Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КИТАП ЯЗМЫШЫ

лсл» журналының 1989 елгы бишенче (ноябрь) санында «Чын тарихны азлар белә» дигән баш астында тарихчы Сәлам Алишевнын журнал хезмәткәре Газинур Моратов белән әңгәмәсе урнаштырылган иде Әңгәмә барышында Г Моратов тарихчы галимгә бик четерекле сора) бирә • 1977 елда Казанның 800 еллык бәйрәме ни өчен үткәрелмәде?» Салам Алишев бу сорауга бодай җаваплый «Бу мәсьәләнең уңай хәл ителмәвенә атеге дә баягы торгынлык гаепле булды, минемчә Җитәкчеләр әлеге идеяне Казандала, Мәскәүледә хуплап, күтәреп алмадылар*. Бу әнгәмә дөнья күргәннән соң ун ел вакыт үтеп китте Шул аралыкта археолог һәм тарихчы галимнәребез башкалабыз Казан тарихына баглы куп кенә яңа ачышлар ясадылар Нәтиҗәдә Казан шәһәренең 800 еллык кына түгел. 1000 еллык тарихы бар тыгы аныкланды Әйе. Казаныбызга—1000 ел' Без аны зурлап бәйрәм итәргә жыенабы з. Минем исә башкалабызның 800 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнеп йөргән көннәргә янадан әйләнеп кайтасым килә. Чынлап та. 1977 елда Казанның 800 еллык бәйрәме ни өчен үткәрелмәде сон'’ Сәлам Алишевнын «торгынлык гаепле булды», «җитәкчеләр Казанда да, Мәскәүдә дә хуплап, күгәреп алмадылар» дигән фикеренә бераз ачыклык кертеп, укучыларга кызыклы бер өстәмә мәгълүмат тәкъдим итмәкче булам Әйе. торгынлык гаепле булды Мәскәү каршы төште. Каминын 800 еллык бәйрәме Боек Октябрь революциясенең 60 еллык бәйрәме белән кисешә булып чыкты Әмма бу уңайдан Казандагы җитәкчеләрне дә гаепләү нигезсезрәк булыр. Хәл-вакыйгалар алай «бер каптырмалы» гына түгел иде. Казанның 800 еллык бәйрәмен үткәрү мәсьәләсе шактый күптән күтәрелеп, ул татар зыялылары—галим-голәмәсе, әдәбият мәдәният әһелләре һәм. шул исәптә:!, сонет партия җитәкчеләре тарафыннан ла билгеле бер уртак фикергә киленгәннән сон гына—үзенчә бик үлчәп-исәпләп кузгатылган иде КПССнын Татарстан олкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советы карары белән бу олуг юбилейны үткәрү буенча дәрәҗәле абруйлы оештыру комиссиясе дә төзелде Бу урынла у i комиссия составына кемнәр кертелгәнлеген санап тору кирәкмәстер хәтерем ялгышырга мөмкин Шуны гына әйтеп үтәм комиссия утырышлары КПССнын Татарстан әткә комитеты секретаре Моҗәһит Вәлнев кабине! ла үткәрелә иле Әлеге вәкаләтле комиссия бик күп оешмаларга учреждение-предприятиеләргә Казанның 800 еллыгын үткәрүгә кагылышлы бурычлар Йөкләде. ШунлыЙ бурычларның ин мөһимнәреннән берсе СССР Фәннәр Академиясе Казан фи ш.злынын I Ибраһимов исемендәге Тет әдәбият һәм тарих институты белән берлектә Татарстан китап нәшриятына ла йөкләтелде Бик кыек.» вакыт эчендә олуг юбилеи көннәренә берничә басма китап нәшер игәргә кирәк иде КАЗАНЬ КАЗАН KAZAN Ул вакытта әзерләнеп тә. дөнья күрә алмый калган китапларның барысына да тукталып тормастан. чыкса да. имгәтелеп басылып чыккан бер китапның тарихын сөйләп бирергә телим. Мин ул елларда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире булып эшли идем. Шул сәбәпле, юбилейны оештыру комиссиясенең утырышларында катнашырга туры килде. Шулай итеп, безгә бурычлар йөкләтелде Бик ашыгыч нәшер ителергә тиешле китапларның берсе Казан кунаклары—туристлар өчен махсус әзерләнгән юлкүрсәткеч басма иде. Ул өч телдә—рус. татар һәм инглиз телләреңдә булырга тиеш иде Шуңа күрә китапның тышлыгы да «Казань Казан Kazan» дип (авторлары—В. В Кузьмин. Ю И. Смыков. А. X. Халиков), өч телдә эшләнде. Әмма, вакыт бик тар булу сәбәпле, татарча һәм инглизчә тәрҗемәләре өлгермәде, юлкүрсәткеч басманың бары тик рус телендәгесе дөнья күрде, һәм. әйткәнемчә, имгәтелеп дөнья күрде. Миндә бу китапның ике нөсхәсе бар. Бер үк китап, әмма икесе ике төрле! Мин анын берсенең форзац битенә русчалатып болай дип язып куйганмын «Уникальный, единичный экземпляр, не дошедший до читателя Печаталась книга к 800-летию Казани 1977 г - Ягъни: «Укучыга барып җитмәгән, сирәк очрый торган бердәнбер нөсхә... Китап Казанның 800 еллыгына басылган иде. 1977 ел.» Хикмәт нәрсәдә булды соң? Йөз мең (!) тираж белән нәшер ителгән бу юлкүрсәткеч басманың бер өлеше дәрәҗәле кунакларга сувенир бүләк итеп бирер өчен тәгаенләнеп, аңа Казанның күнгалантерия товарлары җитештерә торган фабрикасында бик яхшы күнгә Сөембикә манарасы рәсеме төшерелгән супертышл ык та ясатылган иде Теләгәндә, аны акча янчыгы—бумажник итеп тә файдаланырга мөмкин иде. Кызганыч, кулыма керсә дә. мин ул тышлыкны саклап кала алмадым... Аны җыеп алдылар. Китапның да йөз меңле тиражы юкка чыгарылды: туралып, макулатурага озатылды. Җилгә очкан никадәр чыгым! Җилгә очкан тарих! Инде әлеге китапның икенчесенә күз салыйк Монысы шулай ук йөз мең тираж белән исән-имин нәшер ителде. Юк. ул бер дә юлкүрсәткечнен төзәтелгән икенче басмасы түгел. Ул һаман да беренче! Ә тегесе, минем кулда бердәнбер нөсхәсе сакланып калганы, әйткәнемчә, юк ителде Ике китапны чагыштырып укып утырам Юк ителгән китапның Казан турында өченче битендәге «Она основана в 1177 году» («Ана 1177 елда нигез салынган») дигән җөмләсе дөнья күреп сатуга чыгарылган нөсхәдән төшереп калдырылган Беренче китапның 6 битендә «Казань была заложена в 1177 году булгарским царем Ибрагимом» («Казан 1177 елда болгар ханы Ибраһим тарафыннан нигезләнгән») диелсә, икенче китапта янә дә «В 1177 году» дигәне төшерелгән. Беренчесенең 15-16 битләрендәге «К своему 800-летию. исполняющемуся в 1977 году. Казань подходите населением в 1 миллион человек» («Үзенең 1977 елда тулачак 800 еллыгына Казан I миллион кешеле халкы белән килә») дигән җөмлә дә икенче китаптан юкка чыккан. 17 биттә беренчесендә «Важнейшие даты истории Казани» дигән бүлектә «1177 г. Основание Казани» дип язылса, икенчесендә ул инде «ХПв. Основание Казани» дип үзгәртелә Алга таба чагыштырыйк. 33 бит Беренчесендә «В XII веке, точнее в 1177 году» («XII гасырда, төгәлрәге 1177 елда») Икенчесендә: «В XII веке, в феодальное время- («XII гасырда, феодаллык чорында»). 62 бит. Беренчесендә: «14 В настоящее время здесь расположился исполнительный комитет Казанского городского Совета депутатов трудящихся— штаб по руководству огромным, сложным и многогранным хозяйством и культурой миллионного города» («14. Хәзерге вакытта биредә хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советы—миллионлы шәһәрнең зур. катлаулы һәм күпкырлы хуҗалыгы һәм мәдәнияте белән җитәкчелек итү штабы урнашкан») Икенчесендә бу җөмлә бөтенләй юк. Бу урында тукталып янә бер ачыклык кертеп узарга кирәктер Шул кадәр көч куеп, туристлар өчен кирәкле юлкүрсәткеч итеп әзерләнгән китапны бөтенләй юкка чыгару, аны нәшер итмәү гафу ителмәслек хата булыр иде Шуның өчен дә. җитәкчелек белән килешенеп, аны «төзәтеп» (чынлыкта—имгәтеп!) чыгарырга карар кылынды Инде Казанның 800 еллыгын бәйрәм итү Мәскәү тарафыннан тыелган иде Шунлыктан бу китапнын текстын (бәхеткә, анын наборы әле таратылмаган, исән иде) цензура янадан бик жентекләп карап, «чистартып» чыгарга тиеш булды. Алай гына да түгел, туристларга шәһәрдә карап йөрергә тәкъдим ителгән маршрутларның схемалары төшерелгән сызымнар Түбән Новгородка (ул вакыттагы Горький шәһәре) жибәрелде Китапны беренче тапкыр ашык-пошык әзерләгәндә без ул хакта «онытып жибәргән» илек Түбән Новгородта СССР Дәүләт картография идарәсенен Идел буе филиалы дигән оешмасы бар иде Мөгаен, хәзер дә бардыр Безгә менә шул оешма рөхсәте кирәк булды Рөхсәтне бирүен бирделәр Ләкин, схемалардагы маршрут саннары калдырылса да. (ә кайбер очракларда алары да алынып) аерып күрсәтелгән йортлар шәһәр кварталлары эчендә «йотылырга» тиеш булып чыкты Мисал өчен бер схеманың ике вариантын китерәбез Алар китапларның 56 битендә һәм китап сонында кушымга итеп тә бирелгән (Рәсемгә карагыз ) Күрәсезме, аерма нинди'* Игътибар итегез беренче схемада «14» саны белән күрсәтелгән йорт—әлеге лә баягы Казан шәһәр Советы башкарма комитеты бинасы—икенче схемада буялган гына түгел, анын «14» саны да алып ташланган, һәм китапта «13» санына сон ук «15» саны килә. Мондый төшерелеп калдырылган саннар байтак Шулай итеп, беренче китапнын корректурасын укыганда уяулыкларын югалткан өчен шактый кыен ашаган сизгер цензорларыбыз бу бина турындагы җөмләне сызып ташлаганнар Юкса, бу мәгълүматның шпионнар кулына эләгүе бар бит. Аллам сакласын* Чагыштыруыбызны дәвам итик 64 бит Беренче китапта «Теперь здесь находятся некоторые учреждения исполнительного комитета Каинского городского Совета депутатов грудящихся (упрантение благоустройства. отдел народного образования и др ) («\ • зер биредә хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советы башкарма комитетының кайбер учреждениеләре (төзекләндерү идарәсе, халык мәгарифе бүтезе һ 6 •) Икенче китапта бу жөмлө юк Нинди мөһим яшерен обьектлар. диярсен* Ә бит юкса 63 биттә һәр икс китапта да шәһәр Советы бинасының рәсеме бирелә Димәк цензорлар тагын уяулыкларын югалтканнар* Аннары шәһәр карап йөрзән туристлар ул -яшере зган» биналарның исемнәре язылган язулы такталарны күрми узалармы ’ 70бит. Беренчесендә: «... напротив—в доме №8—размешается Главпочтамт Здесь же—междугородный телефон, телеграф, сберегательная касса, в киоске «Союзпечать» всегда имеются свежие газеты и журналы на русском и татарском языках, а также на языках народов ряда зарубежных стран» («Каршыда—№ 8 йортта— Главпочтамт урнашкан. Шунда ук—шәһәрара телефон, телеграф, саклык кассасы, «Союзпечать» киоскысында рус һәм татар телләрендә, шулай ук кайбер чит ил халыклары телләрендә яңа газета һәм журналлар һәрвакыт булып тора». Бу җөмлә «21» саны белән бирелгән. Шуннан ике җөмлә ары «22» саны белән: «После Октябрьской революции здесь располагался Народный комиссариат юстиции ТАССР. Сейчас здесь находятся Министерство юстиции ТАССР. Верховный суд и прокуратура республики» («Октябрь революциясеннән сон биредә ТАССР Юстиция халык комиссариаты урнашкан булган. Хәзер биредә ТАССР юстиция министрлыгы, республиканың Югары суды һәм прокуратурасы урын алган»). Икенчесендә бу җөмләләр юк. «21» һәм «22» саннары да төшерелеп, «20» санынан соң «23» саны китә. 85 бит. Беренчесендә: «36» саны белән «На левой стороне улицы, в доме N 17, разместился Центральный переговорный пункт Казанской междугородной телефонный станции, где Вас могут соединить почти с 200 городами Советского Союза и практически со всеми населенными пунктами Татарской АССР. Здесь же— круглосуточная автоматическая телефонная связь со многими городами страны (в том числе с Москвой, Ульяновском, Свердловском. Уфой. Перьмю, Чебоксарами и др.»(«Урамның сул ягында. № 17 йортта. Казан шәһәрара телефон станциясенең Үзәк сөйләшү пункты урнашкан, анда Сезне Советлар Союзының 200 ләп шәһәре һәм Татарстан АССРнын барлык торак пунктлары белән дә тоташтыра алалар. Шунда ук— илнең күп кенә шәһәрләре (шул исәптән Мәскәү. Ульяновск, Свердловск, Уфа, Пермь, Чабаксар һ. б.) белән тәүлек буе эшли торган автоматик телефон элемтәсе»). Икенчесендә «36» саны да, бу җөмлә дә юк. 93 бит. Беренчесендә: «46* саны белән «За памятником В И. Ленину высится красивое современное здание Татарского областного комитета КПСС (1963 г., архитектор Г. И. Солдатов). Здесь расположился центр партийного руководства всей политической, экономической, научной и культурной жизнью республики». («В И. Ленин һәйкәле артында КПССның Татарстан өлкә комитетының заманча матур бинасы күтәрелеп тора. (1963 ел. архитекторы Г И. Солдатов.) Биредә республиканың барлык сәяси, икътисади, фәнни һәм мәдәни тормышы белән җитәкчелек итүче партия җитәкчелеге үзәге урнашкан.») Икенчесендә «46» саны да, бу җөмлә дә юк. Шулай кыскарткалый торгач, «46» һәм «47» саннары белән күрсәтелгән биналар 92 биткә күчкәннәр. 96-97 битләр. Беренчесендә: «51» саны белән «В доме № 36, в трехэтажном особняке прошлого века, расположились Татарский областной и Казанский городской комитеты ВЛКСМ» («Узган гасырның өчкатлы №36 йортында ВЛКСМның Татарстан өлкә һәм Казан шәһәр комитетлары урнашкан»). Икенчесендә «51» саны да. бу җөмлә дә юк. Күрдегезме, совет-партия җитәкчелеге үзен ят күзләрдән ничек яшереп саклый! Беренчесендә шул ук биттә ♦. . клуб имени Менжинского МВД Татарской АССР (дом № 26)» («. Татарстан АССР Эчке эшләр министрлыгының Менжинский исемендәге клубы») дип язылса, икенчесендә «МВД Татарской АССР» сүзләре төшерелеп калдырылган 118 бит. Беренчесендә: «83» саны белән «Здесь расположилось первое трамвайное депо ( Биредә беренче трамвай депосы урнашкан») Икенчесендә бу җөмлә юк. Алга таба беренчесендә (120 бит) «На здании трамвайного депо установлена мемориальная доска» («Трамвай депосы бинасына мемориаль такта урнаштырылган») булса, икенчесендә «трамвайного депо» сүзләре төшереп калдырылган. Әмма трамвайлар тарихы, трамвайлар хәрәкәте турындагы мәгълүматлардан барыбер сүзнең ни-нәрсә турында барганлыгы томана кешегә дә аңлашыла! 122 бит Беренчесендә: «88» саны белән «В настоящее время здесь находится Суворовское военное училище» («Хәзерге вакытта биредә Суворов хәрби училищесы урнашкан») Икенчесендә бу жөмлә юк Аллам сакласын суворовчыларны шпионнар урлап китмәгәе' 140 бит. Беренчесендә: «112» саны белән бирелгән жөмләдә Кабан күле турында сөйләнә һәм «средняя ширина 400 м, глубина—8-10 м Самая глубокая точка (22 м) находится в так называемом «Чертовом углу» Среднего Кабана» («уртача киңлеге 400 м.. тирәнлеге—8-10 м. Ин тирән урыны (22 м) Урта Кабаннын «Шайтан почмагы» дип йөртелгән жирендә») диелә. Икенчесендә бу жөмлә юк Янә. Аллам сакласын! Әнә бит Сөембикә ханбикәдән сон Кабанга батырылган алтын хәзинәләрен Бельгия байлары эзләп тапмак булып, фәлән миллиард доллар тәкъдим итәләр, имеш. Киңлеген, буен, тирәнлеген үзен үк әйтеп биргәч, аны. кем әйтмешли. Мәнди анасы да эзләп табачак бит инде! Димәк, сыздыкмы бу җөмләне? Сыздык! 157 бит. Беренчесендәге. «Улица Портовая дважды проходит под железнодорожными мостами После первого моста справа После второго виадука...» («Портовая урамы ике мәртәбә тимер юл күперләре астыннан үтә Беренче күпердән соң уңда.. Икенче виадуктан сон •) дигән сүзләр икенчесеннән төшереп калдырылган Ә юкса алга таба тимер юл хәрәкәте турында шактый тәфсилле сөйләнә Янә дә «Моны кем генә аңламас икән?» дип көлемсерәп куясың. Тагын да кайбер шундый «вак-төяк төзәтүләргә» тукталып тормыйк Болай да аңлашылды шикелле Әле аның белән генә бетмәде Маршрут схемаларына үзгәреш кертеп, аларны кварталлар гына итеп калдырып, карага буяп чыгарырга боерган Дәүләт каргография идарәсенең Түбән Новгород (Горький) Идел буе филиалы күрсәтмәсе белән, беренче китапнын ахырында бирелгән Казан троллейбус һәм трамвай маршрутлары схемалары икенче китаптан бөтенләй алып ташланды Трамвай-троллсйбуска кергән һәр кешегә ул схемалар чекерәеп карап тора югыйсә! Хәтерлим. Казаннын 800 еллык бәйрәмен үткәрү шаукымына бирелеп, шундый җитди хаталар жибәргән ваемсыхтыклары өчен кайбер цензор ханымнарга тиешле җәзаларын да алырга туры килгән иде Баш мөхәррир буларак, мина да эләкте. . Нәрсә булсын инде9 Шелтә! Казан шәһәренең 800 еллык бәйрәме өчен Мәскәү белән ике арада барган көрәш-низагның бер кечкенә сәхифәсе әнә шундый булды