Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПӘЙГАМБӘР

Өлкән яшьтәге укучылар хәтерли булыр, моннан утыз еллар элек “Казан утлары”нын берничә санында язучы Гариф Гобәйнең “Коръән серләре” дигән китабының журнал варианты дөнья күргән иде. Матбугатта дингә каршы көрәшнең беренче зур дулкыны узган булса да, ярты гасыр буена "коммунизм төзүчеләр” аңыннан Иман тамырларын йолкып бетерә алмыйча гаҗиз булган хакимиятләр, кабат жин сызганып, яңа һөҗүмгә күчкән чор иде бу. Аннан соң әлеге хезмәт жимеше Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып га чыкты, соңыннан журнал редакциясе укучылар язган күпсанлы хатларга авторның шактый күләмле җавабын да урнаштырды. Кызганычка каршы, каләмдәшләре һәм якыннары Гариф аганың үзенә бу китабы хакында тискәре сүз кузгатырга базмадылар шикелле, ә бит, турысын әйткәндә, җәмәгатьчелек (мин монда тулаем халыкны күздә тотам, партия һәм номенклатура әһелләрен түгел) фикере һич тә уңай түгел иде... Атеистик темага лекцияләр укып көн күргән берничә шома кәсепчене исәпләмәгәндә, мәдәни ядкяр буларак кына да изге саналырга тиешле Коръәнгә тел ягу Иман кәлимәсенең әлифен таяк дип тә белмәгән, ошбу дөньядагы һәр нәрсәне материалистик күзлектән карап аңлатып була, бүген булмаса иртәгә булачак дип ышанган (ә мондый ышануны логик дәлилләү мөмкин түгел, чөнки ул өмет кенә) самими матдиюннарны (материалистларны) да сагайтты бугай. Акыллы кешеләр дәшмәде, куркаклар ләм- мим, әлбәттә. Мина бер танышым, мәчет әһеле, әле ул вакытларда яшь кеше. "Коръән серләре” китабын кухнясында яндыруы турында сөйләгән иде Анын гадәттә тыныч күзләрендә шул мизгелдә кабынган зәһәр ут шәүләсен күреп, мин хәтта сәерсенебрәк тә киткән идем. Гариф Гобәй үзенен ни дәрәҗәдә хаксыз һәм гөнаһлы булуын белмәгән көенчә китте Инде нәшрият планына кергән китабының яна басмасын әзерләп жилкенеп йөргәндә, кинәт кенә сәяси жилнен башка якка авышып, "Коръән серләре”н дөньяга чыгару эшенен туктатылуы анын өчен авыр булгандыр. Ул заманнарда татарның чит илләр белән элемтәсе юк чамасында булса да, Ислам дөньясының бездәге вәзгыять һәм матбугат белән кызыксынып торуы сизелә иде Мәсәлән, могтәбәр К. 3 Хәмзин һ. блар төзегән “Гарәпчә— татарча—русча алынмалар сүзлеге” басылып чыккач (Татарс Фән һәм дин тан китап нәшрияты. Казан. 1965), бу уникаль китапның Шәрекъ илләрендә унай бәяләнүе безне нәшрият хезмәткәрләрен, әлбәттә, куандырмый калмады Ә менә 'Коръән серләре ' белән башкачарак килеп чыкты.Хәтерем ялгъпнмаса, Мәскәүдәге Алжир илчелегеннән, ихтимал, башка мөселман итчелекләреннән дә булгандыр, протест сүзләре кремльдәге ин югары даирәләргә ирешеп, алар безнен куштан өлкә комитетына әлеге китапны кабат басмаска дигән катгый күрсәтмә биргәннәр дип ишеттек Шул рәвешле. Коръәнне пычратырга дип әзерләгән дегет лагунынын кирәге калмачы Ләкин “Коръән серләре” китабы барыбер татар күнелендә бер төер булып калды Бу китаптагы тәнкыйтьтә, асылда, яна нәрсә таба да алмыйсын, ул Коръәнне инкяр итүче башка хезмәтләрдән фәкать жирлс шартларга яраклаштырылып, татарча усал сүзләр кулланылуы, урам бәхәсенә якын өслүбе һәм тональлеге белән генә аерылса аерыла торгандыр. Шуңа күрә “Коръән серләре” китабына анализ ясал, янлагы "хакыйкатьләрне" фаш итү бүген артык эш булыр иле дип саныйм Мин, егерменче гасыр азагында, гади татар язучысы, мәчет манаралары киселүнең Шаһиты, дини белем алудан мәхрүм калган буыннар вәкиле буларак, Мөхәммәд Пәйгамбәр турындагы уй-фикерләремне шушы ук "Казан утлары" журналына тәкъдим иткәнче озак кына икеләнеп йөрдем Рәсүл турында, аны ничек күзаллавым турында язарга минем хокукым бармы9 Мин бит ана бик әйләнеч юллар белән килдем Моннан бср-икс ел элек Пәйгамбәрнең балачагы турында әдәбиләштерелгән әсәр язарга тәкъдим булгач, мин: "АйҺай, мона минем хакым юктыр",—дип баш тарткан идем Мин бик ихтирам итә торган могтәбәр бер затнын, күзләремә карап "Бар, бар. "—дигән сүзләре дә мине какшатмаган иде Мин бүтен дә Рәсүл турында роман язуны кирәксез бер эш, гөнаһ дип саныйм һәм. гомумән, тарихи роман дип атала торган җилбәзәк жанрга, чынбарлыкны бозганы, исәпссз-сансыз яна мифларны җилдән тудырганы өчен, тискәре карыйм Бу эшкә җөрьәт итүемнең ин төп сәбәбе, ихтимал .башкадыр Ил тагын болгавыр чор кичерә Алай гына да түгел, Илел-йортта бүген тагын өрәк йөри—коммунизм өрәге Ельцин әфәнденең ярым-йортылы демократиясе ул кызыл өрәкне мәнге баш калкытмаслык итеп күмеп ташлый алмады Өлкә комитетлары ишегенә йозак элеп кенә миллионлаган коммунист Шариковлардан котылып булмады Асылда алар үз позицияләрен бирмәделәр, ин мөһим җитәкче постларын саклап калдылар, хәтта демократия җимешләреннән беренче нәүбәттә алар авыз итте Хосусыйлаштырудан безнен кесәләр такырайган вакытта аларныкы к.итынайды. хәтта диссертацияләр яклап, доктор, академик булып беттеләр Алар кабат хакимияткә үрмәлиләр Менә шунда инде без коммунистларның билгеле бер идея тарафдарлары булудан бигрәк, билгеле бер психологик тип әһелләре—ертлач, хәйләкәр һәм мәкерле кешеләр булуын ачык күрдек. Коръән андыйларны "адәми шайтаннар" дип атый Коръән белгече."Тәфсир Ногмани"нын соңгы басмасын әзерләп дөньяга чыгарган Мөфлихун Арыслани хәзрәт Адольф Һитлср, Владимир Ульянов, Иосиф Жугашвили кебек тарихта яман эз калдырган бәндәләрне шундый адәми шайтаннар исемлегенә кертә һәм ул хаклы Бүзен безгә адым саен эрслс-ваклы шайтани шәхесләрне очратырга туры килә һәм. аянычка каршы, бүтен алар гадәттә көчлерәк Тормышлар авырайган саен аларныкы җиңеләя, һәрхәлдә алар шушы тормыштан ләззәт табалар Шунысы аяныч, әле кичә генә коммунистларны хөрәсән ялкавы гына сүкми иде. бүтен исә совет чорындагы мәҗбүри хезмәткә һәм хәтта концентрацион лагерьлардагы миллионнарча кол хезмәтенә нигезләнгән авторитар системаны сагынып искә алучы беркатлы адәм балалары күбәйде Алар дөньяны рәтләргә тырышкан демократларны “дерьмократлар дип сүтәләр, ә коммунистлар, астыртын елмаеп, .шарны өстереп тора Гөнаһ дигәннән. Кешеләр үзләре уйлап чыгарган җинаятьләр һәм аларны кылган өчен янә үзләре тапкан җәза турында төшенчәң булу гына җитми бу дөньяда Борынгы китапларда—Библиядә, Инжилдә, Зәбурда һәм, беренче нәүбәттә. Коръән Кәримдә ачык әйтелгән мәңгелек васыятьләр идарә алмашынган саен үзгәреп тора торган җинаять кодексларыннан яки әлеге дә баягы коммунизм төзүченең мораль кодексыннан олырак һәм югарырак, чөнки гөнаһ төшенчәсе чынлыкта әсаси төшенчә Әсас и дигәндә мин анын табигый, илаһи, төп нигез булуын, түрәләр уйлап чыгарган канун түгеллеген кү здә тотам Гөнаһ төшенчәсе булган бәндә иманга һәм әхлакка бер .«дым якынайган була Коммунистлар—адәми шайтаннар— "гөнаһ" дигән төшенчәне белмиләр, алар һич тә ГОМУМИ бәхет өчен көрәшүче изге жаннар түтсл, һәркайсы үзен генә кайгырта, үз файдасын гына каера торган бәндәләр алар. Хакимият башына менә калсалар, тагын мәчетләрне тартып алып, халык яшь аралаш әйткәнчә, янә ‘сөннәткә утыртачаклар” алар. Аларны кем тыяр? Нәрсә тыяр? Ничек тыяр? Ислам философиясенә эчкәре керә барган саен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бөек шәхес булуына, чыннан да җир йөзенә анын бик вакытлы—адәмнәрне гөнаһ баткагыннан йолу һәм пакьлау өчен килгәнлегенә ныграк ышанасын Минем бу язмаларым, әлбәттә, мөкәммәл түгел. Алар.мәгьлүм дәрәҗәдә, минем кул астымдагы чыганакларның һәм тормыш тәҗрибәмнең каршылыклы булуын да чагылдыралар. Мин теге яки бу фактны бәяләүдә сукыр хискә бирелмәскә тырыштым, чөнки нәрсәнең булса да хакыйкый дөреслеген тикшерүче мөхәкъкыйклар шикелле иманнын хаклыгына берсүзсез инанган һәм гакълый дәлилләргә мохтаҗ булмаган кешеләрдән түгелмен.Мин диндә дә гакыл дәлилләренә таянып сөйләүчеләргә- мөтәкәллимнәргә якынрак торам, әмма бу юнәлешләрнең тегесенә дә, бусына да ихтирам белән карыйм, чөнки фәндә дә гакълый дәлил җитмәгәндә, илһам килеп, интуитив ясалган ачышларны атлаган саен очратырга мөмкин. Фән белән дин арасында үтеп чыккысыз каршылык булмавын күптән тоемлаган булсам да. аларның кушылып китүе, "фәнни дин" яки "дини фән” дигән синтезның бүгенге мәгънәсендә мөмкин түгеллеген аңлыйм мин. Алар— фән һәм дин яки, әгәр теләсәгез, дин һәм фән—бер медальнең икс ягы гына, һәм, баксаң, алар бербсрсеннән башка яши дә алмыйлар Фән—кара пессимист, ул бу дөньяның максаты һәм мәгънәсе юк дип саный, дин исә—якты оптимист, ул дөнья яратылышында олуг максат күрә һәм хәтта шушы принцибы белән генә дә фәнне яна эзләнүләргә этәрә, асылда фәннен яшәешенә мәгънә бирә. Ихтимал, материя белән рухны капма-каршы куюның дөрес түгеллеген исбат итүгә дә ерак калмагандыр инде. Рух төшенчәсе, әйтик, тереклек яралу, фикерли белүче адәм каүменең килеп чыгышы, илһамлану, төштә фәнни ачыш ясау һәм пәйгамбәрләргә вәхи килү һ. б. кебек бүгенге материалистик фән теше үтми торган мәсьәләләрне жинел хәл итә.Тәкъдир (язмыш һәм ихтыяр) турында Ислам философиясе белән материалистлар арасында барган бәхәсләргә дә урын калмаска охшаган. Әйе, болар хакында шактый сүз куертып булыр иде, әмма урыны бу түгел,бүген минем сүзем Пәйгамбәр турында, анын шәхесе турында. XX гасыр азакларына миллиардтан артык мөселманны үз канаты астына алган Ислам диненә нигез салучы, Аллаһы тәгаләнең илчесе (Рәсүле, ягъни Рәсүлулла) буларак танылган Мөхәммәд бине Габдулланың тормыш юлы турында ышанычлы мәгълүматлар күп тә, аз да дип әйтергә була. Күп—чөнки Пәйгамбәргә назил булган, ягъни күктән ингән Коръән сүрәләре анын рухи үсешен ачык итеп күзалларга мөмкинлек бирәләр, ә йөз меңләгән хәдисләрдән без Пәйгамбәр тормышындагы кечкенә генә вакыйгалардан да хәбәрдар һәм һәр очракта анын нинди эш-гамәл кылганын, нинди сүзләр әйткәнен, соңыннан кануни (дәстүрелгамәл) булып киткән нинди кагыйдәләр төзеп биргәнлеген беләбез Аз—чөнки Пәйгамбәрнең сәхабәләрсинән, яраннарыннан, көрәштәшләреннән, гомер юлдашларыннан, аннары, сәхабәләр вафат булып беткәч, ул сәхабәләрнс белгән затлардан (тәбгы табигыйннәрдән—иярченнәргә иярүчеләрдән) килеп ирешкән риваятьләр диңгезендә адашып каласың: бу риваятьләрнең кайберләре үзләренең чынлыгына карата шик уята. Кайч;1гында Пәйгамбәрнең сөекле жсфете хәзрәти Гайшә сүзләренә дә тәнкыйди якын килмичә булмый (бу хакта алдарак сүз булыр). Исламияттә кабул ителгәнчә, Мөхәммәд бине Габдулла миляди белән 570 елның 27 апрелендә (12 рабигыль-әүвәлдә) дүшәмбе көненә каршы Мәккә шәһәрендә дөньяга килә. Кайбер риваятьләрдә Мөхәммәдие әнисе Әминә сахрада таба дип тә сөйләнә Баланың кендеген өзү өчен Аллаһы кендек әбисе итеп бер козгын жибәргән, имеш Бу Мәүлид кичәсе бөтен дөньяда әһле Ислам өчен мөбарәк кичәләрдән исәпләнә. Беренче тапкыр Мәүлид-шәрифне миляди белән 1207 елда Гыйракнын төньягын лагы Әрбил шәһәрендә билгеләп үткәннәр Ләкин Мөхәммәд пәйгамбәр үзе исән чагында бу көнне бәйрәм итү гадәткә кермәгән һәм принципта керә дә алмаган, чөнки Пәйгамбәр аерым шәхесләрне артык олылауны Аллаһыга широк катыштыру, ягъни күп Аллага ышану, мәҗүсилек була дип исәпләгән. Дөрес, аерым авторлар сабый вакытында ятим калган Мөхәммәд пәйгамбәр үзенен туган көнен хәтерләрлек булмаган дип тә язалар, ләкин ул заманнарда ук инде гарәпләрдә шактый төгәл кояш календарьлары гамәлдә йөргәнлеген һәм кабиләләрдә туганлык җепләренен ныклыгын исәпкә алсак, ■тын туган көнен абзыйсы һәм бабасы яхшы хәтерләгән булырга тиеш. Кыскасы.Мөхәммәд пәйгамбәрмен туган көнен һәм урынын билгеләүдә төрле чыганакларда чуарлык күзәтелә. Нишләмәк кирәк, ихтимал, әгәр исән чагында Пәйгамбәр Мәүлид көнен бәйрәм итүне тыймаган булса, бу мәсьәләдә бүген бәхәс - мазарга урын калмаган да булыр иде Шуңа күрә, күпчелек фикере белән, Мәүлид бәйрәме Мөхәммәд пәйгамбәрнсн вафат булган көнендә—рабигыль-әүъәлнен 12 ссндә үткәрелә Моның фәлсәфи нигезе бар, чөнки кешенен вафат булу көне анын фани дөньядан бакый (мәңгелек) дөньяга күчү, ягъни мәңгелек өчен туу көне дип карала. Соңыннан Мәүлид көнен билгеләп үтү ижмаг, ягъни иҗтимагый җыен тарафыннан бидгать хәсәнә дип,—ягъни хуп күрелә торган яндлык дип игълан ителгән Мәүлид Мисырда XII гасырдан, Гыйракта XIII гасырдан, ә Госманлы мәмләкәтендә 1588 елдан башлап тантаналы төстә бәйрәм ителә Пәйгамбәр туган 570 ел гадәттән тыш вакыйгаларга нисбәтән Фил елы дип аталган Бу елны Йәмән хакиме Әбрах Кәгъбәне яулап алу нияте белән Мәккәгә гаскәр белән юнәлә. Гаскәрендә сугыш филе дә була Мәккәгә җитәрәк, фил капыл туктап кала, бер адым да атламый. Гаскәр кире борыла, күпләр күктән яуган ташлардан яраланып һәлак була. Мөхәммәд ибн Муса әл-Хәрәзминсн "Тарих китабьГнда исә Мәүлид көне бераз башкача күрсәтелгән Анда Пәйгамбәр Мәккәгә фил белән яу килеп илле көн үткәч, атап әйткәндә, Ануширван патшалыгының кырык икенче елында унҗиденче дей-махта дүшәмбе көнне яки Искәндәр эрасынын 882 елында егерменче нисанда (яна эраның 571 елы 20 апрель көнне) дөньяга килә диелгән Әл-Хәрәзми Пәйгамбәр туган көнне Кояшның (Шәме) Үгезбозау йолдызлыгында ГТа Айның (Камәр)— Арысл.ш йолдызлыгында 18° 10 минутта, Сатурнның—(Зөхәл) Чаян йолдызлыгында ахыргы хәрәкәтенең 9° 40 минутында. Юпитерның (Мөштәри)— Чаянда ахыргы хәрәкәтенең 2" 10 минутында, Марснын (Мәрих)—Кыслада 2° 50 минутта, Венеранын (Зөһрә) Үгезбозауда 12° 10 минутта булганлыгын исәпләп чыгара (Хәрәзми Кояшның һәм плансталарнын озынлыгын зодиак тамгаларынын градусларында һәм минутларында күрсәтә Бу градусларны эклиптика градусларына күчерү өчен Үгезбозау градусларына 30 градусны. Игезәкләр градусларына—60. Кысла градусларына—90, Арыслан градусларына—120, Кыз градусларына—150, Үлчәү градусларына—180, Чаян градусларына— 210, Укчы градусларына—240, Кәҗәмөгез градусларына—270, Сукояр градусларына— 300, Балыклар градусларына—330 градус кушарга кирәк) Югарыда китерелгән саннарның тарихи даталарны аныклау һәм төрле чыганаклардагы каршылыкларны, үзара ярашмаучылыкны ачыклау өчен әһәмияте бар. Хәзерге вакытта хас иткән кешегә, тәвәккәлләп, беренчел чыганакларны ныклап өйрәнгәннән соң, әлбәттә, махсус астрономик программалар яки "Интернет" ярдәмендә бу мәсьәләне компьютерда тикшерү әлләни кыен булмаса кирәк (“Күк картасы” дигән астрономик һәм “Прима”, "Уранус" дигән астрологик компьютер программалары мина беркадәр таныш, ихтимал, көчлерәкләрс дә бардыр) Шул ук вакытта әлеге саннар астрологик юрауларның дөрес түгеллеген дә күрсәтәләр, чөнки, әйтик, Хәрәгминең хисаплауларына караганда, Мөхәммәд галэйһиссәламнең "пәйгамбәрлек итүгә хокукы булмаган икән, ә чынбарлык, күргәнебезчә, мең ярым ел буена моның киресен раслый Укучы югарыдагы саннарга игътибар итсә, бу мизгелдә Зөһрә йолдыз белән Мөштәринең бсрбсрссннән ерак урнашканлыгын күрер Мәгълүм булганча шәрскъ Мөнәҗҗимнәре (йолдыз багучылар, астрономнар) бу икс йолдыз (планета) бергә туры килгән (бер йолдызлыкта кушылышта) чакта дөньяга килгән кеше бәхетле була дип исәпләгәннәр һәм аны бәхет йөзлеге белән—"күлмәкчән" туган, сахиб кыйран зат дип йөрткәннәр Мондый эпитет монгол ханнарына. Искәндәр Зөлкарнайгә һәм Тимерләңгә (Аксак Тимергә) бирелгән Тарихта бу исемне төрек солтаны Явыз Сәлимгә карата куллану да очрый Ләкин, минемчә, әлеге очракларда сахиб кыйран эпитеты үзенең асыл мәгънәсендә кулланылмаган, ул чорлардагы шәхес культынын чагылышы гына булган Мөхәммәд галәйһмссапам туган көнне күктә бер "Кызыл йолдыз" пәйдә булган дип тә сөйлиләр Йолдызчы-мөиәҗжимнәргә билгеле булганча, күк йөзенә Кызыл йолдыз чыкса, бу—пәйгамбәрне озата йөрүче йолдыз булып, ул аны хәвеф-хәтәрдән саклый икән "Кызыл йолдыз"нын кызгылт Марс планетасы булуы икеле, чөнки бу планета гарәпләргә яхшы мәгълүм булган (Мәрих планетасы) һәм урта гасыр гарәп астрологиясендә Сатурн белән Марс бәхетсезлек китерә торган йолдызлар исәбенә кертелгәннәр Ләкин бу дәвердә күктә яна йолдыз кабыну яки комета (койрыклы йолдыз) күренү факты да бүгенге фәнгә билгеле түгел Кайбер чыганакларда Мөхәммәд пәйгамбәр Искәндәр Зөлкарнәйн вафатыннан 688 ел соңрак. Дауд пәйгамбәр заманыннан 1800 сл кичкәч, Муса галәйһиссәламнән соң 2300 ел, Ибраһим пәйгамбәрдән соң 3000 ел, Нух галәйһиссәлам заманыннан 4490 ел, Адәм пәйгамбәрдән сон 5750 еллар узгач Мәккә шәһәрендә Бәниһашим сарае дип танылган йортта дөньяга килде дип бәян ителә. Әлбәттә, бу саннарны фәнни нигезләү мөмкин түгел. Мөхәммәд пәйгамбәр чыгышы буенча гарәпләрнең кораиш кабиләсеннән була. Атасы—Габдулла, анын атасы—Габделмоталлип, анын атасы—Һашим, анын атасы— Габделманаф, анын агасы—Кусай, анын атасы—Киләп, анын атасы—Моррәт Мөхәммәд галәиһиссәламнен егерме буынга кадәрле нәсел шәжәрәсс билгеле Анын анасы— Әминә Ваһаб кызы, Ваһаб—Габделманаф улы. Габделманаф исә Зөһрәнен улы булган. Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселе турыдан-туры төньяк гарәп кабиләләреннән бсрсснсн башлыгы Ильяс ибн Мударнын хатыны Ләйлә бинт Гыймранга барып тоташа. Бу хатынны хөрмәт иткәннәр һәм кораишларнын анасы дип атаганнар. Татарча әдәбиятта Пәйгамбәрнең исемен Мөхәммәт рәвешендә язу да еш очрый. Коръәндә һәм борынгырак Ислам әдәбиятында ул Рәсүл Әхмәд исемс белән телгә алына. Хәдисләрдә исә Пәйгамбәр үзен Мөхәммәд дип тә, Әхмәд дип тә, Мәхмүд һәм Хәмид дип тә атый. Русча әдәбиятта Мухаммад, Мухаммед, Магомет вариантлары бар. Булачак пәйгамбәрнең балачагы һәм үсмер еллары турында мәгълүматлар аз. Шулай да, ул вакыттагы гадәт буенча, Мөхәммәдиен Мәккә тирәсендәге бер авылда Хәлимә исемле бер хатында тәрбияләнүе турында хәбәрләр бар.Мөхәммәдиен сөт анасы Хәлимә баланы бик ярата, чөнки аны имезергә алгач өйләренә бәрәкәт керә, малларының сөтләре арта башлый. Мөхәммәд алты айдан тәпи йөри, тугыз айда теле ачыла. Ул дүрт яшенә кадәр шушы авылда тәрбияләнә, аннары аны Мәккәгә алып килеп, үз әнкәсе хәзрәти Әминәгә тапшыралар. Мөхәммәдиен әтисе Габдулла хәзрәт улы туганчы ук үлеп китә, ә әнкәсе хәзрәти Әминә Мөхәммәдкә алты яшь чагында дөнья куя. Шуннан сон аны бабасы Габделмоталлип тәрбиягә ала, әмма ике елдан сон ул да вафат була. Ятим баланы Мөхәммәдиен әтисе ягыннан абзыйсы Әбү Талиб тәрбияләп үстерә. Мөхәммәд бабасы Габделмоталлибка һәм агасы Әбү Талибка гомере буена рәхмәтле була. Унике яшеңдә ул агасынын озак вакытка сузылган сәүдә сәфәрендә катнаша һәм ерак Сүриягә— Шамга сәяхәт кыла Риваятьләргә караганда. Мәккә сәүдәгәрләренең кәрваннары Бостра шәһәрендә яшәгән христиан монахы (раһиб) Баһира өе янында туктый торган булганнар. Әбү Талиб кәрваны шунда тукталганда, Баһира Мөхәммәдие күреп, болытларның, кояшның һәм агач ботакларының хәрәкәте буенча анын киләчәктә пәйгамбәр булачагын белеп, бу хакта Әбү Талибка сөйли Ул ана малайны Дәмәшекька алып бармаска киңәш бирә, чөнки анда Мөхәммәдие йәһүдиләр үтерергә мөмкин икән Боларны ишеткәч. Әбү Талиб малларын сатып, кире Мәккәгә кайтып китә. Шушы сәяхәте вакытында Мөхәммәд үзе үскән мәжүси ыруг-кабилә мохитеннән аерылып торган нәсранилар (христианнар), йәһүдиләр һәм башка дин жәмәгаләре белән аралаша. Яна дөнья белән очрашу яшь Мөхәммәдкә бик көчле тәэсир итә, аңарда рухи эзләнүләргә омтылыш уята һәм ул аңарда бөтен гомере буена саклана. Шул рәвешле ул өр-яна дингә нигез салу фикеренә килә һәм аны тормышка ашыра 21 яше тулганда мәккәлсләр Мөхәммәдие, ышанышы һәм тугрылыклы кеше буларак әмин дип хөрмәтли башлыйлар. Агасы Әбү Талиб аны һөвәйлид ибн Әсаднын кызы Хәдичә исемле тол хатынга сату - алу эшләрен алып баручы сыйфатында эшкә урнаштыра Бай Хәдичәнең сәүдә эшләре буенча Мөхәммәд тагын Сүриягә сәфәр кыла, Халсбта һәм Дәмәшекътә була. Бу сәфәре вакытында ул нәсранилар һәм йәһү - диләр белән тыгыз аралаша, .тарның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һәм дини идеологиясе белән якыннан таныша. Нәсраниларнын һәм йәһүдиләрнең бер генә Аллага табынуы, шөбһәсез. Мөхәммәдтә монотсистик (бер аллалык) идеясе тууга һәм формалашуга ярдәм иткән Шул ук вакытта Мөхәммәд нәсранилар белән йәһүдиләрнен үзара низагларына, бср-бсрссн хаталануда гаепләүләренә игътибар итә Соңыннан Мөхәммәдкә иңгән Коръән аятьләрендә әлеге икс дини тәгълиматның нәкъ менә шушы бәхәсле яклары беренче нәүбәттә тәнкыйть ителә дә. Хәдичәнсн хезмәтчесе Мәйсәрә (кайбер чыганаклар буенча—Мнсрә) Мөхәммәдиен сәүдә сәфәрләрендә ияреп йөри Сәүдәдән кайткач, ул Хәдичәгә Мөхәммәдиен намуслы һәм тугрылыклы кеше булуын сөйли Миляди 595 елда Мөхәммәд һәм Хәди-чә өйләнешәләр. Бу вакытта инде Хәдичә кырык яшьләргә житкән һәм анын элекке икс иреннәнике улы һәм бер кызы калган була. Хәдичә Мөхәммәднсн пәйгамбәрлегенә беренчеләрдән булып ышана һәм анын изге иманы хакына көчен дә. байлыгын да кызганмый Мөхәммәд Хәдичәгә тирән мәхәббәт һәм ихтирам хисе белән жавап бирә һәм аларнын бәхетле никахы 25 ел дәвам итә. Шушы вакыт эчендә Мөхәммәд үзенә хәләл жсфстлеккә башка бер генә хатынны да алмый. Хәдичә анардан ике угыл һәм дүрт кыз бала таба Өлкән угыллары Касыйм икс яшьлек чагында үлеп китә һәм Мөхәммәд. борынгы гарәп йоласы буенча, Әбү әл-Касыйм дигән хөрмәтле кушамат ала Икенче угыллары Габдулла да берничә айлык кына вакытында вафат була Зәйнәб. Рокыйя. Өммегөлсем һәм Фатыйма исемле кызларыннан фәкать соңгысы—Фатыйма гына Мөхәммәдиен нәселен дәвам итә Баласы туганда Рәсүлулла:“И Аллаһы тәгалә. Син аны ата-анасына игелекле, изге гамәлле, Исламда күркәм сыйфатлы итеп үстер",—дип әйтә торган булган. Кырык яшьләрендә Мөхәммәд галәйһиссәлам буш вакытын дини уйлануларга һәм эзләнүләргә багышлый, анын эчкәреге рух киеренкелеге көчәйгәннән-көчәя һәм кайчакларда ул илһам халәте кичерә, ниндидер томанлы сурәтләр күрә һәм анласшсыз авазлар ишетә башлый. Гадәттә (сш кына төнлә) ул Мәккәдән өч миль ераклыгындагы Хира тавы мәгарәсенә барып ялгыз гына уйга чума һәм өчәр көн өенә кайтмыйча гыйбадәт кыла торган була. Шундый мизгелләрнсн берсендә Мөхәммәд үзенә кешеләргә Аллаһ сүзләрен җиткерергә боерган Жәбраил фәрештәне аермачык күрә (46 нчы сүрә) Мөхәммәд курка кала һәм озак кына вакыт буена рухи төшенкелеккә бирелә Пәйгамбәргә өч ел буена Аллаһыдан вәхи килү киселеп торган ара фитрәт заманы дип атала. Аннары вәхи килү тагын янарган Җәбраилнен Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһыдан вәхи китерми торуының сәбәбе Пәйгамбәребезне сабырлыкка өйрәтүгә, анын тугрылыгын һәм намус камиллеген сынауга бәйле булган дип исәпләнслә Бу төшенкелектән чыгарга аңа янә шушы өн ярдәм итә. бу юлы да Мөхәммәлкә Аллаһы сүзләре белән кешеләр катына барырга әмер бирелә (73. 74 нче сүрәләр). Риваятьләрдә бу вакыйгалар тәфсилләп сурәтләнә Рамазан кичәләренең берсендә Мөхәммәд каршысына кулына язулы төргәк тоткан бер зат (Жәбраил) килеп баса да:"Укы’"—дип әмер бирә. "Мин укый белмим, "—дип жавап бирә Мөхәммәд Бу зат Мөхәммәднсн күкрәген кыса, хәтта анын чак кына сулышы өзелми кала Аннары тагы:"Укытыл!"—дип боера Мөхәммәд янә "Мин укый белмим",—ди Жәбраил тагын анын күкрәгенә баса. Куркуга калган Мөхәммәд Нәрсәне укыйм сон мин’’"—дип сорый "И Мөхәммәд, Коръәнне укы Раббын исеме илә' Ул халык кыллы (юктан бар итте) кешене оешкан каннан",—дигән жавап ишетелә. Һәм Мөхәммәд язылган сүзләрне кабатлый Анына килгәч ул бу сәер сүзләрне үзенсн йөрәгенә язылган кебек итеп тоя Мөхәммәд мәгарәдән чыккач, күктән: "И Мөхәммәд. син—Аллаһынын илчесе, ә мин—Жәбраилмсн”,— дигән тавыш ишетә Мөхәммәд пәйгамбәр күрә Жәбраил фәрештәнең аяклары жирдә, ә башы күккә ирешкән, канатлары мәгьриб белән мәшрикъкә житә Аның аяклары сары, канатлары—яшел, йөзе—нурлы, тешләре— ак һәм чәчләре кызыл мәрҗән төсендә икән Кайбер хәбәрләрдә Жәбраил фәрештәнен алты йөз мен канаты, башында тажы булуы дә әйтелә Мөхәммәд пәйгамбәр кая таба гына борылмасын, анын каршысына Жәбраил килеп баса Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккәдә вакытта, ана 52 яшь чагында, һиҗрәттән ел ярым элек, рәжәбнен егерме җиденче кичәсендә (егерме алтынчы рәжәбтә кояш баеганнан соңгы кичә) хәзрәте Рәсүл күнләргә менү вакыйгасын күргән (Җәбраил фәрештә алып килгән канатлы Буракка атланып Мәккәдән Бәйтелмөкатдәскә— Иерусалимга, аннары. Буракны шунда калдырып Аллаһы янына сәяхәте Бурак—"ялтыр" яки яшендәй житез" мәгънәсендәге ал-Бурак сүзеннән Кайбер чыганакларда ат яки качыр дип тә атала Мөхәммәд пәйгамбәргә кадәр Бурак башка пәйгамбәрләргә дә. хосусан. Ибраһим галәйһиссәламгә хезмәт иткән дип исәпләнслә Урта гасырлар ахырында Буракны адәм башлы ат сурәтендә күзаллый башлаганнар Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, кыямәт көнендә Мөхәммәд пәйгамбәр шушы Буракка атланып жәннәткә керәчәк) Күкләргә менгәч. Рәсүл әүвәлге пәйгамбәрләрнең җаннарын күреп, алар белән сөйләшкән. Бу кичәдә ул фәрештәләрне вә җәннәтләрне, Аллаһунын күкләрдәге төрле гаҗәеп вакыйгаларын да күрә. Биш вакыт намазнын фарыз булуы да Аллаһы тәгалә тарафыннан ана шушы кичәдә җиткерелгән Ахырда Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәккәгә кайтарыла. Бу кичә “Ләйләт әл-Мигьраж", Мигьраҗ төне дип атала. Мәккә халкы Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Мигьраҗ төне турында сөйләгән сүзләренә тиз генә ышанмаган.Шул чагында Аллаһы тәгалә Пәйгамбәргә Иерусалимне кабат күрсәткән һәм Мөхәммәд галәйһиссәлам, ул шәһәрдән Мәккәгә таба килә торган кәрванны күреп, кәрванның биш көннән Мәккәгә керәчәген алдан хәбәр итә. Бу вакыйга рамазанның унөченче кичәсендә, шимбәгә каршы булган. Шуңа күрә ошбу кичә дә мөбарәк кичәләрдән санала һәм Исраил кичәсе дип атала Исламият гыйльмендә Мигьраҗ төне турында бәхәс әледән-әле калкып чыга Мөхәммәд пәйгамбәр күккә рухы белән генәмс, әллә тәне белән бергә ашканмы дигән сорау бәхәс кузгата. Коръәннен 17 нче сүрәсен хәрефкә-хәреф аңлату яклы галимнәр бар. Бу аятьтә: ’’Үзенең колы Мөхәммәд галәйһәссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсжид Хәрамнан Коддус шәһәреңдәге мәсжид Әкъсага йөрстсп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез!” диелгән (“Тәфсир Ногмани” буенча). Мондагы “кол” сүзенә нигезләнеп, әлеге галимнәржол—тере зат. аның җаны вә тәне бар һәм, димәк, Мөхәммәдиең җаны күккә тәне белән ашкан, диләр Дөрес, моңа каршы килә торган хәдисләр дә бар Аннары Пәйгамбәрнең җәмәгате Гайшәнең:’’Аның тәне минем тәнемнән аерылмады!" дигән сүзләре билгеле. Хәдисләр җыючы мәшһүр әл-Бохари, әт-Тирмизи һәм ән-Нисаи, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре Ибн Габбас белән Мөгавия Гайшә сүзләренә таянганнар һәм Рәсүлуллаһнын күкләргә төшендә ашканлыгына шикләнмәгәннәр, дип язалар Әмма кайбер галимнәр хәзрәти Гайшә сүзләренә шик белән карыйлар, чөнки, диләр алар, Гайшә Һижрәдән сон, ягъни Мигъраждан соң гына Мөхәммәд пәйгамбәр белән никахлаша, димәк, ул Мөхәммәдиен күккә ашуын белә дә алмаган. Мигьраҗ кичәсендәге хәлләр турыңда урта гасырларда гарәп телендә бик бай халык әдәбияты туган. Бу китаплар Европага да мәгълүм булган һәм алар, мәсәлән, Дантеның “Илаһи комедия" әсәренә чыганак булып хезмәт иткән дип уйланыла Югарыда әйтелгәнчә, хатыны Хәдичә Мөхәммәдиең Аллаһы рәсүле булуына беренче булып ышана һәм тиздән ана туганнан туганы Гали бине Әбү Талиб һәм Мөхәммәдиен тәрбиягә алган улы Зәед бине Харис кушылалар Аннары атаклы Мәккә сәүдәгәре Әбү Бәкер әс-Сиддыйк, әз-Зөбәер, Тәлһа, Сәгыйть бине Гауф, Госман бине Гаффан һәм Габдрахманнар Мөхәммәд Рәсүлулла тәгълиматына иман китерәләр Башта Пәйгамбәрнен сәхабәләре 50 кешедән артмый һәм аларның күбесе анын туганнары һәм якыннары була. Әмма Мәккә җәмәгасе, бигрәк тә йогынтылы корайшитлар яна тәгълиматка һәм анын тарафдарларына ачыктан-ачык дошманлык белдергәннәр, шунын аркасында унбер сәхабә гаиләләре белән бергә ашыгыч төстә Хәбәшстанга (Эфиопиягә) күчеп китәргә мәҗбүр булган. Ирдарлыклары, гайрәтләре һәм Пәйгамбәргә ихлас күнелдән бирелгәнлекләре белән танылган Хәмзә һәм Гомәр яна дини җәмәгагә кушылгач, анын сафлары ныгый төшә, ләкин корайшитларнын яна тәгълиматка һәм имам Мөхәммәдкә карата дошманлыгы да көчәя. 610—620 елларда бер аллалыкны гына таный торган Ислам белән мәҗүсилек арасында туктаусыз көрәш бара. 620 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнен ышанычлы таянычы булган Хәдичә дөнья куя. ике ай үткәч Әбү Талиб вафат була һәм Пәйгамбәргә дошманнары белән көрәшү тагын да кыенлаша. Әбү Талибтан соң ыру башлыгы булып саналган Әбү Ләхәб Мөхәммәдие үз химаясенә алудан баш тарта.Кабиләсе тарафыннан кире кагылган Пәйгамбәр Мәккәдән 100 чакрым чамасы көнчыгышка таба урнашкан Таифтә үзенә таяныч эзләп карый, ләкин унышка ирешми Ана ярдәм бөтенләй көтелмәгән тарафтан—Мәккәдән 400 чакрымнар төньяктагы зур игенчелек оазисы булган Йасрибтән килә. Андагы мәҗүси һәм йәһүд дине кабул иткән төрле гарәп кабиләләре үзара низаглардан тәмам туеп, абруйлы Мөхәммәдие битараф мәхкәмәче сыйфатында үзләренә чакыралар. Мәккәгә мәҗүси хаҗ кылырга килгән 70 ләп Йасриб кешесе Мөхәммәдкә ышаныч белдереп, анын тәгълиматын үз- үзләрен аямыйча якларга ант итәләр. Соңыннан алар моның өчен әнсарлар— Мөхәммәдиен ярдәмчеләре, сәхабәләре дигән дәрәҗәле исемгә лаек булганнар Мөхәммәд галәйһиссәламнен үз туганнары арасында да дошманнары була. Мәсәлән, анын атасы белән бер туган агасы Габдел Гоззә бин Габдел Моталлиб тарихка Әбү Ләһәб кушаматы белән кереп калган. Ул үзе дә, хатыны да Пәйгамбәрнең явыз дошманнары булганнар.Риваятьләрдә аларнын хәзрәти Рәсүлгә һич тынычлык бирмәүләре, намаз укый башласа, өстснә пычрак нәрсәләр ыргытулары, йөри торган юлына чәнечкеле чыбыклар китереп салулары тасвир ителә Коръәндә “Сүрәи Мэсэд 'нсн (“Бау сүрәсе”:! 11) аятьләрендә Әбү Ләһәбнен һәлак булачагы, тәмуг утына керәчәге, ә хатынынын шунда угын ташучы булачагы әйтелә (әбү Ләһәб—ут атасы) Риваятьтә сөйләнгәнчә, Әбү Ждһил (ата надан мәгънәсендә) дигән бер йогынтылы кеше, әгәр Мөхәммәдиен сәҗдә кылганын күрә калсам, әлбәттә, сәҗдәдә анын муенын өзәрмен, дип яный Бер көн Пәйгамбәр намаз укыган вакытта Әбү Жаһилгә бу хакта хәбәр кылалар һәм ул ашыгып шунда юнәлә. Ләкин ул Пәйгамбәр янына ук килеп җитә алмый, кире дүнә, үзенен барча әгъзалары калтырый.'Сина ни булды9 ”— дип сорыйлар анардан.Ул:"Мөхәммәд белән үземнен арамда уттан бер дивар күрдем, аз гына янмыйча калдым,”—дип җавап бирә.Бу хәбәр килеп ирешкәч, хәзрәти Мөхәммәд: "Әгәр минем яныма килеп җиткән булса иде, фәрештәләр аны парә-парә кылып ташлаган булырлар иде,"—дигән. Шулай ла бу вакытларда Мөхәммәдкә һәм анын тарафдарларына Мәккәдә дошманнары кулыннан үлем куркынычы яный һәм ул Йасрибкә күчеп китәргә карар кыла Мөхәммәдиен сәхабәләрс гаиләләре белән Йасрибкә вак төркемнәр булып, корайшитларга сиздермичә генә качып китәләр Моңа Мәккә ксшеләрснен, бигрәк тә түрәләрнсн, Пәйгамбәрне һәлак итәргә ниятләве сәбәп була. Мәккә аксөякләре һәр кабиләдән берәр кеше сайлап алалар, ул кешеләрнен һәрберсе Мөхәммәд галәйһиссәламгә таяк белән сугарга тиеш була Әмма Пәйгамбәр моны белеп ала һәм үзенен тугрылыклы сәхабәсс Әбүбәкер белән өеннән чыгып китә һәм алар Мәккә тирәсендәге Тәүр (Сәүр) дигән тауда бер мәгарәдә яшеренеп яталар Эзәрлекләүчеләр һәр тарафны тентеп йөриләр, мәгарә авызын да килеп карыйлар. Ләкин алар мәгарә авызына үрмәкүч пәрәвез сарганын һәм оясында утырган кыргый күгәрченне күргәч, монда кеше аягы басмаган дип уйлап, борылып китәләр Аллаһы тәгалә Пәйгамбәрне һәм анын сәхабәсен шулай коткара Өч көннән сон, кяфирләр арасында шау-шу тынгач. Пәйгамбәр белән анын сәхабәсе. мәгарәдән чыгып, Мәдинәгә юл тоталар Алар Мәдинәгә килеп җиткән көн миляди 622 елнын 17 сентябренә туры килә дип исәпләнслә, ләкин 24 сентябрь дигән ихтималлык та бар Гомәр хәлифә заманында Пәйгамбәрнсн Мәдинәгә Һижрә кылу (күчү) вакыты янача ел хисабынын башлангычы итеп алына (дөрес, Пәйгамбәрнсн Мәдинәгә килеп җиткән көне түгел, бәлки шул елдагы мөхәррәм аснын беренче көне, ягъни 622 елнын 16 нчы июле) Шул көннән һиҗри ел исәбе башлана Шул рәвешле Йасрибтә Мөхәммәд Пәйгамбәр тирәсендә тупланган мөселманнар җәмәгатьчелеге (өммәт) барлыкка килә Бу тәшкиләтнен (оешманын) дини, дөньяви милли һәм хәрби җитәкчесе Мөхәммәд Рәсүлуллаһ була Соңгы дистә елларда совет хакимияте шартларында тәмам таушалып, беренчел мәгънәсен җуйган "жмтәкче"(кулддн тотып алга алып баручы) сүзе бу урында нәкъ үзенен асыл мәгънәсенә туры килгәнлеген әйтеп КИТМИЧӘ булмый Биредә ул гади вәгазьчедән чын мәгънәсендә Аллаһынын илчесенә әверелә, кешеләргә 6v тормышта кулланылырга тиешле илаһи кануннарны өйрәтә башлый Яна диннен төп йола-мәраенмнәрен һәм мөселманча яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен бәян итү Пәйгамбәрнең Йасрибтә яшәү чорына туры китә Никах йоласы һәм җәмәгать ихтыяҗлары өчен акча-мал җыю тәртибе, мирас алу мөлкәтне бүлү һәм кредит бирү кагыйдәләре шушы вакытта эшләнә Шуна күрә Йасрибнс соңыннан Мәдинәи ән-Нәби. ягъни Пәйгамбәр шәһәре дип атый башлыйлар Анын бүгенге рәсми исеме әл-Мәдинә яки кыска гына—Мәдинә шәһәре һижрәнен икенче елында Мөхәммәд галәйһиссәлам кыйбланы үзгәртеп, гыйбадәт кылганда Иерусалимга түгел, бәлки Мәккәдәге гыйбадәтханәгә—Кәгъбәгә карап укырга куша Моның стратегик әһәмияте һәм максаты шунда ки. инде хәзер бөтен Көнбатыш Гарәбе тнннын төп дини үзәге булган Мәккә шәһәрен буйсындырырга кирәк була Мөхәммәд галәйһиссәлам мәккалсләр белән көрәш башлап җибәрә, ин әүвәле аларнын кәрван куып сәүдә итүенә комачау тудыра 624 елда Бәдер янындагы сугыштаМөхәммәд пәйгамбәр җитәкләгән мөселманнар үзләреннән шактый күбрәк сандагы мәккәлеләрнс жинүгә ирешәләр. Бу сугышта Пәйгамбәрнең дошманы, югарыда телгә алынган Әбү Ждһил үтерелә 625 елда исә мәккәлеләр Мәдинә шәһәренә һөҗүм итәләр.Өхөд сугышы дип атала торган бу бәрелеш мөселманнар өчен унышсыз тәмамлана, Мөхәммәд пәйгамбәр яралана Икенче елны мәдинәлсләр, фарсы кешесе Сәлмән киңәшен тотып, мәккәлеләр юлына чокыр (“хәндак”—ур, траншея, окоп, Гариф Гобәй һәм Мәжит Гафури кулланган "канау” сүзе бу урында туры килеп бетми шикелле) казыйлар һәм аларнын яна һөҗүмен кире кайтаралар (Хәндак янындагы сугыш). Мәдинәдәге эчке оппозициянең Мәккә белән элемтәсенә каршы Мөхәммәд пәйгамбәр хәлиткеч чаралар күрә. Пәйгамбәрнең дошманнары үтерелә, йәһүд кабиләләре шәһәрдән куыла. 628 елда мөселманнарның зур гаскәре. Пәйгамбәр җитәкчелегендә, Мәккә ягына яу белән чыгып китә, ләкин эш сугыш хәрәкәтләренә тикле барып җитми. Ходайбийа бистәсендә мәккәлеләр белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә солых төзелә. Бер елдан сон Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм анын сәхабәләренә Мәккәгә килеп хаж кылырга рөхсәт ителә. Пәйгамбәрнең хакимлеге ныгый, күп кенә мәккәлеләр анын ягына чыгалар. 630 нчы елда Мәккә сугышсыз гына Мөхәммәд пәйгамбәргә бирелә. Егерме беренче рамазанда булган бу жинү көне, ягъни Мәккәй Мөкәррәмәне кя<|крләр кулыннан алган көн мөбарәк санала һәм Фәтсх Мәккә көне дип атала. Туган шәһәренә аяк баскач, Мөхәммәд пәйгамбәр Кәгъбәгә сәҗдә кыла, биредәге пот-санәмнәрне җимертеп, Кәгъбәи Мөгаззәмәдән чыгарта, фәкать “Кара таш”ны ("Әл-хәҗәр әл-әсвәд”ны) гына калдыра.Моннан соң да Мөхәммәд Мәдинәдә яшәвен дәвам итә. Һиҗрәтнең тугызынчы елында ул Әбүбәкер хәзрәтне баш кылып, Мәккәгә хаж (гомрә) кылырга жибәрә. Менә шушы хаж иң беренче кылынган хаж дип исәпләнә, һиҗри унынчы елда изге Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көнендә (632 елнын мартында) Мөхәммәд Пәйгамбәр үзенең бөтен гаиләсе белән бсргә“Олуг хаж” (“әл- хаж әл-әкбәр”) кыла. Беренче һәм соңгы тапкыр кылынган бу тулы .хажны "Хушлашу хажы” ("Хәжжәт әл-вәдаг") дип тә атыйлар Тугызынчы зөлхижжәдә Пәйгамбәр Гарәфәттә хотбә укый, аннары “Әлйәүмә әкмәләтү” аятен укып, өммәтенә гомеренен аз калганлыгына ишарә кыла һәм васыятен сөйли. Моннан соң Мәккәнең Ислам мәркәзе буларак роле тагы да ныгый.Мәхәммәд пәйгамбәр “Хушлашу хажы” вакытында биргән хаж гамәлләре моннан сонгы гасырларда һичбер үзгәрешсез һәм катгый төстә башкарылып килә. Мәдинәдә мөселман мәзһәбләре барлыкка килгән чорда (622—632) имам хезмәтен Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе башкара, кайчакта имамлыкны Әбү Бәкергә яисә Гомәргә тапшыра. Гарәбстанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең абруе ныгый. Төрле гарәп кабиләләренең вәкилләре килеп, ачын белән берләшү турында сүз куешалар, Ислам динен кабул итәләр. Шулай итеп, Гарәбстаннын шактый өлеше Мөхәммәд пәйгамбәр җитәкләгән дини-сәяси тәшкиләткә кушыла. Дөрес, сакиф һәм һәвазин кабиләләре Мөхәммәд пәйгамбәр тарафдарларына каршы кораллы көрәшкә дә кузгалып карыйлар, әмма Хунайн үзәнендә тар-мар ителәләр. Бу жинүдән сон, мөселманнар кыенлыксыз гына Таиф шәһәрен «талар да, беренче эш итеп жирле әл-Луг алиһәсе потханәсен җимерәләр. Мөхәммәд пәйгамбәр бу берлекнең хакимлеген төньякка, Фәләстыйнга һәм Сүриягә дә җәелдерергә хәзерләнә, ләкин 632 елда вафат була Әхмәдһади Максудинын “Гыйбадәте Исламия" китабында бу дата “Тарих милядинын 631 елында 8 июньдә вә тарихс һижриянең 11 елында уникенче рабигыль-әүвәл дүшәмбе көн өйлә вакытында” (Мәжит Гафурида “төштән элек”) дип күрсәтелгән.Жан биргәндә Пәйгамбәрнең янында сөекле хатыны Гагшзә була. Пәйгамбәрнең жәсәдсн юууда анын кияве Гали һәм агасы Габбас катнашалар Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәдинәдәге мәчеттә җирләнгән. Пәйгамбәрнең кабер шәрифе “Раүзаи мотаһһәрә” (“Изге бакча”) дип атала. Коръән Кәрим Мөхәммәд пәйгамбәр инсанияткә калдырган Ислам диненсн нигезен тәшкил итә. Аллаһы тәгалә Коръәнне үзенен пәйгамбәренә 23 ел буена диярлек хәбәр итеп килгән (610—632 миляди еллар), ә Мөхәммәд галәйһиссәлам илаһи вәхиләрнс килгән мизгелдә үк кешеләргә тапшырган яки элек ишеткәннәрен халыкка кабатлаган. Ахыры киләсе санда