Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТМЫЙ ТОРГАН БАТТАЛ

Ошбу мәкаләмне язарга утырганчы бу каләм иясе турында әлегәчә нинди фикерләр әйтелде икән дип. эзләнә башлагач гаҗәпкә калдым Исемен әйту белән укучыда елмаю уята торган сатара-юмор остасы, җәмгыятебездәге яман шешләрне кисеп, көйдереп ала торган үткен телле, кискен фикерле публицистик мәкаләләре белән халыкта ихлас ихтирам казанган Фәнзаман Батталның иждт кыры тәнкыйтьчеләр өчен әлегә күтәрелмәгән чирәм икән ләбаса "Совет Татарстаны язучылары дигән китапта да аның турында библиографик мәгълүмат юк Хәер, бусы аңлашыла да Аны бит Язучылар берлегенә илле яшен узгач. 1990 елда гына алдылар Бу турыда Фәнзаман Миңа Союз билетын тапшырган көнне Советлар Союзы таркалды, так шту. мин—СССР Язучылар союзының соңгы әгъзасы — дип көлеп искә ала Үзе туган Үрсу (Урыс) авылының башлангыч мәктәбендә укыганда ух Тукай иҗатына гашыйк булып, каләмгә ябышкан яшь талантның вакытлы матбугатта, күмәк җыентыкларда кайбер әсәрләре дөнья күргәләсә дә, аның мөстәкыйль китабын чыгарырга ашыкмыйлар "Советка, партиягә каршы кара фикерләрең белән үзеңне дә батырырлар безне дә харап иттерерсең' —дип кире борып торалар Тукта, чү' Мин Фәнзаман Батгал иҗатын әлегәчә тәнкыйтьчеләр урап узганнар, дигән идем Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй тәнкыйтьче Мансур Вәли “Казан утлары" журналы битләрендә ошбу сатира юмор остасы белән бик эчтәлекле әңгәмә үткәргән икән Бу әңгәмә аның узган ел Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Тукайлар рухы дигән китабында да басылып чыкты Менә шунда Фәнзаман үзенең әдәбият мәйданында ни өчен соңлабрак күренүе турында бик ачык әйтә Типик татар совет язучысы ул нинди? Без аның төп сыйфатларыннан арына алдыкмы әле?’—дигән сорауга ул болай ди —Кайберәүләр аннан бик тиз суынды Чөнки башка язучылар коммунистик системаны бәхетле тормышка алып баручы бердәнбер система дип ихлас күңелдән алданган чорда да. бу төр әдипләр күңелләре белән икенче дөньяда яшәделәр Дөресен әйтергә кирәк андыйларның шактый өлеше иҗатка кул селтәде байтагы эчүгә бирелде Гаепләп тә булмый Тирә-ягыңда бер тормыш кайнасын, ә син шуңа капмакаршы фикерле сюжетлы әсәр язып ят имеш Йөрәгеңә, вөҗданыңа каршы гамәл кылу бик авыр ул Язучылык иҗатында социалистик реализм кысалары хөкем сөргәндә яшәп килүче җәмгыятьнең гел тәти якларын гына күрсәтү мәҗбүрият итеп куелган заманда гомум гипнозга бирелми сакланып калырга, рухындагы хакыйкать угын сүндерми яшәргә нәрсә ярдәм итте Фәнзаман Батталга? Сабый чагында ук кайчандыр Шәрифулла бабасы Минзәлә өязендә дин әһеле имам булуы белән битәрләүләрме әтисе Сәетбатталны кулак калдыгы дип. кат-кат кулга алулар, соңра колхоз кырыннан башак уып кайтуын (гаиләдәге алты баллны ачтан үтермәс бит') сәбәп итеп, хатыны Миңнебәдәр белән зинданга ябып куюмы шуннан соң. үзеннән кече дүрт туганының ачлыктан һәлак булуларымы, үзенең Хуҗәмәт авылындагы балалар йортында күргән ятимлек ачысы, михнәт-кайгыларымы? Билгеле инде, боларның берсе дә булачак язучының нечкә-снзгер күңелендә тирән эзләрен калдырмый булмагандыр Хәлбуки, ундүрт яшендә “минем туган илем—бәхет һәм шатлык иле " дип шигырь язганнан соң. беренче “тормыш дәресен" әтисе бирә Фәнзаманга Улының район гәзитендә басылып чыккан шушы шигырен укып чыга да туры сүзле Сетбаттал абзый, "һы-һы. һы-һы-һы!" ди-ди. озак кына башын чайкап утыра Аннары улының пионер галстугыннан чеметеп тотып, тәрәзә янына китерә. —Әнә. күр, Дүсә әбиеңнең өе бүген-иртәгә өстенә җимерелергә тора Бәхетле ил карчыгымы ул? Әнә тегендәрәк, аякларын сугышта өздергән хәерче өй борынча килә Шулмы шатлык?!—дип. "яшь шагыйрь“нең зиһен тартмасына "шык" иттереп чиертеп куя.—Менә монда рәтең бар икән үзеңнең Сүз җаен, язу тәртибен дә беләсең шикелле Бәс, шулай булгачтын. Ходай биргән сәләтеңне дөрес куллан. Дөресен яз. нәселебезгә кызыллык китермә ыштубы! Шуның өстәвенә шук телле әнисе суз җае чыккан саен: —Карале, атасы, бу "бәхетле ил баласы"на бүген нәрсә ашатыйк икән? Бура төбе такырайды бит Быелга Фәнзаман улыбызга ертык бүрек белән кыш чыгарга туры килер инде Хәер, аның "дәртле йөрәгенә суык кыш җиле нипачум" икән бит —кебегрәк сүзләр белән төрттерә Башында фәһеме булган балага мондый "дәресләр" эзсез уза аламыни?1 Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип. халык юкка гына әйтмәгән Инде дә килеп, оясыннан очканнан соң, язучыга бик кирәкле булган бай тормыш юлы. дөнья йөген үз җилкәңдә күтәрү Минзәлә, Әлки, Түбән Кама. Башкортстанның Калтасы район гәзитләре редакцияләрендә эшләгәндә туктаусыз халык арасында кайнау шул елларда читтән торып. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлау, республика радиокомитеты белән даими элемтәдә торып, биниһая четерекле мәсьәләләрне кузгаткан тапшырулар оештыру. Татарстаныбызның мөстәкыйльлеге өчен көрәшнең алгы сафында бару Ә тереклек итү өчен аз-маз акча эшләп алырга аңа рәссамлык сәләте дә булыша. Фәнзаман Батталның иҗаты илдә-көндә үзгәртеп корулар башланганнан соң гына киң укучылар аудиториясенә ирешү мөмкинлеген алды дисәм ялгышмамдыр Аның беренче мөстәкыйль китабы— "Сакалыңа ут капса 1990 елда гына дөнья күрде Шуннан соң бер-бер артлы "Безнең сурәт". "Гөнаһ шомлыгы (1993). "Бака да бата" (1995) дигән сатирик һәм юмористик хикәяләрен, публицистик уйлануларын берләштергән китаплары нәшер ителде Һәм алар күз ачып йомганчы таралып та беттеләр Фәнзаман Батгал моннан дүрт ел элек милләтебез намына янә күркәм бер эш башкарды "Көфер почмагы" дип аталган сатира-юмор театры оештырып җибәрде Анда үзе кебек җор телле, хыялга бай. талантлы яшьләрне табып җыйды, биш-алты минутлык миниатюралардан торган һәм сәгать ярым буе бертуктаусыз көләргә, елмаерга, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек биргән тамашалар иҗат итте Ошбу коллектив республикабыз авылларында, төрле предприятиеләрдә тамашачыларны йөздән артык чыгышы белән сөендерергә өлгерде инде Нәүмиз булырлык, борын салындырырлык хәлләргә бай бу заманда боеккан күңелләрне дәвалый торган мондый гамәлнең шифасы аеруча кирәкле шәйдер Күңеле-рухы сауның тәне дә сәламәт булучан бит Моңа Фәнзаман Батталның үз тормышы дәлил Бу турыда ул болай ди: —Язмышым үгисетеп күпме генә какмасын-сукмасын, мин дөньяга суынмадым, киләчәк көннәргә өмет-ышанычымны. кешеләргә карата мәрхәмәт хисемне җуймадым Тормышның җил-давыллы гарасатларында да батып калмадым Бу юлда миңа һәрвакыт җанымдагы юмор хисе ныклы таяныч булды Шушы шифалы хис рухыңны дәвалап торганда даруларың бер читтә торсын Минем, шул яшемә җитеп, сәламәтлегемнән зарланганым, дару капканым юк. Афәрин, Фәнзаман замандаш! Киләчәктә дә шундый булып кал, Тукай Шүрәлесе күңелеңне кытыклап торсын, юмор хисе вә халкыбыз мәхәббәте юлдашың булсын