Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ СЕРЛӘРЕ

Әдипнең чынбарлыкны кабул итүендәге үзенчәлекләр, ижат барышында хыялның, илһамның, интуициянең роле, гомумән, язучы хезмәтенең үзенчәлекләре, этаплары турында байтак хезмәтләр язылган. Антик дәвер философы Платон ижатны илаһи халәт нәтижәсе, илаһи затларга Ходай Тәгалә тарафыннан иңдерелгән илһамият, рухлану, экстаз нәтижәсе дип караган. Әсәрне барлыкка китерү барышында аң ни дәрәжәдә катнаша, ягъни ижат ул уйлану, акыл жимеше генәме, әллә бу гамәл акыл катнашлыгыннан башка гына башкарыламы? Платон һәм анын тарафдарлары бу процессның стихияле рәвештә, аң катнашлыгыннан башка баруына басым ясыйлар. Аристотель карашынча исә, шагыйрь, чынбарлыкны сурәтләгәндә, сәнгать тәжрибәләрснә таяна, уй-ниятне күздә тотып эш итә. Материалистик философия дә аңнын ролен беренче планга куя Материализм рухында тәрбияләнгән хәзерге буынга әсәрнең аң катнашлыгыннан башка язылуын күз алдына китерү дә читен, әлбәттә. Ләкин ниндидер этапларда художник ихтыярыннан тыш та ан төпкелендә, интуиция ярдәмендә. ниндидер идеяләрнең, сурәт бизәкләрнең яралуын танырга туры килә Русларда моны «подсознание» дип йөртәләр, һәрхәлдә ми күзәнәкләрендә безгә сизелмичә генә бара торган яшерен процесс аңлы ижаттан алдарак йөри булса кирәк. Шундыйрак халәтне Ш. Галиев болай чагылдыра: Кайчак шигырь Кинәт күктән И игән төсле— Карыйм, минем Катнаш бармы Дигән төсле, (Ш. Галиев. Шигырьләр. «Казанутлары». 1971, бсан.) Мондый хәлне фән дөньясында да күзәтергә мөмкин Әйтик, нинди дә булса тема буенча хезмәт язу ихтыяжы, зарурияты туса, син моның төрле яклары турында уйлана башлыйсын, шуна караган мисалларның, фикерләрнең һәммәсен дә кәгазьгә теркәп куясын, Шуннан сон инде син бу турыда махсус уйланмыйсың. Бу синең карашка шулай. Әмма ми бүтәнчәрәк эш итә. Ул синең ихтыярдан, кушудан тыш анализлауны, мәсьәләнең төрле якларын өйрәнүне, нәтижә чыгаруны дәвам итә. иң өлгергәннәрен, ачыш, табыш рәвешендә, аңга тапшыра тора. Шулай итеп, бөтенләй искә-санга алмаганда, башка яна фикерләр килә, өстәлә тора, тема буенча әзерлек тирәнәя, киңәя бара Моны уйның күндәмлеге, мөстәкыйльлеге, иниииативалылыгы дип карарга була. Әдәби әсәр тормыш белән бәйләнгәнлектән, әдип, әлбәттә, чынбарлыкны, аның асылын, серләрен, хикмәтләрен аңларга тырыша. «Язучы кеше—бертуктаусыз уйлана- эзләнә торган жан ул,—ди. И. Гази.—Аның күзләре һәрвакыт зур итеп ачылган, колаклары барлык «дулкынга» берьюлы көйләп куелган» (И Гази. Чикләвекләребез төшле булсын — К — Татарстан китап нәшрияты, 1984. 138 б ). Олы язучы—бер үк вакытта күренекле фикер иясе дә ул. Ләкин чынбарлык—бик киң төшенчә. Аны иңләп бетерү мөмкин түгел Аерым әсәр өчен язучы шуның нинди дә булса бер ягын, игътибарны жәлеп итәрдәй, мавыктырырдай, дулкынландырырдай бер күренешен, кисәген аралап ала. Кайсын сайлау әдипнең шәхесенә, талант-сәләтенә, яшәү шартларына, хәтта тормыштагы кайбер очраклы хәлләргә бәйләнгән «Урамда очраклы рәвештә берәр ят кеше авызыннан ишетеп калган сүздән хикәя килеп туарга мөмкин» (Шунда ук. 1386.). Ә Сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге җирлегендә әдип теге яки бу әдәби төрне, жанрны үз күрә, шунын табигатенә ярашлы хәл-әхвәлләргә игътибар итә. Тормыш фактлары аеруча автобиографик әсәрләрдә тирән уелып кала. Аларда тоташтан автор күргән, кичергән вакыйгалар хикәяләнә яки озын юлнын аерым бер өлеше яктыртыла Шу нын белән бергә боларда ижатнын эстетик нигезләре дә чагыла, автор үз әсәрләренен нинди хәлләр тәэсирендә бөреләнүен, тормышчан җирлеген, чыганакларын анлатып бирә Һәр әсәрнен үз гарихы бар. Язучылар истәлек язмаларында үзләренен күп кенә әсәрләренен тормыштагы конкрет вакыйгалар йогынтысында, аларны баштан кичерү, күрү яки шулар хакында сөйләгәннәрне ишетү нәтиҗәсендә ижат ителүен искәртеп узалар Әдипләр арасында турыдан—туры тема уртаклашу да сирәк күренеш түгел •Әйтелмәгән васыять» сюжетын Ә. Еникигә, мәсәлән, башкорт язучысы Баязит Бнкбан сөйләгән, бу материал синен каләмгә кулайрак. дигән. «Әйтелмәгән васыять»не автор шушы әдип истәлегенә багышлап яза да Башкорт язучысы Нәҗип Асанбаев А. Гыйләжсвкә шундый бер вакыйга сөйли Шәһәрдә бер хатын үлә. Ире аны, ат арбасына салып, күмәргә авылына алып бара. Ул юл буена үлгән хатыны белән сөйләшеп кайта. Бу күренеш А. Гыйләжевнын ижат хыялын кузгатып җибәрә, һәм шул төнне үк әдип «Өч аршын җир» әсәренеп бик зур өлешен язып та куя. Кайчак укучылар үзләре күргән, кичергәннәрне истәлек рәвешендә теркәп калдыралар Каләм әһеле кулына килеп кергәч, алар мөһим документка әйләнәләр, теге яки бу әсәрнең оеткысы булып хезмәт итәләр. Мәсәлән. Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» романын Фатимаи-Зөһрә ханым Солтанованын язмасы тәэсирендә иҗат итә. бу истәлек ана әсәр язарга этәргеч бирә. Документларның роле тарихи әсәрләрдә аеруча зур ШунакүрәӘ Фәйзи. Н Фәттах. Р. Батулла үзләренең «Тукай».-Итил суы яка горур». •Сызгыра төргән уклар». «Сөембикә* романнарын язар алдыннан чынбарлыкны бер үк вакытта фәнни яктан да. эстетик яктан да үгтәштерү юнәлешендә күп эшләделәр. Төрле характерда! ы документларның: истәлекләр, белешмә, беркетмә, телеграмма, хат. карар, көндәлекләрнең ни рәвешле кеше язмышын яктырта алуы С Батталнын «Сигезенчесе кем?» повестенда образлы рәвештә бик матур тасвирланган Әдәби оеткы вазифасын бүтән гөр сәнгать әсәрләре лә үтәргә мөмкин Г Тукай, мәсәлән. «Бер рәсемгә». «Рәсемгә ишарә» шигырьләрен, исемнәреннән үк күренгәнчә, рәсем карау тәэсирендә яза. Н Юзиев тагын шундый мисал китерә: «Ан» журналымын 1912 елгы беренче санында Көнчыгыш кешесенең кайгы-ваемсы з кыяфәттә йоклаганын сурәтләгән бер рәсем басыла. Шушы рәсемнен эчтәлегенә нигезләнеп. Ф Әмирхан -Шәрык йоклый* исемле нәсер яза Нәсергә авторның «Рәсемгә даир» дип куюы үзс үк әсәрнен рәсем сюжетыннан алынуына ишарә ясый» (Н. Юзиев. Хәзерге татар позтикасы К ТКН. 1973 2806.) Ә Давыдовның «Хиросима фильмын каралым» «X Камаловнын «Хиросима төне» шигырьләре кннофилм карау йогынтысында туалар Еш кына халык ижаты әсәрләре: риваять, легенда, мәзәк, әкият, дастаннар да иҗади уй- ниятнең яралуына бәрәкәтле җирлек булып хезмәт итә Г Тукайның «Шүрәле» «Су анасы». М Җәлилнең «Алтынчәч». И Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин». Р Хәмид һәм Р Мингалимовнын «Идегәй» әсәрләре әнә шул җирлектә барлыкка килгәннәр Күп кенә язучылар ишсткән-күргәннәрне. тәэсирләрне ныклы. ышанычлы саклау чараларын күрәләр. М Фәйзи, һ. Такташ. С. Баглы. Ә. Фәйзи. С Хәким. Ә Еники. Н Фәттах. Ill Галиев һ б тормышта очраган хәлләрне. детальләрне махсус куен дәфтәренә теркәп баралар. «Соңрак шушы күзәтүләрнең бер өлеше аерым шигырьләрнең уй-ниятс тууга сәбәпче була, бер өлеше әсәрнен аерым бер детале - рнфмасы. чагыш гыру-эпитеты булып кына урынлаша Бер элеше әле һаман ла шигырь өчен хәзсрлск-чимал булып хезмәт итә* (Шунда ук. 25 б.) II Юзиев күзәткәнчә, шагыйрьләрнең бер өлеше нигездә хәтердән ижат итә. ягъни күне ыә өлгергән әсәрне кәгазьгә теркәп куя Аларнын әсәр язу пронессын кү зәтү бик чи ген Чөнки карашма я эулар. төзәтү. үзгәрешләр 6еэнен күз алдындатүгел 11 кенче ләрнсн ижатында әсәрләрнең вариантлары теркәлеп калган. Атарга карап, әсәрнен ничек я зылуын күзәтергә мөмкин Снбгат Хәким, мәсәлән, кәгазьгә язып уй лый торган булган. Зуррак күләмле әсәр язу нияте туу белән ул аерым дәфтәргә төрле материалларны әсәргә кагылышлы уй фикерләрен, каралама хәлендәге язмаларын теркәп барган Бозарга шигъри детальләр, шактый җентекле планнар, аларнын төрле вариант тары өстәлгән. Атар һәммәсе шагыйрь уенын нинди борылмалар аша баруын күрсәтә Әсәрнең бик кыска мизгеллек эпизод жирлегендә дә шытып чыгу мөмкинлеген Ә. Еникинең «Бер генә сәгатькә» хикәясе мисал була ала. Әдип болай сөйли: «Ишеткән- күргән турында әле шунда ук уйлана башламыйсың. Аның орлыгы табылуы кирәк. Әнә шул орлык инде сине уйландыра башлый. Язачак әйберең белән син ни әйтергә телисең? Нәрсәдә аның мәгънәсе? Синең әсәрен тормышта күргәнчә, ишеткәнчә дә килеп чыкмаска мөмкин Сугыш вакытында, әле мин писер булып хезмәт иткәндә, без немецлардан бушаган бер авылда, өлкән яшьтәге бер маржа өендә тора идек. Көннәрнең берендә авыл буйлап маршевая рота фронтка үтеп бара Шул чак ротадан бер егет аерылды да безгә таба йөгерә башлады һәм без торган йортка килеп керде. Ул шушы карчыкның улы икән. Шулай кинәт килеп кергәч, әнисе ни кылырга белми, өтәләнә, улын сыйлыйсы килә. Ләкин егетнең вакыты тар. — Мина ротамнан калырга, аерылырга ярамый,—ди. —Мин күреп чыгарга дип кенә кердем. Шул арада йөгереп чыгып та китте. Бөтенесе ике минут вакыт узгандыр». (Әдип белән әңгәмәдән. 8 февраль, 1996. Переделкино). Язучы күз алдыннан әнә шундый вакыйга узып китә Башта әле Ә. Еники ана әллә ни игътибар итми. Ләкин минең кайсыдыр күзәнәкләре, язучының үзенә сиздермәстән, бу күренешне, күрәсең, эләктереп канган. Алар моны практик максатта файдаланырга ниятли, әдәби эшкәртергә керешә. Вакыйганы теге яктан күзәтәләр, буяктан. Төрле җирлеккә күчереп карыйлар, кешеләрне төрле бәйләнешләргә кертәләр. Вариантлар туа. Тегеләре ошап җитмичә, яналары барлыкка килә. Гомумән, тәүге эшкәртү гамәле аннын бик тирән төпкелендә бу этапта ук шактый интенсив бара булса кирәк. Дөресен әйткәндә, күпме вариантларның килеп китүен, кайсыларының кире кагылуын автор үзе дә төгәл генә әйтеп бирә алмаска мөмкин. Чөнки әле ул гамәл автор ихтыярыннан тыш. аның күзәтүеннән, контроленнән башка эшләнә. Тагын әле мәсьәләнең шул ягы да бар: Биредә сүз вакыйгаларны гади урнаштыру, оештыру хакында гына бармый. Аң бер үк вакытта кешелек туплаган әдәби тәҗрибәне, әлеге күренешнең укучыларны мавыктыру, дулкынландыру кимәлен күздә тота, аны сәнгать казанышлары яктылыгына куеп, үлчәп карый. Кыскасы, уйлану художестволылык планында бара Әлеге вакыйганың ижади уйлану даирәсенә килеп керүенең дә ниндидер хикмәте бар булса кирәк. Фронтта бит җанны тетрәтердәй башка күренешләр дә аз түгел. Ләкин эстетик аң сугыштагы атышу, кырылышу күренешләренә түгел, менә монысына— чагыштырмача тыныч эпизодка туктала. Анысы, күрәсең, язучының табигатеннән, әсәр өчен ниндирәк материалны үз итүеннән киләдер. Әнә шул рәвешчә ми сырлары, лабиринтлары куенында «инкубация» срогын узганнан соң әлеге күренешне күзәнәкләр, нейроннар аңга тапшыралар, аның әдәби иҗатка лаеклы булуы турында хәбәр бирәләр. Әнә шуннан соң материалны анлы рәвештә эшкәртү башлана. Язучыда шуңа охшаганрак хикәя язу нияте туа. Теләк абстракт хәлдә генә килми. Ул инде, әдип раславынча, шул чакта ук сюжетлы була. Әгәр дә ният сюжет рәвешен алмаса. аннан бер төрле дә әсәр чыкмый. Ул баштагы чыганактан ни кадәр ерак. «Бер генә сәгатькә» сюжетына ни дәрәҗәдә якын—моны билгеләү читен эш. Ә менә нәтиҗә, тәүге оеткының нинди үзгәрешләр кичерүе—күз алдында. Монысы—уйлану җимеше. Фикер йөртү, фараз кылу, фантазия ярдәмендә әдип үз күңелендә әсәре өчен яңа бер тормыш төзи, персонажларын әнә шул үзе төзегән хәят эченә кертеп җибәрә, шунда аларны чынбарлыктагыча яшәтә, төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләргә кертә, шул чактагы тойгыкичерешләрен, уйлау, сөйләү рәвешләрен күз алдына китерә. Кыскасы, әсәрдәге каһарманнар дөньясы әүвәл язучының күңелендә туа. Билгеле, бөтен детальләре белән түгел. Адарын ул сонрак, персонажлар хәятын турыдан-туры кәгазьгә төшергәндә күңеленә китерә. Шулай итеп, әдәби әсәргә күчәсе тормыш иң әүвәл әдипнең күңелендә барлыкка килә икән. Анда хасил булган бу тормышның колачы языласы әсәрнең темасы, жанры һәм башка үзенчәлекләре белән билгеләнә. Ул реалистик яки романтик, фантастик яки маҗаралы, сатирик яки юмористик, фаҗигале яисә комик, лирик ягымлы яки драматик киеренке булырга мөмкин. Язучы шуларның үзенә ошаганын сайлый. Т. Миннуллинның «Җанкисәккәем» комедиясендә татар егетләренең, татар кызларының шүрәле егетләре, шүрәле кызлары белән дуслашулары, бер-берсен яратышып китүләре тасвирлана. Шул сюжет аркылы драматург халык хыялында туган образларга хөрмәт, табигатьтәге жан ияләренә мәхәббәт, кыскасы, мәрхәмәтлелек, аты ханлылык, кешелеклелек идеяләрен гәүдәләндерә Тормышта егет белән шүрәле кызынын. кыз белән шүрәле егетснен мәхәббәтләре кабынып китүе мөмкин түгел Язучы ул бәйләнеш-мөнәсәбәтләрне күнелендә төзи һәм шуларны әсәренә күчерә, якты музыкаль комедия ижат итә Биредә мифологик образлар кешеләштерелеп бирелгән Әдәби геройларнын күңелендә төзелгән дөньясы бигрәк тә реалистик ижатта, объектив чынбарлыкка нигезләнә Житди язучылар анын тормыш чанлыгын, ун тойгыларнын ихласлыгын кат-кат тикшерәләр, ана хилафлык, хата кертмәскә тырышалар Чөнки әсәрнен унышлы яки унышсыз чыгуы күп яктан персонажлар тормышының күңелдә ни дәрәжәдә тормышчан, ышандыргыч, яхшы сыйфатлы итеп төзелүенә бәйләнгән Мәсьәләнен бу ягына Ф Хөсни аерым басым ясый Язучы алдында берөзлексез сорау тора, ди ул «Тукта* Минем язганнарым тормыш чынлыгына хилаф түгелме' Укучы моны нәкъ тормыш үзе дип кабул итәрме’ Тормыш чынлыгы, анын бөтен каршылыклары белән чәбәләнеп беткән катлаулылыгы. укучыны язганына ышандыру-менә болар, ахыр чиктә, чын язучыны һавасыз бушлыкка очып китүдән саклый торган ин төп шартлар инде» (Ф Хосни Карурманга керам —К . ГКН . 1985. 22 6.) Шул ук вакытта ул мона ирешүнсн үтә катлаулы, газаплы булуын, тынгысыз, тыныч Йокысыз, куанычны һәм ару-талуны белмәс эш икәнен дә искәртә Күләмлерәк әсәр язарга жыенгандд С. Хәким хисләрен яңартып алырга каһарманнары яшәгән тарафларга барып чыгарга, вакыйгаларның шаһитлары белән очрашып гәпләшергә, сурәтләнәсе кичерешләрне кабат Йөрәге аркылы үткәрергә ярага иде Ижатка карата Ә. Еникинең ныклы карашлары, принциплары бар Аларны әдип әле геройлар тормышын күңелдән төзегән чагында да истән чыгармый «Ижат иткәндә мин үз алдыма берничә максат куям, ли ул —Беренчедән, әсәр логик эхлекле. бәйләнешле булсын, икенчедән, укучыны ышандырсын, өченчедән, анда балласт, буш сүз булмасын* (Әдип белин әңгәмәднн 8 февраль. 1996 ). ■ Бер генә сәгатькә* хикәясен мин шунда ук яза башламадым, ди әдип — Бер аи үтте микән, икс-өч аймы, хәтерләмим Бер вакыт мин анын турында уйлана башладым, бушрак арада, кача-поса. яза да башладым. Өстәлдә алар янына рота тормышына бәйләнешле башка кәгазьләрне дә жәсп куйдым Сугышта хикәя язып утыруны бик өнәмиләр». Әнә шулай ан төпкелендә өлгерү, җитлегү чорын үткәннән сон. күнс.тдә персонажларның хәяте билгеле бер рәвешкә кергәч, ижагнын яна этабы күңелдәге персонажлар тормышын кәгазьгә төшерү стадиясе баштана Әдәбият дөньясында романтик, фантастик әсәрләр лә языла. Алар да сәнгать таләпләре буенча ижат ителәләр, укучыны мавыктыралар, ышандыралар. дулкынлан дыралар. тойгы кичерешләренә тәэсир игәләр Бу очракта да каһарманнарның яшәеше өүвал әдип күңелендә төзелә. Тик биредә шартлылык зур гына урын ала. геройларнын эш гамәлләрен сурәтләгәндә, аеруча фантастик әсәрләрдә, әдип тормыш кануннары белән шактый иркен эш итә Әсәрнен унышлы чыгуында илһамның роле бик зур Ул язучыга көтелмәгән иждди табышлар китерә, сәнгатьчә ачышлар ясарга, гүзәл әсәр язарга булыша Ләкин шулай да байтак язучылар ижатка рухландыручы, дәртләндерүче төп чыганак тип илһамны тына санамыйлар Шагыйрь Р Харис бөлай ди «Мин «илһам- сүзенә ышанмыйм, мин «эшкә сәләтлелек* сүзенә ышанам Илһам ул рухнын аерым төрле очышы. язмыичагү тә алмау халәте Ләкин андый мизтелләрдә гел яхшы әсәрләр генә язылмый Әле бөтен тон киресенчә дә булырга мөмкин Күнел тынычланган мәлдә, хәятны тыныч, ритилы ат ышында кабул иткәндә, фикер белән хис әйбәтрәк кушыла һәм яктырак образлар гуа* (Попп и политик Беседа Рашита Ахметова < Ренатом Харшам — Крш I ноября 1996. i Күренекле язучылар Г Бәшнров. Ә Еники. Н Фәттах һ б гадәттә илһам кн.иинсн көтеп гормынтар Эш барамы, бармыймы, һәр көн. вакыт житкәч. остит янына килеп утыралар Бу жәһәттән Н Фәттахның нжагны ничек оештыруы игътибарга лаеклы Анын эше бик гегил. ныклы режимга кәйләнгән «Сыпыра торган уклар* чык уңае белән Казан пединститутында 1983 елнын апрелендә үткәрелгән укучылар конференциясендәул бөлай сөйләгән ндс «Мин көн дә эшләргә тырышам Бер нәрсәгә карамыйча Анда балалар елашып утырса да. сыерлар мөгрәсә дә тышта, хатын тиргәшсә до. бернәрсәгә карамыйча эшләргә тырышам Чөнки бүген эшләмәсән. ул ипне иргаго эшләп булмаячак. Көн уза һәм иртәгә тагын узачак. Сәгать сигездән алып көндезге шул унберләргә кадәр эшлим. Тоташ алай озак эшләп булмый. Көненә бер алты сәгать шул язуга китә». Ул студентларга тик үзенә генә хас үзенчәлекләр турында да уртага салып сөйләде: «Бик режимлы кеше инде мин шунда. Минуты минутына җитмичә утыруда юк, язуда юк. һәм шулай ук режимсыз вакытта китап та карамыйм. Миннән көләләр. Хат килсә, кешедән укытам. Берәр әйбер укырга һәм язарга туры килсә, кешедән генә яздырам. Карамыйм да бер нәрсәгә режимсыз вакытта. Яза торган вакытым, укый торган вакытым булмаса. Аны инде бик сөйләп тә булмый. Ну ләкин, сезгә сөйләсәң, чыкмас әле. Менә шундыйрак иптәш инде мин. Чөнки алай итмәсән, башкача булмый» Бу сүзләрдә Нуриханның характеры, иҗатчы буларак индивидуальлеге ачык чагыла, иҗат гамәлен ныклы тәртипкә корганлыгы, ана үтә җаваплы караганлыгы, гомумән эшлеклелек, оешканлык, булдыклылык сыйфаты күренә. Язу эше—җиңел шөгыль түгел. Ләкин яратып, күңел биреп башкару, шуның белән яшәү, рухлану иҗатчыда башка төрле хисләр уята булса кирәк. «Язу сәгатен элекке вакытта кызлар белән очрашуга бару сәгатен көткән кебек көтеп алам,—дип сөйли Н Фәттах —Бөтен шатлыгым цгул—яза торган вакыт җитүен көтеп уздырам. Шул хәтле бәхетлемен дип әйтәсем кил5 минем. Яза алу—иң зур бәхет. Кәгазь белән очраштым исә икәүдән-икәү генә калабыз. Иң бәхетле минутлар шул. Язучы өчен шуннан зуррак бәхет юктыр, күрәсең». Мона карап, мәсьәләне җиңелләштереп аңларга ярамый, әлбәттә. Дәртләнеп тотындың дип, язу шома гына, көйле генә бармый. Иҗат шатлыкларын да, газапларын да бердәй кичерергә туры килә: «Кайчагында бик шәп бара, кайчагында бик шәп бармаска мөмкин. Мин бик вак язадыр идем элек. Вак язганда бер тын утыруда өчәр бит язасын инде. Ярты табак булырга мөмкин көненә. Мин алай чутлаганым юк, санаганым юк. Табак буенча бармый эш. Яхшы барса, уңышлы барса, ул үзе күңелле. Кайчагында бер нәрсәдә бармаска мөмкин. Ләкин барыбер шул сәгатьне тутырам инде. Утырам да бер язганны тагын язам, тагын сызам, тагын язам Шулай бер нәрсә дә барып чыкмаса инде, берәр файдалы эш булсын дип, китап-фәлән укырга утырам. Шулай җайланган тормыш». Илһам мәсьәләсендә дә Н. Фәттахның анык карашы бар. Ул шушы сөйләгәннәренә. инанганнарына нигезләнә. «Илһам килгәнен көтәргә ярамый,—ди әдип.—Ул килмәскә мөмкин. Аны көтеп йөрисен. Бик хикмәтле иптәш ул. Аның килгәнен көтсән, гомумән гомерең дә узып китәргә мөмкин. Зур язучылар әйтеп калдырган инде, ул мәгълүм нәрсәләр. Сез үзегез дә укыгансыздыр, бер процент талант булса, анын туксан тугыз проценты хезмәт белән алына дигән сүзләрне ишеткәнсездер. Эшләргә кирәк». Әдәби иҗатта язу гамәле ничек бара? Әгәр без әдәби әсәрнең язылу рәвеше белән рәсем, сынлы сәнгатьтәге иҗат барышын чагыштырып карасак, алар арасындагы зур аерманы күрербез. Чынбарлыкның аерым бер күренешен рәссам хәтерендә сакланган буенча, аны бөтенләй күрмичә, тик күз алдына китерү ярдәмендә генә дә сурәтләп бирә ала. Шунын белән бергә художникның турыдан-туры натураны, табигатьне картинага күчерү, шуларга карап рәсем ясау мөмкинлеге дә бар. Дөрес, бу очракта да предметның төсе, кыяфәте күз аркылы әүвәл аңга тапшырыла. Рәссам әнә шул мидә кабул ителгәнне кабат әсәренә төшерә. Ләкин бу хәл иҗат дәвамында әйберне турыдан-туры күзәтү мөмкинлеген кире какмый Күренеш шунда ук мигә тапшырыла да картинага күчерелә. Әдип исә турыдан-туры натурага, вакыйгаларга карап яза алмый. Сүз остасы тасвирлый торган хәят иҗат барышында әдип күз алдында тормый. Язучы хәрәкәттәге хәл-әхвәлләр белән эш итә. Әсәр язылганда алар инде үтеп киткән була. Бер ишләре әле яна гына, икенчеләре хәтсез вакыт элек, өченчеләре бик күптән узган була. Шунлыктан әдип тик үткәнне, хәтердә уелып калганнарны гына чагылдыра ала. Яшәү дәвамында әдип җиһанның билгеле бер күренеш-хасиятләрен үз күзләре белән күрә, күзәтә ала Ләкин анын әле бәндә күзенә күренми торган яклары да бар Әйтик, әдип еракта калган тарихи вакыйгаларны, чит кешеләрнең, бигрәк тә җәнлек- хайваннарның кичерешләрен гомумән, күрү мөмкинлеге юк. Хәлбуки матур әдәбиятта алар да чагыла. Әдип аларны хыялы һәм башка күп төрле чыганаклар аша гына үз күңелендә тергезә ала. Шуңа күрә әсәр язганда әдипнен карашы тик үз күңеленә генә юнәлә, ул үз аңында хасил булган геройлар тормышын гына күзәтә, Шуны гына ак кәгазьгә, сүзләргә күчерә. Кыскасы, ул үз күңелендә тупланган хәзинә белән эш итә. Шагыйрьнең шәхси кичереш-тойгыларын сурәтләве турындагы фикер дәреслекләрдә элек тә очрый иде Ул башлыча лирикага карата кулланыла иде. Ләкин бу бик тулы түгел. Шагыйрь бит әле үз хисләре белән генә чикләнми Башкаларнын уй- гойгыларын да үзенеке рәвешенә китерә, шуны әсәрендә чагылдыра Аннары, гомумән, тойгы-фикерләр дә анда шигырьдәгечә формалашкан хәлдә яшәми Шагыйрь үз күнеленлә аларны төзек бер шигъри рәвешкә кертә Элегрәк чичәннәр үз җырларын башлыча хәтерләрендә саклап йөрткәннәр Фольклорда әле дә шулай ижат ителә, әсәрләр күнелдә барлыкка килә Җырлаган, сөйләгән вакытта гына алар тышкы дөньяга чыга Ничек кенә булмасын, лирика предметының шагыйрь күнелендә саклануы турындагы караш фәндә ныклап урнашкан инде Ә менә эпик, драматик, лиро-эпик төрләрдә чагыла торган хәятнын башта әдип күнелендә төзелүенә дикъкать бирелмәде. Хәлбуки бу төрдәге әсәрләрне ижат иткәндә дә автор үз күнеленә мөрәжәгать итә Бу мәгънәдә язучының күзәтү объекты—һәрвакыт үзе белән. «Бер генә сәгатькә» хикәясен язганда автор фронтта очраткан вакыйганы бик нык үзгәртә. Аны татар авылына күчерә, персонажларны да татарлар арасыннан сайлап ала. Герой да өенә фронтка үтеп барышлый гына кереп чыкмый, якындагы тимер юл станциясеннән килә Составның монда күпме горасын белешкән, командирыннан рөхсәт алган була. Ул монда, баягы эпизодтагы кебек, икс-өч минут кына түгел, бер сәгать чамасы юана. Кыскасы, хикәянен орлыгын автор фронтта очрата Әсәрне дә фронтта яза. Ә геройлары—бик еракта, тылда. Язу—бер җирдә, геройлар—икенче урында. Ләкин мондый хәл язучыга ижат итәргә комачауламый Чөнки күңелендә төзелгән геройлар хәятын ул тылга озатмый, үзе белән калдыра Үзенең иҗатында Гаяз Исхакый татар мәгыйшәтен сурәтли. Ана төрле вилаять- ләрдә яшәргә туры килә Ләкин, кая гына барып чыкмасын, әсәрләре өчен күнеленлә төзелгән хәят һәрчак анын үзе белән бергә булган, читләр күзенә күренмичә генә ияреп йөргән. Әдип әнә шул үз күңелендәге мәгыйшәтне күзәтеп язган. Алдарак без бер төрле әдипләрнен. язарга керешкәнче, жентскле план төзе төнлекләрен, юнәлешне билгеләгәнлекләрен. барасы юлга маяклар тезеп чыкканлыкларын әйткән идек. Әмма байтак күренекле язучылар план төзүне кирәксенми Моны ничек анларга? Вакыйгаларның эзлекле агышы, тулаем әсәрнең төзеклеге турында хәстәрлек күрмәү, мона игътибар итмәү мәгънәсендәме'’ Ләкин бит аларнын төгәлләнгән, басылып чыккан әсәрләрендә без ул җәһәттән бер төрле дә хилафлык күрмибез. Киресенчә, алар укучыны үзләренең камил, килешле, ыспай булулары белән сокландыралар Димәк, биредә сүз әлеге планны кәгазьгә төшермәү турында гына бара булып чыга. Бу очракта план мидә, башта саклана, ягъни күренешләрнең юнәлеше кәгазьгә теркәлми, тик күңелдә генә билгеләп куела Эзлсклелскне төгәл саклау, төрле тайпылу, салулап китүләргә юл куймау, шуны искә төшереп тору вазифасы хәтергә тапшырыла. Әдип юнәлешне әнә шуңа карап билгели Язу барышында ул. тормыш логикасы, характерлар логикасы таләбе буенча, күлмедер үзгәрергә дә мөмкин, әлбәттә «Мин әсәрнен эчтәлеген, геройларны, әйтеләсе фикерләрне, ситуацияләрне бик озак вакыт уйлап, күнелдән «чәйнәп» йөрим,—ди Н Фәттах — Шулай да күп нәрсә язу процессында ачыклана. Геройлар үтләре тәкъдим итәләр нишләтергә, нәрсә әйттерергә икәнен Геройның характеры, эше. тормыштагы урыны үзе билгели күп нәрсәне Геройга дөрес яраклаша алсан, анын эчке дөньясын һәм ул эшләгән эшләрне дөрес чамалый алсан, ул (герой) чын кеше булып чыга Я зган чакта геройлар белән, языла торган тормыш белән бергә «яшим» Атардай аерылып булмый язганда Бальзак үз герое булып үлеп караган имеш Мина үлеп карарга туры килгәне юк Ләкин жыларга туры килгәне бар. Батырларны тасвирлаганда үзем дә батыраям кебек» (Шахси хаттан. 15 май. l9SJe.i.) Әсәр язунын кайсы этабы әдипкә җиңелрәк, кайсысы авыррак бирелә ’ Күрәсең, язучысына карап Бу җәһәттән дә әдәби ижат процессының бик индивидуаль булганлыгы күренә «Әсәрне башлап китә белү, беренче аккордны табу шулай ук ансат эш түгел, дип яза Ф Хөсни — Ахыр чиктә шул бит инде укучыда рухи халәт уятачак, әсәргә алып кереп китәчәк» (Ф Хесни Карурманга керам К . ТКН. 1985.466 ) Ул озын-озын табигать тасвирлары белән башлап китүне бик үк өнәп бетерми, укучыны мавыктыргыч вакыйгага ияртеп алып кереп китүне хуплый төшә Ләкин пейзаж тасвиры белән башлап китүне ул һич тә кире какмый Моның уңышлы үрнәге итеп ул һ Такташның ■ Мокамай». Ә Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрләренең тәүге юлларын мисал итеп китерә. 10. .к у . м & М. Мәһдиев болай сөйли торган булган: «Башлап җибәрү, әлбәттә, кыен инде. Ул барлык язучыларга да шулай, миңа гына түгел. Ул бит темп алу дигән сүз. Темп, увертюра. Бу. әлбәттә, кыен Бетерә алмыйча азапланганым юк, бетерәм. Әйбәт бетерәм Башлау кыен Беренче жөмлә кыен. Моны Горький да әйткән, башка язучыларда әйтә: беренче җөмләне табу кыен. Шуны таптыңмы, китте. Колеяга кердең. Әнә шул беренче жөмлә алып бара. Беренче жөмлә, беренче абзац. Шул алып бара һәм ахырын да шул эшли инде аның. Мин аны шулай дип уйлыйм» (Р. Фәтхерахманов. Тормыштан килгән геройлар.)—(Казан утлары, 1996, 10 сан, 1586. (Язучы белән әңгәмәдән). Ә. Еники повесте болай башланып китә «Йомшак кына жәйге жил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир жылыкай, шаян жилкәй биттән сөя... Рәхәт, һай рәхәт тә сон! һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!» Бу юллар, камертон кебек, повестьның бөтен рухын, моңын, геройның психологик халәтен бик төгәл һәм үтемле итеп билгели. Шул ук вакытта Ә. Еники үзе аеруча финалның зур әһәмиятенә басым ясый «Мине әсәрнең аеруча ахыры кызыксындыра,—ди ул —Минем өчен иң әүвәл финал ачык булырга тиеш. Чөнки синең төп фикерең әсәрнең азагында ачыла. Язганда мин әнә шул чишелешкә таба барам. Анда инде бер эпизод икенчесен, өченчесен тартып чыгара. Алар шулай бер-берсенә бәйләнеп, ялганып киләләр Әсәр үзе сине ияртеп бара» (Язучы белән әңгәмәдән. 8 февраль, 1996.) Әдипләр әсәрнең мавыктыру көчен, үзенә тартып тору сәләтен, жәлеп итү сыйфатын ин мөһим нәрсәләрдән саныйлар. «Сюжет укучыны үз артыннан ияртеп барырлык булсын,—дип сөйли Ә. Еники —Укый башлагач, укучы, ялыгып, китапны ябып куярлык булмасын» (Әдип белән әңгәмәдән 9 февраль, 1996 ел). Ижат кешесе, әлбәттә, укучының әсәргә мөнәсәбәтенә, фикерләренә, тәнкыйть бәяләренә битараф кала алмый. Әмма әсәрнең укылуын Ә. Еники укучының мактавыннан, уңай бәяләвеннән дә югарырак куя. Шуңа охшашрак карашны Ф Хөсни болай белдерә «Ияреп китә алу кодрәте—сәнгатьлелекнең асыл күрсәткече»,—дип саный ул (Ф. Хөсни. Карурманга керәм.—К., ТКН., 1985. 506.). Ижатның һәр этабы язучыдан биниһая киеренке акыл хезмәтен, бар дөньяңны онытып эшләүне таләп итә «Җидегән чишмә» романында Г Бәширов күренекле әдип Камил Дусаев образын сурәтли. Ул шушы төбәк кешеләре, «Җидегән чишмә» персонажлары арасында күрсәтелә, аның шулар хакында китап язуы тасвирлана. Монын белән образларның реальлегенә, тормышның үзеннән алынганлыгына басым ясала. Эстетик мәсьәләләр күтәрелә. Шуларның иң мөһиме—әсәрнең сәнгатьчә камиллеге, нәфислеге, укучыны уйландыра, дулкынландыра алу сәләте. Бу образ аркылы тәҗрибәле, таләпчән язучының үзенчәлекле әдәби лабораториясе, сәнгать шөгыленең нечкә серләре, ижат психологиясенең төрле яклары ачыла. Г Бәширов биредә әдипнең бөтен дөньясы белән әсәренә чумып, онытылып, бирелеп язу процессын, шул чакта каты итеп ишек дөбердәтүне, шакуны да ишетмәвен, мона игътибар итмәвен күрсәтә. Шундый халәтне Ә. Еники үз иҗаты мисалында раслый «Язылыпбеткәнче әсәр сине үзеннән ычкындырмый,—дип сөйли ул.—Бөтен уең шуңа юнәлгән була. Аны хәтта төшендә дә күрәсең. Күбрәк сүзләр, жөмләләр керә. Җырлар, хәтта аерым такмак та кергәне бар». (Әдип белән әңгәмәдән. 10 февраль, 1996 ел.). Бу хәл иҗатчының билгеле бер мәлдә үз әсәренең тоткынына әверелүен генә түгел, анлы уйлану белән ихтыярдан тыш барган уй процессының үрелешеп китүен дә раслый Элегрәк, әдәби процесс турында гәп кузгалганда, совет әдәбият белемендә, гадәттә, сәнгатьнең объектив чыганагына—ижтимагый тормышка күбрәк игътибар юнәлтелә, аеруча шуныңәһәмияте исәпкә алына иде. әйтерсең ул сәнгатькә үзеннән-үзе күчә Социаль яшәеш сәнгатькә йогынты ясамыйча калмый, әлбәттә. Ул аның үсешен тыярга, чикләргә яисә ижат итү өчен күпмедер мөмкинлекләр бирергә, тиешле шартлар тудырырга, художникны илһамландырырга яки рухландырмаска мөмкин Аның сәнгать тормышына йогынтысы шуның белән чикләнә. Әмма совет әдәбият белемендә ижтимагый тормыш ижат процессында хәлиткеч роль уйный дигән караш тирән тамыр жибәрде. Ә субъектив фактор, сәнгать әһеленең жиһанны ничек күрүе, кайсы ягын йөрәгенә якын итүе, аның моңа хокукы, кыскасы, ижатчы үзе, аның күңеле игътибардан читтә кала бирде. Өстәвенә сәнгать остасына әзер караш, әзер бәя. әзер тема тәкъдим ителә килде Мондый хат художникның эзләнүен, уйлануын, аерым күренешне гомум яшәеш кануннары яктылыгында анлау мөмкинлеген чикләде, ижат психологиясен яктыртудагы берьяклылыкка китерде. Чынында бит объектив тормыш сәнгатькә үзеннән-үзе күчми. Аны бары тик художник кына күчерә. Әсәрнен нинди, ни рәвешле булуы да ахыр чиктә сәнгать әһеленен талантына, инану, карашларына, кәефенә бәйләнгән Әдипкә өстән торып темалар тәкъдим итү. хәятнын теге яки бу ягын тасвирларга димләү яки тыю тик ижат психологиясе белән исәпләшмәүдән, аны санга сукмаудан, художникнын ижади мөмкинлекләренә ышанмаудан гына килә. Сәнгать өчен нәрсә әйбәт, нәрсә яраклы икәнен иҗатчыдан да яхшырак берәү дә белми Әдәби әсәрләрендә әдип үзенен рухи байлыгы белән уртаклаша Ул никадәр затлырак булса, чын күңеллән әйтелсә, укучы йөрәгенә шул кадәр тизрәк барып житә Бер үк тормыш төрле язучы әсәрендә төрле сурәтләрдә чагылырга мөмкин Октябрь революциясеннән соңгы хәлләрне, большевикларның лозунгларына ышанып, азатлык алуга өметләнеп, күпчелек язучылар уңай яктан сурәтләделәр Дәрдмәнл исәбашкачарак яктыртты Анын поэзиясендә безне хис. кичерешләрнең гажәеп ихласлыгы, аларнын гүзәл гәүдәләнеше танга калдыра 1917 ел борылышыннан соң ул. өлкән яшьтәге шагыйрь, илнен экономикасын, милләтнең мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән зат. туган жирен ташлап китмәде Китмәде, әмма анын Инкыйлабка мөнәсәбәте бүтәннәрнекеннән нык кына аерыла иде Әсәрләреннән сизелгәнчә, ул ана яраклашырга омтылмады Яшәешне үзе тойганча сурәтләде Гөл кипте. Сабагында кинә калды Былбыл! Сина бер бөртек инә калды,— дип язды ул. Җимерү, тузгыту чынбарлыгы шагыйрьне дәртләндерә алмалы Инкыйлаб шартларындагы язмышын ул болай тасвирлады Җиһан тормыш туен иткән чагында. Синен урынын үлекләр аймагында Чынбарлык—бер үк. әмма сәнгатьчә хис итү. шигъри сурәт—төрлечә Чөнки тормышны кабул итү бердәй түгел Дәрдмәнл әдәби әсәрне боеру, күрсәтмә бирү нәтижәсс түгел, күңел, илһам җимеше итеп карады. Совет чорында уйсыз, фикерсез әйберләр лә хәтсез ижат ителде Мәсәлән, нефтьчеләр темасына багышланган әсәрләрдә нигездә рәсми фикер—Мәскәү карашы яктыртылды: Татарстан җир астындагы хәзинәдән мөмкин кадәр тизрәк арыну омтылышы макталды, саклап тоту, әрәмшәрәм итмәү, жир-суларга зыян салмау турында сүз кузгатучы булмады. Ваемсыз, хәстәрлексез гамәлнең үкенечле нәтиҗәсе бик ти з күренде. Икенче бер мисал Совет чорында игенчеләр зур мохтаҗлыкта яшәделәр Хакимият аларнын икмәген тартып ала горды, күмәк хуҗалыкларда күп вакыт аларны бушка эшләтте Ләкин нәкъ менә крестьян хуҗалыклары тузгытылганнан соң. ат урынына «ухалла» арбасына авыл кешесе үзе җигелә башлаган мәлдә, безнең әдәбият игенчеләрне, асылда мөлкәттән мәхрүм ителгән, шулай да илне туендыручы, киендерүчеләрне, өлкән фетнәче фикеренә җайлашып, хосуси вак милекче, кулак психологиясен якын күргән ниндидер шикле, тотрыксыг катлам итеп су|ютләле Ижат эше киеренке интеллектуаль көч сорый дидек Күләмлерәк әсәр бер утыруда төгәлләнми, әлбәттә Аны бүленә-бүлснә язарга туры килә Кайбер язучылар көндәлек митәмамланганнан соң. урамга чыгып, йөреп керәләр. Бу вакытта, башкарак шартларда, хезмәт белән ял аралашып бара Әдип әсәренең иртәгә языласы өлешен бик җентекле рәвештә уйлап, күңелдә әзерләп куя Андыйларнын фикер агышы гына түгел, җөмләләре, сүзләре лә уйлап куела, гүяки иҗатчы берничә битлек хезмәтен әнә шул ял игеп йөрү дәвамында күңелендә язып куя Иртәгесен шу тарны кәгазьгә төшереп куясы гына ката Ләкин шулай ла. икенче көнне ул але турыдан-туры язып китми Әүвәл кич язганны укып чыга Арыган чакта язылган өлеше бик үк канәгатьләндереп җиткерми Шуңа күрә ул ин әүвәл анысын төзәтә, шуннан соң гына кичә уйлап куелган фнкертәрнс кәгазыв төшерә Ә Еники башкачарак эшли Ул алай алдагы көнне языласы элешне детальләре белән уйлап, әзерләп куймый. Ләкин тукталып калган жирдә алга таба нәрсәдән башлап китәргә икәнен аңлаткан бер жөмлә теркәп калдыра. Икенче көнне ана старт чиге әзер булып тора. Язу җитезлеге дә барча кешенең дә бердәй түгел. О Бальзак. Э. Золя. Ги де Мопассан шактый тиз яза торган булганнар. Стендаль «Парм монастыре» әсәрен әйтеп торып 42 көнлә яздырган. И Тургенев «Рудин»ны 49 көндә, «Беренче мәхәббәт»не ике ай чамасы язган. Татар әдәбиятында Г Ахунов. А. Гыйләжев. М. Мәһдиев каләменә йөгереклек хас. М Мәһдиев бу хакта болай сөйләгән: «Кайбер вакытта түл жыясын Берничә көннәр буе бер нәрсә язмыйсын. Өстәлдә кәгазьләр шул көе ята Укыйсын, укыйсын. Мин мона бер дә борчылмыйм. Өч-дүрт көн, атна буе өстәл янына утырып булмый Ләкин барыбер эш эшләнә Бер вакыт бөтен газета-журналны бер читкә ташлыйсын да өстәлгә килеп утырасын. Әнә шул атна буе эшләмәгәннең, әйтик, үчен аласын Куллар талганчы язасың. Ул этеп алып бара, этеп алып бара, просто өлгереп булмый Кул тала, ручкаларны алыштырасын Бер-ике-өч көн шулай эшлисендә яңадан күпмедер дәрәжәдә энергия, түл жыярга кирәк була». (Р Фәтхерахманов. Тормыштан килгән геройлар. (Язучы белән әңгәмәдән)—Казан утлары. 1996, И №10, 156 б.) Г Бәширов. Ф Хөсни, Ә Еники, Н Фәттах кебек әдипләр һәр сүзне уйлап, үлчәп, акрын язалар «Мин гомумән авыр язам, кат-кат язам,—ди Н Фәттах —Кулдан биш-алты мәртәбә язам» (Шәхси хаттан. 22 апрель, 1983 ел.) Ф. Хөсни бу жәһәттән күпмедер гомумиләштереп тә куя: «Авыр язу, ашыкмыйча язу—моны ихлас иман белән әйтәм бу сүзләрне—кеше күнеле көткән нәтижәне күбрәк бирә»,—ди ул. (Ф. Хөсни. Карурманга керәм, 316.) Ижатнын бар нечкәлекләрен тирән төшенгән профессиональ әдәбият белгече уку барышында кайсы әсәрнен тиз, кайсының акрын язылуын беркадәр чамалый ала Ничек кенә булмасын, олы художник әсәр ижат итүгә бик зур акыл энергиясе сарыф итә, аны әсәрнең бөтен тукымасына, сурәтле системасына күчерә. Әнә шул эстетик куәт, анын ни дәрәжәдә саллы булуы әсәрнен сәнгатьлелек дәрәжәсен. эстетик кыйммәтен билгели Ижат шөгылендә теориянең роле нинди9 Язучылар гадәттә анын кирәклегенә шикләнеп карыйлар, ягъни әсәр теориягә нигезләнеп язылмый, диләр. Алар моны, әлбәттә, риясыз, ихлас күңелдән әйтәләр, һәм алар нигездә хаклы да. Теория ятлап кына рәтле әсәр тудырып булмый. Ләкин биредә мәсьәләнең икенче ягы да бар Теоретик гомумиләштерү—ул күренешнең асыл табигатенә, төп хасиятенә төшенү, закончалыгын ачу дигән сүз. Яшәешнең барлык өлкәләрендәге кебек, сәнгатьнең дә. шул жөмләдән матур әдәбиятнын да, үз кануннары бар. Әдәбият белемендә теория әсәрләрне өйрәнү, ин мөһим сыйфатларын гомумиләштерү җирлегендә барлыкка килә Бу жәһәттән әдәбият—беренчел, теория—икенчел була, ягъни сүз сәнгате теориягә таянып тумый, киресенчә, теоретик гомумиләштерүләр матур әдәбият җирлегендә барлыкка килә Теория сүз сәнгатенең үзенчәлеген, аңа гына хас сыйфатларын, тулаем табигатен аңлата, закончалыкларын гомумиләштереп күрсәтә Алар махсус хезмәтләрдә, китапларда басылып чыга. Теориянең кирәксезлеге турында сүз йөрткәндә, әдипләр әнә шул кулланмаларны махсус өйрәнеп утырмауны, конспектлар төзеп мәшәкатьләнмәүне күздә тоталар. Әмма һәрбер олы язучы, иҗатка керешкәнче, башкалар язган әсәрләр белән яхшылап танышып чыга, бөтен милли әдәби казанышларны, башка халыкларның сәнгать байлыкларын кызыксынып, күнел биреп, кирәксенеп өйрәнә, шуларнын ин мөһим хасиятләрен, кабатлана торган билгеләрен анына, күнеленә сеңдерә. Шулай итеп, язучы анында матур әдәбиятнын табигате, асыл хосусияте турында караш туа. Кәгазьгә төшмәгән теория анын анында хасил була. Әгәр шулай булмаса. шагыйрь үзенен шигырьләрен рифма, ритм, строфа белән язмас, әдип әсәренең жанрын билгели алмас, каһарманнар язмышын мәгълүм бер сюжетка салып, бәйләнешмөнәсәбәтләр аркылы күрсәтмәс иде. Милләтнең, кешелекнең әдәби мөлкәтен үзлегеннән өйрәнү язучыда әнә шундый эстетик акыл формалаштыра Әнә шул эстетик акыл ана әдәбият кануннарына тугрылык сакларга булыша, иҗатында компас, маяк хезмәтен башкара, сәнгать табигате белән исәпләшергә, адашмаска ярдәм итә. Шулай ук тәнкыйтькә мөнәсәбәт гә барлык язучыларда да бер үк төрле түгел. «Рәшә»не китап итеп чыгарырга әзерләгәндә нәшрият Ә. Еникигә финалда Зөфәрне башкачарак сурәтләргә, анын судка бирелүен, хөкемгә тартылуын күрсәтергә киңәш итә. Ләкин әдип аның язмышын болай борып җибәрү белән килешми Ә. Еники повестен ул чактагы (алтмышынчы еллар башындагы) партия өлкә комитетының идеология буенча секретарем Тутаевка бирә, укып чыгуын, фикерәйтүен үтенә М Тутаев авторга да. нәшрият кешеләренә дә әсәрне шушы хәлдә бастыруга каршы булмавын белдерә Ләкин анда да әле повесть мөстәкыйль рәвештә дөнья күрми, ике повесть арасына елышып кына чыга. Алтмышынчы елларда Н Фәттах «Артта калган юллар» повестен язды һәм анда сугыш чорынын ачы чынбарлыгын, карусыз хезмәт кешесенә карата мәрхәмәтсезлекме яктыртты Тәнкыйть бу әсәрдә кара төсләр өстенлек алуын билгеләп үтте Ләкин автор тормыштагы кара төсләрне ак нурларга алыштырырга теләмәде Тик шулай да финалны күнеллерәк. мәрхәмәтлелек рухындарак төгәлләде. Әмма ул авторны канәгатьләндермәде 1990 елда «1944 елның май ае» исемендә анын яна вариантын бастырды һәм анда финалны логик эзлсклелектә сурәтләде, герой язмышынын жанны әрнеткеч фажигасын күрсәтте Яна басмаларны әзерләгәндә әдипләр аеруча сүзләрнен төгәллегенә игътибар итәләр. Г Бәшировнын тел остасы булуы, сүзгә таләпчәнлеге. ювелир түземлеге белән эш итүе мәгълүм факт Шулай ла әле ул «Җидегән чишмә»лә урынсызрак кулланылган сүзне күреп алган Дилогиядә «Айгырны агачка бәйләп, аркалыгын ычкындырды ла алдына бер кочак печән салды» (1т , 108 6J.—диелә иде Болай дигәндә ат хужасы ничектер эш рәтен белеп житкермәүче кебегрәк күренә иде Яна басмада автор ул җөмләне «аркалыгын төшерде» (896.).—дип төзәткән. Гамәл төгәл, дөрес белдерелгән Ф Хөсни. «Җзяүле кеше сукмагы«н өчтомлыкка әзерләгәндә, барыннан да бигрәк анын теленә игътибар итә һәм үз алдына гүбәндәге сорауларны куя Модалы мавыгуларга бирелеп, халык теленен асыл нигезләреннән чалулап китүләр юкмы? Телнен эчке аһәңенә ябышып житми торган лисгармоник сүзләр килеп кермәгәнме'’ Сүзнсн морфологик төзелеше җимерелмәгәнме 9 Ачуланасы урында сүз ачулы чыкканмы? Күршеләре ачуланганда, ят тән булып, теш ыржайтып «көлеп утыручы* сүзләр юкмы9 Яки. киресенчә, күршесендәге башка сүзләр шаулап көлеп торганда, арада сытык чырайлы урынсыз сүзләр кысылмаганмы9 һәм. гомумән, жөмләлә сүзләрнен үзара татулыгы, кардәшлеге ни ләрәжәдә9 Ахыр чиктә җөмләнең эчке музыкасы, көче һәм «мускулы» әнә шуннан—жөмлә эчендә сүзләрнең берсе икенчесенә гармоник ябышып ятуыннан килеп туа ла бит инде» (Ф Хвсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә?—К. ТКН. 1974, 137-1386) Күрәсез, бу сораулар үзләре дә бик мәгънәле, эстетик яңгырашлы Алар Ф Хөснинең практик рәвештә телдән оста файдалана белүен генә күрсәтмиләр, анын тирән эстетик фикерле теоретик булуын, телнен нечкәлекләрен, төсмерләрен гыйльми рәвештә бик төгәл билгели алучы олы галим булуын да раслыйлар Өстәвенә «Урыннарындамы сүзләр—солдатлар9» мәкаләсендә китергән мисаллары ла шул сорауларга төгәл җавап бирәләр, тулы ачыклык кертәләр Аларның һәрберсе бик гыйбрәтле Без бирелә шуларнын берсенә генә тукталабыз Калганнарын укучылар үзләре укырлар дип уйлыйбыз Вакыйга болай була. Иске фикерле Садыйк мулла Сәфәргалинең жәдит мәдрәсәсендә укыт аклыгын ошатмый, сынап карау өчен кулына иске бер китап тоттыра укып кара шушыны, ничек ермачларсың икән9 Малай башта авыррак ермачлый, сонга таба «шома гына, төртелмичә генә укый» башлый Ләкин монда «укый» сүзе әдипкә ясалмарак күренә. Чөнки Сәфәргали әле шулай да бик шомарып җитмәгән Шуна күрә язучы аны. халык телендә кулланылганча, «шома гына, төртелмичә генә «сукалый» башлаган иде».—дип төзәтә. Әсәрне тоташ укыганда мондый детальләр си зелмәскә дә мөмкин Әмма тулаем телнен пөхтәлеген, матурлыгын, образлы, жегәрле булуын укучы бик ачык тоя Язучыларның әсәр язу тәҗрибәсе, бу юнәлештә эшләү рәвеше, ижатнын гомум яклары һәм индивидуаль үзенчәлекләре—бик кыйммәтле ижат серләре ул Шулай булуга карамастан, әле күп кенә күренекле әдипләрнең ижат лабораториясе ачылмаган килеш кала бирә Бу өлкәдәге бушлыкларны тул ыру өчен сүз осталарының үзләреннән лә активлык, ижат тәҗрибәсе белән ихлас уртаклашу, үзләре белгән серләрне матбугат аша укучылары җиткерү сорала Хәзерге тикшеренүчеләргә бу тарафта м зйдан бик кинәле