Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТАНБУЛ МӘКТҮБЛӘРЕ

Галиәсгар Камал
ӘДИПНЕН ҖЫЕНТЫКЛАРЫНА КЕРМИ КАЛГАН ӘСӘРЛӘРЕННӘН БЕРСЕ

Егерменче гасырның бу соңгы елы башында, ягъни гыйнвар аеның б-сында татар әдәбияты классигы, мәшһүр драматург, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 120 ел тулды. Әдәби иҗаты белән татар халкының рухи хәзинәсенә зур өлеш керткән, милли театр сәнгатебезнең нигезен салучылардан берсе булган әдипнең тормышы һәм иҗади язмышы, башка күренекле замандашларыныкы белән чагыштырганда, шактый бәхетле һәм хәвеф-хәтәрсез булган дип тә әйтергә булыр иде Әдәбиятның егерменче еллардагы үтә сул карашлы тәнкыйтьчеләре тарафыннан -либераль буржуа язучысы- дигән куркынычлы тамга сугылуына карамастан, тоталитар режим чорында драматургның шәхесенә һәм иҗатына әлләни артык каныгып бәйләнүләр булмый, дөресрәге - режим дәһшәтле тырнагын тәненә батырганчы ул үз үлеме белән дөньядан китеп бара, шул вакытсыз үлеме белән абруйлы исемен саклап та кала Шул сәбәпле аның әсәрләре дә басылудан туктамый, инкыйлабкача иҗат иткән классик драма, комедияләре сәхнәдән төшми өзлексез уйнала килә Үзе исән чагында ук аның ике томнан торган әсәрләр җыелмасы нәшер ителә, вафатыннан соң да калынкалын җыентыклары, томлыклары дөнья күрә. 1978-1981 елларда исә. тууына йөз ел тулу уңае белән, өч томлык -Әсәрләр- тупланмасы басыла Бу басманың беренче ике томына әдипнең барлык драма әсәрләре, инкыйлабка кадәр һәм инкыйлабтан соң язган шигырьләре, пародияләре (мәгълүм -Декламацияләр-е), кече күләмле сатирик комедияләре һәм эстрада әсәрләре тупланып, анда фәкать ике әсәр —һәдиятелсыйбъян- (-Балаларга бүләк-) дигән кечкенә шигъри әсәр белән егерменче елларда язылган бер пәрдәле - Корсын, балам, бу кала- пьесасы гына керми кала Мәгълүм булганча. Г Камал 1905 елдан алып гомеренең ахыргы көннәренә чаклы диярлек газета редакцияләрендә эшли, берничә ел дәвамында үзе дә газета һәм журнал чыгара, газета битләрендә, бигрәк тә үзе сәркатип булып эшләгән -Йолдыз- газетасында аның иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, халыкара хәлләргә багышланган, әдәби тормыш, театр сәнгате яңалыклары белән таныштырган йөзләрчә мәкаләләре басыла Бигрәк тә 1906-1908 елларда күп яза ул Мәсәлән. 1906 елны төрле газета битләрендә ГКамалның 43 исемдә мәкаләсе дөнья күрә. 1907 елда - 44. 1908 елда ■ 22. Шушы өч ел эчендә басылган йөздән артык мәкаләнең кырыктан артыгына өченче томда урын бирелмәгән Ягъни, торгынлык чорының идеологик кысаларына сыймый дигән сылтау белән, аларны томга кертүне кирәк тапмаганнар. Хәзер укучыларга тәкъдим ителә торган -Истанбул мәктүбләре- дә әнә шул -идеологик кысага сыймый* торган әсәрләр җөмләсеннән Моңа кем гаепле—заманмы, нәшриятмы, китапның төзүчесеме, яисә мөхәррирме? Монысы инде аерым сөйләшүне сорый торган мәсьәлә. Кыскасы. Г. Камалның -Истанбул мәктүбләре- дә әнә шулай, идеологик күзлектән чыгып, халыкта Төркиягә карата теләктәшлек хисләре уята күрмәсен дигән куркудан читкә тибәрелгән әсәрләрнең берседер Югыйсә, эчтәлеге белән анда бернинди куркырлык фикер дә. хәл-хәрәкәт тә юк. гади газета мөхбиренең сугыш хәлендәге илдән газета укучыларына җибәреп торган хәбәрләре Аның язылу тарихы болай. 1912 елның көзендә Балкан берлеге дәүләтләре (Болгария. Греция. Сербия. Черногория) белән Твркия арасында тарихта Беренче Балкан сугышы дип йөртелгән низаг башлангач. Казандагы -Йолдызгазетасының наши ре һәм .мөхәррире Әхмәтһади Максуди газета идарәсендә сәркатиплек вазифасын башкаручы Г Камалны Төркиягә махсус мөхбир (хәбәрче) итеп җибәрә. Русиядән әдип 1912 елның ноябрь ахырларында китеп (бу турыда -Йолдыз-ның 25 ноябрь санында хәбәр бирелгән). 1913 елның февраль башларына кадәр Истанбул шәһәрендә яши һәм Төркиядәге сугыш чоры вазгыяте, халкының тормышкөнкүреше, сугышка мөнәсәбәте, хөкүмәт даирәләренең эчке һәм тышкы сәясәте, төрле сәяси фиркаләр, аларның җитәкчеләре, үзара көрәшләре. Истанбул күренешләре, мәчетләр, музейлар, гаскәриләр һ 6 турында -Йолдыз- газетасына озын-озын мәкаләләр җибәреп тора Әдип Төркиянең төрле даирә кешеләре белән очраша, алардан интервьюлар ала. кәнеҗ төрекләр (яшь төрекләр) фиркасе •Иттихад өә тәрәкъкый-нең лидеры Әнвәр пашаны күрү өчен аның өенә бара, әмма өендә тота алмый, фәкать аның әтисе белән генә күрешеп сөйләшә. Г Камал Русиянең Төркиягә булган яна улы сәясәте турында. Көнбатыш илләре (Англия. Франция. Италия) белән яшерен иттифакка кереп, авыр икътисади һәм сәяси хәл кичергән Төркияне бүлгәләү. Истанбулны үзенә буйсындыру хыялы белән әвәрә килеп йөрүен дә сиздереп уза Әсәрдә бик күп тарихи исемнәр, шәһәрләр, географик урыннар, сугышлар телгә алына Журнал басмасында, табигый, алар хакында тәфсилле аңлатмалар биреп булмый Ахыр чиктә, кызыксынган укучылар алар турында теге-бу күләмдәге мәгълүматларны үзләре дә таба алырлар дип уйлыйбыз