында ул. үсә төшкәч тә. төннәрен тышка чыгарта шүрләп, өйдә чиләк тота иде Бу турыда сеңелесс дус кызына сөйләгән: имеш, аның абыйсы куркак, төнлә чиләккә утыра, дигән. Дус кызы моны башкаларга җиткергән, шулай итеп, аңа Чиләкбай кушаматы тагылып калды. Үскән саен караш ы дан курку арта барды. Утызны тутырып килүенә карамастан, ул һаман шүрли. Университет бетерде. Тарих укытып маташа. Диссертация яза Мәшәкатьләре муеннан югыйсә Башкалар төнлә дә яза. эшли. Ә Чиләкбай алар кебек төнлә эшли алмый шул. Карашы төшү белән шым була Ялгызы бер бүлмәдә яшәп, коты алынып беткән инде Кич җиттеме, эштән кайта да баштанаяк юрган бөркәнеп ята. гөне буе калтырап чыта, краннан су тамса да. аңа жен эше кебек, кибеп-биртөеп беткән сайтак-идән шыгырдаса да. кемдер йөри сыман тоела. Акылы белән ул җен-пәриләр юклытына да ышана, ләкин каша сеңгән курку-әркү-сагаю үз эшен башкара Врачка барыр иде оят Утыз яшьлек ир кеше, бия егардай егет, җеннән куркам, дип әйтә алмый бит инде Чыннан да. ул өрәкләрдән, җеннәрдән түгел, аңлатып бирә алмаслык билгесез нәрсәдән курка бугай Кеше талаучыларда нмы. йорт басучыларданмы үзе тә әйтә алмый. Алай дисәң, ул бишенче кат та юра Уң як күршесе чекист, ортаннарда эшли Кем әйтмешли, аны үз милициясе саклый! Сул як күршесе бандит Мәгълүм булганча, юлбасарлар үз күршеләрен таламый Аннан соң Чиләкбай аның белән яхшы мөгамәләдә Ут яктан куркыныч юк. Шулай да нәрсәдән шүрли соң Чи/тәкбай'* Ничә мәртәбә ут. куркуының сәбәпләрен ачып, фәнни нитездә дәваланып карады. Ләкин барыбер очына чыта алмады Эчтә, күңелдә, канда, гадәттә, нәселдә ул курку Күңелендә нидер пышылдый кебек сине алда бәла көтә, аңлатып биргесез кайгы сат алый сине, син һәлакәткә дучар, син харап булачаксың! С Кайдандыр ерактан килә бу тавыш. Тора-бара ул бу халәтенә ияләнә башлады. Шулкадәр күнекте ки, хәтта әлеге билгесез куркынычның тизрәк килүен тели башлады. Билгесезлектә интеккәнче, килсен иде ул җен, албасты. Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ, башкисәр^ Килсен иде дә әйтсен иде: «Менә, Чиләкбай. ниһаять, мин килдем, әйдә, киттек!»—• дисен иде. Нинди кыяфәттә булыр икән ул? Ак кәфен бөркәнгән яки чалгы тоткан булырмы? Пистолет-пычак тоткан булырмы? Әй, барыбер түгелмени! Яманлык яшел булса да, көрән булса да, кызыл булса да— җен булса да. яхшылык эшләргә килгән кеше сыйфатында булса да барыбер түгелмени соң? Тизрәк килсен генә. Чыпчык котырса, ябалакка ташлана, ди. Чиләкбай да Аны көтә. Көтәкөтә көтек булды, тизрәк күрәсе иде шул Куркынычны! Ләкин Куркыныч барыбер килмәде. Чиләкбай инде күптән фән докторы булды Гыйлем тавына менеп җитте Инде саклык белән генә таудан төшә дә башлады. Ләкин Ул һаман күренмәде. Шулай бервакыт Чиләкбай эштән арып кайтты. Арымаслыкмыни?! Кафедра мөнбәреннән торып, үзе уйлаганның нәкъ киресенә ышандырырга тырыша-тырыша, йөзләгән яшьләргә нотык сөйләде бит. Шулкадәр арыган иде Чиләкбай, хәтта гомер юлдашы— теге Куркыныч турында да онытып җибәргән иде. Ул үзе дә белештермичә ут кабызды, ишек катына юынырга китте. Бер уч су алып битенә сирпегән генә иде. арка ягындагы бүлмәдә җиңелчә кыштырдау, шыгырдау ишетелде! Чиләкбай тораташ булып катты калды. Аннан соң бүлмәдә ниндидер гөрелте ишетелә башлады, шуннан соң кемдер. - Кая яшергәнеңне әйт, дуңгыз!—дип кычкырды. ' Чиләкбайның теле әйләнмәде, борылырга теләде, гәүдәсе тыңламады. — Ишеттеңме, такырбаш, кая яшердең?—дип кабатладылар арттан. Нә-әрсә-ә кирә-әк сезгә?—диде Чиләкбай. * Боргаланма, безгә ни кирәген син яхшы беләсең! Җә! - Минем бернәрсәм дә юк! —диде Чиләкбай. Җә! - дип акырды әлеге зат. Чиләкбай тагын нидер әйтергә теләгән иде, ләкин аның өчен кемдер сөйләшә башлады. - Алыгыз, кабахәтләр, алыгыз! Эскерт астында, талагыз!—дип кычкырды берәү. Шуннан соң ниндидер ыгы-зыгы башланды. Музыка үкерергә тотынды, Чиләкбай эшне сизенеп, кинәт борылды да бүлмәгә керде. Куркыныч урынына ул телевизор экранын күрде: экранда беләгенә тасма бәйләгән кешеләр печән кибәнен актаралар иде. Чиләкбай кайтып кергәч, үтеп киткәндә, үзе дә белештермичә, телевизорны кабызганлыгын хәтерләде... - Талагыз, кабахәтләр, талагыз! — дип кычкыра кибән хуҗасы Тасмалылар кибән астыннан биш-алты капчык чыгардылар да «талагыз» дип кычкырган кешене кибәненә терәп аттылар Кибән хуҗасына аткан ядрә. Чиләкбайга килеп тиде. Чиләкбайның төсе качкан иде, ул, авып китмәс өчен, ишек яңагына сөялде, аяклары сыгылып китте. Чиләкбай. тыны чыгып шиңә башлаган куык-шар кебек салмак кына идәнгә шәлперәде. . Уйнаучы бала,- әллә дөнья үзе булдымы —ишек янында яткан тишек шарны, җирәнеп кенә, ике бармагы белән тотып чүплеккә чыгарып ташлады да яңа шар белән уйнарга тотынды ’ уган анам! Ниһаять, .мин үземне бәхетле саныйм. Егерме яшемнән алып көткән бәхет бүген килде Мин яңа йоргка күчтем Хәтерлисенме. мин сиңа язган идем, бер ун-унбиш еллар бардыр, безнен шәһәрдә биш катлы йорт төзелә башлаган гына иде әле ул чакта Их. әгәр дә шул йортның бишенче катыннан миңа бүлмә бирсәләр, бәхетле булыр идем, дип хыяллана идем. Йорт төзелеп бетте, мин бәхетле була алмадым. Ихтимал, син мине аңламассың, апам, ләкин ошбу хатны язарга мәҗбүрмен. чөнки минем хатны берәү дә укымас, укыса да аңламас иде. аңласа дәшмәс иде. Бәлкем син. апам, мине аңларсың, дип өметләнәм Миңа төрле җирдән фатир биреп карадылар, берсенә дә күчә алмадым Үз теләгәнемне көттем. Беләсең бит. апа. минем биеклекне яратканымны. Бәләкәй чакта да мин гел. кыр кәҗәсе кебек, тау башында йөрер идем, иң биек агачка менәр идем. Бала чакгагы бу гадәтемне һич ташлый алмадым Инде балигъ булгач, калага күчкәч тә гел биеклеккә үрли баш.задым. Биек йорт салсалар, их. иң югары катыннан миңа бер бүлмә бирсәләр, дип куя торган идем Биш катлыны төзеделәр. Шварцман белән Захаренкога бирделәр, миңа эләкмәде. Тугыз катлыны җиткерделәр. Сидорова белән Иванова күченде, мин коры калдым Ничә еллар узды, мин һаман бер әбинең чоланында яши килдем Шуннан соң мин кран йөртүчелеккә укыдым, кранчы булдым һәй. апа. кранга менгәндәге рәхәтлекне белсәң иде. баскыч саен күңел кытыклана, кулларны, аякларны җибәреп, ычкынып-очып китәсе килә башлый Ләкин кран биеклеге генә мине канәгатьләндерми шул. Инде һич булмагач. Сөембикә манарасына мендем. Их. апа. шулвакытта нинди хисләр биләгәнне белсәң иде. һәр баскыч саен күз алдында бер төре арга, тәре арткан саен бер чиркәү арта, чиркәү аргкан саен өскә менү кыенлаша бара Төтен больны каплаган Бишбалганы. сөрем кунган Яңабистәнс күреп, күзгә яшь килә, ми томанлана. Башым әйләнеп, егыла яздым Әгәр дә мин шулчакта, баш әйләнеп, егылып төшеп һәлак булсам, ни булыр иде икән, апа? Манара чайкала ла чайкала.' Казан каласы янтая да янтая, ләкин, ни гажәп. мин егылмадым. Егылып төшсәм, төрле гайбәт, имеш- мимешкә юл калыр иде Егете алдаган, шуңа курә сикергән, дип сөйләүчеләр табылыр иде. Мескен хатын-кыз. Бүгенге заманда егете алдаганга түбәдән сикергән кызның никадәр мескен, сай акыллы, чүпрәк икәнен күреп, мин эчем катып көләм генә Үз ризалыгың белән ягкансын икән, ничу егет халкына суд аша тагылып йөрергә Әгәр дә мин Сөембикә манарасыннан егылып төшеп үлгән булсам, ихтимал, икенче берәүләр «Замана Сөембикәсе» дигән бәет чыгарырлар иде Юк шул. мин беркайчан да Сөембикә манарасыннан сикермәмен! Моңа ике сәбәп бар Сөембикәне урысларга әсир төшерәсе килмичә, халык аны манарадан ташланып үлгән, дип сөйли. Бәс. халык шундый риваять сөйли икән, нигә әле мин шул риваятьне бозып, татын икенче бер Сөембикә ясыйм, ди Мин моннан унбиш ел элек уйлап куйдым инде Юк. краннан .та. манарадан та сикермәячәкмен. Мин шәһәрнең ин биек йортының иң өске катыннан, үзем яши юрган балконнан ташланачакмын! Менә быел мина ундүрт катлы йортның соңты катыннан бүлмә бирделәр Моннан да биек йорт та. башка бер бина да юк калабызда һәм булмаячак га Инде бу мин көгкән биеклекнең иң югары ноктасы, апам Бүген күчендем Ваннасына кереп юындым Чиста киемнәремне кидем Өйне җыештырдым, утка, фатирга бер елга алдан түләп куйдым, бирке бурычларымны биреп бетердем Бик тәмләп, кагы игеп мәтрүшкәле чәй эчтем дә сина хцт язам Бу минем соңгы эшем булыр Шушы хагны язын бстерөм дә. аллага тапшырам! Апам, зинһар, ачуланма, шулай кирәк! Мин бәхегтемен. яхшы фатирымның кыйблага карап гор Т ган балконыннан яшел күлмәк очып төшеп киткән кебек булыр! Юк шул, анам, күлмәк кенә булмас, шул күлмәк эчендә мин дә оар. И мескен, и бәхетсез бала, дип мине кызганма. Бәхетсез кешеләр генә асылынып, суга батып яки кыектай сикереп үлә торган булсалар, дөнья тулы бәхетлеләр генә шырык-шырык көлеп йөрерләр иде. Юк оит. Шулай булгач, бары тик бәхетлеләр генә үлә б.үлып чыга. I омер буе бәхет көтә-көтә картаеп үләләр андыйлар. апа. Әгәр бәхет килсә, шундук егылып үләрләр иде. Шулай булгач, син бу хәбәрне алгач һич тӘ хафаланма. • ’ , „ Хуш. апам, бәхил бул! Теге дөньяда очрашырга язмасын! Әгәр дә очрашабыз икән, димәк, теге дөнья бар, дигән сүз. Әгәр теге дөнья бар икән, ул чакта инде дөньядан китәсең килсә дә, кыектан сикереп кенә котылып булмас... „ . Сеңлең Хаят булыр. 1972 ТАШ БАСКЫЧЛАР БУЙЛАП МЕНГӘНДӘ... атбугат йорты баскычлары буйлап язучылар, журналистлар, редакция хезмәткәрләре тыз да быз чабып йөри. Кемдер: — Җыелышны башлыйбыз, өске катка менегез, иптәшләр! - дип кычкырды. Баскыч янына җыелган язучылар шаулаша-шаулаша өскә менә башладылар. Култыксага таянган килеш баскыч бусагаларын күзәтәм. Күпме шагыйрь таптады икән бу күтәрмәләрне! Көнлекче шагыйрьне дә. исеме баш хәреф белән язылырга тиешле бөек шагыйрьне дә — кемнең кем булуына карамастан бу тупсалар кешеләрне әле өскә менгергәннәр. әле аска тәгәрәтеп төшергәннәр. Исән чакта шөһрәт эчендә кайнаган шагыйрь дә шушы тупсага басып менгәндер. Үзе үлгән көнне үк аның шигырьләре дә вйфат булганнар. Бу баскычлар аның эзен хәтерләми. Исән чакта читкә тибәрелгән шагыйрьнең әсәрләре дә шушы баскычлар буйлап яңадан өскә күтәрелгәндер. Үлгәч яши башлаган ул Шагыйрь. Баскычлар аның эзен күкрәкләрендә уеп саклый. Исән чакта да, үлгәч тә сүгелми-макталмый торган өченче төр шагыйрьләр дә шушы ук баскычларга басып йөри. Давыллар, гарасатлар булды бу Җиһанда. Давылларга каршы давыл булып чыкты олуг Шагыйрь. Актарылды, кыйналды олуг Шагыйрь. Ләкин сынмады. Шагыйрьләрнең күбесен йотты упкын, күбесен сыкты тормыш, күбесен талкыдылар, күбесен саттылар дуслары. Еламыйм мин аларны искә төшергәндә, гәрчә хөрмәт итсәм дә. Чөнки Каф тавыдай мәгърур басып калган әсәрләрен яттан беләм. Мәрхүм шагыйрьләрне исән чакларында күрү миңа насыйп булмады Мин аларның шигырьләрен укып җылыйм Исән калган олуг Шагыйрьнең үзен күргәч, күңелем тула. Дымлы күзләрем күрсәтмәс өчен, мин Шагыйрь алдында башым иям. Язучылар төркеме инде күптән өске катка менеп җиткәндер, дип уйлыйм. Карт Шагыйрь баскыч култыксасына тотынган килеш берүзе артта калган Бигрәк таушалган шул. Яз көне булса да. йончылган, бетерешкән. көчкә-көчкә менә баскычтан. Шагыйрьгә ярдәм итмәкче булып, М терсәгеннән готам. Ютәл аша көлә Шагыйрь һәм ишарә белән ярдәм кирәк г үгеллеген әйтә. «Күтәрәмгә калган Шагыйрь булмас!» -дип уйлыйм. Бераз сулу алгач. Шагыйрь тагын бер баскыч өскә атлый Мин аның белән янәшә барам Каршыбызга шигырь язгалаучы бер кеше очрады. Бу адәмне мин Һәрвакыт матбугатта очратам. Ул кызу-кызу аска төшеп бара Ә без карт Шагыйрь белән баскыч саен туктый-туктый өскә менәбез. Безнең яннан үткәндә әлеге кеше кыйммәтле коньяк һәм кыздырылган дуңгыз ите исе бөркеп китте Тук. бераз кызмача. кәефле кешенең канәгать чыраен күрен, җен ачуым чыкты. Рәхәт яши. дип уйладым, язган бер әйбере калын- калын китап булып басылып бара. Тиргәүче юк аны. хәер, мактаучы да юк. Ашый-эчә, бәлки, без кочасы кызларны да коча юргандыр әле Әллә мин аннан көнләшәмме соң? Үзем дә аның кебек дөньяның арткаена тибеп яши алмаганга көнләшәмме'* Тәүбә, тәүбә! Ашарга әпәкәем бар. эчәргә шәрабым җитәрлек. Тик нишләптер гнул адәмгә кушыласым килми Икенче катка менгәч. Шагыйрь тәрәзә борысына сөялле. Урамда яз яңгыры коеп түгә. Шагыйрь дә, мин дә меңләгән тамчыларны күзәтәбез Бөҗәкләр яңгыр вакытында гөмбә калфагы яки әрекмән аегына качып котылалар, диде Шагыйрь үзалдына сөйләнгәндәй. Җил-ян- гыр уздымы, поскан җирләреннән чыгалар да дөнья бетереп безелди башлыйлар... Тагын кузгалабыз... Карт шаг ыйрьгә ияреп, өске кагка менеп барам Ул миңа әйтә: Беләсеңме, энем. ди. Мин какшадым инде. Дөнья бигенә караганда, сыртын күбрәк күрсәпе миңа Шулай ла мин уйлыйм әле . Дөньяга яхшы кешеләр күбрәк туа... Дөнья яралганнан бирле яхшы кешеләрне кыерсытканнар, эзәрлекләгәннәр Үтергәннәр Джордано Бруно.. Галилей Линкольн . Пушкин Тукай Ибраһимов Җәлил Әмма тормыш бара.. Халык үлми Мәхәббәт торып кала Дөньяга яңа Тукайлар. Ибраһимовлар өстәлә тора Шулчак башка бер шагыйрьнең әйткән сүзләре кылт итеп исемә төште: Яңа буын шагыйрьләрен көтә. Җәлилләрдән бушап төрмәләр, дигән иде ул. яхшы кешеләр күп. дин дәвам итә Шагыйрь Шулай да бит Җәлил юк. Ибраһимов юк Яхшы кешеләрнең яхшылыклары йоклаганга юк алар, энем Яхшылыгы йоклаган кешене гамьсез, битараф, ваемсыз, куркак кеше, диләр. Мәкер йокламый. Мәкер тәвәккәл, мәкер ашыга Мәкер әле һаман почмак сагалый, гәрәз шакый кара төндә, донос яза.. Мәкер Яхшылык кыяфәтенә кереп, кеше күңеленең иң түренә менеп утыра ала Мәкер Яхшылык чикмәнен бөркәнеп, агабабаңа хәнҗәр күтәрергә өнди Ә бит Яхшылык икейөзле була алмый Йоклаган яхшылык мәкернең юллашы. Уятырга кирәк аны. Кыяфәтем минем газа арысландай Шагыйрь ябык, бәләкәйләнеп калган. Тик шулай да Шагыйрь алдында ү гсмнс арыслан янындагы песи баласы сыман хис ит гем Шулчак оч баскычны бер атлап, йөгерә-йөгерә теге шагыйрь кисәге безне узын киг ге. Тизрәк менегез! дип кычкырды ул безгә Җыелыш башланды инде Карт Шагыйрь гагын өскә габа атлый Мин аның белән янәшә барам Өске катка менеп җигәргә бик күп баскыч бусагаларын үләсе бар шул әле

 

Реклама