Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә. Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтижәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый Шул уңайдан “Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә: —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Галимҗан Гыйльманов: Әлбәттә, соңгы ун-унбиш елда да татар әдәбиятының казанышы булырдай әсәрләр иҗат ителгән. «Перестройка» дигән халыкара исем астында тарихка күчеп барган дәвер бусагасында ук Мәхмүт Хәсәнов үзенен «Язгы ажаган» роман-эпопеясы белән дөнья шаулаткан иде. Чынлап та, яз башында уйнаган ажаган яктысы кебек булды ул әсәр рухи тормышыбыз өчен Татарнын горур холкын, шул ук вакытта аянычлы яшәешен һәм драматик язмышын бу кадәр киң масштабта һәм психологик тирәнлектә айкап сурәтләгән башка берәр әсәр булды микән сонгы ун-унбиш елда? Кайчандыр Мәхмүт Галәү башкарган эшне Мәхмүт ага чынга ашырды Татарны уятты. Аны тезләнгән жиреннән торырга, башын калкытырга мәжбүр итте. Чыннан да, мөһажирлек кылу, дөнья гизеп, күчеп яки сөрелеп йөрү—татарнын канында, язмышында шул. М. Хәсәнов халкыбызның бу миссиясен әдәби калыпка гына салып калмады, татарны берләштерү максатына хезмәт иттерде. Безгә юк белән баш катырасы түгел, бүген көн тәртибенә чыккан милли мәсләкне, милли идеяне «Язгы ажаган» герое Иргали агай сүзләреннән генә эзләргә кирәк. Шуны да искәртәсем килә: әдәбиятчылар, тәнкыйтьчеләр романнын зурлыгын, егәрлеген, актуальлеген, бер сүз белән әйткәндә, миллилеген тойсалар да, бу хакта күп язсалар да, ана чын, дөрес һәм тирән анализ биргән, әсәрнен поэтикасын, композициясен, образларын төпле итеп аңлаткан язмалар күренмәде. Әдәби тәнкыйтьтә азмы-күпме каләм тибрәткән кеше өчен «Язгы ажаган» әллә ни катлаулы түгел. М. Галәү «Мө1|ажирләр»ендәге кебек, үзәктә—«Совет иле» дигән тегермәндә тартылып ятучы өч туган язмышы. Башка вакыйгалар, башка каһарманнар, ничек кенә булмасын, шушы «өчлекжә. күп очракта 6} өчлекнен үзәк персонажына— Газига, анын язмышына килеп тоташалар. М. Хәсәнов әсәрен укыган һәр кеше икеләнмичә әйтер: «Романның үзәк каһарманы Иргали»,-дияр Ахыр чиктә, ул хаклы булыр Парадокс шунда: язучы бу әсәрендә классик әдәбият гыйлеме таләпләре ягыннан аклап булмаслык композицион төгәлсезлек жибәргән—ул төп конфликтны, төп драма үстерелешен үзәк герой (Гази) белән бәйләмәгән, ә бәлки. Газинен сөйгән кызы Гөлүсәнең атасы—Иргали образының эволюциясе аша ачып салган Шул рәвешле, композицион бөтенлекне ватып-җимереп читкә чыгып киткән ин гади персонаж үзәк каһарманга әверелгән. Ул каһарман-образ булып кына калмаган, милли бәйсезлек, рухи ныклык, халыкчан характер, ниһаять, хәтер символына кадәр үскән. Әлбәттә, романнын кайбер сюжет борылышларында мотивлаштыру (дәлил) һәм ижади логика шактый зәгыйфь. Шул ук Иргалинең тормышын күтәрүе, баеп китүе анын үз характерыннан, үз мөмкинлекләреннән килеп чыкмый Ахыр чиктә, бу мөһим дә түгел Романнын үзәгендә—язмыш мәсьәләсе, сынау һәм бу сынауны жинү өчен мөһим булган рухи ныклык мәсьәләсе М. Хәсәнов тагын бер тапкыр раслап күрсәтте: ижатга кануннар бик шартлы, догмага, аксиомага җиткерелгән ижат алымнары, композицион принциплар белән чын. асыл ижатнын бернинди уртаклыгы да юк. Димәк. XX гасыр ахырында композиция, образ, стиль мәсьәләләренә кабат әйләнеп кайтырга, аны яңабаштан, бу юлы инде заман таләпләренә яраклы рәвештә хәл итәргә тиешбез, һәр яктан төгәл, камил, гармоник композиция яисә шома, төзек стиль яисә билгеле бер логикага гына буйсынган образлар—әсәрләр дә хәзер үзмаксат түгел Мондый караш дөньяви әдәбиятка 20-30 еллап элек керә башлаган иде Безгә анын җитен әлеге дә баягы «Перестройка» китереп җиткерде Туксанынчы еллар казанышы булырдай әсәрләр шактый икән әле И. Салаховнын «Колыма хикәяләре». Ф Садриевнен «Тан жиле», Г Танлиннын «Афәт» романнарын шундый әсәрләр рәтенә кертер идем М Мәһдисвнен • Бәхилләшү»с— шулай ук казаныш. Яшьрәкләрдән Р. Сиб.гтнын «Исабәт». 3. Хәкимнең «Гөнаһ», Ф. Әмәкнен «Гөлҗиһан» әсәрләре шулай ук вакыйга буларак кабул ителде. М Хәбибуллиннын тарихи романнарын да бүгенге әдәбиятыбыз казанышы дияр идем. Туфан Миннуллин драматургиясе дә—горурлыгыбыз, казанышыбыз. Яна заман яна каһарман көтә. М Хәсәновнын Иргалие—язмыш каһарманы, күпмедер дәрәжядә—гасыр каһарманы иде. Ә менә бүгенге көн—XX гасыр ахырындагы татар тормышы сәхнәсенә менгән каһарман-герой—кем ул? Анын шөгыле, тәртибе, холкы нинди9 Уй-фикер офыклары, ният-хыяты, омтылышлары кая кадәр китә? Милли рухы ныклы, гомумән, милли хис-гойгысы бармы анын' Минемчә, чын мәгънәсендә безнен чор көзгесе булырлык әдәби персонаж ижат ителмәгән әле Әмма бу юнәлештә икс кызыклы омтылыш булды Аларнын берсен 80 елларда ук Р Мөхәммәдиев үзенен -Кенәри чиглек кошы» романында Арслан Сәхипович образы аша сурәтләп күрсәтте Икенче омтылыш ун елдан сон Т. Галиуллиннын «Тәүбә» һәм «Элмәк» романнары герое Сәет Сакманов образында күренде Нигездә ике язучы да безнен чор героен шактый ышандырырлык итеп сурәтләделәр Ин мөһиме, бу әдипләрнең фикер сөреше өр-яңа иле Бер журналга биргән ждвабында Р Мөхәммәдиен бу фикер юнәлешен үзе үк әйтеп бирде «Кенәри— читлек кошы» романының уңай герое кем’-лип сорасалар «Арслан Сәхипович».- дип җаваплыйм, дигән иде ул. Бераз шаяртыбрак әйтелгән бу сүздә хак дөреслек бар. минемчә Чөнки у най герой, тискәре герой дигән төшенчәләр гасыр ахырында чынлап га көлке тоела башлады Ә бит дөнья әдәбиятында бу күгггән шулай инде Булмый ул андый геройлар—у най гына яки тискәре генә Без бу дәресне 100-150 ел элек үттек, ләкин әле һаман төшенеп җитә алганыбыз юк Кеше бар Заман бар Я змыш бар Милләт бар Әлбәттә, мәхәббәт бар Шушы берничә төшенчә бер төенгә бәйләнгән җирдә каһарман герой туа Нишлисен. XX гасыр ахырында татар җирлегендә ин гыйбрәтле каһарман булып Сәет Сакмановлар. Арслан Сәхипович тора. Монын өчен Т Галиуллинны яисә Р Мөхәммәдиевнс гаепләп булмый Яшәешебез шундый, заманыбызның чагылышы шундый Үзебез ямьсез булгач. көзгене гаепләп булмый, жәмәгать. Шулай да, мин үзебезне ямьсез генә дә дияргә ашыкмас идем Әлеге дә баягы, унай герой—тискәре герой мәсьәләсе инде бу. Югарыда телгә алынган романнарның сәнгатьчә эшләнеше хакында сүз кузгатмыйм. Алар хакында күп мактаулар, шулай ук күп бәхәсләр булды Шуны гына кабат искәртәм: Р Мөхәммәдиев тә. Т. Галиуллин да бүгенге чор каһарманын тудырдылар, аны дөнья гизәргә чыгарып җибәрделәр. Бу каһарман татарның горурлыгы булырмы, әллә ояты булырмы—анысы икенче мәсьәлә, киләчәк күрсәтер. Соңгы ун-унбиш елда дөнья күргән әсәрләрне күздән кичергәндә күңелдән һаман бер уй китми: бу вакыт аралыгында татарны дөньяга күтәреп күрсәтерлек әсәр язылмады шикелле. Татарның әдәби портреты тумый калды. Ч Айтматов кыргызлар өчен әллә кайчан эшләп куйган эш бездә эшләнмәде. Милләтебезнең бөтен үткәнен, бүгенгесен, рухын, йоласын, холкын, бәхетен-бәхетсезлеген, кыскасы, бөтен язмышын, дөнья каршындагы бөек миссиясен сурәтләп күрсәтүче мөһим роман-эпопея язылмады. Сүз дә юк. аның чалымнарын Ә Еникинең «Соңгы китап», А. Гыйләжевнен «Йәгез, бер дога!», Г Ахуновнын «Идел кызы» романнарында, әлбәттә, М Хәсәновнын «Язгы ажаган»ында. X. Камаловнын «Түләнмәгән күз яше» әсәрендә, М Галиевнен «Нигез»ендә, «Догалы еллар»ында, Р Мөхәммәдиевнен «Сират күпере»ндә, М. Хужин. Ә Гаффар, Ф Садриев, Ә Баян, Н. Гыйматдинова әсәрләрендә очратып куанган идек. Әмма тулы, бөтен һәм берәгәйле әсәрне көтеп ала алмадык. Чын «гасыр романы» язылмады. Туксанынчы еллар татар әдәбиятында көчәеп киткән тенденцияләргә килгәндә, тарихилык белән бәйле сыйфатларның алгы планга чыгуы күренә. Бу бигрәк тә чәчмә әдәбиятта шулай. Тарихи роман жанры—татар прозасының йөрәгенә әверелде. Бу юнәлештә активлыгын һич киметмәгән Н Фәттахка М Хәбибуллин, Р. Батулла, Ж. Рәхимов, Ф Латыйфи. 3. Зәйнуллин, яшьрәкләрдән Р Зәйдулла. Хәйдәр, 3. Мәхмүди, Л. Зөлкарнәй килеп кушылдылар. Алар арасында иң активы, әлбәттә, Мөсәгыйть Хәбибуллин иде Ел саен диярлек бер роман биреп барган бу әдип үз ижат офыкларын, димәк, татар дөньясын да. Аттилла дәверенә кадәр киңәйтте Әлбәттә, тарихилыкны «тарихи роман», «тарихи әсәр» дип кенә аңларга ярамый. Тарихилык рухы, хәтер рухы, милли рух күпчелек чәчмә һәм тезмә әсәрләрдә, шулай ук драма жанрында (Т. Миңнуллинның «Шәжәрә»се генә ни тора!) төп аһән-интонацияне билгеләде: бу чорда әдәбият күгендә күтәрелгән төп символлар да шанлы да, кайгылы да тарихыбыздан алынды. Тарихилыкның уптым көчәюе, әлбәттә, иң элек милли үзаңның көчәюе, рухи мирасыбызга игътибарның артуы белән бәйләнгән иле. Халкыбызга «Идегәй» белән Исхакыйнын кайтуы. Мөхәммәдьяр белән Кандалыйнын яңа югарылыкка күтәрелүе, милли язма әдәбиятның офыклары, Кол Галидә генә тукталып калмыйча, С. Бакыргани һәм Ә. Ясәви иҗатларына кадәр киңәюе, ике томлык «Татар поэзиясе антологиясе» һәм биш томлык «Татар әдәбияты тарихы» басылып чыгу, ниһаять, «Татар мифлары» томнарының басыла башлавы— боларнын барысы да татар әдәбиятында һәм мәдәниятендә тарихилыкның үсешенә импульс бирделәр. Тарихилыкның идея эчтәлеген җөмһүриятебездәге суверенитет марафоны билгеләде. Соңгы ун-унбиш елда татар әдәбиятында күзәтелгән тагын бер матур күренеш— символизмга табан хәрәкәтнең көчәюе. Гомумиләштерүнең дәрәҗәсе үсте, образларның мәгънәви мөмкинлекләре артты, әдәби образ, образ булып кына калмыйча, фәлсәфи дәрәжәгә күтәрелде, символик мәгънәгә ия булып, шунын белән, борынгылыктагы милли кодлар системасын яңартуга, кабат тудыруга хезмәт итә башлады Бүгенге милли янарыш чорында бу да бик мөһим иде Символ балладик фикерләү алымы прозага да, поэзиягә дә, драматургиягә дә бердәй үтеп керде Прозада ул М. Юныс, М. Галиев, Ә. Гаффар. 3. Мәхмүди. Р Зәйдулла, Р. Сибат, 3. Хәким әсәрләрендә аеруча нык чагылыш тапса, шигърияттә нигездә Ркаил—Ләис—Газинур—Ләбиб буынында, бигрәк тә Газинур иҗатында төп ижат алымына әверелде. Яшьрәкләрдән Р Сүлти белән И Иксанова әсәрләрендә дә бу алым нык тамырланды. Т Миңнуллинның атаклы Әлмәндәр—Әжәл көрәшеннән башланган бу күренеш туксанынчы еллар драматургиясендә тагын да тирәнәйде, Туфан абыйга. 3. Хәким үзенен «Кишер басуы» белән килеп кушылды. Символик—образлылыкның югары дәрәҗәсе, ә образлылык—әдәбиятның нигез ташы. Бу—аксиома. Шикләнмичә әйтергә мөмкин татар әдәбияты 90 елларда яна сыйфат баскычына күтәрелде, билгеле бер мәгънәдә дөньяви орбитага чыкты, чөнки символик ижат дөнья әдәбиятында күпкә элгәрерәк тернәкләнгән иде. Дөресен генә әйткәндә, мондый ижат алымы бсзнен өчен дә янадык түгел. Гасыр башындагы символизм күренешенә әлегә кадәр күз йомып киләбез. Дәрдемәнд. С Рәмиев. Ш Бабич, һ. Такташ. Г Рәхим, сонрак X. Туфан. Ә Фәйзи иҗатларын кая куябыз’’ Габдрахман Сәгъдинең «Символизм турында» дигән монографик хезмәтен кая куябыз0 Ул инде әллә кайчан символизмның төрки-татар әдәбият өчен ин кулай ижат алымы булуын исбатлап күрсәткән иде Без гасыр ахырында үз асылыбызга кайттык Шул гына 90 еллар татар әдәбиятындагы тагын бер унай тенденция итеп психологик һәм аналитик ижатнын көчәюен күрсәтер идем Шул ук М Галиев. М Хужин. Н Гыйматдинова иҗатындагы, яшьрәкләрдән Ф Әмәк. Н Акмал. Хәйдәр. 3 Мәхмүди. Ф Яхин әсәрләрендәге үзәк каһарманнар эчке кичерешләренең тирәнлеге һәм киеренкелеге белән җәлеп итәләр. Ин мөһим үзгәреш шунда: иҗтимагый-сәяси, социаль психология бөтенләй диярлек юкка чыкты, аларга алмашка кеше психологиясе, гуманлылык һәм вөҗдан психологиясе килде Катлаулы «җан диалектикасы» аша иманга ирешү—күп әсәрләрнең эчтәлеген һәм мәгънәсен билгеләде Моңа тагын милли рух тыйгысызлыгын һәм. әлбәттә, һәркемгә якын, кадерле мәхәббәт кичерешләрен өстәргә кирәктер Психологик иҗатка күнел баглаган язучыларның һәркайсы үзенчә кызык М Галиевтә ул аналитик фикерләү аша бара, еш кына жинелчә. жор ирония белән өртелгән була М Хужинда— җитди кичерешле, еш кына фәлсәфә белән ныгытылган, әмма мөлаем лирик чигенешләрдән дә азат булмаган психологизм. Н Гыйматдиновада магик, табигый башлангыч көчле, ул юри кешенең ин авыр, хәсрәтле һәм нңрәүле кылларын чиртә Ф. Әмәктә—кичерешләр җылы. якты, әмма елатырлык дәрәҗәдә нечкә, халыкчан. Ф Яхин йоланы, авыл психологиясен яхшы белә. 3 Мәхмүди берьюлы берничә психилогик агымда ижат итә. анын уй-фикеренә. кичерешенә, сурәт-образына бер укуда төшенеп җитеп тә булмый, чөнки ул кичерешләренең офыгын еш кына билгеләп тә тормый. Хәйдәр белән Н Акмалда шагыйрьлек ташып тора, чәчмә әсәрләрендә дә алар бу язмыштан китә алмый изаланалар Татар прозасында мемуар жанрның активлашып китүен дә кайсы яклаптыр шушы психологик тенденция белән бәйләргә кирәктер Сонгы ун-унбиш елда өлкән әдипләр, бер сүздә булып, гасыр дәвамында кичергәннәрен яздылар Ләкин бу очракта да бер-берсен кабатлау булмады Ә Еникидә «(«Соңгы китап«) милли, кайчакта социаль-психологик башлангыч алга чыкса. А Гыйләжевта («Йәгсз. бер дога!») психологизм фәлфәси гомумиләштерүләр аша тормышка ашты Г Таминнын •Афәт»ендә. И Салаховнын «Казыма хикәяләремдә сәяси режим иләгенә эләккән кеше кичерешләре алгы планга чыккан В Нуруллин үз кичергәннәрен әдәбиләштереп (гомумиләштереп) сурәтли, әмма. А. Гыйләжевтэн аермалы буларак, анын фикер сөреше, кичерешләр дулкыны өстәрәк ята. һәм ул күп очракта рәнҗү катыш үпкәгә кайтып кала Ф Бәйрәмованын. А Хәлимнең публицистик прозасындагы ялкынлы һәм сугышчан психологизм хакында да күп язырга булыр иде Бу да татар прозасы өчен яңалык булды. М Мәһдиев ижаты татар укучысы өчен яңалык түгел әмма анын мәңгелеккә китәр алдыннан язып калдырган мемуарлары психологик һәм фәлсәфи тирәнлеге белән дә. халыкчан аһәңе белән дә Ә Еники, А Гыйләжсн иждтына тиң Чәчмә әдәбиятта тагын бер сөенечле күренеш жанрлар төрләнде, аларнын күптөрле формалары һәм вариацияләре барлыкка килде М Галиевнең гыйбрәтле лирик һәм ироник кыйссалары. 3 Мәхмүдинен лирик-фантастик повестьлары. Ф Латыйфи белән Р Якушнын тарихи-фантастик әсәрләре. 3 Зәйнуллиннын хәрби Ф Яхиннын ДИНИ прозасы, романпортертлар (Р Мөхәммәдиен—Сират күпере» К Миңлебаен—Бакый» һ б ). 3 Фәтхетдинов белән М Насыйбуллиннын детектив әдәбияты. К Тимбикова. М Маликоваларнын хатын-кызлар күңеле генә тудыра ала торган шәфкатьлелек тәгълиматы—боларнын барысы да сонгы чор әдәбиятыбыздагы жанр казанышлары булырга хаклы Сонгы ун-унбиш елда шигърияттәге үзгәрешләр кызык һәм гыйбрәтле Чәчмә әдәбият уңаеннан югарыла телгә алынган барлык тенденцияләр дә шигърияттә үз чагылышын тапты Шул ук тарихилыкны алыйк Ә. Рәшитовнын тарихи поэмалары— безнен чорнын казанышы түгел мени?! Мин бу фикеремне М Әгъләмов поэмалары, Зөлфәт балладалары белән ныгытып, сипләп куяр идем. Мәрхүм Рәшит Әхмәтжанов ижаты бүген дә милләт йөрәген әрнетеп, сызлатып тора.. Ин элек шуны әйтергә кирәк: 60 елларда әдәбият мәйданына гөрләп килеп кергән шагыйрьләр үз егәрлекләрен югалтмыйча, шигърият дилбегәсен кулларында нык тоттылар. М. Әгъләмов белән Зөлфәт бу чорнын йөзек кашы булды. И Юзеев. Ш. Галиев, Г Афзал. Роб Әхмәтжанов. Ф Яруллин һ. б. өлкән шагыйрьләр, остазлар рәтенә күчеп, басылыбрак ижат итә башладылар Роберт Миннуллин үзенчәлекле шагыйрь булып җитеште Лирикада, жыр жанрында һәм балалар шигъриятендә бердәй унышлы эшләү аны халык арасында ин танылган шагыйрьләрнең берсе итеп куйды. Бу елларда әдипнең ижади кредосы да халыкчанлык һәм туган нигезгә тугрылык булды. Ркаил—Ләис—Газинур—Ләбиб буыны да ныклап аякка басты. Мәйданның тап уртасына чыкты Әмма 90 еллар уртасында бу буын кинәт пассивлашты, алардан Ләбиб белән Газинур гына сайлаган юлларыннан тайпылмадылар Ләис белән Ркаил сонгы вакытта проза ягына еш карыйлар, дөресен генә әйткәндә, алардан менә дигән прозаик та чыгачак. Әмма Ркаил белән Ләиснен шигърияттән китүе дә татар поэзиясе өчен югалту булыр иде «Ркаилләр буыны» йомшаруга, алардан бушап калган урынга икенче бер шигъри буын урнашып алды Юк. шул алардан сон килүче яшь иҗатчылар буыны түгел. Бик кызык хәл: 70 елларда тернәкләнеп, 80 еллар башында юкка чыккан шигъри буын 90 елларда «уянып», «терелеп», «үсеп» китте. 90 еллар казанышы булырдай исемнәр бар иде бу «иске» яна агымда: Шәүкәт Гаделша, Илдар Хөсни, Фәиз Зөлкарнәй, Салих Маннапов, Габделнур Сәлимов, Асия Минһажева, Фәйрүзә Мөслимова. Фәния Габидуллина. Флюра Низамова Мин үзем дә шул буыннан, шуна күрә аның гыйбрәтле тарихын бик яхшы беләм. Хәзер сер түгел: 70 елларда татар шигърияте яңа үсеш баскычына күтәрелергә тиеш иде. Ижади үсеш логикасы шуны сорый иде Монын өчен бөтен шартлар бар иде Дөресен генә әйткәндә, 60 елларда башланган шигъри янарышнын дәвам итүе, көчәюе иде бу. Гыйбрәт тә шунда: Р. Фәйзуллин—Р Харислар буыныннан соң, 70 еллар башында ук дәррәү килеп чыккан М. Әгъләмов белән Зөлфәтне, аз гына сонрак Р. Миннуллин белән Ф Сафинны партия номенклатурасы (совет режимы) мәйданга чыгарып җибәрергә мәжбүр булды. Әмма алар артыннан килүче Шәүкәт, Нияз, Флюра, Илдар, Фәйрүзә. Рафис һәм башка яшь каләм ияләренә бөтенләй диярлек нәшрият, редакция ишекләре ябылды. Язучылар берлегенә керү авырлашты. Аларнын кайберләре, хәтта, суд, КГБ басымына дучар булды. Үз унышларыннан башлары әйләнгән өлкәнрәк буыннар да бу яшь төркемгә әллә ни игътибар бирмәде Нәтижә бик тә аянычлы: «Әллүки» ижат берләшмәсеннән күтәрелеп, олы әдәбият ишеге төбенә килеп баскан унбишләп исемнән ике генә исем—Нияз Акмал белән Рафис Корбан гына шигърият агымына эләгеп китә алды. Аларнын Язучылар берлегенә, профессиональ әдәбиятка керүләре, беренче китапларын ничек бастырулары хакында үзе бер кыйсса язарга мөмкин булыр иде. Бу буынны «йокыдан» милли хәрәкәт уятты Бигрәк тә И Хөсни (авыр туфрагы җинел булсын) шушы милли кузгалышның үзәгендә кайнады, берничә ел эчендә басмага берничә жыентык әзерләде. Кызганыч, без үз каләмдәшебезне саклап кала алмадык 70 елларда күңеленә ясалган җәрәхәтне төзәтә алмыйча бу дөньядан китте ул. Үләр алдыннан гына нәшриятка тапшырырга җыенган, дөнья күрми калган кулъязмасы, әгәр басыла калса. 90 еллар татар шигъриятенең казанышы булыр иде Минем мона иманым камил Сонгы еллар шигъриятенең икенче бер уңышы—Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) иҗаты. Себер урманнарыннан «адашып» килеп чыккан һәм милләт тамырына мәңгелеккә берегеп калган бу кызыклы шәхес шулай ук тиз арада ике жыентык бастырып чыгарды һәм шигърияттәге халыкчанлыкка, милли рухка яна сулыш өрде Ул борынгылыктан килүче саллы образ-символларны, аһән-интонаиияне кулланып, безне кешелек асылыбызга, табигый бишегебезгә кайтарырга омтылды. Ниһаять, Фәиз Зөлкарнәй белән Салих Маннапов ижатлары. Алар кайсы яклаптыр берберсенә охшаган да. Бәлки, фәлсәфи фикер тирәнлеге беләндер. Аналитик фикерләү алымнары беләндер. Шул ук вакытта алар—бер-берсенә бөтенләй охшамаган үзенчәлекле каләм ияләре дә Фәизнен үз шигъри дөньясы, шигъри офыклары. шигъри тарафлары бар иде Анын шигырьләренә ягылып калган фикри һәм метафорик тирәнлекне киләчәктә ангарга тырышачаклар әле Ә менә Салих Маннаповнын шигъриятендәге аналитик фикерләү агымнары жылы. мөлаем лирик аһән. халыкчан рух белән өртелгән Габделнур Сәлимовтан да олы ижат өмет итәбез «Аргамак». «Идел» журналларында дөнья күргән әсәрләре буенча да шикләнми әйтергә мөмкин—бу шагыйрьдә иманга тартылган татар кешесенен йөрәк тибеше, жан инрәве ишетелә 90 елларда татар шигърияте күзгә күренеп яшәрде Ана әллә каян гына бер төркем «мәктәп шагыйрьләре» килеп кушылды. Укучыга Энже Авзалова. Лиана Әмирханова, Гөлназ Гарипова. Луиза Янсуар. Гүзәл Исхаковаларнын исемнәре мәгълүм булды Алар да—милли кузгалыш җимеше Милли кузгалыш инде исемнәре дөньяга мәгълүм шагыйрьләр ижатына да яна төсмерләр бирле Сонгы ун елда Харрас Әюп шигъриятебез казанышы булырдай милли, халыкчан лирик шагыйрь булып үсте. Рәшит Әхмәтжанов та татарның горурлыгы, юк. жанбәгыре кебек шәхес булып житешкән иде Хәтта «мәхәббәт шагыйре» Рәдиф Гаташ та актуаль лирикага каләм манып алды Ренат Хариснын сонгы чор иждты. бигрәк тә мәхәббәт лирикасы шагыйрьнен үзен генә түгел, татар шигъриятен дә яна баскычка күгәрде Равил Фәйзуллин иҗатындагы фикер һәм хис гармониясе тагы да жетерәк милли төсләргә баеды... Хатын-кыз шагыйрәләр арасында лидер барлыкка килде—Лена Шагыйрьжан Анын үтә дә милли шигърияте күп ир-ат шагыйрьләргә үрнәк булырлык. «Күңел шагыйрәсе» Фирая Зиятдинова да халык проблемаларына еш мөрәҗәгать итә башлады Илсөяр Иксановада Сажидә апа Сөләйманова иждты чалымнары төсмерләнә.. Бездә «жырчы-шагыйрьләр» дигән «шигъри сыйныф» барлыкка килде .Анын башында Тукай бүләгенә ия булган Гөлшат Зәйнашева тора Районнарда яшәп ижат итүче шагыйрьләр дә сынатмады Аларнын барысы да у з төбәкләрендә милли хәрәкәттә актив катнашты, татар мәнфәгате өчен жанын да, бәгырен дә жәлләмәде Менә алар: Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләжев. Фәйрүзә Исмәгыйлова. Вәзих Фатыйхов. Рафаил Газизов, Рәшит Шиһапов. Мөхәммәт Мирга. Дамир Гарифуллин һ. б Шулай ук Рәмие Аймәт. Таңчулпан. Чулпан Зариф иждты йөзендә дә өр-яна шигъри буын тернәкләнеп килә. Сонгы ун-унбиш елда балалар әдәбияты да жднланды. үсте Бу әдәби тарафта да кызыклы үзгәрешләр барды Бу чорда балалар әдәбиятында төп фигуралар булып Халыкара Андерсен Дипломына ия әдипләр—Ш Галиев белән Р Миңнуллин тордылар Г. Сабитов киткәч, проза ятимләнсп калды Шулай да .1 Ихсанова. Н Әхмәдиев. Җ Дәрзаман. Ф Яруллин. Р Хафизова. С Сәүбанова. Л Гыймадиева, Р Зәйдулла. Ф Яхин. И Диндаров. Н Сәйяр. А Гыймадиев бу юнәлешне матур гына дәвам иттеләр Балалар драматургиясендә кызыклы үзгәрешләр бара Монда да яна исемнәр Р Корбан. Ill Фәхретдинов. Гафур Каюмов. X. Җәләл һ б. Кыскасы, әдәбиятнын кайсы өлкәсен генә алып карасак та. матур үзгәреш, яңарыш күрергә мөмкин Бу. әлбәттә, яшәешебез, теләк-омтылышларыбыз белән турыдан -туры бәйләнгән. Тормыш мәгънәсе жан асрауга гына кайтып кала икән, бервакытта да олы әдәбиятка ирешә алмаячакбыз, талантларыбызны, казаныш ларыбызны да әрәм-шәрәм итеп бетерәчәкбез. Ә моның өчен күп кирәкми-милли тоемны югалту ла җитә Ничек тә милли рухыбызны югалтмаска иде безгә.’ XXI гасырда милли рухы булган әдәбиятлар гына исән калачак, милли идеясе булган халык кына яшәячәк Язучыларның миссиясе лә заманмын шушы үзенчәлегеннән чыгып билгеләнергә тиеш Бу хакта без бүген үк уйлана башласак иде!