Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАУНЫҢ БАШЫН БОЛЫТ КИСӘ

зебез яшәгән җир куышы төбендә искереп беткән сандалиемның табанын сумалалы җеп белән тегеп утырам. Ташлар иден, мәктәпкә барыр вакыт җитеп килә, янасы әле буламы-юкмы. Рәткә китереп куйсаң да, шушы иске сандалилар белән тагын бер кыш мәктәп идәнен кырып уздыруыңны көт тә тор... Әле язга чыккач та, ни булыр... Минем кебек тугызынчыга баручы егетләр аларны күптән күн батинкыларга алмаштырып бетерде инде. Авыррак тормышлыларның да аягында кытай кедасы. Кояш баеганда, карлыгач оялары тирәсендә бөтерелгән, кырдан бер-бер артлы карга көтүләре кайткан эңгер-меңгердә шушы яр астыннан авылыбызга карап утырырга яратам мин. Көне буе һәр жан иясен әлсерәткән кояш, инде үзе дә арып, кайчандыр мин яшәгән йортның нәкъ урта тәрәзәсенә кереп югаладыр шикелле. Анын утлы кызыл шәүләсе саргылт такта белән тышлаган өебезне тагын да сихриләтеп, серлеләндереп җибәрә. Бик нык курыксам да, минем шул өйгә керәсем, әтиемнең анда ничек яшәгәнен күрәсем килә. Тик әнине үпкәләтермен дип уйлыйм да батырчылык итмим. Хуш исле печән түшәгебезгә ятканда, ул муенымда кыршау булып торган күтәренке сырга карап: —И-и-и, балам, ярый исән калдың бит шул мөртәттән,—дип сөенә. Аның мөртәт дигәне—җирән башлы, тук корсаклы, акай күзле әтием. Килбәтсезәлкәш кыяфәтле булса да, элек һәр иртәне йокымнан төрткәләп уятса да, минем ана мөртәт дияргә телем бармый. Каты кулларыннан миннән дә күбрәк кыен ашаган әнигә дә каршы төшәргә теләмим. Әти—әти инде ул. Шушы иске сандалиларны ташлап, яланаяк йөрергә, һичьюгы юкәдән үргән чабата кияргә, йә инде бөтенләй мәктәпкә дә бармаска була, ә менә әтине алмаштырып булмый... —Берәрсенә өйләнсә, без дә тынычта яшәр идек,—ди әнием уфтанып. Шушы салкын, дымлы, эт куышы кебек землянкада тыныч яшәп буламыни инде?! Анын «тыныч»ы, әтиебезнең, вакыт-вакыт тау астына төшеп, безгә «акыл өйрәтеп китүе»ннән котылыр идек дигәнне аңлата. Өстемдә кырык ямаулы кием, тамак ач булгач, мин авыл малайлары янына уйнарга барырга да базмыйм. Хәер, уеннарын онытып, алар инде күптән кызлар артыннан чабадыр. Беләсе иде, минем Разиләмне кайсы да булса озата микән? Баеган чагында кояш алар тәрәзәсенә дә бер уч ут яктысы ташлый. Газиләләрнең өе безнекеннән зуррак, биегрәк. Урам якка караган түбә очында «сандугач оясы» бар. Разилә шулай ди. Сандугачларның өй тирәсенә ояламаганын каян 'белсен ди ул! Бөтен сандугач безнең янда—тау астындагы таллыктадыр шикелле тоела мина. Ү Разилә яраткан сандугачларның исәрләнеп сайраганын тынлап, анын турында уйлап, хыялланып утырам. Разиләләр өе дигәннән, ярый әле безнен урам бер яклы гына. Тәрәзәләре монда табан да—бәрәңге бакчасы ягына да караган Безнен куышыбыз каршы яктагы тау итәгеннән шул тәрәзәләргә ишек ачып утыра. Мин агач төбендә, телемне чыгарып, мыш-мыш килеп, күгәргән инә белән табан тегәм. Инә бер яктан икенчесенә чыккан саен, күтәрелеп, авыл урамына карыйм Разилә үзләренен «сандугач оялы» түбәләренә менеп баскан да мина кызыл яулыгын болгый. Бу—әтиләр эшкә китте, безгә мен, чәй эчәрбез, дигәнне андата. Разиләләрнен әтиләре сарык фермасында эшләгәнгә, аларга ял көне юк. Күршеләре күрмәсен дип. мин бәрәнге буразналары арасыннан шуышашуыша менәм Күлмәк-ыштанны тәмам бапчыкка буяп бетерәм Минем шулай эшләвемә Разилә гел дә гаҗәпләнә Син кеше шикелле генә кыланмассың инде, дигән була. Алар өендә чәйне бөтнек, мәтрүшкә салып эчмиләр. Андый чәйдән мин үзебезнең тау куышында эчеп тә туйган инде. Монда һинд чәе, ак май, гәрәбәләнеп торган бал... Разилә, каядыр китеп, югалып торганга, минем өч көн буена авызга бер кашык пешкән ризык капкан, болай итеп тәмләп чәй эчкән юк Әнинең бөтен эшләгәне әтигә ул кешеләрдән сораттырган бурычны түләүгә китеп бара. Ындыр табагындагы көшелләргә, инде эчләрем авыртып бетсә дә, әйләнәм дә киләм. әйләнәм дә киләм. Без, ягъни, берничә авыл агае белән мин, шунын янында гына келәтләр төзәтү эшендә Бүген ял. Тәннең арыганлыгы, йокысызлык аеруча шушы көнне сиздерә. Разилә чәйне үзе яраткан пар зәңгәр чынаякларга ясый. Нәрсәнедер ничек итеп әйтергә белми торганлыгы анын чәй агызганда җинелчә генә дерелдәгән кулыннан ук күренә. —Мансур, мин бит китәм, Арчага китәм. Укырга... Инде фатир . эзләп кайттык,—ди ул мина бераздан Кулымдагы баллары тамып торган калак идәнгә тәгәри Разилә китә. Минем бердәнбер дустым Нитә китә’’ Шушы тәмле һинд чәен, җылы өйне, йомшак түшәкләрне калдырыпмы'* Идәндәге бал калагын Разилә иелеп үзе ала. Шул урынны юеш чүпрәк белән сөртә-сөртә: —И юләр, мин бит кайтмаска китмим,—ди —Синең инде кашларын өем болытлар булып ук җыерылды. —Китмә. Разилә Мин персидәтелдән киләсе елга көтү көтәргә рөхсәт алдым. Шунпа түләрсең, дип. бераз акча да биреп тормакчы Гол бикәттәйләрнең иске өен җыештырып күчмәкче әле без. Жэй эшләгәннәргә дә бераз бирсәләр... Пәлтә-мазар. итек алып җибәрсәм, кышын клубка да йөрербез. Хыяллар аның саен куера.. Үземне утырган урынымда куышыбыз каршындагы таудай күтәрелгән итеп тоям. —Мин бит кайтам, синен яныңа кайтам Укытучы булып Менә күрерсең! „ Мәктәптә дә гел «биш»кә укыган Разиләнен анда укый аласына кем ышанмый инде9 ! Ә мин сон, мин9 Ансыз нишләрмен Колхоз ранее сүзендә торды. Әле бер-ике булышчы да бирде Октябрь азакларына без Гөлбикәттәйләрнен иске өен сипләп, куышыбыздан күчендек Жанга, тәнгә җылы йөгерде, тамакка ризык керде Шулай да кышларын, Разилә .ялга кайткан вакытларда, җитәкләшеп, көрт ерып, без шунда төшүдән туктамадык. Инде анда яшәмәсәк тә, көн дә сукмак ача торган булдык. Разиләнен сүзе гел бертөрлерәк. —Син шушында өч ел яшәдеңме?—ди ул, ишектән керә-керешкә. —Өч ел. Күпмени ул? Тау башындагы болытларга карап... —Өч ел! —Гомер буе куышта, шалашта яшәүчеләр дә бар бит, Разилә. —Ул бит әллә кайда—жылы якларда. Бу заманда ай-һай анда да яшиләр микән әле! —Кеше тормышын каян беләсең аның, Разилә?! Менә бит, тау астында таллар бар. Тау өстендә үскән тирәкне дә күргәнем бар минем. —Син үзенне, шул тирәк кебек көчле, димәкче буласың инде алайса. Чыдам... —Юк ла. Бик-бик суыкларда кешеләр ишеге ачык иде безгә. Менә сезнең ишек тә... Әле кайвакыт шушы куышны да сагынып куям мин. Каршы як таудагы йортыгыздан синең кызыл яулык изәгәненне сагынам. —Шулай да мин түзмәс идем... —Тау башында болытлар бар бит, Разилә. Ап-ак болытлар! Мин шул болытларга менәсемне белеп яшәдем. —Ул болытлар тауның башын кисә, Мансур! —Алай булса булсын, ирнен башын кайгы кисмәсен, Разилә! Ул сүзсез кала. Мин күзләремне йомам. Хыялымда тау калка. Тау башында—болытлар. Болыт өстендә кызыл яулыгын болгаган Разилә. Ул әкрен генә болытлар белән бергә каядыр—еракка-еракка агып китеп бара Аны югалтасы килмәгәнгә, керфекләремне күтәрәм. Куышка сеңеп калган җәй исен исним. Татлы хуш исләр татлы төшләрне искә төшерә. Куышның ян-якларына эленгән мәтрүшкәләр, яшел яфракта килеш кипкән куак ботаклары, җиләкле печәннәр минем монда чагында буй җитмәс кебек тоелган хыялларымны уята Түрдә—юан каен агачыннан кисеп ясалган бүкән өстендә, лампа яна. Аның сүрән яктылыгына кушылып чыккан сөрем генә әлеге исләрне күмеп китә һәм безнең күз алларыбызны да караңгыландыра. Беренче тапкыр Разиләнен иреннәреннән үбәм. Көчсез терсәкләре белән эткән сымаграк кыланса да. анын шушы мизгелләрне күптәннән көткәнлеген аңлап, мин тагын да хисләнебрәк, дәртләнебрәк иркәләргә тотынам. Безнең тау куышыннан чыкканны көтеп торган кояш, гадәттәгечә, әти яшәгән өйнең урта тәрәзәсенә кереп югала. —Сау бул!—дип кычкырасым килә аңа минем.—Сау бул, кояш! Әтиемә сәлам әйт! Әти дә бакча артына чыккан икән. Баз авызы баганаларына сөялгән дә Разилә белән минем бакча буйлап күтәрелгәнне карап тора. —Улым...—ди ул мина Разиләләр белән ике арадагы сукмактан без анын янына житәрәк.—Улым... Мин туктыйм. Разилә дә туктый. —Улым, кереп чык әле мина, сөйләшик. Ул кулындагы очсызлы тәмәкене кайракланган куфайкасына гына басып сүндерә. Корсаклары шиңгән, акай күзләре кечерәеп калгандыр күк. Жирән башы—ялангач. Мин, кайчандыр анын кулларындагы чыбыркыдан буылган шикелле, пәлтәмнең өс төймәсен ычкындырам. Разиләгә китәргә ишарә ясап, алгарак уздырам да, кулыма җепшек кар алып, шуны әвәләргә тотынам. Разилә лапас ишегеннән кереп югала. —Улым... Мин кулымда йомарланган карны үзебез яшәгән землянка ягына, тау астына ыргытам. 89 Әтинең күзләренә кабат карарга базмыйм. Өскә кием, аякка итек алып була, үлми калып була... әтине сайлап булмый, дип уйлыйм мин эчемнән. Әти—әти инде ул Дәшми генә кирегә, әни белән зәмһәрир суыкларны чыккан тау куышына төшеп китәм. Мин аннан иртән, инде савытларда керосин калмагач кына, кайтам. Жяр астының кечкенә уемыннан калай савытта саклаган бер рәсемне кулыма алам да лампа яктысында әйләндереп-әйләндереп карыйм Анда— мин. әтиемнен күнитекле аякларына тотынып атлап китәргә чамалап торам. Әнинен тавышында мона кадәр беркайчан да сизелмәгән хәвефлек. —Улым...—ди ул да,—Улым Иненә ишелеп төшкән яулыгы, кара чәчләре шул шомны тагын да арттыралар —Улым, кайда йөрисең син? Әтиен вафат бит. Авыр туфрагы жинел. урыны жәннәттә булсын Гомер буе әтидән тукмаудан башканы күрмәгән әни шулай ди. Бугазыма төер тыгылган хәлдә, шапылдап, ишек тупсасына утырам —Кайда? Ничек9 —Лапасларында.. Сине буган чыбыркы белән асылынган. Инде кичтән үк тәдер Тәне тәмам суынып беткән, диделәр. —Әти... Лапаста... кичтән, чыбыркы белән. —Оештырып сүземне әйтә алмыйм, ни дияргә теләгәнемне үзем дә белмим Кешеләр күпме кыстасалар да. әнием килен булып төшкән, минем михнәтле балачагым узган ул йортка без кире кайтмадык Инде яна нигезгә дә ияләшелгән. монысы үзебезнеке, дип тора идек Язга чыккач, кирәксез калган йортны бала-чага уен урыны итте Тора-бара коймалары җимерелеп, тәрәзәләре ватылып бетте Балта алып рәтләргә кул бармады Җәен Газиләләрнең бакчасы буйлап күтәрелгән вакытларда, бәрәңге базы турысында тукталып, мин озак-озак итеп уйлана торган булдым Баз өстен чүп үләне каплаган Тирә-ягын кычыткан күмеп киткән Балачактагы мин атланып йөргән кола биябезнен ыңгырчаклары, ияр ише нәрсәләре лапас артындагы кадакларда теләсә ничек асылынып тора Эшкә дә, кыенга да җитез куллы әтиемне алар да сагыналардыр шикелле Разила бу ялда үзгәреп, сүзсезләнеп кайтты Клубка да чыгасы итмәде Соңгы имтихан дигән булып көне буе минем тау куышының ачып куелган ишеге төбендә утырды. Авылга да. үз бакчаларыннан менмичә, хәзер әнием белән без яши торган йортның сукмагыннан кайтасы итте Бу үзгәрешләрнең сәбәбен мин арт капка янында гына белдем —Мансур, өйлән мина,—диде ул. кинәт кулларыма үрелеп —Өйлән зинһар —Ничек итеп? Нинди акчага? Уйламаганда-нитмәгәндә Әле тагын бер ел укыйсы бар бит. Синен дә күпме —Өйлән мина, минем авырым бар —Ничек? Бер тапкыр кочагыма кермичәдәме?—Бу сорауларны бирү үзе үк мәгънәсезлек иде —Мин алдандым. Башка берәүдән алдандым —Әти-әни күзенә ничек күреним Авылдашларга. Барысы да синең белән йөри дип беләләр Эсселе-суыклы булып басып торам Мин күкрәгенә лә кагылырга базмаган, авылда иң чибәр, ин акыллы кыз саналган Разиләнен алданган булуына ышанасы килми Аркадан чишмә булып су ага —Булдыралмыйм, Разилә. ышаналмыйм —Кичер, Мансур, бөтен өметем синдә иде, инде булмады...—диде дә Разилә, кызыл яулыгын салынып төшкән кулларында өстерәп, бакчалар аркылы үзләренә таба юнәлде. —Разилә. тукта, Разилә! Тау башыннан, миңа сандугачлы өй түбәсеннән шушы яулыкны болгаган, миңа хуш исле һинд чәйләре эчергән, салкын кышларда, әнисеннән үтенеп, өйләрендә кундырган Разилә китә... Инде Разиләсез дә калыйммы, дигән уй тәннәремне тагын да чымырдатып җибәрде. —Тукта, Разилә, мин риза...—Соңгы сүз әкрен генә әйтелсә дә, Разилә аны ишеткән иде. Ул моңсу гына елмаеп миңа таба атлады. Без. беребез мәктәп укучысы, беребез—ярым-йорты укытучы, җитәкләшеп, ирле-хатынлы булырга сүзләр куешып, өйгә килеп кердек. Кердек тә көтелмәгән хәбәр белән мичкә ипи салып йөргән әнине аяктан да ектык. Икенче көнне күрше-күләнне җыеп, безгә никах укыдылар. —Сиңа мәктәпкә юл ябык, малай'актыгы,—диде әни Разиләгә ишеттерми генә. Мин икебез генә калган бу төнне Разиләне хәтта үпми дә уздырдым. Ул иртәгесен, китап-дәфтәрләрен тутырып, имтиханга китте. Китте, әмма кайтмады. Атна артыннан атна үтте. Разилә һаман да юк иде. Бусаганы таптап бетергән әниләре, эшкә җибәргәннәрдер, дип. тынычландырдылар. Барып белешергә беркемнең башына килмәде. Минем өй бурычын түлисе бар, көтүне ташлый алмый идем. Ерак, юлсыз арага әнине дә җибәрәсе килмәде. Бөтенебез дә, аның исән-иминлегенә ышанганга, көтә бирдек. Шулай билгесезлектә яшәгән көннәрнең берендә ул үзе килеп керде. Өстендә мин моңарчы күрмәгән ниндидер яшькелт матур күлмәк. Озын кара толымнарын кистергән. Аягында—шундый ук яшелдән түфли- ләр. Керде дә, тагын да аптыратып: — Мин китәм, Мансур,—диде. Инде кая? Нигә? Яшәп тә карамаган килешме? Бөтен авыл миннән алданган икән дип сөйләгәндә... Аның өчен мәктәпне ташлаганда. —Мин китәм, Мансур, кичер... Тагын Инде тагын. Нигә гел кичерергә генә соң? —Мине алдаган егет үкенә икән Сина кияүгә чыкканны белү белән килеп җитте. Алам, бергә булыйк, рәнҗетеп ялгыштым, ди. Баламның атасы бит. Атасы. Әйе, атасы. Баланың атасы да була бит әле. Менә мин әти була алмыйммыни? Минем кай җирем кешедән ким? Эштән башканы, әни белән Разиләдән башканы белмим дә ич мин —Әтине сайлап алып булмый, дисең бит, Мансур. Ул—аның әтисе,— диде Разилә кабаттан. Әтине сайлап алып булмый... Шундук бәрәңге базының баганасына таянып калган әти күз алдына килеп басты. Инде аның күзләре дә бик килешледер, үзе дә әйбәттер шикелле тоелды. Әти булсамы?! Әти булса! Күземә яшь килеп бөялде. Чыкканын да көтеп тормастан, керфек төпләреннән жыеп, мин аны Разиләнең туфли очлары алдына ыргыттым. Әтигә атарга йомарланган кар кебек... —Сине дә сайлап алып булмый икән ләбаса, Разилә.. Разилә китте. Әтием кебек, мин көтмәгәндә китте. Мин исә, үзеннән-үзе ярсыган үгез шикелле, шул көнне үк төшеп әтиле чакта яшәгән тау куышын җимердем. Шунда яшәгән гомеремнең бердәнбер истәлеге итеп костюм түшендәге кесәдә теге рәсемне генә калдырдым