Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шәрәф Мөдәрриснең тууына 80 ел

Шәрәф Мөдәрриснең тууына 80 ел Шәрәф Мөдәррис әдәбият мәйданында эзләнучән шагыйрьләрнең берсе иде. Шуның аркасында безнең китап киштәләрендә төрле телләрдән тәрҗемә ителгән байтак әсәрләр тупланды. Көнчыгыш шагыйрьләренең иркен сулышлы, фәлсәфи әсәрләре аның куңеленә бик якын булды. Үзе дә -Тупчы Ваһап- поэмасын. -Берлинга- . -Кояш чыга-һ. б шигырьләрен шул урнәктә иҗат итте Каләмдәшләрнең кайберләре моны Шәрекъ-Көнчыгышка табыну дип карады, бер җыелышта тәнкыйтьләп чыгучылар да булды. Гомеренең соңгы елларында ул Көнбатыш поэзиясе белән дә мавыга башлады Сонет, октава, оратория формаларын файдаланып иҗат итте. Пушкин сонетларын, итальян сонетларының (Петрарка. Ланте) русча тәрҗемәләрен табып алды Үзе дә. татар шигъриятендә беренче буларак. •Сонетлар бәйләмеиҗат итте Аның бу хезмәте республика матбугатында. •Москоу Ньюе- гәзитендә уңай бәяләнде Шуннан соң ул Шекспир сонетларын оригиналдан тәрҗемә ит у теләге белән яши башлады Үзлегеннән инглиз телен өйрәнеп (телләр өйрәнугә сәләтле иде), урыс телендәге тәрҗемәләрен өйрәнеп чыкты. Татар һәм инглиз телләренең грамматикасы, фонетикасы узара якын, тәрҗемә иткәндә русча хезмәтләрдәге кайбер төгәлсезлекләрдөн котылып булыр дигән фикергә килде Бу турыда ул Маршакка хат та язып җибәргән иде Ләкин Мәскәудәге зур шагыйрьнең узенә билгесез кеше белән бәхәсләшеп, вакланып торасы килмәде, ахры, җавап булмады Шагыйрьнең яратып, бирелеп эшләгән хезмәте—Шекспир сонетларының оригиналдан тәрҗемәсе тулы көе аерым китап булып басылып чыкты Хәзер аны кайбер китап сөючеләр кулында гына курергә мөмкиндер Ноябрь аенда Шәрәф Мөдәрриснең тууына 80 ел тула, шул уңай белән аның иҗат хәзинәсеннән кайбер әсәрләрен искә төшереп киту артык булмастыр.