Логотип Казан Утлары
Шигърият

Асыл курай

Тау куенында, кояш иркәсендә кура үсә. пешә, турая Чын курайчы аннан курай уя. Әверелә кура курайга.. Курай дисәм. Еникине уйлыйм Улнәкъ кеше курай! Үзе лә! Аның ипле, кайнар сүзләре дә Курай моңы булып тезелә. Аксакаллар бөек сер шикелле— Әйтик кошнын нурга кунышы Гүя алар уйчан курай сыман— Җирнең дымы, күкнең сулышы! Зөлфәт Әмирхан Еники үзенең җәмәгате Наҗия ханым белән. Берчак башкорт курай тарта иде. Күз төшердем әдип-морзага— Аңламадым, Кураймы соң әле, Еникиме әллә моңлана? Асыл курай асыл булып калыр... Бәхәсләшмик... Ни ул? Кемнеке? Әнә! Курай тарткан сыман яза, Яши безнең морза— Еники! Күз алдында—ак кылганлы дала, Җиз кыңгырау—күркәм дугада, һәм Ак әби килә... Укыйсын да— Яшиселәр килә дөньяда! Дугадагы кайтмас шул кыңгырау Мең сагышлар жаңда кабыза... Пеше курай гына түгелдер бу! Кеше—курайдыр ла Бу морза! ... Кызганам мин бездән соңгыларны— Сәер Алар кичәр дөньялар. Бу кыңгырау чынын ишетмәс тә, Ишетсә дә тоймас бит алар! Буталчыкка бик тиз ияләштек, Аларга тик туры юл ятыр, Пеше курай түгел. эшле курай Аларга үз көен уйнатыр. Аларга үз көен уйнатыр да, Әллә нинди көйгә биетер, Тимер курайларның тимер көе Яшәешне дер-дер селкетер. Аксакаллы туры килде язмыш... Безнең гомер монда үтәчәк, Шушы моң бетәрме? Бетә икән. Димәк, дөньясы да бетәчәк. Юк, ышанып булмый! Сүнәр көннәр Килмәс... Казан төнен кабыза. Асыл курай булып, милләт өчен, һаман моңлан, Еники морза! 21 декабрь, 1998 е