Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗЛӘР, СҮЗЛӘР...

ШАГЫЙРЬ КӨНДӘЛЕГЕННӘН

Иң әүвәле Сүз булды Тәүрат китабыннан. Сүзне ничек яратам мин! Пабло Неруда үзләр... Сүзләр!... Яши-яши мин сезне чын-чынлап аңлый башладым, ахрысы... Чын күңелдән аңлый һәм ярата. Элегрәк мин сезне ишетә, әйтә, уйлый һәм яза гына белә идем. Ә хәзер мин сезне бөтен күзәнәкләрем белән тоям, күрәм, хәтта ки төсләрегез вә исләрегезне аера башладым шикелле... Алай гына да түгел: учыма алып сыйпый, иркәли, үлчәп тә карый алам сыман... Сезнең белән тәмам туганлашып беттем мин. Сүзләр!.. Сез—тере, сезнең үз дөньягыз, үз үлчәнешегез, үз кануннарыгыз һәм кагыйдәләрегез, үз холкыгыз һәм язмышыгыз да бар икән... Хәтта ки—үз дәүләтегез... ... Минем туган телемдә—дөньяда тәүге тапкыр “Әннә”, “Эттә” дип әйттергән газизләрдән газиз Ана телемдә—нинди генә сүзләр юк... Тамырлы һәм тәлгәшле, ялгызак һәм парлы, карт һәм яшь, чит һәм кардәш сүзләр... Йомры яки яссы, авыр яисә җиңел, озын вә кыска сүзләр, зур һәм вак сүзләр... Шома яки кытыршы, нурлы яки төссез, катлы-катлы яки ran-гади, бөртекле яисә кантарлы—тагын әллә нинди, әллә нинди сүзләр... Санап китсәң, очы-кырые күренми— Кояш кебек балкып торган нурлы сүзләрне күргәнегез бармы?.. Алар—балачак һәм мәхәббәт иленнән... Ә менә кайбер сүзләр караңгыда гына яши—яктыдан курка— Кайбер сүзләр татлы һәм баллы, бәлзәм кебек сихәтле һәм шифалы—кашыкка салып кына йотарлык. Ә кайберләрен сеңгер сыман чәйнәпчәйнәп тә йотып җибәрер хәл юк... Косасыны китергеч төче сүзләр күбәйсә, миләш кебек ачы сүзләрне дә тансыклый башлыйсың.. Яңа гына өзеп алган түтәл кыяры сыман сусыл, яисә кызган казан төбендәге талкан кебек коры сүзләрне дә очратырга мөмкин... Тимер чүкеч белән төеп-төеп тә ватылмый да, яньчелми дә торган каты сүзләр булган кебек, аз гына саксыз орынсаң да, бәллүр сыман уалырга гына торганнары да бар... Дөньяда “ачкыч" сүзләр бар— “йозак” сүзләр... Тылсымлы һәм гап-гади, үлчәүле һәм үлчәүсез, вакытлыча сүзләр һәм мәңгелек сүзләр— Күтәреп булмаслык авыр, шыксыз һәм иләмсез сүзләр булган кебек, куенда гына йөртә торган җиңел, ипле һәм җыйнак сүзләр дә була... Керпе кебек чәнечкеле, песи кебек йомшак, елан сыман чагып ала торган сүзләр дә яши... Шулай ук туп шикелле тәгәрәтеп җибәрерлек йомры сүзләр дә аз түгел... Ә менә тутык калай сыман салкын һәм кытыршы сүзләрне шагыйрьләр бер дә өнәми— Кайбер сүзләр оча, кайберләре йөзә, ә кайберләре... аксап йөри... Аксак-туксак сүзләр кайвакыт әрсезләнеп шигырь яки җырга кереп калырга тырышалар. Нәтиҗәдә, шигырь—туганчы ук һәлак була яисә гарип булып туа... Ара-тирә—шуышып яки сөйрәлеп кенә йөрүче ялкау һәм иренчәк сүзләргә дә “абынып сөртенгән" чаклар була... Аның каравы, вакыты-вакыты белән бары тик һавада гына очып йөри торган канатлы сүзләрне дә эләктереп алу бәхетенә ирешәсең.. Сүзләр гаҗәеп сыйфатларга ия. Ефәк җеп булып энә күзеннән үтә алырлыгы да, гигант корабларны якорь сыман ярда тотып торырдайлары да бар аларның.. Сүз авыздан чыпчык булып очып чыга да, кире әйләнеп кайтмый... Нәкъ менә җәядән атылган ук шикелле— Аларның кайсылары балта белән дә кырып бетермәслек эз калдыра, кайсылары С иртәнге чык тамчысыдай, кояш нурларында кибеп, парга әйләнә- “Әйткән сүз—аткан ук” дисәләр дә, тормышта бумеранг шикелле, усал сүзләр—явызлык булып, ә изге, яхшы сүзләр игелек булып кире кайтучан. Шуңа күрә дә халык “Яхшы сүз—җан азыгы, яман сүз—баш казыгы” дип юкка гына әйтмәгән. Сүзнең кеше күзенә бәрелеп торырлык зур-зур хәрефләр белән диварларга яки капкаларга язып куела торганнары да, йә булмаса, күз карасыдай саклап, чит-ят күздән бик нык яшереп, йөрәк түрендә генә йөртә торганнары да була. Бер-берсенә ут белән су, яшәү белән үлем, көн белән төн шикелле капма-каршы сүзләр дә, яки, киресенчә, бер-берсенә ярдәм итеп, көч-куәт биреп торганнары да шактый. Сүзләр тәмам бер могҗиза... Аларның төсе дә, исе дә, тәме дә, хәтта ки җаны да бар бугай... Кемдер бәлки: “Йә, арттырма инде ул кадәр сүзнең нинди җаны булсын?!”— дияр... Юк шул, һич тә арттыру түгел, аны шагыйрьләр бик шәп беләләр— Дөрес, бөтен кешегә дә аны сизү сәләте бирелмәгән... Дөньяда бит яңа пешкән арыш ипиенең исен тоя белмәүчеләр дә очрый... Яисә аллы-гөлле салават күпере төсләрен аера белмәүчеләр дә... Сүзләрнең кайберләре—урамда, ә кайсыберләре өйләрдә генә яшн. Дөресен генә әйткәндә, аларның яшәмәгән җире дә юк. Бәгъзе сүзләр фәкать ташка гына уела. Әүвәл заманнарда Сүз бик кадерле булган, шуңа күрә ташка уелган. Хәзер исә кайбер сүзләр кәгазьгә дә ятмый, телгә дә, колакка да, йөрәккә дә. Ә менә кайбер сүзләр күзләргә генә языла— Күргәнегез бардыр, кайчак кешеләр күзләр белән генә сөйләшә... Шул ук вакытта кесәдә генә йөртә торган сүзләр дә була. Алар “сүз эзләп, кесәгә кергәндә", әзер булып торсын өчен кирәк. Сүзләр җиде кат җир астына да үтеп керә, җиде кат күкләргә дә барып җитә. Әмма бик күп сүзләр бүгенге көндә хәле беткән карт-корыдай, архивларда—калын- калын китаплар һәм кулъязмалар, борынгы басмалар эчендә йокымсырап яталар... Төрледән-төрле сүзлекләргә кереп яшеренгәннәре дә хәтсез... Ихтимал, әле без белмәгән бик күп сүзләр тирән җир асларында, тузанлы чормаларда, хәтта ки ерак әбибабаларыбызның инде эзе дә калмаган каберләрендә дә әрәм булып яталардыр. Бар, син аларны табып кара!.. Шулай да, югалган, онытылган сүзләр әледән-әле табылып та тора. Хәтер сандыкларында бик озак ятып, күксеп-күгәреп беткән сүзләрне кояшлы җилгә чыгарып элсәң, алар кабаттан яңарып, сафланып һәм яшәреп китәләр. Телгә, җырга, тарихка кереп калган сүзләр барыбер үлми, юкка чыкмый... Аларны каен суыдай тамчылап, яисә энҗе кебек бөртекләп җыярга да, җыярга кирәк... Күзнең явын алырлык, хәтта ки яңа ел чыршысын бизәрлек уенчык сүзләр дә була... Алар, гадәттә, бәйрәмнәрдә бик тә кирәк булып чыгалар. Балаларга ялтыравыклы шарлар ничек кадерле булса, өлкән кешеләргә дә шундый уенчык сүзләр бик тә кирәк, бик тә тансык... Без һәммәбез дә күңелне күтәрә торган уенчык сүзләргә мохтаҗбыз. Аларны вата күрмик, кирәк чагында—сәбәпсезгә боегып, эчебез пошкан көннәрдә берберебезне шундый сүзләр белән юатыйк... Ә менә энҗе-мәрҗән, җәүһәр-якут. зөбәрҗәт-фирүзә сыман асылташларны хәтерләтеп торган кыйммәтле, затлы сүзләрне кая куярга?! Андый сүзләрне, ихтимал, муенса итеп тезеп, иң кадерле кешеңә— әниеңә, сөйгән ярыңа, сөекле туташлар һәм ханымнарга бүләк итү—буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәттер... Андый сүзләрне борчак кебек сибәргә дә, чиләкләп түгәргә дә мөмкин түгел... Андый асыл сүзләрнең урыны—патша сарайлары, затлы мәҗлесләр, искиткеч бай даирәләр, дип кенә уйлый күрмәгез... һич тә алай түгел! Андый сүзләр мәңге-бакый шагыйрьләр йөрәгенә төпләнеп калган... Әмма җирдә тупас, яман сүзләр дә бертуктаусыз үрчи, арта бара. Гадәттә алар караңгы һәм тынчу йортларда, чүп баскан тузанлы тыкрыкларда, яисә тимер рәшәткәле шомлы тәрәзәләр артында, канлы сугыш кырларында азалар, нәфис һәм гүзәл сүзләргә каршы көрәш ачарга көч туплыйлар, йогышлы чир сыман бөтен дөньяга таралырга ният коралар... Кызганыч, Җирдә илаһи сүзләрнең дошманнары бик күп. Шуңа күрә дә якты, нурлы сүзләр әшәке һәм явыз-яман сүзләр белән гасырлар буе көрәшеп яшиләр. Җирдә бик күп шагыйрьләр изге, гадел сүзләр хакына үз гомерләрен дә корбан иткәннәр Әйе, серле дә, хикмәтле дә ул сүзләр.. Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар ә бер ишеләре язгы ташкын кебек ургып агалар Кешенең гомере буена хыялында гына йөрткән, еллар буе кызыктырып, үкендереп-әрнетеп торган, әмма бер генә тапкыр да иреннәренә килеп куналмаган, бер генә тапкыр да әйтеп тә, ишетеп тә карамаган изге-тансык сүзләр дә була. Тумыштан ата-ана йөзен күрмәгән ятимнәр яисә үз гомерендә бер генә тапкыр да мәхәббәт тәмен татып карамаган бәндәләр нәкъ менә шундый сүзләргә мохтаҗ булып яшиләрдер... Безнең арабызда ашап туймаслык тәмле ризыклар пешерә белә торган затлы кешеләр—ашбазлар яши. Аларның тәм тою сәләте искиткеч көчле була, һәм—чама хисе... Шундый асыл кешеләр белән сөйләшеп тә, сыйланып та утырганым булгалады... Кызык хәл, алар сүзгә дә бик оста, җор телле булып чыгалар. Сүзнең тәмен беләләр, зәвыгын аңлыйлар... Ә бит шул ук дөньяда тозлы яки тозсыз сүз сөйләп йөрүчеләр дә бик күп. Әйләнә-тирәдә сүз боткасы пешерүчеләр дә җитәрлек. Күбегезнең “ашап” та караганы бардыр: ул бик тиз туйдыра, өстәвенә тәмсез дә... Андыйларны тыңлап торсаң—туры килә бит—яки укый башласаң (укып бетерергә, әлбәттә инде түземлегең җитмәячәк...), камыры уңмаган, чиле-пешле бәлеш ашаган кебек буласың. Аш-су дигәннән, сүзләрдән аш та, пәрәмәч тә пешереп булмый, әлбәттә. Аның каравы, халыкта “Сыйламага сыең булмаса—сыйпамага телең булсын”,—ягъни сүзең булсын дигән бик зирәк әйтем дә йөри. Әйе шул: сүзләр ризык кебек татлы да, ачы да, төче дә була. Шифалы сүз—тәнеңә дә, җаныңа да бер дәва. Ә тәмсез сүзләр каныңа тоз сала, агулый, ачу-таш булып бәгыреңә утыра... Гомумән, хикмәтле сүзләр хакында да, тел турында да гыйбрәтле мәкальләр һәм әйтемнәр бик күп безнең татарда. Алар кырда да, өйдә дә, базарда да, юлда да, сугышта да, тынычта да туып кына торганнар.. Аларны әлеге дә баягы сүз тәмен белгән бай телле затлы кешеләр чыгарган. Безгә аларның исемнәре, ияләре дә билгеле түгел. Хәер, бүген инде моның әһәмияте дә юк... Әйе, ияле сүзләр дә, иясез сүзләр дә йөри халык арасында. “Сүз иясе белән йөрми” дип акланучылар да була әле... Киресенчә, иясеннән башка бер адым да атламый торган сүзләр дә юк түгел... Әмма, барыбер, аерым сүзләр беркемнеке дә түгел. А\ар үзеннән-үзе йөри торган Киплинг мәчеседәй, үзләренә үзләре генә хуҗа булып, үз иркенә яши бирәләр... Ияләштерә аласың икән, ияләштер! Буйсындыра алсаң, буйсындыр!—Әнә шул “үзирекле” сүзләр кем йөрәгенә килеп керә, шуңа охшый башлый да инде... Гомумән, сүзләр кешеләргә бик тә охшаш. Холыклары һәм асылы белән. Ипле, рәхәт сүзләр белән атлавы да җиңел. Ә кырыс, тупас сүзләр сине богаулый, адымыңны авырайта, эшеңне артка җибәрә, хәтта ки аяктан ега... Кешеләр бәхетле һәм ачык йөзле сүзләрне кунак көткәндәй, зарыгып көтеп алалар. Әмма, кайбер кунаклар кебек, бәхетле сүзләрнең дә килми калган очраклары була... Сүзләр кеше теленә килеп керү белән, “коры сүз”булудан туктыйлар. Һәрбер сүзнең үз энергиясе була. Мин үзем, фәнни тел белән әйткәндә, сүзләрдә семантик, фонетик һәм график энергия тупланган, дип саныйм. Сүзнең энергиясе, әлеге дә баягы, сүзләрнең шул тылсымлы куәте, аларга таш-таулар җимерергә сәләтле көч-җегәр бирсә, шул ук энергия аларны нечкә гөлләр һәм тук башакларны гына тибрәтерлек йомшак җилдәй назга да әверелдерә. Сүзләр нәкъ менә адәм балалары шикелле, төркем-төркем булып та, ялгызак булып та яшиләр. Бер гаилә булып яшәүче сүзләр дә була. Алай гына да түгел, Җиһандагы барча-барча сүзләр, Җир шарының төрле кыйтгаларына төпләнеп, милләт-милләт, халык- халык булып та яшиләр. Хәер, кайбер сүзләр үз милләтләре белән генә чикләнмичә, бик тә аралашучан һәм актив булулары сәбәпле, еш кына бүтән халыкларга да үтеп керәләр һәм аларга да хезмәт итә башлыйлар. Ул гынамы: кайда күбрәк файда китерүләренә карап, сүзләр төрле сыйныфларга, касталарга һәм төркемнәргә дә бүленеп бетәләр... Бал кортлары кебек күче-күче белән оешып яшәгән сүзләрдән аермалы буларак, бер ялгызы, мөстәкыйль рәвештә көн иткән сүзләр дә бар... Аның каравы, бөтен җирдә гел янәшә, бары тик парлап кына йөри торган сүзләр дә аз түгел. Андыйларны бер- берсеннән аерсаң, рәнҗи, үпкәли, хәтта сүз булудан туктый... Ә кайбер сүзләр, киресенчә, бер-берсен яратмыйча, бер-береннән читләшеп качып ук китәләр. Аларны янәшә куйсаң, һич кенә дә килешмиләр, үзләренең ялгыш кына бергә туры килүләренә көч-хәл түзеп торалар. Кайвакыт үзара ярашмаган сүзләр адашып шигыреңә килеп керәләр дә, юка нәфис тукымадан тегелгән җиңел күлмәккә калын җеп белән тагып куелган иләмсез һәм тупас төймә шикелле, чекерәеп күзгә бәрелеп тора башлыйлар. Аларны җәһәт кенә өзеп атасы килә. Ә кайбер сүзләр нәкъ киресе: әйтерсең лә, бер-берсенә гашыйк егет белән кыз диярсең. Алар берберсен эзләп йөри, бер-берсеннән башка яши алмый башлый. Үзара гармониягә сусап, ул сүзләр җыршигырьләрдә кавышалар, бер-берсен эзләп табышуларына мәңге канәгать һәм разый булып, һәркемнең җанын иркәлиләр, күңеленә хуш киләләр һәм телдән-телгә күчеп гомер итәләр. Андый сүзләр яшел үлән арасыннан күзне кызыктырып җемелдәп торган кып-кызыл каен җиләкләре сыман, яисә яшькелт- зәңгәр диңгез дулкыннарына орынып-орынып очкан акчарлаклар кебек, үзара бик тә камил, зәвыклы булып ярашалар, тәңгәлләшәләр, мәңге аерылмаслык булып берегәләр. Шуңа күрә сүзләрнең холкын-фигылен өйрәнергә, белергә кирәк... Әйтәсе дә юк, сүзләр гаҗәеп серле вә четрекле “халык". Алар белән бик сак эш итсәң генә... Югыйсә алар синнән үч алырга да күп сорамый. Дөньяда бернинди авызга да, бер генә каләмгә дә буйсынырга теләмәгән артык горур һәм бәйсез сүзләр дә очраштыргалый. Әлеге азат һәм хөр сүзләр нигәдер кешеләрдән ераграк торырга яраталар. Аларны читлекләргә бикләп тә, сандыкта яткырып та булмый. Кызганыч, шундый хөр сүзләрнең дә, заманына карап тоткынга, әсиргә әйләнүе ихтимал. Яшәү шартлары, тормыш кануннары үзгәреп тора, һәм сүзләр дә, нәкъ кешеләр кебек, моны бик тиз сизеп алалар. Дөньяларның асты-өскә килгән дәверләрдә кайбер сүзләр дә “кулга алына”, йозакка бикләнә, җиргә күмелә, утка ягыла, беркем яшәми торган бушлыкларга—сөргенгә сөрелә, зинданнарга ябыла... Андый чакларда хөр сүзләр палачлардан куркып, изге һәм батыр йөрәкләргә кереп яшеренәләр һәм дөньяга нәфрәтле, сагышлы күзләр аша карап тора башлыйлар... Әмма, барыбер, беркөн килеп, алар иреккә чыгалар, язгы ярсу кар сулары шикелле, иркен болыннарга ургылалар, мәйданнарга, урамнарга ашыгалар, ярларыннан ташып агалар. Аларны тоткынлыкта озак тотып булмый! Хөр вә Чын сүзләр, бөтен киртәләрне ватып-җимереп, тимер пәрдәләрне кубарып, биек коймаларны аударып, ниһаять, иреккә чыгалар һәм үз урыннарына әйләнеп кайтып, өряңадан үз эшләренә керешәләр. Патшалар алмашынса да, әлифбалар, акчалар үзгәреп торса да, чын сүзләр үзгәрмиләр, алар мәңге үзләре булып калалар... Шулай да вакытына карап, үзенең төп асылын бик тиз үзгәртүчән, тотрыксыз һәм умырткасыз сүзләр дә яши бирә. Алар гүя җил уңаена гына хәрәкәт итәләр. Шулай ук аларны базарларда сатарга һәм сатып алырга да мөмкин. Сатлык сүзләр бигрәк тә төрле фиркаләрне, аеруча сәясәтчеләрне үз итәләр, инде килеп кайбер гәҗит битләрен яратучан булалар. Аларның бәясе дә әледән-әле үзгәреп тора. Сүз җегәрен, сүз тәмен ифрат нечкә тоючы сүз “дегустаторлары" гына аларны бер ишетүдә танып ала. Безнең арабызда яңа туган “бала” сүзләр һәм меңьяшәр “карт" сүзләр дә яши. “Аксакал" сүзләр нарасый сүзләрне тәрбияли, дөнья белән таныштыра, кешеләр теленә кертеп, сыный, утка-суга салып чыныктыра. Әлбәттә, яңа сүзләр көн саен туып тормый... Мөгаен, җирдә менә шушы мизгелдә дә, туам-туам дип торган сүзләр бардыр... Әлегә аларның авазлары да, формасы ла, кем әйтмешли, “исе” дә юк. Әмма алар, һичшиксез, Телебез карынында яралып ята... Күп кенә сүзләр сине дус итә, ярата, кирәк чакта эзләп интекмәсен дигәндәй, гел яныңда булырга тырыша. Ә кайберләре исә бик тә ялындыручан һәм киребеткән, иң кирәк чагында табылмыйча йөдәтә, эзләтә, тәмам аптыратып-тинтерәтеп бетерә. Ә үзләре соңыннан, кирәге беткәч кенә, әллә кайдан “ялт" итеп килеп чыгалар да, әрсез чебен күк, тирәңдә безелдәп очарга тотыналар! Ачуны китерәләр хәтта. Ләкин мин аларны кумыйм, кыерсытмыйм—йөрсеннәр шунда, алар да сүз ич... Бөтен сүзләргә дә кадерле һәм кыйммәтле генә булып бетәргә димәгән лә... Нишлисең бит, тормышта кеше гомеренә тиң бәһасез сүзләр белән беррәттән, кайчак сукыр бер тиенгә тормаслык сүзләргә дә урын табыла. Хәлбуки, сүзнең бәясе күбесенчә аның иясе, урыны һәм вакыты белән билгеләнә Кайбер сүзләрдән шулкадәр туясың ки, хәтта качып китәр дәрәҗәгә җитәсең. Сатып та, бүләк итеп тә, бушка биреп җибәреп тә булмый үзләрен. Алар сиңа чат ябышкан. Урлап китүче дә юк ичмасам... Ә менә сирәк очрый торган асыл сүхләреңне урлап-йолкып китүчеләр бик тиз табыла. Ат карагы Шәкүрне ишетеп белмәгән кеше юктыр. Энә карагы дигән бик матур бөҗәкләрне дә күреп беләсездер. Ә кесә карагына очрарга язмасын... Сүз карагы да булуын гади кешеләр белеп тә бетерми торгандыр әле... Аны сүзләр белән “эш итүчеләр" бик яхшы бела.. Дөньда сүз караклары ай-һай күп... Ярый әле, урланган сүзләр дә, сатылган сүзләр шикелле үк, үхләренең чын хуҗалары турында әллә кайдан кычкырып торалар. Малның да бит урланганы, үз хәләл көчең белән табылмаганы әллә кайдан күзгә бәрелеп торх.. Сүзләрне, әлбәттә, саклык кассаларына салып булмый. Әмма аларның да бәясе нәкъ менә акча шикелле әледән-әле үзгәреп тора, ягъни инфляциягә дучар була. Әле ярый, кешеләр сүзләрне саклык кассаларында тотмыйлар. Юкса көтмәгәндә, бер көн килеп, аларның бит бер сүзсез калулары да бик мөмкин... Хәер, без саклык акчаларыбыз эреп югалгач та, бер сүзсез калдык... Күрәсез, акча белән сүзләр арасында да охшашлык бар бугай... Акчасыз калсаң да, телсез калсаң да, күп нәрсәләрдән коры каласың... Шуңа күрә без сүзләрнең бәясен арттыру әмәлен табарга тиешбез. Валюта булып йөрерлек алтын сүзләр кирәк!!! Акчаны бурычка алып торган кебек, кайвакыт кешеләр сүзләрне бүтәннәрдән әҗәткә дә алып торалар. Ләкин соңыннан инде шул сүзләрне чын хуҗаларына кайтарып бирергә “оныталар". Сүзләрне бурычка биреп тору да, үзең әҗәткә алып тору да, шулай ук алар белән сату итү дә затсыз кешеләргә хас сыйфат... Сүзләрне саклык кассаларында саклау мөмкин булмаса да, “сүзләр банкы”н булдыру гаять зарур. Мин үзем төрледән-төрле сүзлекләрне әнә шундый сүзләр банкы дип саныйм. Яисә—компьютерлар... Дөрес, соңгыларына килеп эләккән сүзләрнең язмышы нәрсә белән бетәр—киләчәк күрсәтер... Әмма ләкин компьютер ярдәмендә шигырь язучыларны мин аңлый алмыйм инде. Чөнки чын хисләр белән сугарылмаган җансыз сүзләрне бер-бер артлы тезеп кенә кеше күңелен дулкынландырып була микән?! Мәгълүм ки, “ут белән шаярма”, дигәндәй, сүз белән шаяру да беркайчан да юньлегә алып бармаган... Сүзләр алар бик шәпләп үч алырга да сәләтле интернетка теркәлгән “ясалма акылың” да коткармас... ... Без менә шулай гомер буе сүзләр белән аралашып яшибез. Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала... Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке һәм һәммәбезнеке дә. һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы... Бу дөньяда изге, якты сүзләр белән дус-тату булып яшәсәң иде! Кайвакыт минем салават күпере төсле аллы-гөлле сүзләр уртасында каласым килә. Алар мине җитәкләшеп уртага алсыннар иде дә, ямьсез, төссез, салкын һәм сатлык сүзләрдән ышыклап, саклап торсыннар иде. Миңа гомерем буе бары тик тере сүзләр арасында гына яшәргә насыйп булса иде... Моның өчен мин шул гүзәл сүзләрне эзләргә, табарга һәм бүтәннәр өчен дә саклап калырга тиеш... Югалтмаска! Аларны кадерләп тотарга, хисләр бишегенә салып тирбәтергә, ефәк яулыкларга, ак сөлгеләргә, саф күңелләргә шигырь итеп чигеп калдырырга кирәк. Урманнан да, болыннан да, базардан да, диңгез төпләреннән дә, йолдызлы күктән дә, кешеләр күңеленнән дә энҗе кебек бөртекләп, тамчысын да, валчыгын да әрәм итмичә, җыярга да, җыярга!.. Бу дөньяда адәм балаларын сүзләр каршы ала һәм соңгы юлга да сүзләр озатып бара... Сүзләрдән башка дога укып та, изге теләкләр теләп тә булмый. Сүзсез шигырь дә язылмый... Сүзләр кешегә һава белән су, икмәк белән тоз, Кояш белән Мәхәббәт кебек кирәк!.. Сүздән башка Тел дә, халык та юк. Сүзләр миңа әби-бабаларымнан мирас булып калган. Рәхәттә дә, михнәттә дә Сүзгә мохтаҗ без, Сүз ул Ата-Анага да. Балага да бер үк дәрәҗәдә кадерле. Сүзләр игенчегә дә, фәйләсуфка да хезмәт итә. Яхшы сүзләр бөтен кешегә дә кирәк, яман сүзләр беркемгә дә кирәкми... Сүзләр әле кешеләргә генә түгел, кошларга да, җәнлек-хайваннарга да, чәчәкләргә дә кирәк... Кереш сүзләр булган шикелле, йомгак сүзләр дә була. Тәүге сүзләр булган кебек, соңгы сүзләр дә көтеп тора... Алар гадәттә соңгы сулышта яисә хөкем алдыннан әйтеләләр... Әмма мин әле бүген соңгы сүземне әйтергә җыенмыйм... Бары тик йөрәгемнән чыккан шушы хисләремә, язганнарыма йомгак ясарга гына җыенам. Минем әле ишетер сүзләрем дә, әйтер сүзләрем дә бетмәсен иде... Телемдәге изге, хак сүзләрдән мәхрүм итмә мине, Ходаем! Минемчә, иң әүвәле Сүз булган кебек, иң соңыннан да Сүз калыр... Сүзләр... Сүзләр... Сез—минем Мәхәббәтем... Сез—бөтенесе дә... Сез—миннән башка да яшисез, ә мин сездән башка яши алмам. Ләкин мин дә сезгә кирәк! Чөнки мин дә—сезне саклаучыларның берсе.. Сезнең хакта язучылар бик үк күп түгел, ә менә сездән башка беркем дә берни дә яза алмый... Сүзләр үзләре турында үзләре сөйләп тора, әлбәттә. Әмма аларның да бездән яшерен серләре бар. Без гомер буе шул серләрне ачарга омтылып яшибез... Сүзләр, мин сезне ничек яратам!.. Мин сезгә бурычлы. Минем телем дә, каләмем дә гомерем буе сезнең кануннарыгызга итагатьле булып калыр... Сез мине үз кадерегезне дә, тормыш кадерен дә аңларга өйрәттегез. Рәхмәт сезгә, сүзләр! Дөньядагы барлык-барлык сүзләр арасында минем дә үз сүзләрем бар... Газизләрдән газиз ӘткәмӘнкәм теле—Бөек Татар телендәге сүзләрем—Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсын иде дә, җиһандагы барлык кешеләрне бары тик гүзәллеккә һәм изгелеккә генә өндәп торсыннар иде!.