Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ЙӨРЕП ГЫЙБРӘТ АЛ»...

Шул исемдәге рубрика аша бу санда мөхтәрәм укучыларыбызга нинди шигъри әсәрләр тәкъдим ителүе аңлашыла булыр әйе. әйе. зирәк шигырь сөючеләребез инде төшенеп тә өлгергәндер - безнең бу сәхифәбез Татарстаннан читтә яшәгән шагыйрьләребез юллаган шигырьләрдән төзелде Мондый тупламнар (даими укучыларыбыз монсын да әйбәт белә!) «Казан утларымның мәгълүм юбилейлары. язучыларыбызның бәйрәме һәм съездларына багышлап чыгарылган саннарда да урын алган иде инде Бу бәйләм дә Татарстан язучыларының,— димәк, татар телендә язучы барлык әдипләрнең дә! - май аенда узачак чираттагы корылтае мөнәсәбәте белән булса да гаҗәп түгелдер төрле яктагы көчләрне җыйнап күрсәтү ул. мөгаен Авторларның да күбесе укучыга яхшы таныш дип уйлыйбыз әйтик, бүгенге көндә Кырымда яшәүче, инде өлкәннәр рәтенә кереп баручы каләмдәшебез Әдхәт Синугыл. Троицкидан - шундый ук күптәнге дустыбыз Басыйр Рафиков. Уфадан Мөнир әфәнде Вафин. Сембер каласыннан, сагынып, еш-еш журналга хатлар-үтенечләр яудырган Иделбикә ханым һ б. Әмма шулай ук биредә беренче кабат журналыбыз битләрендә күренүче шагыйрьләр дә бар Озак еллар Чиләбедә яшәп, шунда татарча китап чыгарган якташыбыз Ирек Сабиров, татар матбугатында күптән күренеп килгән. халкыбызның рухи көчен янә бер раслаган—яшьтән үк аяк-кулларына фалиҗ булып, тешенә алган каләм белән матурлык дөньясы, шигъри сүз тудыручы рәссам-шагыйрь Гакыйл Сәгыйров. Яңавылдан (Башкортстан)—Фәрит Суфияров—шундыйлардан Уфадан Мөхәммәт Закиров та, инде берничә китап бастырып чыгаргач кына, журналыбыз ишекләрен кагарга җөрьәт иткән Хәер, бу яктан Башкортостан туфрагы (газиз. моңлы туган җирем татар теленең язмышы кабат сыналачак, татарның сан буенча икенче булып тупланган төяге!) һәрвакыт бәрәкәтле булды шигърияткә шагыйрьләрен дә. әсәрләрен дә тәкъдим итә торды. Могьтәбәр журналыбыз да бу төбәктән килүче көчләргә һәрдаим игътибарлы булды һәм була килә. Мәркәзебез Казан шулай туплый, хуплый, сыйный һәм үстерә-җыя Редакция мөхәррирләренә дә ихтыярсыз нык таләпчән булырга туры килә һәр төбәктәге кебек, шигъри сүз белән дөньяга уз язмышын сөйләүче халкыбыз соңгы ел ларда бигрәк тә активлашты хатлар, шигъри бәйләмнәр. Уфа ягынча әйтсәк, «шәлкемнәр» Әлбәттә, мөмкинлек тә юк. һәм гел бер төбәктән генә туплап биреп булмый бит инде журналыбызның шигърият сәхифәләрен Бүтән тарафлар да бар. Үпкә-үтенечләр дә бар Кыскасы, әдәби процесс, лиигьрият хәрәкәте бу. Вакыт әле аеруча рәхимсез сайлаячак Шулай да шулай да язышучыларның күп булуы да бик күңелле бит әле' « Тулпар» кебек журнал. «Кызыл Таң». • Өмет» газеталары булса да. Уфалы татарларның Казанга өметләре зур. якты Әле бит Язучылар берлегебездә торучы даими авторларыбыз Халисә Мөдәррисова. Рим Идиятуллин. Рәшит Гатауллиннар бар Ә «Дуслар җыры» рубрикасы аша ел саен зур-зур бәйләмнәр белән бирелүме башкорт шагыйрьләре ’ Гомумән. «Казан утлары» һәрвакыттагыча киң күңелле, олы җайлы, олпат журнал булып кала Киләчәктә дә шулай булсын да башка тугандаш басмалар да бездән үрнәк алсын. Амин! диик Ә бүген, рәхим итегез, кадерле укучыларыбыз! - укып, бермләп гыйбрәтләр алыйк әле