Логотип Казан Утлары
Поэма

Бүре күзе

 Көтмәгәндә килеп кадалдылар күзләремә бүре күзләре— кысып алды тыным, катты сыным, сыегаеп китте тезләрем. Лып утырдым чаңгым артына мин. Бозлы юлда чаты туктамый. Менәменә инде килеп керәм бүре күзендәге утка мин... Мин ул чакта—унбер яшьлек малай. Кукау* мәктәбенә йөримен— урыс авылында урыс сүзен татар теле белән «көримен», чөнки шулай, бары шулай гына төшә алган татар тирестән. Әти куйган максат каты булган, кагы булгач, ... бәлки, дөрес тә. Салкын яңгыр, буран, язгы ташкын Шуның өчен миңа чүп кенә! Ничә баттым, ничә адаштым мин, үлми калдым хәтта чүт кенә... Чаңгыларым аерылып китте. Юлны кырды сырган чалбарым. Сүзләр белән түгел, күзләр белән мин бүредән яшәү ялвардым: 'Кукау—Буа районындагы рус анылы «зинһар тимә, зинһар исән калдыр— мин бит әйбәт малай... юаш мин... сүгенмим дә... әнигә су ташыйм... инде шигырь язам... кыйнашмыйм...» Безнең ара— җиде-сигез адым. Бүре яткан юлга аркылы. Мин—утырган. Бүре күзе кузлы, минем җаным бозлы кар тулы. Мин ялварам... Мин ялынам аңа... Дога укыйм... Алам үгетләп: «мин патшаның кече улы кебек— әйлән инде тизрәк Егеткә!'» Карап алды бүре сәер генә— ихласлыкны әллә таныды. Торып китте авыр гына... Баксам, бүре яткан җирдә кан иде. Шуннан, ахры, кырыс тормышымны әкият белән кушып үрәм мин— өрми генә үтеп киткән этне чын Ак бүре итеп күрәмен. Инде гомер юлларымда аяк баскан саен ап-ак кыш яна. Мин әле дә хәвеф-хәтәрләрдән исән чыгарыма ышанам. Бу вакыйга онытылган иде, күмгән иде тормыш өресе, искә төште, искә төште күргәч гербтагы чечен бүресен. Ал аягын алга таба сузып, ул да яткан юлга аркылы. Кыяфәттә—таулар горурлыгы, ә күзләре—канлы зар тулы. Соңгы баруымда Чечняга мин таныш язучымны эзләдем... Магомед3 карт исән калган дигәч, үзем түздем, күзләр түзмәде— иске «Мерседес»ка утырдык та иске адресына юл тоттык. Бакча эчендәге өйдән тирән чокыр калган— шуңа юлыктык. Күршеләрдән сораштырдык. Аны белә имеш фәлән кешеләр. Без Грозный буйлап шунда чаптык... Йә урамнар! Бәлки, төш күрәм?!. Әйтерсең лә тарих дәреслеге! Хәтеремә сеңгән фотолар. Кырык өченче ел. Сталинград. Хәрабәләр аунап яталар. Динозавр, гигант диплодоклар кнртләч-киртләч сыртын кабарткан... Ни аяныч! Фәнле, ямьле җиргә вәхши дәвер кайткан кабаттан. Пыяласыз тәрәз—карасыз күз. 1 2 1 Татар халык әкияте «Ак бүре»гә ишарә. 2 Магомед Мусаев—чечен язучысы. Ватык ишек—тешсез авыздай. Шушы шыксыз шәһәр ни өчендер җанда олы хисләр кабыза. Кыйналганны жәлләү хисе түгел. Монда нәфрәт, монда соклану, теләктәшлек һәм «Йә раббым. безне шушы афәтләрдән сакладым!» дигән уйлар бергә укмашканнар. Алар кайный, анны пешерә... Ә көйгән ак кабат-кабат миңа бүре күзен искә төшеоә. Яралы ой бүре күзе оелән карый миңа— эчтә боз ката. Бер хатаны төзәтергә, диеп, ясалган ич монда йөз хата! Яралы ой торып китәр сыман тузан болытлары кубарып. Дөнья шаһит булыр шунда—күрер өй нигезе тулы кан барын. Эзләп таптык без Магомед картны ишелмичә калган бер өйдә— яшәп ята ул эт оясына бикләп куйган хәлсез бүредәй. Ята иде ап-ак ятагында. Мине күргәч калды аптырап. Сызлануын җиңеп, күзләрендә моңлы нурлар чәчәк аттылар. — Ничек таптың? Ничек онытмадың? Шушы өйдә... монда... бик кысан... Син гафу ит—тора алмыйм әле— сул аягым тагын гипста. Исеңдәдер—бер сөйләгән идем: кырык дүрттә, гыйнвар башында, аягыма ярчык тиде, диеп... һәм быел да менә нәкъ шунда... Яу кырыннан аны госпитальгә, аннан— Грозныйга. өенә, сафка бастырырга җибәр) әннәр... Өйгә кайтып төшкән көенә, кунарга да ирек бнрмиенчә, «телячнйта» төяп, йозаклап, адресы юк якка озатканнар. Бик еракка һәм бик озакка... Күзен ачкан саен, таулар күреп, кеше булган адәм баласын, ят булса да. тәмам чит итмәгән казахларның такыр-даласы. Күзен ачкан саен бөркет күреп, аның рухын каша сеңдергән чеченнарның җаннарында утны дала җиле өреп сүндергән, диеп уйлаучылар күп бу .нандыр... Әгәренки шулай булмаса. чечен җирен таптар иде микән сугыш дигән канлы «куляса»?! Авантюра һәрчак посып яшн кеше җанындамы, илдәме... Теше кызса, корбан эзләп китә, көтеп тора җае килгәнен һәм ташлана аңа бүре булып, сизми ләкин тозак торганын. Ахыр чиктә ул җиңелә—аны эләктерә үзе корганы. Авантюра узган җирдә ләкин янгын эзе кала, кара кан. хәрабәләр кала, яра кала, нәфрәт калка аңа карата. Әңгәмәбез безнең озын булды, тема арты тема алышты— йөз ел югалтышып торганнан соң, әйтерсең лә яңа табыштык. — Безнең хәлләр сезне сагалаган котырыгы тоткан бүредәй... Кафтаудан да биек тау тапкансыз язмышыгыз юлын күрергә... — Туктагызчы, зинһар, сез бүрене рәнҗеттегез кебек тоела— гербыгызда бүре сурәте ич! Әллә ничек... күңел кыела... — Гафу, гафу! Котырган бүрегә бар халыкта бер үк бәһадыр. Безнең гербтагы бүре—бөек, намус билгесе ул, баһадир. Сау-сәламәт бүре беркайчан да кешеләргә башлап сикерми. Дошманының кансызлыгы аңа дәһшәт өсти, канын сихерли. Без беләбез төрле бүреләрне: Урман явын, дала хуҗасын; саванналар, тундралар буйлап куганнарын тормыш нуҗасын; коерыгын бәкегә батырын, балык тоткан чеп-чи наданын; киң сыртына царевичны салып, һәлакәттән чыга алганын; мультфильмда хәтта куяннан да бик күп җәбер-җәфа күргәнен; бөек Римга нигез салучысын: халыкларга исем биргәнен... Без беләбез: кешедә дә хәзер бүре холкы бик тиз борынлый... Кайчак хәтта җырлар, шигырьләр дә бүре булып улый, ырылдый... Беләсезме, нигә Чечня гербын бизи соры бүре сурәте?— үзеннән зур ерткычларга бары бү’ре генә «сабак өйрәтә»! Безнең бүре—тыныч. Ул янамый. Ләкин уяу. Ләкин сакта ул... Башы биек, колаклары текә, күзебезгә карап яткан ул. «Тимәсәгез—тимәм, ләкин яман ниятегез булса—сизәрмен,— шәфкать көтмә шулчак!»—дип кисәтә Һәм белдерә тешләп өзәрен. Күз алдына тагын теге бүре килеп басты—малай чактагы... Ник бумады мине? Бу сорауга гомер буе җавап тапмадым. Яраланган иде бүре, юкса,— эзләрендә каны өшегән... Ул ачулы иде дөньясына, үчле иде, димәк, кешегә! Өзгәләргә тиеш иде мине— аца аткан кавем баласын... Айлык кына хәле дә булгандыр. Алмады ул ләкин аласын... Магомед карт белән сөйләшкәндә чатнап китте ацым бер мәлгә: күзләремдә янау булмаганга явыз бүре миңа тимәгән! — Бүре монда!—диде Магомед карт, күкрәгенә куеп ак учын,— казах далалары уяттылар, кабарттылар анын ачуын. Ә болары оүре йөрәгендә мәңгелек үч уты яктылар!.. Кара әле, Харис, күзләремә— нинди хисләр анда яктыра? Күптән күргәнем юк тыныч илдән безгә килгән тыныч кешене— дөресен әйт: минем күзлә|>ем дә явыз бүре күзе ишеме? Балаларның күзләренә кара— бүре күзендәге чаткылар юкмы анда? Әгәр була калса, Газранлне тизрәк чакырам— мина яшәү кызык булмаячак, тауларымда iiiav-mv тынса да. Без бүрегә әйләнмәскә тиеш, гербыбызда бүре булса да! Чечен карты күзләренә чумдым— тау упкыны булса—түнтәрсен, диңгез булса, чогпылына салып, күбегенә төреп күгәрсен. Үзе сорагачтын, тирән чумдым, уйламадым ничек кайтасын. Озын мизгел чатнап китте—күрдем чечен күңеленең тайгасын... Соры бүре һәм атлы баһадир сугышалар кара аланда. Бүре инде яраларын ялый. ә җайдакның аты таланган. Чак утыра иярендә җайдак, сөңге белән җиргә терәлеп. Хәл алырга ирек бирмиенчә, бүре йөри аның тирәли. Үшәнләнгән ат пошкыра. Кошлар сый буласын көтеп очалар... Бүре һаман яраларын ялый— үз каныннан үзе көч ала. — Озак йөрдең минем күзләремдә— нәрсә күрдең? Сөйлә, таныштыр... — Сөңге тоткан җайдак күрдем, һәм ул соры бүре белән алышты... — Аҗдаһасы кая киткән иде? Күп гасырлар сөңге очында тота иде. Аяклыны күргәч, канатлыны, димәк, очырган?! Тора-бара, бәлки, саңаклыга нәфес сузар, әмма соңыннан, канатлыдан колак каккан сыман, колак кагар аяклысыннан. Каләм, кәгазь тоткан кул арымый. Сөңге, бирдән тоткан кул арый. Ләкин каләм, каләм коткарачак сөңге, мылтык, кылыч колларын! — Ә сез—бүре!—дип әйтмәкче идем, әкияткә ясап ишарә, ләкин, аңламас дип, куркып калдым, мәҗбүр булдым телем тешләргә. Ә югыйсә, борын заманнарда төркиләрне бүре улавы канлы һәлакәттән йолып калган, ары киткән язмыш олавы. Бу юлы да, һәлакәт янагач, улады ич безнең бүребез!.. Нинди язмыш көткән булган икән! Грозныйга килеп күрегез... Ә күзләре картның җылы иде, шыта иде анда бөреләр. Картларында яшьлек яшьнәгәндә, әверелми халык бүрегә! Балалары күзләренә багам. Алар шаян, алар тереләр. Балалары бала булып калса, әверелми халык бүрегә! Хатын-кызлар күзләренә батам— кырыслык бар, бозлар эрегән. Хатынкызлар елмая белгәндә әверелми халык бүрегә! Яраланган урамнарга карыйм— тәрәзләрдә гөлләр күренә. Матурлыкка сусау яшәгәндә әверелми халык бүрегә! Хушлашулар озакка сузылды— искә төшә ансы... монысы. Сөйләшәбез, шаяртып алабыз, ә кайчакта килә елыйсы. — Сезнең Казан—горур! Ярый әле күреп калдым йөрәк тузганчы... Ә син Грозныйта төзек чакта килә алмый калдың, кызганыч! Чакырсалар, жай тап һәм бар икән! Мөмкинлегең булса, үзең дә жаига якын дусларыңны чакыр. Сизәсеңме, юллар өзелә. Минем өем шундый матур иде Бирде, ахры. Ходай артыгын— бомба төште... Бер китапсыз калдым, кулъязмалар янды, архивым. Без котырган бүре авызына килеп кердек бөтен ил белән. Күпме кеше бүре тешен кайрый, ә шактые аңа бил бөгә... Күз алдыма гигант бүре килә. Кавказ тирәсендә авызы. Ак диңгездә бугай колаклары... Күзе кайда, мие явызның? Алгы тырнакларын тырпайткан да кайсы жнргә тора ул басып? Арткы саны кайсы тарафларга зтләр кебек сала тамгасын? Россиядә, әйе. бүре йөри, чирен аның тарих аныклар. Авызыннан Каф тавына тамды тимер бациллалар—танклар... ... һәм күзләргә минем карап тора шул бүренең шашкан күзләре. Үзгәрделәр минем хәрәкәтләр, сүзләрем дә бераз үзгәрде. Мин тирестән төшәремне уйлап, яшьли йөргән изге юлларда бүре авызына керә яздым. Ә бу юлы нәрсә уйларга? Нинди максат бәрабәренә мин килен каптым чирле бүрегә? Йөгерәсем килә барын ташлап, малай чакларыма, кирегә... Мин ялвармыйм бүре каршысында. һәм янамыйм аңа үзем дә. Бүре авызыннан без чнттәрәк, чагылсак та аның күзендә. Ул ак булып күренде бит башта... һәм куандык—килде Ак бүре! Әкият тәмам—халык күз яшеннән юылып төште аның акбуры. Юк. юк! Әверелми соры бүре беркайчан да батыр Егеткә... Мин бит хәзер аек акылымны хисләремнән алда йөгертәм. Ә шулай да йөрәгемә минем үтен керә алмый пошаман. Мин эле дә хәвеф-хәтәрләрдән исән чьи арыма ышанам